Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБРОВО МӘЗӘКЛӘРЕ

Алтыннан да кыйммәт торган май бирүче роза чәчәге үзәненең үзәге булган Казанлык шәһәрен үтеп, түбәсе болытлар белән капланган мәһабәт Шипка аша Габ- рово шәһәренә килеп керәсең. Габрово Балкан тауларының төньяк сөзәклегенә. Янтра елгасы буена урнашкан Болгария шәһәрләренең берсе Ул промышленность уээге. Тукыма, аяк киеме промышленностеннан тыш, тире иләү, металл эшкәртү, станоклар, инструментлар, электрон-исәпләү машиналары белән электрокар, электрофильтр бирүче дистәләгән завод-фабрикалар шәһәре ул Ләкин, болгар язучысы Радой Ралин әйтмешли, тукымасы белән планетадагы кешеләрне киендереп һәм башмаклары белән җир шары халкын тәэмин итеп бетерә алмаса да, Габрово бөтен кешелек дөньясын көлдерә алырлык тапкырлыкка ия булган шәһәр ул Чыннан да. габровлылар турында нәрсә генә сөйләмиләр. Янәсе габровлылар өйләнгәндә нечкәрәк, ябыграк кызлар алырга тырышалар — чөнки андый кызларга өйдә урын да. кием-салым өчен материал да аз кирәк булачак. кибеттән әйбер алганда товарларын шул көнге газетага төреп бирүләрен таләп итәләр — шуның белән көндәлек матбугатка өстәмә акча туләүдән котылалар. ...торган бүлмәләренең стеналарын, түшәмнәрен беркайчан да агартмыйлар — имеш, акшарлау бүлмәне тарайта һәм тәбәнәкләндерә. тугач та песи балаларының койрыкларын кисәләр, янәсе, өйгә кергәндәге вакытны кыскартып, бүлмәдәге җылыны саклап калалар; ...ял көннәрендә сәгатьләрен туктаталар — бу сәгать эчендәге механизмнарның гомерен озайта; . габровлылар туганнарына яки күршеләренә әҗәткә кавын, карбыз, бәрәңге кебек нәрсәләр бирмиләр юка кабыклы урынына калын кавыклыны алудан куркалар: утка мөмкин чаклы экономия ясарга тырышалар, ут кирәк чакта гына яндырыла Мәсәлән, кунак килә икән, ул чишенгәндә (киемен тиешле урынга элеп куйсын ■өчен), ашаганда (караңгыдан файдаланып артык ашап ташламасын өчен — бу аның ■сәламәтлегенә зыян) һәм аны озатканда (ялгыш хуҗаның киемнәрен киеп китмәсен өчен) Шул ук вакытта кунаклар да ут яндырылмаудан файдаланып чалбир. юбка кебек киемнәрен салып куялар (кыршылудан, тузудан саклыйлар). әмма тавык кетәгендә төне буе ут ягып тоталар, янәсе, таң аткан дип белеп, тавыклар йомырка салырга тотынсыннар: урамдагы температура бүлмәнекенә караганда җылырак булса, тәрәзәләрен ачып, өйдәге салкын һаваны тышка чыгаралар, тыштагы җылыны өйгә кертәләр. парикмахерда кырынганнан соң биткә ягыла торган кершәнне һәм йөзгә сип- терелә торган одеколонны кәгазьгә төреп һәм шешәгә салдырып өйләренә алып кайталар. хатыннарына бирәләр һ. 6. һ 6 Бу мәзәкләр Габрово халкының йорт җанлыклы, булган әйберне саклап тотучан һәм саранрак булуларын күрсәтә. Дөрес, борынгы заманнардан ук ата-баба мирасы булып килгән бу сыйфатлар габровлы.шрның канына сеңгән Ләкин бу сыйфатлар өчен алар бер дә кимсенмиләр, киресенчә, үзләре турында яңадан яңа мәзәкләр чыгарып кына торалар һәм рәхәтләнеп сөйлиләр Шушы мәзәкләр инде габровлы.шрның данын бөтен дөньяга тараткан да. Габровлылар эш сөючән, намус белән яшәүче. тырыш һәм шул ук вакытта шаян күңелле, гаҗәеп тапкыр кешеләр. Мшртәләр. үзләреннән өстиләр, эшкәртәләр. Шуңа к> р> ихтимал, аларның кайберләренең матбугатта басылган вариантларына туры килмәве дә мөмкин Шул гаҗәеп мәзәкләрнең бер өлешен t Казан утлары» укучыларына тәкъдим итәм. Ш РАХМАНКУЛОВ Бер малай атасына ияреп базарга чыккан. Сатучы балага чикләвек бирергә теләп: — Учларыңны тот. Хәзер үзеңне сыйлыйм, — дигән. — Юк, атаемның учына салыгыз, — ди икән малай. — Ник, чикләвек яратмыйсынмыни? — дигәч: — Яратам. Минекенә караганда атаемның учлары зуррак бит,— дип жавап биргән. — Әти, мин бүген өч стотинок 1 янга калдырдым... — Яхшы иткәнсең, балам! Ничек акылың житте соң? — Иртә белән трамвайга утырмадым. Дәрескә соңга калмас өче» мәктәпкә хәтле аның артыннан чабып бардым... — Аз гына хаталык ясагансың. Такси артыннан чабалар аны, акчаң күбрәк калыр иде... Мәктәп баласы трамвайда бара. Кондуктор анардан: — Ничәнче класста укыйсын? — дип сорый. Бала: — Бишенчедә, — ди. — Яшең кичәдә? — Җиде тулды, — дип жавап бирә малай, бу яшьтәге балалардан билет сорамауларын күздә тотып. Студент яшендәге бер егет бабасы янына килеп: — Бабакай! Яна мода кергән бит: бабалары оныкларына автомашина бүләк итәләр икән,— дип сүз башлаган. Ә бабасы көрсенгән булып: — И оныккаем, оныккаем, нигә аны элегрәк әйтмәдең. Ул мода бит Габрово шәһәреннән әле кичә генә чыгып китте... соңладың шул, балакаем! — дип жавап биргән. Бер егет үзе яратып йөргән кызына: — Акыллым минем! Синең белән сөйләшү өчен матур сүзләр табуы авыр шул мина. Чибәрлегең алдында каушап калам, — дигән. — Ә син һөнәреңнең күпме табыш бирүе турында сөйлә, күп акча кыюлык ачкычы бирә ул. Җебеп торуга караганда ачкычың белән кочак йозагын ачарга тырыш, — дип жавап биргән кыз. * Стотинок — тиен Бер кыз күңеле ятмаган егеттән котылу нияте белән аны үзләренә чакыра. — Әти-әниләрем өйдә булмасалар, минем яныма керерсең, — ди. Егет аптырап. * — Мин аларнын өйдә юклыкларын ничек белермен? — дип сорый. £ — Бүлмәмнең тәрәзәсе янына килеп бас, алар өйдә булмасалар. ч мин тротуарга бер лев XV көмеш акча ташлармын, син шул акчаны миңа | керткән булырсың... ’ | Караңгы төшкәч, егет килә. Акча ташлана. Егет эзләргә тотына о Куллары белән жирне сыпыра-сыпыра буялып бетә, әмма акчаны таба | алмый. Бик озак вакыт үткәннән соң кыз тәрәзәсен ачып караса, чүгә- 3 ләп, кайгыга батып утырган егетен күрә. — Нишләп утырасың? ♦ — Эзлим бит... — Ә, эзлә-эзлә... Ул лев инде минем кесәмдә. Мин аны жепкә бәйләп ташладым да кире тартып алдым Шулай, егет, моннан соң Габ- рово кызлары янына килгәндә акыл жыеп бара күр, — ди дә тәрәзәсен ябып куя. — Әби, бүген төшемдә синең мина кечкенә шоколад биргәнеңне күрдем, — ди бер малай. Әбисе: — Гел шулай сүз тыңласаң, тәртипле һәм акыллы булсаң, төшеңдә әле зур шоколад биргәнемне дә күрерсең, — дип жавап бирә. — Әби, келәмне какканда мин бер стотинок таптым. — Озаграк итеп, тузаны беткәнче каксаң, әллә нәрсәләр табарсың әле, кагуыңны дәвам ит. Габрово шәһәрендә яшәүче бер ханым кибеткә керә дә сатучыдан: — Миңа кара тавык салган йомыркалардан бер иллене санап бирегез әле,— дип сорый Сатучы аптырап кала. — Ул йомыркаларны нинди төстәге тавык салганлыгын мин ничек аерыйм . Үзегез белсәгез, карап алыгыз.— ди. Ханым кәрзиндәге йомыркалардан иң эреләрен генә сайларга тотына. Урта яшьләрдәге өч габровлы ресторанга керә Урын алганнан соң икесе кулларын юарга китәләр. Бу вакытта өченчесе менюдагы кыйммәтле ашларның һәм эчемлекләрнең исемнәрен сызып ташлый — янәсе, алар беткән Иптәшләре килгәч XV Л с в — сум. — Теләгән ашыгызны, яраткан эчемлекләрегезне сайлагыз, бу юлы мин сыйларга булдым, — ди. * * Габровлы София шәһәренә килә һәм гостиницада кунарга була. — Кунган өчен күпме түләргә кирәк? — дип сорый ул. — Беренче каттагы бер кешелек бүлмә 10 лев, икенче кат — 8, өченче — 6. дүртенчесе — 4. бишенче — 2 лев, ә алтынчы кат 50 стотинок, җиденче — 25, сигезенче— 10 стотинок, — дип аңлатып бирә администратор. Габровлы уйлап тора-тора да китәргә җыена башлый. — Нигә тукталмыйсыз, түләү бит артык югары түгел. — Юк. түләү хаклары югары түгел, әмма гостиницагыз тәбәнәк. Мин тагы да югарырак катта йокларга гадәтләнгәнмен.— ди. Габровлы авылда яшәгән туганын үзенә кунакка чакыра һәм телефон аша ничек итеп очрашу турында аңлата. — Абзыкай. сине үзем каршылый алмам, эшем тыгыз. Вокзалга хатыным төшәр. Сез бит әле беренче тапкыр очрашасыз, бер-берегезне белмисез. Үзеңне таныту өчен вагоннан төшкәндә сул кулыңда ике симез каз булсын, ә уң кулыңда, бер дә булмаганда, бик үк ябык булмаган сарык түше булса да ярар... Ике габровлы бәхәсләшеп чиркәүгә керәләр, янәсе, кем азрак сәдака бирә — шул җиңә. Беренче булып кем бирергә тиешлекне акча чөеп хәл итәләр. Күн ягы төшкәне : «Болай булгач мин җиңдем» дип, кружкага бер стотинок ташлый. Икенчесе, кружка тоткан чиркәү әһеленә карап, җитди генә: — Салынган стотинокны икебез өчен кабул итеп ал һәм догада бул, — ди. Габроводан ерак түгел бер шәһәрдә көлке кичәсе оештыралар. Артистлар чакырыла. Халык та күп җыйнала. Әмма кичә тамашачыларны канәгатьләндерми. Көлү генә түгел, тамашачылар елмаймыйлар да. Кичә беткәннән соң артистлардан: — Иртәгә кичәгезне кайсы шәһәрдә күрсәтәсез? — дип сорыйлар. Алар: — Габровода.— дип җавап бирәләр. — Анда да шул ук программамы? — Әйе. Тамашачыларның йөзләре ачылып китә, шатлыклары эчләренә сыймый башлый. — Бик шәп! Габровлыларга шулай кирәк,— дип куаналар. Бер габровлының теше сызлый һәм аны алдыртырга дип, кичкә таба врачка килә. — Бер тешне суырганга 2 лев, электр энергиясе өчен 1 лев түлә- ф гез, — ди врач. ы — Яхшы, ул чакта мин иртәгә көндез электр энергиясе кирәк бул- % маганда килермен, — ди габровлы. g Кушылып, ике күрше ишәк сатып алалар. — Кайсы як яртысы синеке? — Баш ягы, — ди һич тә уйлап тормыйча икенчесе. — Яхшы, — диде беренчесе, ишәк койрыгына кунган чебенне ф куып: — Мин үз ягымдагы эшне бетердем. Хәзер син базарга бар да ашарына алып кайт. Ашатканнан соң абзарга ябып куярсың. Бер габровлының телевизоры ватыла — күрсәтүен күрсәтә, ә тавыш юк. — Хатын, — ди ул, — күршеләрдә телевизор карап утыралар, бар әле, кереп әйт, тавышын катырак куйсыннар. Бер сәүдәгәр кибете өчен художникка арыслан төшкән вывеска ясатырга була. — Сезгә ничек ясарга: бәйләнмәгән яки бәйләнеп куелган арыслан булсынмы? Бәйләнгәне 200 лев, бәйләнмәгәне 100 лев тора, —ди художник. Вывеска эшләнә һәм шул ук көнне эленеп тә куела. Төнлә каты яңгыр ява. Иртәгесен сәүдәгәр кибетен ачыйм дип барса, вывескадагы буяу юылып арыслан сурәтенең югалганын күрә һәм шунда ук художникка китә. — Сез бит үзегез бәйләнмәгәнне ясарга куштыгыз. Әгәр дә бәйләп куелган арыслан ясатсагыз, ул качмас иде, чөнки анысы майлы буяу белән ясала, — ди художник. Габровода яшәүче бер ханым урамда таныш врачын очрата һәм шуннан файдаланып бушлай рецепт яздырып алырга уйлый. — Хөрмәтле доктор, бу көннәрдә үземне начар хис итәм башым да әйләнә, аппетит та начар Зинһар өчен, рецепт кына язып бнрегезче. — Рәхим итеп чишенегез, мин сезне карармын, — ди врач. Урман караучысы бер браконьер-габровлыны тота. Акт төзеп штраф алырга уйлый. Әмма гаепле бик үтенеп сорагач, бу юлга акт төземи кала Габровлы яхшылыгы өчен урман каравылчысын кунакка чакыра. Кичтән алып таңга чаклы эчәләр-ашыйлар, ашыйлар-эчәләр Кунакны озатканда габровлы: — Кара әле. начальник! Янадан тотылсам, зинһар өчен, өстемнән акт язып штраф ала күр,— ди. Озын гына тар күпернең уртасында ике габровлы — шофер очраша. Бензин әрәм итәселәре килми, берсе дә артка чигенми. Берсе газет ала да укырга тотына, янәсе, тегесе көтеп торыр-торыр да машинасын артка чигендерер. Әмма шоферның икенчесе дә кабинасыннан чыга һәм капот өстенә менеп утыра. — Кара әле, коллега! Үзең укып бетергәч, газетыңны миңа бирерсең әле, мин дә укырмын,— ди ул иптәшенә карап. Габровода торучы берәүгә кунак килгәч, хуҗа хатыны иртәнге чәйгә бер йомырка пешерә. Кунак ашаганда кечкенә баласы аннан күзен алмый карап тора. Анасы: — Кеше ашаганны карап торма, балам... Ул абый буйвол түгел лә... бер йомырканы ашап бетермәс, сиңа да калыр әле,— дип, баласын юаткан була. Бик авыр хәлдәге авыру, врач киңәше буенча, үз шәһәренә, өенә кайтырга уйлый, һәр станциядә көч-хәл белән генә төшеп, алдагы станциягә хәтле генә билет ала. Купеда баручы пассажирлар: — Нигә сез турыдан-туры Габровога чаклы билет алмыйсыз, — дип сорыйлар. Ул аларга: — Ә мин Габровога житкәнче юлда үлеп калсам? — ди. Ике сәүдәгәр: берсе Габроводан, икенчесе Казанлыктан Тырновә шәһәренә барырга җәяүләп юлга чыгалар. Шәһәрдән бер-ике километр чамасы киткәч, габровлы: — Кара әле, другар XVI. Миңа бурычка 50 лев акча биреп тормассыңмы. Тырновога барып җиткәч тә түләр идем,— ди. — Бирүен бирермен, тик... ышанычлы булсын өчен заклад төсендә берәр нәрсә бирмәссеңме? — ди иптәше. — Менә сиңа чемоданым, аның эчендә 100 левлык товар. Габровлы 50 левны ала, иптәшенә чемоданын бирә. Тырново шәһәренең базар чатына килеп җиткәч тә габровлы: — Менә бурычымны түлим, 50 лев акчаңны ал да чемоданымны бир, — ди. Чит илдән килгән бер кешене Габрово больницасына китерәләр һәм ана ашыгыч ярдәм күрсәтеп кан бирәләр. Беренче тапкыр кан җибәргәч, авыру донорга бик зур рәхмәт әйтә һәм 25 лев бирергә була, икенче тапкырында рәхмәтен әйтеп-нитеп тормый, теләртеләмәс кенә: — Ярар инде, ун лев бирермен, — ди. Ә инде өченче тапкыр кан алгач, донорга күтәрелеп тә карамый, акча да тәкъдим итми. Чөнки бу вакытта аның тамырлары габровлы каны белән тулган була.