Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ БЕР ХИКӘЯСЕ ТУРЫНДА

Галимҗан Ибраһимовның 1913 елда язылган «Көтүчеләр» хикәясе укучыларга мәгълүм әсәр. Язучы анда революциягә кадәрге авыл тормышының онытылмаслык картиналарын бирә, ярлы крестьяннарның авыр язмышын зур осталык белән сурәтли. Хикәянең төп герое—көтүче малае Вахит. Укучы бөтен вакыйгаларны аның күзе белән күрә, аның нечкә күңеле аша кичерә. Вахит кечкенәдән үк әтисе белән көтүгә ялланган, шуңа күрә аңа күп кимсетелүләр күтәрергә туры килә. Вахит әле монысына да түзгән булыр иде, ләкин көннәрдән бер көнне аның әтисе авырып китә. Авыл кешеләре авыру картны чиратлап, өйдән- өйгә йөртеп карый башлыйлар. Тик Вахит бу хурлыкны күтәрә алмый—ул авылдан чыгып китә. Ләкин авылдан читтә дә аңа бәхет елмаймый: ул чак кына үлмичә кала һәм бәхетле очраклылык аркасында гына больницага килеп эләгә. Анда ул Сара белән таныша. Хикәя ахырында без Вахитның гаилә тормышы корып җибәрүен күрәбез. Ләкин рәхәт тормышка ирешкән Вахитның күңелен инде хәзер әтисе турындагы уйлар тынгысызлый. Ул аны кызгана, тормышта ни өчен бик күпләрнең ярлылыкта газап чигүен аңларга тели. Вахитның әнә шул уйларын тагын да калкурак итеп бирү өчен язучы героен берничә мәртәбә бер картина белән очраштыра. Ул картинаны Вахит беренче тапкыр больницада күрә. "Бер көнне күңелем ачылып, рәхәтләнеп, бакчадан бүлмәмә кереп килгәндә, күзем дивардагы сурәтләргә төште. — Бу кем? — дип сорадым. Сара уйлы тавыш белән: — Хәзрәте Гыйса... Ай яктысында тирән уйга чумып утыра... Ул фәкыйрьләрне бик яраткан... Шулар турысында уйлый торгандыр, диде. Мин бернәрсә дә аңламадым. Ләкин, китә алмыйча, бик озак карап тордым. Фәкыйрьләр хакында уйлый, дигәч, әткәй искә төште: хәзрәте Гыйса ни эшләтер иде икән, дидем. Ләкин бертөрле дә бу уйның очына чыга алмадым». Шуннан соң Вахит тагын ул картина белән очраша. Бусы инде икенче җирдә — картиналар галереясында. «Аңардан ерак түгел хәзрәте Гыйса тора. Олы диңгез, шуның уң ягыннан зур таулар күккә күтәрелеп киткән; тын, рәхәт төн; диңгездән тулы ай күтәрелеп килә. Дөньяда бер «эһ» дигән дә тавыш юк. Шул вакыт хәзрәте Гыйса таяк таянып тау эченнән чыга да, зур бер ташка утырып, айга карап уйга бата. Аның аяклары ялангач, өстендә тубыкларына чаклы төшкән озын җөббә... үзе ялан баш. Ефә« кебек йомшак чәчләре ике кулбашыннан дулкынланып төшеп торалар. Йөзе артык җитди, күзләре тирән уй белән каядыр юнәлгәннәр... Моның хакында ни әйтергә белмәсәм дә, сәгатьләрчә тукталып карый идем. Бервакыт Сарадан: — Ул нәрсә уйлый икән? — дип сораган идем. Фирештәм, җанланып, канатланып китте. Минем сөальләрем аңа күп вакыт шулай тәэсир итәләр иде. Култыгымнан алды да, нур сибелеп торган күзләре белән элек Гыйсага, аннан соң миңа карап: — Ул бәхетсез адәм балаларының рәхәте, сәгадәте хакында уйлый,— диде». Шулай итеп, әлеге картинаны караган саен Вахитның уйлары, кичерешләре тирәнәя, үз алдына куйган сораулары җитдирәк була бара. Г «Гыйса алдына килсәм, Сараның айткән сүзләре һәр ввкыт исемә тешә: — Ул бәхетсез адәмнең рәхәте, сәгадәте хакында уйлый... — Ул фәкыйрьләрне бик сөйгән... Сөйлә, Гыйса! Син адәмнәрнең бәхетсезлеге, аларны рәхәтлеккә чыгару турында күп уйладың; әйт, нинди фикергә, нинди нәтиҗәгә килдең! Кан түгү бетәчәкме! Милләте, дине башка булганлык эчен дошманлашуларның бер чиге булачакмы! Әйт, боларга ирешүдә син күп уйлавыңның нәтиҗәсендә нинди юлны кыскарак таптың!» Галимҗан Ибраһимовның яшь героен шул кадәр дулкынландырган бу картина кем әсәре соң! Язучы үзе хикәясендә картинаның кемнеке булуын да, ничек аталуын да әйтми. Ләкин Вахитның сүзләренә карап, ул картина күренекле рус художнигы И. Н. Крам- скойның «Христос чүлдә» исемле әсәре икәнлеген чамаларга мөмкин. Крамской үзенең бу картинасын 1872 елда язып бетерә. Художникның Христос образына яңа эчтәлек салып, аны халык язмышы өчен борчылучы һәм аны авыр газаптан коткару юлларын эзләүче итеп сурәтләве илдәге бетен прогрессив көчләрдә зур кызыксыну уята, аларда кайнар теләктәшлек таба. Крамскойның бер хатында: < һәркемнең тормышында шундый минут була... ул уңга китәргәме, сулгамы, алла хакы өчен дип теләнергәме, әллә явызлык каршында бер адым да чигенмәскәме дип уйлана башлый. Шулай ител, ул Христос түгел. Ягъни, мин аның кем икәнен белмим. Бу минем үз уйларымның чагылышы» дип язуы картинасының гаять тирән эчке мәгънәсенә тагын бер ишарә була. Л. Н. Толстой: «Крамскойның Христосы — мин белгән Христосларның иң әйбәте», дип яза. Шулай итеп, сәнгатьнең башка төрләре, шул исәптән рәсем сәнгате белән дә нык кызыксынган һәм 1915 елда махсус «Рәсем сәнгате альбомы» бастырыл чыгарган Галимҗан Ибраһимоаның хикәясенә бу картинаның килеп керүе бик аңлашыла. Язучы Крамской картинасында үзен иң борчыган сорауларның чагылышын тапкан, аның халык тормышы турындагы уйланулары бу әсәр тәэсирендә тагын да көчәйгән, тирәнәйгән. Бу факт Галимҗан Ибраһимовның сәнгать дөньясында нечкә сиземләү сәләтле шәхес булганлыгына безне тагын бер талкыр ышандыра.