Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нури Арсланов Мин тауларга карыйм Кайда сез, әй, сабый хыялында Болытларга менгән кыялар, Карагайлар явы, кара таштан Калкан булып баскан коймалар?!. Каркаралым! Ярты гасырдан соң Чирәмеңә ятып аунадым. Әллә инде мин зур үскәнгәме, Кечерәйгәннәр хәзер тауларың. Ай-Петриләр, Биштау, Алатаулар Мәһабәтен күздән кичергәч, Илләр, юллар йөртеп, сагындырып, Еллар мине сиңа китергәч, Мин аптырап калдым... үзгәрешләр Туса туа икән җаныңда! — Юкса, шунда алтын кояш белән Сөйләштем бит сабый чагымда! Шунда вәхый алдым шигърияттән, Шунда илһам серен төшендем! Кабат килдем менә дулкынланып, - Керфекләрем түбән төшердем... һәммәсе дә монда җанга якын, Узган яшьлек кебек кадерле. Элеккедәй тик мәһабәт түгел, Шул, ахрысы, өзде бәгырьне... Кайчандыр чын мәгъбүд 1 иткәннәрем Гади булып баскач алдыма, Тик алданып йөргән икәнмен, дип Уйладым мин... Бер көн аңымда Хәзергем дә шулай гына булып Гәүдәләнсә... коткар бу хәлдән! Мин Каркарал тауларына карыйм, Керфекләрем җиргә төбәлгән... * Могъбүд — алла — кумир. Онытасым юк Әллә нигә моңсу иде ул көн, Ап-ак иде дөнья... Хәтердә, Үзгәрмәде күм-күк урман гына,— Төренмичә торды кәфенгә. Уйнап йөри идек тау башында, Ак карларга батып кәмәрдән *. Айгайлады 1 2 шунда бер азамат, Тынып калдык шомлы хәбәрдән: «Ленин үлгән!..» Без нардомга. Сәхнә. Кызыл постау, кара тасмалы, Монда икән бүген кара көйгән Кайгыларның хәттән ашканы... Яшьләренә буылып ораторлар Сөйли Ленин ятим иткәнен... Бу сүз миңа таныш, күптән беләм Ятимлекнең нәрсә икәнен. Ләкин, гаҗәп, андый вакытларда Сабый күңеле сүлпән үзгәрә. Тик олылар елаганны күргәч, Бик ямансу булды безгә дә... Каркаралым! Таулар, кыяларың Күтәрделәр мине күгемә. Зур тетрәүләр синдә кичергәнгә Күрә, ахры, син гел күңелдә! Ак кәфендә иде ул көн таулар... Онытасым юк, айкап томагын 3 4 , Үзәк өзгеч оран салып тауда Яшь казакъның басып торганын. Иртешкә төшмә икән, Суларын эчмә икән: Сабый чакның сагышлары Үзәккә төшкән икән... Пароход тавышлары... Мәхәббәт язмышлары: Чын күңелдән сөйгәннәрнең Бар микән кавышканы? Тузмый ИКӘН Нәфисәм — җан арманым Бәхеткә саралмадым, Күзгә сөрмә итәр идем, Туфрагың табалмадым. Йөрәкнең кузгалганы, Күңелнең сызлаулары, Башларым була дивана, 1 Кәмәр — билбау ’ Айгайлады — кычкырды (казакъча). 3 Т о м а к — бүрек. 4 Арма п — теләк, омтылыш. Уйласам узганнарны. Узмаса узмый икән, Вакытлар бозмый икән, И кадерле хатирәләр! Таушалмый, тузмый икән. Мин табынам сиңа Мин табынам сиңа! Синең белән Шундый рәхәт, шундый күңелле! — Узган гомер — сары яфрак, диләр, Ничек диләр калган гомерне?!. Арабызда аз түгел шул еллар... Син туганда, менеп атларга, Бәйге даулап, ерак ярышларда Мин йөргәнмен егет чакларда. Кабатланмас яшьлек итеп кенә Яратма син мине юатып, Кабатланмас кеше итеп ярат, Яраталсаң, акылың югалтып! Көз төсләре иңмәс аңа карап, Яшел язга — сиңа, әйдә бер Буталсынчы дөнья, гомер фаслы, — Көзләремне язга әйләндер! Мин табынам сиңа! Син моңаеп Кул изисең киек казларга, — Сарган сине гаҗәп алтын дөнья, Тылсымлаган көзге манзара... Әүпелдәк «һауп, һауп!» тавыш бирә иде кемдер күлдән, Җәйге төндә, каушый идем мин ул өннән; Үзе шундый шомлы иде, үзе серле! Ул сер миңа озак ачылмыйча йөрде,— Ни икәнен беркем әйтеп биралмады. Сабый чаклар үтте... Белдем мин аннары, Баксаң, ул һич тә сер түгел икән байгош, Булып чыкты сазда яши торган бер кош. Тормышка да каушый-кызыга керәбез дә, Серен вакыт ипләп ачып бирә безгә: Тәҗрибәләр таудай үскәч, бара-бара, Тереклек тә әүпелдәккә V охшап кала. V Әүпелдәк —саз кошы күлбогаиыц казакъча атамасы. Тургай һәлакәте Бер карчыга төште тургай артына, Тургай мескен котылмакчы, талпына... Карчыганың килә шул җим аласы, Ә тургайның килә исән каласы. Орчык кебек бөтерелә тургаем. Менә явыз тотып алды корбанын... Табигать тә явызлыкка корылган, Үзгәртү тик килә кеше кулыннан! Баян-Сылу Баянаула башыннан болыт китмәс. Төлкегә кыядагы кошым җитмәс— Казакъ халык җыры. Баянаула, Баянаула! VIБаян-Сылу җырлый тауда. Моңы килә, сүзе килә, Тик күренми үзе нигә? Ташлар миңа сер сөйлиләр: — Баян-Сылу монда, — диләр, — Син шикләнмә, ышан безгә, Табыйм дисәң — таудан эзлә. Баян-Сылу күзендә яшь: Сөйгән яры — Кузы-Күрпәш, Кирәкми, ди, аңа үзгә, Шуңа күренми, ди, күзгә. Күлләр миңа сер сөйлиләр: — Баян-Сылу монда, — диләр, — Бик тирәндә, төптә ята, Ташлар юкны сөйли — хата! Баян-Сылу җырлый, җырлый... Ярын эзли елый-елый: КузыКүрпәш тауда икән, Төлке куа — ауда икән. Карагайлар сер сөйлиләр Миңа: — Сылу монда, — диләр, — Ышанма син күлгә, ташка, Бездән эзләп кара башта... Бөтен җирдә Баян-Сылу, Әкиятләрдә хәйран сылу, Яши һаман күңелләрдә, Күчеп илләр, гомерләргә! Думбырада өзә генә, — Үтә моңы үзәгеңә! Баян-Сылу, Баян-Сылу, Тик күренми күзгә генә... Баянаула, Баянаула! Баян-Сылу йөри тауда, Син VI Җырларда Баян-Аул шулай җырлана. Шуна монда да Баянаула дип алынды. ZWWW'/'ZX. кайларда, Кузы-Күрпәш?! БаянСылу күзендә яшь... 1973—74. Гәрәй Рәхим Бу дөньяда Бу дөньяда мин дә бер генә кеше, Бу дөньяда син дә бер генә кеше. Бу дөньяда күп түгел без; Ничә мең генә кеше. Ничә мең генә кешенең Ничә мең генә уе... Уйларны килештералмый Яшибез гомер буе. Бу дөньяда мин үземчә хаклы ич, Бу дөньяда син үзеңчә хаклы ич, Бу дөньяда мең-мең ирнең Меңе меңчә хаклы ич. Мең ирнең мең хаклыгына Бер урта табып кара. Шул уртаны эзли-эзли, Гомерләр үтеп бара. Бу дөньяга мин дә мәңге килмәгән, Бу дөньяга син дә мәңге килмәгән. Бу дөньяга бер адәм дә Мәңге килдем димәгән. Мәңге килдем димәсә дә, Кем үләргә җан ата?1 Яшәү өчен тартышабыз, Ә гомер агып ята. Бу дөньяда син дә яшәргә тиеш, Бу дөньяда мин дә яшәргә тиеш. Бу дөньяда ничә кем бар Хет бер яшьнәргә тиеш. Яшьнәгәндә кемдер янар Соңгы йолдызлар сыман... Тик исәннәр Кеше булсын, Янмасын җирдә иман. Назлы сүзне көчәнмичә әйтәм, Кычкырамын талларымны кочып. Явызлыклар күрсәм тыным бетә, Нәфрәт сүзем чыга тешне кысып. Назлар безне шундый киңәйтәләр — Дөнья шулай яраткандыр инде. Явызлыклар кара ярык сыман — Үзенүзе тарайткандыр инде. Адәм баласының холкы гаҗәп: Бер-бер наздан җиргә шәрран яра. Ә башына актарылып төшкән Явызлыкны эчкә йотып бара. Кайчагында... Кайчагында күңел купшылана, Гел мактыйсы килә дусларны. «Үзем артык кырыстырмын», — диеп, Гафу итәм хәтта дошманны. Сөйгәнемнең ташлап китүен дә Мин үземнән күрәм, дивана. Бүген дуслар мине аңламаса, Киләчәк бар, диеп юанам. Як-ягыма сибәм гел юмартлык. Моны күпләр сизеп торалар. Кайберәүләр минем изгелектән Шәхси файда сөзеп торалар. Шактый файда сөзеп торалар. Мондый халәт ләкин озак бармый, Бик тиз кырыслана юмарт җан. Ах, син, дөнья, алдыйсың бит, дим дә, Мин усалланам. Көннәр үткән саен Дуслар киңәш бирә: — Син яздай яшь әле, Гел алга бар, — диләр. «Бик ашыкма, дустым, Өлгерерсең кышка, Син язда кал әле!» — димиләр. Еллар үткән саен Дуслар киңәш бирә: — Инде җәең җитте, Тукта, уйлан, — диләр. «Еллар узып бара. Көчең бар чагында Язга чыгып өлгер!» — димиләр. Гомер үткән саен Дуслар киңәш бирә — Гомер көзең җитте, Инде ялга чыгып Тыныч кына яшә син, — диләр. «Картаясың, дустым, Дулап язга чык та Мәңге язда кал син!» — димиләр. Монда апрель... Анда син... Сез никадәр пар килгәнсез — Икегез тиң. Тамчылар кабатлый: — Тиң... тиң... Гөрләвек челтери: — Тиң... тиң.... Бозлы тупыл ботаклары Чеңгелдиләр: — Тиң... тиң... Менә апрель узып китте. Тамчылар да туктадылар. Гөрләвекләр челтерәми. Тупыллар да шау яфракта — Ботаклары чеңгелдәми. Китте инде, китте апрель, Ә син, иркәм, кил миңа, Кил! Тамчылардан башка гына, Гөрләвектән башка гына, Тупыллардан башка гына Чакырамын: Кил миңа, Кил! Мин бүген дә сине сагындым Язның моңсулыгын сылтау итеп. Мин бүген дә сине сагындым. Җилләр булып исте хатирәләр — Җилдә учак булып кабындым. Ул көннәргә инде чыклар төшкән, Чык астында яна чәчәкләр. Бүген инде тәрәз каршысында Шаулап үсә яңа чәчәкләр. Язның моңсулыгы сылтау гына — Мин сагынам узган кышларны. Узган җәйләр, көзләр сагындыра — Сагынулар никтер ешлады. Бу моңлану бәлки кыендыр да, Тик теләгем минем саф, әйбәт — Күңелләрдә булсын моңлану да, Киләчәккә барсын мәхәббәт. Аланнарда үсә гел балан, Аланнарга кереп югалам. Туган җирем, мйн бит сине сөеп Аланыңда үскән бер балаң. Мәхтүмколыйга Әйткән идең: мин бу җирдә Бары тик кунак кына. Дөрес әйттең! Син — кунак, тик Мәңгелек кунак монда. Замана, кырыс замана, Якадан тота-тота, Өйрәтә мине ныклыкка, Назларны йота-йота. Шартлатып бер әйтер сүзең булса, Җирдә яшәү әле ярап тора. Бер юньле сүз әйтче, дигән сыман, Дөнья минем күзгә карап тора. Ялгызлык ямьсез икән. Ялгыз эчкәч, хәтта туган Як суы тәмсез икән. Гамьсезлекне начар гадәт диеп, Ачулана мине дусларым. Гамьсезлеккә ләкин өйрәндем мин Гамьсезлеген күреп дусларның. Безнең әле үсмер чагыбыз, Безнең әле үткер чагыбыз. Кайгыларны салып сандалга, Шатлык итеп чүкер чагыбыз. Мин әлегә сөю тезгеннәрен Сабыр агачына бәйләп торам. Тик түзмәс ат, өзәр бу тезгенне, Шуны шәйләп торам