Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Горурлык Туган илем! Син бит минем өчен Хәтта җанын фида кылырлык Туган анам кебек якын дисәм, Бу — төчелек түгел, — горурлык! Туган илем, минем җылы өем, Башка җирдә миңа урын юк, Дип шатлансам синдә яшәвемә, Бу — төчелек түгел, — горурлык! Туган илем — минем туган телем, Шушы телдән башка җырым юк, Дип җырласам әгәр җырларымда, Бу — төчелек түгел, — горурлык! Туган илем, синең үткән юлың — Минем юлым, башка юлым юк, Дип соклансам барыр юлларыңа, Бу — төчелек түгел, — горурлык! Туган илем, синең исемеңне Йөртүемә лаек булырлык Гомер итсәм, мин үкенмәс идем... Бу — төчелек түгел, — горурлык! Без—егерме сигезенчеләр! Тыныч заманнарда тумадык без, Тудык сыйнфый көрәш кызганда, Шәхси милекчелек межаларын Тәү «Фордзон»нар сөреп узганда. Тыныч заманнарда үсмәдек без, Үстек бишьеллыклар чорында, Магниткалар, ГЭСлар тәэсире бар Бала чакның гамьсез җырында. Сугыш безне колаклардан тартып, Вакытыннан иртә өлгертте: Кичтән егет итеп йоклатты да, Таң атуга инде ир итте. Сөйгән ярлар белән саубуллашып, Без тутырган идек токсайны ', Хәле бетеп тынган дулкын сыман, Сугыш безгә килеп тукталды. Атайларсыз үткән замананың Патшасы да идек, колы да, Кирәгеннән артык бәләкәй дә, Кирәгеннән артык олы да!.. Тыныч заманнарда тумадык без һәм үсмәдек тыныч заманда. Тыныч замана дип йөртелсә дә, Тыныч түгел әле һаман да. Бу тормышның чияләнеп беткән Төеннәрен чишә кулыбыз, Җәмгыятьне тартып бара торган Арканнарны ишә кулыбыз. Сугыш чоры белән тыныч чорның Уртасына туры килгәнгә, Тормыш безне чүкеп җитештерде, Үзе таләп иткән кимәлгә. Кирәгәннән артык мактана дип, Әйтсә әйтер бары көнчеләр. Көнләшәләр икән — көнләшсеннәр! — Без — егерме сигезенчеләр! Йолдызларга карап җирдә ятам... Йолдызларга җитә уйларым!.. Бер уйласам, мин югары кебек, Бер уйласам, алар югары... «Көшө туса, күктә йолдыз туа», Дип сөйлиләр; бәлки ул хактыр? Ни дисәң дә, бар бит йолдыз белән Көше арасында уртаклык. Алар да бит без барлыкка килгән Материядән үсә яралып; Кайберләре яралырдан элек Тузан булып оча таралып... Аларның да яхшылары була, Яктылары була, тоныгы... Венерасы, Марслары була... Балалары була, оныгы... һәрберсенең юлы үзенә башка... Теле башка... горефгадәте... Үзенә башка янар сәгатьләре, Таң алдыннан сүнәр сәгате... Берәүләре ипле генә яшәп, Ипле генә дөнья куялар... Икенчесе вата, кыра, җимерә... Дер селкенеп куя дөньялар... Кайсылары, кара янар булып. Якты янганнардан көнләшә... Кайсылары читтән җылы эзли, Кайсылары үзе өләшә... Кайсы — үлгәч яна... Кайсылары — Тере булсалар да салкыннар... Йолдызлармы кешеләргә охшаш. Кешеләрме йолдыз затыннан? Дус югала сугыш яланында, Утта янып, дөрләп югала. Йөрәгеңдә еллар буе сүнмәс Көйрәп ята торган куз кала. Бик авыр! Дус югала үлем түшәгендә, Күз алдында эреп югала. Йөрәгеңдә еллар буе тынмас Елатырлык моңлы җыр кала. Бик авыр! Дус югала үзе тере килеш; Дәрәҗәгә үрләп югала. Йөрәгеңдә еллар буе сызлап Интектерә торган җөй кала. Аһ, авыр! Диние Исламовка һәрбер үлем үкенечле, һәрбер үлем кетмәгәндә. Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Озак утыра торган идек лә, Үзең һаман китми торган идең, «Хәзер китәм, китәм» диеп тә. Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Яз башланды... Җәйләр... Көзләр бар... Языласы күпме хикәятләр, Сөйләнәсе күпме сүзләр бар! Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Тукталмаган идек төшкә дә, Чәчләреңә көмеш кар төшсә дә, Йөрәгеңә кырау төшмәгән. Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Анда барып була соңлап та, Барып була, ләкин кайтып булмый, Бөтенләйгә түгел, сорап та. Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Кадереңне белеп бетмәдек; Син әкият кебек кызык идең, Кызганычын, ахры, көтмәдек. Нигә көтмәгәндә китеп бардың? — Озак утыра торган идек лә, Үзең һаман китми торган идең, «Хәзер китәм, китәм» диеп тә. Нигә көтмәгәндә китеп бардың?.. 1973 Н. Н. гә Таңнарда гармун уйнадың, Тирә-як тынып калды. Гармун моңына тирбәлеп Гөлләрдән чыклар тамды. Гөлләрдән чыклар тамдылар, Әйтерсең күз яшьләре. Ишетелеп китте сыман Әнкәңнең эндәшкәне: — Таңнарда гармун уйнама, Моңлы булырсың, балам. Бу дөньяда моңсызлар күп, Ниләр кылырсың, балам? Таңнарда гармун уйнадың, Әнкәңне тыңламадың, Күрекләрен сузып суздың, Телләрен моңга манып. Тирә-якка моң түгелә... Еласын — елаганнар. Йоклар йокыларын бүлеп, Сөйгәнен уйлаганнар, Сөйгәненнән сөелеп тә Сөелеп туймаганнар, Мең газаплы мәхәббәттән Өметен җуймаганнар... Еласын — елаганнар! Гармунчыны тиргәмәгез, Гармуны елатадыр! Бәлки үзенең гомерен Елатып уйнатадыр? Гармун телләре исәпсез, Гомерләр тик бер генә, Гармун күреге сузыла, Сузылмый гомер генә. Моңлы гомерләр җитешми, Моңсызлар күбрәк әле, Моңсызларны уятырга Гармуннар кирәк әле! Гармуннар кирәк әле! Көзләр үтеп, кышлар башлануын Хәбәр итә кара каргалар — Беренче кар җиргә төшү белән Очып китә кара каргалар. Ураллардан Африкага тиклем, АйҺай, ерак инде юллары! Талмасын ла инде канатлары, Өзелмәсен инде җырлары. Кышлар үтеп, язлар башлануын Хәбәр итә кара каргалар, Иң беренче тамчы таму белән Кайтып җитә кара каргалар. Беренче кар... һәм беренче тамчы... Ай-Һай, ерак мизгел арасы! Кошлар булып кошлар түзәлгәнне Түзмәс микән адәм баласы? Түзәр әле! Кайталар Шауласын авыллар, калалар, Шатлансын олылар, балалар, Шатлансын аналар, аталар! — Егетләр солдаттан кайталар. Сөенсен сөйгәнен көткәннәр, Кызлары үсеп буй җиткәннәр, Онтылсын хәвефләр-хафалар! — Егетләр солдаттан кайталар. Симерткән тәкәләр суелсын, Табында шәраблар коелсын, Йөгереп йөрсеннәр апалар!— Егетләр солдаттан кайталар. Кайталар хезмәтен тутырып. Акылга, тәртипкә утырып, һәм татып дөньяның ачысын, Аерып яманнан яхшысын. Кайталар җирләрен сагынып, Погонлы шинельләр ябынып... Төп-төгәл, исән-сау көллесе — Заманның иминлек билгесе! Егетләр солдаттан кайталар...