Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СҮЗЕ

Журналыбызның узган елгы 8—12 саннарында өлкән әдибебез Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» исемле повесте басылган иде Редакциягә килгән хатларга караганда, бу әсәрне журнал укучылары көтеп алып, кызыксынып укыганнар. Түбәндә шул күп санлы хатларның берничәсен урнаштырабыз. Шәйхи Маннур ага! Чистай дусларыгызның берсе Әсгать Юсуповтан бу хат. Күп сәлам үзегезгә! «Агымсуларга карап»ны укыгач, тукта, мин әйтәм. мин дә бит чорның гиганты булган ул төзелешнең актив катнашчысы идем, үзем әле Чистайныкы да, дәшми калу килешмәс, дидем. Тик шунысы бар, мин ГЭСта түгел, ә «Запорожсталь»дә, бетон салу белән Союзда дан тоткан Хәйруллин бригадасында идем. «Запорожсталь»нең котлованын казудан башлап, бетон белән тутырганга кадәр генә түгел, арматур эшләрендә дә катнаштык. Беренче бишьеллыкның комплекслы олы төзелеше иде ул «Запорожсталь»: домналары, мартеннары. Шамот заводы прокат корпуслары, тагын ниләр генә юк иде анда! Без бетон салганга кадәр казыган котлованның күләменә күз салсаң, хәзер баш җитмәслек: төбеннән өскә кадәр дүртәр кат киштәләп, югарыга балчык ташлау — бар да көрәк белән! Сезгә бетонны «кукушка» ташыган, ә без аны үзебез таш ватып, цементны да тачкалар белән ташып, үзебез ясап, кул белән сала идек. Күрәсең, «кукушка»лар күп булмагандыр. Хәзерге заман техникасы белән эшләүне чагыштырсаң, адәм ышанмаслык эш бит! Шулай да бишьеллык дүрт елда үтәлде. Безнең күкрәкләргә «Ударник первой пятилетки» дигән ул вакытның шактый зур даны булган значокларны юкка гына такмадылар бугай! Сез Сәгьдиевне кызык итеп искә аласыз. Мин эшләгәндә күп тиражлы газета татар телендә дә чыга һәм ул шуның редакторы иде. Бер заман үзебезнең бригаданың уңышлары турында бер хәбәр язган идем мнн аңа, үз белдегем белән генә. Килеп тә чыкты бу минем янга шунда ук. Ничек һәм ниндирәк материаллар туплап җибәрү кирәклеген өйрәтеп китте. Аларны да үтәдем мин. Шуннан үз янына эшләргә чакыра бу. Карасаң, үз урынына калдырырга чамалаган икән ул мине. Бөтен эшен үземә йөкләп калдырганын сизми дә калдым дисәм, һич ялгыш булмас. Минем бит белем бик сай. 4 еллык белемнең яртысын 1917 нче елга кадәр мулладан, яртысын революциядән соң совет мөгаллименнән алган идем. Шуның белән редактор булып кара инде менә. Ләкин мин иптәш Сәгъдиевнең миңа ясаган уңай йогынтысын һич тә исәптән чыгарып ташлый алмыйм. Ул башта мине үз газетасына хәбәрләр язарга өйрәтте. Аннары Мәскәүдә татарча чыга торган «Эшче» газетасының хәбәрчесе итте. Авылга әйләнеп кайткач та яздым мин аңа, газета ябылганга кадәр аның актив хәбәрчесе булдым. Сәгьдиев миңа очерклар, хикәяләр язарга куша, өйрәтә, уңышсыз булса, югалып калмаска өнди иде. «Эшче»дә «Чабаталы» имзасы белән чыккан фельетоннар минеке иде. «Атака»да «Утлы көннәр» повестем басылды. Әнә шундый башлангыч эшләрем өчен мин үземне Сәгъдиевкә һәр вакыт бурычлы саныйм. Әйбәт кеше иде ул. Озак тормады, безнең дан тоткан бетончыларга да эш бетте. Күбесе Чистай егетләреннән торган бригада членнары өйләренә таралышты. Днепр төзелешенә әзме-күпме хезмәт өлеше кертеп, мин дә өйгә кайтып киттем. Эшчеләр арасында ■«үсеп» кайткан кешене тиз күреп алдылар. Башта Вахитов исемендәге колхозның партячейка секретаре итеп сайладылар. Озак та үтмәде, райком үз аппаратына инструктор итеп алды. Аннан завкультпроп. икенче секретарь һ. б. Анысын да әйтим, шулай эш арасында биш балабыз үсеп өлгергән. Миннән ■бер дә сорап тормыйча, югары белем алдылар да. Татарстанда берәве дә калмыйча, бөтен СССРга таралдылар: Ульяновск. Свердловск. Киев. Ставрополь. Владивосток — менә кайларда ул балакайлар хәзер. Әле 21 январь көнне Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектаклен карарга карчык белән клубка барган идек. Аны унъеллык мәктәп укытучылары куйды. Көлә- көлә эч катып бетте. Иртән урамга чыксам, кешеләр үземне тәбрик итәләр: минем Приморьедагы Арсеньев шәһәрендә яшәүче малайның хатын Казан телестудиясеннән тапшырганнар. Ни Азат үзе әйтмәде язганын, ни студиядән хәбәр итмәгәннәр. Әрнедек ишетмәгәнгә. Без. картлар, шул балаларның эшләре, тормышлары белән рухланып яшибез ич. Шул Азаты инде конструкторлык бюросы начальнигы булып эшләгән җиреннән зур заводның партком секретаре итеп сайланган. «Әти. синең юлдан киттем, ахры» дип язган иде. КАИны бетерде ул. Төзүчеләр институтын төгәлләп Уралга киткәне Свердловскиның бер заводында баш инженер. Боларны мактанып язуым түгел. Маннур ага. Совет хөкүмәте кемнәрне генә кеше итмәде! Колхоз төзелешенең башында булып, авыл хуҗалыгын үзгәртеп төзү чорында күргән авырлыкларның берсе дә бушка китмәвен хәзерге көндә үз күзең белән күрү нинди зур шатлык. Кулак һөҗүменнән дә читтә калмадым. Сәнәк белән чәнечте- ләр, чак кына күзсез калмадым. Партия үзенең турылыклы улларын хур итми: картайгач та персональ пенсия билгеләп, тормышыбызны тәэмин итеп тора. Әле көрәш фронтыннан читкә киткән юк. Үзем дә катнашырга тырышам, иптәшләр дә нагрузка белән «сыйлап» кына торалар. Халык контроле группаларында, стенгазета чыгаруда катнашам, иптәшләр суды председателе һ. б.— җитмәгәнмени? Әсәрегезне йотылып укып чыктым. Маннур туган, рәхмәт яхшы эчтәлекле повестең өчен. Кайнар сәлам белән ӘСГАТЬ ЮСУПОВ. Арча районы. Яңа Кенәр авылы. Менә «Агымсуларга карап» белән дә аерылыштык. Ямансу булып китте. Әллә үземнең ата-бабаларымның үткәнен хәтерләткәнгә, авыл тормышы, булдыклы, гадел һәм тәвәккәл Пәрхулла абзый, ана назыннан мәхрүм булган нечкә күңелле Хөршит һәм Шәйхелисламнар бик тә якын һәм үз булып калдылар. Повесть халык сөйләменең матур үрнәкләре белән бизәлгән соклангыч тел белән агымсулардай салмак кына хикәя ителә. Уйландыра, дулкынландыра, күңелне кузгатып, әллә найларга алып китә. Ул гаять җиңел һәм бер тын белән укыла. Аның исеме дә бик отышлы сайланган — моңлы бер җырдай яңгырап тора. Н. ЗАРИПОВА. Кукмара районы. Мәчкәрә авылы. Шәйхи абый! Сезнең баштан үткәннәр минекенә дә бик охшый /Әлбәттә, барысы да түгел). Ятим үсүләр, укуга булган зур теләк, азрак каләм тибрәтергә сәләтлелек тә булу. 1921 елда ачлыктан качып «яңа җирләргә» китү һ. б. лар минем тормышта да күп булды. ГАПНЕТДПНОВА. Казан. Безгә, өлкән буын кешеләренә, «Агымсуларга карап» повестендагы вакыйгаларның бары да таныш, бары да кызык. Буялган, шомартылган, ялтыратылган бер нәрсә дә юк әсәрдә. Персонажлар, аларның һәр беренең шәхси үзенчәлекләре, холыклары бик дөрес, бик төгәл бирелгән. И. ҖӘЛИЛЕВ, Фрунзе шәһәре. Хөрмәтле олы язучыбыз Шәйхи Маннур! «Агымсуларга карап» повестен мин тирән кызыксыну белән укып. Сезнең «Университетларыгыз» дип кабул иттем. Чыннан да шулай. А. М. Горькийның шул исемдәге китабы белән янәшә торырлык хезмәт. Бары тик заманнары гына азрак икенчерәк. Гаять тирән эчтәлекле, тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Юлыңда очраган авырлыккыенлыкларны, үтә алмаслык дип караган киртәләрне җимереп, алдыңа куйган изге бурычыңны үтәү өчен көрәштән бер дә чигенмәскә, кыю, көчле булырга өйрәтә. Әсәр автобиографик. Әмма аны болай тар итеп чикләргә кирәкмәс. Чөнки анда туган ил тормышы, халык тормышы, аның кичерешләре, көрәше, искене җимереп, яңаны төзи башлавы бик ачык һәм тирән күрсәтелгән. Повестьта халыклар дуслыгы да матур сурәтләнгән. Хатын-кыз, ана образы искиткеч шәп. Мин сезнең китапларны Г. Ибраһимов, М. Горький китаплары кебек үк яратып, кызыксынып укыйм. Чөнки сезнең китапларда ясалмалык, кемгә булса да ияреп кабатлау юк. Менә шуңа күрә ул тулысы белән йөрәккә барып тоташа һәм онытылмаслык булып күңелдә кала. Сезгә сәламәтлек, корычтай ныклык, озын гомер, киләчәктә яңа әсәрләр бирүегезгә нык ышанып, укучыгыз САРА КИЛЬМЕТОВА, Казан.