ЯШЬ РӘССАМ
(Яшь рәссамнарны тәрбияләү һәм аларның хезмәтен оештыру проблемалары) рофессиональ рәссамның формалашуы балалар художество мәктәбендә башлана һәм югары уку йортында тәмамлана. Талантның дөрес, закончалыклы һәм нормаль үсешен күздә тотканда мондый формалашу художество белеменең барлык баскычларын да —мәктәп — училище — институт — эзлекле рәвештә үтүне таләп итә. Хәзерге совет художество сәнгате культурасында эш нигездә менә шулайрак тора, Ләкин элек бу мәсьәләдә хәл башкачарак иде. Әллә ни ерак китмичә, мисал ечен соеет властеның беренче елларына гына күз салыйк. Октябрь революциясеннән соң безнең сынлы сәнгатькә килгән яшь рәссамнарыбыз, бигрәк тә революциягә кадәр аеруча нык изелеп яшәгән ваграк милләт вәкилләре, нигездә барысы да эшче, авыл һәм Кызыл Армия рәсем студияләрендә, төрле түгәрәкләрдә уку белән генә чикләнгән кешеләр булып, аларның төпле профессиональ белемнәре юк иде. Шуңа аларга кинәт зур сикереш ясарга — үзешчән студияләрдән тул-туры художество институтларына укырга керергә туры килде. Егерменче еллардагы татар совет милли рәссамнарының формалашу юлы да әнә шулай булды. Ә бүгенге Татарстан рәссамнарының урта һәм өлкән буын вәкилләрен алып карасак монда эшләр бүтәнчәрәк тора: аларның күбесе профессиональ белем алган — Казан художество училищесын тәмамлаган кешеләр. Аларның югары белемнәре юк. Эмма алар инде халык ихтирамын казанырга елгергән, зур тәҗрибә туплаган осталар. Ләкин менә шушы хәлне мисал итеп алып, таланты булган яшь рәссамнар художество мәктәпләрендә, училищеларда, институтларда укыл вакыт әрәм итеп тормыйча да урта һәм өлкән буын вәкилләре X. Якупов, Л. Фәттах оя, В. Куделькин, К. Максимов, Н. Кузнецов, М. Усманов, С. Лыеин, Б. Альменовлар шикелле зур осталар, атаклы рәссамнар була ала икән дип уйлау һич тә дөрес булмас. Тарихи процессның диалектикасын дөрес аңламау, тормыш шартлары, заман таләпләре үзгәрүен күрмәү булыр иде бу. Ә заман һәм тормыш шартлары соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Татарстанда хәзерге көндә җиде балалар художество мәктәбе һәм ике (Казанда һәм Лениногорскида) художество училищесы эшләп тора. Художество уку йортлары арту белән бергә, ул уку йортларына керүчеләргә таләпләр дә бик нык артты. Әйтик, яшь рәссам Бакый Урманче Казан художество мәктәбендә нибары бер ел укыганнан соң 1921 елда Мәскәүдәге ВХУТЕМАСка (Югары Художестәо-Техника Остаханәләренә) укырга керә. Шул ук уку йортына 1925 елда республика комсомол путевкасы белән яшь график Фаик Таһир ое кабул ителә. Аның да белеме әллә ни зурдан булмый. Ләкин аларны укырга алалар. Чөнки заман шундый, таләпләр шундый — мөмкин кадәр тизрәк татар совет милли рәссамнарын үстерергә кирәк була. Ә менә хәзер, республикада байтак кына художество уку йортлары оештырылгач һем эшли башлагач, хезмәтләре бетен Союз күргәзмәләрендә күрсәтелеп, югары бәя алган татар совет рәссамнары үсеп җиткәч исә Мәскәүдәге В. И. Суриков исемендәге художество институтына керергә теләүчеләргә дә, Ленинградтагы И. Е. Репин исемендәге реевм, П скульптура һәм архитектура институтында укырга омтылучыларга да таләпләр бик нык арттырылды. Ул уку йортларында уку бәхетенә ирешү ечен һәр яктан бик яхшы әзерлекле булырга кирәк. Безнең заманда башлангыч һәм урта художество белеме алмыйча торып, югары уку йортында уку бөтенләй мөмкин түгел. Ә югары художество белеме булмаган рәссамга һаман үсеп бара торган культура һәм сәнгать таләпләренә тиешенчә җавап бирерлек әсәрләр иҗат итү гел авырлаша бара. Заман үзгәреше белән исәпләшмичә мамкин түгел. 1946—1948 елларда бары тик Казан художество училищесында алган белем белән дә (хәтта аны тулысынча тәмамламаган килеш тә) СССР Художниклар союзы члены булырга мөмкин иде. Хәзер андый белем белән генә Союз члены булуга ирешү кыен. Моннан егерме биш еллар элек кенә бу мәсьәләдә эшләр бөтенләй башкача тора иде әле. Беренчедән, рәссамнар, бигрәк тә милли кадрлар, бик аз иде. Чөнки күп кенә рәссамнар фашистларга каршы сугышта үлеп калды. Республика Художниклар союзы һәм Казан художество училищесы биналарына куелган мемориаль такталарга вакытсыз һәлак булган рәссамнарның исемнәре язылган. Ләкин бу урында анда исемнәре язылганнарны гына түгел, Союз члены булырга өлгермичә, талантлары ачылып җитәргә өлгермичә үк әлеге шул сугыш кырында үлеп калганнарын да искә алырга кирәк. Кем белә, әнә шулар арасында бәлки исемнәре илебездә танылып китәрдәй талантлылары да булгандыр. Ләкин алар, кызганычка каршы, кайта алмыйча калдылар. Алар башкарачак эшләр сугыш мәхшәреннән исән-имин кайтканнар җилкәсенә төште. Ә алар күп түгел иде. Шуңа алар бик кадерле булдылар, һәм алар җиң сызганып эшкә тотындылар. Аларга сугыш елларында өзелеп торган эшләрен эшләргә дә, һәлак булып калган иптәшләре өчен тырышырга да кирәк иде. Бу хәл, билгеле, эшнең сыйфат ягына, таләпчәнлекне беркадәр киметүгә дә китерде. (Бер Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең барлык өлкәләрендә һәм автономияле республикаларында да бу хәл шулай булды.) Ләкин шунсыз мөмкин түгел, чөнки, инде әйткәнебезчә, рәссамнар бик аз, ә эшлисе эшләр чамасыз күп: күргәзмәләр оештырырга, декадалар үткәрергә, китапларга иллюстрацияләр ясарга, республиканың атаклы кешеләренә һәйкәлләр куярга кирәк иде. Бүгенге белән элекке хәлнең төп аермасы менә шунда. Ләкин тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк. Казан художество училищесын сугышка кадәр тәмамлаган рәссам белән шул училищены узган ел тәмамлаган рәссам үзләренең профессиональ әзерлекләре һәм квалификацияләре буенча бер-береннән шактый нык аерылып торалар. Бу очракта өстенлек училищены сугышка кадәр тәмамлаучылар ягында. Моннан чыгып, хәзер Казан училищесында укытуның сыйфаты кимегән икән дип уйлый күрмәгез. Киресенчә, Россия Федерациясендәге шундый ук училищелар арасында ул иң алдынгылардан санала. Хикмәт шунда, бу училищеның хәзер тоткан бурычы башка. Ул хәзер үзенең укучыларына махсус урта белем бирә: урта мәктәпләр өчен рәсем, сызым укытучылары, театр өчен декораторлар, оформительләр хәзерли. Ә югары белем бирү бурычы художество институтлары өстенә йөкләтелгән. Казан училищесын тәмамлаучыларның аеруча сәләтлеләре әнә шул институтларга укырга- җибәрелә. егерменче елларда Казан училищесы үзе югары уку йорты булып саналган һәм 1921—1923 елларда хәтта Казан художество институты дип аталып та йөртелгән иде. һәм ул чакта аның исеме җисеменә тәңгәл дә килгән. Соңыннан институт үзгәртелеп, берничә мәртәбә исемен алыштыргач та (1923—1927 елларда ул Казан художество техникумы дип, 1927—1931 елларда художество-театр техникумы дип, 1931—1938 елларда татар сәнгать техникумы дип атала һәм тик 1939 елдан гына Казан художество училищесы дип атала башлый) анда югары уку йорты традицияләре сакланып кала. Уку срогы, югары уку йортларындагы кебек, биш ел дәвам итә-J Укыту алымнары, бигрәк тә В. К. Тимофеев, П. Т. Сперанский кебек осталарның укытуы вузлардагы профессура укытуы формасына тартым була. Анда укып чыгучылар да хәзерге училищены тәмамлаучыларга караганда профессиональ яктан әзерлеклерәк һәм тәҗрибәлерәк булулары белән аерылып торалар. Ә хәзерге яшь рәссамнар һәм аларның югары профессиональ белем алулары мәсьәләсе буенча республикада эшләр башкачарак тора. Иң элек статик отчетлардай алынган ике белешмәне карап үтик. Беренче белешмә: «1973 елның 1 ноябрен» Татарстан АССР художниклар союзындагы (барлыгы 50 член) яшь рәссамнар (35 яшь- к» кадәргеләр) — бер кеше». Икенче белешмә: «Казан художество училищесы ун ел эчендә (1962— 1972 ел) ел саен уртача 40 лап кешене укытып чыгарган. Училищеда яна оештырылган оформление бүлеген тәмамлаучыларның беренче чыгарылышы хисабына 1973 епда училищены тәмамлаучыларның саны 18 кешегә артыграк булды». Беренче карашка гаҗәп булып тоелырга мөмкин. Кая китеп югала соң ул кеше- ф ләр? Ун ел эчендә республика художество училищелары (мин монда Лениногорски- ? ныкыи да күз алдында тотып әйтәм) биш йөздән артык яшь рәссамнар укытып < чыгарган, ә Художниклар союзына нибары бер генә кеше кабул ителгән! Ләкин монда бер дә алай шаккатарлык нәрсә юк. Ни өчен дигәндә, училищелар- ~ ның максаты Художниклар союзы членнары әзерләү түгел. Аларның максаты рес- = публикага культура хезмәткәрләре — башлангыч мәктәпләр өчен рәсем укытучылары. к театрлар өчен декораторлар әзерләү. Сүз уңаенда шунысын да искәртеп үтәргә ♦ кирәк. Казан художество училищесы театр декораторларын Татарстан һәм Идел буе я республикалары өчен генә түгел, бәлки бөтен Россия Федерациясе өчен дә әзерли. < 1965—1970 елларда училищеның театр-декорация бүлеген тәмамлап чыккан яшь - белгечләр хәзер Владивосток. Чита, Уфа, Пермь, Мурманск. Сыктывкар шәһәрләрендә. О Мари, Мордва, Дагстан АССРларда, Алтай һәм Калининград өлкәләрендә эшлиләр. Ә училищены аеруча яхшы укып тәмамлаган һәм иҗат эшенә сәләтләре булган яшь м рәссамнарга илебезнең югары художество уку йортларына керү өчен рекомендация- " ләр бирелгән. Мәсәлән, 1966 елгы чыгарылыштан 5 кеше (Л. Якубович, Ю. Артемьев, Г. Эйдинов, Г. Ларионова, Г. Зотов), 1971 елгы чыгарылыштан 4 кеше (И. Әхмәтҗанов. < Г. Немчинов. И. Ефимов, Ю. Бахрин), 1973 елгы чыгарылыштан 4 кеше — Ш. Гимаев, 4 Ф. Габделисламов, А. Якупов һәм С. Хөснетдиноваларга югары уку йортларына керү ы өчен училищеның рекомендацияләре бирелде. Рекомендация алган кешеләрнең бөтенесе дә институтка керә алмый, әлбәттә. Керә алганнарының да тәмамламыйча калганнары һәм укып бетергәннән соң Казанга өйләнеп кайтмаганнары да була. Шулай итеп, художество институтын тәмамлап Татарстанга зшкә кайтучыларның саны ел саен бер-ике кешедән артмый. Әмма кайтканнары начар эшли дип әйтеп булмый. Алар югары квалификацияле белгечләр, үзләренә тапшырылган эшләрне күбесе яратып, белеп эшли. Бу җәһәттән караганда Илдар Зарипов аеруча характерлы. 1961 елда Казан художество училищесын тәмамлагач ул Мөскәүнең В. И. Суриков исемендәге художество институтында укыды. Аны 1968 елда тәмамлап Казанга кайтты, әйбәт кенә эшләде һәм 1971 елда Татарстан художниклар союзына член итеп алынды. Ә РСФСР художниклар союзының III съездына (1972) исә РСФСР художниклар союзының идарә члены ител сайланды. Ленинградның И. Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган Тавил Хаҗиәхмөтов. Виктор Федоров. Валерий Скобеев, Варис Хәсәнов, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү художество институтын тәмамлаган Абрек Абзгилдин, Рәшит Имашев, Ташкент театрхудожество институтын тәмамлаган Азат Садыйков, Хәнәфи Нәфиков, Александр Иванцеа һәм Львов полиграфия институтын тәмамлаган Эрот Зариповлар да республиканың перспективалы яшь рәссамнары булып саналалар һәм художество сәнгатенең төрле жанрларында уңышлы гына эшләп киләләр. Татарстан художниклар коллективы акрын, әмма системалы рәвештә художество югары уку йортларын тәмамлаган яшь көчләр белән тулылана бара. Хәзерге кәндә Казан һәм Лениногорск художество училищеларын тәмамлаган 17 кеше Ленинград художество институтларында (шулерның унысы И. В. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм архитектура институтында, җидесе —В. И. Мухина исемендәге югары художество-промышленность училищесында) укыйлар. Башка шәһәрләрдә укучылар да бар. Димәк, Татарстанда яшь рәссамнар тәрбияләүнең хәзерге төп тенденциясе художество белеменең барлык баскычларын да эзлекле рәвештә үтүгә — башлангыч, урта һем югары белем алуга кайтып кала икән. Безнеңчә, әйбәт һәм шулай булырга тиешле тенденция бу. Ләкин бу баскыч ныкмы соң? Йомшак, өзелеп китәрдәй буыннары юкмы аның? Шул хакта бераз уйланып карыйк әле. Сүзне балалар художество мәктәбеннән башлыйк. Ул мәктәпләрдә укыту методологиясенә махсус тукталып тормыйбыз. Чөнки бу бик катлаулы, бер Татарстан алдын да гына түгел, бетен Россия Федерациясе масштабында торган зур мәсьәлә. Моның шулай икәнлеге әле күптән түгел генә Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үткәрелгән РСФСР художество мәктәпләре директорларының бөтен Россия киңәшмәсендә бик ачык күренде: балаларның стихияле иҗатын ничек итеп аңлы рәвештә натурадай реалистик иҗатка юнәлтү мәсьәләсе хәзергәчә ачыкланмаган килеш кала килә әле. Шуңа күрә мәсьәләнең бу ягына — укытуның сыйфатына тукталып тормастан, сан ягына гына игътибар итик. Хәзерге көндә республикада 7 художество мәктәбе бар дигән идек. Бу, әлбәттә, элек бер мәктәп тә булмаган заман белән чагыштырганда шактый зур алга китеш булса да, бүгенге көн бурычларыннан чыгып караганда—бик аз. Хәзер Татарстанда 3383 гомуми белем мәктәбе бар. Әлеге 7 не 3383 белән чагыштырып карасак һәр мең баланың нибары икәве генә художество мәктәбенә йөри булып чыга. Мәсьәлә ачык: ул җиде мәктәп кенә барлык художество эшенә сәләтле балаларны һич тә җыйнап һәм сыйдырып бетерә алмый. Авыл җирендәге балалар бу яктан аеруча уңайсыз хәлдә. Димәк, художество белеме баскычының беренче басмасы шактый йомшак: рәссам булырга теләүчеләрнең барысы да эшне балалар художество мәктәбеннән башлый алмый икән. Шуңа күрә дә училищега укырга килгән сәләтле яшүсмерләрнең күбесе, гәрчә сигез-ун класс тәмамлаган булсалар да, художество ягыннан әзерлексез килә. Андый яшьләргә художество мәктәбен тәмамлаган кешеләр белән уку кыен, чөнки алар үз белгечлекләренә өйрәнергә тиешле вакытның күп кенә өлешен художество белеменең мәктәптә үтелә торган элементар нигезләрен үзләштерүгә сарыф итәргә мәҗбүрләр. Тагын шул ягы да бар: ул элементар нәрсәләрнең кайберләрен бары тик бала чакта гына үзләштерергә мөмкин, олыгая төшкәч, аларны теләсәң дә әйрәнеп булмый. Баскычның икенче басмасы — училище. Бу яктан Казан художество училищесында эшләр ничегрәк тора соң? Сүз дә юк, анда укырга эләккән яшьләрнең хәле яхшы. Казан училищесының күптәннән килә торган бай традициясе бар. Ул 1895 елдан бирле эшләп килә. Россиянең иң өлкән художество уку йортларыннан санала. Совет Татарстанының сынлы сәнгать тарихы нәкъ менә шушы училище белән аерылгысыз бәйләнгән. Аңа И. Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм архитектура институты шефлык итеп килә. Ул В. И. Куделькин, Ә. И. Тумашев, Б. И. Майоров, Л. М. Кальюранд кебек тәҗрибәле һәм талантлы укытучылары, В. К. Федоров, А. С. Иванцев, X. А. Нәфиков, И. И. Екикеее кебек үз эшләрен яратыл башкаручы яшь педагоглары булган училище. )Художөствопедагогик, театраль-декоратив һәм оформление бүлекләре булган киң профильле училище. Тормыш белән тыгыз бәйләнеш тота: студентларының уку һәм диплом алды практикасын яңа зур төзелешләрдә (соңгы елларда КамАЗда), нефть һәм химия районнарында, колхоз кырларында һәм үсеп килә торган яшь шәһәрләрдә үткәрә торган училище. Ниһаять, ул РСФСРдагы югары художество уку йортларына бүтән теләсә кайсы училищега караганда да студентларны күбрәк бирә торган училище. Ләкин аның эшенә комачаулый торган җитешсезлекләр дә бар. Ул җитешсезлек- гәрнең берсе — училищеның материаль базасы тиешенчә тәэмин ителмәү һәм, барыннан да элек, аның бинасының кечкенәлеге. Икенче җитешсезлеге — уку срогы кыска, нибары дүрт кенә елдан гыйбарәт булу. Сәләтле яшьләргә югары художество уку йортларына кереп укый алырлык һәм училищены тәмамлаганнан соң театрларда, оформление мастерскойларында заман таләпләренә җавап бирердәй итеп эшли алырлык тәрбия бирү өчен дүрт кенә ел укыту аз. Менә шушы ике җитлеккән мәсьәләне хәл итәргә: Казан художество училищесына элек махсус шуның өчен тезелгән, хәзерге көндә Казан авиация институты биләп торган үз бинасын кире кайтарырга һәм училищеда уку срогын тагын бер елга озайтырга — биш ел итәргә кирәк. Инде баскычның өченче басмасы — югары уку йортында уку мәсьәләсенә килеп карыйк. Татарстанга югары квалификацияле рәссамнарны хәзер Мәскәү, Ленинград, Ташкент институтлары әзерли. Моннан берничә ел элек унөч рәссам Украина, Эстония, Латвия художество институтларын тәмамлап кайтканнар иде. Кыскасы, моңа кадәр югары белемле рәссамнарга кытлык әллә ни сизелми килде. Ә менә хәзер Татарстанның үзендә югары художество уку йорты булмавы һәм аның кирәи икәнлеге көинән-көн ачыграк курене башлады, һич югында, югары квалификацияле педагоглар әзерли торган художество-графика факультеты гына булса да оештырасы иде. Әгәр шушы нәрсә уңай хәл ителсә, Татарстан мәктәпләрендә рәсем дәресләрен югары белемле белгечләр укыта башлар иде һәм бу хәл яшь буынны эстетик тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә китерер иде. Чувашиядә һәм Удмуртиядә моннан берничә ел элек җирле педагогия институт- ♦ лары каршында художество-графика факультетлары ачылган иде. “Зур Идел» дип г аталган зональ күргәзмә нәтиҗәләренә караганда бу тәҗрибә әлеге республикаларга и шактый зур нәрсә биргән: аларда яшь чәчләрнең сәнгатькә актив килүе, яшь рәссам- * нарның профессиональ квалификациясе үсүе сизелеп тора. Әлеге факультетларда л тәҗрибәле педагоглар коллективы туплану, үз чиратында, шулай ук уңай нәтиҗә = бирәчәк. Дәресен әйткәндә, ул нәтиҗәләр күренә дә башлады инде. Моңарчы Идел буе автономияле республикаларына һәм өлкәләренә рәссамнарны Казан бирел торган ” булса, хәзер, киресенчә, ул республикалар үзләре Татарстанга рәссамнар җибәрә ® башладылар. Чабаксар педагогия институты каршындагы художество-графика факуль- г тетын тәмамлап кайтып, Зеленодольск шәһәрендә эшли башлаган Әмир Заһиров. — Ижевск педагогия институты каршындагы художествографика факультетын тәмамлап а кайтып, көнкүреш сәнгате рәссамы булып эшләүче Татьяна Федоровалар мисалыннан — күренгәнчә, ул факультетлар әйбәт кенә кадрлар әзерләп чыгаралар икән. Әнә шундый художество-графика факультетын Казанда да оештыру өчен бетен < мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, республика культура институты каршында художество- “ графика факультеты ачып, шунда мәктәпләр өчен югары белемле рәсем укытучы- * лары, художество студияләре, клублар, пионерлар йортларындагы һәм культура н сарайларындагы түгәрәкләргә җитәкчеләр һәм иҗат кадрлары тәрбияли башлаганда “ бик әйбәт булыр иде. Хәл итүне көтә торган мөһим мәсьәләләрнең берсе өнә шул. и Тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк: Казан училищесын тәмамлаган сәләтле яшьләрнең барысы да Мәскәү, Ленинград, Ташкент югары уку йортларында укый алмыйлар. Кайсылары тормыш шартлары аркасында, ә кайберләре исә — монысын да исәптән чыгарыл ташларга ярамый — институтка керү кыенлыклары һәм укытуларның туган телдә алып барылмавы нәтиҗәсендә югары белем алмыйча калалар. (Кулай итеп, булачак югары белемле рәссамнарның, бигрәк тә булачак милли кадрларның, күпмедер проценты янә бер мәртәбә кимеп бара. Алда әйтеп үтелгән тенденция (мәктәп — училище — институт) көчендә булуга да карамастан, әле хәзергәчә Татарстанның күп кенә яшь рәссамнары училищены тәмамлауга иҗат эшенә керешеп китәләр дә югары белем алмыйча калалар. Ә бу хәл аларның эш сыйфатына кире йогынты ясый. Чөнки алар югары мәктәп бирә торган осталыкка ия булмау нәтиҗәсендә шактый гомерләрен үзлекләреннән укып үткәрергә мәҗбүр булалар. Ә укымыйча заман куйган югары таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә иҗат итү һич мөмкин түгел. Никадәр генә талантлы булса да, югары белемгә ия булмаган рәссамның хәзерге эаман күргәзмәләрендә уңыш казанырлык әсәрләр тудыра алуы бик чикле. Бу яктан караганда, графикларның һәм бигрәк тә карикатурачыларның хәле яхшырак. Аларга эаман таләпләре югарылыгында тору ансатрак. Бу хәл сатирик рәсемнең үзенчәлегенә бәйле. Сатирик рәсем ясау өчен рәссамның хыялга, экспромтка ия булуы, сатирик фикер йөртә белүе кирәк. Ә моңа күп укып кына ирешеп булмый. ■Моңа, барыннан да бигрәк, табигать тарафыннан бирелгән сәләт кирәк. Сәләте булган рәссам училище белеме белән дә бу өлкәдә уңышлы гына эшли алырга мөмкин. Совет сатира графикасының атаклы осталары Борис Ефимов, Дементий Шмариновлар- ның эш практикасы әнә шул хакта сәйли. Алар икесе дә махсус мәктәптә укымыйча, практика нәтиҗәсендә генә сәнгатькә килгән кешеләр. Шушы ук хәлне «Чаян» журналында эшләүче сәләтле яшь рәссамнар мисалында да күреп була. И. Әхмәдиев, Л. Насыйров, Ю. Денисов. С. Насырова, Э Дышаевлар махсус югары белемнәре булмаса да, сатирик рәсем елкәсенде әйбәт кенә эшләп киләләр. Ләкин, кабатлап әйтәм. бу хәл художество сәнгатенең бары тик сатирик рвсем жанрында эшләүчеләргә генә хас. Ә ул сәнгатьнең бүтән төрләре, бигрәк тә тематик картина һәм скульптура, бүгенге рәссамнардан бик зур һәм җитди профессиональ әзерлекле булуны теләп итә. Талантлы булуларына да карамастан, махсус югары белемгә ия булмаган рәссамнарга бу өлкәләрдә эшләү шактый читен. Мәсәлән, скульптор Альфред Әбдрәшитов хәзер менә шундыйрак хәлдәЛСүз дә юк, ул табигать тарафыннан бирелгән пластик сәләткә, материалның декоратив мөмкинлекләрен тиз сизенеп алу һәвәслегенә ия кеше. Бар нәрсәгә аның кулы ябышып тора. Хыялга бай, эзләнүчән иҗади фикерле һәм тормыш белән бик нык кызыксынучан скульптор ул. Ләкин кайчак ул әнә шул хыялы тудырган нәрсәләрне тиешенчә художестволы итеп тормышка ашырып җиткерә алмый, композицияләрендә ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрә. Кыскасы—скульптор профессиональ нечкәлекләрне тиешенчә белеп бетерми. Әгәр дә ул табигать тарафыннан бирелгән шушы таланты өстенә югары профессиональ белем дә алган булса, композицияләрендә күзгә күренеп торган төгәлсезлекләрне җибәрмәс һәм зуррак уңышка ирешер иде. Югары белемнең булмавы яшь рәссамнарның да иҗат диапазонын чикләүгә китерә. Илдар Әхмәдиев, мәсәлән, 1955 елда Казан художество училищесын тәмамлаганнан соң күп еллар буена бары тик сатирик рәсем өлкәсендә генә диярлек эшләп килде. Бик сирәк очракларда гына бүтән өлкәләргә (акварель, китапларга иллюстрация, декоратив афиша һәм плакат жанрларына) мөрәҗәгать итеп, иҗат мөмкинлеге күп кырлы икәнлеген сиздергәләп ала иде. Зуррак күләмле әсәрләр язу белән ул тик соңгы елларда, КамАЗда башланган зур төзелешләр белән рухлану нәтиҗәсендә генә шөгыльләнә башлады. «Скреперчылар», «Эштән соң», «Апрель» исемле әйбәт кенә картиналар да тудырды. Аның ул хезмәтләре күргәзмәләргә куелып, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Ләкин ул бу өлкәгә соңгарак калып килде. Художниклар союзында яшь булып саналып йөри торган чикне — утыз биш яшен тутырганнан соң, яшьлек ялкыны инде сүрелә башлагач килде. Шунысын да искә алып китмичә булмый: И. Әхмәдиеанең уңышлы эшләнгән һәм күргәзмәләргә куелып йөри торган әлеге картиналарында да профессиональ күзлектән караганда байтак кына кимчелекләр булуы, димәк, монда да рәссамның югары махсус мәктәптә укымаганлыгы бик ачык сизелә. Татарстанның үзендә югары белемле рәссамнар әзерләү мөмкин булса, яшь рәссамнарның иҗади сәләтләре тизрәк ачылыр һәм алар күп мәртәбә нәтиҗәлерәк эшли алырлар иде, дигән фикернең дөреслеген менә бу мисал тагын бер тапкыр раслап тора. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Татарстан рәссамнары арасында югары белемнәре булмаган яшь рәссамнарның саны шактый зур әле. 1969 елда Татарстан художниклар союзы каршында яшьләр белән эшләү өчен махсус комиссия төзелгән иде. Ул комиссия шактый зур оештыру эше башкарды. Казанда һәм Татарстан районнарында иҗади эшләрдә актив катнашып килә торган җитмеш яшь рәссамны исәпкә алып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтә башлады. Ләкин шул җитмешләп яшь рәссамның тик унбише генә махсус югары белемгә ия. Узган елның көзендә яшь рәссамнар иҗатының VI республика күргәзмәсендә катнашкан алтмыш кешенең дә тик унысы гына югары белемле иде. (Җәяләр эчендә шунысын да әйтеп үтик, күргәзмәгә куелган әсәрләр арасында нәкъ әнә шул югары белемле иптәшләрнең — И. Зарипов, В. Скобеев, В. Федоров, Р. Имашев, Ю. Вургафт, Э. Зариловларның картиналары тамашачыларның игътибарына лаек булды, чөнки алар художество сәнгате кануннарын белеп эшләнгәннәр иде.) Татарстан художество фондының районнардагы бүлекләрендә хәл аеруча борчу тудыра. Мәсәлән, Бөгелмә бүлегендәге егерме худфонд членының нибары берсе (1973 елның 1 ноябрендагы мәгълүмат). Түбән Камада ундүрт кешенең икесе. Чаллыда егерме биш кешенең өчесе, Лениногорскида егерме җиде кешенең тик дүртәве генә югары белемлеләр. Алары да, кызганычка каршы, яшьләр түгел, күбесе өлкән буын вәкилләре. Районнардагы яшь рәссамнар нигездә Казан һәм Лениногорск училищеларын тәмамлау белән генә чикләнгән иптәшләр. Республика профессиональ сынлы сәнгатенең төп резервын әнә шул яшьләр тәшкил итеп тора. Шуңа күрә аларны исәптән чыгарып ташлау һәм алар иҗатына ниндидер икенче дәрәҗәдәге иҗат итеп кенә карау һич тә дөрес булмас иде. Республиканың бүгенге художество тормышында бу яшьләр зур урын биләп тора: шәһәрләрне, җәмәгать интерьерларын формалаштыруда, нәшрият практикасында һәм. яшьләр күргәзмәләрендә алар актив катнашып килә. Лакин училище тәмамлаган яшь рәссамнар белән системалы ни алып барырга кирәк. Моида художниклар союзының яшьләр комиссиясе башкара торган эшләр белән генә канәгатьләнергә ярамый. ^Яшьләр белән эшләуне художниклар союзының иҗат секцияләрендә (рәсем, графика, скульптура) дә дәвам итәргә кирәк. Ул секцияләр белән җитәкчелек итүче тәҗрибәле өлкән рәссамнар яшьләрнең эшләрен тикшереп, аларга консультацияләр биреп барсалар — моның файдасы зур булыр иде. Өлкәннәр ярдәме белән осталыкларын арттыра барып, яшь рәссамнар Художниклар союзының рекомендациясе белән югары художество уку йортларына укырга да керә алырлар иде. Республикада югары типтагы рәсем студиясе оештыру мәсьәләсе дә бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әгәр андый студия оештырылса, ул да яшьләрне осталыкка өйрәтү мәктәбе булыр иде. Монда сүз яшь рәссамнарны училище тәмамлаганнан соң иҗат процессында өйрәтү-укыту турында бара. Ә Казанда аларны укытырлык зур тәҗрибәле һәм талантлы педагоглар бар. Бу мөһим мәсьәләне үз агымына кую белән генә чикләнмәскә, бәлки сынлы сәнгать осталарының квалификациясен күтәрү буенча республика студиясе оештырырга кирәк. Ул студиянең үз бинасы, график, скульптура һәм декоратив эшләрне башкару «чен материаллары һәм станоклары, шуларны урнаштырырлык бүлмәләре булырга тиеш. Менә шул чакта ул студия иҗади көчләрне үстерү һәм иҗади тәҗрибә уртаклашуның җитди базасына әверелер иде. Яшь иҗат көчләрен туплау һәм үстерү өчен яшьләрнең республика күргәзмәсен оештыру бик зур әһәмияткә ия. РСФСРның автономияле республикалары һәм өлкәләре арасында беренче булып, Татарстан художниклар союзы 1967 елда яшь рәссамнарның республика күргәзмәсен оештырган иде. Шуннан бирле бу эш традициягә әйләнеп китте һәм соңгы алты ел эчендә алты күргәзмә оештырылды инде. Тәҗрибә шуны күрсәтә: күргәзмәдә катнашучы яшьләрнең саны елдан-ел арта, күргәзмәгә куелган әсәрләрнең сыйфаты һаман яхшыра килә. Ләкин яшьләр күргәзмәсен оештыру мәсьәләсендә эшне тагын да яхшыртасы бар әле. Мәсәлән, күргәзмәләрне оештыру моңа кадәр стихияле төстәрәк үткәрелә: күргәзмәгә яшьләр үзләре тәкъдим иткән материаллар гына куела килде. Киләчәктә бу эшне алдан уйлап, планлы рәвештә алып бара башларга: яшьләргә алдан ук конкрет бурычлар куярга, темалар бирергә, аларны яңа төзелешләргә иҗат командировкаларына җибәрергә, кыскасы, күргәзмәләрнең характерын алдан ук билгеләп куярга кирәк. Аннары яшьләр, өлкәннәр һәм үзешчәннәр хезмәтләрен янәшә куеп күрсәтү очраклары да булгалый. Болай эшләүне уңышлы дип әйтел булмый. Киләчәктә күргәзмәгә материаллар сайлап алу принцибын да камилләштерергә, үзешчәннәр һәм халык иҗаты әсәрләрен үзенә аерым, курс һәм диплом эшләрен үзенә аерым күрсәтергә кирәктер. Болай эшләү яшьләрнең җаваплылыгын арттырыр, үз иҗатларына җитдирәк карарга мәҗбүр итәр иде. Эшлисе эшләр күп. Уңышлар арткан саен, алда яңа бурычлар да килеп чыга тора. Ул бурычлар нигездә бер нәрсәгә — яшь рәссамнарны тәрбияләү һәм аларның хезмәтен оештыру чараларын камилләштерүгә кайтып кала. Ә моңа республиканың дәүләт, партия һәм комсомол оешмалары, культура учреждениеләре һәм Татарстан художниклар союзы бергәләп ныклы эш алып барганда гына ирешергә мөмкин. Шул ук вакытта бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүе яшь рәссамнарның үзләренә — аларның осталыкларына, иҗади ачышларга омтылышларына, белемнәренә, идея ныклыгына. гражданлык сыйфатларына һәм үз иҗатларына ни дәрәҗәдә җаааплы карауларына да бик нык бәйле.