Гыйләҗ Казанский
Тәрҗемәи хәлем11 12 13 1891 елда Казан губернасы (хәзерге Татарстан АССР, Арча кантоны) Казан өязе, Яна Кишет волосте Өчиле авылында ярлы крестьян- гаиләсендә туганмын. 12 яшькә җиткәнче Яна Кырлай авылы башлангыч мәктәбендә, 1902— 1903 елларда Казан мәдрәсәсендә укыдым. Әмма үтә ярлы чыгышым аркасында мәдрәсәне ташлап, Казан сәүдәгәре Салих Медведевка хезмәтче булып керергә мәҗбүр булдым. Медведевта һичнинди түләүсез, тамак ялына өч ел хезмәт иттем. Медведевтагы тормышым Элеккеге татар байларының хезмәтчеләрен ничек эксплуатировать итүләре һәркемгә билгеле. Мине дә Медведев аяусыз эксплуатацияләде. Хезмәтчелеккә алганда, Медведев әтигә, улыңны приказчик итәрмен, 11 БАССР Үзәк дәүләт архивы Фонд Р-504. Опись I. Саклау бер. 17. 123 бит. (Рус телендә.) 12 Г Казанский 1931 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында артист, аннан сон Минзәлә колхоз-совхоз театры (хәзерге Минзәлә дәүләт театры) ның режиссеры булып эшли. 1938 елда вафат була. 13БАССР Үзәк дәүләт архивы. Фонд Р-504 Опись 1. Саклау бер. 17. 131—136 битләр. (Рус телендә). прилавка артында гына торыр, дигән булса да, әлбәттә, ул аны эшләмәде. Мине һәртөрле пычрак һәм кара эшләргә җикте: ат белән шәһәрнең бер башыннан икенче башына агач, такта тарттыру дисенме, дүртәр потлы капчыкларны җилкәгә салып амбардан кибеткә ташумы, берәр потлы чиләк белән чакрым арага су ташып хуҗаның атларын эчертү, ашатумы, җигү-туарумы, ишегалды, урам чистартумы — болар * барысы да көч җитмәслек авыр эшләр булуга карамастан, минем җил- * кәдә иде. Көчем җитмәсә дә, мин аларны башкарырга тиеш, чөнки ка- 5 рышырга, үтәмәскә минем һичнинди хокукым юк. Хужа мине теләсә * кайсы вакытта куып чыгара ала. Шуңа күрә, мин ни кушсалар, шуны = үтәргә мәжбүр идем. г Өстәвенә мин артык яшь (бары 14 яшь) һәм иске татар мәдрәсәсен- < дә алган тәрбия мине тынлаучан, сүзсез кол иткән иде. Минем эш алар белән генә чикләнми иде әле. Иртәнге 6 дан торып *“ гадәттәге эшләрне башкарып чыккач, мин прилавка артына басып, ♦ төнге сәгать 12 гә кадәр сату итәргә тиеш идем. Шулай итеп, әле буын- с нарым да ныгып җитмәгән килеш, өч ел буенча Медведевка бил бөк- = тем. Бары өч ел шулай эшләгәч кенә, мин хезмәт хакы ала башла- * дым. Авылдан әти килә. Шатлыгы эченә сыймый, ниһаять, аның улы да = хезмәт хакы ала башлаячак! Хужа әтигә — Син бик вакытлы килдең. Улын өч ел миндә хезмәт итте. Яхшы < хезмәт итте, тынлаучан булды. Шуны искә алып һәм алдан сөйләшен- * гән буенча, дүртенче елда, гәрчә башка байлар хезмәтчеләренә биш ел X буе түләмәсәләр дә, мин ана хезмәт хакы түли башлыйм. Айга өч сум. " Елына 36 сум булачак. Әз акча түгел. Улыңнан сора, без аны кыерсыт- с мадык, — ди. Хуҗа мине атнага өчәр генә тапкыр яңакламаса да, карт әтине кыз- “ ганып, аның кәефен кырмас өчен; «Юк, җәберләмәделәр». — дип әйтергә мәҗбүриен. Шул рәвешле мин Медведевта 1907 елга кадәр хезмәт иттем. Ул елларны минем кулыма очраклы гына ике китап — төрек теленнән татарчага тәрҗемәләр килеп эләкте. Мәгънәләрен анламасам да, бу китаплар минем күңелемне биләделәр. Мин аларның һәркайсын унар гына тапкыр укымаганмындыр Берчак хужа эш белән каядыр китте. Шул бәхеттән файдаланып, мин татар театрына 14 барам һәм аннан моңача һич күрелмәгән яна дөньяда булу шатлыгын алып кайтам Шул вакыттан алып минем театрга мөнәсәбәтем битараф була алмады. Моннан соң да мин театрда берничә мәртәбә булдым «Кызганыч бала». «Хат болгатты» пьесалары куела иде. Бу юлы хужа өйдә вакытта, билгеле, ана сиздермичә бардым Әмма гауга купты һәм икенче көнне хужа мине урамга куып чыгарды. Күпмедер вакыт авылга әтиләргә кайтып тордым Әтиләр минем бу хәлемне хуплау гына түгел, киресенчә, мине гаепле санадылар. Әмма аларның әрләвенә карап минем театрны яратуым суынмады. Көтмәгәндә миндә: «Әгәр дә Уфага китсәм?» — дигән фикер туды һәм аны тормышка ашырырга булдым. Өстемдәге актык җиләнемне сатып, юлга билет алдым һәм 1909 елның маенда пароходның дүртенче классында Уфага юнәлдем. Уфада үземнең Казанда вакытта танышкан белеш кешеләрне эзләп табам һәм алар ярдәме белән хезмәткә урнашырга уйлыйм Ә хезмәткә ашыгыч рәвештә урнашырга кирәк иде. чөнки мин тукталган танышларым ярлы кешеләр, тамак ялгарлык икмәкне иске резина галошлар ябыштырып табалар. Аларда ике көннән артык торырга һич тә мөмкин түгел иде. 14 Театр — биредә спектакль мәгънәсендә Уфага килеп төшкән көнне үк, шул танышларымның күрсәтүе буенча, эш эзли башлыйм. Эш сорап Шәмгунов, Кәримов, Усмановларга 1 мөрәҗәгать итәм. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, беркайда да мине эшкә алмыйлар. Өметсезлеккә бирелеп, танышларыма кайтам. Монда мине уйламаган яңалык көтә. Миннән: — Эшкә урнаштыңмы, урын таптыңмы? — дип сорыйлар. Мин хәлне аңлатам. — Борчылма, — ди танышым.—Чәй эчик тә минем таныш бакалейщикка барыйк, бәлки ул сине үзенә алыр. Аның кешесе юк бугай. Чәй эчкәч тә без Казарменный урамында талчукка каршы яшәүче бакалейщик Хәкимов Җамалига киттек. Танышабыз. Белешем минем кайдан килүемне, кем булуымны сөйли. Хәкимов күп сөйләшеп тормый: — Миңа кеше кирәкми, әмма, егет ышанычлы булса, алам,— дип ризалык бирә. Ун сум хезмәт хакы, кием үземнеке. Шул шартларга ризалашып, мин Хәкимовта эшли башлыйм. Тырышып, күңел биреп эшлим, шуңа хуҗа миннән канәгать. Салих Медведев кебек җәберләми. Билгеле сәгатьләрдә эшлим, ял да итәм, буш вакытларда кино, театрга йөрүдән дә тыймый. Тик ел да үтми (минем урнашуга 9 ай үткәч) хуҗа вафат була. Кибет ябыла һәм мин яңадан эшсез калам. Шуннан мин талчукта мануфактура-галантерея товарлары белән сәүдә иткән Вәлитов Нуретдингә урнашам. Тик монда консерватив карашлы талчукчы кибетчеләр миңа тынгылык бирмиләр. — Башында фуражка, аягында урыс ботинкалар, пальтосы арттан ерык итәкле. Әллә Иван, әллә Василий,— дип мыскыл итәләр. Янәсе, бу кыяфәтем белән мин мөэмин-мөселманнарның намусына тиям. Шушы фуражка, ботинкалар мине эш ташлап чыгарга мәҗбүр итәләр. Шул хәлдән соң мин катгый рәвештә мөстәкыйль тормыш башлау карарына киләм. Ул вакытка инде мин әзрәк акча да туплаган идем. Шул тупланган акчаны җыеп, бәләкәй генә ит кибете ачам. Сатудан ашауга җитәрлек керем була иде. Шул чорда мин театрның мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлый башладым. «Сәйяр» труппасы Уфага килгән вакытларда мин һәвәскәр булып катнашам. Шул елларда мин «Галия» мәдрәсәсенең шәкерте Әмин Зөбәиров (хәзер Башкорт дәүләт театры артисты) белән очрашам, аның аркылы «Галия» мәдрәсәсенең башка тыңлаучылары белән дә танышам. Алар белән аралашып, минем фикерем үсә, дөньяга карашым киңәя бара; сәхнәгә якынайган саен якынаям. Шул чорда алдынгы фикерле приказчиклардан һәм мәдрәсә шәкертләреннән сәхнә сөючеләр оешмасы төзелә. Мин һәм Зөбәиров шул оешмага әгъза булып керәбез. Оешма мәдрәсәләрен ташлап чыккан шәкертләр файдасына «Көнче ир» пьесасын куя. Мин анда хезмәтче ролендә чыгыш ясадым. Аннан соң Мохтар Мутин15 16 катнашы белән «Мөгаллимә» пьесасында җаваплы роль — Мәрзыя кызны башкардым. «Сәйяр» труппасы яңадан Уфага килә. Бу юлы инде мин постановкаларда турыдан-туры катнашам. Аннан соң да «Сәйяр»ның күп спектакльләрендә катнашып, үземнең тормышымны тулысы белән сәхнәгә багышлыйм. Мин — сәхнәнең турылыклы хезмәтчесе һәм артист-профессионалы. 1911 елда шәхесемә чит булган бәләкәй сату-алу эшләремне бөтенләйгә ташлап, Мутин чакыруы буенча Бирск 17 шәһәренә артист булып 15Уфада кибет тоткан байлар. 16 МохтарМутин - (1887—1938). 17 Башкортстанның Бөре каласы. китәм. Биредә «Бәхетсез егет» һәм концерт бүлеге белән тагын бер спектакль куела. Бөре каласында бәхетле очракка тап булабыз. Рус гаиләсеннән Елизавета Шляхтина 18 19 фамилияле татарча иркен сөйләшүче бер ханым үзенең татар сәхнәсендә уйнау теләге барлыгын белдерә (Шляхтина Елизавета татар сәхнәсендә 1911 елдан уйный, хәзерге вакытта Уфада.) ♦ «Бәхетсез егет» пьесасында ул Җәмилә һәм Гайни рольләрендә s уңышлы чыгыш ясады. Мин һәм Мутин ана безнең белән башка шәһәр- R ләргә чыгарга тәкъдим итәбез. Ул күп уйламый, туган йортын, якын- к нарын калдырып безгә кушыла һәм шуннан башлап тормышын тулы- z сынча татар сәхнәсенә багышлый. ' 2 Шулай итеп, мин, Мутин һәм Лиза ханым (Сыртланова) труппа $ төзеп, өчәүләп яңадан Уфага кайтабыз. Уфада берничә спектакль күя- z быз. Сбор 2 юк. Сәхнә эшчәнлегемнең тәүге көннәрендә мина авыр вакытлар киче- ♦ рергә туры килде. Өчәр көн рәттән төшке ашсыз, яки көнгә бер кадак с арыш икмәге белән селедка. Аңа карап мин кәефемне төшермәскә ты- = рышам, чөнки татар театры һәм артистларының нинди авыр чор кичер- * тәннәрен ачык аңлыйм. Татар театрының үсеш юлында очраган киртә- z ләр дә, өчәр көн ашамый йөрүләр дә мине ярты юлда туктатып калды- * ра алмадылар. < Уфадан Бәләбәйгә * Уфада күпмедер вакыт эшләгәч, без Бәләбәйгә барырга жыена баш- е ладык. Безнең белән бергә бер һәвәскәр дә барырга булды, һәм менә з без дүртәүләп килеп төшәбез. Ике спектакль куябыз. Монда да сбор u начар. Бары селедкага гына җитә. Бәләбәйдән Оренбургка юл алабыз. Поездга билет алгач, безнең Токымбәтов белән икебезгә барлыгы 18 тиен акчабыз калды. Шул акчага без Оренбургка барып җиткәнче тамак туйдырырга тиеш идек. Мутин һәм Лиза ханым бездән берничә көнгә алданрак киткәннәр иде. Алар зур кыенлыклар белән генә номерларда бүлмә ала алганнар. Вокзалдан шәһәргә постельләребезне, әйберләребезне аркабызга асып, жәяү бардык. Мутин һәм Лиза ханымны эзләп табабыз һәм номерга урнашабыз. Шул көнне үк спектакль постановкасына әзерләнә башлыйбыз. Оренбург коммерсантлары белән бергәләп берничә спектакль куябыз. Монда инде сбор чагыштырмача ярыйсы булды һәм без кеше башына унар тиен чамасыннан ашханәдә туклануга күчәбез. Бу вакытта мин урта яшьтәге ирләр һәм карчыклар рольләрен башкара идем (үземнең төп амплуам — «любовникэларны башкаруга мин бары 1915 елда гына күчтем). Без Оренбургта вакытта татар театрының беренче артисткасы Сәхипҗамал Волжская тарафыннан оештырылган труппа Ташкенттан кайтып төште. Труппа «Нур» дип атала иде. Аның составында: Сәхипҗамал ханым, Сәмитова. Дулатова, Сакаев, Шамильскии, Хәнжәров, Байгуриннар иде. Алар Оренбургка килү белән ике мөстәкыйль тр\ппа бергә берләшә һәм спектакльләр куя башлыйбыз. Сборлар ярыйсы гына булды. Унбер кешедән торган бу труппа һәйбәт художество көченә ия иде. _ Труппа Себергә гастрольгә барырга ниятләнеп, Оренбургтан Бәләбәйгә, аннан Уфага юнәлде. Уфада ике спектакль уйналды. Аның бер постановкасыннан уенда катнашучыларга 12 шәр тиен, икенчесеннән өчәр тиен тиде. 1 Е А СыртлановаШляхтина (1883—1961) БАССРның атказанган артисткасы. режиссер, педагог 19 Сбор — спектакльдән килгән керем Өченче спектакль — «Алдым-бирдем» пьесасы әзерләнә. Уфаның карагруһ байларыннан Хәкимовлар губернаторга һәм мөселман диния назаратына мөрәжәгать итеп, спектакльне куйдырмый калырга тырышалар. Тик алар бу эшкә соң тотыналар. Спектакль канәгатьләнерлек сбор белән хәвеф-хәтәрсез үтеп китә. Шул акчага труппа Чиләбегә юл ала. Билетка акчабыз җитмәү сәбәпле, миңа һәм тагын берничә иптәшкә вагон сәкесе астында качып барырга туры килде. Чиләбедә ике спектакль куябыз, әмма монда да эшләр «селедкадан» узмый. Труппа көч-хәл белән Пермь шәһәренә килеп җитә. Монда да әллә ни сбор бирмәгән берничә спектакль. Аннан-моннан юллык акча җыеп, Сарапулга китәбез. Монда хәл бигрәк тә авырлаша. Акчаны номерга түләсәң, билетка калмый, билетка түләсәң — номерга. Шуннан, номерга түләмичә, пароход китәр вакыт җиткәч, сиздермичә генә әйберләребезне алып пристаньга шыларга карар кылабыз һәм шулай эшлибез дә. Номерлар хуҗасы городовойлар белән безнең арттан пристаньга килеп җиткәндә, безнең пароход пристаньнан аерылырга өлгергән иде инде. Труппа янадан Пермьгә кайта, аннан Төмәнгә китәбез. Юллык акчаны зур кыенлыклар белән, Сәхипҗамал ханымның костюмнарын ламбардка салып юнәтәбез. Әмма Төмәндә дә безне уңышсызлык көткән. Юклык талаштыра дип әйтәләр. Юк-бардан низаг чыга һәм труппа икегә аерыла. Мин, Волжская, Шамильский, Дулатова — дүртәүләп, калган әйберләрне ламбардка салабыз да Надеждинский заводына китәбез. Анда яхшы сбор алып, безнең труппа Томск шәһәренә юнәлә. Тик Томск шәһәренең полицмейстеры спектакль куярга рөхсәт бирми. Бу минутта биредә Наурузов тарафыннан Себер газетасы чыгарыла иде. Труппадан берәү Наурузовка мөрәҗәгать итеп, хәлне сөйли һәм кинәш сорый. Наурузов, әгәр дә труппа бер спектакльне нинди дә булса оешма файдасына, ә берне үзебезнең файдага куярга ризалашса, ул полицмейстерны борчып тормыйча, рөхсәт сорап турыдан-туры губернаторның үзенә мөрәжәгать итәчәгенә ышандыра, һәм, чынлап та, аның ярдәме белән рөхсәт алынды. Тик шуны да әйтергә кирәк, соңыннан рөхсәтне, сораучының Вәли Наурузов булганы өчен түгел, ә анын провокатор һәм полиция агенты булганы өчен биргәннәре билгеле булды. Ике спектакльдән соң труппа Чиләбегә кайтты. Әмма монда артистларның җанына тигән мөселман уразасы вакытына туры килдек. Спектакль куярга мөмкин түгел. Ламбардка салырлык яки сатарлык әйбер дә калмаган. Акча юк. Кыен хәлдә калдык. Байларга акча сорап барып, артист горурлыгын түбәнәйтәсебез килми. Ярый әле. бирсәләр. Ә бирмәсәләр? Алар сүзсез генә кире кайтармаячаклар. «Сез. иптәшләр юкка сөйрәләсез. Әйдәгез миңа хезмәткә керегез, менә сезгә айга 15 сум хезмәт хакы. Артисткаларыгызны кияүгә бирербез. Сездән бит кеше көлә һ. б. һ. б.» дип безне рәхәтләнеп мыскыл итәчәкләр. Шуңа күрә без аларга якын да бармыйбыз. Үзебез кебек үк ярлы кешеләр ярдәменә таянабыз. Шул вакытта без көтмәгәндә танышыбыз Бур- наев Гарифны очратабыз. Ул ураза үткәнче үзендә торырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, Бурнаев ярдәмендә без кыен хәлдән чыгабыз. Бәйрәмне көтәбез. Ниһаять, бәйрәм җитә һәм без спектакль куябыз. Элеккечә сбор начар. Шулай да күңелебезне төшермибез, эшебезне дәвам итәбез һәм Троицкига юнәләбез. Монда да нәтиҗә шәп түгел, яңадан Чиләбегә юл алабыз. Анда бездән жәй көне аерылып калган Нури Сакаев кушыла. Хәзер инде бишәүләп (җәйлеген яңадан Себергә барып әйләнү нияте белән) кышкы сезонны үткәрергә Оренбургка юнәләбез. Омскига барышлый Уфага. Чиләбе, Петропавловск шәһәрләренә керә чыгабыз. Омскиның генерал-губернаторына спектакльгә рөхсәт сорап өченче мәртәбә баргач, ул рөхсәт бирмәү генә түгел, өстебезгә аяк тибеп кычкырды һәм, дала халкына агитация ясап йөргән өчен, 24 сәгать вакыт эчендә шәһәрдән юк булмасак, безгә арест салачагын белдерде. Аның фәрманы буенча безне пристаньга городовойлар белән ♦ озаттылар. Пароходка бары хатын-кызларга гына билет алып, үзебез s билетсыз, капчыклар арасында качып барырга мәжбүр булдык. Семи- “ палатинскига кадәрле фәкать арыш икмәге һәм кипяток белән тукла- 2 нып бардык. а Семипалатинские килеп житкәндә безнең кулыбызда 20 тиен акча i калган иде. Ә труппада жиде кеше: Сәхипжамал Волжская, Богданова 5 Зөләйха, Дулатова Фатыйма, Казанский Г , Шамильский, Әлмәшев, L Галимов. 2 Квартира тапканчы, бер тәүлек пристаньда утырдык. Ике бүлмәле > квартира табып, барыбыз да шунда төялдек. Монда инде «дала шәһә- с ре, агитация ясыйсыз», дип сүкмәделер. Рөхсәт бирделәр. Өч пьеса = уйналды. Сборлар да канәгатьләнерлек булды. Артистларның да, * ниһаять, тамаклары туйды. (Бу 1914 елның көзе иде.) Гастрольләрне £ Себернең тагын берничә шәһәрендә дәвам итеп, кышкы сезонга Орен- < бургка юнәлдек. < Шул көзне мин өченче тапкыр хәрби хезмәткә каралырга дип. * туган авылыма кайтам. Хәзерге Татарстан республикасының Арча кан- £ тонында хәрби хезмәттән котылу бәхетенә ирешәм. Котылуын да котыл- £ дым, тик хәзер ничек Оренбургка барып житәргә, чөнки бер тиен акча с юк. Әтиләрдән акча сорауны башка да китерергә мөмкин түгел. Бары- з бер бирмәячәкләр. Чөнки минем артист булып йөрүемне хурлыкка саu ныйлар. Артистлык эшеңне ташламасаң, улыбыз итеп санамаячакбыз, дип әйткән чаклары да булды. Алар белән полемика ачуның файдасыз булуын күреп, сүзләрен жавапсыз калдыра киләм. Ә үземдә бары бер генә уй: ничек итеп Оренбургка барып житәргә? Сәхипжамал ханымның саубуллашканда әйткән сүзләре хәтергә килә: «Кире Оренбургка килергә акчаң булмаса, хәбәр итәрсең. Юллык табыштырып салырмын»,— дигән иде ул. Аңа акча сорап телеграмма бирәм. Ул шунда ук келәмен сатып, миңа 15 сум акча жибәрә. Аны алу белән мин юлга чыгам һәм без яңадан Оренбургта эшли башлыйбыз. (Шул елны Шакир Шамильский хәрби хезмәткә алынды ) Кышкы сезон үтеп китте. Безнең труппа төрле шәһәрләрдә жәйге гастрольләрдә булып яңадан Оренбургка кайтты. 1915 елның ахыры. Шул вакыт Казанда «Сәйяр» труппасында эшләгән Мортазин 20 килә. Аның белән бергә Сыртланова белән Мутин да киләләр. Бергә берләшеп «Ширкәт» («Товарищество») труппасын төзибез. Шул 12 кешедән торган труппада мәрхүм Мангушев Абдрахман да бар иде. Труппа сезон яртысына кадәр бергә эшләгәч (тыныша алмау сәбәпле), яңадан ике труппага: «Нур» һәм «Ширкәт»лнын беренче артистларыннан, режиссер, педагог. Башкорт профессиональ театрын оештыручы БАССРның атказанган артисты. соң, безне озатканда тагын килүебезне сорап калалар. «Нур» яңадан Уфага кайта. Бу 1917 ел иде. 1918 ел керә. Бу вакытка артистларның материаль хәле әзрәк яхшырган иде инде. Уфалылар матбугат аша труппаның Уфада төпләнүен сорыйлар. Труппа Уфада калырга карар кыла. Шул чордан бирле труппада режиссер һәм актер булып эшлим. Труппа Уфада...1 елга кадәр эшли. 1918 елда Уфада сәхнә сәнгате хезмәткәрләре союзы оеша. Мине союз правлениесенә әгъза һәм союзның казначее итеп сайлыйлар. Труппа членнары жәйге ялга таралалар. Мин ялга Уфадан ерак түгел башкорт авылында калам. Көзен Уфага кайтып, труппаның калган көчләрен жыям һәм унбер кешедән торган труппа төзеп, яңадан эшкә башлыйбыз. Труппада: Казанский, Латыйпов, С. Латыйпова, Богданова, Мирвәлиева, Әминев Гәрәй, Даутов, Нәзип Эбдерэшитов, Мәһәдиев, Гыймранов һәм Гәйшә Әбдерәшитовалар бар иде. Труппаны жалованиедә атнага өч спектакль бирү шарты белән Сәхиев дигән берәү тота. 1918 елның декабрендә Кызыл гаскәрләр кысрыклавы аркасында, аклар Уфаны калдырырга мәжбүр булалар. Кызыллар тантаналы төстә шәһәргә керделәр. Шул көнне үк труппа кызылармеецлар өчен Кызыл Армиянең шәһәрне алу тантанасына багышлап кичә оештырды. Кызыл гаскәр тулысы белән шәһәрдә урнашкач, труппаны үз карамагына алуын үтенеп, Бишенче армиянең политотделына мөрәҗәгать итәбез. (Политотделның татар-башкорт бүлегендә ул чагында Баим- бәтов иде.) Политотдел риза була һәм без кызылармеецлар һәм эшче массаларга түләүсез хезмәт күрсәтүче труппа булып эшли башлыйбыз. Безнең труппа Кызыл Армия составында эшли башлаган иң беренче труппаларның берсе иде. Бездән үрнәк алып, рус труппасы да Кызыл Армия составында эшли башлады. Кызыл Армия оешуга бер ел тулу тантанасын труппа алгы фронт сызыгында. Алатырь шәһәрендә, кызылармеецлар өчен спектакль һәм концерт куеп билгеләп үтте. Фронт сызыгы ике генә чакрымда булган Тау Төмән станциясендә труппа көненә өчәр спектакль куйды. Тау Төмән авылын Колчак бандалары утка тота башладылар. Якында гына снарядлар шартлый. Сугыш кызганнан-кыза бара. Труппа резервтагы частьлар өчен спектакльләр куя. Кызу сугыш уртасыннан безне көтеп торган вагоннарга утырып, яңадан Уфага китәбез. Күпмедер вакыттан соң Кызыл Армия частьларына аз гына вакытка булса да, Уфаны яңадан калдырырга туры килде. Кызыл Армиянең Уфадан чыккан көнендә дә кызылармеецлар өчен спектакль бара иде. Политотделдан хәбәр килә. Анда безгә ярты сәгать эчендә багажларыбыз белән полнтотделга килеп җитәргә кушылган иде. Спектакльне туктатып, гриммнарны да сөртеп тормыйча, билгеләнгән урынга киләбез. Кызыл Армия частьлары белән шәһәрне калдырып чыгабыз. Безнең труппадан аерылып, аклар алган шәһәрдә бары берәү генә калды. Калтайларыбыз барыбыз да Кызыл Армия белән Сызраньга кадәр чигендек. Сызраньда квартираларга урнашып алгач та, труппа пехота полкы өчен берничә спектакль һәм концерт куйды. Кызыл Армия сугышчылары белән мөнәсәбәт иптәшләрчә иде. Бер казаннан ашап, бер солдат кипятогы эчеп, бер тормыш белән яшәдек. Кызыл гаскәр Колчак бандитларын куа башлады. Штаб белән бергә труппа да Уралга таба кузгалды. Шулай, Кызыл Армия частьлары һәм эшче массалар өчен атнага ике мәртәбә спектакль уйнап, труппа өч айга якын эшләде. Труппа моның белән генә чикләнми. ЧиОригнналда елы күрсәтелмәгән. ләбе тирәсендәге күмер ятмаларында эшләүче шахтерлар өчен дә спектакльләр куйды Кызыл Армия Омск шәһәрен алу белән труппа анда юнәлде. Омскига баруы җиңел булмады. 75 чакрым араны 33 көн бардык. Озак баруның сәбәбе: Колчак бандалары чигенгәндә юлларны, водопроводларны шартлата барганнар, һәр ике станция саен тукталып, паровоз өчен су һәм утын ташырга туры килде. Ничек кенә булмасын, утыз өченче көй дигәндә, ниһаять, Омск шәһәренә килеп җиттек. Бишенче армиянең политотделы безне һәм рус труппасын Сибнаро 1 карамагына тапшырды. Мин җитәкләгән труппа ел буенча үзенә йөк- ләтелгән бурычны йөз процентка үтәп килде. Шул чорда Омскнда кыска сроклы театр студиясе оештырылды. Мин һәм Камал I студиянең преподавательләре булып билгеләндек. 1919 елның маенда труппаны Уфага чакырталар. Наробраз (халык мәгарифе бүлеге) соравы буенча, студиядә укулар төгәлләнгәнче мин Омскида калып тордым. Студия эшен тәмамлагач, мин Уфага кайттым һәм яңадан труппада режиссер һәм актер булып эшли башладым. Наробраз карамагындагы бу труппада 1920, 21, 22 еллар дәвамында эшләдем. 1922 елның көзендә, Башкортстан республикасының резиденциясе Уфага күчкәч, үземнең барлык иптәшләрем белән ул чагында иптәш Мортазин җитәкләгән Башкорт дәүләт театрында эшли башладым. Анда бер сезон эшләгәч, 1923 елның көзендә, чакыру буенча, Сакаев, Зөбәиров Әмин, Сәмитова, Таҗдарова һәм тагын берничә артист бергәләп Петропавловск шәһәренә киттек. Биредә бер кыш эшләдек, ә жәй көне гастрольләр белән Омск, Томск, Красноярск Иркутск шәһәрләрендә булдык. Себернең иң карангы почмагы — Минусинск шәһәрендә дә булдык. Анда көч-хәл белән яшәп килгән татар клубына аякка басарга ярдәм иттек, драмтүгәрәк оештырдык. Минусинск шәһәрендә татарча бер спектакль уйналды. Моннан башка рус труппасы белән берлектә дә спектакльләр куйдык. Монда минем материаль хәлем аеруча кыенлашты. Шулай да ай ярым вакыт эчендә татар-башкорт клубының эшен ныклап җайга сала алдым. Мин оештырган театр түгәрәге соңыннан труппа булып китте. Шуннан беренче пароход белән мин Красноярскига, аннан Иркутск шәһәренә килдем. Анда принскалардан кайтып килүче Лиза ханымны очратып, аның белән берлектә берничә спектакль куйдык. Сборлар начар булу сәбәпле, безнең материаль хәлебез әз генә дә яхшырмады Шуннан Е. Сыртланова белән бергәләп Свердловск шәһәренә юнәлдек. Юлда, күмер ятмаларындагы шахтерлар булган җирләргә тукталып, берничә спектакль бирдек. 1925 елның көзендә мине Башкортстан республикасы наркомпросы (халык мәгарифе комиссариаты) Башкорт театрына эшкә чакырды. Шул вакыттан алып бүгенгәчә Баштруппада эшлим. 1912 елдан башлап, һәртөрле кыенлыкларга карамыйча, татар театрын тудыру һәм үстерү юлында хезмәт иттем. Төп эшем —сәхнәдә иҗат итү белән бергә, хәл кадәренчә, ижти- магыйпрофессиональ эш тә алып барырга тырыштым 1927 елның декабрендә сәхнәдән аерылмыйча өзлексез эшләвемә 15 ел тулды.