Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕ РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Соңгы елларда Татарстанда яшәүСче рус язучылары безнең чынбарлыкның төрле якларын, совет кешеләренең бай рухи дөньясын чагылдырган байтак яңа әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрнең күбесе — тормыштагы реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган документаль повестьлар һәм хикәяләр. Сүзне М. Скороходовның «Шелья»да сәяхәт» исемле повестеннан башлап китәсе килә. Әсәр рус әдәбиятында күптән формалашкан сәяхәтнамәләр жанрында, шул жанрның иң яхшы традицияләре рухында язылган. Михаил Скороходов — борынгы поморлар юлы белән легендар Мангазея хәрабәләренә сәяхәттә катнашкан кеше. Укучылар хәтерлидер, үз вакытында матбугат бу хакта күп язды. Язучының яңа повесте шул сәяхәт нәтиҗәсендә туган әсәр. Автор безне сәяхәт барышында очраган кешеләр, аларның тормышы белән таныштыра; юл язмаларында сәяхәтченең шәхси күзәтүләре, уй-хисләре, башыннан үткән хәлләре тасвирлана. Повесть нигездә вакыйгаларның табигый агышы буенча үсеп бара. Ләкин әсәрнең кысалары сәяхәт маршруты белән генә чикләнми. Төньяк халыкларының тормыш-көнкүреше белән таныштырудан, алар турындагы шәхси тәэсирләре белән уртаклашудан тыш, автор төрле чыганаклардан эзләп тапкан фәнни мәгълүматларны файдалана, сәнгатьчә тасвир лирик чигенешләр, реаль вакыйгалар язучының публицистик фикерләре белән чиратлашып бара. Болар повестьның кысаларын, иҗтимагый яңгырашын киңәйтеп җибәрә: бүгенге вакыйгаларда үткән көннәр шәүләсе, аерым кешеләр язмышында бөтен бер халык язмышы чагыла. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, М. Скороходов Архангельскидан алып Мангазея хәрабәләренә кадәр булган юлда үзе күргән бөтен нәрсәләр турыңда яза һәм, әйтергә кирәк, белеп яза. Ләкин бу якларга ул коры экзотика эзләп килмәгән. Аны, беренче чиратта, совет власте елларында төньяк халыклары тормышында барлыкка килгән зур үзгәрешләр кызыксындыра. М. Скороходов капитализм чорында үлемгә хөкем ителгән ненец халкының яңадан аякка басуын, социалистик җәмгыять шартларында ирешкән зур казанышларын конкрет мисаллар, аерым кешеләр язмышы аша ышандырырлык итеп күрсәтә. Шул ук вакытта язучы, аерым бер җылылык белән, үзе туып-үскән якларны исенә төшерә. Грозный шәһәрендә яшәүче Лагейскийга Җиде башлы сопка итәгендәге җирләр ничек якын булса, аңа да үзенең яшьлек еллары узган Чистай шәһәре шул кадәр үк кадерле һәм якын. Озак еллар читтә йөреп, тундрага кунакка кайткан ненец белән сөйләшеп утырганда, автор «үз йөрәгенә коючы бердәнбер елга» Каманы, «куе әрәмәлекләр уртасындагы төнбоеклы күлләрне, яшеллеккә күмелгән туган шәһәрен, Мангазея кебек ерак Чистайны» сагынып искә ала. Әмма барлык нәрсәләрдән дә бигрәк, язучыны легендар Мангазея хәрабәләре, аның тарихы, андагы казу эшләре кызыксындыра. «Шельяпда сәяхәт» повесте үзенең җыйнаклыгы, эмоциональ тәэсир көченең зурлыгы белән аерылып тора. Андагы һәр деталь, һәр фраза әсәрнең төп фикерен, гомуми идея юнәлешен һәм пафосын ачуга буйсындырылган. Тундра табигатен һәм анда яшәүче кешеләр тормышын сурәтләүгә багышланган бүлекләрнең берсендә әсәрнең гомуми рухын чагылдырырлык менә мондый табигать күренеше китерелә: «Кызыл малица1 кебек балкып үзенең алтын чатырыннан кояш килеп чыкты һәм Объ култыгына иелде». Бу җыйнак рәсем шагыйрьләргә хас осталык белән ясалган. «Шельяида сәяхәт» — терле жанрларда эшләүче авторның бәхәссез уңышы. Әсәрне укыганда без үзебез дә язучының юлдашларына әйләнеп китәбез, сәяхәтчеләр белән бергә шатланабыз, алар белән бергә кайгырабыз. Кыскасы, повесть тормышны танып-белү ягыннан да, әдәбиэстетик яктан да зур әһәмияткә ия. Ян Вннецкий белән Юрий Белостоцкий хикәя-лоаестьларында һәм Николай Беляев шигырьләрендә документальлек бөтенләй башкача чагыла. Казан — Ленинның яшьлек шәһәре. Кокушкино — аның беренче сөрген урыны, безнең шәһәрдә А. С. Пушкин була. Казанда бөек пролетариат язучысы ЛА. Горький яши. Татарстан күп кенә тарихи кешеләре, уллары һәм кызларының зур эшләре белән дан тота. Язучылары- быэның бөтен республикага һәм бөтен илгә мәгълүм шул кешеләрнең әдәби образларын иҗат итәргә алынулары — бик табигый һәм законлы күренеш Бу яктан бигрәк тә Я. Винецкийның иҗат эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул юлбашчыбыз В. И. Ленинның, шулай ук А. С. Пушкин, М. Горький кебек әдипләрнең Казан чорын сурәтләүгә багышланган әйбәт кенә әсәрләр бирде. Аның әсәрләрендә әлеге бөек шәхесләрнең тормыш юлына бәйле аеруча мөһим эпизодлар җанландырыла, ул үз әсәрләрен кирәкмәгән вак детальләр белән чуарламый, юк-бар фараз кылулар белән мавыкмый. Язучы әсәрләренең ышандыру көче шуннан килә. Я. Вннецкий тарихи шәхесләрне һәр еакыт диярлек гади халык арасына куеп сурәтли һәм хезмәт иясе массаларының аларга булган тирән мәхәббәтен күрсәтә. Әнә шулай 8. И. Ленин турындагы әсәрләр тукь»масына крестьян кызы Ксюша («Истоки»), бала чакта ук юлбашчыга хат язган авыл активисты Тихон Курков («Течет река Волга») образлары килеп керә. Йок бушатучы Сафа («Баллада о блаженном») һәм ярлы кызы Марютка («Пушкин и Марют- ка») образлары да игътибарны җәлеп итәләр. 'Малица — төньяк халыклары кия торган эче-тышы мех кием. Тарихи шәхесләр биографиясеннән алынган конкрет фактларга һәм алар әйтеп калдырган сүзләргә таянып, язучы үз геройларын тормышның төрле ситуацияләрендә күрсәтә, үзен кырыс сюжет кысалары белән чикләмичә, ирекле хикәяләү алымына таянып эш итә. Авторның нияте изге: ул геройлары турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә, аларга терле яклап характеристика бирергә тели. Әмма авторның бу изге теләге еш кына прозаның. бигрәк тә кече формадагы прозаның, сюжет кысалары белән каршылыкка керә, мондый очракларда язучы кайбер вакыйгаларны һәм тормыш күренешләрен естән- өстән санап чыгу белән чикләнергә мәҗбүр була. Әйтик, «Пушкин һәм Марютка» исемле әсәрендә язучы, шагыйрьнең почта начальнигы белән очрашуын сурәтләгән гаҗәеп матур күренештән соң, ашыгып кына «Мин хәтерлим гүзәл бер мизгелне» дигән шигырьнең язылу тарихын телгә алып уза. Ә бит бу — болай ашыгып, аяк өсте генә әйтел уза торган факт түгел. Сәнгатьчә тасвирны ничек, ни рәвешле сөйләп бару белән чиратлаштыру шактый четерекле мәсьәлә. Билгеле булганча, ул әсәрнең жанры һәм композициясе белән дә, шулай ук авторның әсәрдәге төп мәсьәләләргә игътибар юнәлтә белүе белән дә бәйләнгән. Әдәби әсәрне ныклы бер эзгә сала торган чараларның иң әһәмият- лесе — сюжет. Ирекле хикәяләү стиле уңышлы сюжет алымы табуны сорый, шулай булмаганда, бу стиль автордан үч алу- чан була. Я. Вннецкий җыентыгында «Идел ага» дигән бер хикәя бар. Алда бер әйтелгәнчә, сүз анда унөч яшьлек малай чагында ук В. И. Ленинга хат язган Тихон Курков турында бара. Бу факт күл кенә әдәби әсәрләрдә яктыртылды. Шуңа күрә, табигый, Я. Вннецкий хикәясен шулар янына янәшә куеп, шулар белән чагыштырып карыйсы килә. Моннан берничә ел элек рус һәм татар телләрендә басылып чыккан «Мы из Казани, с Волги...» (татарчасы — «И кадерле туган як») исемле китапларында Г. Ахунов белән М. Зарипов та Курков обрезына мөрәҗәгать иткәннәр иде. һәр ике әсәрнең үзәгеннән: Тихон Курков яшьлегендә В. И. Ленинга биргән вәгъдәсенә турылыклы булып кала, дигән фикер сузыла. Ике әсәрнең дә анык билгеләнгән сюжеты юк дияргә була. Әмма төп фикер һәр әсәрдә үзенчә ачыла. Г. Ахунов белән М. Зарипов геройның портретын бер көн эчендә булып узган вакыйгалар фонында ачалар. Әмма ул вакыйгалар бик оста сайланганнар. Очерк ифрат җыйнак һәм төзек чыккан, бер көн эчендә булып узган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрдә узган тормыш та, бүгенге көннәр дә, киләчәк тә күз алдына Я. Винецкий Тихон Курковның (балалык елларыннан алып картлык көннәренә кадәрге) озын тормыш юлына караган аерым эпизодларны сурәтли. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, геройның гыйбрәтле вакыйгаларга бай бөтен тормыш юлын хикәя җанры кысаларына сыйдырып бетерү бик кыен эш. Шуңа күрә дә, әсәр таркау чыккан, аңа композицион төзеклек һәм бөтенлек җитми. Сүз уңаеннан шул кадәр- лесен дә билгеләп үтәсе килә, әгәр Г. Ахунов белән М. Зарипов китабындагы кайбер очерклар новеллага тартым булса, Я. Винецкий хикәяләре очеркларга якынрак тора. Я. Винецкийның иҗат тәҗрибәсе шуны күрсәтә: сюжет-композиция төзеклегенә ирешкән очракларда аның әсәрләре бөтен һәм камил чыга, табигый, андый әсәрләрнең тәэсир көче дә зуррак була. «Ишет мине. Мария)» — шундый әсәрләрнең берсе. Монда батырлык турындагы сүз үзе дә. романтик стильгә хас булганча, киеренке һәм сабыр тонда бара. Башка әсәрләрендә еш очрый торган купшылык һәм төчелек тә кими төшкән. Я. Винецкий үз әсәрләрендә еш кына тасвирчылык шаукымына бирелеп китә. Ә бит тормыштагы реаль шәхесләргә һәм реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрләрдә дә фактларны сайлап ала белү, аларны төркемли һәм, мәгълүм бер проблема яктылыгыннан карап, сәнгатьчә аңлата белү сорала. Безнең язучылар игътибарын, беренче чиратта, совет кешеләренең югары мораль сыйфатларын чагылдыра торган вакыйга һәм фактлар үзенә тарта. Тормыш үзе нәкъ менә шундый әсәрләр өчен бай материал бирә. Татарстанда яшәүче рус язучы ларының соңгы бер-ике ел эчендә дөнья күргән әсәрләрендә батырлык темасы күбрәк Бөек Ватан сугышы вакыйгалары мисалында сурәтләнә. Шул елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән язучылар өчен бу табигый күренеш. Татарстан китап нәшрияты Тихон Журавлевның «Хәрби повестьларвын бастырып чыгарды, алар арасында «Ут сызыгы», «Комбат» кебек укучыларга яхшы таныш әсәрләр бар. Ю. Белостоцкийның «Небо хранит тайну» повесте, Я. Винецкийның «Зори девичьи» повеете һәм «По ту сторону» дигән хикәясе совет очучыларының батырлыгына багышланган әсәр. Совет әдәбиятында халкыбызның сугыш кырларында һәм тылда күрсәткән батырлыгы хакында күп язылды. Бик табигый хәл, чөнки бу — иксез-чиксез тема. Каләм осталары аңа кабат-кабат мөрәҗәгать итәләр, ул еллардагы вакыйгаларны бүгенге карашлардан чыгып, төрле аспектлардан карап яктырталар. Я. Винецкий да, Ю. Белостоцкий да — элекке очучылар. Шуңа күрә аларны күбрәк хәрби очучылар тормышы кызыксындыра. Бу — алар иҗатының уртак ягы. Шуның белән бергә, алар язган әсәрләр берберләреннән нык кына аерылалар да. Я. Винецкийны гадәттән тыш вакыйгалар, романтик шәхесләр рухландыра. Аның палитрасында ачык буяулар, күпчелек очракта, ак һәм кара төсләр өстенлек итә. Ю. Белостоцкий әсәрләренең төсләр палитрасы шактый катлаулы, ул ярым тоннарны да яратып куллана. «Небо хранит тайну» повестеның авторына сугышның фаҗигале күренешләре якынрак. Шул ук вакытта тормышның нәкъ үзендәге кебек үк, фаҗигале хәлләр көлке ситуацияләр белән чиратлашып килә, бу аңа чынбарлык күренешләрен бөтен катлаулылыгы һәм тирәнлеге белән тасвирларга, пластик образлар иҗат итәргә булыша. Автор хисләр диалектикасын сурәтләүгә нык игътибар Үз әсәрләрендә Ю. Белостоцкий төрле пландагы күп кенә югалтулар хакында сөйли, еш кына сүзне иң фаҗигале урыннарда өзеп калдырырга ярата. Без тикшерә торган повестьта яраткан геройларыбыздан штурман Бурноеолоков һәлак була. Аның үлеме командирлары Доронин вөҗданында торып кала, һавада булган серле фаҗига турында очучы Тамбовцев кына нәрсәдер белгән булырга тиеш, ләкин ул шик-шөбһәләрен сөйләргә өлгерми, икенче сугышта ук үзе һәлак була. Бурноволоков- ның ничек үлүе күк саклый торган сер булып кала... Ләкин яшерен нәрсәләр бер ачылырга тиеш — повестьның бөтен пафосы шул фикерне куәтли. Әгәр автор кеше характерларының ничек ачылуын курсәту белән генә чикләнмичә, аларның нинди шартларда формалашуын сурәтләүгә, социальлек сыйфатларын аныграк бил-еләргә күбрәк игътибар «ткән булса, әсәр тагын да зуррак яңгыраш алган булыр иде. Ю. Белостоцкийның иң яхшы әсәрләре фикер тыгызлыгы. композицион яктан төгәлләнгән булулары һәм сәнгатьчә камиллекләре белән аерылып торалар. Авторның «Утлы өермә» («Огненная метель») исемле повесте да кызыксыну белән, яратып укыла. Бу әсәрендә язучы, реаль фактларга һәм архив материалларына таянып, партизаннарның эш һәм уйларын, сугышчан батырлыкларын сурәтли, геройларча һәлак булган батыр якташыбыз Борис Пахомовиың җанлы образын иҗат итә. Киеренке сюжетка корылган «Батырлык» («Отвага») исемле хикәя дә совет очучысының ышандырырлык һәм тормышчан образы белән таныштыра. Чын сәнгать әсәренең мәгънәсе аның идея эчтәлегеннән киңрәк була. Очучы Рапохинның искиткеч саф һәм фаҗигале мәхәббәтен сурәтләүгә багышланган «Кыска шырпы» («Короткая спичка») исемле хикәя — шуның бер мисалы. Әсәрдә романтик мәхәббәт хисләре җыйнак һәм ышандырырлык итеп бирелә. Хикәянең хәтта икенче-өченче дәрәҗәдәге персонажлары да җанлы кешеләр булып хәтердә кала ...Юрий Белостоцкийның үзәк һәм җирле матбугат битләрендә уңай бөя алган бу китабы язучының зур иҗат мөмкинлекләре хакында сөйли. Поэзиядә совет кешеләренең эчке дөньясы тулырак һәм киңрәк чагылган саен, шагыйрьләребез иҗаты зуррак яңгыраш ала бара. Шигырьләрдә чагылган тормыш күренешләре, хис һәм кичерешләр авторларның халык уйларына, халык теләкләренә якынлык һәм фикер дәрәҗәсен дә. алар язган әсәрләрнең сәнгатьчә кыйммәтен дә билгели. Ләкин тормыш турында һәр шагыйрь үзенчә сөйли, шигъри сүзнең көче дә шунда, һәр шагыйрьнең үз позициясе, үз күрү ноктасы һәм үз бурычы була. В. Синев сугыш елларында формалашкан гражданлык позицияләренә һаман да турылыклы булып киле. 1972 елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Следы за рекой» исемле җыентыгын чыгарды. Җыентыкка авторның төрле елларда язылган иң яхшы әсәрләре тупланган. В. Синев шигырьләрендә иҗат бәхете һәм югалтулар авырлыгы, сугышчан традицияләрнең яшәү көче һәм совет кешеләренең патриотик хисләре турында сүз бара Әмма, ул нәрсә хакында гына язмасын, үзәктә —- үткән сугыш, аның йөрәген яралаган, аңа тормышның кадерен аңларга өйрәткән рәхимсез сугыш. В. Синев шигырьләренең гражданлык пафосы шагыйрьнең явызлык һәм яхшылык турында чын гуманизм позицияләреннән торып фикер йөртүендә чагыла. Шагыйрьнең эстетик кредосын чагылдыра торган шигырьләренең берсендә, узган сугыш темасына мөнәсәбәтен белдереп, автор болай ди: Тереләр үлгәннәрнең күзек ябә. Үлгәннәр тереләрнең күзен ача' (Сүзгәсүз тәрҗемә.) И. Кәлимуллинның «Море синее, пой!» исемле китабы да безнең игътибарны көчле гражданлык хисләре белән үзенә тарта. Габдулла Тукай һәйкәленә карап торган тәрәзәләр аша шагыйрь зур тормышка күз сала. Ул үзен борчыган куп нәрсәләр, беренче чиратта, кыен чакларда ярдәм кулы сузган дуслары турында яза. Сезнең иңнәргә тотынып, бәхет үрләренә күтәреләм, ди ул бер әсәрендә Дуслыкны ул зур бәхет дип саный Чынбарлык күренешләренә сизгер шагыйрьнең иҗат диапазоны шактый киң, кичерешләр даирәсе бик бай. Аның шигъри хыял дөньясы чынбарлыкның үзеннән көч ала. Тормышны ул барлык төсләре, барлык яклары белән Җыентыклары буенча фикер йөрткәндә, Николай Беляев ифрат үзенчәлекле һәм оригиналь шагыйрь булып формалашып килә. Ул гадәти нәрсәләрнең гадәттән тыш якларын, гадәттән тыш күренешләрнең гадәти якларын тотып ала белә. Иң яхшы шигырьләрендә тормыш матурлыгын җырлый, кимчелекләр өчен борчыла. Бу яктан аның «Нарат» исемле шигыре аеруча характерлы. Шартлы алымнар ярдәмендә, шагыйрь хатыннар кер баулары бәйләп, кысып бетергән наратка тар ишек алдыннан иркем, киң дөньяга күчеп китәргә киңәш итә. Авторның шигъри ачышлары «үп. Әнисенә багышланган шигыре лирик җылылыгы белей аерылып тора. «Герцен» исемле шигыре гражданлык пафосының эур- лыгы белән игътибарны җәлеп итә. Башка китапларыннан аермалы буларак, «Юллар чаты» исемле яңа җыентыкта мәхәббәт шигырьләренә дә күп урын бирелгән, аларның иң яхшыларына җылы лиризм, хисләр тирәнлеге хас. «Не знаю — дано ли в изменчивом слове...» дип башланган шигырь — шундый әсәрләрнең берсе. Мәхәббәт кебек мәңгелек теманы автор яңача, үзенчә ача алган. Н. Беляев шигырьләре үткен фикерле, шагыйрь күңеле кебек үк тиз җәрәхәтләнүчән булулары белән аерылып торалар. Ләкин шагыйрь әдәби зәвык һәм чама хисен югалтып җибәргән очракларда, авторның оригинальлеккә омтылуы да, дөньяны бөтен катлаулы яклары белән сурәтләргә тырышуы да теләгән нәтиҗәләрне бирми. Пародия язучыларга табыш булырлык аерым фразаларга тукталып тормыйбыз. Безне башка нәрсәләр күбрәк борчый. Безнең уебызча, шагыйрьне ике төрле куркыныч сагалый. Геологны адаштырган ватык компас кебек, аны шулар адаштыра. Аларның һәр икесе артык оригиналь булып күренергә тырышудан килеп чыга. Бер яктан, бу аны литературщинага өстери, икенчедән, мәгънә бозуга китерә. «Представьте альбом семейный» дигән шигырьдә, мәсәлән, ясалма каршылыклар белән мавыгу ясалма идеяләргә алып килә. Бик үк төгәл һәм анык булмаган чагыштырулар авторның «Ветер», «Отчего-то припомнилась Саратовская толкучка» һәм кайбер башка шигырьләрендә дә очрый. Без Н. Беляевның иҗат көченә, үз әсәрләрендәге кимчелекләрдән арына алачагына нык ышанабыз, шуңа күрә аның иҗатының кимчелекле якларына күбрәк тукталдык. Бу мәкаләдә без соңгы елларда басылып чыккан барлык китапларга да тулы күзәтү ясый алмадык. Г. Паушкин, Р. Ку- туй, М. Зарипов, П. Смольников кебек язучыларның яңа китапларын әдәби җәмәгатьчелек җылы каршылады. Мәктәп укучыларына адресланган китаплар турында да киңрәк сөйләргә мөмкин булыр иде. Мин өлкән язучыларыбыздан С. Радзиевскаяның «Сайланма әсәрләреин һәм В. Байдеринның «Леська» исемле китабын күздә тотам. Бу китапларның беренчесенә яшь укучыларга электән таныш өч повесть («Болотные Робинзоны», «Рау и Гау» һәм «Остров мужества») һәм овчарка эт турындагы «Джумбо» исемле хикәя кергән. Табигатькә, андагы кошлар, җәнлекләр дөньясына гашыйк В. Байдерин да үзен сәләтле хикәяче итеп танытты. М. Горький музее каршындагы әдәби берләшмә членнарының чираттагы җыентыгы чыкты. Аңа, яшьләр язган хикәяләрдән, шигырьләрдән тыш, әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә кергән. Сүз дә юк, мондый җыентыкларның басылып чыгуы һәртөрле хуплауга, ә андагы әсәрләр җентекләп бәяләнергә лаек. Каләмдәш татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча башкарылган эшләрне дә уңай яктан телгә алып узарга кирәк. Бу өлкәдә бигрәк тә Н. Беляев нәтиҗәле эшләп килә. Тәрҗемә эшен тагын да җанландыра һәм активлаштыра төшәсе бар. Бу татар әдәбиятын киң массаларга җиткерү ягыннан гына түгел, тәрҗемәчеләрнең үзләре өчен дә файдалы эш булыр иде. Күзәтүләрдән чыгып, гомуми характердагы кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Сүз дә юк, Татарстанда яшәүче рус язучылары иҗаты нигездә уңышлы үсеп килә. Алар бүгенге чынбарлыкны, совет халкының бүгенге тормышын дөрес чагылдырырлык байтак әсәрләр иҗат иттеләр. Ләкин алар игътибарыннан тормышның күп яклары, бигрәк тә бүгенге көн вакыйгалары һаман читтә калып килә. Рус язучылары Әлмәт нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре, Түбән Кама химиклары алдында зур бурычлы. Промышленность һәм авыл хуҗалыгы эшчеләре, галимнәр, барлык интеллигенция вәкилләре тарафыннан көн дә башкарылып килгән зур эшләр иҗат өчен бай материал бирә, сәнгать әсәрләрендә үзенең лаеклы гәүдәләнешен көтә. Әйтик, Кама автомобиль комплексын төзүче коллективлар тормышында художник бүгенге тормышның төрле характерлы якларын, өлгергән проблемаларын күрсәтү өчен дә, заманның уңай образын иҗат итү өчен дә ифрат бай материал таба ала. «Кара алтын» чыгаручылар, автогигант төзүчеләр турындагы беренче әсәрләр, табигый, очерк жанрында язылды. Аларның авторлары журналистлар һәм язучылар иде. Очерк жанры киләчәктә дә әдәбиятның алгы сафында барырга тиеш. Киләчәктә яңа бишьеллыкның зур төзелешләренә багышланган яңа әсәрләр язылыр. Ул әсәрләр арасында Татарстанда яшәүче рус язучыларының китаплары да булыр дип ышанасы килә. Халык бездәй үзе башкарган зур эшләргә лаек яңа әсәрләр көтә.