Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТ ИНКАРЬ ИТҮДӘ ГЕНӘМЕ?

XX йөз башы татар поэзиясендәге романтизмның кайбер үзенчәлекләре нынчы еллар татар поэзиясендә Европа романтизмындагы төп билге һәм образларның күпчелеге урын алды. Моның үзен генә дә татар романтизмының әдәби юнәлеш буларак формалашып җиткәнлеген күрсәткән факт дип карарга мөмкин булыр иде. Болар нинди билге һәм образлар соң? Безнең поэзиядә алар ничек, ни рәвешле чагылдылар? Татар романтизмының үзенә генә хас билгеләре һәм образлары бармы? Бу сорауларга җавап эзләргә керешкәнче, романтизмны өйрәнүдә еш очрый торган бер җитешсезлек турында искәртеп үтү кирәк кебек. Күпчелек хезмәтләрдә романтик билге һәм образлар гадәттә реаль тормышка каршы куелган, аны инкарь иткән билге һәм образлар сыйфатында гына аңлатыла. Мондый тенденция соңгы елларда чыккан аеруча зур һәм мөһим тикшеренүләрдән В. В Вансловның «Эстетика романтизма» (Мәскәү. 1966) исемле хезмәтендә дә үзен нык кына сиздергән иде. Дөрес, чынбарлыкны инкарь итү, аңа каршы тору яисә аңардан качу — романтизмның төп билгеләреннән берсе. Әмма бу билгене артык күпертү, аны үзәккә куеп тикшерү һәр очракта да уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Чөнки чынбарлыкка каршы куелган билгеләре күп булган кебек, романтизмның чынбарлыктагы тәртипләргә аваздаш, тәңгәл китереп сурәтләнгән образлары да аз түгел. Икенчедән, романтик язучы, реаль тормыштагы бөтен әшәкелекне, явызлыкны инкарь итү белән бергә, чынбарлыкның матурлыгын, прогрессив якларын раслый, ә еш кына идеаллаштырып та сурәтли. Әлбәттә, бу фикерне без уйлап чыгармадык. Ул соңгы вакытта язылган кайбер хезмәтләрдә чагылып үтте инде. Мәсәлән, моны без У. Р. Фохтның «романтик әдәбиятның гомум идеологии юнәлеше... бүтән, «булуы мөмкин булган» чынбарлыкны раслау белән дә характерлана»XI дигән юлларыннан ачык күрәбез. Г. Халит та, Октябрь революциясеннән соңгы татар романтизмын күздә тотып, түбәндәге юлларны язган иде: «Әлбәттә, бу инде традицион мәгънәсендәге романтизм гына түгел. Аның төп өлеше яңа чынбарлыкның җанлы тамырларына бәйләнгән булып, шул чынбарлыкны раслау көрәше белән рухланды»2 . 1 Р Башкуров, Тукай һәм рус вдәбняты Казан, 1958 ел. 115 бит, 144 У Бу карашлар XX йөз башы татар поэзиясендәге романтизмның үзенчәлекләрен өйрәнүдә дә таяныч була алалар *. Чынлап та. романтизмны «раслау» төшенчәсеннән башка күз алдына китерүе кыен. Биредә «инкарь итү» һәм «раслау» төшенчәләре — философик категорияләр кебек — берсе икенчесеннән башка була алмый, ягъни романтизмда һәрбер инкарь итү матурлык идеалын (эстетик идеалны) раслау ихтыяҗыннан чыгып эшләнә. Әгәр «җир галәме»ндә раслар яки таяныр нәрсә таба алмаса. романтик язучы үзен иксез-чиксез хәят диңгезендә чайкалган йомычка хәлендә хис итә башлый һәм котылгысыз рәвештә, таяну ноктасы эзләп, «күк галәме»нә, дингә яисә фатализмга килә. Шул рәвешчә, реаль тормыш белән романтик идеал һәр вакыт үсеш-үзгәрештә һәм диалектик мөнәсәбәттә булып, бу мөнәсәбәт бер чорда антагонистик, ә икенче чорда теге яисә бу дәрәҗәдә гармоник характер алырга да мөмкин. Романтизмның «билгеләр системасы» үзгәреп тору сәбәбе һәм образларны чынбарлыкка каршы яки параллель кую үзенчәлеге дә, беренче чиратта, әнә шул реаль тормыш белән романтик идеал арасындагы мөнәсәбәт үзенчәлекләренә бәйләнгән. Чынбарлык белән романтик идеал арасындагы каршылык, мәсәлән, явыз көчләр өстенлек алган вакытларда тирәнәйсә, гармоник тенденция гадәттә демократик көчләр Шундый сурәтләрне куп кулланган шагыйрьләрнең берсе — Сәгыйт Сүнчәләй булды. Мәгълүм булганча, поэзиягә Тукай һәм Гафурилар күтәргән гуманистик идеал яктылыгында килеп кергән бу шагыйрь таң образын изелгән халыкның якынлашып килгән ирекле көне, тарихи бәйрәме итеп күз алдына китерде: Еракта таң агара Ярлыларның сәгадәтле Ул матур бәйрәм таңы. Бер заман тәнвир итәр ул Таң бу фани дөньяны . С. Сүнчәләй поэзиясендә шагыйрь образы да әнә шул таңны каршылаучы һәм халыкны уятучы ролендә сурәтләнә: Мен манараң өстенә. хәсрәтле җырчы, әйт азан! Моң белән яңрат, уят тизрәк татарлар дөньясын! Үтте төи. бетте; кояш чыгышында инде атты таң; Җитте йоклау! Һәммәсе торсын да тизрәк уйласын! • һәм шушы мотив С. Сүнчәләй поэзиясенең үзәгеннән кызыл җеп булып үтте. («Шагыйрь», «Шагыйрьгә». «Җырларым — күз нурларым», «Бер газетага». «Шагыйрь каргышы» һ. б.) Әлбәттә, «азан әйтүче» шагыйрь образы романтизм өчен өр-яңа герой түгел иде. Безнеңчә, аны рус һәм Европа әдәбиятларыннан килгән пәйгамбәр-шагыйрь образының үзенчәлекле бер тере итеп карау дөресрәк булыр. Шул ук вакытта татар тантана иткән чакларда ачык күренә. Соңгы тенденция, реакция чорында (1907—1910) «югалып» торганнан соң, мәсәлән, яңа революцион күтәрелеш елларындагы татар поэзиясендә (1911—1914) кабат алгы планга чыкты. Бу барыннан да элек бәйрәм, таң, йолдыз, кояш, яз, маяк, җил. шаулы диңгез, дулкын, яшен һ. б. ш. романтик-симаолик образларны туып килгән матурлыкка яисә булырга тиеш дип идеал ителгән тормышка параллель, янәшә куеп йдуллии ф ХИКМӘТ ИНКАРЬ ИТҮДӘ ГЕНӘМЕ? ф сурәтләүдә күренде Син күрәмсең! Әллә кайларда — шагыйрьләренең рус поэзиясендәге пәйгамбәр образына мөнәсәбәтләрендә капма-каршы тенденцияләр чагылганлыгын да истә тотарга кирәк. Билгеле булганча, 1909 елда Г. Тукай Лермонтов «Пәйгамбәриен, ә С. Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен татарчага тәрҗемә иттеләр. Ләкин алар Пушкин һәм Лермонтов иҗатындагы пәйгамбәр образына икесе ике ноктадан карап якын килделәр. Г. Тукай рус поэзиясендәге пәйгамбәр- шагыйрь образының, хакыйкать өчен көрәшкә чакырып, җәмгыятьне үзгәртергә омтылуын һәм трагик хәлгә дучар ителүен көчәйтеп сурәтләгән булса, С. Рәмиев тәрҗемәсендә ул образ җәмгыятьтән үз ирке белән читләшкән герой сыйфатында гәүдәләнде — аның индивидуалистик характеры калку итеп тасвирланды. С. Сүнчәләй поэзиясендәге «азан әйтүче» шагыйрь образы исә нәкъ менә беренче тенденциягә тоташкан иде: бу геройның төп миссиясе (халыкның күзен ачу, аны уяту) белән Пушкин, Лермонтов һәм Тукай әсәрләрендәге пәйгамбәр-шагыйрь миссиясе арасында зур охшашлык, уртаклык бар. Яңа күтәрелеш чоры татар поэзиясендә киләчәк тормыш матурлыгын раслаган элементлар куәт алганлыгына икенче дәлил итеп романтизмның актив сыйфатлары көчәю фактын китерергә мөмкин. Бу исә явыз тәртипләргә каршы актив көрәш алып барган геройларга йөз тотуда һәм ирке чикләнмәгән табигать стихиясенең фетнәле, җимерүле күренешләрен явыз чынбарлыкка каршы, ә хыялдагы тормышка параллель куеп сурәтләүдә ачык күренде. Мәсәлән, Г. Тукай поэзиясенә рус әдәбиятыннан кергән кояш, диңгез, җил һ. б. ш. кебек романтик-символик образлар «XX йөз башындагы революцион омтылышларны яктырту сызыгында файдаланылдылар» *. Мисал өчен, А. С. Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» исемле әсәрендәге: Ветер, ветер! Ты могуч. Ты гоняешь стаи туч. Ты волнуешь сине море. Всюду веешь на просторе, Не боишься никого, Кроме бога одного...— дигән юлларыннан файдаланып, Тукай тарафыннан язылган «Җил» (1911) шигырен карап үтик: Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың, Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың. Бик иркенләп исәсең җир йөзендә. Котыртып болгатасың диңгезен дә. Көтү төсле болытларны куасың. Теләсәң кайсы якларга борасың. Иреклесең, исәсең дә исәсең. Тузан, кар туздырып юллар кисәсең. Ирекле син, исәр җил, әйдә ис, ис! Сиңа баш юк, ходайдан башка һич, һич. Әгәр оригинал белән тәрҗемәнең юлын юлга, сүзен сүзгә чагыштырып, җентекләп күзәтсәк, соңгысында нәкъ менә актив романтизм сыйфатларының өстенлек алганын күрербез. Пушкин әсәрендә җилнең Һәр яктан ирекле, һәртөрле тоткарлыклардан азат икәнлеге һәм теләгәнен эшли алу сәләте җырланган булса, тәрҗемәдә исә иң әүвәл әнә шул тенденциянең көчәйтелгәнлеге күзгә ташлана. Тукай шигыренең һәр юлында диярлек «иреклесең», «бик иркенләп исәсең» кебек тәгъбирләр кабатланып килүе үзе генә дә шуны раслау өчен җитәр кебек. Икенчедән, тәрҗемәдә җилнең фетнәлелек, дәһшәтлелек сыйфатлары калку тасвирлана. «Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың», «котыртып болгатасың...», «тузан, кар туздырып юллар кисәсең» шикелле гыйбарәләрдә ачык күренә ул. Өченчедән, Тукай җил образына әлеге сыйфатларын- наи киләчәктә дә аерылмаска, «бик иркенләп» исүдән туктамаска кушыл чакыру да ташлый: «Ирекле син, исер җил, әйдә ис, ис!» Бу уңайдан Тукай әсәрендәге җил образын Дәрдмәнднең «Кораб» шигырендәге җил образы белән чагыштыру кызыклы. Романтик-символик образ буларак, җил бу әсәрләрнең икесендә дә ирке чикләнмәгән, һичкемгә буйсынмас стихия рәвешендә гәүдәләндерелә. Бусы — охшаш яклары. Әмма үзләренең тел бурычлары, вазифалары ягыннан алар бик нык аерылалар. Пушкин әсәрендә җилнең вазифасы күрсәтелми; биредә ул, барыннан да элек, иректә тантана итеп йөргән беек һәм гөнаһсыз бер көч, ирек символы буларак тасвирлана. Тукайда инде без аның «ачулана» торган гадәте барлыгын да күрәбез. Иреген буарга, юлына аркылы төшәргә теләүчеләр булган очракта, Тукай әсәрендәге җилнең «җиһанны кузгату» ихтималы да юк түгел. Дәрдмәндтө исә бу образ гомумән тәкъдир җиле, язмыш символы ител алына. Аның «Корабпындагы җилнең вазифасы, Тукай әсәрендәгедән аермалы буларак, үзен «ачуландырган» көчләрне генә түгел, ә юлында очраган һәр нәрсәне һәлакәткә дучар итүдән гыйбарәт. Шул рәвешчә, җил образы Дәрдмәнд «Кораб»ында гомумән язмыш мәрхәмәтсезлегенә аваздаш китереп сурәтләнгән булса, Тукайның яңа революцион күтәрелеш чорында иҗат ителгән шигырендә ул күтәрелеп килгән революцион хәрәкәткә параллель куеп тасвирланды. Романтик идеал белән киләчәк тормыш матурлыгының үзара кушылуы, гармония хасил итүе турында сөйләгәндә, әлбәттә, заманның төп героен ни рәвешле күз алдына китерү мәсьәләсе үзәктә торырга тиеш. Яңа күтәрелеш елларында Тукай һәм Гафури кебек шагыйрьләр чорның теп герое ител, әйткәнебезчә, нәкъ менә явызлыкка каршы актив көрәшүче геройны санадылар, ә еш кына реаль революционерларны (әйтик, Хөсәен Ямашевны) идеаллаштырып сурәтләделәр. Аларның игътибарын, барыннан да бигрәк, көчле ихтыярга ия булган, халык азатлыгы һәм бәхете эчен җанын да кызганмаган, гомум интересны үз интересларыннан һәр вакыт өстен куйган кәрәш- чеинтеллигент һәм революционер — «әүлия» образы җәлеп итте. Мәсәлән, Г. Тукайның «Аң», «Татар яшьләре», «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре». «Даһига», М. Гафуриның «Ирек өчен көрәш» һәм «Хәят юлында» кебек шигырьләрен шуның җанлы үрнәкләре итеп карарга мөмкин. Яңа революцион күтәрелеш еллары татар поэзиясендә туарга тиешле матурлыкка янәшә, параллель, ө явыз чынбарлыкка каршы куелган романтик образлар системасында тагын табигать гармониясе, эчкерсез мәхәббәт, чын дуслык, ирекле хезмәт, сабый күңеленең сафлыгы яисә лирик геройның балалык чоры турындагы мотивларны һәм башка шундыйларны күрсәтергә мөмкин. Бәйрәм һәм табигать образларын сурәтләүдә кайбер яңа тенденцияләр дә күренде. Бәйрәм образының, беренчедән, социаль-иҗтимагый мәгънәсе ачыклана барып, югарыда әйткәнебезчә, изелгән халыкның якынлашып килгән ирекле, бәхетле көне итеп күз алдына бастырылды һем. икенчедән, аның мәҗлес, җыен, туй, уеи шикелле төрләре дә активлашты. (Мәсәлән, Г. Тукайның «Мәҗлес». С. Сүнчәләйнең «Җыен» кебек шигырьләре.) Табигать күренешләре исә явыз чынбарлыкка каршы да, параллель дә куелды. Беренче очракта табигать гүзәллеге һәм гармониясе, 1905—1910 еллардагы кебек үк, тормыш шыксызлыгына каршы куеп сурәтләнде. Бу билге (шулай ук мәхәббәт һәм сәнгатьне илаһилаштыру билгеләре) бигрәк тә М. Гафури («Эңгер вакыты», «Түгелгән яшь», «Беренче мәхәббәт») белән М. Фәйзи («Табигать манзарасы». «Чәчәкләр җыры», «Хәйран булам», «Төгъриф», «Матурлык кайда!») поэзиясендә көчле чагылды. Икенче очракта табигать күренеше, әйткәнебезчә, ирке чикләнмәгән стихия рәвешендә, явыз тәкъдиргә, язмыш мәрхәмәтсеэлегенә аваздаш итеп тасвирланды. Бу тенденция, Дәрдмәнд һәм аның йогынтысындагы шагыйрьләр иҗатыннан тыш, Н. Думави әсәрләрендә до шактый сизелде. («Тормыш» һ. б.) Беренче рус революциясе чорларында: «Егет булсаң, кабердән башка җир тап, башканы уйла!» дип, донья белен аяк терәп бәхәсләшкән һәм Иделгә: «Эшеңдә бул, бәреп ек һәм навоэны. алып кит диңгезгә Һәрбер яәыэиы!» дип мөрәҗәгать иткән Ю «к. у » М i. Сәлим ШәПдуллннф ХИКМӘТ ИНКАРЬ ИТҮДӘ ГЕНОМЕ? ф 145 Н. Думаем яңа революцион күтәрелеш елларында кешене башлыча язмыш колы ител күрсәтте. Ченки реакция караңгылыгында югалткан иҗтимагый идеалын ул яңа күтәрелеш елларында да таба алмады. Идеалын югалту һәм үзен тормыш диңгезендә чайкалган йомычка хәлендә хис итә башлау аны котылгысыз рәвештә, таяну ноктасы эзләп, «күк галәмеинә, дингә килергә мәҗбүр итте. Моның чыннан да шулай икәнлеге турында «Үзгәрү» исемле шигырендә ул үзе үк языл чыкты: Кыскасы, чын мәгънәсе илә кайттым аллага хәзер, Мин гаҗизгә күк назир ', йолдыз назир, алла назир . Шулай да яңа революцион күтәрелеш чоры татар поэзиясендә мондый мотивлар түгел, бәлки, киресенчә, кешенең ролен зурайтып тасвирлау өстенлек итте. Г. Тукай һәм аның фикердәшләре иҗатында үзәктә «хөр кеше» образы торып, аларның көрәш байрагына да: Без яраткачтан ярар, дим, кем аны синнән сорар! Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар! — дигән сүзләр язылган иде. Моннан гади хезмәт кешесенә дан җырлау, аның намуслы һәм ирекле хезмәтен капитал коллыгына каршы куеп сурәтләү тенденциясе үсеп чыкты. Бу яктан С. Сүнчәләйнең «Ярлы җыры» дигән шигыре характерлы. Биредә, «табигать кешеләрен» шәһәр тормышына, буржуаз цивилизациягә абстракт каршы кую белән генә чикләнелмичә, ирек сөючән гади хезмәт кешесенең рухи байлыгын материаль байлыктан өстен куеп сурәтләүгә күбрәк басым ясала, лирик геройның капитал хакимлегенә буйсынмаганлыгы калкурак тасвирлана: Мин күрәм байлар сараен, зур нәфис бакчаларын. Йөкләнеп эшкә үтәм мин, сызлана ачка карын. Әмма ятсынмыйм! Минем бар хәсрәтем, бар сөенечем. Бар минем иркем, туям, эшлим дә җиткәнче кечем. Эшкә барганда кояш чыгышы белән ләззәт әнәм, Якты көннәрдә, иректә — мин табам хезмәттә ямь 3 . Инкарь ителә торган, ягъни явыз чынбарлыкка параллель, янәшә куеп сурәтләнгән романтик-символик образларга килик. Мондый образлар да, идеаль тормышка параллель куелган образлар кебек үк, башлыча реаль һәм фантастик төрләргә бүленәләр. Реаль төргә төрмә, читлек, караңгылык, төн, болытлы көн, көз. кыш, ә фантастик төргә "җир-сөрген», тәмуг, җәһәннәм, кыямәт һәм башка шундый образлар керә. Билгеле булганча, төрмә һәм тоткын образлары, мәҗнүн яисә пәйгамбәр образлары кебек үк, борынгыдан килә. Ләкин прогрессив карашлы татар шагыйрьләре мондый образларның Көнчыгыштагы формаларын гына түгел, хәтта Көнбатыш яки рус шагыйрьләренең «иҗат казаны» аша үткәрелгән төрләрен дә турыдан-туры гына кабул итә алмадылар, бәлки XX йөз башындагы татар әдәбияты алдында торган бурычлар яктылыгында дәвам иттерергә һәм үстерергә тиеш булдылар. Мәсәлән, Тукайның 1907 елда Пушкиннан тәрҗемә иткән «Мәхбүс» шигырендә «тимер читлек»- тәге тоткынның төрмәдәге газаплары һәм яшь каракошның «ирек иркендә» яшәү ләззәтләре (ягъни азатлыкка, яктылыкка омтылу идеалы белән караңгы чынбарлык арасындагы конфликт) көчәйтебрәк бирелгән иде. Бу тенденцияне тагын да үстерү, яңа сыйфатларга баету ягыннан С. Сүнчәләйнең Байроннан тәрҗемә иткән «Шильон тоткыны» (1910) исемле әсәре аерым игътибарга лаек. Мәгълүм ки, Байрон поэмасында лирик геройның, озак еллар төрмәдә яту нәтиҗәсендә, төшенкелеккә бирелеп, дөньядан бизүе, бөтен нәрсәгә битараф карый башлавы һәм хәтта иреккә чыгарылган чакта һичбер төрле шатлык кичермәве сурәтләнә. С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә оригиналның төп идея эчтәлеге саклану белән бергә, кайбер үзенчәлекле мотивлар да кертелгән. Беренчедән, тәрҗемәдә әлеге «шат1 Назир — баш булып, күзәтеп торучы. 2 Нәжнп Думави «Уйгану» һәм башка шигырьләр Казан 1918 ел. 17 бит, ’ С. Сүнчәләй шигырьләре. 30 бит. лык кичермәү» моментына күбрәк басым ясалып, аның сәбәбе дә үзенчәрәк аңлатылган булса, икенчедән, тоткынның горурлык сыйфатлары һәм тирәлеккә тискәре мөнәсәбәте калкурак итеп гәүдәләндерелгән. С. Сүнчәләй герое терма тышындагы «ирекле тормышика ирония белән карый. Ченки бу герой өчен төрмә эчендәге ирексез тормыш белән төрмә тышындагы «ирекле» тормыш арасында аерма юк: икесенең дә асылы — коллык. Шуңа күрә ул төрмәдән чыгарылуны бер төрмәдән икенче төрмәгә күчерелү шикелле генә хис итә. Шул рәвешчә, Байрон поэмасында нечкә хисле, йомшак күңелле тоткынның таш күңелле кешегә әверелүе, ягъни буржуаз жәмгыятьтә шәхеснең һәм физик, һәм рухи яктан гарипләндерелүе үзәккә куелган булса. С. Сүнчәләй тәржемәсендә геройның социаль-иҗтимагый коллыкка тәикыйтьле-ироник мөнәсәбәте алгарак куеп сурәтләнде. Мондый тенденция татар шагыйренең оригиналь әсәрләрендә дә урын алды. Тик ачылсын зинданым, салкын гүрем. Тик кояш чәчсен минем гүргә нурын — Чыкмамын бер дә кабахәт дөньяга — Бәндәләргә чын кояш чыкмас борын! Бу, һичшиксез, татар романтизмында явыз чынбарлыкка протест белдергән үзенчәлекле герой образларының берсе иде. «Сөрген җир» образына мисал итеп М. Гафуриның дини легендадан файдаланыл язылган «Адәм вә Иблис» исемле поэмасын күрсәтергә була. Биредә җир шары күк галәмеоннән сөрелгән гөнаһлы бәндәләр өчен хәзерләнгән җәза урыны рәвешендә = тасвирлана. Менә, мәсәлән. Иблис коткысына бирелеп, җәннәттә тыелган җимешне ашаган Адәмгә Алланың боерыгы: Бу җәннәткә керер-кермәс, я Адәм, зур хатаң булды. Чык инде җәннәтемнән бар! Сиңа җирләр ватан булды. Берегеэ-берегез берлән талашып гомерегез үтсен. Синең балаларың җирдә шулай аз-маз яшен түксен . Шулай да яңа революцион күтәрелеш чоры татар поэзиясендә дини, фантастик u образларны явыз чынбарлыкка параллель кую зур урын алмады. Мондый тенденция гадәттә романтик идеал белән реаль тормыш арасындагы мөнәсәбәтләр антагонистик характер алган чакларда активлаша. Капитализмның бөтен вәхшәтен тагын да шәрәләндергән империалистик сугыш шагыйрьләрнең идея-эстетик карашларына тәэсир итте, аларның идеологии позицияләрен катлауландырды һәм романтизм хәрәкәтендә дә яңа төсмерләр китереп чыгарды. Бу төсмерләр яңа революцион күтәрелеш елларында куәт алган кайбер билгеләрнең пассивлашуында, яңа романтик-символик образлар формалашуда яисә элеккеләренең яңа сыйфатларга баетылуында күренде. Иң әүвәл, явызлык тантана итүенә һәм тормышның тоташ ямьсезлектән гыйбарәт булып күренә башлавына нисбәтән, бәйрәм, мәҗлес, җыен образларын чынбарлыкка параллель куеп сурәтләүнең пассивлашканлыгы сизелде: бәйрәм темасын шыксыз һәм күңелсез күренеш итеп тасвирлау алга чыкты. (Мәсәлән. М. Гафуриның «Күңелсез бәйрәм» шигыре һ. б ) Икенчедән, империалистик сугыш елларында Дәрдмәндтән килгән тенденция — коты- рынулы. фетнәле табигать стихиясен явыз чынбарлыкка аваздаш итеп сурәтләү активлашты. Моның сәбәбе, әлбәттә, язмыш, тәкъдир мәсьәләсенә игътибар көчәю белән дә бәйләнгән иде. Тормышта явызлыкның тантана итүе һәм шуның сәбәпләрен дәрес аңламау күп кенә шагыйрьләрне, бигрәк тә вак буржуаз карашларга якынрак торган авторларны, чыннан да, «язмыштан узмыш юк» икән дигән фикергә китерде. Поэзиядә «язмыш» төшенчәсе, символик характер алып, иң дәһшәтле, һәлакәтле һәм илаһи бер көч рәвешендә сурәтләнә башлады. Бу елларда чыккан дистәләрчә шигырь, бал- • С СүнчмәП шигырьләре. К» бит • Мажнт Гафури. Адәм вә Иблис, Уфа 1910 ел. 12 бит. н ф ХИКМӘТ ИНКАРЬ ИТҮДӘ ГВНӘМВ? ф лада, нәсер һәм поэмаларның «язмыштан узмыш юк» дигән фикерне исбатларга тырышып язылган булулары шуны күрсәтә. Моның өчен Ф. Бурнашның 1916—17 елларда язылган һәм 1918 елда «Шәрык гөлләре» исеме белән аерым җыентык итеп басылган поэмаларын («Дулкыннар арасында», «Коркыт», «Казакъ кызы» һ. 6.) искә төшерү дә җитә. «Дулкыннар арасында» исемле поэмада, мәсәлән, зур газаплар чигеп, үз бәхетен табарга омтылган егетнең ахыр чиктә көчле дулкыннар арасында югалып калуы сурәтләнә. Бу, әлбәттә, фетнәле табигать стихиясен «явыз тәкъдир»гә параллель куеп сурәтләүдән башка нәрсә түгел иде. Безнең поэзиядә «артык кеше», «гаепсез җинаятьче», сукбай, качкын һәм теләнче шикелле образлар формалашу үзенчәлеге дә нәкъ әнә шул язмыш проблемасына игътибар көчәю белән тыгыз бәйләнгән. Европа романтизмында, мәсәлән, җинаятьче образының ике тибы барлыгы билгеле: «гаепсез җинаятьче» һәм «явыз җинаятьче». Беренчесе буржуаз чынбарлыкка каршы, ә икенчесе параллель куеп сурәтләнә. Татар поэзиясендә исә боларның һәр икесе дә үзенчәлекле рәвештә кулланылды. Рус һәм Европа әдәбиятларында «гаепсез җинаятьче» тибына караган геройларның («артык кеше», сукбай, качкын һ. б. ш.) трагик хәлгә төшүләренә төп сәбәп итеп буржуаз җәмгыять, капиталистик тәртипләр алынган булса, татар поэзиясендә алар, беренче чиратта, язмыш корбаны буларак гәүдәләндерелде. Моңа мисал итеп Н. Исәнбәтнең «Артык кеше» шигырен, «Сукбай» *, «Качкын»3 исемле поэмаларын һәм Г. Шәрифинең «Теләнче»3 дигән поэмасын китерергә мөмкин. Дөрес, Н. Исәнбәтнең әлеге әсәрләрендә капиталистик тәртипләргә билгеле бер дәрәҗәдә протест авазлары да ишетелеп китә кебек («Сукбай» һ. б.). «Явыз җинаятьче» тибын куллану үзенчәлегенә килсәк, бу бигрәк тә дини легендалардан алынган Кабил образын сурәтләүдә сизелде. Европа романтизмында, әйтик, Байронның «Каин» исемле әсәрендә, бу образ җир һәм күк кануннарына каршы баш күтәргән горур бунтарь, титаник шәхес сыйфатында гәүдәләндерелгән булса, татар поэзиясендә ул, киресенчә, явыз җинаятьче, нахакка кан коючы рәвешендә тасвирланды. Татар шагыйрьләре Октябрь кояшы чыкканга кадәр Кабил образының аллага, дини кануннарга каршы тору кебек сыйфатына теләктәшлек белдерә алмадылар әле. Шуңа күрә бездә бу титаник геройның фәкать үз туганын үтергән, кан койган моментлары гына күпертеп сурәтләнгән булуы һич тә гаҗәп тоелмас. Әмма моңардан бу герой прогрессив, демократик сыйфатлардан бөтенләй мәхрүм иде дигән нәтиҗә чыкмый әле. Татар шагыйрьләре, Кабил образының явызлык сыйфатын калку итеп, аны җинаятьче рәвешендә сурәтләү белән, империалистик сугышка, гадел булмаган һәртөрле кан коюга кискен протест белдерергә теләделәр. Мәсәлән, С. Сүнчәләйнең «Вөҗдан күзе», «Кыйсса», Г. Харисның «Сугыш» һәм Н. Исәнбәтнең «Кабил-кан» исемле балладаларын шуның үрнәкләре ител карарга мөмкин. Беренче бөтен дөнья сугышы елларында татар шагыйрьләренең мәхәббәткә, сәнгатькә һәм үткән заманга мөнәсәбәтләрендә дә яңа тенденцияләр барлыкка килде. Шулардан берсе, мәсәлән, мәхәббәткә мөнәсәбәттә күренде. Кайчандыр акча хакимлегеннән өстен саналган мәхәббәт бу чорда үзе дә сатыла һәм сатыл алына торган товарга әверелде. Борынгы шагыйрьләр иҗатында лирик герой үтә көчле сөюдән һәм сөелүдән мәҗнүн хәлендә калып җәфа чиккән булса, хәзер инде ул, киресенчә, сөяр кеше юклыктан газаплана. Ул сөюгә лаек кеше таба алмый: аны чолгап алган тирәлектә һәркем — вак, эгоист, акча колы! Бу герой ялгызлыкны нәфрәтли, әмма шул ук вакытта ялгыз яшәргә мәҗбүр! Аның трагизмы да шунда: Хәйләсез, чын, саф мәхәббәтне күңел эзләп оча, Әйләнеп мәэюсь булып кайта, кунар җир тапмыйча. (М. Гафури. Халәте тәэссердә. 1914.) Шул рәвешчә, империалистик сугыш елларында татар шагыйрьләре җирдәге мәхәббәттә раслардай нәрсә таба алмадылар. Ләкин бу гомумән кешеләр арасындагы мәхәббәтне идеаллаштырудан, аның бөеклегенә дан җырлаудан баш тарту дигән 1 Н Исәнбәт. Сайланма әсәрләр. I том. Казан. 1960 сл. 107, 220—226 битләр, * «Аң» журналы 1916 ел. 9 сан. * Шунда ук, 24 сан, Кем ул андый, сәгыйд XII иткән Мине һәм урынымы, белмим. Беләм тик: бу җаным аннан Яратылган, мин — ул, ул — мин2 . Ә империалистик сугыш елларында инде шагыйрь, «җир галәме»нә тагын да ярсыбрак һөҗүм иткән хәлдә, «күк галәме» алдында җиңелүен танырга мәҗбүр булды: Илаһым, вл мине! Талдым, Юлыңда берүзем калдым; Куям кылычым кире кынга... Газаплый тик сиңа антым...3 Менә шунда инде аның трагизмы да ята иде... Әмма моңа карал, без һич тә бу титаник шәхес явызлык каршында тез чүкте дияргә теләмибез. Ул, таяну ноктасы эзләп, «күк галәмевнә барырга мәҗбүр булса да, «җир галәмевндәге явыз кануннарга буйсынмый, үзенең горурлык сыйфатларын югалтмый. («Күрем гали»... һ. б.) Гомумән, лирик геройның нинди генә хәлдә дә явыз чынбарлык белән килешмәве— унынчы еллар татар поэзиясенең мөһим бер үзенчәлеге ул. Мондый сыйфаттан хәтта Н. Думавиның аллага ышанучы геройлары да азат түгел иде: Син беләмсең синдә күпме көч барын, куәт барын! Тип очыр бу дөньяның барлык кара куәтләрен! Син — бөек! Салган ходай күктән сиңа үз орлыгын! Бул гали! Таптатма, зинһар, шул «ходайлык» зурлыгын!4 Шул рәвешле, аерым шагыйрьләрнең империалистик сугыш чоры поэзиясендә шәхеснең роле «күк галәме >нә мөнәсәбәттә кечерәйтеп, ә «җир галәмевндәге кара көчләргә мөнәсәбәттә, киресенчә, зурайтып тасвирланды. Шуңа күрә унынчы еллар татар поэзиясендәге шәхес-җәмгыять каршылыкларының әдәбият белемендә билгеләп кителгән төрләр белән генә чикләнмәве аңлашыла. Мәгълүм булганча, әдәбият белемендә романтик герой белән явыз чынбарлык арасындагы каршылык гадәттә өч төргә бүлеп карала. Беренче каршылык геройның, үз идеалларына турылыклы булып калуы сәбәпле, я физик, я рухи яктан һәлак булуы белән хәл ителә. Икенчесе геройның үз идеалын тормышка ашыру өчен актив көрәш алып баруы, халык көрәшенә кушылу юлларын эзләве һәм, ниһаять, шуңа ирешүе белән чишелә. Өченчесе исә геройның, хыял-идеаллардан ваз кичәргә һәм явыз тирәлек белән килешергә мәҗбүр булып, вак җанлы, эгоистик шәхескә әверелүе рәвешендә гәүдәләнә. Шәхес һәм җәмгыять арасындагы конфликт чишелешенең әлеге төрләре XX йөз башы татар романтизмында да чагылыш алды, әлбәттә. Ләкин өченче төр, ягъни геройның явыз, эгоистик тирәлеккә яраклашуы, әйткәнебезчә, унынчы еллар татар поэзиясендәге романтизмда чагыштырмача азрак иде. Берише татар шагыйрьләренең романтик геройлары, явыз чынбарлык белән килешүгә караганда, «җир галәме»н бөтенләй «ташлап», «күк галәмевнә сыенуны яисә үлемне артыграк күрделәр. Явыз чынбарлыкка каршы куярдай матурлыкны эзләп, романтиклар, мәгълүм булганча, сәнгать өлкәсенә дә еш мөрәҗәгать иттеләр. XX йөз башы татар романтизмында исә сәнгатькә (бигрәк тә поэзиягә һәм музыкага) мөнәсәбәтнең рус һәм Европа романтизмнарында чагылган барлык төрләре дә диярлек урын алды. Биредә без, бу төрләрнең һәммәсенә дә тукталып тормастан, шушы мәсьәләгә кагылышлы кайбер үзенчәлекләрне генә искә алып үтәргә телибез. Унынчы еллар татар поэзиясендә сәнгать культының куәт алуы, әлбәттә, барыннан да элек, эмоцияләр һәм милли хисләр көчәюгә бәйләнгән иде. Моның шулай икәнлеге бу чор татар поэзиясендә музыканы илаһилаштыруга игътибарның аеруча кө XII Сәгыйд — бәхетле. ’ С. Рәмиев шигырьләре Казан 1909 ел. 24 бит, ’ С. Рәмиев шигырьләре. Уфа. 1918 ел. 44 бит. * журналы. 1916 ел 11—12 саннар, 183 бит. чәюе, музыка коралларына дан мырлауның активлашып китүе белән дә раслана. Мәсәлән, Ш. Бабич шигырьләрендә түбәндәге юллар белән очрашабыз: И сихерле, серле, илһамлы, гаҗәеп мандолин!.. Әйдә сыздыр, әйдә ездер, сафланыйм, иманланыйм! («Мандолин». 1914.) Син генә иң нечкә хисләр, нечкә моңнар чишмәсе, Син тавышлар казнасы һәм син уеннар патшасы. («Скрипка». 1915.) Шул рәвешчә, Ш. Бабич поэзиясендә музыка кеше рухын сафландыра торган илаһи бер кеч, барлык «тавышлар», «моңнар» һәм «уеннар патшасы» итеп тасвирланды. М. Фәйзинең «Кезге моңнар», Ф. Ибраһимовиың «Гармун тавышы» һәм Н. Исәнбәтнең «Сазым кыллары» дигән әсәрләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Икенче яктан, сәнгать культы, мәхәббәтне, табигатьне һәм үткәнне идеаллаштыру кебек үк, милли хисләр белән дә тыгыз бәйләнештә күренде. Милли тойгыларның кечәюе поэзиядә милли кей, милли культура, милли әдәбият төшенчәләрен идеаллаштыруга этәрми кала алмады. (Мәсәлән, С. Сүнчәләйнең «Уенчылар мәҗлесендә» исемле әсәре һ. 6. ш.) Шулай итеп, Европа романтизмындагы төп билге-элементларның күпчелеге урын алуы һәм алариың яңа сыйфатларга баетылуы, милли хисләр белән сугарылып бирелүе татар романтизмының стихияле әдәби агым хәленнән иҗат методы дәрәҗәсенә үсеп җиткәнлеген күрсәтте. Бу исә гомумән XX йөз башы татар поэзиясендә кешенең эчке дөньясына игътибар көчәюе, лирик психологиэмның тирәнәюе дигән сүз иде. Унҗиденче елда башланган революцион тетрәүләр татар романтизмында да тирән үзгәрешләр барлыкка китерде. Октябрь революциясе җиңгәннән соң романтизмның реаль тормыш матурлыгына, революцион хәрәкәткә аваздаш итеп сурәтләнә торган образлары (җил, давыл, дулкын, яз, таң, кояш, бәйрәм һ. б. ш.) алга чыкты, яңа сыйфатларга баетылды. Революцион сыйнфый көрәш идеяләре белән сугарылган һәм халыкның явызлыкны җиңүен раслаган романтизм чәчәк атты.