Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ

Диңгезче язмалары ел. Владивосток. Командирларның ерак атаулардан эвакуацияләнүче семьяларын каршы алырга киттек. Алар- ны «Гоголь» пароходы китергән иде. Сахалин, Николаевск, Куриль якларыннан кайтучыларны дәүләт вәкилләре Себернең ерак шәһәрләренә озата киттеләр. Күрәсең, Япония белән иртәме-соңмы бәрелеш көтелә. Японнар инде күптәннән безнең чикләребезгә хәрби көчләрен туплыйлар. Алар Хасан, Халхин-гол сабакларын онытканнар. Корабыбыз докта ремонтта булганлыктан, ул-бу була калса дип, безне коры җирдә сугышырга да өйрәтә башладылар. Тактика занятиеләренә йөрибез. Ә көнбатышта безнең кебек егетләр немец фашистлары белән сугыша. Сикәлтәле юлдан хәтсез баргач, Уссури тайгасына килеп кердек. Тау елгасы янында туктадык. Безнең полигон шушында икән. Винтовкалардан ату күнегүләре үтә башладык. Буш арада без якын-тирәдәге куаклыклардан кура җиләге, кызыл карлыган җыеп ашадык. Аннан соң парашюттан төшкән «десант»ны каршылау башланды. Пластунча үрмәләп барып, «күктән төшкән дошман»ны камап алдык. «Ура» кычкырып, аңа ташландык. Өйрәнү* ләребезгә яхшы бәя бирделәр. Төшке аш вакытында Казан егете, дустым Миргали Монасыйпов белән кәрзин үреп, елгада балык тоттык. Сай гына суда ярыйсы гына зур балыклар йөзә. Тик аларны тотучылар гына юк. Уссури крае миңа бик ошый, суы тәмле, табигате матур. Туган авылым Әлмәткә, ямьле Зәй буена кайткандай булдым. Радиодан татар концерты тыңладым. Мәрьям Рахманкулова. Халидә Зәбирова. Разия Тимерханова, Гөлсем Сөләйманова һәм Асия Измайловалар җырлады. «Кара урман», «Галиябану», «Зиләйлүк», «Сагыну» көйләре безне дулкынландырды. Канатланып яшәр чакта, кешеләрне сугыш, шушы рәхимсез сугыш туган җирләреннән аерды. Кичкә таба яңгыр сибәләп китте. Минем тормышымда бернинди дә үзгәреш юк әле. Төштән соң докка бардык. Ремонтны тәмамлап киләләр. Кораб палубасында Миргали белән очраштык. Инструментальныйда Фәһимәне күрдем. Аның күзләрендә сөйкемле караш сизелә. Кем белә, бәлки ялгыша да торганмындыр. Кызның күңеле күтәренке. Бүгенге көнгә кадәр аның егете бармы, юкмы икәнен дә әйткәне юк. Иптәшләр күрмәгән арада гына аның яныннан үтеп китмәкче идем дә, Миргали сизде. Төшкә кадәр киемнәребезнең пөхтәлеген тикшерделәр. Аннары мин сәгать бишләргә кадәр ял иттем. Тревогалар еш булганлыктан, болай рәхәтләнеп йоклау безгә бик аз эләгә. Сугышчан һәм политик белемне отличнога үзләштерүчеләрне бүген паркка культпоход белән алып баралар. Анда «Пограничниклар» исемле спектакль күрсәтәчәкләр. Бөтен уй, фикер театр карауда түгел, «кара күз»не күрергә өметләнүдә. Нарядка баручылар аша инструментальныйга записка җибәрдем инде. Бакчада кызны очратсам иде. Сәгать алтылар тирәсендә строй белән паркка юнәлдек. «Альбатрос» җыры бик матур яңгырый. Җырлаган саен күкрәк киңәя, күңел күтәрелә бара. Паркка да килеп җиттек. Безгә таралырга команда булды. Прожектор белән яктыртылган түгәрәкне үткәндә Фәһимәне күрдем. Аның янына ашыктым. Ни күрим, кыз янына бер матрос килеп баскан. Күрәсең, кызның танышы булырга тиеш. Нишләргә? Матроска да комачауларга ярамый, сабыр итим. Тизрәк агачлар арасына шылдым. Егет кызны үзенә карата ала икән, анысы аның үз булдыклылыгы. Фәһимә бүген кара костюмнан. Күзләре шундый матур, ягымлы җылы карашы җанга рәхәт бирә. Менә «кара күз» мине күреп алды. Матросны калдырып, яныма килде. Мине көтеп торган икән. Без аның белән бик озак сөйләшеп йөрдек. Тагын бер якташым бар. Аның исеме Моталлап. Ул да безнең яктан. Әлмәт районының Бишмунча авылыннан. Ул бүген минем янымда булып китте. Күзләремә туп-туры карап: — Беләсеңме, Локман? — диде. — Бер нәрсә дә белмим. — Син оныт Фәһимәне... — Ни өчен? — Соңыннан үзең аңларсың. Якташымның болай сөйләшүе бик сәер тоелды. Башта аптырап калдым. Күрәсең, ул Фәһимә белән миннән алданрак танышып өлгергән. Кич кубрикта дневальный булып тордым. Нарядка китүчеләр таралгач, өлкән лейтенант Афзал Низаметдинов килеп керде. Устав буенча аңа рапорт бирдем. Ул бүлмәне тикшерә башлады. Бер тумбочканы ачты, анда тәртипсез аунап яткан кәгазь кисәкләренә күрсәтеп: — Бу чүп нишләп монда? — диде. Мин җавап бирмәдем. Бер читтә сөялеп куелган винтовканы күреп алды: — Хуҗасы кем? — дип сорады. Мин дәшмәдем. = — Нигә анда калдырырга рөхсәт бирдең? — Хуҗасы хәзер килеп җитәчәк, — дидем. Дежурный өлкән лейтенант Низаметдинов мине шелтәләде. Аның = алдында шәм кебек басып тордым. S — Старшинаң кайда? Ул арада булмады, кубрикка старшина да килеп керде. — Чиратсыз ике наряд языгыз дневальныйга, — дип боерып, өл- ® көн лейтенант чыгып китте. я Бүлмәгә винтовка хуҗасы Моталлап кайтты. Мин аңа: «Синең - өчен шелтә алдым», — дидем. Мине шелтәләтер өчен әллә юри эшлә- ч гән инде. Югыйсә, посттан кайту белән, винтовкасын чистартып, тапшырырга тиеш иде ул. Көнбатышта сугыш көннән-көн кискенләшә. Фашистлар, зур югалтуларга дучар булуга карамастан, һаман алга омтылалар. Ленинградны дошман чолгап алган. Анда зур сугышлар бара. Казакъ акыны Җамбулның «Ленинградлылар, балаларым минем» дигән җырын радиодан бирделәр. Кичә чик буендагы Краскино поселогы тирәсендә егермедән артык япон солдаты чигебезне бозды. Бәрелеш нәтиҗәсендә ике яктан да яраланучылар булды. Шайтан тавында булып узган бу хәлне «Боевая вахта» газетасында да язып чыктылар. Ә Америка газеталары зур бәрелеш булган дип күрсәтергә тырышканнар. Көчле тайфун башланды. Җилнең тизлеге секундына 26 метрга җитә. Таң белән торып, походка әзерләндек. Диңгез шауласа да, яр буенда чатлама суык иде. Сәгать сигездә походка чыктык. Башта командирыбыз Алексей Васильевич Волков сөйләде: — Бу сезнең өчен чыныгу булыр. Сугышта мондый походлар еш булачак. Диңгезчеләр дошманга өермәдәй ташланырга тиеш. Ул Балтика диңгезчеләренең немецларны ничек кыйнаулары турында мисаллар китерде. Аннары старт бирелде. Чаңгылар белән диңгез култыгының көнчыгыш ягына таба киттек. Суык. Урап кайтканда музыка белән каршыладылар. Музыка тавышы тәнгә рәхәтлек, йөрәккә дәрт бирде. Безнең взводтан өч кенә кеше артта калды. Дүрт сәгать егерме минут эчендә илле километр араны үткәнбез. ф ВРАК ДИҢГЕЗДӘ Занятиедән кайткач, мине старшина чакырып алды: — Сиңа сугышчан бурыч тапшырыла. — Үтәргә әзер! — дидем мин. Үзебез яшәгән казармалардан шактый ерактарак диңгез буенда секрет посты бар. Шунда нарядка киткән бер диңгезче иптәшебез каты авырган. Дустым Миргали белән шул диңгезчене носилкага салып алып кайтырга тиешбез. Караңгы төшеп килгәндә, юлга чыктык. Буран Карга батабата атлыйбыз. Диңгез шаулаганы аермачык ишетелә башлады. Юлсыз жирдән бару бик тә авыр. Үргә күтәрелеп түбән төшкәндә, чәнечкеле тимер чыбык корылмаларына килеп төртелдек. Күп уйлап тормадык, кулыбыздагы носилканы чыбык өстенә салып чыктык. Дулкыннарның яр ташларына бәрелеп шаулаганы безнең күңелләрне күтәрә. Ни әйтсәң дә яр буенда яктырак. Көмеш су тамчыларының сибелүе безгә аермачык күренә. Көч-хәл белән «Яшен» постына килеп җиттек. Авыруны алып кайтырга туры килмәде. Хәле яхшырган. Бераз җылынгач, каравыл начальнигы безгә кайтырга рөхсәт итте. Тормышымда артык куанырлык вакыйгалар булмаса да, һәр көн күңел дәртле уйлар белән тулы тора. Дусларым да янымда. Бергәләп сугыш белемен өйрәнәбез. Кораб ремонтланып бетеп килә. Хәзер безне эшчеләргә булышырга бик сирәк алып бара башладылар. Шулай да кичен, докка баргач, инструментальныйда булдым, Фәһимәне күрдем. Ул һаман шат. көләч, мине күрүгә сөйкемле генә карап алды да: — Хәтсез вакыт күренмәдең. — диде. Мин инде хәзер, беренче танышкандагы кебек, кыюсыз түгел. Сүзләремне уйлап, үземә кирәк җавапны алырлык итеп сөйләшәм. Кич белән «Бөек Британия» дигән киножурнал күрсәттеләр. Дөньяның зур су дәүләте Англия — ул безнең союздашыбыз. Мин инглизчәдән тәрҗемә ителгән китаплар белән шактый ук таныш. Әле күптән түгел генә хәрби диңгез журналындагы гади матрос — Дэррнкның язмаларын укыдым. Ул ун елга якын король флотында хезмәт итә. Бөтен яшьлеген флотта үткәрә. Шулай да соңыннан үзенең офицеры аны «хезмәткә яраксыз» дип, политик яктан гаепләп, флоттан кудыра. Кинәт шәһәр караңгылыкка чумды. Озак та үтмәде, радио безнең союздашларыбызга Япониянең һөҗүм башлавын хәбәр итте. Сингапур, Гонконг, Пирл-Харбор кебек Ерак Көнчыгыштагы диңгез базаларына япон самолетлары һөҗүм иткән. Күп кенә сугыш кораблары батырыл- ган. Ерак Көнчыгышта да сугыш давылы кабынып киткәч, безнең уяулыгыбыз икеләтә арттырылды. Частьларда, корабларда митинглар булды. Шәһәргә чыгып йөрүләр туктатылды. Флот сугышчан хәзерлеккә күчте. Иптәшләрем дә җитдиләнделәр. Диңгездә, сирәк кенә булса да, безнең сәүдә корабларын билгесез су асты көймәләре батыра башлады. Бу бары тик япон самурайларының эше. «Билгесез» сүзе нигәдер миңа бик сәер тоела. Күңелем ышанмый моңа. Без бу сүзне «самурай» сүзе белән алыштырабыз. 31 декабрьда флот экипажы яңа елны каршыларга хәзерләнде. Командаларның үзешчән сәнгать түгәрәге көче белән концерт та бире- ләчәк. Клубка ашыктык. Концерт башланды. Матрослар биюләр, декламацияләр тагын бик күп төрле номерлар башкардылар. Концерт беткәч, дежур офицер: кем танцыга калырга тели — зур залга, теләүчеләр — кинога, диде. Мин танцыга һәвәс кеше түгел, кинога киттем. Озакламады, экранда геройлар күренә башладылар. Сәгать уникедә залда ут сүнде. Радиодан «Интернационал» агыла. Бастык. Ирексездән флотка китәсе елда каршылаган яна ел искә төште. Әгъзәм Камал дигән яшь шагыйрь дустым бар иде. Ул безне яна ел кичәсенә чакырды. Минем белән янәшә шагыйрь Шәрәф Мөдәррис утырды. Менә хәзер шагыйрь дустымның: Монсу булма, туган, күрешербез. Вакыт җитми жиргә аумасак. Җәйге гөлләр белән күмелербез. Язгы ташкын белән акмасак,— дигән куплеты искә төште. з Ә бүген якташым Солтан Ибраһимов белән янәшә утырабыз. “ — Киләсе яңа елны без кайда каршыларбыз икән? — ди ул. з — «Вакыт җитми жиргә аумасак». каршыларбыз. — дим мин. ~ Ниһаять, без корабка күчтек. Тормыш элеккедән күңеллерәк кай- о ный башлады. Яна кешеләр килде. Мина яшь кызыл флотчыларның бер 4 төркеменә туп механизмнарын өйрәтүне тапшырдылар. Шунда бер егет: бу кораб турында авылга кайтып сөйләсәм, миңа ышанмаслар да. Суда йөзүче бер завод икән ләбаса, диде. Март ае жылы башланды. Кояшка карау белән күзеңне кысасың, гәүдә җиңел, атлавы рәхәт. Бүген, дүрт сәгатьлек вахтадан соң, салкын су белән юынып, кубрикка кайттым да, әйбәтләп ял итәргә булдым. Янадан төнге вахтага басасым бар. Татлы уйларга бирелеп, йоклар- йокламас ятам. — Син йокламыйсыңмы? — ди бер тавыш. Башымны күтәрсәм, янымда Миргали басып тора. Эче пошып килгән икән. Аның белән тормыш турында, сугыш хәлләрен еш кына сөйләшә идек. Менә хәзер дә шуңа өметләнеп килгән ул. Аның теләге — бу хәтәр елларның герое булып калу. Мин инде моны күптән беләм. — Безне дә сугышка җибәрәчәкләр икән, — диде ул. — Каян белден? — Матрослар сөйли. — Әй, дустым, пмеш-мимешләргә син ышанма. Менә стройга тезер- ләр, приказ укырлар, шунда гына теләгеңнең тормышка ашырылуына ышанырга була. Рейдта торабыз. Безнең кораб белән янәшә берничә миноносец килеп туктады. Озакламый киң култыкта көймәләр ярышы башланачак. Мин ярышта ишкәкче булып катнашам. .Моның өчен без күп кенә күнегүләр үттек. Иң яхшы ишкәкчеләрне генә ярышка билгеләгәннәр иде. Яр әллә ип ерак түгел. Зәңгәр офыкка сузылган кыялар беленер- беленмәс кенә булып күренә. Сигнал булуга без — ишкәкчеләр — югары палубаның алгы өлешенә тезелдек. Суга карасам, безнең кораб тнф ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ ф рәсенә утыздан артык көймә җыелып та өлгергән. Алар стартка тезеләләр. Бер миль (1852 м) ишкәкләр белән, аннан өч миль җилкән күтәреп үтәргә тиеш идек. Көймәгә тиз генә төшеп утырдык та сигнал булуга кузгалып та киттек. Әйләнәбездә дистәләрчә көймәләр алга ыргыла. Бирелеп, көчебезне кызганмыйча ишәбез. Боцманыбыз — тәҗрибәле диңгезче. Мондый гына ярышларны күп күргән. Шулай да ул бүген нигәдер борчыла сыман. Йөзендә бер генә дә елмаю әсәре юк. Ва- кыт-вакыт команда биреп куя. Тырышабыз. Бөтен тән манма су булды. Сынатмадык. Кораб командиры Алексей Васильевич та безнең көймәдән канәгать калды. Ул ярышны югары палубада бинокльдән күзәтеп торган икән. Моталлаплар көймәсе иң соңгылардан берсе булып килде. Аларпы «Чижик-пыжик, син кайда булдың?» көен уйнап каршыладылар Үзе белән очрашкач: — Сезнең көймәнең җитәкчесе тәҗрибәле карт диңгез бүресе шул, шуна күрә дә алга чыктыгыз,— диде Моталлап. * * * «Кызыл Татарстан» газетасы сотруднигы Мәрьям Дибаева аша шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең фронттагы адресын соратып алдырдым. Озакламады, Тын океанга 2 иче Белоруссия фронтыннан бер төргәк (ун данә) «Фронт хакыйкате» газетасы белән хат килеп төште. Әйе, бу Тын океан флоты корабына татар телендә килгән беренче газеталар иде. Шагыйрь дустым җибәргән газеталарны II ранг капитаны Почуй- пайлога күрсәттем. — Бик әйбәт булган, бу газеталарны политзанятие вакытында якташларыгызга укырсыз. Үзегез укыганнан соң, газеталарны башка кораблардагы татар яшьләренә дә җибәрергә кирәк булыр, — диде ул. Икенче көнне корабта политзанятие сәгатендә Солтан Ибраһимов, артиллеристлардан Миргали Монасыйпов, зенитчылардан башкорт егете Хөрмәт Гыйльфанов, Җиһангир Мостафии, Салих Шакиров, кораб электрикларыннан ике бертуган Казан егетләре Сабир һәм Галимҗан Мөхәммәтжановлар. Нәшһәт Киреевләр белән бергә фронт газеталарын укыдык. Шул көннән башлап, Шәрәф Мөдәррис фронт газеталарын флотка гел җибәреп торды. Кораб күптән ачык диңгездә. Вахтага басар алдыннан палубага чыгып, диңгезгә карап тордым. Безне берничә эскадра миноносецы озатып бара. Мин аларның дулкыннарны ярып үтүләрен күрәм. Безнең корабка дулкын алай ук тәэсир итми. Бу тирәләрдән тайфун инде үткән, шулай да диңгез әле һаман тынычланып бетә алмый. Еракта диңгез өстенә кара төтен тасмасы сузылган. Без ана якынайган саен ул зурая бара. Бераздан аларның сугыш кораблары икәне беленде. Яна гына вахтадан бушаган зенитчылар старшинасы урта буйлы. яшь имәндәй нык гәүдәле башкорт егете Хөрмәт Гыйльфанов янына килеп: — Япон эскадрасы, Хоккайдога бара, нейтраль суда. Безнең маневрларны күзәтергә чыкканнар, — диде. — Бәрелешү булырга мөмкинме? — Самурайның холкын белмәссең... Шторм көчәйде, күңел болгана башлады, баш авырайды. Югыйсә, җидеснгез баллы штормнарга гына бирешә торган кеше түгел идем. Янымнан үтеп киткән матросларның да йөзләре агарган. Күрәм, алар да диңгез авыруы белән җәфалана... Бу поход өч көннән артык дәвам итте. Татар бугазын үтеп, Камчаткага якынаюыбызны офицерлардан гына белдем. Диңгез бу тирәдә кара-кучкыл булып тора. Материк ярлары, дөя сырты сыман булып, төньякка таба сузылган. Ярдан әллә ни ерак булмаганлыктан, мин барысын да аермачык күрәм. Менә нинди икән ул Охот дингезе ярлары. Тревога. Сигнал тавышын ишетеп, диңгезчеләр шундук сугышчан урыннарына килеп бастылар. Пулеметлар, туплар, торпедалар тизлек белән хәрәкәткә килде. Диңгездә дулкыннар шаулашып тәгәри. Җил дулкын тауларын ак күбеккә әйләндереп корабка сибә Озак та үтмәде, еракта зур гына бер шхуна күренде. Сугышчан рубкадан: — Тикшерү партиясе матросларына әзерләнергә! —дигән боерык алынды. в Мин дә тикшерү партиясенең члены. Ашкынып көтә башладык. Шхуна белән безнең корабның арасы в барган саен кыскарды. " с — Нәрсә дип безнең суларга керде икән ул? 5 — Төрлечә булгалый... Шторм курстан да яздыра. Усал ният белән « дә су чикләрен бозалар, — диде старшина. и — Тукталырга! = Бу сигналга суднода игътибар итмәделәр. Ул үз юлы белән йөзүен а дәвам итте. Шхуна ничек кенә тиз бармасын, без аны яңадан куып “ җиттек. ч — Тукталырга! Шхунадан монысына да җавап булмады. — Кыланалар, ачуым килмәгәе.. — Нептун патшалыгына китәселәре килгәндер . Сигналга буйсынмагач, кисәтеп дежур туптан аттык. Шхуна янында су өстендә ак томан барлыкка килде. Шартлау яңгырады — Әрсез мал шушы була икән инде, — дип көлештек. Шхуна, кача алмагач, маневр ясарга кереште. Кечкенәлегеннән файдаланып, бөтен тизлегенә нейтраль суга омтылды ул. Без, якын ук килеп, аның белән янәшә бара башладык Бортына терәлдек тә шхуна палубасына төштек. Башларына киң эшләпә, өсләренә су үткәрми торган җиңел киемнәр кигән кешеләр, бер-берсенә сыенып, палубада хәрәкәтсез торалар иде. Тикшерүләр вакытында шхуна капитаны. — Без — япон балыкчылары, көчле су агымына эләгеп, курстан яздык. Гафу итегез, — диде. Япон шхунасының тикшермәгән җирен калдырмадык. Штурман рубкасында СССРның Хәрби Диңгез базалары билгеләнгән топографик карталар, шушы тирәдә Ватаныбызның иминлеген саклап йөзүче сугыш корабларыбыз төшерелгән фотопленкалар таптык. Тикшерү партиясе җитәкчесе өлкән лейтенант Афзал Низаметдинов бу дәлилләрнең барысын да күрсәтеп акт язды Аннары, кораб командиры Алексей Насилье вич боерыгы буенча, шхунаны якындагы бер портыбызга борылырга мәҗбүр иттек. Ерактан килеп туктаган сәүдә корабын бушатырга крейсердан кешеләр билгеләнде. Алар арасында мин дә бар Без Америкадан яна гына кайткан йөк корабына бардык. Палубага аяк басуыма, уйламаган җирдән, әле моннан алты гына ай элек безнең корабтан киткән Куйбышев өлкәсе егете дустым Салих Шакиров очрады Без кочаклашып ф ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ ф күрештек. Ул озынча буйлы, аксыл йөзле матур кеше. Япон диңгезендә хезмәтне бергә башлап җибәргән идек. Салих эш беткәч, безнең старшинадан рөхсәт алып, мине каютасына алып керде. Кунак итте. Шунда өстәл янында ашыкмыйча гына башыннан үткәннәрен сөйләп алды. — Корабыбыз Архангельск портыннан ике сугыш корабы сагы астында Америкага юл тоткан иде. Баренц диңгезен үтүгә, безне инглиз кораблары каршы алды. Зур бер кәрван булып. Атлантика океанына чыктык. Көтелмәгән җирдән фашист самолетлары һөҗүм итте. Озатучы сугыш кораблары һава пиратларына ут ачсалар да. кайбер судноларга бомбалар эләкте. Анда-санда ут көлтәләре күтәрелде, безнекенә дә бомба эләкте. Машинабыз сафтан чыкты. Палубадагы зенит пушкасы кубарылып диңгезгә ауды. Үлүчеләр, яраланучылар булды.’Ут астында пробоинаны рәтләдек. Самолетларны куып җибәргәч, үзебезне буксирга алдылар. Көч-хәл белән генә Нью-Йорк портына барып җиттек. Анда докка ремонтка керттеләр. — Ничек кайттыгыз? — дип сорадым мин аңардан. — Өч ай дигәндә Панама каналы аша Сан-Францискога килдек. Анда йөкләр кабул итеп, туган ил ягына юл тоттык. Салихның башыннан күп нәрсәләр үткән, ул барысын да кичергән. Мин аны элек яхшы белгәнгә, сораулар биреп аптыратып бетердем. Үзе белән элемтәне югалтмаска булып аерылыштык. Менә бит ул дөнья. Берәүләр ерак илләр гизә, ә мин сугыш корабында сугыш күрмичә гомер үткәрәм Тикмәгә генә: «Өлешеңә төшкән көмешең», — дип әйтмиләр. Диңгез тормышы катгый, анда кешеләр зур чыныгу үтә. Хәрби тормыш авыр булса да. аның үзенә күрә матур яклары да бар. Хезмәткә эләкмәгән булсам. Япон диңгезен кайчан гизгән булыр идем әле мин. Иртән диңгез култыгына сөт сыман аксыл томан җәелгән иде. Кояш, табигатьне ямьләндереп, томанны бик тиз тарата башлады. Җыештыру эшләренә катнашырга югары палубага чыктым. Эшләрне бетергәч. барыбыз да, механизмнарны тикшереп карарга дип, сугышчан урыннарыбызга бастык. Кичә, диңгезгә чыгып, эре калибрлы туплардан ату күнегүләре үткәргән идек. Хәзер тупларны чистартабыз. Мине. Миргалине, Хөрмәтне ярга такта алырга чыгардылар. Безнең кораб яр буеннан. читтән аеруча мәһабәт булып күренә. Диңгез култыгының уртасына кадәр сузылган. Ачык диңгезгә чыгып китәргә әзер булып тора... Корабны кояшның алтын нурлары яктырта. Тирәбездә берничә эскадра миноносецлары да бар. Каршыбызда яшел бәрхеткә төренгән сыман булып. Рус атавы күренә. Кояш баерга хәтсез вакыт бар әле Берничә ишкәкче матрос белән мине шлюпкага төшерделәр. Корабның поход вакытында дулкыннар ашаган алакола җирләрен буярга кирәк. Кич белән мина ют палубасында постта торырга туры килде. Өлкән диңгезчеләрнең әйтүләренә караганда, моннан кырык еллар элек бу култыкта «Рюрик». «Искольд» һәм «Алмаз» кебек зур кораблар якорь* да торган. Янгыр болытлары йөзә. Без иртәдән алып кичкә кадәр яныбызга килеп туктаган тимер баржадан снаряд бушаттык. Мин палубаны юа торган швабраны бик искергән дип диңгезгә ыргыткан идем. Боцман моның өчен чираттан тыш өч наряд бирдерде. Шәһәр борын төбендә генә булса да, теләгән вакытта чыгып булмый. Культпоходлар туктатылды. Палубада яна кешеләр күренгәлн башлады. Мондый хәл сугышчан хәзерлек кертелгән вакытта гына була торган иде. Япон диңгезендә дә сугыш давылы кубарга тора, ахрысы. Әниемнән бик яшьли калганмын. Аның йомшак чәч толымнары әле хәзер дә йөземә кагыла сыман. Аның «Бәхетле булып үс, улым» дигән сүзләре бүген дә колак төбемдә яңгырый әле. Әйе, бәхетле яшәү өчен тынычлык кирәк. Җирдә сугышлар булмасын. Ә хәзер нинди еллар! Кешеләр язмышы гына түгел, илләр язмышы хәл кылына. Габделбарый абыем күптән инде фронтта. Сталинград фронтында. Кичке эшләр беткәч, дустым Миргали янына килдем. Ул альбомын “ ачкан да ерак Татарстандагы сөйгән кызы Мөршидәсенең рәсеменә ка- х pan утыра. Мине күрүгә, үпкәләгән сыман: ° — Рәсемеңне нигә бирмисен инде, күрмисеңмени альбомымның бер бите буш тора. Бирмәсән, альбомыма керми калырсың, — диде. Аның бу сүзләре мина сәер булып тоелды. Кичен корабта чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Безгә бөтен илгә данлыклы артистка Тамара ханым килде. Күкрәгендә депутат значогы. Хөрмәт йөзеннән корабыбызда депутат флагы күтәреп, каршы алдык. Вахтадан бушагач, барыбыз да концертка бардык. Тамара ханым СССР халыклары телләрендә русча, үзбәкчә, әзербайҗанча, әрмәнчә, казакъча, татарча җырлады. Кул чабулардан кораб клубы гөрләп торды. Тамара ханымның сугыш шартларында хәрби диңгез корабына килүе күңелләребездә онытылмаслык матур хатирә булып калды. Боцман Семиликов безнең артиллеристлар бүлекчәсенә корабның чылбыры белән запас якорен чистартуны йөкләде. Мавыгып кына эшләгәндә, рассыльный: — Комендорлар, тизрәк булыгыз, кубрикка җыелыгыз, — диде. — Тикмәгә генә эш бүлдереп чакырмаслар, нәрсә булса да бардыр,— диде Миргали, мине ашыктырып. Без кубрикка килеп кергәндә, анда басар урын да калмаган иде. Түрдә озынча өстәл янына баскан артиллеристлар командиры безгә мөрәҗәгать итте — Эшегездән аерып сезне монда җыю миңа да күңелле түгел Шулай да мин моны кирәкле таптым. Ярты гына сәгать элек безнең баш- няда хезмәт итүче Моталлап... приказ үтәүдән баш тарткан. Аны зенитчылар белән эшкә җибәргән идек. Ул бармаган. «Мин үзебезнең зур калибр башнясы кешеләре белән генә барам». — дигән Командир Николай Герман янында Моталлап басып тора. Мин командирның сүзләрен тыңлаганда якташым Моталлап өчен кызарынып тордым. Аның күзләрен, хәрәкәтен күзәттем. Ул бер агара, бер кызара, күзләрен түшәмдәге электр лампасы калфакларына текәп, тынын да алмый тора иде. ф ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ ф Ул хатларында туганнарын бик сагынуын яза. сугыш беткәч барыбыз ® да бергә җыелып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәрбез дип хыяллана, з Нык ихтыярлы, коммунист кеше ул. Моталлапның йөрәге тупасланганын, иптәшләренә һич тә ачылып бетмәвен, үз җаена гына карап яшәргә тырышуын мин моңарчы аңлап җиткерми идем әле. Менә хәзер болар бары да ачылды. Аның бу хәлгә төшүенә кызганып та, нәфрәтләнеп тә карыйм. Информациядә Моталлапны комсомол җыелышында тикшерергә һәм иптәшләр судына бирергә кирәклеге әйтелде. Мин аның нинди приказ үтәүдән баш тартуын соңыннан гына белдем. Ана кыргыч белән палубаны кырырга кушылган булган. Ул шуны үтәмәгән. Аның бу эше өчен нинди җәза бирелер. хәзергә әйтүе кыен. Бик зур ахмаклык, уйламыйча эшләнгән тәкәбберлек дип карадым мин моны. Дустым Миргали да моның белән килеште. — Әтисе булсам, каеш белән ярыр идем мин аны,— диде ул. Дөньям караңгыланды. Мөнирә апа соңгы хатында бертуган абыемның Сталинград фронтында һәлак булуын хәбәр иткән. Хаттагы кыска гына юлларны укыгач, нишләргә дә белмәдем. Тын океан флотына китәсе көзне абыем белән үрдәккә барган идек. Хыялга бирелеп торганда, яныма дустым Миргали килеп җитте. Аңа кайгымны әйттем. Ул миңа: «Чыдам бул», — диде. * * Көз килеп җитте. Әле күптән түгел генә яшеллеккә төренгән табигать алтын төсенә манчылды. Кочак-кочак яфрак коела. Әйтерсең лә дөньяның матурлыгы коелган яфраклар сыман кими. Яңалык. Әйе, зур яңалык. Корабка бүгенге почта берничә номер «Тревога» газетасын алып кайтты. Ерак Көнчыгыш политидарәсе Хабаровск шәһәрендә татар телендә газета чыгара башлаган. Газетаның редакторы журналист Бари Корбанов. Әле моңарчы ана телендә Көнбатыш фронтларындагы газеталарны гына укый идек. Үзебезнең газетабыз булуга барыбыз да сөендек. Аның битләрендә авиациядә, диңгез флотларында хезмәт итүче якташларыбызның парчалары, репортажлары. мәкаләләре урын алган. Мөнир Мазунов. Әдип Маликов. Хәниф Кәрим. М. Савельев шигырьләре номер саен дип әйтерлек басылганнар. Атна үтмәде, редакциягә үзебезнең корабта хезмәт итүче татар яшьләренең хәрби белемне ничек үзләштерүләре турында очерк язып җибәрдем. Диңгез өстенә аксыл куе томан җәелгән. Кораб, вак шадра дулкыннарны борыны белән ярып, билгеләнгән якка юл тота. Диңгезчеләр һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Механизмнар янында тулы сугышчан хәзерлектә торабыз. Эре калибрлы туп башнясында без утыздан артык кеше Мин югарыга снарядлар биреп торам. Янымда берничә булышчы да бар. Алар команда гына көтеп торалар. — Каушамаска! — дип куям мин ал арга. Снарядларны бәрдермисуктырмый гына боҗра ялгашына урнаштырып, югары озату — безнен > төп эшебез. Моның өчен күпме генә күнегүләр, өйрәнүләр үтмәдек. Сугышчан походта без. Туган ил ярлары еракта калды. Крейсерны эсминецлар озата. Диңгез давыллап тора, чал дулкыннар палубага ыргылалар да аннан, көчләре бетеп, кире чигенәләр. Төшке ашны да постларыбызда ашарга туры килә. Диңгездә кем беренче булып ут ача — шул җиңүче. Сугышны ми- - нутлар түгел, секундлар хәл итә. Моны барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз. - — Беләсеңме. Локман, — ди башня электригы Нәшһәт Киреев. — Әле генә мин югары палубада булдым. Эскадраны дингез авиациясе * саклап бара икән. Бик күп самолетлар күрдем. — Бу минем өчен зур яңалык. = — Кая таба юл тотабыз икән? — Куриль атаулары ягына булса кирәк Шул вакыт югарыдан команда бирелде. Башня механизмнары 4 дәррәү хәрәкәткә килде. Мин җитәкчелек иткән боҗра яшен тизлеге белән бер әйләнеп алды. Берничә снаряд уктай югарыга менеп тә китте. Минут үтмәгәндер, саңгырау гына шартлау тавышы башняны калтыратып алды. Егетләр стеллажлардан снарядларны яңадан әйләндерү боҗрасы ялгашына тәгәрәттеләр. Берничә залптан соң отбой командасы яңгырады Шулай да сугышчан постларны ташламаска боерылды. Матрослар башня эчендә калдылар. Башня наводчигы Геннадий Очелков, буш вакыт булды исә. мине үз янына чакырып ала да өйрәтергә керешә. Бу юлы да мин аның янына ашыктым. Штурвалга кулымны куярга өлгермәдем, башня командиры өлкән лейтенант Николай Герман телефон трубкасын тоткан килеш: — Бадыйкшанов, сине корабль командиры сугышчан рубкага чакыра. тиз бул, — диде. Артиллеристлар игътибарларын миңа юнәлдерделәр. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. — Сиңа әйтәләр бит, — дип, яңадай фамилиямне кабатлагач кына броня ишеккә килдем. Аны кыенлык белән генә ачтым Салкынча дымлы җил йөземә бәрелде. Кораб әле бер якка, әле икенче якка авышкалап, күбекле дулкыннарны икегә яра Аның ике ягында да эскадра миноносецлары чайкалалар. Күктә эскадрилья оча. самолетлар корабтан шактый ерак. Берсе артка калган безнең кораб өстеннән үтеп бара Мин палуба буенча сугышчан рубка ягына таба тарттырылган бауга тотынатотына ашыгам. Шкафутны үткәндә зур гына дулкын бортка сикереп, үземне юып алып китә язды. Палубада күзәтүче матрослар гына постта тора. Чин югарыга күтәрелә башладым. Башка уй килә: «Командир ник чакырды икән?» Рубкада — хәрби дингез штабыннан килгән югары чинлы офицерлар Мин командир янына килеп: - Сезнен чакыру буенча, өченче башня кызыл флотчысы —дип рапорт бирдем. ф ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ — Күктә сезнең кемегез бар? — диде командир. — Беркемем дә юк. Илаһи көчләргә ышанмыйм, — дидем кыю гына. — Сезгә очучы Батталовтан радиограмма, ул кемегез була? — Салих Батталовмы? Ул күренекле татар шагыйре, — дидем мин. Элемтә офицеры кулыма радиограмманы тоттырды. Бу шагыйрь белән моннан өч ай элек Владивостокта, Давыллар борыны урамында. Җамал апа йортында энесе Фоат Батталов белән бергә очрашкан идек. Ул минем кайда, ничек, кем булып хезмәт итүемне сораштырган иде. Аның диңгез авиациясендә хезмәт итүе исемә төште Мөлаем йөзле, коңгырт күзле, зур гәүдәле Салих абый күз алдыма килеп басты. Командир мина башняга кайтырга рөхсәт бирде. Егетләрнең шагыйрьне күрәселәре бик ’килә иде. Алтын мөгез култыгына кайтып якорь салгач, командирдан шагыйрь Салих Батталны крейсерга кунакка чакырырга рөхсәт сорадым. Ул теләгебезне үтәргә вәгъдә бирде... Ике көн үтүгә, кораб палубасына зур гәүдәле, киң җилкәле хәрби- диңгез очучысы Салих Баттал күтәрелде. — Командирыгыз чакыруы буенча килдем. — диде ул. Салих Баттал башта кораб белән танышып йөрде. Кичен диңгезчеләр клубында аның белән очрашу үткәрелде. Унике яшь тулар-тулмастан Тигәнәле авылы кырына ат сакларга йөрүләрен искә алды, авиациядә хезмәт итүе, иптәшләре турында сөйләде. «Тын океан ярларында» исемле шигырьләрен яратып тыңладык. Ул сугышчан походларда безнең эскадраны озата баруларын да әйтте. Салих ага Баттал моны үзе хәтерлиме икән? — сорашканым юк. Аның авиациядә хезмәт итүе турында күренекле поляр очучысы Михаил Каминскийның үзенчәлекле кешенең характерының алдагы үсешен күрәсе иде»... Сугышчан поход иде бу. Эскадра Япон диңгезенең көньяк ягына зур поход белән чыкты. Безне вак кораблар, миноносецлар, су асты көймәләре озата. Әллә нидә бер генә материк ягыннан авиация дә күренеп китә. Кышкы штормнар вакыты булганлыктан, җиле дә бик усал Өстебездә кыска тун. башыбызда малахай бүрек булса да, вахтада торганда, суык тәнгә үтеп керә. Зенитчыларга бигрәк тә читен. Алар салкын җилдә дә минуты белән ут ачарга әзер торалар. Безнең башня турбиналар нык эшләүдән калтырый Атуын атмадык әле, шулай да авиация һәм торпеда атакаларын каршыларга әзер торабыз. Мин Сормово шәһәреннән килгән дустым Оленькин белән янәшә наводка постында утырам. Ул да «параваннар» 1 кую командасына билгеләнгән. Сигнал бирүләрен көтеп кенә торабыз. > парам н - минага каршы корал 129 Батталов яхшы иптәш иде. Гәрчә аның бу сыйфатына тиз генә төшенү читен иде. Ул гаиләсе булган хезмәттәшләренең берәрсе урынына якшәмбе көнне дежур торырга теләп ризалаша, кем турында булса да башка кешенең фикерен хәтта шаярып та әйтүдән тыела иде. һәр мәсьәлә буенча һәм һәр кеше турында аның үз фикере бар һәм бу фикерен ул бер кешегә дә көчләп тагарга тырышмый иде. Без аның салкын канлылыгын һәм ашыкмаучанлыгын экспансив мөхитебезгә каршы кую ысулы итеп тоя идек, һәм аның тыштан караганда юри олы сымак булып күренүе кайчакта бездә пошыну уята иде. Барыбызны гаҗәпләндереп, 1935 елда Батталов безнең бюроның конструкторы Ольга Яковлевнага өйләнде. Бу хатын үзенең кечкенә буен ташып торган энергия, кайнар темперамент һәм батыр парашютчы булуы белән тутыра иде. Группа белән биектән сикерүдә катнашып рекорд куйганнары өчен ул, башка хатын-кыз парашютчылар белән бергә, хәтта Кызыл Йолдыз ордены да алды. Бу никах боз белән утны аралаштыру кебек булды. Ләкин бу мисал кешенең характеры турында аның тышкы билгеләренә һәм кайбер чыгышларына карап кына фикер туплауның нигезсез икәнен раслый иде адыПкшан ф ЕРАК ДИҢГЕЗДӘ Тревога. Барыбыз да дәррәү аякка бастык. Параваннар куярга башнядан атылып чыгып киттек. Диңгез өстендә иләмсез җил. Дулкыннар палубага ыргылып кына торалар. Без, тарттырылган корыч бауга тотына-тотына, корабның урталык өлешенә йөгерәбез. Бик тиз генә үз урыннарыбызга җиттек. Оленькин тимер чыбыктан үрелгән бауны ыргагыннан ычкындыра башлады. Без дә койрык бауларын чишәбез. Тиз ычкындырып өлгердек. Оленькин генә нишләптер озаклады. Шул чак кинәт көтелмәгән хәл булды. Ычкынып киткән парван Оленькинны диңгезгә екты. Бу шундый тиз булды, без абайлап өлгергәнче, дустыбыз диңгезгә барып та төште. Зур тизлек белән йөзгән кораб Оленькиннан ераклаша барды. «Борт артында кеше» сигналы бирелде. Дежур пушкадан да аттылар. «Харап кына булмаса ярар иде», дип уйлап, тиз генә борт кырыена килдем дә, коткару кругын йолкып алып, диңгезгә ыргыттым. Ләкин Оленькинга минем круг барып җитмәде. Моторлы көймәне диңгезгә төшерделәр. Бу эш белән боцман Семи- ликов җитәкчелек итте. Кораб батучыга таба чигенде. Оленькинның башы әле һаман күренә. Бозлы дулкыннар аны капларга тырыша. Бер коткару кругы аның янына ук төште. Әмма ул монысын да тота алмады, җебеп авырайган киеме комачаулады. Моторлы көймә якынайганда гына Оленькинның башы күмелде. Матрослар багорлар белән тирә- юньне айкасалар да, егетне таба алмадылар. Без кораб мачтасында төшерелгән флаг белән базага сон, гына кайттык. Мин үзем белән ничәмә еллар хезмәт иткән Оленькинның һәлак булуына ышанырга да, ышанмаска да белми йөрдем. Ләкин хакыйкатьтән качып буламы соң? Бик авыр булды дусны югалту. Үзенең сайсызлыгы нәтиҗәсендә параван ыргагын командир өйрәткәнчә ычкындыра алмады шул. Өйрәнүләр вакытында бу эшкә ныклы игътибар бирмәве аны һәлакәткә китерде. Командир кушуы буенча аның флот киемнәрен, козырексыз фуражкасын кораб исеме язылган тасмасы белән бергә посылкага салып әнисенә җибәрдек.