Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОЛЫ ӘКБӘРНЕҢ КЕЧЕ ӘСГАРЕ

«Галиәсгар Камал турында хикәяләр» китабыннан китерүче хатын-кызларның чиләк авызларында су өсте мөлдерәмә килеш ката, таеп егылсаң да, түгелерлек түгел. Төкерсәң, төкерегең җирдә борчак булып тәгәри. Зәмһәрир салкыннары шушыдыр, күрәсең! Болакның бирге ягында, Иске бистәдәгң янтык йортларның кыйшык морҗаларыннан һавага туп-туры төтен баганалары күтәрелә. Бу иске бистәдә өчәр-икешәр катлы таш пулатлар да бар- Аларның морҗалары күренмәсә дә, төтеннәре, ярлы йортларыныкы шикелле үк, багана булып өскә күтәрелә икән. Тихвинский чиркәвендә төнозын кыңгырау кагып чыктылар. Бүген Рождество — урысларның тәре мана торган бәйрәме. Шунлыктан, Казанның бүтән чиркәүләре дә, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй, чәң-чәң, даң-доң килеп, колакларны тондыралар... «Шушы салкында ничек чишенеп суга кермәк кирәк?» — дип уйланды иртәнге намазга ашыккан Галиәкбәр абзый. Чиркәү тыкрыгына каршы чатта Кызыл мәчет. Манарада мәзин азан әйтә. Колак каккан саен ялан кулларын тизрәк төшереп, тун җиңнәре эченә тыгып алырга ашыга. Галиәкбәр абзыйга үз мәхәлләсендәге мөэминмөселманнарны шундый салкында, шул кадәр югарыга менеп, намазга өндәүче мәзин дә кызганыч тоелды. «Көненә биш тапкыр шунда менептөшеп йөр инде... Я хода, үзең савабын иңдер! Ярлыка без гөнаһлы бәндәләреңне!» ңгер-меңгеррәк таң алды булса да, күк йөзе аяз. Мәчет манарасында, түбә кыегы астында гөр килгән күгәрченнәр өши торган зыкы салкын. Тротуарларда ялварулы кара тәпиләрен тырпай- Йь тып туңып яткан чыпчыклар да очрый. Ялгыш кына тышка чыккан мәчеләрнең дә күзләренә ак- кара күренми: җанфәрманга атыла-бәрелә элдертәләр генә!.. Үсеп утырган юан агачларга кадәр, телеграмм баганаларына кадәр чатнап ярыла. Су Урамнан үрәчәле чаналарга утын, тире-яры. чыпта-мунчала төягән, чикмәнтолып якаларын күтәргән, чыбыркыларын өстерәгән олаучылар уза. Алҗыган атларның да сыртлары, керфекләре ап-ак. Авыр, зур башларын түбән салындырып, абына-сөртенә генә атлыйлар. Дагасыз атларның хәлләре бигрәк тә мөшкел. Йөкчеләрнең кайсылары Кабан күленә — Печән базарына таба, ♦ кайсылары вокзалга — Агач базарына таба уза. Агач базары чатын- - дагы каравыл будкасыннан башына соры постау башлык, өстенә то- < лып, аягына чуар кызыл киез итек кигән бутышник туп шикелле = атылып чыга да, утынчыларга тупас акырып, будка янындагы гөрләп u янган учакка төртеп кенә күрсәтә. Янәсе, сезнең өчен шушы сал- 1 кында тәртип саклап торучыга бурычыгызны калдырып китегез? 1 Тегеләре авыр сулап кына йөкләреннән берәр пүләнне учакка ыргы- = тып китеп баралар. Бутышникның җирән мыекларына боз каткан. ? Тула оек өстеннән кыска кунычлы киез ката яки агач башмак өстерәгән карт-коры мәчеткә ашыга. Зыкы салкыннан болай да шаң- ' гырдап торган аяк асты, лыштырдык кәвеш, шыпылдык башмак - тавышларыннан тагын да ныграк яңгырый. Әйтерсең лә тормышның : бәгыренә суык үтәли сеңгән дә, ул шулай туң бозга әверелгән!.. ♦ Мәчет чатыннан тирес башына — ике бистә арасына төшеп китә ч торган тыкрыкны Аркылы Тихвинский урамы 1 дип йөртәләр. Иртә < намазын укып чыккач, Галиәкбәр абзый шул тыкрыкның түбән очы- ' на таба атлады. Бу тыкрыкта өч катлы бер яшел пулат бар. Ямшек- * ләр йөртүче, двор өе тотучы Субор Хәйрулла йорты ул. о Болак артының бу бистәсендә күбесенчә һөнәрчеләр, читек-кәвеш- - челәр, ломовой ямшеклар. крушниклар, иске-москычылар, ялчылар. * хәерчеләр яши. Йомран Җамалый, Кәвешче Садыйк, Сая Ибрай, Маҗар Фазлый, Суксу Ярулла, Битаман Зариф кебек үз йортлары, кибетләре булган хәлле кешеләр — байлар да юк түгел. Мондыйларның исемнәренә туган авылларының исемнәре генә кушымта итеп тагыла. Болар үз товарлары белән Мәкәрҗә. Эрбет, Минзәлә ярминкәләренә дә йөри алучылар. Үзләре берни эшләмәсәләр дә: «Бөтен ярлыябагайларны без тукландырып, без яшәтеп киләбез»,— дип күкрәк кагучылар. Алар көн-төн бил бөгүче, тир түгүче һөнәрчеләр исәбенә корсак симертәләр һәм үз кул асларындагы барлык эшче кешеләрне «вак халык» дип кенә йөртәләр. Аларга: зимагур Сиби, Дәһри-Мәһ- ди, чүпрәкче Гыйльмулла, корымчы Корбай, йомыркачы Шәрәфи, кәләвәче Нурый, күмерче Ибни. күмәчче Гатаулла, гармунчы Садыйк, ташъяк Исмәгыйл, имансыз Иманай кебек кимсетүле кушаматлар тагалар. Шундый вак халыклардан саналган «камчатчы Галиәкбәр» абзый да, сузан гәүдәсен дугадай бөгеп, Субор Хәйрулла пулатының 2 таш капкасы аша ишегалдына үтте. Ул өченче катта, өч тәрәзәле фатир биләп гомер итә. Аның кәсебе — чүпкә чыккан вак мех кисәкләрен эшкә кертү. Андыйларны окорняк дип атыйлар. Ул вак мех кыйпыл- чыкларын төсен төскә китереп ялгый. Камчат, кама, каракүл кисәкләреннән бүрек кырпулары, тун әйләнәләре, тун эчлекләре оештыра. Иске мехларны яңага әйләндерә: буйый, кырка. тарап шомарта. Ул эшкәрткән якалар елкылдап, тоташ мех сыман булып тора. Ул теккән тире бияләй эчендә кулларың майда гына йөри. Әгәр дә читегеңне эт тиресе белән эчләп бирә икән, Кукмара киез итекләре бер якта торсын. һәм синең аякларың гомер-гомергә зәңгелә зәхмәтен күрмәячәк! ' Соңрак Фуксовская. хпзср Г. Камал урамы — автор. г Хвзерге Г. Камал урамы. 20 нчы йорт. 97 Ул үзе Арча ягыныкы, тирә-якта киез итек басучылары белән танылган Сикергән авылыннан. Балалары күплектән иза чиккән атасы Камалетдин аны, һич югында, бер кашык ким булыр дип, унике яшеннән үк Казанга, байга асрамга китереп тапшырган. Башта Галиәкбәр йорт-кибет арасында йомышка-юлга йөри торган булса, тора- бара байның мастеровойлары арасында скорняклык һөнәренә өйрәнә һәм үз тырышлыгы аркасында шушы эшнең остасына әйләнә. Хәзер аңа егерме тугыз яшь. Ләкин сирәк булса да чал бөртекләре күренгән кызгылт-көрән сакалына, коелган чәчләренә һәм куе салынкы кашларына караганда, ул инде шактый олы яшьтә булып күренә. Алгарак чыгып торган киң маңгае өстендәге тирән җыерчыклар, бигрәк тә төбәлсә, өтеп ала торган күз карашлары, бу кешенең шактый кырыс һәм зур ихтыяр көченә ия булганлыгын раслап тора. Гәүдәгә сузан булса да, гел утырып эшләүдән җилкәләре тәмам бөкрәйгән. Хәрәкәтләре саллы, салмак. Колаклары дәү, имән яфрагын хәтерләтә. Колак димәктән, аны атасы Казанга ялчылыкка китергән чактагы бер хәлне искә төшереп үтик. Күрер күзгә сыек, сузан һәм кирәгеннән артык арык булган бу малайны бер генә сәүдәгәр дә ошатмый. Аны кайсы гына байга күрсәтмәсеннәр,, әрәмтамак булыр бу, дип кенә карыйлар. Байдан байга йөри торгач, ата белән улы Захарский дигән урамга 1 барып чыгалар һәм Кушлавыч Мифти атлы бер сәүдәгәрнең йортына керәләр. Мифти бай Галиәкбәрне сынарга, адәм мәсхәрәсе ясап калдырырга чамалый. Аның алдына бер табак кайнар ясмык өйрәсе һәм бер бөтен ипи китереп куйдырта да: — Яле, малай актыгы, эшкә яраклымы, юкмы икәнлегеңне ашавың белән исбат ит! — ди. Галиәкбәр исә алты pan-куркып калмый, иң әүвәл ипләп кенә теге бер бөтен ипине пычак белән урталайга кисеп, яртысын читкәрәк этеп куя да «эшкә» керешә. Мифти бай малайның башта ук шүрләвеннән кәефләнеп: — Әһә, котың алындымыни? Нигә дип бер бөтенен үк ашап ташламаска?! — дип көләргә тотына. — Мин әлегә үзем дә яртылаш кына кеше! — ди аңа Галиәкбәр. — Иртәгәгә дигәнне бүгеннән үк ашап бетерсәң, гомергә икмәк чырае күрмәвең бар. Байга баланың тапкыр җавабы ошый, ләкин аңа сиздермәскә тырышып, эченнән тына һәм, монысын ни эшләтер икән бу йолкыш дип, тизрәк кайнар өйрәне ашарга кыстый. Галиәкбәр һич тә ашыкмыйча гына әлеге ярты бөтен ипине телемнәргә турый, аннан соң ашъяулык өстендәге ипи валчыкларын чүпләргә керешә. Мифти байга малайның болай мыштырдавы ошамый башлый. — Әйдә, әйдә, Әкбәр атлы икәнсең, аминыңны тотарга ашык — атыңны җәһәтрәк куала! — дип ашыктыра. — Хәзер, хәзер, бай абзый,— ди малай, валчыклар чүпләвен дәвам итеп. — Икмәкнең валчыгын да әрәм итәргә ярамый — ул зур гөнаһ!.. Шуннан соң ул ипине зур итеп, ә өйрәне авызын пешермәс өчен аз-азлап кына кабып ашарга керешә. Такыр, йоп-йомры башның як-ягыннан имән яфрагыдай тырпаеп торган ике колак, бер артка, бер алга кыймылдый һәм кызуланганХәзерге Каюм Насыйри урамы. нан-кызулана барып, тегермән канатларыдай әйләнергә тотына... Малайның тегермәне шәп тарта — ипи телемнәре бер-бер артлы авызга кереп югала, ә зур агач табактагы өйрә күзгә күренеп кими бара. Озак та көтәргә туры килми — табак төбе ялт итә. Малай хәтта табак кырыйларын да сыпырып, ялап куя. Ярты ипидән дә җилләр исә. — Аллаһы әкбәр! — дип аминын тота да, бусага төбенә барып, үрә ката малай. — Бәрәкалла! Инсафлы балага охшый,— ди бай, бу юлы хәйран калуын яшерә алмыйча. — Ярар, калдырып торыгыз, башта тамак ялына хезмәт итәр, өс-башын юнәтүне дә үзем карармын. Рәнҗетмәм. Ашаганда колагы селкенгәннең эшкә йөрәге җилкенгән, диләрме? Шаять, бу малайдан берәр мәгънә чыгар. Зиһенсез дә түгел шикелле. Шулай итеп, Галиәкбәр шәһәр кешесе булып китә. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, түзеп, байга хезмәт итеп үсә, буйга җитә. Егерме биш яшькә җитеп, өйләнеп туй итәрлек хәле булмауга да карамастан, сер бирми: «Бәхетле чебен ат койрыгы астына яшеренеп булса да шәһәргә керә!» — дип, үзен-үзе юатып йөргән була. Ниһаять, аңа кыз димлиләр. Масра авылының волость старшинасы, Хәбибулла бай кызы Мәүгыйзә була ул. Масра Галиәкбәрнең туган авылы Сикертәннән өч-дүрт чакрымда гына. «Казан кияве» бай кызына өйләнүнең шактый зур расходларга бәйләнгәнен белсә дә, сынатмаска тырыша, кызны яучылап алырга була. Мәһәр, бирнә мәсьәләләрендә шактый тарткалашуларсатулашулардан соң, кыз ягыннан да, егет ягыннан да төрле ташламалар ясала һәм килешүгә ирешелә. Туй расходларын волость старшинасы Хәбибулла үз өстене ала һәм туйны бик шәп итеп үткәрә. Туйдан соң Галиәкбәр Мәүгыйзәне Сикергәнгә — атаанасы өенә алып кайта, ләкин үзе Казанга алып барырга һич кенә дә җай таба алмый. Чөнки ул өйләнү мәшәкатьләре белән муеннан бурычка баткан, өстәвенә, аның әле Казанда юньле фатиры да юк. Кыскасы, тормышын азрак җайга салыр өчен аңа яңадан өч-дүрт ел чиләнергә туры килә. Менә шуңа күрә ул үзенең ярты җанын — Мәүгыйзәсен дүрт ел буена авылда, болай да ярлылыктан йөдәгән атасы өендә калдырып торырга мәҗбүр була. Аның Мәүгыйзәсен үз янына шәһәргә алдыртып яши башлавына бүген нәкъ бер ел. Бүген Галиәкбәр агай өчен тагын бер зур вакыйга булды: бүген, 1878 елның 25 декабрендә, аның Мәүгыйзәсе малай китерде. Намаздан кайтып кергән Галиәкбәр абзый бусагада кәвешләрен салып калдырып, читекчән генә йомшак басып, беркемгә бер сүз катмыйча гына кече бүлмәгә узды. Нафталин, сумала һәм әчкелт тире- яры исе аңкып торган, ярым караңгы ике тәрәзәле олы якта әбиләр, хатын-кызлар ыгы-зыгы килә. Чуар чаршау белән бүленгән агач караватлы почмактан әледән-әле бәби елаган тавыш ишетелә. Бу тавыш шактый көр булганлыктан, хатын-кызларны каушарга, пышылдап сөйләшергә, җәһәтрәк йөрергә мәҗбүр итә. Аларның толымнарындагы чулпылар да, изү хәситәләрендәге тәңкәләр дә, җиз ләгән- комгаинар да тонык кына чыңлаган сыман тоела. Кулыңны күтәрсәң, түшәменә бармагың тиярлек тәбәнәк һәм озынча бүлмә эченә кайнаган су пары тулган. Ишек ачылып ябылганда тыштан кергән зәһәр салкыннан ул пар тагын да куерып, берни күрә алмаслык хәлгә китерә. Галиәкбәр абзый кырпулы бүреген, билле тунын салып куйды да төпсез тәпәнгә тире тарттырып ясалган урындыкка утырды. Монда аның мех эшкәртү өстәле. Өстәлдә җеп сыдырта торган балавыз кисак - ӘНӘС КАМАЛ ф ОЛЫ ӘКБӘРНЕҢ КЕЧЕ ӘСГАРЕ ләре, сумала йомарламнар, яргакланып беткән мех кисү тактасы, күгәргәнтишкәләнгән уймаклар, төрле зурлыктагы энәләр, безләр, өлгеләр. Ишек буенда мех чүбе тутырылган капчыклар. Стенага тун эчлекләре эленгән, киерелгән тиреләр кадакланган... Галиәкбәр абзый бүреген салып тез өстенә куйды да, кайракланып беткән кәләпүшен маңгаена табарак этәреп, тирән муен чокырын кашыгандай итте. Менә аның улы да булды, менә инде ул чын мәгънәсендә гаилә башлыгы. Аңа хәзер җиңне тагын да ныграк сызганырга, билне тагы да ныграк бөгә төшәргә туры киләчәк. Ай саен Сикертәнгә, фәкыйрьлектән гаҗиз әти-әниләренә җибәрә торган ярдәмне дә кысмыйча булмас... Нишләмәк кирәк соң, үзләрендә дә кытлык. Җитми, җитми... Камчатчының эше — энә белән баз казу! Хәер, эш дигәне өелеп торганда бер хәл. Уймаклар тишкәләнеп, бармаклар уелып каннар тамса да, өчле лампа яктысында төннәр буе утырырга туры килсә дә, баш күтәрмичә эшләргә риза ул. Ләкин заказ китерүче хуҗалар эш хакын киметкәннән-киметә торалар шул. Мәкәрҗә, Эрбет ярминкәләрендә җиңгәчиләрдә типтереп, бөлеп кайталар да шул мутлыклары аркасында әрәм-шәрәм иткән чыгымнарын болай да мохтаҗлыкта интегүче мастеровойлар җилкәсенә салалар. Җитмәсә тагы зарланалар: «Сәүдәләрнең рәте-чираты китте, базар-ярмин- кәләрне Себер байлары, чит ил сәүдәгәрләре килеп басты, кызыл малны гына түгел, үз малыбызны үзебезгә биш бәягә сата башладылар. Баржа-баржа, вагон-вагон мал төяп, Мәскәвенә дә, Ташкентына да алар йөри. Безнең таварга әйләнеп караучы да юк!» — дип аһ иткән булалар. Шунысы гаҗәп, бу сүзләрне Казанның шактый зур байлары, Җиңги Садыйклар, Фәтхулла Мамаевлар сөйли бит... Галиәкбәр абзыйның кыяфәте балтасы суга төшкәч аптырашта калган утынчыларныкы сыман. Шулай да бу кырыс табигатьле останың кәефе бүген бераз күтәренке. Калын иреннәрендә бераз елмаю да бар шикелле. Баласы, ир баласы туды бит аның! Мохтаҗлыкка төшеп авылга кайтып торасы булган тәкъдирдә дә ир балага имана бирелә бит! Галиәкбәр абзыйның күтелҗемкара күзләрендә өмет чаткылары чагыла, кипшергән иреннәре дерелди: «Бәхете-тәүфыйгы белән килсен инде үзе, картлык көннәремдә кул арасына керерлек булышчым булсын», — дип пышылдый ул... Аңа яңа гына коендырылган, биләүгә биләгән улын кертеп күрсәттеләр. Ул бәләкәй генә гәүдәле, җыерчык тәнле, зур башлы, кысык күзле һәм почык борынлы иде. Беренче күрүдә Галиәкбәргә бала бигүк ошап бетмәде. «Шушындый мәхлуктан юньле адәм заты оешыр микән, ходайның хикмәте! Шуны мин «улым» дип тә йөрергә тиешме?» — дип уйлап алды ул. Ләкин кендек әбисе алдында сер бирмәде: — Карасана, карасана, минем нинди баһадир улым булган!.. һайт, сине, кечкентәй Галиәкбәр! — дигән булды. Нәзек калдырып кырылган мыекларын тырпайтып, авызын чөмәкләндереп чөңгереп, баланы көлдерергә иткән булды. Аннары баланы кулына алып бер- ике тапкыр «үчтеки» иттереп карады. Ләкин бала көләсе урынга, кыпнкызыл тешсез уртларын күрсәтеп, кычкырып еларга тотынды. Яшь ата каушап калды һәм баланы кендек әбисенә бирергә мәҗбүр булды. Галиәкбәр баласына нинди исем кушу хакында уйлана башлады. Башта үз атасы Камалетдин исемен охшатып Җамалетдин дип куш- макчы булган иде, ләкин соңыннан ул уеннан кире кайтты. Бабасының исеме Җомагылга охшашлы исем эзләргә кереште — таба алмады. Шуннан үз исеменә кайтып төште: ул үз исеменең мәгънәсен белә һәм шуңа бик канәгать кеше иде. Үз исеменең мәгънәсен ул авылда бер мәҗлестә ишеткән иде. Ул бер елны кайнаталарына кунакка кайтты. Аны кияү кеше итеп, зурлап, табын түренә, хәзрәткә янәшәрәк утырттылар. Аш, бәлеш, ит кебек сыйлардан соң, савыт-сабаларны җыеп, чәй хәзерләгән арада, кунаклар хәзрәткә төрле сораулар бирә башладылар. Мулла үзе белгән мәсьәләләр буенча халык телендә җавап биреп, белмәгәннәре хакында башкалар аңламый торган гарәп, фарсы телләрдә сөйләп утырды. Кунакларның күбесе хәзрәт сөйләгәннәргә төшенеп бетмәсәләр дә: — Бик дөрес аңлаттың, хәзрәт, зур рәхмәт! — дигән булып утырдылар. Волость старшинасының кияве буларак, Галиәкбәр абзыйга да олылар арасында олыларча булырга кирәк иде — шуңа ул үзенең чи надан икәнлеген белдермәс өчен сүзгә кысылды: — Хәзрәт, — диде ул, — Галиәкбәр исеменең мәгънәсе ни булыр? — «Булыр?» дип ул укымышлы кешеләргә охшатып әйтергә тырышты. Югыйсә, ул бу соравын «ничек» дип кенә биргән булыр иде. — Шуны тәфсир итеп бирмәссез микән? (Аның «тәфсир», «тәкъсир» кебек гарәпчә сүзләрне ишеткәләгәне бар иде.) Мулла бу исемнең мәгънәсен белә икән, бик җиңел генә җавап кайтарды: — Галиәкбәрнең мәгънәсе, менла Галиәкбәр, олы Гали дигән сүз буладыр, — диде ул. Һәм үзенең белемен күрсәтү өчен: — Әгәр дә мәгәр, мәсәлән, Галиәсгар дигән исем булса, аның мәгънәсе кече Гали дигән сүз булыр иде, — дип тә өстәп куйды. Галиәкбәр хәзер менә шул мәҗлесне исенә төшерде, һәм бик куанып: «Галиәкбәр-Галнәсгар,— яхшы бит бу! Галиәкбәр малае икәнлеген әллә каян күрсәтеп тора!» — дип, үзалдына сөйләнеп, олы бүлмәгә чыкты. — Мәүгыйзә, безнең баланың исеме Галиәсгар булыр! — дип кычкырды. — Әйе, әйе, бик мөселманча! Шулай, тәвәккәлләдек!