Поэзия
Шәриф Биккол, башкорт шагыйре Фаҗигадән туган дурт җыр Чили бүген матәм киеме кигән, әмма Чили кәфен кимәгән; хәсрәт, үчтән йөзе кара көйгән, иллә-мәгәр башын имәгән! Гориллалар шаша: канлы террор котырынганнан бара котырып. Корыч пружинадай кысыла Чили хунта шашынганнан отыры, һәр нәрсәнең була соңгы чиге: ут дөрләтә нәфрәт очкыны. Чили — пружина, кысылыр-кысылыр да, тоталмаслар аны — ычкыныр! Гориллалар шаша һаман... Моннан ота түгел, алар отыла: пружина бит күпме нык кысылса, шул тиклем үк көчле атыла! Бар гомерең — тарих уч төбендә, халкың күңелендә, Альенде! Син барында дусның рухы үсте, палачларның коты алынды. Син сафларда килдең алгы рәттә, йөзенә-йөз терәп дошманның; туган Җирең — азат, аналар — шат, балалар тук булса, хушландың. Соңгы минутларың сукты... Ә син, ихтирамын яулап галәмнең, хунта башын бермәл идертәчәк көрәш байрагына әйләндең! Әнә, Чили бүген шул байракның каршысына басып, баш сала. ...Көрәшчеләр өчен үлемсезлек яуда аугач кына башлана... Бирелмәгән сыман вәхшиләргә иптәш Карлос, иптәш Корвалан, батырларың ант итәләр: — Чили, сиңа туры калды һәр балаң! Кул кушырып түгел, ут яудырып, хунта көлен күккә очырып, тизләтикче үч кайтарыр көнне — Азатлыкның яңа таң чорын! Яттан белә моны һәрберебез, бу хакыйкать безгә сер түгел: ирмен дигән ирләр тез чүкмиләр, тез чүктеме, димәк — ир түгел! Баш имәгән кебек вәхшиләргә иптәш Карлос, иптәш Корвалан, көрәш учагына ташлый үзен бүген, Чили, синең һәр балаң! Канәферләр, әнә, баш калкыта, сәлам биреп дөнья йөзенә. Мин аларны сезнең истәлеккә утырттым бит үткән көз генә... Бурлат-кызыл чәчәк атар алар, тере комач итеп җир өстен; бу чәчәкләр хәтерләтеп торыр ярагыздан аккан кан төсен, Чили күген иңләп, бер барыбер гомерлеккә балкыр таң өчен! 1973-74.