Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ СТЕНА ГАЗЕТАСЫ «ТЫНГЫСЫЗ КАЛӘМ» БЕЗДӘ КУНАКТА Т мин ЛИРИК АБЫНУЛАР логик* Син сөясең, мин дә сөям, Мин ник сөям, син нигә? Син белмисең, мин дә белмим, Кайтышыйк мәллә өйгә? ТЬФҮ! Урманнарда гөмбә эзлим, Үз бакчамда — викторий. Күтәрелеп караган юк — Янымда кызлар йөри. ЮАНУ Тышта кыш — буран котыра. Карап торам тәрәзәдән: Борын очын уа-уа Егет бара бер кыз белән. Үзе, бәгырь, көлгән була, Кызга нидер әйткән була. Карап торам тәрәзәдән — Күңел йомшый, күңел тула. Яшь егетләр нужа чигә, Мин өемдә, мин җылыда. Хатын коймак чыжылдата — Кайчак ярый ир булу да. ВЕК ЖИВИ, ВЕК УЧИСЬ Бакчада бер кызны күрдем, Аның белән бергә йөрдем. Төнлә күргән бу төшемне Иртән сиңа сөйләп бирдем. Ах, оятсыз! Азгын! дидең, Йодрык белән сыртны төйдең, Акланмадым, карышмадым, Оятымнан башым идем. Өнемдә бер кызны күрдем, Кулларыннан тотып йөрдем. Юк, монысын һич сөйләмәм, Инде белдем — акыл бирдең. Гамил Афзал ЭПИГРАММАЛАР МОСТАФА НОГМАНГА Болын ямьле, сулар тәмле һәр авылда, Кызлар матур, егетләр шәп һәр авылда. Үзе тәти, йөзе тәти, күзе тәти, Тигезләгәч тигез була икән тәки. «АЗАТ ХАТЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ ҖАВАПЛЫ СЕКРЕТАРЕ ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИНОВ ҖЫРЛЫЙ Әй, таң ата, таң ата шул, Таң кайгыны тарата. Безнең журналның кызлары: Асиясе, Мәдинәсе, Диләрәсе, Саҗидәсе — Бары да мине ярата. ЗӨЛФӘТ Юк безнең фамилиябез, Булмаса, төкер әле. Гомер дә фамилиясез, Аллага шөкер әле. Батулла Турай ТАЛАНТ АДЫМНАРЫ БАЛИГЪ БУЛУ Ут кабызгач кына караңгыда утырганымны аңладым. АФОРИЗМ Ике йөзле булуга караганда беркатлы булу яхшырак. МӘРСИЯ Мәрхүм Гапсаттар абзый әсәрләре сукыр бакырга да тормый иде, әмма алтын кеше иде үзе. ДУАМАЛГА МӘДХИЯ Җебегән ир дуамал иргә караганда гаиләсенә хәсрәтне күбрәк ташый