Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ИЮЛЬ, 1973 ЕЛ • Нью-Йорк шәһәре үзәгендә Кама автомобиль заводы ечен җиһазлар сатып алу комиссиясе урнашкан бина бар. Америка компанияләре һәм Совет тышкы сәүдә оешмалары чираттагы контрактларга кул куйдылар. Американың «Кливленд Крейн энд энджиниринг» компаниясе Кама буенда төзелә торган автомобиль гиганты өчен эретелгән металлны сыекландыра торган монрельс системасын, ә «Блау- нокс» һәм «Кардинал» компанияләре корыч кою корпус җиһазларын әзерли. • Кливленд Крейн энд энджиниринг» компаниясе президенты К. Пэймер үз фирмасының Совет автомобиль гиганты төзелешенә катнашуы белән горурлануын белдерде». «Правда», Мәскәү. • А. А. Фадеев исемендәге Үзәк әдипләр йорты делегациясе Кама автомобиль заводын төзүчеләргә кыйммәтле бүләк — күренекле совет язучыларының автографлары язылган китаплар алып килде. Язучылар төзүчеләр белән очраштылар. Төзүчеләр шагыйрьләрдән: Людмила Щипахина, Петр Вегин, Дмитрий Ковалев, Яков Белинский, прозаиклардан: Майя Ганина, Иван Рахилло. Василий Чечков, драматург Михаил Рощиннарның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар». •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». • Мәскәүдәге Беренче май бәйрәме демонстрациясен миллионлаган совет кешеләре күрде. Үзәк телевидение Кызыл мәйдандагы бәйрәм манифестациясен илебезнең барлык почмакларына җиткерде, тамашачыларны Ватаныбызның күп кенә күренекле кешеләре белән таныштырды. В. И. Ленин мавзолее янындагы кунаклар трибунасында барлык союздаш республикалардан килгән вәкилләр бар иде. Шунда без КамАЗ вәкиле — монтажчыларның комсомол-яшьләр бригадасы җитәкчесе Илфат Сибгатуллин белән дә таныштык. Кызыл мәйданда ул болай диде: — Мин иптәшләрем исеменнән сезне Беренче май бәйрәме белән котлыйм. Безнең эшебез шәп бара, күңелләребез күтәренке. Быелгы елны без «монтажчылар елы» дип атадык. Ә бу— төзелешнең хәлиткеч чоры җитте дигән сүз. Май бәйрәменнән ике ай үткәннән соң «Черноморская здравница» хәбәрчесе Чаллыга барды, анда Илфат һәм аның иптәшләре белән очрашты. — Шәһәрдәге бер урам чатына,— дип яза ул,— Сибгатуллин бригадасы алган йөкләмәләр язылган транспарант куелган. Үзенә тапшырылган барлык объектларны бригада вакытыннан элек монтажларга йөкләмә алган. Ерак та түгел лозунг эленгән: «Иң мөһиме, иптәшләр,— йөрәкләр картаймасын!» Чыннан да, Илфат Сибгатуллин кебекләрнең йөрәкләре һичвакыт картаймас. Алар әле безнең совет җирендә әллә нинди могҗизалар тудырырлар». «Черноморская здравница». Сочи. • КамАЗга әледән-әле язучылар һәм рәссамнар, кинематографистлар һәм композиторлар, журнал редакторлары һәм газета хәбәрчеләре килә. Алар заман сулышын тыңларга, бөек Ватаныбыз куәте тупланган гигант төзелешне күрергә киләләр. Чаллыда «Ульяновская правда» газетасы журналистлары да булып кайттылар. Матбугатта чыккан материалларны укып КамАЗ турында шактый белә идек инде. Алдан ук аның масштабын: меңнәрчә кубометр тимер-бетон конструкцияне, уннарча километрга сузылган инженерлык челтәрен һәм коммуникацияләрне күз алдына китерергә тырыштык. КамАЗга килгәч, алар турында пресс-үзәк җитәкчесе Юрий Васильевич Решетов тагы да тулырак итеп сөйләде. Әйе, әйе, КамАЗ төзелешенең үз пресс-үзәге бар. Читтән килгән журналистлар иң элек шунда керәләр. Чөнки бу моңа кадәр күрелмәгән төзелеш дөньясында үзеңә кирәкле объектны да. кешене дә табу мөмкин түгел, шунсыз КамАЗның чын асылын белеп булмый. Экскурсантлар белән эшләү пресс-үзәк җитәкчесе вазифасына керми. Әмма Юрий Васильевич безгә аеруча игътибарлы булды. Моның сәбәбе бар. Решетов журналистлык эшен безнең өлкәнең Барыш район газетасына хәбәрләр язудан башлаган... Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаган һәм менә хәзер якташларына бик теләп КамАЗны күрсәтеп йөри...» Аннары газета төзелештәге яңалыклар турында сөйли. «Ульяновская правда». Ульяновск. «Автоскрепер машинасын йөртүче беренче класслы шофер У. К. Наурбиев илебезнең төрле якларында эшләгән: Көнбатыш Украинада шахталар казыган, Казагыстан чирәм җирләрен үзләштергән. Кызыл-Ком чүлендә алтын чыгаручылар шәһәре — Зеравшан каласын салышкан. Ерак Көнчыгышта автомобиль юллары төзегән. Менә өч ел инде Наурбиев Чаллыда. Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли, автоскреперчылар бригадасына җитәкчелек итә. Бригадага коммунистик хезмәт коллективы исеме бирелгән. — Быел без В. Васин җитәкчелегендәге автоскреперчылар бригадасы белән ярышабыз,— дип яза ул «Труд» газетасында басылган мәкаләсендә.— Башта безгә алар белән ярышу кызык тоелмый иде, чөнки без алардан әйбәтрәк эшли идек. Әмма, ярыш договоры төзегәннән соң, без аларга үзебез ирешкән дәрәҗәгә күтәрелергә булыша башладык. Ярыш договорында без. һәр ике бригада, яңа һөнәрләргә өйрәнергә дип йөкләмә алдык. Безнең механизаторлар, мәсәлән, читтән торып автомеханиклар курсларында укый, практикадан аерылмыйча теорияне өйрәнә. Бу безгә бишьеллык зада- ниене срогыннан элек үтәргә ярдәм итә». •Труд». Мәскәү. «Аленушка» — бала гына әле. Аңа («Аленушка» — кызлар клубы исеме) — бер яшь тә тулмаган. Ул эшчеләр поселогының 8/29 йортында туды. Ә бу йорт — Чаллыда сәүдә хезмәтендә эшләүче кызларның тулай торагы. Иң өстә — бишенче катта — ашханә һәм рестораннарның шәһәр трестында эшләүче яшь пешекчеләр яши. Аннан бер кат астарак — азык-төлек сәүдәсе сатучылары, өченче һәм икенче катта — промышленность товарлары сатучылар тора. Ә беренче кат барысы өчен дә уртак: кызыл почмак (анда телевизор да бар), кызлар клубы — зур. якты, матур итеп бизәлгән зал. Бу клубны тулай торакта тәрбияче булып эшләүче апалы-сеңелле Н. Толчен- кова белән Л. Синицына оештырдылар. Клубның җитәкчеләре дә шулар. Алар кызларны өй эшләренә, биергә өйрәтәләр, хор белән җитәкчелек итәләр, төрле конкурслар оештыралар. Конкурсларның максаты — профессиональ осталыкны үстерү. «Әйдәгез әле, кызлар» дигән конкурста, мәсәлән, яшь сатучылар галстукны тизрәк бәйләү, әйберләрне тизрәк төрү буенча ярыштылар, ә «Телеңне йотарсың» дигән конкурста кулинария училищесын тәмамлаган кызлар коймак пешерделәр, төрле салатлар әзерләделәр. • Аленушка»ның девизы — «Ял иткәндә дә өйрән!» «Советская торговля». Мәскәү. • Чаллыда Автомобиль промышленносте министрлыгына караган төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләренең бөтенсоюз семинары булды. Аңа (орький. Минск. Идел. Кама автомобиль заводлары. Ярославль моторлар төзү заводы вәкилләре, министрлык хезмәткәрләре катнашты». «Социалистическая индустрии» на строительстве Камского автозавода». «Верликда яшьләрнең Ком студентларны» Вотекдокьа фестивален. КамАЗ- даи ако кшь тезүче: .Жклстро». тозелеш аларосокзд ташчылар комсомол лшьлор бригадасы жнтакчос. Вазах Мавланов Нов .Саецсгроб. тезелеш алараееиеа нои- тажчы комсомол-яшьзор бригадасы жвтокчесе Владимир Шатуно. катнашты.. ТАСС. «Врак Канчыгыш эстрада ансамбле - .Амур дулкыннары. Чаллыда берквча КамАЗ теэүчелорго багров то ансамбль солисты Витала» Мовькоа һем хоафе- рааеве Яко. Уральска» ошады., .Со«аал.<™еска. аал у стр... на строительстве Камского автозавода».