БӘЙРӘМ АЛДЫННАН
Октябрь бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә колхозга кинәт кенә район партия комитеты jffijj U инструкторы килеп төште. Щ HI — Б ик вакытлы килдегез, иптәш Мөбәрәк1 . шин, — дип каршылады аны колхоз председателе Дамир Габдрахманов, чын күңелдән сөенеп.— £gngEj) Бәйрәм тантанасында алдынгыларга бүләкләр / тапшырырга да уйлый идек. Җыелышта сезнең дә катнашу бик күңелле булыр. Мөбәрәкшин пальтосын салып, өстәл янына утырды да, председательнең ачык йөзенә сынаулы карап, беравык сүзсез торды. — Сезнең колхозга килүемнең максаты башка иде шул, иптәш Габдрахманов,—Ул, портфелен ачып, аннан бер хат алды —Менә, танышыгыз әле, синең өстән жалоба. — Жалоба?! — Председатель, гаҗәпләнеп, конвертны алды — Укырга мөмкинме? — Укыгыз, укы... Берничә минуттан председательнең болай да чандыр гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай булды. Ул маңгаена төшкән аксыл чәчен ашыкмый гына кулы белән артка сыпырып куйды, бераздан тагын хатка иелде. «Габдрахманов, җитәкче буларак, бик юньсез администратор. Кешеләргә игътибарсыз. Аларның гозерләренә колак салмый. Тупас, эш урыныннан үз максатларында файдалана. Төзек булмаган машиналарны рейска чыгарга мәҗбүр итә. Мәсәлән, шофер Харис Галләмовны тормозлары эшләмәгән машинага утыртып, эшкә чыгарды Бу машина ашлык ташыганда кеше таптатты. Тапталган кеше үлсә дә. председатель шоферга: «Син бер дә борчылма, мин сине төрмәгә утыртмам, алып калырмын», — диде. Тикшерү вакытында шаһит итеп җинаятьне ябып калырдай кешеләр чакыртты. Алар бу эшне яптылар. Председательнең кеше үтерүдә турыдан-туры катнашы юк микән? Мондый кеше колхоз белән җитәкчелек итә аламы? .» Председатель өстенә бик авыр гаепләү ташланган иде. Бүлмәдә урнашкан тынлыкны беренче булып район вәкиле бозды. — Я, иптәш Габдрахманов, ни әйтерсез? — диде УЛ. — Мондый очракта мин ни әйтим инде? — Дамирның тавышы баздан чыккандай тонык яңгырады. — Мин гаепләнүче. Бердәнбер үтенеч хатның авторы, шушында язылганнарны идарәгә килеп, сезнең алда минем күзләремә карап әйтсен иде! 129 — Хатның авторы бар белән юк арасында. Үзегез күрәсез, имзасын танырлык түгел. — Ачыкларга тырышырбыз... Председатель шулай диде диюен дә, әмма башын бер борчулы ун бораулады: «Бәлки мин чыннан да хуҗалык белән җитәкчелек итә белмимдер?» Дөрес, ВЛКСМ райкомы секретаре, «Кама», «Правда», «Алга» колхозларында партия комитеты секретаре постларында эшләп, ул байтак кына тәҗрибә туплады туплавын. Үзенә калса, хуҗалык эшләре белән дә танышты кебек. Чапаев исемендәге колхозга председатель итеп куелгач, хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгару теләге анда бик зур иде. Егерме биш ел буе хуҗалык белән җитәкчелек иткән, авыру сәбәпле эшеннән киткән тәҗрибәле председатель Хөрмәт агадан соң яшь кенә килеш нәтиҗәле эшли алырмынмы дип, Дамир аз борчылмады. Ни әйтсәң дә, ул чакта әле утызны гына тутырган иде. Җитәкчелек итә башлавының беренче көннәреннән үк ул, иң элек, үзалдына кешеләрнең ышанычын, аларның ихтирамын яулау бурычын куйды. Моның өчен игенчелек һәм терлекчелек тармакларын күтәрү буенча нинди дә булса адым ясарга, инициатива күрсәтергә, яңалык кертергә кирәк иде. Кешеләр өчәр ай хезмәт хакы алмаганнар, колхозның финанс хәле бик авыр, экономикасы түбән. Колхоз председателе булып 1968 елның декабрь урталарында сайланды. Терлекләргә ашатырга саламга хәтле чамалы иде. Кышы да бик әшәке салкын килде. Февраль аенда фермада су торбасы шартлады. Кыш буе суны елгадан ташып интектеләр. Терлек азыгы эзләп чабарга да председательгә күп туры килде. Анысын ничек кирәк алай ерып чыктылар. Ул елдагы кичерешләрен Дамир үзе генә белә? Борнак авылына килгәндә таза гына күренгән председатель ярты елдан соң, чәчү беткәндә, бөтенләй ябыгып калды. Шулай да Дамирның күңеле шат иде. Барлык терлекләр исән-сау кыш чыгып, яшь үләнгә аяк бастылар. Чәчүне дә хуҗалык вакытында бетерә алды. Бу, үз чиратында, яңа председательгә карата халыкта акрынлап ышаныч уятты. Игеннәр ул елны бик әйбәт уңды. Мул уңыш көтелде. Әмма .. Куанычлы ук булып бетә алмады. 500 гектар арышны боз сукты. Эшли башлавының беренче елында ук табигать тарафыннан шундый каһәрләнүне Габдрахманов бик авыр кичерде. Аның өстенә урып-жык> чорында тагын бер бәла килеп чыкты. Балаларның шырпы белән уйнаулары аркасында авылда унбер хуҗалык янды. Утны сүндергән чакта ук: «Колхозда барлык төзелеш эшләрен туктатып, бу кешеләргә йорт салыргамы инде?.. Моның өчен никадәр төзү материалы, транспорт, эшче көче кирәк булачак», — дип баш ватып торганда, аның янына «Маяк» колхозы председателе Әхәт Гарипов килде. — Син бик артык борчылма, Дамир, — диде ул аталарча кайгыртучанлык белән. — Янган хуҗалыкларның берсенә безнең колхоз бушлай йорт салып бирер. Юкса, сезнең үзегезгә генә бу хәлдән чыгуы кыенрак булачак. Аның бу фикерен КПССның район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитетында да бик хуп күрделәр Шунда ук маяклылар үрнәгенә күрше колхозлар кушылды. Барлык янган хуҗалыкка да районның унбер колхозы бер ай эчендә өй салырга вәгъдә итте. Бу—янган хуҗалыклар өчен генә түгел, колхоз председателе өчен дә һич уйламаган, көтелмәгән ярдәм иде. Әлеге минутта йорт-җирсез калучыларга караганда, мөгаен, Дамир күбрәк сөенгәндер. Күрше колхоз җитәкчеләре исә Габдрахмановның яшьлеген, кайбер председательләр кебек шапырынырга яратмавын, киңәшмәләрдә үзен һәрчак тыйнак тотуын, сүзен уйлап, үлчәп сөйләшүен һәм бу хуҗалыкның экономикасы йомшак булуын искә алдылар, ахры. Ә Дамир алар каршында үзен чиксез бурычлы санады, һәм үзенә, ул җитәкчелек нтә торган колхоз членнарына күрсәтелгән шундый ышаныч һәм ярдәмне аклар өчен тапшырылган эшен тагын да тырышыбрак эшләргә кереште. Күршеләрендәге һәр яңалык белән танышып. ♦ аларны үз колхозларына кертергә омтылды Югары уңыш бирә торган _• сортлы орлыклар булдыру, терлекләрнең нәселен яхшырт)’, җиргә ашла- < ма салу, терлек азыгы базасын ныгыту кебек мәсьәләләрдә ул күрше- = ләреннән күп нәрсәләргә өйрәнде. Хуҗалык акрынлап үсә, экономика- Е сы ныгый башлады. Колхозчыларның хезмәт хакларын түләүдәге ч тоткарлыклар бетерелде. Ярышта җиңүчеләр һәм осталыкка ирешкән s өчен материаль һәм мораль кызыксындыру чаралары кертелде. Болар 2 барысы да авыл эшчәннәренең инициативасын, аларның иҗади активлы- 5 гын бик нык үстерде. Өч ел эчендә сөрүлек җирләренең һәр йөз гека тарына җитештерелгән сөт — 37, ит—26 центнерга, йомырка—1.200 ♦ данәгә артты. Иген уңышын күтәрүдә дә сизелерлек борылыш ясалды. в Терлек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү буенча Чапаев исемен- © дәге колхоз район күләмендә алдынгылар сафына чыкты Яна эшләр, с иҗади эзләнүләр белән янып йөргәндә, әлеге жалоба Дамирның дөнья-з сын әйләндереп ташлады. «Әллә мин үз эшемдә ялгышлыклар җибәр- © демме?» — дигән сорау бертуктаусыз аның миен игәүләде.. — Син бүген ашарга кайтырга уйлыйсыңмы?.. Габдрахманов салмак кына башын күтәрде. Ул хатыны Әлфинур- £ нын бүлмәгә ничек керүен сизми калган икән. Аның ни дип әйтүен дә п ул башта төшенеп җитмәде. — Син нәрсә, яңа йокыдан уянган кешедәй, шаккаттың? —диде хатыны, ире янына килеп.—Ашарга кайтыгыз. Әнә кунагың да бар икән. Дамир бары тик хәзер генә тәрәзә артындагы куе караңгылыкны абайлап алды. Хатынына карап торганнан соң, нидер исенә төшергәндәй тиз генә өстәлдә яткан хатка үрелде. — Әлфинур, кара әле, — диде конверттан хат алып. — Бу кем имзасы булыр?.. — Бәй, Рая кулы бит! Әйе, Борнак кибете мөдире Нургалиева имзасы.— Аннан ул райком инструкторына карап:—Мин сәүдә берләшмәсенең бухгалтериясендә эшлим, һәр сатучының язуы таныш,— дип өстәде. Председатель, урыныннан торып, ншекле-түрле йөри башлады Көз көне бәрәңге казыганда булган бер вакыйга аның исенә төште. Раяның ире Рәфкат Хәнәфиев тә кибеттә хәзерләүче булып эшли иде. Шулай бер көнне колхоз председателе урынбасары Васил Төхфәтуллин: — Бәрәңге төягән бер автомашина үлчәүгә кермичә узды, — дип, Габдрахмановка килеп әйтте. Ул шунда ук телефоннан — Борнак авылыннан килүче ЗИЛ автомашинасын туктатыгыз! — дип, Янгул почтасына хәбәр итте. Берничә минуттан Рәфкат аңа Янгулдан шалтыратты — Ни өчен безнең машинаны туктатырга куштыгыз? Мин бит бәрәңгене хуҗалыклардан җыйдым, — диде. — Кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк. Хәзер үк Борнакка кайтыгыз! — диде аңа председатель. — Вакыт әрәм була бит! — дип карышты хәзерләүче. — Карагыз аны, әгәр кайтмасагыз, артыгыздан Шәмәрдән станциясенә чыгам, — дип кисәтте Дамнр. Хәзерләүчегә колхозга кире борылып кайтудан башка чара калмады Идарә каршына машина килеп туктау белән аның янына председатель чыкты. — Нинди бәрәңге алып барасыз? Каян алдыгыз? — Соң, үзебезнең авыл Советы территориясенә кергән Карык-Серма авылыннан җыйдым. Җитмәгәнен Борнак хуҗалыкларыннан алдым,— диде Хәнәфиев, шикләнергә урын калдырмыйча. Шулчак бәрәңге ташу өчен колхозга ярдәмгә район «Сельхозтехника» берләшмәсеннән килгән шофер сүзгә кушылды: — Нигә хужалыклардан булсын?! — диде ул гажәпләнеп. — Колхоздан төядем бит мин бу бәрәңгене. Син үзең әйттең бит: «Председатель алырга кушты», — дип. Хәзерләүче машинада утырган шоферга күзләрен әйләндереп, усал итеп карады. Боргаланып маташуның инде файдасы юк иде. Өч ярым тонна бәрәңге урланган. Габдрахманов шундук тикшерү органнарына хәбәр итте. Алар Хәнәфиевнең моннан башка махинацияләрен дә ачтылар, һәм ул суд җаваплылыгына тартылды. Менә шушы эшкә тикшерү барганда, Әлфинур беркөнне өенә кайткач: — Карале, Дамир, — дип сүз башлады. — Рая миннән бик үтенә: «Дамирга әйт әле, иремне алып кала алмасмы икән?» — ди. — Аның ире колхоз члены түгел бит! — диде аңа каршы Габдрахманов. — Ул бит сезнең коллективта эшли, сәүдә берләшмәсендә. Андый мәсьәләне сез үзегез хәл итегез. Минем монда нинди катнашым бар?.. Ир белән хатын арасында бу турыда бүтән сүз кабатланмады. Суд булып. Хәнәфиевне төрмәгә алып киткәч, Әлфинур елардай булып өенә кайтты. Рая аны: — Синең ирең кеше үтерүче... Ул минем иремне дә төрмәгә тыкты, — дип сүккән. Габдрахманов моңа башта артык игътибар итмәгән иде. Ә менә хәзер, шундый эчтәлекле жалоба да язылгач, бу хәл аны уйланырга мәжбүр итте. Вакыт соң иде инде. Жалобада язылган гаепләүләр турында Раяның үзе белән сөйләшүне икенче көнгә калдырып, таралыштылар. Өенә кайтып ашарга утырса да, Дамирның тамагыннан аш үтмәде. Урынга яткач, йокысы кермәде. Арлы-бирле әйләнгәләп, шактый вакыт узды. Ахырда ул урыныннан торып өстенә киенде. Балалары караваты янына килеп, изрәп йоклап яткан сабыйларының өстен япты да урамга чыкты. Әле узган ел гына төзеп бетергән зур культура йорты тпрә- якка ямь биреп тора. Аның янында гына типовой колхоз идарәсе бинасы. Илле урынлы балалар бакчасы да күптән түгел файдалануга тапшырылды. Фермадагы типовой терлек абзарларының да күбесе Дамир эшли башлагач салынды. Хәзер анда барлык авыр эшләр машинага көйләнгән. Ферма елдан ел үсә, киңәя, яңара бара. Терлекчелектә үз эшенең чын осталары булган хезмәт маяклары үсеп чыкты. Тавык караучы Миңнегөл Нәҗипова хөкүмәтебезнең иң югары бүләге — Ленин орденына лаек булды. «Почет билгесе» ордены кавалеры механизатор, коммунист Наил Нәжипов үзен район күләмендә бәрәңге үстерү остасы итеп танытты. Соңгы елларда хуҗалыкта булган үзгәрешләр, беренче чиратта, әнә шундыйларның хезмәт нәтиҗәсе. Әмма алда башкарасы эшләр дә аз түгел әле. Ремонт мастерское, типовой гараж бик кирәк. Председательнең башыннан тормышка ашырасы планнар бер-бер артлы йөгереп узды, һәм никтер аның йөрәге сыкрап куйды. Беркайчан да ул үзенә карата шундый коточкыч гаепләү ташларлар дип уйламаган иде. Тып-тын авыл урамнары буйлап озак йөрде Дамир. Туңа башлагач, идарәгә кереп, кабинетында ут яндырды. Өстәлдәге бүләкләнергә тиешле кешеләрнең исемлегенә, Почет грамоталарына күзе төште. Бу минутта анык башыннан бәйрәм уе качкан, күңелен үпкә катыш әрнү хисе биләгән иде. Шулай уйга батып утырганда, бүлмәгә ревизия комиссиясе председателе, заманында озак еллар партия оешмасы секретаре булып эшләгән пенсионер Гарифулла ага Хәбибуллин килеп керде. ♦ — Күрәм, йокың качкан синең, Дамир Инде кайчаннан бирле бүл- = мәңдә ут яна, — дип, ул председатель каршына килеп утырды. Жавап < та көтмәстән, сүзен дәвам иттерде —Ишеттем, Дамир. Барысын да = ишеттем. Теге... ни... жалобаны әйтәм. Авыл жирен дә хәбәр тиз тарала бит ул... 5 — Башыма күсәк белән суккан кебек булды әле бу, Гарифулла s абзый. Күңел бик төште... 2 — А, юк! Менә анысы ярамый Хәсрәтләнерлек нинди гаебең бар? g Я. әйт әле, нинди гаебең бар? Берәр нәрсә үзләштердеңме, әллә берәр яманлык эшләдеңме? Киресенчә, безнең авылга син килгәннән * соң колхоз гөрләп үсә, ныгый башлады. Эшләгән кеше ай саен уч ту- ® тырып акчасын ала. мал-туарына печәне, саламы бирелә. Аның өстенә, а өстәмә түләүләр, бәйрәм саен бүләкләр... Безнең аны элек күргән бар с идемени! Боларны авыл халкы белми дисеңме?! Пенсионер карт башыннан бүреген салып куйды да, бармакларын < жәеп, уң кулын алга сузды: — Авылда йокысыннан иң иртә кем тора’ Председатель. Бер бул- «• ды. Иң соңыннан кем ята? Председатель. Ике. Төзү материаллары, „ минераль ашламалар артыннан көн-төн чапкан кеше дә шул ук. Техни- е ка алу, аларны ремонтлау, кадрлар хәзерләү, терлекләрнең нәселен яхшырту, баш санын арттыру, продуктлылыгын күтәрү — юк, һәммәсен дә санап бетерергә мөмкин түгел, куллардагы бармак жнтми Бо- ларның барысы да иң элек председательгә, аның кешеләрне оештыра белү сәләтенә, житәкчелек итү осталыгына бәйләнгән бит Әйтик, менә шушында, синең урында бер юньсез кеше утырсын әле, колхоз хәзер артка тәгәри башлый. Менә шулай, Дамир, син башыңдагы икеләнүләреңне чыгарып ташла. Уйлаган планнарыңны тормышка ашыр. Халык сине ярата, хөрмәт итә. Жалоба язуда кемнәрнең кулы уйнаганны белән мин. Шабашниклар эше бу. Синең өстеңнән жалоба язарга намуслы кешенең кулы һич күтәрелмәс Гарифулла аганың сүзләреннән Дамирның күңеле тынычланып, йфзе яктырып китте. Иртәгесен идарәгә жалобаның авторы Рая Нургалиеваны чакырттылар. — Бу хатны сез яздыгызмы? — Әйе, мин. Әллә дөрес түгелме? — диде сатучы чая гына. — Сез колхоз председателен кеше таптауда гаеплисез, бу нахак бит,—диде аңа партия оешмасы секретаре. — Соң, Мәйсәрә апаның үлүе хакмы, әллә юкмы?.. — Ә монда председательнең ни катнашы бар? Мәйсәрә апа бит кырдагы салам эскерте арасыннан машина каршына үзе кинәт чабып чыккан. Шофер машинасын борып өлгерә алмаган. — Бераз сүзсез торганнан соң, Муллагалиев дәвам итте: — Ул көнне иптәш Габдрахманов авылда да түгел, Казанда, командировкада иде Аңа хатыны хәбәр итте: «Кеше таптаттылар, кайт>, — дип. Ул кайтып житкәндә инде тикшерү Дә беткән иде бит. — Ә колхозчыларны жәберләве? Печәннәрен алу, штрафлар салу кирәкме? Бакчаларын кисү дисеңме... — дип тезеп китте сатучы. Председательдән кала бүлмәдәгеләрнең барысының да йөзләренә елмаю чыкты. — Болай булгач, сез, — диде партоешма секретаре сабыр гына. — колхоз идарәсе рөхсәтеннән башка шабашниклыкта йөргән кешеләр турында сөйлисез. Әйе, устав нигезендә бакчаларның аларга тигәннән артык өлеше чыннан да киселде. Колхоздан бирелгән терлек азыклары да алынды, өзлексез эш стажлары да сакланмады. Әмма боларның берсен дә ул үз белдеге белән генә хәл итмәде бит! Колхозчылар таләбе буенча, гомуми җыелышка куелып, бу турыда махсус карар чыгарылды. Ул бары тик шул карарны тормышка гына ашырды. Монысын да сез, Рая, бик яхшы беләсез. Теләсәгез, менә җыелыш протоколларын укырга мөмкин. — Ник сез кәгазьгә карап эш итәсез? Булган фактларны күрергә кирәк, — дип карышты Рая. Моңарчы сүзсез генә тыңлап утырган район партия комитеты инструкторы Мөбәрәкшин әңгәмәгә кушылды. Кичә кич, председатель кайтып киткәч, ул бу турыда авыл коммунистлары, идарә членнары, җирле Совет депутатлары белән дә сөйләшкән, киңәшкән иде. Барысы да бер фикер әйттеләр: — Дамирның гаебе юк. Халык белән эшли, уртак тел таба белә. Тыйнак. Эш өчен бөтен барлыгын бирә. Моны Мөбәрәкшин үзе дә яхшы белә иде. Әмма жалоба кергәч, аны объектив рәвештә тикшерергә кирәк. — Председательнең тагын нинди гаепләре бар дип саныйсыз? Барысын да әйтеп бетерегез. — диде ул Раяга. — Язганнары да җитеп торыр... — Язганнары расланмый бит. Гаепсез кешегә яла ягу закон нигезендә тыела. Моның өчен сезне суд җаваплылыгына тартырга туры килер... Ә суд жалобаның авторын гаепле дип тапты... Бөек Октябрь бәйрәме алдыннан Балтач районының Чапаев исемендәге колхозында булган бу вакыйганың финалы шулай тәмамланды. Бү күңелсез вакыйга бәйрәм тантанасын күләгәли алмады. Бу хәлдән соң авыл халкының Дамир Габдрахмановка карата мөнәсәбәте тагын да якыная, ихтирам һәм ышанычы тагын да үсә төште. Алда торган бурычларны хәл итү өчен хезмәт киеренкелеге артты, ярыш ялкыны тагын да киңрәк колач алды.