Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛГАН БЕР ӘСӘР ТУРЫНДА

Унтугызынчы йөзнең икенче яртысы һем егерменче йөз башы әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә әдәбият фәнебезнең зур гына уңышлары бар. Әмма шулай да әдәбият фәнебез бу чор әдәби процессын тулы, тәфсилле аңлатудан шактый ерак әле. Унтугызынчы йөзнең икенче яртысына һәм егерменче йөз башына караган күп кенә әдәби чыганаклар әле һаман игътибардан читтә калып килә. Бу еллар татар әдәбиятында, мәсәлән, «Идел буе», «Нуретдин хикәясе», «Ялтыравыклы күз», «Хатыннар», «Кылаф белән Диләре» кебек билгеле бер өдәбиэстетик кыйммәткә ия булган әсәрләр бар. Киләчәктә аларны өйрәнү һәм фәнни өйләнешкә кертү, һичшиксез, тарихи-әдәби процессны тулырак аңлауга мөмкинлек тудырачак. Ленинградтагы Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә саклана торган «Бичара Галия яки михнәттән соң рәхәт» китабы да — шундый әсәрләрнең берсе. Хәлбуки, әдәбият тарихы буенча язылган хезмәтләрдә бу әсәр турында бер сүз дә әйтелми. «Бичара Галия» әсәре Әхмәтҗан Бикти- мөров дигән кеше тарафыннан язылган һәм 1906 елда Оренбургта. Кәримовлар типографиясендә басылып чыккан. Язучы әсәрен роман дип билгеләгән, һәм ул күләме белән дә. эчтәлеге белән дә М. Акъегет. 3. Бигиев тарафыннан язылган беренче татар романнарыннан әллә ни калышмый. «Бичара Галия»дә сурәтләнгән вакыйгалар егерменче йөз башы татар тормышын чагылдыра. Романның үзәгенә бу чор әдәбияты өчен традицион булган мәхәббәт, гаилә бәхете, хатын-кыз азатлыгы кебек мәсьәләләр куела. Бу мәсьәләләр әсәрнең төп образларында, аеруча Галия образында калку булып гәүдәләнә. Галия — шәһәр бае. зур сәүдәгәр кызы. Аның әтисе Насыйр әсәрдә байлык яратучы, гаять комсыз кеше итеп тасвирлана. Ул мөмкин булган һәр урында алдарга, табыш алырга омтыла. Гаять надан, иске фикерле булса да, бу чор татар әдәбиятында сурәтләнгән бик күп татар байлары кебек, Насыйр яңалыктан, модадан артта калмаска тырыша. Өен җиһазлау, кием сайлау мәсьәләләрендә, язучы әйткәнчә, ул «бөтенләй дәртсез кеше түгел». Шулай ук кызы Галияне гимназиягә укырга бирүе дә аның бүтәннәрдән калмаска тырышуын күрсәтә. Әмма шул ук вакытта Насыйр үз өендә элек-электән килгән кырыс гадәтләрне, иске йолаларны да нык саклый. Галия әнә шундый семьяда үсә. Ләкин шуңа да карамастан, ул — нечкә хисле, акыллы һәм зиһенле кыз. Галия әлегә гимназиядә укып йөри һәм еш кына эчке, яшертен борчылу белән алдагы тормышы турында уйлана. Ул үз килечегенең ата- аиасы теләкләренә, яшәп килгән гореф- гадәтләргә бәйле икәнен яхшы аңлый һәм шулардай җиңел генә котыла алмаячагын да сизенә. «Мин үземезне. кызларны, әсирләр дип беләмен,— ди ул ачынып дус кызы Летифәгә.— Бәхет вә сөте- дәтемезне ата-анамыздан көтеп, күп вакытта ата-аналарымыэның корбаны уламыз. Алар безне хаксыз, ихтыярсыз йорт хайваннары диеп йөриләр... бәхет сәгадәтемезнә тикшермиләр» (21 бит). У Ләтифә ис» Галияне борчылмаска, ата-ана сүзен тыңларга һәм язмышы белән килешергә үгетли. «Галия җаным, мин бу сүзеңә разый- мын. Безнең иргә бару... тугрысында һич ихтыярымыз юк. Әмма, минемчә, синең иргә бару хосусында хәсрәтең бер дә булмаска кирәк иде. Әлхәмде лилля, дәү- ләтеңез бар. Сине бер картка яки хатын естендән бирү ихтималлары юк. Дәүләт үз кулыңда булачак. Дәүләт берлән гомер итү дәүләтсез гомер итүдән артыграк булса кирәк. Бар сөештерә, юк орыштыра диләр». Аңа каршы төшеп, Галия болай ди: «Ләтифә туганым... син эшне малга китереп терәдең. Әмма мәхәббәт, ихтыяр... инсаният, тәүфыйк, әдәп, инсаф, мәгърифәт кайда калды? Синеңчә булганда, бу күркәм сыйфатлар бәхет, сәгадәт өчен бер дә хаҗәт түгел, мал гына кирәк... Юк, Ләтифә җаным. Болай булса, фикерең хата... мал, дәүләт, алтын, көмеш һәм зиннәткә кызыккан кешене мин ахмаклар җөмләсендән саныймын». Яшь кыз хатын-кыз бәхетен чикли торган иске кануннары җимереп ташларга тели. Ул үз бәхетен мәхәббәттә, хезмәттә табарга омтыла. Галиянең әнә шул идеалы әсәрдә җанлы итеп, романтик буяулар белән сурәтләнә. Менә Галия әтисе белән авылга бара. Төш вакыты җиткәч, әтисе кырда атын туктатып, намаз укырга керешә. Галия исә, сусавына түзә алмыйча, эчәргә су эзләп китә һәм уракчылар янына килеп чыга. Яшь ир белән яшь хатын төшке ялга туктаганнар, табын көйләп гөрләшә- гөрлөшә чәй эчәләр. Яннарында яшь балалары да бар. Ир белән хатын алмаш- тилмәш тупырдатып шуны сөяләр, бер- берсенә карап, бәхетле елмаеп шатлыкларын уртаклашалар. Крестьяннарның табигать кочагындагы эшләре, яллары, берберсенә карата җылы мөнәсәбәтләре Галиянең күңеленә чиксез якын, кадерле булып тоела. Аңарда көнләшү хисләре уяна. Ул үз тормышын да әнә шундый тигез, нык мәхәббәткә, хезмәткә нигезләп төзергә хыяллана. Әмма бөтен бәхетне акчада, байлыкта күргән буржуаз семья Галиянең омтылышларын исәпкә алмый. Насыйрның үз исәбе бар. Ул «Мәскәүне ике-өч мәртәбә алдаган» дәрәҗәле бай Гыйззәт семьясы белән туганлашырга омтыла. Шул максатына ирешү өчен ул Галияне Гыйззәт байның эчкече һәм фахиш малае Баһауга кияүгә бирмәкче була. Ләкин, күргәнебезчә, Галия дә канунйолаларга, байлык-дәрәҗәгә сукыр рәвештә баш ия торган кыз түгел. Ул көрәшергә карар бирә һәм сөйгән егете Габдрахманнан үзенә ярдәм итүен сорый. Ләкин Габдрахман аңа ярдәм итү түгел, бөтенләй Галиянең уйларына каршы төшә. Чөнки әти-әнисенең сүзеннән чыкса, Галия малмөлкәтсез калачак. Ә Габдрахманның һич тә андый кызга өйләнәсе килми. Шуңа күрә ул Галиягә язмышы белән килешергә, ата-анасының сүзеннән чыкмаска куша. «Галия җаным! Мин сезне... җаным-тә- нем белән яратам. Әмма ярату белән генә эш бетми, җаным. Бу сүз генә дөнья өчен җитми. Көн үткәрер өчен сәрмая да кирәк. Мәхәббәт дәрте белән генә бәх- тияр була алмыйбыз... Авырлык булса да аталарыңның сүзенә итагать тиеш»,— ди Габдрахман кыз белән саубуллашГабдрахманда да яклау таба алмагач, Галия тәмам төшенкелеккә бирелә. Ул юлын дәвам итәр өчен үзендә көч тә, мөмкинлек тә күрми һәм, ахыр чиктә, Баһауның хатыны булырга ризалаша. Ә Габдрахман исә университетны тәмамлап доктор була һәм көньяктагы шәһәрләрнең берсенә китеп, шунда эшли башлый. Ләкин ул Галияне оныта алмый, аның турында еш уйлана. Галиягә карата мәрхәмәтсезлек күрсәтүе өчен торган саен көчлерәк газаплана, һәм, ниһаять, анда Галияне эзләп табарга, тормышы, яшәве белән кызыксынырга, үткәннәр өчен гафу үтенергә дигән теләк туа. Ул Галияне эзләп юлга чыга. Бер шәһәргә килеп төшкәч, Габдрахман көтмәгәндә җәнҗаллы вакыйгага юлыга: исерек ир револьвер белән баласын атып үтергән, хатынын авыр яралаган һәм соңыннан үзенә дә аткан. Врач икәнен белгәч, Габдрахманны фаҗигагә юлыгучыларга ярдәм күрсәтергә чакыралар. Шул вакытта исерек ирнең Баһау булуы ачыклана. Ул өйдәге бөтен нәрсәләрне сатып эчкән, шуннан соң тагын хатыныннан акча даулаган, ә тегесе бирмәгәч, котырынып китеп, револьверга ябышкан икән. Очраклы төстә Галия исән кала. Ул әле һаман Габдрахманны сөя икән. Габдрахман да хәзер инде Галияне ташламый. Әсәр алар- иың бергә тормыш коруларын сурәтләү белән тәмамлана. «Бичара Галия» әсәренең сәнгатьчә эшләнеше дә шактый югары. Ул нәфис, аңлаешлы тел белән язылган. Анда уңышлы, оста тасаирланган образсурәтләр, лирик төстә хикәяләнгән эпизодлар күп. Инде әсәрнең авторы хакында да берничә сүз. Әхмәтҗан Биктимеров — әдәбиятка Беренче рус революциясе чорында килгән яэучы. 1905— 1907 елларда ул, әлеге әсәрдән тыш, «Закирә илә Фатыйма» (1905), «Үткән мәхәббәтем» (1905) һәм «Ятим Сабир яхуд бай кызы» исемле хикәяләр язган. Ләкин «Бичара Галия» идеясе һәм сәнгатьтә эшләнеше белән ул әсәрләрдән нык аерылып тора. Моның сәбәбе — «Бичара Галияянең немец әдәбияты йогынтысында язылган булуында. Романга чит әсәр тәэсире барлыгын бер урында безгә яэучы үзе дә күрсәтә. Галия Габдрахмаи янына килгәч, егет аңа болай ди: «Әйе, Галия, хәзер безнең хәлемез «Графиня Нищая» дигән романның вакыйгаларына охшыйдыр». Без «Бичара Галиявнең немец әдәбиятының русчага тәрҗемә ителгән әсәре «Графиня Нищаяидан (авторы күрсәтелмәгән) иҗади төстә файдаланып язылган булуын ачыкладык. Ул әсәрнең романга тәэсире Баһау образында аеруча ачык күренә. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, Ә. Биктимеровның «Бичара Галия» егерменче йөз башы татар әдәбиятының гаять характерлы һәм шактый гына уңышлы эшләнгән әсәре. Фикеребезчә, ул тарихи әдәби процессны өйрәнүдә билгеле бер әһәмияткә ия булыр.