Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЬЯС ӘҮХӘДИЕВ— МУЗЫКАНТ

Егерменче еллар ахырында һәм утызынчы еллар башында атаклы драматургларыбыз Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Фәтхи Бурнаш, Мирхәйдәр Фәйзиләрнең музыкаль пьесалары Татар дәүләт академия театры репертуарында даими урын алып килде. Ул әсәрләрнең тамашачылар тарафыннан шулай яратып каралуына Салих Сәйдәшевнең талантлы музыкасы да бик нык ярдәм итте. Драматург, композитор һәм актерларның үзара иҗади дуслыгы нәтиҗәсе булган бу уңышлар театр һәм музыка сәнгатебез үсешендә бөтен бер дәверне тәшкил итә. «Зәңгәр шәл», «Наемщик», «Ил», «Яшь йөрәкләр», «Сүнгән йолдызлар», «Галиябану», «Кандыр буе» пьесаларының премьералары республика күләмендәге зур иҗтимагый вакыйгага әйләнә торган иде. Чөнки ул спектакльләрнең эчтәлекләре дә, музыкалары да чор һәм тамашачыларның рухи таләпләрен» аваздаш иде. Актерлар рольләрне заманча оста башкаралар һәм тамашачылар арасында бик популяр иделәр. Театр коллективы ул елларда зур күтәренкелек белән, бик тырышып эшләде. Иртән театрда—репетиция, кичен — спектакль; шул арада музыкаль партияләрне үзлегеңнән өйрәнеп өлгерергә дә кирәк. Мин үзем, мәсәлән, театрда эшләү белән беррәттән, театр һәм музыка техникумнарында да укый идем. Ләкин без, эш һәм уку белән мавыгып, ул авырлыкларны бөтенләй сизми дә идек. Салих Сәйдәшевнең үзе язган әсәрләрне җиренә җиткереп, күңеленә ошаганча башкара алырлык оркестр оештыру өчен тырышып йөрүе һәм шул теләгенә ирешә алмаганга борчылуы әле дә исемдә. Шул теләгеннән ул соңыннан да кире кайтмады. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, ниһаять, театрның оркестрантлары ундүрт кешегә җиткерелде. Салихның шул хәлгә куанып, канатланып йөрүләрен күрсәгез иде сез!.. Театрның оркестр составы тулылану җырчылар өчен дә куанычлы хәл иде, әлбәттә. Чөнки җырчының уңышы ул җырлый торган көйне музыкантларның ничек башкаруына да бәйләнгән бит. 1931 елгы театр сезоны башында оркестрыбызга Ленинград консерваториясен тәмамлаган яшь скрипкачы кайтуы турындагы хәбәрне без, җырчылар, бик кызыксынып кабул иттек. Ул көннәрдә Кәрим Тинчуринның музыкаль пьесасына репетиция бара иде. Чираттагы бер репетиция башланыр алдыннан, Гөлсем ариясенең характеры һәм аны башкару темпы турында Сәйдәшев белән килешеп кую өчен оркестрантлар чокыры буена килгән идем, Салих мине әле беренче мәртәбә пультка утырган яңа скрипкачы белән таныштырды. Зама Е нына күрә әйбәт кенә киенгән, коңгырт-кара күзле, акыллы карашлы, яшь кенә булса да, инде чәчләре сирәгәя башлаган текә маңгайлы ул кеше Ильяс Әүхәдиев иде. Аның кыяфәтеннән культуралы, белемле кешеләргә хас тыйнаклык һәм гадилек сизелә иде. Шул очрашу соңыннан безнең утыз җиде елга сузылган зур шәхси дуслы- гыбызның башы булды. Бу истәлек-язмамда мин Ильяс Әүхәдиевнең тормышы һәм иҗаты хакында сүз алып бармакчы булам. Ильяс Әүхәдиев Әтнә районының Кече Шәше авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк музыкага гашыйк була. Ильясның әтисе Ваккас агай Яушев дигән байга эшкә ялланып, 1908 елны Ташкентка күчеп китә һәм шунда баргач улы Ильяска гармун алып бирә. Шул көннән алып Ильясның хыялы тормышка аша башлый: ул башта гармун уйнарга өйрәнә, аннары үзе дә көй чыгару белән мавыга. Тагын шунысын да әйтеп үтим, бәләкәй Ильясның гармун белән «җенләнүенә» әти-әнисе дә каршы килмиләр. Чөнки алар үзләре дә җырларга ярата торган моңлы кешеләр була. Әнисе хәтта гармунда үзе уйнап, үзе җырлый да торган була. Шулай итеп, Ильяс музыкаль фольклорны ана сөте белән үк үзләштереп үсә. Аның музыкага һәвәслеге көннән-көн арта бара һәм ул, скрипкада уйнарга өйрәнү өчен, 1918 елда Чимкент шәһәрендәге музыка училищесына укырга керә. Шунда бераз укыгач, Ташкентка күчә һәм училищены шунда тәмам итә. Аннары Ленинградка бара һәм анда бернинди конкурссыз Римский-Корсаков исемендәге консерваториягә кабул ителә һәм, консерваториянең оркестр факультетын тәмамлап, инде әйткәнемчә, Казанга эшкә кайта. Ул елларда Ленинградта Ленинград консерваториясенең ректоры булып эшләгән бөек рус композиторы Александр Константинович Глазунов студент Ильясны аеруча нык ярата. Аның ярдәме белән Ильяс башта консерватория оркестрының репетицияләренә йөрергә рөхсәт ала, ә аннары шул оркестрда үзе дә уйный башлый. Александр Константинович Әүхәдиевкә музыкант буларак зур өмет баглый. Бер вакыт Ильяс имтихан бирү өчен уйнаганда тыңлап торганнан соң Александр Константинович аңа: — Син, татар малае, әйбәт уйныйсың, музыкант булырсың! — ди. Бөек композитор Глазунов җитәкчелегендә уку һәм эшләүнең үзе өчен чиксез зур бәхет икәнлеген Ильяс бик яхшы аңлый һәм заманында РимскийКорсаковның укучысы булган Александр Константиновичның дәресләрен чын күңеленнән бирелеп үзләштерә, рус композиторларының һәм дирижерларының традицияләрен өйрәнә. Әнә шул вакытта аның күңелендә симфоник музыкага карата сүнмәс мәхәббәт уяна да инде. Казанга кайткач Ильяс, музыка техникумында укыту белән бергә, Татар академия театрында оркестрант булып та эшли башлады. Александр Константинович җитәкчелегендә алган тәҗрибәсен эштә куллану нияте белән, ул Казанда симфоник оркестр оештыруны максат итеп куйды. Шул максатын гамәлгә ашыру өчен, үзе укыта торган училищеда укучылар көче белән симфоник концертлар бирә башлады һәм шул эшен тормышының соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерде. Халык артисты, сизгер һәм кешелекле педагог, зур җәмәгать эшлеклесе, коммунист Ильяс Ваккас улы Әүхәдиевнең тормышы Совет Татарстанының музыка культурасы үсеше белән бик тыгыз үрелеп барды. Ул музыка культурабызның төрле өлкәләрендә сизелерлек эз калдырды: дирижер, педагог һәм оста оештыручы буларак, татар опера сәнгатен үстерүгә, симфоник музыканы халык арасында пропагандалауга һәм музыка кадрларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ильяс шул кадәр күп һәм фундаменталь эшләр эшләп кал- дырган ки, без — аның белән озак еллар бергә эшләгән якыннары һәм дуслары — хәзер, инде менә ул безнең арадан киткәч, хәйран калып, үзүзебезгә сорау бирәбез: ул эшләрне бер кеше ничек башкарып чыга алды икән? Казанга кайтып эшли башлау белән ул концерт эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Рус һәм Көнбатыш Европа классикларының, татар ♦ совет композиторларының симфоник музыкаларын пропагандалап, н тиз арада беренче симфонияче татар дирижеры булып танылды. ? 1964 елда ТАССР Верховный Советы исемендәге Казан музыка 3 училищесы Ильяс Әүхәдиевнең 60 еллыгын үткәрде. Шул алтмыш ” елның утыз җиде елын ул училище белән җитәкчелек итте һәм күп * санлы музыка кадрларын әзерләп чыгаруда турыдан-туры катнашты. □ Аның җитәкчелегендәге училищеда укып чыккан күп кенә кешеләр й соңыннан атаклы композиторлар булып киттеләр. Салих Сәйдәшев, £ Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев — £ барысы да заманында шул училищеда укыган иптәшләр. Күренекле ° композиторларыбыздан Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм к Яхин, Әнвәр Бакиров, Хөснул Вәлиуллиннар да утызынчы елларда п шул ук Казан музыка училищесында тәрбия алдылар. Җырчылары- " быздан Мөнирә Булатова, Зөләйха Хисмәтуллина, Рәйсә Билялова — ♦ шулай ук әлеге училищеда укып чыктылар. Казан музыка учили- к щесын тәмамлаган ике меңнән артык кеше (музыкантлар, җырчы- * лар, баянчылар, пианинода уйнаучылар, музыка укытучылары) д хәзерге көндә Татарстанның, Идел буе автономияле республикалары- х ның Һәм өлкәләренең музыкаль театрларында, симфоник оркестр- £ ларында, музыка мәктәпләрендә уңышлы эшләп киләләр. Шул ук < Казан музыка училищесында укыганнан ары катлаулы һәм авыр * конкурслардан уңышлы үтеп, Мәскәү, Ленинград, Свердловск, Казан = консерваторияләрен тәмамлаган йөзләрчә кеше хәзер Мәскәүдә, =: Ленинградта, союздаш республикаларның башкалаларында эшли. * Алар арасында скрипкачылар конкурсы лауреаты Ирина Бочкова кебек, исемнәре безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә билгеле булганнары да бар. Ильяс училищеда скрипка классы буенча дәресләрне үзе укытты. Ул һәр дәрескә бик яхшылап әзерләнеп килә, чөнки шунсыз укучыларны чын-чынлап сәнгатьне яратырга җәлеп итү мөмкин түгел дип саный һәм дәресләрдә иҗади эш итү буенча укучыларына үрнәк булып тора иде. Оркестрантларны теоретик яктан гына түгел, практик эш белән дә тәрбияләүгә Ильяс Әүхәдиев зур игътибар биреп килде. Нәтиҗәдә аның классын тәмамлаучылар һәр яктан җитлеккән оркестрантлар булып чыгалар һәм аларны илебездәге теләсә кайсы оркестр составына бик теләп кабул итәләр иде. Талантлы дирижер А. А. Литвинов башлап җибәргән Казан мәктәбе традицияләрен дәвам итеп, Әүхәдиев әле утызынчы елларда ук училищеның оркестр базасы нигезендә Казанда үзенең беренче симфоник оркестрын оештырды. Аның киләчәккә караган зур планнарын тормышка ашыру өчен училище оркестры гына һич тә җитәрлек түгел иде, әлбәттә. Шуңа күрә ул Казанда консерватория ачу турында хыяллана иде. Шул хыялын тормышка ашыру юлында ул инде җиң сызганып тырышып йөри дә башлаган иде. Ләкин 1941 ел башында Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры һәм дирижеры итеп билгеләнүе нәтиҗәсендә аның бу планы бүленеп калды. Чөнки театрда аңа эш бик күп иде. Ул беренче көннән үк театр эшенә чумды һәм кырык беренче елның башыннан алып, кырык сигезенче елның ахырына кадәр берөзлексез опера һәм балет театрында эшләде. Ил, халык һәм театр тормышындагы күп санлы зур вакыйгалар белән чагыштырганда бу әллә ни күп вакыт түгел. Ләкнк Әүхәдиев әнә шул нибары сигез ел эчендә дә шактый күп эшләр эшләргә өлгерде. Ильясның театр директоры һәм дирижеры итеп билгеләнүе 1941 елда Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлек алып барылган чорга туры килде. Республикабызның җитәкче органнары аны нәкъ менә шул уңай белән театрның җитәкчесе итеп билгеләгәннәр дә иде. Әүхәдиевнең директор булып килүен театр коллективы хуплап каршы алды. Ләкин театр ул чакта әле бик яшь иде һәм. шуның нәтиҗәсендә, уңышлы яклары белән бергә, аның күп кенә кимчелекләре дә бар иде. Моның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки опера һәм балет театрыбызның ачылуына нибары икенче ел гына киткән иде әле. Татар опералары репертуарда нибары «чәү: Нәҗип Җиһановның «Качкын»ы белән «Иреге», Мансур Мозаффаровның «Галиябану»ы гына иде. Ә Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосы буенча эшләнгән «Алтынчәч» операсы әле яңа гына тәмамланган һәм сәхнәләштерүне көтеп тора иде. Театрның декадага алып барылачак репертуарында милли опералардан тыш, рус һәм Көнбатыш Европа әсәрләре дә булырга тиеш. Аларны әзерләп җиткерү дә шул ук Ильяс Әүхәдиев өстенә йөкләнгән иде. Ә бит бер операны сәхнәләштерү дә дирижердан бик зур иҗади сәләт һәм оештыру көче таләп итә. Оркестр уйнавыннан һәм һәр җырчының җырын тиешле югарылыкка җиткерүдән алып, спектакльнең костюмнары, декорациясе һәм бутафория кирәк-яракларына хәтле ул җаваплы иде. Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһановның әлеге «Алтынчәч» операсы да әдәбият һәм сәнгать декадасына алып барылырга тиеш иде. Тарихи милли әсәр буларак, репертуарда төп урын аңа бирелә иде. Шуңа аны сәхнәләштерүгә аеруча зур әһәмият бирелде. Ильяс әнә шул җаваплы бурычны башкарып чыгу өчен дә күп көч куйды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә «Алтынчәч»не сәхнәгә кую өчен СССРның Зур театрыннан режиссер Л. В. Баратов чакырылды, ә операның дирижеры итеп Җәләл Садриҗиһанов билгеләнде. Шулай итеп, Ильясның чын күңеленнән янып эшләве нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә «Алтынчәч» операсы декадага алып бару өчен әзерләп җиткерелде. Операның премьерасы 1941 елның июнь башында булды. Спектакльне караганнан соң Муса Җәлил бик нык дулкынланып сәхнә артына чыкты һәм Ильяска әле шул көнне генә типографиядә басылып чыккан «Алтынчәч» либреттосын бүләк итте. «Ялкынлы директор, дустым Ильяска истәлек» дип язган иде ул аңа. Әйе, Әүхәдиев җитәкчелегендә эш иткән театр коллективы Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына алып барылачак спектакльләрне тулысынча һәм җиренә җиткереп әзерләп бетергән иде. Ләкин фашистлар безнең илебезгә басып керделәр дә ул декада булмыйча калды. Дирижер буларак кына түгел, кеше буларак та гаҗәеп әйбәт иде безнең Ильяс. Артист халкының да төрлесе бар. Һәр коллективтагы шикелле үк, алар арасында да аңлашылмаучылык һәм канәгатьсезлекләр булгалап тора. Андый хәлләр кайчакларда бик кечкенә нәрсәләрдән, ә кайчакларда принципиаль мәсьәләләрдән дә килеп чыга. Әнә шундый вакытларда Ильяс һич тә кызып китми, сабырлык белән генә тыңлый, кем хаклы да кем хаксыз икәнен ипләп кенә тикшерә һәм гадел хөкемен чыгара. Берәүне дә урынсызга кимсетергә юл куймый. Шуңа күрә коллективта ул барыбыз өчен дә авторитет һәм гаделлек үрнәге булып санала иде. Театрның дирижеры һәм директоры буларак, Ильяс яшь композиторларга аларның әсәрләрен сәхнәгә куйдыру өчен дә бик нык ярдәм итте.Мәсәлән, 1942 елда әле ул чакта яшь композитор булган Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәгә куюда аның тырышлыгы бик зур булды. Шунысын аеруча басым ясап әйтеп үтәргә кирәк, ул булышлык әсәрне тизрәк сәхнәгә чыгару өчен генә түгел, бәлки аны һәр ягыннан җитлектереп, яхшы әйбер итеп чыгару юнәлешендә дә алып барылды. Инде әсәр буенча репетиция- ♦ ләр башлангач та дирижер композиторга кытыршырак урыннарын күрсәтә-әйтә торды, шул җирләрен үзгәртүне, шомартуны таләп итте. Аның дөрес һәм яхшы ният белән әйтелгән фикерләрен Җәүдәт тә кире какмады: армый-талмый әсәрен камилләштерүен дәвам итте. Әнә шул һәр ике якның да тырышлыгы нәтиҗәсендә «Башмагым» музыкаль комедиясе дөньяга килде, зур уңыш казанды. Беренче татар балеты «Шүрәле»нең сәхнәгә чыгуында да Ильясның катнашы бар. Композитор Фәрит Яруллин тарафыннан иҗат ителгән бу балет 1942 елда дөнья күрде. Балетны сәхнәгә куяр өчен әзерләгәндә аның авторы Казанда юк, ул сугыш кырында фашист ларга каршы көрәшеп йөри иде. Балет тикле балетны авторыннан башка беренче тапкыр сәхнәгә чыгару шактый четерекле эш ул. Монда мәсьәләнең ничек хәл ителүе балет спектакленә дирижерлык итүчегә кайтып кала. Үз вазифасына һәм композитор иҗатына тиешенчә җаваплы карамый торган дирижер алынса, мондый эшне бозып куюы да бик мөмкин. Әмма, бәхеткә каршы, Ильяс андый битарафлардан түгел иде. Ул Фәрит Яруллинның «Шүрәле»сен мөм кин кадәр яхшы итеп тамашачыларга ирештерү өчен җаны-тәне белән тырышты. Балетның кайбер кимчелекләрен бетерү өчен, тәҗрибәле композиторлар һәм күренекле балетмейстерлар белән сөйләшеп, аларны ярдәмгә чакырды һәм эш барышында файдалы киңәшләрен биреп торды. Мин ике-өч кенә мисал китердем. Ләкин Ильяс Әүхәдиевнең яшь композиторларга күрсәткән ярдәме болар белән генә һич тә чикләнми. Ярдәмчел, кешелекле булу аның холкының төп сыйфаты иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шулай булып калды. Опера һәм балет театрының тарихын өйрәнүче театр белгечләре Ильяс Әүхәдиев директор һәм дирижер булып эшләгән чорны тикшергәндә, аның ул сыйфатларына киңрәк тукталырлар, тулырак анализ ясарлар дип ышанам. Татар композиторлары әсәрләрен сәхнәләштерү өчен бик күп эшләү белән бер үк вакытта, Ильяс Әүхәдиев рус һәм Европа классикларының әсәрләрен популярлаштыруга да зур игътибар бирде. Аның дирижерлыгында алып барылган «Евгений Онегин», «Травиата», «Риголетто» һәм башка байтак спектакльләр ул елларда театр репертуарында даими урын алып килделәр. Операга дирижерлык итүнең катлаулы үзенчәлекләренә тукталып тормастан, Ильяс Әүхәдиевнең ул өлкәдәге эшенә карата шуны гына әйтеп үтәсе килә: аның җитәкчелегендә эшләү һәм җырлау үзе бер рәхәт һәм җиңел иде. Спектакльләрдә генә түгел, хәтта репетицияләр вакытында да ул җырчыларның күңелен төшерердәй хәлләргә һич юл куймый, киресенчә, аларның рухын күтәрергә тырыша, алар мөмкин кадәр яхшырак җырласын, үзләрен иркен тотсын өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли иде. Виолетта образын өйрәнгән чакта Ильяс миңа да бик зур ярдәм итте. Ул дирижерлык иткән спектакльләрдә төп рольләрне башкарган бүтән актерлар да аңа карата шушы ук сүзләрне әйтә алырлар иде. Бөек Ватан сугышы елларында безнең театр коллективы, театрда спектакльләр куюын дәвам итү белән бергә, хәрбиләр гарнизонында ГАЛИЯ КАПБИЦКАЯ * ИЛЬЯС ӘҮХӘДИЕВ МУЗЫКАНТ һәм госпитальләрдә дә шефлык итеп, солдатларга да концертлар бирде. 1941—1945 еллар илебез тормышында иң киеренке, иң авыр чор булганлыгы һәркайсыбызга мәгълүм. Ул авырлыклар театр коллективын да читләтеп үтмәде. Авыр сынау елларында театр тагын да ныгып, тормышчанлыгын раслады, халкыбыз алдында дәрәҗәсен күтәрә теште. Әлеге шул сугыш елларында театрда бик күп эш алып бару белән бергә Ильяс музыка училищесын да онытмады. Ул анда яшь скрипкачыларны укытуын дәвам иттерде, ансамбль классын алып барды һәм оркестр өчен программалар әзерләде. Якын дуслары һәм туганнары аның туктаусыз эшләвенә аптырап, ял итәргә кирәк сиңа, Ильяс, дип әйткән чакларда ул: — Мин физик яктан тап-таза. Ә рухи яктан мин симфоник музыка тыңлаганда ял итәм! — дип җавап бирә торган иде. Югары культуралы музыкант буларак, ул опера спектакльләрендә дирижерлык итү белән генә һич тә канәгатьләнә алмады, һаман симфоник оркестр оештыру уе белән янып яшәде. Ниһаять, ул максатына иреште: Казан училищесын тәмамлаган музыкантлардан 1948 елда симфоник оркестр төзеде. Ә 1951 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алтмыш ике кешелек тагын бер симфоник оркестр оештырды, аның сәнгать җитәкчесе, дирижеры булып эшләде. Оркестрның музыкантлары нигездә Ильяс училищеда үзе укытып чыгарган кешеләрдән гыйбарәт иде. Безгә, күп еллар буена бергә эшләгән кешеләргә, Ильясның үзенә генә хас дирижерлык почеркы яхшы таныш. Ильяс үз теләген музыкантларга сүз белән генә әйтми, таләпчәп-рухландыргыч күз карашы белән дә бик яхшы ирештерә белә иде. Шуңа күрә оркестрантлар аның шул сәләтенә гаҗәпләнеп, гипнозлау серенә ия, ахрысы, дип сөйлиләр иде. Оркестр ансамбленең әсәрне төгәл һәм югары сәнгатьчә итеп башкаруына ирешү өчен дирижерның колагы бик сак, күңеле бик сизгер булырга тиеш. Ильяс әнә шул бик мөһим сыйфатларга да тулысы белән ия һәм, шулар өстенә, ул әсәрне башкарганда беркайчан да аның авторы әйтергә теләгән хис һәм фикерләргә хилафлык итми иде. Зур дирижерлар тарафыннан нигез салынган традицияләрне яклый. Ул традицияләргә искелек дип, модасы чыккан дип караучыларга бик нык хәтере кала торган иде. Ләкин бу Ильяс Әүхәдиев гел искелек яклы булган, музыка авторларына сукырларча ияреп кенә барган икән дигән сүз түгел. Ул һәр композиторның әсәренә иҗади якын килә. Әсәр авторының төп фикерен саклаган хәлдә аны үз трактовкасында, үз интерпретациясендә халыкка җиткерә иде. Бу җәһәттән караганда, аның Сәйдәшев, Мозаффаров, Яхин, Бакиров, Вәлиуллиннар белән иҗади дуслыгы игътибарга аеруча лаек. Бу композиторлар барысы да Ильясның музыканы бөтен нечкәлекләре белән аңлау сәләтен беләләр һәм шуңа әсәрләрен халыкка ирештерү мәсьәләсенә карата Ильяс әйткән фикер һәм тәкъдим белән килешәләр иде. Үзе оештырган оркестрны һаман яхшырта, камилләштерә баруны күздә тотып, Ильяс Әүхәдиев ул оркестр концертларында катнашу өчен илебезнең күренекле дирижерларын һәм солистларын җәлеп итү буенча да башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Аның инициативасы белән атаклы музыкантлардан И. Бочкова, В. Пикайзен, Ю. Ситковетский, М. Яшвили, А. Гинзбург, Л. Лукомский, Н. Пецкер- лар театрга чакырылып, солист буларак оркестр концертларында чыгышлар ясадылар. СССРның халык артисты Натан Рахлин һәм Карелия республикасының халык артисты Исай Шерман (икесе дә дирижер) Әүхәдиев тәкъдиме буенча Казанга эшкә чакырылдылар. Татарстан композиторларын оркестр уеннарында катнаштыру шулай ук Әүхәдиев теләге белән башланып китте. Р. Яхин, А. Леман, Э. Монасзоннар композитор буларак кына түгел, солист буларак та оркестр концертларында байтак кына чыгышлар ясадылар. Атаклы композиторларны һәм музыкантларны әнә шулай оркестр концертларында катнаштыруның әһәмияте шунда, бу хәл музыка сөючеләрнең симфоник әсәрләр белән кызыксынуын арттыруга, аларның оркестр концертларына ешрак йөри башлавына этәргеч булды. Симфоник музыканы пропагандалауның күп төрле юлларын таба иде Ильяс. Татар композиторларының әсәрләрен грампластинкага яздырту, Казан культура сарайларында концертлар оештыру, коммунистик хезмәт ударниклары белән очрашулар — барысы да аның башлап йөрүе нәтиҗәсендә эшләнде. Хәтта республикабызның авылларына чыгып колхозчыларга симфоник концертлар биреп кайтуга да бик теләп катнаша иде ул. Анда да вакытының бер минутын да бушка үткәрми, авыл үзешчәннәрен җыеп, алар белән сөйләшә, файдалы киңәшләрен биреп китә торган иде. Ильясның тагын бер зур һәм бик мөһим эшен искә алып китмә- сәм, истәлегем һич тә тулы булмас иде. Сүз үзәге Әлмәгтә булган районара симфоник оркестр хакында барачак. Татарстанда нефть чыгарыла башлагач, елдан-ел арта барган күп санлы нефтьчеләрнең рухи таләпләрен Казаннан барып концертлар бирү белән генә канәгатьләндерү һич тә мөмкин түгел иде. Менә шуңа Ильяс Әүхәдиев нефть районнарының үзәге булган Әлмәт шәһәрендә аерым симфоник оркестр төзергә кирәк дигән фикергә килде. Оркестр оештыру бик катлаулы, күп хезмәт сорый торган мәшәкатьле эш. Атаклы совет композиторы Арам Хачатурян әйтә, оркестр тудыру өчен зур завод салдыруга киткән кадәр көч түгәргә кирәк, ди. Моның шулай икәнлеген Ильяс Әүхәдиев үзе дә бик яхшы белгәндер дип уйлыйм. Ләкин ул, инде әйтеп үткәнемчә, музыкага бәйләнеше булган эшнең авырлыгыннан һич тә куркып тормый, аеруча бер дәрт белән, җилкенеп эшли торган иде. Әлмәттә оркестр оештырганда да ул нәкъ әнә шулай канатланып йөрде. Өлкә комитеты партия оешмасы һәм республикабызның Культура министрлыгы да Ильясның бу ниятен хуплап, ярдәм итеп торгач, аның эшләре бик тиз алга барды һәм ул 1964 елда Әлмәт шәһәрендә кырык кешелек симфоник оркестр төзү бәхетенә иреште. Оркестрның оркестрантлары шулай ук бөтенесе дә диярлек Ильяс үзе укыткан кешеләрдән гыйбарәт булып, аның холкын, дирижерлык стилен һәм таләпләрен яхшы аңлаучылар иде. Шуның өстенә алар барысы да музыканы чын күңелләреннән ярата торган энтузиастлар, оркестр репетицияләренә һәм концертларына күрше районнардан йөзәр километрдан килеп йөриләр. Ильяс үзе дә айлар буе Әлмәткә китеп, «югалып» тора иде. Ниһаять, бу оркестрның җәмәгатьчелек тәртибендә генә эшләвеи дә искә алсак, аның дирижеры Ильяс Әүхәдиевнең һәм оркестрантларының тырышлыгына, музыканы үзләре ярату белән бергә, халыкка да ирештерергә никадәр көч куюларына сокланмыйча мөмкин түгел. 1965 елның 27 декабренда Әлмәт шәһәренең Техника йортында оркестр тамашачыларга беренче концерт бирде. С. Сәйдәшевнең «Шәрык биюе», П. Чайковскийның «Аккош күле» һәм Ф. Шопенның фортепиано өчен беренче концерты — программада әнә шул әсәрләр иде. Оркестрның җәмәгатьчелек алдындагы беренче имтиханы уңышлы үтте: концертны тамашачылар бик яратып тыңлады. Шуннан оркестр Әлмәттә генә түгел, Азнакай. Лениногорск. Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләрендә дә системалы төстә концертлар бирүне гамәлгә кертте һәм Ильяс Әүхәдиев оештырып җибәргән бу изге эш. аның тырышлыгына һәйкәл булып, хәзер дә шулай дәвам итә.