Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР-ҮЗБӘК ӘДӘБИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

СССРда яшәүче төрле халыклар әдәбиятлары арасындагы мөнәсәбәтләр тарихын төгәл һәм тирән яктырту — совет филологлары алдында торган актуаль мәсьәләләрнең, берсе Телләре, гореф-гадәтләре ягыннан бер-берсенә якын булган халыклар арасындагы әдәби багланышларны җентекләп өйрәнү исә аерата игътибарга лаек Менә шуны искә алып, татар филологлары әледән-әле башка халыкларның әдәбиятлары тарихына мөрәҗәгать итәләр. Кардәш халыкларның галимнәре дә татар әдәбияты хәзинәләреннән уз әдәбиятларының үсү, ныгу сәбәпләрен эзлиләр. Бу юнәлештә махсус тикшеренүләр языла, диссертацион хезмәтләр башкарыла Мондый эзләнүләрнең кайберләре хакында < Казан утлары» моңарчы да материаллар бирә килгән иде Журналның бу санында укучылар игътибарына Ташкент университетының үзбәк әдәбияты кафедрасы аспиранты Ләлә Мәхсүмованың кайбер күзәтүләре тәкъдим ителә РЕДАКЦИЯ. ЭЛЕМТӘЛӘР ТАРИХИ ЕРАКТАН БАШЛАНА збәк һәм татар халыкларының тормышында, гореф-гадәтләрендә матди һәм рухи уртаклык зур. Ике кардәш халык арасында элек-электән экономик, иҗтимагый менәсәбәтләр хәкем сергән. Бу исә аларның әдәбиятлары арасындагы элемтәләрнең усү һәм ныгуына да җирлек тудырган. Моның шулай икәнлеген бик күп дәлилләр ярдәмендә исбатларга мемкин. Мәсәлән, терки халыкларның күпчелеге эчен уртак дип танылган борынгы язма истәлекләр безнең халыкларыбыз ечен дә бер дәрәҗәдә кадерле. Җөмләдән Мәхмүд Кашгариның «Диваны ләгат-ит-төрек» әсәрен күрсәтергә мемкин: үзбәкләрнең дә. татарларның да борынгы телләрен, халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен әйрәнү ечен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә меһим бер истәлек ул. Шулай ук Йосыф Хас Хаҗибның «Котадгу билик», Әхмәт Югнәкинең «һибәт-ел-хәкаикъ» әсәрләре дә. үзбәкләр белән бергә, мәгълүм дәрәҗәдә татар халкының да әдәби мирасыннан санала. Әдәбиятларыбыз арасындагы менәсәбәтләрнең тарихын тикшергәндә беек үэбәк шагыйре, олуг фикер иясе Галишир Нәәаиның роле аерата зур булуын күрәбез. Башка терки әдәбиятлар белән бергә, татар әдәбияты классикларыннан Мәхәм- мәдъяр, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри. Дәрдмәнд, Габдулла Тукай иҗатларына да Нәяаи поэзиясе, аның тирән фәлсәфәсе кечле тәэсир ясаган. Моның шулай икәнлеген әле генә телгә алынган атаклы татар галиме Ш. Мәрҗаниның үз сүзләре күрсәтә. Мәгълүм булганча, аның «Вафият-ел-әслаф вә тәхият-ел-әхлаф* исемле зурҮ зур җнде томнан торган био-библиографик хезмәте бар. Анда меңнән артык төрле ил, төрле чор шәрык әдипләре, галимнәре хакында материаллар туплаган. Менә шул китапта Галишир Нәваига да киң урын бирелеп, аның шигъри маһирлыгына, гуманизмына дан җырлана. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри үзенең әдәби, гыйльми хезмәтләрендә Нәваи иҗатына мөрәҗәгать иткән, бигрәк тә аның «Мәхбүб- ел колуб» әсәреннән нык файдаланган. Заманында Нәваи күтәреп чыккан гомум гуманистик мотивларның соңрак Г. Тукай иҗатында тагы да үстерелә төшүен күрәбез. Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, борынгы чыгтай (иске үзбәк) әдәбияты «Урта Азиядәге олуг бер мәдәниятнең җимеше булып, безгә дә (ягъни татарларга да — Л. М.), госманлыларга да, әзербәйҗан әдәбиятына да зур тәэсир ясады. Моның алтын дәверендә җитешкән шагыйрьләреннән Нәваи кебекләре, Төрк- станда ничаклы кадерле булса», башка төрки төбәкләрдә дә шул дәрәҗәдә популяр иде Ниһаять, Нәваи әсәрләреннән «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Фәрһад һәм Ширин» кебек поэмаларның, тагы башка бик күп аерым шигырьләрнең татар халкы тарафыннан һаман яратылып укылуын онытмаска кирәк 2 . Шул ук вакытта, элекке чор татар әдәбиятына Нәваи һәм башка үзбәк әдипләре зур тәэсир ясаган булса, соңгы дәвер үзбәк әдәбиятына Габдулла Тукай һәм аннан гайре күп кенә татар язучыларының тәэсире көчле булган. Гомумән, XIX йөзнең ахыры һәм XX гасырның башында, мәгълүм иҗтимагый сәбәпләр аркасында, элек күрелмәгән казанышларга ирешкән татар әдәбияты төрки дөньяда иң алдынгы әдәбиятларның берсенә әверелә һәм теге яки бу күләмдә алар өчен өлге хезмәтен үти. Күптән түгел Мәскәүдә чыккан «Милли әдәбиятларның үзара мөнәсәбәтләре һәм тәэсирләре» исемле китапта бу мәсьәлә буенча төрки телле әдәбиятлар белгече М. И. Богданова түбәндәгеләрне яза: «Урта Азия һәм Казагыстан язучылары татар әдибе Галимҗан Ибраһимовның хикәя һәм романнарын, татар-башкорт классигы Мәҗит Гафури шигырьләрен, татар драматургларыннан Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан драмаларын сөеп укыдылар, шулар аркылы милли традицияләр нигезендә рус әдәбияты тәҗрибәсен үзләштерделәр. Бу алар өчен нәфис прозада повесть, роман кебек жанрлар һәм драматургия барлыкка килүгә мөмкинлек тудырды» (319—320 битләр). 1905 елдан соң татарлар ирешкән зур казанышларның берсе вакытлы матбугатның үсүе иде. Татарлар чыгарган «Вакыт», «Йолдыз», «Казан мөхбире». «Нур», «Тормыш», «Халык», ■ Әлислах» кебек газеталар һәм «Ак юл», «Акмулла», «Аң». «Кармак», «Шура», «Ялт-йолт», «Яшен» кебек журналлар Казагыстан, Үзбәкстан һәм Кавказ халыкларының игътибар үзәгендә була киләләр. Төркстанда исә аерата «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы күп тарала. Үз нәүбәтендә, әлеге газета һәм журнал битләрендә Төркстан укымышлыларының да күп кенә әсәрләре басылып килгән. Мәсәлән, «Шура» журналының 1908—1917 елгы саннарында, казакъ авторлары белән бергә, үзбәк язучыларының, шагыйрьләренең әсәрләрен бик күп очратырга була. Мисал төсендә үзбәк әдипләреннән Мөхәммәтшәриф Суфизадәнең «Мәктәптән кайтканда», «Ханымнар исемендә», «Мөслимәләр» исемле, Чулпанның «Өмет», Габделхәбир Абдуллаевның «Бармы?», «Мин нигә елыйм?», «Үзе өчен яшәүчеләргә» исемле, Мөэминҗан Мөхәммәтҗановның «Риҗа вә нияз», «Тәрҗигъ бәнд» һәм Лотфулла Галиминең «Туран кызларына» исемле шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Шулай ук Мирмөхсин Ширмөхәммәдовның «Егерменче гасырда Төркстан бабай», «Динчеләр вә тәрәкъкыйчеләр», «Төркстанның ысулы идарәсе хакында», «Сәяйх Нәүширван әфәнде» исемле мәкаләләре, моннан тыш, Чулпан, Фитрәт, Бәһбуди, Габделваһап Моради, Мирзаҗан Камали һәм башка бик күпләрнең чәчмә әсәрләре «Шура»да дөнья күргәннәр. Җыел әйткәндә, өч революция дәверендә татар һәм үзбәк әдәбиятлары арасындагы хезмәттәшлек аерата җанлы, нәтиҗәле булган. Шушы чорда Төркстанга күпләгән татар сәяхәтчеләре килә. Алар җирле халыкларның тормышы, көнкүреше, 1 Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. Казан. 1960. 137 бит. 1 Археографии экспедицияләр вакытында татар халкы арасында Нәваи һәм башка үзбәк шагыйрьләре әсәрләренең кулъязма күчермәләре һаман табыла торуы бу фикерне тагым да куәтли төшә — Ред. гореф-гадәтләре, борынгы мәдәниятләре, тарихлары белән танышалар; күргән- белгәннәре хакында, «Шура» журналында, «Йолдыз», «Тормыш» газеталарында мәкаләләр бастырып, татар укучыларына хәбәр итә торалар. Шулар арасында татар сәяхәтчесе, журналист Нәүширван Яушевның эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Ул, мәсәлән, Төркстанның бик күп җирләрендә, терле шәһәрләрендә була, аның тарихы, җирле халыкның бүгенгесе белән кызыксына. Узган дәверләр тарихын җентекләп ▼ ейрәнер эчен, ул өч-дүрт ел Самарканд шәһәрендә яши, борынгы язма чыганакларга керер ечен фарсы телен өйрәнә. Моннан тыш, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә тәрбияләнгән Н. Яушев җирле халык арасында аң-белем таратырга тырыша, күп санлы мәкаләләр белән «Сәмәрканд», «Айна», «Садаи Төркстан», «Садаи Фәрганә» газеталарында чыгыш ясап, тиз арада бетен Теркстан җәмәгатьчелеге тарафыннан танылып өлгерә. Аның «Бохарада яңа ел», «Сәмәрканд мәдрәсәләре хакында». •Төркстан», «Төркстан голямасы», «Төркстан мәктүбләре» һәм тагы башка күп кенә әһәмиятле хезмәтләрен махсус билгеләп узарга кирәк ’. Шушы елларда Төркстанпа килеп, үзбәк халкының тормышы, мәдәнияте белән танышкан татар укымышлыларыннан һәм журналистлардан шулай ук Камил Мотый- гый, Борһан Шәрәф, Шакир Мохтари, Шакир Мөхәммәдъяров. Әхмәтҗан Биктимероә, Ф. Солтанбековларны күрсәтергә кирәк. Мөгаллим һәм мөгаллимәләрдән Зариф Мозаффаров, Шакирҗан Ибраһимов, Фатыйма, Зөһрә Сәйфуловалар һәм башкалар шушы чорда үзбәк халкының аяныч хәле хакында чын күңелдән ачынып мәкаләләр язалар, төркстанлы кардәшләрен армый-талмый мәгърифәт юлына чакыралар. Төрле юллар белән Төркстанга килгән беренче татар драма әсәрләреннән Ф. Халидиның «Радде бичара кыэ»ы, Ильясиның «Бичара кызны, Г. Камалның «Бәхетсез егет»еннән соңрак безгә Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы да киле. Шулай ук 1911—1912 елларда Урта Азия шәһәрләрендә, җөмләдән Ташкент. Самарканд. Бохара, Кукандларда «Сәйяр», «Нур» труппалары төрле сәхнә әсәрләре күрсәтеп йөри. Боларның барысы үзбәк әдәбиятында яңа жанрлар тууга этәргеч булалар. Мәсәлән, Хәмзә Хәкимзадәнең «Яңа сәгадәт яки милли руман», «Агулы хәят», «Бидгатьме, мәҗүсиятме?», «Фәкыйрьлек нәрсәдән»?» кебек әйберләрен. Абдулла Кадый- риның «Бәхетсез егет», «Уйнаш» («Жувонбоз») шикелле сәхнә әсәрләрен, һичшиксез, шушындый дәвамлы тәэсир нәтиҗәсендә туган әсәрләр дип карарга ярый. Әмма революциягә кадәрге әдәби мөнәсәбәтләребез хакында сөйләгәндә, бу югарыда әйтелгәннәрнең барысы да гомуми фон гына булуын истән чыгармаска кирәк. Чынлыкта бу зур һәм катлаулы процессның үзәген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты тәшкил итә иде. ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ Г. Тукайның ялкынлы поэзиясе, бу иҗатның халык язмышыннан аерылгысыз булуы, шуңа күрә татар әдәбиятын аннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгеллеге хакында озак сөйләп торуның хаҗәте юк, әлбәттә. Әмма Тукай поэзиясенең үзбәк әдәбиятына ни дәрәҗәдә тәэсир ясавын дөрес аңлар ечен, XX гасыр башында йөз борган кайбер мөһим үзгәрешләргә махсус тукталып узу зарури. Иң элек XX йөз башында, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсү нәтиҗәсе буларак, татар һәм үзбәк дөньясындагы иҗтимагый интересларның якынаюына уңайлы җирлек тууны күрсәтергә кирәк. Аннары, 1905 елгы революция тәэсирендә революцион рухтагы рус әдәбиятының формалашуын, шул әдәбиятның илебездәге башка халыкларның да аңнары үсүгә ярдәм итүен истән чыгармаска кирәк. Ниһаять, татар әдәбиятының, югарыда әйтелгәнчә, кызу темплар белән үсеп, тәрки дөньяда алдынгы әдәбият- ' 101S—1917 еллар арасында үз тырышлыгы белән хәзерге Үзбәкстап. Тажикстаи жнрләреяә. шулай ук Кытай Тнркстанына (уйгурлар арасына) сояхәт ясаган, сәфәрләре хакында тярле матбугат органнарында дистәләгән кызыклы очерклар бастырган саләтле журналист Нәүширван Яунюпнын катлаулы эшчәнлеге эле тикшерелмәгән. Ут 1917 елда Кашгар якларыннан ерак һкид- станга сәяхәткә әзерләнә, тнк. Февраль революциясеннән сок, Россиягә кайтуны дерес таба, саяхәтен сокрак дәвам иттерергә жыеиа Әмма бу теләгенә ирешә алмый 1917 елның кезеидә Ташкент шәһәрендә үпкә авыруыннан үлә. Аның бай һәм каршылыклы мирасы махсус «Йрә- мүие кнто.— Ред. нзлалә МӘХСҮМОВА ф ТАТАР ҮЗБӘК ӘДӘБИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ ларның Берсенә әверелүен истә тотарга кирәк. Нәтиҗәдә моңарчы да әзлексез аралашып яшәгән халыкларыбыз өчен мөнәсәбәтләрне янә дә ныгытырлык мөмкинлекләр туа. һәм менә шушы объектив сәбәпләр Тукай иҗатын теге яки бу дәрәҗәдә уртак хәзинәгә әверелдерә дә. Мәсьәләнең шулай тирән, катлаулы булуына ишарә ясап, Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм болай язган иде: «Габдулла Тукайны искә алабыз икән, безнең күз алдыбызга татар әдәбияты белән үзбәк әдәбияты, гомумән татар халкы белән үзбәк халкы арасындагы тарихи мөнәсәбәтләр килеп баса» *. Бу зур мөнәсәбәтне төгәл яктырту өчен, тормышны әтрафлы анализлаган кебек, әдәбиятларны да, җөмләдән Тукай иҗатын да төрле яктан тикшерү кирәк булыр иде. Әмма без бу кечкенә күзәтүдә нибары ике мәсьәләгә — Тукай сатирасы һәм ул күтәреп чыккан хатын-кыз тематикасының үзбәк әдәбиятында яңгыраш табу фактларына гына кагылабыз. Мәгълүм булганча, Габдулла Тукай иҗатында сатира төп урыннарның берсен биләп тора. Бу аңлашыла да, тормыштагы искелеккә каршы сугыш ачып, халыкны якты киләчәк өчен көрәшкә чакыручы шагыйрьгә чынбарлыктагы бөтен тискәре күренешләрне көлү аша фаш итү, укучыларда шуларга карата нәфрәт хисе тәрбияләү зарури иде. Ислам динен тотучы халыклардагы хатын-кызларның аерата кыерсытылуы әле әйтелгән тормыш искелекләренең бер өлеше булган. Шуңа күрә хатын- кыз азатлыгы мәсьәләсе дә әлеге әдәбиятларның үзәгендә торган. Белгәнебезчә, Тукай да бу мәсьәләгә зур игътибар биргән. XX йөз башы үзбәк әдәбиятының алдынгы вәкилләре өчен дә нигездә шундый ук сыйфатлар хас була. Моны атаклы үзбәк шагыйре Хәмзә Хәкимзадә һәм мәшһүр үзбәк-таҗик әдибе Садретдин Айни иҗатларында ачык күрергә мөмкин. Бу планда бигрәк тә Хәмзә Хәкимзадә иҗаты игътибарга лаек. Алай гына да түгел, яңа чор татар әдәбиятын Тукайсыз күз алдына китерү мөмкин булмаган кебек, үзбәк әдәбиятын да Хәмзәсез таный алмас идек. Ике шагыйрьнең иҗатына тематик уртаклык та, халыкчан гадилек тә хас булган. Чөнки Хәмзә, нәкъ Тукай кебек, үз шигырьләрен халык телендә, фольклор әсәрләре формасында язган. Моның сәбәпләрен, шул елларда Төркстанда барган үзгәрешләр белән бергә, әлбәттә, татар мәгърифәт фикеренең, татар әдәбиятының хосусиятларыннан да эзләргә кирәк. Хәмзә үзе дә бу хакта бик ачык языл калдырган: «1908 елны Нәмәнгән шәһәренә барып җиде-сигез ай укыган чакта хәзерге Нәмәнгән мәгариф эшләре җитәкчесе Габдулла Тукмуллин белән очрашып, аның файдалы тәэсиренә эләктем. Ул минем кулымдагы үз каләмем белән иске формада язылган йөз биттән артык шигъри язмаларымны күреп, минем тәрбиям белән шөгыльләнә башлады. 1905 елгы эшчеләр революциясе хакында да шунда мәгълүмат алдым. Ул (Габдулла Тукмуллин — ред.) кул матбагасы белән кечкенә күләмле китаплар, игъланнар бастырыл торучы бер татар егете иде; аның белән мин атна саен ике-өч мәртәбә очраша, әңгәмәләшә торган идем. Ул мине шактый дәртләндергән булса кирәк, шул вакытларда ук иске падишалар тормышыннан «Хакыйкать кемдә?» дигән бер роман язарга тотынган идем... Аннан соң шигырьләрем дә милли һәм революцион төс ала башладылар». Бу китерелгән фактлар Хәмзәнең татар әдәбияты, татар мәдәнияте тәэсирен яшьтән үк сизә башлавын расласа кирәк. (Шагыйрьнең замандашы Хәбибинең әйтүенә караганда, ул бик яшьли Каюм Насыйриның Әбугалисина хакындагы хикәяләрен гаять яратып укыган.) Шушы чорларда ук Тукай әсәрләре белән дә таныша башлаган дип уйларга мөмкин. Аның иҗатында Тукай күтәреп чыккан тематиканың яңгыраш табуы да шуны раслый. Моңа исә татар вакытлы матбугаты, татарча китаплар белән танышып бару сәбәп булган. Хәер, бу хакта шагыйрь Сабир Абдуллинның истәлекләрендә дә беркадәре материал табарга мөмкин: «Хәмзә бик яшьли үк гыйлемгә бирелеп, укуга хирыслы кеше иде. Ул көнбатыштагы хәлләр белән аерата кызыксынды. Шушы вакытларда ук «Тәрҗеман», «Вакыт» газеталарын вә башка терле журналларны калдырмыйча укып бара иде 2 . ' «Шәрык йолдызы» журналы. 1964. 4 сан. 2 «Үзбакстан аэдәнияте» газетасы. 1964 ел 4 март саны. Г. Тукай кебек үк, Хәмзә дә үз поэзиясендә гражданлык мотивларын беренче планга куеп, хезмәт ияләренең интересларын яклап чыга, аләрның киләчәге ечен кайгырып, халыкны азатлык эчен көрәшкә чакыра, һәр ике шагыйрьгә дә халыкка хезмәт итү, халык бәхете ечен көрәшү хисе уртак. Мәгълүм ки, татар әдәбиятында Г. Тукай беренчеләрдән булып руханиларны, ике йөзле буржуаз милләтчеләрне сатира уты астына ала, татар поэзиясендә иҗтимагый сатира жанрын үстереп җибәрә. Тукайның бу юнәлештәге осталыгы аерата реакция елларында ачыла. Шул ук вакытта Тукай өчен югары гражданлык лирикасы да хас иде. Хәмзә иҗатында да нәкъ шундый ук хәлләрне күзәтәбез. Хәтта аның әсәрләре стиль, форма ягыннан да Тукайга бик якын. Әлбәттә, бу уртаклыкларны мехаиик күчерү нәтиҗәсе генә дип карарга һич тә ярамый. Чынлыкта мондый якынлык эчке тематик уртаклыктан, идея, максат уртаклыгыннан килә. Чөнки татарларда да, бездә дә руханилар бер дәрәҗәдә реакция таянычы булганнар, мәгърифәткә, терәкъкыяткә каршы торучы кара көчләрнең башында торганнар. Фикеребезне дәлилләр өчен, кайбер мисаллар китерик. Мәсәлән, Хәмзәнең «Бер ишанның үпкәсе» исемле шигыре төп эчтәлеге, хәтта поэтик алымнары белен дә Тукайның мәшһүр «Мулланың зары» дигән сатирасын хәтерләтә. Тукайда: И ходаем! Бәндәңә әүвәлдә хөрмәт бар иде. Бер заманнар чалмалыга кадер, гыйззәт бар иде. Кайда аусам мин, халык шул якны кувәтләр иде, Җир йөзе җәннәт иде, дәүләт вә нигъмәт бар иде. Хәмзәдә: Инде, җуләр, узган көннәр кайда ул! Ханәкә 1 һәм көтү-маплар кайда ул. Хәлвә, знкер дигән шайтан кайда ул!.. Фатихама карал күпме хайваннар — Малым көткән кышлакларда чабаннар — Белмәс иде серемне ул наданнар. Инде андый шәп дәверләр кайда ул!.. Хәмзә шигыреннән бер өзекне укыгач, ихтимал, мондый мотивларның элегрәк Тукайда да күп тапкырлар яңгыраган булуы искә төшәр: ...Хәзрәт ничек, кардәшләр, Күзне ачыйк, диндәшләр. Гафләт белән үтмәсен Инде безнең җәй-кышлар. Ишаннарның хәленнән Суз ачма әхвәленнән!— һаман нәфес мтмәктә Башкаларның малыннан... Әсәрләренең сыйнфый юнәлешләре, изелгән халык мәнфәгатен яклап, изүчеләргә каршы төбәлгән булулары белән дә Тукай һәм Хәмзә иҗатларында уртаклык көчле иде. Шагыйрьләрнең һәр икесе дә үз әсәрләрендә патша колонизаторларының милли политикасына нәфрәт белдерәләр. Г. Тукай үз иҗатында хатын-кыз мәсьәләсенә зур әһәмият биргән, гүзәл табигатьле, мәгәр авыр язмышлы татар хатыннарының кабатланмас образларын тудырган, шунысы белән татар әдәбиятына тагы бер әһәмиятле яңалык китергән шагыйрь. Хатын-кызларга багышланган шигырьләрендә Тукай иң элек мәгърифәтчелек позициясеннән чыгыл фикер йөртә. Шуңа күрә демократик мәгърифәтчелек рухында иҗат иткән терки телле шагыйрьләрнең күпчелеге бу мәсьәләдә Тукай тәэсиреннән читтә кала алмаганнар. Моның шулай икәнлеген Хәмзә мисалында бигрәк тә ачык ■ Ханәкә— ишаннар резиденциясе. 145ЛӘЛӘ МӘХСҮМОВА ф ТАТАР ҮЗБӘК ӘДӘБИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ күрәбез. Фикеребезне дәлилләр өчен Хәмзә шигырьләреннән бер генә өзек китерү дә җитәр кебек: Их, кызларыбыз безнең саф-саф булып, Мәктәптә йөрсәләр иде урам тулып; Шулай йөрүләрен бер генә күрсәм. Үкенеч калмас иде көтсәм дә улем! Әлбәттә, Хәмзә бары ияреп язучы гына түгел, бәлки иң элек үзбәк халык авыз иҗатына таянып, аннары Тукай кебек олы остазларыннан иҗади өйрәнеп мөстәкыйль әсәрләр тудырган оригиналь шагыйрь, чын көрәшче, талантлы художник иде. Үзенең кыска вакыт дәвам иткән иҗат чорыннан бай сатирик мирас калдырган Мөхәммәтшәриф Суфизадә дә татар әдәбиятын, татар мәдәниятен якыннан белүчеләрдән иде. Ул Төркстан шәһәрләрендә чыккан газета-журналлардан тыш, Казан, Баку, Тифлислардан килгән вакытлы матбугат органнарын даими рәвештә күзәтеп бара. Аның берничә әсәре Оренбургта нәшер ителгән «Шура» журналында басылып чыгуын югарыда әйтеп узган идек инде. Суфизадә дә Тукай кебек, мәгърифәтчелек позициясеннән торып, беренче планга халык массалары интересын куеп иҗат иткән шагыйрь була. Аның хөкем сөргән социаль төзелештән ризасызлыгы, халык исәбенә яшәүче паразитлардан ачы көлүдә Тукай алымнарыннан файдалануы «Чуст казые Аббасхан Хаҗимөхәммәт угылына җавап», «Борчалар, хәлләрегез ничек?» исемле сатирасында бигрәк тә ачык күренә. Бөек татар шагыйре кебек, Суфизадә дә хатын-кыз тематикасына җитди игътибар биргән. Феодаль кыргыйлык, дини фанатизм, томаналык нәтиҗәсендә социаль һем рухи коллыкка төшерелгән үзбәк хатын-кызларын чын азатлык өчен көрәшкә чакырып, аларның хөр, мәгърифәтле булуын теләгән: Алып ташла пәрәнҗәңне — синең богау ул, Кара пәрдә йөзеңдә — рухыңны буган ул... Шагыйрь шулай ук «Укыгыз, аналар», «Ханым», «Ханымнар исемендә» дип аталган шигырьләрендә дә, Тукай эзләреннән барып, хатын-кызлар дөньясында хөкем сөргән наданлыкны, чикләнгәнлекне тәнкыйтьли. Өч революция дәверендә зур иҗади активлык күрсәткән үзбәк әдипләреннән Мирмөхсин эшчәнлегенә дә махсус тукталырга кирәк. Чөнки аның мисалында үзбәк- татар язучылары арасындагы идея-эчтәлек якынлыгының яңа мисалларын күрергә мөмкин. Мирмөхсин 1913—1915 елларда әдәбиятка шагыйрь буларак килгән кеше. Төркстанда чыккан газеталардан тыш, ул «Шура» журналында да әсәрләрен бастырган. Аның әсәрләрендә дә Тукай иҗатының тәэсире ярылып ята: шул ук социаль- иҗтимагый тематика, шул ук гражданлык мотивлары, шул ук милли аң үсүе, милли изүгә протест. Әгәр Г. Тукай үзенең: Җөмлә фикерем кичә-көндез сезгә гаид', милләтем, Сыйххәтеңдер — сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем г , — дип башлаган «Милләтә» исемле шигырендә үзенең бөтен булган барлыгын туган халкы өчен көрәшкә багышлавын әйтеп, халкына олы мәхәббәт белдерсә, Мирмөхсин дә, аның фикерләрен үстереп, үз халкына карата чын сөю, турылык, фидакарь хезмет вәгъдә итә: Әгәр милләт булса бер гөл, фикеремнән булып былбыл, Таң-сәхәрләр аһ орармын аның гамендә, әй, дуслар! Туган халкының никадәр изелгән, таланган, кыерсытылган икәнлеген күрә торса Да, Тукай, мәгълүм булганча, халыкның олылыгы, көчлелеге, моңлылыгы, әдиплеге, шагыйрьлеге хакында зур трибунадан горурланып сөйләгән, димәк, аның киләчәгенә өмет баглаган булуын ачык игълан иткән иде. Моның белән Тукайның хезмәт ияләрен «кара халык» дип хурлаучы тәкәббер иске интеллигенция вәкилләренә каршы чыгуы 1 Г а н д — биредә: баглы. ’Сыйххәт— саулык; гыйлләт — чир, авыру. бәхәссездер. Мирмөхсин дә нәкъ шулай үзбәк халык массаларын «надан, мокыт» дигт кыерсытучы карагруһ «укымышлыларга» кискен отпор бирә: Кайберәүләр акыл сата, имеш, милләт гөмраһ 1 дип, Бу сүзләргә ышанма, дус, милләтем дип аһ ит! Боларның барысы да, әлбәттә, элек иҗтимагый фикердә, аның бер формасы булган әдәбиятта хекем сергән тар кавым-кабиләчелек яисә үтә киң «мөселманлык» идеяләре урынына бер конкрет халык-милләт дигән төшенчә килүне, милли аң төгәл формалашуны, аның әдәбиятта да элекке абстракт «хак мөселманлык»ның позицияләрен яулап ала баруын күрсәтә. Димәк, Габдулла Тукай милли аңның әдәбиятта гәүдәләнешендә дә үзбәк әдәбиятына теге яки бу күләмдә тәэсир ясаган булып чыга. Моның шулай икәнлеген дәлилли торган янә бер фактка мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, шул ук дәвердә иҗат иткән шагыйрьләрдән Әүлани Г. Тукайның мәшһүр «Туган тел» шигырен үзбәкчә тәрҗемә итеп, аны үзе төзегән мәктәп дәреслекләренә кертә. Габдулла Тукай вакытсыз вафат булгач, аның иҗаты белән кызыксыну, аны олылау Төркстанда бигрәк тә көчәеп китә. 1913—1917 еллар арасында бездә Тукай истәлегенә, аның иҗатына багышланган махсус әдәби кичәләр уздырылып тора. Мондый күп санлы кичәләрдә, шагыйрьнең иҗаты турында махсус докладлар тыңлану белән бергә, үзбәк шагыйрьләре тарафыннан аның әсәрләренә ияреп язылган төрле формадагы тәхмис, тәэмин кебек шигырьләр укылган. Шуңа күрә бу дәвердә иҗат иткән үзбәк авторларына Тукайның бәрәкәтле тәэсире аерата көчле булган. ТРАДИЦИЯЛӘР ДӘВАМ ИТӘ Үзбәк-татар әдәби мөнәсәбәтләре Бөек Октябрь революциясеннән соң тагы да киң колач җәя. Шул ук вакытта бу өлкәдә принципиаль яңалыклар да пәйда була: файдалы, самими хезмәттәшлеккә социалистик идея өстәлә. Мондый яңа рух белән баетылган иҗтимагый хезмәттәшлекнең мисалларын без гражданнар сугышы чорыннан күп табабыз. Мәсәлән, күпләгән татар егетләре басмачыларга каршы сугышалар; татар укымышлыларының зур төркеме җиң сызганып идеология фронтында көрәшәләр. Күренекле үзбәк галиме, филология фәннәре докторы Иэзат Солтанов ул еллар хакында түбәндәгеләрне искә төшерә: «1919 ел. Гражданнар сугышының иң кызган чагы; миңа нибары 9 яшь. Без яши торган Ош шәһәре халкын басмачылар эзәрлекли иде. Шәһәргә «Мөселман татар бригадасы» дип исемләнгән хәрби татар отряды килеп, басмачыларга каршы көрәш башлый. Татар кардәшләребез Халхуҗа башлык басмачылар өерен туздырып, шәһәрне юлбасарлардан азат итә. Урамнарда ярым татарча, ярым үзбәкчә «аман, аман» дип эндәшеп, шәһәрнең басмачылардан азат ителүен игълан кылып йөриләр». Кыскасы, Үзбәкстанда совет власте ныгуга татарлар да шактый зур өлеш керттеләр. Бөек Октябрь революциясеннән соң чыга башлаган «Ишгираккиюн», «Михнәт- кәшләр авазы». «Инкыйлаб», «Кызыл байрак», Җир йөзе», «Мәгариф вә укытучы» кебек газета-журналларны оештыру, ныгытуда татар укымышлыларының өлеше шактый зур. Үзбәк журналистикасы тарихында Мәхмүт Хәсән һәм Вәли Галләмовлар- ның эшчәнлеге аерата тәкъдиргә лаек. Шулердан, мәсәлән, Мәхмүт Хәсән шактый вакыт «Кызыл Үзбәкстан» (хәзерге «Совет Үзбәкстаны») һәм «Правда Востока» газеталарының редакторы булган. Революциядән соң татар һәм үзбәк язучылары арасындагы хезмәттәшлекнең формалары да күбәя, эчтәлеге дә байый. Күпләгән татар әдипләре Үзбәкстанда кунакта булалар. Кояшлы өлкә һәм аның кунакчыл халкының яңа тормышы, бөек төзелешләре белән танышалар; күреп-белгәннәре хакында үз әсәрләрендә тәфсилләп язып, татар укучыларына җиткерәләр. Шулай ук үзбәк әдипләре дә Татарстанга кунакка бару бәхетенә ирешәләр, гүзәл Татарстан җире, аның тырыш халкы белән • Г е м р а һ — юлдан яхгап (аңгыра, мокыт мәгънәсендә) ЛӘЛӘ МӘХСҮМОВА ф ТАТАР ҮЗВӘК ӘДӘБИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ якыннан танышалар, алар хакында үз илләренә кайтып тулы мәгълүмат бирәләр. Оешкан рәвештә әдәбият алмашу, ягъни иң әйбәт әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү, тәрле җыентыклар оештыру эше тәртипкә салына. Әлбәттә, яңа шартларда болай колач җәеп үскән хезмәттәшлекнең тарихи тамырлары турында да онытырга ярамый. Чөнки узганның тәҗрибәсенә таяну киләчәкнең перспективасын тагы да ачыграк күзалларга ярдәм итә. Нәкъ менә шуларны истә тоткан кебек, татар культурасына, татар әдәбиятына һәр вакыт тирән ихтирам саклаган Гафур Голәм, үзе дә яңа дәвер әдәби мөнәсәбәтләргә зур өлеш керткән хәлдә, элекке дуслык традицияләрен өзлексез пропагандалап, эзлекле рәвештә аларның тарихи әһәмиятләрен аңлатыл килде. Габдулла Тукайның 80 еллыгына багышланган мәкаләсендә ул болай дип язган иде: «Тукай фәкать бер милләт даирәсенә генә чикләнмичә, бер татар шагыйре генә булып калмыйча, башка халыклар арасында, җөмләдән үзбәкләр арасында да мәгълүм вә мәшһүр иде» *. Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Шагыйрьнең мәңгелеге» исемле мәкаләсендә Гафур Голәм. татар-үзбәк мөнәсәбәтләре тарихына тагы мөрәҗәгать итеп, түбәндәгеләрне исенә төшерә: «Минем сөеп укыган китапларым Казан. Оренбург. Бакуда басылганнар иде. Казан китапларын бигрәк тә күп укыдым мин. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Риза Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимов вә башкаларны шул заманнарда да укып чыккан идем» г . Әдәбиятларыбыз мөнәсәбәте тарихы өчен шагыйрьнең түбәндәге истәлеге бигрәк тә мөһим: «Һади Такташ белән без 1919 елларда Ташкентта танышкан идек. Зәңгәр күзле, ак чырайлы, чандыр гына, миннән бер-ике яшькә яшьрәк бер татар малае иде ул. Икебезнең дә тиеп киткән кешеләрнең табаннарын пешерерлек дәрәҗәдә утлы күз кебек кайнар чакларыбыз иде... ...Озак еллар дәвам иткән теләгем, ниһаять, 1928 елны гына тормышка ашты: Зыя Сәеди белән икебез Татарстанга юнәлдек. Безне кадер-гыйззәт белән көтеп алдылар. Монда мин кадерданым Такташны очраттым. Ул безне Казан һәм Казан тирәләре белән таныштырып йөрде». Остаз шагыйрьнең бу сүзләреннән без яңа дәвердә татар-үзбәк мөнәсәбәтләренең тагы да ныгый, самимиләшә төшүенә дәлилләр табабыз. Революциядән соңгы мөнәсәбәтләрнең оешкан төс алуына түбәндәге фактларны китерергә мөмкин: татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Гадел Кутуй, Гомәр Бәшироа һәм башкаларның әсәрләре сыйфатлы тәрҗемәләрдә аерым-аерым китап булып, үзбәк укучыларына җиткерелде. Ленин премиясе лауреаты герой шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дә тулысынча үзбәкчә яңгырап, киң җәмәгатьчелекнең мәхәббәтен казанды. Шулай ук үзбәк язучылары һәм шагыйрьләреннән Айбек, Гафур Голәм, Абдулла Кадыйри, Хәмид Алимҗан. Миртимер, Шәрәф Рәшидов, Зөлфия, Әсгат Мохтар һәм тагын бик күпләрнең әсәрләре дә татар укучыларына тәкъдим ителделәр инде. Кыскасы, ике халык арасындагы әдәби мөнәсәбәтләр көннән-көн колач җәеп үсмәктә. Соңгы еллардагы элемтәләрнең үзенчәлекләре турында исә киләчәктә — процесс нәтиҗәләре азмы-күпме чарланып, чын мәгънәсендә тарихка әверелгәч, объективрак фикер йөртергә мөмкинлек туачак. Ташкент, 1973 ел.