СУДА БАЛЫК ЙӨЗӘДЕР
Әпкәли Яңа романга рецензия Ниһаять. Хәсфиевнең «Суда балык йөзәдер» романы да дөнья күрде. Гаҗәеп кызык, үзенчәлекле чыккан Хәсфиевнең бу китабы. Калын гына, саллы гына. Чебен өстенә төшсә, һичшиксез, үтерәчәк. Бәясе бер сум илле ике тиен. Хәсфиев дигән сүзнең барлык хәрефләре дә эре итеп язылган. Укыган саен укыйсы килә ул сүзне. Ардырмый, ялыктырмый. Бәлки хәрефләрне ачык зәңгәргә буяганга да туа торгандыр әле бу дәртле хис. Романның исеме дә шулай ук игътибарны җәлеп итә. Шулай булмый хәле юк. Чөнки романның исеме Хәсфиев дигән сүз хәрефләренә караганда да эрерәк хәрефләр, урыс- чалап әйтсәк, чын мәгънәсендә БУКВАЛАР белән язылган. Бу хәрефләр инде Хәсфиев дигән сүз хәрефләренә контраст төскә буялган. Кыскасы, күзгә карап антитеза тудырган Хәсфиев. Ачык зәңгәр һәм ябык яшел... Нур өстенә нур дигәндәй, түбәндә романның басылып чыккан елы да язып куелган. Бер сүз белән әйткәндә, тулы бер рәсем. Картина дип әйтсәк тә, авторыбыз уңышлардан башы әйләнеп егылмастыр, шәт. Чөнки Хәсфиев таза беләкле, киң җилкәле, егәрле егет. Инде китапның төп сюжетына кайтып, «суда балык йөзәдер» җөмләсенә тулырак анализ ясый?:. «Йөзәдер суда балык» яисә «Балык суда йөзәдер» дип язмаган бит Хәсфиев. Кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән эләктереп, «Суда балык йөзәдер», дип шартлатып әйткән. Биеп тора бу җөмлә. Суда балык йөзүен үз күзләрең белән күргәндәй буласың. Тып-тын. Камышлар йоклый. Су чебеннәре оча... Ә балык йөзә дә йөзә. Элек тә шулай йөзгән, бүген дә йөзә. Бүгенге көн белән үткән заманны ничек оста бәйләгән Хәсфиев. Шул җөмлә аркасында роман эстетик тәрбия бирү белән бәррәттән күңелләрдә балык ашыйсы килү теләген дә уята. Үзең дә сизмәстән, хатыныңа «балык пешер» дип кычкырасың. Хатының тыңламый. Өйдә тавыш куба. Семья бозыла. Бу мәсьәләдә бераз сак булырга кирәк иде Хәсфиевкә. Анысы, дүрт аяклы ат та абына. Хәсфиев борынын төшермәсен. Тукай әйтмешли, тәнкыйть кирәкле шәйдер. Роман кирпечтән аз гына юкарак чыккан. Буе — ике, аркылысы — бер карыш. Алдан әйткәнемчә, китап артына бәясен дә язып яхшы иткәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, молодчина’ Китап киштәләрен бизәп торырлык роман язган Хәсфиев. ТАБЫШ (Аңлатмалы сүзлек язуга тәҗрибә) Табыш! Яңа табылдык! Әпкәлинең гаять бай архивыннан әдәбиятыбыз өчен бик тә кыйммәтле булган кулъязма — Әпкәли үзе исән чакта тәмамлый алмый калган аңлатмалы сүзлек табылды Сүзлекнең төзелү принцибы кызыклы. Әпкәли беренче компонент итеп әдәбият белемендә, әдәби тәнкыйтьтә һәм язучыларның рәсми чыгышларында кулланыла торган сүзләрне һәм төшенчәләрне ала. Ә карасаң, шул ук сүзләрне һәм төшенчәләрне гадирәк, аңлаешлырак һәм кыскарак итеп тә әйтеп була икән. Әнә шундый гади һәм аңлаешлы сүзләрне Әпкәли икенче компонент итеп ала. Түбәндә без укучыларыбызга сүзлекнең Әпкәли эшләп калдырган кадәресен тәкъдим итәбез. 1. Пөхтә киенгән, төз гәүдәле, йөзендә һәр вакыт елмаю балкып тора торган матур борынлы, зәңгәр күзле, кара кашлы, бөдрә чәчле кеше — уңай герой. 2. Иләмсез зур корсак үстергән, һәр вакыт караңгы чырайлы, тукмак кадәр күксел-кызыл борынлы, карлыккан тавышлы, җимерек кашлы, акай күзле пеләш кеше — кире герой. 3. Урта кул укучы — урта белемле. 4. Югары зәвыклы укучы — вуз бетергән. “ 5. Әдәбият һәм сәнгать кануннарына җавап бирми торган китап — халтура (чүп, пүчтәк дигән вариантлары да бар). 6. Ритмик закончалыклар һәм рифма системасына җавап бирми торган поэзия әсәре — телне сындыра торган шигырь. 7. Югары зәвык һәм адәбият-сәнгатьнең югары таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр җыентыгы — шәп китап. 8. Артык нык сентиментализмга бирелеп, примитив хисләрне идеаллаштырырга тырышып, трагик пессимизмга бирелеп язылган шигъри әсәр — елак шигырь. 9. Дөреслекнең күзенә карап, сәнгатьчә дөреслек рухында тормышны купшыландырмыйча, бизәмичә язылган шигъри әсәр — усал Шигырь. 10. Сюжет линиясе, образлар эзлеклелеге, логик бәйләнеше булмаган әсәр — геройларны бер-берсенә төкерек белән генә ябыштырып кую. (Монысы Ф. Хөсни терминологиясеннән алынды.) 11. Әдәби әсәрдә, тапталган, кулланылышта йөри-йөри шомарып беткән, төссез һәм хиссез сүзләр, фразалар гына кулланып язу — гәҗит теле. 12. Әдәби әсәрдә «ләбаса», «ласа», «ләсә» дигән сүзләрне кулланып язу — X. Туфанга иярү. 13. Әсәрдәге җөмләләрдә бик күп тел бизәкләре куллану, җөмләне сыгылмалы итү, логик төзеклек булганда, хәтта грамматика, синтаксис кануннарын да исәпкә алмау, җор теллелек — Ф. Хөснигә иярү. 14. Җөмләне шигырь юлының уртасында төгәлләп, бер үк җөмләнең дәвамын яки азагын икенче строфага ук чыгарып язу — С. Хәкимгә иярү. 15. Ярты ел вакыт эчендә берничә, роман һәм повесть язу — Мәхмүт Хәсәновка иярү. 16. Язучының үзе белмәгән тормыш материалын үз иҗатында иң дөрес хәл итүе — темага керешмәү. 17. Теләсә нинди шартларда, теләсә кайсы урында шигырь язарга сәләте булган шагыйрь — фатирсыз шагыйрь. Сүзлекне матбугатка яшь әпкәлиовед Г. РӘХИМ әзерләде.