Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШ ВАКЫТЫ

— Керергә ярыймы? — Рәхим итегез. — Фәрваз дигән егет сездә эшлиме? — Бездә. — Нуруллинмы? — Юк, Миңнуллин Фәрваз. — Ә миңа Нуруллин Фәрваз кирәк. — Нурулин Вакыйф инде алай булгач. — Юк. Нуруллин Фәрваз. — Фәрвазның фамилиясе Миңнуллин бит. — Ә миңа Нуруллин янына керергә куштылар. — Вакыйф янынамы? — Юк! Фәрваз янына. — Фәрвазның фамилиясе Нуруллин түгел — Миңнуллин. — Миңа Нуруллин Фәрваз кирәк. — Нуруллин Фәрваз эшләми шул бездә. — Миңнуллин — Вакыйфмыни ул? — Нуруллин Вакыйф дидем бит инде. — Миңа Фәрваз янына керергә куштылар. — Алайса, Миңнуллингадыр? — Миңнуллинга түгел, Нуруллинга. — Вакыйфкамы? — Фәрвазга. — Гафу итегез, ләкин минем эш вакыты. — Мин дә уйнап йөрмим. Эшемне бүлеп килдем. Фәрваз өстәле кайсысы? — Әнә тегесе. — Нуруллин Фәрваз өстәлеме? — Әйе, Миңнуллага Фәрвазныкы. — Нуруллин Фәрваз өстәле кайсы? дим. — Нуруллин Фәрваз эшләми монда. — Ә Нуруллин өстәле кайсысы? — Тәрәзә янындагысы. — Фәрваз эшлиме соң сеэдә? — Эшли. — Нуруллин да эшлиме? — Ул да эшли. — Миңа нәкъ менә Нуруллин Фәрваз кирәк тә инде. — Соң алар икесе ике кеше ләбаса. — Миңа Нурулин Фәрваз гына кирәк. — Әбәткә киттеләр. Озакламый килерләр. — Кемнәр? — Нуруллин белән Миңнуллин. — Миңа Нуруллин Фәрваз гына кирәк. — Нуруллин Фәрваз бездә эшләми дидем ич инде мин сезгә. — Җайлап кына аңлатырга буладыр ич... әле хәзер генә әбәткә китте дигән идегез. 1S5 — Бездә Миңнуллин Фәрваз гына эшли. — Нуруллин эшләмиме? — Эшли, ләкин аның исеме Вакыйф бит. — Кайдан табарга инде Нуруллин Фәрвазны? — Белмим шул. — Сез Миңнуллин дисез, анысы Туфан буладыр инде аның. — Туфан Миңнуллинмы? Әйе, андый кеше дә бар. — Күптән шулай диләр аны. Югыйсә, аптыраттыгыз Фәрвазны Миңнуллин дип. — Соң, ни бит... Фәрваз да Миңнуллин... — Миңнуллин кем булып эшли соң ул? — Журналда бүлек мөдире... тәнкыйтьче... — Ә Туфан? — Анысы шагыйрь аның. — Ә миңа драматург дигәннәр иде. — Анысы Миңнуллин. — Әле генә шагыйрь дидегез. — Хәсән Туфанны әйтәм бит мин. — Миңнуллиннар ничәү соң, алайсам? — Икәү. — Ә Фәрвазлар? — Берәү. — Нуруллин? — Берәү. — Алайсам, шул үзе була инде Фәрваз Нуруллин.— Хушыгыз. Киттем. Шуны белергә генә кергән идем...