Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЛЛӘР ҮЗӘГЕ САМОТЛОР

Офыкта, кара урманнар артында, башкалардан шактый ук зур күл күренде. Аның янында, кемдер кызыл яулык болгагандай, факеллар яна иде. — Самотлор! Самотлор хант телендә «Йөрәк-күл» яки «Үзәк-күл» дигән сүз, диләр. Чыннан да, киңлеге 8 чакрымлы, буе 12 чакрымлы бу күл, самолеттан караганда, формасы белән йөрәк сурәтен хәтерләтә икән. Самотлор еракта, офык сызыгы янында, кала, Төмән хнәһәреннән күтәрелеп өч сәгатькә якын очкан АН-24 самолеты җиргә төшә. Аэропорт бинасының түбәсенә «Түбән Варта» дип язылган. Самолеттан чыгуга, пассажирлар калтыранып куялар: бүген, 1 Октябрьда, Төмәндә кояшлы, җылы көн иде. урамда күпләр костюмнан йөриләр иде. Ә монда аэродром янындагы кызыл балчык кантарларын бәс сарган — 10 градус салкын. Минем тизрәк күлне күрәсем, даны бөтен илгә таралган Самог- лорның ярына барып басасым килә иде. Кырык минут та үтмәгәндер, «газик» машинасы мине Самотлор- га илтеп тә җиткерде. Менә нинди икәнсең син, Самотлор — күлләр үзәге! Өстенә юка боз чираган соргылт су. Ерак яр буйларындагы урманнар кара челтәр сыман күренә. Су өстеннән иркенләп искән дымлы җил үзәккә үтә. амолет, түбәнәеп, соры болытка чумды. Шактый вакыт берни күренмәс булып торды, ниһаять, канатлар астында гаҗәеп манзара пәйда булды: киң офыкларга хәтле көрәнсу-яшел сазлыклар һәм саргайган ябалдашлы каен аралаш кара-кучкыл эрбет урманнары җәелеп ята. Алар боргаланып- сыргаланып, буталып беткән елга-ерымнар белән ергычланганнар, эреле-ваклы күлләр белән чуарланганнар. Әйтерсең лә ниндидер бер гыйфрит биниһая зур калагы белән җирне-суны бутап ташлаган да өстән болыт юрганы белән каплап куйган. Күз ялы өчен ник, ичмасам, бер кишәрлек басу булсачы! Самолет Иделдәй киң елга өстеннән очып узды. — Обь елгасы! Күксел болыт, соргылт су, кара урманнар. Я табигать, безнең якларга чутсыз мул биргән төсләреңне бу якларга ник кызгандың син? Минем белән янәшә бораулау бригадасы бригадиры Виктор Китаев басып тора, ул да күлгә караган. Аның бригадасы Самотлор ятмасының нәкъ үзәгенә скважина бораулый. Вышка күл уртасына ком өеп ясалган мәйданчыкка куелган. — Озак эшләячәксезме сез монда? — дип сорыйм мин бригадирдан. — Кыш буе. Алар шушы мәйданчыктан унсигез скважина бораулаячаклар икән. Вышка үзе рельсларга куелган, аны әз генә күчерәләр дә, кыеклап бораулыйлар. Кечкенә генә мәйданчыктан нефть ятмасының шактый зур мәйданына барып җитәләр. — Кышын монда салкындыр,— дим мин. — Урманда егерме градус булса, монда кырыкка җитә. Ә бит бу якларда салкыннар илле градуска җитә, диләр. Урманда эшләүче бригадаларга ышыграк та, күңеллерәк тә. Андагы түмгәкле сазлыкларда көзен күзне кызыктырып мүк җиләге, нарат җиләге пешә. Анда кыр тавыгы, куян, төлке очрый, кайчак буровойлар тирәсендәге калдык-постык ризыкка ымсынып, аюлар да килеп чыга, дип сөйлиләр. Урманда рәхәт. Ә монда су да җил генә. — Бигрәк шыксыз урында эшлисез,— дим мин Викторга.— Скважинасы да бик җаваплы, диләр. Бу буровойның геологик яктан катлаулы булуы турында күп сөйлиләр, күп язалар. Самотлор нефть ятмасының өстендә мендәр булып калын газ катламы ята. Күл уртасы — шул «мендәрнең» иң калын урыны. Зур осталык, зур саклык кирәк монда. Әмма Виктор бер дә ачылып китми: — Бораулау эше бораулау эше инде ул,— гына ди. Кызганычка каршы, бригаданың комсоргы Рафат Юсупов вахтада төнлә бултан, хәзер кайтып киткән икән. Вышка янында йөрүче бер егетне күреп, Виктор: — Фәннүр, бире кил әле,— дип чакырды.— Таныш булыгыз: бораулаучы ярдәмчесе Шәйхелисламов. Фәннүр яшь әле, шулай да даны илгә таралган икән инде. Ул медаль белән бүләкләнгән, «Огонек» журналында аның рәсеме басылып чыккан. Монда Бөре шәһәреннән килгән ул. Саубуллашканда Виктор кинәт кенә: — Нишләп әле сез күлне хурладыгыз? — диде.— Бер дә ямьсез гүгел ул. Искиткеч матур күл бу! Гаҗәп матур! Ул, минем сокланачагыма шикләнмәгәндәй, зур ышаныч һәм соклану белән күлне күздән кичерде. Мин исә күлдән бигрәк аның үзенә гаҗәпләнеп карадым. Аның моңарчы битарафлык саклаган йөзе кинәт ачылып китте, күзләре нурланды. Шушы соры күлне чын күңелдән яратканы аның бөтен кыяфәтеннән күренеп, тавышыннан сизелеп тора иде. Күл ярыннан буровойга хәтле булган арага ком өелеп, дүрт чакрым ярымлы юл салынган. Бетон плиталардан салынган юл күлдән утыз чакрым ераклыктагы шәһәргә илтеп кертә. Юл буе мин кызгылт түмгәкләрне, су күплектән урыны-урыны белән тамырында көйгән урманнарны күзәтеп кайттым. Колагымда һаман Викторның күлне яратып әйткән сүзләре яңгырап торды. «Кай җирен ярата икән ул бу күлнең, бу сазлыкларның? — дип уйладым мин. — Ни өчен ярата икән?» Ишекне ачуга таныдым мин Рафатны. Озын буеннан, маңгаена бүселеп төшкән сары чәченнән, елмаюдан чокырланган бит очларыннан таныдым. Аның елмаеп төшкән рәсемнәрен газеталарда күргән идем. Мин аларга бераз вакытсызрак килеп кердем. Кечкенә бүлмәнең асты өскә килгән. Рафат, аның хатыны Рәисә һәм өч яшьлек Иркә яңа квартирага күчәргә әзерләнгәннәр икән. Шулай да алар авырсынмадылар. Төнге вахтадан кайтып өс-башын да алыштырырга өлгермәгән Рафат төеннәр арасыннан бер кочак карточкалар да табып алды. Бу аның Берлинда, Яшьләрнең һәм студентларның унынчы бөтен дөнья фестивалендә төшкән рәсемнәре иде. Анда да Рафат рәхәтләнеп, чын күңелдән, эчкерсез елмаеп төшкән. Фестивальгә ерак юллар илтә. Рафатның бу юлы әле яшүсмер чагында, Татарстаннан көнбатышка «Дуслык» нефть үткәргече төзүчеләр белән очрашкач ук, башлангандыр, мөгаен. Шул чакта ук нефтьнең «сихере» тиеп калган аңа. — Нефть сихере тигән кеше гомере буе шушы эшкә гашыйк булып = кала икән ул, — ди Рафат. Бирегә дә аны шул сүнмәс мәхәббәт китергән. Бар эш тә җиңел = бирелә кебек Рафатка, гомер юлыннан ул елмаеп кына атлый шикел- * ле. Кирәк чакта «эһ» тә димичә уналтышар сәгать вахтада була ул, Е комсорг эшен дә гөрләтеп, бар кешене мавыктырып альт бара, читтән „ торып техникумда да укый. = Узган елның көзендә, Советлар Союзы төзелүгә илле ел тулу хөр- * мәтенә, Самотлорда күп милләтле комсомол бригадасы оештырылган 2 иде. Аңа Әзербәйҗаннан, Украинадан, Төркмәнстапнан, Белоруссиядән, Коми АССРдан яшь нефтьчеләр килде. Бригада составына шулай ук Татарстаннан Вәгыйз Гәрәев, Башкортстаннан Әхәт Сираев, Оренбург өлкәсеннән Исмәгыйл Мөхәммәтгалиев, Томск өлкәсеннән Зөфәр Усманов, Төмән өлкәсеннән Виктор Китаев белән Рафат Юсупов һәм башка берничә кеше керделәр. Интернациональ бригада 2200 метр тирәнлектәге скважинаны билгеләнгән вакытыннан җиде көн алда бораулап бетерде. Бригададан берничә кеше бөтен дөнья фестиваленә делегат итеп сайланды. Алар арасында Виктор Китаев белән Рафат Юсупов та бар иде. Гаҗәп кызыклы сәяхәт була бу егетләр өчен. Самотлор — Әлмәт нефть үткәргече төзелеп бетеп, «Дуслык» нефть үткәргеченә тоташкан инде. Самотлор нефтьчеләре чыгарган кара алтын урман-сазлыклар аша үтеп, континентларны тоташтырып, дәүләт чикләрен кичеп, Германиягә барып җитә. Егетләр нефть үткән юлларны буеннан-буена кичәләр. Мәңге онытылмаслык матур истәлекләр алып кайткан Рафат фестивальдән. Бигрәк тә фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары нык тәэсир иткән аңа. — Ә без Рафатның Берлинда йөргәнен телевизордан карап утырдык, — ди Рәйсә. Митингларны, кичәләрне, мең дә бер төрле милләт яшьләре белән танышудуслашуны, төн урталары узгач та Берлинның шау-гөр килеп торган урамнарында йөргәннәрен сөйләп туя алмый Рафат. Ә нефтьчеләргә анда игътибар һәм ихтирам аеруча зур булган. Аларны ГДРның геология буенча дәүләт секретаре (безнеңчә әйтсәк, министры) доктор Бохман кабул иткән. — Ничек шул кадәр тиз бораулый аласыз икән сез, шуны үз күзләрең белән күрәсе иде,— дигән ул. ф КҮЛЛӘР ҮЗӘГЕ САМОТЛОР — Ничек бораулаганыбызны бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек без аңа, — ди Рафат елмаеп. Алар ГДРның буровойларына барганнар, бик тирән катламнардан газ чыгаручылар белән очрашканнар. Әлбәттә инде, безнең егетләргә журналистлар тынгы бирмәгән. Уен-көлке яратучы Рафат аларның кайберсенә шаярып та җавап биргәләгән. Бер журналист: — Самотлорда үзегез өчен иң истәлекле вакыйганы сөйләгез әле, — дип сорагач, Рафат: —Интернациональ бригада члены Рөстәм Гудыковның безгә килеп төшүе, — дип җавап биргән. — Декабрь аенда ялтырап торган ботинкалар киеп, ялан баш килде ул. Ул яши торган Төркмәнстанда җылы икән, ә бездә кырык градус салкын. Киез итек, бүрек, тун, тире бияләйләр китергәнебезне көтеп өйдә утырды егет, шунсыз вахтага бару түгел, урамга да чыга алмады. Менә шулай, бик шәп калаларда олы кунак булып йөргән Рафат. — Кунагын кунак та, соңга таба Түбән Вартаны бик сагына башладым, — ди ул. — Кайчан кайтып шушы кечкенә бүлмәнең түренә менеп утырырмын да, кайчан Самотлорга барып дусларымны күрермен, дим. Бездән башка ничек эшлиләр икән, дип тә борчыласың бит. Йөкләмәләр бик зур бит безнең. Ел эчендә җитмеш мең метр борауларга сүз бирдек. Кайда бар ул шул кадәр күп бораулый торган комсомол-яшьләр бригадасы? Андый бригада юк бүтән. Ни хисабына арттырыла ул метрлар саны? Техника елдан-ел яхшыра, әлбәттә, дип сөйли Рафат. Мондагы бораулау техникасы Татарстандагы ише генә түгел, төньяк шартларында эшләү өчен махсус яраклаштырып чыгарылган. Ләкин эш уңышлы барсын өчен төп шарт — бригаданың нык оешкан, береккән булуында, бер ритмда эшли алуында, берберсен сүзсез аңлавында. Бораулау бригадасы — музыкаль ансамбль кебек ул. Ансамбльдәге төрле уен кораллары бер көй, бер моң булып яңгырарга тиеш булсалар, бораулау эшендә дә, һәркем эшнең гомуми агышын тоеп, башкаларның көен белеп эшләсә генә бригада уңышка ирешә ала. Ә андый бригаданы тиз арада гына төзеп булмый. Өстәвенә, Самотлор шартларында эшләү яшьләргә аеруча кыен икән. Алар буын ныгыткан ирләргә караганда тизрәк ялыгалар. Бигрәк тә кышын авыр. Җәй көне буровойда дүрт кеше дә эшли ала, ә кышын бишәү дә әз кебек. Көчле җилләр искәндә вышка өстендә берәүнең генә көче җитми, чөнки «шәмнәр» — торбалар нык чайкала, шуңа күрә өскә икәүләп, хәтта өчәүләп менәргә туры килә. Каты сынау аша үткәрә егетләрне Самотлор. Ләкин егетләр сынатмыйлар, торган саен бу якларга күңелләре белән берегә генә төшәләр. — Бу бишьеллыкны шушында тәмамлыйбыз әле, — ди Рафат. — Бишьеллык планны комсомолга Ленин исеме бирелүгә илле ел тулган көнне төгәлләргә, дип йөкләмә алдык. Йөкләмәләрне үтик әле. Аннары... кузгалырга уйласак, безнең юл бер генә — тундрага табан гына булачак. Анда без аласы байлыкларның исәбе-хисабы юк бит әле. расы» дип атыйлар. Чөнки анда Әлмәттән, Азнакай, Октябрьск, Бөре шәһәрләреннән килгән нефтьчеләр күп. Идарәнең начальнигы — Афзалетдин Исәнголов. Идарәләр арасында ярыш бара: кем кемне җиңәр дә кайсы өлкәдә кем кемне уздырыр. Бу ярыш-узыш моннан бер ел элек аеруча нык кызып китте, чөнки 2 нче идарә бирегә былтыр күчеп килде. Ә аңарчы идарә Шаим нефть ятмасын үзләштерде. Бу коллектив 1964 елны оешты һәм Төмән өлкәсенең көнбатышында, Канда елгасы буенда бораулау эшләренә кереште. Күз алдына китерик: Төмәннән мең чакрым ераклыктагы урман, сазлык, төтен кебек вак черки, кислород кытлыгы. Нефтьче егетләргә монда җитмеш төрле һөнәр дә әз булып чыкты. Сәгатен-минутын санамыйча, кирәк кадәр вахтада торалар, аннары кулларына балта алып, урман егарга, бура бурарга керешәләр. Яшәргә куыш кирәк, хатыннарны, бала-чагаларны алып килергә кирәк. Чөнки егетләр бирегә акча сугар өчен генә килмәгән, ныклап эшләр өчен, озаклап мендәре»нә күтәреп, урыннан-урынга күчерү ысулын тәкъдим иткән. Төньяк шартларында нефть ятмаларын үзләштерүдә башкарган гыйльми эшләре өчен ул Дәүләт премиясенә лаек булды. Шаим конторасында музыкаль ансамбль кебек төгәл һәм бердәм эшли торган бораулау бригадалары булдырылды. 1967 елдан алып алар тиз бораулау буенча яңадан-яңа рекордлар куя бардылар: елына 40 мең метр, 55, 60, 71 мең метр! 70 нче елдан бирле бу коллектив Коммунистик хезмәт коллективы исемен йөртә. Бораулау бригадасы бригадиры Анатолий Дмитриевич Шакшин һәм вышка монтажлау бригадасы бригадиры Ядкәр Ваһапов Социалистик Хезмәт Геройлары булдылар. Афзалетдин Исәнголов җидееллык планны уңышлы үтәве өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, сигезенче бишьеллык планны уңышлы үтәве өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Элегрәк кешеләр адашып йөри торган урманнар уртасында нефтьчеләр 20 мең кеше яши торган кала — Урайны торгыздылар. Аның клублары, профилакторийлары, пионер лагерьлары бар, кыш урталарында да кибетләреннән яшел суган, яңа гына сабагыннан алынган кыяр өзелми. Алар ерактан китерелми, Уранның үзендә үк, ф КҮЛЛӘР ҮЗӘГЕ САМОТЛОР яшәр өчен килгән. Төньяк шартларында җитәкчеләрдән нинди сыйфатлар таләп ителә? Нефть чыгаруны оештырумы? Әлбәттә. Шәһәрләр салумы? Әлбәттә. Юллар төзүме? Әлбәттә! Шулар өстенә кешеләргә кешечә яшәү мөмкинлеге тудыра белү дә кирәк әле. Сагышланганнарны юата белү, юлдан чыкканнарны эзгә кертә белү, күңеле төшкәннәрне ил- һамландыра, дәртләндерә белү дә кирәк. Шуның өстенә тирә-яктагы хант һәм манси авыллары турында кайгырту да алар җилкәсенә төшә. Тагын әле сөт тә сорыйлар алардан, кыш уртасында яшел кыяр да сорыйлар. Ә бит бу бурычларның кайсын гына үти башласаң да, мең киртә гә очрыйсың. Нефть монда Идел — Урал бассейнындагы шикелле ятмый, ул җир астында катлы бәлеш кебек, таш, ком, су катламнары белән аралашып ята. Өстәге баткаклык трактор-машиналарны йотарга гына тора. Вышкалар кую өчен махсус нигез корырга туры килә. Җирнең байлыгын алу өчен монда рационализатор-галим булырга кирәк. Исәнголов сазлыкларда юлларны бозлап катырылган туфрак катламы өстенә салу ысулын уйлап тапкан. Вышкаларны «һава теплицаларда үстерелә. Ә бит бу якларда теплица өчен туфрагын булдыру да олы бер мәсьәлә. Шуңа карамастан нефть шәһәрләрендә — Урайда, Сургутта, Нефтеюганскида, Түбән Вартада — теплицалар булдыру иң мөһим бурычларның берсе санала. Бу уңайдан монда шундый бер вакыйга да сөйлиләр: Сургут бораулау конторасы директоры Жаворонков югарыдан рөхсәт сорамый- нитми генә теплица төзүгә шактый күп акча тоткан. Моның өчен аны Төмәнгә чакырып «пешермәкче» булганнар. Начальник кабинетына килеп керүгә, Жаворонков: — Минем белән бер кеше килгән иде, бер генә сүз әйтергә тели, рөхсәт итегез әле, — дигән. Рөхсәт иткәннәр. Зәмһәрир суыктан бите бурлаттай кызарып чыккан кеше кереп, кулындагы зур төргәкне өстәлгә куйган да чишеп җибәргән. Аннан рәте-рәткә тезеп салынган... яшел суган килеп чыккан. Кеше бер генә сүз әйткән: — Сургуттан. Барысы да, күзләрен ала алмыйча, эре, сусыл, тере, куе-яшел кыякларга озак карап торганнар. Әйе, бу байлыкның кадерен, тәмен, чын бәясен бары төньякта яшәүчеләр генә белә шул. — Рәхмәт, — дигән начальник Жаворонковка. — Сиңа башка сүз әйтеп булмый инде. Урайда теплицалар бөтен кешене тәэмин итәрлек — җан башына бер квадрат метр булдырылган. Шулай да җитәкчеләрдән иң зур осталык таләп иткән эш — кешеләрнең күңелен таба белү, аларны эшкә рухландыра белү, аларны олы максатлар белән яшәргә өйрәтү. Яшерен-батырын түгел: Урай да, Түбән Варта да бик ерак бит, анда яшәүчеләр илне «Зур җир» дип атыйлар, үзләрен туган яклардан аерылган итеп хис итәләр. Сагынулар саргайтмасын өчен, һәркем күңеленә ачкыч табарга кирәк. Шул ук вакытта җитәкчегә артык беркатлы, йомшак күңелле булырга да ярамый. Төньяк кырыс, ул җебеп төшкәнне, артык нечкәргән күңелләрне, калтыраган кулларны кичерми. Исәнголовны беркем дә йомшак димәс. Ул ялкауларга, килде-китте эшләп акча сугу җаен гына караучыларга, эчкечеләргә каты, рәхимсез. Әмма беркайчан да гаделсезлек кылмый ул, мәсьәләнең төбенә төшми торып, кешене нахакка рәнҗетми. Аның игьтибарлылыгы, аның ярдәмчеллеге турында кешеләр хәйран калып сөйлиләр. Ядкәр Ваһапов катлаулы операциядән соң Төмән больницасында ятканда, Исәнголов эшне шулай оештырган ки. хезмәттәшләре көннеңкөнендә барып, авыруның хәлен белеп торганнар. Исәнголов турында зур җитәкчеләр дә, гади нефтьчеләр дә, алар- ның хатыннары да сокланып сөйлиләр. Аның зирәк акылын, оештыру сәләтен, гаделлеген мактыйлар. Барыннан да бигрәк, кече күңелле, кешелекле булганы өчен яраталар аны. — Исәнголов кебек җитәкчеләр булмаса, Төньяк болай күтәрелмәс иде, — диләр. Мин барганда Түбән Вартада идарә өчен бина төзелеп бетмәгән, идарәнең конторасы вагоннарга урнашкан иде. Начальник кабинеты вагонның яртысын алып тора. Анда салкын, Исәнголов кара пальтосын иңенә салып утырган. Тулы, нык гәүдәле, киң йөзле, кара кашлы бу кеше өчен вагон кысан, тәбәнәк, ә язу өстәле бик кечкенә сыман тоела. Ул тыныч сөйли, куллары белән кирәккирәкмәс хәрәкәтләр ясамый, ләкин аның һәр сүзендә тыелган хис, көч сизелә. Самотлорга килеп төшү белән, 2 нче идарә бораулаучылары 1 нче идарә куйган рекордларга һөҗүм ясаган, һәм нәкъ шул көннәрдә Григорий Кузьмин Петров бригадасы ел әйләнәсенә 80 мең метр бораулауны төгәлләп килә иде. Ике идарә үзара ярыша, шул ук вакытта алар бергәләшеп Татарстан нефтьчеләре белән ярышалар. Бу зур ярышта, билгеле инде, Төмән нефтьчеләре җиңеп чыгачак. 1974 елда ил буенча нефть чыга- руны 30 млн тоннага арттыру күздә тотыла. Шуның 18 млн тоннасы Самотлор хисабына артачак. Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән нефтьчеләр ярышларда туган якларда эшләүче дусларын җиңәләр. Идарәнең социалистик йекләмәләре бик зур. Алар арасында шундый пунктлар да бар: терлек азыгы әзерләү буенча «Нижневартовский» совхозын шефлыкка алырга; милли Ларьяк авылына шефлык ярдәме күрсәтергә; шәһәрне төзекләндерүдә 16 шар сәгать эшләргә. Самотлор турында, Түбән Варта шәһәренең киләчәге турында сөйләгәндә, Исәнголовның дулкынланганы сизелә башлады, тавышы ук үзгәреп китте. — Озакламас, бу шәһәр дә Әлмәт, Лениногорск, Октябрьск кебек матур кала булып үсеп җитәр, — диде ул. — Ә Самотлорда безгә эш күп әле, дистә елларга җитәрлек. — Ә аннары? — дип сорадым мин. — Ә аннары безне тундра көтә... Түбән Варта каласының уртасындагы өч катлы бина түбәсендә • кызыл флаг җилферди. Анда партиянең шәһәр комитеты һәм шәһәр 3 башкарма комитеты урнашкан. Бина янында шушы як батырлары- ® ның портретлары тезеп куелган. Мин алар арасында үзебезнең якташ- ■ ларны күрәм: Советлар Союзы Герое Мөхәммәтдин Гайнетдинов, * Социалистик Хезмәт Герое Ядкәр Ваһапов... s Ай-Һай, рәсемдә бик гаярь күренә Ядкәр: киң күкрәкле, баһадир гәүдәле, кырыс табигатьле ир булып төшкән. Ә тормышта ул кечерәк кенә буйлы, ак йөзле кеше, гадилеген бик үк сиздермәскә тырышкандай, төрттеребрәк сөйләшә. — Анысын да миннән сорап тормагыз инде, контор кенәгәләреннән генә карагыз, — дип куя. Кенәгәләрдән карасаң, шаккатарлык саннар күрәсең: Ваһапов бригадасы план буенча аена 6 вышка корырга тиеш булган, ә корган уникене. Ул башка бригадалардан шул кадәр алда бара ки, кемнең дә булса аны куып җитүенә өмет тә күренми. Мин аның бүләкләрен карыйм: Алтын Йолдыз, ике Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены. Соңгысын ул 1957 елда, Татарстанда эшләгән чагында ук алган булган. Күп медальләр арасында Бөтен Союз халык хуҗалыгы күргәзмәсе медале. Ханты-манси милли округы Советы депутаты значогы. Күренеп тора: күптән алдынгы, күптән данлы кеше Ядкәр. Мин аңа сынап карыйм: холык-табигатендәге нинди сыйфатлар Герой иткән аны? Башкалардан нинди яклары белән аерылып тора герой Ваһапов? Дөресен генә әйткәндә, язмыш Ядкәрнең башыннан сыйпап кына тормады, нык кына аяк та чалгалады бит. Лениногорск егете Ядкәр Ваһапов Төньякка 1964 елда, Шаим нефть ятмасын үзләштерә башлауга килде һәм «кыен кыерчыгын» башкалар белән бертигез ашады. 1969 елның кышында, бригаданың эше гөрләп барганда, Ядкәргә зур бәла килде. Үзенең тыйгысызлыгы, кызулыгы аркасында тарыды Ядкәр ул бәлагә. Вышкага электр станциясе куеп азапланалар иде. Урынына утырмый аптыратты бит шул каһәр төшкән нәмәрсә. Ядкәр кызуланып үзе өскә менеп китте дә кулына лом алды. Станциянең ф КҮЛЛӘР ҮЗӘГК САМОТЛОР ф шалт итеп урынына утыруы булды — Ядкәр баскан такта шуып кит- те. Күрә Ядкәр: дүрт метр түбән җирдә, нәкъ аяк астында, кадаклары тырпайган такталар ята. Ул бөтен көчен җыеп, гәүдәсен читкә, биек көрткә ыргытты. Чыныккан тәнле, төелгән йодрыктай җыйнак гәүдәле иргә 4 метрдан сикерү нәрсә ул! Ләкин бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр шул. Ядкәр яны белән кар астындагы кантарга килеп бәрелде. Сикереп аягына басып эшкә керешмәкче иде ул. Тик тайгада, авылшәһәрләрдән еракта эшләп, бер-берсенең хәлен бер карауда чамаларга өйрәнгән иптәшләре ирек бирмәделәр: — Тыпырчынма, — диделәр. — Хәзер үк больницага илтәбез сине. Айваена карамыйча, «ГАЗ-69* машинасына кертеп утырттылар да җан-фәрман шәһәргә таба чаптылар. Ә шәһәр — Урай — илле чакрымда. — Миңа ни булганын безнең Литвинов шундук чамалады, — дип сөйли Ядкәр. — Бөерең шартлаган синең, ди. Шоферны ашыктыра. Шофер сигналын туктатмый кычкырта, пожарга чабамыни, алдагы машиналарның өстенә менәрдәй була. Мин авыртудан бөгелеп төштем, үзем егетләр өчен куркам. Кумагыз шул чаклы, дим, үзегез харап буласыз бит. Ә болай үлсәм дә үзем генә үләрмен. Дәшмә, диләр, хәлеңне бетерәсең. Соңгы минутларында диярлек кайтарып җиткерәләр Ядкәрне. Больницадан өенә китеп барган хирургны капка төбеннән кире борып кертәләр. Ә больница төзелеп беткән генә әле. бөергә катлаулы операция ясау өчен анда тиешле шартлар да, тәҗрибәле врачлар да юк. Ләкин бу якларда бөтен нәрсә беренче тапкыр эшләнә бит! Коткаралар егетне үлемнән. Бераздан Төмәнгә күчерәләр, анда тагын ике тапкыр операция ясыйлар. Ниһаять, врачлар: — Моннан соң ул эшеңне ташларга гуры килер инде, — дип нәтиҗә чыгаралар. — Без сиңа инвалидлык бирербез. Инвалидлыккамы? Кырык яшь тә тулмаган көе йомарланып түр башында утырыргамы? Ядкәр бит бер көн ял алып өендә утырганда да үзенәүзе урын таба алмый торган тынгысыз кеше! Юк, ул тир түгеп, йөрәк җилкетеп эшләмичә яши алмый. Аларның бригадасына дан тикмәгә генә килмәде. Армый-талмый эшләү бер нәрсә, алар эшкә күпме хисләрен бирделәр, күпме уйларын багышладылар! Вышкаларның сызымнары өстендә туктаусыз баш ваттылар, алар керткән тапкыр һәм акыллы тәкъдимнәр санап бетергесез. Иҗади эшнең газабын һәм ләззәтен бик яхшы белә Ядкәр, күп татыды ул аны. Үзең уйлап чыгарган һәр җайланма искиткеч зур канәгатьләнү хисе, горурлык хисе китерә бит. Менә бит ул ничек, дисең, берәүнең дә башына килмәгән нәрсәгә безнең баш җитте, беркем булдыра алмаганны без булдырдык, дип куанасың. Электр станциясен югарыга, вышкага кую идеясен дә алар үзләре уйлап чыгарганнар иде. Юк, тәнендә кайнар кан акканда ир-егет кул кушырып өйдә утыра алмас. Төньякта эшләү өчен кешегә аттай сәламәтлек кирәк, диләр. Ядкәрнең тормышы бу кагыйдәгә сыеп бетми. Күрәсең, башка рухи сыйфатлары аның сәламәтлеге какшаган булуны бик үк сиздерми торгандыр. Алай да бер үзгәреш булды анда: элек ул утыз градус салкында да күлмәкчән эшли иде, хәзер тун сәдәфләрен каптырып куя. Эштә үҗәтлеге, дәрте, тыйгысызлыгы исә тамчы да кимемәде. Аның бригадасы алдынгылыкны берәүгә дә бирмәде. Герой исемен ул, авырудан терелеп ике ел эшләгәч, 1971 елда алды. Аның бригадасында эшләүче Шөгер егете Тәлгат Шәйдуллин шул ук елны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Илнең асыл егетләре яшәешнең мәгънәсен эштән, иҗаттан, җиңүләрдән табалар. Алар лаеклы бүләкләрне дә башны югары тотып, горурлык белән кабул итә беләләр. Тыгыз, мәгънәле тормышта яшәүнең шифасы зур, күрәсең. Ядкәр бик яшь күренә. Нәни оныгы Илдар янында бабай төсле түгел, яшь әти кебек кенә ул. — Алда эшләр күп әле, — ди Ядкәр. — Картаерга вакыт юк. Монда эшне төгәлләгәч, тундрага барып вышкалар куясы бар. Самотлор нефтьчеләре телендә сугышчан сүзләр еш очрый. Үзләре ниндидер атауда яшиләрмени, илне «Зур җир» дип атыйлар. «Зур җирдә яшәү һәм эшләү белән монда яшәү һәм эшләүнең аермасы зур*, диләр. п «1964 елның язында бирегә, Обь елгасы буена десант ташлады- ° лар», — дип тә сөйлиләр. «Десантчылар» — нефтьчеләр һәм төзүче- х ләр — Обь буйлап килгән баржаларны бушатып. Сазлы яр буенда = Түбән Варта шәһәренә нигез салганнар, «Десантчылар» арасында да s Алабугадан килгән кешеләр — Имам Афзалов, Георгий Арнополь- ский һәм башкалар булган. Алар беренче урамны «Пионер урамы» * дип атаганнар, икенчесенә Муса Җәлил исеме кушканнар. Самотлорны «алгы сызык» дип атау телгә кереп киткән. «Бишь- ® еллыкның удар фронты* да диләр. — Тыныч төзелештә мондый сугышчан сүзләрне куллану дөресме? Арттырып җибәрү юкмы монда? Бу сорауны мин Советлар Союзы Герое Мөхәммәтдин Гайнетди- ноэка бирдем. Мөхәммәтдин абый — могтәбәр ир, чал керә башлаган башын горур, сынын туры тота, сүзләрне бик төгәл, җиренә җиткереп сөйли, тавышы әкрен, урамнан машиналар үткәндә, мин аңа таба муенымны сузып, бик зур дикъкать белән тыңларга мәҗбүр булам. — Әйе, фронт белән чагыштыралар шул,— ди ул.— Монда кешенең баш очында үлем куркынычы тормый торуын. Әмма җаваплылык алгы сызыктагыча. Мондагы кыенлыклар турында ул җиңелчә көлемсерәп сөйли: «Монда хозурлык күп» ди. «Кышын урамга чыксаң — илле градус! Күтәрә күңелләрне». «Бу якларның черкие дә үзенчә — һаман тыгыз җиргә керергә чамалый». «Былтыр көз җир соң катты, бер трубоукладчики ы сазлыкка батырып куйганнар иде». Ирен читләре белән генә елмая ул. Бала-чага уенын күзәткән агай шикелле тыныч көлемсерәп утыра. Ярый, дип уйлыйм мин, яшьләр монда көчен сынарга, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен исбат итәргә килә, дан эстәп килә, ниһаять. Ә соң бу кешене бирегә нинди теләк, нинди омтылыш китергән? Акчаны ул җылырак якларда, тынычрак урьгнда да эшли ала. Данны инде ул күптән яулаган — Алтын Йолдызы түшендә. Сәламәтлеге дә корычтай дип әйтеп булмый, дүртенче катка менгәндә ике-өч тапкыр туктап ял итте. Нитә килгән ул монда? Әйе, сугыш турында сүз китте бит әле. Ул салмак кына итеп фронт хәлләрен искә ала башлады. Тавышы шулай ук әкрен, ләкин ирен читләрендә елмаю юк инде. Яңгырашы, аһәңе үзгәрде бу тавышның, анда сагыш, сызлану ишетелгәндәй булды. п ф КҮЛЛӘР ҮЗӘГЕ САМОТЛОР ф — Мин генә түгел, барлык егетләр дә гомерен жәлләми сугышты,— дип сөйли ул.— Барыбыз бергә кердек утларга. Беркем чигенмәде, тайпылмады. Ә Герой исемен миңа Днепр елгасын кичкәндә, ар яктагы плацдарм белән элемтә тәэмин иткән өчен бирделәр. Без өчәү идек. Мин — командир. — Туктагыз әле, — дим мин. — Ә бит шундый җаваплы бурычны нәкъ менә сезгә ышанып тапшыруларының сәбәбе булгандыр. — Һәркем үз бурычын үтәде, — ди ул. — Мин исән калдым, шуңа күрә бурычымны ахырынача үти алдым. Плацдармны өч көн буе ничек тотканнарын, дошман атакаларын ничек кире какканнарын сөйли ул. Сугышчан дусларын искә ала. Минем өчен бу кешенең язмышы, холкы-табигате бераз гына булса да ачыклана башлый. Ул бит монда да нигез сала торган өлкәдә эшли. Ул эшли торган оешма «Союзпромэкскавация» трестының махсус идарәсе дип атала. Бу идарә биналар салу өчен субайлар кага, юллар сала, урамнарны төзекләндерә. Мөхәммәтдин абый шул идарәнең тәэминат бүлеге начальнигы урынбасары. Ул — идарәне техника белән, запас частьләр белән тәэмин итә. Мөхәммәтдин Гайнетдинов күпме торак йортларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә нигез салганнарын санап күрсәтә. Еллык планны июнь аена төгәлләгәннәрен әйтә. Аннары мине тәрәзә янына алып килә дә: — Әнә күрәсезме? — дип, бишәр катлы йортлар арасында тау-тау өелеп торган ак комга ымлый. — Безнең эш бу. Иң элек берничә метр калынлыктагы сазлык пычрагын сыдырып альт түгәбез, аның урынына ком салабыз. Башта комны Обь елгасыннан земснаряд белән махсус урынга юдырып өябез, аннары машиналар белән шәһәргә ташыйбыз. Ул шәһәрнең үткәне һәм киләчәге турында сөйли. Гайнетдинов монда килгәндә, 1968 елда, бу кварталлар берсе дә булмаган. Муса Җәлил урамы да ерып йөргесез булган. Хәзер аның уртасына бетон юл салганнар. Шул ук урамда идарәнең конторасы өчен яңа бина төзегәннәр. Бәйрәмнәрдә ул бинаны төрле төстәге утлар белән яктырталар, ул әллә каян балкып тора икән. — Берничә елдан бик матур кала булачак бу, — ди Мөхәммәтдин абый. — Килсәгез, танымассыз әле. Мин аңа текәлеп карыйм. Аның йөзендә көлемсерәүнең әсәре дә юк. Бу сүзләрне ул бик җитди итеп, зур ышаныч, эчке куаныч белән әйтә. Ә бит тормышның нигезен шушындый кешеләр тәшкил итә дип уйлыйм мин. Алар һәркайда — яуда да, тыныч хезмәттә дә — иң авыр, иң җаваплы бурычны үз өсләренә алалар. Бүгенге көндә баш очларында үлем куркынычы булмау — аларның бәхете, ил бәхете. Әмма алар бөтен көчләрен, тормышларын илгә хезмәт итүгә багышлаганнар, кирәк булса, гомерләрен дә илгә бирергә әзерләр. Уйлап карасаң, сугышчан сүзләр биредә бик урынлы һәм дөрес кулланыла икән бит. » * Шәһәр башкарма комитеты залына яшелле-кызыллы буяулар белән ясалган эскизлар куелган, идәндә төрле төстәге катыргылардан ясалган макетлар ята. Шәһәр җитәкчеләре, төзүчеләре яңа төзелә торган микрорайонның проектын тикшерәләр. Проектны Новосибирск художниклары эшләгән. Бүгенге көндә йортлар арасына керсәң, тездән сазга батасың. Ә менә бу проект тормышка ашкач, ишегалды оҗмахка әвереләчәк икән. Нәрсә генә юк анда! Спорт мәйданнары, балалар өчен комлыклар, концерт карар өчен эскәмияләр, гөл түтәлләре, күкрәп үскән агачлар, карт-коры утырып ял итсен өчен уңайлы диваннар, кер элеп киптерер өчен колгалар. Электр лампалары асу өчен кәкре муен- ф лы баганалар, өй стеналарында, ясле коймаларында хикмәтле сурәт- ь ләр. | Эскизлар күз явын альт тора. Әмма җыелган кешеләр «ах та вах» Ь итмиләр, күрсәткеч таяк тотып уртада басып торган художникны < тиргә батырып, сораулар яудыралар: и — Кер киптерү урыны кечкенә түгелме? — Түбәләрне нинди төскә буярга киңәш итәсез? — Нигә сез йорт стеналарын һаман-һаман куе кызыл төскә буярга | тәкъдим итәсез? Бу якларда көннәр болай да караңгы, ул төс кеше =• күңелен изә бит. Күңелне күтәрерлек, ачыграк төсләр кулланырга х кирәк. ♦ Шәһәр башкарма комитеты председателе Наил Салихов дәшми- “ тынмый кеше сөйләгәнне тыңлап тора. Кешеләр таралгач, мин аннан: □ — Проект ошадымы соң? — дип сорадым. | — Ярыйсы, — диде ул. — Тик бер ягын уйлап җиткермәгәннәр, * гашыйкларга икәүдән-икәү генә утырып торыр урын юк. s — Ә ник соң сез аны шунда ук әйтмәдегез? , — Мин бит монда яңа кеше әле. Элек башкалар фикерен тыңлап = карарга кирәк. I Монда килгәнче Наил Урайда партиянең шәһәр комитеты секре- “ таре булып эшләгән, ә аннан да элек Исәнголов кул астында цех начальнигы булган. Белеме буенча — нефтьче. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Почет билгесе»- ордены кавалеры. Монда эшнең күләме Урайдагыдан чагыштыргысыз зуррак. Урайда нибары 20 мең халык яши, ә Түбән Вартада бүген үк 50 мең кеше бар, киләчәктә ул 130 меңгә җитәчәк. Төзелеш кызу темплар белән бара, ләкин торак җитми. Бүген үк хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күп, ә председатель үзен шәһәр өчен генә түгел, бөтен тирә-як өчен җаваплы саный. Менә кичә генә әле ул Төмәндә булган, ханты авылында интернат, яңа мәктәп, балалар бакчасы салу өчен 380 мең сум акча алып кайткан. Шәһәр яңа, кешеләр яңа, әмма Урайда алынган зур тәҗрибә председательгә һичшиксез ярдәм итәчәк. Монда яшәүчеләрнең борчуларын, шатлыкларын, күңелен яхшы аңлый ул. Монда тормышны җайга салуның үз серләре бар. Телевидениенең кешегә йогынтысын гына алыйк. Түбән Вартада телецентр төзелгәч, халыкның кәефе бөтенләй икенчеләнеп киткән. Кешеләр хәзер «Орбита» системасы буенча Мәскәү тапшыруларын карыйлар, үзләрен туган яклардан аерылган итеп сизмиләр. Бәйрәмнәрне күңелле, кызыклы итеп үткәрү дә монда аеруча әһәмиятле икән. — Без Урайда демонстрацияләрне шундый шәп үткәрә идек! — дип сөйли Наил.— Әллә ниләр кыландырып бизәлгән машиналар, ракеталар, луноходлар була иде. Демонстрация — зирәклекнең, осталыкның сынавы иде бездә. Клубта татар-башкорт ансамбле оештырган идек, ул башка! шәһәрләргә барып та концертлар куя иде. Кешеләрнең уен-фикерен даими белеп торса гына, җитәкче эшендә уңышка ирешә ала. Нефтьчеләр моны бик яхшы аңлыйлар, һәр айның өченче атнасында эшчеләрнең эш урынына барып чыгыш ясыйлар, сорауларга җавап бирәләр. Бу инде кабинетта очрашу түгел, монда сөйләшү ачыктан-ачык бара. Монда кешеләр эштә ут уйнаткан кебек, сөйләгәндә дә турысын курыкмыйча әйтә беләләр. Самотлор кешеләре. Алар турында сокланып һәм чиксез горурланып сөйли Наил. Ә мин Виктор Китаевның күлгә ташлаган карашын күз алдына китерәм. — Самотлорга барасым килә, — дим. — Күлне тагын бер кат күрәсем килә. Бу юлы мин Самотлорга барып җиткәнче караңгы төште. Мин тагын күл уртасына килеп бастым, һаман шул дымлы җил исә, өстән вак яңгыр сибәли иде. Ләкин мин җилне дә, яңгырны да шунда ук оныттым. Нинди киң, нинди кырыс, нинди; шомлы һәм сихри күренеш ачылды минем күземә! Күл буенда җилпенеп-җилпенеп биш факел яна, су өстенә алардан утлы юллар сузылган. Еракта, дегеттәй кара урманнар арасында, вышкаларның утлары җемелди. Утлар урман караңгылыгын җиңү, табигатьнең кырыслыгын киметү өчен, тирә-юньгә җан кертү өчен махсус кабызылган диярсең. Бу күренештән күземне ала алмый озак басып тордым мин. Кайткан юл да миңа бөтенләй башкача күренде. Менә бер урында кран тора, кешеләр мәш килә: зур бетон плитаны янтайтып куйганнар, юлның нигезен ныгыталар. Әнә. ерак та түгел очкыннар чәчрәтеп сварка аппараты эшли. Юл кырыннан җир өстенә сузылып яткан кара торбалар факел утында ялтырый. «Самотлор — Әлмәт» нефть үткәргеченең башланган ноктасы бу. Бихисап утлар белән балкыган шәһәргә кайтып кердем. Машинадан төшкәч, болытларга карадым да аһ иттем: анда биш утлы багана янып тора иде. Бары бераздан гына мин аларның Самотлор факелларының чагылышы икәнен аңладым. Минем күңелемне менә шулай әсир итте Самотлор. Менә шулай сихерләде ул мине...