АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР
Ул заман кем килде Мәскәү гаскәре, Бу Казанга туп атарга башлады. Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар. Барча малны ушбу күлгә сачтылар Сачтылар алтын, кемешнен һәммәсен, Ягъни безнен мал кешегә калмасын. Габдулла Тукай, t Печән базары...* эчеләсе сыра эчелгән, хәзер инде ул яктан ломовой извозчиклар зур, дынгырдык арбаларында дөбердәтеп буш сыра мичкәләре генә алып кайталар иде. Шуңа кушылып, извоз хуҗасы Чукрак Зарифның Усад спирт заводыннан Казандагы аракы заводына спирт ташучы ямщикла- рының спирттан бушаган мичкәләре дыңгырдый. Бу соңгыларының тамашалары, әлбәттә, коры дыңгырдау белән генә калмый, әмма хәзергә әле сүз алар турында түгел. Урам оркестры тулырак яңгырасын дисәк, Олы Мещанский, Кече Мещанский, Тегәрҗеп, Иванглестовский урамнарыннан Тирес башына «төнге алтын» ташучыларны да, алардан тирә-юньгә таралып кала торган ис-хушны да өстәргә мөмкин булыр иде дә, хәер, болары үз вакытларын беләләр, күбесенчә, төнлә генә йөриләр, иртәнге якта \тә комсызлары, төнлә эшләп кенә баеп булмаганең тугыз йөз егерме өченче елның коры җәй башлары иде. «Ташаяк» ярминкәсе инде ябылган, көньяктан һәм Украинадан җиләкжимеш, керамика һәм башка төр товарлар, көнкүреш әйберләре сата килгән сәүдәгәрләр киткән, ул тирәдәге складлар бушап калган, көн саен булмаса да, әледән-әле газеталарда складларны киләсе елның апреленә кадәр арендага бирү турындагы игъланнар басыла тора иде. Кабан күлендә теге баштан шәһәр ягына йөреп торучы «Нептун» пароходында типтерүчеләр дә алай сизелми, «Аркадия» паркларында сабан туйлары узган, лыктан, тәүлекне ничек тә сузарга тырышканнары гына күренгәләп кала. Ул арада Обжорный рядта әчкелтем-төчкелтем төтен, май исләре чыгарып, бәрәңге кәлҗемәсе, суган белән кушылган ат казылыгы, яртысы төеп вакланган ипидән торгдн арзанлы кәтлит кыздырырга тотына- ♦ лар, шкафчы малайларның көйләп-көйләп товарларын мактаулары. Аш- а лык базары ягыннан калын тавышлы базар башлыгының «Кайда тук- *2 таттың атыңны, Сәхра! Күрмисеңмени солы рәтенең кайда икәнлеген?» й дип шыр акырып кычкырып җибәрүе ишетелеп кала. Капкалар, кибетләр ачыла, кыз-кыркын чиләк шыңгырдатып фонтанга суга чыга... Гый- § мади хәлфәнең ишрах намазыннан соң ашамаган килеш тешен казый- 2 казый кайтканлыгы һәм кинәт, тамагы бик чатнаганлыгын исенә төше- 5 pen, кыска аяклары белән иртәнге чәйгә чапканлыгы күренеп кала. £ Әлбәттә, эшчеләр дә, совет хезмәткәрләре дә бар. Ләкин боларның беренчеләре инде иртүк, караңгылы-яктылыда ук китеп барган, икенче- ♦ ләре әле беразданрак кузгалачаклар. Шулай башлана Казанның иртәсе, дөресрәге, шул без сөйләячәк мең 3 тугыз йөз егерме өченче елның бер иртәсе. ® Шулай башланган көннең бер сәгатендә, китәсе кешеләр китеп бет- х кәч, Печән базарында сәүдәнең кызган, урам ыгы-зыгысының басыла = төшкән чагында, әйтерсең шул мизгелне алдан чамалагандай, Мәскәү £ ягыннан Себер ягына узучы поездларның берсеннән, алдагы вагоннан э зат киемле, тар кырыйлы кара эшләпәдән, бер кулына трость, икенчесенә хром саквояж тоткан мәһабәт төз гәүдәле бер кеше төште. Каршы алучы-фәлән күренмәде һәм мөсафир моны көтмәгән дә иде булса кирәк. Хәтта ул, шулай тыйнак килеп төшүенә чак кына шатлангандай, ирен читендә генә канәгать көлемсерәү дә сиздереп куйды. Шулай да Казанның тузанлы вокзал мәйданчыгында мондый галибәнә затның төшеп калуы һәм поезд киткәнче платформадан кузгалмыйча акыл җыйгандай басып торуы шул тирәдә арлы-бирле чуалучы кешеләрнең, бигрәк тә носильщикларның игътибарын җәлеп итмичә калмады. Нинди дә булса хезмәтеңне тәкъдим итәр идең, күтәреп илтердәй багажы юк, аннары тагы башны бик югары тота, әллә ниткән зур дәрәҗәле кешегә барып бәрелүең бар. Дәрәҗә иясе кеше дисәң, кем дә булса каршы алыр иде, каршы алучы да күренмәде. Озын буйлы, тройкакостюмнан, аның өстенә җилкәгә әйләнеп төшкән киң якалы накидка, аягында бу гөнаһлы Казан туфрагы әллә күргән, әллә күрмәгән ялтыравыклы шиблетләр, эшләпә астыннан, арттан бүлтәеп куе чәче чыккан, борын астында гына нечкә кара мыек, аеруча күзнең явын алырдае: таягы да таягы. Ахры, ул аны кулында чак кына уйнаткалап та ала иде булса кирәк, ялтырыймы-ялтырый Казан кояшында. Әллә Казан кояшы гашыйк булды таякка, әллә таяк Казан кояшына Мәгәр мөсафирыбыз таяк уйнатып йөрергә дип кенә чыккан адәмгә охшамый. Вокзал платформасында ыгы-зыгы басыла төшкәч кузгалды, вокзал алдына, шәһәр ягына үтте, тезелеп торган җиңел извозчиклар янына килде. Ләкин бик үк якынаймыйча, атларны күзләре аша уздырды — күренеп тора, мөсафирның әллә ни ашыкканлыгы сизелми. Ул әлегә карый, тикшерә, сыный, әйтерсең күзләре белән укый: янәсе, кайдан башлана бу Казан дигәннәре? Ничегрәк башлана? Җиңел пролетка башында утырып, төрлесен күреп өйрәнгән извозчик халкы да төшеп калганнардан түгел. Берсе шундук дилбегә кагып, атын купшы биетеп килеп тә җитә, якты чырай күрсәтеп, мөсафирга тәкъдим дә ясый. Ул да булмый, икенчеләре, өченчеләре килеп җитә... Заманның тиешенчә утырып өлгермәгән чагы, нәфес бар кешедә дә бердәй, сүз сайлап тору юк, кайсы туры килсә шул ярый, китә берсен-бер- се яманлашу, үзенекен ничек тә шәбрәк итеп күрсәтергә тырышу. _ Барасы җиреңә очып кына барып җитим дисәң, син инде, әфәндем, минекеннән дә шәп атны таба алмассың. — «Әфәнде» заманасымыни, мокыт? — Атың белән мактанган булып, үзеңнең сала кабартмасы икәнлегеңне шәрран ярып торасың. — Менә миндә ул атның и пролетканың Казанда бере. Акча да алмыйм, тигенгә илтәм, миңа акча важно түгел, седокның кем булуы важно,— дип кычкыра өченче бер карлыккан тавыш. Карлыгуын карлыккан, әмма хәйлә дигәненә муеннан баткан кеше икән. Тәки тиде бит мөсафирның йомшак җиренә. Нәкъ менә шушы урында аңына килгәндәй булды мөсафир: тукта әле, шәһәрегез бусагасын атламас борын, мине буш кесә дип кабул итмәгез, диде бугай кеше. — Өч бәһасен алырсың, только атлатып түгел, очырып илтәсе,—дип боерды ул. Извозчикларның башкалары да ишетсен өчеҗ юри шулай тавышын күтәрә төшеп әйтте. Пролеткага менеп утыргач, йомшак кына, әдәп белән генә өстәде:— Щитинкин номерларына. Әдәп белән дә сөйләшә белә, кирәксә, тавышын да күтәрә, кыскасы, тикмә кешегә охшамаган бу кунагың, Казан. Карап карыйк, үзеңне күрсәтә алырсыңмы икән син аңарга? Болай үзе синең турыда элек- электән төрле сүз йөри. Ошатканнары бар сине, гайбәтеңне сатучылар да күп, яндыручылар да булды. Шулай да, аллага шөкер, син әле үз урыныңда, тузаның һәм юньлеюньсез кешеләрең белән кайный бирәсең. 2 Поезддан төшеп, платформада басып торганда Казанга беренче аяк баскан кеше кебек күренсә дә, бу аның безгә мәгълүм булмаган үз исәбеннән чыгып эшләнгән бер алымы гына булды булса кирәк. Гомумән, аның әле безгә мәгълүм булмаган, кем очраса шуңа селкергә ашыкмый торган якларын алда күрербез без. Бара торгач, инде Щитинкин номерларына якынаеп килгәндә, кинәт нидер исенә төшергәндәй, извозчикка болай дип боерды мөсафир: — Юк, Щитинкинга туктатмагыз, «Амур» җайлы булыр, «Амур»га илтегез. Извозчикка ни — мондый мәһабәт мөсафирны Проломныйдан бер очыртып үткәрү үзе ни тора! Юртакның дагалары нык, урамга түшәлгән таш шулай ук бирешерлек түгел. Утырып баручы кунак рәт белә торган кеше күренә, әҗерен тамызганда да, сала байлары кебек, шәт, тиенгә төртенеп маташмас. Җил уйнатып Проломныйны узып килгәндә, кузгалган эчке дәртен баса алмыйча, әйтте кучер: — Этәсез икән. Бакыр бабай бакчасын әләндер дип, чүп түгел, әләндерәм, миңа ни: алашам тук, көпчәк майланган. Әйләндер, миңа да барыбер,— диде мөсафир, исе китмәгән кыяфәт күрсәтеп. «Менә, ичмасам, табылды кешесе. Ишелсә ишелә инде моннан, янчык тирәндер моның, тамып кына калмас» дип дәртләнеп уйланды кучер, һәм кунагының күңелен табар өчен булса кирәк, «очкан» шәпкә иңбашы аша гына борылып: Казанны беләсез булса кирәк. «Амур» инде ул такыр башлар төшә торган урын түгел, урыс Щитинкиннан алда булмаса, аннан шак та калышмый. Кунак бу урында җавапсыз калуны кирәк тапты. Кучер белән дә җәелеп сөйләшә башласаң, сүзең төтмәс — сүзнең кадерен белер көннәре алда әле аның. Тик бераздан, «Болгар» почмагын борылып, «Сабах» китапханәсе яныннан җилләнеп узганда, кучерга әйтүдән бигрәк, үзенең элекке тәэсирләре кузгалып булса кирәк, авыз эченнән үзенә-үзе 12 мыгырданды: «Без монда Галимжан хәзрәт мәдрәсәсендә ике ел гыйль- ме хасил иткән кеше. Белмәсәк, йөрмәс тә идек!» Исәп-хисап эшендә дә вак жан булмаса кирәк, «Амур» парадные алдында, кызыксынып карап торучы кешеләрнең бәбәгенә терәп, ләкин үзе аларны гүя ки бөтенләй күрмәгәндәй, бумажнигыннан нәкъ биш ф сумны чыгарды да бирде, һәм, өстәвенә, ике бармагын селкеп, игътибарсыз гына: — Ыздача кирәк түгел, — диде. «Көмешләрне яудырыр инде бу!» — дип, ат һәм хыял уйнатып кызган кучер пролеткасы төбендә катты да калды, йа мәүлә, безнең Казаныбызга да шундый тутый кошлар килеп кунар көн бар икән! Мөсафирханәнең кунакларны терки торган өстәле янында озак торырга туры килмәде. Кунакның, шундый мәһабәт киенгән кунакның, башны чак кына да бормыйча, тамак төбе белән: — Нагиев. Мәскәүнең үзеннән. Әлбәттә, комфортабельный номер булуы желательно, — дип, берничә сүзне рәттән тезә белеп тезүе житә калды, сөйкемле һәм яхшы ук шомарган хадимә ханым, мөлаем бер елмаеп алу белән, шундук телефон трубкасына ябышты Күрәсең, монда үзләренең шартлы эндәшләре бар. Булмыйча соң! Мәскәүнең үзеннән килгән һәм «май чүлмәге» икәнлеге тышыннан ук билгеле булган шундый зур кунак, Щитинкинга туктамыйча, «Амур»га туктасын әле. Дөньяның үкчәсенә баса бит татарың! Хадимә ханымның телефонга нәрсә дип әйткәнен шәйләми дә калды кунак, күз ачып йомганчы, бөтерчек кенә бер адәм коридорның аргы башыннан туптай тәгәрәп килеп тә житте. Анысы да кеше белән кешене бер күрүдә аера белә торган зат икән, күрәсең, баш администратор буларак эшендә шомаруы житкән: — Хуш килдегез, мәрхабә! Кем дип, кайдан дип белик? — дип, берничә сорау куярга шулай да онытмады. — Нагиев. Мәскәүнең үзеннән. Казна йомышы белән. һәм кунак документ чыгарырга дип эчке кесәсенә тыгыла гына башлаган иде, баш администратор аны ул мәшәкатьтән азат итү ягын карады: — Куегыз, куй, тәкъсыйр. Мәскәү хәтле Мәскәүнең үзеннән ат сатарга кнлмәгәнлегегез күренеп тора. Провинция дигәч тә без дә кемнең кемлеген ярым сүздән үк аера беләбез,— аның авызына карап торучы һәм шул арада сирәк күренә торган бу чибәр егеткә дә күз сир- пештергәләп алучы хадимә ханымга боерык тавышы белән әйтте — 112 нчегә оформить ит. Күрше номерларда берәү дә юк. Аулак. Телефоны, ваннасы. Бу тирәдәге бүтән вак-төяк лавочкаларныц башлары аша үтеп, Кабанга и, кызыксына калсагыз, Кабанның аргы ягындагы «Кызыл фонарь»лар ягына карый Дөрес, «Кызыл фонарь» хәзер категорически ябык. Революция андый чүп-чарларны себереп түкте Баш администратор чәчрәп торган бу кызыл сүзләрне үзенең нинди чорда яшәгәнлеген Мәскәү кунагына сиздерү өчен басым ясабрак әйтсә дә, китешли шулай да үз кул аегында эшләп өйрәнгән хадимә ханымга аларныц үзләренә генә мәгълүм булган шартлы ым кагуны кирәк тапты. Тегесе әлеге әйтелгән бүлмәгә ордер язып кунакның кулына тоттыргач, үз нәүбәтендә шулай ук бик бәләкәй кеше түгел икәнлеген сиздереп, шул тирәдә себеренеп-тузан сөртеп йөрүче ак алъяпкычлы кызга эндәште. — Менә бу абыеңны йөз дә уникенче номерга урнаштырырсың. Кара аны, чисталык ягыннан беребезгә дә сүз килерлек булмасын. Кунак инде кузгалгач, китә башлагач, өстәл артында аяк өсте басып калган хадимә аны туктатты, нндер әйтәсе бар кебек бер мизгел тынып торды. Керфекләрен түбән төшерүе һәм, тавышын кысыбрак, һәрхәлдә, ♦ АТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР теге ак алъяпкычлы кызга бик ишеттерергә теләмичә, ишетсә дә. ул анламаслык итеп: — Әгәр берәр төрле обслуживание кирәк булса, тартынып тормагыз, кешесенә күрә бездә ул якны да җайлау мөмкинлеге бар,— дип, сүзнең хәзергә шуның белән беткәнлеген сиздерде. Мөсафир үзенә билгеләнгән номердан бик канәгать калды. Берсе кечерәк, берсе шактый зур ике бүлмәдән тора, урын-җир яхшы күпертелгән, челтәр дә челтәр. Шулар янына тагын хәтфә кәнәфи, уртада тонык шакмаклы, салпысалмак эскәтер ябылган түгәрәк өстәл. Аның кыл уртасында вазада сирень чәчкәсе... Кунакның игътибарын аеруча җәлеп иткәне — түбәләр өстеннән. Печән базары мәчетенең зәңгәр гөмбәзләре арасыннан көн яктысында зәңгәр ахактан ялтырап ятаучы Кабан күле булды. Дөрес, күл бөтен киңлегенә ялтырап күренми, әлеге шул түбәләр, гөмбәзләр комачаулый, әмма күренгән чаклысы да кунакның хыялын уйнатырга җитәрлек иде. Сәфәренең Тимер казык йолдызы әнә шул күл инде, кайдадыр алла бар икән, Нагиевның күңелендәген уң итсен! Өс киемнәрен, сюртугын салып, барысын да үз тәртибе белән урнаштыргач, хәтта ике буй төймә тезелеп төшкән жилетын да чишеп, сорочка изүләренә хәтле ычкындыргач, бераз җилләнеп, хәл җыеп алды, бер бүлмәдән икенчесенә йөренеп килде, караваттагы урын-жирне кулы белән басып карады — хәзергә бөтенесе майлагандай. Кәеф күтәренке, шулай фарт килеп торганда, кирәк булса-булмаса, саквояжга тыгылды. Аннан ямьшәк янтыклы, челтәрләпсырлап коелган алтынсу пыялалы, шундый ук челтәрле бөкесе борылып ачыла торган гаҗәеп затлы фляга тартып чыгарды Фляганың этикеткасында чит ил телендә язылган берничә генә сүз янып тора иде, кунак аны тәрәзәдән төшкән кояш яктысына тотып, үзе дә соклангандай беркавым карап торды. Савытның бөтен сырлары-челтәрләре аша эчендәге шәрабы кояш яктысында үтәли ялтырап күренә иде. Ләкин мөсафир тыйнак кеше булып чыкты, бөкесенә дә кагылмады. Тик үзен тынычландыру өчен булса кирәк, авыз эченнән: — Коньяк Депре. Сәгатең сукмаган әле синең, яткан урыныңда ята бир,— дип сөйләнә-сөйләнә, яңадан элекке урынына — саквояжына салып. бикләп алды. Ул арада төш тә якынлашып килә икән, корсак та үзенекен сорый башлады булса кирәк, хәер, иң әһәмиятлесе ул түгел, иң әһәмиятлесен үзе чамалый, номерга бикләнеп яту өчен килмәде Казанга. Кешеләр арасына чыгарга, әкренләп кайнаша башларга вакыт иде. һәр җәһәттән караганда да, иң элек, әлбәттә, ресторан бусагасын атлап керергә туры килер. Кунак тиз генә киенде, яңадан элекке ялтыравык кабыгына керде. хәтта бу юлы бераз арттырыбрак та җибәреп, жилетының күкрәк кесәсеннән алтын сәгать чылбырын да салындырды. Көзге каршында чак кына тукталып, болай да ыспай мыекларын сыпыргалап куйды. Ләкин планы барып чыкмады. Ресторан болай үзе инде ачылган булса да. кырыйдагы өстәл янында фырт киенгән бер байбәтчә белән аның каршысында ук, авызына керергә чамалагандай, сары чәчле марҗа кызы гына утыра иде. Тышкы ялтырауның әллә ни ачышлар вәгъдә итмәгәнлеген белеп торучы безнең бу тәҗрибәле мөсафирыбыз шундук тәртәне кире борды, чыгышлый швейцардан, серне бик чишмичә генә, сорый чыкты. — Мине әһеле-базар халкы, үзебезнең мөселман зыялылары кызыксындыра иде. Сез әйтә алмассызмы, кайда күрергә мөмкин булыр аларны? — Җамалый харчевнясында инде аларның иң кәттәләре.— диде швейцар, мыекны эре генә бөтерә төшеп. Бу зат кунакның «үз ресторанында» тукталмыйча, чыгып китүенә хәтере калганлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде, тавышына мыскыл чыгарып өстәп куясы да итте:— «Сарай шәриф»кә сугылырга мөмкин, кесә ягын такырдан булмаса... Җамалый харчевнясы дигәнендә мыскылы бик өстә ята, «Сарай шәриф» дигәне өметлерәк яңгырый иде. Җитмәсә, ука чуклы швейцарның кесә ягына да суктырып әйтүе безнең кунагыбызны һич икеләнүсез «Сарай» ашханәсенә юнәлергә мәҗбүр итте. Ләкин монда да тәвәккәл- ь ләп кармак ташларлык күл җәйрәп ятмый иде. Беренче аптыратканы о шул булды: ишек өстендәге вывескасына «Ашханә» дип язылган булса s да, монда бер генә диярлек обед ашап утырган кеше күренми, озын зал > буйлап тәртипле-тәртипсез тезелгән өстәлләр янында икешәрләп тә, д өчәрләп тә, дүртәрләп тә утырган агай-эне тирләп-пешеп чәй чөмерәләр ® иде. Алларында олы чәйнек, кече чәйнек, тәлинкәдә пәрәмәч, сумса. 5 Шикәрне дә керт итеп тешләп кенә эчәләр, югыйсә. Шулай да түбәлә- Ь реннән бу бөркелә, кәләпүшләрен салып, ара-тирә башларын җилләтеп < алалар. Сүзнең күплеге, сернең килешкәнлеге, үзара мактанышу шул ♦ хәтле ташып чыккан, Казанга яна килеп төшкән кунак, хәтта ул да - чамалый алды: юк, мондый күтәренкелек, кәеф көрлеге чәйдән генә = булмастыр. Ф «Сарай шәриф»кә беренче визит ике якны да сәерсенү-гаҗәпсенүдә х калдырды. Монда элек-электән кереп, «пирәшләп» чыга өйрәнгән казан- * лы агайэнене зат киенгән, алтын сәгать чылбыры салындырган, күрер й күзгә дә бик мәһабәт бу ят кешенең, үзебезнең мөселман мәсләгендә * булганы хәлендә, урыс кешесе кебек, беренче, икенче, өченче блюдолар- дан корсагын тутыруы һәм, шунысы бигрәк колакны торгызды, икенче блюдо итеп китерелгән бәрәңгеле котлетның дуңгыз итеннән түгелме, дип бер дә шөбһәләнмичә ялмап куюы гаҗәпләндерсә, килгән кунак бер фактны аныклап мыегына бөтерде: юк, чәй дигәне күз буяу гына, корсаклы олы чәйнектәгесе кайнап суынган су катнаш шушы ук Казанда «кайнап» чыгарыла торган кырык градуслы чипмә-чи аракы икән. Су белән катнаштыргач, әлбәттә, аның градусы кими торгандыр, шулай да агайларны, такыр башларыннан су бөркетеп, сәгатьләр буена гәпләш- тереп утырырга бик тә җитә, имеш. «Ну, и что же1 Без рыбы и рак рыба,— дип уйлап куйды кунак, нишләптер русчалатып,— сүз сыярлык берәр кешесен тапмасак, мондыйлар белән утырып пирәшләп караудан да качмабыз’». 3 Икенче көнне Нагиев (мөсафирханәгә урнашканда без аның шул фамилиядә икәнлеген белгән идек инде — паспортыннан түгел, үз авызыннан ишетеп), һәр яктан тиешле формасын китереп, хәтта, кирәге чыгасына ышанмаса да, култыгына портфель дә кыстырып, чыгып барышлый баш администраторга: — Мин наркоматка, эшләрем буенча киттем. Кичкә хәтле кайтып күренә алмасам, шаять, кирәгем чыкмастыр,— дип белдерә узды, һәм Мәскәүнең үзеннән чыккан тәкәллефле кеше буларак, өстәп сорыйсы да итте.— Вәхаләнки мин сездәге тәртипләрне белмим, бәлки кунакның болай озак югалып торуы сездәге тәртнпннзам кагыйдәләренә сыймый да торгандыр? Баш администратор иронияне аңламаслык тупас затлардан түгел нде, тәкәллефле төрттереп әйтүне, шундый ук тәкәллефлелек күрсәтеп, колак яныннан уздыруны тиеш тапты. Иртәнге туалет һәм киенү-ясану мәшәкатьләре өстенә көн дә иртән, башның фани чүп-чарлардан азат-имин чагында. Тукайның «Печән базары якут яңа Кнсекбаш»ын үзенә үзе кычкырып, барлык ннтонация- ләрен җиренә җиткереп укуны ул көндәлек кагыйдә итеп алган иде. Моны ул мавыгып, фарыз эш башкаргандагы кебек бирелгәнлек белән, шагыйрьнең ачы теллелегенә сокланып үти, ләкин шул ук вакытта моны үтәгәндә кайчандыр шулай кирәк булачагын да истән чыгармый иде. Бүген булмаса, иртәгә аңарга нәкъ әнә шул декламация осталыгы белән кемнәрнеңдер күзләрен буарга кирәк булачак. Әлбәттә, дипломатлык осталыгын да шунда ук кушып. Озаграк юанылган икән шул, Нагиев чыкканда Печән базары шау- гөр кайный, кибетләр ачылган, алучысына караганда сатучысы күбрәк, шуңа күрә һәркайсы үз товарын ныграк мактарга тырыша, ә бу кирәгеннән артык тырышлык кире нәтиҗә бирә: нәрсә булса да алырга чыккан. ләкин әлегә акчасын кесәсендә әвәләп йөртә торган кешеләрне, бигрәк тә авыл агайларын сагаерга, һәрхәлдә, ашыкмаска мәҗбүр итә иде. Кычкыру һәм товарын мактау ягына килгәндә, шкафчы малайларга, әлбәттә, берәү дә җитми һәм бу аңлашыла да: товар аларның үзләренеке түгел, таныш бакалейщиктан алып чыкканнар, сатылмаганын кичен кире кайтарып тапшырачаклар. Шулай да сатылса яхшырак, тиеннәрдән генә булса да аларга проценты җыела. Шул арада кыйммәтле «Сафо» папиросы гильзасына арзанлы «ындыр тәмәкесе» тутырылган «үз маркаларын» да сылап җибәрәләр, алучының төрлесе — ашыкканы, шкафчы малайның көйли белеп көйләвенә шаккатып авызын ябып өлгермәгәне бар. Шулай икән, ник такмакламаска шкафчы малайларга! Хәер, шкафчы малайларны да гел бер төрле — тоташ бугаздан яки алдашудан гына торган процент кортлары дип раслау дөрес булмас иде. Әнә арада бер йолкышы буталып йөри. Тавышы да юк. күзгә дә чекерәеп керми. Күптән түгел генә авылдан килгән сала бәрәңгесе булса кирәк, ертлачлыкка өйрәнмәгән, шкафын кыйшык-мыйшык йөртүендә үк булдыксызлыгы күренеп тора. Ятимлек һәм борын төртердәй бүтән кешесе юклыгы сәбәпле шәһәргә килеп, берәр бакалейщик кардәшенә сыенган әрвахка охшый. Ә бакалейщикның ипине бушка ашатасы килми, күрәсең. Үтми торган җыен чүп-чарын малайга күтәртеп чыгарган. Шау-шулы шәһәр талкысы арасында бичара авыл малае аптырап йө- репме-йөри. Көйләп-көйләп товарын мактый белми, бүтән шкафчылар арасында белгән-таныган малайлары да юк. этлеккә дә өйрәнмәгән, шунлыктан янына килеп караучы да күренми. Мөсафирханәдән бик тә вәкарьлек белән чыгып киткән Нагиев та. кинәт кечерәеп калганлыгын истән чыгарып булса кирәк, нишләптер шул тирәдә, кешеләр арасында бөтерелгәләп йөрүне кирәк тапты. Күрде. нәкъ аның күз алдында драматик хәл уйналды. Җылы түбән өйдә үскән ак бәрәңге сабагы кебек буйга сузылган бер дәүкәди эндәшми- тынмый йөрүче теге авыл малаеның артына килеп басты, кепкасын күзенә басып төшерде, төшергән килеш каплап торды һәм, бичара малай өнгә килеп өлгергәнче, теге дөлдөлнең әшнәләре, төрле яктан ябырылып, авыл малаеның шкафындагы товарларын эләктергәләп шылырга да өлгерделәр. Күреп торды шәп киенгән мөсафир, шундый икән шул бу Казан. Элек тә. ул Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә «гыйльме хасил» иткәндә дә, Казанның мондый галәмәтләре юк түгел иде, хәзер дә кимсетелгәнне түбәләү бетмәгән икән. Ә бит революция булганга инде ничә ел! Юк. шундый ук түгел, хәзер бераз башкачарак икән. Бер тамаша кыла башлагач, тагын шунысын да күрде мөсафир егет: күз ачып йомарга өлгермәделәр, елаш-талаш купкан урынга мәгърүрәнә олы гәү- ■ дәле, җыелган кешеләр өстеннән бер баш калка төшеп, башына милиция формасындагы фуражка кигән, ә калган бөтен ягы үзенеке: зур тупас борыны үзенеке, битендәге берничә бөртек тирән шадрасы үзенеке, ике якка ике канатын бастырып куйган калын һәм мәһабәт мыегы үзенеке, җете кызыл сукнодан тегелгән галифие үзенеке, хәтта, нинди дә булса атлы эскадроннан кайткан кеше икәнлеген кычкырып әйтмәсә дә, итегенә таккан шпорлары да үзенеке булган һәм үзенә килешеп торган наганлы бер жантимер «топ!» итеп килеп чыкмасынмы! — Шып бул, Чека Вәли үзе. Яхшы чакта таеп калуың хәерле,— дип пышылдаштылар кайберләр. ♦ — Чека Вәли тотынса, жир тишегеннән казып чыгарыр. Җылама, а олан,— дип, әле һаман бер читтә мышык-мышык елап торучы авыл ч малаен юатырга тырышты икенчеләре. Чека Вәли дип үзе чыгарганмы, әллә өнәп бетермәүчеләр тарафыннан юри тагылган кушамат кынамы, ничек кенә булмасын. Чека Вәли- ” нең бу тирәдә абруе зур һәм ул үзе тотынган эшне ахырына жнткер- = мичә калмый торган кеше иде булса кирәк. Бу очракта да эшне озакка з сузмады, кыскыч белән гөберле баканы эләктереп чыгарган кебек, әллә 5 кайдан гына әлеге теге «түбән өйдә үскән бәрәңгене» — жәнжалны баш . лаган ач яңаклы озын малайны якасыннан йолкып алып килде. Калган- _ нарының табылачагы Чека Вәли булмаган кешеләргә дә ачык иде инде. z Зур тәвәккәллек, хәтта башсызлык белән керешкән авантюрасында u Нагиевны болай да эчтән бер шик: «теге вакытта бергә укыган ач ® шәкертләрнең берәрсе очрап, төпченә башламагае» дигән шик кимерә иде, инде бу кызыл галифиле, мәһабәт мыеклы, шпорлы Чека Вәлине = күргәч, эшнең уеп түгеллеген, бу тирәдә болганып озак йөрергә ярама- »• ганлыгын, барып чыкса-чыкмаса, үгезне тизрәк мөгезеннән эләктерергә кирәклеген яңадан бер кат күңеленнән үткәрде. Дөрес, болганчык чагы Казанның, болганчык суда балык тоту жинелгәрәккә килә, ләкин шул ук вакытта урынлы-урынсыз «кармак салырга» йөрүчеләрне шулай ук мөгезеннән эләктерергә әзер торучы «кызыл галифиләр» дә бетәсе түгел. Кыскасы, нәрсә булса — шул, тәвәккәлләргә икән, тәвәккәлләргә! Вак лареклар, беләккә элеп иске чалбар сатарга йөрүчеләр, хәтта базар уртасындагы зур лабазда, һәркайсы үз шүрлекләре буенда кызыл мал белән торучы, әле тик алучы килмәгәнлектән генә үрә катып, берсе икенчесенә жор сүз ташлап, үтеп китүче «Асылбикәләр»гә күзләрен майландырып калучы приказчикларда да аның эше юк — вак балыклар алар! Мәскәү хәтле Мәскәүнең үзеннән килгән «балыкчы» өчен. Алдан- рак та ишеткәләгәне бар, ыру-затларын да белә, кичәле-бүгенле вы- всскаларына күз дә салгалый йөри, бу Казанда НЭП чыккач сыртларына кинәт май жыйган берничә фамилия бар Электән үк зур сәүдәнең рәтен белеп килгән, хәрби коммунизм чорында кибет ишекләренә ат башы чаклы йозак салып, үзләре толчокта дарчин, канәфер, нафталин тәкъдим итеп йөрүче «мескеннәргә» әверелгән, НЭП игълан ителеп, ирекле сәүдә ачылгач, яңадан элекке стихияләренә кайтып, колачны жәеп жибәргән бу «чуртаннар*ны Нагиев исләреннән үк сизә. Бер үк вакытта аларның бик үк тирәнгә чумып уйный алмаганнарын да белә, телләрен һәм жайларын белеп тотканда, аларны кулдан ычкындырмаска, әлбәттә, мөмкин булачак. Еракка йөрисе дә юк, берсенең ике ишекле зур магазины «Амур*- ның каршында ук. «Мөкатдәс Шәйдуллиннар һәм Ко эше. Мануфактура, галантерея товарлары, һәртөрле көнкүреш әсбаплары» дигән вывеска кояш яктысында әллә кайдан кычкырып-янып тора. Кичә Нагиев жпңел извозчик белән «Амур» алдына чажлап килеп туктаганны һәм, бумажникны эре генә чыгарып, банкнот ук булмаса да, нзвоз- чикка кәгазь акчаның салмак тарта торганын биргәнен кибет алдына чыгып баскан Мөкатдәс бай күреп, гажәпсенү катнаш сокланып карап торды. Нагиев үз нәүбәтендә байның моны күреп торганлыгын шулай ук шәйләде — Мөкатдәсне ул Казанда «гыйльме хасил» иткән чагыннан ук танып белә иде. Күрше хакы — тәңре хакы, әллә үлчәү кылын тартып карау өчен шуңа сугылыргамы? Уратып башлау кирәк булса. 2 «к У » JW 6 17 уратып башларлык сүзе бар, һич булмаса дөньяда юк нәрсәдән башлап, шаккаттырырга мөмкин. Турыдан-туры әйтер: «Әссәламегаләйкем, Мөкатдәс әфәнде. Бөтен ышаныч сездә. Сездә табарга мөмкин булганын күнелем үк сизә. Минем бугаздан китереп тоткан хаҗәтем: алтын портсигар. Чит ил дипломатларына эшем төште. Бүләк итеп бирү өчен, минимум, алтын портсигар кирәк». Чамача шулай башламакчы булып кергән иде Нагиев, хәлбуки, эш алай катлаулы булып чыкмады. А1онда аның башны югары тота белү осталыгы, энәдән-җептән генә төшкән «тройкасы», ялтыравыклы шиб- летлары, жилет кесәсеннән асылындырган алтын сәгать чылбыры һәм, барыннан да бигрәк, конторкага. Мөкатдәс байның үзе янына барып кергәч, оста коммерсантларча: — Кадерле эш вакытыгызны алмыйммы, тәкъсыйр? Сез эш кешесе, мин эш кешесе, күп такылдауны гайбәтче хатыннарга калдырыйк,— дип кыска һәм оста итеп сүз башлавы картның колагын торгызды. Шундук сөйләшә, аңлаша башладылар. Нагиев, алдан ук корып куйган планы буенча, үзен дәрәҗәле мәркәз оешмалары тарафыннан бу якларга командировкага җибәрелгән, иртәгә үк булмаса, берничә көннән өязләргә чыгып китәчәк кеше итеп танытты һәм шундук, Мөкатдәс картка як-ягына каранырга да бирмичә, сүзне үзенә кирәк җанга борды. — Болай тәкәллефсез рәвештә сез мөхтәрәмне эшегездән бүлүем дә бугаздан китереп тоткан зарурият аркасында, гафу боерасыз. Кыскасы, Сез миңа Мәскәүдә таба алмаган затлы бер пустякны табып бирергә тиешсез, мөхтәрәм Мөкатдәс әфәнде, йөреп-йөреп тә таба алмагач, мин шундук сезне искә төшердем, мөхтәрәмем. Тапса моны, мин әйтәм, мәгәр Казанның мәшһүр коммерсанты мөхтәрәм Мөкатдәс агабыз Шәйдуллин гына табар, дим. Әлбәттә, бәһадән эш тормас. Кирәк икән биш бәһасен түләргә боерыгыз, биш бәһасен түләргә әзермен. Кыскасы, Мәскәүдән Казанга килүемнең төп сәбәбе менә шул. Мин әйтәсе сүзләремне әйтеп бетердем, инде сезнең сүзне көтәм. Бу Мәскәү егете казанлы Мөкатдәс Шәйдуллинга беренче караштан ук ошады. «Мөхтәрәм», «агабыз» кебек китап-газета сүзләре кыстыргалап сөйләнүе белән түгел, эчке энергияле, сүзне сузмыйча сөйли белүе, рәсми командировкасына сыланып ятмавы, барыннан да бигрәк, Мөкатдәс Шәйдуллинны, моңа хәтле Казанның Печән базарында гына үзен «король» итеп санаган Мөкатдәс Шәйдуллинны хәтта Мәскәүдә дә искә алулары, Мәскәүдә таба алмаган зат нәрсәләрне аның аша табарга исәп тотулары картның горурлыгын кузгатып җибәрде. Шулай да алтын портсигар турында сүз чыккач, гомумән, алтын мәсьәләсенә күчкәч, карт, елап ук җибәрмәсә дә, шулай да бик бетәшкәнгә салышты. — Кайда инде ул алтын. Хатынның колагындагы алкасын салдырып алсаң гына инде. — Ә без алай уйламаган идек,— дип куйды кунак, бу сүзләре белән Мөкатдәс картның мин-минлеген янә дә очындырып. —Аны әйтәсең син, әфәндем. Мин борынгырак кеше инде, искечә жибәрәм кайчакта. «Әфәнде» дигәнгә ачулана күрмәгез тагын,— сүзне юри шулай боргалап, юргалап алып китте хәйләкәр нэпман,— буй җиткән кызым бар, Гөлчирә атлы, пешкән кура җиләге. Тот та тел өстеңә сал. Тиешле кешесе чыкса, бүген тотып ярәшерлек кыз. Ә муенына тагарлык затлы энҗе-мәрҗәне, бриллиант кашлы йөзеге юк. Хөкүмәтнең үз нәфесе бик зур бит андый зат нәрсәләргә. — Сез алты процентлы алтын заемы чыгаруны күздә тотмыйсыздыр бит? — дип сорап куясы итте кунак, тыйнаклык саклап кына. — Мин көннең узасын, киләсе кичнең киләсен, шушы фани дөнья ыгы-зыгысына бирелеп, бүген тагын икенде-ахшам намазына өлгермәя- чәгемне генә күздә тотам. Ул арада әле теге, әле бу йомыш белән хуҗа янына керә-чыга тордылар, сүз бүленә, очын югалта барды. Ә Нагиевка сүзнен очын югалту һич тә файдалы түгел иде. — Безгә монда иркенләп сөйләшергә комачаулыйлар,— диде ул, кинәт катгый тонга күчеп,— мин үземнен өмет баглап килгән ышанычларымның болай тиз җимерелүен һич тә теләмәс идем. * — Абайламый калдым,— дип, тупас кына тегенең сүзен бүлдерде,— | сезнең соң рәсми командировка дигәнегез нәрсәдә? Без — кара халык, 5 шулай төпченергә күнеккәнбез инде, нишлисең. Нагиев кулын гына селекте. — Әй, ул турыда авыз ачып сөйләп торырлыгы да юк. Саранчага S каршы көрәш. Бәлки колагыгызга да кергәндер, сезнең бу якларда, = кайбер кантоннарда дигән сүзем, саранча бик котыра башлаган,— бу £ очракта сүз куертуның әллә ни зур әһәмиятен тапмагандай, бер мәл < пауза ясап торганнан соң, теләр-теләмәс кенә өстәде:—заманында ака- < демия бетергән идем, янәсе, бөҗәкләргә каршы специалист. Менә хәзер = шуның үчен чыгарып йөдәтеп йөртәләр. х Республиканың кайбер кантоннарында саранча күренә башлавы ту- « рында Казан сәүдәгәренең дә колагына кайчандыр кергән иде. Кунак- и ның бу сүзләрен ишеткәч, бигрәк тә бу йомышка теләр-теләмәс кенә х алынуын сизеп, аның бу шома мөсафирдан шикләнүе кими төште. Шу- = лай да бик ачылып китәргә ашыкмады. < — Әллә мин безнең яшергән алтыннарыбызны санын килгән берәр ө финиспектормы дип торам, курка калдым,—дигән булды ул, сүзне ничек тә уенкөлкегә борырга тырышып.— Андый куркыныч кеше булмагач, нишлибез сон? Олы җирдән чыккан абруйлы адәм белән гәпләшеп утырырга мин һәр вакыт әзер. Килеп чыгыгыз соң. Әйтик, бүген кичкә. Мөсафир кеше, миңа да әжере тими калмас. Бусы Нагиев өчен иң әһәмиятлесе иде. Шулай да ул нәзакәтлелек йөзеннән әйтмичә кала алмады: — Бәлки иң элек миндә кунак булуны мәслихәт табарбыз. «Амур» мөсафирханәсе каршыда гына. Юлын табарсыз дип уйлыйм. — Хуҗаның мөсафирда кунак булуына караганда, мөсафирның хуҗа өендә кунак булуын мактый китап. Әллә ни зур укымышыбыз булмаса да, ул хәтлесен генә беләбез, бигайбә. Мөкатдәс карт өстәл календареның өске битен тәкәллефсез генә ертып, тиз генә адресын тырнап бирде — булды, Нагиевның беренче визиты, әйтергә мөмкин, уңышлы төгәлләнде. 4 Шайдуллин нэпманның бик алай кинәт чишелеп. Мәскәүдән килгән мөсафирны өенә үк чакыруы үзенең Мало-мещанский урамындагы ике катлы особнягын һәм анда һәр яктан шәп куелган тормышын күрсәтү өчен генә түгел — бу хәтлесе дә юк түгел иде, әлбәттә Шулай ук Нагиевның саранчага каршы көрәш буенча Мәскәү хәтле Мәскәүдән җибәрелгән дәрәҗәле командировкасы да түгел — саранча дигәне кайдадыр сала җирендә, монда хәзергә, аллага шөкер. Мөкатдәс Шәйдуллинның эшенә һәм складларына саранча төшмәгән. Киресенчә, ул үзе һәм аның компаниясе алу-сату эшен оста йөртә белүе аркасында, вак- төяк такыр башларны, аларның үзләренә дә сиздермичә, йота бара иде. Шәйдуллинның мөсафирны туп-туры өенә «рәхим итәргә» чакыруының ике сәбәбе бар: бердән, Нагиев фамилиясе телдән төшүгә үк аның колагы торды. Инде күптән, бу хөррият дигәннәре чыкканчы ук. Мәкәрҗә ярминкәсендә Шәйдуллинның Нагиев фамилияле бер Касыйм татары, эшне зурдан йөртүче шома купец белән склад мәсьәләсендә күчәр башы бәрелешкән, теге хәйләкәр төлке артык бәһасен биреп. Шәидул- лин алдан килешкән складка тешләрен батырган, нәтиҗәдә сәүдәнең нәкъ кызган чакларында шушы мәсьәлә буенча тарткалашып бәгыренә төер кадалып калган иде. Хәер, бу мәсьәлә тиз ачыкланды. — Юк, однофамилецлар гына булсак кирәк, мин укымышлылар токымыннан, безнең эш элек-электән дипломатия өлкәсе. Минем әти герман сугышына хәтле Төркиядә Россия посолының ярдәмчесе булып хезмәт иткән кеше. Сугыш елларында аннан китәргә мәҗбүр булды, үзегез беләсез. Төркия — безгә каршы союз члены иде. Кунак шулай югартын сиптерә башлагач. Мөкатдәс карт ул турыдан гәпне артык куертмаска булды. Димәк, борынгы төерне кузгатып торуның хаҗәте юк — утыра бирсен утырган җирендә. Аның каравы, икенче сәбәбе күңелне тагын да ныграк кытыклый башлады. Алда бер сүз булган иде шикелле: Д4өкатдәс картның буй җиткән кызы, Гөлчирәсе, пешкән кура җиләккәе бар. Ә бу кунак егет, әгәр сүзе чын булса, әнә нинди шәп токымнан икән. Токымы кадалып китсен, күренеп торганы: әнә нинди зур җирдән чыккан, казна эшләре белән йөри, түш кесәсеннән алтын сәгать чылбыры салынган, сәүдә дигәндә теле-телгә йокмый, «һәрхәлдә. Казан мещаннарының, әтиләре кассасыннан акча чәлдереп, сары чәчле марҗа кызлары белән итче Гыймадиның яшертен эшли торган мунчасына чаба торган бозык малайлары түгел. Әйтеп булмый, һай. ул «пешкән кура җиләген» шушы егетнең авызына салып, Мәскәү- нең үзе белән үк аралашып алсаң кана! Мөкатдәс моны алдан ук күңелендә тотып, кичкә нинди кунак буласын өйдәгеләргә дә әйтеп куйган иде, югыйсә. Әзерлек чаралары да күрелде, югарыгы ак өйдә моңарчы һич кабызылмаган хрусталь люстра да кабызылган иде. Ләкин кунак бусаганы атлап, исәнлек-саулык сорашу, йортка фатиха бирү һәм хуҗа тарафыннан ашыгыбрак кузгатылган әлеге «Нагиев» фамилиясенә карата ачыклык кертү белән үк, бик тә шом сала торган итеп, тавышын серле рәвештә кыса төшеп, кисәтү ясарга өлгерде. — Безнең мөсахәбәбез 1 вакытында, тәкъсыйр.— диде ул, ярым пышылдау белән.— мөмкин икән, чит-ят колакның булмавы хәерле. Бигрәк тә кыз-хатын бүрәнә аша бүре күрүчән... Менә сиңа, мә! Мөкатдәс карт аның авызына «пешкән кура җиләге» салмакчы, ә бу чибәр егет алдан ук иреннәрен йомарга тора. Бер үк вакытта кунакның мондый тыйнак күренүе, пышылдауга күчеп әйткән сүзләре, аулакта каласы килүе һәм инде онытылып бара торган «тәкъсыйр» сүзен кыстырып җибәрүе хуҗаны, гаҗәпләнү катнаш, иләслән- дереп өлгергән, хуҗа бу очрашудан өметләнеп нәрсәдер көтә һәм, әлбәттә. үзе өчен файдалы булырдай нәрсә көтә иде. Кунакның ишарәсе шулай булгач, теләсә дә. теләмәсә дә, аңарга аскы һәм күрше бүлмәләргә чыгып, өйдәгеләрне дә кисәтеп, бер юргалап керергә туры килде. — Мин инде алай зур җирләрдә булган кеше түгел, бермәл аптырабрак та калдым.— дип сөйләнә-сөйләнә, сүзне нидән ялгап җибәрергә белмичә, өстәл тирәли әйләнгәләп алды карт. Шул ук вакытта аның укымышлы кунак алдында бик үк төшеп калганнардай да булып күренәсе килми.— мөсахәбәне башлап җибәрү өчен, сүздән әйтик, шифалы зәмзәм сулары куллана торган менә бу көмеш кырыйлы неякәбилләрне кузгатсак, ә? Ул пыяла шкафтан затлы рюмкалар ала башлаган иде дә, кунак бу урында үзенең югарыдан килгән кеше икәнлеген янә күрсәтергә өлгерде: — Алдан ук әйтеп куям, мин аның кешесе түгел. Мөкатдәс агам. ____ диде ул, бу турыдагы сүзне шуның белән өзәргә тырышкандай,— мөса- хәбә икән мөсахәбә. Утырыгыз әле каршыма. Мвсахәбә — әңгәмә, гәпләшеп утыру. Боерык тоны белән диярлек әйтелгән бу сүзгә Мөкатдәс карт, гәрчә үзенен хужа икәнен онытмаса да, буйсынмыйча булдыра алмады. Менә алар инде каракаршы ук утыралар, өйдә икәүдән-икәве генә... Берсен- берсе үтәли күрергә теләгәндәй, беравык сүзсез күзгә-күз карашып калдылар. — Сүзне башлап жибәрү өчен, һич югы, «Татарстан» газетасының бүгенге санына күз салыйк, агам,— дип, тегеләй-болай уйланырга һич ~ ара калдырмыйча, эчке кесәсеннән газета тартып чыгарды Нагиев,— 5 анда жирный хәрефләр белән басылган мондый бер игъланны укып | карыйк. Хәтта игълан да түгел ул, өндәмә, дәгъватнамә, вызов, русча- ч лап әйтсәк. һәм ул хуҗаның аптырабрак калуыннан оста файдаланып, тавышы- = на артык басым ясамыйча, шул ук вакытта һәр сүзен иҗекләгәндәй н ачык итеп түбәндәге игъланны укып бирде: < «Отышлы алтын заемының беренче уйналышында эшче Тури- _ ков алтын бәһасе белән 50 000 сум отты. Отышлы алтын z заемы облигациягез булса, 20 августта уйналуында Сезнең 3 дә шундый зур акча ота алу ихтималыгыз бар!» ® Кулындагы газетасын берничәгә бөкләп яңадан кесәсенә тыкты һәм х әллә ни тирәнгә китмәгән кыяфәт саклап, сорау куйды: “ — Әйтегезче, Солтанәтле агам, нәрсә дигән сүз бу сезнеңчә? һәм < бүгенге санда гына да түгел, сан саен диярлек шулай дәвам итә. Нәрсә ♦ дигән сүз бу? Кунак хужага кинәт шундый текәлде, бу караш алдында жавапсыз озак калырга мөмкин түгел иде. — Нәрсә дигән сүз, дип... ни... аблигациясе булган кешегә «кесәңне жәебрәк тор, хәзер, алланың кодрәте белән, синең кесәңә меңнәр ява башлый» дигән сүздер инде. Минем үземнең аблигацням юк, шулай булгач кесәм дә, күңелем дә тыныч. Нагиев, авызын мыскылсыз гына кыйшайтып, бермәл көлемсерәп торды — картның туры сүзлелегенә гажәпләнү дә, бер үк вакытта аның мәнсезлегеннән аптырау да бар иде бу көлемсерәүдә. — Берчәк былайрак түгел шул, кәбәм,— диде ул, Сергач мишәрлә- речәрәк кыланырга тырышып,— без шул һәр даим үз кесәбезне генә жәеп тотарга өйрәнгәнбез. Ә Совет алай уйламый, ник дисәң. Советның үз кесәсе бар. Сез мине берчәк кенә төшенә башламадыгызмы икән? — Сәвит белән минем ике ара законный, ул налогын сала, мин үз вакытында түләп барам, монда озак төшенәсе бәрәкәт юк. Үз нәүбәтендә Мөкатдәс картның да бик алай таш маңгай булып күренәсе килми, кунагына мөнәсәбәтән, «Син белеп тусаң, мин элек туган!» дигән кебегрәк кыяфәт алган иде. Нагиев моны шундук сизде, тактиканы үзгәртә төшәргә, илтифатлырак күренергә тырышты — Мнн әйтә белеп әйтмәгән булсам, пардон, кичерә күрегез.— дип башлады ул бу юлы, ерактанрак урап.— Ә көндез без сезнең магазинның конторкасында әүвәлге очрашуыбызда сүзне конкретрак башлаган идек. Мин башладым: «Сездән яки сезнең аша берәр танышыгыздан алтын портсигар табарга мөмкин булмасмы?» — дни Сез әйттегез хатының колагындагы алкасын ук йолкып алмасак, алтын юк ул, дидегез Күрәсез, сүз чиста коммерсантларча башланган Беребез сораган, икенчебез «юк» дигән. Ә Совет «юк!» белән генә калырга риза түгел, Совет юкны таптыра, агитацияли, үгетли, тупасрак итеп әйтсәк, котырта, заем уйлап чыгара. Аны тарату өчен халык арасында өндәү-димләү эшләре алып бара Кыскасы, Советка халыкта кысылып калу ихтималы булган благородный металлны, безнеңчә әйтсәк, алтынны, ничек тә тизрәк үз казнасына суырып алу кирәк. «Нн өчен шулай? Үз Советыбыз лабаса!» диярсез. Мөкатдәс карт ул чаклы ук жебеп төшәргә, әлбәттә, жыенмый. совет властена карата, ирекле сәүдәне ачкач беркадәр йомшарса да, анын таш булып каткан үз карашы бар: «Еврейләр һәм бәдбәхет стужиннар уйлап чыгарган шау-шу. Мәңге барачак түгел, тиздән таркалачак» дип карый иде. Шулай да алтын мәсьәләсендә төшеп калганнардан түгел, кунакның озакка сузылган бу шома сүзләрендә читләтеп-читләтеп кенә булса да алтынны яклау, хөррият дигәннәренә шикләнебрәк карау галәмәтен тотып алды. Игътибарлырак була башлады. Шулай да сүзгә кушылуга караганда, сүзне тыңлау бу очракта аның өчен файдалырак күренә иде. Беркавым сүзсез утырдылар, игътибарлы һәм илтифатлы булу ягыннан берсе икенчесеннән ничек тә калышмаска тырыша иде. — Алайса, бер башлагач, ни өчен кабалануыбызның сәбәбен дә әйтим: «Советның казнасында алтын саега бара. Аны Врангель да алып китте, качып киткән зуррак чуртаннар да алтын-көмеш байлыкларын алдан ук валютага алыштырып Швейцария банкларына күчереп өлгерделәр. Ә большевикларга, гәрчә алар чит ил капиталистларына кул үбеп сәлам бирергә әзер тормасалар да. чит илләр белән сәүдә итә башларга кирәк, шунсыз дәүләт бара алмый. Ә капиталистлар белән сәүдә итим дисәң, рәхим итеп, кулында алтының булсын. Алтын заемнары чыгаруның, газета битләрендә ул заемны тарату өчен «Әллә-ли, ашыйсың килсә әлбәне!» дип кызыктыру, өндәү-димләү эшләре алып баруның серен аңладыгызмы хәзер? Бу хәтле тәфсилләп үк әйтә алмаса да. тулаем, илдәге хәл-әхвәлләрнең ничегрәк торганлыгын Шәйдуллин үзе дә чамаламый түгел иде. Ләкин бу минутларда, Мәскәүдән чыккан егетнең болай бирелеп исбатлап азаплануларында, хәтәр елтыраган күз карашларында, үзен гаять белдеклехәбәрдар тотышында карт төлке икенче бер сүзнең, әлеге әйтелмәгән сүзнең качып ятканлыгын шәйләде. Үләр дәрәжәгә житеп кызыксыну, егетнең шәп тотышына соклану һәм сирәк очрый торган бу асыл кошның башкалар читлегенә эләккәнче, нәкъ менә аның, «мануфактура һәм галантерея эше» тотучы сәүдәгәр Мөкатдәс Шәйдуллинның читлегенә эләгергә торуы аны урынында утырып кала алмаслык хәлгә житкезгән иде. Ниһаять, ул үзен тыеп кала алмыйча, яңадан пыяла шкафтагы нечкә билле рюмкаларга барып ябышты. — Куегызчы. мөхтәрәм әфәнде,— дип, үтенеч дәрәжәсенә житеп, мөсахәбәне дәвам иттерүне сорады кунак. — Коры кашык авызны ерта.— дигән булды карт, рюмкаларны теләртеләмәс кенә яңадан урынына куеп.— сүз жилеме итеп, әллә чак- чак кына тәнәвел кылыйкмы, дигәнем иде. Дөресен әйткәндә. Мәскәүдән чыккан егетнең эчемлеккә болай битараф каравы аны «пешкән кура жиләге»нең әтисе алдында янә бер карыш үстереп жибәрде — юк. азып-тузып йөри торганнардан булмаска тиеш бу, бөтен гамәле, сүзе-өне житди кеше икәнлеген күрсәтә. Димәк, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, әти кешенең «пешкән кура жиләге»н ничек тә тизрәк кунак егет алдында бер ялтыратып аласы килә иде. — Әй. кайсыгыз бар анда? — дип, ишекне ачып, боерык тавышы салды карт,— кунакны коры өстәл артында озак утыртырбыз микән? Башыгыз бармы сезнең, юкмы? Ишектән берәүне көткәндә, язмыш шуклыгы дип әйтергәме, бөтенләй икенче, һич көтелмәгән кеше — извоз хужасы Чукрак Зариф килеп керде. Дөрес, Чукрак Зариф Шәйдуллиннарга бөтенләй үк ят кеше дә түгел, хатыны ягыннан Мөкатдәснең «чыбык очы», үзенең дә көймәсе комда утырып калмаган, ун-унбиш ат белән ямщик тота. Усад спирт заводыннан Казанның аракы заводына спирт ташытучы. Шулай да ике ишекле зур таш магазинда - мануфактура һәм галантерея эше» тотучы атаклы сәүдәгәр Мөкатдәс Шәйдуллинга житәргә аңарга бик-бик ерак, ә аның. Чукрак Зарифның, житәсе килә, житәсе килә... Әмма кайсы ягыннан гына килеп карама, бу очракта, бу зур кунак алдында ул мокытның эзләүсез-сораусыз якты залга хәтле үк үтеп керүе искәрмәстән генә ашка төшкән кара таракан булды. — Кара әле, кем, Зариф туган, син инде ни, бигайбә,— дип сөйләнә- сөйләнә, тегене ничек тә ишеккә кире борырга маташты Мөкатдәс. Теге әллә чынлап та ишетмичәме, әллә бу тәкәбберлекне ничек тә ишет- ♦ мәгәнгә салышыпмы, карышып, ишек төбендә таптаныбрак тора башлагач, һич тәкәллефсез күкрәгеннән тышка таба этәрде,— бүген ни... Шулай, туган. Дәрәҗәле кунагым бар бүген, бүленә алмыйм, бигайбә. Бу ишектән этеп чыгаруның соңыннан, бер дә бер кичне, нинди тамашалар китереп тудыру ихтималы булганлыгын Мөкатдәс карт, ай- һай ла, алдан белгән булсачы! 5 Берара өйдә җайсыз тынлык урнашып калды. Утларның яктылыгы, залның зиннәтле җиһазлары бу тынлыкны аеруча йогынтылы итте, бермәл кем дә ни дип тә сүз башларга кыймый торды — Шундый бер әрсез алабай инде ул, ишектән кусаң, тәрәзәңнән керер,— дип сөйләнә-сөйләнә, ниһаять, урыныннан купты хуҗа. Анын! яшендәге һәм анын байлыгы булган кешеләргә бик үк килешеп тә бетмәстәй юргалау белән ишеккә китте. Ишекнең теге ягында картның шактый ук тупас тавыш белән: — Түбәнге ишекләрне бикләп куегыз, берәүне дә кертмәгез дип ничә әйтелгән сезгә,— дип кычкырганы бу яктагы кунакка да аермачык ишетелде. Әмма кунак кем белән эш иткәнен чамалый, «тараканы» да вакытсызрак төште шул, хәерсез. Кайда монда тәкәллеф саклап торырга мөмкин булсын! Баягы каты сүзләргә ялгап ук, бусы кунакка да ише- телсенгә чамалап булса кирәк, тагын да күтәренкерәк итеп өстәде хуҗа: — Кичнең кич буена кунакны коры сүз белән сыйлыйбыз. Өстәл әзерләгез дип тагы күпме әйтергә икән сезгә!.. Кергәндә мөмкин чаклы ачык чырайлы булырга тырышып керде һәм, тәкәллеф белән кунактан гафу үтенгәндәй, йомшак кына сөйләнде: — Шулай инде безнең монда, кругом дуамаллык. Сез, зинһар, мәркәздәге тәртипләрне көтмәгез бездән. — И агам-кара кашым, мәркәздә ходаның нинди бәндәләре юк дип беләсез! Нагиевның бу тактик хуты да вакытлы ясалды. «Зарар юк, әллә ни игътибар итмәде шикелле. Бу яктан да егет үз кеше күренә», дип тиз генә уйлап куйды карт. Ул арада ишектә кулына берьюлы эскәтер, тастымаллар, ак подноста чәй әсбаплары күтәргән, шактый ук юаная башлаган ханым күренде. Эскәтер, тастымаллар барысы да кар кебек ак, чиста, пөхтәләп үтүкләнгән, чәй әсбаплары көмеш тә фарфор иде. — Бусы минем җәмәгатем. Гөлсара ханым була,— дип аңлатма кертте Мөкатдәс, мөмкин хәтле нәзакәтлелек күрсәтергә тырышып.— Асрау тотмыйбыз, хәзерге заманда кешегә ышанхы кыен, өеңдәге хәлне урамга таратырга гына торалар. Гөлсара исәнләшкәндәй итеп кунакка рәхимле бер караш ташлады, күренеп тора, артыгы аңарга рөхсәт тә ителми иде булса кирәк. Хатыны чыгып киткәч, башланган сүзне дәвам иткәндәй, яңадан Мөкатдәс үзе тотынды: — Бнрердәен кешегә биреп эшләтәләр, әмма әйтми булдыра алмыйм,— бу урында карт тавышын кыса төште,— хатыным да, кызым да бик уңганнар, тел тндермәслеккә тел тидереп булмый. ФАТИХ ХӨСНИ ♦ АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР Хуҗаның бу сүзләрен җанлы раслау кебек булып, нәкъ шул минутта ишектә зифа буйлы, бөтен килеш-килбәте кояш нурыннан һәм җырдан коелгандай чибәр кыз күренде. Кызның кулында олылы-кечеле ике чәйнек утыртылган, чәйнекләренең өсте шакмаклы махсус салфеткалар белән капланган көмеш ак поднос иде. Подностан да бигрәк, кунакның күзләре кызның кулларына төште:—«Юк. башка адәм балаларыныкы кебек иттән, кимерчәктән, тиредән оешкан түгелдер, мәрмәрдән коелгандыр бу куллар!» дип әйтәсе килде егетнең. Гомумән, бу минутта ул бераз таркалыбрак калды, нишләп йөргәнен, бу өйгә нинди максат белән килеп кергәнен онытты — ә аңарга моны бер генә секундка да истән чыгарырга ярамый... ярамый иде. Әнә шундый дөньяны оныттыра торган һәм бер үк вакытта бәхетле бер мизгел булды бу. Ярый, нәкъ вакытын белеп, кызның әтисе сүз кушты. — Менә бусы минем родной кызым Гөлчирә була инде,— диде Мөкатдәс. кызы белән мактанырга хакы булганлыкны, әлбәттә, сиздерәсе килеп, һәм үз нәүбәтендә бу очракны болай шудырып кына үткәрәсе дә килми иде,— менә, кызым, бу Котдус абыең була. Мәскәүнең үзеннән. дәрәҗәле командировка белән йөрүче. Таныш үзе белән, нәрсә буенча дидегез әле? Я. ярый, калып торсын анысы. Зур специалист, бер фараз... Кыз күтәрелеп үк карамады, шулай да куе керфекләре астыннан оялчан гына күз сирпеп алды, һәм хөрмәтләү билгесе итеп, тәмам җиренә җиткезеп, реверанс ясады. Болай оста һәм җитез бөгелеп-сыгылып алуына карагайда, егеткә — бигрәк тә болай таркалыбрак калган минутында — «бу чибәрнең сөяге шулай ук юктыр. Нәрсәдән тора икән аның бу грациоз буй-сыны? Тотып карыйсы иде бер» дигән соклану катнаш яхшы ук шәрә уй да килде. Ләкин, тәүбә-әстәгыфирулла, башка шундый юк-бар уйлар китерергә ярыймы соң? Үзең кыл өстендә йөргәндә. Тотып карау түгел, юньләп күреп калырга да форсат бирмәде кыз. Ничек очып кергән булса, шундый ук тизлек белән очып чыгып та китте. — Менә шул.— дип куйды Мөкатдәс, товар мактаган кебек канәгать тавыш белән.— без каткан сөяк түгел кыз. Азмы-күпме гимназиясен дә эләктереп калды. Хөррият чыкканчы. Чәйгә утырдылар. Кызы белән мактана башлаган Мөкатдәс картның мактану өянәге әлегә басылып җитмәгән иде. Бәләкәй чәйнектән алтын путаллы фарфор чынаякка кичке шәфәкътәй куе кызыл чәй коя-коя сөйләнүен дәвам итте ул: — Күп җирдә безнең ише ике аяклы, ике куллы кешеләр үлән чәе эчкәндә, без менә, ходаның биргәненә шөкер, чын чәйлүн чәй эчмәктә- без,— ул мыек астыннан гына кеткелдәп куйды,— тәнгә сихәтлек өстәү йөзеннән, арага менә монысын да кушып җибәрәбез. Каюм Насыйр» баба шулай мәслихәт күргән. Ул кул астына яшеребрәк куйган шешәне тартып чыгарып, чынаякларга чамасын белеп кенә коньяк койды. Кыскасы, хәзергә ул барысыннан да, бигрәк тә сүз арасында Каюм Насыйри исемен кыстырып җибәрергә башы җитүеннән бик канәгать иде. Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә «гыйльме хасил» итүе, аннары теге... кайда әле. әлеге шул Мәс- кәвендә инде, академия бетерүе белән бу чибәр егет кенә мактанмасын әле. Мөкатдәс абзасы да гыйлем дөньясыннан җәяүләп качкан кеше түгел. — Однако без асыл максатка якынрак килик. Мөкатдәс агам.— дип сискәндергеч җитдилек белән картны бүлдерәсе итте кунак. Ул әлегә чәйгә авыз тидерергә ашыкмый, аны тик көмеш кашык белән бик ләззәтләнеп болгата гына иде,— минем сезгә ясаган бу визитымның төп сәбәбен көндез, конторкагызда чагында әйтә башлаган идем шикелле. Монда без Советның алтын яратуы һәм нилектән зря болай алтынга гыйшкы төшүе турында гәпләшеп алдык. Логикасы да юк кебек беренче карашка. Ә без, мәрхүм Каюм Насыйри рецепты буенча ясалган менә бу чәйне эчә төшкәч, аның логикасын, шаять, табарбыз. Хәзергә мин сүзне алтын портсигардан башлыйм. Бераз чәй чөмереп алды, аннары яна кыюлык туплап, сүзнең озынга китүенә чак кына жене дә чыга башлагандай, тиз-тиз тезәргә тотынды: — Кирәк миңа алтын портсигар, хет җир астыннан тап. Мәскәүдә Бельгия посольствосындагы бер господин белән арабыз якынаерга тора, әйтсәм әйтим, ул миңа, мин аңа кирәкле кешеләрбез — коммерция в международном масштабе. Эшнең башлангычы итеп ул әфәндегә әдәп йөзеннән нинди дә булса бүләк тәкъдим итәргә кирәкме? Сез, Мөкатдәс агам, моны үзегез дә беләсез булыр. Сезнең борын ис сизә торган кеше икәнен миңа Мәскәүдә чакта ук әйттеләр. Мәскәү шуның өчен дә Мәс- кәү ул — жеп очлары аңарга теге яктан да, бу яктан да килеп тоташа Ул ясаган чәйне эчеп жибәрде, кызарып, матураеп китте, формасын китереп ап-ак яулык белән битен, авыз читләрен сөрткәләп куйды. Шуннан соң, бу йортны бик тә үз иткәндәй, бер дә кыстатмыйча чынаякны янә хужага таба сузды. — Ярыйсы булып китте бу көтелмәгән мацион, хотя минем ужин сәгате әлегә житмәгән икән житүен дә,— ул кесәсеннән алтын сәгатен чыгарып карады,— әйтсәм әйтим. Мөкатдәс әфәнде, Бельгия посоль- ствосында безнең Кабан күле белән кызыксынучылар бар. Гажәп хәл, дисезме? Бу дөньяныкын белмәссең, гажәеп-хәйран хәлләр дә була икән шул. Күз алдыгызга китерегез, Каспий диңгезе белән дә түгел. Баскунчак яки Балхаш күлләре белән дә түгел, Казан каласындагы кызлар кер чайкый торган шушы уч төбедәй Кабан күле белән кызыксыналар. — Бардыр, без белмәгәч тә,— дип җүпләп куйды Мөкатдәс. Аның кунак белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя бара иде. Бу юлы «Каюм баба рецептын» күбрәк сала төшеп, кунакка да, үзенә дә яңадан чәй агызды,— күпме әйбер төшеп югалды. Узган сабан туе вакытында әнә нинди тамаша чыккан диең. Ике кызма баш «Нептун» пароходында «Аркадия» бакчасы ягыннан кайтып килешли, юктан гына спорлашып, беләсеңме, нинди ахмаклыкка барып житәләр? Берсе икенчесенең менә синеке шикелле алтын сәгатен күкрәгеннән йолкып алып суга атып бәрә. Туксан алты пробалы, тегермән ташы хәтле алтын сәгать, ди. Бер башлагач. Мөкатдәснең дә, әлбәттә, төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтәсе килә иде. Ясаган чәен берьюлы чөмереп жибәрде дә ипләп кенә янә тотынды: — Аны әйтәсең әле син, әнә Тегәржеп урамындагы тирече Хәмзәне әйт. Белгән, ашын ашаган кешебез. Кай ягы беләндер безгә кода да тиешле. Шуның шул Зөһрә дигән тинтәк кызы, урта мойкада кер чайкаганда, балтадай калын алтын беләзеген төшереп жнбәргән. Кирәк бит, үзе кер юарга төшә, ә беләгендә алтын беләзек. Егет күзләргә барамыни ахмак баш. Хужаның үзе кебек берьюлы ук чөмереп куймаса да, теге сөйләгәндә иренен чылаткалый утыргач, кунак та чынаякны бушатты һәм күп сүзле картны шундук бүлдерәсе итте: — Бельгиялеләр безгә караганда күбрәкне күрәләр булса кирәк,— диде ул, мәгънәле генә итеп. Бермәл тынып. Мөкатдәс картның күзләренә карап торды — икесенең дә күзләре ут яна, әмма егетнеке —яшь күзләр — очкынланыбрак яна иде. — Илһамландырып жибәрде әле безнең бу сөхбәт.— дип дәррәү кабынып китте кунак. Шулай да картның күңеленә хуш килә төшкәнне сизеп, китап сүзләре кыстыргалап жнбәрүне онытмый иде. Аякка ук торып басты, пинжәк чабуларын икесен ике якка ачып, алтын сәгать чылбыры асылынган күкрәкне киеребрәк куйды, ике кулы ике чалбар ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР кесәсендә, күз өстендәге кашлары гайре-табигый рәвештә сикергәли, егетнең чынлап та илһамлана баруы сизелеп тора иде. — Мин үзебезнең милли шагыйребез, милли Пушкиныбыз Габдулла әфәнде Тукаевның женазасын озатканда Казанда идем. Бу югалту безнең өчен, хосусән, без шәкерт халкы өчен, кояшыбызның сүнүе булды. Шунда шул мин мескен шәкерт, кабзыятька бирелеп булса кирәк, мәрхүмнең бөтен шигырьләрен күңелдән ятларга үз-үземә ант иттем һәм антымны үтәдем. Телисез икән, хәзер, шушы минутта сөйли башларга әзермен. Бельгия вәкиллегеннән һәм бельгиялеләрнең Кабан күле белән кызыксынуларыннан кинәт Мөкатдәс өчен исеме генә колакка чалынып калган Тукайга килеп житүе картны аптырашта калдырганлыгын сизеп, оратор шундук тормозларны төшерде, сүзне уенга борасы итте: — Курыкмагыз, Мөкатдәс әфәнде, мәрхүм Тукаевның бөтен язганнарын белергә мин әлегә Коръән-Хафиз түгел, әмма бу әңгәмә уңаеннан мәрхүмнең менә бу юлларын искә төшерсәк, шаять, язык булмастыр. Ул күперенке кыяфәтен һич тә шиңдермичә, яхшы ук пафоска бирелеп, сөйләп китте. . Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян. Таки яшрен күл төбе булсын гаян. Анда һәртөрле гажәпләр бар да бар: Кып-кызыл алтын шәһәр, жиз карьяләр; Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк. Алты йөз башлы еланнармы кирәк; Су анасы, бик явыз, йөзе кара. Ел да бер угьланны я кызны ала. Ул заман кем килде Мәскәү гаскәре. Бу Казанга туп атарга башлады. Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар. Барча малны ушбу күлгә сачтылар. Сачтылар алтын-көмешнең һәммәсен, Ягъни безнең мал кешегә калмасын. Шул заманнан бирле кем алтын, көмеш Күл төбендә һич хисапсыз күп. имеш. Ул бу юлларны чынлап та нык ятлаган булгандыр, алай гына да түгел, хәтта хыялында күптәннән йөрткән, күпмедер дәрәжәдә бәлкн ихластан ышангандыр да, чөнки бирелеп сөйләве, тавышының күкрәк тирәнлегеннән гөрләп чыгуы, инану нуры чәчрәп торган (һәм, әлбәттә, чәй белән кушылып эчелгән коньяк пары да өстәлгәч) күзләре шуны раслый иде. Бер кызып киткәч ул әле тагын да дәвам итмәкче иде. ләкин нәкъ шул вакытта өйнең кече як ишеге, сизелерсизелмәс кенә тавыш чыгарып, ябылып калганы ишетелде. Картның инде туза башлаган борынгырак колагы бәлки моны ишетмичә дә калгандыр, әмма кунакның яшь колагы шундук ишетеп алды һәм егет, кызмача башлаган егет кинәт сагая төшеп, тукталып калды. — Безне монда тынлап торучылар бар,— диде ул. искәртмәстән генә исенә килгән сәрхуш кешедәй,— ә безнең алда сөйләнәчәк сүзләрне беркем дә, төшенәсезме, хәтта сынар колак та ишетмәскә тиеш. Мин сезгә ясалган бу визитымның иң мөһим ноктасына якынаеп киләм. Төшенәсезме, иң мөһим ноктасына. — Берәү дә юк. саташасыз булыр. «Каюм баба» кәсафәте түгел микән? — дигән булып шаяртып уздырырга маташты карт. Өйнең кече ягыннан әйләнеп килде. — Ул якта да ишек бармыни? — дип тәшвишләнеп сорады Нагиев,— юк. сез. Мөкатдәс әфәнде, күзгә генә ышанмагыз. Ишекләрнең һәр икесен бу яктан бикләгез. Әйтеп торам ич, мин визитымның иң мөһим ноктасына якынлашам. Әлбәттә, кунак үтенгәнчә, ишекләр эчке яктан бикләнде. Әмма чын дөреслектә егет түгел, хужа карт үзе саташа. Нагиевның, чын пафоска бирелеп, Тукайдан өзек сөйләвен ишетеп алгысыган кыз һич сиздермичә генә кече як ишегеннән шыпырт кына үткән, бүлмә тактасы ярыгыннан егетнең бирелеп шигырь сөйләвен сокланып тыңлап торган, имеш. Яшьлек, яшьлек! Әгәр ул бер алгысыса, үтәр ярык тапмыймы сон! ♦ \ 6 с. о — Без икәү генәме? Икәү генә икәнлегебезгә иманыгыз камилме? — ? дип, тәшвишле һәм бер үк вакытта кызыксынудан күңелгә шом сала g торган сискәндергеч сорау куйды Нагиев. Хужа чынаякларга кабаттан « чәй агыза башлагач, кунак кул хәрәкәте белән генә аны туктатты: - янәсе, җитте, чәйләпмәйләп сөйләшә торган сүз түгел, һәм тавышын з кыса төшеп тагын да башлады: 5 — Белгеецлар һәм аларнын Кабан белән кызыксынулары турында ф әйттем, сүзне сузарга яратмыйм. Тик бер уңайдан патша заманында = булган бер фактны исегезгә төшерим. Белгеецлар мең тугыз йөз ун- х икенче елда да Кабанны күпмедер срок белән концессиягә алу турында u сүз кузгаткан булганнар. Дәлилләре нә диген? Дипломатиянең бәлеш х капкачы кебек коры, тамакка тыгыла торганы янәсе, Кабан төбеннән х ләм чыгарып, үз илләренә җир ашларга җибәрәселәр. Патша коры «бә- = леш капкачы»ның тамакны ертачагын, күрәсең, сизгән Без генә бит £ аны, патшаны мин әйтәм, ахмак та канечкеч дип, каберен таптыйбыз е Кабере кайда икәнлеген белсәк тә, белмәсәк тә Нагиев моны Мөкатдәс картның патшага һәм элекке режимга карата «кылын тартып» карау нияте белән сөйләде, ә картның «кылы» өстә генә ята, имеш: — Әйтмә, сагынып сөйләргә генә калды инде ул заманнар, чекасы юк, ишекне бикләп сөйләшү юк иде ул чагында,— дип офтанып куйды. — Ишекне бикләү чекадан өркүдән түгел,— Нагиев ничек тә батыр- рак күренергә тели һәм чека дигәненнән үзен өстенрәк күрсәтәсе килә иде,— ишекне бикләү алда торган эшнең гаять дәрәҗәдә җитди булуыннан. Моны хәзергә бер зат та, хәтта сезнең хәләл җефетегез Гөлсара ханым да ишетмәскә, белмәскә тиеш. Мин инде сезнең бик чибәр һәм бик тә мөлаем кызыгыз турында әйтеп тә тормыйм. Гәрчә ул миңа җир кызы булып түгел, хур кызы булып күренсә дә... Кызын мактаудан беркадәр изрәбрәк калган атаның нәкъ шул мин* кегәнрәк чагын тотып алып, мавыктыргыч сер вәгъдә итүче бу кунак сүзен янә дәвам иттерде: — Тәвәккәлләргә икән тәвәккәлләргә, алайса, бу хәтлесен дә әйтик белгеецлар хәзер әлеге мәсьәләдә большевикларның. Совет хөкүмәтенең мөнәсәбәтен яңадан капшап карамакчылар. Капиталистның коммерциясе үзе белән: хәзергә, үзегез чамалый торгансыздыр. Советларның чалбар каешлары бушаган чак. Кругом ачык та тишек. Шул форсаттан файдаланып, ягъни төбе алтын-көмеш белән тулган безнең Кабан күленә кулларын тыгып карамакчылар Бу мәгълүмат миңа Бельгия посольствосында эшләүче бер галиҗәнаб аркылы мәгълүм. Без ул әфәнде белән якынтын таныш, аның буш сүзле кеше түгеллеген мин яхшы беләм, юкка гына башта ук алтын портсигар турында сүз кузгатмадым. Ул галнҗәнабнең безгә, хосусан, миңа карата яхшы күңелле булганлыгы өчен, үз тарафыбыздан мин дә берәр затлы бүләк белән җавап кайтармакчымын — Анысына инде Кабан төбеннән алтын-көмешне чыгара башлагач та өлгерербез, алла насыйп итсә,—дип, шик кыстырасы итте карт. Аның бу сүзләре кунакның ачуын китерсә дә —бу тун башларны матур сүзләр белән тиз генә эретермен димә! — ачуын чыгарып селкергә . ашыкмады, киресенчә, тегенең шикләнебрәк әйткән сүзләренә кушылгандай. тагын да нәзакәтлерәк күренергә тырышып, дәвам итте: — Нәкъ минем кебегрәк уйлыйсыз икән сез дә, хөрмәтлем, бүләк өләшергә ник ашыгырга,— һәм шундук бөтен шик-шөбһәләрне юкка чыгаргандай җитдилек һәм катгыйлык белән ялгап алып китте:— минем белгеец әфәндемнең бу мәсьәләдә шәхси мәнфәгате бар. Ул бөек коммерсант. Безнең большевиклар файдасын күздә тотмый да тотмый, төкерә миллионер синең большевикларыңа. Шул беррәттән синең белән минем башка да төкерә. Хәтта, мин әйтер идем, аның милли-мәмләкәт интересларына да исе китми. Кыскасы, аның Бельгия өстеннән, безнең большевиклар хөкүмәте өстеннән, границалар һәм Мәскәү аша кулын сузып, рәсми даирәләр үзара сатулашкан арада, безнең Кабан төбенә төшеп, аны үз куллары белән актарып карыйсы килә. — Актарып карау гына түгел, булган байлыкны чөмерәсе дә килә инде, алайса.— дип. сүз кыстырасы итте карт. Бу юлы аның үзенең дә күзләре елтырый башлаган иде инде, бүреләр белән рәттән яшисең икән, нигә сарык булып кыланырга! — нәфес дигәнең Парижда да, Мамадышта да бар. һәм кинәт туп-туры сорау: — Ә син үзең ничек уйлыйсың? Бәлшәвикләр дә бик хитри халык бит: кабарлар микән җимгә, дим? — Ә мин әйттем бит. аның кулы границалар һәм шәһәрләр өстеннән... Дөресрәге, границаларның һәм шәһәрләрнең астыннан, берәүгә дә сиздермичә сузылачак. — Анысы инде берәүгә дә сиздермичә булмас инде. Кабанда әле теге мойкада, әле бусында кыз-хатын кер чайкый. Кичләрен яшь-җилкенчәк көймәдә йөри. — Сездә мин әле дә булса ышанып җитмәү галәмәте күрәм. Мөкатдәс агам.— Нагиев кинәт урыныннан сикереп торды, ул әйтеп бетергесез җитди һәм хәтта хуҗага чак кына үпкәләгәндәй күренә иде, үпкәсен тик нәзакәтлелек йөзеннән генә сиздерми саклый иде.— нишләмәк кирәк. бөтен Казаныгызда беренче булып бу турыда сүз катуым сезгә һәм сезнең тәвәккәллеккә ышанычым камил булганлыктан иде, күрәсең, хаталанганмындыр. Икмәк-тоз, сый-хөрмәтегез өчен тәшәккөрдән га- җизмын. Миңа кузгалырга рөхсәт итегез. «Тәвәккәллегегезгә ышанычым камиллектән иде», «Сый-хөрмәтегез өчен тәшәккөрдән гаҗизмын!», «Кузгалырга рөхсәт итегез!» — йа хода, сүзләре нинди дә, ничек килештереп әйтә белә. Шуның өстенә, нинди югартын очучы карчыга күренә. Чит ил посольствосы. Мәскәү. Академия. Кигән киеме, үзен тотышы, ниһаять, жилет кесәсеннән салынып торган, ачуым да килмәгәе, аркан юанлыгы алтын сәгать чылбыры... Әйткәннәренең яртысы сабын куыгы булсын, ди... байлыкны арттырган- нан-арттыра бару хыялыннан төн йокылары качкан Мөкатдәс карт өчен калган яртысы да башыңны чуалту өчен җитәрлек ләбаса! Аннары тагы буй җиткән кыз атасы буларак та. Мөкатдәс бу кунакны кулдан алай тиз ычкындырмау ягында иде, әлбәттә. Аның Маломещанекий урамындагы тузып бара торган агач өе өстендә мондый тутый кошның әле кайчан очканы бар, киләчәктә очармы-юкмы? — Тукта, чү,— дип. кунакның чабуына ябышты карт,— әле нинди дә булса җылы ризык бирелергә тиеш. Бу «Каюм баба рецепты» белән эчкән чәйдән соң түбән авыл көчекләре котырып кына калды, бер фараз. һәм кинәт Печән базарында алу-сату вакытындагы җитдилек белән бер-бер артлы сораулар яудырырга тотынды: — Кулы күренми дисең, алайса? Беренче булып Мөкатдәс абзаңның тәвәккәллегенә ышанып дисең? Тәвәккәллекне анысын әҗәткә алмабыз. Юлы ничек соң аның, ягъни ничек керешмәкче булабыз да, безнең тарафтан ни сорала? Сүз мондыйрак борылыш алгач, кунак яңадан утырмыйча булдыра алмады, һәм, әлбәттә, марканы төшермичә генә аңлатырга тотынды: — Алдан ук шуны белеп торыйк ул үзе безнең Россия туфрагына аяк басмаячак. Миллионер башы белән большевиклар туфрагына басарга җөрьәт итәме сон,— Нагиев ирен чите белән көлгәндәй итте,— хәтта үзләренең посольствосында да күренмәячәк. Бөтен эш посольство- * дагы әлеге минем белеш аркылы барачак. Ул безгә шул эшнең, ягъни g су асты патшалыгының пайтәхетләрен белеп эш итүче өч аквалангист g җибәрәчәк. Безгә дигәнем, Сез хөрмәтлебез карамагына, туп-туры без- > нең Казаныбызга. — Аквалангист дигәнең кемнәр, нинди нәрсәләр? Алай-болай чека т каптырып алса, мине корбан тәкәсе итеп калдырып, үзләре кулдан 5 шуып чыга торган юеш кешеләр түгелме? = — Суга чума торган кешеләр булгач, әлбәттә, бик коры да булмас- < лар инде,— дигән булды Нагиев, картның җор сүзләренә җорлык белән ♦ җавап кайтарырга тырышып. Тулаем алганда, ул бу урында шаярып s сөйләшүне мәгъкуль күрмәгәнлеген сиздерергә тели иде. Кунак тагын х аякка басты, «җылы ризык»ны көтә алмагачлыгын әйтте, алда торган ф җитди һәм мавыктыргыч эшнең Мөкатдәскә кагыла торган кайбер х шартларына ишарәләде. Мөкатдәс үз компаниясенә тагы ике кеше х куша ала. Әлбәттә, ышанычлыларны. Үзләре телсез, кесәләре акчалы - булсын. Акча дигәннән, мин гел алышынып тора торган хәзерге тотрык- < сыз конфет кәгазьләрен түгел, өстенә «Алтын илә түләнә» дип язылган е червонецларны күздә тотып әйтәм. Иң ахырдан, инде чыгышлый, ишеккә якынлаша төшкәч, тавышын кысыбрак, ләкин үзе артык игътибар итмәгәндәй күренергә тырышып өстәде: — Эшне башлап җибәрү өчен аванс тәртибендә алты йөз банкнотны алдан ук әзерләп куярга кирәк булыр. Аквалангнстларны китерү өчен. Болай да тоткарландым, мин иртәгә рәсми командировкам буенча өязгә сәфәр чыгам. Ун көннәр чамасы үтәр дип уйлыйм. Шуңа тикле мин әйткәннәр әзер булсын. Шуннан соң бөтенләй пышылдауга күчеп, үтәли күренмәле нәфис бармагын авызы төбендә уйпаткалап алды: — һәм бер адәмгә бер сүз ни гу-гу — Кайтышлый мөсафирханәгә түгел «туп-туры үзебезгә туктыйсың, аллаһы насыйп итсә,— дип кенә әйтергә өлгерде карт. Шул арада кунак — ай күрде, кояш алды дигәндәй — чыгып киткән иде инде. Өйдә ялгыз үзе генә калгач. Мөкатдәс карт, чәй белән кушып тормыйча, ярты чынаяк коньякны болай гына күтәреп чөмерде, кызарып, бүртенеп китте һәм хәтфә тышлы кәнәфигә кыңгыр төшеп, уйлана башлады. Әйе, башваткыч табышмаклар калдырды бу мөсафир егет. Бер караганда, битне кызыштырырлык: чынлап та. шундый чумучылар килеп. су төбендә качып ята торган байлыкларны көрәп чыгарсалар, әй. Шәһәр дигәнең күзен йоммый тормый да, шул арада бер чума, ике чума, өч чума һәм эшләре өчен тиешле хакын ала да — син күр дә мин күр — юлларына ак җәймә. Соңыннан кайдан булса берәр очы тишелеп чыгардай күренсә.— ах алла. Мөкатдәс Шәйдуллнн да төшеп калганнардан түгел. Табылган алтынны чүлмәккә салып карават астына яшереп сакламас. Шул ук астан кулын суза белүче оста егетләр аркылы Швейцария банкысыиа озатыр да куяр. Чека кешеләре тик казынсыннар чүпрәк-чапрак арасында. Швейцария банкысының клиенты булу — бу сиңа саладан солы сата килгән мужикның юклы-барлы акчасын ничек тә сосып калырга өметләнеп, кибет алдында мыек бөтереп тору түгел инде. Икенче яктан, шунысы уйландыра алты йөз банкнот диде ич, алтмыш червонец дигән сүз Ярый, бер кесәдән генә чыкмасын, червонецлары шыгырдап торган ике кесә табарга кирәк. Кем бар Мөкатдәс кебек тәвәккәл? Су төбеннән табылачак байлыкны кулга төшерү өчен алдан ук егерме червонецны суга салырга әзер торучы! Монда бит бер тәвәккәллек кенә җитми, монда дуамаллык, башыңны ташка бәрергә әзер тору, акны-караны тикшереп тормаучы шашкын йөрәк кирәк. Мөкатдәс Шәйдуллинның белгән, сүз сыярдай кешеләре арасында шундыйлар бармы? Табылырмы? Өченче яктан, Мәскәүнең үзеннән чыккан егетне дә болай гына кулдан ычкындырасы килми картның. Шушы беренче очрашуларда ук сизеп алды: төпле генә түгел, ике төпле күренә ул егет. Өске катында совет белгече ялтырап ятса, аскы катында үз акылы яшеренгән; хәйләкәр нэпманның фикеренчә, нәкъ әнә шундый «ике төпле» кешеләргә якын торырга кирәк тә хәзер... Мөкатдәс шундый каршылыклы уйларга чумып, йомшак кәнәфидә кырын ятканда, курка-курка гына басып, хатыны Гөлсара килеп керде. — Абау, кунагың китте дәмени? — дип сузып куйды ул, Дөбъяз ягы акценты белән. Картының, җавап бирмичә, үз уйларына чумган хәлдә игътибарсыз гына ята бирүен күреп, кинәт йомшап калды. — Мин тагы сары майда гына эретеп пылау әзерләгән булган ием. Җимешен, маен бер дә жәлләмичә. — Әйттем. Көтмәде. — Бер дә харап булыр ие азрак көтсә. Шундый тәмле булып пешкән ие пылавым.— Ниһаять, ул да кеше бит, иренең бик алай җәелеп сөйләшәсе килмәгәнлеген күреп торса да, кызыксынуын баса алмады, сорады:—Нинди эш белән йөрүче адәм булды соң ул, атасы? Болай үзе ни... Бик тә киенеп-ясанып йөрүче күренә. — Күпне белсәң, тиз картаерсың. Ишеткәнең бармы шул сүзне? Ишеткәне юкмы соң! Әлбәттә, күпне белергә, ир-ат эшенә тыгылырга ярамый. Бигрәк тә аның Мөкатдәсе яратмый юк-барга тыгылганны. Ничә ун ел бергә торалар, иренең гадәтен-фигылен белә Гөлсара ханым, бик яхшы белә. Тик шулай да аның, буй җиткән кыз анасы буларак, күз алдыннан ялтырап кына узган теге чибәр егетне, аның ни йомыш белән йөрүен белергә теләве дә бик-бик көчле иде. Нишләмәк кирәк, чишеләсе килми бит картының, бардыр инде ирләрнеке... — Бар, пылавыңны керт. Мин үзем кунак бу дөньяда,— дип боерды карт. Бу дөньяда ук булмаса да, бу өйдә, бу диварлар арасында ул үзенең хөкемдар кеше икәнлеген бик яхшы белә, әйткәнне икенче кабатларга урын калдырмый иде. Пылау алдыннан чынаяк төбенә генә салып, теге коньяк суы белән авыз чылатып алгач, кәефе күтәрелә төште булса кирәк, ашый-ашый гына булса да хатынын мактап куясы итте: — Дөрес әйткәнсең, пылавың тәмле,— диде элек. Шуңа ук ялгап, ләкин кыска паузадан соң өстәде:—Яманлар хәлем юк, аш-суга уңганлыгың бар, анасы. Шуңа ук ялгап, беравыктан, ахрысы, коньяк пары пылау җылысы белән кушылып, аяк бармакларыннан бер әйләнеп менгәч, бөтенләй иләсләнеп китеп дигәндәй: — Их. бар иде безнең дә яшь чаклар,— дип, шунда рәттән генә басып торучы Гөлсарасының биленә кулын китереп салды. — Ну, нәрсә дигән була кыз? Егетне күреп чыккач, сиңа ни дә булса әйтмәдеме? — Ал әле кулыңны,— дип, элек бераз читкәрәк тайпылды Гөлсара. Ире каршына, урындыкка утырмыйча булдыра алмады. Аңарга, Гөлсара ханымга, ике яклап рәхәт булып китте бу минутта. Бердән, сирәк була торган хәл — карты аның пешергән ризыгыннан канәгать. Хәтта мактап та алды. Икенчедән, төтене тышка чыкмаса да, эчендә уты барлыгы сизелә, ире тикмәгә генә алай кызыксынып сорамас: теге пөхтә егет аларның кызларын күзләргә йөрүче берәр очлы күз түгелме? Ә шулай да әйтүен алай турыга бәреп әйтергә кыймады. — Алырсың безнең Гөлчирәдән сүз,— диде теләр-теләмәс кенә. Аның үзенең, ире болай ачылып торганда, әлбәттә, иркенләбрәк сөйләшәсе килә иде,— бик эчкерле бит ул, кемгә охшап шулай булгандыр. — Ничава анысы. Хан кызларын да акылга өйрәтерлек догалар та ♦ была бу дөньяда.— һәм бик житди итеп, әнисенә дә, кызына да берь- а юлы ачулангандай корылык белән өстәде:—Ә сөйләшергә өйрәнсен ул тәкәббер кыз. Яше егермедән ашты, мин аны тозлап куярга жыенмыйм. т — Тәкәббер дип, кызыңны кыерсытырга торма әле,— дип, тизрәк » баласын канат астына алырга ашыкты Гөлсара ханым,— кыз кешенең « теге ни... адәм рәтле киенәсе дә килә торгандыр. Мөкатдәс бай кызы = ич, тикмә кешенеке түгел. Тора торгач, «энже-мәржәнем дә юк!» дигән з сүз чыгып калды авызыннан. 2 — Ул мөсафир егет атна-ун көнгә өязләргә китә. Мәскәү жибәргән командировкасы буенча. Кайтышлый мин аңарга турыдан-туры үзебез- j гә тукталырга куштым. Ә син Гөлчирәңә әйт: сөйләшергә өйрәнсен. * Шуның өчен ходай тел биргән адәм баласына. Бераздан, чак кына йомшый төшеп, өстәп куясы итте: — Вакыты житәр, энже-мәржәннәре дә булыр,— картның күзләрендә * хыял чаткысы кабынды,— ә хәзергә әнә, алай бик кирәксенсә, синекен тага торсын! н 7 ; Гөлчирә кичә кунак кабул ителгән өске кат өйнең кече як бүлмәсендә йоклый, гомумән, өйдәге тормышының күп өлеше шул бүлмәдә үтә. Шунда аның борынгы комод өстендә зур түгәрәк көзгесе, туалет әйберләре, яраткан кино артистларының открыткалары, гимназия елларыннан бирле торып калган, инде кат-кат укылган, битләре арасында кипкән ландыш, миләүшә чәчкәләре саклана торган биш-алты китабы — авторларына игътибар итеп тормастан, кайдан кулга төшерсә — шуннан алып кайтып, өйдәгеләргә күрсәтмичә елый-елый укый торган мәхәббәт романнары, шунда аның бервакытта да кимәгән һәм кияргә үзеннән-үзе дә оялып саклый торган челтәрле эчке күлмәкләре.. Шунда ук аның киләчәктә ни белән бетәчәге билгеле булмаган очсыз-кырый- сыз, алгысыткыч һәм бер үк вакытта билгесезлеге ягыннан чак-чак кына өркетә дә торган яшьлек хыялы да. Башка вакытта һәм бүтән урында аңарга хыялланып торырга вакыт тими, еш кына әтисе аны иртүк кибеткә алып китеп, галантерея бүлегенә бастырып куя — сорап килүчеләргә товар күрсәтсен, мактый алганча мактасын, ачык йөзле, тәмле телле булсын, ничек тә кул арасына керсен, эшкә ярасын, файда китерергә булышсын... Бүген исә кызны ничектер тыныч калдырганнар иде, кояш шактый югары күтәрелеп, бүлмә эче чалт аяз бер вакытта сискәнеп күзләрен ачты. Башына килгән беренче уе: «Абау! Төш житә язган ич... Оялмыйча шушы вакытка хәтле йоклап ят, имеш!» дип өтәләнеп кую булды. Сикереп караватыннан төште һәм шундук күңелгә борчу сала торган икенче бер хәл: көзгедә үзенең эчке күлмәктән генә калган шәүләсе чагылды. Бакчы, нинди ябык, тәнсез, салкын мәрмәрдән кырып ясалган кебек ак икән ул — моңа хәтле һич игътибар иткәне юк иде. Муены кирәкмәгән озын, иңбаш сөякләре беленеп тора диярлек, шул юка тәндә кайдан килеп болай котырганнардыр, шактый ук калкып торган күкрәкләр... Китсәнә, китсәнә, шундый ак тән булырмы кешедә? Егерме яшькә житкән кешедә! Сабый бала тәне кебек. һәм кызый бөтенесен, берьюлы күңелен өтеп алган бутлачык сизенүләрне тиз генә капларга тырышкандай, өске күлмәген аннан-моннан гына киде дә тизрәк әнисе янына — түрге өйгә ашыкты. Әйтерсең барлык хәвефхәтәрләрдән, шик-шөбһәләрдән котылу юлы анда — әни янында, аның канаты астында... — Нишләп болай озак йоклаттыгыз? Әти белдеме минем йоклап калганны? — Белмичә соң,— диде әнисе, үтә йомшак, назлы-иркәләүчән тавыш белән,— әтиең үзе әйтте: «йокласын йокысы туйганчы, барасы жиренә аннан барыр», диде. — Ә кибеттә? Минем эшемне кем эшли? Юк, монда да, әнисе янында да тынгы тапмады кыз. Киресенчә. Аны тагын берьюлы берничә төрле каршылыклы сорау биләп алды. Шулай да сиздерми, сиздермәскә тырыша иде Шундук өй эшенә тотынган булды. — Сез иртәнге чәйне эчкәнсездер инде, әни? Әлбәттә, ахмак сорау булып чыкты бу, ахмак килеп чыкканлыгын Гөлчирә үзе дә белде: бу вакытка хәтле иртәнге чәйне эчмичә торалармы соң! Аның әнисе бит урыныннан торуы белән тизрәк самавар тоткасына барып ябыша, «Берәр чынаяк каты чәй эчмичә кеше түгел мин иртәнчәк!» дип сөйләнгәнен бер бүген генә ишетмәгән. Югыйсә, бөтенләй башка сорау килгән иде Гөлчирәнең күңеленә, кинәттән генә әнисе янына омтылуы да шуның өчен иде. «Нишләп йөри ул кичә безгә килгән кеше, әни?» — дип сорамакчы иде. Хәлбуки, әнә нинди ахмак, буш, мәгънәсез сорау килеп чыкты. Әле ярый, әнисе аны-моны абайламады булса кирәк. Бу юлы инде назлы йомшаклык түгел, бар нәрсәне дә үз урынына куя торган гадәтилек белән: — Самавар яңартып җибәрәм, минем инде яңадан тамагым чатнап өлгерде,— дип сөйләнә-сөйләнә, тагын самавар колагына барып ябышты. — Минем эчәсем килми,— диде Гөлчирә, кырт кисеп. — Сөйләп торган булма юкны. Иртән торып чәй эчәсе килмәү кайдан чыккан сүз ди ул? Бераздан, әнисе кухня ягында самавар яңартып җибәргәннән соң, алар монда, инде җыелган, бөтен әйбере үз урынына утырган тын өйдә, янә дә икәүдән-икәү генә, сүзне нидән ялгарга белмәгәндәй, тәшвишле сагаюга күмелеп калдылар. Дөресен әйткәндә, Гөлсараның кызы белән җәелеп сөйләшерлек сүзе дә юк, ул әлегә үзе дә билгесез табышмакка күмелгән хәлдә. «Кичәге кеше» турында картыннан кырыс бер җаваптан башка берни дә ишетмәде, төпченеп сорашырга кыймады — бүген генә бергә тормыйлар, иренең акылын-фигылен белә, төпченгәнне яратмый карты, һәм ул кырыс кешенең кызына карата кинәт шулай мәрхәмәтлегә әверелүе, аннан да бигрәк, кичә ут ала кергәндәй генә кереп, шактый утырып киткән «Мәс- кәүнең үзеннән чыккан егет», әйтергә кирәк, беренче карашка бик тә мөлаем күренгән егет буй җиткән кыз анасы Гөлсара бичараны яхшы ук четерекле хәлдә калдырган иде. Гөжләп кайнап утырган самавар янында, сусап чәй эчкән атлы булып, һич югы, кызы белән, ерактанрак урап булса да, сүз башлыйсы килә иде аның. Әмма кызы самавар кайнап чыкканны да көтә алмады — ахрысы, ул алданрак, самаварга караганда кызурак кайный башлаган иде,— әнисен үзе чакырып китерде. — Бик кызык төш күрдем бүген, әни,— дип башлады ул, шундук колак торгыза торган итеп,— кил әле, сөйлим әле шуны. Чалт аяз бер көндә, өйдә мин ялгыз үзем генә калган икәнмен, имеш: безнең шар ачык тәрәзәдән, ак якның урам тәрәзәсеннән, атылып-бәрелеп мәче башлы ябалак очып керде Күзләре шар ачык үзенең, ә үзе берни күрми. Бәргәләнә, суккалана. Шулай җилпенә торгач, безнең теге хрусталь люстраны бәреп төшерде. Мин дөм караңгылыкта калдым. Шунысы сәер, тышта чалт аяз, ә безнең өй эчендә дөм караңгы... — Көндез очмый бит ул мәче башлы ябалак дигәннәре,— дип кызын тынычландырасы итте Гөлсара ханым. Аның бу сүзне бетерәсе, юкка чыгарасы, уен-көлкегә әйләндерәсе килә, шул ук вакытта хорафатларга тиз ышанучан беркатлы күңеле инде шомлана да калган иде,— * кеше ышанмастайны, тузга язмаганны төш итеп күреп тә тормас ием ~ мин булсам... — Ник очмасын.— Гөлчирә, төшенең үзеннән дә бигрәк, әнисенең | шөбһәләнеп калуыннан гаҗәпләнеп, сабыйларча беркатлылык белән § тезәргә кереште: очмый хәле юк, кунаклаган җиреннән кем дә булса 3 куркытып җибәрсә Күрүен күрми, ә оча. Безнең Казаков мәчете ма- = нарасыйда ук кунаклаган булуы мөмкин. Өйлә намазына азан әйтергә £ менешли мәзин бабайдан курыккан да очкан да киткән. < — Самаварым кайнап тора торгандыр,— дип, дәррәү кузгалып кит- * те Гөлсара, аның бу шомлы төшне артык тыңлыйсы килми иде. _ Чәй эчәргә утырдылар. Сөйләшеп китәсе килә иде ананың. Ләкин = кызы, ничектер, үзен килгән кунак кебек сәер тота, күтәрелеп тә кара- « мый, караса да. нидәндер уңайсызланган кебек, керфек астыннан кыяр- х кыймас кына карый иде. Тамагына да рәтләп капмады, бер чынаяк чәй х эчте дә чокырын каплап кузгала ук башлады. = — Амин тотарга оныттың ич,—диде әнисе, шелтәләгәндәй итеп,— < шушы да булдымы ашау, корышкан авыз. е — Ашыйсы килмәгәч соң,— диде кызы, аклангандай итеп. Табын кырына җәлт кенә утырып, тиз генә амин тоткандай итте, догасы керделе-чыктылырак булса да, сүз тыңлап җоласын китерүе өчен әнисенең күңеле чак кына түгәрәкләнде шикелле. Юк, шулай күренергә генә тырышты булса кирәк, ана күңеле әлегә һич тә урынында түгел: кызының болай аинан-моннан гына капкалап алу белән кузгалуы, үзен килгән кунак кебек тотуы, сүзсезлеге, күргән төше, ниһаять, кемгә охшаптыр шул хәтле зифа буйлы чибәр кыз булып өлгереп җитүе өчен — барысы өчен дә. барысы өчен дә тәшвишле иде аңа. Чынлап та. «Таһир-Зөһрә» китабындагы Зөһрә кыз түгел ич. Мало- мешанский урамындагы гади бер кибетче кызы гына, нигә кирәк аңарга андый чибәрлек? Аннары тагы кайчандыр, кайдандыр колагына да кереп калган: бик алай артык чибәрләрнең бәхете дә кнм була. имеш. Ә Гөлсараның кызын бәхетле итәсе килә, һай. бәхетле итәсе килә дә соң! Гөлчирә үз бүлмәсеннән җиңелчә генә киенеп чыгып барышлый, әни кеше аны янә туктатасы итте. — Чәчеңне чак кына эшләпәң астынарак яшер, яхшы күз бар, яман күз бар, тора тартып алай хөррияткә чыкма.— дип сөйләнә-сөйләнә кызының башындагы эшләпәсен үзенчә төзәтебрәк кидергән булды. Бичара әни кеше кызы урамга чыгу белән эшләпәне яңадан элекке хәленә кайтарып куячагын башына да китерми иде — прическа ватылу дигән нәрсәне беләмени ул борынгы кеше. — Гыймади хәлфә очрамасмы юлыңда.—дип ялгап алып китте аннары Аның тавышы тагын да йомшаган, ул тагы кайгыртучан һәм хәнефләнүчән әни кешегә әверелгән иде,— менә бу көмешләрне хәер- сәдака итеп бир. Чыгарга ашыккан кыз чыкмады, әни кешенең хәер-сәдакага дигән көмешләре әлегә учында килеш, алар беравык күзгә-күз карашып сүзсез калдылар. — Әйт, әни... Хәер-сәдакаңнан да саваплырак булыр, әйт шуны.— тыелгысыз эчке көч белән башлаган сүзен бүлмичә әйтеп бирә алмады кыз. аңа авыр һәм уңайсыз иде. Ләкин бер тәвәккәлләгәч сорамыйча да кала алмады:—Кем булды ул? Нишләп йөрүче булды ул кичә безгә килгән кеше? («Егет» димәкче иде, ул хәтлесенә үк йөрәге җитмәде.) j «к. У » м а. 33 Инде менә Гөлсара аптырауга төште. Үзе дә рәтләп белмәгән килеш, кызының кинәт болай кызыксынып биргән соравына, болай мөлдерәп- текәлеп карап торуына каршы ул нәрсә әйтсен сон? Шул секундта ук тагы шул исенә төште: карты әйткәне әгәр чын булса, атна-ун көннән ул егет әле тагы әйләнеп кайтачак, бу юлы хәтта туп-туры аларга кайтачак, имеш. Ходавәндә, буй җиткән кыз анасы булудан да читен нәрсә бармы икән дөньяда? Кызның кистереп куйган соравына җавап булмады, беравыктан гына исенә килде Гөлсара: Гыймади хәлфәгә сәдакага дигән көмеш тәңкәләр аның учында калган, кыз чыгып киткән. Кая барасын, кайчан кайтасын да әйтмәгән, чыгып киткән иде. Әлбәттә, сәдакага дип адарынган көмешләрне кире куя алмады Гөлсара ханым. Шундук чыгып урам чатындагы хәерчегә биреп керде, атаклы Гыймади хәлфәне изге җаннардан санаса да, аны ук эзләп йөрергә җаны түзмәде. Хәер, бер як бик уңай: Казанның чатлары күп һәм ул елларда әле — дәвер алышыну чоры, ачлык еллар арты — чат саен хәерчеләре дә җитәрлек иде. Пошыну һәм изге теләкләр белән бирелгән бу сәдакадан соң ананың күңеле бераз тынычлангандай итсә дә. озакка бармады. Көн кичкә авышканда аларга киенепясанып Гөлчирәнең иптәш кызы Миләүшә килеп керде. Җөйче Хәербанат кызы гына булса да, бу Миләүшәсе дә дөньядан калышмаска тырыша, кыска итәкле күлмәктән, башы ялан баш, толымнарын кистереп үк аткан һәм шул «кырыкмыш тай» башын әллә кемнәрчә генә артка ташлап: — Гөлчирә кайтмадымыни әле? Без аның белән бүген кинога барырга дип сүз куешкан идек,— дип, җанны кыршып китте. Борчу өстенә борчу: әнә нинди «кырыкмыш тайлар»га ияреп йөри бит аның Гөлчирәсе — кая алып барыр икән бу «хөррият» дигән шикәрсез чәйләре! Кичен, карты Мөкатдәс кибетен ябып кайткач кына Гөлсара ханым, бераз тынычлангандай булды: кызы Гөлчирә әллә кайда йөрмәгән, гадәттәгечә әтисе янында сату итешкән, сәүдәләре гомумән уңышлы булган булса кирәк, Мөкатдәс карт кәефле күренә иде. Хатынының «Гөлчирәне кайда калдырдың соң?» дип аптырабрак биргән соравына да «хөррият»чәрәк җавап кайтарды: — Курыкма, тотып ашамаслар кызыңны,— диде, исе китмәгәндәй генә күренергә тырышып,— безнең ише каткан сөяк түгел, китапханәгә кереп калды. Әйдә, укысын, укымышлы кеше ходта хәзерге заманда. Ләкин аның бу «демократлыгы» озакка сузылмады. Гөлчирә китапханәдән бер кочак китап күтәреп кайтканга мыегын бер кабартса, кызның әнисе Миләүшәнең кинога чакыра килүе турында әйткәнен ишетеп,, бөтенләй кырт кисте: — Котыртма юк белән, кичкә каршы нинди кино, ди, ул? Юк, Мало-мещанский урамдагы аслы-өсле агач йортта берни дә үзгәрмәгән, кичә ничек булган булса — бүген дә шулай: Мөкатдәс сүзе генә сүз. һәм Мөкатдәс картның башында шундый-шундый планнар йөргәндә дилбегәне бушату, хәер, ярамаган да булыр иде. 8 Төн нәрсә өчен? Төн — йоклар өчен, ял итәр өчен. Бөтен тереклек., кошкорт, терлек-туар, черки-чебен төнлә тын кала, ял итә. Кемнәр йокламый? Гашыйклар, баю хиреслеге котырган кешеләр, ат караклары, мәче башлы ябалаклар... һәм менә теге «Мәскәүнең үзеннән чыккан кеше» күренеп киткәннән бирле Мөкатдәс Шәйдуллинның да йокысы качты. Оеткының бик тә зәһәрен салып китте шул, каһәр. Ышанырга да белми, ышанмаса да бәхет кошын ычкындырыр кебек. Кара акыл белә» дә чамалый, колагына акыллырак кешеләрнең сүзләре дә кергәли. Бу. НЭП дигәннәре большевикларның тозагы гына булса кирәк: бераз хәл җыйганчы, Мөкатдәс ише ачык авызларның бар күк байлыкларын әрчегәнче «ирекле сәүдә» дигән булып маташтырырлар да бер заман, үзләре хәл алгач, андыйларны итек кунычларына тыгарлар да куярлар, ф Чека подвалларына ук тыгып куймасалар... Әле хәзер дә ул ике ишекле t таш кибет әллә ни саудырмый. Сугыш арты, хөррият дигән чуалышлар g арты, ачлык ел арты — халыкның эч мае коелган, алучы бик ыргылып S тормый. Аның каравы, һәртөрле фининспектордан баш гарык. Налогны § айдан-айга күбрәк өяләр. Кыскасы, морҗа ачык, төтен булып очасы § гына калып бара. Ә бөтенләй үк очканчы, алланың рәхмәте белән, теге 2 егетнең әйткәннәре гамәлгә ашып, күктән көткәнне Кабан төбе биреп з куйса! «Алтын шәһәр дә җиз карьяләр» үк купмасын да, шулай да = халык теленә дә, шагыйрь сүзенә дә кергән: Кабан төбе шәйлә буш < булмаска тиеш. Бәхәсләшеп атып бәрелгән алтын сәгатьләр, кер чай- ♦ каганда беләктән шуып төшкән алтын беләзекләр — азмыни безнең = татарда алтын кадерен белмәүче ахмаклар... Шуның өстенә, бабайлар, - аларның бабалары да бик үк чардаклы булмаганнар булса кирәк. Урыс © гаскәре килә дип соң бөтен алтын-көмешне Кабанга ташламасалар ни * булган. Тотасы да илтеп саласы иде Швейцария банкларына. Анда инде * хөрриятең дә барып җитә алмый, фининспекторларына да шымытыр... JZ Их, бөтенесе өчен, бөтен ахмак татарлар, ахмак бабаларыбыз, ахмак < кер чайкаучыларыбыз өчен, алланың рәхмәте белән, бер татар табые лып. шул бердәнбер акыллы татар, әйтик, Мөкатдәс тәксыйрь булса, әй! Кичтән, кино турында сүз чыккач, кызы Гөлчирәгә карата тупасрак эндәшүе беркадәр ахмаграк булды булуын. Сүз тидермәскә кирәк хәзер ул кызга. Сүз дә, күз дә тидермәскә! һич югы, шул кыз иңбашына басып, теге күпне белүче тәти егет җилкәсенә сикерергә, аның җилкәсеннән ул әйткән Бельгия посольствосындагы кеше иңенә күчәргә һәм мондагы барлык «эш»не очлап, алтынга әйләндереп, шуңарга тагы Кабай төбеннән менәчәк алтыннарны да кушып, шома гына Швейцария банкларына күчерергә дә куярга, һәм туларның ук ярдәме белән бер дә бер көнне үзең дә шул якка табан ялтыратасың. Ул чагында инде Гөлчирә туташың әлеге чибәр егетнең кәләше, Мало-мещанскийдагы тузып барган бу кыйшык өйдә кем кала? Картаеп, ярык тагаракка әйләнгән ялгыз бер Гөлсара кала. Мөкатдәс абзагыз анда—фининспек- торларныц буе җитмәс җирдә, хәләл көче белән тапкан алтыннары янында... Болай үзе бик татлы иде бу хыял һәм үрелеп тота алмаслык еракта да түгел, әмма хәзергесе сәгатьтә йокларга да бирми иде. Качса да качар икән йокы. Хыял басты, йокы качты. Ә кырында гына тимер мич кебек кызу Гөлсарасы рәхәтләнеп, «пуш-пуш» килеп йоклый. Аның бер иңнән икенче иңгә сикерәсе дә, алтыннарын күчерәсе дә, кеше-карага сиздермичә генә табан ялтыратырга җыенасы да юк — бар соң гамьсез кешеләре дөньяның! йокы ксрмәстәй булгач, Мөкатдәс яткан урыныннан әкрен генә шуып төште, аягына төнге чүәкләрен элде, иңенә халатын салды. Әллә кая — хыялый дөньяларга китеп, яктан-якка әйләнә-әйләнә бурсып ятканчы, чыгып бер йөреп керергә, төнге Кабанга күз салырга булды. Урамга чыкса — ни күзләре белән күрсен — таң атып килә, еракта, көнчыгыш як офыкта, кеше сатып ала алмастай кыйммәтле бәрхет кебек, озын зәңгәр сызык сузылган иде. «Соңгарак калганмын, иртәрәк кирәк иде», дип уйлады Мөкатдәс. Хәер, соңга калу аның өчен яңалык түгел, соңга калырга ул инде күнеккән. Югыйсә, байлыкны Швейцария банкысына күчерү, большевиклар һәм финннспекторлар белән тулган бу буталчык Казаннан табан ялтырату турында элегрәк уйларга да мөмкин иде нч? Әнә бит чехларга ияреп киттеләр аның кайбер «компаньоннары», димәк, өлгеррәк булганнар. Шулай да, чүәген «лап-лоп» сөйри-»сөйри булса да, Кабан буена төшеп, әтрафка беравык күз салып тормыйча борылмады ул. Кабан өсте тын һәм ничектер серле күренә иде. Шулай ук чит-читләре дә, яр буйлары да йокыга талган, этле адәм заты да күренми, хәтта яр читләрендәге эскәмияләрдә йоклап калган исерек сукбай табыйм дип эзләсәң дә, әрәм тырышлык кына булачак. Дөньяның, ягъни Кабанның да шундый тын калыр сәгатьләре булыр икән. Югыйсә, кичтән анда мандолина чиртеп, мандолина көенә жыр сузып көймәдә йөрүче яшь- жилкенчәк буталучан. Димәк, теге планга чынлап керешелсә, аны гамәлгә ашыру сәгатьләре нәкъ менә шушы изге сәгатьләр — таң алды сәгатьләре булырдыр инде. Кыскасы, йокы йокламыйча болай буталып йөрүеннән Мөкатдәс карт бик канәгать калды. Кайтты, әкрен генә өстен салды, хатынының татлы йокысын бүлдермәскә тырышып кына одеал астына шуышты, һәм төнге сәфәреннән тынычланып булса кирәк, үзе дә сизмәстән: — Булды, шулай кирәк! — дип, авыз эченнән мыгырданып куйды. — Нәрсә булды? Тузга язмаганны ни саташып ятасың? — дип, үз чиратында Гөлсара да мыгырданасы итте. Иртәнге салкынча һавада салкын жыеп килеп яткан ире аның татлы йокысын бүлдергән һәм, гомумән, ирлехатынлы булып яшәүнең барлык көйләренә һәм көйсез- лекләренә инде күнегеп беткән бу итәгатьле хатын иренең вакытлы- вакытсыз «булды!» дип лаф оруларын бик авыр кичерә иде. Сәүдә эшеннән тыш гадәти тормышта тапкырлыгы ташып тормаган Мөкатдәс карт бу очракта котылу юлын шулай да тапты. — «Булды» дигәнем шуннан, карчык,— ул сүзне сузу ягында түгел, ләкин бер тел ачылгач, әйтәсе сүзен өзеп әйтергә ниятләде,— төшемә шулай керде, ул күгәрченнәргә ходай парлашып гомер кичерүне язгандыр, кызыңның кылын тартып карарга өлгердеңме әле син? — Рәтле-башлы сүз алып буламы соң аннан. Соңгы вакытта китапка каныкты. Иптәш кызлары белән дә йөрми. — Китаптан суган суы да чыкмас,— Мөкатдәс сүзен үтемле итеп әйтергә тырыша һәм инде аның изелеп йокысы да килә башлаган иде,— ана кеше кызга иң якыны: син аны теге өяз чыккан егетнең кайтышына ныклап әзерлә, безнең күлдә андый ак чабаклар часто йөзми. һәм әйләнеп ятты да йоклап та китте. Дөресрәге, йоклап киткән атлы күренергә тырышып, гырларга ук тотынды. Инде менә Гөлсараның йокысы качты, аның күңеле пошына, уйламыйча булдыра алмый. Хәер, сәбәбе дә бар бердән, кыз бик якын, бәгырьдән өзелеп төшкән, бердәнбере. Икенчедән, егете бер дә белгән-күргән кеше түгел, һавадан атылып төшкән яшен ташы кебек күз алдыннан бер ялтырап узды һәм менә шуңа, имеш, «кызыңны әзерлә». Шул ук вакытта картының холкын-фигылен дә яхшы белә: ике әйтергә яратмый аның Мөкатдәсе. Алу-сату эшендәге кебек тәвәккәл. Бер уңайдан үзләренең өйләнешкән чакларын да искә төшерде Гөлсара. Башкалар кебек сөешү, гыйшык-мыйшык уйнау, хатлар язышу кайда ул! Сабан туена авылга кайткан иде, шунда күргән, ошаткан булса кирәк, ләкин кызның үзен күрүне, аның белән сөйләшеп карауны, үзенең кызга ошавы яки ошамавы белән кызыксынып торуны кирәк тапмаган. Тоткан да әйткән кызның әтисенә: — Без Казанның потомственный сәүдәгәрләре, Шәйдуллиннар фамилиясен Казанда белмәгән кеше юк. Менә мин шул атаклы сәүдәгәрнең кече улы булам. Өйләнмәгән яшь егет. Кызың миңа ошады, мәһәреннән тормабыз, күпме сорыйсың, шул булыр,— дигән. һәм акчага, байлыкка туеп тормаган, өстәвенә, «запас»тагы өч кызы тупырдап өлгергән сала мужигына шул җиткән, аннан-моннан гына йоласын китергәннәр дә, шул кайтуда, куенына куян баласы кыстырып кайткан кебек, юка, чәрексез, тиз ышанучан һәм, әлбәттә, һичбер кару сыз авыл кызын утыртып алып кайткан. Кәефе күтәренке чакларда яка «пирәшләп» алган арты ул, сентиментальлеккә һич бирелмичә, киресенчә, үзенең өстенлеген, ирлеген, байлыгын гел сиздереп торырга тырышып, ярым шаярган булып, әледән-әле кабатлый тора — Син, Гөлсара кара-кашым, мина килгәндә кесәгә сыярлык кына бер мәхлук йен, мин сине кесәмә тыгып апкайттым. Шәйдуллиннар ♦ калачында сыразы болай күпереп киткәч тә... Гөлсараның була хәтере калган чаклары, була уенга алып уздырып жибәрүләре, ә күңелдә юшкыны кала. Калганга карап нишләсен. Авыл табигатендә туган, авыл табигатендә үскән, жнтмәсә, әти-әнисе, электән килгән гадәт-йола гел тукып торган: карусыз, буйсынучан, эчкерсез бул! Гөлчирәсе дә аның, гәрчә алдашу һәм хәйлә белән тулган шәһәр жирендә туып үссә дә, әнисенең үк кызы: беркатлы, тиз ышанучан, чәрексез, йомшак күңелле. Пошынып һәм куркынып уйлана Гөлсара, һай, төшереп ватмасалар гына ярар иде ул чәрексез кызны — Гөлсараның бердәнберен. Үзенең бәхетлеме, түгелме икәнлеген ул үзе белми яшәде, бу турыда уйларга вакыты булмады, һавалы кайниш арасында ул турыда уйлап торырга мөмкин дә түгел иде. Ә менә кызы Гөлчирә турында уйламыйча булдыра алмый: һай, бәхетле булсын иде аның Гөлчирәсе, бәхетле булсын иде! 9 Теге кичне Мәскәү кунагы белән ак өйдә нкәүдән-икәү генә серләшеп утырганда, эзләүсез сораусыз басып кергән Чукрак Зариф һәм аны, ишек бусагасыннан да үткәрмичә, тәкәллефсез рәвештә кире бору Зарифның бәгыренә кара таш булып кадалды. Шулай булмыйча соң! Шәйдуллинның ике ишекле мануфактура-галантерея кибете булса. Зариф Сәгыйтовның бөтен дирбияләре житкерелгән унбиш атлы ломовой извозы бар, атларының сырты өстендә шахмат уйнарлык. Бөтен Казанның йөген Зариф ломовойлары ташып тора, бөтен Казан эчкән аракы Зариф атлары ташыган спирттан ясала, һәм Зариф моның белән жае туры килгән саен, әллә чынлап, әллә юри, мактанырга ярата: — Алланың бирмеш көнендә Казанның исерекләре кем аркасында артып тора дней? Шушы Чукрак Зариф ташыткан спирт аркасында. Атлары булгач, аларны караучы һәм йөртүче дә, әлбәттә, бар, алары «Зариф абзый» дип үлеп торалар — бу да, шиксез, үстереп жнбәрә кешене. Ә шулар арасында берсе бар. Бикәй дип йөртәләр, Бикчәнтәйдән бозылган исем булса кирәк — жилкә белән муеннан, көрәк хәтле кулдан һәм салынып төшкән калын иреннәрдән генә тора. Шуларга өстәлсә тик караклыгы һәм башка йөкчеләр арасында, бигрәк тә яланда. жиде-сигез катлап сүгенә белүе өстәлә торгандыр Үзе дә шул Дөбъяз ягыннан, сүгенә белү осталыгы ата-бабалары мирасы, әмма утызга хәтле өйләнми йөрүенең сәбәбен үзеннән күрә. ' — Кызлар минем авырлыктан куркалар, сигез потка якын тартам ич, анаңның кабер ташын .. фәлән-фәсмәтән. Кәефе күтәренке чак булса (ә аның кәефе төшенке чак булганы да юк!), чак кына фантазиягә дә бирелә белә. — Бар әле минем карап үстерә торган бер кура жиләгем. Пешә төшсен дибрәк торам. Ну, кабып йотачакмын мин аны тәңрәнең бирмеш бер көнендә. Менә шушы Чукрак Зариф муенына тагылган тәре әйткәнне диярсез. «Зариф муенына тагылган тәре» диюе бөтенләй нигезсез дә түгел: бергә урлыйлар, бергә юллыйлар. Усадтан спирт тутырып кайткан мичкәләрне чайкап кына да күпмедер табыш килә Моның өчен, әлбәттә, жаен белергә кирәк — төягәндә дә, бушатканда да. Аннары шул мичкә чайкаган суга күпмедер күләмдә колмак салырга, ничә көн тө ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР нәтергә... аннары күргән-белгән шинкарлар аркылы «үзе куган» рәтеннән озаттырырга. Югыйсә, бу мичкә чайкаган суга күзләрен елтыратучылар башка извозчиклар арасында да юк түгел, әмма Зариф чукрак бу эшкә Бикәйдән бүтәнне якын да җибәрми. Ни ырымы бардыр шул бияләй авызның, ярата шуны Зариф хуҗа, башка извозчикларга башлык итеп куйган. — Бикәйнең әйткәне сезнең өчен закон! — дип кенә җибәрә, һәм тегеләргә аңлашыла төшсен. Бикәйнең дә күңеле булсын өченгә, үзенә бик үк аңлашылмаган, ләкин кайчандыр, кайдандыр колагына кереп калган, чиркәү кыңгыравы кебек яңгыраулы сүз өстәп куя:—Ул сезгә кәрванбаш, шуны белеп торыгыз. Бигрәк тә хуҗаның шушы сүзе ошый беркатлы Бикәйгә: янәсе, кәрванбаш. Кем ишеткән дә, кем белгән бу сүзне Дөбъяз ягы татарларыннан? Ә менә Бикәй ишетеп кенә калмады, үзе Кәрванбаш! Аннары тагы шунысы ошый хуҗаның: икесе бергәләп «табыш»тан авыз итеп чымырдап утырган чакларында, әллә бу җильяк Дөбъяз татарын юри үчекләп, әллә тагын да ныграк тагылган тәрегә әверелдерергә тырышып, болай дип тә сөйләнгәли: — Кем, Бикәй туган, син бу ломовой извозчикка кыз чыкмас дип ике дә уйлама. Кызларның орлыгы Бохарада түгел, мин сиңа кызның Казанда берен тамгалап йөрим. Хәзерге хәмсамул токымы кебек кой- рык-җал киселгәннәрдән түгел, җалы астына бер кереп сеңсәң, шикәрдәй эреп китәрсең, алла насыйп итсә. Бар шундый бер мал, үсә шундый бер мал. Еракта да түгел, шушы үз Казаныбызда. Иә, тилмермә күзгә карап, әйтсәм әйтим инде. Мөкатдәс бай кызы, түлке ни... вакыты җитмәс борын кешегә шапырынып йөрмә, әйттек сүзне — күмдек сүзне булсын. Вакыты җиткәч, мин үзем янтыгыңа төртермен. Бикәйнең «карап үстерә торган кура җиләге» менә шул. Чукрак Зарифның муенына тәре булып тагылуның сәбәпләренең берсе дә әнә шунда инде — әлбәттә, урлашу-юллашудаи, мичкә чайкаудан килгән «саф табыш»ларны да истә тотып. Карсак кына Зарифның эчендә эремәс ачуташ йөргән икән, кичләрдән бер кичне, Усад ягыннан олау кайтып, тапшырасы йөкне тапшырып, чайкыйсы мичкәләрне чайкатып, олаучыларны мичкә чайкаган «су»ның элеккерәгеннән, атна-унбиш көн төнәп, «ачу» җыеп утырганыннан өйләренә кайтып егылырлык кына сыйлап хәер-дога теләп озатканнан соң. Зариф хуҗа Бикәйнең үзен генә алып калды. Күз-колаксыз, шаһитсез һәм акыл сатусыз сөйләшәсе сүзе бар иде, ат сарае янындагы бер генә тәрәзәле каравылчы өенә керделәр. Каравылчыга: «Бар, урам әйләнеп кер, өеңне үзем каравыллыйм»,— диде хуҗа. Алдан ук хәстәрләгән закускасын һәм аракының пичәтлесен алып керде, Бикәйне каршына утыртты. — Мичкә чайкаганны Абжорный ряд шырлатаннары эчсен, безгә монысы да хәрам түгелдер, үзебез ташыган спирттан ясалган ризык,— дип, стаканны мөлдерәмә тутырып, Бикәй алдына шудырды, һәм аракыны «ризык» дип атавының гөнаһысыниан куркып булса кирәк, авыз эченнән генә мыгырданып өстәде:—үз страмыбыз. Бикәйнең бияләй авызы аракы эчәр өчен генә яралган диярсең, ул «голтголт» йотканда Зариф бары тик «сөбхан-алла!» дияргә генә өлгерде. — Әллә стаканы белән үк йотасыңмы дип торам,— дигән булды, соңыннан шаярып. Берәр җитди сүзе — йомышы төшәсе булса, шулай маташтыра ул, карт төлке. Әмма Бикәйнең болай нечкәртеп торыр чамасы калмаган, авызында казылык, күзләре читтәрәк басып торган шешәдә иде. Бераз тын алсын, тәме йөгерә төшсен дигәндәй, беравык сүз башламый утырды Зариф. — Сүз бик важныйдан түгел, бигайбә, Бикәй туган,— дип җайлап кына китте аннары,— өченче көн үз күзләрем белән күреп кайттым, пока бу хәрам ризык кермәгән авызым белән ант итеп әйтәм, валлаһи- билләһи, без икебез дә дуракка чыгабыз бу килештән. — Җелегемне суырма, әйтсәң әйт сүзеңне, ни бар? — дип кычкырды Бикәй. Элекке «фундаменты» өстенә бу алты кырлы стаканны да берь ♦ юлы түнтәргәч, ул инде яхшы ук исереп өлгергән, ә исергәннән соң кем £ хужа, кем ялчы икәнлекне аерып мәшәкатьләнми иде. — Тукта, сабыр, юкка гына мин сине кәрванбаш итеп тотмыйм * ич,— тегене ныграк тилертер өчен Зариф юри шулай әкрен кылана £ иде,— кыскасы, шул, мөхтәрәм кәрванбаш, минем сиңа вәгъдә итеп g йөргән «кура жиләгем» синең авызга насыйп мал түгел булса кирәк, = Әйтәм ич, өченче көн үз күзләрем белән күреп кайттым: Мөкатдәс ба- $ баңның түрендә икенче бер тутый кош утыра. Белгән-күргән кешем 5 түгел, безнең як тумасы булмаса кирәк, бик шома, бик кызыл авыз ф күренә. Мин төпләп-нигезләп белдем дип үк әйтә алмыйм, мәгәр бик _ түргә кунаклаган, Мөкатдәс ахирины тәмам авызына караткан иде. Z Мөгаен, мәйтәм... минем ялгышуым да ихтимал, син бөтенесен чынга о алма... Әммаләкин колагыма кереп калган сүзләренә караганда, мөгаен. ® мәйтәм... теге ни, кура җиләгенә сузылырга йөрүче кәкре койрык түгелме, дим. х — Кыршау сукмыйча гына сөйлә сүзеңне,— Бикәй ярсып торып ук ~ басты, Зарифның үзенә дип салып куйганын тартып алып йотып жибәр- е де,— иң элек сине сытып үтерәм. Кем дип шулай алдап йөрттең мине, карт тәре. Мин сиңа, анаңның әбисенең гүр тактасын каерып шулай итим, малай түгел. Бикәй диләр мине, Бикчәнтәй була мулла кенәгә сендәгесс... Мин сиңа... мин сиңа... — «Мин сиңа», «мин сиңа»ларны мәрҗән урынына тезә-тезә, ишекне шап итеп ябып чыгып китте ул. Кая барасын, ни кырачагын хуҗасына әйтеп торуны да кирәк тапмады. Үтә кызган чакларында Бикәй гел шулай: хуҗа белән хезмәтче арасындагы аерманы оныта, «диңгез ту- быктанэга әйләнә, нинди дә булса бер маҗара кубармыйча тынычланмый иде. Дөресен генә әйткәндә, Зариф аны шул башсызлыгы өчен ярата да, кырын килгән минутларда яки берәр алдаш-йолдашта юлына аркылы төшкән киртәләрне алдырып ташлату өчен Бикәйне кирәкле резерв итеп саклый, «Кәрванбаш» титулын да шундый ихтнмалларны күздә тотып таккан иде. Ә менә бу өстерүендә, ни галәмәттер, Чукрак Зариф көткән тамаша килеп чыкмады. Китүен, дөрес, туп-туры Мало-мещанскнй урамына — Мөкатдәс Шәйдуллиннар ягына китте Бикәй. Нияте дә тамаша чыгару, һич югы, кызган баштан Мөкатдәс картны якасыннан алып бер селкү, өенә яки кибетенә «кызыл әтәч» җибәрү белән котын алу иде. Мөкатдәс үзе дә, хатыны Гөлсара да өйдә туры килмәде, ишектә звонок булуга Гөлчирә чыкты. Гөлчирә өйдә киеп йөри торган гади кичке күлмәктән генә, ялан баш, чәч толымнарының берсе иңбашы аркылы күкрәгенә төшкән, кыз, ялан башлыгыннан, белмәгән-күрмәгән ир-ат алдында болай ялгыз, болай күзгә-күз карашып, болай кичке күлмәктән генә калуыннан нишләргә белмәгәндәй, ике куллап чәч толымына ябышты. — Өйдә юк иде шул безнекеләр,— диде ул, кинәт артка чигенеп Куркынуы, уңайсызлануы, ярдәмсезлеге — бөтенесе шушы зәгыйфь тавышында, сискәнеп чигенеп куюында чагылган нде. Аннары тагы сигез потлы, әзмәвердәй олы гәүдәле Бикәйгә ул кыз чырадай нечкә-юка һәм аның томанлы карашына фәрештәдәй җнңел-матур. кул белән кагылу түгел, каты сүз әйтсәң дә, менә-менә очып китәрдәй күренә нде — Мөкатдәснең синнән башка тагы кызы бармы? — дип, кызыксынудан да бигрәк сәерсенеп сорау бирде ул кызга. — Безнең бүтән беркемебез дә юк,— дип. тизрәк жавап кайтарырга ашыкты кыз,— әти дә әни, мин — өчәү генә без. Җавап бирергә ашыгуы, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәве, колакны иркәли торган йомшак-зәгыйфь тавышы — бала да бала. Бикәй каршында басып торган бу кыз да бала. Кинәт айнып киткәндәй булды Бикәй, башыннан яшен тизлегендә өр-яңа уй узды: «Миңа пармыни бу Мисыр күгәрчене. Кара син теге чукрак тәренең мине алдап йөртүен!* Торсын иде бу минутта аның каршында бу нечкә бил түгел, торсын иде бу минутта Чукрак Зариф үзе. Бикәйнең кистәндәй авыр кулларына менә, ичмасам, эш булыр иде. Ә бу адәм фәрештәсе белән нишләсен ул, сытып үтерер дә башы судка китәр. * — Әтиеңдә ие йомышым, жәл. туры килмәде,— дип куйды Бикәй, ишеккә борылып. Ә шулай да «Мисыр күгәрчене» яныннан аның болай тиз генә китәсе дә килми иде. Зәһәрлеге кинәт шуклык белән алышынды. Гомердә булмаган хәл: сүгенү белән бирчәеп беткән теленә назлы- шук сүзләр килеп тора. — Беренче йомышым шул, фәрештәкәем.— ул күзләре белән кызны «ашый» башлаган иде инде,— әтиеңә әйт: ныграк сыйласын ул сине. Ато нәрсә: карга чукырлык та итең юк ич. Кызның битенә алсу кызыллык йөгерде, ут яктысы аны инде яна ук башлаган кебек итеп күрсәтә иде. Бу минутларда әтисез дә, әнисез дә торып калган һәм тотып кыссаң учка кереп бетәрдәй бу ялгыз-ятимә кызны юк-бар сүз белән кимсетү Бикәйнең үзенә дә ошамады. Шулай да ник килгәнен бер дә сиздермичә китү дә әллә ничегрәк. Әй, беткән баш беткән — билдән баттың ни дә, муеннан баттың ни! Икенче киләсемени бу бусагага. — Янә дә шуны да киертеп куй колагыңа, кызый,— дип ялгап алып китте Бикәй, бу юлы инде яхшы ук житдиләнә төшеп,— сезнең өй өстендә, монда, карчыга очып йөри башлаган дип ишеттек. Кара аны, тырнакларына эләктереп алып китмәсен. Вчүтки, синең ише каз бәбкәләре бездә санаусыз түгел! Кайтышлый—ә аның өйгә кайтасы килми, аңа урамда буталып йөрү рәхәтрәк иде — юл буе кызга әйткән сүзләреннән үзе үк ләззәт табып, авыз эченнән гел шуны мыгырданып кайтты: «Вчүтки, синең ише каз бәбкәләре санаусыз түгел бездә!» Шәп әйтте бит, теленә алланың рәхмәте төшкере. Хәер, кызы да кыз икән, менә хәзер яныннан китеп баргач, урамда буталып йөргәндә куз алдына китерә нечкә билле бал кортымыни. Их, кысып, авызыннан балын суырырга иде! 10 Күңелендә булганны әнисеннән бервакытта да яшермәгәнне — кичә кич, әти-әнисе кунакта чакта, боларга иләмсез зур гәүдәле бер кеше килеп киткәнлеген, үзенең куркудан «жаны чыга язганлыгын» Гөлчирә әнисенә тәфсилләп сөйләде. Исемен дә, йомышын да әйтмәгән, сүз арасында аңлашылмый торган ниндидер «Кәрванбаш» дигән сүзен генә тотып калган кыз. Моны Гөлсара түкми-чәчми картына житкерде — нишләсен, шикләнә калды ул бу сүздән, ә шиген-шөбһәсен бүлешердәй башка тагы кеме бар? — Ни әйткән мин сезгә «Мин юкта белер-белмәс кешегә ишек ачмаска!»— дип. Мөкатдәс һәр вакыттагы кебек бу юлы да төрпә дәште. Хәер, аныңча, хатын белән бервакытта да төче телләнеп уйнарга ярамый, нәрсә ул хатын? Алып сатасы уртак эшең төшәчәкме аның белән! Ләкин дөньяны, дөньяны булмаса, Казанны яхшы белә торган Мөкатдәс «Кәрванбаш» дигән сүзне ишетеп, шундук нәтижә ясарга да өлгерде: димәк. Чукрак Зариф кулы уйный булса кирәк. Кәрванбаш Бикәйнең аның кешесе икәнлеген ул яхшы белә иде. Кибетенә китешли, хатыны капкага чаклы озатырга чыккач (шулай куелган!), Мөкатдәс, тавышын кыса төшеп, Гөлсараны кисәтүне кирәк тапты: — Син ул кызыңны әзерлә, — диде ул, мөһим алыш-биреш алдыннан гына мөмкин булган житдилек белән. — Мәскәү кунагының кайтыр көннәре якынлаша. Мондый чакта буй житкән кыз анасының ачык авыз булып торуы башка сыймый. — Китә башлагач, борылып тагы шун^ да ♦ өстәде: — Кибеткә барып йөрмәсен, кибеттә ансыз да эш туктамас а. Сөйләш, майла- жайла, желегенә сеңдер: гомер буена ата өендә сузылып 5 яши алмас. Җитмәсә тагы, алла биргән кешесе чыгып торганда... Бик ачык, моннан да ачык искәртүнең булуы мөмкинме! Ачыгын S ачык та, шулай да ана белән кыз арасында сүз ялганмый гына бит Гөлсара, әни кеше буларак һәм, бигрәк тә тагы, «алла биргән кеше»не - үзе дә рәтләп белмәгәнлектән, сүзне ничектер каушабрак, ымлар белән з генә башламакчы, ә теге исәр баш аңларга да теләми. Соңгы вакытта китаплар белән артык женләнде, берсен алып кайта, икенчесен илтеп бирә — китапханә юлын таптый. Әлегә, дөрес, ул чаклысын ук телдән * әйткәне юк, Галекәй клубында китапханә һәм типография яшьләре көче = белән уздырылачак концертка катнашырга исәпләп йөри. Бик тә сәхнәгә и чыгасы килә иде кызның. Аннары тагы... Юк, бу хәтлесен эченнән генә ® уйларга да базмый, илла күңелендә шундый сискәндергеч коткылар да баш калкыта: алсалар әгәр, бай кызы дип кире какмасалар, комсомолга £ да керер иде. Чәчне кистерергә диләр икән, нигә кистермәскә! Башкалар »- кыңгыр салып йөргән шакмаклы кепканы нигә Гөлчирәгә дә кыңгыр £ салмаска! Кыскасы, ана белән ата бер котыпта булса, кызлары әнә капма-каршы котыпта. Шулай да теге кичне күзгә чалынып калган чибәр егет аларны. чамача, бер тирәгәрәк тартып китерә язды кебек. Бик тә тилереп калды шул көннән бирле кыз. Тиздән кайтасын һәм бу юлы инде үзләренә туктыйсын күз алдына китереп, шомлана-шомлана тилерә Кинәт Тукай шигырьләренә хиресләнеп ябышуы да шул татлы шомлыкның бер галәмәте иде түгелме икән! Укый гына түгел, өйдә ялгыз гына калганда кычкырып-кычкырып кабатлый — шул егет сөйләгән кебек оста чыгарырга тырышып, я булмаса типография яшьләре белән узачак концертка катнашу максаты белән. Кыскасы, бу соңгы көннәрдә буталып бетте кыз. Буталды димичә ни диясең. Менә бу сөекле әнисе белән икәү генә калган минутларда да бит — ничек икесе ике котыпта таптаналар. Әни се Гөлсара, фәрман биреп киткән үзсүзле картының әйткәненә ничек тә якынаерга тырышып, ниләрдер ымларга азаплана. Ә кызы исәр, дуамалдан туп-туры дигәндәй, баш житмәслек сорау китереп куя: — Әйт әле. әни. Газраил да жылый микәнни? Гөлсара, аптыраудан да битәр куркынып, күзләрен шарландырып кызына карап торганда. Гөлчирә тиз генә Тукайның жыентыгына барып ябыша һәм. озак та эзләп тормастан, аннан «Көзге җилләр» шигырен шаулап укый башлый. Бу аның, күңеленә бик хуш килгәнлектәнме. әллә хыялымда йөрткән концертта сөйләнәчәк шигырьләрдән берсеме, кат- кат укылган, инде яртылаш хәтердән ятланган шигыре булды булса кирәк. кыз аны чынлап та зур дәрт-кабыну белән башлады, әмма укыган саен хисләнә, тәэсиргә бирелә барып ...Бер сынык юктан гына ү.тган таза ирләр күреп, җан алырга кызганудан анда Газраил жылый.— дигән юлларга житкәч, кинәт күзләре яшьләнде, тавышы калтыранып сынып куйды һәм. янында әнисе барлыгын бөтенләй истән чыгаргандай: — К)к. юк. мин аның кебек матур итеп чыгара алмыйм, мин жылак, булмый, булмый,—дип, китапны кәнәфигә атып бәрде. Кызының бу халәтеннән беркадәр таркалыбрак калган ана, бермәл тынлыктан соң шулай да акылына килеп, айныткыч сорау бирде: — Кем ул «аның төсле булдыра алмыйм» дигәнең? Инде кыз өчен читен хәл килеп туды, инде аңарга «Шүрәле»дәге кебек кысылып калган бармакны ычкындырырга кирәк. «Теге кичне бездә булып киткән егет. Мин аны бик яратып калдым, әни!» димәс бит инде. Әйе, әйе, бу четерекле хәлдән ничек тә тизрәк чыгарга кирәк иде. — Саҗидә апа, минем иптәш кызымның әнисе, бер көй ирен каргап шулай җылап утырды. «Җан алучы Газраил ул, адәм түгел»,— ди. Ире көн саен эчеп кайтып сугыша, Саҗидә апаны кыйный икән. Хәйләгә оста, тапкыр булуыннан чыгарды димәс идем мин бу җавапны. Күрәсең, кызның бу минуттагы эчке халәте дә, кайдагыдыр Саҗидә апасын кызгануы да булгандыр. Шуңа тагы сабак бирүче абыстайдан, әти-әнисеннән кереп калган сүзләр дә өстәлгәндер. Бөтенесе Газраилны гел яман, мәрхәмәтсез итеп күрсәтә киләләр иде ич... Ә кинәт шул рәхимсез Газраил, җан алудан туеп, җан бирүчеләрне кызганып үзе елый башлады. Ничектер башка сыймый, бер үк вакытта зирәк күңелле кызны тетрәтә иде бу шигырь юллары. Кем белгән, бәлки зирәклек, гомумән, шундый саташулы тетрәнүләрдән соң туа да торгандыр. Әмма айнык акыллы һәм, өстәвенә тагын, иренең кисәтүен дә истән чыгармаган Гөлсара өчен бу минутта кызы белән ачык сөйләшү кирәк иде. һәм ул әңгәмәне шул якка борырга булды. — Теге кичне бездә бер егет булды ич, — дип, дуамал тиз борып алып китте ул сүзне, — хәер, син күрмәдең дә бугай аны. Мәскәүнең үзеннән чыккан егет. — Котдус абыйны әйтәсеңме? — дип тыелгысыз кабалану белән сорап куйды кыз һәм, үзенең болай кабалануы өчен колакларына чаклы кызарып, ничек тә тизрәк төзәтергә ашыкты: Ник күрмәскә. Әткәй таныштырды ич. Шуннан нәрсә? — Шуннан шул менә... — Гөлсара ханым сузып куйды, ләкин «шуннан нәрсә?» не ачык кына әйтеп бирергә теле бармый, үзе дә икеләнә, бердәнбер кызы белән алай ялангачландырып сөйләшүне күңеле дә тартмый иде. — Шуннан нәрсә? Шуннан нәрсә? — Ике мәртәбә кабатлады, ике мәртәбә сузды, ләкин аңа карап кына хәле җиңеләймәде, — мин үзем дә белмим шуннан нәрсә икәнлеген. Әтиең әйтә әнә, кистереп куйды, ул егет өяз киткән җиреннән безгә кайтачак, ди. Әзерләнеп торыгыз, ди. Кыз аны-моны белмәмешкә салышты. Нәрсә әзерләнәсе? Өй иркен. Тора бирсен торасы килсә. — Тора бирсен, дип... ни... Ичмасам, алдын-артын дигәндәй яхшылабрак уйлап карар иең. Әтиеңне бүген генә белмисең, сүзенең җае бардыр, җае булмаса, болай үҗәтләнеп әйтмәс ие. Кыз һаман белмәмешкә салышкан була, ә белә, әнисенең ни өчен шулай сүзен әйтә алмыйча азаплануын да белә, соңгы көннәрдә әтисенең нилектән болай үтә мәрхәмәтлегә әйләнергә маташуын да күреп тора. Ниһаять, үзенең иләсләнүен дә сизә шайтан, иләсләнмәгән булса сон, Газраилны кызганып, кемнең күзенә яшь килсен... бөтенесен белгәне хәлдә, бөтенесеннән дә бигрәк үзенең тилереп шашынган йөрәген тыңлаганы хәлдә, шулай да кыз берьюлы, әти-әни сүзенә бүтән бервакытта да каршы килмәгән күндәм кыздан һич көтелмәгән дуамаллык белән, өзеп әйтүне кирәк тапты: — Әни, мин кияүгә чыкмыйм, әйт шуны әтигә үзең төзәтеп.— Соңыннан бераз исенә килә төшеп, йомшартырга тырышып маташты:— Ник? Шулай да була ич. Бөтен кызларга да кияүгә чыгарга димәгән. Торам да торам гел сезнең кызыгыз булып. Бусы инде чияли бәйләнгән төеннәрең чишелә башлавы иде, моннан соң Гөлсара ханым да ачыклана төште: — Сөйләмә юкны, тел очыңа төер чыккыры,— дип ялгап китте анысы, тавышын яхшы ук кырысландыра төшеп,— ия чыкмыйча, гомер буе атасы өендә утырып калган сазау кызларның хурлыгын кем күтәрә дип уйлыйсың? Барыннан да элек, ата-анасы күтәрә. Утырып калырга синен кай җирең кешедән ким? Коеп куйган буең-сынын, укымышлы башың белән. Атаклы Мөкатдәс бай кызы була торып... — Ә кияүгә чыгып та бәхетле булмасам? Бу синең өчен бик тә дан булыр идеме? Әни кеше дә, кыз үзе дә кинәт телсез калдылар, берсеннән икенчесенә пошаманлы караш чәчрәп үтте, карасана инде, ана мондый хәтәр сорауны көтмәгән, кыз ул сорауны бирергә уйламаган иде, ничек телдән ычкынды соң? Онытырга, оныттырырга, бөтенесен берьюлы тузгытып ташларга кирәк иде. Гөлсара әнә шуны минуты-секунды белән эшләү өчен, шактый ук кыза төшеп, дәррәү очып кунды: — Син генә ризык үтмәс нечкә тамак булдың. Бәхетсез, имеш. Бәхетнең нинди булганын син беләсеңме, мин беләмме? Берәүнең дә бәхетне ипигә ягып ашаганын күргәнем юк. Әнисе кызып туктаганчы Гөлчирә дәшмәде, аны бүлдермәде, гадәттәге тыңлаучанлыгы, карусызлыгы белән, күзләренә кинәт тибеп чыккан яшьне яшереп, тыңлап торды. Әмма инде бу ноктага күтәрелгән аңлашуны коры карусызлык белән генә уздырып җибәрү мөмкин түгел, кызның купшынган күңеле моны булдыра алмый иде. — Ә мин, әни җаным, синең балаң гына булсам да... — дип башлады ул, яшьләнгән күзләрен ничек тә әнисенә күрсәтмәскә тырышып,— беләм бәхетнең нинди булганлыгын. Ир белән хатын арасындагы бәхет ул гомер буена... бай булсаң да, фәкыйрь булсаң да, берсенә дә исең китми чә, гомер буена бербереңне яратышып яшәү. Менә мин шундый бәхет булмас дип куркам. . — Әй, сөйләнеп торган булмасана китаптан отып алган сүзләреңне!— Бу юлы инде апа кызын ачулану белән дә, үгетләү белән дә түгел, җиңелмә генә мыскыллау белән күмеп ташламакчы булып кереште: — Менә без атаң белән, сөбаханалла. әйтмәгәнем булсын, егерме биш ел никахлы ир-хатын булып торабыз, бәхет дип күршегә әҗәткә кермәдек Талашкан чагыбыз да, ялашкан чагыбыз да булгандыр, үзебезнеке;! үзебез белдек. Әнисенең мондый җиңелчә тонга күчүе, болай караганда, Гөлчирәне дә чакчак кына бушатып җибәрергә тиеш иде кебек, хәлбуки, нәкъ әнә шул җиңелчәлек, әнисенең үз тормышына гамьсез мөнәсәбәте кызнг үтә җитди кешегә әверелдерде — аның күзендә яшь кипкән, бер мизгел чакма-чаткы ялтырап узды. — Мин әйтеп карыйммы, әни, сезнең ничек торганны? Ачуланмассыңмы?— дип, әнисеннән рөхсәт сораган атлы булып, ләкин чынлыкта күңеленә килгәнне әйтмичә калдыра алмыйча тотынды Гөлчирә. «Әйдә, бер тел ачылганда бетсен! Китаптан отканмы, үзем сизеп йөргәнме- Әйтәсемне әйтим!» дигән тәвәккәллек белән кереште: — Сез бәхетле булып яшәүне, минемчә, гел белмисез. Аның белән кызыксынмыйсыз да Әйтимме безнең әтинең иң элек нәрсә белән кызыксынуын? — Алай бик белдекле булгач, әйтерсең инде, йомырка өйрәтеп карасын тавыкны,— Гөлсара ханым, болай үзе дуамал чәчрәп чыкмаса да. кызының сүзеннән яхшы ук рәнҗегән күренә, ләкин бер үк вакытта уйланып калганлыгы да сизелеп тора иде. Моны сизгер күңел-Гөлчирә, әлбәттә, сизми калмады Аның күңеленә «Әти сине түгел, әти акчаны, байлыкны күбрәк ярата!» дигән үтә шәрә фикер килсә дә, моның артык дорфа чыгачагын, әнисен тагын да ныграк рәнҗетәчәген уйлап, ничек тә йомшартыбрак әйтергә тырышты ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛ ГЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР — Бәлки мин ялгыша да торганмын, анысын әйтә алмыйм, илла да мәгәр, миңа калса... мин дивананың башына килгәне: безнең әти синнән дә, миннән дә әүвәл акча ярата, әни. Бу инде — бүгенге сөйләшүнең иң биек күтәрелеш ноктасы иде, шуннан да югары күтәрелергә икесенең дә мөмкинлеге калмаган, төшсәләр бары тик түбәнгә тәгәрәргә генә юл ачык иде. Ана белән кыз дөньяны икесе ике төрлерәк аңласалар да, тамырларында бер үк кан йөри: ирешкән югарылыктан үз ирекләре белән түбәнгә тәгәрәүне берсе дә килештермәде. Ә уйлап карасаң, дөрес сүз яңгырады бит өйдә! Бераз бушану, бу кырыс сөйләшүне онытып тору өчен икесе ике якка китеп, һәр икесе үз эшләре белән мәшгуль булып күпмедер вакыт уздырганнан соң, Гөлчирә янә әнисе тирәсенәрәк елышып, гадәттәгечә тиктомалдан, башка килмәгән сүз уйлап тапты: — Габдулла Тукайның җеназасын озатканны хәтерлисеңме, әни? — әнисе сорауны ишетмәгәнгә салышты, ә Гөлчирә өчен барыбер, аның сөйлисе, ничек тә үз әнисенең күңелен табасы, йортка җан өрәсе килә иде, — ә мин бүгенгедәй хәтерлим, тугыз-ун яшьлек орчык хәтле кыз, ә менә истә калдырганмын. Без мулла абзый Рокыясы белән мәчет манарасына менеп карап калдык. Әй, кеше... Әй, кеше... Дөньяда шул хәтле күп кеше булыр икән! һәм шундый ук кинәтлек һәм очыну белән икенче темага күчте: — Кем булды соң ул, әни, бер көн бездә кунак булып киткән абый? Өе бармы икән аның? Алтын сәгать таккан булган үзе. — Нишләп сиңа абый булсын, ди, ул? Булса, тик синең яшьләрдәдер,— бу юлы Гөлсара ханым бик теләп сөйләшергә әзер, тавышы да йомшак чыга, анда-санда кызына, сиздермәскә тырышып кына, ягымлы карашын да ташлап ала иде. Әни кеше шул, ничә әйтсәң дә әни шул! Бер сүз дә тапмагач,— ә сүзне ничектер дәвам иттерергә кирәк иде — үзе дә бала хәлендә калгандай кирәгеннән артык кычкырып ялгап куйды:— Мәскәү хәтле Мәскәүдә торсын да, өе булмасын, имеш. Син дә, җүләр, таптың сүз. Ничә катлы гынадыр әле... 11 Кызны әнисе әзерли торганда, Мөкатдәс үзе кибетендә түшен киереп, товар сорап керүчене көтеп тору белән генә, әлбәттә, чикләнеп калмады. Чарасына кереште, сорашты, иснәнде, кешеләрен белеп, «сары шайтан»- ның кайда, кемдә качып яту ихтималын чамалап иснәнде һәм, ниһаять, алтын портсигарны биш бәясен биреп булса да кулга төшерде. Бу әлегә эшнең башы гына иде әле. Кызны ничек тә сылау өчен алтын портсигар ярап куяр куюын да. ул Мәскәү мөсафирының нәфесе киң күренә: алты йөз диде ич, алтын бәясенә йөри торган червонецлар теленә күчергәндә, алтмыш червонец дигән сүз бу. Моны Мөкатдәс, гәрчә ике ишекле таш кибет хуҗасы булса да, ялгыз үзе генә күтәрә алмаячак. Алтын портсигар өчен дә ярыйсы гына түләде, юк-юк, күтәрә алмастайны күтәрәм дип көчәнүнең хәере юк. Шул ук вакытта, Кабан төбендәге «сары шайтан» балалары да аңа тынгы бирми, форсаты бик тә мавыктыргыч, ычкындырырга ярамый. Димәк, алтын исе борынына кагылса күзе ут яна торган тагы ике «компаньон» табарга кирәк. Кешеләр бар, ләкин Мөкатдәс карт ышанып җитми, телләре авызларына сыймый торган буш бугаз булып чыгулары, планны җимереп ташлаулары мөмкин. Күп уйлана торгач, шулай да Тегәрҗеп урамындагы тирече Хәмзә кандидатурасына ныклап тукталырга булды. Беренчедән, ул Чистай мишәре — черегән бай, сала мужиклары арасында тире җыеп, тире төятеп һәм су юлы белән партия-партия килгән ул тиреләрне Игумный бистәсендә, Бишбалта читләрендә әлегә сакланып калган хосусый күн заводларына биш бәһасе- нә «сылап», жал төбенә шактый зур май катламы жыйган кеше Икенчедән, Хәмзә мишәрнең Кабан күле белән үзенә бер исәп-хисабы бар — кызы Зөһрә, ачык авыз, кер чайкаганда беләгеннән төшергән алтын беләзекне әлегәчә кем яшереп ята? Шул сихерле Кабан төбе яшереп ята. Әллә Хәмзә моны онытты. Кабанны гафу итте дип беләсезме? Оныттырырсың Хәмзәне! Өченчедән, Хәмзә — арт санында ике потка якын май ♦ күтәреп тә көтүдән чапмыйча гына кайта торган куй сарыгы кебек, әкрен ь һәм тыныч кала белә торган мыштым куй. Аның авызыннан урынлы- ң урынсыз сүз алырмын димә. Хәер, авызының тик торганы да юк аның. =; Берөзлексез канәфер чәйнәп йөрер. Аны якыннанрак белгән кешеләр « (ә Мөкатдәс шуларның берсе!) әйтәләр: Хәмзә ул канәферне тире исен $ жуяр өчен чәйни, диләр. Әмма бу яктан ул максатына ирешә алмый, - канәфер исе белән кушылган чи тире исе аңардан ике метрга гел аңкып з тора. Әмма байлыгы бар каһәрнең, ә бай кешегә мондый гына кимчелекне кайсыбыз да гафу итәр. Ф Мөкатдәс бер көнне кибетенә килү белән ике бүлектәге ике приказ- _ чигына бирәсе боерыкларын бирде дә вак-төяк йомышларга чаптыру “ өчен берничә сәгатькә кибеттә тота торган йомышчы малайны Тегәржеп и урамына — Хәмзә абзыйсына әйтеп килергә йөгертте. ® — Әссәламәгаләйкем, ходаның итагатьле коллары,— дип. ишектән үк бөтенесенә берьюлы сәлам биреп керде Хәмзә. Аның өстендә май- s ланыпкерләнеп беткән утыртма якалы казаки, башында шулай ук каеш- н ланырга өлгергән түбәтәй иде. Мөкатдәс сәүдәгәр хәтле Мөкатдәснең е махсус кеше җибәреп чакыртуыннан, нинди дә булса берәр төшемле тәкъдим булмагае дип. аның өстен алыштырырга да онытып, кабаланып килгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Шуның да өстенә тагын, гомумән алганда, тома надан кешенең, бик шәп күренергә тырышып, китап сүзләре кушып шаулап килеп керүе мондагыларда — барысында да — көләсе килү хисе кузгатты. Җитди калучы бердәнбер кеше — хужа үзе иде. — Әйдә, кем, Хәмзә туган, бу якка үтик әле.— дип, җитәкләп диярлек, арткы бүлмәгә алып чыкты Мөкатдәс аны. — Сине болай тинтерәтеп йөрүемнең сәбәбе бар, Хәмзә туганкай.— дип сүз башлады Мөкатдәс, тавышын кыса төшеп, һәм болай куырып тотынуның урынсыз чыкканлыгын абайлап, элек бер мәл урап йөрергә булды. — Әле ярый, өйдә чагыңны туры китергәнмен, сине өйдә туры китерү дә, ай-һай. һәндәсә уку белән бер. Көн вә төн өяз чабасың, дөнья куасың — куа алган хәтле. Булганы белән Мөкатдәс карт та китап сүзләре кыстырырга оста, кыскасы, астыртынлык ягыннан берсе икенчесеннән калышмаган бер пар итекнең икесе ике сыңары иде. — Мондый пртә җәйдә өяз чыгуның хасияте юк, мужик бу вакытта терлек суярга ашыкмый, — дип, теләр-теләмәс кенә жавап кайтарды Хәмзә. Моның әле үзе көткән сүз түгеллеген, әйләнеп йөрү генә икәнлеген ул, хәйләкәр төлке, әлбәттә, чамалый иде, — вакытлы-вакытсыз сала тузаны йотып йөрүдән ни файда. Сезнең кебек куш аяклап сикерә ал- масак та, безгә дә аякның кирәк чаклары чыккалап тора һәм кнрәкле-кирәкмәс сүзне ычкындырмас өчен, шундук түш кесәсеннән бәләкәй генә шешә тартып алып, аннан учына берничә канәфер кагып төшерде, авызына капты, җиренә җиткереп, бер дә ашыкмыйча гына чәйнәргә тотынды — алырсың хәзер аның авызыннан сүз Ирекле- ирексез Мөкатдәс картка ялгап җибәрергә туры килде. — Сәламнең сәкене шул дигәндәй, чакыртып китерүемнең сәер бер сәбәбе бар, — Мөкатдәс як-ягына каранды, ишеккә күз төшерде. — мә- гәренкн монда сөйләнә торган сүз түгел, монда безнең ишекләр бнк шыгырдап ачыла, шыгырдаган саен кеше Ә минем сүз икәүдән-икәү генә калып сөйләшә торган сүз. Шаять, төшенә торгансың дип беләм. Төшенмәгән канда! Канәфер чәйнәүне шундук туктатты Хәмзә. Тоташ игътибар чүлмәге булып калды. Шул «чүлмәк»нең алгы ягында күзләр дип атала торган ике тишек: аларда кызыксыну, майлану, тизрәк беләсе килү һәм, ниһаять, комсызлык бөтенесе бергә буталган иде. — Алайса, кая барабыз? Җир тишегенә керер идек, икебез дә түшкә» шактый үскән, икебез бер тишеккә сыймабыз,—Хәмзә уен-көлке корып азапланган була, ләкин бу очракта юк-бар сүз белән вакыт уздырганы өчен эчтән үзен-үзе битәрли иде. һәм кинәт үзе чып-чын кешегә, ә Мөкатдәс «азыкай»га әйләнмәсенме, — алайса, без, Мөкатдәс азыкаем, менә болай итәбез. Тотасың да син бүген кичкә минем үгә рәхим итәсең. Ишекнең кай якка ачылганын үрәтеп торасы юк, беләсең. Аш-су хет завались... — Менә, менә, анысы кирәк түгел, Хәмзә,— Мөкатдәс бик җитди иде бу минутта, аңарга каршы килеп сүз әйтерлек түгел иде, — хәтта мин шуны да шарт итеп куям: өйдә синең белән миннән башка бер җан иясе дә калмаска тиеш. — Удэгеләргә минем бер сызгыру җитә, — диде Хәмзә, үз өендә үз хөкеме өстенлек иткәнне ачыктан-ачык сиздерергә тырышып, һәм эш кешесенә хас кискенлек белән урыныннан сикереп торды.— Алайса, вәгъдә — иман: бүген кич син миндә. — Тукта, чү, кабаланма, — ишеккә борылган Хәмзәне янә туктатты Мөкатдәс, — өендә коръән-шәриф бармы? — Татар ызбасы булсын да, коръәнсез булсын. Аллага шөкер: муеныбызга тавык тәпие тагылмаган. — Бөтен коръән булсын,— дип калды Мөкатдәс, ниһаять, соңгы шартын куеп. Кичен Мөкатдәс бернинди шау-шусыз, хәтта хатынына да тынын чыгармыйча. Тегәрҗеп урамына китте. Хәмзәнең «бер сызгыруым җитә!» дип әйтүе коры мактанчыклык кына булмаган икән. Чынлап та, өйдә хуҗаның үзеннән башка этле адәм дә юк иде. Хәтта аяк астында чуалып йөргән мәчене дә: — Бар әле, сүз бурыдай чуалып йөрмә монда, — дип, ишектән типкә- ләп чыгарды Хәмзә. Икәү генә калгач, хәтәр эш алдына килеп баскан кешеләрдәй, бер-берсенә сүзсез генә карашып калдылар. Гәрчә Хәмзәнең тизрәк беләсе килүдән тәкате корыса да, сер сынатмады, очынып сорашырга тотынмады — алыш-бирештә каешланган кеше, белә, мондый эштә бик тәкатьсезләнү килешми, оттыруың бар. Торып-торып та кунагы сүз башламагач, шулай да әйтми булдыра алмады: — Әллә тел ачкычы итеп берәрне тотабызмы, Мөкатдәс азыкай? Беребез дә рәсүлебез тырнагыннан ясалмаган, сүз башлау алдыннан берчәк, шәт, мишәйтләмәс ие. — Куйчы юк сүзне, — диде Мөкатдәс һәм. бармагы белән ишарәләп. Хәмзәгә якынрак килеп утырырга кушты, һәм бик серле генә башлап та җибәрмәкче булды. Ләкин, кадалып кына киткересе, иң мөһимен ычкындыра язган икән. — Мөкатдәс абзыкаеңны зря дә тиз ашыктырма, аның каушый торган өянәге бар, — диде ул элек, бераз шаярткандай итеп. Ләкин шаяртып тору сәгате түгел икәнлекне бик яхшы төшенә, кызыксынудан күзләре ут булып яна барган ач бүре Хәмзәне отыры кыздыра төшү өчен юри шулай суза иде. — Иң элек алдыбызга коръәнеңне китереп куй. Менә коръән дә килде, инде артык көттерергә урын калмады. — Монда сөйләнгән. Мөкатдәс абзыкаем авызыннан ишеткән сүзләрне,— дип, сүзләрен өзек-өзек һәм бик ачык әйтеп һәм, өстәвенә коръәнне кулына тотып, иман яңартырга керешкән фанатик мөриттәй сузарга тотынды ул, ниһаять, — әйе, Мөкатдәс әфәнде Шәйдуллин җиткергән бу хәбәрне башка бервакытта да, бер кемгә дә, хәтта хәләл җефетем кызыксына калса — аңарга да чыгармаска изге кәләм-шәрифне үбеп ант итәм, дип үз авызыннан вә үз телең белән кабатла. Беренче шарт шул. Мондый тантаналы купшылыкны күрмәгән һәм китап сүзләре кыстырып сөйләү ягыннан да Мөкатдәстән күп калыша торган тирече Хәмзә, әлбәттә, Мөкатдәс карт сузганча ук суза алмады, аныкы кыска һәм корырак чыкты, әмма гамәле шул — Мөкатдәс әйткәнне кабатлау булды. ♦ Инде коръән үбүгә килгәндә, ул Мөкатдәс көткәннән күп уздырды, Ь кайдадыр шүрлек почмагында озак вакытлар кузгалмый тузан жыеп 5 яткан коръәннең ике як тышлыгын да сабак баласыдай тырышлык 5 күрсәтеп ялап-ялап алды. ч Мондый анттан соң да ышанмаскамы? һәм Мөкатдәс, әңгәмәдәшен ® дәртләндерә төшү өчен кайбер урыннарда бизәкләрне үзеннән дә куш- = калап, эшнең асылын сөйләп бирде. Канчан һәм нинди мөсафир безнең £ бу якларда пәйда булган. Аның өсте-башы, килеше-килбәте, үзен тоты- * шы, кайдадыр югарыда, хәтта Мәскәүнең үзеннән дә югарыдарак нинди ♦ бәйләнешләре булганлыгы, рәсми командировкасы, шул эше буенча әле- = гә өязгә чыгып киткәнлеге, кайчанрак кайтачак һәм кайчанрак китәргә = исәп тотканлыгы турында һичнинди шик-шөбһәсез бәйнә-бәйнә сөйләп ® бирде дә, ниһаять, соңгы өлешендә инде беркадәр шикләнебрәк, тавы- х шын кыса төшебрәк, ул мөсафирның нинди мавыктыргыч тәкъдим х ясаганлыгын, ул тәкъдимне тормышка ашыруда нинди планнары бул- - тайлыгын, әлбәттә, бу хикмәтле эштә чит ил миллионерларының да ку- < лы уйнаячагын, әмма Кабан төбеннән алыначак байлыкның бары тик ° чирек өлеше генә алар кассасына китеп, дүрттән өч өлеше бу хәтәр тәвәккәллеккә катнашырга йерәге житкән Казан могтәбәр затларының кесәсендә калачак икәнлеген аңлатты. «Могтәбәр зат», «хәтәр тәвәккәллек» кебек китап сүзләрен колагы яныннан уздырса да, әмма «дүрттән өч өлеше безнең кесәгә» кебек мәгънәле сүзләре Хәмзәне яхшы ук эретте. Әлбәттә, бу, өяз чыгып, сала мужиклары арасында тире жыеп йөрү кебек вак һәм пычрак эш түгел, шулай да бик үк коры эш тә булмаска кирәк, суга чумып уйнау бит... дәррәү тончыгып калуың да бар. Бер үк вакытта, эшнең хәтәрлеге Хәмзәнең мажара яратучы авантюристик җанын яхшы ук кытыклый да: чит ил миллионерлары, Швейцария банкысы, алтын, бабайлардан калган хәләл байлыкны кулга төшерү... Әйе, бу чаклысы Хәмзәне нык кына кузгатты. Бу эштә Казан байларыннан бары тик өч кенә ышанычлы кеше катнашырга тиешлекне һәм шул ышанычлы өч кешенең берсе итеп Хәмзәне күздә тотуларын әйткәч, аның мактаудан тиз нсерүчән канатлы жаны авызыннан очып чыгып китәрдәй дәрәҗәгә җитеп талпына башлады. Шулай да үзен тотып тора, очынганлыгын сиздерми, хәтта, киресенчә, бу эшнең барып чыгуына бик үк ышанып та житмәгәнлеген күрсәтеп, мәзәккә әверелдергән атлы булып күренергә тырыша иде. Башкасына әллә ни өметем юк, минем Зөһрә ачык авыз төшергән алтын беләзекне алып чыгып бирсәләр дә бер файда. Туксан алты пробалы саф алтын беләзек менәтерәк. Балта хәтле. Сөйләшүне сатулашуга әйләндерерлек сәбәп чыкмады—алда торган бу хикмәтле эш икесен дә бердәй тиң кызыктыра иде. Тик әлеге Мәскәү егетенә эшне башлап җибәрү, чит ил кешеләре белән элемтәгә кер\, алар аркылы суга чумучылар китерү өчен алтмыш червонец акча жыеп биреп җибәрергә, өчкә бүлгәч, аның янчык башына егермешәр червонец төшәчәген ишеткәч кенә Хәмзә тирече бераз җилкәсен кашып куйды. — Судан алыначагы әлегә ходай кулында, суга салыначагының сум масы билгеле икән,— дигән булды, әллә үзен, әллә Мөкатдәс картны ирештергәнлеген ачык сиздермичә. Хәер, кузгалган тел нәрсә әйтмәс— андамыни эш. Эш шунда: тирече Хәмзә бу хәтәр эштә компаньон булып катнашырга сүз бирде. Шуна тагын коръән тышлыгын ялауны да китереп өстәгез. 12 Өченче компаньонны табу ул хәтле читен булмады. Монда Мөкатдәс ялгыз үзе генә түгел, коръән үбеп керешкән тирече Хәмзә дә ярдәмгә килде. Хәмзә озак баш ватарга бирмәде. Суконный бистәсендә бакалеи кибете тотучы Ясәви Әфләтуновны атады. Ясәви анарга хатыны ягыннан ерак бер «чыбык очы» да туры килә икән, арада Кабан күле җәелеп ята дип тормыйлар, ашка-суга да йөрешәләр. Нәкъ менә шушы максатны күздә тотып, аннары өлешчә Хәмзә кодасының борынына чиертү өчен (янәсе, күрсен безнең тирекүн сасысы эчендә генә күмелеп ятмаганны!) моторлы көймә сатып алган. Үзе бора, үзе йөртә. Хәмзәләр аларга кунакка чыкканда, тегене хатыны белән көймә түренә рәттән утыртып, Кабан өстеннән бер зырылдатып әйләндереп алып кайтырга ярата. Хәмзәнең хатыны, бусага атлап чыкмаган өй тавыгы, куркып чырылдый башласа, Ясәвинең җавабы кыска: «Кабан безнең үзебезнеке, өстәвенә Батан бакчасын да кушып сатып алам!» дип кенә җибәрә. Ул гынамы соң әле! Хәмзәгә хәтта мактанганы да бар: «Әхтәмбил алып җибәрсәм дә кодрәтемнән килә, түлке ни... Шикләнәм, сезнең чека Вәли ише калай әтәчләр безнең Суконныйда да бетәсе түгел, җиткерерләр: комиссар абыеңларга эләкмәгәнне кибетче Ясәви әнә әхтәмбил белән йөри, диюләре бар». Бәләкәй генә гәүдәле, елтыр күзле, «пирәшләп» алса, бөтенләй туарылып китүче, әмма дөньяда ике нәрсәдән — чекадан һәм хатыныннан куркып яшәүче бу Ясәви мактанчыкка Хәмзәнең саруы кайнаган минутлары болай да булгалый иде булса кирәк, эченнән генә «янсак, бергә янарбыз!» диде дә, шундук Кабан артындагы Ясәви кодасының башына очып кунды. — Берүзе бөтен Суконныйны имеп ята,— диде ул Мөкатдәскә икеләнергә һич урын калдырмыйча, — акчасы кырын-кырын өелгән булырга тиеш. Кибете синеке кебек ике ишекле түгел түгеллеккә, но ул бер ишектән күренгән кешене дә әрчемичә чыгармый. Сүзгә-хәйләгә дисәң, ике Сәет Батталыңны берьюлы орып салырлык. Хәмзәнең Суконный Ясәви турында белгәннәре хәтта болар гына да түгел, ул аның хатыныннан ни өчен ул чаклы курыкканлыгын да белә, һич югы, аны шул яктан бармагын кыстырып, шүрәле хәлендә калдырырга мөмкин. Ләкин хәзергә Хәмзә кодасының барлык йомшак якларын компаньоны алдында ул чаклы ук чыгарып селкергә ашыкмады, ачылмаган карта итеп калдырды, үтә хәтәр эш алдында торалар ич, эш дигәне кай ягы белән әйләнеп чыгар, бу Мөкатдәс — коръән колы алдында бик алай тугарылып бетәргә ярамас. Шулай да ул Мөкатдәс Шәйдуллинны эшнең барып чыгасына нык ышандырып алып китте. Әлбәттә, көнгә караңгылык капкач, кеше аягы басылгач киттеләр. Асраулары юк икән, әллә булып та ишек ачу кебек җитди эшне асрауга ышанмадымы (кем булмас ишектә!), ишекне байбикә үзе ачты. Мөкатдәснең бу йортта булганы юк иде. Ясәвинең үзе турында да ишетеп кенә һәм менә Хәмзә авызыннан чыккан тасвир буенча гына белә, ишекне ачып керүгә аны дуамал хәйранга калдырганы шул булды: Ясәви үзе чүрәкәй үрдәк кенә, ә хатыны исә яңгырсыз елны әллә кайдан шәрәләнеп күренә торган Ослан тавы хәтле. Тышкы ишекне ике бигенә дә бикләп, буяулы баскычтан өскә күтәрелгәндә дә хатын ире Ясәви артыннан, үзен ураза дип йөреп тә көндез кайдадыр «пирәшләп» сәхәр ашаган кешенең артыннан иярә килүче гөнаһысы кебек, сүзсез һәм кара көеп менде. Ләкин менеп житкәч, Хәмзә аңарга тагылып йөрүнең кирәк түгеллеген аңлата торган итеп әйтте: — Безнең өчебезнең генә үзара сөйләшәсе бик мөһим сүзебез бар, Хәсби кодагый. Барып чыкса әгәр, Мәскәү сәүдәгәрләрен тез чүктерерлек,— диде сүзләрен өзек-өзек әйтеп. Бу да җитмәсә, «менә без нинди агай-эне белән эш итәбез!» дигәнне аңлатырга тырышып, Мөкатдәс карт җилкәсенә ымлады,— менә бу .Мөкатдәс абзаң Шәйдуллин булыр. Мануфактурны. Бөтен Печән базарын уч төбендә биетә. Бер мәл аптырабрак калды «Ослан тавы» да. «Ә син нигә телеңне йоттың?» дигәндәй, өстән аска таба текәлеп үзенең Ясәви чүрәкәенә карап алды, әгәр ире Хәмзә кодасы белән икәве генә булса, алай тәкәллеф саклап тормас, ирен баскан урыныннан дәррәү алып, үзе биеклегенә күтәрер, авызын авызга куеп: «Сула! Эчкәнсең бит, чукынчык!» дип, сорау-җавап кичәсе уздырырга да күп алмас иде. Әмма «бөтен Печән базарын уч төбендә биетүче» чал чәчле өлкән кеше алдында алай тупас кылануны килештермәде. Өстәвенә, тагы Хәмзә кодасы да куыра иде: — Сезнең егерме биш бүлмәле бу гүрнәчәгездә,— диде анысы, кодагыеның салпы ягына салам кыстыра төшеп,— без өч гөнаһысыз бәндәне яшерерлек кенә урын, шәт, табылыр. «Егерме биш бүлмәле гүрнәчәгездә» диюе белән хатынны берьюлы эретте дә куйды бит Хәмзә төлке. — Әнә теге ак ишекле чат бүлмәгә үтегез,— диде Хәсби. Аннары ире алдында итагатьлелек күрсәткән атлы күренергә тырышып сорады:— Сезгә чәй-мазар кертергәме, синайтәм. «Сиңайтәм»нең чәйгә бик алай исе китмәсә дә, «мазар»дан баш тар тыр исәбе юк иде. Ләкин ана хәтле тагын Хәмзә җавап биреп өлгерде — Никакой чәй, никакой мазар. Безнең сүз озын түгел, илла бик деловой сүз. Шуны белеп тор, кодагый Ак ишекле чат бүлмәгә керү белән беренче эш итеп Мөкатдәс карт эчтән ишекнең келәсен төшертте. — Артык күзнең кереп-күрел йөрүе катгыян тыелган булырга тиеш.— дпде өстәп. Хатынының сораулы караш белән озатып калуыннан бер куырылып төшкән Ясәви чал чәчле могтәбәр мануфактурачының болай кистереп куюыннан бөтенләй коелып инде — баш китәрдәй эш булмаса гына ярый. Эшнең җитдилеген тиешенчә төшенгән һәм Ясәви «чыбык очын» якыннанрак белгән Хәмзә булачак компаньонны алдан ук болай өркетеп кую ягында тормый иде. Шуңа күрә серне чишүне үз өстенә алды һәм шактый ерактан уратып, аратирә шук сүзләр дә кыстырган булып, әкренләп-әкренләп кенә алып килде. Ниһаять, менә җитте, алтын бәһасе белән Ясәви өлешенә төшәчәк ике йөзгә, червонецлап санаганда егерме червонецка килеп җиттеләр. Пө- рәкне кузгата торган бу зур сума, әйтик, Ясәви кесәсенә керәчәк булса, бәлкем ул кырган баш сүз дә әйтмәс иде, ә бит бу. кадалып киткере, хәзергә әле Ясәви кесәсеннән чыгарга тиеш. Бәләкәй гәүдәле бу бөтерчек кешене урыныннан сикертер өчен, аллага шөкер, бик саллы удар булды бу. — Карагыз әле. мөселманнар, сез әллә мине завод тотучы Крестау- ник дип белдегезме? — дип чәчрәп торды ул.— Имештер, чиш янчыгыңны да сразы егерме червонец акчаңны чыгарып бир — Әкренрәк! Кычкырып сөйләшә торган сүз түгел ич бу. Ишекнең теге ягыннан Хәсби тумачи тынлап тормасын. Усал да сон, тирече Хәмзәне әйтәм Нәкъ кирәк вакытта Хәсби исемен атап, тегенең тез астына китереп сукты бит. Ясәвиең кинәт шиңеп төште, тавышы кысылды гына түгел, бөтенләй гыжгылдыкка әйләнде. I. «к. У.» м в. ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛГЫП ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР 49 Күп эчкән арты шулай гыжгылдыкка әйләнә ул, ә бу очракта, алла үзе шаһит, авызга бер тамчы алмаган килеш бит! — Товары-ние белән кибетемне торгига куеп сатыгыз, өстәвенә, моторный лодкам белән бәхилләшергә әзер, алай да ул егерме червонецны жыеп булыр микән? — Бише белән кайтачак бит ул, алла боерган булса,— дип, тегене тынычландырырга тырышып, сүз кыстырасы итте Мөкатдәс. Әмма кодасын якыннанрак белгән кеше — Хәмзәнең алай жебеп сөйләшәсе килми иде. — Җылап кемне ышандырмакчы буласың, Ясәви,— диде анысы кискен һәм каты итеп.— Әллә мин синең жидлыгынны бүген генә белгәнме. Әфтәмәбил алырга жыенучы кеше кем? Бичара Ясәви мондый кысу астында, әлбәттә, йомшамыйча булдыра алмады. Ләкин үз шартын куймыйча тугарылырга да ашыкмады. — Ник өч кенә кеше страдать итәргә тиеш? Ник ун кеше түгел,— башына кинәт килгән бу идея аны тәмам терелткән иде,— ун кеше җыелсак, әйтик, алтышар кызыл кәгазь, бусы әле тудым-судым. — Ник йөз кеше түгел, дип тә куярсың син саран бака, йөз кеше җыелсак, кеше башыннан алтышар сум гына чыгачак,— Хәмзәнең кызып барганын күреп, Мөкатдәс карт эченнән генә: «Җонын коя бу көзге чебешнең. Мин түгел, сөйләшә белә!» дип шатланып утырды,— Алайга китсә син, Ясәви кода, шәһәр уртасына прәме Проломный чатына контора ачып, «Кабан төбеннән алтын эзләүчеләр ширкәте» дигән вывеска элеп куярга да кушарсың. Бер кавым өчесе дә телсез калдылар, шуннан да артык кызарга урын юк, артка чигенү өчен юллар шулай ук ябык иде. — Ходай бәндәсе, төшендерерлек итеп эттек ләбаса,— дип яңадан тотынды Хәмзә,— баш китәрлек секрет бу. Чит ил кешеләре белән, посольство белән бәйләнгән. Әллә синең, Кабан төбенә чумып, аннан тубалы белән алтынкөмеш күтәреп чыкканыңны Совнарком абыең яр буеннан тыныч кына карап торыр дисеңме? Яхуд чека? — Шулай, шулай, Ясәви туган, зря дә яшертен эш бу,— дип, Хәмзәнең сүзен җай гына куәтләп торды Мөкатдәс,— гаять тә зур фида- карьлык сорала бу өч кешедән. Вә янә сер саклый белү сорала. Мин үзем, мисалга алсак, шул егерме червонец өстенә әле ул чит ил белгечләрен өемдә тотарга да тиешмен. Минем дә башым ике түгел, мәгәр хикмәте күренеп торган эшкә тәвәккәлләмичә дә булмый. Тәвәккәлләгән— таш йоткан. — Ә сиңа, эчеңә сыя алган хәтле, алтын-көмеш йоттырырга торалар, тиле,— дип, сабырсызланып, янә тирече ялгап алып китте,— озакка сузыла торган эш түгел бу. Чит ил белгечләренең кәфеннәре өсләренә үлчәп тегелгән. Су асты фонарьлары и бүтән разный кирәк-ярак келәщә- мазарлары үзләре белән, ике көндә актарып чыгачаклар Кабан төбен. — Көндә түгел, алла сакласын, төнлә диген — адәм түгел, балыклар йокыда чакта. Ясәви каршы килеп тә, болар әйткәнгә кушылып та ни дә булса әйтә алмыйча бер мәл сүзсез утырды — бу аның «бүреге белән» чын-чынлап киңәшләшү минутлары иде булса кирәк. Тирече Хәмзәнең кулында тагын бер, моңарчы саклап тотылган козыре бар иде. Ясәвинең телсез калган минутында ул нәкъ әнә шуның белән сугып, аның өнен алырга булды. — Сер тотардай и, әлбәттә, тиешле авансны кертердәй өч ышанычлы кешенең берсе итеп сине санаганбыз икән, белеп тор, Ясәви кода, бу эш болай гына узмаячак. Син эт каешы булсаң, без синнән дә болайрак каеш: май аеның егерме бишенче кичәсендә, айлы төндә, итче Гыймади- нен безнең ише үз хатыныннан үтләгән кешеләр өчен тота торган яшертен мунчасыннан Мәрүсә белән тирләп-пешеп чыгып килгәнеңне күреп калучылар бар. Шуны Хәсби кодагыйга җиткерсәк, ни булачагын, шәт. үзен үк чамаларга тиешсең... — Тукта, чү, телең коргыры,— дип пышылдап, Хәмзәнең якасына ук барып ябышты Ясәви. Үзенең Хәмзә янында чүрәкәй генә икәнлеген онытты,— бер генә дә иснәнмәгәнең юк икән, иблис токымы.— Аннары берьюлы йомшап төшеп, шулай да Хәмзәгә түгел. Мөкатдәс картка чишелгән атлы күренергә тырышып, өстәде:— Кайчан, кайда, кемгә тапшырырга ул егерме червонецны? Янә дә килеп, әйтү шушы булсын g Суконный яры буйдан буйга минеке, аннан чыккан байлыкка берегез дә Е күзегезне ялтыратасы булмагыз. g Акчаны әзерләп куярга, вакыты җиткәч кая, кемгә тапшырылача- S гын аерым хәбәр итәргә булып, инде чыгарга дип ишеккә борылгач,— = «чыбык очы» бит, кем белән эш иткәнлеген белә — Хәмзә тукталып, з Ясәвине авызы каршыиарак тартып китерде. — Безнең болай вакытсыз йөрү тәк кенә узмас, — диде ул пышылдап, — Хәсби дуамалны мин беләм, якаңнан борып алачак. Бик төпче- * нә башласа, әйт: банкротлыкка чыккан бер Мәскәү нэпманы трикотаж = фабрикасын сатачак икән: җыйнаулашып шуны алу, шул эшнең 3 төшемле булып-булмавы турында сүләшеп, счет түмәсе тарткалап Ф утырдык, диең. Каһәр генә суккан икән бу Хәмзәне, бер дә белмәгәне юк икән! = Кайтышлый Мөкатдәс карт аңардан нинди дога белән Ясәвине кинәт £ йомшата алуы турында кызыксынгач, элек урам тутырып, шаркылдап л көлде, аннары кеше ишетмәсенгә җайлабрак тезеп китте. Өлкәнрәк яшьтәге һәм, аннары, табыш кебек нәрсәләр белән башы каткан Мөкатдәс карт белеп кенә җиткерми, бар икән бу Казанда хәлләр! Итче Гыймади дигән, карар күзгә бик тә тәкъва күренгән бер бәндә үзенең Нариман урамындагы өе артына, түргә, бакча эченә кертеп, берсен икенчесеннән чак-чак кына аера төшеп, өч ак мунча салдырып җибәргән. Ак мунча, зат мунча — хәтфә япмалары, крахмалланган җәймәләре, сөлгеләре, кирәксенгән кешегә сырасы, зильтерски куасы белән. Шунда шул көнлек сәүдә-табышлары уңышлы чыккан кара мыек сәүдәгәрләр һәм мыекны борын төбендә генә калдырып йөртә торган мут хезмәткәрләр, көнгә караңгылык кунгач, анда санда нәмәхрәм алып барып, «тансык аштан авыз нткәлиләр» икән. — Ходайдан курыкмаганны синнән яшергән юк. Мөкатдәс абзыка- ем, — дип, күзен дә йоммыйча әйтте дә салды Хәмзә. Биле сынса да бөгелмәс Ясәви кибетчене бөгә ялганлыктанмы, ул бик ачык һәм кип күңелле иде бу минутларда, — үземнең дә булгалаганым бар, шәп мунча. Сиңа да бер барып караганда эчеңне тишмәс нде. Сүз сүзне чыгарды: Ясәви тешләкне бөгүнең сәбәбе дә шул мунчага барып тоташа икән. Үзе чүрәкәй үрдәк кенә булса да нәфсесе зур: могтәбәр кибетчебез Ясәви кода да барып кайткалый икән ул мунчага. Хәер, мәсьәлә анда түгел, җегәренә ышанган кеше йөри бирсен, караңгыда башкарылган эшне кем хөкем итеп бетергән! Ә менә Ясәвинең борыны ис сизүчән Хәсбие әгәр иренең мондый кыңгыр эшен сизеп ала калса, каты хөкемле һәм аның хөкеме үзенчә була икән; егып сала икән теге «чүрәкәй»не идәнгә дә, өстенә менеп атлана икән, әй кан җирең кычыта, өстерәлчек! Тәмам мнңрәткәнче тукмый икән тегене. Тукмавы — анысы дөрес хөкем, аягы белән атлап барган — җилкәсе белән күтәрсен! Ә Хәсби мөртәт тукмау белән генә дә калмый Кыйный кыйный да икән, аннары үзенең кай җирендер күгәртеп, я булмаса — тәмам имансыз икән! — чәч пәкесе белән чак кына ышкып кан чыгара икән дә райсоветның женотдел ына йөгерә икән — ирен әләкләргә. Бичара Ясәвине шул нигездә ничәмә-ничә тапкыр чакыртып кисәткәннәр: янәсе, нэптан файдаланып үрмәкүч җәтмәләреңне сузу гына җитмәгән. әле син совет властенда хатын-кызга кул күтәрергә тотындыңмы? Кара аны... Хәмзә бу эшләр турында Мөкатдәс картка сөйләгәндә рәхәтләнүдән яртылаш яшәргән кебек булды. Яшәрерсең, гайбәт сөйләү гомумән кызык нәрсә ич ул. Үз кодаңның гайбәтен сөйләү бигрәк тә! 13 Ниһаять, урыс алласы ярата торган өчлек өлгерде, ул яктан Мөкатдәс Шәйдуллинның күңеле тынычлана язды. «Язды» гына диюне кирәк табабыз, чөнки үз тирәсендәге кешеләрне белә Мөкатдәс: балыклары бик шома балыклар, тоттым дигәндә генә кулдан шуып китүләре дә мөмкин. Мөкатдәс үзе бу хәвефле эшкә, күңеленнән бик үк ышанып җитмәсә дә, шулай да ныклап тотынган икән, аның, Кабан төбеннән чыгачак алтын-көмешләргә нәфсесен сузудан башка тагын, чымырдап торган анык бер оеткысы бар: буй җиткән кызны гомер буе өйдә тозлап яткыза алмас, аны ничек тә бу Мәскәү егетенә сыларга исәбе! Ул моны болай шәрәләндереп берәүгә дә, хәтта хәләл җефете Гөлсарага да сиздерми. Әмма хәрәкәтләренә, ир башы белән өй җиһазларының урынлымы-урынсызмы булулары белән кызыксынып, киңәшләр биреп, ашыгыч чаралар күреп йөрүенә караганда, аның Мәскәү кунагын чын- чынлап көткәнлеге әллә кайдан сизелә иде. Тиз генә оста китертеп, кәнәфинең кырыла башлаган тышлыгын куптартып, аны янып торган яшел хәтфә белән тышлатты. Зал идәненә шулай ук «мөселман җирендә» тукылган яшькелт-чуар келәм кайтартып җәйдерде. Стенадагы борынгы шәмаилләрне, пыяла астына — рамга куелган _ «Мәккәи-мө- кәррәмә» манзараларын алдырып, алар урынына, шулай ук рамга пыяла астына тарттырып, берсенә Будённыйның атка атланып төшкән шәп мыеклы мәһабәт портретын, икенчесенә немец шагыйре Генрих Гейнены ябып куйды. Бу хәлдән Гөлсара ханым нык кына аптырап калса да — бүген генә тормаган — иренә каршы килеп сүз әйтергә базмады. Тик үзен бу кадими әти-әнисенә караганда, һәрхәлдә, өстенрәк санаучы һәм соңгы вакытларда китап белән аеруча мавыккан Гөлчирә генә, белгәнлеген күрсәтергә тырышудан түгел, киресенчә, бу үзгәртеп коруларны нәрсәгә юрарга белмәүдән, кызыксынып: — Әткәй, бу портретларның безнең йортка ни катнашы бар — берсе немец шагыйре Гейне, икенчесе хәрби кеше, бездән бөтенләй ерак кешеләр?— дип, сүз кыстырып караган иде, әтисенең җавабы ярлы кешенең талканы кебек коры булды: — Тимә син аларга: берсенең мыегын кара да икенчесенең чәчен күр: чын азамат егетләр, — аннары мәгънәсенә тирәнрәк ишарәләргә исәпләп булса кирәк:— минем бусаганы атлап керәчәк укымышлы әфәнделәр: «Бу Мөкатдәс карт кеше белән кешене аера белми торган томана икән», дип уйламасыннар, — диде. Аннары тагы бер көнне Гөлчирә үз бүлмәсендәге комод өстенә наборы белән бизәнү-ясану әйберләре тартмасы кайтып утырганны күргәч, кызның шикләнүләре гаҗәпсенү катнаш алгысыну белән алышынды: я хода, чандыр һәм бала акылы чыкмаган дигәч тә, әллә аның эчендә җаны юкмы? Зөһрәнең Таһиры булганы кебек, әллә аның да кайдадыр Таһиры каңгырып йөрми торгандырмы? Әгәр әйтик (тфү, тфү! Әстагыфирулла, уйларга да оят!), аның ул Таһиры теге кичне аларга сугылып киткән шул чибәр Мәскәү егете булса? Кайтышлый бу юлы аларда тукталачак дигән сүз дә колагына кереп калган иде, әллә, ходаем, өйдәге бу ыгы-зыгы шул кунак егетне каршылау өчен куптымы? Юк, юк, башка китерү дә хәтәр: Гөлчирәнең соң кеше күзе төшәр җире бармы? Комод өстенә кайтып утырган теге тартманы да гомердә ачасы юк. кершән-иннекне дә гомердә ягынасы юк. Янәсе. Таһирыма матур булып күреним дип Зөһрә онга төшкән таракан кебек кершән- иннеккә буялып йөрсен, имеш. Таһир икән, бернинди ялган буяуга алданмаслык чын Таһир булсын. Танырга тели икән үзенен Зөһрәсен, бернинди ясалмасыз, ничек бар — шул хәлендә, шушы чандыр кыз хәлендә, шушы ходай биргән күзләре, кашларыкерфекләре белән танысын. Нигә ул стенадагы шәмаилләргә, «Мәккәимөкәррәмә» күренеш- « ләренә кагылырга кирәк булгандыр? 5 Шулай да кызның күңеле шик-шөбһәләрдән, хәвефләнү катыш жил- g кенүләрдән һич кенә дә арынып тормый. Соңгы вакытта төнге йокысы- 5 ның рәте чуалды, йоклый алмыйча азап чигә, йокладымы — төшләр, я төшләр... Куандыра торганы да, куркынычы да бар Кайтса кайтсын = иде дә тизрәк үзенең Мәскәвенә китсен иде ул егет. Кичә кич. җыелган £ залда үзе генә йөргәндә төсмерләп алды кыз: карасана, кай ягы белән- « дер Генрих Гейнены искә төшерә түгелме сон ул? Юктыр, юктыр, ♦ уйлаганныкы гынадыр, бер күреп алуда кайдан ул чаклы охшашлык- - лар тотып калып булсын, ди. Ничек кенә булмасын, кайтсын иде дә, = тизрәк үзенең Мәскәвенә олаксын иде Башка берәүгә дә, әтисенә дә, ® әнисенә дә, Таһир белән Зөһрәгә дә бернинди дәгъвасы юк Гөлчи- х рәнең. Бары тик аны тынычта калдырсыннар да югалган йокысын кире х кайтарсыннар, бары шул гына! = Шулай да, кыз күңелендәге шашынулар белән исәпләшмичә, тор- < мыш үз юлы белән ага бирә иде. Санаулы көннәр, хәтта артыгы белән * дә булса кирәк, үтеп киткән, бер көнне, һич тә исәптә-уйда юк чагында, Мөкатдәс Шәйдуллин магазинына ул — соңгы атналарда Шәйдул- линнар өендә зык кубарырга сәбәпче булган мөсафир егет Нагиев килеп керде. Күрәчәккә каршы, ул көнне кибеткә — прилавка артына Гөлчирә дә килеп баскан иде. Әлбәттә, карап кына торырга түгел, сату итәргә. Гөлчирә һәр вакытта кибеткә сату итәргә килгәндә, әтисенең шулай кушуы буенча, киенеп-ясанып, искерәк модалы булса да калфактан, калфак өстеннән газовый шәл салып, беркадәр сабын кәгазендәге мадоннага охшап килә. Болай киенүне үзе бер дә яратмый, әмма әтисе кушкач ни чара! Кызганычка каршы, бүген дә ул беркадәррәк «сабын кәгазе» иде. Шул хәлендә «Котдус абыйсы»на күренү аны берьюлы куырып ташлады. Хәер, бу озакка сузылмады. Нагиев кыз яныннан, чак кына күз ташлаган булып, кызны оялтмаска тырышудан бигрәк, үзенең уңайсызланганын сиздермәскә тырышкандай ялт кына эчкә — канторка ягына үтте. Нәрсә дә булса әйттеме ул кызга, әллә әйтмичә, исәнләшмичә үк уздымы — кыз хәзер аны аерыр хәлдә түгел. Кояшта йөреп бераз карала төшкән, арыган-талчыккан йөзле ул егетнең кыяр- кыймас кына күз сирпел узуы муеныннан ашкан — кыз шуңардан да бәхетле иде бу минутта. Анда, эчкәреге бүлмәдә, сүз озын булмады, хәтта утырып та тормадылар. — Эшләр ничек тора, Мөкатдәс агам? — диде Нагиев, кыска һәм беркадәр коры итеп. — Эшләр дип... ни... Тукта, син, әфәндем, һич югы. утырып сөйләш әле. — Утырып торырга вакытым юк, кичерә күрегез. Утырып торганчы, һич югы, юл тузаннарыннан арынырга, ванна керергә, өс-башны алыштырырга кирәк. Кунагының болай кызу тотуыннан Мөкатдәс беркадәр аптыраштарак калды, ә теге аны юри шул хәлгә төшерергә тырыша, аптыраган кешене үзеңә кирәклерәк якка юнәлтү ансатрак икәнлеген ул төгәл чамалап эш итә иде. Үзенең болай курт сөйләшүенең сәбәбен әйтеп, акланырга тырышкандай, аннары егет өстәп тә күясы итте: — Бик озак утырып торырга кушмыйлар, тәкъсир. Мин кайтканчь> монда телеграмма көтеп яткан: эшләр, эшләр, понимаете ли... — Без бит... ни... бездә бераз кунак булырсыз дип өметләнеп торган идек. Хәләл җефетем Гөлсара ханым да, туташ та, тиле кеше әйтмешли... «Туташ» дигән сүз Нагиевның колагына, әлбәттә, керде, шул ук вакытта телеграмма дип телгә алу, эш күплек белән мактану, Мәскәү- дә, имештер, аны түземсезләнеп көтәләр итеп күрсәтү дә кирәк марканы саклау өчен кирәк иде. — Монда мин сөйләшәсе кешеләр белән сөйләшеп куйдым. — Конспирация ягы әйтелгәнчә сакланамы? — дип, тегенең сүзен бүлдерәсе итте Нагиев. «Конспирация» сүзе картка, әлбәттә, бик үк аңлашылмады, бу сүз элеккерәк елларда Шәйдуллин ишеләрнең йөрәгенә таш булып утырган «контрибуция» сүзенәрәк охшавы белән аны беркадәр сагаерга мәҗбүр итте. — Ни дип... ни инде, ничек сөйләшенгән — шулай эшләнде, мәгә- ренки без әле алай ашыгыч тотарсыз дип шәйлә дә уйламыйдыр идек Хатын-кыз ду килеп әзерләнгән булды. — Бик үк бетәшеп маташасы килми Шәндуллинның да, Мәскәү егетенең маркасы югары булса, Шәйдуллинныкы да юлда аунап ятмый. — Югыйсә, әйттем үзләренә, эш кешесе — эш кешесе, ул бездә атналап ятарга килмәгән. Әгәр ошатып китсә әгәр, күздә тотылган эш тә барып чыкса, менә, алла боерса, икенче килер, мин әйтәм. Мөкатдәс соңгы сүзләренә аеруча басым ясап әйтте. Хәер, Нагиев та ахмак түгел, картның тел төбендә нәрсә ятканын чамалый, буй җиткән кыз ата-анасы ниләр уйламас. Исәнләшкәндә уңайсызланып, алсу- кызылга манылып, сөрмәле күзләрен кая куярга белмәгәндәй түбән карап, сүзсез калуына караганда, «буй җиткән кыз»ның үзенең дә итәгенә ут капкан булса кирәк, итәгенә генә кабып калган булса әле! Шуңа күрә Нагиев та башны бик югары тотып сөйләшүне килештермәде. — Мин барысын да, шул җөмләдән туташ, ханымның кунакчыллыгын да бик яхшы аңлыйм, тәшәккөрдән гажизмен яхшылыклары өчен. Шулай дип үзләренә җиткерсәгез икән. — Ул тынып, бер мәл уйланып торды. — Впрочем, өс-башны алыштырып, үземне чак кына тәртипкә китергәч, кичкә таба, һәрхәлдә, кеше күзенә чалынмастай вакытны җиткезеп, мин бәлкем сезгә үзем үк сугылырмын әле. — Бәрәкалла! Минем авыздан чыгасы сүзне әйттең. — Мөкатдәс карт ачыла төште, әле бөтенесе алда икәнлеген чамалау аңарга яңа дәрт өстәде, — без кайтышлый ук шәйлә үзебезгә генә кайтырсыз дип көткән идек. Өебез иркен, күңелебез аннан да болай иркенрәк. — Яхшы нияттә булуыгыз өчен мең кәррә рәхмәт, тәкъсир, — үз нәүбәтендә Нагиев та тәкәллеф күрсәтү ягыннан провинциаль сәүдәгәрдән калышмый иде,— әмма дә ки, сентиментальлек күрсәтешергә, бер-беребезгә кунакка йөрешергә ашыкмыйк. Онытмыйк: алдыбызда зур эш тора. Безне хәзергә бергә күрмәүләре хәерлерәк. Алда торган эшебезне башкарып чыкканчы дигән сүзем. Нагиевның бу соңгы сүзе Мөкатдәс картның, ягъни буй җиткән кыз атасының, еракка төбәлгән өметләрен яңадан тергезеп җибәрде — димәк, өзеп үк ташлар исәбе юк, төпле егеттән төпле сүз ишетәм, шөкер ходайга. — Алайса, кичкә хәтле мин сезне калдырып торам,— диде Нагиев, хәзергә сүзне шуның белән очларга теләгәнлеген аермачык сиздереп.— клиентлар кемнәр и алар белән кайчан, кайда, кай сәгатьләрдә очрашачагыбызны да кичен уточним. Мөкатдәс карт та төшеп калганнардан түгел, «калдырып торам!»- ның астында нинди мәгънә ятканлыгын, һич югы, ятарга тиешлеген. чамалый. Бу сүзләрне әйткәндә егетнең күзләрендә бигрәк тә хәтәр бер чаткы жемелдәп калгандай булды, һәм шундук Мөкатдәс моны үз теленә үзенчә «тәрҗемә итте» «Син, карт әтәй, канторка дип зурдан кубып атый торган шушы комырыгыңда утыра тор хәзергә. Буш утыру күңелсез дисәң, әнә счет төймәсе тарткалый утыр: ягъни мәсәлән, теге безнең Кабан төбе дигән эшебез барып чыга калса, аның ♦ саф табышы күпме чамасы төшәр икән? Мәскәү, Бельгия кешеләренә Ь дигән өлешен бер якка аерып куй, ягъни безгә — пай керткән Казан 5 татарларына күпме төшә? Менә сиңа шөгыль бу минутларга. Ә шул £ арада алар —яшь күгәрченнәр — кара-каршы килеп,’ бер мәл гөл- g дерәшеп алсыннар. Шаять, «исәнме, саумы?» белән генә калмас алар- S ныкы. Бу Мәскәү тутый кошының канат-каурые бик шома, сүзгә-өнгә = дә күршегә керә торганнардан түгел, кызлар белән сөйләшкәндә дә, Р шәт, авызына су кабып тормас. Минем дөнья күрмәгән куй бәрәне генә < ачык авыз булып тормаса....» Ф Менә шундыйрак уйлар йөгереп узды картның башыннан һәм ул _ уйлар, чамача, дөреслеккә дә туры килә язды. Нагиев прилавка = артында басып торучы Гөлчирә каршына һич тәкәллефсез килеп туки тады: ® — Сезне, туташ, нәкъ шул элеккеге гүзәл төсегездә күрүемә шат- х мын,— дип, кызның оялчанлыгы, таркалып калуы белән тамчы да = исәпләшмичә, сүз башлады, — бу өяз юлларының тузанын йотып, £ төбәктән-төбәккә сәяхәт кылып, саранча белән сугышып йөрмешемдә е күңелемдә бердәнбер юанычым — ул сез булдыгыз Менә нишләтте мине сезнең теге көнге күз сирпеп бер карашыгыз, туташ. Гөлчирә, әлбәттә, тел әйләндереп ни дә әйтә алмады, шул ук вакытта бу купшы сүзләрнең мәгънәсен дөрес шәрехләрлек хәлдә дә түгел, ул тоташы белән ут эчендә, битләре кызышып яна, шул ук вакытта, бу хөррият заманында иске модалы калфак киеп, Мәскәү хәтле Мәскәү- дән чыккан чибәр егет алдында сүзсез басып калганлыгы өчен дә жир тишегенә керерлек хәлдә иде. Кызның, нишләргә белмичә, әледән-әле канторка ишеге ягына таба караштыргалавын үзенчә аңлап, егет аны бу бәладән тизрәк коткарасы итте. — Күрәм, сез, туташкай, әтиегез килеп чыкмагае дип шикләнәсез, аңлашыла торган хәл бу. — Нагиев бу юлы җиргә якынрак килү ягын карады, — мин сезне бу авыр хәлдән коткарам, тик бәләкәй генә бер шартым бар. Ул тиз генә портфеленә тыгылды, аннан күзнең явын алырлык чуар һәм ефәк зияк белән уралган шоколад тартмасы чыгарды: — Өч өяздә булып бер жирдән, анда да итәк астыннан гына диярлек таптым,— диде ул, тартманы Гөлчирәнең алдына куеп.— сезнең •өчен генә таптым, туташ. Зинһар, шушы бәләкәй бүләгемне, гаеп-кыек итмичә генә кабул итеп алсагыз икән Бичара Гөлчирә нәрсә дип әйтергә дә белмәде: аңа бер үк вакытта рәхәт тә, баш әйләндергеч дәрәжәдә аптыраткыч та иде. Дөрес, китаплардан укыганы бар: бүләк бирешү дөньяда була торган эш. ләкин үзенең моңа хәтле егет-җилән затыннан бер бүләк тә алганы юк һәм аның ничек булганын күз алдына да китерә алмый иде. Шулай була икән шул, бирәләр дә китеп баралар икән! Ул аңына килгәндә, Нагиев инде аның каршында юк, кызның ниндирәк хәлдә калганлыгын күреп, ул тизрәк ычкыну ягын караган иде. Ходәвәндә! Калды бит кыз шашыну белән хәтәрлек уртасында Ичмасам, кеше-кара күзе төшкәнче алып тыксын иде берәр яры. Кагылмый да, күзен дә ала алмый тартмадан. Шушындый матур тартма дөньяда булыр икән. «Өч өяздә йөреп бер жирдән сезнең өчен таптым, туташкай!» дигән сүзләре яңгырап калды колакта. Кыскасы, иләсләнгән иде кыз бу минутта. Хәлбуки, иләсләнерлек әллә ни юк иде монда: «Өч өяздән» дигәне уйлап чыгарылган сүз, «сезнең өчен генә таптым» дигәне дә купшы сүз булганлыктан гына әйтелде, Нагиев бу шоколад тартмасын «Тукта, җае килеп чыкса, әлеге француз коньягы янына ярап куюы бар» дип, Мәскәүдән үк саквояжына тыгып чыккан иде. 14 Сабый күңелле түгел диген син аны! Гөлчирә Нагиев күчтәнәч итеп биргән тартмалы шоколадны, кош тоткандай алып кайтып, әнисенә күрсәтте. Хәер, аның куанычы куенына сыймый, кем беләндер бүлешергә кирәк, ә аның — чәче киселгән кызлар янына барып кушыла алмаган, чәче киселмәгән Иске бистә кызларыннан үзен кай ягы беләндер өстен тотучы горур жанлы элекке гимназистканың — сер бүлешердәй бүтән кешесе юк иде. — Кара әле, әни җаным, моның язуы ук русча түгел, французчамы дип әйтим, — ул бер куйган тартманы яңадан күтәреп килде, укып маташкан булды. Чынлап та, тартма һәм аның пөхтә төрелүе ул елларда бик популяр булган һәм сирәк-сирәк кенә провинциядә дә күренгә- ләп калган «Моссельпром» тартмаларыннан аерылып тора иде. Аналы-кызлы шулай юрашып торганда, көндезге чәйгә кайткан атлы булып (башка көннәрдә кайтмаганны) Мөкатдәс тә кайтты, кичкә әлеге егетнең үзләренә киләчәген, итәкне-җинне җыебрак торырга, бигрәк тә «теге ачык авыз кыз»ны искәртебрәк куярга кирәклекне хатыны Гөлсараның исенә төшереп китте. Бу хәбәрдән Гөлсара аптырап калды, чынлап та, бурычның зурысы куелды бит! Кичнең ерак түгеллеген, киләсе кунакның зур кеше икәнлеген, аның алдында үзеңне ничек тотарга кирәклекне әле теге яктан, әле бу яктан ишарәләп-ишарәләп тә «теге ачык авыз»ның бик алай бизәнергә ашыгуын күрмәгәч, ниһаять, комод өстендә әлегә пичәте дә ертылмаган парфюмерия тартмасына төртеп үк күрсәтергә мәҗбүр булды әнисе. — Әтиең әллә сиңа уенчык итеп апкайтканмы әнә ул тартманы,— диде, чак кына шелтәләгән тавыш белән,— ничек апкайтып куйган, шулай тора, ачып та карамагансың. Ә Гөлчирә исә мондый ишарәләрдән югарыдарак очып йөри, аңарга кичне көтүе бер үк вакытта рәхәт һәм баш әйләндергеч дәрәҗәдә куркыныч иде. Хәлбуки, кич һич көтмәгәнчә гадәти булып чыкты. Киләсе кунак килде, хуҗа белән икәве өске өйнең кунак залына кереп эчтән бикләнделәр, дәррәү эш турында тотынмас өчен, Нагиев залдагы үзгәрешләргә— идәнгә җәелгән хәтфә келәмгә, шәмаилләр урынына рамнарга куелган мыеклы Буденный белән тузгый чәчле Гейне портретына игътибар иткән булды: — Сезнең өйдә күзгә ташлана торган үзгәрешләр күрәм һәм һичшиксез прогресс ягына... Аңа җавабында Мөкатдәс, бик үк шәрәләндерергә ашыкмаса да, колагы бар кеше тотып алырдай итеп әйтте: — Мин катнашкан эш түгел, кызлы өй көнгә кырык төрлегә әйләнә,— диде игътибар итмәгәндәй. Ләкин шундук өстәмичә дә булдыра алмады: — Без түгел — хатын-кыз халкы, кунак кайтасын белеп, үзләренчә җыйналып торган булуларыдыр инде. һәм шушы бер-ике авыз сүздән соң, көнозын канатланып, күкләрдә очынып йөргән кыз онытылып та калды. Нагиев шыпыртрак тавышка күчте һәм шундук үгезне мөгезеннән борып аласы итте. — Минем сәфәрем бетү алдында, Мәскәүдән телеграмма барлыгы турында көндез исегезгә төшергән идем шикелле. — Ул мөһим сүз ■алдыннан әтрафка колак салгандай беравык тынып торды — Инде сезне тыңлыйсы килә: эшләр ничек тора сезнең бу тарафларда? — Ничек дип әйтим, безнеңчә хуп, сез менә ничек кабул итәрсез тагы? ’ ’ — Китап сүзләре белән сөйләшүне калдырып торыйк ничә кеше •белән сөйләшенде? ♦ — Ничек сөйләштек, шулай: өч кеше. а. — Ышанычлылармы? Сер саклый алырдай кешеләрме дигән сүзем? 4 — Җаннарын бирерләр, серләрен бирмәсләр. Иманлы авызым т белән шуны гына әйтә алам. 2 — Шулай булуы нәкъ точкасы, — дип, үзенең бу җаваптан канә- $ гатьләнүен белдерергә ашыкты Нагиев Ләкин тел төбендә әйтелмәгән - сүзе, дөресрәге, соравы калганлыгы күзләреннән үк күренеп тора иде. з Тимерне кызуында сугып куясы итте: «Ышанычлылармы?» дип куй- $ ган соравымны, туры әйтүем өчен сез мине гафу итегез, тәкъсир, сез ничектер берьяклырак аңладыгыз. «Ышанычлылармы?» дигән сорау _ тиешле авансны бүген соралса — бүген чыгарып бирергә әзерләрме. “ дигән сүзебез дә. Кабатлауны кирәк тапмыйм, миңа иртәгә булмаса, 3 аның иртәгесеннән дә калмыйча китәргә кирәк. — Соң, алайса, менә болай итик, бер фараз, ягъни мәсәлән, сез, Котдус әфәндем, мөсафир кеше буларак минем кунагым сыйфатында 2 бездә каласыз, бездә кунасыз. Без карт сөякләр белән мөсәхәбә сезнең н өчен күңелсез тоелса, аллага шөкер, бездә заман теле белән сөйләшә белүче яшь кеше дә бар Мин үз вакытында гимназия күргән, аз-маз гына французча да сукалый торган Гөлчирә туташыбызны күздә тотып әйтәм бу сүзләремне. — Бу әле минем сорауга жавап булмады, — дип, кискен итеп бүлдерәсе итте Нагиев,— мин әлеге өч компаньонның бүген дисәк — бүген тиешле авансны кертергә әзерме-түгелме икәнлекләрен белергә теләр идем. — Беләсе-нитәсе юк, — хәзер инде Мөкатдәс тә сүзне сузмыйча сөйләшә башлаган иде «французча сукалый» торган кызы турында ымлавын җавапсыз калдырды бит кунак! — Иртәгә кичкә, телибез икән — нәкъ шушы сәгатьләрдә червонецлары белән минем шушы залда булырлар. — Монда түгел, миндә. «Амур» мөсафирханәсе, 112 номер. Сүз алып бару өчен анда тынычрак булыр. — дип өзде Нагиев. Аның өзеп әйтүенә болай да каршы килү мөмкин түгел иде, ләкин ул аны соңыннан булса да җайлап-төзәтеп куярга да онытмады.— Бу кунакчыл йортка минем визитлар әле дә җитәрлек булды, киләчәктә дә юл өзелмәс дип уйлыйм. Әлхасил, бер мәртәбә минем дә сезне үз кунагым итеп күрәсем килә. Я хода! Киләчәкне дә истә тота, имеш, әле бу егет. Болай булгач зык купмый мөмкннме соң! Әйтик, куна калдырырга күндереп тә булмасын, ди. һич югы. яшелле-зәңгәрле нурлар чәчә торган шушы хрусталь люстра яктылыгында дөньяда юк рнзык-нигъмәтләр куеп һәм күпне белә торган бу Мәскәү егете каршына үзенең «французча сукалый» торган Гөлчирәсен дә утыртып, шаулап бер чәй эчмичә, кунакны коры өйдән буш җибәрү татарча булмас! Казанның атаклы бае .Мөкатдәс Шәйдуллинның абруена сыймас б\ Шундый уйлар белән җильякланып, ишекнең келәсен ачканын, теге яктагыларга: — Кайсыгыз бар анда? Кайчанга хәтле безне коры өйдә бикләп утыртырсыз икән? — дип тавыш салганлыгын Мөкатдәс үзе дә сизми калды. Кунак тыйнаклык йөзеннән, әлбәттә, каршы килгән булды, урыныннан кузгалып, китәргә җыйналды Ләкин моның тыйнаклык йөзеннән генә эшләнгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора, чәй өчен әллә ни исе китмәсә дә, көндезге бүләктән соң кыргый кызның үзен ничегрәк тотуын егетнең бик тә күрәсе килә иде. Башка якларга да күзе очлы бу Мәскәү мишәренең, кызлар тану ягына килгәндә дә йөрәге йоклап ятмый. исәбе үзе белән иде: Кабан төбеннән табылачак алтын миф тә булсын, ә ул Гөлчирә дигәннәре миф түгел ләбаса! Ник. әйтик, бу яктан да бәхетне бер сынап карамаска икән?! Ләкин эш Нагиев уйлаганча килеп чыкмады. Хәтта кызның әти- әнисе корган план буенча да килеп чыкмады. Гөлчирә, әнисенә булышып, табын әзерләшкәндә кунак абыйсы белән артык очынмыйча гына исәнләште, тегенең сорауларына бер сүз, ике сүз белән генә җавап кай- таргалады. күз сирпеп бер карап алды — нәрсә генә аңлатасың бу бер, карашта! Ә табынга утырып чәй эчә калырга уңайсызланды, никадәр кыстасалар да, хәтта кунак егет аның укымышлылыгына, гимназия күргән кеше икәнлегенә киная белән, «Сезнең кебек просвещенный туташкамы? Килешми мондый пассаж!» дип караса да, утырта алмадылар. Соңыннан, бер чыкканда, әнисе шелтә белдергәч, һич боргаланмыйча. туп-турысын әйтте дә салды кыз: — Ничек утырыйм, үзегез «ир-ат арасында чәч-баш туздырып күренү килешми» дип гел тукып торасыз, ә мин андый олы җирдән килгән яшь кеше алдында абыстайлар кебек яулык бөркәнеп утырырга теләмим.— диде. Моңа хәтле гел карусызлык күрсәтеп, әти-әнисенең һәр әйткәнен тел кайтармыйча кабул итә килгән кызының болай ачык, сөйләшә башлавы әни кешегә, әлбәттә, уйланырлык сәбәп иде. Тик кай арада монда уйланыр вакыт: теге өйдә шундый зур өметләр баглаган кунагың утырганда. Бу утыруда нечкә билле рюмкаларны кузгатмадылар, хәтта «Каюм хәлфә» методын да кулланып тормадылар. Чөнки эш җитди, көннәр санаулы калган, һәркайсы вакытны үзенчә ныграк отып калырга чамалый иде. «Компаньоннар»ның ниндирәк кешеләр икәнлеген, иң әһәмият- лесе, сер саклый белү ягыннан таш кебек телсез булырга тиешлекләрен, бер үк вакытта чека кешеләренең дә. әлбәттә, йоклап ятмаячак- ларын кунак янә бер кат «Мөкатдәс әфәнде»нең исенә төшергәч, мондагылар үз нәүбәтләрендә кунак егетне сораулар белән күмәргә тотындылар. Әлбәттә, турыдан бәреп түгел, кыеклап-кыеклап кына: янәсе, әти-әниләре исән-саулармы? Кайда, нинди кәсеп белән көн итмәктәләр? Мәскәүдә тормыш яклары ничек? Егетнең тора торган җире? Сүз дә юк. безнең мондагы кебек утын белән ягылып чиләнә торган түгелдер инде? Суы да үзенә үк киләмени? Ж,ан рәхәте, безнең мондагы кебек фонталда чират торасы түгел икән! Шундый зур өйдә ялгыз баш яшәү, шик-шөбһә юк, ансат түгелдер һәм башка, һәм башка кыек атып туры тидерергә маташулар... Сорауларның шулай күплегеннән һәм аларның кай юнәлештә куера баруыннан Нагиев үзе дә, әлбәттә, сизенеп утыра: тикмә түгел бу. карт белән аның хатыны кавалерны ошаттылар, җае чыкканда ничек тә кызларын сылыйсылары килә. Ул арада егетнең бөтен сорауларга күңелгә хуш килердәй җавап биреп торуыннан, исерткеч эчмичә дә сәрхушлана төшкән Мөкатдәс кинәт, гадәттәгечә сатулашып торырга һич урын калдырмыйча, хатыны Гөлсараны тыкырдатырга тотынды: — Бар әле, анасы, алып кер шул дики кызны, әйтәсе сүзем бар барыбыз бергә чакта. — Хатыны чыгып киткәч, сер итеп кенә әйткәндәй, дәвам итте: — Нишләтәсең, артык оялчан бала булып чыкты, кызыбыз Гөлчирәне әйтәм. . Әнисе дә шулай иде кыз чагында, зарланыр хәлем юк. гамәленә ярады тагы. Мөкатдәс үзен ат базарындагычарак тота башлаган иде, ярый әле. кызы белән хатыны килеп керде. Гөлчирә ялгыз үзе генә чакта барысын да уйлаган булса кирәк, аннан килеп, «дики» дип нихәтле генә яман атын сатмасыннар, аның да «леп-леп» тибеп торган йөрәге бар, шулай ук күзе дә бар: бу Мәскәү егете ошый аңарга, ошый. Хәер, кирәк чагында әйтер сүзен әйтә ала торган теле дә бар икән. — Минем кемгә кирәгем чыкты икән тагы? Курка калдым кинәт,— диде ул, бу юлы инде кунак егеткә туп-туры карап. Аның бу карашында тәкәббер чаялык чаткысы чагылып узды — үз бәһасен белгән, ♦ ләкин күңеле купшынган кызларда гына кузгала мондый чая тәкәббер- а. лек. 5 Бөтенесен алдан күреп, әзерләп куйган булган икән хәйләкәр карт. ? Кызына артык сүз куертырга ирек бирмәде, кулыннан җитәкләп дияр- | лек, люстра яктысына табарак алып килде. «Менә ул! Минем товар | менә шушы!» дигән кыяфәт белән Нагиевка бер карап алды, аннары, _ бөтенесе дә аптырабрак калган бер минутта, кесәсеннән йомшак ак 5 кәгазьгә төрелгән нәрсә чыгарды. Кәгазен фокусникларча тизлек белән 5 атып бәрде, люстра яктысында алтын портсигар ялтырап күренде. — Мә, кызым, үз кулың белән бир бүләгеңне абыеңа, — ул үзе _ уйлап чыгарган бу тамашадан әйтеп бетергесез канәгать, кинәт яшәреп - киткәндәй күренә иде,— бүләккә каршы бүләк. Абыең бүләк алып кайт- 3 кан сиңа, инде менә абыеңа син бүләк ит. Юкса, хәйләкәр хәзерге яшь- © җилкенчәк, шундый келтерифутлы эшне дә әтисе җилкәсенә качып * эшләмәкче... - Тагын теле югалды Гөлчирә бичараның. Ул соңгы чиккә җитеп н аптырады, бит алмалары алсу-кызыллыкка манылды, кемгә күтәрелеп ? карарга да белми, шул ук вакытта күңеленнән әнисенә карата «әтигә шуны да җиткергән икән!» дигән рәнҗүле уй да узды. Кыскасы, күбәләктәй килеп керде янгынга, әллә портсигар кулны яндыра, әллә кул портсигарны?. — Рәхим итеп... Мөмкин булса, гаепләмичә, — дигән сүзләрне көч- кә-көчкә генә әвәләп, бүләкне егеткә сузды ул Аңарга тизрәк котылырга, гомумән, күздән югалырга кирәк иле Тик Мәскәү егете аның кулын бер тотып алгач җибәрмичә торды. Мәскәү егете дә төшеп калганнардан түгел, кулга берьюлы мондый зур хәзинә: кыз һәм алтын портсигар килеп эләккәч, тиз генә ычкындырырга теләми иде. Ләкин һәр рәхәтлекнең бер чиге бар, сөйләшә һәм чәйли торгач байтак вакыт узган, кузгалырга вакыт җиткәнлеген белдереп, егеткә жилет кесәсеннән алтын сәгатен чыгарып күрсәтергә янә бер форсат булды. Куна калырга бик кыстасалар да, риза булмады, иртән наркоматка барасы барлыгын һәм башка сылтаулар табып, бүгенгә саубуллашып торуны тиеш тапты Гөлчирә башта’ әлеге портсигар бүләк итү минутларында, көтелмәгән бу хәлдән уңайсызланып, тизрәк күздән югалу ягын караса да, кулы егетнең учында бер мәл эреп чыкканнан соң. кыюлык алды, сүзгә бик үк катнашмыйчарак кына шул тирәдә чуала, олылар әвәрә килгән арада егет белән сөйкемле генә карашып алырга да өлгерә иде. Сюрприз артыннан сюрприз һәм һич көтмәгәндә. Башка вакытта кызына карата мондый «хөрриятне» һич рөхсәт итмәгән иске фикерле Мөкатдәс карт, кунак китәргә дип ишек төбенә килгәч — Булмаса, бар. кызым, абыеңны Мәскәвски чатына хәтле озатып куй. Чит шәһәр кешесе, буталып йөрүе бар, — дип әйтеп ташламасынмы! — Әй, ошамаганны сөйләп торган булмасана, — дип, Гөлсара каршы төште бу сүзгә. Ә кызлары Гөлчирәгә килгәндә, ул бичара оятыннан сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел, киреләнгән баладай аркасы белән үк борылган иде. — Сез, Мөкатдәс әфәнде, бигрәк.. туташны уңайсыз хәлгә куйдыгыз,— дигән булды Нагиев, тынычландырырга тырышкандай кызга якыная төшеп, — кинога билет алып, иртәгә кичкә мин аны үзем алмага .килсәм. Сез каршы килмәссез бит, Гөлчирә туташ? Туташ бер сүз дә дәшмәде, туташ сүз дәшерлек хәлдә түгел иде. — Әссөкүте галәмәте-риза дигән сүз бар түгелме? — дип, нишләг> тер гарәпчәләтеп, кызның әтисенә мөрәҗәгать итте егет, һәм җитди тонга күчеп өстәде: — На всякий случай, без теге әфәнделәр белән очрашуны бераз алгарак, әйтик, сәгать алтыга күчерик. Болар үзара ым белән генә аңлаштылар, ә кыз-хатынның бу эштә аңламый калуы хәерлерәк иде. Кунак китте, олы люстраны шундук сүндерделәр, табын җыю өчен бәләкәй лампочка яктысы да бик җиткән иде. Аннары, табын җыелып беткәч, олылар йокларга яттылар, үз бүлмәсенә кереп, Гөлчирә дә йокларга ятты. Әмма әйтергә генә ансат — йокларга мөмкинме соң шундый-шундый хәлләрдән сон? Бигрәк тә иртәгә, әгәр әйткән сүзе чын булып, кинога алмага килүен көткәндә! Ходавәндә, кешеләрнең күңелләрендә, кемдә күпмедер, мәкер яшеренгән, бәлки бөтен дөньясы мәкер белән тулгандыр, әмма Маломещанский урамында яшәүче Гөлчирә атлы кызда, мәсәлән, тамчы хәтле дә мәкер юк: ул иртәгә аның белән кинога барачак! 15 Иртәгесен Мөкатдәс тирече Хәмзәгә дә, Сукконный Ясәвигә дә үзе барып, колакларына гына пышылдап килде: ягъни очрашу урыны «Амур» мөсафирханәсе, йөз дә уникенче номер, кич 6 сәгатьтә һәм һич шау-шусыз. Алай-болай дежурный-мазар кызыксына калса, җавап кыска һәм каушаусыз булырга тиеш: «Без чакырулы!» Алда торган очрашуга үтә мөһим төс бирергә тырышып булса кирәк, бу чаклысын үзеннән уйлап чыгарып: — Шефның әмере шулай! — дип тә өстәде. (Әңгәмәләрнең берсе вакытында Нагиев, янәсе-имеш, чит ил илчелегендәге танышына карата «шеф», «минем шефым!» кебек сүзләр ычкындыргалаган һәм бу сүз Мөкатдәскә бик тә ошап, хәтеренә сеңеп калган иде.) Әлбәттә, тегеләрнең буш кесә белән килергә тиеш түгеллекләре янә бер кат искәртелде. «Кунаклар», эш кешеләре буларак, төгәл үз вакытында җыелдылар. Нагиев та беренче очрашучы тәвәккәл казанлыларны коры бүлмәгә түгел, кайнар пәрәмәч, сумса һәм кондитер әйберләре, олылы-кече- ле чәй чәйнекләре куйдырып, өстәл әзерләтеп каршылады. Алай-болай кирәкярагы чыга калса дип, Депре коньягын да якынгарак чыгарып куйган иде. «Кунаклар», олылы да кечеле, өчесе берьюлы дәррәү килеп керделәр һәм, сәлам бирергәме икән, кирәк түгелме икән, дигәндәй тиз генә берберенә карашып алдылар. Хәер, укымышлы яшь егет бу якка алай талымлы түгел икән, «Сәлам биреп керегез!» дип тегеләрне кире борып чыгармады, андый тәкәллефкә бөтенләй дә игътибарсыз калды. — Хуш килдегез, мәрхабә, — дип, ачык йөз белән каршылады ул кунакларын. Ләкин шул «мәрхабә»ләр рәтеннән үк, тавышына яшертен серлелек төсмере чыгарып: — Швейцар вә дежурный ханым өстәле яныннан шома гына уздыгызмы? Кая, кемгә килүегез белән кызыксынучы булмадымы? — дип сорау куярга да онытмады. Аллага шөкер, алай кызыксынучы булмаган икән, димәк, һич тәкәллефсез, эш кешеләренә хас рәвештә, түгәрәк өстәл кырына якынрак килеп утырырга да мөмкин. Тирече Хәмзә, татарның бетмәс-төкәнмәс гадәт-йолаларына бирелгән адәм буларак, урындыкка килеп утыру белән, «я, алайса, йортка бер дога!» дип учын авыз тирәсенә китерә башлаган иде дә, аның бу тәкъдимен хуплап алучы бик күренмәгәч, күтәрелгән к!улын буш төшермәс өчен шундук түш кесәсенә тыгылып, аннан канәфер шешәчеген тартып чыгарды. Бер канәферне сак кына учына кагып төшерде, шундук кабып җибәрергә дә өлгерде. — Ризыктан олы нәрсә юк, иң элек ризыктан тәнәүвел кылыйк. — дип сөйләнә-сөйләнә, аш-су өстенә ябылган газетаны тартып алды Нагиев. Ул хәйләкәр төлке барысын да җиренә җиткереп, бу диндар татарларның күңелләренә хуш килсен өченгә, Галимҗан хәзрәт мәдрә- ♦ сәсендә укыган чагында ук күңеленә сеңеп калган гарәп сүзләре кыстыргалап җибәрә иде. Чәйнектәге чәй кайнар сакланган иде, аны тагын да «кайнарлый» төшү өчен Депре коньягы да чыкты. — Мөкатдәс әфәнде, сез ничек карыйсыз, әгәр Каюм хәлфә дозасында гына кушып җибәрсәк? — дип, арада өлкәнрәк кеше булганлыктан, Мөкатдәскә мөрәҗәгать итте хуҗа. Каршылык күрсәтүче булмады. Тик ялангач хатын-кыз сурәте күрсә тәкатен җуя торган Суконный Ясәви генә, коньяк савыты этикеткасындагы шәрә тәнне күреп: — Әллә-лә-лә, төшерә белгәннәр нәмәхрәмне... безнең җирдәге шомлык түгелдер бу, —дип сузып куйды һәм үзенең бу тәкатьсезлегеннән үзе үк, намаз укыганда күршесенә ишетелерлек итеп тәһарәте бозылган хак мөселмандай, кызарып-унайсызланып калды Аның каравы, Ясәвинең бу кызыксынуы Нагиевка элек чит илдән килгән коньягы, аннары үзенең гомумән абруйлы элемтәләре белән чамача гына бер мактанып алырга сәбәп булып чыкты. Булдыра алганча әдәплелек күрсәтергә тырышып, «пирәшләп» алдылар, күңелләр күтәрелә, телләр ачыла төште. Тирече Хәмзәнең әдәплелек «нормасы» хәтта шуның белән бөтенләй очланды булса кирәк, бер мәл кызарынып-бүртенеп, берни дә ашамыйча утырганнан соң — Кара әле, кем, исемеңне оныттым, теге нечкә билле вәсвәсә авызыннан тамган кәүсәр суы тәнгә бик сихәт булып китте . Чәй белән бутамыйча, үзен генә бер тәмләп карыймчы шуны, — дип соранырга тотынуын да сизми калды. Кыскасы, утыра торгач яхшы ук кәефләнә төштеләр, бөтенләй тугарылганчы сүзгә керешергә бик вакыт иде. — Алда торган эшнең төп аслы белән Мөкатдәс әфәнде сезне таныштыргандыр дип уйлыйм,— Нагиев булдыра алганча эшем кешесечә күренергә тырышып, кыска, ләкин җиткезә торган итеп сөйләшергә тырыша иде.— Хәзер безнең бурыч, безнең изге бурыч дияр идем мин, шау-шусыз гына һәм мөмкин чаклы тизлек белән шуны гамәлгә ашыру. Ни өчен изге дип кызыксынучы булса, яшерми-нитми әйтәм алтын вә көмеш кебек затлы мәгъдәннәрнең бер вакытта да, бер халык өчен дә изге булудан туктаганы юк, шуны белеп торыгыз, әфәнделәр. Ул асыл мәгъдәннәр шулай ук большевиклар өчен дә изге. Изге булмаса соң, Кремльдә утыручы зур башлы абзыйларыбыз, мәсәлән, алты процентлы отышлы алтын заемы дигән нәрсә уйлап чыгарырлар идеме? Вә дәхи аны халык арасында мөмкин хәтле күбрәк таратып, алтынны халык кесәсеннән Мәскәү банкысының подвалларына күчерү максаты белән газета битләре саен менә мондый агитация вә пропаганда эше алып барырлар идеме? Ул табын өстеннән читкә алып ташланган, ләкин чын дөреслектә алдан ук шулай хәзерләнеп куелган, үз вакытында Мөкәтдәс картка инде бер укып күрсәтелгән игъланны кычкырып укыды, һәм. әйтергә кирәк, авыз эчендә бутка пешерүче кайбер артистларыннан болайрак укыды. Башка яклары белән бергә, аның сөйли белү, ораторлык күәсе дә бар икән. Күрәсең, бу сәләтен үзе дә белә, әгәр теләсә, такыр башлы бу өч татарны бармагы тирәсендә әйләндереп йөртәчәк Тегеләрнең ул сөйләгән сүзләрдән авызлары ачыла барган саен. Нагиевның чаялыгы, үз көченә ышануы артканнан-арта барды — башта купшыланып, теләртеләмәс кенә тотынган егет хәзер инде туктый алмый, үзе эчен- ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР нан генә уйлый: кара инде бу диваналарны, үзләре дә сизмәстән, авызга керә баралар, керә баралар... Бер кызып киткәч, урынлымы-урынсызмы — ул хәтлесе белән исәпләшеп тормастан, «Кисекбаш»тан нәкъ әнә шул баш әйләндергеч Кабан һәм аның төбендә качып ятучы «кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьялар» белән бәйләнешле урыннарын (дөресен генә әйткәндә, инде күп мәртәбәләр укып, ятлап, үзе дә ничектер ышангандай булып, башкаларны да ышандыра алачагына иман беркеткән урыннарын!) зур эчке пафос белән сөйләп чыкмыйча тыела алмады. — Баягынак мин «изге бурычыбыз» дидем, арырак, кирәк булса, тагы әйтермен. — ул чәй чынаягына иренен тидерде, ишарә белән генә кунакларына да ашый-эчә утырырга ымлады, «кирәк тапкан кешегә чәй белән бутамыйча да мөмкин» дигәндәй, ялангач кызлы француз коньягын өстәлгә үк чыгарып утыртты. Үзе, бу минутларда андый фани эшләрдән күп өстен торганлыкны күрсәтергә тырышкандай, кайнарланып нотыгын дәвам иттерде:—Әйе. кирәк булса тагын әйтермен һәм әйтәм дә: безнең газиз бабаларыбыз, үз җирләренең, үз суларының чын хуҗасы булган фидакарь бабаларыбыз якага хәтәрлек килеп ябышканда да хәләл мал-мөлкәтләрен патшага калдырмас өчен милли Казаныбызның милли Кабанына ташлаганнар икән, я хода, без, хөрмәтле тәкъсирләр, шул мәгърур бабаларыбызның дошманга калдырмас өчен күл төбенә ташланган байлыклары Мәскәү банкысына, большевиклар банкысына күчерелгәнне кул кушырып карап торыйкмы? Әлегә соң түгел, әлегә большевикларның күл төбенә чумардай чамалары юк, аларның җирдәге эшләре дә җиткән, форсатны ганимәт белик, мөселман кардәшләр! Мин моны сезгә ышанычлы чыганакларга таянып әйтәм һәм ул «ышанычлы чыганаклар»ның безнең бу тәвәккәллегебезне һәр даим яклаячакларына, махсус киендерелгән. махсус кораллар белән коралландырылган аквалангистлары белән ярдәмгә килергә әзер торуларын күздә тотып әйтәм. Ниһаять, мин, әлбәттә, монда утыручы бу өч каһарман ирнең алда торган эшебезне, җитди вә шанлы-шәүкәт- ле эшебезне башкарып чыгуда сак вә дәхи киң күңелле булуларына зур ышаныч белән әйтәм. Чын ихластан инанганым хәлдә, хәтта шуны да әйтергә җөрьәт итәм: Казан хәтле Казан шәһәреннән бу тәвәккәллеккә бары тик өч кенә кеше, өч фидакарь ир генә сайланып алынган икән, моның кадерен белик, ир йөрәкле булыйк, әфәнделәр. Безнеңме тамырларыбызда горур җанлы бабаларыбызның каны акмый, безме аларның лаек варислары түгел? Шактый кызмага бирелеп әйтелгән бу кайнар нотыкның азагы, ахыр чиктә, алдан ук әйтелгән егерме червонецны чыгарырга вакыт җиткәнлекне ишарәләү белән беткәч, тирече Хәмзә белән Суконный Ясәви бердән сагаеп тирән сулап куйдылар. Гомумән алганда, аларга бу Мәскәү егете үзе дә, сөйләгән нотыгы да, бигрәк тә алып килгән күчтәнәче Депре коньягы да ошады, алда торган хикмәтле эш тә хыялларын кытыклый иде. Тирече Хәмзә үз нәүбәтендә «минем Зөһрә шәүлегән төшергән алтын беләзекне генә табып алып чыксалар да....» дип тә уйлап куйды. Шулай да үз кулың белән кесәдән берьюлы егерме червонецны чыгарып салу, ай-һай ла, берсе өчен дә җиңел түгел иде. Арада из тәвәккәле Мөкатдәс карт булды (хәер, белгәнебезчә, бу тәвәккәллекнең астында яшеренеп яткан сәбәпләр дә юк түгел иде): — Шундый һиммәтле эшкә, бабаларыбыз калдырган васыятьне үтәү эшенә мал түгел, җан фида!—дип. катышлы шом белән, алдай ук санапәзерләнеп куйган егерме банкнотны кесәсеннән чыгарып. Нагиевиың алдына китереп салды ул. Инде чират тегеләрнең икәвенә терәлеп калды. — йә. Ясәви кода, кашына башла. — дип, терсәге белән җиңелчә генә Ясәвигә төртте тирече Хәмзә. Үзе кашынырга бик үк ашыкмый, түш кесәсеннән канәфер шешәсен тартып чыгарырга маташкан булып кылана иде. — Ә үзең... ә үзең, — дип авыз эченнән мыгырданды Ясәви. — Күрмисеңмени кулым буш түгеллекне, — Хәмзә кодасы белән каты сөйләшә һәм аның Ясәвине «кашындырмыйча» үзенең янчык ф чыгарыр чамасы сизелми иде, — алай мәхәлләдән узып оҗмахка керергә маташсаң, мин теге... ни.. Мәрүсә апаң белән итче Гыймади мунчасыннан чыкканыңны Хәсбиҗамал сеңелгә җиткерергә дә күп алмам. Күрәсең, бу — Ясәвинең иң нечкә җире иде булса кирәк, кодасына күзенең агы белән бер карап алды да: — Син инде гел шулай... Үзең карунның каруны, кеше кесәсеннән тарттыруны чүпкә дә санамыйсың, — дип сукрана-сукрана, куен кесәсеннән бумажнигын чыгарды. Әлбәттә, сорала торган егерме червонецны алдан берничә кат санап, санаган саен ныграк әрнеп, ул да алдан әзерләп килгән, әмма монда, кешеләр алдында, бармак очларына төкергәләп, янә бер кат санамыйча ычкындырырга ашыкмады. Бу минутларда тирече Хәмзә, теш арасындагы канәферне суырга- лап, бик канәгать бер кыяфәт белән эндәшмичәрәк утыру ягын карады, хәтта күңелендә «шулай узмасмы?» дигән фетнә дә кузгала башлаган иде. Әмма эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, яше һәм байлыгы ягыннан да арада иң өлкәне буларак, Мөкатдәс карт аны уянырга мәҗбүр итте. — Ник болай сөхбәткә киттең, Хәмзә туган? Мәҗлестәгеләр арасыннан беренче булып оҗмахны искә төшерүче син булдың, үзең кермичә ишек төбендә посып калырга ниятләмәгәнсеңдер бит? — Ә... минмени? Миңа да чират килеп җиттемени? — Хәмзә йокысыннан яңа уянган кешедәй сискәнеп куйгандай итте. Шулай да кесәсенә тыгылырга ашыкканлыгы күренми, һич югы, башны диванга салып, вакытны ничек тә сузарга маташа иде,— монда безнең, кадерле мөселман кардәшләр, болай да шактый җыелды, бәлкем, мәйтәм, мин соңыннаирак бирермен, эшкә тотынгачрак, алла насыйп итсә. — Коръән үбеп керешкән изге эшкә тиешле өлешеңне кертмичә алла исемен телгә аласы булма, — диде Мөкатдәс кырыс кына, һәм тагын да кырысрак итеп тегенең исенә төшерәсе итте: — Коръән үбеп ант итүнең нә икәнлеген, шәт, беләсеңдер. Ике иңбашындагы ике фәрештә бөтенесен дә теркәп баралар. Мөкатдәс абзацны санга да сукмадың, ди. — Коръәнгә тимә, коръән безнең фани эшләрдән югары тора,— дип, үз нәүбәтендә Мөкатдәснең үзеннән дә корырак итеп җавап кайтарды Хәмзә һәм, әлбәттә, бумажнигын чыгарырга мәҗбүр булды. Үзе червонецларны берәмтекләп саный, үзе авыз эченнән бутка пешерә: — Бу тиклем акчаны... бернинди распискасыз дигәндәй Дөрес, ике иңбашымда ике фәрештә утыра, но бит акчаны фәрештә бирми, мин бирәм Наразыйлык катнаш уен-көлкеле күренергә тырышып, бик тә вәзенләп санады ул,унбишне санады, уналтыны, унҗиде, унсигез, ниһаять, унтугызны... һәм кинәт шаккаткандай булып, табындагыларга күтәрелеп карады: — Бакчы, берәү чыкмый бит минем монда. Нәкъ егермене санап тыккан шикелле нем, менә син хикмәт. — Яхшылап кара бумажнигыңны, берәр бүлемендә кысылып калмаганмы?— дип, чын-чынлап ышанып, кодасына ярдәмгә килергә ашыкты Ясәви — Нибары ике бүлеме бар бумажникның, менә, ышанмасагыз үзегез карагыз, — Хәмзә, бәрән тиресе селеккән кебек, шап-шоп сугып, бумажнигыпың эчке бүлемнәренә хәтле ачып, табындагыларга күрсәтте. Аннары ялварулы тавыш белән Мөкатдәскә инәлде:— Син бай абзый ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР аягына килеп егылырга туры килә бу яктан да Биреп тор. Мөкатдәс абзыкаем, минем өчен. Жәлләмә бер червонецка калгач. Нагиев бу саплашуларны, акча санаганда, бигрәк тә акчаны распискасыз-нисез «общий котел»га сузганда кулларның ничек калтырауларын күреп тора, ләкин күрмәгәнгә, игътибар итмәгәнгә салыша. Янәсе, аның кесәсенә керәсе акчамы әллә? Эш башлап җибәрү өчен. Бельгия белгечләрен китерү өчен, бүген’бер кул белән бирсәләр, күпмедер вакыттан сок ике кул. хәтта кочак белән үзләре көрәп алачаклар. Шул исе китмәгәнлекне күрсәтү өчен, җыеласы акча җыелып беткәннән соң да ул кабаланып акчага ташланмады, червонецлар өстәл өстендә өелеп ята бирде, хуҗа кунакларны ашый-эчә утырырга кыставын дәвам итте. Ләкин табында шул хәтле акча өелеп ятканда һәм ул акчаларны кесәдән чыгарганда «өзелеп калган бәгырь» урыннары әле һаман сызланып торганда, берсенең дә ашау-эчү әйберләренә карыйсы килми иде. Шуны сизеп. Нагиев, бик комсызлык күрсәтмичә генә, тупланган «мая»ны җыештырып алырга булды. — Сезнең рөхсәтегез белән, хөрмәтле әфәнделәр, һәм уйланылган эшебезнең шик-шөбһәсез барып чыгачагына камил ышанганым хәлдә,— дигән тәкәллефле сүзләр белән тотынды ул тотынганда,— алайса, бу сәрмаяны мин алып тыгармындыр. Кемнең дә булса күңеленә шик- шөбһә килә калса, рәхим итеп, минем Мәскәү адресымны блокнотыгызга язып алыгыз, сезне кунагым итеп каршыларга һәр вакыт әзермен.— Ул булачак кунаклары өчен алдан ук куаныч белдергән тантаналы кыяфәт белән, сүзләрнең иҗекләрен өзек-өзек әйтеп бирергә тырышты: Москва, улица Трубадуров, 30, квартира 56. Ишегалдындагы флигельдә торам. Бөтен флигелендә берүзем диярлек, урын җитәрлек. Шик белдереп кара шундый төгәллектән соң! Аннары үзенең, чит ил аквалангистлары белән кайчанрак киләчәген, әлбәттә, айның тулы, төннең якты вакытында түгел, айның бетеп, төннәрнең караңгыланып торган чагын чамаларга туры киләчәген дә искә төшерергә онытмады. Барысы да — телдән әйткәне телдән, телдән әйтергә ашыкмаганы күңеленнән «Бәрәкә-алла! Бирсен ходай!» дип аяк-өс калыктылар. Нагиев. «күрмәгәннәр күреп калсын!» дигәндәй, жилет кесәсеннән алтын сәгатен чыгарды Моның нәрсәгә ишарә икәнлеген кунаклар, әлбәттә, чамаладылар. Мөкатдәс карт, бигрәк тә алтын сәгатьле егет үзе бу ишарәнең нигә икәнлеген ачык белЗләр иде. 16 Беренче экранлы «Электро» кинотеатрында «Мисс Менд» исемле күп серияле маҗаралы фильм бара иде. Чират торса озакка китәчәген уйлап, ул шул тирәдә чуалучы спекулянт малайлардан ике бәя түләп, сигездә башлана торган сеанска ике билет «кулга төшерде». Гомумән, ул эшне шулай яшертен йөртә белүчеләрне өстен күрә, андыйлардан үзе теләп, хәтта беркадәр ләззәтләнү тойгысы белән алданырга да әзер иде. Үзе дә, әлбәттә, бурычлы булып калмый, ләкин вак җимгә ташланмый, була икән — анарга чәчләрне үрә торгызырлык авантюра булсын. Ләкин шулай да кинога керә алмадылар, Проломныйдан Маломещанскийга хәтле барасы бар. Сиңа кирәктә генә атлы экипажы да туры килеп тормый, тыр-тыр йөгерүне егет натурасы күтәрми, җәяүләп булса да кыяфәт саклап. Болак артының үз вак-төякләреннән ничектер аерылыбрак, үзен күрсәтә төшебрәк бара торгач, моңа да байтак вакыт китте Телне аркылы тешләп сабырлык күрсәтергә мәҗбүр иткәне бигрәк тә п-таш үзе булды. Болай ачыктан-ачык күренеп тора: шундый кавалер билет тотып алмага килгәнгә Гөлчирәнең башы күктә, ләкин моңа хәтле мондый эш булмаганлыктан, әти-әниләреннән уңайсызлана, үз икеләнүләре дә юк түгел иде Ничек кирәк алай алып чыгып китеп, Маломешанскийдан кире Проломныйга барып җиткәнче сәгать тугызынчы ярты булган, сеанс әллә кайчан башланган, Нагиев кыз алдында ишек төбепдәгеләргә ялынып торуны кирәк тапмады. ♦ Билетларны шундук урталай ертты да: — Мәгез, ертылган җирен ябыштырыгыз да алдагы сеанска берәр ачык авызга сатарсыз,— дип, билетершаларның өстенә атып, чыгып китү ягын карады. — Безнең бәхетле кичебезнең беренче адымнары уңышлы чыкмады. Моның сәбәпләре кемдә икәнлеген тикшереп тормастан, мин сезнең алда түбәнчелек белән гафу үтенәм, туташ. — дип сөйләнде Нагиев. Гөлчирәнең култыгыннан алып. Кыз ни дип тә сүз кайтармады. Кинога керә алмауга да, егетнең нәзакәтле күренергә тырышып янында сайрап баруына да, шушы ук нәзакәтле егетнең ертылган билетларны тупас рәвештә билетершаларның өстенә ыргытып китүенә дә — берсенә дә, берсенә дә исе китми, ник шунда бер читеннән дөньясы ук җимерелә башламый. Бу минутларда кызга әйтеп бетергесез рәхәт, кызыклы һәм, бер үк вакытта, чак-чак кына хәвефле дә иде. Моңарчы кузгалмыйча тынып яткан эчке дөньясы берьюлы кузгалганлыктаимы. бичараның уттай януы тышка ук сизелә, бу яктан алганда да дөнья күргән тәҗрибәле Нагиев шулай да туташның кызуында эреп китәргә ашыкмый, кулына эләккән яки эләгергә торган бу нәфис кошны куркытып очырып җибәрмәгәем дип шикләнә иле. — Мин хәзер сезне өегезгә кире илтеп куярга да могу, — дип куйды Нагиев, сүзсез баручы Гөлчирәне ничек тә «телгә» китерергә тырышып,— өйдәгеләрегез «ник болай тиз әйләнеп кайттыгыз?» дип сорасалар, җавабыгыз әзерме, туташ? Туташ акылы белән бер нәрсәгә дә әзер түгел, әмма берьюлы котырып кузгалган хисләре белән, бу егет кая барырга кушса, шунда барырга әзер иде. — Иртә дип әйтсәк, «Чаткы» бакчасында чак кына утырып торырбыз соң. — диде, ниһаять, кыз Әйтмәгез, туташның теле бар икән. Нагиевныц аеруча игътибар иткәне — туташ алай бик тиз өйгә кайтып китәргә дә ашыкмый, хәтта бакчада утырып торырга да риза. Әллә бераз батырая төшкәндә дә ярармы икән? Соравына җавап эзләп тормастан, егет кызның ялангач беләген кыса төште, шул уңайдан, әлбәттә ялгыш кына кагылып киткәндәй итеп, кулының аркасы белән генә күкрәгенә дә кагылды. Кыз тартылды, тетрәнеп куйгандай итте, ләкин куркып очып китмәде, хәтта «кулыгызны алыгыз» дип тә әйтмәде. Тәҗрибәле Нагиев моны шулай ук эченнән генә мыегына урап куйды «Алай икән! Без алай’ кеше куркытырлык кыяфәтсезләрдән ту гел шул!» —анарда эчке тәкәбберлеге уянды, шуның белән рәттән үк, әле- гә өскә бәреп чыгарга базмыйчарак, ирлек комсызлыгы үзен сиздерә бара иде. Көнгә эңгер-меңгер инде, элекке Икенче гимназия бинасы янындагы тар күперне узып Болакның бу ягына чыктылар, урамда кешеләр сирәгәя төшкән, хәзер инде туташның кукрәгенә кулның аркасы тиеп кенә китми, хәзер инде ул кызның кызулыгын снзеп-тоеп бара иде. Базар мәйданын шулай култыклашкан килеш уздылар, кибетләр арасыннан анда-санда каравылчы яки төнгә баш төртеп йоклардай урын караштырып йөрүче берәр сукбай килеп чыкса. Гөлчирә һич ясалмасыз куркынып, егетнең куенынарак сеңә бара иде. — Яратмыйм ШУШЫ Обжорный ряд исегезне, ничек яшисез шушы Казаныгызда? — дигән булды Нагиев, базар мәйданын утеп киткәч. Ләкин бу алдан ук үзе уйлап, әйтергә әзерләнеп килгән тәкъдимен әйгү алдыннан ясалган бер ход кына иде й. .к У • м в. ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛ.ЛЧЕЛ I 65 — Бу тынчу һаваны иснәп йөргәнче, бәлки минем номерга кереп утырырбыз. — Егет бу юлы кызны биленнән үк алды, аңарга озак уйларга ирек бирмичә, кистереп әйтте:—Мин бүре, син куй бәрәне түгел, берберебезне, әлбәттә, ашамабыздыр. Нагиевның тавышында яшертен мыскыл, баласытып карау ишеткән кебек булды Гөлчирә. Бу аның горурлыгына тиде, нәрсә булса шул, тик шуны уйламасын: Гөлчирә алай куркаклардан түгел! — Только озакка түгел, — диде кыз, ниһаять, бөтен тәвәккәллеген һәм кайнаган эчке хисләрен туплап, һәм егетнең нәзакәтле рәвештә ишекне ачып торуына һәм үзенең эчке икеләнүләренә һич игътибар итмәстән, киресенчә, ясалма нәзакәтлелекне, тотрыксыз икеләнүләрне таптап узгандай, эчкә атлады. Нагиев олы кунакларын озата чыгышлый. Депре флягасын эчкәрәк алып куйганнан соң, этажга хезмәт күрсәтүче хадимә ханымга номерны җыештырып алырга боерык бирә киткән иде. Боерык үтәлгән, табын җыелып алынган, бүлмәдә тәртип, хәтта форточкага хәтле ачык, һава ипигә ягып ашарлык ук булмаса да. шулай да аш-су һәм кунаклардан сеңеп калган саранлык исе чыгып беткән иде. — Якын итсәгез, иң элек менә бу бөркәнчекне салып куябыз,— дип, артык нечкәртеп тормастан, Гөлчирәнең башыннан газовый шарфны алып бер якка куйды хуҗа. Өйгә кергәч аның батырая төшкәнлеге сизелеп тора иде, — мондый дөньяда юк толымларыгыз булганда тем более. Нагиев Гөлчирәнең чәч толымнарына кагылып куйды, кызның йөрәге янә бер, күкрәк тартмасыннан сикереп чыгардай булып, депел- дәп типкәне сизелде — әллә куанычтан, әллә каушаудан? — Берәр чынаяк чәй китертәбезме? Казенный чәй, — дип тәкъдим ясады егет һәм, үзен-үзе мыскыллап, өстәгән булды: — Хәер, кунактан сорап тору килешәме соң? Әлбәттә, китертәбез. Минем бу профанлыгымны, зинһар, үз алдымда ук гаепләмәгез, туташкаем. Ул звонок төймәсенә басты, хадимә ханым шундук йөгереп килеп җитте. — Безгә берәр чынаяк чәй. Кайнар һәм куе булсын. — Боерык бирергә өйрәтәсе юк Нагиевны, дөнья күргән кеше, тавышы бөердән чыга иде. — Чәй янына нинди зат әйберләрегез бар? Катып беткән кондитер чүп-чары булмасын. Кунагым да, мин үзем дә свежий ризыкларны гына кабул итәбез. Хадимә ханым чыгып киткәннән соң, Гөлчирә болай зурдан кубуның урынсызлыгын әйтә генә башлаган иде, егеткә әрсезләнә төшәргә бу бер сәбәп кенә булды. — Сез тик кенә утырыгыз, крошка, — дип, якын ук килеп, кызның иңбашларына кулын салды Нагиев һәм, иелә төшеп, чәчен иснәгән булды.— Кайдан килә бу хуш ис дисәм, сезнең чәчегездән икән. Ачык- таначык әйткәндәме? Гафу итегез, Гөлчирә туташ, мин боргалана белмим: бу буй-сыныгыз, бу толымнарыгыз, бу җазибәле күзләрегез белән Сез бу сасы Казан өчен әрәм. Хәтерегезгә авыр алсагыз алырсыз, әйтми булдыра алмыйм: әрәм сез бу Обжорный рядлар өчен. — Әрәмдерме, түгелдерме, минем үз Казаным. Үз Казаныңда кайнамыйча кая бармак кирәк? Кызның бу репликасы Нагиевка сүзне үзенә кирәк юнәлештә куерта төшәргә бик уңай җирлек бирсә дә, чәйнек һәм чынаяклар, табадан гына төшкән кайнар пәрәмәч, пирожныйлар төялгән поднос күтәреп кергән хадимә хатын сүзне бүлдерде. — Счеты соңыннан, — диде номер хуҗасы, тегеңә тизрәк чыгып китәргә ишарәләп. — Өстәлгә елышыбрак утырыгыз, туташ, — Егет артык тәкәллефлә- неп торуны кирәк тапмый, кызның күндәмләнә баруын ул сизеп тора иде. — Безнең Москвада булса, җиргә сирәк очып төшә торган сездәй фәрештә өчен, әлбәттә, сый-хөрмәтнең затлырагы да табылыр иде. Нишләмәк кирәк, Казаныгызның түшәме шулай тәбәнәк булгач... — Безнең Казанга алан еш тел-теш тидерә башласагыз, карагыз ♦ аны. Котдус абый... Мин чыгып китәргә дә күп алмам. & Сүз булганга гына әйтте моны Гөлчирә. Чынлыкта исә. Котдус абый- | сының шулай зурдан кубып, шундый ачык чырай белән, җитмәсә тагын J ялтыравыклы Мәскәү тормышы турында чама белән генә сүзләр ч кыстыргалап, кызның болай да алгысыган күңелен алгысытып кую- ". лары кызга ифрат та ошый, бигрәк тә егет үзе ошый, карасана әле, = өске пинжәген дә салып жилеттан гына калгач ул бигрәк тә яшәреп, ь нечкәреп, озынаеп киткәндәй булды. < — Мин үзем чәйгә менә бу әкәмәтне тамызып эчәргә яратам, — дип ♦ куйды Нагиев, яшергән җиреннән Депре флягасын чыгарып, — загра- = ничный, чәйгә үзенә бер төрле аромат бирә. Әгәр рөхсәт итсәгез, туташ... = Рөхсәт сораган булды, әмма текәлгән үткен карашы каршы килеп ® булмаслык итеп боера һәм бер үк вакытта ялвара да иде. Дөнья күрх мәгән беркатлы Гөлчирә мондый карашка пичек каршылык күрсәтә * алсын! Бигрәк тә «заграничный шәраб»та булгач. Дөрес, ул «салыгыз», £ «салмагыз» дип бер сүз дә әйтмәде, әмма моны ризалык билгесе дип < уйларга хуҗаның нигезе бар иде. Фляганы чынаякка якынайткач, хәтта тамызу белән генә дә чикләнмәде, яхшы ук нык чөикәлтеп коеп җибәрде. ...Шул бер чынаяк чәйдән соң кызның тамырларында кинәт тилемсә кан уйный башлады. Әллә нишләде, курка һәм ояла башлады, ризыкка сузылырга теләми, сүз әйтергә теле бармый, торып чыгып китмәк- че була, шул ук вакытта моның килешеп җитмәгәнлеген дә чамалый, «Бу ниткән кыргыйлык!» дип калыр Котдус абыйсы. Ә ул үзе турында егетнең алай уйлавын һич кенә дә теләми, гомумән, бу минутларда ул бүтән бер нәрсә дә теләми, бары тик менә шулай каракаршы утырып кына торсыннар, утырып кына торсыннар иде. Хәлбуки, һәр эштә практик акыллы Нагиев «утырып тору» белән генә, әлбәттә, канәгать түгел, бу соңгы кичне ул ничек тә нәтиҗәлерәк итеп файдалану ягында иде — Сез Мәскәү салоннары өчен яралган кеше, туташ,— диде ул, һич тәкәллефсез Гөлчирә янына күчеп утырып, — киләсе визитымда мин сезне... мин сине, канатым, үзем белән Мәскәүгә очырып алып китәчәкмен. Әлегә бу минутларда, Мәскәүгә караганда, кызның алсу иреннәре якынрак иде. Егет, һич рөхсәт сорап тормастан, кызның муеныннан кочып, авызына үрелде һәм моңарчы тыелып торган җенле дәрт белән үбәргә тотынды. — Мин китәм... Минем шарфымны бирегез. Котдус абый, —дип. кинәт урыныннан сикереп торды кыз. Апа әйтеп бетергесез уңыйсыз һәм. кызыклы хәл, ул шушы уңайсызлыкның дәвам итүен тели иде. — Синең шарфыңны минем вовсе дә күргәнем юк, бәлки син аны урамда төшереп калдыргансың, — Нагиев, шаярткан булып, тагын Гөлчирәнең каршына килеп басты, юлына аркылы төште, иңбашларына кулын салды. Кыз бөтен тәне белән сизелер-сизелмәс кенә дерелди, тоташ ут эчендә, ә Нагиевка ул нәкъ менә шул ут эчендә калган, янган вакытында кирәк тә иде. — Син минем рөхсәтемнән башка, минем ризыгымны ташлап китмисең, китә дә алмыйсың, җүләр кыз. Этнең белән әниеңнең сиңа кирәгенчә сиздермәгән булулары, әлбәттә, кызга ныч. Мәгәр монда минем тамчы да гаебем юк. Алар әйтмәгән булса, алайса, мин әйтим син ярәшелгән кыз, Гөлчирә туташ. Син менә миңа ярәшелгән кыз. Алдагы килүләремнең берсендә безнең туебыз булачак, мин сине Мәскәүгә алып китәчәкмен... — Гөлчирәне кулыннан ычкындырмаган хәлдә кызып-кызып сөйләгән жиреннән бүленеп, ул сюртук кесәсенә тыгылды, аннан теге кичне бүләк ителгән алтын портсигарын чыгарды — Ышанмасаң, менә сиңа вещественное доказательство, жүләрем. Мондый кыйммәтле әйберне зерә генә бүләк итмиләр, бел- мәсәң, бел. Моны синең әтиең, хөрмәтле Мөкатдәс әфәнде, миңа алдан сөйләшенү буенча, ярәшү бүләге итеп бирде... Ничек аңларга, ничек кабул итәргә соң бу хәтле ачыклыкны — бәхетме бу, тозакмы бу? Ичмасам, бу хәтле ачык әйтелмәсен иде. мондый шәрәлеге белән ишетелмәсен иде. Дөрес, алар өендә ниндидер ишарәләр булды, истәоста юк чагында кыз бүлмәсендәге комод өстенә парфюмерия тартмасы кайтып утырды. Кызны әтисе кибеткә — сату итәргә алып йөрми башлады. Кунак өенең идәненә яңа келәм кайтып түшәлде. Стенадагы иске шәмаилләр, «Мәккәи-мөкәррәмә» күренешләре мыеклы Буденный, тузгый башлы немец шагыйре белән алышынды. ләкин кызның үзе белән бер утырып сөйләшсеннәрче! йа хода, синең бу дөнья дип яратканың шушы хәтле вафасызмыни? Берничә секунд эчендә кызның башыннан әнә шундый уйлар йөгереп узды. Ләкин хәзер инде ул шарфын таптырмый, китәргә кирәклеген дә, кирәк түгеллеген дә белми, аның өне алынган, урта бер җирдә басып тик тора Күтәрелеп карамый, шул ук вакытта эчендә кайнаган хисләрен яшереп саклау да әйтеп бетергесез читен иде. Ахры, шуның котылгысыз бер галәмәтедер, кинәт ул Котдус абыйсына күтәрелеп карады — аның күзләре гажәпләнү һәм инәлү белән тулган иде бу минутларда. — Ә соң син үзең... син үзең, Котдус абый...— Аңа с\'зен дәвам итү читен, зиһене чуалган, бәхетле икәнен дә, бәхетсез булса — анысының ничек киләчәген дә белми, ә ишетәсе килә, шул сүзне, күптән көтелгән сүзне егетнең үз авызыннан бик тә ишетәсе килә иде. — Син соң үзең мине яратасыңмы? Жүләр кыз, мәхәббәттән саташкан кыз, дөньяның мәкерен белмәүче сукыр жан! Соң синең бу соравыңа тиз генә җавап бирергә мөмкинме? Гомумән, ярату-яратмауны тел белән әйтеп бирергә мөмкинме? Җавапның бик шома, баш әйләндергеч матур булуы да мөмкин, ләкин шул тышкы матурлык астында киләчәктә борын төртәчәк, шытып чыгачак һәм үсеп китәчәк хәйлә-мәкер качып ятмас дип әйтә аласыңмы? Шуны белә аласыңмы? Шулай да кызның бу соравы Нагиевта әлегә ычкынып ук бетмәгән ирлек комсызлыгын кузгатып җибәрергә җайлы форсат булып төште — Яратаммы мин сине? — Шул сорау белән сикереп торды ул һәм идән уртасында иләс-миләс калган кызны уенчыктай җиңел генә күтәреп алды, диванга алып барып алдына утыртты. — Мин синеме? Мин синеме? Әйт шушы минутта, тагын ничек яратырга кушасың? Дөньяда сәгать дигән нәрсә булганлыгы да онытылды, кинодан ничәдә чыгалар, кыз өйгә чамача кай сәгатьләрдә кайтырга тиеш?— Ул турыда да уйлап тормадылар һәм шунда дөньялары онытылган, бирелгән сораулар җавапсыз югалган минутларда Нагиевның ахыр чиккә хәтле тыеп килгән иң соңгы сүзе пышылдап чыкты: — Син минем булачак кәләшем, ярәшелгән-килешенгән... Боже ты мой, кайчан булса да барыбер түгелмени? Гөлчирә дә тере җан иясе ләбаса! Шулай да ул байтакка хәтле, сүзсез генә булса да, каршылык күрсәтергә, бирелмәскә маташты. Ниһаять, каршылык күрсәтүнең дә бер чиге була икән. — ...Оялам... Утны сүндер, Котдус абый, — дип пышылдады ул, арганталчыккан тавыш белән. Ә номер тәрәзәсе аша, түбә калайлары өстеннән, Кабан күленең ай яктысы төшкән өсте көзгедәй ялтырап күренә иде. Иртәгесен чибәр мөсафирның Казанда эзе дә юк. Килгәндәге кебек т купшылык күрсәтмичә, Себер, Урал якларыннан Мәскәү ягына үтүче ® поездларның берсенә, ничек эләгә алса шулай эләгеп, тавышсыз-тын- gj сыз гына сызган иде. Номер һәм һәртөрле хезмәт күрсәтүчеләр белән х араны тиешле тәртиптә өзгән, дәгъвага урын калдырмаган, үзе тупла-з ган «өчлекжкә килгәндә, дәгъвага әле иртә, алар һәркайсы үз урынында § мыштым гына сер саклыйлар. Тик бер кешедә генә егет киткән көннән үк тынгысыз борчу урнашты — бу Гөлчирә иде. Әйткән иде. нинди _ поезд белән китәсен кисәткән иде, кешегә бик сиздермичә генә озата z чыгарсыз, әйтелеп өлгермәгән сүзләрне шунда искә төшерербез дигән и иде. Җаен тапты кыз, киенеп-ясанып, хушбуйлар сөртеп, әйтелгән ® вакыттан байтак элек вокзалга килде. Номеры алдан әйтеп куелган * поездны түземсезлек белән көтте, ләкин утырасы пассажир юк та юк. - поезд пошкыргалап, пар бөркеп торасы минутларын торды, утырасы *- кешеләр утырдылар, төшәселәре төште, ләкин Гөлчирә күрергә теләгән £ кеше тәки күренмәде. Поезд киткәннән соң да шул якка карап, аптырап та, багажы китеп, үзе чит-ят шәһәрдә торып калган ялгыз пассажирга да охшап, перронда хәтсез вакыт басып торды кыз. һәм, бәлки нәкъ шул минутлардадыр дөньяга өметсез караш уянды аңарда: юк икән, бу миһербансыз дөньяда чын сүзле кеше юк икән! Соңыннан, берәр атнага хәтле хат көтеп, үзен тынычландырырга тырышып йөрде, хат-фәләи дә килмәгәч, бөтенләй өметен өзде, алданганлыгына тәмам ышанды, әрнеде, хурланды, башын кая куяр урын тапмады. Ниһаять, гаҗизлектән күңеле әкренләп таш булып ката башлады. Кемгәдер каты сүз әйтәсе, дулаган йөрәген чак кына булса да басасы килә иде. Күрәсең, олылары ла тынычсызлана башлаган иде булса кирәк, бер көнне әтисе белән әнисе арасында — Кыйбла якларыннан җилләр искәне сизелми, хатын — Вакыты җитми торгандыр, бер без генә түгел бит кешенең шөгыле,— дигән шикле пышылдауларны да ишетеп калды кыз. һәм моңа хәтле бер вакытта да, бер очрак уңаеннан да әтн-әнисенә каршы тел ачып, тупас сүз әйтмәгән Гөлчирә кинәт, үзен-үзе тота алмастан, дөрләп кабынгандай кабынды — Пышылдашмагыз, биргән бүләкләрегезне, куйган сыйларыгызны сәдакадан санагыз, алдакчы ул сезнең мактаулыгыз. Менә әйткән иде диярсез. Мөкатдәс тә, хатыны Гөлсара да, кызларын беренче кабат күргәндәй, күзләрен шарландырып Гөлчирәгә карап калдылар. Нәрсә булса да әйтергә телләре әйләнмәде — әллә сүз әйтеп карарга, әллә с\зсез генә яңагына менеп төшәргә бу шомлы кызның. Шулай да кулына ирек бирмәде карт, үзен тотып калды Дөресен генә әйткәндә, шундыйрак шом аның үз күңеленә дә әкренләп керә башлаган иде инде, тупас кыланмавының бер сәбәбе дә шунда иде булса кирәк. — Күпне белә башладың син, кызый, —дип мыгырданды ул ачу белән, — кеше арасында юкны-барны уйларга вакытың калмас, җыен кибеткә, күз төбендә бул. Ләкин кызның да җебеп төшкәнлеге алай сизелми иде. — Бүгеннән башлап мин синең ул кибетеңә аяк басачак кеше түгел,— диде Гөлчирә, сүзләрен өзек-өзек һәм үтә кискенәйтеп,— аннары тагы шуны да белеп торыгыз: мин бу өйдә гел дә торачак кеше түгел. Бу соңгы сүзләре белән ул атасын да, анасын да берьюлы мең шнкшөбһәгә салды: ходавәндә, нәрсә сөйләгән була бит, кая олагыр өйдә тормыйча. — Ни әйттем мин сиңа кызыңны кара, гелән-гелән китапка багы- нып ятмасын, дип. — Карт һәм ырым-шырымга ышанучан могтәбәр сәүдәгәрнең иртәнге сәгатьләрдә үк өйдә тавыш чыгарасы килми иде. — Кыз-хатын корсагына китап төсме соң? Әнә үзең сөйләш кире беткәнең белән. Ата кеше ишекне яхшы ук каты ябып чыгып киткәннән соң, өйдә байтак вакытка хәтле авыр тынлык хөкем сөрде — ана белән кыз икесе ике якта нинди дә булса шөгыль тапкандай итенәләр, ләкин эшкә чын-чынлап куллары бармый, сөйләшәсе сүз бугазга килеп тыгылган иде. Ниһаять, ана түзмәде, кулына алган әйберен кире куеп, кызына якынлаша төште. — Ни дигән сүзең булды ул синең, Гөлчирә? — Аның тавышында хәвефләнү дә. алҗыганлык та, бер үк вакытта аналык җылылыгы да бар иде, — имештер, бу өйдә гел дә торачак кеше түгел. Насыйбы чыкса. анда, алла боерган булса, күз күрер, илла да мәгәр бүген әйткән с\зләрең... җитмәсә, әтиең алдында. Аның болай да борчылып йөргән көннәрендә Әйтергә генә ансат, никадәр акча биреп җибәрде, алтын тәмәке савыты бирде. — Ә мин мин, әни җан кисәгем... — Кыз, сүзен әйтә алмыйча, үксеп әнисенең күкрәгенә капланды. Хакыйкатьне әйтү бик тә авыр иде ана бу минутларда, әмма шул авырлыкны ана күкрәге белән дә бүлеш- мәсә, ул, бичара кыз, кая барсын соң, — мин акча белән, алтын белән табылмас байлыгымны бирдем. Ник тыясыз сез мине? Минем рәнҗергә хакым юкмыни? Чынлап та, бусы инде бүген әйтеләчәк һәм бүген ишетеләчәк сүзләрнең иң йөрәк өзгече иде — кочакланышып елаштылар, күзләрендә яшь кипкәнче елаштылар, аннары Гөлчирә әнисе күкрәгеннән кинәт башын алып, йөзен учы белән каплаган хәлдә үз бүлмәсенә атылды, ә ана — мең газапта, мең шөбһәдә күмелеп калган ана — шулай да ходаның рәхим-шәфкатеннән өметен өзмичә, кузгалып киткән булды . ...Җитмәсә, шул көнне төш якынаеп килү алдыннан Мөкатдәснең кибетенә тирече Хәмзә килеп керде. Сәлам биреп, олылап исәнләште, прилавкага кырын төшеп, бернинди сүзсез, кергәнне-чыкканны тыныч кына күзәтеп тора башлады. Кесәдәй червонецлар чыкканда очрашканнан бирле Мөкатдәснең аны күргәне юк иде. Бераз суырылганмы дип әйтергә, күз төпләрендәге капчыклар бушый, асылына төшкән, ә күзләре шул ук: астыртын-хәйләкәр, сөзеп һәм үтәли тишеп карыйлар. Ичмасам, нинди дә булса сүз кушсын, йомышын әйтсен икән. Бер сүз дә әйтми, шул кырын төшкән килеш Мөкатдәстән күзләрен алмыйча, тик текәлеп калган. Кешеләр керәләр дә чыгалар, арырак ак якасына кара күбәләк «кунаклаткан» приказчик кайнаша, аның бу якка борылыр арасы юк, аның яныннан кешеләр өзелеп тормый: алырдай булсалар да керәләр, алмастайлары да сугыла. Алсалар да, алмасалар да, ичмасам, алар- ның бермеикеме авыз сүзләре була. Ә тирече Хәмзәнең бер сүзе дә юк, ул тора да тора, китми дә, китәргә җыенуы да сизелми. Белә Мөкатдәс, килеп кергәч тә сизде: сүзе бар аның. Әле нинди генә сүз! Әлбәттә, теге эш турында кайгыртып йөреше. Күзләреннән күренеп тора шулай икәнлеге. Ахырда, уңайрак бер форсатны туры китереп, әлбәттә, теш арасындагы канәферен чәйнәп бетергәннән соң, тавышын кыса төшеп кенә пышылдады: — Бик озакка китте безнең теге эш, азыкай. Синдә соң берәр хәбәр- хәтәр юкмы? Тирече Хәмзә. Үзенекен яканнан борып ала торган Хәмзә. Косарсың, ничек «азыкайлап» сөйләшкән була. Аның бу әдәпле сорашуыннан ток куырып алгандай итте Мөкатдәсне. Үз хәле дә хәл, җитмәсә, прилавкага кырын яткан менә бу тирече Хәмзәгә дә җавап бирергә кирәк. Я хода, тизрәк очын күрсәт муенга элмәк итеп салган бу арканыңның. 18 Китте... китте борчулы көннәр. Хәбәр көтүләр. Искәртмәстән килеп төшүләрен көтүләр... Тирече Хәмзә дә һич йомышы юкта Мөкатдәснең кибетенә килеп, прилавкага кырын авып төшкән хәлдә, сәгатьләр буена дәшми-тынмый күз көеге булып торудан туктады. Килә, сәлам бирсә бирә, бирмәсә, ансыз да басып керә. Хәл-әхвәл сорашып тору юк. канәфер чәйнәп тору шулай ук юк, өзеп-кистереп әйтә торган берничә сүзе бар: «Кайчанга хәтле күк капусы ачылганны көтмәкче булабыз?» Шулай читләтеп-читләтеп кенә Мөкатдәс картның болай да кыршылган җанын кыршып китә. Өенә кайтса хатыны Гөлсара колак төбендә безелди: «Кара әле, синайтәм, озаккарак китте түгелме соң? Әйтүен әйтеп үк бетерми, Гөлчирә дә әллә нишләде, сәгатьләр буена авызыннан бер сүз чыкмый». — Башымны катырмасагызсана, сездән башка да беләм,— дип кенә җибәрә карт, җенләнеп. Белмиме соң! Очкан червонецлар йөрәкне бер тырнаса, алтын портсигар өчен киткән акча икенче тырный, тирече Хәмзәнең килгән саен телчәләнә төшүе — өченче, һәм, ниһаять сүзсез дә күреп тора ата кеше: кызый бөтенләй әкәмәтләнә бара. Олылар үзләре «Мәскәү егете дә Мәскәү егете!» дип бик җәелеп торгач, кыз, беркатлыланып, бөтенләй тугарылып ташламаган булса гына ярый. Болай пошынулар, күк капусы ачылуны көтеп авыз ачып торулар белән генә чикләнеп калмыйча, ниһаять, бик үк кыюланып булмаса да, практик адымнар ясап карарга булды Мөкатдәс. Егетнең командировка белән Наркомзем системасына килгәнлеге хәтерендә иде. һич югы, берәр ягы ачыкланмасмы дип, бер көнне Кремльдәге наркоматка китте. Ике нәрсә ачыкланды: моңа хәтле йомышы төтмәгәнлектән һич белми иде — ул Наркомзем дигәннәре иксез-чиксез күп бүлмәләрдән тора икән, бүлмә саен өчәр-дүртәр кеше утыра, бөтенесе кырыс чырайлы, эшкә күмелгәннәр. Язалар, счет төймәсе тарталар, чатыр-чотыр язу машинасында сугалар, телефонда сөйләшәләр. Кайсына барып егылырга белгән юк. Пәри торгач, ниһаять, шул ачыкланды, бусы картны дәррәү айнытып җибәргән икенче хакыйкать булды: июнь башларында да һәм гомумән дә Татнаркомзем аппаратына республика кантоннарында саранчаларга каршы көрәш буенча Мәскәүнең үзеннән чыккан бернинди зур белгеч тә теркәлмәгән. — Әгәр кирәк булса, безнең үз аппаратыбызда үз белгечләребез дә саранчадан күбрәк, агай кеше, — дип тел шартлатып көлеп калды берсе. Кеше хәлен кеше беләмени, әйтерсең, Мөкатдәс агай кеше» уйнап йөри. Татар ягының атаклы кибетчесен кайдандыр танып белә торган икенчесе, тегенең күләгәсе күмелүгә, аптырагандай якындагыларга сүз катарга ашыкты: — Бу ата нэпманның Наркомземга ни йомышы төшәргә может, һич башыма алмыйм. Ярый әле, бу репликаны Шәйдуллин үзе ишетмәде, алла сакласын, мондый шикле сораулар белән чека арасындагы сукмакның бөтенләй кыска булуы да мөмкин. Шул кыска юлдан автомобильгә генә утыртып алып китсәләр, тиле... ФАТИХ ХӨСНИ ф АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР Үзенең Наркомземда булуын, аннан бөтенләй өмете өзелеп кайтуын ул, әлбәттә, әйтмәде, тирече Хәмзә болай да, бөтен бәлане аннан күреп. Мөкатдәсне терелән тотып ашарга йөргәндәй йөри. Инде үзләренең җыйнаулашып төп башына утырып калуларын төшенсә дә, беренчедән, Хәмзә белән Ясәви алдында үзен чак кына булса да аклау нияте белән, икенчедән, (бәлки бусы төп сәбәптер!) бердәнбер кызының киләбен чуалтып киткән шома егетнең ничек тә эзенә төшеп булмасмы дигән өмет белән, Мәскәүгә сәфәр чыгарга булды. — Расходлы булса булыр, өч-дүрт көнгә эшем тукталса тукталыр,— диде ул, Хәмзә белән Ясәвинең икесен бергә туры китереп,— мәгәрен- ки мин бу эшнең очына чыгып кайтачакмын, менә күрерсез, агай- энеләр. Моның болай җилкенеп тотынуыннан, дөрес, «агай-эне» һәм бигрәк тә өйдәгеләр беркадәр җанлангандай булып калсалар да, бер атнадан бөтенләй төссез-өнсез әйләнеп кайткан Мөкатдәс күп сорашырга урын калдырмады: — Киләчәк казабыз шул булгандыр, кулның аркасы белән амин тотыйк, җәмәгать. Амин тотыйк та... — Ул, тиз-тиз генә бөтенесен дә түгеп ташларга теләгәндәй, кабалана-кабалапа, бутала-бутала сөйли иде. — Эзләмәгән җиребез калмады, Мәскәү фирмалары белән бергәләп йөрдек, Моссовет дигәннәренә хәтле барып җиттек, сигез катлы йортта, кругом пыяла ишекләр... Бөтен Мәскәвендә без булмаган бер адресный стол калмагандыр, юк ул, фик булып чыкты ул улица Трубадуров. Урамы фик икән, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, кешесе дә фик дигән сүз. — Фик дип әйткәнеңнән әйтәм әле, — дип, бик алай күтәрелеп бәрелмичә генә, Мөкатдәсне бүлдерде тирече Хәмзә. Аның бик яман сүзләр әйтәсе килсә дә, әле генә ерак сәфәрдән арып-талчыгып кайткан һәм үзенә караганда олырак яшьтәге Мөкатдәс картка, бигрәк тә аның кайгыдан коелып төшкән Гөлсарасы алдында, каты бәрелмәскә тырышып үзен ничек тә тыеп торганлыгы күзгә чагыла иде,— бөтен дөнья фик белән тулмагандыр, ул егет фик булып чыкса, менә син фик түгел, хөрмәтле Мөкатдәс азыкаем. Без, сүздән әйтик, сине беләбез, син башладың, алла кушып син үк очларга тиешсең. Шулай түгелме, Ясәви кода? Ясәви сүзгә-өнгә катнашмыйчарак торуны хәерле санады. Беренчедән. чынлап та Мөкатдәс картның бик йончып кайтканлыгы күз алдында. Икенчедән, барып җитмәде әле аңарга; ничек инде ул — кайчандыр дөньяда булган кеше, аннары дуамал гына фиккә әйләнгән? Шул ук йортта, шул ук түбә астында Мәскәүдән кайтачак хәбәрне үтә өзелеп көтеп торган бер кеше — фикнең нәрсә икәнлеген, кешенең тора торгач ничек фиккә әверелүен белмәүче, асылда башка сыймаслык шул шурум-бурум арасында иң зур югалтуга дучар булган бер кеше— Гөлчирә бәхетсез бар иде. Ябылып җитмичәрәк калган ишектән олы агайлар арасында барган сүзгә ул кызыксынып колак салып торды һәм коточыргыч тирәнлегендә аңлады: димәк, шулай икән, алданган икән бичара Гөлчирә. һәм үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә мендәренә капланып елады, күз яшен жәлләмичә елады... Хәер, елаудан гайре тагы нәрсә бар икәнен хәзергә әле ул белми дә иде. Ашарга чакырып, ишек шакыдылар — ачмады. Әнисе килеп әйтеп карады — ачмады. Әтисе килеп өркетергә тырышып карады — ачмады. Хәтта ишетмәгәндә кебек калды. Бу минутларда аның башына бөтенләй бүтән уй төшеп тора. Ул эзли, күңеленнән берәм-берәм кешеләрне уздыра, теге кичне аның белән ялгыз калган егетне китереп бастыра. Нинди чибәр егет, ничек матур итеп сөйли белә, елмая, көлә һәм көлдерә белә иде. Бактың исә, егет булмаган, фик кенә булган икән. «Тукта әле, тукта, Гөлчирә балакай, бу дөньяда синен өчен елаудан да бүтән берәр юл калмадымы соң?» дигән сорау өзлексез миен безләп торды аның. 19 Тирече Хәмзәнең көе бөтенләй китте. Соң шулай булмыйча! Червонецлардан колак какканнан соң бер яңа ай туды, тулды, ай тулысында көтмәделәр, эшнең караңгыда башкарылырга тиеш икәнлеге сеңдерелгән. Ул ай бетеп яңа ай туган арада кичләр, төнләр тагын караңгыланып тордылар, Кабанның иң җылынган чагы иде, чум да теләгәнчә актарын Кабан төбендә. Килүче күренмәде Мәскәү ягыннан Элегрәк әле тирече Хәмзә, Шәйдуллинның ике ишекле магазинына барып, прилавкага кырын төшеп, һич югы, төрпә-төрпә сүзләре белән Мөкатдәс картның җанын үчекләп һәм нәтиҗәдә чак кына булса да ачуын басып китә ала иде. Мөкатдәс Шайдуллин махсус рәвештә Мәскәүгә барып, дөнья кубарып эзләтеп тә, теге шулер егетнең эзенә төшә алмыйча кайткач, Хәмзә сулагай кулын ук селтәде: юк, Кабан күле төбенә ташланган алтын-көмешне чыгару булмады, киресенчә, «Алтын бәрабәренә йөри» дип өстенә үк язып куелган кып-кызыл червонецларыңны үз кулың белән Кабан күленә ташлау булды. Җитмәсә, кызы Зөһрә ачык авыз кер чайкаганда төшергән алтын беләзек көенече дә күңелдән киткәне юк. Теге шома егеткә тоттырып җибәргән червонецлар хәсрәтенә беләзек көенече дә килеп кушылгач, ачудан нишләсен, үзен-үзе тотып тора алмастан, хатыны Хәдичәбикәнең яңагына менеп төшә. Сүзе гел бер: — Сиңа иярә килде бу бәлаләр. Суеп тунар нем мин сине, әгәр тирең өчен бәһа бирә торган булсалар Быел тагын чүп өстенә чүмәлә: өязгә чыгып, башка еллардагы кебек ишле итеп корбан тиресе дә төятә алмады. Бөтенесе шул большевиклар коткысы аркасында: халык эссе җәй уртасында корбан дигән булып мал җаны кырудан тыелып тора иде. Җитмәсә тагы, кайтарткан сыер тиреләре партиясеннән егерме тирене «түләмә чиреннән үлгән хайван тиресе, заразный товар. Эшчеләр комитеты болай да гел күзәтеп торганда, синең заразный тиреләреңне производствога кертеп, башымны Себер җибәрәсем юк» дип, завод хуҗасы кире борды Бу хәтле бәла-казаның ачуын канәфер чәйнәп кенә басып буламы соң! Эчкегә сабышыр иде (яратмый да түгел күләгәдә мыек чылатып утыруны), бердән, теге дөньяга баргач җавап бирүдән курка — әле бит «Яна бистә» якларына да китәсе бар. Икенчедән, исеме халык арасына таралган тирече Хәмзәне бер дә бер көнне «Исерекбаш Хәмзә» дип мыскыллап йөри башлаулары мөмкин. Ә кемнәндер ачуны аласы килә. Кайтып, хатынына бәйләнә Хәмзә бик тә ачуы чыккан минутларда. Юк сылтауны бар итеп бәйләнә һәм, озак төшендереп тормыйча, кыйный ук башлый. Хәер, хатыны Хәдичәбикәнең бу яктан үз төшенчәсе бар. — Ир кыйнамый икән, яратмый дигән сүз ул. — ди, чынчынлап әйтә бу сүзне —Аннары тагы ишеткәнең бардыр әтиец-әниец. никахлы хәләл җефетең кыйнаган урып тәмугыда янмый, имеш, Хәсбиҗамал кодагый. — Ишеткәнем дә юк, ишетәсем дә килми. — ди Хәсби өздереп. — Алайса, минекенең янар җире гүпчи дә калмагандыр инде, берәр шиген сиздемме, атланып кисәм. Хәзерге азгын ирләрне шунсыз тотарсың бар. Ике кодагый — икесендә ике характер. Бүтән бер кешегә дә сер чыгармый, «кулың сынса — җиң эчендә!» дигән иман белән яшәүче Хәдичәбикә, рәнҗүенә түзә алмыйча, кодагыена якын итеп кенә «тиш ФАТИХ ХӨСНИ ♦ АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР кән» иде, менә сиңа кирәк булса: Хәсбиҗамал кодагые ничек кенә авызын томалады. һәр яклап җыелган ачуы, югалтулары, түләмәле тирене түләмәсез тиредән аера алмавы өчен тәмам эчне киптерү дәрәжәсенә житкән үте хатын кыйнау белән генә басылмагач, көннәрдән бер көнне Хәмзә, бер үзенә бер көймә яллап, Кабанның теге ягына — Суконный бистәсенә юл тотты. Дөрес, бу сәфәр вакытында да ачулы икәнлеге үзен сиздерде. Көймәче ишеп чыгарганы өчен биш тиен сорагач: — Минем, илледән ашкан картның биш тиенлек ниткән авырлыгы калсын, ди. Мә, өч тиен бакырны тот та, авызыңа оҗмах җимеше ике канәфер каптырам, — дип котылмакчы иде дә, көймәче бик үзсүзле кире беткән нәрсә булып чыкты, «оҗмах җимешен» авызына якын да китертмәде — бар бит әле бездә кешенең хәсрәтен аңламый торган таш йөрәкле кешеләр! Ясәви кибетенә барып кергәндә дә чыгырына утырып җитмәгән иде Хәмзә. Баш кагып кына сәлам биргән булды, шундук тегенең күңелен табарга тырышып булса кирәк: — Салкынча икән кибетеңдә, сулышка рәхәт булып китте,— дип сөйләнә-сөйләнә. камзул төймәләрен чишеп, киң җиңнәрен җилпеп, җилләнергә тотынды. — Сәүдәләр уңмы соң? — Булганы белән. Безнең бу Суконный ягында соң җыен мастеровой да сала бәрәңгесе. Акмаса да, тамганны көтеп көн уздырабыз. — Беләм. беләм ничек тамганын, миннән яшерә алмассың,— дип хихылдап көлгән булды Хәмзә һәм, шундук хихылдавын басып, җитдирәк күренү өчен хәтта тавышын да кыса төшеп, тәкъдим ясады: — Яп әле кибетеңне, әйдә берәр җары кереп, чак кына сүләшеп утырыйк. Хәсбигә ишеттерми генә сүләшә торган сүз бар. Шундый кызыксыну кузгата торган итеп әйтсен дә, тыңламыйча кара. Бераздан инде алар урамда иделәр. — Көне дә харап бөркү, тамак та чатнап тора, әйдә кыйшык ишекле менә бу таш подвалга сәлам бирик әле, — диде Хәмзә. Кодасының «ә» дигәнен дә, «җә» дигәнен дә көтмичә, ярым подвалга урнашкан пивнойга алып төшеп китте. Кодасының икеләнүен басар өчен булса кирәк, үзеннәнме, кодасыннанмы көлгәндәй итеп, бусага аша үтешли өстәп куйды — Үзем чакырам, расходын да үзем күтәрермен. Нишләптер бетләр котырып тора бүген. Өченче көн түләмә чиреннән үлгән сыер тиресе дип егерме биш тиремне кире бордылар. Котырыр урын бар бетләргә. Пивнойда кешеләр болай да ике-өч бөртек кенә иде, болар шулай да иң караңгы почмактагы өстәл кырына килеп утырдылар. Бөркүдән кергәч, бу салкынча караңгылыкта җан рәхәте иде, инде иреннәрне салкын сырага да тидергәч, бөтенләй Суконный җәннәте булып китте. — Нихәл сон. Ясәви, теге егерме червонец янды бит безнең? — дип, бик тә җитди итеп суз башлады Хәмзә. — Берәр нәрсә уйлыйсыңмы син, әллә шул янган килеш бәхилләргәме исәп? — Уйлап ни эш кылмак кирәк, — диде тегесе, кыска гына итеп. Күренеп тора Ясәвинең бу турыда хәтта исенә дә төшерәсе килми иде. — Үзебез җыгылдык, үзебез үк җыламыйча гына тора да белергә тиешбез. — Дурак син, Ясәви. Хәсбиең зря генә тукмамый икән сине. — Хәмзәнең җенен чыгарды Ясәвинең тыныч һәм тәүфыйклы җавабы, һәм ул кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды: — ә мин моны болай гына бәхилләргә уйламыйм. Әндрей казнасы юк миндә. — Соң нишлибез болай гына калдырмыйча? — Ясәвидә дә кызыксыну кузгалды һәм ул әлегә яртылаш кына эчелгән кружкасын дәррәү күтәреп эчеп җибәрүен үзе дә сизми калды. — Әллә очы-кырые чыгып торамы теге жуликның? — Мина анын очы-кырые кирәк тә түгел. Мин Шәйдуллинны беләм Коткы салучы кем? Шайдуллин. Очкан червонецларны да анардан таптырам. Менә әйткән ие, диярсен. — Мөкатдәс абзыйны әйтәсеңме? — дип, ышанып җитмәгәндәй с> рап куйды Ясәви. — Безнеке кебек үк, аныкы да китте бит егерме червонец. Аныкы әле егерме бер китте, синең өчен дә бирде берне. < — Ә мин аннан егерме итеп таптырам. Судка биреп кайтартам. % — Бу бит сүздә тормау була. Без бит ул эшкә сөйләшеп, ант ите- 5 шеп керештек — Ясәви, официантны чакырып, тагын берәр кружка £ сыра китерергә кушты. Кодасының сүзләре аны бер үк вакытта кызык- 5 тыра һәм гаҗәпләндерә иде. — Бу соң көпә-көндез үз мөселманыңны я талау була түгелме? Кеше без күргән казаны ук күргән. Өстәвенә, х Мәскәвенә барып, ничаклы расход тотып кайтты. Кызы турында да £ төрле сүзләр йөри. — Мин ул кызның итәк астына каравылга куелган кеше түгел,— < диде Хәмзә, кыза төшеп. Кызуы болай гына басылырдай күренмәгәч. _ ул канәфер чыгарып кабарга мәҗбүр булды.— Мина түләмә чире х белән үлгән сыер тиресе сатучылар да мөселманнар иде. Мөселман- « лыкны алыш-биреш эшенә катнаштырма син, кода — Мин ни... Мин тегеләй дә, болай да риза. Түлке ни... үз мөсе.т- х манынны рәнҗетү килеп чыга. = Ясәвинең болай мәлҗеп торуы Хәмзәнең җенен чыгарды. — Алайса, синең коен тирәндер, ничек теләсәң, күпме теләсен * шулай чөмереп чыгара торгансыңдыр акчаны,— дип тезеп китте ул, кодасына авыз ачарга да ирек бирмичә,— миндә андый тирән кое юк. Барам да бүген үк кабыргасы белән куям я теге жуликка тоттырып җибәргән акчадан безгә дүләбезне кайтарып бирә, я эшне чекага җиткезәм. Беләсең килсә бел: контр эшкә сөйрәп кертмәкче булды ул безне. Янәсе, сәвиткә сиздермичә генә Кабан төбендәге байлыкны әрч^ мәкче. Ике кеше бер булып эш кылганда, аяк терәбрәк сөйләшергә була, дип ышандыргач, аягы гәрчә бик тартмаса да, Ясәви дә иярде Ләкин сүзне башлаучы, алып баручы сыйфатында түгел, Хәмзә әйткәнне җүпләп торучы сыйфатында гына — бу хәтлесен ул кодасына алдан ; әйтеп куйды. Хәер, Хәмзә Ясәвигә күп тыгылырга урын да калдырмады — Беләсеңме, кем. Мөкатдәс азыкаем, шеш тулгач нишли? Шеш тулгач тишелә, — дип, сүзне бик тә коры тотып кереште Хәмзә.— Ишекләреңне биклә, кыз-хатын кереп-чыгып йөрерлек булмасын һәм ничек турый башлаган — шулай турау аның өчен файдалырак күренде: — Без сиңа сагыз чәйнәп утыру өчен түгел, без сиңа сүз белән килдек. Сүзебез шул: син безгә теге акчаларны кайчан кайтарып бирергә уйлыйсың? Төрлесен уйлап соңгы вакытта болай да миңгерәүләнебрәк торган Мөкатдәс Шәйдуллин кинәт аптырап калды — уйнап түгел, чынлап. — Аңлап бетмәдем; нинди акча турында сүз алып барасын, мөсет- ман? — Аңламаганга салышып кыланасы юк: ояларга оясы, кунакларга колгасы булмаган теге шома егеткә бирү өчен син менә Ясәви кода белән минем кесәдән егермешәр червонец акча тарттырдыңмы? Тарттырдың. Син бәлкем кызыңны да биреп, аны срази банкир итмәкче б\ л- гансын; ул чаклысында безнең катышыбыз юк Илла да мәгәр, безнең кесәдән чыккан егермешәр червонецны син тавышсызтынсыз гына безгә кире кайтарып бирергә тиешсең. — Алладан курык, Хәмзә кода, синен кесәдән чыкканы егермегә тулмады, унтугыз гына булып калды. Тулмаганын синен өчен әнә Мөкатдәс абзый бирде, үзем шаһит. Сүз жүпләргә дип килгән кодасы Ясәвине кара инде син, башта ук ничек сата. — Сүләшә белмисең икән, май кап,— дип, күзенең агы белән кодасына усал итеп бер карап куйды Хәмзә һәм, аның саен оятсызлана барып. Мөкатдәс Шәйдуллинга очып кунуын дәвам иттерде. — Кара әле, Хәмзә туган, акылыңдамы син? Сезнеке киткән кебек минеке дә китте. Минеке әле күбрәк тә китте, уйлап карасаң — Мөкатдәснең күзләренә яшь пәрдәсе бәреп чыкты. Акчадан да бигрәк кызының хурлыкка калуы тетрәтә иде аны.— Кемнән сорыйк, кемнән таптырыйк соң. я, әйтеп кара. — Мин ни... Мин тегеләй дә, болай да риза... Түлке ни... үз мөселманыбызны рәнҗетү килеп чыкмасын. Ясәвинең болай икеләнеп торуын, яклау дип, үз файдасына алган Мөкатдәс бераз елаган тавыш белән ялгап алып китте: — Алланың барлыгын, берлеген белеп торганыбыз хәлдә, коръән үбеп, ни булса — шул, дип керештек ләса, кәбәм. Инде килеп үз җилкәмә төшкән каза-хурлыклар өстенә, сезнең казаны да күтәрергә тиешменме? Иманың бармы синең, Хәмзә туганкай гынам? — Син минем иманга кагылма, яме. Коръәнгә дә кагылма. Алар икесе дә үз урыннарында. Бер кызгач Ясәви кодасын да урынына утыртмакчы булып, аңа да тупас кына дәште: — Ә сиңа, Ясәви кодам, күпме кирәген мин үзем беләм. Итче Гый- мади мунчасыннан Мәрүсә тәтәй белән чыгып килгәнеңне Хәсби кодагыйга җиткерсәмме? Белеп тор, ул синнән бише белән чыгарачак. Шуннан нишләсен инде Ясәви бичара, хәтта сүз дә жүпләмәс булды. Бер читкәрәк китте дә, борын астыннан гына мыгырданып, үзенә үзе сөйләнергә тотынды — Бетмәде шул бер Марусә, күреп калган ич, ләгънәт төшкересе. Күренмәгәннәре әнә үтә, шито-крыто. Үзебезнең яндагы кызыл фонарьны ябып харап иттеләр, хатын биләмгә киткән арада да кердең-чык- тыц ие. Бик тәүфыйклы булып кылана бу сәвпт дигәннәре дә. Ул арада Хәмзә белән Мөкатдәс янә бер чукышып аласы иттеләр: — Алай коръәнең дә, иманың да үз урынында булгач, тәкъсир,— дип җайлап кына сүзне очларга тырышты Мөкатдәс. — болай да кыйналган башыбызга яңадан таяк эзләп йөрмик. Килгән каза икән, тавышсыз-тынсыз гына күтәрик тә алладан икенчесен, өченчесен җибәрмәвен сорый башлыйк. — Икенче, өченче тагын да шомарак жуликларнымы? — Хәмзә үз тапкырлыгыннан үзе шаркылдап көлде һәм шундук, үтә җитди тонга күчеп, ялгап алып китте:— Чынлап сөйләшә башласакмы? Миңа, әгәр дә мәгәр чынын әйттемгә керешсәк, кулыбыздан шуып үткән шома егетне дә, әлегә башыбызга төшәргә өлгермәгән таякны да эзлисе юк. Барам да, ни булган — шуны чекага селким дә салам. Безне шулай алдадылар, болай күз буядылар, без томана булганлыктан алдандык, ә чын гаепле кеше, аферистны чакыртып китерүче, аңа кызын сыларга йөрүче чын контр әнә Мөкатдәс Шайдуллин, мин әйтәм. Алар моңа тиешле статьясын үзләре табачаклар. Уйнама, Сәвиткә каршы контрреволюция оештыру бу. Ике ишекле таш магазиныңның ишекләренә шундук сургучлы йозак салачаклар, бөтен малмөлкәтең конфисковать ителәчәк, ә үзеңә, өркетә дип уйлама, Мөкатдәс азыкаем, Себер юлы тап-такыр... Тирече Хәмзә бик рәхимсез иде бу минутта, аның сүзен жүпләшергә дип килгән Ясәви исә читкә үк китеп утырган, сүзгә бөтенләй катнашмын, болай сүзгә катнашмын утыруы белән үз нәүбәтендә анысы да күнелгә шик сала, кыскасы, Мөкатдәс Шәйдуллинга уйларга, акыл жыярга бик вакыт иде. — Чын ирләрчә сөйләшик дисәк, сездә нинди тәкъдим бар? — дип сорады Мөкатдәс, күпмедер вакыт сүзсез күперенеп утырганнан сон. — Чын ирләрчә сөйләшик дисәк, бездә чека бар,— дип үз туксанын тукыды кире беткән Хәмзә. ♦ — Карагыз әле, мөселман ләбаса сез, ник шулай егылганны түбә- % лисез? ч — Кара әле... ни... мөселман булмасан. ир бул: үртәмә олы кешене. J әйт соңгы сүзеңне, — дип арага кысылды Ясәви. | — Әйтсәм, алайса, әйтим. Анысы да башына кырпак кунган Мөкат- g дәс азыкайиы жәлләп кенә: безнең кесәдән чыккан егермешәр черво- = нециың яртысын ул күтәрә. Тәштите шул: ун червонецны мина, ун чер- р вонецны минем Ясәви кодага чыгарып бирә дә, шуның белән шул вәс- не табып алды һәм шул шәкерттән Мөкатдәс байның кызына, аннан да бигрәк байның үз танавына суктыра торган бәет чыгарып килергә кушты. «Әҗере» мул күренеп торганда, «иске»дән дә, «яңа»дан да авыз иткән карт шәкерт өчен нәрсә ул бәет чыгару. Ике көннән бәет әзер һәм ул Чукрак Зарифның нәкъ үзенә килеп, булдыра алганча көйләп-көйләп, укып та күрсәтте: ...Бисмнллаһи-вәбнлләһи житә корбан гаете. Без әйтәбез, сез тыңлагыз: Гөлчирә туташ бәете. Мөкатдәс бай кыз үстерде банкадагы гөл сыман. Кашы кыйгач, бите кояш, язгы якты көн сыман .— кебек юллар белән башта кызны юри мактап килеп тә, ахырга таба: Ел килешкән. Дым ирешкән, шытым биргән борчагы. Нечкә билле Гөлчирәнең үсә хәзер корсагы.— дип. тупас һәм оятсыз рәвештә хурлый торган юллар белән тәмамланучы бу такмак беренче укудан Чукрак Зарифның күңеленә хуш килгән кебек күренсә дә. алдан вәгъдә ителгән «гонорар»ның муллыгын истә тотып, аннан да бигрәк Мөкатдәс картның үзен дә читтә калдырырга теләмичә, тагы бер-ике куплет өстәргә дип, «автор»ны кире борды. Өстәмәләре белән китергән соңгы вариантны «шәкерт автор» Зарифның чукрак колагы төбендә аеруча кычкырып укыганлыктан, шул вариантка тукталырга булдылар. Ләкин бер шарт белән: көне-сәгате /киткәч, «шәкерт» үзе чыгарган бәетне. Зарифның үзенә «Мысыр мәкаме» белән, тагын берничә кеше алдында укыячак, тегеләрнең күңелләренә сеңдергәнче укыячак, бергәләп ятлаячаклар. Аннан соң нишләргә икәнлеге турында Зариф абзыйларыннан яңа фәрман булачак. Хәзергә ул чаклысына ук ачуны Зариф кирәк тапмый, яшерен сер, янәсе. «Шәкерт»нең, әлбәттә, эшләгән эше өчен шундук каерып аласы килгән иде, алырсың каешланып каткан ул чукрактан. Хәер, алай озак көтәргә дә туры килмәде. Усад заводыннан спирт төяп кайтып, аракы заводына бушатканнан соң мичкәләр чайкаган суны бу юлы «яңадан эшкәртүгә» җибәрмичә, олаучыларны сыйларга булдылар. Моның янына «Кәрванбаш» Бикәйнең тегендәге дуслары белән сөйләшеп, спиртләтә кыстырып кайтканы да бар иде. Зариф закускага бик шәп ат казылыгы алып куйган иде. пәрәмәч-бөккәнне өйдәгеләрдән әзерләтте, юлдан кайткан саен җыелышып утыра торган арт өйдә ярыйсы гына табын әзерләнде. Әлбәттә, казылыгына, кәбестәсенә акча кесәдән чыкты, мичкә чайкаган суны «эшкәртеп» Обжорный рядка чыгармыйча калу да исәптә, ләкин бу юлы ваклашып тормады Зариф. Үзе белә: эше шундый, ак сөяк шагыйрь дә киләсе бар, күзләре тонганчы эчсеннәр. Олаучылар — барысы да Зарифның үз кешеләре, «Кәрванбаш» Бикәйне әйткән дә юк, үзе кыстыра кайтканны да уртага чыгарып куйгач, бөтенләй хуҗа булып алды, «ирен чатный башлады, кайчан ходка җибәрәбез туйны?» дип, табын тирәли биеп кенә йөри. Моңа хәтле бик ашыктырмыйча, «киләсе кеше бар. чак кына сабыр» дип көттергән Зариф, «Кәрванбаш» бик тәкатьсезләнә башлагач, тегеңә борычны алдан ук сала башлау нияте белән: — Хәзер туйны көтеп тору юк болай. Әнә Мөкатдәс бай хәтле Мөкатдәс бай... Хаҗга барып кайткан кеше. Кызы туйны көтеп торуны кирәк дип тә тапмаган. — дип. хәйләкәр рәвештә хихылдаган булды. Дөресен генә әйткәндә, бу бер «Кәрванбаш»ка гына әйтелгән сүз түгел, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигән сүз дә иде. Сеңдерә торсыннар, хуҗа болай зурдан купкан икән, кашлары-күзләре матур булганы өчен түгел, кирәкләре чыгачак. «Шәкерт шагыйрь», ничә әйтсәң дә аксөяк, көттеребрәк килде һәм мондагы чуар өерне күреп, сәлай бирергәме соң боларга, бирмәсәң дә батамы, дигәндәй, ишек төбендә бер мәл тукталып калды. — Бик көттереп йөрисен, яшь кенә башыңнан, — дип, уйный-көлә шелтәләгән булып каршылады аны хуҗа. — Яшь дип хурлама, утыз биш белән барабыз, — диде «шәкерт» вәкарь саклап кына. Бу аның мондагыларга барсына берьюлы алдан ук сиздереп куюы иде янәсе: көттек дип бик аптырамагыз. Башта шулай тәкәллефле кыланган булсалар да, сокга таба туры- * дан сиптерә башладылар. Олаучылар «шәкерт»не, тегесе исә олаучы- с ларны әле берсен, әле икенчесен кочакларга, яларга тотынды. Җитмәсә 5 тагы, укымышлы кеше бит, сүзләрен дә табып кына тора. Берсенә > сырышканда: 2 — Син минем мулла абый кебек күренеп киттең, минем мулла m абыйның да, аз гына сала башладымы, иң элек колагы кызара торган = иде, — дип салам кыстыра. Икенчесенә турыдан-туры: — Чырай сытып торма, иң яхшысы капылт йотып җибәрү, эчкә кер- < гәч үз урынын таба ул, — дип акыл сата. Үзе шул акыл саткан арада ♦ казылык белән пәрәмәчне дә ярыйсы гына сыпырта — күренеп тора = «шәкерт» бүген бөтенләй ашамый килгән иде булса кирәк Зариф төлке = үзе бер читтә күзгә ташланмыйчарак утыру ягын карый, ләкин күзә- ® түен ачык күзәтә, айнык акыл белән күзәтә Көне-төне спирт заводы х белән шәһәр арасында йөреп, хәрәмләшеп тә, хәләл юлын да табып, х спирт белән янган олаучы егетләрне кыставыннан ук сизеп алды, = «шәкерт»нең мәлҗүе җитеп бара, каһәр. Хәлбуки, алда бит эш тора. < аның бөтенләй сыгылып төшүен көтәргә ярамый иде. Саклык белән е генә кылын тартып карарга булды: — Кара әле, кем, мелла Гаптелхәмит, казылыкны син ипи белән аша, казылык ул ипи белән бара,— дип искәртмәкче иде, «мелла Гаптелхәмит» ашау ягына килгәндә, хуҗадан өнлерәк булып чыкты. — Борчылма, пәрәмәч белән дә шәп шуа, — дип, кыска гына җавап кайтарды да элеккечә үк кыздыра бирде. Шулай да Чукрак Зарифның төп максаты алалы-колалы бу әләм- әтрәкләрне төн буе тыгындырып утыру түгел иде, ташлары бер чама кызган чак җиткәч, сүздән эшкә күчәргә булды? — Менә бу Гаптелхәмит шәкерт җыр, бәет чыгарырга бик тә маһир кеше, имеш. Әле дә килеп, бай кеше — бер кирәк булмаса, бер кирәк булыр дип исе китеп тормаган. Мөкатдәс Шәйдуллиннар әкәмә.елә багышлап бер дә харап кислоталы бәет чыгарган, — дип, иң элек мондагылар алдында «шәкерт»кә бер реклама ясады һәм шуның белән теге «Аксөяк»не җилкендереп алгач, тәкъдим дә кертте — Я әле, кем. мелла Гаптелхәмит, үзең беләнме синең ул мәҗмүгаиасарың? Әйтүе булды, «шәкерт»нең ялт торып басуы булды һәм шыңгырдатып укып җибәрде. «Мичкә юган су» да ярыйсы гына дәрт өстәгән иде булса кирәк, гомумән алганда, шәп укыды. Шәп үк булмаса да. гел Казан белән Усад арасын таптап, бер генә дә язма сүз ишетмәгән олаучыларның күңелләрен йомшартырлык чыкты. — Кызык бу, кызык. — дип. шундук бәһа бирергә ашыкты берсе. - Гаҗиткә бирсәң, басмаслар, чукынчык. Но ябырылып укырлар ие — Көе көйгә, җөе җөйгә ялганып кына бара, тег\ машинкасында текердәткән күк. — Гажиткә басмыйлар да басмыйлар, мәгәр Шәйди Мөкатдәсенең өй түренә барып, күмәкләп җырласак, бай абзац үрле-кырлы сикерәчәк инде „ Нәкъ шул сүзне авыздан тартып алырдай көтеп торган Зариф: — Бу уй минем башка да килде килүен, чукрак булсам да кирәген ишетәм. — дигән булды әлеге сүзне җүпләп. Кызулары җиткән, нәрсәдер илдә юк бер тамаша эшлиселәре бик килә иде. Капкага дегет сылыйсың — бүген генә чыккан эшмени. Аннары тагы монда, кала җирендә аның тәмен беләләрме, сала җирендә генә ул дегет сылау белән авылны дәррәү аякка бастырырга була. Тәрәзә ваттың, ди. Бу да әллә ни шаккатырдай тамаша түгел. Җитмәсә, иясе чыгып, милициягә тотып бирүе бар. Ә менә кешенең тәрәзәсе каршына килеп, күмәкләп бәет әйтү — мондый эшнең моңарчы дөньяда ишетелгәне юк. Үзе тагы шигырь белән язылган. Гаеткә барганда тәкбир әйтеп барган кебек чыгачак. Тамаша шәп килеп чыгачак. — Тамаша шәп килеп чыксын» өчен. Чукрак Зарифның тәкъдиме буенча, «шәкерт»кә ияреп, бәетне монда чакта ук берничә кат кабатлап бактылар, тавышлар тигезле-тигезсезрәк чыкса да, сүзләре болай җиренә җиткерелеп, чын ихластан әйтелә иде, ул репетициянең шулай да артык озынга китүе хәерле булмаслыгын сизеп, Зариф кәефле кунакларын, әлегә җырлый ала торган чакларында, тизрәк Мало-мещанекий ягына алып китү ягын карады. — Әле бу бер җилләнеп керү генә, әйләнеп кайтып, «пирәшләүне» дәвам иттерербез, — днгән булды ул, табыннан кузгаласы килмичәрәк утырган әрсез кунакларны юатып. Ләкин аларга яңадан кайтып утыру насыйп булмады. Баруын чынлап та гает намазына баргандагы кебек чамача тигез атлап бардылар. Килеп, тәрәзә каршына корт иледәй укмаштылар. Тамак кыргалап куюлар булды, инде менә «тәкбир»не нәкъ башлап җибәрер чакта «шәкертебез»... сүзләрен онытты. Терсәкне терсәккә төртешү, үзара сүгенешү китте, ул да түгел, соңыннан үз җырын китереп таккан олаучы бер егетнең чыдамлыгы җитмәде, бераз карлыккан тавыш белән шул үз «иҗатын» сузып җибәрде. Ул арада «шәкерт» тә ипкә килде. Ләкин бәетнең соңгы куплетыннан тотынды. Аны җырлап чыкканнан соң. дәррәү бер тавыш белән баштагы куплетларга күчтеләр. Башыннан алып азагынача, элек җырлаган «азак»ны янә бер кабатлап, җырлап чыктылар, икенче кабат башладылар, ләкин анысын очлап өлгермәделәр, бикле капканың эчке ягында кинәт гөрселдәп мылтык атылды, Мөкатдәснең, капкадан чыгарга ашыкмыйча гына, бар көченә: — Карав-в-вылл! Талый килгәннәр. Күршеләр! Мөселман кардәшләр, ярдәмгә., ярдәмгә килегез, — дип шырылдап кычкырганы ишетелде. Әле соң түгел, әле күрше-күлән йокларга өлгермәгән иде, аннан да. моннан да бикле капкаларның ачылганы ишетелде, күрше-тирә купты, андый чакта, үзеннән-үзе билгеле, буш кул белән чыкмыйлар, карт-корының ястү намазыннан таралган вакыты иде, иманлы таяклары белән алар да орышка килеп кушылды, китте әүмәкләшү... Кайда монда бәет әйтеп тору, баш исән чакта кайсы кая таю ягын карады, беренче булып һәм, һич хәвеф-хәтәргә тармыйча, әлбәттә, Чукрак Зариф үзе шылды. Әүмәкләшеп бәргәләшкән арада шулай да «Кәрванбаш» Бикәйнең кистән хәтле йодрыгы читекче Галләмнең башына төшеп өлгергән икән, маңгае ярылып кан киткән, сыбызгысын сызгыртып милиционер килеп җиткәндә, таш тумба өстендә канлы маңгаен тотып тик читекче Галләм генә изалана иде. Ул, әлбәттә, тамашаның кайдан, кемнәр тарафыннан башланганын әйтә алмады. Шулай да бер кешегә бик тә аңлашылды бу кичке «пәри туе». Бу бер кеше дигәнебез урам-түр өйнең кече ягында, үз бүлмәсендә, көндез кеше күзенә күренүдән хурланып качып ятучы, төнен бар белгән догаларын каткат укып та, күзен йокы алмаучы Гөлчирә иде. Әнә кай чиккә җитте бит кешеләр, болай күптерүләре генә аз булган, күрәсең, аның исеменә бәет чыгарып, ул бәетне тәрәзә каршына килеп, күмәкләшеп җырлап бирү дә кирәк булган. Юк, болай мөмкин түгел, хурлыкка калган кыз өчен күз яше түгүләр дә, йокысыз төннәрдән башка да нәрсә булса да бардыр. Булырга тиеш! 21 Шулай икән, гаҗизлектән сокгы чиккә җиткән намуслы кеше өчен гайбәтләрдән, мыскыллы бәетләрдән, күз яше түгүләрдән, әти-әни күзенә күренеп йөрүдән качу өчен әле бер юл бар икән! Теге саташкан кичне мичкә чайкап эчкән кешеләрнең котырынган «тнатры», Мало- ♦ мещанский татарларының аңа каршы күтәрелеп чыгулары шаулап g узганнан соң, күп тә үтмәде, иртәләрдән бер иртәне Гөлчирәне үз бүл- § мәсендә күрмәделәр. Бернинди шиккә дә урын калдырмаган, бөтен £ әйберләре, китапханәдән алып кайткан китаплары, бер кию белән карават башында эленеп калган челтәрле эчке күлмәкләре берсе дә нин- m ди дә булса нәтиҗәгә килергә сәбәп була алмый, ләкин кыз юк. Баш- = та бик шауламыйча гына көтеп карадылар, күрше кызларыннан сораш- £ тырдылар, ачык кына бер сүз дә әйтүче булмады. Иптәш кызлары < Гөлчирәнең соңгы вакытларда гомумән к^згә-башка чалынмыйча, ф алардан качып йөргәнлеген генә әйтә алдылар. Кунарга да кайтмагач, _ икеиче-өченче көннәрдә дә күренмәгәч. Мөкатдәс картның туган авы- = лына, әтисе ягыннан кардәшләренә кайтып китмәгәнме дип. ашыгыч u рәвештә авылга кеше җибәреп тә карадылар, аннан да тынычландырыр- ® дай хәбәр кайтмады. х Шулай да ата белән ананың күңелендә тонык кына булса да бер х өмет шәме әлегә янган була иде: янәсе, теге алдакчы егет сихерләп, £ эзен сиздермичә генә үзе янына чыгып сызарга котыртып калдыр- е маганмы? Мәскәү каласын, андагы адрес бирү урыннарын җитәрлек таптады. Мөкатдәснең Мәскәү ягына инде борылып карыйсы да килми, күп баш вата торгач, кайчандыр Мәкәрҗә ярминкәсендә Мөкатдәс килешкән складны алып, Казан сәүдәгәрен берничә көнгә урамда калдырган бик тә ертлач Касыйм татары яңадан исенә төште, аның фамилиясе дә Нагиев иде шикелле. Үзе барып эзли-сораштыра башласа, казүрдәкне берьюлы куркытуым бар дип, үзе чамалаганча дипломатик ходлар өйрәтеп, урысча-татарча ике яклы пәке саналган приказчигын җибәреп карады, «ике яклы пәке» дә буш кул белән кайтты. «Ул Касыйм якларында Нагиевлар эт көтүе икән, киткәне бар, качканы исәпсез, камчат, каракүл белән сәүдә итүче тукмак борынлы мишәрләрне әйтәсеңме, ишегалды саен кереп йөреп булмый, кайдан табасың төшеп югалган тишекле бер тиенне» дигән сүз булды алып кайтканы. Башка чагы булса, яшертен мыскыл белән әйтелгән бу «тишекле бер тиен» өчен Мөкатдәс — Печән базары короле әлеге егетне баш түбәсендә биетергә дә күп алмас иде. Соңгы вакытларда кеше сүзе ишетеп һәм кызы хәсрәтеннән яхшы ук шиңгән бай кул гына селтәде, һәм. әйтергә кирәк, бу селтәнү җиленнән аларның күңелендә лепелдәп кенә булса янып торган соңгы өмет шәме дә сүнде... Боларда сүнде. Ә Кабан өстенә кызның су астында ятып шешенгән- күбенгәи, яшәреп-күгәреп танымаслык хәлгә килгән үле гәүдәсе калкып килеп чыкты. Кешеләр беркатлы, алар өстә яткан фактларны гына беләләр, шуның турында гына сүз куерталар иде: «Бичара кыз б\тәнчә кая барсын... хурлыгы бугазын килеп бугач!» «Урысча, французча укыган диләр ие... уку белән генә түгел шул, бәхетең булмаса!» «Мөкатдәс байның башына чукмар бу. борынны бер дә харап чөйгән ие». «Общий зиратка күмдермим, Ослан тавы башына күмдерәм, вакытсыз харап булган бердәнбер кызымнан жәл түгел, көмештән чардуган, алтыннан памятник койдырып куйдырам, дип әйтеп әйтәдер, ди». Казан татарларының шушы килделе-киттеле сүзләренә каршы мәкерле Кабан, кояш астында ялтырап көлгәндәй булып, эченнән генә алардан гүяки мыскыллап пышылдый кебек иде: «Мин сезгә үз алтынымны бирмәдем, ә сезнең алтыныгызны тартып алдым, комсыз булмагыз шул хәтле!» о «К У • м 6. 81 Әлбәттә, имеш-мимеш сүзләр, төрлечә юраулар белән генә эш бетмәде, кеше хәтле кешенең Кабанга ташлануы уен түгел, милиция, тикшерү органнары кызыксына-сораштыра башладылар. Чукрак Зариф оештырган «хор»га да барып җиттеләр, ул үз нәүбәтендә «мичкә юган су» белән коенып акланып калмакчы булды «Минем эш нәрсә? Минем эш хөкүмәт заказын үтәп Усадтан спирт кайтарту. Калганын мин знать не знаю», — дип барды. Болай ансат ерып чыгарлык булмагач, «Кәрванбаш» Бикәй белән «искечә укып тулмаган, яңача укып уңмаган» мәңгелек шәкертне корбан тәкәсе итеп, үзе читтә калырга исәп тотты. Ләкин бу дорфа беркатлылыгы белән ул читтә кала алмады гына түгел, үзенең арка таянычын—«Кәрванбаш» Бикәйне дә кулдан ычкындырды. Милициягә беренче чакыруда ук бирәсе җавабын биреп, шул ук вакытта Бикәйне бутап та үзе судан коры чыкмакчы булган Зарифка каны каткан Бикәй кайтышлый ук хуҗага кереп, араны өзәсе итте. — Син, агай-эне, — дип, юри әкрен башлады ул башлаганда. Дарылырак сүзләрен соңгарак калдыру өчен шулай итте, — мине кабып йотып, үзең түбә җирдә теш казып утырырмын дигәнсеңдер инде. Утырмый тор әле, әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен. Күреп торасын, синең бугаздан үтәрлек түгел мин, гәүдәм алыптай, үзем алты кырлы. Әйтердәй сүзем шул миңа расчет әзерләп куй, китәм мин синнән. Җыен нипман калдыгы — үзара канга батышып сугышыгыз, ә мин — Дөбъяз сапогы. — сезнең аякка көйләнмәгән. Менә шул. Чукрак Зариф аптыраудан телгә килергә дә өлгермәде, Бикәй ишеккә борылды. Ләкин әйтәсе сүзе бетмәгән икән, ишеккә җиткәч кире килеп, ишетми калмасын өчен үтә кычкырып әйтте:— ...Бер генә күрдем мин ул кызны, безнең буй җитәрлек түгеллегенә шундук ышандым. Фәрештә ие ул, ә сез җыйнаулашып шул фәрештәнең башына җиттегез. Нипман калдыклары. Бикәй ишекне каты бәреп чыгып китте. Чынлабрак уйлаганда, бу Чукрак Зариф ишеген бәрү генә түгел, бу — революциянең шул чордагы вакытлы сәясәтеннән исереп, череп баеп калырга исәп тоткан беркатлы яңа буржуаның ишеге гомумән тиздән шулай каты бәрелеп ябылачагына бер ишарә иде.