Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ИЮНЬ. 1973 ел •Лихачев исемендәге заводның баш конструкторы, профессор. Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Маврикиевич Кригерның эш бүлмәсендә стенага терәп куелган озын өстәл өстендә һәр вакыт тышларына «КамАЗ» дип язылган калын папкалар яткан булыр. Илебез буйлап сәяхәт итүче машиналарга да «КамАЗ-75XII дип язылган ялтыравык металл беркетелгән. Һәр атна саен А. М. Кригер һәм ЗИЛның башка конструкторлары машинаның үз-үзен тотышы турындагы сводканы өйрәнәләр. Ике атна саен сводкалар Автомобиль промышленносте министрлыгы һәм Дәүләт комиссиясе членнарына да җибәрелә. Кама елгасының сул ягында. Чаллыда, экскаватор беренче чүмеч җир казып алып, грандиоз төзелешне башлап җибәрүдән ел ярым элек ЗИЛ конструкторларына авыр йөк күтәрешле автомобиль проектлау буенча техник задание бирелде. Кәгазьгә беренче төшерелгән сызыктан башлап ЗИЛның эксперименталь цехыннан зур алкышлар астында юлга чыккан «КамАЗ» тамгалы беренче машинага кадәр тагын ел ярым вакыт үтте. Дөньяда моннан да тизрәк барлыкка килгән машина юк әле. Аннан соңгы өч ел ярым дәвамында ЗИЛның конструкторлары, галимнәре һәм эшчеләре «КамАЗ»ның өч төрен, унике модификациясен эшләделәр. ЗИЛ конструкторлары уенча. Мәскәү елгасы буенда туган, Кама елгасы буенда ясалып чыгачак йөк машиналары озак гомерле булырга тиеш: сиксәненче елларда да әле аларда мораль картаю көтелми. «КамАЗ» бик күп сыйфатлары буенча хәзерге заман совет һәм дөнья автомобиль төзү таләпләренә җавап бирә...» «МОСКОВСКАЯ ПРАВДА». XII Шушы елның январь аенда КамАЗда олимпия уеннарына катнашучылар булды. Автогигант төзүче яшьләр белән очрашуларда алар Саппоро һәм Мюнхендәге спорт ярышлары турында сөйләделәр, камазлылар белән бергә спорт ярышларына катнаштылар һәм төзелештә эшләделәр. Олимпиячеләр КамАЗ яшьләренә олимпия байрагы, хрусталь кубок бүләк иттеләр, бөтен Союз удар комсомол төзелешенә катнашучыларга мөрәҗәгать һәм рапорт тапшырдылар. • Советский спорт» газетасы хәбәрчесе КамАЗ коллективында спорт тормышы яңалыклары турында сөйләвен үтенеп, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Илгиз Рахманкуловка мөрәҗәгать итте. — Яшь эшчеләр,— диде ул,— үзләренең хатларында илебезнең җыелма командасына бригадаларның олимпия маркасын югары тотулары турында рапорт бирәләр. Кою заводы төзүчеләре Н. Шемякин, А. Новолодский, И. Караманешту. Д. Загребальный бригадалары хөрмәтенә күп тапкырлар хезмәт даны флагы күтәрелде. Н. Шемякин бригадасы егетләре кыен шартларда 100—130 тонна бетон салып, смена заданиесен арттырып үтиләр... Ярышта әйдәүчеләр, кагыйдә буларак, спорт белән шөгыльләнүчеләр, чыныккан егетләр: чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат В. Степачев, җиңел атлетика буенча «Металлургстрой» чемпионы М. Шевцов, хоккей буенча җыелма команда члены А. Зайкин һ. б. лар. Бу егетләр тәкъдиме буенча, һәр спортчы комсомолец үзенең буш вакытында шәһәр спорт комплексы төзелешендә 60 ар сәгать эшләргә алынды». • СОВЕТСКИЙ СПОРТ». МӘСКӘҮ. «Француз фотографы Картье-Брессон исеме безнең илебездә күптәннән билгеле. Советлар Союзына ул беренче тапкыр 1954 елда килә һәм «Мәскәү» дигән фотоальбом әзерли. Бу альбом Франциядә, Америка Кушма Штатларында һәм Германия Федератив Республикасында басылып чыга. Соңрак аның фотолары күргәзмәсе Луврга куела. Күптән түгел Картье-Брессон тагын Советлар Союзына килде. Ул Кама автомобиль комплексы төзелешендә дә булды, двигатель, җыю. ремонт-инструменталь заводларында. Чаллының төньяк-көнчыгыш ягындагы яңа шәһәрдә уннарча рәсем төшерде. «СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ ИНДУСТРИЯ» НА СТРОИТЕЛЬСТВЕ КАМСКОГО АВТОЗАВОДА». «Верничә ел элек кенә әле Чаллы шәһәрен белүчеләр аз иде. Гигант төзелеше белән ул хәзер бөтен илебезгә атаклы. Билгеле, шәһәр, архитекторлар иҗаты буларак, заманга, гасырга ятышлы булырга тиеш. Бевгә сөйләделәр: Чаллы шәһәрен төзү тәмамлангач, анда күп катлы зур биналар башкаларыннан аерылып торачак. Алар — культура учаклары. Советлар Союзындагы яңа төзелешләрнең үзенчәлеге дә шул: зур урамнар кисешкән урыннарда, үзәк мәйдан урталарында культура сарайлары, театрлар, китапханәләр, күргәзмә заллары үсеп чыга... Чаллы шәһәренең үз төзү индустриясе бар. аның мөмкинлекләре үскәннән- үсә бара, корыла торган биналар, корпуслар камилләшкәннән-камилләшә. Шәһәрнең баш архитекторы Р. Насыйров — ул яшь кенә кеше — биредә ярты гына ел эшли әле. Аңа үз эшендә ныклык, шәһәр төзү буенча һәр көн үз максатына ирешүне телибез. Чөнки яңа төзелешнең йөзе күбесенчә аның эшчәнлегенә бәйле. Әмма шәһәрнең язмышы бер кеше җилкәсендә генә түгел. Аны бары тик шәһәр төзү буенча зур архитектура советы гына хәл итә ала. Һәм мондый совет- Чаллыда бар. Аның членнары — бөтен илебезгә билгеле кешеләр. Төзелеш барышында бу зур абруйлы оешманың йогынтысы никадәр көчлерәк булса, шул кадәр яхшырак. РСФСР Министрлар Советы Чаллы шәһәренең 2000 елга кадәр үсешен планлаштырды. Шәһәрнең киләчәктәге үсешен күз алдына китерсәң, эшче сыйныфының удар эшләренә Ватаныбыз юнәлткән зур игътибар белән горурланмый мөмкин түгел...» «СОВЕТСКАЯ КУЛЬТУРА». МӘСКӘҮ. «Чаллы шәһәренә килеп төшү белән үзеңне Мәскәүнең бер яңа районында итеп хис итәсең. Күп катлы йортлар тезелеп киткән кварталлар, киң проспектлар. хәрәкәт, ыгы-зыгы. КамАЗның үзен әле күрмибез, ул кайдадыр якында гына, әмма монда барысы да аңа бәйле: сөйләшүләр дә. йорт түбәләрендәге лозунглар да. КамАЗга бару өчен беренче автобуска утырырга, бетон юл буйлап озак-озак барырга кирәк. Завод идарәсендә тәэсирләр кенәгәсе бар. Анда Көнбатыш Германиядәге «Даймлер-Бенц» фирмасы президенты Г. Цаан болай дип язып калдырган: «...безнең өчен мондый масштаблар әлегә ачылмаган «яңа җир». Сезнең мондый комплексны төзү планы Көнбатыш Германиядәге барлык йөк машиналары заводларын узып китә. Моңа охшашлы нәрсә АКШта да юк». Әлбәттә, масштабы белән бөтен дөньяны шаккаттырган эшне үтәп чыгу күңелле. Әмма биредә колач — үзмаксат түгел. Илебезгә андый йөк машиналары бик кирәк. Аларны авыллар, төзелешләр, азык промышленносте таләп итә. Бик кыска срокта җитештерелергә тиеш алар. Менә шуңа күрә дә куелган максат үтәләчәк». «ТРУД», МӘСКӘҮ. «Сәлимә Җамалетдинова ялтырап торган, спираль рәвешендә бөтеркәләнгән металл йомычкасын тоткан килеш, бәхетле елмая. Комсомол оешмасы секретаре бу тар металл боҗраны — КамАЗның беренче заводында, ремонт-инструменталь заводында, үзе ясаган беренче деталь йомычкасын — барысы да күрсен өчен югары күтәрде. Яшь эшчеләрнең дулкынланудан күзләре дымланды, әйтерсең лә алар алдына үзләре китаплардан укыган бөек төзелеш күренешләре: Днепрогэс турбиналары, Магнитканың төнге утлы шәүләсе, кайнар сулышлы Турксиб килеп басты. Әйе, хәзер үткәндәге шул зур хисләрнең, дулкынландыргыч күренешләрнең кабатлануы иде бу...». «КРАСНАЯ ЗВЕЗДА», МӘСКӘҮ. «Төзүчеләр кабул иткән социалистик йөкләмәләрдә хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешү генә каралмаган. Алар удар төзелештә прогулчыларга, эчкечеләргә, хезмәт дисциплинасын бозучыларга урын булмаска тиеш, дип хәл иттеләр. Закон тәртипләрен саклау өчен көрәш — милиция, суд, прокуратура эше генә түгел. Бу өлкәдә җәмәгатьчелек оешмалары да зур эш башкаралар. ...Кама буендагы бөтен Союз комсомол удар төзелешендә без очраткан кешеләр дөньяда иң зур завод салалар. Алар кулы белән гаҗәеп матур кала — Чаллы шәһәре төзелә. Бу шәһәр һәр тармак буенча да үрнәк булырга тиеш — төзүчеләрнең омтылышы шул. Менә шуның өчен дә алар үзләренең гражданлык һәм җәмәгатьчелек бурычларын да намус белән үтиләр». «ЧЕЛОВЕК И ЗАКОН» ЖУРНАЛЫ. МӘСКӘҮ. «Чаллы шәһәрендә Ленин комсомолы премиясе лауреатлары — Зур театр солисты Евгений Райков, шагыйрь Роберт Рождественский, скрипкачы Виктор Третьяков, композитор Тукмаковлар булып киттеләр, төзелеш мәйданнарында, «Чулпан» кинотеатрында, «Гренада» концерт залында автогигант төзүче яшьләр белән очраштылар, концертлар бирделәр». «СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ ИНДУСТРИЯ. НА СТРОИТЕЛЬСТВЕ КАМСКОГО АВТОЗАВОДА.