АЙЛЫ ТӨНДӘ
күзләрен тутырып карады. Тулы ай яктысында аларның ботаклары гына түгел, хәтта яфрак аслары да күренеп торырлык булса да, ул берни дә күрмәде, — үз уен уйлады. Уйланырсың да шул, көн дә вакытында кайтып йокларга ята торган бердәнбер җитеп беткән кызың таң аткан вакытта да өйдә булмасын әле! Аның сул кулы, ирексез, тышкы якка асылынып төште. Ни эшләгәнен дә белмичә, ул бармак очлары белән кулына беренче очраган үлән яфракларын эләктерде. Аның бармаклары ихтыярсыз ул үләнне учына кысып уа башлады. Аның борынына әрем исе килеп бәрелде. Ул учы белән әрем сабагын сындырып алып, әрем яфракларын һәм чәчәкләрен бергә изеп, борыны астына ук китерде. Аның башында кайнаган фикерләр арасына тагын бер фикер кереп кысылды: «Нинди яхшы ис бу чәчәк ата торган әрем исе, гомер буе иснәп канга сеңгән хуш ис! Әремне гел ачы гына диләр, әмма аның борыннарны кытыкландырган хуш исен мактап бер генә сүз дә әйткән кеше юк. Болыннарда, басуларда, авылларда әрем булмаса, әллә нинди җитди нәрсә җитмәгән кебек булыр иде». Галимә апа аңын җыеп, бер алма агачына, бер әрем сабагына карады. Әрем сабаклары нигез буйлап үскәннәр. Кызы Сәйдә эше инде,— ул аларны тигезләп кыркып чыккан. Әремнәр кырыеннан тар гына сукмак бара. Сукмакны капларга теләгәндәй, бәбкә үләне сукмак өстенә чыга. Сукмакның икенче ягында ук чәчәк түтәле. Никтер, соңгы вакытта Сәйдә бик ярата башлады шул чәчәкләрне. Иртән торгач, беренче эше — бакчага йөгерү Кичтән әзерләп куйган җылы суы белән ул аларны коен- дыра-юа. Кайсы куакның кайчан чәчәк атканын гына түгел, кайчан ата I ^нм^аң aTa башлады... Зәй суының аръягындагы урман артыннан күтәрелгән тулы ай җир өстен көмешлән- |ИВн . И дерде. Галимә апа жиңелчә салкынлык сизеп, иңбашына юка мамык шәлен бөркәнде дә тәрәзә j янына килеп басты. Тәрәзә ачык иде. Борыннарын I кытыклап кергән иртәнге саф һава күкрәкләрен I тутырды. Ул, көрсенеп, тирән итеп сулап алды да, 1 ,1яге белән таянып, тәрәзә төбенә килеп ятты. Әнә кулыңны сузсаң буй җитәрлек ераклыкта алма агачының ботаклары. Әмма ул ботаклар да Галимә апа сыман башларын аска игәннәр кебек. Галимә апа аларга чагына чаклы ук алдан белеп тора. Балалар ата-анасына охшаган була, диләр, һич дөрес түгел. Мин үзем гомерем буе бер чәчәк тә утыртып үстермәдем... Бәлки әтисеннән алгандыр ул бу сыйфатын .. әтисе бит мине һәр вакыт сирень, шомырт чәчәкләренә чумдыра иде, кыңгырау чәчәкнең, я булмаса басуны басып бетергән зәңгәр чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, шуларны минем өчен җыеп вакытын әрәм итә иде. Тынлык. Әнә ун як күршеләрнең әтәче, сузып-сузып, матур итеп ике тапкыр кычкырды. Аңа җавап биргән кебек Уртакуш болыны ягыннан тартайның кычкыруы авыл өстеннән тәгәрәп үтеп, Зәй буендагы таулар арасына кереп югалды. Стенада сәгать сугуы Галимә апаны уйларыннан айнытып җибәрде. Үзе дә сизмәстән, ул тәрәзә төбеннән торды, кулындагы әрем яфракларын кая куярга белмичә, бераз уйланып торды да, аннары аларны тәрәзә аша бакчага ташлады. Ирексездән ул иснәп җибәрде. Канга сеңгән гадәт бит — янында аңа карап торучы бер генә җан иясе булмаса да, сул кулы белән авызын каплады. Иснәп бетерүгә, кулын авызы яныннан алганда баш бармагы белән иреннәренең сул ягын, имән һәм урта бармаклары белән авызының уң ягын сыпырып алды. Аның авызына бармакларыннан әрем ачысы тулды. — Күңелемдәге ачы җитмәгән, авызыма да ачы тулды тагы,— дип зарланып алды да, ни эшләгәнен аңламаган кеше сыман, юынгыч янына килеп, ашыга-ашыга кулларын битләрен юа башлады. Су Галимә апаның йокысын тәмам качырды Аның башына келт итеп, «Болай Сәйдәнең кайтуын көтеп тик ятуның файдасы аз, чыгып эзләп керим әле!» — дигән уй килде. Күлмәген кигәч, автоматлашып беткән гадәте буенча, стенага элгән көзгесе алдына килеп, бармаклары-куллары белән генә чәчләрен сыйпап алды да ишек ягына юнәлде. Ишек тоткасына кулы тигәч кенә күңеленә: — Аны эзләп кая барырга соң? — дигән сорау килде Керергә-чыгарга теләгән кешеләргә еллар буе хезмәт итеп шомарып беткән ишек тоткасын учлап. Галимә апа тагы уйга батты — Кая барырга? . Сәйдә бит Галимә ападан бер генә серен дә яшерми иде кебек. Галимә апа Сәйдәнең барлык дусларын да, танышларын да яхшы беләм дип исәпли иде. Шул Рәшит белән микәнни? Алай дисәң. Рәшитне яратуым ны-яратмавымны үзем дә белмим әле, — ди иде бит Сәйдә! Әллә кайбер серләрен миннән яшерә торган начар гадәткә өйрәндеме икән? Тиз генә кайтмаслык җиргә киткәч, нигә өстәл өстендә печтек кенә язу булса да калдырып китмәскә? Күрше әтәченең ачы аваз белән кычкырып җибәрүе Галимә апаның барлык фикерләрен кинәт өзде. Ул тәвәккәллек белән ишекне ачты да ишегалдына чыкты. Яктылык тышта тагы да көчәйгән. Үләннәргә чык төшә башлаган. Галимә апа өй ишеге белән капка арасына моннан егерме ел элек ире бе лән бергә тезгән яссы шома ташлар өстеннән китмәде, ә үлән өстеннән китте. Ул ике-өч адым ясарга өлгермәде, аяк буйлап тәнгә рәхәт итеп чык салкыны йөгерде, үләннәрдән күтәрелгән алма исе сулышны каплады. Әллә рәхәтлеген озаграк тояр өченме, әллә инде ирен искә төшерепме. Галимә апа шул юлга карап тагы уйга калды. Әнә ул чирәмнәр арасында матур таңда ялтырап ята торган ак таш юл. Галимә апа ул ташларның ничек җәелгәнен генә түгел, һәрбер ташны аерым-аерым кайдан һәм ничек алып кайтканнарына кадәр хәтерли. Гомер буе бергә йөрергә дин тезделәр алар ул ташларны һәм ишегаллары- на тәмле алма исе тарата торган ромашка да чәчтеләр. Анысын да гомер буе бергә иснәргә дип. Әмма... 6} юлдан алар бергә озак йөри алмадылар. Дөньяда иренең мәңгелек җанлы хатирәсе булып Сәйдә генә калды. t8B 'К ■ 1ТТАРОВ ф лялы гвида Әтисез Сәйдә, ирсез Галимә апа икәү генә калсалар да, күп йөреп шулай ялтыратып бетерделәр ул ташларны! Бу гади таш юл түгел, хасиятле таш юл бу. Аның хасиятләре бик күп: мисал өчен, ул юлдан капкага табан да, ишеккә табан да вакытында гына үтәргә кирәк; ул юлга юньсезләрнең аяк басуы һич кирәкми; ул юлга үзенә дә, башкаларга да саф күңел, керсез намус белән генә басарга кирәк. — Их, кызым, аякларың бу юл буйлап капкадан ишеккә таба вакытында атлаган булса соң,— дип уфтанып алды Галимә апа. Барып җитеп капка келәсенә тотынуга, күршеләрнең этләре тавыш куптарды. Янәсе, кем ул анда вакытсыз йөри. Галимә апа тавышын тану белән эт тынычланып, урынына барып ятты да, «йөри шунда безне борчып» дигән сыман итеп, ыңгырашып куйды. Галимә апа урам буйлап югары очка менеп китте. Бар кеше йоклый. Таң яктысы ай яктысыннан күп көчле: төньяк-көнчыгыштагы алсу-ак кызыллык шактый югары күтәрелде инде. Табигать уянып килә, менә тиздән авыл да уяныр. Чык көчәйде, йөргәндә чирәмнән чыксаң, табан астына ябыша, чирәмнән барсаң, аяк юешләнә. Гамьсез казлар, сарыклар һәм кәҗәләр өйләренә кайтмыйча, урамда куналар Аларны беркем дә эзләми. Аларга теләсә кайда кунарга ярый. Ә менә Сәйдәгә теләсә кайда куну түгел, соңгарак калып кайтырга да ярамый. Шулай уйлана-уйлана бара торгач, Галимә апа авылның читенә җитүен сизми дә калды. Борылып, күрше урамга чыкты, менә фермалар янына җитте, анда да тынлык. Урамның икенче башыннан әйләнеп, өйләренә кайтып керде, ышанычын, терәген югалткан кеше кебек өметсезләнеп, киенгән килеш койкасына ауды да, тавышсыз гына, нигә икәнен үзе дә белмичә елый башлады. Бераз шулай яткач, күңеленә ниндидер шом төште, чөнки тирә-як шундый тынычланды ки, хәтта стенадагы сәгатьнең йөрүе аның колагына барабан каккан кебек, ә мич астындагы чикерткәнең чырлап куюы скрипка кылын сызган кебек ишетелә башлады. Менә шунда ишегалдындагы таш юл буйлап ишеккә таба килүче таныш тавыш ишетелде. Сәйдә кайтып керде. Галимә апа шунда ук урыныннан сикереп торды да, кызын баштанаяк карап чыкты. Нидер әйтергә теләде, әмма сүз таба алмады. Сәйдә дә әнисенә бик озак карап тик торды, шулай да ул аның өске күлмәген салмаган икәнен дә, елаган икәнен дә күрми дә торгандыр әле. Шулай да сүзне Галимә апа башлады: — Кызым, сиңа ни булды? Сәйдә ни дип җавап бирергә аптырап калды. «Берни дә булмады» дисә, дөрес түгел, чөнки аның өчен бүген кызлар гомерендә бер генә тапкыр була торган вакыйга булды. Ә ни булганын бер сүз белән ничек аңлатасың, әнисенең башкача аңлавы бар. — Син кайда булдың? Бу сорауга җавап бирү җиңелрәк, әмма туп-туры кая булганлыкны әйтсәң, аңлашылмау чыгуы бар. Галимә апа акрын гына кызы янына килә башлады. Сәйдә аптырашка төште — чигенергәме, әллә басып торган урында калыргамы? — Кем белән булдың? Галимә апа соравын әйтеп өлгермәде, Сәйдә кулларын жәеп әнисенең кочагына ташланды. — Әнием! Галимә апаның кызын этеп җибәрергә батырчылыгы җитмәде. Алар икесе кочакланышып дәррәү елый башладылар. Озак еладылар. Кайсының ни уйлап, ни өчен елаганын аларны үз күзе белән карап торган кеше дә әйтә алмас иде, әлбәттә. Галимә апа, әле һаман елый-елый, көрсенеп җибәрде. Сүзне ул башлады: — Кем белән? — Беләсең ич — Рәшит белән... — Кайда булдыгыз? — Уртакуш урманында... — Анда ничек бардыгыз? — Җәяү бардык, җәяү кайттык, шуңа күрә соңга калдык. Сәйдә сөйләвеннән туктады, уйга калды. Әнисе туп-туры итеп аның күзләренә карады. Нинди матур күзләр! Нәкь әтисенең күзләре! Тирән, саф, намуслы күзләр. Андый күзләр алдамыйлар! Әнисе Сәйдәне күкрәгенә кысты. Алар бик озак берсенең йөрәге ничек типкәнен икенчесе тоеп утырдылар. — Әнием дим, Рәшит матур да, батыр да... — Уртакуш урманында түгәрәк күлне күрдегезме соң? — Күрдек... — Аңа таш ыргыттыгызмы? — Ыргыттык... — Су өстенә син җәелдергән дулкыннар үзәгенә Рәшит таш аттымы? — Атты, һәр вакыт нәкъ үзәгенә генә төшерә алды! — Улаклы чишмәдән су эчтегезме? — Эчтек... — Җиргә ятыпмы? — Әйе, әнием, җиргә ятып. — Карт юкә төбендә утырдыгызмы? — Утырдык... — Ул сине үптеме? — Үпте... — Аннан соң умарталык тирәсен ничә кат әйләндегез? — Өч кат... Син, әнием, боларның барысын да каян беләсең? Галимә апа бераз уйланып торды да: — Кызым, быел көз көне туегыз булачак икән, — дип, бик катгый нәтиҗә ясады. — Әнием, нигә алай дисең? — Соң, кызым, без дә шулай әтиең белән бер җәйне Уртакушка җәяү барып, җәяү кайттык та көзен туй ясадык. Умарталыкны без ике генә кат әйләнгән идек. Калган барысы да нәкь син сөйләгәнчә!