Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРКТИКАГА СӘЯХӘТ

Евгений Гортинский, «Комсомольская правда» газетасы хәбәрчесе

Бу репортаж да. хәбәр дә. Арктиканы яулап алу турындагы мәкаләдә түгел Ә самолетта очканда. «Капитан Кондратьев» дизель электроходында, «Владивосток» боз ваткычында йөзгәндә һәм Төньяк Котып оке анында хәзер дә хәрәкәт итә торган яссы осле айсбергка урнашкан «Северный полюс-22» фәнни тикшеренү станциясендә булганда куен дәфтәренә теркәлгән юл язмала ры Алар «Казан утлары» журналын укучы якташларым өчен махсус язылды. Автор езнең бала чак Арктика бозлары романтикасы белән тулы иде. Иптәш малаемның исемен дә Роальд кушканнар — Амундсен хөрмәтенә. Ә күрше кызы Лапанальда исемле иде. Аңлатмасы болай: лагерь папанинцев на льдине, боз өстендә папанинчылар лагере. Мәктәп күргәзмәләрендә дә атаклы Папанин бозлары булмый калмый иде. Без аны мамыктан ■ ясап, крахмал келәе белән катыра идек: тыгыз кар өеменнән аера алмассың. Ә палаткалар ясау өчен ватман кәгазен кулланабыз. Папанинчылар фигураларын һәм Веселый кушаматлы көчекне үзле балчыктан яки әле яңа гына күренә башлаган пластилиннан ясыйбыз. Шәһәр үзешчән олимпиадасында берничә кеше, һичшиксез, бер үк шигырьне укый: Боз өстендә яши дүрт иптәш. Җир шарының иң түбәсендә Папанинчыларга багышлап чыгарылган коңгырт-алсу төстәге ун тиенлек һәм илле тиенлек зәңгәр төстәге маркалар безнең өчен зур байлык иде. Әлбәттә инде, ишегалларында, тыкрыкларда ул вакытта Казан өчен гадәти булган калын кар катлавын казып кереп, папанинчылар булып уйный идек. Казанга Отто Юльевич Шмидт килгәнен хәтерлим. Якташларыбыз аны СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәннәр иде. Ирек мәйданында иде бугай, зур митинг булды. Анда партиянең өлкә комитеты, опера һәм балет театры биналары юк иде әле. Шмидт Октябрь һәм Май бәйрәмнәренә һәр елны ике мәртәбә матур итеп буяла торган агач трибунадан сөйләде. Икенче көнне аның рәсемнәре барлык республика газеталарында басылып чыкты. Ә Шмидт челюскинчылар лагерена киләчәктә боз өстендә йөзеп йөри торган станцияләрнең башлангычы дип бәя биргән галим. Еллар үткәч, инде Казан университетында укыганда «Северный полюс-4» фәнни-тикшеренү станциясендә университет шәкерте Л. Ф. Овчинниковның метеоролог булып эшләвен ишеттек. Күп тиражлы «Ленинец» газетасы редакциясенең тар бүлмәсенә җыелышып, аңа телеграмма яздык. Барып җитәсенә дә, җавап киләсенә дә ышанмаган идек. Ә җавап килде, без аны «Ленинец» газетасына да бастырып чыгардык... һәм менә көтмәгәндә узган ел минем үземә: — Котыпка барасың килмиме? — дип мөрәҗәгать иттеләр. Тиз генә юлга әзерләнергә керештем; сигаретлар, җылы күлмәк, бүрек, пленкалар, блокнотлар көч-хәл белән портфельгә сыйды. Сыймыйча калган әйберләрне салырга кызым пионерь лагерена йөри торган чемодан кирәк булып чыкты. Минем маршрут: Амдерма — Тикси — Чокурдах — Певек. Арктика. Мәңге туң җирләр. Тундра. Йортлар субайлар өстенә салынган. Элегрәк мәңгелек туң җирләрне мин бик гади итеп күз алдыма китерә идем. Алар Котып түгәрәге артында гына кебек иде. Менә сиңа кирәк булса: мәңге туң җирләр Советлар Союзы территориясенең 43 процентын, Канаданың яртысын били икән. Мәңге туң җирләр Монголиядә, ТөньякКөнчыгыш Кытайда, Чили һәм Аргентинада да күп икән. Болар турында миңа ике ел элек Якутскида, мәңгелек туң җирләрне һәрьяклап өйрәнә торган бердәнбер учреждениедә — Мәңгелек туң җирләр белеме институтында сөйләделәр. Мәңгелек туң җирләр транс-себер тимер юл магистрален салганда зур мәшәкатьләр тудыра. Күзгә күренмәс ниндидер көчләр тәэсирендә бер заман кинәт юллар чалышая, станциядәге корылмалар җимерелә башлый. Менә шуннан соң инде җир астындагы бу «зәхмәт»нең үз-үзен тотышын өйрәнә башлыйлар. Туң җирләрне чын-чынлап өйрәнү Совет власте елларында башлана. Якутскида «Главсевморпути»ның туң җирләрне өйрәнү буенча станциясе барлыкка килә. Хәзер институтка Төньякны үзләштерүче барлык һөнәр ияләре мөрәҗәгать итә: төзүчеләргә дә, нефтьчеләргә дә, энергетикларга да теге яки бу очракта мәңге туң җирнең үзен тотышын белергә кирәк. Кечкенә генә амбар салганда да институт галимнәренә мөрәҗәгать иткән чаклар бар иде. Хәзер инде биш катлы йортлар салу буенча да барлык мәсьәләләр практик яктан хәл ителгән. Хәл ителгән мәсьәләләр урынына яңалары чыгып тора: газ үткәргеч торбаларны ничек салырга — җир өстеннәнме, җир астыннанмы? Яки котлованнарда — әгәр төбе тигез түгел икән — бетон эшләрен алып барырга ярыймы? — дип, КамАЗ төзелешеннән мөрәҗәгать итәләр, тиз вакыт эчендә җавап сорыйлар. Авыл хуҗалыгы белгечләренең дә үз таләпләре бар. Канада язучысы Фарли Мауэт, Якутиягә барып кайткач, болай дип яза: «Минемчә, Төньяк Америка Советлар Союзының Төньягы үсешеннән 50 елга артта калган: Канада Төньягының тарихы үсеш тарихы түгел, ә аны эксплуатацияләү тарихы»... Без утырган «ИЛ-18» самолеты тәгәрмәчләре аэродром бетонына ь йомшак кына орына. Бу бетонда да бит мәңге туң җирләрне өйрәнү- 5 че галимнәр хезмәте бар... ? * * = Папанинчылардан мин Кренкельне яхшы белә идем. Үз сүзендә * нык тора торган кеше иде ул. Редакция заказ биргән мәкаләне, ал- < дан сөйләшкәнчә, көне белән, сәгате-минуты белән редакциягә җитке- ♦ рә иде. с Аннан Эрнест Теодорович Антарктидага китте. Ул җибәргән ра- = диограммалардан газетага материал әзерләү безнең өчен бәйрәм була Q торган иде. х Кренкель безнең редакциягә еш килә иде. Үз хәбәрчеләребезнең ~ киңәшмәсендә дә чыгыш ясаганы бар. Үз дигәнен итмәгән кешеләргә - аның ихтирамы юк иде: хет шартла — максатыңа иреш, һәм ул үзе 2 дә шундый иде. Алтмыш яше тулып узса да, Антарктидага кышлауга с үзе теләп китүе моның ачык мисалы. Редакциягә Кренкель үләренә бер көн кала килгән иде. Шуңа = күрә аның үлеме безнең өчен һич тә көтелмәгәндә булды. Хәер, үлем- “ не беркем дә беркайчан да көтеп алмый... — Котыпта, боз өстендә кыш үткәрергә сәләтле поляр тикшеренүчесе булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк? Бу сорауга Арктика һәм Антарктика фәнни-тикшеренү институты директоры, Социалистик Хезмәт Герое, профессор А. Ф. Трешников болай җавап бирә: «Хәзерге поляр тикшеренүчеләре гадәттән тыш кешеләр түгел, гади кешеләр, физик яктан сау-сәламәт, теге яки бу һөнәрне яхшы итеп үзләштергән кешеләр. Даими түбән температуралы һава, озакка сузыла торган поляр төн, кешеләр белән аз аралашу, кинәт боз ярылып китү куркынычы, һичшиксез, кешеләрнең психикасына йогынты ясый. Бу шартларда яшәү һәм эшләү өчен, әлбәттә, билгеле дәрәҗәдә ихтыяр ныклыгы кирәк. Коллективның бердәмлеген, алга куйган бурычларны яхшырак итеп үтәүгә юнәлдерелгән уртак омтылышлар да зур роль уйный. Ә алар үзара ярдәмләшүдән, бер-береңнең кайбер вак-төяк кимчелекләрен күрмәмешкә салышудан башка мөмкин түгел...» Певек порты. «Капитан Кондратьев» дизель электроходына көне- төне йөк төйиләр. Боз утравында кирәк булачак барлык нәрсәне. Фәнни җиһазлар. Җыелма йортлар. Тракторлар. Кинофильмнар. Китапханә. Шартлагыч матдәләр. Әлбәттә инде, һәркем иң башта «үз кирәк-ярагын» төяргә тырыша. Әмма барысы да ташышырга тиеш бер нәрсә бар — ул ...мунча ташы. Әйе, әйе, иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән боз океаны уртасында парлы мунча да булачак- Станция начальнигы эшләрен башкаручы Артур Чилингаров: «Таш ташуга өлеш кертмәгән кешене мунчага кертмим»,— ди. Фәнни тикшеренүләр, күзәтүләр колачы киңәйгән саен боз өстендә кыш уздыручыларның тормыш шартлары да чагыштыргысыз уңайлаша бара. Папанинчыларны гына күз алдына китерик. Папанинның «Боз өстендәге тормыш» дигән китабын үзем белән алган идем. Шуны актарам. Анда мондый юллар бар: «Ул көн материкта вакыттагы бәйрәм алды көненә охшаш иде. Эрнст Рудольф утравына чираттагы метеорологик күзәтүләр нәтиҗәсен тапшыргач, барыбыз да кухняга җыелдык. Баш юу өчен зур гына савыт әзерләдек, кырыну әсбапларын алып килдек... Соңгы тапкыр кырынуыбыз моннан бер ай элек булган иде. Ә башларны Рудольф утравыннан очып китәр алдыннан юган идек. Женя, җылы су белән чылатып, минем чәчне кырды. Яхшылан юындым. Безнең шартларда шуннан да артыгы мөмкин түгел. Чын мунчага кергәнче әле бер ел көтәсе бар. Бүгенге кебек юыну исә бер айга бер генә эләгә». һәм тагын: «Шулай да бүген салкын тидердем, Петрович арканы скипидар белән уарга кереште. Аның куллары докторныкы кебек чиста булырга тиеш. Әмма ул эштән генә кайткан иде, кулларына карасам — машина маена буялып беткән. Петр Петрович аркага скипидар уганда, аның кулындагы кара май бик тиз миңа күчте... Җитмәсә тагын, шаярта: — Кулларны чистарту өчен иң яхшы ысул: синең арканы скипидар белән уу, — ди... Шунысы кызганыч: шул вакыт аркамны көзгедән карый алмадым. Мөгаен, аркам кара тасмалардан зебрага охшашлы булгандыр...» Эрнст Теодорович Кренкель — мәзәк сүз әйтергә яратучы кеше — бу очракны да ычкындырмый: «Ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз!» дигән лозунгны Төньяк Котыпта да элеп куймаслар инде сезгә»,— ди. Папанинчыларның эшләре һәм көнкүрешләре өчен боз өстенә ун тонна йөк китерелә. Әлбәттә, заманы өчен бу бик күп. Алар палаткаларда торалар, ә палатка керосин лампасы белән җылытыла. Станциядә врач та, аш пешерүче дә булмый. Хәзер Котыпта кышлаучылар карамагында электр һәм газ плитәләре, автомат телефон станцияләре булганда, ул вакыттагы шартларны күз алдына китерү дә кыен. кысылып ватыла. Диңгезчеләр, йөзмә бозга күчеп, Итуруп утравына таба китәләр. Давыллы-буранлы көннәр була. Егерме беренче тәүлектә ике генә кеше исән чыга... Хәзер дизель электроход батыр капитан исемен Арктика диңгезләрендә горур йөртә. Ә «Владивосток» бозваткычы югары киңлекләрдәге бозлар арасында аңа юл яра... Лонг бугазын уздык. Куе зәңгәр су өстендә зур-зур ак боз ватык- * лары. Бер боз тавы өстендә ак аю тора, күзләре безгә төбәлгән, янын- * да балалары. Әледәнәле су астыннан зур тешле моржлар борын төр- “ тэләр. Арктиканы ялыктыргыч гел бер төстә диләр. Бу һич тә дөрес түгел. Боз таулары янында су йомшак яшел төстә булып күренә, бозлар Котып кояшы астында әллә ничә төскә керә. Врангель утравын- * лагы сопкалар түбәсендә ап-ак кар бүрекләр. Авыр соры болытлар = урыны-урыны белән никтер апельсин төсенә кергән. Дизель электроходның кают-компаниясендә «СП-22» станциясе на- - чальнигы Владимир Георгиевич Мороз экспедиция турында сөйли, с аның членнарына характеристика бирә. — Без моңа кадәр тиңе булмаган масштабта Арктиканы штурм- м лыйбыз,— ди ул. — Безнең галимнәр планетабызның боз бүреген ком- - плекслы программа нигезендә өйрәнүне тормышка ашыралар. Бу про- ы грамма бер үк вакытта унөч миллион ярым квадрат километр мәй данга җәелгән Котып бассейнын аркылыгабуйга очып чыгуны, боз өстендә йөзеп йөри торган 400 автомат станциясе урнаштыруны, галимнәр, төрле белгечләр катнашында фәнни-тикшеренү станцияләре оештыруны эченә ала. Котыптагы диңгезләрнең боз режимын, планетаның Төньяк ярымшарындагы гаять зур территориясендә һава хәлләрен алдан билгеләү өчен атмосфера белән океанның үзара бәйләнешен ачыкларга кирәк. Йөзеп йөри торган ике-өч станция белән генә моны хәл итеп булмый. Арктиканың иң ерак почмакларын тикшерү өчен махсус база кирәк. Арктика һәм Антарктика фәнни-тикшеренү институтында «Көзге Төньяк» проекты эшкәртелде. Электрон-хисаплау машинасы ярдәмендә мондый базаның кайда урнаштырылырга тиешлеге беленде. Ма шина күрсәткән урында боз разведчигы, тәҗрибәле гидролог В. И. Шильников Көнчыгыш Арктикада ун квадрат километр мәйдандагы һәм утыз метр калынлыктагы боз атавы тапкач, кешеләр эшли торган станция оештырырга, фәнни тикшеренүләрне киңрәк җәелдерергә һәм шуның белән елга ике йөз мең сум акча янга калдырырга мөмкинлек ачылды. Күптән түгел Шильников боз атавы өстенә СССР Дәүләт флагы эленгән флагшток урнаштырды... «Капитан Кондратьев» бортына станция өчен 500 тоннага якын йөк төялде. Исәпләп карагыз: бер тоннадан аз гына артык йөк төни ала торган «ИЛ 14» самолетына шул кадәр йөк илтү өчен ничә рейс ясарга туры килер иде. Тагы шуңа очу полосасы ясау мәшәкатьләрен, вакытның тар булуын, һава хәлләре торышын өстик... Димәк, бозваткыч белән юл ярып бару — иң арзанга төшә торган юл. Шуны да әйтергә кирәк: суднолардан туп-туры йөзеп йөри торган станциягә төшү бездә инде өченче тапкыр кабатлана. Экспедиция составында тәҗрибәле белгечләр, аларның күбесе боз өстендә инде берничә кыш үткәрделәр. Федор Петрович Заяц — өлкән инженер-метеоролог. Аның күзәтүләре һәр вакыт югары бәяләнә. Ул станциянең парторгы. Николай Суганяко — океанограф һәм астроном. Күптән түгел ул өченче һөнәр — шартлатучы һөнәрен үзләштерде. Константин Иевлев тә ике һөнәр иясе: инженер-метеоролог һәм радист. Ә Олег Брок — радио остасы. Ул иң кыен очракта да Зур Җир белән элемтәгә керә ала. Врач Святослав Дерпгольц кына боз өстендә кыш үткәрергә беренче тапкыр бара. Шулай да без аның өчен борчылмыйбыз. Повар Валентин Дондуковның «СП-19» станциясендә пешергән шашлыкларын әле дә сагынып искә алалар. Менә дигән пешекче һәм яхшы иптәш. Анатолий Кунделев — югары класслы инженер-механик, станциянең техник йөрәге. Михаил Судаков — механик һәм шул ук вакытта һәр экспедициядә Яңа елны каршы алганда Кар кызы ролен дә башкара. Ниһаять, Артур Чилингаров. Көньяк Котыпта да, Төньякта да булган кеше. Мин юк чагында, теге яки бу эш белән Ленинградка очканда, начальник урынына кала. Тугыз кешенең һәрберсе «коллективта яши ала» дигән формулировкага җавап бирерлек. — Ә боз өстендә кыш уздырганнан соң, «коллективта яши алмый» дигән характеристика бирерлек кешеләр булдымы? — Булгалады. Андыйлар бүтән беркайчан да экспедициягә җибәрелми. Ә Мороз үзе инде егерме өченче Котып экспедициясенә катнаша. * ******* Певекта чыга торган газета алда торган экспедициягә бөтен бер полоса багышлаган. Төньяк полюсны үзләштерү буенча да күп кенә тарихи фактлар китергән. Врач Святослав Дерпгольц газетаны кычкырып укый һәм язылганнарга аңлатма бирә: ♦ ...Грили экспедициясендә 18 кеше үлеп кала». Дуслар, ә безнең экспедициядә барысы тугыз кеше! ******* * Каютада кичке әңгәмә. Баштан узган мәзәк хәлләрне сөйләшәбез. Николай Суганяко сөйли: — Гидрология палаткасында беркөнне үзем генә калдым. Начальник баш төртеп алам дип чыгып китте. Озак та үтми, кабат килгән бу, артымда мышнап тора. «Ник бик иртә килдең, Степанович?» — дип сорыйм. Җавап бирми. Әйләнеп карасам — Степаныч түгел. Михалыч икән. Ак аю кунакка килгән. Тиз генә карабин алдым. Куллар калтырый. Тидерә алмадым. Шартлау тавышыннан куркып, чыгып сызды... Анатолий Кунделев: — Ә безнең станциягә ак аю үзенең балалары белән килгән иде. Безне, сакаллы кешеләрне, күргәч куркып качты... Михаил Судаков: Ә бездә бер мужик бар иде. Сакалы — бер аршин. Бер тотып караган өчен 200 сум сорый иде. Әмма тотып карарга җөрьәт итүче булмады... Минем янда Геннадий Елизаров утыра. Ул «Север-25» экспедициясенә катнашкан. Ә хәзер «СП-22» экспедициясен озата бара. Минем колакка иелеп: ♦ Шәп егетләр бит,— ди ул. — Ни генә эшли башласаң да килеп н җитәләр: «ярдәм кирәкме?» Алар белән беркайда да ким-хур булмас- * сың! Артур Чилингаров белән «Владивосток» бозваткычына барып j кайтырга булдык. Диңгез өстендә — зур-зур дулкыннар. Бозваткыч катеры «Капитан Кондратьев» бортына һич кенә дә килеп туктый алмый. Шторм-троп белән аска төшәбез. Соңгы баскычка төшеп җит- * көч, катердан кычкыралар: с — Дүрт аяклап сикер! Файдалы киңәш. Катерда палуба өсте бозланган, каток кебек. Үзе и гел чайкалып тора. Тотынып кала алмасаң, бозлы суда коенасыңны f көт тә тор. £ • а. , , о Бозваткыч өстеннән түбәнтен генә «ИЛ-14» очып үтте. Боз разветЕ касы вымпелын ташлады. Атау тирәләрен күп еллык калын боз кап- = лаган. Арктиканың Көнчыгыш районнарында диңгез операцияләре ш штабы начальнигы Вадим Иванович Абросимов безне озатканда бо- £ лай дигән иде: u — Ашыгыгыз, югыйсә, судногыз белән плансыз йөзмә станциягә әверелерсез. Ул, әлбәттә бозлар арасына кысылып калуны күз алдында тоткан иде. «Владивосток» бозваткычы борты. Коридорларга матур паласлар җәелгән. Плафоннар йомшак яктылык сибә. Стенага лотерея таблицасы эленгән. Биллиардка шундый язу эленгән: «Туры суга белмисең икән, таякны күршеңә бир.» Тормыш үз җае белән ага. Кемдер шахмат уйный, кемдер югары диңгез училищесына имтиханга әзерләнә, кемнәрдер урта мәктәптә читтән торып уку классында утыра. Радио вахтадан буш диңгезчеләрне вертолет ангарына волейбол уйнарга чакыра. Чабынырга яратучылар — фин мунчасында: чабынып чыгалар да бассейнга чумалар. Мәскәүдәге Сандун мунчалары бер якта торсын. Каюткомпаниядә паркет ялт-йолт итә. Котыпка юлга чыксаң, галстукларыңны, лаклы туфлиларыңны да онытмаска кирәк икән. Бозларны күзәтергә разведкага киткән вертолет кайтканын көтәбез. Инде караңгы төшә башлады — дулкынланабыз. — Җиде йөзенче, җиде йөзенче, ишетәсеңме?! Бортка кайтыгыз. Җавап юк. Соңыннан гына билгеле булды: вертолет буранга эләккән һәм элемтәне югалткан булган икән. Ниһаять, пилот Владимир Кудрявцев идарә рубкасына килеп керә. Хәбәрләр шатланырлык түгел: күп еллык калын бозлар тоташ җәелгән. Капитан-наставник Николай Федорович Инюшкин белән бозваткыч капитаны Николай Павлович Анчуктин бара алган хәтле алга барырга дигән карарга киләләр. . Тоташ кар ява. Прожектор күз күременә комачаулый гына. Боз өстенә калын кар капламы ятты: тирә-як бер үк төстә — ап-ак. Ә диңгезчеләр беләләр: күп еллык боз бер төсле, ике, өч еллык боз икенче төсле була. Алты төрле бозны төсенә карап белеп була икән. Төсләргә карап бозлар аша үтәрлек урынны аералар. Идел белән Камада гына ул фарватерны маяклар һәм төрле билгеләр күрсәтә, биредә маякчылар юк. Арктикада капитан тәҗрибәгә һәм интуициягә генә таянып эш итә. Бозваткыч борыны йомшак-зәңгәр төстәге боз кисәкләрен як-якка яра. Рәттән генә дельфиннар шаяра... * * * Ниһаять, тоташ күп еллык боз кыры башланды. Биниһая зур утюгны хәтерләткән бозваткыч калын боз өстенә сикерә, аннан тагын чигенә, чигенә дә бар көченә кабат алга омтыла. Менә дурт метр калынлыктагы боз катламы каты шытырдап, гөрселдәп җимерелә, эре- эре кантарларга ватыла. — Әгәр әлеге боз атавы барлыгын белмәсәк,— ди капитан-наставник Николай Федорович Илюшин,— станция өчен шундый калынлыктагы боз өстен дә кулай күргән булыр идек. Бозваткыч бөтен корпусы белән тагын калтыранырга керешә. Үзеңне зилзилә вакытындагы кебек хис итәсең, әле бер якка, әле икенче якка чайкаласың. Өйләрдәге кебек электр лампалары асылынып торса, беркетелеп куймаган булса, телефон трубкалары махсус кыстыргычта булмаса, нишләп кенә бетмәсләр иде икән?.. Җитмеш алтынчы параллельне узгач, дрейфка яттык, ягъни двигательләр эшләүдән туктады. Ә боз атавы — айсберг кайда соң? Мәскәүдә хәзер кичәге кичке сәгать ун. Ә биредә инде бүгенге ир- тә. Хәер, биредә төн булмады диярлек. Чөнки беркем дә йокламады. Идарә рубкасында бинокль кулдан-кулга күчә. Владимир Бурачков белән Анатолий Кудрявцев тагын разведкага җыеналар. — Артур, алар белән мин дә барыйм әле? Рөхсәт иттеләр. Аста иксез-чиксез ап-ак боз кыры. Ара-тирә, сирәкмирәк кенә күләвекләр күренә, анда-монда боз өемнәре калкып тора, алар махсус зәңгәр төскә буялган кебек. — Бу урында диңгез тирәнлеге өч мең метр,— ди Кудрявцев. Ап-ак кар каплаган боз өсте күзләрне авырттыра. Айсберг өстендә калдырылган Кызыл флагны һәрберебез иң беренче булып күрергә тели. Әмма тырышуыбыз юкка. Бозваткычка әйләнеп кайтабыз. Беркем дә сорашмый: болай да ап-ачык. — Артур, кичә мине нигә алар белән җибәрмәгән идең? — һава начар иде. Син бит безнең кебек васыятьнамә язып, кул куймаган... Яссы өсле айсберг өстенә иң беренче булып Мороз белән Чилингаров төште. Вертолет Кызыл флагның янына ук төшеп утырды. Вымпел белән түбәндәге язу калдырылган иде. «Хөрмәтле котыпчылар! Атауны зур кыенлык белән генә таптык. Томан, кар катламы комачаулык тудырды. Шуңа карамастан, атау белән кабат очрашу бик күңелле булды. 04198 номерлы «ИЛ-14» самолеты экипажы: корабль командиры Олег Охонский, икенче пилот Александр Сулеев, борт-механик Вален- * тин Лоскутов, борт-радист Владимир Савкин, штурман Олег Замятин, ~ гидрологлар Василий Шильников белән Леонид Читав, термосъемщик ё Александр Парамоновлар Сезгә уңышлы дрейф телиләр. Сезне безнең 3 өчен дә якын булып өлгергән бу боз атавында очратуыбызга шат- < быз»... 5 Суднолар айсберг янына килеп җиткәндә, анда инде радиостан- = ция, каюткомпания, камбуз, соляр, шартлаткыч матдәләр склады 5' булачак урыннарга билгеләр куелган иде. ♦ * к * ♦ X Боз атавына төшәр алдыннан экспедициягә катнашучыларга кеч- ° кенә генә анкета язып тараттым: з 1. Сезне Арктикага нәрсә тарта? 2. Котыпта эшләү өчен, сезнеңчә, нинди сыйфатларга ия булу © кирәк? « 3. Сез үзегез белән бүтән беркемдә дә булмаган ниндиәйбер ал- с дыгыз? = Җаваплар: ы Федор Заяц, өлкән инженер-метеоролог. п 1. Арктикасыз яши алмыйм. Гел үзенә тарта. 2. Кыюлык, батырлык, кыенлыклар алдында туктап калмау сәләте. 3. Хатынымның һәм балаларымның рәсеме. Николай Суганяко, океанограф, астроном. 1. Акча гына түгел, әлбәттә. Хәер, безнең эш хакы да, бик күпләр уйлаганча, ул кадәр зур түгел. Ленинградта гел Төньяк үзенә тарта, ә Төньякта өйгә кайтасы килә. 2. Иң беренче кешелеклелек. Үз эшеңне яхшы белү. 3. Балалар төшергән ике пленка. Ленинградта вакытта аларны эшкәртергә өлгермәдем. Боз өстендә эшкәртермен инде. Олег Брок, радист. 1. Профессия. Мин Ленинград Арктика училищесын тәмамладым. Шул ук вакытта романтика. 2. Иң элек сәламәтлек, һәм хезмәт сөючәнлек. 3. Эш өчен кирәкле әйберләр. Константин Иевлев, инженер-метеоролог. 1. Отпуск ахырына таба Арктика төшкә керә башлый. Тынлык, тынычлык. 2. Үз-үзен тотуы, эш сөючәнлек. 3. Антарктикада киеп йөргән кепкамны. Святослав Дерпгольц, врач. 1. Чын-чынлап үз-үзеңне сынарга, минемчә, Арктикада гына мөмкин. Хәер, үзем дә белеп бетермим. Бүтәннәрдән аерма буларак, экспедициягә беренче баруым. 2. Түземлелек, юмор. 3. Алты яшьлек кызымның резинадан ясалган керпесен. Валентин Дондуков, повар. 1. 1969 елның август аенда «СП-19» станциясендә минем Арктик һәм комсомол биографиям башланды. Бу станциядә, В. И. Ленинның тууына йөз ел тулу көнендә, мин комсомолга алындым. Беренче мәртәбә боз өстенә аяк басканда үземне космоста итеп хис иттем. Хәзер Арктикадан башка тормышны күз алдыма да китермим. Кызыксыну, яңа тәэсирләргә омтылу шунда чакыра. 2. Кыюлык. Юмор хисе. Юморсыз кеше — котыпчы түгел. 3. һәр экспедициягә плюш аю баласын алам. Анатолий Кунделев, инженер-механик. 1. Гадәт. 2. Коллективта тату була белү. Җилкәңә бүрәнәнең авыр башын салырга әзер тору. 3. Талисманга ышанмыйм. Солярка суырту өчен үземнең гараждан «БПК» насосын алдым. Михаил Судаков, механик. 1. Кызыклы эшне әллә кайдан эзләргә кирәкми. Ул — коллектив белән бергә, коллектив күз алдында эшләү. Син нәрсәгә сәләтле — коллектив күрсен. 2. Хезмәт сөючәнлек, намуслык, куркусызлык. Иптәшлек хисе — мәҗбүри. Хәер, ул Арктикада гына түгел, бөтен җирдә кирәк. 3. Газ белән яна торган зажигалка. «Без бергә чагында бу газ сине гел җылытып торсын», дип тышына язылган бу зажигалканы хатыным белән улым туган көнемә бүләк иткәннәр иде. Минем хатын — инженер-химик. Мине экспедицияләргә, «балавыз сыкса» да, каһарманнарча озатып кала. Артур Чилингаров, «СП-22» станциясе начальнигы эшләрен башкара. 1. Боз өстендә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте. Чын дуслык, рухи якынлык. 2. Вөҗданлылык, тугрылык, коллективта бер-береңне ихтирам итү. 3. Әбием бүләк иткән «тылсымлы» маймыл курчагын даими үзем белән йөртәм... Төн уртасында тавыш көчәйткеч динамиклардан бөтен бозваткычка : — Беренче һәм өченче бригадаларга боз өстенә төшәргә! — дигән боерык яңгырады. Йөк бушату расписаниесе алдан ук төзелгән иде. Анда һәркемнең кайда, нинди эштә буласы күрсәтелгән. Хәтта диңгезчеләрнең «тыныч хезмәтен» ак аюлардан саклау өчен дә махсус кеше билгеләнгән. Катгый рәвештә әйтелгән шундый җитди искәрмә дә бар: буран була калса, борттан ерак китмәскә; кар астында калган боз ярыкларыннан сакланырга; түбән температурада бозның гранит кебек үк нык булуын истә тотарга. Йөк бушату тәүлек буена дәвам итә. Төн караңгылыгын прожекторлар яра. Тракторлар гөрелтесе бер минутка да туктап тормый: рейс вакытында ук җыелган торак йортларны, бензин, солярка мичкәләрен ташыйлар. Агрегатлар, фәнни приборлар, җиһазлар, азык- төлек — һәрберсен тиз арада бушатып бетерергә кирәк. Ноль сәгать утыз минутта «Капитан Кондратьев» судносыннан Юрий Бурштын бригадасы эшкә кереште. Бригада 400 мичкә солярка һәм йөзләрчә килограмм шартлаткыч матдәләр бушатырга тиеш иде. Иртәнге дүрткә эшен тәмамлады... Валя Дондуковның кәефе киткән: чыгыр белән идарә итүче матрос тонна ярым авырлыктагы азык-төлек бәйләмен ялгыш океанга төшереп җибәргән. Багорлар белән бик аз өлешен генә тартып ала алдылар. Валяның иң кайгырганы шул: электр белән эшли торган ит * тарттыргыч диңгез төбенә чумган. т — Валя, экспедициядән кайткач, һөнәреңне үзгәртергә уйламый- £ сыңмы? g — Сез нәрсә, һич юк. Беләсезме, мин нәрсә турында хыялланам? < Бары тик үзебезчә ашлар әзерли торган ресторанда эшлисем килә. £ Югыйсә, гел лангетлар, эскалоплар, ромштекслар... Эфирга станциядән беренче радиограмма җибәрелде. Митинг. Дон- - дуков белән Олег Брок мачтага Кызыл флаг күтәрәләр. Митинг тә- - майланганда кар яварга кереште. Суднолардагы командалар вахта Т расписаниесе буенча үз урыннарына бастылар. Шторм-трапка юнәлә- = без. Трактор көпчәкләре белән актарылган кар су сеңгән тоз өемнә- “ рен хәтерләтә. Кемдер шунда әйтеп куйды: — Ә көчекләр кайда соң? Зур Җирдән үк алып килгән Рудик һәм Евражка исемле ике эт = әле генә атау буйлап йөгерешеп уйныйлар иде. Шторм-трап буенча = менә алмыйлар ич инде алар?.. Беркайда да күренмиләр. Әһә, менә Z кайда икән: бер-берсенә сыенышып кар өстене ятканнар да, рәхәтлә- ® неп йоклыйлар. Чилингаров Рудикны кулына ала. — Артур, шул килеш тор әле. Рәсемгә төшереп алам. — Юк инде, рәхмәт. Гидрометеослужба идарәсе начальнигы Евгений Иванович Толстиков газетадан рәсемеңне күрер иде дә әйтер иде бугай: «Менә сиңа Члингаров! Фән белән шөгыльләнәсе урында Котыпта эт күтәреп йөри!» ТАСС хәбәрчесе Николай Константинович үзе белән магнитофон алган. Ул экспедиция членнарына өйдәге туган-тумачаларына әйтәсе сүзләрен сөйләргә тәкъдим ясады. Беренче булып Слава Дерпгольц сүз алды. Ул кызына мөрәҗәгать итмәкче. Кечкенә Оля әтисен бер дә җибәрәсе килмәгән. Аннары бер калын дәфтәр биргән дә шарт куйган: барсаң бар инде, тик күргәннә- реңне шушы дәфтәргә язып кайт! Слава йөткеренгәләп сүзгә кереште: — Ляля! Син өйдә үз-үзеңне ничек тотасың? Акыллы бул, авырма... Әниең белән әбиеңне тыңла... Безнең монда тирә-якта кар. Ак аю күрдек. Синең рәсемдәге кебек. Әмма ул бөтенләй үк ак түгел, саргылтрак төстә. Бик күп, моржлар күрдек. Ә без монда әйбәт яшәрбез кебек. Бик каты итеп «әп» итәм үзеңне. Ә хәзер инде әниеңне чакыр... Аннан Валя Дондуков тавышы магнитофонга языла. — Кадерле әни һәм туганнар! Безне бик зурлап озатып калдылар. Ике йөздән артык кеше озатты. Иң мөһиме, әни, минем өчен борчылмагыз. Иң мөһиме, үзегез әйбәт яшәгез, ә миңа монда бик әйбәт... Кайтыр юлга чыгарга исәпле минутлар гына калды. Боз атавына судноларны беркетеп куйган арканнарны чишү командасы төште. Ул, эшен тәмамлагач, бозваткычка вертолет белән кайтачак. Ә мехаII. «к У.» м т 161 ник Михаил Судаков һаман магнитофон янында кайнаша, тотлыга- тотлыга сөйли, боз атавы бик зур, ди, барысы да тәртиптә булыр, «хоккей», ди. Янәсе, инглизчә әйтә: о кәй... Чкалов та, канатларына боз катып авырайган самолетта Америкага очышлый, Котып аша үткәндә Зур Җиргә: «Барысы да тәртиптә», дип радиограмма җибәргән. Боз атавы акрын гына бозваткычтан артка чигенә. Безнең причал урыны — боз атавының су өстеннән чыгып торган стенасы — ерактан ук күренеп тора. Боз өстендә кышларга калучы тугыз кеше безгә кул болгый. Менә алар күздән югала. Күккә саубуллашу ракеталары чөелә... ...«СП-22» станциясеннән радиограмма килде. Чилингаров атауда буран кубуы, суднолар торгам урынга күп еллык бозлар туплануы турында хәбәр итә. Димәк, «Порт-Артур» — Артур Чилингаров хөрмәтенә ул урынга шундый исем биргән идек — ябык. Капитан-наставник Николай Федорович Инюшкиннан экспедиция членнарының ничек урнашулары турында аңлатма бирүен үтенәм. —Атауга барып җитү бик кыен булды,— ди ул. — Башта Аляска ягыннан килеп туктарга уйлаган идек. Аннары шушы юлны сайладык. Хәвеф-хәтәр, бернәрсә дә булмады. Бозлар ярып, сәгатенә 12,8 миль юл бардык. Папанинчылар чорында ачык диңгездә дә мондый тизлек белән йөрү мөмкинлеге юк иде. «Владивосток» — өр-яңа бозваткыч. «Капитан Кондратьев» дизель электроходы да бозлы диңгезләрдә йөри ала торган судно. Совет верфендә совет проекты буенча ясалган. Шуларга карамастан, бу сәяхәт гадәти түгел. Моңа кадәр бу киңлекләрдә бер генә бозваткыч та булганы юк. Полюсның үзенә кадәр дә барып җитә алыр идек. Әмма нинди максат белән? Мәгънәсез рекорд өченме? Җир шарын экватор буйлап бүрәнә тәгәрәтеп тә әйләнеп чыгарга мөмкин. Бу да рекорд булыр иде... Тагын ике радиограмма. «Судноларның экипажын боз атавына уңышлы рейс ясавы белән котлыйбыз, сәламәтлек, хезмәттә яңа уңышлар, хәерле юл телибез. Главсевморпути, Чубаков». «Йөзеп йөри торган яңа «Северный полюс-22» станциясен оештыру операциясен уңышлы тәмамлау белән чын күңелдән котлыйбыз. Экспедиция членнарының фидакарьлеге, батырлыгы нәтиҗәсендә бу авыр эш иң кыска срокта башкарып чыгылды. Суднолар экипажына, диңгез операцияләре штабына, бу мөһим заданиене тормышка ашыруга катнашкан барлык иптәшләргә нәтиҗәле ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә, кадерле дуслар, сәламәтлек, навигацияне уңышлы тәмамлавыгызны һәм хәерле юл телибез. ААНИИ, Трешников, Крутских, Захаров». * * * ...Бер ай вакыт узды. Көннәрдән бер көнне кич белән редакциягә килсәм, өстәл өстендә бер пачка телеграф бланкалары ята: «Мәскэү. «Комсомольская правда». Бер ай элек боз атавы өстендә Ватаныбызның Кызыл байрагы күтәрелгән иде. Хәзер инде төп объектларны: метеостанцияне, радиорубканы, дизель электростанциясен, кают-компанияне, фәнни павильоннарны, торак йортларны төзеп бетердек. Тантаналы төстә парлы мунчаны ачып җибәрдек. Аңа авторы — инженер-механик Анатолий Кунделев хөрмәтенә «Кунделев мунчасы» дип исем бирдек. Мунча ачу тантанасына бик зур бер ак аю да килде. Төзелеш вакытында һава хәлләре бик начар булды: бик салкынайтты, көчле җилләр, бураннар туктап тормады: коллективтан бөтен көчне биреп эшләү, зур осталык таләп ителде. Беренче Октябрьдан метеорология, астрономия, океанология. Котып медицинасы буенча даими фәнни күзәтүләр башланды. Бу тикшерүләр планетабызның Котып өлкәләрен планлы үзләштерүнең дәвамы булып тора. «Чилингаров». 1973 ел, 28 ноябрь. Редакциягә телетайп буенча ТАСС хәбәре алынды. «Төньяк боз океаны өстендә караңгы төн хакимлек итә. Самолетлар «Северный полюс-21» һәм «Северный полюс-22» фәнни станцияләренә соңгы рейс ясадылар... — Авиация ярдәмендә котып бассейнын комплекслы тикшеренүнең егерме бишенче сезоны тәмамланды,— диде экспедиция начальнигы, география фәннәре кандидаты Н. И. Блинов.— «Север» экспедицияләре үзләренең ачышлары белән дөнья фәненә зур өлеш керттеләр. Боз океаны төбендә зур калкулыклар, тирән батынкы урыннар табылды, югары киңлекләрдә магнит аномалияләре тикшерелде, гидрология һәм һава режимнарының закончалыгы, океан һәм атмосфера проблемалары өйрәнелде. Үзенең чирек гасырлык юбилеен экспедицияләр шактый зур казанышлар белән каршы ала... Хәзер материаллар Ленинградтагы Арктика һәм Антарктика институтының электрон-хисаплау машиналары үзәгендә эшкәртелә». Әле генә Ленинградка, Арктика һәм Антарктика фәнни-тикшеренү институтының директоры урынбасары Н. И. Тябинга шалтыраттым: — Николай Иванович, «СП-22» станциясенең эшенә Сез нинди бәя бирәсез? — Бары да әйбәт. Фәнни-тикшеренүләр турында хәбәрләр даими килеп тора. Экспедиция членнарының үзалдына куйган бурычларны уңышлы үтәп чыгачакларына без алдан ук ышандык... Яңа ел алдыннан очучылар боз атавы өстенә парашютлар белән яңа ел чыршысы, почта, яңа кинофильмнар, җиләк-җимеш ташладылар. Дүрт ай дәвамында экспедиция членнары урнашкан айсберг көнбатышка таба 500 дән артык километр юл үткән. Котып төне инде тәмамланып килә. Әмма анда һаман әле өермәле бураннар бик еш булып тора. Салкынлык 30—35 градус. Әмма тикшеренүчеләр «Север-26» экспедициясе самолетларын каршы алырга әзер. Коллективта һәркемнең күңеле күтәренке. Арктика — Москву. Февраль, 1974 ел. М. ХӘМИТОВ тәрҗемәсе.