СИБЕЛӘ ЧӘЧӘК ҖИЛЛӘР ИСКӘНДӘ
Сибгат Хәкимнең «Сибелә чәчәк» исемле яңа җыентыгыXIII басылып чыкты. Аңа шагыйрьнең соңгы өч-дүрт ел эчендә иҗат иткән шигырьләре кергән. Бу яктан, ул — зур мираслы өлкән әдипнең чираттагы шигырь китабы, укучыга бүләк иткән нәүбәттәге шигырь бәйләме Ләкин кабатлануны сөймәүче шагыйрь өчен яна китап нәүбәт үткәрү генә түгел, билгеле һәм андагы шигырьләрне укыганда бу фикер тулысы белән раслана, әдипнең таланты яна үзгәлекләр, яна сыйфатлар белән ачылуын күрәсең: Бар иде бер тапкан зәңгәр тартмам (Сез уйлыйсыз: сабый сеенгән). Ачкычы юк ләкин, ишетәм. тоям. Чылтырыйлар tori тә тиеннәр. Чылтырыйлар... Кызыгуым түгел Я шеһрәткә. данга, я малга. Җырлар шунда, заман — зәңгәр тартма. Ачкыч эзлим һаман заманга! Заманның, төрле чорларның шигъри ачкычы хәтта зур шагыйрьгә дә җиңел генә бирелми Шуңа да әдип әледән-әлс үткән чорларга, узылган юлларга әйләнеп кайта. Аларны күңел күзеннән үткәрә, бүгенге тәҗрибәсе, бүгенге аң дәрәҗәсе югарылыгыннан торып бәяли. Болар бүгенге чорны тирәнрәк аңлау, аның рухын ачыграк тою өчен кирәк. Шагыйрь нл белән, халык белән бергәләп, озын юллар кичте. Авыр сугыш, аннары хуҗалыкны аякка бастыру еллары, үсү. үзгәреш чорлары Гел иҗатта, эзләнүдә шагыйрь. Алтмышым, язмышың зурга Смена саенә атлыйсың.— дн шагыйрь бер шигырендә Гомернең үтелгәне — мәгънәле дә. нәтиҗәле дә. Артта калган еллар —зур идеаллар өчен көрәш шәһитләре. алар үзләреннәнүзләре җырга керергә сорап торалар Андый гомер — ул горурлык. Ләкнн шагыйрьнең горурлыгы, тәрәзә пыяласындагыдай. бер яссылыкта гына чагылмый Китаптагы кайбер шигырьләрне укыгач, Бакый Урманченың «Сагыш» дип аталган мәшһүр скульптурасы күз алдына килә. Сезгә эндәшми мин кемгә Эндәшим, еянкеләр1 XIII С Хаким. Сибел» чачак. Татарстан кита» нәшрияты. 1»ТЗ ел, Җитте микем дә сезнең күк Картайдым дияр кеинәр. («Сезгә эндәшми мни кемгә...») Бу да сагыш һәм без аны антыйбыэ. Ләкин шагыйрьнең сагышы тик аның картлыгы өчен генәме? Юк. китаптагы шигырьләрдә бу хис тирәнрәк, баерак булып ачыла Мни торам, еллар күңелгә Сагышын салып узган. Ташулар аккан урында Сары ком. сары эзләр... («Яз килә...») Гомер әнә шулай ташу булып аккан, ул ташуның инде үтеп баруы — сагыш хисен уята, ә шаулап-гөрләп аккан булуы горурлык хисләре тудыра Әйе. бу — горур сагыш. «Сибелә чәчәк» китабына кергән һәм аерым шигъри циклларда күтәрелгән темалар шактый күп. Авыл, игенче хезмәте, туган йорт — шуларның кайберләре. Нигез- йорт хакында борыннан килгән мәгънәне шагыйрь нечкә тоя гына түгел, әлеге тра- днңион образны үстерә һәм баета да Юк. бетми нигезләр, халкым Давылы жилләренә Бирешми, яши. ышанам Мәңгелек жегәренә, («Күпме моңайдым авылда...») Кырлар темасы Сибгат Хәким иҗатында бик күптәннән килә Һәр вакыт әле бер. әле икенче ягы. яка көе моңы, яка тимерләре белән ачыла Бу китабында шагыйрь теманың тагын да киңрәк мәгънәләрен тап С кан. Үзендә куп буыннарның рухын сеңдергән дә тонык кына нидер көйли сыман кырлар. Бер генә жыр түгел анда, күңелеңне нечкәрт, күңелеңне тупла, жирнең өнен-аваз- ларын ншет Ул кырлар сиңа ялан жир булып түгел, тормыш кырлары булып ачылырлар. Шагыйрь жанлы, игенче һөнәрле халкыбыздан күчкән ул моңнар Кырдагы карИ игенче һәм басуларны әйләнүче шагыйрь образлары шигырьләрдә бергә килеп кушыла, жыр булып китә. Чөнки язмышлары, зур хыяллары уртак. Якыннан торып күреп бетерелмәгән нәрсәне чнткәрәк китеп карыйлар. Шагыйрь дә туган жиренең жылысын. аның суларының тәмен еракта йөргәндә ачыграк тоя. Китапның бер өлешен авторның Карловы Вары- да дәваланганда кичергән уй-хисләре хакында сөйләүче шигырьләре алып тора. Тояж артта беек Идел барыя. Тоям артта Ватан, чик барын. Телләреннән Фучик тавышын тынлап Арасында йөрим чехларның. Телләреннән инңа рәхәт, шат тел. Үзләренә тагы рәхәттер. Яратамын: горур булсын халык. Тик булмасын гына тәкәббер. («Тоям артта беек Идел барын...») Тукай темасын Сибгат Хәким күптәннән нечкәләп эшли Бу җыентыкта аңа аерым бүлек багышланган Китапка кергән ике поэманың берсе — «Кырыгынчы бүлмә» — Тукай турында. Тукай темасы — чиксез тема, һәм халкыбызның рухи тормышында Тукайның урынын иңләп бетерү —кыен мәсьәлә. Сибгат Хәким «Кырыгынчы бүлмә». «Шагыйрьнең бала чагы». «Пар ат» кебек поэмаларында, күп санлы шигырьләрендә әнә шул турыда уйлана. Кнлде Тукай, килде шагыйрь жырлап Хөр тойгыны, азат тойгыяы.,, Тукай. Тукай татар халкыиың ул Бугазында гааап төере,., Пөрәккә үтеп керерлек әнә шундый көчле. үткен образлылыкны туплаган шигырь юллары күп монда. Озак эзләнү, таләпчәнлек. илһам куәте белән туган юллар.. Чын шагыйрь иҗаты аша халык телгә килә, заман үзе сөйли Бүгенге көнебезнең аһәңнәре китапның «Чорым, синең хисләр белән янам» дигән бүлегендә аеруча ачык яңгырый. КамАЗ турындагы шигырьләрендә булсын, башкаларында булсын, шагыйрьнең сүзе саллы, чорның кыенлыгын җиңеләйтми, арзан буяуларга буямый, шигырьдә заманның үз төсен, яңгырашын табарга омтыла. Яңа төзелеш, яңа шәһәрләргә багышланган әсәрләрендә ул кичәгедән бүгенгегә күчүнең кискенлеген, тирәнлеген, каршылыклы булуын күрсәтергә тырыша: Бөеклекләр — мин КавАЗлар аша Барам һаман алга, алда — ялав, Актарыла жнрем, кайный ягав. Янам мин дә. шунда бергә янам. Чорым, сннең хисләр белән янам. («Бар нигезләр бергә...») Өлкән шагыйребезнең бу китабын укып чыккач, үзүзеңә: «Иң гүзәл чәчәк тә сибелмичә булмый, җилләр сибә икән чәчәкләрне». дисең. Хәер, сибелсен. Халык күңеленә сибелә бит ул гүзәл чәчәкләр