Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРЕКЛЕ ШИГЫРЬ

Ирекле шигырь үткән гасыр азагында Франциядә барлыкка килә. Ләкин бу вакытта ул әле хәзерге ирекле шигырьне түгел, бәлки катнаш үлчәмле шигырьне белдерә, һәм шуңа күрә аны соңыннан «верлибр классик» дип атыйлар. Икенче тапкыр күренүендә — 1885 елда — инде ул, чыннан да, бүгенге ирекле шигырь төшенчәсенә туры килә, һәм аны башлап символист шагыйрьләр куллана: «верлибр модерн» '. Озак та үтми ирекле шигырь, үзенә бер төрле ритмик төзелеш буларак, бөтен Европаның һәм башка җирләрнең шигъриятенә үтеп керә. Бенжамен Хрушовски ирекле шигырь төшенчәсен белдерү өчен немец терминын— «фрайе ритмен»ны кулайрак күрә. Чөнки, ди ул, французның «верлибр» дигәненнән басымлы иҗекнең басымсыз иҗеккә мөнәсәбәте түгел, барыннан да бигрәк, силлабик система нормаларыннан азат булу күз алдына килеп баса 2 . Ләкин немец әдәбият белемендә «фрайе ритмен» бер генә мәгънәдә йөрми. Махсус әдәбиятта Гётенең «Прометей» драмасын, мәсәлән, «фрайе ритмен» белән язылган дип күрсәтәләр3 . Ягъни бу очракта ул термин катнаш үлчәм дигән мәгънәгә туры килә. «Фрайе ритмен» ирекле шигырь мәгънәсендә, Э. Ризель мәгълүматларына караганда, XX йөз башларында кулланылышка керә *. Рус поэзиясендә бу ике төр шигырь төзелеше өчен бер-берсенә синоним була алырлык «вольные стихи» (ягъни катнаш үлчәмле шигырь; башлыча, төрле үлчәмле ямб яки хорей) һәм «свободный стих» (ирекле шигырь) терминнары йөри. «Свободный стих» белән янәшә шул ук мәгънәдә «верлибр» термины (французныкы) да кулланылышта еш очрый. Төрек әдәбият белемендә «сәрбәст назым» (ирекле шигырь төзелеше) шулай ук киң төшенчәле. Хикмәт Илайдын ирекле шигырьне мондый өч төргә бүлә: «вәзин- ли-кафийәли сәрбәст назым» (үлчәмле-рифмалы ирекле шигырь), «вәзинсиз-ка- фийәли сәрбәст назым» (рифмалы-үлчәмсез ирекле шигырь), «вәзинсиз-кафийәсиз сәрбәст назым» (үлчәмсезрифмасыз ирекле шигырь) 5 . Боларның беренчесе — катнаш үлчәмле шигырь. Аның мисалы да шуңа туры килә: 'Зигмунт Чёрный Француз ирекле шигыре һәм анын тезелеше. «Поэтика» Варшава. 1961. 249 бит Мәкалә француз телендә. - Бенжамен Хрушовски Хәзерге поэзиядә ирекле ритмнар — «Телдәге стиль». Томас А. Себеок редакциясендә. Кембридж. Массачусетс. 1966. 184 бнт (Җыентык инглиз телендә ) Шундый ук фикерне рус әдәбиятчыларыннан Владимир Бурич та әйтә, «...шнгырь белгечләренә бик үк анык булмаган «верлибр» (Фр—vers libre )терминыи ташларга тәкъдим нтәм Чөнки француз һәм рус телләренең шигырь төзелеше төрлечә, француз верлибры белән рус ирекле шигыре ритмик яктан бер үк түгел». «Вопросы литературы» журналы 1972. 2 сан. 140 бит. ’Элизе Ризель. Немец теле стилистикасы. Мэскәү. 1959. 363 бнт. (Немец телендә.); Эрнст Штейн. Шнгырь язу ысулы. Галле 1963 ел. 104—105 бит •Элизе Ризель Күрсәтелгән хезмәт. 364 бнт. • Хнкмәт Илайдын, Төрек әдәбиятында шигырь төзелеше. Истамбул. 1958. 149—153 бит, (Төрек телендә.) И Нэ сэи, Нэ бэн. Нэ дә һүснүндә топланан бу мэса, Нэ дэ алэми фикрэ бир мэрса Олан бу мави дэниз Мэлалн аяламыйан нәслә эшинэ дэйилиз. О бэлдэ, ДУРУР мәнатык-ы дүшизә-н таһаййүлдә. Мави бир акшам 3 Әдәр үстүндә данмә эрам... Итәкләриндә дәииз 3 Дөкәр өрваһа бир сүкүн-и манам. ш (Аһмэт Һашим. О бәлдэ.) 26 Сүзгэ-сүз тәрҗемәсе: ф а О Ни син. Ни мин, ю Ни матурлыкны туплаган бу төн, Ни хәсрәтле уйларга бер тукталыш Булган бу зәңгәр диңгез * Кайгыны аңламаганбуынга таныш түгел. Ө х Бу шәһәр Ч Тора гүзәл кыз шәүләсе кебек хыялда. Зәңгәр бер кич — Кыялар өстендә мәңгелек йокы... Итәкләрендә диңгез — Докер рухына татлы бер төш. (Әхмәт Хашим. Ул шәһәр.) Илайдын мисалга китергән калган нке төр шигырь, аеруча соңгысы (үлчәме дә, рифмасы да булмаганы), әлбәттә, ирекле шигырь. Татар әдәбиятчысы Гали Халит, үзе «ирекле шигырь* терминын кулланып, бу төр шигырьнең сөйләү өчен язылуын билгеләп үтә, шул яктан чыгып аны «сөйләм шигыре* дип тә атарга тәкъдим итә Ниһаять, терминның кайсын алу-алмау традициягә до бәйле: күпчелек халыкларның әдәбиятларында, алда әйтелгәнчә, «ирекле шигырь* термины кулланыла. Җитмәсә һәм барыннан да бигрәк, ул үзе белдергән төшенчәгә ярыйсы ук туры килеп тора, шуңа күрә мин дә шул ирекле шигырь термины ягында. Гомумән, катнаш үлчәмле шигырьне дә (полнметрик шигырь), чын ирекле шигырьне дә (дисметрнк шигырь) бүгенгә кадәр бер үк термин белән атап йөртү гаҗәп түгел. Чөнки ирекле шигырьгә беренче башлап юлны катнаш үлчәмле шигырь ача, табигый сөйләм интонациясе, үткен яңгырашлы сүз нәкъ шул поэтик форма табылгач, традицион шигырь кысасына буйсынмый башлый. Махсус әдәбиятта, ирекле шигырьнең тәүге яралгылары халык авыз иҗатында, борынгы язма әдәбиятта, дигән фикерләр бар. Ләкин борынгы әдәбияттагы кайбер сөйләм өзекләренең, андагы кайбер синтаксик әйләнмәләрнең (мәсәлән, анафора, эпифора алымнарының очравы һ. б.) чыннан да бүгенге ирекле шигырьгә охшап куюларын экспрессив сөйләмгә, кемнең дә булса дулкынланып сөйләвенә гомумән хас күренеш дип, ә инде, мәсәлән, кайбер йола такмак-такмазаларындагы шигырь юллары озынлыгының (башка телләр өчен — сүз басымнарының да) төр- 26 Биредә һәм илдә ди терек шигырьләре латин хәрефләреииән «әтерге татар хәрефләрен» күчерелеп бирелә (тыныш билгеләре әсәрмен үтемдәгечә нала? •Гали Халит. Бездв ирекле шигырь бармы? «Казан утлары*. I9TI. 5 сан 1И бит Җил бүген төн, кулларын артка салып, (11) Иорт саен, эшле кешедәй, тукталып, (11) Тикшереп йөри: (5) Әүхәдинең йорт түбәсе япмаган, (11) Әүхәди кирәк дип тә тапмаган... (10 -Ь 1) Бу турыда АрсениЛ Тарковский болай ди’ «Немецларда да. французларда да. бездә дә врехле шигырь халык поэзиясе белән бәйләнмәгән — бу очракта «Слово о полку» иы күрсәтү, ■нна калса, һич нигезле түгел Бездә ирекле шигырь барлыкка килгән вакытта рус халык поэ- аиясе «Слово»дан һәм былнналардан инде ерак кына түгел, бәлки шәһәр җыры һәм такмаклары чорын кичерә иде» Шунда ук Тарковский ирекле шигырьнең килеп чыгуына карата мондый фикерне дә әЛтеп уза: «Без французларның шигырьне элек-электән үк. шигъри калыпка ышанмыйча проза белән тәрҗемә иткәннәрен беләбез. Бәлки француз ирекле шигыре шундый төрдәге тәрҗемәләргә иярү нәтиҗәсе буларак барлыкка килгәндер. «Вопросы литературы» журналы. 1972. 2 сан. 148—149 бит. ’ А И. Мамонов. Свободный стих в японской поэзии. Мәскәү. 1971. 6 бит. • Мисал В. В. Кожнновиыц «Как пишут стихи» дигән китабыннан алып китерелә. МӘСКӘҮ. Л 1S9 бит лечэ булуын поэзиянең әле камилләшеп җитмәве, аның балалык чоры кичерүе дип әйтү дересрәк булыр '. Ирекле шигырьнең катнаш үлчәмле шигырьдән аерылып чыгуына Көнбатыш Европада һәм Америкада (У. Уитмен), шулай ук Төркнядә өч чирек гасырдан артык вакыт узды. Японнарга ул моннан алтмыш ел элек үтеп керә 2 . Рус филологлары ирекле шигырьнең беренче үрнәкләре итеп А. Фет (XIX йөз шагыйре) әсәрләреннән бер-ике мисал күрсәтәләр, ә аның ныклап кулланыла башлавы — В. Брюсов, А. Ахматова һәм аеруча А. Блок иҗатында: Сколько ни говорите о печальном, Сколько ни размышляйте о концах и началах, Все же, я смею думать. Что вам только пятнадцать лет. И потому я хотел бы. Чтобы вы влюбились в простого человека, Который любит землю и небо Больше, чем рифмованные и нерифмованные Речи о земле и о небе 3 . Биредә ритмик буыннарның эзлекле рәвештә чиратлашуы юк; шулай ук һәр юлдагы сүз басымнары яки иҗекләр саны да бер үк төрле түгел; рифма бөтенләй кулланылмый. Шигырьне ирекле шигырь иткән иәрсә биредә — һәр юлның интонацион бер бөтен булып яңгыравы, һәр юл азагы саен шул интонацияне көчәйтүче чара — паузалар һәм. әлбәттә, буеннан-буена әсәрнең тоташ бер поэтик эчтәлеккә ия булуы. Татар поэзиясендә катнаш үлчәмле шигырьнең бик яхшы үрнәкләре Сәгыйт Рәмиев иҗатында күренә башлап («Таң вакыты». 1908 ел), шуннан соңгы күп кенә шагыйрьләрнең, бигрәк тә Һади Такташның, иҗатында төп урынны ала: Яшьлек, \ Гомерең | кыска синең. II ) (8) Шундый кыска | булып тоела. || (9) Кичен чәчәк | аткан була, || (8) Ә таңында | инде | коела... || (9) Мәхәббәт, ) Ул | үзе | иске нәрсә, || ) ' ' Ләкин || (2) һәрбер йөрәк | аны | яңарта, II (9) Тиле яшьлек | ярты | гомерен бирә II (10) Аның хисе | белән | янарга... II (9) (Һади Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе.) Бу — катнаш үлчәмле силлабик шигырь. Монда гына түгел, поэманың башка урыннарында да төп үлчәм — дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң цезуралы ун да тугыз иҗекле. Ләкин күп кенә юллар шул төп үлчәмнән читкә чыгып китә: ун урынына сигез иҗек (аерым юлларны кушып язгач та ул әле шулай), берүзе аерым юлны биләгән ике иҗек һ. б. Ритмик төркемнәрнең урнашу тәртибе исә саклана: сулда — дүрт иҗекле ритмик төркем, аннары ике иҗеклесе (яки сигез иҗекле юлда монысы юк), уңда — юл аралаш дүрт һәм өч иҗеклеләре шигырьнең буеннан- буена вертикаль булып төшә. Такташның икенче бер шигырен алыйк: Кыш килер дә, 1 .... Җил еракларга барып, j Зур болытларны авылга өстерәр, (11) Ул тишекләрне күмәр, (7) Тик, (1) Мич башында тун киеп яткан килеш, (11) Әүхәди:1 — Ай-яй, малай, салкын!..— (11) Дияр. | Әүхәдигә әйтегез: (7) Түшәмгә төкереп ятмасын, (8 + 1) Иртәгә үк йорт түбәсен капласын! (11) Биредә — катнаш үлчәмле төрки аруз (квантитатив шигырь). Күпчелек шигырь ы юлларының озынлыгы — унбер иҗек; тәфагыйльләре (ритмик буыннары) — фа- х гыйләтен, тагын бер фагыйләтен һәм фагыйләт. Арузның үз термины белән әйтсәк. монда төп үлчәм — рәмәле мөсәддәсе мәхзуф. Ләкин тәфагыйль (ритмик буын) формалары сакланган хәлдә дә шигырь юлларының кайберләре биш, җиде яки ♦ тугыз (аларны бер-берсенә кушып яки аерып язып кына унберәр иҗекле итеп и булмый),— бу инде шигырьнең катнаш үлчәмле булуын күрсәтә (игътибар ител- ° сен — барысы да так юллар; җөп юллар юк, чөнки ул гомуми ритмны бозар < иде — болай караганда ун иҗекле булып күренгән бишенче юл чынында унбер CL иҗеккә тора, чөнки анда икенче тәфагыйльдәге кыска иҗеккә ритмик пауза туры * килә; азактан икенче юлда да шул ук хәл — икенче тәфагыйльдәге кыска ижекие ритмик пауза алып тора — сигез урынына барысы тугыз иҗек булып чыга). Менә * аның схемасы: е; Күренгәнчә, Такташның монда китерелгән һәр ике шигыре дә катнаш үлчәмле, тик аларның берсе силлабик системага, икенчесе арузга нигезләнгән. Ирекле шигырьнең үзенә килсәк, моңа аерым мисалларны егерменче еллар башындагы поэзиядә очратырга мөмкин, тик аларның барысы да диярлек, Г. Халит бик хаклы әйткәнчә, коры риторика, копы декламациядән узмый — сәнгать әсәре булудан бик ерак '. Менә шулар арасында ирекле шигырь белән катнаш үлчәмле шигырь урталыгында торганиарыннан берсе: Көн — кадак. Тормыш — чүкеч. Без — кеше. Бәр чүкечне. Сал кадакка. Нык төшер! Без — усаллар. Без — җылылар. Бездә — көннәр _ ----------------- Татлысы. • Гали Халит, Күрсатолгаи хммат, 147—-ISO вит Җир шарын Ярды бит уртага Кызыл әләм камчысы— (Г. Кутуй. Көн — кадак. 1925 ел.) Монда аерым юлларның гомуми саны сигез белән җиде арасында тирбәлә. Бу бигрәк тә икенче строфада шулай. Аны кушып язып карыйбыз: Без — усаллар. Без — җылылар (8) Бездә көннәр татлысы. (7) Җир шарын ярды бит уртага (9) Кызыл әләм камчысы. (7) Хәтта дүртенче иҗектән соң цезура килергә дә исәпли. Ләкин ул эзлекле түгел — өченче юлда бу тәртип сакланмый. Калган строфалар исә мондый шигъри калыпка тагын да ныграк буйсынмый. Димәк, ритмик төркемнәргә бүленеш ягыннан караганда, бу бөтенләй үк катнаш үлчәмле шигырь була алмый — ул ачыктан- ачык ирекле шигырь булып китә. Рифма (арада төгәле дә, якынчасы да бар) баштан алып ахырга кадәр саклана: кеше — төшер, татлысы — камчысы. Әмма рифма кулланылу аны ирекле шигырь булудан читләштерми — алдарак күрербез, ирекле шигырьдә дә рифма әле бу, әле теге рәвештә үз урынын таба. Ирекле шигырь чынлап торып бүгенге көннең яшь шагыйрьләрендә — алтмышынчы елларда мәйданга килә (Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Ренат Харисов һ. б.). Ирекле шигырь халыкара әдәби форма. Тик аны һәр тел үзенең фонетик-грам- матик төзелешенә туры килгәнчә һәм ул телдәге шигырь системасына (мәсәлән, гарәп яки фарсы теленең квантитатив, немец, инглиз яки рус теленең силлабо-тоник яки тоник, француз, төрек яки татар теленең силлабик системаларына) хас поэтик чараларны теге яки бу дәрәҗәдә файдаланып, үзенчә тормышка ашыра. Ирекле шигырьнең гомуми билгеләмәсе күпчелек тикшеренүләрдә бер үк төрле диярлек. Һәммәсенә дә тукталып тормастан, бер генә өзек китерик: «Тышкы яктан караганда, «верлибр модерн» ул — классик кагыйдәләргә буйсынмый торган шигырь. Анда һәр шигырь юлы үзеннән элек килгән юлга күләм ягыннан бәйле түгел, һәр шигырь юлында иҗек саны төрлечә булырга мөмкин. Сөйләмне әйтүгә киткән вакыт һәм көчнең, мелодия (тоника) һәм гармониянең (тембрның) эзлекле- леге — бу төр шигырь төзелеше өчен иң әһәмиятлесе шул. Берничә шигырь юлы строфаны хәтерләткән аерым төркемнәр хасыйл итә. Бер үк әсәр эчендә ул төркемнәрнең шигырь юллары саны шулай ук төрлечә була» '. Әлеге билгеләмәдән күренгәнчә, ирекле шигырьдә төп ритмик берәмлек — шигырь юлы үзе. Шигырь юлын мөстәкыйль ритмик берәмлек иткән чара — юл азагында килә торган пауза. Әгәр ул паузаларны алып ташлап, шигырьне тоташ язып чыксак, шигъри яңгыраш югала. Һәр шигырь юлы — озыны һәм кыскасы — үзенә бер төрле интонация белән, үзенә бер төрле уй-тойгы белән әйтелә. Бу яктан теоретикларның барысы да бердәм фикердә. Ирекле шигырьдә рифма буламы? А. И. Мамонов һәм Д. Самойлов моңа кире җавап бирәләр. (А. И. Мамоновның ирекле шигырьдә рифманы кире кагуы, бәлки япон поэзиясендә рифманың гомумән булмавы ягыннан чыгып әйтүдән киләдер.) А. Е. Черкасский кытай поэзиясендә ирекле шигырьнең рифмалы да, рифмасыз да булуын билгеләп үтә 27 28 . А. Жовтис һәм башка кайбер әдәбиятчылар ирекле шигырьдә рифманы эзлекле рәвештә түгел, бәлки очраклы рәвештә генә кулланыла ала дип саныйлар. Владимир Бурич: ирекле шигырьдә рифма очраклы рәвештә дә булырга тиеш түгел, ләкин очраклы рәвештә шигъри үлчәмнең булуы мөмкин, ди 3 . Арсений Тарковский, ирекле шигырьдә рифма булмый дигән сүз дөреслеккә һич туры килми, ди һәм моңа ышанычлы мисаллар күрсәтә *. 27 Зигмтнт черный Күрсәтелгән хезмәт, 249 бит. ’А. Е Черкасский. Новая китайская поэзия. 20—30 ы годы. «Наука» нәшрияты Мәскәү. 1971. 197—198, 200. 204 бит “Владимир Б у р и ч. От чого свободен стих. «Вопросы литературы». 1972 2 сан 140 бит. •Арсений Тарковский. Традиционный — это точный —«Вопросы литературы». 1972. 28 сан. 149 бит. Әдәби әсәрләрнең үзләрен — төрле телләрдәге ирекле шигырьне җентекләп өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә киләсең: чынлыкта, ирекле шигырьдә рифма кулланылу-кулланылмау милли поэзиянең традицияләренә бәйле: әгәр халык шигыренә яки аның гадәттәге язма шигыренә рифма хас икән, димәк, бу әдәбиятның ирекле шигырендә дә рифма кулланылу табигый һәм киресенчә. Шуңа күрә дә ирекле шигырьнең рифмалы һәм бөтенләй рифмасыз төрләрен танырга кирәк ♦ була. Менә аның кайбер мисаллары: Толымын тешләп. (5) сулкылдап җылады, (6) җылады... (3) Дымлы керфек арасыннан (8) ап-ак мендәрдәге (8) ике баш эзен күреп, (7) дөньядагы (4) барлык парлы әйберләрне каргады ул: (12) үз толымнарын. (5) машина фараларын, (7) туфляларны. (4) ишек яңакларын. (6) Культа тоткан (4) кайчыларга кадәр каргады ул... (10) Ә кич белән (4) судан кайтканда,(6) парлы чиләкләрне иңендә тоеп. (10) кинәт бәзен тәне белән дерелдәп сөенде ул! (15) Парлы әйберләргә (8) каргышы исенә төшкәч: (6) • Тәүбә! Тәүбә!» — диде. (6) (Равил Фәйзуллнн. Яшь хатын.) Биредә рифма юк. Шигырь юлының иң кыскасы дүрт, иң озыны — унбиш иҗекле. Озынлыкта шигырь юлының үзенә күрә бер чамасы бар — гадәттә, ул унбиш-унҗиде иҗек белән чикләнә, чөнки шуннан да озын фразаны бер тын алу белән әйтеп бетерү читен. Баштан алып азакка кадәр эзлекле бер тәртиптә килгән ритмик төркемнәр (цезура аралары) яки ритмик буыннар (ачык ябык иҗекләрнең чиратлашуы) да күренми, юкса, йны катнаш үлчәмле шигырь дип. ә тагын да аныграгы — рифма булмауны да искә алып — катнаш үлчәмле ак шигырь дип атар идек. . Котсыз суык көнне (6) шыксыз бүлмәмә син яз китердең. (10) Әгәр һәр кергән бүлмәгә яз ясасаң, (12) миңа күңелле булмас... (7) Тик шулай да бүлмәләргә. (8) кемнеке генә булса да. (9) көз китермә, яме! (6) Равил Фәйзуллнн шигыреннән («Иңемә кулларың орынгач») алынган бу өзек тә рифмасыз, һәм анда һичнинди цезура да юк. Ирекле шигырьдә төп ритмик берәмлек — һәр шигырь юлы үзе. Бер шигырь юлын икенче шигырь юлы белән берләштерү — аларны кушып язу ритмны гына түгел, шул юлга салынган мәгънә йөген, мәгънә басымын да югалта. Һәр шигырь юлы — үзенә бер интонацион бөтен, үзенә бер шигъри сурәт. Күз алдына китерегез: «толымын тешләп» җылау; «парлы чиләкләрне иңендә тою»; соңыинпн. күңеле тынычлангач, «тәүбә! тәүбә!» дип әйтүе; «котсыз суык көн», «шыксыз бүлмәгә яз китерү» һ. б. Шигъри сурәт никадәр калку булса, әсәрнең интонацион яңгырашы шул кадәр көчле. Чөнки шнг*ьри интонация ул — юл азагындагы пауза нәтиҗәсе булудан да бигрәк шул шигырь юлына салынган мәгънә йөге, сурәтле уй- тойгы йөге. Ирекле шигырьдә мәгънәви ритмик басымга, юл ахыры яки уртасы паузаларыннан тыш. башка төрле грамматик яки фонетик чаралар да ярдәмгә килә: анафора алымы, аллитерация һ. б. Әмма шулай да иң әһәмиятчесе — һәр шигырь юлының билгеле бер төгәлләнгән җөмлә, синтагма яки тулы бер уй-фикерне белдерүче аерым сүз булуында. Хәер, шигырь юлы азагында шунсыз тулы бер пауза да була алмый (сүз тезмәсенең бер өлешен икенче юлга күчерүнең — «анжамбе- ман» алымының да үз максаты бар). Рифмасыз ирекле шигырьгә тагын бер мисал — төрек әдәбиятыннан: Шу уйанырвәрдийим акчыл сабаһ (11) Бир әркин гәлинҗик гиби (8) Әфлатун конҗалы әбүгүмәҗи (11) Санки йүзгәч йүзгәҗә алабалыклар (12) Санки канат канада турна сүрүләрн (13) Илкйаз булутларынын әтәкләри чалпара (15) Санки дүйүн-дәрнәкләр (7) Чалгы-чагнаклар гиби (7) Ама сән олмасан һичбири (9) (Мәтин Әлоглу. Бәнҗнләйнн. «Түрк дили». 1970. 22 сан.) Сүзгә-сүз тәрҗемәсе: Шул уянып киткән чагым аксыл таң — Чәчәк аткан мәк кебек, Бөресе алсу-шәмәхә тырнак гөл кебек. Гүя йөзә алабалыклар. Гүя канат кага күктә торналар... Язгы болытларның итәкләре — бармак шакылдаткычы,— Гүя туй мәҗлесе Яңгырап тора рәтле көй кебек. ...Әмма һичберсе син түгел. Бу әсәр буеннан-буена диярлек чагыштыру алымы (иртәнге таңның сокландыргыч матурлыгын тасвирлау) һәм кискен антитезага (иң азактан «әмма һичбере син түгел» дип кую) корылган. Грамматик чаралардан анафора алымы күзгә ташлана (ике юл янәшә һәм аннан соң тагын берсе санки «гүяки» дип башлана). Ачуланып тамырларын өзделәр... (11) Ә гөлләрем үлмәделәр, (8) гел кояшка үрләделәр. (8) (Син янымда идең.) (6) Аяк астында тетрәп җир шуышты, (11) Мин һаман да егылмадым. (8) (Син янымда калдың.) (6) Бүген бөтен нәрсә үз урынында, (11) тыныч. (2) Мин — (1) Бушлыкта калган кебекмен, (8) бернәрсә дә күрмим, тапмыйм. (8) (Син киттең...) (3) (Рәдиф Гатауллин. Ачуланып, тамырларын өзделәр...) Бу бөтенләй үк рифмасыз шигырь түгел. Шунысы үзенчәлекле, рифма — рух күтәренкелеген, дәртле чакны тасвирлаган баштагы юлларда: үлмәделәр — үрләделәр. Хәтта дүртәр иҗекле ритмик төркемнәр дә әүвәле ярыйсы гына эзлеклелектә килә: ачуланып | тамырларын | өзделәр һ. б. Вакыйга куера һәм, ниһаять, бөтен нәрсә тәмам,— боларында рифма кирәкми дә, чөнки лирик каһарманның рухи халәтендә гармония әкренләп җимерелә. Мин дигәч зур пауза, ник дисәң, алда әйтеләчәк сүзләр аның өчен бик мөһим (бушлыкта калган кебекмен; бернәрсә дә күрмим, тапмыйм). Соңгы юл бик кыска (син киттең...), әйтерсең скрипка кылы кинәт өзелә. Ирекле шигырьгә классик мисал итеп, А. Жовтнс Назыйм Хикмәтнең «Зәңгәр күзле дәү, кепкечкенә хатын һәм зелпеләре» дигән шигырен һәм аның Д. Самойлов тарафыннан эшләнгән әйбәт тәрҗемәсен китерә ’. Менә ул шигырь: ’А, Жовтнс, Границы свободного стиха,—«Вопросы литературы», 1966. 5 сан, 114 бат, О мави гвзлү бир дэвди. Миннаҗык бир кадый сәвди. Кадыиын һайали миннаҗык бир әвди, баһчәсиндә әбрулийи һанымәли ачан бир әв. Бир дәв гиби сәвийорду дәв. Вә әлләри өйлә бүйүк ишләр ичин һазырланмышты ки дәвин, йапамазды йапасыны чаламазды капысыны баһчесиндә әбрулийи һанымәли ачан әвин. О мави гөзлү бир дәвди. Миннаҗык бир кадын сәвди. Мини миннаҗыкты кадын Раһата аҗыкты кадын йорулду дәвин бүйүк йолунда Вә «Әлвәда!» дәйип мави гөзлү дәвә, Гирди зәнгин бир җүҗәнин колунда баһчәсиндә әбрулийи һанымәли Сүзгә-сүз тәрҗемәсе: Ул зәңгәр күзле бер дәү иде. Кечкенә бер хатынны сөйде. Хатынның хыялы кечкенә бер өй иде — бакчасында аллы-гөлле зелпе чәчәк аткан бер өй. Бер дәү кебек сөйде дәү. һәм куллары шундый бөек эшләр өчен яратылган иде дәүнең — бурасын бурый алмады, капкасын кага алмады бакчасында аллы-гөлле зелпе чәчәк аткан өйнең. Ул зәңгәр күзле бер дәү иде. Кечкенә бер хатынны сөйде. Кеп-кечкснә бер хатын. Рәхәткә ачыкты хатын. арыды йөреп дәүнең бөек юлында, һәм «хуш!» диеп зәңгәр күзле дәүгә, керде, бер бай кәрләнең тотынып кулына, бакчасында аллы-гөлле зелпе чәчәк аткан өйгә. Инде хәзер аңлый зәңгәр күзле дәү, дәү кебекләрнең сөюләренә кабер була алмый бакчасында аллы-гөлле аелпе чәчәк аткан өй. ачан әвә. о X Шимди анлыйор ки мави гөзлү дәв. дәв гиби сәвдалара мазар билә оламаз. к Баһчесиндә әбрулийи, һанымәли ачан әв... Бу әсәр, Назыйм Хикмәтнең үз иҗаты турында бер вакыт әйткәненчә ', шигырь төзелеше осталыгының барлык мөмкинлекләреннән файдаланып язылган. Ара-тирә рифма да кулланылган, төрле сандагы юллардан торган тирадалар, бер үк төрле сүзләр белән башланып һәм тәмамланып, һәркайсы үзенә бер мөстәкыйль, ләкин шул ук вакытта һәркайсы бер-берсенә бәйләнешле мәгънәви-ннтонацион бөтен булып яңгырый. А. Жовтис үзенең тикшеренүендә: «кабатлауның ысулы алышыну» — ирекле шигырьнең төп үзенчәлеге, дип бара 2 . Ягъни ирекле шигырьдә төрле-төрле кабатлау алымнары булырга мөмкин, ләкин алар анда үзара алышынып тора. Назыйм Хикмәтнең югарыда китерелгән шигырьләрендә силлабик системага хас ритмик төркемнәр кайвакыт күренгәли; синтаксик параллелизм яки кабатлауның кайбер төрләре (анафора, эпифора, бер үк морфологик формалар һ. б.) әле тегендә, әле монда очрап куя; аерым юллар һәр тирада (шигырь юллары төркеме) ахырында бер үк рәвештә диярлек кабатлана; уй-тойгының аеруча аһәңле әйтелүе кирәк булган урыннарда рифма да күренеп киткәли. Әлбәттә, боларның барысы да шигъри сөйләм өчен, шул исәптән ирекле шигырь өчен дә, гадәттәгечә хас күренеш. А. Квятковский ирекле шигырьне үлчәмле һәм үлчәмсез төрләргә бүлә; хәтта ритмик басымнары һәр юл саен бертөрле килә торган тоник шигырьләрне, мәсәлән, В. Маяковский шигырьләрен, ирекле шигырь дип саный 3 . А. И. Мамонов бу карашка хаклы рәвештә каршы чыга 4 . Ирекле шигырьне өйрәнүчеләр аның ритмына хас күп төрлелек (полиритмии үзенчәлек) турында аеруча басым ясап әйтәләр. Күрәсең, бер үк әсәрдә сүз һәм әйтемнәрне язма сөйләмнән дә, сөйләшү теленең әдәби төреннән башлап гади сөйләменә кадәр алып иркен рәвештә куллану, шигырь юлларының төрлечә озынлыгы һәм паузаларының зурлыгы-кечелеге, һәртөрле синтаксик фигураларның һәм сөйләшү стиленә аеруча хас инверсиянең, башка төр шигырьләрдәге кебек үк, һәртөрле фонетик чараларның да (аллитерация, ассонанс, кайвакыт рифманың да) булуы һәм барыннан да бигрәк сурәтле сүз чараларының гадәттә бик кыю һәм калку төс алуы чыннан да бу шигырьне ритмик яктан баета. Әмма, икенче яктан, ирекле шигырьне язу шагыйрьгә үтә зур җаваплылык өсти: әгәр осталыгың җитмәсә. теләсә нинди риторик фикерне өзек-өзек юлларга салып чыгудан уза алмассың. Ирекле шигырьгә тотынган кеше уй-фикерне сурәтле итеп әйтеп бирә белүнең аеруча зур остасы булырга тиеш. «Яшь шагыйрь,— ди бу турыда С. Наровчатов,— күрәсең, иң элек гадәттәге шигырьдән башларга, тик шуннан соң гына ирекле шигырьгә күчәргә тиеш» s . Ләкин һәр яшь шагыйрьнең иҗат үзенчәлеге һәм мөмкинлеге төрлечә, шуңа күрә башлап язучы шагыйрьнең дә беренче әсәрләре ирекле шигырь булырга яки бер үк вакытта ул гадәттәге шигырьләр дә иҗат итәргә мөмкин. Бу тәкъдимне исә нинди генә төр шигырь язсаң да, шигърият кануннарын яхшы үзләштергән булырга тиеш дип аңларга кирәк. Чөнки ирекле шигырь ул.— латыш шагыйре Ояр Вациетис сүзләре белән әйткәндә,— шагыйрь өчен кырыс һәм аяусыз имтихан6 . Моңарчы без ирекле шигырьнең, башлыча, үлчәмле шигырьдән аермасы турында гына сүз алып бардык. Аның икенче бер күршесе — чәчмә сөйләм. Җитмәсә, махсус әдәбиятта ирекле шигырь ул — нибарысы прозаның бер төре дигән караш та бар бит '. Ирекле шигырьнең прозадан, бигрәк тә нәсердән аермасы нәрсәдә? Нәсернең гомум кабул ителгән билгеләмәсе — ул чәчмә сөйләм (проза) рәвешендә язылган шигырь. Аны да юл-юл итеп төзеп, ирекле шигырьгә әйләндереп булмыймы? Юк, булмый. Чөнки нәсердә һәр җөмлә, һәр синтагма образлы фикер йомгагы, образлы фикер букеты түгел, анда җанлы сурәт арасына килеп кысылган 1 Р- Фиш «Человеческая панорама» Назыма Хикмета. «Вопросы литературы». 1959. 3 сан. 181 бит. ’А. Жовтис. Күрсәтелгән хезмәт, 112 бит. ’А. Квятковский. Русский свободный стих. «Вопросы литературы». 1963. 12 сан. аныкы ук. «Поэтический словарь» 75—77 бит. * А. И. Мамонов Күрсәтелгән хезмәт. 65—68 бит. ’Сергей Наровчатов. Учит ли верлибр поэтическому мастерству? «Вопросы литературы» 1972. 2 сан. 132 бит. 'Ояр Вациетис Мощь и беззащитность верлибра. «Вопросы литературы», 2 сан. 144 бит ’ М. Я и а киев Българско стихознанне. София. 1966. 9 бит. бушлыклар, аралыклар күп. Тасвир ирекле шигырьдәгегә караганда чагыштыргысыз сүлпән. Җөмлә, синтагма бер-беренә тыгыз бәйлелектә төзелгән — араларында, аларны никадәр генә аерсаң да. ирекле шигырьдәге кебек билгеле бер шигъри тойгы уята торган паузалар була алмый. Менә Гадел Кутуйның «Сагыну» дигән нәсереннән бер өзек: «Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә ♦ иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энже чәчәкләре л түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. 5 Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. - Әмма күпме генә эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы = Иделен, тын Донын. якты Арагвасын. шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу < мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер = йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем. * Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!« Ләкин шулай да ирекле шигырьнең җөмлә төзелеше ягыннан азмы-күпме ® нәсергә якын, ләкин интонацион яктан да, сурәтлелек ягыннан да тулысынча чәч- - мә сөйләм ягында кала алмый торган бер төре бар — ул да булса ирекле шигырь- * хикмәт. А. И. Мамонов аны нәсернең («стихотворение в прозе» яки «прозо-стих»- - иың) кыска бер төре дип атый ’. Бу төр ирекле шигырь япон поэзиясенә аеруча * хас — ул анда танки дип йөртелә. Аның авторлары сәнгатьтәге кубизм теориясен үзләренә якын күрәләр, шигырьдә һәртөрле хис, дулкынлану читкә алып ташла- -. нып. калку образ яки ярылып яткан фикер өстенлек итәргә тиеш, диләр. А. И. Ма- “ монов японның бу төр шигыренә, мәсәлән, мондый мисал китерә: х Контрольдә билет белән бергә бармакны да кисеп алдылар. Бу шигырь «Ашыгыч сәгатьтә» (инглизчә «Раш ауез». русча «Часы пик») дип атала, авторы — Китагава Фуюхико. Рус шагыйре Василий Субботинның шундый рак бер шигыре бар: Окоп копаю. Может быть — могилу. Әгәр биш буынлы ямб тәртибен үзгәртсәк («Копаю окоп. Может быть — могилу»), бу шигырьнең япон танкиына охшавы — йөз процент, ди А. И. Мамонов. Немец шагыйре Бертольд Брехт шигыре: Ди Эһепааре Леген зих ин ди Бетген. Ди йуңен Фрауен Верден Вайзен гебәрен. («Эс ист Нахт»)3 Тәрҗемәсе: Кияү белән яшь кәләш Ятакта. Яшь хатын Ятим бала тудырачак. Ииде татар шагыйре Равил Фәйзуллннкың ирекле шнгырь-хикмәтләре («Казан утлары». 1965. 11 сан): Җилдә соңгы шырпымны кабыздым. Мин дөньяда иң бәхетле! («Янымда син булсаң».) Кыз кияүдән кайтты. Капка төбендәге утыргычка быел кем утырыр?.. С) Тудыру йортыннан чыккан хәлсез хатын ■ А И М1ИОИО1 Күрсателгән хеэилт. 119 бит • Мисал Эрнст ШтеАниыц «Шигырь азү ысулы» лигам китабыннан алынды. 109 бит. (Шагырь латин хәрефләреннән кәтерге татар хәрефләренә күчереп бирелде.) көрттән арчылган тирәкләргә: «Котлыйм!» — диде. С) Уылган керләрдән дә балык исе килә. Тиздән ире кайтыр. («Балыкчы диңгезгә киткәч».) Бөртекләп җыйдым хәтердән бәхетле көннәремне. Ярты уч та тулмады. С) Таш койма өстендә үсте каен. Тамырлары киткән саен — хәвефлерәк... (*) Боларның кайберләре табышмак кебегрәк: Диңгез аша очар кош канаты кабартма майлый. («Искәртү».) Күмелгән бәрәңге астында күмелгән мина ята. Көтүче чыбыркысы шартлады. («Искәртү».) Ирекле шигырь-хикмәт, гадәттә, теге яки бу дәрәҗәдә аерым юлларга бүленгән бер яки икеөч җөмләдән тора. Ул — күз алдына шунда ук килеп баскан калку сурәт яки, киресенчә, мәгънәсенә шул арада гына төшенеп җитә алмаслык кинаяле сөйләм, мәгънәсе тирән яшерелгән метафора. Килеп чыгышы ягыннан ул, мөгаен, япон, кытай, вьетнам поэзиясенә барып тоташа булыр. Аның шулай ук борынгы төрки шагыйрьләр иҗатындагы икеюллыклар — үлчәмле, рифмалы шигырь — хикмәтләр белән дә уртаклыгы юк түгел. Шуңа күрә дә аны, тезмә нәсер («прозо-стих») дип әйтүгә караганда, үзенең поэтик рухына ныграк туры килгәнчә, ирекле шигырь-хикмәт дип атау дөресрәк булыр. Димәк, барысын бергә җыеп әйткәндә, ирекле шигырьнең өч төре бар булып чыга: 1. Рифмасыз ирекле шигырь. 2. Рифмасы очраклы (яки рифма ара-тирә махсус кулланылган) ирекле шигырь. 3. Ирекле шигырь-хикмәт (шигъриятле сурәт, шигъриятле фикер). Монысы — ярым чәчмә миниатюра. Рифмасы юк яки булса да очраклы. Ирекле шигырь — бөтен дөнья поэзиясендә чагыштырмача яңа форма. Кайбер халыкларның поэтик традициясенә (мәсәлән, японныкына) ул аеруча якын һәм шуңа күрә анда соңгы елларда (һәм күпме вакыткадыр) гомумән төп шигъри форма урынын алып китә. Ә инде ритмик үлчәм һәм аһәңлелекне аеруча югары куя торган халыкларда ул шигырь, классик формаларны кысрыклап чыгарырга һич тә дәгъва итмичә, үзенә бер поэтик форма, үзенә бер поэтик төрлелек буларак кулланылып килә. ■CDB