Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Татарстан язучылар союзы партия оешмасы әледәнәле коммунист язучыларнын иҗат отчетларын тынлап тора Шундый җыелышларның тагын берсе шушы елның 26 мартында Габдулла Тукай исемендәге клубта уздырылды. Ул Г Паушкии белән Б. Камаловлар иҗатына багышланган иде Җыелышта катнашучылар филология фәннәре кандидаты В ВоздвиженскиАнын Г. Паушкии иҗаты һәм язучы X. Сарьянның Б Камалов иҗаты турындагы докладларын тыңладылар. Г. Паушкии һәм Б Камалов иҗатлары турында фикер алышуда Н. Дәүли, Т Журавлев, Г Ахунов, В. Мо- насыйповлар катнашты Докладчылар да, чыгыш ясаучылар да һәр ике коммунистның иҗат активлыгын, заманны» актуаль мәсьәләләре, бүгенге тормыш белән якыннан кызыксынып яшәүләрен билгеләп үттеләр, алар иҗатында очраган аерым кимчелекләргә тукталдылар. Г. Паушкии һәм Б Камалов каләмдәш дусларын үзләренең нжат планнары белән таныштырдылар, изге теләкләре, файдалы киңәшләре өчен докладчыларга һәм чыгыш ясаучыларга рәхмәт хисләрен белдерделәр. ЖУРНАЛ ТИКШЕРҮ Татарстан язучылар союзы идарәсенең 3 апрельдә уздырылган утырышында «Казан утлары» журналының 1973 елгы 7—12 саннарыңда басылган .материаллар тикшерелде. Журналда басылган проза әсәрләре турында Г. Шәрәфетдинов, шагыйрьләр ижз- ты турында Ә Баянов, әдәби тәнкыйть һә.м рецензияләр турында .М. Госманов. очерк* лар турында Р. Нуруллина сөйләде. Докладлар нигездә төпле һәм тирән фикерле, кыю һәм туры сүзле булды. Докладчыларның барысы да диярлек журналда басылган әсәрләргә зур, җитди таләпләр югарылыгыннан торып’ бәя бирделәр Фикер алышуларда Н Дәүли. Р Ишморат. Г. Кашшаф һәм башка иптәшләр катнашты Алар докладларда кузгатылган мәсьәләләрне тагын да аныклый һәм тирәнәйтә төштеләр, докладчыларның аерым фикерләре белән бәхәскә керделәр. Ахырдан журналның баш редакторы Г. Ахунов чыгыш ясады Ул язучылар җәмәгатьчелеген журнал редакциясенең эш планнары белән таныштырды, «Казан утлары» журналы һәм барлык язучылар алдында торган бурычлар турында сөйләде БЕРЛӘШМӘ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ СЕМИНАРЫ Апрель башларында Татарстан язучылар союзы идарәсе республикабызның ' төрле район һам шәһәрләрендә эшләп килгән әдәби берләшмә җиләкчеләренең ике көнлек семинарын үткәрде. Семинарны, кыскача кереш сүз сөйләп. Язучылар союзы идарәсенең председатель урынбасары Г. Кашшаф ачты Берләшмә җитәкчеләре алдында язучылардан Н Исәнбәт, X. Туфан, С Хәким, Т Журавлев, Г. Паушкин. Р Мостафнн. X Сарьян, Т. .Микнуллнн, Ю Белостоикнй, Татарстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Р Фәйзуллян, «Казан утлары» журналының баш редакторы Г Ахунов, «Идел» альманахының редакторы Ф Шәфнгуллии. Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар редакциясе мөдире Ш. Рә- кыйповлар чыгыш ясады. .Алар иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшь язучыларны тәрбияләү буенча әдәби берләшмәләр алдында торган бурычлар турында сөйләделәр Җ Рахимов. И. Винокуров, М Лукин, М. Вәлнев семинарда катнашучыларны үхтәре җитәкчелек иткән берләшмәләрнең эше белән таныштырдылар. Берләшмә җитәкчеләре «Казан утлары» журналын тикшерүтә багышланган җыелышта да кашаштылар. Казан университеты студентлары көче белән оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә булдылар КамАЗда ӘДӘБИ КОНКУРС Республикабыз промышленность предприятиеләре. колхохтары һәм совхохтары белән Татарстан язучылар союзының иҗади элемтәсе ныгытаннан-яыгый бара. Әле күптән түгел генә әсәрлаоечдә бутемгс авыл кешесе образын калку ител гәүдәләндерүче азучыларыбыз Вакыйф Нуруллин Пәм Хәниф Хәйруллмн Пнтрәч районы Вахитов исемендәге колхоз премиясенә лаек булганнар иде. Быел да ян яхшы әсәрләргә смотр-кон- х-урслар үткәрү турында Язучылар союзы белән промышленность «сат&мры һәм кол- чохтар арасында шкадн килешүләр төзелде. Шулармын нн әһәмиятлеге — тугызынчы бишьеллыкның зур штаты булган Кама автозаводын төзүче «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе игълан иткән смот п-конкурс. Күттән түгел берләшмә парткомы һәм постройкомының берләштерелгән утыры- шында смотр-конкурс шартларын раслаган карар кабул ителде Конкурс шартлары буенча «Камгэсэнертострой» производство берләшмәсе Татарстан язучылары тарафыннан Кама автомобиль заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүче хезмәт ияләре, тугызынчы бишьеллык алдынгылары турында ижат ителгән ин яхшы әдәби әсәрләргә беренче дәрәжә бер премия, икенче дарәжә ике премия һәм өченче дәрәжә ике премия булдырырга карар кылды. КамАЗчылар игълан иткән бу смотр- конкурста катнашу өчен Татарстан язучылар союзы автогигант турында ижат ителгән яна әсәрләр тжадим итте .Алар арасында Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романы, Р. Мннгали.мовның «Күз карасы» поэмасы, Э. КасыймоАның яна хикәяләре һәм очерклары, М. Газизовнын шигырьләр инклы һәм Чаллыда яшәүче рус шагыйрьләренең әсәрләре бар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Март-апрель айларында Татарстан язучылар союзы каршындагы ижат секцияләренең отчет-сайлау җыелышлары булып узды. Ул җыелышларда татар әдәбиятындагы аерым жанрларның торышына телле анализ ясалды, язучылар коллективы алдында торган актуаль мәсьәләләр күтәрелде, секция бюроларының яңа составлары сайланды. Шагыйрьләр секциясенең отчет-сайлау җыелышы 5 апрельдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында үткәрелде. Бюро председателе X. Туфан җыелышта катнашучыларны сонгы елларда дөнья күргән поэзия әсәрләре белән таныштырды Доклад буенча фикер алышуларда С. Хәким, Г. Латыйп, Ә Баянов. Р. Фәйзуллин, Р. Мингалимов һәм башка шагыйрьләр катнашты. Шагыйрьләр секциясенең яна составына сигез кеше (X. Туфан, И. Юзеев, Ә Баянов, Г. Рәхим, Р Мингалммов, Р. Гатауллин. Зөлфәт, Г Садә) кертелде Бюроның председателе итеп И. Юзеев сайланды Проза секциясенең 8 апрельдә уздырылган утырышында бюро председателе Б. Ка.маловның отчеты тыңланды. Аннан проза секциясенең эше, проза әдәбиятына караган мәсьәләләр 'буенча сөйләшү башланып китте. Фикер алышуларда Г. Каш- шаф, Г. Бәширов, Г Ахунов, Р Фәйзуллин, X Сарьян, М. Хәмитов, М. Хәбибуллиннар катнашты. Алар секция бюросының эшенә уңай бәя бирделәр, киләчәктә секциянең эшен тагын да жанландыру буенча конкрет тәкъдимнәр керттеләр. ' Утырыш А. Расих, Б. Камалов, М Мәһдиев, X. Сарьян, Ф. Мансуров, К Тимби- кова, Ә. Гаффаровларны кертеп, бюроның яңа составын сайлады. Тагын бер көннән балалар әдәбияты секциясенең дә отчет-сайлау утырышы булды. Секция председателе Р. Мингалимов бюроның отчет чорындагы эшчәнлеге турында сөйләде, балалар өчен чыккай китапларга анализ ясады. Утырышта Г. Бакиров. Ә Бикчәнтәена, Н. Гайаин, Ш Га.тиев, Р. Фәйзуллин, Ш Рәкыйпов, X. Сарьян, Р. Хафизова, Г. Хәсәнов, В Монасыйпов, М. Мазунов һәм башкалар чыгыш ясады Бюроның яңа составына Г. Гобәй, Л Их- санова, Ш. Галиев. Ш Рәкыйпов, X. Халиков кертелде Бюро председателе итеп Л. Ихсанова билгеләнде. «КАЗАН ЯЗЫ» Апрель аенда башкалабыз Казан клубларында. культура сарайларында «Казан язы» дигән әдәбием узыкаль кичәләр булып үтте. Татарстан язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы оештырган ул кичәләрдә бик күп танылган язучылар һәм артистлар катнашты. Беренче кичә 3 апрельдә мехчыларның культура сараенда үткәрелде. Мехкомби- нат эшчеләре каршында С. Хәким, Г Ахунов, И. Юзеев, Р Фәйзуллин, М. Мәһдиев, Т Мнннуллнн, В Нуруллин, М. Хәбибуллиннар чытыш ясады. 5 апрельдә республикабыз язучылары сәүдә хезмәткәрләре клубымда чыгыш ясадылар. Матур әдәбият сөючеләр белән очрашуда Г Паушкин, Р Фәйзуллин, Р. Мос- ггафин, М Мәһдиев, Т. Миннуллмн, Г. Рәхим, В Нуруллин, Р. Миигалимовлар катнашты. 8 "апрельдә язучыларны шәһәребезнең Киров районы хезмәт ияләре кунакка чакырды. Татарстанның X еллыгы исемендәге культура сараенда уздырылган кичәдә Р. Фәйзуллин, М. Мәһдиев, Г. Рәхим, В. Нуруллин, Р. Мингалимов һәм М. Газар чыгыш ясады. Шундый кичәләр төзүчеләр культура сараенда, «Спартак» комбинатының культура сараенда, җитен комбинатында, Урицкий исемендәге клубта һәм башка урыннарда үткәрелде. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» повестен Тулбай авылы халкы көтел алды. Әдипнең бала чагы шушы авылда үтә. Авылның әсәрдә чагылыш тапкан үткәне гаять оста бирелгән, дип сөйли өлкән яшь- тәгеләр Повестьны яше дә, карты да яратып укыды. Яшьләр ата- ‘бабаларының элеккеге тормышлары, ә өлкән яшьтәгеләр үзләренең авыр яшьлекләре белән очрашкан кебек булдылар. Авыл китапханәсендә Ш Маннурның яна әсәре буенча укучылар конференциясе уздырылды. Икенче конференция Олыяз авылында үткәрелде. Конференциядә роман авторы Ш. .Маннур һәм «Казан утлары» журналының баш редакторы, прозаик Г. Ахунов катнашты. «ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ»НЫҢ 50 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП 1974 елның октябрь аенда республикабызның балалар газетасы «Яшь ленинчы*- иың чыга башлавына 50 ел тула. Әлеге юбилейга хәзерлек уңаеннан, газета редакциясе республика мәктәпләрендә укучылар конференцияләре үткәрә башлады Шундый беренче конференция март ахырларыңда республикабызның Саба районында уздырылды. Районның төрле мәктәпләреннән җыелган пионерлар каршында шагыйрь Ш Галиев һәм Р. Мнкнуллнннар чыгыш ясады. Арча районында уздырылган икенче кон- ференниядә Г. Тукай премиясе лауреатла- Su С. Хәким, Г Ахунов, Ш ' Галиев, I Жалил премиясе лауреаты И Юзеев. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Б. Урманче һәм «Яшь ленинчы» газетасының редакторы В Ихсаиова, газетаның мәктәп бүлеге мөдире И. Самигуллина катнашты. Алар районның төрле мәктәпләреннән килгән пионерлар алдымда чыгыш ясадылар, педагогия училищесы укучылары белән очраштылар ’ ДУСЛЫК ХИСЛӘРЕ Күренекле язучыбыз А. Расих, Ашхабадта булып, төркмән халык язучысы, Социалисток Хезмәт Герое Берды Кербабаевка 80 яшь тулуга багышланган тантанада катнашты. Ул юбилярны Татарстан язучылары исеменнән котлады, ана истәлек бүләкләре тапшырды. ТРАДИЦИОН ФЕСТИВАЛЬ һәр елның апрель аенда республикабыз башкаласы Казанда бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның туган көценә багышланган музыкаль фестивальләр үткәрелеп килә. 1974 елгы утпгкеңчс фестиваль РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. РСФСР дәүләт пре.ммясе лауреаты, Венада һәм Прагада үткәрелгән Халыкара конкурслар лауреаты, дирижер һәм композитор Мурад Кажлаевның иҗат кичәсе белән башланып китте. Тамашачылар бу көнне «Тау кызы> балетыннан өзекләр. Рәсүл Гамзатов шигырьләренә язылган җырлар, гитара һәм оркестр өчен снмфо джаз новеллалар тыңладылар. Концертта Дагстан АССР радио һәм телевидениесенең Темнрлан Джандаров җитәкчелегендәге концерт ансамбле, ТАССР дәүләт симфоник оркестры, Халыкара һәм бөтен Союз конкурслары лауреаты Леонид Сметанников, ССР Союзы Зур театры артисткасы Галина Дебннокая, Халыкара конкурслар лауреаты Николай Громки, Москонцерт солисткасы Татьяна Дасковскаялар катнашты. Соңгы еллардагы фестивальләр ТАССР- иың дәүләт симфоник оркестрыннан башка узмый. Быелгы концертларда бу оркестр күренекле совет композиторларының күп кенә яна әсәрләрен башкарды Оркестр белән СССРның халык артисты Наган Рах .пин, РСФСРның халык артисты Фоат Мансуров, Фнлмппнннаи килгән кунагыбыз Ролентор Ромеро дирижерлык итте Калай тамашачылары IIIKTHHUKHH исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы дәүләт академия рус халык хоры чыгышларын аеруча яратып тыңладылар. Мәшһүр коллективның беренче концерты 24 апрельдә В И. Ленин исемендәге культура сараеңда булды Фестиваль 28 апрельдә Спорт сараенда сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды Тамашачылар бу көнне РСФСРның халык артисткасы Венера Шә- рипова, РСФСРның атказанган артисты Илһам Шакиров. ТАССРяын халык артисткасы Әлфия Афзалсез, җырчылар Зиннур Нурмөхәммәтов, Флера Сөләймансез, нәфис сүз остасы Фәйзи Юсупов һәм башка татар артистлары белән очраштылар. САМАТ ШАКИРГА 50 ЯШЬ Күпләгән шигырь китаплары. Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган мәкалә, очерклары белән укучыларга яхшы таныш язучыбыз Самат Шакирга 15 апрельдә 50 яшь тулды. Шул унай белән республикабыз газета-журналларында язучының яна әсәрләре басылды, телевидение һәм радио аша а«ын иҗатыма багышланган тапшырулар яңгырады. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 50 яшь тулу унае белән, язучы Самат Фәтхеэа.хман улы Шакиров (Самат Шакир> КПСС өлкә комжеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде МАКТАУЛЫ ИСЕМ Филология фәннәре өлкәсендәге зур хезмәтләре һәм озак еллык педагоглык эшчәнлеге өчен Г. Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы. профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллмнга РСФСРның атказанган фән зшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Совет кинематографиясендә актив һам нәтиҗәле эшләүләре өчен һәм Татарстан киносының 50 еллыгы уңае белән Казан кинохроника студиясенең кинооператоры Вмл Кәрим улы Аллабнрднн, студиянең директоры Анатолии Николаевич Краев, студиянең төгәл аппаратуралар мастеры Виктор Сергеевич Семиков, студиянең тавыш операторы Ася Павловна Храмова КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. ЯНА СПЕКТАКЛЬЛӘР Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театры тамашачыларга Хәй Вахитның «Давыл» исемле әсәре буенча эшләнгән яна спектакль күрсәтә башлады Водолахтар тормышын, аларнын табигать көчләренә каршы көрәшен чагылдырган бу драманы сәхнәгә Татарстан АССР- ның атказанган сәнгать зшлеклесе Празат Исәнбәт куйган. Художнигы — Татарстан АССРның халык художнигы Мәэмүн Су- тюшев. Спектакльдә рольләрне РСФСРнын һәм ТАССРнын халык артистлары Ф Халитов. Ш. Биктимеров. РСФСРнын атказанган артисткасы В Минкина, ТАССРнын халык артистлары Г Надрюков. Ш Әсфәндияво- ва. Р. Хәйретдинова', ТАССРнын атказанган артисты Ә Шакиров, артистлар И. Йомаголов, Ф Хайруллина. Ф Әхтә.мова, И. Баһманов, И. Вәлиев, Ш Галиуллиннар башкара. Казан дәүләт курчак театры быелгы сезонда үзенен икенче премьерасын әзерләде. Чехословакия драматургы Йозеф Кайнарның чех халык иҗаты мотивларына нигезләп язылган «Златовласка» («Алтынчәч») әкияте буенча куелган спектакльне балалар яратып кабул итте. Пьесада Яхшылык һәм Яманлык корольләренең көрәше. батыр егет йржик һәм Златовласка образлары аша хезмәт кешесенең бөеклеге, аның җәнлекләргә Һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәте, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле икәнлеге сурәтләнә. Батыр һәм тапкыр егет Йржик, Яманлык короленең бөтен мәкерләрен җимереп. гүзәл кыз Златовласкага өйләнә. Спектакльнең режиссеры Людмила Рабинович, художнигы Михаил Эльберг. Төп рольләрне Татарстанның атказанган артисткасы Вера Третьякова. Геннадий Вишняков. Гәүһәр Игошина. Рәшидә Утяева, Нажия һәм Анатолий Шестопаловлар башкара. ҖЫРЧЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАП 5 апрельдә Казан шәһәренең Актерлар йортында Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 65 ел тулуга багышланган кичә уздырылды Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм сәхнә ветераннары советы тарафыннан оештырылган бу кичәдә халкыбызның яраткан җырчысы турында истәлекләр сөйләнде, аның башкаруында язып алынган җыв- лар тыңланды. НӘҖИБӘ ИХСАНОВА КИЧӘСЕ 8 апрельдә .Актерлар йортында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Нәҗибә Ихсановаиын иҗат кичәсе булды. Кичәдә ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлегендә яшь шагыйрь .Мәхмүт Газизов- ның иҗаты тикшерелде. Тикшерүдә катнашкан язучылар шагыйрь ижатынын елдан- ел үсә баруын билгеләп үттеләр, авторга күп кенә файдалы киңәшләр бирделәр «Азнакайнефть» идарәсе китапханәсендә язучы М. Хәсәновның Кама автогнгантын төзүчеләргә багышлап язылган «Кама таңнары» романы буенча китап укучылар конференциясе уздырылды. Тагын 'берничә көннән әдәбият сөючеләр шул ук .китапханәдә «Зәңгәр ут» яктысына җыйналдылар. Кунакка язучылар союзының Әлмәт бүлегеннән драматург Ю. Әминов белән С. Кальметов та чакырылган иде. ' Кичәдә Ю. Әминов татар драматургиясенең торышы һәм республика театрларының _ репертуары белән таныштырды. С. Кальметов һәм М. Хәсәнов үзләренең әсәрләрен укыдылар. ЛЕНИНОГОРСК «ЧИШМӘ»СЕ Нефтьчеләр шәһәре Леннногорскида язучылар. үзешчән композиторлар, рәссамнар, башкаручылардан торган әдәбият-сәнгать берләшмәсе оештырылды. «Чишмә» дип исемләнгән берләшмә әдәбият һәм сәнгатьне киңрәк пропагандалауны үзенең төп бурычы итеп куйды. Шушы 'максаттан чыгып, «Чишмә» Техника йортының зур залында халык тарафыннан җылы кабул ителгән, әдәби-музыкаль кичә уздырды, рәссамнарның яна әсәрләреннән күргәзмә оештырылды, авылларда төрле очрашулар үткәрә башлады. ТАТАРЧА ФИЛЬМ Язучы Ф И. Наседкинның Ленин комсомолы премиясе белән бүләкләнгән «Бөек йолкышлар» исемле романы революциядән соң авылда кулакларга каршы һәм томаналыкны бетерүгә юнәлдерелгән көрәш, бу көрәштә комсомоллар тоткан роль турында сөйли. Режиссер Л. Мирский шушы' роман буенча нәфис фильм эшләгән иде. Казан кинохроника студиясе бу фильмның ггатарчалаштырылган вариантын экраннарга чыгарды. Төп рольләрне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Ш Биктимеров. Р. Тажетдинов, һ. Солтанов, И. Хәйрхллин, Р Шарәфиев, X. Җәләлов, Н. Гәрәева һәм башкалар татарчалаштырды. Дубляж режиссеры — ТАССРнын халык артисты Ф Шәрәфиев