Поэзия
Зәки Нури
Май ае балладасы Инде яз1 Очынып бөреләр ачыла. Яңару, яшәрү — язын ул изге эш!.. Елмаеп, һәр якны нурлаган чакта яз, Бер егет йөзендә нигәдер көзге төс... Күренә, нигәдер, бик боек, бик моңсу, Баш иеп читләшә күргән бер кешедән, — Күңелгә, күрәсең, күңелсез җил өргән һәм анда ниндидер бер почмак... өшегән... Инде май. Тезелеп бәйрәмнәр килә бит! Зур эштән бакчалар баткан ак күбеккә. Үзе дә сизмәстән шушыны искәреп Шау-шулы бер чатта тукталды егет тә. Шул чатка кәрзинләп ак чәчәк китергән Кемнеңдер әбисе, кемнеңдер әнисе. Ак чәчәк! Ак күбек! Агарган чәч төсе. Ак ялкын балкыйдыр шикелле... Ә исе!.. Үзе дә сизмәстән егет тә тукталды — Тукталды чал чәчле бер апай каршында. Күзендә ниндидер магнитлы очкын бар: «Мә чәчәк! Жәл түгел! Ал, улым, барсын да!» һәм апай пышылдый карашка сүз өстәп: «Ә акчаң булмаса — ансында эшем юк...» — Кирәкми, — ди егет, — бик рәхмәт, әнкәем!.. Барыбер юк хәзер, бирәсе кешем юк... Ә чәчәк барыбер шул егет кулында! Ул аңа карап һәм сокланып туймады. Берсүзсез аңлашу иде бу, бер сүзсез... Беләмсез, шул чакны кем нәрсә уйлады? ...Штабтан хат килде: «Бер ярчык тиде...» дип. Дуслары яздылар: «Җиргә баш иде...» дип. Әйтмәде чал ана кай көндә, кай якта Сугышта улкаен кем ничек күмгәнен. ...Ә егет әйтмәде быел май башында Әнкәсе нәрсәдән һәм ничек үлгәнен... Әйтмәде. Дәшмәде. Кайгысын йотты ул. Тетрәтмә болай да тетрәгән карчыкны. Ә әнкә... йөрәктә утыз ел йөрткән бит Харьковны алганда тигән бер ярчыкны. Өч җыр НИК! Ярыймы сорау бирергә? Белер нәрсәм берничә: Ник миңа яшәве кыен Сине көн дә күрмичә? Ник мин болай өзгәләнәм, Ник мин болай уфтанам? Йөрәккә ник очкын салдың — Анда ут та ут һаман? Ник гел сиңа чәчәк өзәм, Бүтәннәргә өзмим мин? Ник һәркайда синең шәүләң Күренер дип эзлим мин? Ник һәр адымда мин һаман Синең белән серләшәм? ...Миңа бик авыр булачак Әгәр җавап бирмәсәң... КИЛ Күңелем тәрәзәсен мин Ачып куйдым киң итеп. Кил син, йомшак җил булып кер — Якын күреп, тиң итеп. Тәрәзәм төбе гөл генә, Ул ерактан күренә. Там, җылы яңгыр булып там Гөлле күңел түремә. Сине сагыну хисләрем Тулып-ташып түгелә. Мен, якты йолдыз булып мен Якты күңел күгемә. Ерактагы яшен булып Төшкә кердең син бүген. Кил, давыл булып дулкынлат Минем күңел киңлеген. Юлыңа җырлар сибәрмен, Кил генә син, кил генә. Кояшым итеп көткәнем Син генә бит, син генә! көт Көт, йөрәгем, армый-талмый, Очрашуны көн дә көт. Кулның кулга тию дә Мең бәхет ул, мең бәхет. Булса булсын мең бәхет ул, Кем канәгать бер белән! Сөйгән ярың килгәнен көт Җырланмаган җыр белән. Мәхәббәт уты күктәге Чулпанга тиң ут бит ул. Күрешкән минут — шул Чулпан Кабынган минут бит ул. Көт син, йөрәк, көт, көтә бел, Өмет өзмә килми дип. Кояшын күреп туймыйча Иртән ай да сүнми бит. Чәнечкеләр тезмәсе ҮЗ БАШЫНА Үзе өчен Трест бер өй салды, Темпын зурлап тагын бер эшнең. Ә бер айдан түшәм ишелде дә... Үз башына төште Трестның. КҮТӘРДЕЛӘР... Ясле — «Старт», кафе — «Поход», кино — «Финиш»... Әйе, спорт җене тигән исемнәр бит! ...Ә эшләнде болар бар да: «Бу колхозда Күтәрелә икән спорт дисеннәр!» — дип. МӨГЕЗСЕЗ КУЯН Киткән Куян бер көтүгә кушылып — Урманында торган җирен ташлаган, һәм... бераздан, мин дә сездәй булыйм дип, Үгезләрдән мөгез даулый башлаган. ОЛЫ БЕЛӘН КЕЧЕ — Болай дөрләтсәң — үләсең бала! Тәмәке бит ул җанны куыра... — Мин бит гел тартмыйм — бары аракы Эчкәчтен генә берне суырам. САТИРАГА КАРАШ Әйтә Әрем: — Чынлап торып көләр өчен Бу тормышта җирлек тә юк хәзер, җим дә. Әйтә Чәчәк: — Кара эчле, әрем эчле Булсам әгәр көлә белмәс идем мин дә! Итек турында Мәсгл-баллада Эшлекле, кодрәтле, гыйбрәтле бер оста Теккәч тә бик матур, бик чыдам күн Итек, Көнчеләр кузгала: берәве ярсынып Яманлый Итекне чүәктән ким итеп. Берәве, төкерекне гадәтчә күп чәчеп, Яманлый Итекнең балтырын, үкчәсен. Берәве: «Мондыйны күргән юк минем!.» ди, «Чабатам барында Мин Итек кимим!» ди. Сүз ала берәве — оста зат әвешкә! —: «Ник миңа бу нәрсә? Ни җитә кәвешкә!» һәм өсти: «Бәяне өстемә алалмыйм... Әшнәләр әйткәнгә кушылмый калалмыйм...» Шул чакны тузанлы, таушалган күн Итек Нәкъ үзе керә дә бүлмәгә атылып Кычкыра: — Ник чумар ишәсез тел белән? Көрәштә кирәк ул кырыслык, катылык! Сүзегез — ямьсез дә, сәер дә, кызык та... Сез шушы чүбекне чәйнәгән вакытта һөҗүмгә бардым мин — иң алгы сызыкка, Меңләгән чакрымлап юл үттем походта. ...Тузанлы киштәдә йоклыйлар чүәкләр, Каһарман күн Итек төн куна окопта. Киресенчә теләкләр Икенче бәйләм Кунакка барсаң — шатлыгың Эчкә сыймасын иде: Хуҗаң сине: «Әйдә, кефир Эч1» дип сыйласын иде. Башлыкларның эштә бары Шундые калсын иде: «Дус булсаң да — эштән куам!» Дип әйтә алсын иде. Күсәк күтәргән тәнкыйтьче Бәхеткә тарсын иде: Шул күсәк белән үзен дә Бер тотып ярсын иде. Көйсезләнгән хатын үзен Үзе көйләсен иде. «Дин — агу ул!» диеп мулла Вәгазь сөйләсен иде. Яла яга белмәүчегә Бүләк бирсеннәр иде. Трамвайга кайчан картлар да Алдан керсеннәр иде. Безнең башлык та, ичмаса, Елга бер көлсен иде. Атасы чишкән мисалны Бала да белсен иде. Каравылчы төнлә түгел. Көндез йокласын иде. Больничный көткән бәндәгә Сырхау йокмасын иде. Ир-ат сауган җылы сөтне Хатын-кыз эчсен иде. Хатын алименттан качсын, Ә ире — көтсен иде. Бухгалтерлар алиментны Тотмый калсыннар иде!.. Бу сүзләрдән кайберәүләр Гыйбрәт алсыннар иде. Марсель Галиев Пискарев каберлегендә Моңлы аһәң монда җир астыннан килә. Сабый йөгерә автоматка каршы, көлә-көлә... үлә... Моңлы аһәң монда җир астыннан килә... Бүгенге ачыш күптән инде ачыласы иде, тик менә... Моңлы әһәң монда җир астыннан килә... «А» хәрефен өйрәнгәндә тынып калган сабый Поэма язар иде илгә... Моңлы аһәң монда җир астыннан килә... һәрберсе бит кабатланмас дөнья иде, Ачылмаган зур ил иде. Хәзер аның һәркайсы да Атлантида инде... Ленинград. 1973.