СӨЙКЕМЛЕ СӨЯГЕ БАР
Беренче тапкыр аны кайда күреп, кайда тынлаган- ны хәтерләмибез. Безнең буын кешеләре өчен ул һаман да бар, һаман да булган кебек, йомышын ГГ {Г ' И төшеп тирә-күрше өлкәләргә, чит-ят шәһәрләргә китәсеңме—кайда да ачык буяулы афишалардан ■Ji в1ЁА\ У л елмая - Бер күргәндә ул Мәскәү, Ленинград сәх- ///1 JHLliV нәләреннән торып кешеләргә үзенең йөрәк җылысын өләшә, икенче карасаң, Урал-тау итәкләренә, ерак Себер якларына, үзбәк яисә казакъ дусларыбыз янына барып чыга. Ул да түгел, үзебезнең Татарстан җирендәге культура сарайларына яки вак-вак авылларның үч төбе кадәрле генә клуб сәхнәләренә кайтып төшкән була. Кунар өчен купшы ботак сайлап, урын талымлап изаланмый бу сайрар кош, кар- шысында тик кешеләр булсын да, теленнән тамган хак сүзләрен сеңдерерлек пакь күңелләр булсын. Кайда да моңлы, кайда да шук. дәртле яңгырый аның көр тавышы. Аны һәр җирдә беләләр, көтәләр, һәр җирдә таныйлар, яраталар. Сайрар кошка тиңләп сүз башлагач, болар инде атаклы бер җырчы турында сөйләргә җыеналар дип уйларсыз. Юк, җырчы түгел, тик алай да җырчыларга, шагыйрьләргә юлдаш, әдипләргә кулдаш кеше ул Шулай бервакытны, әдәби очрашулар үткәрергә дип. аның белән без өчәүләп Биектау районына чыгып киттек Юлдашыбыз һәр икебезнең күңелен инде бала чактан ук биләп алган, бик якын күргән кешебез булса да, ничектер шүрләбрәк кузгалган идек бу сәфәргә Ләкин юкка шүрләгәнбез. Үзара да шундый ук гади, нәкъ сәхнәдә күргәнебезчә сөйкемле, кече күңелле икән ул. «Я, киттекме, егетләр? Әйдә бер җилләнеп кайтыйк әле, электриккә утырып...» — булды аның беренче сүзләре. Поезд кузгалу белән чемоданыннан кып-кызыл әнис алмалары чыгарды да: «Үз бакчамның хәләл җимешләре, юл сәдакасы булсын, бисмиллагызны әйтеп ашагыз», — дип, безгә тоттырды. Шуннан соң әлеге алмаларга ялгап, инде күптәнге танышлар шикелле, көлдерә- көлдерә берничә мәзәк сөйләп ташлады. Аннары, сүз җаена китереп, безне башыннан кичкән яки ишетеп белгән гыйбрәтле истәлекләр дөньясына алып кереп китте. Әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә якты эз калдырган, әле бик күп еллар сагынып сөйләрлек олы шәхесләр турында иде бу истәлекләр. Һади Такташ. Салих Сәйдәшев, Галиәсгар һәм Шәриф Камаллар. Кәрим Тинчурнн. Бари Тарханов. Мохтар Мутиң һәм тагын, тагын бик күпләр... Авыз ачып тыңлый-тыңлый, көлә-көлә бара торгач, үзебез төшәсе станцияне дә узып киткәнбез — Сәдака кабул булмады бит боланга киткәч. — дибез моңа. — Жиде-сигез чакрымны гына пешкомобильгә утырып та барабыз аны. кайгырмагыз,— ди бу. Станциядән аз гына китеп, олы юлга аяк басуыбыз булды, безнең янга тузанга батып беткән йөк машинасы килеп туктады. Шоферы кабина тәрәзәсеннән башын чыгарды да: — Фәйзи абый, исәнмесез! Кая барышыгыз? — дип кычкырды. — Биектауга ла,—ди Фәйзи ага шаяртып. — Шулаймыни... Миңа бераз әйләнеч тә инде... Әйдә, ярар, илтеп куйыйкмы соң? — Шәп булыр иде дә... Кем д«п әйтим соң үзеңне? — Белмисез сез мине, Фәйзи абый... — Ярый, алайса, рәхмәт, энекәш... Фәйзи ага, кабина ишеген ачып, бер аягын баскычка куйгач, безгә таба борылды да хәйләкәр генә елмайгандай итте. Аннары: — Менә бит ул юл сәдакасы... Ә сез, имансызлар...— дип көлә-көлә ипләп кенә шофер янына кереп утырды. Ә без. ике «имансыз», югарыга, машина кузовына менеп кунакладык... * • ♦ Биектау райкомында барысы да ачыкланган, колхоз җитәкчеләре белән дә алдан ук сөйләшеп-килешеп куелган булып чыкты. Маршрут кәгазен кулга тоттырдылар да, хәерле юл теләп, безне Киров исемендәге колхозга озаттылар. Чыршы авылына килеп кергәндә, өйлә инде күптән авышкан иде. Хәзергедәй урак өстендә гадәттә авыл урамнары бик тын, кешесез була торган иде. Ә монда кибет тирәсендә дә, капка төпләрендә дә халык байтак күренә. Фәйзи ага бу хәлдән никтер сагаеп калды: «Карагыз әле, егетләр, ник сүрән бу халык, нигә жыелышкан болар?». Сораша торгач, шуны белеп алдык: моннан берничә көн генә элек колхозның унлап салам эскерте янган. Шундый корылыклы елда әле монысы да зур байлык, дип торган ул кадәр саламнан колак кагу игенче өчен, әлбәттә, бик күңелле хәл түгел. Шуның өстенә тагын кинәт кенә авылның бер егете үлеп киткән — җирлисе көннәре икән. Ул арада, әллә без килгәнне ишетеп, әллә инде үзенә шулай кирәк булыпмы, идарәгә колхоз председателе Шамил иптәш Гыйльманов кайтып керде. Ул бик хафалы күренә иде. Шулай булмый ни, хуҗалыкны кабул итеп эшли башлавына әле икенче генә ае, әнә бит нинди казага тарганнар. Күрешеп-танышудан соң сүзебез дә шуннан башланды: — Уңайсыз вакытка туры килгәнбез икән, иптәш Гыйльманов, бик борчулы чагыгыз бит. — дибез. — Шулайрак шул. Малай-шалайлар инде, ут ягып уйнаганнар. Башка вакытта булса әле бер хәер иде, быел бит... Үзегез беләсез. Егет тә бик жәл... Сез, иптәшләр, артык хафаланмагыз. Сөйләшенгән булгач, үткәрербез инде ул кичәне. Башка җирдә бүген көтмиләр бит сезне. — ди. Күренеп тора, алай да вай, болай да вай иде председательгә. Сүзгә Фәйзи ага кушылды: — Юк, энекәш, алай түгел ул. Без ничек тә җайларбыз үз эшебезне. Соңыннан, кайтышлый сугылырбыз әле. Хәзер әнә халыкның күңелен табарга тырыш инде син. Кеше күңеле бит ул... Без икенче колхозга киттек. Фәйзи ага бик моңаеп, сүрәнләнеп калган иде. Авылны чыгып байтак киткәч кенә телгә килеп: — Өч баласы калды диделәрме әле теге егетнең? — дип сорап куйды. Аннары, шофер белән янәшә утырган җиреннән безгә таба борыла ♦ төшеп, сүзен дәвам итте: — Миндә дә шул кайгы бит әле, егетләр. Сезнең белән шаяртып сөйләшәм, көлгән булам, ә үземнең эчем тулы ут. Пөрәк сыкрана. Узган атнада гына киленебез вафат булды. Биш оныгым ятим калды... Шул кайгыларымны да таратыйм дип чыгуым иде бу юлы.. Ә ятимлек ул. . —дип, кабат башлаган сүзен төгәлләмичә, Фәйзи ага тагын тынып калды. Ятимлек, ятимлек... Белә бит ул анын ничек ачы булуын! Үз башыннан кичкән — җиде ятка да теләми ул андый язмышны. Алар унбер малай, бер кыз үскәннәр Бөек вакыйгалардан, олы тетрәнүләрдән соң кысыр һәм рәхимсез 192! ел килә. Ачлык Чиста й якларындагы Яуширмә кешеләренә дә күпме күз яше, күпме бәхетсезлек китергән. Унбер яшьлек Фәйзине дә ул әнисеннән мәхрүм иткән. Арада иң нечкә күңеллесе булгангамы, бу вакыйга анын соңгы канатларын каергандай, соңгы шатлыкларын тартып алгандай була. Хәзер инде беркем дә аның башыннан шундый якын итеп сыйпамас, әнисенең моңлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүләрен, җыр сузуларын ул инде беркайчан да ишетмәс. Югыйсә, шул кадәр әйбәт иде бит бу мәңге көләч кояш астында, бик түгәрәк иде бит дөньясы Тормыш куып шыр сөяккә калган Сәйар агайның да балаларының сынык күңелен күрер чагы түгел. Озакламый ул үзе дә дөнья куя. Гаилә өелешеп ятим кала. Олыраклар әнә кайсы кая таралыша да башладылар. Бөтенесенең якасыннан үлем карачкысы кысып тоткан, һәркемнең үз кайгысы кайгы. Кайчакта гел җор сүзле мишәр карты Катәй бабай гына моңаеп утырган малайны юатып үткәли О чем думать, безгә ни булган Безнең кебек белән ил тулган,— ди ул, үзе дә хәсрәтләреннән бушанырга теләгәндәй. Ярата аны Фәйзи. Кече күңелле, мәңге шат чырайлы булганы өчен, кешеләргә ярдәмчел булганы өчен ярата Әле моннан өч ел элек авылга китап сатучы килгәч тә, Катәй бабай ана Тукай шигырьләрен бүләк иткән иде Инде һәфтиякне шартлатып укый белгән малайның түбәсе күккә тиде. — Укы, ятла, күләп сүлә, Тукай абзац күләп язган. — дип киңәш итте мишәр карты Ятламыймы соң Фәйзи, ятлады үл аны. шуның белән теле ачылды ич аның, Тукай шигырьләрен оста көйләве өчен авылдашлары арасында матур сөйләүче малай дигән ат та алды. Ә аннан сон Кара инде, алай" ук өметсез түгел икән ич Фәйзинең хәле, яңарган, сафланган иле бар икән ләбаса анын! Казандагы үксезләр йорты Мәктәп... Педагогия текникумы... Ә менә соңгысына никтер күңеле утырмалы Фәйзинең. Касыйм Шамил дигән артист балалар театры оештырып җибәргән бит әнә. Шунда тартыла бит әле бу күңел дигәнең, шунда йөри малай. Җитмәсә тагын, Галнәсгар абзасы да шәйләп алган үзен Болай килеп чыга бу. Балалар театры урнашкан мәдәният йортында сш кына әдәбият кичәләре үткәрелә Шундый кичәләрнең берсендә Фәйзи Һади Такташның «Нәни разбойник» дигән шигырен укый. Шигырь укылып беткәч, дулкынланудан колак яфракларына чаклы кызарган малайны Һади Такташ үз янына дәшеп ала һәм: — Әйбәт сөйләдең, егет икәнсең,— дип башыннан сыйпый. РӘШИТОВ, Г, ШӘРӘФЕТДИН OB ф СӨПКЕМЛЕ СӨЯ IE БАР Такташ яныннан китәргә дә өлгерми, Галиәсгар абзасы тотып ала. — Малай, синең тавышың бик көр икән, үзең бөдрә дә икәнсең, сиңа артист булырга кирәк, педтехникумнан театр техникумына күч, — ди ул Фәйзигә. — Нургали абый җибәрмәс шул, — ди малай, тартынып кына. — Әйт директорыңа, Галиәсгар Камал шулай кушты диген, җибәрер... Хәзер инде, педагогия техникумында бер ел укыгач, малаең театр техникумына күчәсе. Әмма анда керү өчен имтихан тотасы бар. Тавыш та көр Фәйзинең, сөйли дә белә, тик буй дигәне генә бик бәләкәй икән. Имтихан алучыларның кайберләре моны бик өнәп бетермиләр, үсә төшсен мәллә бераз дип. кире кагарга чамалыйлар. Ярый әле, комиссия председателе Кәрим абзасы Тинчурин мәрхәмәтле була. — Яле, бас. урындыкка баскач үсә ул. — дип, Фәйзине урындыкка бастырып сөйләтә... Театр техникумының икенче курсында укып йөргән көннәрнең берендә ул чагында Академүзәктә эшләгән Шәриф Камал чакыртып ала Фәйзине. — Менә нәрсә. — ди ул егеткә. — башка халыкларда цирк артистлары, сатирик-юмористлар, клоуннар бар. Ни өчен бездә дә булмаска тиеш. Әйдәгез. Кәрим Морзаханов белән икегезне парлыйбыз да Фәй- зи-Морзи дигән исем белән циркка чыгарабыз. Репуртуар белән үзем тәэмин итәрмен.. Шулай итеп, бу ике егет җәйге каникул вакытларында сатирик-юморист булып циркта эшли башлыйлар. Ул чактагы яшь. икесе дә бәләкәй буйлы, җор телле бу шаян артистларны өлкән буын кешеләре бәлки әле хәзер дә хәтерлиләрдер Шул чорда (1927—29 еллар) Казан циркында берничә ел рәттән СССРның халык артисты Михаил Румянцев — «Карандаш» та эшли. Күп вакытта аларга рус һәм татар телендә өчәүләп чыгыш ясарга туры килә. Аренада башта Румянцев күренә. Шуннан соң ул Фәйзи-Морзиларны каршылый һәм: — Фәйзи — Көдрәбаш, Морзи — Каракаш. мин — Карандаш,— дип үзләрен тамашачылар белән таныштыра торган була... Әнә шулай укып та. уйнап та йөри торгач, техникум тәмамлана. Фәйзи Юсупов Казан театрында эшли башлый. Зәйни Солтанов, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова. Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская. Шакир Шамильский кебек күренекле артистларның уйнауларын хәйран калып күзәтә. Озак та үтми, 1931 елны, Фәйзи армия сафларына алына. Беренче укчы татар полкында хезмәт иткәндә дә ул сәхнәне ташламый, үзешчән сәнгать көчләре белән җитәкчелек итә. чагышлар ясый. Гаскәри хезмәттән кайткач, ике ел Мәскәү эстрадасында эшли. Анда ул рус эстрадасы осталары Смирнов-Сокольский, Илья Набатов, Аркадий Райкин. Ирма Яунзем иҗатлары белән якыннан таныша, данлыклы сүз остасы Владимир Яхонтовны тыңлый. Мәскәү эстрадасында эшләгәндә Фәйзи Юсуповка талантлы җырчылар Наилә Рәхмәтуллина, Асия Измайлова, гармунчы Фәйзулла Туишевлар белән гастрольләргә йөрергә, беренче профессиональ җырчыбыз Фәттах Латыйпов биргән концертларда катнашырга, атаклы җырчыларыбыз Ситдыйк Айдаров. Галия Кайбицкая. Гөлсем Сөләй- манова, Рәшит Ваһапов, Сара Садыйкова концертларын алып барырга туры килә. Әйе. язмыш аны татар культурасының бик күп күренекле вәкилләре белән очраштырды. Аларның таланты Фәйзи ага күз алдында чәчәк атты. Бүген дә афишаларда аның исеме белән рәттән бик күп сәнгать осталарының исеме ялтырый. Соңгы елларда РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Илһам Шакиров- ның елдан-ел күркәмрәк, аһәңлерәк, колачлырак була барган халыкчан иҗатына юлдаш ул. Алар, илебезнең төрле почмакларында бер үк сәхнәдән торып, хезмәт сөюче кешеләребезгә рухи байлык, шатлык һәм бәхет өләшәләр. Фәйзи аганың тамашачылар алдына ничек килеп чыгуына игътибар иткәнегез бардыр. Җитез хәрәкәтләр белән сәхнә түренә чыгып басар ф да кешеләрнең алкышларына тыйнак кына баш ия-ня уйланып калыр „ Нәрсәдән башларга соң әле? Менә шушында аның яңа тормышы, нҗа- < ди тормышы башлана лабаса. Үзен тыңларга килгән бу кешеләргә ы нәрсә әйтер ул? Ниләр белән сөендерер, ниләр белән дулкынланырга « мәҗбүр итәр? Фәйзи ага репертуарындагы әсәрләрне бергә тупласаң, ® калын-калын томнар җыелыр иде. Тормышның һәр очрагына ярардай,«ы теләсә кайсы сорауга җавап булырдай алар. Ара-тирә ул залга күз г төшереп ала. Ә анда — игенчеләр яисә эшчеләр, төрле хезмәт, төрле * профессия кешеләре, һәммәсе дә бизәнеп, киенеп-ясанып килгән. Көн- © күрешләре җитеш, күңелләре шат, күрәсең. Әйе, бүген нәкъ менә тор- ° мышыбызның матурлыгы, илебезнең олы казанышлары, республика- ♦ бызның тату халыклар гаиләсендә көннән көн чәчәк атуы хакында « сөйләргә кирәк, һәм ул Нәкый Исәнбәтнең «Татарстан сәламе»н ° башлый s Әсәр озын, җитди, аны бертөрле генә тавыш белән укысаң, тамашачыны ялыктырып бетерергә мөмкин. Әмма залда чебен очканын ише- ш терлек тынлык. Алгы рәтләргә тезелешкән бала-чага, дөньяларын оны- * тып, авызларын ачып артистка текәлгәннәр. Ара-тирә көлгән авазлар о. яңгырап куя. Ә Фәйзи ага, тылсымлы карт сыман, һәммәбезне Та- ° тарстан җире буйлап сәяхәт иттерә, аның данлы тарихы белән таныш3 тыра. Сөйләгәндә ул каударланмый, кабаланмый. Кул хәрәкәтләре соң и * дәрәҗәдә саран. Интонацион күчешләр табигый, артист үз тавышы « белән бөтен нечкәлекләрнең, бөтен тибрәнешләрнең чамасын белеп ° идарә итә. s Бер шигырьгә икенчесе, өченчесе ялгана. Габдулла Тукай. Һади В Такташ, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Зыя Мансур, Әнгам Атнабаев 2 Туган ил туфрагы, таңнан торып халык байлыгын ишәйтү өчен кырга га- ашыгучы авыл кешеләре, яшьлек, яшәү һәм үлем, тормыш мәгънәсе турында шигырьләр. Кайсылары лирик җылылыгы белән күңел кылларын тибрәтә, икенчеләре тормышыбыздагы ямьсез күренешләрне сатира утында көйдерә, өченчеләре җнңелчә елмаю уята, уйларны, хыялларны кытыклап ала. Төрле пландагы, төрле югарылыктагы әсәрләр. Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Юсупов башкаруында алар яңача яши башлыйлар, чын сәнгатьчә яңгыраш алалар. Кул чабулар, дәррәү көлүләр, хуплау авазлары белән аралашып, минутлар артыннан минутлар үтә. Ләкин берәү дә залны ташлап чыкмый. Шул ук тынлык, шул ук игътибар. Халык аны кабат-кабат чакыра, сәхнәгә үтенеч язылган кәгазьләр ява. Менә ул, ниһаять, йөрәгеннән ташкан хисләрдән әсәрләнеп, чиксез бәхетле кыяфәттә сәхнә артына чыга. Шактый ардырган. Олы яшьтә бит инде. Ә күңел аны беләмени?! һаман яшь, һаман тынгысыз, һаман эзләнүчән ул. Кешеләргә аның тагын, тагын сүз кушасы килә. Авыр һәм катлаулы, дәһшәтле һәм истәлекле елларның әманәтен ышанычлы кулларга'тапшырасы килә. «Катык ашап, ертык бишмәт киеп» йөргән егерменче, утызынчы еллар малайларының гыйбрәтле язмышлары хакында сөйлисе, бүгенге яшь буынны алар яулаган матур тормышның кадерен белергә чакырасы килә. Моның өчен форсат та чыгып тора бит — залда утырганнарның күбесе яшьләр һәм ул, җаен туры китереп, чамасын белеп кенә заманнар элемтәсе, буыннар эстафетасы турында чын сәнгать чаралары белән әңгәмә башлый Репликларын конкрет тыңлаучыларга адреслый, аның күзләренә туры карап «Менә шулай, энем». «Әйе бит, сеңелем», — дип куя, яки дустанә ишарә ясап, кордашларына, чордашларына мөрәҗәгать итә. Тамашачы белән артист арасында ниндидер күренмәгән җепләр сузыла. Бу бәйләнеш кай арада монологтан бигрәк диалог төсен ала. Менә ул яшәү белән үлем турында сөйләп килә да: Үлем хәтле үлем башың белән, Дәрәжәсен төшереп даныңның, Син башкача миңа килеп йөрмә, Вакыт житкәч...— дип, бәләкәй генә пауза ясап ала. Залдан шигъри юлларны төгәлләүче: — Үзем барырмын! —дигән сүзләр яңгырый. Тыңлаучының башкарылган әсәргә әнә шундый актив мөнәсәбәте, иҗади процесста битараф калмавы ике арадагы ышанычны ныгыта, сөйләшүаңлашуда бөтенлек һәм гармония тудыра. Бу инде нәфис сүз остасы үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белә, тамашачының психологиясен аңлый һәм сәхнә түрендә чын сәнгать әсәре иҗат итә дигән сүз. Ул халык авыз иҗатыннан да бик иркен һәм оста файдалана. Аның иҗатында такмак-такмаза шуклыклары, мөнәҗәт моңнары, заманча югары публицистика, драма элементлары бергә үрелеп бара. Шулай бер арада, эстрада алымнары турында сүз чыккач, Фәйзи ага бу турыда үзе шундый бер фикер әйткән иде: «Шигырьме ул. прозамы, куплет яисә такмакмы, хәтта буффонада һәм клоунада әсәреме, әгәр алар кешене ышандырырлык итеп башкарылса, эстрада өчен берсе дә хилаф эш түгел. Бары тик чынбарлыктан читкә китмәсеннәр дә якты киләчәгебезгә хезмәт итсеннәр. Шул чагында эстрада жанрының бу төре әйбәт, тегесе начар дип әйтергә урын калмый». Мөгаен, шулайдыр. Ләкин моңа ирешү өчен әсәреңне, иҗатыңны тәкъдим итәсе халыкның рухи байлыгын, рух мирасын армый-талмый өйрәнү һәм үзләштерү, халык кайгысы белән кайгырып, шатлыгы белән шатланып яши белү дә кирәктер. Фәйзи ага моны яшьтән үк аңлаган, гомере буена шуңа омтылган. Артист ирешкән уңышларның сере бәлки нәкъ менә шундадыр да .Моңа ул газаплы эзләнүләр, абыну- сөртенүләр аша килде, зур тормыш тәҗрибәсе, бай биографиясе бәрабәренә иреште. Ә биографиясе аның чыннан да бик бай, күп кенә чордашларыныкы кебек гыйбрәтле, эчтәлекле. Ул ил язмышын, аның шатлыкларын да, кайгысын да уртаклашып яши. Ватаныбызга яу килгәч, кулына корал тотып, Фәйзи ага да башта ак финнарга каршы китә, ә соңрак немец фашистлары белән сугыша. Әгәр кеше тормышта чын гражданин икән, димәк, ул, артист буларак та гражданин булып кала. Әгәр ул чын артист икән, тормышта да үзе пропагандалаган, үзе байрак итеп күтәргән идеалларга инанып яши. Фәйзи ага әнә шул ике башлангычны үзендә органик төстә берләштергән шәхес. Ул башкалар күңелендә сәхнә түреннән дә, урамда очраганда да бердәй мөлаем тәэсир калдыра. «Сөйкемле сөяге бардыр бу Фәйзи абыйның», диләр аның турында. Бу язмабыз белән без күренекле артистның иҗатына һәр яклап бәя бирүне бурыч итеп куймадык. Анысы белгечләр эше. Безнең теләк, кешеләргә бик күп шатлыклар, бик күп дулкынландыргыч минутлар бүләк иткәне өчен, бала чагыбыздан ук яраткан, хөрмәт иткән өлкән агабызга рәхмәт сүзләре генә ирештерү иде. Безнең бу теләккә Фәйзи ага Юсуповның Галиәсгар һәм Шәриф Камаллар, Һади Такташ һәм Кәрим Тинчуриннар фатихасы белән киткән юлдан илле ел буена миллионнарча чакрым жир йөреп тапкан миллионнарча дуслары да кушылыр дип өметләнәбез