Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ

 Фира алар яна позициягә урнашкан көнне килеп төште. Алексей батареядә түгел иде. Фира аны кө- w ■ Л төп тоР а алмаД ы> санбатка урнашасы бар иде. Анда Фираны тыенкы гына каршыладылар. Баш liti/iLl I вР ач Семен Израилович Долкарт — биек мангай- лы. чәчләре агарган кеше — шактый кырыс күренә иде. Фира, бик күп башлыклар каршында йөз суы түгеп гадәтләнгәнгә, аңа исе китмичә генә карады. Х 1Г Семен Израилович Фиранын тәҗрибәсе турында сорашты. Фиранын ФАШны тәмамлаганнан соң санчастьларда һәм госпитальләрдә эшләвеннән башка казанышлары юк иде. — Сезгә кече лейтенант должносте бирә алмыйм, сез үзегез дә риза булмассыз,— диде Семен Израилович бик җитди төстә. — Әйе, шулай...— диде Фира, ни әйтергә белмичә. Баш врач хаклы иде. Әлбәттә, хәзердән үк хирург булырга ул үзе дә теләмәс иде. — Өйрәнерсез, аннары...— Семен Израилович сүзен әйтеп бетермәде, хәер, нәрсә әйтәсе аңлашыла иде.— Ә хәзер урнашыгыз. Иртәгәдән эшкә тотынырсыз. Шул вакыт палаткага ниндидер полковник килеп керде. Фирага тиз генә чыгып китәргә уңайлы булды. Шунда ук ул Алексей янына барырга уйлады, ләкин нигәдер элекке дәрте сүрелеп, кыюлыгы бетеп калган кебек булды. «Ә ул мине ничек каршылар?» Фира үзенең Алек сейга язган хатларыннан оялып куйды. «Ирем янына барам», дип әйт тем, һаман шулай җавап бирдем Ә нигә моны Алексейга язарга иде?' Эх, мин юләр баш! Мин ана үзем бәнләнәм кебек килеп чыккан бит' Мин аны үзем яулап алам кебек булган. Аһ, ничек мин алдан берни дә исәпләмәгәнмен?! Бөтенләй горурлыгымны җуйганмын икән. Болан мин Алексей алдында артык очсыз зат булып чыгам түгелме сон5 Ул минем беренче баламны кабул итеп алучы, минем дөньяда беренче күргән газапларымны уртаклашучы. Әмма бу әле ана дәрәҗәнне җуеп асылынырга хокук бирми...» Ахыры Башы 3, 4 саннарда. Башта ул бала табуның авырлыгыннан бөтен ирләрне каһәрләде, аларга шундый нәфрәт туды анарда, үзенең ире Рәшиткә булган бөтен яратулары кисеп төшерелгән кебек булды, ана карата фәкать ачу гына калды. Башта бөтен үчле әрнүләрен Рәшиттән күрде, барча газаплары өчен аны гаепләде, ана кияүгә чыгуына үкенеп бетә алмады. Аннары авыртулар үткәч, газаплар беткәч, әнисе янында улын әйбәт кенә үстерә башлагач, малаеның көлүләрен күреп, чиксез сөенә башлады. Бу кечкенә, көчсез, әмма гаҗәп тере малай аның бөтен күңелен, вөҗүден биләде. Аның каткан күңелен йомшатты, газапларын оныттырды. җанына укмашкан катлы-катлы ачу бозларын эретте. Маратның көлүендә иренең йөз чалымнарын күреп, аны искә төшерә, аны сагына, юксына, аның «гаепләрен» ярлыкый иде. Монда аның ни гаебе бар’ Ул бит хезмәттәге кеше, үзе дә. мескенем, әллә нинди газаплар күреп бетергәндер инде! Исән микән сон ул? Малае шулай матур гына үсеп килгәндә. Рәшит гел исәндер кебек тоела иде. Малае акылын җуеп вафат булгач. Фира тагы бөтенесеннән өмет өзде. Аның бөтен нәрсәсе шул малай белән бергә үлде дигән фикергә килгән чаклары булды. Үзен бөтен нәрсәдән мәхрүм ителгән кебек тойды, һаман бер кызык мәкаль исенә килә иде: ихтыярсыз ачу — тол. моңсуланусыз күңел — тол, тугрылыксыз сөю — тол. ирсез хатын — тол. Менә шулармын барысы да аңарда бар хәзер. Кайчагында Фира чыгып булмаслык караңгылык эчендә кала, шунда өзгәләнә, ләкин Күңел офыгында тагы өмет чаткылары үзенең көчсез генә нурларын чагылдыра. тагы өмет күбәләге терелеп, баш очында зәгыйфь канатлары белән җилпенеп, тагы Фирага тереклек бирә, тормыш ярына тартып чыгара. Аны яшәү ярына тартып чыгаручы бу өмет — Алексей иде. Нишләп сон әле бу кешегә шул чаклы бәйләнде? һәрбер кеше икенче кешегә баглануы белән я аны бәхетле итә. ә аның бәхетсезлегенә сәбәпче була, һәр кеше үзенең икенче кешегә булган мәхәббәте белән ул кешене пакьли, сафландыра, яки аны пычрата, тапландыра. Фира үзенең авыр язмышын Алексей җилкәсенә салырга ниятләмәсә дә. шулай килеп чыгуы бар. Менә ул ничә айлар буе аңа таба ашкынды, юл әрчеп, аңа таба күпме газаплар аша үтеп килде, горурлыгын җиңеп һаман аның янына ыргылды. Хәзер менә ишек төбенә килеп җиткәч. Фираны шик-шөбһә тетрәтә башлады. Нилектән булыр бу? Алексей янына баруны ният итеп куйды да. алдына-артына карамады, һаман тынгысыз тамчы кебек бер «ташны» чокыды, һәм теләгенә ирешергә бер адым калгач... җанына ничектер чиксез күп шик тулды. Әллә ияле кешене, әрсезләнеп, иясе кулыннан тартып алган сыманрак төсмере куркытамы? Алексейның «ияләре» ничек икән соң? Фиранын вөҗданы мәхәббәттә һәм бүтән шундый шәхси мөнәсәбәтләрдә кеше өлешенә керүдән тайчына иде. Ничектер гомернең омтылышлы кисәгендә кеше бер йолдызга бөтен җанытәне белән атлыга, ләкин йолдызны күргәч, ана орынгач, ул аңардан канәгать булмый, бизенә. Фира да бу минутта шундый- рак хисләр кичерә иде. Ул Алексейны күбрәк хыялы белән яратты, чөнки өч ел буе аны һаман хыялында тотты. Хыял белән сөю шул бөтен сөюләрдән көчле һәм эчкерсез, ахры, шуңа күрә ул еш кына бизүләргә, челпәрәмә килүләргә дучар була... Килүен килде, әмма хәзер нишләргә? Чигенергә соң инде, юк, күзне йомарга да әрсезлек чоңгылына ташланырга... Фира үзенә күрсәтелгән палаткада бераз ял итмәкче булып поход караватына урын хәстәрләде. Аны биредәге кызлар бик шат каршыладылар. Семен Израиловичның бик кырыс кеше булуын, ләкин гаделлеген сөйләделәр. — Безне монашкалар итеп тотмакчы була!—дип шаяртып әйтеп куйды бер сестра кыз. — Безнең янга егетләр килгәнне җаны күтәрә алмый. Бу Семен Израиловичнын просто авыруы, тагы ни әйтим? —дип, икенче кыз тегесенең сүзен куәтләде. — Сина, Таня, ярамый да, син — донор, ә мина ярый. — Дуслашырга да ярамыймы? — Донорлык вазифасына кергәндә биргән распискаң нәрсә? Анда әйтелгән: егетләр белән мөнәсәбәткә кермәскә, авыру ияртмәскә.— әгәр шул шартларны үтәмәсән...— Кыз хәйләкәр елмаеп Фирага карады. — Дуслашмаска дип мин расписка бирмәдем,— диде Таня, саргылт бал төсле матур чәчләрен рәтләп. — Бар нәрсә дә дуслыктан башлана, жаным! Әй, Таня, фәрештә булып кыланма инде! — Мин фәрештә, фәрештә, менә кара, канатлар да чыга башлады бугай үземә! — дип, Таня көмеш тавышы белән көлеп куйды, кулларын — Таня, син бик нык үзгәрдең, сизәсеңме, син йөз сиксән градуска үзгәрдең, чын,—диде берсе житди тавыш белән.— Шул кара мыеклы капитан сине җилкетә, чын! — Ул минем кулымнан тотарга да кыймый, беләсең килсә... Таня үзе сөйләнә, үзе һаман кечкенә көзгесе каршында чәчен рәтләп маташа. Әле туздыра, әле бер жиргә өя, әле тарагы белән икенче якка тарый, әле көдрәләр ясау өчен төйнәп куя Шул вакыт Фираны чакырып алдылар. Ул әле урнашу өчен тагы берничә кешегә күренергә тиеш иде. Бу юлы аны бүлек мөдире дәшкән иде. Ягымлы гына хатын икән. Киң маңгайлы, коңгырт чәчле, купшылыкны өнәмәве, пөхтәлекне яратуы бөтен килеш-килбәтеннән сизелеп тора иде. Ул сөйләшүне, аңлашуны бик төгәл һәм кыска тотты. Аның яныннан чыкканда, караса, ком сипкән тар сукмакта Алексей көтеп тора. Фира шунда ук аны танып алды, кинәт тез буыннарының хәлсезләнүен тойды йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Очрашу болай кинәт булыр дип исәпләмәгән иде. Фира нишләргә белмәде, Алексей ана арты белән тора иде, ул әле Фираны күрми, шуңа Фира, әллә урман эченә кереп качыйммы, дип уйлап алды. Ул, Алексей минем турыда начар уйлар инде, дип курка иде. Килеп җиткәннән бирле аның мин-минлеге җәберләнә, газаплана иде. Алексейга булган тойгылары да бер сүнә, бер кабына. Соңгы минутта ул аны ярата алмас шикелле тоелып китте. Алексей белән бергә кичергән газаплар артык күп һәм авыр иде, әрнүле иде. Менә шул тетрәүле кичерешләр йөрәктән һәм акылдан һаман жуелмый, тойгыларга киртә булып тора шикелле. Алексейны күрү белән йөрәк шул газапларны кинәт тагы терелткән кебек итте, һәм Фира үзенең хыялында булган яратуларының челпәрәмә килеп коелып төшүен аңлагандай булды. Ник килдем? Мин аны яратып килдем бит! Ул булмаса, мин бәлки инде дөньяда да булмаган булыр идем. Ул минем гомеремне саклап калды. Минем өчен мен төрле кыенлык күрде бит! Гаҗәп, үзеңнең гомереңне саклап калган кешене яратып булмас шикелле тоела! Аның белән тәмуг эчендә күргән газаплар артык зур, башка да, күңелгә дә сынмаслык. Алар бер-берсен артык нык белделәр. Бер-берсенә алар хәзер кызык булмаслар, ни генә эшләсәң дә, бергә кичергән газапларга килеп бәрелерсең. Бергә күргән бәхетсезлекләр, бәлаләр кешеләрне бер-берсенә беркетә, дуслаштыра, дип әйтәләр. Юк, кайбер кешеләрне дуслаштырмый, бер-берсенә беркетми, ә аеруы да мөмкин микәнни?.. Фира, аска караган килеш. Алексейга таба атлады, үзе шундый уйлар кичерә, аяклары аңа таба атласа да, уйлары кирегә качмакчы була иде. Ләкин кинәт Алексей борылып карады һәм: — Фира!—дип кычкырып җибәрде. лон ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ канат итеп жилпеп-жилпеп алды. Шушы тавыш үзенең көче һәм сагышлы-әрнүле булуы белән бөтен шикләрне, икеләнүләрне күңелдән сыпырып ташлагандай итте. Фира- ның аяклары тышаулагандай булды, бер урында таптана кебек тоелды. Алексейга таба ыргыла, ниндидер көч, дөресрәге, ниндидер көчсезлек аны тота, җибәрми шикелле иде. Көчкә-көчкә генә Алексей янына килеп җитте, егылып җитәр чиктә аның күкрәгенә капланды. Икесе дә кинәт сүзсез калдылар. Алексей хискә бирелүчән кеше бул- маса да. йөзен читкә борды. Күзен яшь пәрдәсе каплаганын сизде. Ә Фираның күзләре коры иде. ул гаҗәпсенеп һәм ышанмыйча карап тора, Алексейның күзләреннән, йөзеннән нәрсәдер эзли, ниндидер серне ачарга теләп азаплана иде. Беренче сүзләрен әйтү авыр булды, чөнки, билгеле булганча, мөлдерәмә тулган шешәне кинәт әйләндереп авызы белән түбән тотсаң, суы акмый, болар белән дә шундый ук хәл килеп чыкты. Аннары кинәт икесе берьюлы сөйләшә башладылар. Арага өелгән кичерешләрдән һәм алып ташлап булмый торган нәрсәләрдән Фира һаман курка иде. Ул фронтка килде, канлы сугышта кешеләргә әз булса да үзенең көче белән булышырга ашыкты, ә менә Алексейның кулын тоткач, анарда хатын-кызлык эгоизмы нык кына үзен сиздереп куйды. Алексейның бик тә үз итеп каршы алуы бәлки шундый хисне уяткандыр? — Әһ. Фира. инде сине бүтән күрә алмам дигән идем! — дип. Алексей аңа сөеп карады. Алар сары ком җәйгән юлдан әкрен генә атладылар. — Мине юләр түгел диген, кая хәтле килдем бит! Фира Алексейны күзәтте. Әйе, ул үзгәргән, урта яшьтәге ирләр төсе кергән аңа, ә өч ел моннан элек ул егетләр кебек иде, маңгаенда, битендә җыерчыкның эзе дә юк иде. — Килүең минем өчен бик шәп, синең өчен ничек булыр, фронт бит, ут эчендә йөрисең.— Алексей Фираны күзәтә, ул да үзгәргән: тагы да чибәрләнгән, тулыланган, ягымлыланган. Беренче баладан соң хатыннар тагы да матур булып киткәнен Алексей белми иде әле. — Мин анысын уйлап тормадым да,—диде Фира. Үзе, Алексей минем килүне бик үк өнәп бетермәгән икән, дип уйлап куйды. Ә Алексей аның өчен борчыла иде. Буш сүзләр сөйләп, кешене сүз белән иркәли һәм юата торган гадәте булмаганга, нәрсә уйлаганны туры гына әйтә иде ул. — Маратны бик жәлләдем, орчык малайны...— диде Алексей, әр- нүле тавыш белән чын күңелдән үкенеп. — Син дә аңа сөт эзләп күпме чаптың, ә? — дип, гаепле елмайды Фира. Ул баланың ашарга тилмереп елаулары Алексейның әле дә колагыннан китми. Нәни генә җан, ә үзендә күпме тавыш, ашарга сорап һаман аларның бәгырьләренә тиеп торды. Бәбәйләгәннән соң хатын- кыз күкрәгендә сөт бетүне ишеткәне булса да. Алексейның күргәне юк иде. Коточкыч снарядлар шартлавы һәм немецның тоташ эзәрлекләве астында көненә ничәмә чакрымнар үттеләр, шундый шартларда сөтең түгел, җилегең кибәр. Алар Алексейның батареясына кич кенә кайттылар. Алексей старшинаны очратып, кичке аш турында нәрсәдер әйтте, Фираны блиндажга алып керде. Аппаратта Әнвәр утыра иде. Ул аңар старшина янына барырга кушты. Әнвәр тиз генә барысын да алып кайтты, старшина шәм биреп җибәрергә дә онытмаган иде. Комбат Әнвәргә аппараты белән Мурзыев янына күчеп торырга кушты. Егет бик теләп чыгып китте. Фира белән Алексей төне буе сөйләшеп утырдылар. Алексей Фираны үзендә бик яхшы кунак итәргә уйлады. Табынга барысын да тезде, кыйбатлы эчемлек салып бирде. Ләкин Фира, үзенең дә гаҗәпсенүенә каршы, эчә алмады. Алексей ана папирос та тәкъдим ител карады. Фира анысын да кире какты. Яраткан кешесе белән очрашу ана хатын-кызлык табигатен бар нечкәлеге белән кире кайтарган иде бугай. — Ә үзең тартам, эчәм дип язган идең? — диде Алексей, ана сыный карап. — Әй, минем сүзгә ышансаң! Кеше үз өстенә ни генә әйтмәс! — дип. Фира көлеп, Алексейга йотылып карады. — Шулай да килүең көтмәгәндә булды, алдан хәбәр дә итмәдек. — Кинәт кенә фронтка алдылар. Мәскәүдә Унынчы армиягә билгеләгәч, каршы килмәдем. Ә биредә сезнең дивизионны сорадым. Әллә син... — Юк, юк, Фира, ничек алай уйлый аласын? Мин сине үзем дә чакырып китерердәй булдым. Никтер күрәсем килде — Әйдә юат инде, юат.— диде Фира кыюланып. — Үкенми торгансың бит? — Үкенәм дә, үкенмим дә. әллә ничек буталдым. — Әһә, алайса, барысы да миннән тора,— дип. Алексей көлеп, аның кулын тотты, ике учына кысып торды. Фира исә Алексейның элеккегедән бик нык үзгә булуын сизде. Иртән ул Фираны госпитальгә озата барды. Ләкин баш врач Семен " Израилович. Алексейны үзен генә чакырып алып, бик нык ачуланды ч — Дошманны кыйныйсы урында, санчастьны кымтырыклыйсы». , егет! Минем уемча, сез аның ире түгел! • — Юк, мин аның ире, законный... — Суга сәнәк белән язган законмы?! Врач бик ачулы иде, тик Алексей кәефен төшермәде. «Берәр жае « чыгар әле»,— дип уйлады ул. Аңарга каршы әйтүдән фәтва күрмәде, * мондый чакта дәшмәүдән дә яхшысы юк. Ул бик күтәренке рухта. Фира белән бергә булу шатлыгын мондый тиргәүләр генә жуя алмаслык иде. Алексей гаепле һәм шатлыклы хәлдә батареягә кайтты һәм шуннан ук күзәтү пунктына китте. Икенче төнне Алексей тагы алгы сызыктан кайтты, Фира янына санбатка барды. Аларның күрешкән саен сөйләшеп сүзләре бетми иде. Ничектер шулай килеп чыкты: берникадәр вакыттан сон алар бергә тора башладылар. Үз ихтыярларыннан көчлерәк булган тойгылар аларны бер-берсенең кочагына ташлады. Семен Изранловичнын «суга сәнәк белән язган законмы» дигән ишарәсе чынга әйләнде. Полк штабыннан инспектор киләсе икән, шуңа бүген комбатны алгы сызыктан чакыртып алдылар. — Минем анда кызыклы күзәтүләр барые, инспектор белән син генә йөрерсең инде,— дип, Алексей Ваһаповка карады. Ваһаповның йөзе ничектер монсу иде. әллә ничек ягымлы гына моңсу. Алексей аның: чын күңелдән әйтми бит бу. дип уйлавын шәйләгәндәй булды. Чинлылар белән аралашырга ярату Ваһаповның йомшак ягы иде. — Беләсең, өйрәтүләрен бер дә яратмыйм,— дип көлеп куйды комбат.— Мин передовойда шулардан качып ятам. — Кара сакалың кая барсаң да калмый инде,— дип. Ваһапов та көлеп жибәрде. — Берәр борычлы сүз ычкындырмагаем дип куркам.— диде Алексей, самими беркатлылык белән. Ваһапов белә: кайчак Алексей түзә- түзә дә начальникка берәр ярамый торган сүз әйтеп ташлый һәм шуның өчен соңыннан замполит белән икесенә дә күнелсезлекләр килеп чыккалый иде. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Ә син телеңне тыярга өйрән,— диде Ваһапов, тагы елмаеп. Аның йөзендәге вак-төяк җыерчыклар каядыр югалды, ул яшәргән кебек булып китте. — Тыеп булмый бит. нәләт! Кешенең теле —үзенең дошманы дигәннәр. дөрес шул —диде Алексей да елмаеп. — Пустяк,—дип. Ваһапов шунда ук җитдиләнеп китте, бу сөйләшү ничектер аның күңеленә ятмый иде бугай. —Мин телемне тыя ала торган кеше булсам, күптән полковник була идем инде.— диде Алексей көр күңеллеләнеп. Ул үзенең карьерасындагы унышсызлыкларны теленнән күрә һәм шуңарга күңеле булып, шатланып, кәефе күтәрелгән шикелле сөйләшә иде. —Юкны сөйләмә инде,— Ваһапов һаман җитди, ул комбатның шулай үзенең ахмаклыкларына шатланган сыман каравына ничектер күнегә алмый. —Фактлар китеримме, берничәсе синең күз алдында булды,— диде комбат. — Кирәкмәс! Нәрсәгә? —Ә, менә шул шул.— дип. комбат уйланып калды. Аннары сүзне икенчегә бору өчен әйтте: — Әй. бу кеше дигәнең мәзәк тә нәрсә инде. Үзенә-үзе менә шундый сугышлар, үтерешләр уйлап чыгара. — Исәпләсәң, баш китәрлек шул. —Нәрсә котырта кешене шундый эшләргә? — диде комбат уйчанланып. Аның әлеге шаянлыкларынын эзе чыраеннан бөтенләй югалды. Ул фәлсәфәне үзе дә яратмый иде. Фәлсәфәгә эш эшләргә теләмәүче кешеләрнең үзләренең эшлисе килмәүләрен аклар өчен тел озайтулары дип кенә карый, яисә куркып позициясен ташлап качкан кешенең фрицны һәм аерым хәлләрне сәбәп итеп, акланырга тырышуы шикелле мәгънәсез әйбер дип саный иде. Әмма Ваһапов фикерләренә һәр вакыт колак сала ул. Чөнки замполит күп укый, аның сүзендә тирән мәгънә була. —Легендамы, чын хәлдерме, борынгы заманда да шулай тыныч кына яшәүче кабиләләргә бәла-каза китереп торучы бер халык булган, менә шушы фрицлар шикелле ерткыч халык, илбасар, ди. Кешеләрне бер дә тиккә шулай үтергәннәр, балаларын суйганнар, кыскасы, бөтен ерткычлыкны кылганнар, нәкъ фрицлар шикелле...— Ваһапов сүзен өзеп торды, чөнки җир кинәт дерт итте, немецлар еракка ата торган орудиедән атарга тотындылар.— Менә шул.— дип сөйләп китте Ваһапов,— бик ерткыч халык булган, ләкин шунысы кызык, тыныч яшәргә омтылучы халыклар аларны кырып бетергәннәр. Бу бәлки берничә йөз ел дәвам иткәндер, ләкин ул халыкның бер генә вәкиле дә дөнья йөзендә юк. ди. хәзер. — Ә фрицлар? — дип. комбат аның сүзен бүлдерде. —Фрицлар — бүтән. Тегеләрнең бер кешесе дә калмаган, ди. Шуннан сон гына халыклар бераз тынычланып яшәгәннәр, имеш. — Алар фрицларның борынгы бабаларыдыр әле. —Юк, һич юк.— дип каршы төште ана Ваһапов.— Сон бит немецлар 14 нче елгы сугышта да болай әшәке булмаганнар. Аларны фашизм ерткыч иттергән. —Фашистлар фрицның йомшак җирен беләләр, шуна басым ясыйлар. аннары куркыталар, кеше бит ул куркак. Куркудан ул барысын да эшләргә мәҗбүр. Алар кешенең ерткычлык инстинктларын тәрәкъ- кый иттерәләр. Дөнья каршында аларның хыянәте шунда! — Ваһапов тынып калды, аның йөзе бик кайгылы иде, ул үзенең фикерләренең хаклыгыннан борчыла иде булса кирәк. — Власть зур көч шул,— диде комбат, Ваһаповның фикерләрен дәвам иттергән шикелле.— Власть куша, аны уйсыз, сүзсез солдат үти. Әгәр үтәмәсә, аның үзен... Менә бөтен хикмәт шунда. — Ерткычлык кешедә менә шулай барлыкка килә. — Да,—дип сузып торды комбат бу жайсыз, читен мәсьәләнең мәгънәсенә төшенә башлаган кебек.— Ләкин фрицның үз шәхесенең дә әһәмияте бар. Кеше бит курчак түгел, үзен шулай ерткычка әйләндерергә ирек бирмәскә тиеш. — Нишли алсын ул! Әллә ана фикер йөртергә бирәләр дисенме? Әнә Тельманны нәрсәләр генә эшләтеп бетермәделәр? Ахырда ябып куйдыларАлар чыкканда, каршыга майор чинындагы полк инспекторы килә иде. Ул туктап фуражкасын салды, тирен жилләтеп торды, командирлар белән исәнләшкәндә аны тагы киеп куйды. Ул хәлне дә сорашып тормады, шунда ук позицияләрне карарга теләвен белдерде. Комбат белән замполит аны озата бардылар. Комбат, ана орудие расчетында бары икешәр яки өчәр сугышчы гына калганын аңлатып, кешеләр сорады, пополнение кирәк диде. Инспектор моны бер дә ошатмады. — Ул эш минем карамакта түгел. Мин кечкенә кеше, әнә полк командиры белән сөйләшегез! — дип кырт кисте. Менә беренче орудие янына килделәр. Инспектор орудиене бик жентекләп карады. Окопларга, снаряд ящнклары чокырына, брустверга күз төшергәч, аның йөзе тагын да чытыкланды. Ул эсселектән фуражкасын салды, ялт иткән, кырган башындагы тирләрен сөртте, маңгай тиресе гармун күреге шикелле әле жыерылып. әле язылып хәрәкәтләнеп торды. — Комбат, орудие чистартылмаган, бусы — бер. бругтзер дөрес z түгел,— ике; яңадан казыгыз, орудиегә маневрировать итеп атарга « запас урын юк,— өч. Хәзер үк барысын да эшләргә! — дип. ул чытык х йөзе белән бер кырыйда снарядлар чистартып торучы коручы белән х ташучыга карады. Аның күрсәтмәләре, әлбәттә, дөрес иде. Ул, шуны тойган кебек, тагы башка кимчелекләрне дә комбат белән замполитнын борынына төртә-төртә күрсәтте. Ул хаклы, шуна күрә комбат ана каршы төшеп бер сүз дә әйтмәде, акланырга да тырышмады. Аның һәрбер күрсәтмәсенә: — Дөрес, дөрес, төзәтербез! — дип, кыска-кыска гына жаваплар биреп барды. Инспектор расчетны коручы сержант Нусовны һәм ташучы Үтәшне чакырып китерде. — Орудие к бою! — дип команда бирде. Атыла торган квадратны, аннан прицельне әйтте. Тегеләр шалт-шолт барысын да төгәл үтәп тордылар. Прицельне сулга, унга күчертте. Болары да төгәл эшләнде. Инспекторның бик күнеле килде. — Молодцы! — диде солдатларга карап. Аның йөзе бераз яктырып киткән кебек булды. Ләкин икенче орудиегә килү белән ул тагы кырысланды, йөзендәге нур сүнде. Ул тагы бик нык бәйләнә башлады. Биредә дә пушканың маневр ясап атуы өчен урын әзерләнмәгән, аннары ышыкланыр урын да казылмаган, өч-дүрт кешегә бер кечкенә, тәбәнәк кенә, үрмәләп йөрешле генә блиндаж казыганнар да шуның белән канәгатьләнгәннәр. — Комбат, нәрсә карыйсыз сез? Сез кайда? — Мин передовойда, НПда. — Ә замполит нәрсә карый? —дип, ул Ваһаповка таба борылды. Карта уйныйсыздыр әле! Сезгә Ватан ышанып тора, ә сез? —Аның ачудан төкерекләре чәчелеп китте Инспектор тагы расчетны команда белән эшләтеп карады, ләкин монда расчет осечка бирде. Алар малой ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф буссольдән прицельне дөрес үк алып бетерә алмадылар. Инспекторның моңа бик кәефе кырылды. — Замполит, комдивка әйтегез, мин сезгә шелтә белдерәм. — Есть әйтергә! — диде Ваһапов һәм солдатлар алдында аңа бик оят булып китте. Орудие командиры акланырга маташып карады. Комбат исә өлкән сержант үзбәк Нурмановның бераз каушап калганын аңлап алды. Ул барысын да яхшы белә иде. — Комбат, матчасть белән шөгыльләнергә! Комдивка әйтегез, мин сезгә шелтә белдерәм! — Есть әйтергә! Мондый чакта шулай итүдән башка чара юк, әйе, тәртип бераз йомшаган. Шактыйдан оборонада яту да, яңалар өстәлеп тору да, командирларның таләпчән булмавы да, солдатны жәлләве дә булгандыр. Алексейны менә шул нәрсә уйландыра иде: нигә мин солдатларга, яки үземә буйсынган кешеләргә каты була алмыйм? Аңа да сәләт кирәк, мөгаен, ә шул булмаса нишләргә соң?.. — Сезнең хуҗалык шушы гынамы? — диде инспектор, пушкаларны карап бетергәч.— Разведчиклар кайда? Тагы фуражкасын киде, командирларга шелтә белдергәндә ул һәр вакыт төгәл формада булырга ярата иде. Күрсәтмәләрен әйтеп бетергәч, фуражкасын сала һәм тирләгән, аксыл кавын кебек башын сөртергә тотына. — Әнә тегендә,— диде комбат, алгы сызык ягына күрсәтеп.— Разведка шунда күзәтү эшләре алып бара. — Әйдә, киттек,— диде инспектор бик кырыс кына. — Иптәш майор, замполитка биредә калырга рөхсәт итегез,— диде комбат, кулын козырегына куеп. — Нигә шундый формальность! — Ул бик гади, самими кыяфәткә керде, аның йөзендә баягы кебек яктылык тагы пәйда булды. — Иптәш майор, сезгә каска кияргә кирәк булачак. Ваһапов, бир каскаңны,— дип, Алексей иптәшләрчә елмайды. Ваһапов майорга үзенең каскасын салып бирде дә батареягә таба китеп барды. — Аида бераз куркынычрак,— диде Алексей, кузгалып. — Исәп куркыныч артына ышыкланырга идеме? — дип, инспектор ана иярде. — Юк.— Алексей бүтән сүз әйтмәде, үзе эчтән уйлап куйды: алгы сызыкка барудан бер дә шүрләп тормады, димәк, инспектор тыловик түгел, тиз аңлашып булачак. — Беләм, беләм,— диде инспектор, янаган төслерәк итеп. Көндезләрен алгы сызыкка бару шактый куркыныч иде, ләкин бик елгыр һәм хәйләкәр, эт каешына әйләнгән булсаң, сират күпереннән үтүе әллә ни кыен да түгел... Алар, бүтән ләм-мим сөйләшмичә, урман ышыклыгыннан бераз бардылар. Урман бетте. Алда чокыррак җир, кинәт сукмак түбәнгә төшеп китә, менә шул төштән бик тиз йөгереп үтәргә кирәк. Бу немец тоташ ата торган «коридор» иде. Комбат шуны майорга аңлатты. Майор исә игътибарсыз гына тыңлады. Башта комбат нык кына иелеп, урталай сынып «коридор»ны тиз генә йөгереп узды. Теге якка яр астына төшеп ышыкланды. Аңа шунда ук аттылар, «тьютью» итеп пулялар сызгырып узды. Кайсылары, шартлый торган пулялар, үләннәргә тиеп, аның сабакларын, яфракларын кыеп төшерде. Инспектор моны күреп торды, нәрсәгәдер бераз туктабрак, кыюлыгы җитмичәрәк калган кебек булды. Менә ул иелеп, хәтта куллары белән җирне тыр- маштыратырмаштыра йөгереп, комбат янына килеп ауды. Аңа тагы да ныграк аттылар Киеренкелектән аның иреннәре күгәреп чыккан иде. Ул арада фриц рота минометыннан яудырырга тотынды. Күренеп тора: боларны шәйләп алдылар, шайтаннар. Бер мина якында ук яр естендә шартлады, ярчыклары боларның каскаларына чарт-чорт килеп бәрелгәләде. Инспектор ничектер бер сүз дә эндәшмәде. Хәер, эндәшергә вакыт та юк. Авызыңны ачарга өлгермисең, өскә яудыра башлый, башыңны тизрәк жиргә яшерәсең. Менә ату бераз тынды. Майорның иреннәре сәер генә кысылды: — Комбат, син мине үтерергә алып килдеңме? — диде ул, бик йомшак кына. Аның тавышында киная бар иде, ул елмайган шикелле булды. — Хәзинәдә бары — шушы,— диде комбат ни әйтергә белмичә, майорның сүзләренә артык игътибар итмәстән. Комбат өчен бу атулар бик гадәти, кычыткан чагуы кебек бер гади нәрсә, шуңа күрә ул курку дигәнне кичерми дә. тоймый да иде. — Комбат, мине акылга утыртмакчы буласыңмы? Ә-ә, аңладым мин сине! — һич юк, иптәш майор, сез бит үзегез барырга теләдегез — Ник атмый торган жирдән алып бармадың? — диде майор җитди итеп, чырае бик борчулы иде. — Бүтән юл юк бит,— диде комбат, үзен нигәдер гаепле сизеп. Ул майорның болай житди тавышка күчүен аңлап бетермәде.— Бармыйк, алайса,—дип өстәде һәм майорның йөзенә туры карады _ Теге, нәрсәгәдер эчтән үз-үзе белән көрәшкән кеше кебек, һаман ■ карарсыз кыяфәт белән йөзен комбаттан читкә бора иде. — Шулай җайлырак,—диде ул. үрмәләп барганда лайга буялган • кулларын сөт кебек ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. “ Аларга «коридор» аша фәкать түш белән генә кире шуып чыгарга * мөмкин иде. Комбат бик чос кына, чыпчык тотарга барган мәче кебек, «коридор»ны шуып узды. Ату булмады диярлек. Ниндидер узгынчы пулялар гына яр кырыен сыдырып уздылар, үләннәргә тиеп, шырпы сызган тавыш чыгардылар. Менә мыш-мыш килеп майор да үрмәләп бу якка чыкты. Аның чиста гимнастеркасы нык кына таушалган, орден планкалары каядыр эләгеп, йолкынып калган иде, ул күкрәк турын кулы белән капшап торды Майорның йөзе фикерләрен жыя алмыйча торган кешенеке кебек иде. Ул. хәле бетеп, ышыкка чыккач, тагы фуражкасын салды, димәк, тәнкыйтьләргә җыенмый икән әле. Тәнкыйтьләү алдыннан ул фуражкасын кия. иреннәрен кыса. Хәзер исә майор эченнән генә фикер йөртә, баш вата шикелле. Ул үзенең үлән сүленнән юешләнгән тезләренә карады, ничектер аның өс-башы комбатныкына караганда ныграк пычранган иде. — Менә шулай, иптәш майор, фриц бик нахалланды, аны тизрәк куасы иде,— диде комбат, акланырга теләгән тавыш белән. — Беләбез, беләбез.— Майорның тавышыннан аның бераз кимсен гәнлеге сизелеп калды. — Әнә бит ул үзен һаман чүкеч итеп сизә, ә безне сандал итә. безнең башка чүкеч булып чүкеп кенә тора! — Комбат менә үзегез дә күрдегез, безне дә аңлагыз дигән мәгънә белән тегенә карады. Майор кашларын гына җыерып куйды. Майорның исәбе бик нык эшли башлады, ахры, ул тәмам тынып барды. Комбат ана тупларның ату сыйфаты түбән булуы хакында да зарланды Бу сүз майорны бик кызыксындырды, ул, туктап, фуражкасын салды һәм планшетын ачып, шунда нәрсәдер язып алды. — Менә, ичмаса, шул хакта сөйләшик,— диде ул, ягымлы гына. Тавышында мин беләмлек чагылып киткәндәй булды, чынлап та аның шул мәсьәләләр буенча яхшы белгеч булуы ихтимал. Ни әйтсәң дә Л О в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф инспектор буш кеше түгел, уйлана торган, борчылып яши торган кешегә охшый иде. Алар, батареягә кайтып җитеп, Ваһапов блиндажына керделәр. — Иптәш майор, чәй эчәсезме? — Комбат ничек итеп булса да аның күңелен табарга тырыша иде. Ләкин ничек якын килергә бу кешегә? Бик кирәкле кеше бит, шайтан, аның белән дус булу бер дә зыян итмәс иде. Бераз ялагайлана белсәң дә, ичмаса, ярап куяр иде, юк бит. булдыра алмый, үзеңне үзең өзгәләп ташлыйсыңмыни? — Юк. рәхмәт! Ну-ка, миңа телефонны бир әле! Майор телефонны алу белән үзен тагы бүтәннәрдән өстенрәк итеп сизде. Аның шул халәтен күз явы очкыннары да тарата иде. Тегендә, алгы сызыкка якынлашканда һәм үрмәләп ату «коридорын» узганда, ул үзен комбат белән тигез тотты, шаян сүзләр сөйләнде, демократларча ым белән сүгенде, тылгарак кайта башлагач, аның үз өстенлеген күрсәтү хасияте тагы тышка бәреп чыккандай булды. — Мина унҗиденчене бир. әйе. унҗиденчене.— диде ул телефонга, боеручан тавыш белән.— Мин сезне тавышыгыздан таныдым —диде телефонда хатын-кыз тавышы.—Хәзер ялгыйм — Телефон трофейный, шуна күрә бөтен сүз кырыйдагыларга да ишетелә иде. — Телефонда унҗиденче.— диделәр. — Мин — уналты, урыннан доложить итәм. Сигездә бөтенесе дә бик яхшы — диде майор.— Бөтенесе дә тәртиптә. Мин алгы сызыкта да инструктаж үткәрдем. — «Тел» дә алып кайтмыйсыңмы?—диде унҗиденче шаяртып. — Анысын пока монда калдырдым әле.— диде майор. Анын елмаюы йөзенә җәелде.— Барысы да әйбәт, кайтырга рөхсәт итегез! — Майор һаман да елмаюын баса алмады. — Рөхсәт, рөхсәт!—диде унҗиденче һәм трубканы куйды. Майор тагы нәрсәдер шаяртмакчы иде бугай, телефон өзелгәч, нәүмизләнебрәк торды. Ләкин аның елмаюы йөзеннән барыбер тиз генә китмәде. Комбат, майорның сүзләрен ишеткәч, кинәт аңа ышанмас булды. Нәрсәгә ул барысы да яхшы дип әйтте? Нигә алай ялганлый? Капитан шушы уйлары белән мәшгуль булып торганда, майор китәргә җыенды. — Комбат, мин сезне табармын әле. хушыгыз! — диде ул һәм блиндаждан җинел генә өскә күтәрелде. Комбат аны озата чыкты. Бераз киткәч, майор кул бирде һәм шуннан ары озатма дигән шикелле кулы белән ымлады. Ул бик шат, аның күңеле бик күтәренке иде. Комбат майорның таучык артындагы «вилли»сенә утырып китүен карап торды. 13 ...Егерме көнләп вакыт узды. Соңгы атнаны көне-төне алгы сызыкта күзәтүдә ятып. Алексей дошман турында күп материал туплады. Шуны һәм ут нокталарын штабка җиткерү өчен, бүген иртән батареяга кайтты. Фираны күреп булмасмы дигән өмете дә бар иде. Үзе урынына Мирхасны калдырды, ә телефонда — Тәкәнәев. Әнвәрне үзе белән алды. Биредә яңалыклар шактый иде. Расчетка яңа пополнение килгән. — Артиллеристлармы? — дип кызыксынды комбат. — Юк, яңа азат ителгән җирләрдән. — Ну. ничек? — Туң агачлар. Менә матчасть өйрәтәбез. — Дөрес.— Комбат, сүзне беткәнгә санап, урыныннан кузгалды, фуфайкасын салды. Сөенчалин шул арада чыгып китте. Тагы кемнәрдер килде, аннары старшина кереп, сугышчыларны мунча кертү мәсьәләсен кинәште. Армейский күчмә мунчага тиз генә чират житәрлек түгел, шуңа күрә үзебезгә әмәлләргә туры киләчәк. Комбат, ана кинәш, күрсәтмәләрен биреп, чыгарып жибәрде. Үзе кырынырга әзерләнде. Әнвәр, почмактагы сәндерә кебек жиргә менеп, йокларга ятты. Ләкин күзенә йокы кермәде. Комбат авйз эченнән ниндидер көй шыншый-шыншый кырынды, юынды. Одеколон сөртте. Фира килгәннән бирле үзенең кыяфәтенә игътибар итә башлады, ахрысы. Кинәт кояш кебек ялтырап Фира килеп керде. Санинструктор кече лейтенант киемендә иде. Хатын тагы да матурланган, яшәргән кебек күренә. Комбат аны инсафлы гына, шатланып, нурланып каршы алды. Фиранын күзләреннән Алексейны чиксез ярату сирпелә иде. Алексей Фираның йөзендә саргылт тут эзләре күреп, аны кызганып куйды. — Тагы хина эчтеңме? — дип төбәлде комбат ана, йомшак тавыш белән. — Тагы. — Мона чик куярга кирәк, Фира, болай син үзенне терелән үтерәсең. — Чик куй. — Син үзеңне үзең кулга алырга тиеш! — Ул синнән тора, Алексей. — Ничек миннән тора? — дип сорап куйды Алексей тагы да йомшак һәм ягымлы тавыш белән. Хатын-кызлар белән сөйләшкәндә аның ’ тавышы тагы да йомшаклана, ниндидер бер рәхәт, юл куя торган « тавышка әйләнә иде. м — Синнән, Алеша, синнән,— дип кабатлады Фира. — Бүген каласыңмы? Фира, зинһар дим! — Юк. уйлама да! — Фира, мине кимсетмә инде! — Шул хакта гына хыялланган идем.—диде хатын, үзенең нәрсәгәдер хаклы һәм дәгъвалы икәнен аңлатырга тырышып. — Фира, я инде, үтермә инде мине? Синең өчен генә передовойдан кайттым. —Ә, шулаймы? — дип, Фира тыныч кына көлеп куйды. Аның көмеш тавышы тагы да ягымлы иде. — Сина ни булды, Фира? — диде комбат, һаман да шул иркәли торган тавыш белән. — Нәрсә булсын, берни дә булмады,— дип. хатын тагы көлде. — Ә нигә шул чаклы шырпылы син бүген? — Аны син үзеңнән сора. — Ничек үземнән, акламыйм, Фира? — Алайса, аңлатып бирим: ни өчен керпе шулай тоташ энәләр белән капланган, ә? Шул арада, шалтор-шолтыр котелоклар күтәреп, телефонда утыручы иртәнге аш алырга чыгып китте. Телефон трубкасын ул бер кырыйга кунган, ахры. Ул китү белән кемдер шалтырата башлады. «Алло, алло-о» дигән тавышы гына блиндажны яңгырата иде. Алексей белән Фира теге баштарак, ишек катындарак иде, шуна күрә телефон шалтыраганны әллә ишетмәделәр, әллә ишетергә теләмәделәр, алар урыннарыннан кузгалмадылар, фәкать Алексей гына кырынган суларын түгеп керде бугай. Бераз тынлыктан соң. ул шаярулы итеп әйтте — Керпе дисең, әх-хе-хе? — Син биолог, үзең дә бик яхшы беләсең. Әйт менә, ни өчен? лои ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Икебез дә яхшы белгән нәрсәне әйтеп тормыйлар. Мин аңламыйм, Фира. — Син әйт, син әйт, Алеша! — Фираның тавышы яратулы, шаян иде. — Ну, дошманнарыннан саклану өчен шулай энәләр белән капланган. — Аның дошманнары кемнәр, син әйт, зинһар,— дип ялварулы тавыш белән сорады кече лейтенант. — Ну, минемчә, керпенең беренче дошманы төлке. — Төлкеләрдән саклану өчен ул шулай тоташ энәләр белән капланган. Әйе! — диде Фира бик җитди һәм бераз боеграк тавыш белән. — Димәк, син дә энәләр белән капланырга булдың? — Сезнең белән ихтыярсыздан шулай булырга туры килә. — Димәк, шулай, Фира? — Нигә, без дә кеше ләбаса,— диде Фира, томса гына итеп. — Синең кешелегеңә хилафлык китергәнем юк дип уйлыйм.— Алексей, Фира янына утырып, аны кочаклап алды. — Кил әле, минем йомшак керпем! Керпе баласына йомшагым дип әйтә икән... — Алеша, әнә телефон шалтырый, бар алып тыңла.— Фира Алексейның күкрәгенә ике кулын терәп аны артка этә, ә теге аны биленнән ычкындырмый иде. Шул чакта элемтәченең кайтып килүе ишетелде һәм Алексей Фираны ычкындырып җибәрде. — Бүген кал инде, сиңа әйтәсе сүзләрем бар,— диде ул шыпырт кына. — Юк, булмый,— диде Фира. Ләкин үзе тагы көмеш тавыш белән көлеп куйды. Димәк, кала инде. Ул һәр вакыт шулай калмыйм, юк, ди, ә үзе кала. Алексей, аны яхшы белгәнгә, ахры, бүтән төпченеп тормады. — Мин хәзер дивизион штабына барам, ә син кая? — диде ул, сүзне төгәлләргә теләп. — Мин алтынчыга, аннан дүртенчегә,— диде Фира. — Дүртенчегә барма инде, Фира. Яле, миңа вәгъдә бир, бармыйсыңмы? — Әһә,— диде Фира,— Димәк, синең гөнаһларыңны анда беләләр, шуңардан куркасыңмы? — Мине анда дошман күрүче бар, Фира. Унынчыны бергә бетергән идек, һаман үчле. — Ни сәбәптән, әгәр хәрби сер булмаса? — Бик кинәле адәм. Безне Айкилднев белән дә бәрелештерде,— диде комбат. Шунда ук алар чыгып киттеләр. Бераз баргач сукмаклар аерылды, аларның икесенә ике якка иде. Алексейның эшләре күп иде бүген. Алар дивизионы беркетелгән пехотачылар белән сөйләшәсе бар. Батальон командиры шактый сак кеше. Алексей телефон аша киңәш-табыш итеп караган иде, ләкин командир теге якка да, бу якка да өзеп бер сүз әйтмәде. Эш шунда иде: биредә тагы позицияләр бик тә алама... Мостафин янында икенче батарея командиры утыра иде. — Иртәгә төнлә «Шайтан биеклегенә» сугыш разведкасы җибәрелә. Улбу була калса, безнең сул фланг сак торырга тиеш! — диде Мостафин. Бу ниятне ул хупламый шикелле иде. — Маңгайдан бәреп керергә, ай-һай!..—диде Алексей. Икенче батарея командиры дәшмәде. — Уйланылгандыр, күрәсең,— дип, Мостафин эчендәген яшерергә теләде. — Кемнеңдер герой аласы киләдер,— дип, Алексей югарыдагылар- ны күз алдында тотып әйтте. — Штурмовикларны җибәрмәкчеләр...— Мостафин сүзен әйтеп бетермәде. ахры, үзе дә Алексей әйткәнне уртаклаша, булыр Кайтканда Алексей: әле дә без ул «Шайтан биеклеге» итәгендә түгел дип, эчтән генә сөенеп куйды. Ул каһәрләнгән жирдә Алексей байтак чәч агартты Бикиев шунда һәлак булды, тагы күпме бер дигән егетләр баш салды?! «Шайтан биеклеге»ннән алар азат итәсе Опочка шәһәренә иң кыска юл. Өстәге командирларны шул кыҗратадыр... Менә Фнранын да килүе зур бәхет. Рәхмәт ана! Тик үзем генә нәрсәдер. . Хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керми торып, үзеңнең нинди икәнеңне белмисен, диләр иде. хак. ахрысы. Минем аркада бит агу —хина эчә. Ник килгәненә үкенә булыр, мескенем. Аннары икенче батарея командиры исенә килде: ничек шулай үз фикерен бер дә әйтми түзә ала? Дәшмәү белән, әлбәттә, югары үрләячәк. Чөнки ни уйлаганын әйтеп сала торган кешене беркем дә баш «итеп куймый иңде... Әнвәр аягыннан тартканга уянып китте. Каршында Тәкәнәев басып тора иде. Блиндажда ут юк. карбит лампа да газы бетеп сүнгән иде, ахры. —• Линия өзелде, — диде Тәкәнәев, караңгыда аның ак тешләре елтырап китте. Линияне ялгарга Әнвәр барыр дип өмет итеп дәшми торды ул. — Кем чираты? — дип сорады Әнвәр. Өйләдән сон. әле яктыда, Әнвәр бер ялгап кайткан иде инде, кем чираты икәнен белсә дә, юри сорады ул, чөнки Тәкәнәевнең линиягә барасы килмәгәнен аңлап алды. — Ну, минеке, — диде теге, ачуын яшерә алмыйчарак Әнвәр нардан төшеп, аппарат янына барып утырды, караңгыга күзе ияләшә төшкән иде инде. Ул, трубканы алып, аны элмәгеннән башына эләктереп куйды. Тәкәнәев, запас аппаратны шалтор-шолтыр иттереп. сүлпән генә кыяфәттә линиягә чыгып китте Алгы сызыктан комбат элегрәк бик сирәк кайта иде, хәзер шактый ешлады. Кайткан саен ул Фираны үз янына дәшә, кайбер төнне бөтенләй йокламыйча төннәр буе сөйләшеп чыгалар. Фира ничектер чуар күңеллерәк хатын иде. бүген бертөрлерәк булса, икенче көнне бөтенләй алыштырып куйган шикелле була иде Әнвәр тиз генә старшина блиндажына йөгерде Шактый чабарга туры килде. Җәйге төн. шундый жылы йолдызлар карбит шикелле елык- елык килеп яналар. Каятьгр аткан тавышлар бик сәер булып ишетелә. Зәңгәр төннең гаять зур шушы зәңгәр вазасын кинәт чәлпәрәмә китереп ваткан кебек, снаряд шартлый. Тавышы яңгырап, үзәкне өзеп, җанны чукып ала. Старшина нәрсәдер'кабул итә иде. машиналар, солдатлар мәш килә, ниндидер ящнкларны, түкләрне каядыр алып китәләр Старшинаның вакыты юк иде. в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф Бераздан плащ-палатка кыштырдаганы ишетелде, нәрсәдер нардан идәнгә шап итеп төште. Комбат торып маташа икән. — Ут юкмыни? Кем анда? — диде комбат. Әнвәр торган якка йөзен борып. — Юк шул, иптәш комбат, — диде Әнвәр — Малайка, синмени? —| Старшинага барып, лампа алып килимме? — Бар,—диде комбат, үзе нарта утырып аягына ыштыр урый, киенә иде. — Әнә, минекен алып тор,— диде ул. Үзе тагы шөгыленә чумды. Әнвәр, лампа эләктереп, чапты гына. Ул кайтып кергәндә, комбат киенгән иде инде. Фира да торып маташа. Әнвәр утны яндырып жибәрде, бик төтенли башлагач, пәке боравы белән филтәсен рәтләде. Әле һаман элемтә юк, шуңа күрә тыныч иде. — Әйдә, тизрәк, Фира, мин сокта калам,—диде комбат. Ул тагы күзәтү пунктына барырга тиеш иде, ахры. — Элемтә булмыйча әле! —| Хәзер булыр, — диде комбат сузыбрак һәм бик ышанган кебек. Ул арада Фира үзенең сумкасын ачты, плащ-палатка пәрдәне ычкындырып алып, аны нарга җәйде дә шуңа ашамлыклар куйды. Комбат юынып керде< Аннары башта ук фляганы ачып, сынар рюмкага гына шәраб агызды, бер кулына колбаса кисәге тотып, аны тиз генә эчеп жибәрде. Фира Алексейны кыстады, аның ашаганын бик яратып, сокланып карап утырды, ә үзе әз-әз /генә капкалый иде. Ул Әнвәрне дә ничектер кече итеп, якын күрә, аның алдында комбат белән булган мөнәсәбәтләрен дә яшерми, тик эчкерсез тыйнаклыгын, күркәмлеген бервакытта да җуймый иде. — Әнвәр, кил, син дә утыр, — диде Фира татарчалатып. Комбат аның Әнвәр белән татарча сөйләшүенә бер дә ачуланмый. Батареяга беренче килгәч тә. комбат Әнвәргә татарча сөйләшмәскә приказ бирде. Шигырь китаплары табып, шигырьләр ятларга мәҗбүр итте. Вакыты булганда комбат үзе, ә күбрәк Фира Әнвәрне русчага өйрәтәләр. Бу аларга ничектер бер кызык эш иде. Исәпләнгән, уйла- нылган рәвештә түгел, әйбәт булырга тырышу өчен дә түгел, аларның табигый хәлләре, характерлары шулай иде. Фира Әнвәрнең тартыну- чан икәнен белә, шуңа күрә аңа бер кисәк колбаса һәм ипи китереп бирде. Комбат флягадан салып бирмәкче булса да, хатын аны туктатты. — Эчәргә өлгерер әле, ул бик яшь, — диде. Алексей бер сүз дә әйтмәде. Чыннан да Әнвәр эчми, әле кайвакыт һөжүм алларыннан үзенә тиешле сырецны да бүтәннәргә бирә. Аларның шундый әшәке, сасы, ачы нәрсәне яратып эчүләренә ул бик аптырый. Нәрсәсе бар инде аның? — Карале, аша инде! —дип, Фира һаман комбатны кыстый. Ул Алексейга чиксез бирелгәнлек рәхәтлеге белән тулышкан, күзләре, иреннәре, хәтта һәрбер бармакларына чаклы мәхәббәт нуры чәчеп тора иде. — Фира, нишләп үзең ашамыйсың? — ди комбат, аңа бик яратып карап. Аның тавышында шундый кечелеклелек, олылау, кичектер кызгану яңгырый. ~— Монда килгәннән бирле тазарам да тазарам, чүпрә салган камыр кебек күперәм гел, — ди Фира һәм комбатның күзләренә мөлаем карап, шаркылдап көлә.— Юанаеп китсәм, яратмый башларсың тагы. — һи, әйттең сүз, — ди комбат шаяртып. — Яратып кына торып буламыни? —I Яратмыйча торып буламыни диген! — Фира тагы шаркылдап куйды. — Әйе,— диде Алексей, нәрсәдер уйлап җитдиләнде, кашлары ничектер өскәрәк күтәрелде, борын өстендә ике кашы тоташкан җире бүлтәебрәк китте,— Кешеләрне ярату дөньяда иң авыр нәрсә. — Ә бер кешене генә ярату авыр түгел инде! Ана гына урының бардыр? — Юк, мин ул хакта әйтмим, өскә җаваплылык алуны әйтәм. — Гади генә яратырга да яратырга. — Ул ярату булмый, инстинкт кына. —| Юк, аңламыйм, син кеше сүзен әйтәсең, — диде Фира, комбатның кулыннан тартып.—Минемчә, сина кешеләрне ярату дөньяда иң жинеле. — Мин яратам, әйтик, ә алар яратмый дип йөриләр. Буламы шулай, ә? — Ә син ул турыдамы? — диде Фира, гаепле кеше кебек. Ул моны үзенә ишарә дип атлады — Әллә сине ярат дип борчыйммы? — Кара, син гел үзенә аласың, Фира.— Алексей, шаярып, анын жилкәсенә учын куеп алды. — Мин фронтка килгәндә синең белән болай булырмын дип төшемә дә кермәгән иде. — Әллә инде үкенә дә башладың? — Дәгъвама ачуың килә, әйеме? — Дәгъва житдилек галәмәте. — Син уйлый торгансың: үз иренең язмышы билгесез була торып, миннән дә тайчанмады, диясеңдер?—Фираның тавышы бик моңсу иде.— Миңа да киртә иде ул. Әмма киртәне син жимерден. — Намус пристубымы бу синең? — Әллә... — Сине түбәнсетә торган уйның башыма да килгәне юк. Фира. — Нинди эгоистландым мин, ә? Просто үземә-үзем күңел болган- дыргыч була башладым.—Фира риясыз көлгән итте, ул чынлап та рияны белми, Алексейны гаепләү вөжүдендә дә юк иде — Мине гаепләсәң, Фира, гаебемне таныйм. — Алексей аны вөждан > газабы кичерә дигән нәтижәгә килде. х — Гаебен тиз таный торганнарны өнәмим, Алексей. а — АндыЙлар гаепне дә ансат кына эшли, дисеңме? — Син алай түгел. s — Киртәне жимерден диюең ничектер күңелемә тиде. и — Юк, үзем гаепле. Алексей. — Үткәннәр синең тормышыңа киртә булырга тиеш түгел. Шуның белән килешәсеңме? — Хәзер инде килешәм, хәтта сиңа мен-мең рәхмәт дим. — Гаепне үз өстенә генә алсаң, мине кимсетәсең, Фира — Алайса, илле процентка син гаепле, калган иллесенә — мин. — Икебез дә гаеплеме? — Юк, икебез дә гаепсез?! — Нәкъ пәйгамбәр хөкеме кебек. — Алексей кинәт, әллә сөенечтән, әллә болай көлеп жибәрде. — Хатыи-кыз хөкеме—дөньяда, иң гадел хөкем. —Фира да чиксез шатланып көләргә тотынды. — Әйтмә дә. — Чы-н-чын! Эш башын хатыннар кулына бирсәләр, бернинди сугыш булмас иде. — Ә? Юк. барыбер булыр иде. Фира жавап бирмәде, Алексейның сүзләрен тыңламады да бугай, үз уйларына йотылган, карашы да биредә түгел иде. — Безне кичә төнлә бик каты бомбага тоттылар, ишеткәнсеңдер. — диде Фира, кинәт уянып киткәндәй. - Үлүчеләр булдымы? — Бәхеткә каршы, юк! — Алайса, әйбәт. — Ә мин шундый курыктым. Алеша, аңлыйсыңмы? — Әй. минем куркак куяным, йомшак куяным,—диде комбат, Фираның битенә учын тидереп. Анын күзләре шатлык белән тулып, нур ташый кебек иде. — Чын, курыктым, бөтен үзәгемне суырып алган кебек булды. — Инде күнегергә вакыт, югыйсә. О ■ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ — Булмый, ахры, миннән. —• Мин сиңа әйтәм бит, тылга «ит дим, миңа бер малай тап дим. — Ә мин сине ташлап китәргә куркам. —• Миңа ни бул сый, чудачка син. — Юк, Алеша, алай итә алмыйм әле. Хәтәр караңгы төн. Сәгать унберләрдә безнең уң фланг «Шайтан биеклеге»нә ата башлады. Корым шикелле куе караңгыда алтышар «Катюша»ның берьюлы залп бирүе коточкыч тәэсир итә иде. Аның өстәвенә гаубицалар дәррәү дөпелдәтәләр, дошман позициясен тетәләр. Яшелле куркыныч төн хәтергә төшә. Тик бу тагы да куркынычрак. «Катюша»лар атканда җанны суыра торган әллә нинди бер аваз чыгаралар. Немец ягында бер тере җан да калмагандыр, дип уйлыйсың. Әнвәрләр урнашкан төштән шактый уңда һәм түбәндә булганга «Катюша»ларның караңгы төнне ярган ут ташкыннары әйбәт күренә һәм йөрәкләргә көч, дәрт өсти иде. —| Баш тегермәне тотынды, — ди Шилов, гвардия минометларының уты белән горурланып. — Нигә фриц бер дә атмый? — дип сорый Әнвәр, гаҗәпсенеп. Янда басып торган Мирхас аңлата: , — Дотларга поскан, ату тынгач та чыгар. Алар хәйләкәр!—Тавышыннан фрицны тиз генә алдый алмассың дигән мәгънә аңлашыла. — Дотны «Катюша» җимерә алмый шул,—дип, Шилов моңа бик пошынган сыман, ияге белән биеклек ягына ымлый. Безнең орудиеләр кинәт атудан туктады. Бер минуттан немец пулеметының «ток-ток-ток» иткәне ишетелде. — Ах, заразы! — дип, Мирхас теш арасыннан ысылдап куйды. Безнең пехота алга күтәрелгән булса кирәк, немецның тагы бер пулеметы телгә килде. Солдатлар корал тавышларыннан һөҗүмнең ничек баруын абайлап тордылар. Сәгать икеләрдә күктәге болытлар таралып яктыра башлады. Ике яктан да атышлар сыегайды. Яктыргач күрделәр: «Шайтан биеклеге», кыегы янып кара күмергә әйләнгән гигант бер йортны хәтерләтеп, каралып тора иде. Андагы барча урман, куак, җирләр янып көл булганнар иде. Иртән яна хәбәрләр килде: безнекеләр биеклеккә үтә алмаганнар, байтак кеше югалтканнар. Пехота бер-ике дотка бәреп керсә дә, аннан тауга — немецларга таба ут ачарга мөмкин булмаган. Дотлар боланга таба гына атарга җайланган бит. Чындырмы, юктырмы: әлеге уңышсызлык өчен югарыда кемнедер урыныннан алганнар, имеш, дип ишетте Алексей. Ләкин бу фаҗига җитәкчеләргә күп кенә акыл да биргәндер. Дотлы ныгытмалар булган төштән прорыв ясар өчен бүтәнчәрәк тактика кулланырга кирәк. Дошман оборонасының тоташ ныгытмалы булуы мөмкин түгел, һөҗүм өчен ныгытмасыз җирне табу мөһим. Алексей ул «Шайтан биеклеге» янында булмавына тагы бер кат сөенде. Алар хәзер урнашкан тирә шулай да бераз рәхимлерәк шикелле. Немец алар алдындагы ике үркәчле таучыкка урнашкан. Алай биек түгел, шактый сөзәк. Таучыкның кечерәген солдатлар «Кыз» дип, зуррагын «Хатын» дип йөртәләр. Шулай да немец фашист инде, биектәрәк утыруыннан файдалана, пехотага бер дә көн күрсәтми. Снайперлары саксызракларны чүкеп кенә тора. Батареяда матчасть өйрәнеп яталар. Сөенчалин хәрәкәт итә торган танкка ничек атарга һәм тидерергә өйрәтә. Ара ераклыгын төгәл чамалау хәлиткеч нәрсә икән. — Баш белән чутла, анда сиңа кәгазь-каләм юк, — дип кычкыра Сөенчалин томанаракларга, кат-кат эшләтә «Молодец!» — дип сөенде Алексей, аларны күзәтеп торгач. Мушков «Тигр»ларның макетын ясаган, шулар мисалында ничек итеп «йомшак җирләренә» атарга өйрәтә. — Маңгайга бәреп, «Тигр>ны алып булмый. Факт! Тәгәрмәч чылбырын һәм жалюзын чамаларга кала. — Алды белән килгәндә арттагы частена ничек тидерәсең?—дип сорый сугышчы. — Хәйләлә, маневр яса. Баш котелогыңны эшләт!. Фронт сызыгы тирәсендәге һәрбер хәрәкәт тиздән зур һөҗүм башланачагын белгертеп тора иде. Төне буе мотор тавышлары гөрелди. Артиллериянең барча калибрлары китерелә. Ә минометлар зур агачлар яки биеклек ышыгына тар гына мәйданчыкка урнашалар. Алар тау артында торып икенче тау артын утка тота алалар. Ак чиркәүдәге эвакгоспитальдән аерым итеп чыршы урманы эченә яна санбат кордылар. Оборонада яткан чорда комсостав һәм рядовойлар өчен анда ял йорты иде. Алдынгы сугышчылар һәм командирлар өчәр-дүртәр көн ял итеп кайталар иде. Яким Зиновьевич Сергейны тылга җибәрттермәде, терелгәнче үз күз алдымда булсын, диде. Егетне чын күңелдән үз итүен ул яшерми иде. Яким Зииовьевичның яратуының серен белергә йөдәүчеләр: Сергей — аның тәрбиягә алган малае, имеш, дигән сүзләр дә чыгардылар. Чөнки бу кырыс кешенең разведчикны аталарча яратуы күпләргә ыңлашыл- мый һәм сәер тоела иде. Чынында исә ул Сергейны батырлыгына һәм фидакарьлегенә сокланып ярата иде. Аларны бары фронт очраштырган, сугыш эшләре бергә бәйләгән иде. Санбатның баш врачы Нунау майорның үтенечен кире какмады. Сергейның хәлен җиңеләйтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Римманы махсус рәвештә дигәндәй егетне карарга куйды. һөҗүмнең кичектергесез башланачагын белгертә торган тагы бер билге: штаблардагы барлык политработниклар аңлату эшләре өчен алгы сызыкка килделәр. Траншеяларда, окопларда, орудие расчетларыңда әңгәмә алып баручы инструктор яки агитаторны! очратырга була иде. һөҗүм бөтен фронт белән булачак икән. һөҗүм башла насын солдат халкы үзенең алтынчы тойгысы белән алдан сизде. Сугышчыларның йөзләрендә киеренкелек, үз эченә йотылганлык күренә. Бигрәк тә алгы траншеядагы Тукташе® солдатлары уйчан һәм шул ук вакытта канәгать кыяфәттә иделәр. Берәүләре кайсы якка булса да| үзгәреш булыр, я җиңел яраланып, тылга китәрмен дип өметләнә, икенчеләре шушы һөҗүмнән исән-имин чыксак, бәлки сугыш та бетеп куяр, туган җирләргә кайтырбыз дип хыяллана. Авыр уйларны — «Кыз»ын алсаң, «ана»сы үзеннән-үзе бирелә инде аның' мало» ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ куу өчен шаярталар: —t Иптәш капитан, «орденнар эшләргә» барабызмы? — дип, сары мыеклы сугышчы Алексейга елмаеп карый. — Бәлки герой да булырсың, ә? — ди ана Алексей. — Белмәссең, шайтан ничек кенә шаяртмый! — Герой булганчы башыңны салырсың, — диде шаярырга яратмаучы икенче бер сугышчы. — Ул «Кыз» биеклеге бетоннан койган ди бит! — Сугышчы тозлап-борычлап сүгенеп калды. Оборонада ятканда да «Кыз» һәм «Хатын» биеклекләре сугышчыларның канына күп тоз салды. Фриц шул биеклектән торып, баш күтәрергә дә бирми, тәмәке тарта башласаң, төтенен шәйләп алып, атарга тотына — «Кыз»ы бит крепость кебек, шайтан алгыры! — Крепость җимерергә рәтен бармы сон? — диде кайсыдыр, «крепость» сүзенә конкрет бер мәгънә биреп. Үзе ютәлли-ютәлли көлә башлады. — Ай-Һай, җае узганнарны берни белән дә җимерә алмыйсың, ди. — Ә мин кырыкта булсам да, ул эшне үз жаваплылыгыма ала алам. Шулай, брат! —дип, хәйләле елмайды сүзне башлаган сугышчы һәм траншеянын теге башынарак атлады. Командирлар блиндажга кереп киттеләр. Сугышчылар янына чиста, ыспай гына гәүдәле бер сержант килеп сөйләшә башлады. — «Кыз дагы немец траншеясына беренче бәреп .керүчеләргә Кызыл Йолдыз ордены биреләчәк, икенчеләргә Дан ордены! —> «Кыз»ның итәгенә барып җиткәч, анысы җаен табар идек әле. — Юк, сержант, чын әйтәсеңме?! — Әнә, замполит аңлатты, җир йотсын менә! Син политзанятиегә кермәдеңмени, Артюков, ә? — Мин постта идем, иптәш сержант. — Шул шул, юбкалар турында күп лыгырдыйсың! — Ну, лейтенант, «Кыз»ны турыдан гына алып булырмы? — диде Алексей, Тукташевның йөзенә якын ук килеп. — Шикләнәм, иптәш комбат, тимер-бетон дотлар, икенче Маннергейм! — Шикләнүең әйбәт, лейтенант! — диде Алексей һәм блиндаж, бусагасына утырып картасын алдына җәйде.— һе, «Кыз»ны тактикасыз гына кулга төшереп булмас кебек күренә бит әле. — Бик капризный, яман! — Берәр йомшак җире юкмы соң, шуннан эләктерергә? — Бер дә әйтә алмыйм, иптәш капитан, капшап карамадык түгел инде. — Ничек тә берәр җаен табасы иде бит. — Әгәр төнлә һөҗүм итсәк, иптәш капитан? — Теге башкорт ягындагы! кыз урлау шикелле дип әйтмәкче буласынмы, ә? —дип көлде капитан һәм хәйләкәр генә итеп Тукташевка карап куйды. — Сездә, татарларда да, ул йола бар бугай. Тукта, ә син үзең кыз урлаганың бармы соң? — Бар,—диде Тукташев һәм күңелсезләнүе кинәт йөзенә чыкты. Алексей «урлаган өчен моны утыртканнар, ахры» дип уйлады, үзе кызыксынып төпченә бирде. — Аның өчен статья бирәләр түгелме? — Була андый хәлләр, — диде Тукташев, шулай ук кинәт җанланып. Олы йөзе нурланып, эчтән яктырып китте.— Урлау бит берничә төрле була. Кыз үзе урларга куша, яки кушмаса да, шуны тели... • Ә синең ничек, үзе теләдемени? — дип, Алексей елмаеп, яратып лейтенантка карады. — Үзе.— диде лейтенант һәм тирән дип көрсенеп куйды. — Азагы ничек булып бетте соң? — Бик яхшы булды, әле бетмәде. — Романтичный йола инде, — диде Алексей. — Гомергә онытылмый торган әйбер. Без унике көн генә торып калдык. — Сразы алдылармыни? — Беренче көнне үк, җыенга, район үзәгенә барган җирдән! — Тукташев башын аскарак иде, күзен читкәрәк алды, аның йөзендә сагыну, үкенү шәүләләре чагылды һәм ул эчке уйларына нокта куйган кебек кулын селтәде дә йөзен тагы капитанга таба борды. Шул вакыт Тәкәнәев килеп, Алексейны телефонга чакырды. Алар иелеп кенә чыгып, бик нык бөгелеп, күзәтү пунктына таба атладылар. Немец барыбер хәрәкәтне шәйләде, снайперлары берничә тапкыр атып карады. Пулялар үләннәргә тиеп, вак кына кургаш кисәкләре булып вакланалар, яфракларны кыеп төшерәләр, үлән сүле битләргә чәчри иде. Телефонда хужа үзе иде. — Мин синен хуҗалыкта, кайта аласынмы? — диде Мостафин, тыныч тавыш белән. — Ярты сәгатьтән булырмын!—дип, Алексей трубканы куйды һәм, разведчик Мирхасны күзәтергә калдырып, үзе кайтырга чыкты. Ниндидер гадәте булмаган хәл, ахры, дип уйлады ул. куаклар арасыннан яшеренеп атлаганда. Әллә яна снарядлар китерделәр микән, ниндидер секретный әйбер, «Тигржларга каршы ата торган реактив корал дип сөйләгәннәр иде... Ул кайтып төшкәндә, Мостафин блиндаж ишеге төбендә тора иде. — Алексей, синең фикерең кирәк, — дип, кул бирде ул, ана. Алар эчкә уздылар, анда пехота командирлары да бар иде. Мостафин эшнең асылын аңлатып бирде: — Командирлар дотларны тиз алып булмас дип шәкләнәләр, гомуми һөҗүм хәрәкәтеннән артка калудан куркалар, шуңа күрә биеклеккә төнлә, искәрмәстән бәреп керергә әйтәләр. — Мостафинның бу фикерне хуплаганлыгы тавышыннан сизелеп тора иде. — Ә безнең бурыч? —диде Ваһапов. Аның пехотачылар ниятенә бик үк кушыласы килми иде. — Артиллерияне безнең арттан ук алып менәргә һәм безне ут белән > ышыкларга, —диде батальон командиры. Ишектә Тукташев күренде. Алгы сызыкта Алексейга бу фикерне башта ул әйткән иде. Аңарда бу уй немецны озак өйрәнгәннән соң туган • булса кирәк. " — Әгәр уңышлы чыкса, югалту да аз булыр,— диде Алексей. * — Ә нинди нигез бар? — дип, бу омтылышка Ваһапов гаярьлек итеп кенә карады. — Тәвәккәлләргә һәм биеклекне алырга! — диде Мостафин приказ биргән кебек. Аннары разведка мәгълүматлары турында сөйләп китте. Нәкъ төнге унберләрдә немец частьлары алмашынырга тиеш икән. Бу яңалык барысының да ышанычын кинәт арттырып куйды. —• Алайса, ярый, — диде Ваһапов. — Бер җайлы урын бар, тик минадан әрчергә кирәк, — дип. Тукташев картадан шул җирне күрсәтте. — Ә сезнеңчә?—дип сорады Мостафин, батальон командирларына таба борылып. — Без шул вариантка тукталдык. Тик орудиеләрне ничек менгерергә, анда тирән чокырлар бар бит. — Бөтен көчне куячакбыз, — диде Алексей. — Уратыбрак юл булырга тиеш. — Хәерле сәгатьтә, алайса.—Мостафин мәсьәлә аңлашылган, килешенгән санап шулай диде. Пехотачылар кузгалып уйчан кыяфәт белән чыгып киттеләр. Мостафин да аларга иярде. Озата чыгучы Алексейны туктатып — Рәхмәтеңне әйт, сиңа ике яна орудие бирдек. — диде. — Рәхмәт, иптәш майор —Алексей тыйнак кына аның кулын кысты. Комдив шунда ук китеп барды. Кичкә таба «Кыз» биеклегенә төнлә бәреп керергә дигән приказ килде. Алексей кайсы орудиеләргә пехота артыннан калышмый кузгалырга. кайсыларына урында калып, ут нокталарына атарга әйтеп, боерып йөрде. Аннары эшләрне Ваһаповка тапшырып, үзе алгы сызыкка— Тукташев янына китте. — Хәерле юлга! —диде ул үз-үаенә. Лейтенант аны бик моңсу каршы алды. л ов ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф —f Нәрсә, уйландырамы?—диде Алексей, аңарда дусты Бмкиев чаткылары күреп. Тукташевның риясыз кеше икәненә көннән-көн күбрәк ышана бара иде ул. —. Уйламаска тырышам. Артык күп уйлау ул барыбер берни,уйламау кебек файдасыз! — Тукташев төнге һөҗүм турында идея әйтүенә үкенгән шикелле иде. Ул, үзенең начар уйларын куып җибәргәндәй, кулын селтәде һәм мелт-мелт килеп янган ут янындагы картасына иелде. Аның аксыл йөзен йокламаудан тирән сызыклар телгәләгән иде. Төнге уннарда саперлар сул як флангтагы һөҗүм коридорын миналардан әрчеп кайттылар. — Фрицның кәефе ниндирәк, бик тынычсызланмыйлармы? — дип сорады Тукташев, утырган килеш черем итүеннән кинәт уянып. — Кабер кебек тыныч!—диде сержант. . Тукташев шикләнеп куйды, биредә фрицның берәр хәйләсе ятмыймы? Аннары ул взвод командирларын җыйды, соңгы хәзерлекне тикшерде. — Кем беренче барырга тели? — дип, Тукташев взвод командирларының йөзенә карады. Ул эченнән Калмыков тәвәккәлләр дип көтте, ләкин теге дәшмичә күзләрен аскарак төбәп утыра бирде. Менә уй нишләтә, уй безгә зарарлы, тәвәккәлләргә уй комачаулый, дигән фикер килде рота командирының башына, Калмыковка карап торганнан соң. — Миңа рөхсәт итетез! — диде кызыл чырайлы, сары чәчле сержант Колчин. Тукташев эченнән: «Молодец!» дип куйды, күп уйламау нинди әйбәт! Колчин ротада яңа кеше, бер дә аралашырга яратмый, аңардан бер сүзне тартып алу өчен дә түземсезләнеп көтәргә кирәк. Кара, теле ничек ачылган. Юк, беренче булып үземә барырга кирәк, дигән карарга килде Тукташев. — Башта бер дотны алам да сезгә хәбәр итәм, аннары сез дә кузгалырсыз,— дип сөйләнде Колчин. Оборонада ятканда су кебек тыныч холыклы бу егетне хәзер бөтенләй танырлык түтел иде. —• Юк, юк, — диде Тукташев ихлас күңелдән. Үзе кинәт кенә тынып калды, иякләре кыймылдап куйды. Ул траншея буйлап китте һәм сугышчыларына тагы бер мәртәбә приказны аңлатты, шуның белән сугышчыларының тупланганлыгын, ышанычларын арттырырга уйлады. Яраланган очракта кычкырмаска^ түзәргә кирәклеген һәрберсенә тукып чыкты. Кузгалгач, Колчин взводы кызурак шуышып шактый тиз алга китте. Калмыков та җәһәт кыймылдады. Тукташевка бу хәлне башта үзе уйлаганча итәргә мөмкин түгел иде инде. Аның солдатлары нәрсәгәдер әкрен шуыштылар. Биредә инде команда кычкырып булмый, алар җае белән хәрәкәт итәргә туры килә иде. Ракетачы лейтенант, боерганча, һаман шул яшькелт ракеталарын, ягъни оборонада ятканда саклык өчен кулланыла торган ракеталарын, билгеле бер ара белән һавага чөеп торды. Хәзер июль азаклары, төн караңгы иде. Ракета чыжылдап өскә күтәрелә, тирә-юньне яктыртып ала да аннары күз яше кебек мөлдерәп җиргә төшеп сүнә Кеше гомере кебек, дип уйлады Алексей траншеяга сөялгән килеш. Җанга билгесезлектән пошаман тулган — тын алуы авыр... Колчин взводына немец траншеясына чаклы түш белән шуышып диярлөк барырга туры килде. Ул искәрмәстән генә «маңгай» ягыннан һөҗүм итте. Калмыков ерганак буенча менеп, сул фланг өзелгән җирдән бәреп керде. Колчин траншеяга сикереп төшкәндә, бер фриц шәүләсен шәйләп алды: немец җиргә бөгелеп нәрсәдер эшли иде, аннары турайды да туп- туры Колчинга таба килә башлады. Сержант, автомат тәтесенә бармагын куйган килеш, стенага сыенып, шып булды. Берничә адым кала фриц кычкырып җибәрде һәм кулындагы атарга әзерләгән ракетаны туры Колчинга юнәлтте. Ракета хәтәр чыжылдап, аның сул җиненә тиде дә кинәт киеменә ут кабынды. Сержант янган көе фрицка ташланды. Фриц таза һәм көчле иде. Колчинны читкә ыргытты да янадан аның өстенә атылды. Колчин күз ачып йомган арада автомат тәтесенә басты, фриц, чайкалып, тар траншея кырына тотынды һәм үзенең өстенә зур кантар балчыклар ишеп төшерде. Автомат тырылдаган тавышлар яңгырады, барысы да буталып бетте, немец бик тиз сизенеп алды һәм каты рәвештә каршылык күрсәтә башлады Фрицлар дотларга кереп бикләнделәр. Колчин траншея борылышындагы дот ишегенә атты, ана каршы көчле ату белән жавап кайтардылар. Ул бер борылышка ышыкланып калды, юкса, беткән иде. Кинәт сул беләгенең ачыта башлавын тойды, караса, гимнастеркасы пыскып яна, шул тәнен пешерә икән, тиз генә өстен салып ыргытты, шәрә тән калып, автоматын алгарак тоткан килеш, дот тирәсендәгеләр янына килде. Сугышчылар дотны камап алып, «Ган- сик, Гитлер капут!» — дип кычкыралар. Моңа каршы тегеләр ут белән жавап бирәләр иде. — Гранаталар!—дип кычкырды Колчин. Аксыл ишеккә берничә граната очты. Фрицлар барыбер ут белән жавап кайтардылар — Сержант, плен алыргамы? _ — Нинди плен!..—диде Колчин ачулы тавыш белән. — Биредә икәү ° калыгыз, бүтәннәр теге дотка! ■ —• Төнлеге монда, Дима! 2 —• Хәзер, хәзер, — диде тегесе үз нәүбәтендә. х — Тукталмагыз, шайтаннар!—дип, сержант йөгереп китте, караң- я гыда аксылланып шәрә гәүдәсе күренеп калды. Аның артыннан тран- • шеяиың уң флангысына таба сугышчылар ябырылды. Әмма кинәт немец я автоматының уты типчеп-типчеп куйды. Кемдер бик авыр лапылдап * жиргә егылды, кайсыдыр бик каты итеп, үлем ачысы белән кычкырды да тынып калды. Колчин траншеягә чүгәләде, бер сугышчыга төрткәләп: — Артына төш!—дип боерды. Тегендәрәк безнекеләр нигәдер «Ура-а!» кычкырдылар, биредәгеләр дә шуңа кушылдылар, шактый гына тәэсир итәрлек тавыш чыкты. Фрицлар да каушап акырыша башладылар. Аларның элемтәләрен өзәргә кирәк дигән уй белән Колчин урыныннан торды һәм траншея буенча йөгерде, ләкин чыбыкларны күрә алмады. Кемдер яраланып каргана- тиргәнә ярдәм сорый, ярсулы гасабиланып алланы сүгә иде. Шушындый болгавыр чакта Тукташев килеп җитте. Аның белән пушкаларга урын, расчетка блиндаж хәстәрләү өчен разведчик Мирхас һәм Шилов та килде. Бу гаярь егетләр кискен бәрелешләрне, фриц белән күзгә-күз очрашуны тагын тансыклаганнар иде. Шунда ук, һөҗүм дулкынына бирелеп, эшкә тотындылар Лейтенант берничә сугышчы белән немецларның икенче траншея- ларына һөҗүм итте. Биредә дотлар юк, тар гына ячейкалар лабиринт бормаларына уелып эшләнгән иде. Шулай лабиринт буенча коточкыч атыш китте. Мирхас белән Шилов шунда могжиза күрсәттеләр. Күп конә сугышчылар атып та тидерә алмыйлар, үзләре я яраланып, яки үлеп калалар иде. Ә Шилов белән Мирхас бер пуляларын да бушка җибәрмиләр. Бүтәннәр шәйләп өлгергәнче, кан арададыр күреп алып, фрицны тончыктыралар. Атар төзәп тә тормый, кулларын гына юнәлтәләр, фриц шунда ук авып төшә иде. Әйе, шушындый өч-дүрт солдат бөтен ротаны алыштыра алыр иде дип хыялланды Тукташев. Кинәт Мирхас артына әйләнеп атып җибәрде Тукташев фрицның ике кулын югары күтәреп авып төшүен күрде. «Әллә моның артында да күзе бармы?» дип уйлады Тукташев. Мирхас үзенең парабеллумын нечкә чылбыр белән бил каешына эләктергән иде Ул тиз генә аны ычкындырып алды да бер немецны эзәрләп каядыр чапты. з, «к. У.» м 5. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ 33 Сугышчылар тегендәрәк тагы бер дотны чолгап алып, шаулаша башладылар Моржа тишегеннән граната төшерделәр, бик каты шартлау булды. Инде дөмеккәннәрдер дип бер сугышчы ишеккә таба атылды. көтмәгәндә ишектә ут сызыгы пәйда булды, сугышчы йөзтүбән авып төште. Кемдер акырып куйды. Тагы морҗа тишегеннән ике лимонка тондырдылар. Көчсез шартлау ишетелде. Янә бер сугышчы тагын ишек турыннан өстән төшеп, ишеккә аягы белән типмәкче булган иде, кинәт кул пулеметы утыннан киселеп ауды. — Танк гранаталары!—дип кычкырды Тукташев, һәм аңар кемдер авыр чукмарбаш кебек граната тоттырды. Тукташев сул кулы белән (ул сулагай иде) тегене ишек астына томырды. Каты шартлау ишекне җимерде, ләкин пулеметтан ату тукталмады. Шул арада Мирхас җайлы позиция сайлап чүгәләде дә: — Үзем алам, барыгыз! — дип кычкырды. Тукташев, сугышчыларына кычкыра-кычкыра, фрицларны эзәрлекләргә ашыктырды. Алар киткәч, бераз тын калган шикелле булды. Мирхас ишектән күзен алмады, көтте, кемнең күпмегә түземлеге җитәр? Ниһаять, ишектә квадрат каска пәйда булды, ул ата-ата чыкты. Пулялары выжылдап Мирхасның колак яныннан гына узды. Аның кулы корал авырлыгын сизмичә үзеннән-үзе күтәрелде дә тәтене тартты. Фриц ишек яңагына аркасы белән сыланып, җиргә чүкте. Мирхас, бу блиндаж дотны комбат өчен әйбәт булыр дип ниятләп, ишеккә таба бара башлады. Кинәт чокырдан тагы бер фриц калкынды. Разведчик туктап калды. Инде шактый якты иде. Фриц Мирхасны күрде һәм ана атып җибәрде, ләкин тидерә алмады. Мирхас. бер дә каушамыйча, салкын канлылык белән немецның кулына атты, тегенең пистолеты бармакларыннан ычкынып, жиргә тәгәрәде, үзе урталай бөгелеп, башы артка китте. Мирхас кәефләнеп блиндажга атлады. Үлгән фриц гәүдәләре яныннан үткәндә, кинәт якында гына аткан тавыш аны җиргә екты. Юк, ул яраланмаган иде, кинәт куркынычтан саклану инстинкты аны жиргә аварга мәҗбүр итте. Әйе, анда яралы гансик бар, дип сизеп алды Мирхас. Яткан килеш лимонкага запал куеп, ишеккә томырды. Аннары эчкә атлады, чыннан да дот өчендә зәңгәр мундирлы бер фриц аунап ята иде. икенчесенең күн итек дагасы чагыла икән, күзләр ялтыравы дип уйлый язды... Әйбәт НП булачак бу. «Яктырганчы тупларны менгерә алмасалар, безгә капут».— дип уйлады Тукташев бер блиндажда ныгырга исәпләп. Ә машиналар нигәдер күренми. Калмыковтан элемтәче килде, сул флангны фрицлардан тазарта икән. «Кыз»ны алдык, шампанскийларыңны җыеп, тизрәк туена кил дип, комбатка хәбәр саласы килде Тукташевның. Әйе, хәзер чынлап та «тун» башланачак. «Шампанскийлар» дип ул тупларны күз алдында тотты. Алардан башка биредә үлем туе тантана итәчәк! Шул чак машина гөрелтесе ишетелде, ул ике орудие өстерәп менгән. ә өченчесен берничә расчет бер булып китерә иде. Аларны Мирхас белән Шилов каршы алдылар. Алексей блиндажга керде генә — чигенеп барган фриц, аңына килеп. минометтан котырган ут ачты. Авыр снарядлар җирне коточкыч актарырга тотынды. Машинага фугасный снаряд тиде, каурый урынына һавага очырды. Кичә генә госпитальдән кайткан шофер Мулла, ике кулы белән башын тотып, траншеягә ауды, кузовта ике яралы бар иде дип. кычкырып үкерергә тотынды. Тукташев. артиллеристлар килгәнен ишетеп, тизрәк Алексей янына хәл белергә ашыкты. — Туй башланды! — диде ул, өстендәге балчыкларны кага-кага ишектән кергәндә — Яралылар төялгән машинаны бетерде! — дип, Алексей үзенең калтыранган тавышын сиздермәс өчен сүзен өзде. Тукташез йөзендәге җиңүдән булган шатлык чаткылары кинәт сүнде. — Артподготовка ничәдә? — дип, ул томырылып комбатка карады. — Сигездә. — Әх. аңа чаклы чыдап булса, — диде Тукташев, үкенүле-кызгану- лы тавыш белән — Элемтә булса, сорар идек. — дип, комбат Шиловка таба борылды. Әнвәр чыбыкны китереп җиткермәгән икән әле. Шилов ниндидер трофей кораллар белән мәш килеп утыра иде. шуңа комбатның ачуы да кузгалгандай булды. Немец бер тере җан калдырмаслык итеп, бөтен җирне снаряд, мина белән тетә. Сугышчылар ярчык янгыры астында орудиеләрне урнаштыралар. Шул мәхшәрдә могҗиза белән исән калган кебек, элемтә катушкасы өстерәп Әнвәр килеп керде. Чыбыкны тизрәк аппаратка ялгадылар, ләкин... элемтә өзелгән иде. — Шилов, живо! — диде комбат. е Теге исә блиндаж бусагасында бер минут туктап торды да чиксез * күп үлем ярчыклары эченә ташланды. Кешеләр тынып калды, авыр , снарядлар якында гына төшеп шартлый, әмма немецларның блиндаж- « лары бик шәп. 'сугышчыларның әле исән булулары фәкать шуңардан х гына иде. Тукташев бер тыныш арасында чыгып, тагы пулеметларның * урнашуын, сугышчыларын барлады. Үлүчеләр күп түгел иде әле Бераздан Шилов линияне таба алмый кире кайтты Линияне снаряд- « лар тураклап бетергән булып чыкты. Комбат нишләргә белмичә гаса- биланып алды. Запас ике катушка чыбык алып. Әнвәр белән Шилов тагы мәхшәр эченә киттеләр. Аппаратта Мирхас калды Радист тагы рация белән штабны ала алмый, дулкынына төшә алмын, анда пароль алышынган иде булса кирәк. Мина шартлауларыннан качарга итеп, чаба-чаба, Әнвәр чыбыкчы гел снаряд чокырлары өстеннән суза. Бу атылган урыннарга кабат атмаслар дигән өмет белән эшли. Шилов моны өнәми Әнвәр байтак баргач, бер чокырга чыбыкны тартып, аппаратына куеп караган иде. алар сузып өлгергәнче, элемтә өзелгән булып чыкты. Нишләргә? — Давай, үзәннән. — дип кычкырды Шилов. — Һөҗүмгә таяклар шуннан киләчәк, линиянең эзе дә калмаячак! — Әй, анарчы әле?! Ярар, син линия буенча кире кит. өзеген ялга, мин сузуны дәвам итәм. батареяга кадәр,— диде Шилов. Әнвәр чокырдан атылып чыгып, чыбыкны тоткан килеш икенче чокырга сикереп төште, аннан өченчесенә... Бер төштә чыбыкны ялгады. өзекләрне берберсенә китерде, теш белән керешләрен сыдырып алды, тимер чыбыкларны бергә ялгап, ишел куйды Тимер чыбык очлары бармагын канатып бетергәнне дә сизмәде Күзәтү пунктыча кайтып, тагы шунда ук линиягә чытып китте, элемтә булмыйча торып, комбат күзенә күренү коточкыч оят иде. Шилов исән-сау батареяга кадәр элемтәне суза алды. Анда Ваһа- пов бөтен элемтәчеләрне линиягә чыгарды. Шиловны. Тәкәнәевне «урталык» ясап, линияне ике якка да тәэмин итеп торырга боерды. Шилов тагы чыгып чапты... Немец утны көчәйткәннән-көчәйтә «Хатын» биеклегеннән торып бик каты ата иде. Менә алгы сызыкта кинәт аппарат җанланды. Мирхас трубканы комбатка бирде. — Нишләп соңгаралар, синдә хәлләр ничек? —дип кычкырды комбат. Теге: «Әйбәт»,— дип җавап кайтарды. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕШ) — Тизрәк артподготовка башлагыз, немец атакага килә. — Хәзер башлыйбыз, — дип кычкырды Мостафин. Ваһапов телефонны аның линиясенә тоташтырган икән. Алексей комдивка тагы нәрсәдер әйтергә теләп авызын гына ачкан иде, элемтә өзелде. Ул ачудан трубканы атып бәрде. Алексей, элемтә юклыктан кая керер урын тапмыйча, Тукташев янына барды. Анда бер немецтан сорау алып маташалар иде. Бер сержант ярыйсы гына немецча сукалый икән, фриц елмайган килеш аңа караган. Болай үзе ягымлы гына күренә бит, ә эчләре тулы ерткычлык дип уйлап куйды Алексей. Фриц, аяу сорап, һаман сөйләнә: — Арбайт, арбайт. Рус хитри, рус хитри, зелены ракета, зелены ракета... Пушка не будил, пушка наен, наен... Сержант аңлатып бирә: — Яшел ракета чөеп торып, безне хәйләләдегез, ди. Пушкалардан атып безне уятмадыгыз, шуңа күрә без алдандык, ди. Ә фриц һаман калтырана-калтырана сөйләнә иде. — Рус хитри, рус хитри. Их бин арбайтер, — дип күкрәгенә суга- суга телләнә.— Но пасаран, Испания, салют! Сержант тагы аның сүзләрен үзе аңлаганча тәрҗемә итә: — Мин эшче, ди, Испаниядә булдым, ди. — Әкият сөйли ул, —диде Тукташев һәм ниндидер эш белән тиз генә чыгып китте. — Үтермәсеннәр дип ялагайлана! — Испаниядә булганнарны Гитлер концлагерьларга озатып бетергән. Ә фриц һаман башын лакейларча ия, күкрәгенә учы белән тиеп-тиеп ала: мин эшче, мин эшче дип тәкърарлый. Тукташев кереп, кемгәдер, нәрсәдер эшләргә боерды. — Барыгыз да цепькә! —дип кычкырды. Сугышчылар блиндаждан чыга башладылар. Тукташев Алексейга таба борылды. — Фриц атака башлар төсле, — диде. — Артподготовка кая, нишләп сузалар, аналарын сатыйм!..— Аның әрнешкән тавышы Алексейның йөрәгенә барып тиде. Ләкин рота командирының ачуын китермәс өчен, тынычландыру сүзләре әйтмәде. Тизрәк чыгып китте. Немецлар бернинди дә тереклек калдырмаслык итеп рәхимсез аталар иде. Алексей блиндаж янына җайлаган стереотрубага ябышты, ләкин берни күрергә өлгерә алмады, маңгаена бәргән удардан кинәт чалкан барып төште. Стереотрубага зур ярчык тиеп ваткан иде, ә Алексейга зарары тимәде, бары күз чокыры һәм маңгае бик каты кабарып, күгәреп чыкты. Кемдер яраланды, ул: — Туганнар, ташламагыз, туганнар, ташламагыз! — дип кычкыра башлады. Аны блиндажга алып керделәр. Санитар сугышчыны чишендереп, ярасын эзләп маташты, аннары кул селтәде, яралының авыз кырыйларында кызыл күбек өрелә башлаган иде. Тагы телефон җанланды, тик комбат трубканы алганчы, ул яңадан өзелде. Линиядә Әнвәр белән Шилов, ак күбеккә төшеп, чыбык буенча чапкалап йөрделәр... Немец атакага килер дип торганда гына, безнең туплар ата башлады. Алексейның эченә җылы керде. Немецның котырынып атуы бераз басылып торган кебек булды. «Катюша»лардан атылган ут «күпере» фрицларга барып тоташты. Ә Ваһапов калган орудиеләрне һамаи алып килми дә килми. Бая тынычрак вакытта мөмкин иде, хәзер мөмкин булмаячак. — Иптәш комбат, телефон! — дип кычкырып, Әнвәр траншеядав абынасөртенә Алексей каршына килеп чыкты. — Черняев биредә кала, бүтән орудиелар сиңа китте, — диде Ваһа- пов батарея тылыннан — Штабның пароле? — «Тигр»! Алексей, бар радистка, парольне әйт дип, кулы белән Әнвәргә ишарәләде. Әнвәр блиндажның икенче башындагы радист янына чапты. Ул кире әйләнеп килгәндә элемтә өзелгән иде инде. Ишектә орудие командирлары күренде. Алексей бу хәлгә чиксез шатланып, кычкырып куйды. Әнвәр тагын линия буенча йөгереп киткәндә, комбат, командирларны жилкәләреннән кага-кага, яңа позициягә ашыктырды. Дивизион туплары һәм гаубицалар утны дошманның икенче, өченче траншеяларына юнәлттеләр. Немецлар тарафы, балчык һәм тат корымы белән күмелеп, күренмәс булды. Анда бер тере җан әсәре калмастыр шикелле иде. Ярты сәгать буе дошман ягын теткән ут өермәсе, гүләү кинәт тынып калды. Яшел ракета күккә чөелде. Атакага сигнал иде бу. Тукташев үзенең сугышчыларын күтәрде. Алар бөгелә-сыгыла алга омтылдылар. Әмма немец пулеметлары кинәт телгә килде. Каян атканнарын да чамаларга мөмкин түгел иде. Пехота ятарга мәжбүр булды. Яраланганнар сүгенә-сүгенә кире траншеяга шуыштылар Алексей белән Мирхас бергәләп ут нокталарын барларга керештеләр. Комбат тиз генә прицельне билгеләде. Аннары, ату кайсы орудие- гә кулайрак булуын әйтеп, Мирхасны чаптырды. Нусов орудиесе белән ике пулеметны тончыктырдылар, әмма немец тагы яңа «оядан» ата башлады. Монысының урынын билгеләү ансат булмады Мушков ору- диесенә комбат үзе килде, подрамниктан карап, прицельне куйды. Дүрт снаряд аттылар Шундук орудиене бүтән төшкәрәк күчерделәр. Бер минуттан орудие булган җиргә зур миномет снарядлары килеп төште. Барысы да гаҗәпкә калып, баш селкеп куйдылар. Кинәт «Танклар!» — дигән ачы аваз колакларны ярды Алексей биноклен күзенә китерде. Кечкенә калкулык артыннан дошман танклары чыгып килә иде. Ул сигезне санады. Тизрәк оруднеләрне танкка каршы әзерләргә дип. траншея буйлап чабып китте Сөеичалинта, Мушковка кычкырып узды Сөенчалин бераз каушабрак калган иде Танк үзенең тавышы белән гүя нервыларны тартып, тәгәрмәченә урый. Менә шушы көтеп тору минуты җанны суыра Танкларны якынрак җибәрергә кирәк Шул вакыт пехота белән рәттән урнашкан кырык бишле орудиеләр ата башлады. Безнең позициягә дә снарядлар төшә иде. Сөенчалин бер чокырга дикъкать итте. Бу—кырык бишле снаряды, дошман талкысына бәрелгән дә. рикошет ясап, бирегә килеп ярылган иде. Танклар якынлаша бирә, кырык бишле орудиеләрнең атуын бар дип тә белмиләр Сөенчалин күзе белән подрамник окулярына ябышты, танкның сурәтен тотты, куллары маховикны бора иде. Менә ул танкның чылбырына төзәде һәм рычаг элмәген тартты. Снаряд барып җит- мичәрәк ярылды. Нәрсә бу?! Тагы танкны мушкага алды, аңа гына ышанмыйча, бинокленнән карады — Готово? Ну, тиз кыймылда! — дип, коручы Порошин га кыч л О в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф кырды. Теге исә ташучыны кыздырды — Готово! — Сөенчалин рычагны тартты. Снаряд выжт итеп очып китте. Танкның янында гына шартлады. Зарарладымы? Юк. имансыз, һаман үрмәли әле. Подкалнбрный! — дип кычкырды Сөенчалин Порошин тиз генә казенинкка снаряд томырды Сөенчалин подрам- ннкта танкның зур гәүдәсен тапты да тәгәрмәченә төзәп атты — Аха-ха-а! — дип. ят бер тавыш белән акырып җибәрүен үзе дә сизми калды. Ул танкның чылбыры өзелеп, бер якка янтаюын күреп алды. Шунда ук янтыгына тагы бер подкалибрныйны җибәрделәр. Танктан төтен күтәрелде. Шул чак кырыйда гына ике мина шартлады. Сизгер Порошин ату белән мавыгып киткән лейтенантка: — Иптәш лейтенант, окопка! — дип кычкырды. Үзе. подрамникны алып, чокырга сикерде. Сөенчалин окопка мәтәлеп төште генә, нәкъ шул минут лафеттан ерак түгел генә өченче мина ярылды. Лейтенант үзенең чак кына үлми калуын күрде, ярчыклар орудиене каезлапкаезлап алганнар иде, Порошннның уңганлыгына иман китерде. Ләкин тагы бер танкның орудиегә таба килүен күреп, алар чокырдан сикереп чыктылар, Порошин прицельне урынына куйды. Подрамникка күзен текәү белән, ямьсез акырып җибәрде. Зур танк хәтәр булып, боларны изәргә җыенган кебек килә иде. Каушамаска, каушамаска дип. Сөенчалин үзен-үзе кулга алырга тырышты. — Готово!—дип кычкырды Порошин. Сөенчалин атып җибәрде, ләкин снаряд танкның нәкъ артында балчык өермәсе күтәрде. Әллә каушадыммы, авызын корт чаккыры дип, Сөенчалин каты сүгенде. Шул аңа көч биргән кебек булды. Тиз генә тагы бер снаряд аттылар. Танк тибрәлеп киткәндәй итте, көпшәсендә ялкын чагылды. Ул каядыр ата иде. Әмма тәгәрмәче өзелгәнен белмичә. кинәт алга омтылырга дигәндә, арты белән боланга борылды да куйды. Бер минуттан, кайсы орудие снарядыннандыр, кара төтенгә күмелде. — Иптәш лейтенант, окопка! — дип кычкырды Порошин. Баш очыннан гына снаряд сызгырып узды. Окопка посарга гына өлгерделәр, кырыйда гына снаряд шартлады, боларны балчык, таш белән күмеп ташлады. Әмма исән калдылар. Орудиенең накатнигын зарарлаганын күрделәр. Кай арада Порошин чокырдан чыккандыр, боларны да берәм-берәм тартып алды. Тик кинәт тагы җиргә аудылар, немец пулеметтан атты. «Әллә үттеләрме?» — дип, Сөенчалин эсселе- суыклы булып китте. Порошинга карады. Ул инде сизеп тә, күреп тә өлгергән, лейтенантны: — Самоходкадан ата!—дип тынычландырды. — Ах. паразит! — Сөенчалин җимерелгән танкларга ышыкланган самоходканы күреп алды. Шул орудиеләргә туры атып сафтан чыгара булыр... Тик аны пушка белән алып булмаячак. Нишләргә? Мең төрле уй яшен тизлеге белән башында чуалды. Соңгару — үлем булачак! — Алкишев. ике граната ал. самоходканы җимер! — дип. Сөенчалин фаҗигале тавыш белән кычкырды. Теге солдат шунда ук әзерләнде, әмма китә алмыйча тоткарланды, нидер көткән кебек тоелды. Сөенчалин тагы: «Ну!» дип кычкыргач кына, бруствердан үрмәләп, алга шуышты. Болар тын да алмый күзәттеләр. Алкишев снаряд чокырларына төшеп югалып торды, аннары тагы күренде, йөз метрлар шуышкач, цельгә шактый якынайгач, ана самоходкадан ата башладылар. — Танклар ышыгыннан барырга иде, әх!—дип. Сөенчалин өзгәләнде, сүгенде. Менә кинәт Алкишевның гимнастеркасыннан әз генә төтен күтәрелгәне күренде. — Яндыргыч пуля, бетте, бетте! — Сөенчалин кулларын бутый-бутый елаган кебек үкереп куйды, йодрыгы белән җиргә бәрде, башын төйгечләде. гимнастерка изүен аерып төшерде. Ә самоходкадан һаман пулемет ата. баш күтәрергә дә бирми иде. Сөенчалин. яшьләрен агызган килеш, күзләрен сөртәсөртә. Порошинга карады. Күзеннән аккан яшь белән битенә балчык буялып беткән иде. Порошин шунда ук барысын да аңлады. Хәзер аңа чират иде. Ул кинәт әллә нишләп, агарып китте, йөзеннән каны качты, иреннәре калтырады. Тик үзен кулга алды, йөзендә гаепле елмаю галәмәте чагылды. Үзе тиз-тиз генә граната һәм яндыргыч шешә хәстәрләде, әзер булса да, нигәдер юанып, нидер көтте. Аннары сүзсез караш белән Сөенчалинга төбәлеп торды. Сөенчалнн карашын читкәрәк алды. Порошин өметсез тавыш белән — Иптәш лейтенант, өйгә хат язарсыз! — диде. Сөенчалнн, аның күзе белән очрашудан куркып, Порошин сузган блокнотын алды да кесәсенә тыкты. Икесенең дә мәлжерәп калуы ана бик жирәнгеч тоелды. Порошин күзләр очрашуын көтеп, бер минут торды да, түземлеге төкәнеп, алга шуышты. Сөенчалнн орудие артына үрмәләп килеп, подрамниктан күзәтмәкче булды, бәлки тагы танк киләдер дип шикләнде. Көтмәгәндә, якында гына каты шартлауны тәне белән тойды, колагына нидер бик нык бәргән кебек сизде. Ул егылды, тик аңа кинәт бик жиңел булып китте. Авыз эчендә тозлы сыекча жые- луын тойды, яраландым бугай, дигән уй миен яндырып узды. «Порошин!»— дип кычкырмакчы иде, канына тончыкты. Күзләрен ниндидер кара, авыр тимер пәрдә каплаган, күз кабакларын һич күтәрә алмый да алмый... Кинәт беренче орудие янына бер кулы яраланган пехота лейтенанты ® килеп чыкты. Әллә Мушков күземә күренәме дип, Михеев ана төбәлде. . Орудие янындарак фугасный шартлагач, алар командирларын жуйган- ’ нар иде, гарасат эчендә нишләгәнен белә алмадылар х — Туганнар, ярдәм итегез, танклар! — дип, еламсырап ялына лей- > тенант. Михеев жанланып китте, тиз генә прнцельгә карап, танкны • мушкага алды. Әйе, бу тагы безгә таба килә! ■ — Үтәш, подкалибрный!— дип кычкыра Михеев. Ә хәлсезләнгән** лейтенант, сошникка яткан килеш: — Туганнар, коткарыгыз,—дип ялвара иде. Михеев бер минут төзәп торды, аннары рычагны басты. Снаряд ничектер танкның астында диярлек шартлады, дөресе, танк шартлау өстенә үзе килеп кергәндәй булды. Михеев танкның зарарлануына ышанмады, тагы мушкага алып, көтте. Кибән хәтле танк туктап калган иде. Икенче карауга анардан төтен чыга башлады. Бүтән орудиелар тагы ике танкны жимерткәч, калганнары чигенеп, тау артына күмелделәр. Яралы лейтенант, боларга мең рәхмәт укый-укый, китеп барды. Михеев белән Үтәш исләренә килеп. Мушковнын чынлап та юк икәнен хәзер генә зиһеннәрен жыеп аңладылар. — Үтәш, командир кая? — дип кычкырды Михеев, чөнки аның колагы тонган, ишетми иде. — Мин син беләсең дип торам! Алар икәүләп зур бомба чокыры кырыена килделәр, ярыннан төшеп, жыелып торган газлы, кара-кучкыл суга текәлделәр.. Бу сәгатьтә яраланган Мушковны санитарлар санбатка алып баралар иде инде. Башта аны бәйләделәр, аягына жгут салдылар. Менә бүтән яралылар белән бергә, аларны атлы арбага төяп, тылга чыгаралар. Бу тирәне немец еракка ата торган туплардан тетә, шуңа күрә кучер атны чыбыркылап куа, арба бер сикәлтәдән икенчесенә сикерә. Яралылар үләргә житеи сүгенәләр, кычкыралар: — Әй, кучер, алаша, үтерәсең бит! — Тереләй суясың, фашист! — Ах. ах. ах, тукта, тукта! — Түзегез, жан кисәкләрем! Түзегез, жан кисәкләрем!—дип юаткан була кучер, үзе һаман атларын куа. Яралыларның сикәлтәдән эчләре актарыла. Мушков тешен кысып түзеп бара, янындагы — аларны юатырга тырыша. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ Урман кырыена җиткәч, кучер атны әкренәйтте, бераздан яшел палаткалар күренде. Барысы җиңел сулап, тизрәк газаптан котылуны өмет итте. Ләкин санбат яралылар белән тулган булып чыкты, аларны кабул итмәделәр. Тагы арбада шалтырарга, авыртудан телләрне чәйнәп канатып бетерергә туры килде. — Тфү! Мин үләм, туганнар! — диде кайсыдыр. — Түз, әнә, күренеп кенә тора! Чынлап та бераз баргач, ак җәймәләр элгән җир пәйда булды. Бу кыр госпитале иде. Кучер, атны туктатып, сикереп төште. Өй кырыенда ак халатлы солдат тора иде. Ул кулларын болгый башлады. — Урын юк, ары үтегез!—диде солдат юан тавыш белән. — Әй, ефрейтор булма, урын бар! — Кучер яралыларга төшәргә булыша башлады. — Юк, диләр сиңа, мин ефрейтор түгел, сержант. — Ә ефрейтор кебек сөйләшәсең. Кабул ит яралыларны! — Син русча аңлыйсыңмы, юк, диләр, сиңа! — Телләнмә, кабул ит! И капут махер! — Госпиталь тулган! — дип, теге һаман үзенекен туглады. — Симергән дуңгыз, кабул ит! — дип, кучер кычкырып җибәрде һәм, кызышып, иңеннән карабинын суырып алды да күккә төбәп ата башлады: гөрс! гөрс! гөрс! Өйнең теге башында ишек ачылды һәм китель өстенә ак халат элгән, чәчен артка тараган бер кеше болар янына йөгереп килеп тә җитте. — Нәрсә бар, нәрсә бар? — дип, куркынган тавыш белән кучерга кычкырды ул. — Әнә яралылар үлеп ята, ә сезнең бу сасы көзән кабул итми! — дип, кучер теге солдатка ымлады. — Хәзер үк барысын да кабул итәргә! — дип, әче тавыш белән кычкырды кительле. Теге санитар шунда ук юкка чыгып торды да носилкалар һәм тагы берничә санитар алып килде. Алар яралыларны арбадан бушатырга керештеләр. Кучер, кәефле мыгырдана-мыгырдана, иркенләп тәмәке суырды. Алексей Нусов орудиесе янына килеп җиткәндә, каты атыш бара иде. Сержант, җиргә тезләнеп, нәрсәдер эшләп маташа иде. — Нигә атмыйсың? Танклар килә, анаңны сатыйм!..— дип, куркыныч тавыш белән кычкырды комбат. — Әнә, барысы да яраланды!—дип, Нусов чокырга күрсәтте. — Әйдә, кор!! Алексей кабалана-кабалана прицельгә ябышты. Нусовны ашыкмавы өчен өзгәләп ташлыйсы килде. Бер танкны мушкага алып, рычагны тартты. Снарядның кайда, ничек шартлавын күрә алмады. Танк болай таба хәрәкәт итә иде, көпшәсе очында ялкын чаткысы күренде. Алексей тагы бер снаряд атты, әмма танк һаман бирешмәде. — Подкалибрный!—дип акырды комбат. — Андый снаряд алырга өлгермәдек, иптәш комбат. Нусовның ахмакланган сыман йөзен күреп, Алексей сугып җибәрүдән көчкә тыелып калды. Ә танк һаман шуыша. Бераз атмый торырга, көтәргә кирәк! Танк сулгарак борылмасмы дип өметләнде Алексей. Кинәт траншеядә Әнвәр күренде. — Иптәш комбат, телефонга, штабтан! — диде ул ничектер шатлыклы итеп. Ләкин Алексейның куркыныч йөзен шәйләп кинәт шым булды. — Нинди хрен, штаб!.. Әнә танк килә, Фазлыев, булыш! Кинәт төтен эченнән танкның куркыныч зур гәүдәсе килеп чыкты, ул инде берничә метрда гына иде, аның клепкалар пунктиры белән шадраланган борты күзгә чалынып китте. Нусов баскан урынында нигәдер тыпырчына, тешләре шакшок килә, нишләргә белми, йөгергәндәге кебек итеп таптана. Танк туп-туры орудие өстенә ажгырып килә Алексей, нәрсә уйларга да белмичә, шулай ук каушамаска тырышып, өсләренә килә торган кара, зур үлемне бөтен тәне белән тоя... Комбатның шулай курыкмый танкны көтеп торуын күргәч, бүтәннәр дә үзләрен ышанычлы тоталар, куркып, чигенергә уйламыйлар, паникага бирелмиләр. «Паника ул командирдан башлана»,— дип уйлый Алексей. «Менә хәзер барысы да хәл ителәчәк! Менә-менә, шайтан алгыры, нигә шул чаклы әкрен килә!..» Орудие алдында яңгыр сулары ерган зуррак кына канау шикелле нәрсә бар иде. Танк шуны чыкканда буксовать итеп, хәтәр гүли башлады, ул бер як чылбырында гына әйләнеп корпусы белән сулга таба борылды, бер як чылбыры өскә калыкса да. арты белән тегеләйгә авыша иде, шул чак Нусов беренче граната томырды, танкны коточкыч шартлау һәм төтен сарды, ләкин аның моторы һаман эшли иде әле, бортындагы пулемет атарга тотынды. Алексей жайлабрак тагы бер граната ыргытты, артына чамалабрак жнбәрде. Әнвәр дә гранаталар томырды. Бер мәл бөтен нәрсә әллә нинди кара, ябышкак төтен эчендә калды. Танк та күренмәс булды. Нусов тагы бер граната атарга кулын күтәрде. Аның йөзе шундый ачылган, хәтта жыерчыклары язылган, үзе ничектер елмайган кебек иде. Нусов гранатасын атарга өлгердеме, юкмы, шул чак каты шартлау ишетте Алексей һәм шунда ук аңын югалтты. Аның өстенә ниндидер авыр нәрсә ишелеп төште, ахрысы, күкрәген нәрсәдер хәтәр кыса, ул кыскан нәрсәне үзеннән алып, умырып атмакчы, ләкин кулларын урыныннан кузгата алмый. Ул каядыр, гүя клеткага утырып шахта төбенә, түбәнгә төшә дә төшә. Бу шахтаның төбе юк микәнни? Шахта төбендә һава юк, менә шуңа минем тыным бетә икән, бу нинди төпсез шахта соң? Ул һаман караңгы базга төшә дә төшә. Ә кулларны кем бәйләп куйган, кулларны бәйләп төшерәләр микәнни? Нишләп бу базның бөтен жире дә караңгы, нишләп бу жә- һәннәм базының төбе юк? Күкрәкне нәрсәдер бик әшәке итеп тырный, төшкәндә боз кырыйларына тән сыдырылып канаган шикелле... Нәкъ шул вакыт «Кыз» биеклеге итәгеннән безнең танклар килеп чыктылар. Немецларның пехотасы артка чигенә башлады, исән калган танклары да кире якка борылды. «Хатын» биеклегенә атака ясаучы танклар артыннан Тукташев үзенең сугышчыларын күтәрде. Немецлар юлга пулеметчылар калдырып чигенәләр Алар, нәкъ харакирнлар шикелле, безнекеләрне тоткарлап торалар. Бер шундый немец пулеметчысын ала алмый озак маташтылар. Тукташев аны әйләнеп үтеп, тылына төшәргә кушты һәм шунда ике сугышчыны жнбәрде. Теге фриц үткен булып чыкты, аларны шунда ук яралады. Солдатлар, канга батып, ул жирдән көчкә чыктылар. Тукташев үзе тәвәккәлләде. Ул куркуның нәрсә икәнен дә оныткан, бүген әллә ничә үлемнән калып, ничектер үзенең үлмәслегенә ышанган кебек иде. «Эх. гомер — кара күмер!» — дияргә ярата иде ул. Немец хәйләкәр, димәк, аңардан да хәйләкәррәк булырга кирәк. Тукташев яңадан ике сугышчыга пулеметчының дикъкатен башка җиргә юнәлдерергә боерып, үзе бер ерганак чокырыннан, куе үлән эченнән тегенә таба үрмәләде. Безнең сугышчылар фрицның сул флангысынарак төшеп ата башладылар Немец үзенең утын шуларга юнәлтте Тукташев ерганак буенча тубә башына чаклы менеп, фриц яткан окоп турысы белән тигезләште Ләкин аның үзен һаман шәйли алмады. Аңа табарак чамалап шуышты шул чак кына тегенең каскасы кыймылдап куюыннан искәреп алды Әһә! Монда икән! Яткан килеш пистолетын алып төзәде, ләкин үзенең каушаганлыгын, йөрәгенең чиксез еш типкәнлеген кулының калтыравыннан сизеп, туктап оа ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф калды. Тынычланырга кирәк! Бер минуттан үзен кулга алды һәм тегенә атып жибәрде. Аңа тиюе дә бу юлы әһәмиятле түгел, фрицка үзеңнең биредә икәнеңне белгертү бик мөһим... Теге шунда ук борылып карады бугай, каскасыннан шулай беленде. Тукташев шул минутта аңа тагы атты. Бу юлы фриц шактый борсаланды, борчылды, атышның каян булуын чамаларга маташты, бераз күтәрелә төшеп, артына борылып карады. Тукташев аның йөзен күреп калды, ләкин тиз генә ата алмады, ә немец атарга өлгерде. Тукташев цельне бераз түбәнгәрәк алып атты, шул чак: «А-а-а-а!»— дигән карлыккан аваз килде. Тукташев. ахры, тигердем дип, күтәрелеп караган гына иде, кинәт каскасына бәрелгән пулядан башын түбән төшерде. Вәт шайтан: яраландым, үлдем дип хәйләли. Тукташев чак кына шуңа гомерен корбан итми калды. Ярый — сабак булыр. Ул песи кебек үрмәләп, кулына иркенләп төзәргә мөмкинлек бирде. Фриц каскасының бер кырые күренә иде, ул аскарак төбәп чакмага басты. Фриц җавап бирмәде, тавышы да ишетелмәде, әллә дөмектеме дигән уй башыннан йөгереп узды. Яшел үләннәр, куаклар арасыннан яшел касканы аерып булмый, озак чекерәеп караганга күз әлже- мәлҗе килә иде. Тукташев үрелеп караудан чак тыелып торды. Биредә чыдамлылык хәл итә. Берничә минут шулай түзеп тордылар, кем беренче булып нервысын җуяр? Тукташев кыймылдап куйды, немец шунда ук селкенгән үләннәргә төбәп атып җибәрде. Пуля Тукташевның беләген яралады. Беләкне утлы чыбык кебек пешереп, каны акканы беленде. Бәхеткә, әле сул кул итен генә яралаган. Тиз генә пакет алып, аны бәйләп куйды. Немец пулеметтан атарга кереште. Гаҗизләнгән Тукташев аңа таба берничә метр шуышып барды. Граната алды, аның запалын кесәдән чыгарганчы бик озак вакыт узган кебек тоелды. Ниһаять, гранатаны яткан көе бөтен көченә аңа таба томырды. Шартлау көтелмәгәнчә булды, ахры, фриц кинәт үзенең окобын ташлап, чигенү ягына йөгерә башлады. Тукташев шунда ук аңа атып жибәрде, теге алга таба мәтәлеп барып төште, ләкин бер минуттан парабеллум белән Тукташев- ка атарга тотынды. Тукташевның үлеп су эчәсе килә иде, нишләргә? Берәр сазлы җир дә юк, ичмаса. Нишләп безнекеләр килми икән, инде пулемет атмый бит! Юк. тегендәрәк тагы бер фриц пулеметчысы ата бугай. Флангы- сына төшәргә иде! Тукташев пистолетына яңа обойма куйды. Кем кемне җиңәр?! Тормышта да шул мәсьәлә аның алдына килеп баскалады, ул чакта Тукташев җиңәргә тырышмады, тавыш кына булмасын дип җиңелүче булып калырга риза була иде. Хәзер аның бу дошманны бик җиңәсе килә. Эх, ничек итеп? Ул үзенең көче бетә баруын сизде. Әһә, немец янындагы үләннәр кыймылдады, Тукташев шул җиргә төбәп тагын атты. Немецның ухылдаганы ишетелде, юк, бусы провокация түгел иде. Лейтенант аның эчен яралаган иде. Тукташев та ухылдады. Нигә безнекеләр килми? — дигән сорау миен бораулады. Күзне тозлы тир ачыттыра, Тукташев аны бәйләгән беләге белән сөртеп-сөртеп ала иде. Ниндидер бер мизгелдә фриц янындагы үләннәр тагы селкенеп китте, караса, аңа таба туп-туры олы бер кызыл чырай чекерәйгән иде. Фриц та Тукташевны күреп алды, бер секунд эчендә аларның күзләре очрашкан кебек булды. Ара утыз-утыз биш метрдан ким түгел иде. Тукташев аңсыз рәвештә пистолетының мушкасын күзенә тигезләде, фрицнын да кулы күтәрелгәне күренде. Тукташев чакманы басты, ләкин шул вакыт кинәт нидер булды, маңгаена нәрсәнеңдер бик каты итеп сукканын сизде, аннары берни дә тоя алмады. Ул хәйләләп калмакчы булган якты дөнья йөзе аның өчен мәңгегә югалды... Михеев солдатлар белән килеп җиткәндә, Тукташев үлгән, кулы пистолетын тоткан көе катып калган иде. Берничә метрлар арырак немецның да үле гәүдәсе аунап ята, каскасы башыннан тәгәрәп төшкән, чигәсеннән пуля кергән жиргә кан оешып, кара нокта булып тора. Фриц гәүдәсеннән әшәке одеколон нее анкый, чыдап торышлы түгел иде. Михеев аны күн итегенең башы белән төртеп әйләндерде дә Тәкә- нәевкә документларын алырга кушты... ләнәләр иде. Менә сестра яралының йөзенә ике катлы марля каплады. " Семен Израилович яралыга сораулар бирә, яралы жавап кайтара R — Тәмәке тартасыңмы? я — Тартам. • — Аракы эчәсеңме? — Булса, эчәм. J — Берьюлы күпме эчә аласың? “ — Алты йөз грамм, кайчакартыграк. м Бу диалог сестра өчен мөһим, ул наркоз дозасын билгеләү өчен кирәк. Аракы эчкән кешене аз доза гына йоклата алмый, аңа күбрәк бирергә туры килә. Сестра наркоз сыекчасын яралының борын турына марляга тамыза башлады. Марляның шул төше куе сары төскә керде. — Сулагыз,— диде сестра яралыга, аннары бер минуттан тагы дәште: — Санагыз! Яралы: — Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...— дип санарга кереште һәм санаудан туктап, йоклап китте. Врачлар, сестралар кинәт хәрәкәткә килеп, кулларына тиз-тиз инструментлар алдылар. Семен Израилович, тизрәк булырга кирәк дип, Фирага ымлады. Яралының тәненә үткен пычак килеп керде.. Көтмәгәндә кинәт ут сүнде, икенче минутта биек тәрәзә пыялалары коелып төште, стена җимерелеп, кемнедер яралады, ул кеше коточкыч тавыш белән кычкырып җибәрде. Караңгыда буталыш, кычкырыш китте. Семен Израиловнчиын каты тавышы ишетелде: — Каушамаска, немец кукурузниклары налеты!—ди ул. Ләкин бомба шартлаган тавышлар ишетелмәде. Кемдер, движоктагы механикмы, астан кычкырды: — Безне немец танклары чолгап алды?! — Ул кесә фонаре белән яктыртып. Семен Израилович янына килде һәм тыны бетеп, төсе-өне китеп, шул фаҗигале сүзләрне кабатлады Чиркәүнең гыйбадәт кыла торган залында яралылар хәтсез иде, алар өстенә тәрәзә рамнары, стена ватыклары җимерелеп төшә башлады. Яралылар бик каты сүгенеп кычкырыналар. Семен Израилович нишләргә белми, әле монда, әле тегендә барып сугыла иде Ул — Барыгыз ла подвалга, яралыларны подвалга! — дип боерык бирде дә, Фира янына килеп, таяныч эзләгән кебек ана тотынды. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ 14 Немецларның оборонасы тузгытылды. Алар чигенү юлында төтен шашкалары яндырып калдыралар иде. Төтен пәрдәсе буйдан-буйга бөтен офыкка эленде. Бу зур чигенү билгесе иде. «Хатын» биеклегенә пехота бәреп кергәч, фрицлар каршылык күрсәтүне бөтенләй туктаттылар. Төтен пәрдәсе артына яшеренеп, алар авыр коммуникацияләрен күчерәләр. Әмма безнең самолетлар тынгы бирмиләр, эзәрлекләп, баш очларына пулеметтан ут яудыралар иде. Ләкин һөҗүм вакытында немецларның өч самоходкасы ничектер безнең тылга үтеп чыккан. Алар ак чиркәүгә урнашкан армия госпитале янына барып җиткәннәр Семен Израилович белән Фира бер яралыга операция ясарга әзер — Фира Касимовна, ничек итеп булса да берәр частька хәбәр итәргә кирәк! — Ә биредән ничек ычкынырга? — Элемтәне өзгәннәр. Движокны ваттылар,— диде механик фаҗигале тавыш белән. — Ә частьлар кайда соң? —дип төбәлде Фирага икенче хирург. Әллә аның комбат белән булган мөнәсәбәтеннән чыгып шулай сорыйлар инде? — Механик, берәр чыгу юлы тап!—дип үтенде Семен Израилович, аның иреннәре калтырый, тешләре тешкә бәрелә бугай, тавышыннан шул сизелә иде. — Каберлеккә чыга торган арткы юл бар бугай. — Соң?! Мин яралылар белән калам! — Семен Израилович Фира- ның беләгеннән кысып, механик белән бар, дип ымлады. — Әйдә, киттек! — дип кычкырды Фира кырыс кына. Механик кесә фонаре белән юлны яктыртты. Фира аның артыннан йөгерде. Алар бәрелә-сугыла әллә нинди тар баскычлардан үттеләр. Механик уңган, җитез егет булып чыкты. Абынырлык, бәрелерлек әйберләр очраганда Фираны кисәтә-кисәтә атлады. Лычкылдап суланып торган стеналарга ышкылаышкыла шактый бардылар, бик озак вакыт үткән кебек тоелды. Алар, өскә алып менә торган баскычка килеп җитеп, тыңланып калдылар. Якында гына немецның чигенгәндә ата торган зур снаряды шартлады. Механик кабаланмый гына баскычтан менде, бераздан ишекне тибеп ачты, тышта әле караңгылыяктылы, шулай да әйберләрне ачык күреп була. Әмма якында гына самоходкаларның мотор тавышлары ишетелеп тора иде. Кайсы якка юнәлергә? Фрицлар күрмәсләрме? Фира механикның җиңеннән тартып, кирәкле тарафны күрсәтте. Теге исә, башта мин йөгереп узыйм, аннары син дип, куллары белән аңлатты, һәм, иелеп, муенын җыерган хәлдә йөгереп тә китте. Кинәт немец автоматы тырылдап алды, егет нәрсәгәдер абынган шикелле, алга сөрлегеп, кабер ташлары артына барып төште. Фира күренү секторыннан читкә, каберлек эченә ыргылды, кабер ташларына, агачларга ышыкланды. Егет болай гына егылгандыр, немец утыннан ычкынырга җай көтеп ятадыр, килеп җитәр, дип чапты да чапты... Итәкләре кайдадыр эләгеп умырыла, аяклары бәрелә, суела, ләкин ул аны тоймый иде. Бу вакытта немецлар чиркәүне ватарга, җимерергә керештеләр. Тәрәзәләргә гранаталар томыралар, котырган ерткычларча, ишекләрне каерып, залга уздылар, анда госпиталь әсбапларын вата-кыра кинәнәләр иде. Бөтен җирне туздырып, актарып йөрделәр. Подвалның тимер ишегенә гранаталар ыргытып ваттырып карадылар, әмма ишекләр берничә кат тимердән эшләнгән булганга, анда үтә алмадылар. Ахырда стенаны граната белән шартлатып, подвалга самоходкаларының янган газ төтене торбаларын тоташтырдылар. Шулай итеп яралыларны агулап үтерергә ниятләделәр. Подвалдагылар башта моның нинди мәкер икәнен белмәделәр. Семен Израилович та чарасыз калды, башы чатнап юеш идәнгә ауды. Тазарак яралылар миңкеп, үз-үзләрен белештерми кычкырыша, ыңгыраша башладылар. Кайбер жегәрлерәкләре урыннарыннан торып, тилергән кеше кебек, хәтәр тавышлар чыгарып, бүтәннәрне таптап, изеп йөрделәр. Аларның коточкыч булып акайган күзләре караңгыда үлем урагы шикелле ялтыратып китә иде. Кайберләре җан ачысы белән бер-берсенә ташлана, берсен-берсе йолыккалый, каядыр омтыла, ачы аваз чыгарып, хәлдән таеп ава да тынып кала. Кемдер ялвара: — Сестра, сестра, үлә-ә-әм... — Иптәш врач, мине ташлама, мине ташлама!.. — Иптәш, иптәш, без кая барабыз? — дип кайсыдыр саташа. Бермәл подвал эче тоташ ыңгырашуга күмелә. Хәллерәк ике врач ишекне ачмакчы булып бикләрен ычкындырырга маташалар иде. Күп азаплана торгач, беренче кат ишек ачылды, берсе хәлдән таеп, ишек тоткасына ябышып тынып калды. Икенчесе дә көче бетеп идәнгә чүгәләде. Тагы ыңгырашу, үрсәләнү авазлары ишетелеп куйды, аннары бер минутка үлем тынлыгы урнашкан кебек булды. Бераздан соң әлеге врачлар исләренә килеп, бикне тагы каерырга тотындылар, ә үзләре, әйдә, атсыннар, сволочьлар, дип кычкырыналар иде. ...Ваһапов батареяның калган орудиеләре һәм хуҗалыгы белән Грехово авылына барырга приказ алды. Алгы сызыктагы орудиеләр дә шунда очрашырга һәм икенче эшелонга чыгарга тиешләр. Машиналарга төялеп китәргә торганда, Фнранын төссез-өнсез кыяфәттә килеп егылуы барысының да башына суккан кебек тәэсир итте. Җитмәсә, комбатның хәле дә билгесез иде. — Алексей Егорыч кайда? — диде ул, чирәмгә ауган җиреннән башын калкытып. Ваһапов шомланып калды, Алексейның югалуын әйтсә, хәтәр генә булачак. Фира көчкә тынын җыеп: — Ак чиркәүдәге госпитальне немец танклары чолгады, тизрәк ° коткарыгыз! — диде. • — Ничек?! Немецлар чигенә бит! * — Самоходкалар...— Фираның тыны кысылды. х — Әһә, тылга үтә алганнар! —диде Черняев. я Ваһапов шунда ук боерык бирергә тотынды — Барча расчетлар минем белән! — дип кычкырды ул. Шофер Фираны кабинкага утыртты, барысы да китәргә әзер иде. * Старшина, Ваһапов машинасына барып, нәрсәдер әйтте дә таптанып торды Ваһапов аңа хуҗалык белән әлеге хуторга барырга, шунда батареягә кушылырга әйтте, һәм машиналар кузгалып киттеләр Ярты сәгатьтән ак чиркәүгә якынлашып, орудиеләрне позициягә урнаштырдылар. Окоплар казыган арада ак чиркәү ягыннан болайга таба якынлашып килгән мотор тавышлары ишетелде. Сугышчылар сагаеп калдылар. Ерак түгел куаклар арасыннан аксыл төстәге самоходка көпшәсе күренде. Ваһапов кинәт кычкырып, орудиегә ташланды. Черняев сулдарак иде, ул элегрәк шәйләп өлгергән, танкны прицельгә алып, маховикны борып маташа иде. Менә ул кулын алга таба төшерде, атучы рычагны басты. Снаряд танк янында гына шартлады. Танк туктап калды. Ваһапов, орудие калканына ябышып прицельне төгәлләгәч, сугышчыга: — Рычагны тарт! — дип кычкырды. Аларнын снаряды танк арты- нарак төште. Бераз чиркәнчек алган кебек булдылар Шоферлар һәм Фира снаряд ташырга керештеләр. Ваһапов яңадан төзәде һәм башняга атудан мәгънә юк дип. танкның янтыгын чамалады. Инде каушавын җиңеп тынычланырга һәм төгәл төзәргә өлгергән Черняев та шулай итә булса кирәк. Аның икенче снаряды танкның сул ягында гына балчыкны актарды. Шул чак самоходка атарга тотынды, снарядлар җан өзгеч тавыш белән сызгырып баш очыннан гына уздылар, аз гына арттарак шартладылар Икенчесен безгә туры тидерәчәк, дип уйлады Ваһапов һәм орудиене куак артына иңкү җиргәрәк күчерергә боерып, үзе дә тәгәрмәчләренә тотынды. Икенче танк та ата башлады. Орудиене бер егерме адымга янгарак күчереп кенә өлгерделәр, нәкъ иске урынга снаряд килеп төште Беребез дә калмый иде бит, дигән уй Ваһаповнын миен кисеп үтте. Ничек төгәл бәрә, чукынган!.. н ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф Черняев расчеты да. орудиене күчереп, бер залп бирде. Ләкин танкларга болай мәгънәсез атып файда чыкмаслыгын Ваһапов сизеп алды һәм бер минутка атуны туктатты. Әллә гранаталар белән шуышып барыргамы? Шулай уйлап, ул танкның берәр якка борылуын көтте. Әмма танк урыныннан кузгалмады. Черняев тагы үзенең расчетын җигеп орудиесен күчерде, ул танкның ян ягынарак чыкты. Тиз-тиз прицельне рәтләп атып җибәрде. Тидерә алмады, снаряд арырак очты. Иртәнге һава салкынча һәм дымлы иде. моны дистанцияне алганда исәпләргә кирәк. Бер минуттан икенче снаряд танкның кырыенда ук шартлады. Әллә зарарландымы? Ваһапов икенче танкка ата. ләкин һичничек ала алмый, снарядлар аның башнясына бәрелеп, рикошет ясап янга китәләр иде. Нишләргә? Танкның аксыл сыны һаман кукраеп, үчекләп тора. Тагы орудиене күчереп маташканда, янда гына гөрс! итеп снаряд шартлады. Сугышчылар җиргә аудылар. Ваһапов балчык тулган күзен тырмап ачканда, бер сугышчының аягы тубыгыннан яраланган, икенчесе күн итеге-ние белән өзеп ыргытылган иде. Кунычы эченнән торбадан аккан кебек кан ага башлады. Фира чабып килеп кабаланакабалана аны бәйләргә тотынды, бераз исенә килә башлаган сугышчыны тынычландыру өчендерме: — Куркыныч түгел, исән калуыңа сөен,— дип сөйләнде. Шул вакыт танк кузгалганы күренде. Черняев аның түбәрәк урынга җитүен прицельгә карап көтеп торды да тәгәрмәч чылбырына атып җибәрде. Бу юлы ату уңышлы чыкты. Танк урынында зырылдап бер якка түнкәйде, тик әнә шунда да пулеметтан сиптерүен туктатмады. Ваһапов сугышчылар белән орудиене күчереп маташканда икенче танкның да китеп барганын шәйләде. Тиз генә лафетларны җиргә кададылар. Ваһапов бик хасиятләп төзәде, аннары замок янына тезләнгән сугышчыга: «Рычагны тарт!» — дип кычкырды. Их! Снаряд барып җитмичә шартлады. Прицельне җайлап, тиз генә тагы бер яндыргычны аттылар. Көтмәгәндә танктан кара төтен күтәрелде. Кемдер: — Люктан чыгалар! — дип акырып куйды. Автомат очередьлары сызылып, типчеп-типчеп үтте. «Ура» кычкырган авазлар яңгырады,— ниндидер часть солдатлары ярдәмгә килгәннәр бугай. Автоматларын алга юнәлтеп, танк янына таба омтылмакчылар иде, әмма ятарга мәҗбүр булдылар. Чөнки самоходкалар пулеметлардан бик каты хән- жәр-ут ачтылар. — Стой! — дигән команда ишетелде. Моны Ваһапов кычкырды. Ул, танкны граната белән генә шартлатырга мөмкин, дигән фикергә килгән иде. Барысы да җиргә сыендылар. Немец болай гына бирелмәячәк. Яна торган самоходка немецлары да чыгып, икенче танкка сыенганнар булса кирәк. Черняев Мурзыевны граната белән танкны шартлатырга җибәрергә ниятләде. Булдыра алырмы, дигән шик белән икеләнеп торды да, бар, дип кулы белән ишарә ясады. Ваһапов Мурзыевны туктатып, өйрәтеп, киңәш биреп маташты. — Замполит, алай булмый, аны тоткарламагыз,—дип кычкырды Черняев. — Нигә булмасын? — Турыга барып ни тоҗырасың? — Мин дә турыга дип әйтмим. — Иптәш капитан, миңа рөхсәт итегез! — дип, яңа пополнениегә килгән, әле Ваһапов танырга да өлгермәгән бер сугышчы басып тора иде. — Рөхсәт, бар! Сугышчы Мурзыев артыннан чапты һәм бераз баргач куакларга күмелде. — Ну, нигә, иптәш капитан? — Черняев тагы бер сугышчы жибәр- гәнгә каршы килеп, Ваһаповка ачуын белгертте. — Икәү кыюрак булырлар. — Немец тизрәк күреп алыр, шул гына. — Юк, син, Черняев, ялгышасың. * Черняев сүз кайтармады. Көтәләр... бер минут, ике минут.. Мурзыев о инде танкка якын булырга тиеш, ләкин шартлау юк та юк. Үзем генә i барасы калган икән, дип унлап куйды Черняев. Кинәт шул вакыт тагы £ «Ура-а-а» яңгырады. Самоходка пулеметы атудан туктады. Ваһапов 2 нишләргә белмичә Черняевка карады, үзе беренче булып хәлне аңларга я һәм карар кабул итеп боерык бирергә тели иде. Тик өлгерә алмый £ калды, ә Черняев әнә барысын әллә каян белеп тә алган. — Киттек, теге танк пленда,—диде Черняев һәм сугышчыларны үз артыннан ияртеп чиркәүгә таба китте. Уйсулыктан күтәрелү белән барысы да күрделәр: аксыл-сары танк, ә тирәсендә — солдатлар. Мурзыев белән теге сугышчы танк башнясына менеп басканнар да нәрсәдер кычкыралар. Мөгаен, танк эчендәге немецлар бирелергә теләмиләрдер. Сугышчылар немецча сүзләр кыстырып сүгенәләр, шатланып кинәнәләр. — Сез җимердегезме теге танкны? — диде бер лейтенант. Ваһапов о каршысына килеп. S — Без, ә нәрсә булган? — диде Ваһапов, берни аңламыйча, шундый я каты арыганлыгын хәзер генә тоеп. х Ниһаять, күп тавышлана торгач, люк ачылды, немецлар кулларын я күтәреп танктан чыктылар, шунда ук аларны урап та алдылар. — Кайсы часть? — дип, лейтенант һаман сораша бирде. х Ваһапов җавап кайтарды да үзе дә кызыксынып: * — Дүртенче самоходка кая? — дип сорады. — Анысы качкан бугай,— диде лейтенант, һәм аны кемнәрдер чакырып алып киттеләр. Черняев Мурзыев белән теге сугышчыны кыздыра, нигә шартлатмадыгыз. дип тиргәп тора иде. — Граната атарга пехота комачаулады,— диде Мурзыев гаепле кеше шикелле. Черняев кулын гына селекте Ваһапов тизрәк машиналарга утырырга, орудиеләрне тагарга боерык бирде. Ике сугышчы теге яралыны күтәреп госпитальгә илтеп маташа иде Аның битләре эчкә баткан, күз тирәләре көеп чыккан иде. Ваһапов аны таныш врачларга күрсәтергә һәм шуның белән аның хәлен җиңеләйтергә ниятләп госпитальгә таба атлады. Шул вакыт чәче-башы тузган Фира күренде. Ул коткаручылар белән бергә подвалда агуланган яралыларга ярдәм күрсәтә икән — Кайберләрендә өмет тә калмаган.— ди Фира, күзләреннән яшьләре агып төшкән, сүзләре дә пыскып кына чыга иде. — Агулаганнар, ерткычлар,—дип кычкырды кемдер. Берничә врач һәм сестраның хәлсезләнгән гәүдәләрен алып чыктылар. Ярдәмгә килгән врачлар аларга укол кадыйлар, нашатырь спирте иснәтеп, палаталарга озаталар. Фира. Ваһэповның китәргә итүен күреп, җилкәсенә барып тотынды. — Алексей кайда соң? — дип. аның йөзенә текәлде. Ваһапов ни әйтергә белми аптырап, каушап кала язды, ләкин үзен шунда ук кулга алды: — Ул алдагы частьлар беләкдер. — Син аны тәгаен күрдеңме? Ваһапов комбатның пөжүм вакытында югалуы хакында белгән иде. ләкин анарга бер дә ышанасы килмәде. Алексей Нусов орудиесендә ф ҺӘРКЕМНЕҢ Г0М1 булган, яннарына зур снаряд төшеп шартлаганнан соң аны таба алмаганнар Фираның йөзенә карагач, шул хакта әйтергә теле бармады. — Күрдем, исән-сау,—диде Ваһапов һәм сүзе ышандырырлык булсын өчен Фираның җилкәсеннән какты. Фира тынычланган кебек булды. Ваһапов аның белән дусларча саубуллашты да госпитальгә кереп китте. Ул әйләнеп чыкканда, машиналар, орудиеләрне тагып, аны көтеп торалар иде. Алар юлга кузгалдылар. ...Римма һөҗүм вакытында сортировочными яралыларны бәйләп, беренче ярдәм күрсәтеп, алны-ялны белмәде. Яралылар шактый күп иде. Авыр хәлдәгеләрен шофер белән машинага төяп тылга илтеште. Шулай тылга билгеләнгән яралыны алырга кергәч, Римма, палатка идәнендә комбат гәүдәсен танып, шаккатып калды. Баш врачка чабып барып, комбатка хәзер үк ярдәм күрсәтүне үтенде. Баш врач Алексейның таныш кешесе иде, шунда ук үзе килеп карады, укол кадады. — Куркыныч юк, ул бераз гына контужен бугай,— диде. Римма Алексей яныннан китмәде, әллә ничә кат, беләзегеннән тамырын табып, пульсен санады. Бераздан комбат күзен ачты һәм үзе өстенә иелгән матур йөзне, кара күзләрне күреп, әкрен генә торып утырды. — Хатантаева, мин кайда? — дип кычкырды ул, ләкин үзенең тавышын ишетмәде. — Алексей Егорыч, сез санбатта.— Римма аны йомшак кына итеп урынына кире яткырмакчы булды. Комбатның торырга азаплануын күреп, аның контужен булуын һәм ятарга кирәклеген аңлатты. Комбат Римманың сүзләрен ишетеп җиткермәде, урыныннан торып басты, башы бик нык чатнап авырта, муены һич тә борылмый, катып калган иде. Нәрсә булды миңа? Ә батарея кайда? Мин ничек бирегә эләктем? Әһә, бервакыт каядыр түбәнгә очып төшеп барам кебек булган иде. Мине бирегә шушы кыз алып килде микәнни? Мин бит яраланмаган. тап-таза. Ник ул мине санбатка алып килгән? Миннән башка анда нишләп беттеләр икән? Хәтерендә: Тукташев солдатлары атакага күтәрелделәр, ул Нусовка цельне ераккарак алырга әйтеп. Сөенчалин орудиесенә барырга теләгән иде. Ә аннан соң нәрсә булды? Юк, хәтерли алмый. Нәрсәдер башына бик авыр әйбер белән китереп суккан шикелле булды бугай... Римма нәрсә әйтергә, ни кыларга белми гаҗизләнгәндә, баш врач тагы килде һәм аларны үзе янына алып керде. — Коля, нәрсә булды, ник мин биредә? —диде Алексей ялварып. Врач аны чишендереп карады. Ахырда кат-кат уң як муен тамырын баскалады. Алексей җилкәсен җыерды, сискәнде, шул төше бик каты авырта иде. Врач шаркылдап көлеп җибәрде. — Йокы артериясенә арыган ярчыкмы, ташмы тигән, шул сине саңгыраулаткан. һушыңнан яздырган. — Мин ишетмим, Коля, ишетмим, кычкырыбрак әйт.— дип акырды Алексей, колагы ишетмәгән кешенең ни өчен кычкырып сөйләшүен сизеп. — Римма, капитанга өч доза кофеин, тизрәк! —дип боерды баш врач.— Алеша, хәзер барысы да рәтләнер. Алексей һаман башын селкеп утыра, мине бирегә кем китерде икән, дип хәтерен җигеп азаплана Римма аңа дару эчерде, аннары врач конус микстура белән спирт бирде дә ашыгып чыгып китте. Чынлап та, бу врачлар могҗиза тудыручылар бугай, бераздан Алексей кеше кыяфәтенә кереп, шактый ук ишетә дә башлады. — Мине син китердеңме, Хатантаева? — Алексей, һаман ишетмәм дип куркып, кызның авызына карады. — Юк, мин түгел. Мин күргәндә сез биредә ята идегез,— диде Римма, йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты. Шул чак тәэсирле һәм шатлыклы кыяфәт белән баш врач каяндыр кайтып керде: — Безгә алга күчәргә приказ, безнекеләр Опочканы алганнар, дошман туктаусыз чигенә,— диде ул, капитанның җилкәсенә кулын куеп. — Коля, мине кем китерде? — Ә-ә, миңа старшина сөйләп торды, сине ике яшь кенә пехотачы китергән. Командирны коткарабыз, ут эченнән алып чыгабыз, дигән булып, үзләре ут эченнән тизрәк шылу ягын караганнар. Ул аларны бик каты ачуланган. — Комбатны яраланган дип белгәннәрдер?—Римма аптыраулы тавыш белән әйтте. Алексей бер сүз дә дәшмәде, аның башында әле һаман «тәртип» урнашып җитмәгән иде бугай. Ул арада баш врачны дәшеп алдылар. Алексей, хәзер үк батареяга китәргә кирәк, дигән карарга килде. — Югалтулар күпме? —дип Риммага текәлде. Кыз берничә яралыны әйтте, алар орудие расчетыннан иде. Туры наводкага куймасалар, югалту әзрәк булган булыр иде дип уйлап алды Алексей. — Тәк,— дип, Алексей торып басты.— Тизрәк батареяга! Кая безнең машина? — Нунау, мөгаен, батареяга хәбәр иткәндер. Көтәргә кирәк. — Юк, көтеп ятарга мөмкин түгел Алексей, китәргә ниятләп, ишеккә таба атлады, баш врачтан машина алып булыр микән дип уйлады. Әмма палатка ишеге кыштырдады да бусагада кинәт бер сугышчы калкып чыкты: — Мулла, синме? — Алексей үз күзләренә ышанмыйча торды. — Сезне алырга килдем, Алексей Егорыч... — Яралангансың дип торам, безнекеләр кайда? — Немец элдерә генә, пехота да куып җитә алмый. Безгә Опочканы чыккач, тупланырга приказ. Замполит шулай әйтте. — Киттек, ну, молодец, ну, рәхмәт,—ди-ди Алексей шатлыгыннан өтәләнде генә. Чыкканда Риммага таба борылып караса, кыз өстәлгә башын салган килеш йоклап киткән иде. Алексей аңа кулын селтәде. Алар машинага утырдылар. Бу вакытта таң атып килә, офыкка тасма-тасма кызгылт пәрдәләр эленгән иде. Бераздан санбат та юлга җыена башлады Барча яралыларны тыл госпитальләренә озатып бетерделәр. Ләкин Яким Зиновьевич Сергейны тагы алып калды Тиздән ана орден кайтырга тиеш икән, егетне шуның белән сөендерергә телиме, әллә бүтән сәбәп бармы, тик майорның Сергейдан аерыласы килми иде. Ул аны тәҗрибәле врачлардан каратты, тик егетнең ярасы бөердә бик тирән, пулясы да эре калибрлы булган Шуңадырмы, бер дә хәле алга бармый шикелле Ә Сергей үзе рухы белән һич тә бирешми әле. Ярам төзәлгәч, Яким Зиновьевич мине офицер итә, туган шәһәремә яшьләр белән очрашырга җибәрә, аннары немец тылына разведкага барырсын. ди Хәзер мине анда бик көтәләр инде, әнигә дә әйткәннәрдер, ә мин биредә-«кызынып ятам», дип сестраларга һаман сөйләнә ул Менә Сергейны йомшак носилкага яткырып, бөркәшле машинага куйдылар Санбат Опочка шәһәрен узып китеп, бер елга буендагы урманга барып урнашырга тиеш иде Римма аның янына утырып барды. Егетнең күзләре зураеп, моңсуланып калган, ә күз кырыйлары сызык кебек көеп т-»ра иде — Римма, син мине каһәрләдең инде, ә? —диде ул ягымлы тавыш белән. Кыз нәрсә әйтергә дә белмәде, чөнки Сергей, синең рәнҗешен төште, дигән кебегрәк итеп аңа карап алды. — Юк, ник инде алай дисең?! — Мин бит син уйлаганча ук начар кеше түгел, Римма. — Беләм. һич тә сине алай дип исәпләмәдем. — Теге чакта ничек алама килеп чыкты бит... — Үткән — беткән инде, Сережа! — Мин сине шулай үземә каратмакчы идем, Римма, чын. Сиңа тилереп гашыйк булдым. Ә син аңларга да теләмәдең. — Гашыйк булу бит, Сережа, үтә торган нәрсә, өермә кебек, бер котырына да үтә ул. — Минеке үтмәде, һаман давыл кебек көчәя барды. — Үткән булыр иде, сабырлык кирәк шул! — Кая инде, биредә бер нәрсәне дә иртәгә калдырасы килми. — Юк, Сережа, үзең дигәнчә генә булып булмый ул. — Ай-ай. Римма, горур да син. — Горурлык начар икәнен дә беләсең, ә холыкны үзгәртеп булмый. — Үзгәртергә кирәкми дә. Горур кеше үз намусы белән сделкага керми, түбәнлек белән килешми. — Ләкин үзенә генә кыен була. — Зур эшләрне бары горур кешеләр эшли, дип әйтә Яким Зиновьевич. — Горур булу коточкыч авыр. Гомер буе бернигә дә ирешә алмавың мөмкин. — Үзенә күрә горур булу да рәхәттер. Римма? — Юк. юк. — Ә бит синең шулай горур булуың, бирелмәвең минем җенемне ирештерде, котыртты. — Мин синең кырыслыгыңнан һәм катгыйлыгыңнан бик курыктым. — Әй. Римма, бер кечкенә тәҗрибәмне сиңа әйтим: кырыс кешеләр тугрылыклы булалар. — Шулайдыр бәлки. Синең турыда әйбәт сөйләмәделәр. — Ышанам.— диде Сергей, көчсез тавыш белән.— Көнчеләр бар иде. Кеше нинди кешене ярата? Үзенә баш игән, үзенә буйсынганны... 15 Юл буенда җимерелгән немец орудиеләре, яндырылган самоходка- лар күренеп китә. Ташлап калдырылган йөк машиналары һәм тягачлар түитәеп ята. Күктә безнең бомбардировщиклар чигенүче дошманны бомбага тотып кире кайталар. Юлларда тузан коточкыч өермә шикелле күтәрелә. Көннәр коры һәм эссе. Радиаторлар пар атып бара. Ниндидер таш юлга керделәр. Бераздан юлның ике ягыннан тезелеп киткән, пөхтә итеп эшләнгән складлар күренде. Аларның ишекләре ачык, эчләре буш, ләкин кузов бөркәнчеге артыннан карап баручы солдатларның барыбер күзләре яна. Аларның шул складларда актарынасылары, казынасылары килә. Кинәт Тәкәнәевнең күзенә бикле ишекле бер склад чалынды. Ул шунда ук машинаның кабинкасын йодрыгы белән төяргә кереште. Машина юлдан читкәрәк кереп туктады. Шофер ачуланган булып кабинкадан сузылды, ник туктаганны белсә дә. юри җикереп кузовтагыларга кычкырды: — Сез нәрсә, әллә терәлдеме? — Әйе, терәлде!—дип җитди генә әйтеп куйды берсе, машинадан сикереп төшеп. Кабинкада утырган Ваһапов алдында шул сәбәпне сылтау итеп, барысы да складка ябырылды. Ишектәге йозак солдатның һәрнәрсәне ачарга омтылу дәртен йөзләтә арттырды. Миналанган булуы мөмкин дип тә шикләнү юк. ишекне шунда ук ачтылар да кереп тә киттеләр. Бу продукт склады булып чыкты, ләкин ул шактый бушаган иде инде. «Изге» пехотачылар, күмүчеләр аны бик матур чистартканнар. Шулай да ике-өч ящик вино һәм ике тартма консерва банкалары бар иде. Шоколадлы әрҗәләр дә табылды. Шунда ук машинага алып килеп төяделәр һәм юлга кузгалдылар. Хәзер инде иркенләп ачарга, тикшерергә була. — Ром, егетләр, ром! — дип кычкырды Никишин, шешәләрне карап һәм, шунда ук ачып, кружкаларга бүлде. Икенчеләре консерваны ачтылар һәм сүгенеп куйдылар. Анда аксыл сыр массасы иде. Ашап карыйлар — авызга сылана, ләкин ром белән юдыртып җибәрә башлагач, ярады тагын. — Нимчураның ашау ягы такырайган,— дип куйды кемдер консер- вадагы сырны яратмыйча. — Сыр тыгынганга язваны белми алар, хәйләкәрләр' — Аларда хәзер тамак кайгысы түгел, җан кайгысы! — Артларына нашатырь кыстырганнармыни, элдерәләр генә! — Нашатырьдан да болайрак иманнарын укыттык, ә? — Әйдә, сал, сал, салма авыз. — Күбрәк булмасмы? — Әйдә, сал, теге дөньяда салдырмаслар! — Черняевнын башына йөгерде, ахры, күңеллеләнеп китте, үзе гел елмая да елмая, авызы, аның ирегенә буйсынмыйча, үзеннән-үзе җәелә. Ул шундый яхшырды, үзенең намуслы кеше булуын сөйләргә тотынды. — Мин төз ату буенча беркемне дә алга чыгармыйм, шулай бит, юлдаш, ә? Мин солдатны бервакытта да кимсеттермим, әх! _ — Дөрес, дөрес, сержант, әйдә, тот әле,— Тәкәнәев аңа, ром салып, » кружкасын сузды. Черняевның авыз һаман ерыла гына, колакларына х җитә. Ул кружканы иреннәренә китереп бик оста чөнкәйкеп куйды. и Шуннан соң тагы да яхшыланып китте. Тәкәнәевне кочаклап алды. — Мин татарларны яратам, батыр халык ул. Минем үземнең дә әни ягыннан ерак бабам татар булган, әйе, әйе! Ышанмыйсынмы? Әби мине яратканда һәрвакыт, их, татар күзләре, дип мина әйтә иде. Әбекәй, кайда, кайда син? Тәкәнәев, мин сине үземә расчетка алам, яме? — дип, Черняев тынып уйга калды. Тәкәнәев батыраеп һәм рухланып татарча җыр җырлап җибәрде. Кай якларга илтә икән Без барасы олы юл* Бәлки инде очрашмабыз. Якын дустым, бәхил бул! Хуш авылым, сау бул. кнтәм синнән. Бик күп михнәтләр чиктем мин синдә: Өзелде үзәгем. Кимсенде күнелем. Әрнеде йөрәгем чамасыз. Кемдер зарлы тавыш белән сөйләнде, йөрәктән чыккан сүзләр яңгырады: — Бер рәхәт тә күрмәдем дөньяда, юлдашлар... — Хатын-кыз сине бәхетсез иткән.— дип, сугышчының биографиясен белгән танышларыннан берәү әйтеп куйды. — Бәхет ул кешенең үзеннән генә тора. — Юк, тормыш шартларын да инкарь итмә, гөлием! — Язмыш кушканча йөри кеше,— диде Тәкәнәев, тагы кружкаларга салды, теге зарлы солдатка да өстәде. Бу нәрсәне ул ярата иде булса кирәк, бик шәпләп тагы эчеп куйды һәм кинәт айнып киткәндәй булды, исереклеге бөтенләй калмады. Эчкән саен ул айный гына барды. Җанлылыгын җуймаган әнгәмәгә бүтән катнашмады. Немалой ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Сал, көндә оҗмах булмый! — Хәерле булсын, оҗмахын да, тәмугын да күрдек. — Юк, әле тәмугны күргәнен юк. — һе, немец бом>бить итү — тәмугтан да хәтәр! — Тәмугны татымаган — оҗмахның кадерен белмәс, ди! Машина шәһәр урамына барып керде. Барысы да кузовның артына ябырылдылар. Опочка шәһәре! Тәрәзәләре ватылган ике катлы йортлар, бомбадан җимерелгән өй почмаклары, янгыннан корымланып калган стеналар. Каяндыр куе төтен күтәрелә. Мазут сөреме тузан белән бергә катышып тешләргә сылана, керфекләргә утырып, күзне йомдыра. Әнә бер колонна хатын-кыз тротуар буйлап баралар. Барысы да эш чалбарыннан, аякларында кирза ботинкалар, һәммәсе дә көрәктер, кәйләдер күтәргәннәр. Колонна: «Москва моя, могучая, ты самая любимая!» дип җырлап бара. Шәһәр бүген биш-алты сәгать элек кенә азат ителде, шул арада безнең тәртипләр урнашып та өлгергән. Хатын- кызлар ниндидер җимерекләрне чистартырга баралар, һәр тере кеше тизрәк җиңү өчен үз көчен бирергә ашыга. Шәһәрне чыккач — күпер. Тимер юл күперен шундый каты шартлаткан немец, биредән тиз генә кичү ясамаслык иткән. Ә агач күперне бөтенләй чырага әйләндереп калдырган. Безнең саперлар пантон салып та өлгергәннәр. Пантон янында тагы бер төркем хатын-кыз юлны бозган бомба чокырына тачкалар белән балчык ташыйлар. Безнең сәрхүшлән- гән солдатлар шаярып, аларга кычкыралар, банкалы сырлар ыргыталар. — Мин әнә теге кызыл косынкалысын алыр идем,— дип шаяртып куя арадан берсе. — Мин теге кубанка кигәнен. — Мин зәңгәр чалбарлысын, әх!.. — Әй, авыз белән кош тотучы кырчыннар. — Икенче эшелонга чыккач, хутордагы яшьрәк солдатка бер дә артык булмас иде, ә? — Кызлар диген!.. — Юк, кызлар кызык түгел, кызлар егетләргә, ә безгә берәр яшь тол какрас!.. Юл икегә аерыла: сулга һәм уңга китә иде. Ваһапов машинаны туктатып төште дә регулировщик кыздан юлны сорап менде. Уңга киткәне— Себеж шәһәренә бара. Ә боларга—сулга, Латвия чиге ягына таба хәрәкәт итәргә боерылган. Кайдадыр чиккә илтә торган иске таш юл булырга тиеш. Батарея шул төштә тупланырга, пополнение алырга тиеш. Машина тузанлы юллардан элдерде, салам түбәле авыллар, сазлыклар, хуторлар артта калды. Немец икенче көнне Себеж шәһәрен дә калдырды. Ләкин Латвия белән элекке Россия чигендәге борынгы крепостьларга кереп урнашып, фронтның бу кисәгендә безнекеләрне кызу тизлек белән алга барудан туктатты. Дивизион белән батарея икенче көнне иртәнгә генә тупланып бетте. Әлегә дивизион, җанлы көч белән тулыландырылганчы, алгы линиягә куелмаячак дигән гөман бар, шуңа күрә бер урман кырына урнашырга дигән боерык килде. Алексей үзен теге дөньядан кайткан бер кеше кебек итеп сизде. Ул исән калган бөтен солдатлар белән исәнләшеп, сөенеченнән нишләргә белмичә йөрде. Яшәүнең һәр минуты бик кадерле тоелды. Көн яктысының һәр чаткысы чиксез бәхет, чиксез байлык булып күренде. Төнлә ылыслы һәм яфраклы агачлардан корган шалашта да йоклый алмады, йоклап шундый җан күтәренкелеген, җан куанычын җуясы, сүрелдерәсе аяклары яктырып китә. — Исәпләвем дөрес булса, чын! — диде Фира ышандырырлык тавыш белән һәм ашыгып киенә башлады Китәргә вакыт иде. — Алайса, сиңа биредән ычкынырга кирәк, элек әйткәнемчә. Фира. — Әйе, юләрем, син әйткәнчә, ләкин берәр айдан. — Иртәгә язылышырга барыйк, Фира, болай ярамас! — Рәхмәт, Алексей, шул сүзне синнән көткән идем,— диде Фира, в чиксез шатланып. х Алексей уйга калды. Әмма уйлары куанычлы да, борчулы да иде. я Ул Фираны кайгыртты Биредә миңа да, ана да төрле хәл булуы ® мөмкин. Татлы төш кебек кыска гына шушы бергә булган чорда Фира х аның тормышына көч һәм иман өстәп торды, аңардан берни кызгани мады. Аек акыл белән ул үзенең үлү ихтималын да күз алдына китереп карады, ләкин аңа һич кенә дә ышанмый иде. Үзен-үзе сынап, әллә ышанаммы дип тә уйлый. Юк, ул күңеленнән үлемгә бер тамчы да ышанмый иде, үзенә-үзе шуны икърар итте. Алар озак аерыла алмадылар. — Мин синең өчен куркам. Алексей,— диде Фира, яктырып барган офыкка таба карап. Аннары, борылып, күзләрен Алексейга төби, аның эчендәге тәшвишне сизенгән кебек була. — Беләм, әй, миңа пычагым булсынмыни? — Алай димә, Алексей... Төшемдә сине күрдем, ялангач көе күрдем, ә бу әйбәт түгел — Син төшләргә, хорафатларга ышанмыйсың бугай бит. — Бер дә ышанмый идем, менә шуңардан соң, синең өчен куркуданмы, кайчак ышанып та куям — Син хәзер күбрәк тоясың, күбрәк уйлыйсың, Фира. Уйлама, уйлау начар ул Кешене уй бетерә. — Мин биредән китсәм, син нишләрсең? Берәр әрсезе сине үзенә каратын куйса?—дип шаркылдап көлде Фира — Синен урыныңны кем били алыр икән, Фира? Андый хәл мөмкин булмас,— диде Алексей чын, җитди тавыш белән. Ул уйчанланып калды — Юк. юк, мөмкин түгел ул! Минем беркем белән дә үземне килмәде. Ул Фираны көтә иде. Ләкин хатын нигәдер озаклады. Алексей аны каршы барып алды. Фираның күңеле бик төшенке иде. Өченче көнге фаҗигадән һаман айнып җитә алмый изалана иде. Шулай да шалашта Алексей хатынның күңелендәге чи яра әрнүен үзенең шатлыгы, сөенече белән, иркәләүләре белән бетергәндәй итте. — Фира, очрашмаган булсак, нинди зур югалту булыр иде, ә? — дип пышылдый Алексей аны үбә-үбә.— Рәхмәт сиңа! — Сиңа да рәхмәт,—дип, Фира да пышылдый.—Мин синең белән бер кичтә йөз еллык рәхәт кичерәм. — Мин дә шулай, Фира! Синең белән миңа да әйбәт! Сугыш та юк, үтереш тә юк кебек тоела башлый —Алексей тыела алмый, тагы үбәргә, яратырга тотына.—Мин синнән һич туя алмам, Фира! Сине гел янымда гына тотар идем! Әх! — Әнисен бәбисенә калдыр, син генә түгел бит!.. — Чын әйтәсеңме. Фира,— дип, Алексей шатлыгыннан торып ук утыра, шалаш ачыгыннан төшкән ай яктысында хатынының ялангач ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф болай хис иткәнем юк иде. Фира аны өзелеп тыңлый, һәрбер сүзен йотып бара. Аның һәрбер сүзе бал шикелле Ул Алексейны шул чаклы якын күреп ярата, һәр сулышы белән аны үзенә суырып алыр иде, һәр йотымы белән аны үзенә йотар иде... Алар көчкә аерылыштылар Алексей бүген иртән дивизион буенча дежурлыкны кабул итеп алды Ул дивизион хуҗалыкларын, кухняларны дежур солдат белән бергә карап йөрде. Төрле урыннарда тәртип кайгыртып, төрле күрсәтмәләр бирде. Кайсы җитешсезлекләрне бетерү өчен штабка, бүтән бүлекләргә чабарга туры килде. Кичен Мостафин үзе аны чәй эчәргә чакырды. Ул Алексейны һаман якын итә, үзенә белгертмичә, ана ташланучылардан комбатны аралаган чаклары да була, чөнки аны чын сугышчы дип белә һәм ышана иде... ...Әнвәр контузия алып, санбатка эләксә дә, колагы ишетә башлагач, тизрәк батареяга кайту ягын карады. Немецның яңа «валтер»ын кулга төшергән иде, шунардан атып карарга кымырҗыды. Ахырда Риммага ялынды, аңа батареяга кайтып китәргә чынлап та кыз булышты. Батареяда кайбер иптәшләре юк иде, Ваһапов үлем язулары, хат- хәбәр язып утыра. Пөзе бик күңелсез иде, Әнвәрнең күренүенә ул сөенгән кебек булды. — Алтынчы батареяда синең якташың Минзәлә русы — разведчик бар, беләсеңдер. Ул сине үзенә сорап йөри. Барасыңмы?—диде Ваһапов, бу эшне өнәмәгән сыманрак. — Юк, бармыйм,— диде Әнвәр. Ваһапов шуның белән сүзне беттегә санап, кәгазьләренә иелде. Әнвәрне, иптәшләре күреп, шалашка алып керделәр... Икенче көнне аны кухняга аш алырга җибәрделәр. Барган юлындагы тапталмаган үлән, чәчәкләр аның фикерен әллә кайларга алып киттеләр. Авылда печән өстенең иң кызган чагы инде хәзер. Бикәкәй болынына печәнгә төштеләр микән әле? Беренче пакусны кем сала икән? Өмә иткәннәрдер, мөгаен. Алдан кем йөри икән? Колхозның иң оста чабучысы Әфтәх карттыр инде. Әнвәр аның артыннан үткен чалгы белән төшеп, картны кара тиргә батыра иде. Чыдамлыгы беткәч, карт, әйдә, син алга чык, кара керәшен, дип әйтә иде. Шулай уйларына йотылып бара Әнвәр. Кухня Латвия чигенә таба үтә торган таш юлдан урман эченә кереп урнашкан икән. Юлның икенче ягында немецлар аэродромы, зур, өсте бөркәүле аэродром — ангар. Кара, нинди оядан чыгып безне бомбага тотып ятканнар? Әнвәр кухнядан бер термос тутырып әйбәт токмачлы аш алды, вто- ройны зур бер котелокка салдырды. Рая, повар кыз. үзе генә иде. Әнвәр аны белә: соры күзле, курнос борынлы, ләкин борынны шактый югары тота торган нәрсә. Башта аның чалбар киеп йөрүең өнәмәде Әнвәр. Сазлыкта басып торган озын аяклы челән кебек дип исенә төшерә иде. Рая исә Әнвәрне нигәдер ярата, үз итә, ул аңа кухняга барган саен барын да өеп җибәрә, ашның да куесын бирә иде... Ә теге казакъ малайлары Үтәш яки Мурзыев барса, ашыңның шыр су гына булуын көт тә тор... Үзара гына сизелеп тә, әле башкаларга таралмаган бер сер иде бу. Ләкин бу сернең шулай сер булуы әйбәт иде булса кирәк, бишенче батарея элемтәчеләре һәм разведчиклары һәр вакыт Әнвәрне кухняга җибәрәләр. Башта, Үтәшләр алып кайтканда, нитә аш сыек дип Раяга бәйләнеп карадылар, әмма барыбер бер мәгънә дә чыгара алмадылар. Кыз, әнә өлкән повардан сорагыз, гына диде. Тегеләр шып булдылар. Өлкән повар шайтан кебек тешле бер нәрсә, ишетмәгәнеңне ишетерсең, күрмәгәнеңне күрерсең, аның белән бәйләнмәвен хәерле. «Әһә, сез кунакка килдек дип белдегезме әллә, солдат шулпасы куе булмый ул,— ди, крокодилныкы кебек тешләрен ыржайтып һәм санап китә көнгә солдат башына ничә грамм концентрат, ничә грамм май тиеш икәнлеген, шулай тезә, тезә — авызыңны ачып тик тыңлап торасың... Шуңа күрә Үтәшләр кухняга барып бернәрсә дә тоҗыра алмыйлар иде. Әнвәр инде бу якка бик чос, үзенең чибәрлеге белән Раяны эретә дә ташлый дип сөйлиләр кайбер шук телләр. Бәлки бу дөрестер дә. Рая, Әнвәрне күргәч, үзгәреп китә, кинәт каушап кала иде. Бүген алып, штаб кешесе сораша башлады. Акцентын бетерү өчен, малайка, “ син авызыңа вак таш тутырып укы,— диде, һәм борынгы Грециядә бул- * ган бер ораторның әкәмәтен сөйләп китте. Әнвәр башта бу миннән я көлә бугай дип уйлады. Ләкин соныннан, уйлап-уйлап карагач, шулай ® кирәктер, штабист белмичә әйтмәс, дигән нәтиҗә ясады. Вак ташлар " табып, ал ар-ны әйбәтләп юды, кешегә күрсәтмичә генә авызына тутырып « укый торган булды. Кешеләр килеп сораша башласа, авызыңда ни " дисә: * — Ламшочи,— дип кенә җавап бирә иде. Ләкин бу ташлар аның авызын тәмам эштән чыгара язды, аңкаулары тырналып, канап бетте. Әнвәр авызын саклап калыр өчен, конфет кабып укырга булды. Биш-алты чакрым тылда «Военторг» эшли иде. Кеше тәмәке алырга бара, үзенә тигән генә җитми, ә менә Әнвәр тәмәке дигән нәрсәдән мәхрүм булганлыктан, арзанлы конфетка да риза. Конфет белән эш шактый яхшырды. Ул үзенең русча өйрәнүен үзе үк сизә башлады... Әнвәр термосның кайнарлыгын аркасында тоеп, әкрен генә, җай гына атлап кайта. Ул, кайтырга турырак юлны сайлап, әлеге немец аэродромын аркылы үтеп китәргә уйлады, моннан батареягә юл якынрак, ашны кайнар көе малайларга тизрәк кайтарып җиткерергә кирәк. Немец, шайтан, аэродромны шәп төзегән. Тигез асфальт, түбәсен калын тимер-бетон белән япкан. Юан таш колонналар, кочагың җитмәс, шундый юан, биек баганалар. Самолетлар төшә дә шуның астына кереп китә, шунда ышыклана. Өстән самолетларны күрү түгел, бернинди нәмәрсәне сизә дә алмассың. «Безнең пленныйлардан эшләткәннәрдер әле»,— дип уйлады Әнвәр. Колонналарны узып кына киткән иде, кинәт артында шартлау тавышы ишетте һәм колагы яныннан бер пуляның выжт итүенә сискәнеп китте. Шул хәлдәнме, әллә инстинкт шулай иттердеме: аның аягы кинәт чокырга туры килеп, каймалгандай булды, һәм ул җиргә барып төште. Шул арада тагы бер пуля выжт итеп үтеп китте. Әнвәр башын җилкәсеннән салган термос артына яшерде, ә котелок белән ботка шалтырап бер читкә тәгәрәде. Нәрсә булыр бу? Бер минутта башына мен төрле уй ябырылды. Тылда калган берәр немецмы әллә дип, Әнвәр тиз генә пистолетын алды, сакланырга әзерләнде. Ул термос артына яткан килеш күзәтә, бөтен тәне дерелди, калтыранган куллары капшанып патронның ничә икәнен саный иде. Тукта, ничек тә каушамаска кирәк. Үз-үзен кулга алырга тырышса да, һаман тынычлана ничектер үзен кулга алып өлгерде, алай итмәде. Сөйләнеп, аны бераз юандырып тотты. — Нигә синен исемең Әнвәр? — дип сүз кушты кыз.— Пушок мыегыңны яратам мин синен, Әнвәр! — дип, кыз күкрәкләрен селкетеп көлеп куйды. Кашыгын тиз генә киштәгә элде дә, Әнвәр янына килеп, бармагы белән егетнең ирен өстендә әле яна гына матур булып үсеп килгән кара мыегын сыпырып алды. Әнвәр моны сизми дә калды, анын да йөзендә шаяру төсе ялтырый иде. — Әй, башка җиремне яратмагач, мыек белән генә булмый,— диде ул. Кыз тагы да ныграк шаркылдады, тагы әрсез генә тырпаеп торган күкрәкләрен селкетеп, рәхәтләнеп, чын күңелдән көлде. Әнвәр, русчаны ватасындыра гына белүенә карамастан, бу эчкерсез рус кызын көлдерә алуына күңеле булып, шактый авырайган термосны җилкәсенә эләктерде дә кайтырга чыкты. Ә кыз, көлеп, аның артыннан карап калды. Русча өйрәнү ягыннан егет хәзер шактый алдырды. Чөнки элемтә эше үзе шуны мәҗбүр итә иде. Телефонда сөйләшкәндә оялмыйча шушы буең-сының белән аңламыйм дип тормассың бит инде! Көн саен кычкырып русча шигырь укый. Бервакыт аны шундый чакта күреп > ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф алмый гына. Ичмаса, берәрсе күренми дә бит! Менә шундый минутта дошманга булган нәфрәт көче кешене бер йодрыкка туплый, ана тагы үз-үзен саклау инстинкты да килеп кушыла. Бераздан инде Әнвәр чирканчык алган шикелле булды, каушавын җиңеп, аек фикер йөртә башлады. Куллары да дерелдәүдән туктаган иде. Биш патроны бар икән әле, шуңа бик нык сөенде һәм көче арткан кебек булды. Эх, граната да булса.'Иртән елгага төшкәч, балык аулап, ник әрәм итте икән! Термос артыннан башын чыгарырга куркып, Әнвәр шулай уйлый иде. Дөресрәге, үзе түгел, ә уйлар үзләре бер-бер артлы өерелеп киләләр. Кинәт немец тагы атып җибәрде. Пуля термоска тиеп, рикошет белән читкә китте, асфальтны шытырдатканы ишетелеп калды. Тәмам исенә килеп, хәлгә яраша башлаган Әнвәр немецның бер колонна артына посып атканын абайлап алды. Нишләргә? Юк, болай ятарга һич тә ярамый! Ләкин беркая кузгалырга да мөмкин түгел иде. Неужели шулай үләрмен? Ә немец бит ул төз ата... Әнвәр иң кырый колоннага барып ышыкланырга карар итте, термосны башы белән этеп алга таба шуыштырды, шул рәвешчә бер баганага якынайды. Немец атты, ләкин пуля тагы термоска тиде, Әнвәрне зарарламады. Әллә немецлар икәү микән дип, кинәт югалып кала язды Әнвәр. Яшен тизлеге белән колонна артына посты. Немец тагын атты — тидерә алмады. Төз атучылардан түгел булса кирәк, дип уйлады Әнвәр. Әмма колонна артында яту да кинәт куркыныч булып тоелды: капылт өскә ташлануы бар. Аннары— беттең! Юк, болай ярамый! Ничек тә бирешмәскә, вакытны сузарга, миңа бүтән чара калмаган, дигән уй башында бөтерелде. Колоннага сыенып, әкрен генә торып басты, пистолетын җайлап тотты. Хәзер инде Әнвәр үзен кулга алды бугай, үзендә көч һәм кыюлык сизгән кебек булды. Күз тигезлеге җирдән, баганага ябышкан көе, әз генә башын чыгарып карамакчы итте Әнвәр. «Нишләп бу фриц биредә калган?» — дигән уй һаман тынгылык бирмәде. Кинәт немец якыннан гына атты, пуля гимнастеркасының иң-җилкә турын умырып ташлады. Яраладымы әллә? Юк, тәнгә эләкмәгән. Әнвәрнең кинәт бик нык үче кузгалды. Акылның автоматик кушуы буенча, ул колонна төбенә иелде, шуннан күзәтә башлады. Менә немецның фуражка козырегы күренде, пистолеты үзеннән-үзе шуңа таба юнәлде. Әмма тирләгән бармаклар тәтене тартырга ашыкмады: фрицның башы әле күренми иде. Ләкин шунда ук немец сак кына тагы башын чыгарырга итә иде. Ул һаман да Әнвәрне күз тигезлегеннән эзли, аска таба искәрми. Әнвәр бу юлы да атмады. Немец куркыныч юк икән дип белсә, башын күбрәк күрсәтәчәк. Менә кинәт фрицның йөзе күренде, җәһәт кенә юкка да чыкты, Әнвәр тәтене баса алмый калды. Озынча, төк баскан саргылт чырайлы немец. Ул менә тагы, башын кыюрак чыгарып, күзәтә башлады. Әнвәр астан, багана төбеннән, атып җибәрде. Фриц баганасы яныннан ниндидер карамчык очкан кебек күренде. Әмма тавыш-тын чыкмады, димәк, тимәгән. Әнвәр үзенең сулышы кысылганын тойды, күкрәк турысына ниндидер каты нәрсә килеп төелде. Сулышны дөрес алмаган, эчтәге курку шулай иткән, тидерә алмавының да сәбәбе шул. Иркен сулап, бераз үзен тынычландырырга тырышып, атарга әзерләнде. Әмма фриц башын күрсәтми, әллә берәр хәйлә мәтәштереп ятамы? Нишләргә? Әллә, үрмәләп, аңа якынаергамы? Ә ул шуны гына көтеп торадыр, үзеңне мишень итеп бер дә куясы килми, ә соң нишләргә? Көтәргә, сабыр итәргә?! Колоннадан әз генә тайпылдың исә, беттем дип бел. Дикъкать җегәре төкәнгәндә, немецның бер җилкәсе күренде, Әнвәр атып җибәрде. Тимәде, әлбәттә. Юкка гына аттым, дип үкенде ул. Бераз көтәргә кирәк иде, әх, бөтен уңышсызлык шул түземлек җитмәүдән. Бәхеткә каршы. Әнвәр артында тавышлар ишетте, караса: ике солдат каядыр үтеп бара. — Эй, Иван,— дип кычкырды Әнвәр фажигале тавыш белән,— колонна артында бер фриц, фриц... Шуны раслаган кебек, немец боларга атты. Тегеләр, исләренә килеп, жиргә яттылар һәм колоннага таба шуыша башладылар. Немец колонна артына посты, күренми. Солдатларның берсе нигәдер кинәт «ура-а!» дип кычкырып жибәрде, болар белешмәстән шуңа кушылдылар. Ярыйсы гына тавыш чыкты. Немец, кинәт колоннасын ташлап, ангарның эченә таба икенче колонна артына ыргылды. Әнвәр чакмасын тартты. Немец чайкалып китте, акырып жибәрде, тик шул минутта ук колоннага посты. Әнвәр торып басты һәм алдагы колоннага йөгереп барды. Немец атмады. Әллә патроны беттеме? Хәзер аны барып алырга мөмкиндер бәлки. Юк, ул болай гына бирелмәс. Әнвәр тагы икенче колоннага күчте. Немецның авыр ухылдаганы ишетелде. Әһә, юк, бу хәйлә түгел иде бугай. Әнвәр тагы да кыюлана төште, теге солдатлар алдында да үзен күрсәтәсе килдеме, әллә кызып киттеме, якынрак колоннага күчте. Немец кинәт аның каршына күтәрелмәкче булды, финкасы ялтырап китте, Әнвәр пистолетының чакмасын тартып өлгерде, теге чалкан авып төште. Ул тере иде әле, күзләре кызыл кара тутырган кечкенә шар кебек иде. Теге солдатлар килеп житкәнче, ул үлде, финкасы асфальтка чартлап бәрелде. — Собака, ничек биредә калган ул? — диде солдат, фрицның пистолетына үрелеп. — Исереп аугандыр да өч көннән уянгандыр.— дип, икенче солдат • аптырап карап торды — Шәп корал! — диде беренче солдат, пистолетны кулында селек- • кәләп. а Алар сүзсез генә үзләренең юлларына таба китеп бардылар х Әнвәр кинәт үзенең бөтен тәне манма тир икәнен тойды, термосын исенә төшерде, аны көтеп торуларын, шактый озак вакыт узуын уйлап, эче жу итеп китте. Тизрәк термосны эзләп тапты, ул жиңеләйгән сыман тоелды. Котелоктагы ботка асфальтка түгелгән иде. Әнвәр кулын гына селтәде, второйга махан пешерербез әле, дип уйлап термосын күтәргән иде, аннан аш шулпасы агуына аптырап калды. Тегенең пулясы термосны берничә жнреннән тишкән иде... Кайту белән малайлар шаярта башладылар. Телгә дисәң, аларның теленә шайтан төкергән инде. — Ай-ай, малай, киттең дә баттың, бик тәмле жиргә юлыктың, ахры, сия, ә? Авыз-борының майланган, күрәм. — Раяның ак кулларыннан тиз генә ычкыныйм димә.. — Кочагы бик кайнар, ахры, тәмам егетне мәлҗерәткән бит. — Поварихаларга эләксәң, арт саныңны көчкә сөйрәп котылырсың. — Әнә ич битләрен, кулларын тырнап, күлмәкләрен ертып бетергән нани... бик наян нәрсә булып чыкты ул . Шулай сөйләнә-сөйләнә барысы да термоска ябырылдылар, котелоклар, кашыклар шалтырады, кайсы савытын чайкый, кайсы блиндаждан капчыгын алып чыгып маташа. Ләкин термосны ачып карасалар, анда аш яртылаш кына калган, ботка котелогы бөтенләй күренми иде. Әнвәр лафет янында башын ике кулы белән учлап, түбән карап утырган да бер сүз дәшми. Ул әле исенә килеп җитә алмаган кебек иде. — Ә ботка кая? — Монда аш та әз күренә әле. — Әллә Рая Әнвәргә развод биргәнме? — Нәрсәдер бар! Сугышчылар ашны зур чүмеч белән котелокларга бүлә башладылар — Әнвәр туеп кайткан, аңар бүлмәсәң дә ярый. мело в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Тимәгез әле шуңар, егетләр, әнә башын да күтәрә алмый бит. — Әй. яшь чакта була торган хәл, нигә исегез китте. Шилов, нәрсәдер сизенеп, Әнвәр янына килде. — Нәрсә, «вальтер»га күчтеңмени? — дип, анын сул янтыгына ымлады — Каяле? — Шилов яңа корал күрсә, аны тотып, тикшермичә тынычланмый иде. Әнвәр, кулларын башыннан көчкә генә кубарып, ана «вальтер»ын сузды. — Әһә, кайнар,— диде Шилов кулына алу белән.— Атышлы уйнадыңмы? — Юк.— Әнвәрнең бик ачуы килгән иде, тавышы көчкә генә чыкты. — Дуэльдә атышкандыр,— дип шаяртты берсе, чирәмгә кырын ятып ашаган килеш. — Әйе, дуэльдә.— Әнвәр үчекләүгә үчекләү белән җавап кайтарырга булды. — Я. я. шаяртма. Ничә метрдан ничәме алып була?—Шилов пистолетның маркасын карады. Шул чак Үтәш кычкырып җибәрде. Ул кашыгында нәрсәдер күтәреп килә иде. — Менә аштан пуля чыкты, пуля-я! — Кит әле. әкәмәт! — Әллә котырдыңмы? — Әнә кара. Җыйнаулашып пуляны тотып карый-карый шаулашып алдылар. Соңыннан барысы да күзләрен Әнвәргә төбәделәр. Ул су сорады. Аны голтголт итеп эчкәч, иптәшләренә эшнең ничек булганын көчкә сөйләп бирде. Термосның тишелгәнен берәү дә шәйләмәгән икән әле. аны да карарга тотындылар, ике җиреннән тишек табылды. Актара торгач, аштан тагы бер пуля килеп чыкты, һәммәсе дә гаҗәпкә калып тордылар. — Каушап кала яздым,— диде ул, нигәдер үзен шул йомшаклыгы өчен гаепле санап. ...Мостафин, чәен эчә-эчә, Алексейга немецның чигенүеннән зур нәтиҗәгә килүен, сугышның тиздән бетәчәген гөман кылып сөйләде. Алексей исә немецның Латвиядә зур каршылык күрсәтәчәген, чигенергә теләмәячәген таныклаган кебек әйтте, сугышның тиз генә бетәчәгенә ышанмады. — Җанлы көче дә азаеп бара,— диде Мостафин. Аның күзләре моңсуланып, яңагындагы мускуллары кыймылдап куйды. — Безнең пленныйларны безгә каршы әзерләгән, ди бит. — Алар белән ерак китә алмас ул. Соң, уйлап кара, үз братына каршы ничек атсын инде? йөздән берсе атуы мөмкин.— диде Мостафин. — Кешене белеп булмый шул,— диде Алексей. Аннары ул Фира белән булган мөнәсәбәтен сөйләде. — Димәк, сугыш беткәч, туры Казанга? Якташ булырсың, ә? Безнең Ык буйларына, мина кунакка, ә? — Хыял күптән тыныч тормышны уйлап кинәнә дә бит! — Хыял белән чын арасы һаман якыная, Алексей! Комбатны чакырып алдылар. Әле дежур вакыты бетмәгән иде. Ике солдат белән тагы батареяларны карап йөрделәр. Көн өйләдән узган икән инде. Кая барсаң да бу сирәк урманлы җирдә солдатлар, машиналар, орудиеләр. Әнә еракка ата торган озын көпшәле бер авыр тупны дизель тракторы каядыр өстерәп бара. — Иптәш капитан,— дип туктатты Алексейны янәшәдән баручы дежур. — Әнә безнең якка элек немецка эләккән әсирләр чыккан.. — Зәңгәр немец киеме кигән утызлап кеше бат ай таба килә иде. — Көтик әле, иптәш капитан, танышлар очрамасмы? — диде икенче дежур. Алексейга да кызык тоелды, үз илләренә каршы барырга әзерләнгән кешеләрнең кыяфәтләрен генә булса да күрәсе килде. Шундый хыянәткә үзләре теләп риза булмаганнардыр, әлбәттә, кая инде! Әллә кайберәүләре, безгә ике дөнья — бер. уртасы камыр, дип карадылар микән? Юк, булмас, туган жир кадерле, канга сеңгән бит инде ул... Колонна якынайды, зәңгәр немец киеме кигән бу кешеләр ничектер барыбер дошман кебек булып тәэсир итте. Тик аларның мескен йөзләрен күргәч, кызгану хисе дә уяна иде. Бик алжыган күренәләр. Әллә шуңа, конвойчылар, гадәттәгегә каршы килеп, аларны привалга туктаттылар. Барысы да шунда ук җиргә утырдылар һәм безнең солдатларга күзләрен төбәделәр. Алексейның дежурлары һәрберсенең диярлек туган жирен сорашып чыктылар, тик якташларын тапмадылар. Әмма Алексейга ничектер бер таныш йөз чалымы очраган кебек булды. Хәтерен күпме җигеп караса да. аның кем икәнен, ничек, кайда күргәнен һич исенә төшерә алмады. Бик таныш йөз шикелле үзе. шайтан. Алексей һаман шул әсиргә текәлеп торды, теге дә капитанның аны күзәткәнен сизде, йөзен бормады, туп-туры чекерәеп карады. Карашлар очрашып чарпалашты. Әсирнең карашы, аяу көткән сымак, билгесез өмет белән мөлдерәмә тулы иде. Юк. ахры, ул берәр охшаш кешене генә хәтерләткәндер. Алексей, жанга авыр йөк шикелле караштан тизрәк котылырга теләгәндәй, күзләрен читкә алып, китү ягына борылды, дежурлар да аңа иярде. Ләкин берике атлау белән Алексейның миенә ток суккан кебек, кинәт фикере ачыкланды. Ул әсиргә таба кире кызу-кызу атлап китте. дә өмет чаткылары очкынланды. Шул вакыт аларга кузгалырга команда булды. Әсир авызына килгән сүзне әйтә алмый калды бугай. Теге ачык жавап бирмәгәч. Алексей бераз таркауланыбрак китте, сәер бер икеләнү белән нишләргә белми аптырап торды. Бер фикер икенче фикергә каршы килде, язгы бозлар берсе берсенә төртелеп, юлларын тыгылдырган шикелле, уйлары тоткарланды. Ул арада тегеләрне алып китеп баралар иде инде. Әйе. шик юк. бу Фираның элеккеге ире Таминдаров булырга кирәк. Тик хәтерем ялгышуы да мөмкин бит! Юк, мин ул кешене еш күрә идем, ялгышу булырга тиеш түгел. Аның башына хәзер үк Фирага әйтергә, ана ирен күрергә булышырга кирәк дигән уй килде. Станциягә чаклы әле ерак, аларны жәяү илтәләр, машина белән куып җитәргә була. Әллә үзем генә барып, начальниклар белән сөйләшергәме? Аның язмышын бераз җиңеләйтеп булмас идеме икән? Юк, Фирага хәзер үк барып әйтергә кирәк. Тагы бер минуттан күңеленә бүтән уйлар килә Фирага хәзер һич тә дулкынланырга ярамый. Бәлки Фиранын аны күрәсе дә килми торгандыр? Киселгән икмәк бит инде ул. Ә Фира аны кисмәгән булса’ Юк. хәзер үк әйтергә. Фира үзе барысын да хәл итсен! Ләкин шушы чаклы катлаулы йөкне аның өстенә генә, аның җилкәсенә генә аударырга омтылу минем тарафтан егетлек булырмы сон’ Биредә син дә катышкан бит! Фира үзе теләсә нишләсен дип әйтергә ничек җөрьәт итәсең? Димәк, син аны түгел, үзеңне генә яратасың. Барысын да Фирага гына о в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ — Син Таминдаровмы? — дип кычкырды аңа. Әсир кинәт урыныннан торган кебек итте, нишләргә белмичә каушап калды. — Юк. әйе,— дип авыз эченнән мыгырданды, ләкин шунда ук йөзен калдырсаң, син чын эгоист, үз өстеңнән бәлане бүтәннәргә генә шудырырга торучы пустяк кеше. Үзе хәл итсен, имеш. Ул бмт асылда синең хатының... Ничек болай килеп чыкты соң бу? Фира белән мөнәсәбәтнең шулай катлаулану ихтималы булуы Алексейның башына килеп тә карамаган иде. Ул яратудан тәмам сукырайган кебек йөргән. Нинди ахмак мин, ә бит чынында Фирадан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Юк, ире турында әйтеп тормаска, аның күңеленә артык чүпләр төямәскә кирәк... Алексей кисәк кенә Фираны югалтудан куркып куйды. Аңа ул хәзер бигрәк тә үз, чиксез якын, кадерле тоелды. Мәхшәр эчендә аны яшәтүче тылсымлы көч кебек иде ул. Шулай да Алексей Фира янына барырга булды. Солдатларына тиешле объектларны күзәтергә боерып, үзе госпитальгә юнәлде. Госпиталь бер хутордагы өч-дүрт йортка урнашкан, янында тагын озын яшел палаткалар да бар иде. Фираның буш вакыты туры килде. Ул Алексейны күрү белән атылып чыкты. — Әллә берәр ашыгыч нәрсә булдымы? — дип, Фира аңа төбәлеп карады. Күзләреннән Алексейның уйларын белергә өйрәнеп килә иде. — Вакыт чыкты да килдем менә. — Булган-булган,— дип көлә-көлә бармак янады Фира.— Нигә төсең үзгәргән? Миндәге үзгәрешне ничек сизде ул дип шаккатты Алексей һәм шуңа яратып карап торды. Фира Алексейга ныграк текәлде һәм, йөзендәге елмаюлары сүнеп, аның беләгенә ике куллап тотынды. — Нәрсә булды, Алексей, әйт инде! — дип ялварды хатын. Алексейга берәр күңелсезлек булгандыр дигән уйдан коты алынды. — Нидән инде бу шөбһә? — Алексей эчендәген яшерергә тырышып, чыраена берни дә юк, дигән билгеләр чыгаргандай итте. Ләкин бу риялылыгы белән Фираны тынычландыра алмады. «Әйтергәме, әллә әйтмәскәме?» — дип Алексей тагы икеләнде. Фираның Алексейны беткәнче үзенеке итәсе килә иде. Ләкин кырыс шартлар аркасында үз дигәнен итә алмый, шуңа эче пошып гасабилана иде. Күнеле хәлләр белән санашырга теләми азапланса да, акылы белән Фира барысын да тигезләргә омтыла. Ул һаман Алексей турында кайгыра, аның күңел почмагында кемгәдер бүтәнгә урын калгандыр дип курыккан чаклары күп була. Шуңа күрә кайчак Алексейны рухи саранлыкта гаепләп тә куйгалый. Алексей исә, хатыннар шулай була торгандыр инде дип, Фираны артык гаепләми. Фира үзенең дәгъвачыл булуын үзе дә яратмый, әмма Алексей күңеленә үзенең генә хуҗа буласы килү теләге аның ихтыярына буйсынмый иде. — Нәрсәдер миннән яшермәкче буласың,— диде Фира, үпкәчән тавыш белән һәм аока карап уйланып бара башлады. Бу минутта ул үзенең көчсезлеген сизгән кебек булды. Алексей Фираның эчкерсезлеген тойды. Ничек аңар дөресен әйтмәскә мөмкин? Бу фәкать үз-үзең каршында оят һәм уңайсыз булачак. Алар урман эченәрәк атладылар. — Иреңнең фотосы синдә юкмы? — Нигә? — Фира, шикле кабаланып Алексейга караган көе, сумкасын актарды һәм бер рәсем чыгарды.— Нәрсә булды, ник? — дип, еш- еш кабатлады. — Мин Таминдаровны күрдем,— диде Алексей фотога бик төбәлеп карап торганнан соң. Фира кинәт туктады һәм хакмы, әллә сынар өчен генә әйтәме, дип Алексейның карашыннан чынын белергә теләде. Ул коелып төшмәде, шулай да аның куллары калтыранганын Алексей сизеп барды. — Фира, син артык борчылма,— диде ул, әмма Фира аның сүзләрен ишетмәде. — Ничек, Рәшитнеме, әллә ул исән? — дип, Фира Алексейның беләген авырттырырлык итеп кысты. Аның тавышы бик аптыраулы һәм гаҗиз иде. Алексейга уңайсыз булып китте. Ник әйткәненә үкенеп куйды. — Теге яктан безгә чыккан әсирләр арасында иде — Алексей бу эшкә үзе гаепле кеше кебек көрсенеп куйды, чыраен кайгы шәүләләре күмде. Фира да уйга чумды. — Ни булыр инде ул мескенгә, исән икән, ә? Без аны... барыбыз да шуңа ышанган идек.— Фира үзенең сүзләре ясалма чыккан кебек сизде дә сүзен әйтеп бетермәде. Ул Рәшитне ихлас күңелдән кызганды. — Аны күрәсең килсә, машина белән куып җитәргә була.— диде Алексей, Фираның рухи халәтен аңларга һәм уртаклашырга теләп. — Нәрсәгә? — диде Фира ачынулы рәвештә. Алексей аның бу тавышыннан җаны тетрәнүен белде. Әмма көенечен тышка чыгармавына, вөҗданлы булып кыланмавына сокланды Бераз тынып торганнан соң Фира әйтте: — Киң күңеллелек күрсәтмәкчесеңме? — Аның тавышы ачулы ши- s келле иде. ■ — Син аны яратасындыр бит? — Белмим, Алексей, син барысын да күмдең, үзеңә яулап бетердең. ’ Мина элеккегедән бернинди дә аваз ишетелмәс булды. — Беренче ярату гомергә саклана, диләр к — Кемдә — беренче, кемдә — икенче. Минем беренчесе булмаган да кебек... Гомумән, мин бик оятсызландым, ахры, әйеме? — Я инде, үзеңне тиргәмә, ул мине тиргәгән кебек барыбер. Фира Алексейның сул беләген ычкындырып, уңын тотты, алар кайту ягына таба борылдылар — Алеша, син Рәшит хакында беркемгә дә әйтмә, яме' — дип үтенде хатын. — Әлбәттә. — Ничек ул шулай булган? — Әйе, егет кызганыч Күрәсең, язмыш. — Эх, без нишли алабыз соң? — Бик начар фал,—диде Алексей. Үзе эчтән: күрмәгән булсам, тыныч була иде, аны танырга шайтан котыртты, ахры, дип уйлады. Аерылганда, Фира аның бүген кич тә килүен үтенеп, елмайды. Алексей сүзсез аңлап, вәгъдә бирде, кызу-кызу атлап частена кайтып китте Фира аның артыннан моңсу гына карап калды, ул китәр дә кабат килә алмас кебек тоелды Адәм баласы берне сагышлар, язмыш икенчене багышлар, ди. Төнлә батареягә пополнение китерделәр, ә таң алдыннан алгы сызыкка күчәргә приказ булды. Алексей ул кичне Фира янына бара алмады. Сергей Айкилдиев әле һаман ярадан савыга алмыйча ята иде — Римма, мин үләм инде,— диде ул бер көнне — Сөйләмә юкны. Сережа,—дип. Римма аны юатмакчы булды, теге кулын гына селтәде. Чөнки ул үз хәлен яхшырак белә, «хөкем» ителгәнен тоя иде. Сергей үзенең вак-төяк әйберләрен әманәт итеп кызга бирде. Карталы шәһәрендә яшәүче әнисенә җибәрүен үтенде. — Юк, юк,—диде Римма. Л о в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф Сергейның бүген кәефе әйбәтрәк шикелле иде, бераз гына хәле жайланды исә, ул мәзәк кенә сөйләнә башлый. — Мин сине яраттым, ә син —юк. Күңелемдә сиңа әллә нинди үч бар. Әллә сине жиңә алмау үче микән? — ди. — Әгәр җиңсәң, Сергей, син мине яратмаган булыр идең,—дип елмая Римма, аның сүзләрен чынга алмыйча. — Бер ирешкәнне икенче тапкыр ныгытырга иде исәп. — Юк. Сережа, ул синең төшенә генә кергән. — Баш имәвең мине үчләндерде. — Менә терел әле, терел.— Римма Сергей сүзләренең асылына әһәмият итми, бары авыруның ибенә килергә генә тырыша иде. — Юатыр өчен генә әйтәсең.—Сергей, Римманың күзләренә текәлеп, анда нәрсәдер шәйләде бугай.— Ялганлама, ярар, бетте инде. — Эх, сез, ирләр! — дип, Римма урыныннан торды. Ул морфий уколы әзерли башлады. Ампуланың очын нечкә кайчы белән китеп алды да сыекчаны шприцка суыртты. — Гозеремне үтәрсеңме? — Әллә ышанмыйсың? — Нигәдер ышана алмыйм, ышанасым килә дә соң. — Тәмам өметеңне өзгәнмен икән.— Римма үпкәләмәде, бу сүзләрнең бернинди дә реаль мәгънәсе булмаган кебек, әллә ни борчылмады. Ул егетнең беләгенә морфий уколы кадады да приборларын күтәреп чыгып китте. Сергей шунда ук изрәп йоклап китте, каядыр рәхәт дулкында йөзеп барган шикелле булды. Яким Зиновьевичи ың килгәнен томан аша гына күрде, ләкин сөйләшә алмады. Яким Зиновьевич баш врач янына бик бетерешкән, кайгылы кыяфәттә килеп керде. — Семен Израилович, егетне йолып калырга иде,— диде Яким Зиновьевич карлыккан тавыш белән. — Бар өмет яшьлек рухында инде. — Организмга булышырга кирәк. — Кулдан килгәннең барысын да эшлибез. — Минем балаларым булмады. Семен Израилович, булмас та, мин Сергейны улым кебек яраттым.— Майор врачка туры карамас өчен башын читкә борды. Врач барыбер мине аңламас, дип уйлады ул. Врач аның чырае суырылып калудан, күз кабакларының шешенкеләнүеннән борчылуының ихласлыгына шикләнмәде. Фронт тудырган гажәеп дуслык, туганлык турында уйлады ул. — Аңлыйм, аңлыйм,— диде врач. Ә Яким Зиновьевич урындыкта башын күтәрә алмый утыра бирде. — Тәгаен нинди чара күрергә мөмкин? — дип, майор’ урыныннан калкынды, өмет иткән күзләре белән врачка төбәлде. — Беренче группа кан кирәк. — Ничек табарга була? — Бу соңгы чара инде: мин Хатантаевага әйткән идем, ул үзе авырып киткән бугай. — Авырса да инде, дусты өчен„ — Бирмим дип тә әйтмәде ул үзе, белмим тагы...— диде врач серле һәм ике төрле аңларга урын калдыра торган тавыш белән. Кан булыр, анысын үзем ышандырам,— диде Яким Зиновьевич. — Болай булгач, өмет зурая. — Новокаин китермәделәрме? — Китерделәр, бик зур рәхмәт. — Зинһар, тырыша күрегез инде... — Әх, гаярьлеге бар иде аның. Терелсә, аны да, сине дә бик әйбәт " урнаштырыр идем,— диде Яким Зиновьевич, ышанычлы, катгый итеп. , — Сугыш бетсә, анысы... — Сергейга үпкәләмә инде, Римма?! * — һич тә, Яким Зиновьевич! я — Син минем нәрсә әйтергә теләгәнне, димәк, аңладың? — Әйе,— диде Римма, һаман ныграк оялып. — Алайса, килештек.— Яким Зиновьевич шулай әйтергә генә өлгерм де, ниндидер связной килеп, аны каядыр чакыруларын әйтте. Майор күзләре белән кызга ышанганлыгын белдереп елмайды да тиз-тиз атлап китеп барды. Сергейга кич белән Римма биргән ике йөз илле грамм канны жибәр- деләр. Иртәнгә хәле яхшырган кебек булды. Римма тагы ике йөз илле грамм кан бирде. Әмма Сергейның хәле кинәт кенә начарлана башлады. Врачлар, нинди генә әмәл кулланып карасалар да, ул кабат рәткә килмәде... Римма Сергей белән танышкан, сөйләшкән чакларын исенә төшереп ятты. Римманың шуңа бик кәефе киткән иде: кызлар ана Сергей үзенең «җиңүе» белән мактанган дип җиткерделәр. — Безнең арада берни дә булмады,— диде Римма. — Яшермә,— дип җанга тукынырга теләүчеләр дә табылды. Римма барысын да кире какты. Шулай инде, егет белән кыз арасында ни булганын беркем дә. беркайчан да төгәл генә белә алмый... Алар мөнәсәбәтен берәр төрле гөман итәргә маташсаң, тик үзен генә ахмак булып каласын Берничә көннән Сергей үлде. Яким Зиновьевич аның кабере янында бик картайган кыяфәттә, озак кына китә алмыйча басып торды. «... Менә җирдә тагы бер кабер калкып чыкты! Ә күңелдә? — дип яза Римма көндәлегенә.—Күңелдә ниндидер бушлык? Юк. Сергейның үлеме мина нык тәэсир итмәде. Мин үлемгә дә күнегә барам бугай! Бу —әшәкелек. Тик Сергейның миңа ышанмыйча китүе күңелне тырнап алды. Мин шулай ук ышанычсыз кебек микәнни? Нигә мин кешене тиз генә ярата алмыйм, тиз генә кешедән үземне яраттыра алмыйм? Миңа нр-ат халкы ничектер миннән аласы әйберләре бар, аласы хакы бар шикелле итеп карый. Кайберләре хатын-кызны түбәнсетергә, түбән итеп күрергә яраталар. Алар безне әз генә «очсызлансак» та, кылансак Яким Зиновьевич әкрен генә чыгыл китте. Ул урман сукмагыннан кайтып килүче Римманы күреп үзе янына чакырды. Алар агачлар күләгәсеннән атладылар. — Сережаның хәле начар икән,— диде Яким Зиновьевич. Римма ни дип әйтергә белмичә торгач, тагы өстәде:—Бер дә өмет юкмыни? — Бөтенләй өметсез димәс идем,— диде кыз. — Мин үземнең канны бирергә иткән идем, группасы туры килми, ди Семен Израилович. — Яким Зиновьевич, мин ана кан кирәк дип белмәдем, сез нәрсәгәдер ишарә ясыйсыз,— диде Римма ничектер куркынган һәм уңайсызланган кебек. Ул кинәт йөзенә кызыллык йөгерүен сизде, майорга карамаска тырышты. «Әллә Сергей минем салкынлыгымны сизеп, майорга шикаять иттеме?» дигән уй миеннән йөгереп узды Яким Зиновьевич нидер уйланып дәшми барды да кызга якты чырай белән карап әйтте. — Әллә Сергей сине кимсеттеме? — Юк,—диде кыз ничектер ышанычсыз гына. Яким Зиновьевич исә кимсеткән икән дип уйлады. — Яшь чагында, бер-береңне ныграк белергә теләгәндә, була инде ул, Римма. Ә Сергейның күңеле шундый әйбәт аның. — Беләм, беләм,— диде кыз. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ та бик каты хөкем итәләр, безне нинди генә пычрак сүзләр белән атамыйлар!.. Минем хатын-кыз янында бер тапкыр булган кеше белән дуслашасым килми... Сөенчалин әйбәт кеше иде, ләкин аның белән ара өзелде, ул һаман миңа ышанмый, биредә ятканда да шуны тукыды. Мин моңа бик үке- нәм. Ара өзелгәч, миңа ул тагы да ошый башлады. Аның килүен теләп йөрдем. Ул килмәде. Үзем барырга горурлыгым аяк чала, җибәрми. Асылда әллә шул горурлык кешене бәхетсез итәме? Ә характерны ничек үзгәртергә? Әнә Раяның бар эшләре әйбәт, мөнәсәбәтләре дә җайлы, минем кешеләр белән ара ничектер киеренке, тартынкы, әз генә тайпылдыңмы— шартлап өзелергә тора? Мин, ахры, әйбәт кыз түгел, характерым да әйбәт түгел, бүген мин кешене яратам, ә иртәгә яратмый башлыйм, яки киресенчә. Ник? Яким Зиновьевич мине укырга китәргә өнди. Мин риза булдым. Кайчан хәбәр килер? Китәм, барысын да яңадан башларга кирәк. Үзеңне «очсызламаска» кирәк, әмма үземә артык зур бәя дә куярга ярамый...» Римма көндәлегенә үзенең кайгыларын сызгалап утырганда кинәт Сөенчалин килеп керде. — Ничек син болай бер ялгызың? — дип, яратулы караш белән кызга төбәлде ул.— Урлап китсәләр?.. — Син килеп коткарырсың әле,— диде Римма, шаяруны дәвам иттерәсе килеп. Сөенчалин өстәлгә шешә белән берничә плитка шоколад куйды. — Коткара алмасам, ә? — Мин үзем дә тиз генә ак флагымны күтәрмәячәкмен,— дип көлде Римма, элеккечә, үзләре арасында бернинди тәмсезләнешү булмаган кебек. — Алайса, син бик катгый, ә? — диде лейтенант һәм шешәне күн итек табанына бәреп ачты да өстәлдә торган кырлы стаканнарга эчемлек агызды. Стаканның берсен Риммага тоттырды, кыз башта ялындырды, аннары барыбер алды: «Ярар, мин биредән китәсе кеше», дип, үзен аклаган булды ул. — Җиңү өчен! — диде Сөенчалин җитди итеп һәм эчеп җибәрде. Римма да әз генә эчте, авызын эчемлек яндыргангамы, учы белән тамак астын тотты, тынын кысып торды һәм кинәт сулышын тышка өрде. — Ай-яй,— дип башын селкеде Римма һәм шоколад сындырып капты. Бөтен тәненә кызулык йөгерде.— Яндыра ич бу!.. — Ныграк ян, Римма, яктырак булыр. — Минем яктым кемгә кирәк? — диде кыз, тәнендә рәхәт кызулык артканын ныграк сизеп. — Миңа кирәк, Римма. — «Яктырткычларың» бардыр әле. — Юк. — Ай-яй, теге көнне син миңа каты әйттең, оин .ышанычсыз, дидең.— Римма егет гафу үтенер дип көтте. Тик егет тә горур иде, сүзен кире алмады. — Яратканга күрә әйттем,— диде. — Ышанмагач, ничек яратырга мөмкин? — Үзем яратам, үзем ышанмыйм,— дип, лейтенант кызны кинәт кочып алды, күкрәгенә кысты. Римма әз генә карышкан булды, ул үзе дә егетнең кочуын һәм үбүен көтеп тора иде бугай. Сер белгертми егетнең куенына авып төште, үп дигән кебек күзләрен йомды. Сусаудан тәкате беткән кеше сыман, егет аның иреннәренә ябышты. тоелган иде?! Мин, ахры, яратуга сәләтсез бер бәндә! Нишләп соң мине ’ өзелеп яратканга мин шундый ук тойгы белән жавап бирә алмыйм? * Ә миңа аның белән шундый рәхәт, җиңел, димәк, мин аны яратам!! з — Мә, сакла. Истәлек итеп! £ — Истәлек булып кына калмасын иде, Римма! я — Анысы инде бездән тормый торган нәрсә! — Бездән тора, Римма. Озакламый сугыш бетә. , — Сугыштан соң нишлисең? * — Иң элек өч тәүлек йоклар идем. Ә чынында, бик укыйсы килә. — Ә минем юк,— диде Римма. Бу минутта аның бик серле буласы, егет күңелен шуның белән үзенә ябыштырасы килде. — Нигә? — Кем белсен.— Римма тагы да серле итеп җилкәләрен җыерды. — Сиңа алтын тавы вәгъдә итүчеләр бардыр, мөгаен. — Мин бала-чага түгел лә. — Шухыр-мухырларыңны башыңнан чыгарып ташла да, әйдә, Римма, бергә укырга, ә? — диде егет хыялчан өмет белән. Ул кызны тагы кысып кочаклады һәм гүя хисләре дулкынына алып, аны үзенең фикерләренә, ихтыярына буйсындырмакчы булды. Римма, ничектер, үз ихтыярына каршы килеп, егет кочагына ныграк сыенды, чөнки Сергейга булган салкынлыгы өчен эчтән генә үкенә һәм шул ипсез тойгылардан тизрәк арынырга тели, хәзер Сөенчалин алдында тагы ышанычсыз булып күренәсе килми, ә чынында исә егетнең ихлас хисләренә кырыслык күрсәтергә базмый иде. Шул чак шау-шу һәм аяк тавышлары ишетелде. Егет Римманың караватыннан сикереп торды, кыз тиз генә мендәрләрне рәтләде. — Ә-ә, безнең патшалыкка бүре үтеп кергән,— дип көлә-көлә, кызлар килеп керделәр.—Кулларыгызны күтәрегез, сез арестовать ителдегез! Сөенчалин шунда ук шаярып кулларын күтәргән, бөрешкән, мескенләнгән булды. — Арестовать итмәгез, җибәрегез, гомер буе сезгә хезмәт итәрмен,— дИде егет ялваруны тавыш белән. Кызлар тагы көләргә керештеләр.' Берсе өстәлдәге шешәне һәм шоколадларны күрде дә — Кызлар, бүренең күчтәнәче дә бар икән, әллә җибәрәбезме? — диде. — Коткарабыз, коткарабыз,— дип шаулаштылар. Сөенчалин стаканнарга эчемлек салып, кызларга сузды. Алар бик шатланып, чытлык- ь, «к, У.» 5. — Бирегә керүләре бар! — диде кыз, иреннәрен читкә алып, егетне туктатмакчы булды, тик үз теләгенә ирешә алмады, егет тыны беткәнче үпте. Аннары бераз тын тордылар. — Синен шәүлән мина иярен йөри, Римма, аңлыйсынмы? — Аңламыйм. Чын, ничек инде ул? — Менә барам, син артымнан киләсең күк, мин борылып карыйм — беркем дә юк. — Мин алай булганын белмим,—диде кыз, аскарак карап, аның күз тирәсенә керфегеннән күләгә төште, битендәге вак кына сипкелләр чиксез ягымлы, сөйкемле булып күренде. — Син яратмыйсың! — диде егет һәм аның тавышында элеккеге ачуланышкан чактагы төсмер ишетелде. Үзенең урынсызрак әйтүен шунда ук сизде һәм төзәтер өчен сүзен дәвам иттерде.— Римма, миңа фотоңны бүләк итче, ә? — Сөенчалин елмаеп, кызның биленнән кочып алды. Кыз урыныннан торып, чемоданыннан карточкасын чыгарды һәм артына мондый сү’ләр язды: «Карагач искә төшерү өчен түгел, искә төшереп карар өчен! Римма». Үзе эчтән егетнең сүзләре турында уйлады: әллә мин аны яратмыйммы икән? Ә үземә яратам шикелле ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф 65 ланырга, сөйләшергә тотындылар. Яшь, чибәр лейтенант янында һәрберсе матуррак, акыллырак күренергә, үзенә игътибар иттерергә тырышты. Кызлар, һаман көлешә-көлешә, тост әйткәләгән булып, стаканнарны иреннәренә тигезеп алдылар. — Римма «бүрене» йөрәгендәге көмеш читлеккә бикләп куйсын өчен! — Юк, юк, читлек кирәкмәс,— дип кулларын селкеде егет. — Читлеккә керергә теләмәсәң, башкасы да тәтемәс, гомер буе күке булып яшәрсен. — Күңелләрнең аңлашуы өчен,— диде сары чәчле, буяган кашлы кыз. — Ярату һәм тугрылык өчен! — Ярату өчен димә, ярату тиз бетә ул,— дип, теге кыз егеткә карап алды, аның кашлары сикереп куйды. — Алайса, бәхет өчен,— дип, икенче кыз һаман стаканын тотып торды. Аның сүзен ишетмәделәр. Ахырда тостсыз гына эчеп куйды. Сөенчалин күзләре белән Риммага үзенең китәргә тиешлеген аңлатты һәм урыныннан торып, кызлар белән саубуллашты. Римма аны озата чыкты. Егетнең һаман кыз күңеленә тирән эз ясыйсы килә, аны үзенең холкы, теләкләре белән ныграк үзенә бәйлисе килә иде. — Римма, әйдә, бер-беребезгә хыянәт итмәскә, бер-беребезне алдамаска, антмы? — Егет кызның йөзенә текәлеп карады. — Кит әле, нәрсәгә ул! — Римма чирканган шикелле кашларын җыерды, йөзен чытты. Сөенчалин шунда аның баядан бирле рияланып кыланганын аңлады. Кызның тавышы да «нинди сабый акыллы син» дип көлгән шикелле иде. Егет тә бик горур иде, шуңа күрә кызның бу мәнсезлеге аның минминлегенә барып тиде. Ул кимсенгән кыяфәт белән кинәт борылды да кул селтәп китеп барды. — Тукта әле, тукта әле,—дип, Римма гаҗизләнеп дәште аңа, теге әйләнеп карамады. 16 Төнен тревога белән кузгалып, батарея беренче эшелонга чыкты һәм алгы сызыкка барып сугышчан позиция алды. Бәхеткә, батарея туры наводкага куелмады, пехотадан ике чакрым чамасы арткарак урнашты. Немецны тиз генә кузгатып булмас төсле, латышларның элеккеге крепостьлары тактик яктан бик уңай җирдә иде. Икенче төнне алгы сызыкка барып, пехота траншеяларыннан берничә метр арткарак бер калкурак урынга күзәтү пункты блиндажы казыдылар. Мирхас, Үтәш, Шилов һәм Әнвәр, бер минут ял итмичә, таңга барысын да өлгерттеләр диярлек. Комбат вакчыл кеше түгел, шуңа накатны ике кат кына иттерделәр. Юкса, кайбер командирлар була, биш накатсыз блиндажга аяк та атламыйлар... Урман янда гына иде, немец пычкы тавышы яңгыравын, агач аударганны ишетепме, кул минометыннан аткалады. Миналар агач ябалдашларына, ботакларга тиеп ярылды, сугышчыларга зыян китермәде. Таң атканда, Мурзыевны ияртеп, Сөенчалин килде. Лейтенантны комбат үз урынына жибәргән. Мирхасны батареягә чакырганнар. Прорыв өчен орденнар, медальләр кайткан икән. Сугышчылар: — Миңа нәрсә? Мина бармы? — дип кызыксынып лейтенантны сарыдылар. — Комбатка Кызыл Байрак ордены,— диде Сөенчалин теләмичә генә. Аның ирене сәер бер киная белән өскәрәк күтәрелде. — Ә сезгә нәрсә? — дип сорады Шилов, аңа туры карап. Лейтенантның ишарәсе аңа ошап җитмәде. — Дүртенче Дәрәҗә Дан ордены,— диде Сөенчалин ризасыз гына. — Комбатка Ленин ордены тиеш. — Тиеш, тиеш, анда беләләр. Сөенчалин Шилов белән бәхәсләшүдән тыелды, алгы сызыкта сер- *• жант аны бик үк тынламый иде, чөнки Шилов сугыш осталыгына бик я чос, гаярьлеге белән дә лейтенанттан күп өстен иде. “ Сугышчыларга медальләр, орденнар иртәгә кайтасы икән. Комбат- * ның бүләкләнүе аларга чын шатлык китерде. Сөенчалинның комбаттан ® бераз көнләшкәнлеген дә сизми калмадылар. Сугышчылар белән комбатның мөнәсәбәтендә ара юк иде. шуңа аны барысы да үз итәләр, § Сөенчалин исә үзе белән сугышчылар арасында дистанция тота, һәр эшеннән шул сизелеп тора, һәм бу нәрсә аның якындагыларга ошап g бетми иде. Сөенчалин, командирга \зен тиешле югарылыкка кую кирәк- я ле, дип саный. Солдат ул команданы ярата, шуңа күнеккән. Инде яктырып килә, баш калкытырга да мөмкин булмаячак. Әнә =■ берничә снайпер кыз үзләренең яшерен «ояларына» үтеп киттеләр. Алгы - сызыкта хәрәкәт бетә, тик снайперның гына дуэле башлана. Кичсез бу ♦ тәбедән ычкынып булмый инде. “ Көндезгә запас су алып калмаганнар иде. Эсселектән тамак кибә ч башлады Шулай да дежурдан бушаганнар йоклыйлар Сөенчалин ’ белән Мурзыев стереотрубаны күзәтү өчен җайларга керештеләр. •> — Ташла, куярга ярамый,— дип ачулана Шилов, ә Сөенчалин аңар а үч иткән кебек һаман куярга куша. Аларнын ызгышу тавышына Әнвәр ’ уянды. Хикмәт шунда, кояш немец ягыннан төшкәндә стереотрубаны « куярга ярамый. Сөенчалин, нурларның чагылу почмагын исбатлап, Ши- * ловиы шелтәли. — Әйдә, куй, күзәтеп кара, бирер ул сиңа! — ди Шилов. Сөенчалин — мин-минлекле кеше, үзенекен итәсе килә. Тик ниятеннән кире кайта, үзенең ахмаклыгын эчтән таный, сер бирәсе, сүзен аста калдырасы гына килми иде. — Фазлыев, суга бар! — дип боерык бирде ул бераздан. Көн эссе, су юк, иреннәр сусаудан ярыла, сөйләшкәндә бер-ике сүздән туктарга мәҗбүр буласың — Фазлыев, су алып кил! Бу боерыкка Шилов та, Мурзыев та шаккатып калдылар. Блиндаждан чыгу белән немец снайперлары аны теге дөньяга озатачак. — Ник малайканы алай итәсең, иптәш лейтенант? — диде Мурзыев, урыныннан торып «Ул ник мине күралмый икән? — дип уйлады Әнвәр —Әллә комбат мине һәр вакыт үзе белән алып, ышыклап йөргәнгәме? Алгы сызыкка җибәрмичә, орудиеләр янында калдыргалаганга ачуы киләме?» Әнвәр әкрен генә китәргә әзерләнде Ләкин блиндаж ишеге төбендә Әнвәрне Мурзыев кулы белән читкә этәрде, каешына ике баклашка тагып, үрмәләп чыгып китте Сөенчалин көлемсерәбрәк карап торды, Шилов аңардан карашын читкә борды. «Менә шулай үзенең авторитетын бетерә бугай ул»,— дип уйлады Шилов. Мурзыевны шәйләделәр, ахры, снайперлар ата башлады. Шилов шуңа колак салып утырды, пуляларның выжылдап очуыннан куркынычмы, түгелме икәнен чамалады. Беренче карауга әкрен кыймылдап торган бу казакъның куркыныч уртасында каушамый хәрәкәт нтү сәләте бар. Ул бик ышанычлы шуыша, куркынычта ничектер үзен әйбәтрәк, иркенрәк сизә иде шикелле. Юк, бу ясалма гаярьлек түгел, аның табигатендә ниндидер бер чослык бар бугай. Әллә ул курыкмый торган бер гайре табигый кешеме? Бераздан шуышып блиндаж чокырына Мурзыев килеп төште. Кулында котелок белән су, билендә баклашкалар иде. Әллә яраланганмы тагы? Котелок тоткасы буйлап каны агып суга тама иде. — Ни булды?—дип, Шилов котелокны аның кулыннан алды. — Сыдырып китте бугай. Мурзыев баклашканың икесен дә лейтенантка сузды да үзе кесәсеннән бинт чыгарды. Әнвәр аның бармагын әйбәтләп бәйләп куйды. Сугышчылар, йокыдан уянып, котелокны бер-берсенә йөрттеләр. Бер генә йоткан кебек итәләр дә башкаларга бирәләр. Тик котелок Мурзыевка килеп житкәндә суның юеше генә калган иде. Ул моңа кимсенмәде, эндәшмәде, кысык күзләрен ялтыратып бер карады да бетерде. Берәү булса, пыр тузып китәр иде. Мурзыев дөя кебек түзем, барысын да эчтән тынып кичерергә өйрәнгән. Әнвәр аның сабырлыгына, ачу тупламавына соклана һәм үзе дә шулай булырга тырыша иде. Ниһаять, кич булды. Кич — сәхрә инде, ашарга-эчәргә китерделәр. Тәкәнәев немец һөҗүме вакытында батырлык күрсәткәне өчен бер атнага ял йортына җибәрелгән иде. Менә ул кайткан да бирегә линия сузып килгән. Трофейный аппаратны блиндажга куйган Тәкәнәев трубканы Сөенчалинга тоттырды. Теге озак кына комбат белән сөйләште. Комбат бүген дә монда килә алмый икән әле. Аның Әнвәрне батареяга кайтырга боеруын Сөенчалин йөз жыерып кабул итте, бераз әрепләшеп тә алды. Комбат катгый гына әйткәч, лейтенант, ык-мык килеп, трубканы Тәкәнәевкә бирде. Әнвәрнең Тәкәнәев белән сөйләшәсе килә иде, алар якташлар, аннары Казан турында бик кызыксынган нәрсәләре бар. Тик гәпләшергә һич жай чыкканы юк. Инде тагы булмады. Ул җыенган арада Мирхаска да батареяга кайтырга әйттеләр. Әнвәрнең бераз күңеле күтәрелеп китте, чөнки Мнрхас үзенең батырлыгы белән Әнвәрне сокландыра, серле шикелле үзенә тарта иде. Алар линия буенча, аны тикшерә-тикшерә атладылар. Мирхас ЧистайШирәмәт төбәгеннән икән, туган жирен сагынып, кызык итеп сөйләп кайтты: — Безнең күрше Боҗыр кушаматлы кеше иде. Беркөнне моңа баҗасы кергән. Өстәлдә бер чәкүшкә генә аракы тора икән. Баҗа, гадәтемне беләсең, беренче рюмканы үзем эчәм, дигән Боҗыр һәм эчеп куйган. Бераз башына киткән тегенең. Тамагы кымырҗый башлаган. Баҗа, дигән Боҗыр, калганын сиңа салсам, бик әз инде, ни ултара-ни пылтара гына була, шуңа үземә генә салам. Әйдә, миңа начар булсын, дип калганын да эчеп бетереп куйган, ди. Мәзәк кеше иде, бик тапкыр телле, һич тә югалып калмас. Бервакыт Боҗырдан сораганнар: «Берәр тапкыр синең үз гомереңдә дөрес сөйләгәнең бармы?» — дигәннәр. Теге уйлап-уйлап торган да:— «Әйе» дип әйтсәм, ялган булыр, дигән. Шулай Боҗырны туганы очраткан да: «Ник бер дә безгә килмисең?» — дигән. Боҗыр каядыр ашыга икән: «Миңа кирәк нәрсә синдә юк, сиңа кирәк нәрсә миндә юк!» — ди икән.— «Вәт, син кирәк өчен генә йөрисеңмени?» — дип, туганы шелтәле итеп моңа караган. «Әллә син кирәкмәс өчен йөрисең?» — дип, Боҗыр китеп барган. Тагы бермәлне Боҗырны председатель чакырткан да эшкә чыкмаган өчен бөтен халык алдында сүгәргә тотынган. Боҗыр тыңлап торган да әйткән: — Мондый начар сүзләрне, Кадыйр дус, син әйтмисең миңа, ә синең биләгән властен әйтә, чөнки син миндә салып утырганда мине шундый мактаган идең,—ди икән. Председатель нәрсә әйтергә белми шып булган... Икенче көнне кичтән үк яңгыр яварга тотынды. Эсселектән әлсерәгән җаннар бераз рәхәтләнеп китте, сулыш алуы иркенәйде. Тупчылар бик шат булып, шаян сүзләр сөйләшеп утырдылар. Комбат яна килгәннәрне матчасть белән таныштыра, ә Ваһапов халыкара хәл турында әңгәмә уздыра. Безнекеләр Белоруссиядә, Украинада зур һөжүм алып баралар. Көн саен диярлек калалар азат ителеп тора. Безнең армия немецларны үз ояларына таба һаман саен ныграк кысрыклап бара... Төнге сәгать унберләрдә элемтә өзелде. Немец болай атмаган да кебек иде бит, дип шикләнде Әнвәр. Шул танклардыр инде, төн булды исә, кирәкмәгән төштән йөреп, бөтен чыбыкны тәгәрмәчләренә урап алып китәләр. Тәкәнәев элемтәне җайсыз җирдән сузган, дигән уй белән Әнвәр линияне кулына тотып чапты. Бераз баргач, иңендәге аппаратка тоташтырып, тыңлап карады, юк, линия үлек иде. Тагы йөгерде. Шактый баргач тагы тикшерде. Яшен яшьнәп бөтен җирне яктыртып куя, аннары күк күкрәргә тотына. Нәкъ караңгы төндә «Катюшалар* аткан кебек картина тасвирлана. Ярты юлга җиткәч, тагы тикшергән иде, линия эшли. Күзәтү пунктында Мурзыев дежурда утыра икән, ул: линиягә Тәкәнәев чыккан иде, шул ялгады, әле үзе кайтып җитмәде, диде. Әнвәр, тынычланып, батареяга кире китте, ләкин ул килеп кергәндә инде линия тагы өзелгән иде. Бу юлы линиягә икенче элемтәче чыкты. Өзек ерак булмаган, ул тиз борылды. Әнвәр Мурзыевтан: «Тәкәнәев кайттымы?» —дип белеште, ләкин теге һаман юк иде әле. — Әллә берәр хәл булдымы икән? — Күрше батареядә анын дуслары бар, шунда олаккандыр,— диде “ Мурзыев үзенә хас исе китмәгәнлек белән. Ләкин Тәкәнәев тагы бер « сәгать, ике сәгатьтән соң да кайтмады Әнвәр моңа бик пошынып, тизх рәк комбатка барып әйтте. Яктырып килә иде инде. Алексей Егорыч ■ шунда ук Мирхас белән Әнвәргә линия буенча алгы сызыкка чаклы о барырга кушты. Яңгыр туктаган. Аяк асты юеш, үләннәрдә су. Иокла- ■ маудан бөтен тәнне өшетә, куырылдыра иде. Җирне кәҗә мамыгы төсле аксыл томан сарган. Шулай да күз ияләнгәч әйберләр ачык күренә. Мирхас пистолетын кулына тоткан килеш атлый. Мирхас бик ышанычлы, үткен егет, аның үзе артындагы әйберләрне дә сизә торган әллә нинди тойгысы бар. Фронта йөреп тәмам шомарган, пычакка әйләнеп беткән. Цельгә төзәп тормыйча, үзе чабып барган көе ата һәм тидерә. — Син ник «тел» алырга йөрмисен?—дип сорады Әнвәр. Мирхас- ның осталыгы турында сөйләгәннәрне күп ишеткәне бар иде аның. — Мин берүзем генә барырга яратам. Туң башлар белән туры килсәң, харап кына буласын. — Ә барганың булдымы? — һи, без бер оберлейтенантны алып кайттык. — Хәзер җибәрмиләрмени? Язын полковой разведка белән баргач, засадага эләгеп, бары икебез генә исән чыктык. — Мнрхасның дикъкате сак иде. Әнвәргә генә төбәлеп барган төсле тоелса да, урынны чамалап та өлгергән. — Ярты юлны үттек.— диде ул һәм туктады. Әнвәр линияне кулына алып, өскә тартып карады, чыбык авыр иде, димәк, өзелмәгән, исән-имин. — Шалтыратып кара әле, кайтмады микән? —диде Мирхас, шыпырт кына җиргә чүгәләп. Әнвәр аппаратын линиягә тоташтырды, телефонда Шилов иде. Тәкәнәев әле һаман юк икән. «Биредән Мурзыев та эзләргә китте»,— диде йокылы тавыш. Мирхас торды, пистолеты белән изәп Әнвәрне үзе артыннан иярергә кушты. Алда иңкү жир, ул тегендәрәк ниндидер бер кызгылт ярга тоташкан. . _ Әнә ул,— дип кычкырды Мирхас һәм кинәт чабып китте. Әнвәр әле берни белми, ышанмый. Иң элек күзенә чуар плащ-палатоа ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф ка чалынды, шунда ук бер-берсеннән ерак түгел өч гәүдә аунап ята иде. Мирхас Тәкәнәев гәүдәсен танып алды. — Карале, нәрсә булган монда? — Ул, аптырап, нинди нәтиҗәгә дә килә алмый йөдәде. Тәкәнәевнең йоклаган кебек тыныч, озынчарак йөзе чалкан киткән, әз генә маңгай туры газап белән җыерылган, яткан көйгә черем итә шикелле. Әнвәрнең буыннары калтырый, гәүдәгә якынаерга куркып, бу көтелмәгән хәлдән ни уйларга белми. — Ну. биргән бу гансларга! — дип гөрелдәде Мирхас. Әнвәр дә зиһенен җыеп, бу гарасатны аны белән кабул итәргә тырышты. Ә Мирхас һаман дәртләнеп сөйләнде. — Беләсеңме, б) тәга»_н немец разведкасы, «тел» алырга килгән. Әнвәр аның сүзенә ышанмады, кибәк очыра дип уйлады. — Безнең солдатлар ич болар, обмоткалылар. — Гансиклар, алар еш кына разведкага шулай йөриләр. Мирхас, Әнвәрнең һаман шикләнүен күреп, бер гәүдәнең бушлатын сыерды. — Әнә вискоз күлмәк. Әнвәрнең мондый күлмәккә бет ияләнми икәнен ишеткәне бар иде. — Әйдә, хәбәр ит! — Мирхаска Тәкәнәевнең үлеме түгел, аның ике немецны тончыктыруы күбрәк тәэсир иткән иде. Ул әле бер, әле икенче гәүдә янына килеп, хәзинәгә юлыккан кеше кебек шулар белән әвәләнде. — Мин, мин...— диде Әнвәр һаман карарсыз. — Әй, кәбестә күбәләге, күрмисеңмени? Немец «тел» алырга килгән. Линияне өзгән дә ялгарга баручыны сагалап торган һәм «хоп!» — эләктереп тә алган. Ничек алар безнең тылга үткәннәр диген, менә шунысы аңлашылмый. Әнвәр линия чыбыгы янына килеп тезләнде дә аппаратны асты, чыбыкның резинын әкрен генә әрчеде, ялгыйм дигәндә тагы туктап калды. — Ә нигә үлеп яталар? — диде Әнвәр һаман безнен киемдәгеләрнең немец икәнлегенә ышанып бетмичә. — Тәкәнәев герой, шуңа,— дип ачуланды Мирхас, Әнвәрнең зиһене чамалы булуына гаҗәпсенеп.— Аның кесәсендә «ли.м нкәг булган, әнә. күрәсеңме, бөтен эчс-н актарган. Боҗрасын бик җайлы чама тартып өлгергән, фрицлар аның ал ягында булганда тарткан! Вәссәлам! Ай-яй, ничек шәп эшләгән! — Әнвәр Тәкәнәев гәүдәсе янына атылып барды, тезләнеп, аның битенә кулын тидерде, чөнки кинәт ул ничектер үлмәгән, тере шикелле булып тоелды. Мирхас батареяга шалтыратты, ул арада Мурзыев та килеп җитте. Инде кояш чыгып килә, томан тарала башлаган, бу куркыныч урын, тизрәк сызарга кирәк иде. Мирхас тегеләрнең документларын эзләде, Мурзыев, чаука каеннар сындырып, носилка әзерләде. — Бернинди кәгазьләре юк, сәер,—дип сөйләнде Мирхас, мәетләрнең кесәләрен актарып.— Безнең карабиннар белән, паразитлар! Әһә, менә нәрсә аларны сата! — Мирхас портсигар һәм кечкенә блокнот, зажигалка, тагын вактөяк әйберләр тапты. Боларның немец разведчиклары икәненә аның шөбһәсе калмады. Тәкәнәевне каен колгаларга салып күтәрделәр. Аның янында аппарат булырга тиеш иде, анысын таба алмадылар. — Ә теге мәетләрне нишләтергә? — диде Мурзыев, болай калдырырга яхшысынмыйча. Мирхас кулын гына селкеде... ...Мостафин янына беркөнне көтмәгәндә Галиев килде. — Галиев абый, ну, ни хәлләр? — дип, майор аны якты йөз белән 70 каршы алды. Галиев складтан машиналар белән снаряд ташуда эшли иде. — Әй, Мостафин туган. Өйдән хат алдым. Өч ел югалып торганнан сон, кинәт кенә исән булуыма ышанып житми язалар. Сөенгәннәр, башлары күккә тигән. Ничек болай булуымны кызларым төпченә, унны бетергәннәр. Әх! Нәрсә дип языйм икән, Мостафин туган? * Галиевнен шатлыгы ташый иде, шулай да аның эчендә курку, сагаю утыра. Мостафин аңа битараф жавап бирсә, үзеңә кара инде, Галиев абый, дисә, үз намусыңнан сора, дисә, аның салкынаюын күрсәтер иде, ләкин нинди киңәш бирергә язмыш суккалап-типкәләп, изеп-таптап бетергән бу кешегә? Күренеп тора: кешенең мин-минлеге юкка чыккан булган, ә хәзер әнә аруланып килә шикелле. — Берни дә язмагыз, Галиев абый,—диде Мостафин, уйланып торгач.— Төрле күнелсезлекләр булуы мөмкин. — Әйе, шулай, бик рәхмәт, туган! Әгәр сез булмасагыз... Аның тавышы кинәт калтырап өзелде, күзләреннән яшьләре тәгәрәде. Бу шатлыктан, туган! —диде ул, ашыга-ашыга һәм күзләрен сөртеп, шунда ук эш кыяфәтенә керде.— Әмма, тузан.— дип, тагы сүзен дәвам иттерде:— теге вакытлар искә төшә дә эчләрем әрнешә хәзер. Күп кенә эшләр миннән торган, ә мин чи дурак булганмын. Мине, туган, алгы . сызыкка күчерә алмыйсыңмы дип килүем инде? ° — Ярар, Галиев абый,— диде Мостафин, уйларыннан котылу өчен.— • Батарея расчетына билгеләргә булыр. ’ — Рәхмәт, туган! — Галиев капылт урыныннан кузгалды да. Моста- х фин карарын кире алмасын дип курыккан кебек, тизрәк чыгып китте, я Мостафин Галиевкә ачуы юк икәнен тагы үзенә-үзе икърар итте. * Ә ачуы булса, нишләр иде ул? Ачуын кайтарыр идеме? Юк, ачу алмас ■ иде! Аның урынында бүтән кеше — кимсеткән өчен гомер буе ачу сак- * лый торган кеше булса? Ачу кайтарырга жай эзләп кенә йөрсә? Ачу бит йоклый торган тойгы түгел! Ачуның иясе булса ярый, минем очракта ул — Галиев. Ә ачу иясе булмасз, сукыр ачу булса? Ачу бит, яшен кебек, бушанырга жай, сугар нәрсә эзли... «Яшен» иң якын ноктага суга! Сугышта шундый нокта — Ватан. Мостафһн бер төр хыянәтнең башлангычын шундый психологик халәт белән аңлатмакчы булып, уйланып утырды. Аның кызыклы уйларын икенче орудие командиры Черняев бүлдерде. Ул военторгка папирос сатып алырга килгән иде, сугышчы Тәкәнәев турында сөйләргә дип комдив янына кергән. Мирхас фриц разведчикларыннан алган вак-төяк әйберләрне, бигрәк тә язмалар белән тулы блокнотны Мостафинга күрсәтергә дип әйткән иде. Черняев кесәсеннән кәгазьләр чыгарып өстәлгә куйды. — Менә, егет, югалып калмаган! — диде Черняев, бу батырлыкны ничек исемләргә белмичә. — Ишеттем, таң калырлык хәл бу! — дип, Мостафин урыныннан торды, аның йодрыклары төйнәлгән иде. — Сугышчылар бу хакта газетага язуны үтенәләр, иптәш майор! ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ НЕР ГКНӘ — Рәхмәт! Ул турыда уйладык: листовка чыгарып, бөтен фронтка таратачакбыз. Газетага да язылачак.— Мостафин өстәлдәге кәгазьләргә иелде. — Әх, жәл, егет жәл! — Мостафннның яңагында бүлтәймәләр беленде. Ни әйтергә белмичә аптырап калды. — Гел батырлык эшләр төсле түгел иде ул, бик йомшак, тыңлаучан иде! — Черняевның тавышы аптыраулы, кызганулы, хәлне берничек тә үзгәртеп булмаудан гажиз иде. — Ваһаповка әйт, аерым бүләк документлары әзерләп китерсен. — Фрицларның хет берсе исән калмаган, сорау алырга шәп булыр иде, ичмаса. ' — Ниемә ул? — диде майор. Черняев моны аңлап җитмәде. — Күп нәрсә әйтерләр иде. — һе, безнең көчләр аларныкыннан берничә мәртәбә артык хәзер,— диде майор, кәгазьләрне актарып. — Безнең алда ни исемле немец часте тора — анысының әһәмияте юк. Тизрәк дөмектерергә — шул гына! — Кыйнарга кайсы да бер, һе-һе!.. — Нәкъ! Черняев сөйләшү тәмамланганны аңлады, Тәкәнәевнең кызылармеец книжкасын алып, ишеккә таба борылды. Нәкъ шул минутта майорга шалтыраттылар. Телефоннан сөйләшкәндә аның маңгае бер җыерылды, бер язылды... ...Фира Алексейны көтә иде, ләкин нигәдер ул озаклады. Буш минутларында Фира аны гына уйлый. «Ә Рәшит нигә минем искә төшми, ник мин аны уйламыйм?» — дип, Фира үзен-үзе битәрли, шелтәли. «Бу инде намуссызлык!» дип, үз-үзенә ачуы килә. Ләкин нишләргә? Үз-үзен көчләп уйлый алмый. Ул үзенең намусын да көчләп карый, юк, аны тәмам Алексей биләгән, бөтен төшен ул яулаган, җанында бүтәннәргә һич урын калмаган шикелле. Бу шулай була микәнни? Үткәннәрнең бер дә эзе калмый микәнни? һәммәсе беренче мәхәббәт, беренче хисләр, беренче төн, беренче кавышу дип үлеп сөйлиләр, ә миңа беренчесе бөтенләй булмаган да кебек. Барысы да икенче очрашу, икенче хисләрдән башланды. Ә беренчесе вакытында мин гүя йокыда булганмын, тәмле йокымны бүлмичә, битараф йоклап яшәгәнмен, ә менә хәзер генә уяндым. Уянып, күзне ачу белән, кояш нурларының нинди матур икәнен беренче күргән кебек булдым. Нинди рәхәт яктылык, нинди рәхәт киңлек! Суларга нинди рәхәт, тәмле һава! Моңарчы күргән газапларым бөтенләй булмаган да кебек тоела. Фира биредән китәргә кирәк булачагын тоя, чөнки аңарда үзен сиздерә башлаган бүтән җан иясе шуны таләп итә. Ләкин ул һич тә китүенә ышанмый. Ничек ул Алексейдан аерылып китә алсын? Юк, бу мөмкин түгел! Ә бит биредән китү котылгысыз булачак... Юк. юк, ул хакта уйлыйсы килми. Аңардан башка Алексейга да бик авырга туры килер. Ә Алексейдан башка ул япа-ялгыз, ятим шикелле. Алексейга әйткәне дә бар: «Син үзеңне саклабрак йөр, син минем өчен әтидә, әни дә, абый да, апа да», Алексей матур итеп, шатланып көлде генә: — Каян син барысын да шулай табасың? — диде. — Тапмыйм, күңелемдә булганны әйтәм. — Шулайдыр да, сакланып кына йөреп буламыни? — дип, Алексей уйга калып торды, бу сугыштан аның ничек туйганлыгын, сугыш аның хыялларына һәм гамәлләренә ничек аркылы торганлыгын аның гаҗиз карашыннан тоярлык иде.— Характерны үзгәртеп булмый инде, Фира,— дип өстәп куйды ул. — Син бик юл куючан, Алексей, үзеңә бәла килер дип курыкмый- сың. Командирга катырак булу да әйбәттер. — Әйдә, бу хакта сүзне бетерик, Фира! — диде Алексей. Ул Фира- ның мондый дәгъвалары аны үз холкына ипләндерергә тырышудан түгел, ә яратудан икәнен аңлый һәм аңа каты бәрелми иде... Көтә торгач. Алексей килде. Төрле ашамлыклар тутырып килгән. Фира табын әзерләде. — Сөенеч бар, Фира, — диде Алексей, консерва ача-ача. Ул Фираны үзгәргән кебек күрде. Аның беленер-беленмәс матур сипкелләре ничектер куерган шикелле, йөзен борчу-хафалану элпәсе каплый башлаган сыман. — Нинди? — дип, Фира ягымлы карашын ана төбәде. Алексейның озынча бите, киң ияге тагы да матур булып тоелды. — Станциядә яралыларны эшелон белән Казанга озаталар. Син шу- ларны илтүче врач. — Ничек? Чынмы? — диде Фира, моңа ышанмыйча. Беренче карашка бу сөенеч кебек, ләкин хатын өчен биредән китү мөмкин түгел сыман тоела иде әле. Димәк, китәргә? — Чын, менә бөтен кәгазьләр әзер! — дип, Алексей, шатланып, түш кесәсеннән кәгазьләр чыгарды. Кинәт карашын Фирага туктатып: — Син әллә шатланмыйсыңмы? — диде. — Шатланам, әлбәттә,— диде Фира, сер бирмәскә тырышып, һәм иренең бушаган савытына чәй агызды. Алексейның тырышлыгын бәяләмәгән кебек иткәнен сизәргә өлгерде һәм шунда ук елмаеп аның беләгенә асылынды. — Мин шат та, түгел дә... Мин китәм, син каласың... Мин тагы ялгызым? Алексей аның күпереп торган коңгырт чәчләреннән сыйпады, тәмле исен татыды. Чынында Алексейның аны жибәрәсе килми, шулай да анда тылда Фирага яхшырак булыр, дип инана, аннары үзен хуҗаларча тоеп, булачак тормышны кайгыртасы килә. Чөнки Фира аның халәтен әзгә генә булса да табигый хәленә кайтарган, менә хәзер яна гамь һәм теләк белән төсмерләнгән вөҗүде шуны таләп итә иде. Ул Фирага биредән китү бик кыен булуын да аңлый. я — Бу иң әйбәт җай, Фира, — диде Алексей.—Просто синең бәхетен! я Фира матур соры күзләре белән бер ноктага текәлеп торды. х — Бәхет, бәхет, о. минем бәхет?! — диде хатын, тирән итеп көрсенеп ж куйды, үзе дә бу көрсенүен яратмады, көннән-көн үзгәрә баруына ул әле « һаман күнегеп җитә алмый иде. Үзен артык нечкәргән, иркәләнә башла- £ ган кебек итеп тоя һәм үзенә-үзе ачуы килә, соңгы көннәрдә Алексейның и күңелен шуның белән тырмыйм, биздерәм дип курка һәм үзен нормага китерә алмый эчтән газап чигә иде. Ашап-эчкәч, Фираның караватына кырын яткан килеш, Алексей төрле планнар корды, алда ниләр буласын, аларны нинди хәлләр көтәсен гөман итеп, шаярып маташты. Фира аның кулын ике учында иркәләп, аны тыңлап утырды. — Әйе. кайту проблемасы хәл ителде. Беләсеңме, күпме чаптым? Барысын да Мостафин җайлады. Кайтасың, госпитальгә эшкә урнашасың. Миңа бер малай табасың, әйеме? Бел, мин сиңа малай заказать иттем!—дигәч, икесе дә берберсенә карап көлештеләр. Фира башын ас- карак иеп, беләм, беләм, дип ияген какты. Алексей тынып калды. — Шуннан? — дип, Фира аның кулыннан тартты Алексей ничектер бүтән нәрсә уйлаган кебек, дәшми торды. — Шулаймы? Сугыш бетә, мин синең яныңа кайтам! Тагын икесе дә тынып калдылар, чөнки бу хыялның тормышка ашуы өчен чыгып булмаслык үткелләр, кичеп булмаслык диңгезләр, тәмуг кебек утлар бар иде әле... Шул нәрсә хыялның кинәт утын сүндергән кебек итте. — Алексей, ачуланма тагы, ә бит син тыл армиясенә күчә аласың, әгәр теләсәң? Аягыңдагы яраң һаман төзәлми, эренләп тора, ә? — Мостафин җибәрми мине, — дип кешегә сылтамакчы булды Алексей, шулай Фираны юатмакчы иде. Ләкин бу кеше артына посарга, ышыкланырга тырышуның чынлыкка туры килмәгәнен Фира бик яхшы белә. Ул фронтка ашыкканда хәзерге хәлгә төшәрмен дип күз алдына да китермәгән иде, хәтта хыялы белән дә Алексейның хатынына әйләнүенә барып җитә алмаган иде. — Сине намусың җибәрми, Алексей, — диде Фира Икесе дә, бер-берсенең ялганын тоткан кебек, бер-берсенә карап елмаялар, бер берсен кичерәләр, гафу итәләр. Ир белән хатын шулай л ов ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф була торгандыр инде ул, дип уйлый Алексей. Бу яна вазифа, ир вазифасы аңарда әллә нинди фикерләр, ниятләр уята иде. — Әгәр квартир белән уңайсызлык килеп чыкса, шунда ук миңа хәбәр сал, яме! Безнең полковник Кимбр мине бик ярата. Мәскәү аша гына эш итә ул! — Шуның яратуыннан файдалан, тыл армиясенә күч, Алексей. — Фираны ни борчыганын Алексей аңлады, үзенең күңеленнән бу мәсьәлә буенча «верховный совет» оештырып алды, юк, мөмкин түгел, дигән фикергә килде. Сәбәпләрен аңлатуны артык санады. Күңелнең бөтен тойгыларын әйтеп бетереп буламыни? Шулай да Фираны тынычландырырга кирәк, болай үзсүзләнергә ярамый, аңа авыр килүе мөмкин дигән нәтиҗәгә туктады. — Дәгъваң хаклы, Фира, менә прорывтан соң, мин, мөгаен, синеңчә эшләрмен,— диде Алексей. Хатын шунда ук җанланып китте, аның хуера башлаган сипкелләре юк шикелле булды, йөзен сөенеч нуры яктыртып җибәрде. Фираның Алексейның шушы карарын аның күңеленә тирәнрәк уйдырасы килде. — Без бит хәзер үзебез генә түгел, — дип, үрнәп килгән өченче җан иясен дә үз теләге ягына ава башлаган үлчәү тәлинкәсенә салырга җөрьәт итте. Алексей елмайган көе, дәшми генә, Фираны тыңлады. Хатынның тавышы аңа ниндидер бер музыка шикелле тоела иде. Юк, ул аны аңлата алмас иде, ә музыканы шәрехләргә кемнең генә көче җитә? Фираның йөзендә уенчаклык, шаянлык кабынды. — Син нинди исемнәр яратасың? — дип, Алексейның кулыннан, бармакларыннан тартты. — Нинди исем? Син татар, мин рус, шулай булгач, интернациональ исем инде, ә? — Кыз булса, Ландыш, ә малай булса... Әйдә, шобага тотышабыз?— диде Фира һәм кулъяулык чыгарып, аны бөтерде. Бер очыннан тотып, Алексейга якын китерде, икенче очын үз бармаклары арасына кыстырды.— Кем башка чыга, шуның яраткан исеме куела.— Алексей көлә-көлә, Фираның мәзәген кабул итте. — Иң элек яраткан исемнәреңне әйт. — Альберт, Римма,— дип тезде Алексей.— Ә синең? Артык матур исемнәр кирәкмәс. Фира бераз уйлаган итте дә: — Булат, Динә, — диде. Алар тотыша башладылар, бармакларын берсе өстенә берсен куйдылар. Кулъяулык очы кечерәйгәннәи-кечерәя барды. Фира бармаклары арасына кыстырганнан әз генә калды, Алексей шырык-шырык килеп үзенең баш чыгуын тантана итте. — Менә бармакларың белән син яулыкны өскә чөяргә тиеш, әгәр шулай итә алмасаң, мин баш,—дип шыркылдады Фира. Алексей кулъяулык очын бармаклары арасына кысты һәм кулъяулыкны өскә чөйде, кулъяулык сүтелеп, һавада җәелде дә әкрен генә төшеп китте. Икесе дә шатланып көлештеләр. Шул чак палатка тышында: — Мөмкинме?—дигән тавыш яңгырады. Штаб элемтәчесе килеп керде, Алексейны штабка чакыруларын әйтеп, тиз генә чыгып та китте. — Иртәгә таңда кузгаласыз. Фира. мин озатырга килермен. Ну, хәерле! — диде Алексей борчулы һәм киеренке бер тавыш белән. Башына фуражкасын киде. Фира аны муеныннан кочаклап күзләренә текәлеп торды. — Барысы да әйбәт булыр, Фира, кайгырма! Хатын аңардан кулларын ычкындырды, ни әйтергә белмичә аптырап калды... Тнк Фира исен җыеп өлгергәндә, аның каршында Алексей юк иде инде! Аны озатырга ул килә алмады. Тан алдыннан машина яралылар белән Фираны ике йөз чакрымдагы станциягә алып китте. Хуш, хуш, Алексей җан! Ә шул көнне сәгать уннарда безнең һөҗүм башланды. Сул флангта һөҗүм таңнан ук бара иде инде. Чолганыштан куркып, немец бу ныгытылган районнан үзе ычкыныр дип гөман ителгән иде. Тик алдан уйлаганча ук булып чыкмады. Сул флангта фрицлар бик каты каршылык күрсәттеләр. Биредә исә безнең пехота, беренче мәртәбә атакага күтәрелеп караса да, алга бара алмады, траншеядән берничә адым китү белән дошманның тернәкләнгән пулемет уты ятарга мәҗбүр итә иде. Алексей стереотрубадан ут нокталарын күзәтеп, шул урыннарга ату өчен цельләрне кычкыра, Әнвәр телефоннан саннарны батареягә, ору- диеләргә китерә. Бөтен орудиеләргә бер квадрат-цель бирелә, димәк, залп белән атарга тиешләр. — Прицель шул ук, уңгарак 06, огонь! — Алексей немец траншеясы өстендә балчык болыты күтәрелгәнен күрә. Ләкин бу беренче траншея, атканда немец бетон ныгытмаларына ышыкланып тора, ату туктадымы, кире чыгып безнең пехотага ата башлый. Аның пулеметларын нәкъ шуңа күрә берәм-берәм юк итәргә кирәк. Немецлар пулеметларын запас ояларына күчереп йөртәләр. Тактика таләп иткәнчә, Алексей билгеләнгән цельләргә генә түгел, £ ихтимал, булганнарына да залп белән һәм сыңарлап аттырды. Нәтиҗә- я дә бер сәгатьтән сон безнең пехотачылар атакага күтәрелеп, дошманның ■ беренче траншеясына һәм ныгытмалы дотларына бәреп керә алды. Әм- , ма уң яктагылар артта калды. Атакага күтәрелгән пехота нейтраль зо- * нада ятарга дучар булды. Командирлар телефонда талашырга тотындылар. Пехотачылар артиллеристларны гаепләделәр, артиллеристлар пехотаны эттән алып эткә салдылар. Безнең фланглар ачык калды. Шуңа күрә Алексей уңдагы батареяның күзәтү пунктына барды. Тәҗрибәсе җитеп бетмәгән бер яшь комбатка шактый озак булышып азапланды, үзе цельләр күзәтеп, үзе шуларга аттырды. Ниһаять, өйләдән соң немецны урыннан кубардылар. Пехота алга китте, аларның һөҗүмен танклар ныгытты. Кичкә таба немецның бөтен фронт белән чигенүе беленде. Ул, гадәтенчә, юлга арьергардлар куя иде. Пехотачылар шулар белән бәрелешәбәрелешә алга бардылар. Немец барыбер еракка ата торган авыр туплардан атып торды. Пехота алга киткәч, безнең орудиеләр утны тирәнгә, немец тылына күчерделәр. Алдан билгеләнгән квадратларга атыш ясадылар. Кояш офык артында ут шары булып кызарып торган мәлдә, бата- реяга атуны туктатырга һәм алга күченергә приказ килде. Алексей тәмам хәлдән тайган иде, сугышчылар җыелган арада окоп читенә чыгып утырды. Эх, Фираны озатырга барып булмады, киткәндер инде, дигән уй күңелен чәнчеп алды. Шулай да прорывтан исән-имин чыгуына шатланды, безнең көчнең немецныкыннан күпкә өстен булуын тою шулай ук җанга зур канәгатьлек бирә иде. Хәзер сугыш озакка бармас төсле, тагы бер-ике тапкыр шушындый ут—н немец капут! Юк инде, тылга күчәмме сон! Юк, Фира мина ачуланмас әле. Гаҗәп мөлаем ихласлыгы белән мин-ташны йомшартып зенә беркеттерде дә куйды бит. Озатырга килер дип өзелеп көткәндер инде ул, их!.. — Иптәш комбат, телефон! — дип, Әнвәр блиндаж авызына чыгып кычкырды. Алексей урыныннан торырга гына өлгерде, кинәт күзендә ялкын чагылуын күрде, әмма шул секундтагы каты шартлауны ул ишетә алмады, башына ярчык тиеп аңсыз егылды... мвлов ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ Сугышчылар килеп җиткәндә, ул тынсыз иде инде. Авыр снаряд төшүен Әнвәр дә күрмәде, аркасына нәрсәнеңдер бик каты сугуын гына тойды, үзенең каядыр атылып мәтәлгәнен чамалады, күз алды бермәл кап-карангы булып торганын ачык хәтерләде. — Алексей Егорыч?! Иптәш комбат! — дип кычкырды Әнвәр. — Алексей Егорыч һәлак булды,— дигән тавыш ишетте ул. Аны күтәреп баручылар әйтте, ахры, моны. — Ничек?! Тукта, тукта! Ләкин тегеләр, ишетмәгән кебек, каядыр баралар. Тик Әнвәрнең күз алдында тагын бөтен нәрсә изелеп җәелгән шикелле булып, үзләренең рәвешләрен югалттылар. Ваһапов бөтен батареясы белән бирегә килгәндә комбат Алексей Барановның канлы гәүдәсе плащ-палаткага салынган иде.. Старшина алдан өлгергән, барысын да хәстәрләгән. Ваһапов нәрсә уйларга, ни исәпләргә белмичә коты очып карап торды. Кинәт аяк асты җимерелеп, убылып киткән кебек булды. Бу хәлне аның зиһене кабул итә алмый изаланды. Ничек инде бу? Ничек болай килеп чыкты әле? Бик күп үлемнәрне башыннан кичерсә дә, аңа үлемнең моңа кадәр шул чаклы каты китереп сукканы юк иде әле. Ә Мостафинга бу хәбәрне ничек ирештерергә, аңа ничек җавап бирергә? Бөтен фронт буенча алга кузгалган бер минутта бит?! Алмаштырмаслык кешеләр булмый дип әйтәләр дә. юк, дөрес түгел! Алексейны минем җанда кем алыштыра алсын? Ә аның сугышчан дусты һәм хатыны Фирага ничек хәбәр итәргә? Кайтып җитү белән аңардан шатланып, сагынып хат киләчәк!.. Бер минут эчендә башта диңгез дулкыннары кебек, берсен-берсе куып, берсен-берсе ишеп, берсен-берсе бөтереп бик күп фикерләр узды, ми ярларына бәрелеп, һаман кыйнап торды. Сугышчылар каберне казып бетерделәр. Замполиттан соңгы сүз көткән кебек тынып калдылар. Кинәт башына төшкән бу кайгыдан Ваһапов барча агитаторлык сәләтен югалтты. Хәрби тәртип шуны таләп итсә дә. ул сөйли алмады. Биредә суз сөйләү артык иде, сүзләр урынына күз яшьләре генә тамды. Бермәлгә бар нәрсәнең дә асылы, мәгънәсе беткән кебек тоелды. Җирдәге әйберләр, хәрәкәт — барысы кешенең тере булуына нисбәтән рәвештә генә мәгънәгә ия булалар икән. Ваһапов шул хакыйкатьне белде. Сүзләр көчсез, кабер өстендә автоматтан салют бирүләр көчсез, шыксыз бер талпыну булып тоелды... Комбатны Латвия белән элекке Россия чигендәге билгесез бер калкулыкка җирләделәр. Ваһапов, дустының кабере югалмасын өчен, аңа ир- тәгәме, берсекөнгәме килеп чардуган куярга ниятләп, машинага утырды, кабинкада ут яндыртып, картада кабер урынын төгәл билгеләп куйды. Машиналар дәррәү кузгалдылар, чигенүче дошманны эзәрлекләп барырга, аңа тын алырга бирмәскә кирәк иде...