КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
МАИ. 19ТЗ ЕЛ. «Тугызынчы бишьеллыкның дүртенче елында Чаллы шәһәрендә гигант автомобиль заводы — КамАЗ сафка басачак. Яңа, күп йөк сыешлы зур машиналар өчен корыч йөрәкләрне Ярославль мотор төзүчеләре ясый. Хәзер аларның куәтенә, ныклыгына, экономиялегенә сынау бара... Заводның уку-укыту үзәге автогигантка кадрлар әзерләүдә ярдәм итә. Предприятиенең белгечләре уку классларында һәм турыдан-туры цехларда КамАЗ өчен 600 гә якын квалификацияле эшчеләр әзерләделәр. Хәзер биш группада Чаллыдан килгән тагын 157 эшче белем ала. Алар биш группада слесарьмонтажчы, слесарь-ремонтчы, электромонтер, станокчы-универсал һөнәрләрен үзләштерәләр. Кадрлар бүлеге Камадагы автомобиль заводы төзелешенә 59 производство командирын — тәҗрибәле инженерларны һәм техникларны җибәрде. КамАЗда алар группа җитәкчеләре, механиклар, цех энергетиклары, бюро һәм төрле служба начальниклары булып эшләячәк». «Северный рабочий». Ярославль. «21 майда СССР Министрлар Советы Председателе А. Н. Косыгин Кремльдә Американың күренекле банкиры һәм җәмәгать эшлеклесе Дэвид Рокфеллерны кабул итте. Советлар Союзына ул Мәскәүдә үзе җитәкли торган «Чейз Манхэттен»' банкысы илчелеген ачу уңае белән килгән иде. Эшлекле характерда һәм үзара аңлашу шартларында барган бу әңгәмә вакытында СССР белән АКШ арасындагы экономик элемтәләр мәсьәләсе тикшерелде. А. Н. Косыгин үзара файдалы шартларда һәр ике илнең зур масштаблы экономик хезмәттәшлегенә Советлар ягының уңай карашын билгеләп үтте. Д. Рокфеллер, үз чиратында, ул җитәкләгән банкның төрле тармаклар буенча экономик хезмәттәшлекне җайга салу эшенә теләктәш булуын белдерде. Бу теләктәшлек, өлешчә, Кама автозаводы өчен Америка җиһазларын җибәрүне финанс белән тәэмин итүдә күренә». «Труд». Мәскәү. «...Мөнир белән очрашканчы ук, ул җитәкләгән бригаданың ремонт-инстру- менталь заводында иң яхшылардан саналуын ишеткән идем... Ә бригадир үзө югары класслы монтажчы икән. Үзеннән-үзе язачак очеркымның герое образы күз алдыма килеп басты. Мин аны зур тормыш, производство тәҗрибәсенә ия булган кеше итеп күзалладым. Яше белән дә урта яшьләрдә булырга тиеш кебек иде. Аның 23 яшьтә генә булуын белгәч, исем китте. Ничек гаҗәпләнмисең: монтаж эшенең чын остасы, катлаулы эшләр башкарырга сәләтле бригадир Мөнир Шәймөхәммәтовның төзелештәге эш стажы... ике елдан аз гына артык. Тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелешләреннән берсендә — Кама автомобиль заводында үз урынын тапкан Мөнир Шәймөхәммәтов язмышы бик күпләр өчен уртак. Вазих Мавликов, Галина Филяшина. Нина Отюбнна һәм башка бик күпләр төзүче хезмәте шатлыгын иң башлап биредә татыдылар һәм хәзер КамАЗ- ның данлыклы кешеләре булып әверелделәр». «Строительная газета» хәбәрчесе Палевский. Мәскәү. «РИЗны июль аенда тапшырырбыз!»—транспарант бик ерактан ук күренеп тора. Биредә, ремонтинструменталь заводы төзелешендә, безнең сатучыларның күбесе эшли. Төзелештә эшләр бик кызу барган кебек үк. безнең дә, сәүдә хезмәткәрләренең дә, эш графигы киеренке. Безнең эш төзүчеләр белән тыгыз бәйләнештә. Безнең поселокта кибетләр берничә. Кибетләр сатып алучыларга уңайлы рәвештә чиратлашып эшлиләр. Мәсәлән, берсе иртәрәк ачылса, икенчесе соңрак ябыла. Төшке ял вакыты да төрлечә. Минемчә, шундый бер закончалык бар: сатып алучы турында никадәр кайгыртсаң. аңа яхшы сыйфатлы һәм төрле товарлар тәкъдим итсәң, культуралы хезмәт күрсәтсәң, товар әйләнеше планын үтәүдә кыенлыклар шул кадәр кимрәк була. Узган елны планны 20 процентка арттырып үтәдек, быелның беренче кварталы һәм апрель планнары да арттырып үтәлде. 50 нче магазин сатучысы 3. Мәрдәншина». «Советская торговля». Мәскәү. «Тугызынчы бишьеллыкның ике елы эчендә КамАЗда 580 миллион сумлык төзү-моитаж эшләре башкарылды. Бишьеллыкның өченче, хәлиткеч елында КамАЗ төзүчеләре алдында тагы да зуррак бурычлар тора. Аларны уңышлы хәл итү өчен СССР Энергетика һәм электрификация министрлыгы. Монтаж һәм махсус төзү эшләре һәм автомобиль промышленносте министрлыклары бергәләп эшләү планын булдырдылар. Елның төп тематик бурычы анда болай билгеләнгән: комплексның барлык төп производство корпусларын төзү, салкыннар башланганчы 1,3 миллион квадрат метр түбә ябу, кыш айларында биналарны эшкәртү һәм җиһазларны монтажлау». «Строительная газета». Мәскәү. «Ныо-Яорк тайме», «Вашингтон пост», «Крисчен сайенс монитор», «Балтимор сан», «Чикаго трибюн» кебек танылган газеталарның вәкилләре булган бер төркем журналистлар Кама автозаводы төзелешендә булдылар. Алар төзелеш мәйданнарын карадылар, төп игътибарны кою заводына юнәлттеләр. • Социалистическая индустрия» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә «Нью-Йорк тайме» газетасы хәбәрчесе Теодор Шабад түбәндәгеләрне сөйләде: — Иң зур тәэсир калдырганы — ул төзелешнең колачы. Мондый зур төзелешне әле минем күргәнем юк иде. Дөрес, төп завод корпусларының әле каркаслары гына калкып чыккан, әмма алар буенча да күп нәрсәләрне төсмерләргә мөмкин. Мин КамАЗ һәм аның тирәсендәге юлларга игътибар иттем, һәр тарафка таба киткән юллар ике рәтле. Автомагистральләр кисешкән урыннар аслы-өсле... Мондый уңай юллар Мәскәүдә бар. Әмма, минемчә, андый юллар Советлар Союзының башка шәһәрләрендә очрамый шикелле. Ә «Крисчен сайенс монитор» газетасы хәбәрчесе болай диде: _ 0 миң торак районнар, төзүчеләр һәм автозавод эшчеләре өчен тудырылган шартлар белән кызыксындым. Бүтән төзелешләрдә ничектер, белмим, әмма монда алар гигант автомобиль комплексын төзү белән бергә гамәлгә ашырыла». •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода» «Тиңсез тезелеш гүли. Аның 100 кв. километрга җәелгән мәйданын тулысынча бары тик күктәнсамолеттан гына күреп бетерергә мөмкин. Төрле тармакларда мең төрле исемдәге машиналар эшли. Камадагы бу гигант төзелешнең автопаркы бер рейста 20 мең тонна йөк ташырга сәләтле. Шәһәр бик тиз күтәрелә, һәр елны яңа шәһәрдә генә 300 мең метр торак мәйданы — 50—60 күп катлы торак йортлар эксплуатациягә бирелә. Шул ук вакытта кирәгенчә балалар учреждениеләре, сәүдә, көнкүреш предприятиеләре ачыла. Чаллы урамнары буйлап йөргәндә: «Бездә һәркем изге теләктә, Шәһәр сезгә, дуслар, бүләккә»,— дигән жыр юллары белән язылган плакат күрдек. Дөрес, һәркемгә түгел, әмма бик күпләргә бүләк итәләр алар шәһәрне. «КамАЗны бөтен ил төзи».— дигән канатлы сүзләр һәркемгә билгеле, һәм бу — сүзләр генә түгел, ә хакыйкать. Яшь төзүчеләрнең фуфайка, эш киемнәре җиңнәренә тегелгән эмблемадан илебездәге барлык шәһәрләрнең исемнәрен укырга мөмкин. Алар арасында безнең якташларыбыз— Брянск егетләре һәм кызлары да күп». «Брянский рабочий». «Драматурглар — бишьеллыкка» дигән баш астында «Советская культура» газетасы күп кенә драматургларның заман темасын, хәзерге совет чынбарлыгын үз әсәрләрендә ничек гәүдәләндерүләрен чагылдырган чыгышларын бастырып чыгарган. Анда яшь татар драматургы Диас Вәлиев тә «Тормыш бүләк итәм» пьесасын ничек иҗат итүе турында яза. (Бу әсәр илебезнең күп кенә театрларында, шулай ук Мәскәүдәге Ермолова исемендәге театрда уңыш белән бара). — Минем язучылык биографиям газетада эшләүдән башланды,— ди ул.— Хәзер дә минем язучылык хезмәтем журналистика белән рәттән бара. Пьеса язаммы, проза әсәреме — һәр вакыт тормыш үзе тудырган проблемалар, кешеләр кирәк миңа. «Дәвам» пьесасының нигезе дә «Смена» журналында КамАЗның беренче төзүчеләре турында басылып чыккан очеркым булды. Публицистика миңа пьеса язарга этәргеч бирде». «Советская культура». Мәскәү.