Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ИЗГЕ ХАТЫННАР КУЛЬТЫ

Болгар хәрабәләре арасында изгеләр кабере дип йөртелгән урыннар бар. Алар бик борынгыдан калган легендалар белән бәйле. Мәсәлән, шундый урыннарның берсенә христиан динен кабул итәргә теләмичә үз-үзләрен үтергән җиде изге кыз күмелгән дип сөйлиләр. Икенче бер легенда ул изге кызларның башта җылы яклардан очып килгән гүзәл аккошлар булуы, үлемнәре алдыннан, әфсен өрел сихерләрен бетергәннән соң, җиде бертуган кызларга әверелүләре турында әйтә. Андый хикәятләрне мин шактый җыйдым. язып бардым. Аннары төрле китаплардан шуңа охшашлы легендалар белән кызыксынырга керештем. Билгеле булганча, коръәндә мөселман хатын-кызларының тормыштагы роле аермачык әйтелгән. Ислам динендә күчмә халык — гарәпләрнең варварлыктан югарырак культурага үсеш чорындагы сыйнфый мөнәсәбәтләре чагыла. Бик табигый: коръәндә мөселман хатынкызларының үз-үзләрен тотышлары өчен кануннар да билгеләнгән. Колбиләүчелек, аннан феодаль җәмгыять шартларында кулланылган хатын-кызларның хокук нормалары күп кенә көнчыгыш илләрендә бүгенге көнгә тикле хакимлек итә. Коръәндә ислам диненең патриархатны ныгытуга юнәлтелгән булуы турыдан-туры әйтелә. Ир кеше башка кабиләләрдән хатын сатып ала. Үз кабиләсеннән хатын алу ярамый, чөнки балалары сәламәт тумаска мөмкин. Хатын кеше сатып алынган икән, димәк, ул хуҗасына турылыклы хезмәт итәргә тиеш. Хатын-кыз үзе ир сайларга, аның өчен мәһәр яки калым түләп сатып алырга хокуклы түгел. Никахны бозу, аерылышу кануннары да коръәндә бик катгый куелган. Монда да инициатива ир кулында, ә хатын-кыз ирен яратса-яратмаса да, хәтта аңа нәфрәт белән караса да, үз язмышына риза булырга, буйсынырга тиеш. Әгәр ире өч мәртәбә «талак» әйтсә, ул ире өендә өч ай гына яшәргә хаклы. Бу шуны белү өчен: хатын балага узмаганмы?.. Әгәр йөкле булса, ире талак кылган очракта да хатыны белән килешә ала. Ә инде йөкле түгел икән, ул балаларын иренә калдырып китәргә тиеш. Дөрес, ике яшькә кадәр аңа баласын тәрбияләргә рөхсәт ителә. Әмма ике яшь тулу белән баласын иренә кайтарырга тиеш. Әгәр ир кеше ачудан гына, алдын-артын уйламыйча гына хатынын талак кыла һәм ахырдан, ачуы бетеп, хатыны белән килешергә уйлый икән,— моның да үз кагыйдәсе бар: хатын мөхәллилә вазифасын үтәргә, икенче иргә чыгып кайтырга мәҗбүр. Кырым алпавыты Исмәгыйль Гасприн- ский чыгарган «Тәрҗемәи» газетасында шундый бер вакыйга турында хәбәр басылып чыккан. Казан шәһәренең бер бай мөселманы, мәҗлестән кәефе китеп кайткач, вак-төяк гаеп табып, хатынына бәйләнә һәм аны талак кыла. Иртәгесен бик үкенә, хатыны белән килешергә дә тели — әмма соң инде, мөхәллилә вазифасын үтәргә кирәк. Моңа Б да барыр идең — бетен шәһәргә фаш буласың, һәм бай муллага киңәшкә китә. Мулла бик игътибар белән тыңлый да. мехәллилгә узен тәкъдим итә. Килешәләр, өйдәге хезмәтчеләрне шаһит итеп чакыралар да никах укыйлар. Хатын мулла өендә кала. Икенче көнне бай хатынын алырга дип килә. Ә мулланың хатынны иренә кире кайтару уенда да юк: үз хатыны карт, күптән биздереп бетергән, ә бай хатыны яшь, чибәр. Хәзрәткә бик озак ялына бай, илле сум акча бәрабәренә генә, ниһаять, үз хатынын өенә алып кайта. Ислам диненең берничә хатын алуга рөхсәт итүе һәркемгә билгеле. Бу нәрсә хатынкызларның мораль һәм экономик яктан барлык хокуклардан мәхрүм булуларын ачык чагылдыра. Мөселман легендалары бу гадәтне уңай күренеш итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, Мөхәммәт пәйгамбәр, янәсе, алла-тәгалә юлында корбан булган мөселман ирләрнең балалары ятим калмасын өчен, ирсез калган хатыннарны кызганып, аларны үз хатыннары иткән. Шунысын да әйтергә кирәк: берничә хатын һәм җаһирәләр белән байлар һәм түрәләр генә тора алган. Ә ярлыларга өйләнеп тормыш корырга мөмкинлек бөтенләй булмаган. Мондый хәл көнчыгыштагы мөселман илләрендә хәзер дә еш очрый. Дөрес, коръән буенча, туган белән туганга, бер-берсенә чит булып та, бер ана сөтен имеп үскәннәргә өйләнешү, яңа туган баланы үтерү, дүрттән артык хатын алу рөхсәт ителми. Хәзерге заманда дингә аңлатма бирүчеләр боларны уңай, прогрессив күренеш итеп бәялиләр. Чыннан да, алар гарәпләрнең варварлыктан югарырак культура мөнәсәбәтләренә чыкканда туган яңа сыйнфый күренешләр. Нәкъ менә хатын-кызның барлык кешелек сыйфатлары, аның теләкләре һәм хисләре аяк астына салып тапталганга, ислам динендә аерым бер юнәлештә изге хатын- кызлар культын алга сөрү тенденциясе барлыкка килә. Бу юнәлешне, тенденцияне калку итеп тасвирлаган күп кенә легендалар тарала, алар турында китаплар басылып чыга. Ул легендалар хатын-кызларның күңелен тынычландырырга, аларда өмет тудырырга юнәлдерелгән булалар. Шунысы кызыклы: ислам дине башта изге хатын-кызлар культына каршы чыга. Ирләр дә. хатын-кызлар да теге дөньяда, җәннәттә рәхәт күрү өмете белән генә яшәргә, дөнья рәхәтеннән ваз кичәргә тиеш булалар: бу дөньяда алар бернәрсәне дә үзбаш хәл итмәсен (бар нәрсә аллатәгалә иркендә), рәхәт тормыш, ярдәм көтмәсен, хакимлеккә, хәрәкәткә омтылмасын. Ислам дине киң таралгач, мөселманнарда изгеләргә табыну, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итү башлана. Моның нигезендә, мөгаен, гарәпләр яулап алган җирләрдәге халыкларда яшәгән, электән калган мәҗүсилекнең тәэсире ятадыр. Нәкъ менә шуңа курә дә ислам диненә кергән изгеләр культына охшашлы чыганакларны һинд һәм фарсы әдәбиятларында күп очратырга мөмкин. Чыннан да: хатын-кызның кешелек дәрәҗәсе, барлык хокуклары аяк астына салып тапталган коръән кануннарыннан аларны изге итеп күтәрүне көтү һич мөмкин түгел. Көнбатыш Европада ислам дине белгечләренең берсе Перрон болай яза: «Ислам динендә хатын-кызлардан изгеләр бик әз. Алар өчен изгеләр юлы бик кыен... Иң башта ирләр. Макталу да. хөрмәт тә бары тик алар өчен. Алар хәтта изгелекне дә, җәннәтне дә үзләренә үзләштергән». Рәсми исламда хатын-кызларның күбесе «тәмуг кешеләре» дип күрсәтелә, чөнки алар, янәсе, сафлыклары белән дә, аң үсешләре белән дә камил түгелләр. Әмма, икенче яктан, классик гарәп әдәбиятында яу вакытында ирләр белән бер дәрәҗәдә сугышучы каһарман хатын-кыз, политик тормышка актив катнашучы хатын- кыз образлары да бар. Мәсәлән, Мөхәммәт хатыннарының берсе — Гайшә шундый булган. Ул кабиләләр арасындагы төрле талашлар вакытында актив роль уйнаган. Хатын-кызларның ирләр белән бергә намаз укулары да билгеле. Безгә кадәр килеп җиткән легендаларның берсендә шиитлар белән соннитлар арасында Гарәп халифәтендә Гали властен урнаштыру өчен көрәштә хатын-кызларның актив катнашуы турында әйтелә. Гали яраннарыннан берсенең хатыны тирмә казыгын суырып ала да. ире янына килеп, мөрәҗәгать итә. «Атам һәм анам исеме белән ялварам: пәйгамбәремез Мөхәммәт вә Гали варислары хакына сугышка чык»,— ди. Ирләр эшенә тыгылмаска, хатын-кызлар ягына барырга кушылгач, ул иренең күлмәк итәгенә ябыша. >Мин синнән калмыйм»,— ди. Ире сугышта һәлак була. «Урының җәннәттә булсын!» — ди аның мәете өстендә хатыны. Әсма исемле икенче бер хатын — Мөхәммәтнең абыйсы, Мөхәммәт үлгәннән соң беренче хәлиф Әбу-Бәкер кызы — улының сугышка керер алдыннан көбә киюен ошатмый. Янәсе, хак эш өчен сугышканда саклану чаралары күрү ирлек түгел. Әслам кабиләсеннән Куләйбә Бәнат Сәет дигән бер хатын Хәйбарә янындагы сугыш вакытында мәчеттә иң беренче шифаханә оештыра, шунда авыруларны һәм яраланучыларны дәвалый. Ислам диненең башлангыч чорында да булачак сугышчылар анасы — хатын-кызга ихтирам бөтенләй үк юк түгел. 33 нче сүрәнең 35 шигырендә аллага инанучы һәм намуслы кешеләргә — җенесенә карамастан — теге дөньяда җәннәт вәгъдә ителә. Шулай ук Гайсә пәйгамбәрнең анасын — Мәрьям ананы, Мөхәммәт пәйгамбәрнең анасын — Әминәне, кызын Фатыйманы изгеләр итеп күрсәтү изге хатыннар куль- тын җәелдерүгә нигез булып тора. Изге кеше — дингә ышанучылар өчен аллатәгалә илчесе. Исламда хатын-кызларның изгелеге изге ир кешеләр күрсәткән могҗизалардан бер дә ким түгел. Урта гасырларда кайбер мөселман илләрендә хатын-кызлар өчен рабәтләр (монастырьлар) ачыла. Ә бит мондый монастырьлар ислам өчен бөтенләй чит нәрсә. Гарәп тарихчылары коръән уку, дин кануннарын өйрәнү, гыйбадәт кылу белән бергә, хатынкызларның фән өйрәнүләре турында да язып калдырганнар. Күп кенә хатын-кызлар язучы һәм галим булып киң таныла. Рабатләргә ирләре куган хатыннар да урнаша алган. Алар бүтән иргә чыкканчы, намусларын саклап, шунда яшәгәннәр. Мөгаен, изге хатыннар культының үсешенә һәм рабәтләр барлыкка килүгә суфизм йогынты ясагандыр. Җирдәге бар нәрсәдән ваз кичүгә, аскетизмга корылган бу агым ислам динендә IX—X гасырларда барлыкка килә. Аның барлыкка килүе көнчыгышка тәре йөртүчеләрнең тәэсире белән бәйле. Алар мөселманнарны үзләрендәге монахлар, төрле орден оешмалары белән таныштыралар. Көнчыгыш илләрендә феодализмның ныгуы һәм үсеше белән бәйле рәвештә изге хатыннар турындагы карашлар, легендалар билгеле бер тәртипкә салына, алар югары катлау сыйныфы өчен түбән катлауларны эксплуатацияләүдә аерым бер иҗтимагый роль уйный башлыйлар. Изгеләргә галим булу, динне, аның кануннарын, нечкәлекләрен тирәнтен белү хас. Мөхәммәт әйткән, янәсе, һәр мөселман һәм һәр мөселман хатын-кыз гыйлемгә омтылырга тиеш, дигән. Пәйгамбәрнең шул әйткәнен үтәгән кеше могҗиза тудырырга сәләтле изге кеше булып әверелә икән. Каһирәдә Ситта-Нәфисә дигән хатынның кабере бар икән. Мөселман руханилары аны чын изге хатын булган диләр. Ул Хәсән хәлиф оныгының кызы һәм Имам Җафар асСадикъның килене икән. Нәфисә саф намуслы, дини йолаларны җиренә җиткереп үтәве белән данлыклы булган; утыз мәртәбә Мәккәгә хаҗ кылырга барган. Ул бик күп ураза тоткан, өч көнгә бер ашаган, төннәр буе гыйбадәт кылган. Коръәнне, аның аңлатмаларын күңелдән белгән, хәтта имам Әш-Шәфи (Шәфи мәзһәбенә нигез салучы) аның гыйлемлеге алдында баш игән. Үләр алдыннан үзенә үзе кабер казыган һәм, кабер эченә утырып, йөз дә туксан тапкыр коръән чыккан. Ул тудырган могҗизалар исәпсез. Шуларның берсе. Гарәбстаннан Мисырга күчеп килгәч, ул күршесендә яшәүче башка диндәге кол белән таныша. Колның кызы кул- аягын хәрәкәтләндерә алмый икән. Атасы белән анасы, Нәфисәне авыру кызны карап торырга күндереп, базарга китә. Ә Нәфисә тәһарәт ала да гыйбадәт кылырга керешә, алла-тәгаләдән кызны терелтүен сорый. Бер заман кем күрсен: кыз аягүрә баса һәм әти-әнисен каршыларга йөгерә. Ә әтисе белән әнисе шуннан соң ислам динен кабул итәләр. Икенче бер могҗиза. Бер елны корылык була. Нил елгасы ул елны бөтенләй ярларыннан чыкмый. Җирләр эсседән яргаланып бетә. Корылык белән бергә ачлык башлана. Кешеләр өметсезлеккә бирелә. Гыйбадәт тә, йолалар да ярдәм итми. Шул вакыт изге Нәфисә кешеләргә үзенең чадрасын салып бирә. Чадраны Нил елгасына корбан итәләр. Син күр дә мин күр: елга ярларыннан чыга, барлык басуларны сугара. Ул елны уңышның иге-чиге булмый... Мәккә шәһәрендә изгеләр каберләре аеруча күп. Кәгъбәдәге кара таш белән Зәмзәм чишмәсе арасында гына да туксан тугыз изге кеше кабере бар, диләр. Мөхәммәт утырып ял иткән таш, ӘбуБәкер өендә пәйгамбәр галәйссөламне сәламләп каршы алган таш — барысы да изгеләрдән санала. Ә Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәт атланган дөянең чүмәкләгән урынны, шулай ук пәйгамбәр үзенең беренче рикәгать намазын башкарган мигъ- рәбне мөселманнар бик изге итеп исәплиләр. Пәйгамбәр өшкерүе нәтиҗәсендә саф сулы булып әверелгән күләвек тә зур хөрмәт казана. Кешеләр изгеләр каберенә барып хаҗ кылуны, анда бүләкләр калдыруны бәлаказадан, авырулардан саклый дип уйлаганнар. Табигать көчләреннән курку, үлгән кеше рухына табыну кебек мәҗүсилек калдыклары изгеләр культы турындагы дини тәгълиматка яңа көч өсти. Җирле мөселман руханилары өчен изге урыннар, бер яктан, матди файдалы булса, икенче яктан, динне тагы да киңрәк җәелдерү, хаким сыйныф властен көчәйтү, халыкны бөлгенлектә тоту өчен хезмәт иткән. Әлбәттә, изге дип исемләнгән каберлекләр, чынлыкта, күбесенчә, мәҗүсилек заманыннан калган зиратлар булган. Изгеләр каберенә һәркем — гадел кешеме ул, җинаятьчеме — зират кылырга хокуклы булган. Соңрак хәтта изгеләр каберенә килеп дога кылу хаҗга бару белән бер саналган. Хәзер дә әле изге дип исәпләнгән каберләр тирәсе төрле тукыма кисәкләре белән чуарланган була: диндар кешеләр аларны теләкләренең үтәлүен өмет итеп кабер тирәсенә бәйлиләр. Төньяк Африка халыклары арасында Тәүҗа дигән бер ярлы хатын турында легенда таралган. Имеш, аның иң зур теләге— үләр алдыннан Мәккәгә хаҗга бару булган. Әмма ярлылыгы аркасында бу теләген ул берничек тә тормышка ашыра алмаган. Аның хәтта дисбе алырга да акчасы булмаган. Шуннан ул хөрмә төшләрен җепкә тезеп дисбе ясаган, ди. Шул дисбе белән ул гыйбадәт кылган, алла- төгаләдән ярлылыгын гөнаһ санамауны, изге Габдел Кадыйр каберенә зират кылуын хаҗга бару дип исәпләүне сораган. Бу хатын вафат булганнан соң, бердәнбер байлыгы—дисбе генә калган. Дисбене кабере өстенә салганнар. Пәйгамбәр бу хәерче хатынның гаҗәеп гадел, диндар булуын ишеткәч, аның кабере янына килә, кабер өстенә яшьләре тама һәм шуннан дисбедәге хөрмә төшләре шытым бирә. Хөрмәнең иң баллы сорты шуннан башланган, ди. Бу легенда борынгы Грециядә һәм христиан динендә изгеләрнең. мифик шәхесләрнең күз яшеннән яки каныннан җимешләр үсеп чыгу турындагы әкиятләрне хәтерләтә. Шунысы кызыклы: меселманнар өчен генә түгел, христиан, яһүд динендәге кешеләр өчен дә уртак изге саналган урыннар шактый еш очрый. Андый урыннар каберлекләр генә түгел, ә кизләү чыганагы яки үсеп утырган агач булырга да мөмкин. Ислам дине үзенең башлангыч чорында мәҗүсилек йолаларын, потка табынуларны бетерергә тырышса да, тулысынча максатына ирешә алмаган, алар халык күңелендә калган. Алай гына да түгел, ислам үзе бу йолаларга яраклашкан һәм аларны үз максатлары өчен файдаланган. Изгеләр турындагы хикәятләрдә еш кына изгеләрнең түземлелеге, хөкемдарлар, түрәләр алдында баш июләре гади халыкка гыйбрәт итеп китерелә. Мәсәлән, үзенең китабында Л. И. Климович китергән изге Разия турындагы хикәятне алып карыйк *. Бик гадел, намуслы Разия исемле бер тол карчык булган, ди. Бер заман бу карчык ай яктысында җеп эрләп утыра һәм айны болыт каплаганчы күбрәк эрләп калыйм дип ашыга икән. Менә айны болыт каплаган. Шул вакыт кулына фонарь тоткан хәлиф узып бара, ди. Карчык, шул фонарь яктысында бер генә саплам булса да җеп эрләп калыйм, дип, тагын эшкә тотынган. Хәлиф күздән югалганчы ике саплам эрләп ташлаган бу. Әмма эченә пошаман кергән: чит кеше фонаре яктысында эрләде бит әле ул бу ике саплам җепне. Димәк, бу җепләр аныкы түгел! Киңәшкә имам Әхмәт ибне Хәнбәлгә китә бу. Имам Разия карчыкның гаделлегенә зур бәя бирә, әмма ике саплам җеп аның өчен хәрәм дип хөкем чыгара. Чөнки карчык законсыз рәвештә чит кеше милкеңнән — хәлиф фонаре яктысыннан файдаланган. Әлбәттә, урта гасырлар чорында мондый хикәятләрнең сыйнфый максаты бер булган: феодаллар, түрәләр каршынд» ярлы халык калтырап торсын! — югары сыйныфларның төп идеологиясе булган дин менә шуңа хезмәт иткән. Димәк, бу хикәятләрдә күбесенчә ярлы хатын-кызларның сурәтләнүе тикмәгә генә түгел. Ә бай хатын-кызларына түземле булу, язмышка буйсыну кирәкми, алар тамак өчен тир түкмиләр бит. Ә халык авыз иҗатында барлык мөселман халыкларында хатын-кызлар ана булу- ' Л И. Климович. Ислам Рус телекс». I басма. 1963 Зив-JW бит л ар. лары, якты акыллы, сәләтле, хезмәтчән булулары өчен зур ихтирам белән телгә алына. Алар еш кына, алдынгы замандашлары белән бергәләп, хокуксызлыкка, мыскыллауга каршы чыгалар. Хәзерге заманда мөселман хатын-кызлары, ирләр белән бергә, милли-азатлык хәрәкәтенә катнашалар. Россиядә Бөек Октябрь революциясенең җиңеп чыгуы, элек артта калган өлкәләрдә социализм төзү тәҗрибәсе, куп милләтле дәүләт төзү үрнәге, мәгариф һәм культура үсеше, хезмәткә, ял итүгә, белем алуга хатын- кызларның ирләр белән бер дәрәҗәдә хокук алуы, аларның политик һәм иҗтимагый тормышка актив катнашулары — болар барысы да капитал илләрендә хатын-кыз проблемасын хәл итү өчен маяк булып Хатын-кызларның яшь буынны тәрбияләүдәге иҗтимагый әһәмиятен яхшы белгән мөселман руханилары аларны дини мораль рамкаларыннан чыгармау өчен зур көч куя. Шуңа күрә хатын-кызларның аңына һәм хисләренә реакцион традицияләр белән, ата-бабалар йолаларын илаһи итеп күрсәтү, изге хатын-кыз культын пропагандалау юлы белән йогынты ясарга тырыша. Урта гасырларда барлыкка килгән, югары сыйныфларга хезмәт иткән изге хатыннар турындагы хикәятләр, әлбәттә, хәзерге заман өчен кулай түгел. Шуңа күрә хәзерге мөселман руханилары, электәге йолаларны идеаллаштыру белән бергә, ислам диненә хас булмаганча, хатын-кызга ихтирам турында вәгазь укыйлар. Янәсе, ирләр, сез хатыннарыгызны ихтирам итегез, алар сезнең балаларыгызның анасы, балаларыгыз- ның кем булуы аналарына бәйле. Әмма бездә хатын-кыз икейөзле дини йолалардан азат. Бары тик иҗтимагый тормышта да, семьяда да тигез хокуклы, үзендә кешелек дәрәҗәсен горур йөрткән, һәм дини горефгадәтләрдән азат хатын- кыз гына коммунизм төзүче кешене тәрбияли ала.