ӘДӘБИ ТЕЛ ТАРИХЫ ҺӘМ БҮГЕНГЕ КӨН
Әдәби телнең хәзерге торышы, үткәне һәм киләчәге киң җәмәгатьчелекне һәр вакыт кызыксындырып, вакыт-вакыт кызу бәхәсләр кузгатып килә. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки тел — күп гасырлы культура, ул — халыкның буыннан- буынга күз карасы кебек саклап, туплап килгән рухи байлыгы. Әдәби тел тарихын өйрәнү милли культура хәзинәләренең ничек туплануын, күренекле әдип һәм галимнәрнең әдәби тел үсешенә керткән өлешен ачыкларга, хәзерге язма һәм сөйләү нормаларының ничек барлыкка килүен күзалларга һәм, иң әһәмиятлесе, әдәби телебезнең бүгенге хәлен тирәнтен аңларга, аның үсеш тенденцияләрен дөрес билгеләргә, әдәби тел алдында хәзерге көндә торган мәсьәләләрне аек акыл белән хәл итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда татар әдәби теленең барлыкка килү һәм үсү юлларын яктырткан. аның аерым мәсьәләләрен күтәргән күп кенә хезмәтләр дөнья күрде Әмма әдәби тел тарихын һәрьяклап, тирәнтен өйрәнүгә багышланган зур монографик хезмәт юк иде әле. Филология фәннәре докторы В. Хаковның Казан университеты нәшриятында басылып чыккан «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» исемле хезмәте — менә шул максатка ирешү юлында уңышлы бер адым В Хаков —бу өлкәдә билгеле автор. Аның әдәби тел тарихына, татар стилистикасына. аерым язучыларның теленә, төрле стильләрне өйрәнүгә багышланган берничә китабы һәм дистәләрчә мәкаләләре белгечләр арасында зур кызыксыну уятты. Бу хезмәтендә дә ул тирән теоретик мәсьәләләр кузгата һәм аларны үзенә хас җентеклелек, тәфсиллек белән бай фактик материал нигезендә чишә. Тел тарихы турында уйланганда, гадәттә, безнең бабаларыбыз нинди телдә сөйләшкән, ул тел ничек аталган? дигән сорау туа. Шул сорауга җавап бирү йөзеннән, автор татар халкының этногенезына (килеп чыгышына) бәйле мәсьәләләрне күтәрә, татар теленә генә хас сөйләү һәм язу нормаларының борын-борыннан ничек формалашып килүен яктырта, элекке чорларга кыскача экскурс ясый. Идел-Кама буенда яшәгән җирле төрки кабиләләр (башлыча, болгарлар һәм кыпчаклар), ди ул. хәзерге татар халкының барлыкка килүендә һәм формалашуында зур роль уйнаганнар. Билгеле булганча, хәзерге телнең нигезендә кайсы борынгы тел ятуын билгеләр өчен, шул телнең үзенә генә хас, аның асылын тәшкил иткән төп үзенчәлекләрне борынгы язма истәлекләр белән чагыштырып чыгарга кирәк. Галим Идел буе һәм Дунай болгарларыннан калган борынгы язмаларны һәм XIII—XIV йөзләрдә төзелгән кыпчак сүзлекләрен җентекләп өйрәнә һәм төрле тарихи шартлар нигезендә борынгы болгар теленең кыпчак теле тарафыннан ассимиляцияләнә (йотыла) бару закончалыгын һәм татар әдәби теленең нигезендә кыпчак теле ятуын ачыклый. Дөрес, татар теленең кыпчак төркеменә яки кыпчакболгар төркемчәсенә каравы фәндә күптән билгеле. В Хаковның яңа сүзе һәм фәнгә керткән Ә өлеше шунда — ул бай фактлар нигезендә һәрьяклап (авазлар төзелеше, грамматика һәм сүзлек составы ягыннан) бу фикернең дөреслеген раслый. Авторның китергән дәлилләре һәм чагыштырулары (28—44 битләр) галимнәр өчен генә түгел, киң катлау укучыларга да кызыклы булыр дип ышанабыз. Татар телендә борынгы болгар теле үзенчәлекләре сакланганмы соң? Әлбәттә, сакланган. Бу бигрәк тә авазлар системасында (ирен сузыкларының башка кыпчак телләренә караганда үзгәлеге, р-з авазларының чиратлашуы, «җ»еләштерү) һәм сүзлек составында (аерым алганда, җир-су атамаларында) ачык күренә. Болгар теле элементлары татар теленең урта диалектында ныграк сакланса, кыпчак-угыз традицион язма телнең морфологик үзенчәлекләре әдәби телдә күбрәк табыла. Кыскасы, татар әдәби теле Идел-Урал буенда таралган төрле болгар һәм кыпчак сөйләшләре нигезендә борынгы төрки тел күренешләре белән кушылып барлыкка килә. Хәзерге татар әдәби теле катлаулы тарихи юл үткән, аның татар халкы милләт булып оешканга кадәрге һәм ул милләт булып формалашканнан соңгы үсеш дәверләре бар. Традицион язма тел үзенчәлекләрен саклап һәм төрле алынмалар белән чуарланып, гомум халык сөйләменнән аерылыбрак торганга, милләт барлыкка килгәнче булган язма әдәби телне китап теле дип атау гадәткә кергән. Диалект-ара сөйләү теле үзенчәлекләренең, барлык сөйләш вәкилләре өчен норма буларак, бердәм, мәҗбүри төс алуы милләт формалашкач (автор фикеренчә, XIX йөз уртасыннан) гына тормышка аша. Әмма милли әдәби тел белән милләт формалашканчы кулланышта булган әдәби тел бер-берсеннән нык аерыла дип. алар арасына таш стена кую да дөрес булмас иде. Кызганычка каршы, мондый караш соңгы вакытларга кадәр яшәп тә килде. В. Хаков татар әдәби теленең үсеше тоташ процесс булу фикерен принципиаль рәвештә яклап чыга. «Борынгы тел үрнәкләрен, язма истәлекләрне тикшереп карау,— ди ул,— татар әдәби теленең халык өчен бөтенләй ят булмаганлыгын, тулаем рәвештә читтән алынмаганлыгын күрсәтә. Һичшиксез, аның составында катлаулы тарихи үсеш голы белән бәйләнешле төрле элементлар булган. Гасырлар дәвамында халык сөйләү теле белән язма әдәби тел арасында була килгән аерма милли тел формалашу чорында бетү тенденциясенә бара» (15— 16 бит). Автор XIX йөзнең уртасына кадәр әдәби телдә өч стиль (югары, урта һәм түбән) яшәгән дигән фикерне куәтли. Соңгы икесенең (бу стильләрдә эш кәгазьләре алып барыла, фәнни-популяр, матур әдәбият һәм халык иҗаты әсәрләре языла) милли әдәби телнең фоне- тикморфологик. лексик-стилистик нормаларын формалаштыруда нигез булып хезмәт итүен күрсәтә. Бу бүлек — хезмәтнең фән өчен иң әһәмиятле һәм кыйммәтле өлешләренең берсе. Әдәби телне халык тудырган, аны гасырлар буена баеткан, үстергән, тормышның төрле тармакларында кулланырга яраклы, мөкәммәл хәлгә китергән. Шул ук вакытта әдәби тел инде тулысынча камилләшкән һәм аның гомум халык сөйләү теле, аерым алганда, җирле сөйләшләр исәбенә байыйсы юк. киресенчә, диалектизмнар әдәби телне чуарландыруга гына китерә дип уйлау да дөреслеккә туры килмәс иде. В. Хаков китабыннан күренгәнчә, мондый ялгыш караш элек тә яшәгән һәм ул әдәби телне халыктан аерырга омтылучы сыйныфлар өчен генә хезмәт иткән, әдәби телнең халыклашу юлында киртә булып торган Халкыбызның алдынгы вәкилләре моны яхшы аңлаганнар, әдәби телне халык сөйләү теленә якынайтырга күп көч куйганнар һәм. халык теленең, шул исәптән үз диалектларының бетмәстөкәнмәс эчке мөмкинлекләреннән файдаланып әдәби телне яңа баскычка күтәргәннәр. Әгәр без җирле сөйләшләрне милли тел яшәешенең бер формасы итеп таныйбыз (совет тел белемендә ул нәкъ шулай куела да!) һәм халык сөйләү телен әдәби телнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы итеп саныйбыз икән, үтә тар диалектизмнарга яки фонетик вариантларга каршы көрәшне барлык җирле сөйләш сүзләренә җәелдерергә, матур әдәбият телен төссезләндерергә, әдәби телне аның төп чыганагыннан аерырга тиеш түгелбез. Күренекле әдип- ләребезнең әдәби телне җирле сөйләш сүзләре исәбенә баету тәҗрибәсе, алар тырышлыгы белән әдәби телгә кереп киткән тоҗым, күләвек, аҗаган, илгәзәк, туера, иңкел, имәнеч, игәч һ. б. ш. сүзләр әле бу байлыкның төбенә төшеп җиттек дияргә иртә булуы турында сөйли. Әлбәттә, әдәби телне гомум халык сөйләү теле исәбенә баетуны диалектизмнарга гына кайтарып калдыру мәсьәләгә берьяклы килү булыр иде Китапның икенче бүлеге аның башка юлларын — сүз ясау ысулларын (әдәби тел сүзенең мәгънәләрен киңәйтү, синонимнардан файдалануны һ. б.) анализлауга багышланган. Автор, бер яктан, үтә тар диалектизмнар яки фонетик вариантлар белән һәм, икенче яктан, халык кабул иткән алынмалар урынына телнең рухына туры килми торган ясалма сүзләр уйлап чыгару белән мавыгуның әдәби тел үсешендә перспективасыз икәнлеген фактлар өстендә ышандырырлык итеп раслый. Хезмәтнең бу өлеше хәзерге көндә дә актуаль яңгырый. Милли әдәби телнең үсеше һәм формалашуы функциональ стильләр (матур әдәбият, публицистика, рәсми-канцеля- рия, хат стильләре һәм фәнни стиль) белән тыгыз бәйләнгән. В. Хаков, татар тел белемендә беренче буларак, һәр функциональ стильнең үзенчәлекләрен билгели һәм аларның үсеш тарихы турында тулы мәгълүмат бирә. Татар халкының фәнни мирасы турында сөйләгәндә, төгәл фәннәр, табигать фәннәре буенча хезмәтләр бөтенләй диярлек булмаган дигән ялгыш караш яшәп килде. Фәнни стильгә багышланган бүлектә бу стильнең тамырлары Болгар чорына барып тоташуы, татар галимнәренең, тарих, философия, юриспруденция кебек иҗтимагый фәннәрдән тыш, медицина (Әхмәт әл Болгари). математика (1542 елгы «Мәҗмә- гел кавагыйдә») кебек төгәл фәннәрдән, табигать фәннәреннән дә оригиналь хезмәтләр иҗат итеп калдырулары турында кызыклы мәгълүматлар бар. XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөзнең башында. Россиядәге тирән экономик һәм политик үзгәрешләр һәм демократик мәгърифәтчелек хәрәкәтенең киңәюе нәтиҗәсендә, татар әдәби телендә иҗтимагый һәм табигать фәннәренең нигезләрен, яңа казанышларын халыкка җиткерүне максат итеп куйган фәнни әдәбият һәм аның стиле киң үсеш ала. Фәнни стильдә лексик яктан иң әһәмиятлесе — терминология мәсьәләсе. В. Хаков фәннәрнең төрле тармакларына караган терминологиянең барлыкка килү тарихын, терминнар ясалу юлларын. кайсы чорда нинди фән тармагы буенча һәм кем тарафыннан беренче мәртәбә нинди атама кулланылуын бик бай материал нигезендә яктырта. Тик биология һәм авыл хуҗалыгы терминологиясен формалаштыруда өч исем (К. Насыйри. Ф. Мөхетдин. X. Сахавет- дин) белән генә чикләнмәскә, татар халкы арасында табигать белемнәрен таратуда күп көч куйган һәм фәнни стильнең үсешенә сизелерлек йогынты ясаган атаклы мәгърифәтче Гали Махмудов, саф татар телендә язылган утыздан артык фәнни-популяр брошюралар авторы Совет власте елларында Хезмәт батыры исеменә лаек булган Ибраһим Терегуловның хезмәтләре, һичшиксез, тәкъдир ителергә тиешле иде. Бу бүлектә галимнең тагы бер күзәтүе гаять гыйбрәтле: татар мәгърифәтчеләре терминология тудыруда һәр фәннең үзенчәлегеннән чыгып эш иткән булганнар. Әгәр математика, физика, техник фәннәргә караган терминология күпчелек очракта алынма сүзләр исәбенә формалашса, авыл хуҗалыгы, биология һәм иҗтимагый фәннәргә караган атамаларның зур өлешен алар халыкның гасырлар буена тупланган үз хәзинәсеннән алганнар. Шул ук И. Те- регулов үлән исемнәрен авылларда халыктан җыеп йөргән (СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты архивында ул төзегән гербарийларның бер өлеше хәзер дә саклана.) Татар милли әдәби теле тарихы төгәл фәннәр терминологиясенең XIX йөзнең икенче яртысыннан башлап интернациональ яки рус терминнары исәбенә баю тенденциясен күрсәтә Шуңа күрә паровоз урынына буйерткеч, ә хәзерге көннәрдә выключатель урынына өздергеч-тоташтыргыч кебек ясалма сүзләр белән мавыгу бу төр терминологиянең үзенчәлеген һәм үсеш тенденциясен истә тотмаудан килә Димәк, галимнең хезмәте актуаль мәсьәләләрне кузгата, аннан бүгенге көн практикасы өчен файдалы, гыйбрәтле мәгълүматлар алырга була. Хәзерге вакытта бара торган фәнни- техник революция һәм фәндәге яңадан- яңа ачышлар нәтиҗәсендә, фәнни-популяр, вакытлы һәм матур әдәбиятта шул кадәр яңа атамалар кулланыла, аларны аңлар өчен югары яки урта махсус белеме булган укучыларга да сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кайчакта яңа яки үтә махсус атамаларны кул астында яткан сүзлекләрдән табып та булмый. Әйтик, А. Расихның «Ике буйдак» романындагы инбридинг сүзе С. Ожеговның «Рус теле сүзлеге»ндә генә түгел, хәтта 4 томлык рус сүзлегендә (академик басма) юк. Ә киң катлау укучылар ни эшләргә тиеш? Матур әдәбият әсәрләрендәге □ироколлодий, инжектор, прагматист, квазар яки киң катлау укучыларга исәпләнгән көндәлек матбугат битләрендәге интерцептор, элерон, компенсатор, модификатор кебек үтә тар кулланыштагы атамалар шул өлкәләрдә эшләүче аерым белгечләрдән башка тагы кемнәргә генә аңлашыла икән? Революциягә кадәрге демократик татар матбугаты һәм большевистик «Урал» газетасы (сугышка кадәр «Кызыл Татарстан» үзе дә!) һәр яңа яки сирәк очрый торган атамаларга аңлатма биреп баруны үзләренең бурычлары итеп санаганнар. Күренекле әдипләребез, публицистларыбызның бу күркәм традициясен яңартырга кирәк түгелме икән? Татар телендәге рус һәм интернациональ атамалар сүзлеген чыгаруга да вакыт җиткәндер. Рәсми-канцелярия кәгазьләре халык тормышында зур урын тота. Хезмәттән күренгәнчә. Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорында һәм Казан, Әстерхан ханлыклары, Башкортстан Рус дәүләтенә кушылганнан соң да дәүләт күләм әһәмиятле фәрманнар, ярлыклар, указлар, манифестлар, дипломатия документлары, һәртөрле законнар, инструкцияләр, җирле идарә яки эш кәгазьләре (договорлар, гаризалар, метрика дәфтәрләре, ышанычнамәләр һ. б.) элек кыпчак, аннан соң татар әдәби телендә дә язылып килгәннәр. Автор һәр төр документ яки эш кәгазенең үзенчәлекләрен ача һәм аларны тел ягыннан төп ике төркемгә бүлә, дәүләт күләм документларның традицион китап телендә, ә гади эш кәгазьләренең тел-стиле гомум халык теленнән аз аерылуын күзәтә. Шуны басым ясап әйтергә кирәк, В. Хаков кулъязма һәм басма истәлекләр арасыннан теге яки бу стильне характерлый, шул стиль үсешендә аерым этап булып торганнарын гына сайлап алырга тырышкан, фәнни әйләнештә булмаган бик күп яңа чыганаклар тәкъдим иткән. Шулай да рәсми-канцелярия стиле турында алдагы тикшеренүләрдә күбрәк кулъязма материалга игътибар итәргә кирәктер. Казан, Өфе, Оренбург, Әстерхан архив киштәләрендә саклана торган һәм киң халык массасы тарафыннан һәркемгә аңлаешлы саф татар әдәби телендә, билгеле бер традицион штамп белән язылган калын-калын кантон, метрика кенәгәләре, Казан татар ратушасы, Оренбург дини назариятындагы меңәрләгән төрле шикаятьләр, гаризалар, актлар, хатлар һ. б. бу стильнең бераз алдарак формалашуын расларга нигез бирә. Эш кәгазьләренең үрнәкләре заманында белешмә рәвешендә басылып та чыкканнар икән. Хәзер дә күпчелек татар авылларында эш кәгазьләре ана телендә алып барыла. Әмма аларның басма үрнәкләре булмау зур уңайсызлыклар тудыра. Күрәсең, эш кәгазьләренең мондый үрнәк типларын чыгарырга күптән вакыттыр. Мондый зур монографик хезмәт кимчелекләрдән тулысынча азат дип әйтергә җыенмыйбыз. Аерым мәсьәләләрдә автор белән бәхәскә керергә мөмкин. Әмма күпчелек кимчелекләр хезмәтнең асылына карамыйлар, хезмәтнең кыйммәтен киметә алмыйлар, ә кайберләре игътибарсызлык аркасында киткән булырга тиеш. Шундыйлар исәбенә без «Нәһҗелфарадис»ның авторы бер үк биттә ике төрле бирелү (Гали, ә берничә юлдан соң Мәхмүт Болгари), кайбер шартлы кыскартмаларның нәрсә аңлатканнары ачылмау (72 биттә: Пт, УҖУ), Чиләбе шәһәренең Челәбе дип язылуы кебек һичшиксез төзәтелергә мөмкин булган ялгышларны кертер идек. Яки X. Ямашевныкы дип китерелгән өзекләр (174—75 битләр), чынлыкта, РСДРПның Казан комитеты тарафыннан 1903—07 елларда чыгарылган прокламацияләрдән алынганнар Шуңа күрә бу өземтәләрнең я чыганакларын күрсәтергә, я аларны X. Ямашев тәрҗемә итүен раслаган хезмәтләргә ишарә итәргә кирәк иде. В. Хаков татар әдәби тел тарихының сөрелмәгән, әле бер генә галимнең дә кулы тимәгән тирән катламнарын күтәрә һәм искиткеч бай фактик материал нигезендә, фәннең хәзерге кон таләпләренә җавап бирерлек тиешле теоретик югарылыкта яктырта. Галимнең бу китабы — әдәби тел тарихын өйрәнүдә яңа баскыч. Ул татар әдәби теленең башка телләр арасында тоткан урынын Союз күләмендә дөрес билгеләргә, аны борын-борыннан үсеп килгән, бай язма традицияләре булган әдәби телләр исемлегенә хаклы рәвештә кертергә ярдәм итәр. Монографиянең, докторлык диссертациясе буларак, белгечләр тарафыннан уңай бәя алуы үзе дә күп нәрсә турында сөйли. Китап төрки телләрне өйрәнүчеләргә, укытучыларга, иҗат кешеләренә, студентларга. матбугат вәкилләренә атап язылган. Алар В. Хаков хезмәтеннән, һичшиксез, кызыклы күзәтүләр, яңа фактлар табарлар. Шуның белән бергә, автор күтәргән күп кенә мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә актуаль яңгырыйлар. Ул үзенең яңа мәгълүматлары, яңа фикерләре, гади, ачык теле белән киң катлау укучыларына да юл табар