Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА 14 апрельдә РСФСР язучылар союзының секретариаты булып узды. Анда татар язучылары Азат Әхмәдуллин, Әбрар Кәри- муллин. шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов, прозаик Миргазиян Юныс. Чнләбе оешмасыннан шагыйрь Басыйр Рафиков Язучылар союзы членлыгына кабул ителделәр. Секретариатның эшендә РСФСР язучылар союзы секретаре шагыйрь Сибгат Хәким дә катнашты. ТАТАР ШАГЫЙРЕНЕҢ ИҖАТЫН МӘСКӘҮДӘ ТИКШЕРҮ 16 апрельдә РСФСР язучылар союзында Илдар Юзеев ижатын тикшерүгә багышланган утырыш үткәрелде. Утырышны РСФСР язучылар союзы секретаре Виктор Тельпугов ачты Фикер алышуда Мәскәү шагыйрьләре Михаил Львов. Владимир Костров, тәнкыйтьче В Вигилянский. Чувашстан язучылар союзы идарәсе председателе Николай Дедушкин. РСФСР язучылар союзының жаваплы хезмәткәрләре Василий Шкаев, Роман Палехов, Татарстаннан Сибгат Хәким. Гариф Ахунов, автор Илдар Юзеев үзе һәм аның «Сонгы сынау» китабын русчага тәржемә иткән шагыйрь Николай Беляев, язучы Ямил Мостафин. «Литературная Россия» газетасы хәбәрчеләре катнашты. Фикер алышуда катнашучылар Илдар Юзеев поэзиясенә югары бәя биреп, аның русча шигырь һәм поэмаларын аерым китап ител «Современник* нәшриятында бастырып чыгару турында карар кабул иттеләр. Сөйләшү бер Илдар Юзеев ижатына гына багышланып калмады, гомумән татар әдәбиятының ин яхшы вәкилләре ижатын Мәскәү нәшриятларына әзерләү турында барды. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган апрель аенда быел да зур шигъри бәйрәм үткәрелде. Егерме алтынчы апрельдә республикабыз әдипләре Габдулла Тукан кабрренә бардылар. Казандагы В. И. Ленин. Г. Тукай. М. Җәлил. А. Пушкин һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар. Аннары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында шигъри митинг булды Митингта шагыйрьләребез- дән Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зәки Нури, Равил Фәйзуллин. Шәйхи Маннур. Нури Арсланов, Галимжан Латыйп. Гөлшат Зәйнашева. Марс Шабаев. Гәрәй Рәхим. Рәдиф Гатауллин. Мәхмүт Хөсәен, Роберт Әхмәтжанов үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар. * * * Шул ук көнне кич язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында әдәби- музыкаль кичә булды. Шагыйрь Нури Арсланов алып барган ул кичәдә шагыйрьләрдән Сибгат Хәким. Хәсән Туфан, Зәки Нури. Илдар Юзеев үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Аннары Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдннов. Татарстанның атказанган артистлары Габдулла Рә- хнмкулов. Сөләйман Йосыпов. Җәваһирә Сәләхова һәм артистка Флера Сөләйма- новалар катнашында бик әйбәт концерт бирелде. Татарстан мәгариф хезмәткәре культура йортында да Тукай кичәсе үткәрелде. Кичәнең беренче бүлегендә филология фәннәре кандидаты, язучы Мөхәммәт Мәһ- диев «Тукай һәм бүгенге татар әдәбияты» дигән темага доклад ясады. Икенче бүлегендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты композитор Рөстәм Яхин Тукай сүзләренә язган көйләрен пианинода уйнады. Татарстанның атказанган артисты. Тукай премиясе лауреаты Айрат Арсланов Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде. «Сәйяр» ансамбле жырчылары шагыйрь сүзләренә язылган көйләрне жырладылар. Тукай кичәсендә М. Горький һәм Г. Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким дә катнашып, үзенең яна шигырьләрен укыды. КОМПОЗИТОР ХӨРМӘТЕНӘ Татарстан Министрлар Советы Һәм РСФСР Культура министрлыгы РСФС1 Министрлар Советына Әлмәт шәһәреШ музыка училищесына композитор Фәрит Заһидулла улы Яруллин исемен бирү турында тәкъдим керткәннәр иде. Ул тәкъдим кабул ителде Хәзер Әлмәт училищесы Ф 3, Яруллин исемендәге музыка училищесы дип йөртелә башлады. «ИДЕЛ» ФОТОКЛУБЫ ҮСӘ Казанның В. И. Ленин исемендәге *УЛЬ’ тура сараенда моннан ун ел элек фото- һәвәскәрләр группасы оешкан иде. Ул группа һаман үсә барып, «Идел» фотоклубына әверелде. Клуб членнары үзләренең фоторәсемнәре белән бөтен Союз күргәзмәләрендә һәм Америкада, Чилидә, Англиядә, Франциядә, Таиландта, Португалиядә үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә катнаштылар һәм төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ Апрель аенда Владимир Ильич Ленинның туган көненә багышланган музыкаль фестиваль үткәрелде. Ул фестивальдә республикабыз музыкантлары һәм җырчылары белән бергә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дагстан композиторы Мурад Кажлаев җитәкчелегендә Дагстан телевидениесе һәм радиосы ансамбле дә катнашты. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Шагыйрьләребездән Хәсән Туфан. Сиб- гат Хәким, Нури Арсланов, Равил Фәйзул- лии, Гәрәй Рәхим һәм Зөлфәт педагогия институты студентлары белән очрашып, яңа әсәрләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. ӘДИПНЕҢ ЮБИЛЕИ КИЧӘСЕ Шушы елның унҗиденче апрелендә язучы Самат Шакирга илле яшь тулу уңае белән Казанның мәгариф хезмәткәрләре йортында әдипнең юбилей кичәсе үткәрелде. С. Шакирның нжаты һәм тормыш юлы турындагы докладны филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Зәет Мәжитов ясады. Кичәдә «Сәйяр» ансамбле артистлары көче белән концерт бирелде. Әдипнең юбилей кичәсенә мари шагыйре Макс Майн, Зеленодольск һәм Балтач районнарыннан да вәкилләр килгән иде. Илле яше тулу уңае белән һәм мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен, Самат Шакир Татарстан АССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Үлемсезләр» исемле китабында панфиловчыларның фашистларга каршы көрәшен уңышлы яктыртканы өчен, юбилярга Панфилов дивизиясенең дә Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрьләр .Мостафа Ногман. Рәдиф Гатауллин, прозаик Мәдинә Маликова Казанның политик мәгариф йортында республикабызның райком һәм шәһәр комитетлары бүлек мөдирләре алдында чыгыш ясап, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Шагыйрь Гәрәй Рәхим Казанның Мәскәү районы октябрятлары слетында катнашып, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Язучы Рафаэль Мостафнн республикабыз прокуратурасы хезмәткәрләре, Казанның Совет районы пропагандистлары, кооператив техникумы студентлары һәм Идел буе районы урта мәктәпләре укучылары белән очрашулар үткәреп, бүгенге татар әдәбияты турында сөйләде. Каэанйың 48 иче мәктәбендә Сәет Шакуровның «Тормыш бусагасында» исемле драмасы буенча укучылар конференциясе \ ткәрелде. Татарстан дәүләт музеенда Рафаэль Мостафнннын «По следам поэта героя» («Герой шагыйрь эзеннән») исемле китабы буенча укучылар конференциясе булды. Анда күп санлы китап сөючеләр белән бергә, шагыйрь Сибгат Хәким һәм Советлар Союзы Герое Михаил Девятзев та катнаштылар. Язучылардан Гәрәй Рәхим һәм Вакыйф Нуруллин Казандагы кооператив техникумында укучы студентлар белән очрашу үткәрделәр Бүгенге татар әдәбияты турында сөйләделәр һәм үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Бүлекнең чираттагы утырышы яшь шагыйрь Мәхмүт Газизовның ижатын тикшерүгә багышланды. Чыгыш ясаучылар язучылардан Сажидә Селәйманова (төп докладчы), Рафаил Төхфәтуллин, Энже Мөэминова. Мәхмүт Хәсәнов. Шамил Бик- чурнн. Гамил Афзал. Эдуард Касыймов. Әдип Маликов. яшь язучылар Разим Валиуллин һәм Хәниф Хөснуллин М. Газнзовнын «Миләш сиртмә». «Бер, ике, өч»... исемле шигырь китапларына, кулъязма хәлендәге яна жыентыгына төпле' анализ ясадылар, шигырьләреиен отышлы һәм жи- тешсез якларын күрсәттеләр. ясады һәм Исергәп урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде Ул бутснгс татар әдәбияты турында сөйләде, яна пьс сасыннан өзек укыды. Татарстан телевидениесе язучы Шамил Бикчурин ижатына багышланган зур тапшыру үткәрде. Тапшыруда Шамил Бнкч» риннын «Каты токым» романыннан өзе* ләр укылды, «Тальян моны» музыкаль комедиясеннән аерым күренешләр башкарылды. Тапшыруда Шамил Бикчурин белән бергә язучы Гариф Ахунов, яшь язучы Альберт Хәсәнов. Лениногорскидан килгән нефтьчеләр дә катнашты. Әлмәттә I нче номерлы татар урта мәктәбендә язучылар белән очрашу кичәсе булды. Гамил Афзал. Сажидә Селәйманова, Юныс Әминов, Сәет Кальметов үзләренең яна әсәрләрен укыдылар, укучыларның күп санлы сорауларына жавап бирделәр. Азнакай эшчеләр поселогы пионерлары Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлегендә кунакта булдылар. Шагыйрьләрдән Гамил Афзал. Сажидә Селәйманова, драматург Сәет Кальметов балаларны нефть шәһәрендә яшәүче язучыларның ижатлары белән таныштырдылар, аларга үзләренең әсәрләрен укыдылар Әлмәттәге 13 нче мәктәптә Сажидә Сөләйманованын. Мәмәт авылы мәктәбендә Клара Булатованын нжат кичәләре булды. Шагыйрәләр балаларга үзләренең нжат планнары турында сөйләделәр, яңа шигырьләрен укыдылар Драматург Юныс Әминов Баулы районының Исергәп авылы клубында үткәрелгән комсомоляшъЛӘр кичәсендә чыгыш «Москва» журналының 2—3 саннарында Шамил Бикчуринның «Каты токым» i романы рус телендә басылды. «Волга» жур- ■ налының бу елгы март саны С. Сөләйма- нова шигырьләре белән ачылган. * * * Әлмәт шәһәрендәге татар әдәбияты түгәрәге утырышында яшь әдәбиятчы Шариф Хисамиевның яңа шигырьләре тикшерелде Шагыйрьләрдән Гамил Афзал. Сажидә Селәйманова (түгәрәк жнтәкчесе) яшь автор шигырьләренә житди анализ ясадылар. поэзия әсәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, нжат тәжрибәләрен уртаклаштылар. ЯШЬЛӘР КИТАБЫ АТНАЛЫГЫ Шушы елның апрель аенда Язучылар союзы һәм ВЛКСМ өлкә комитеты инициативасы белән республикабызда яшьләр китабы атналыгы үткәрелде. Шул атналык көннәрендә шагыйрьләрдән Гәрәй Рәхим, Әхсән Баянов, Рөстәм Мингалимов (Чаллыда), Шамил Маннапов (Арчада). Рәдиф Гатауллин (Буада) китап яратучы яшь ләр белән очраштылар һәм үзләренең яна әсәрләрен укыдылар, бүгенге әдәбиятыбыз турында сөйләделәр