Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕ МӨЭМИНОВАГА 50 ЯШЬ

Каләмдәшебез Энҗе! Гомер уртасына Сез тормыш тәҗрибәсенә баеп, шигърият белән канатланып килдегез. Алтмышынчы еллар башында татар әдәбиятында хатын-кызлар поэзиясенең яңа битен ачып җибәрүче— Энҗе Мөэминова дисәк, шәт, ялгышмабыз. Хезмәт героикасы белән сугарылган «Әткәм чүкеченең тавышы», туган илгә мәхәббәт, дуслыкка дан җырлаучы «Ефәк яулыгым» поэмасы һәм шул исемдәге беренче китабыгыз белән Сез әдәбиятка уз юлыннан килүче шагыйрә булып танылдыгыз. Тәрбияче, укытучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы коммунист буларак, тормышта сайлаган юлыгызга Сез иҗатыгызда да турылыклы. Нәниләргә дә. үсмерләргә дә. өлкәннәргә дә әйтер сүзегез бар. «Әниләргә һәм нәниләргә». «Синең өчен язам». «Шигырьләр»—бу китаплар укучыны илгә хезмәт итеп, зур максат белән ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕ. Туган илем минем Кулым тисә, туфрак алтын була. Тирем тамса, шыта гөл булып. Күкрәгемдә туган җылы хисләр Яңгырыйлар матур җыр булып. Җиргә бассам, арта егәрлегем, Күккә баксам, иркен тын алам. Туган илем минем — газиз җирем, Мин бәхетле синең бер балаң. Ир-егетләр Ир-егетләр — бөгелмиләр авырлыктан. Ир-егетләр — үз иленең данын тоткан! Ир-егетләр — яу тотканда дан казана, Ир-егетнең җилкәсенә ил таяна, һәр эшеннән, торышыннан танып алып, Ир-егетне Ил агасы итә халык. яшәргә чакыралар. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез кипмәсен, тормыштан алган илһам белән укучыларга яңа зур әсәрләр бүләк итегез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер һәм тынгысыз иҗат шатлыклары телибез! Беләм Тирләр түгеп эшләп тапкан Икмәкнең тәмен беләм. Каннар коеп яулап алган Тормышның ямен беләм. Илгә бәхет яулап үлгән Әткәмнең каберен беләм. Тормышымда юлдаш булыр Дусларның кадерен беләм. Язмышлар Авылым! һәр адымым минем, һәрбер эшем Бәйле синең белән. Мин бит синең һәрбер куагыңның исен, төсен беләм. Гомеремнең иң-иң матур чагы, авыл, синдә үтте. Балаларым тәүге сукмакларын синнән башлап китте. Шатлыкларым минем, кайгыларым уртак синең белән. Мин бит синең һәрбер өлкәнеңне, сабыеңны беләм. Мин битараф булып яши алмыйм алар тавышына. Минем язмышым да катнашкан бит алар язмышына. Нык нигез Коммуннст-петеранга Биек йорт. Күп катлы. Җемелдәп ут яна. Иң биек каттагы бер залда туй бара. Икенче бүлмәдә бер егет Туган көн мәҗлесен үткәрә. Дуслары кул чабып, тәбрикләп, Ширбәтле бокаллар күтәрә. Берсендә карт белән бер карчык Чәй эчә икәүдән-икәүләп. Берсендә яшь ана нәниен — Сабыен йоклата иркәләп. Берсендә дус-ишләр гөрләшә. Берсендә яшь парлар серләшә... Кыскасы — бу нигез ташына Төялгән шатлыкның барысы да!.. Тик менә, кайсыдыр бүлмәдә Бер агай сыкранып йөткерә. Берсендә бер өлкән апабыз Сулышы буылып интегә. Берсендә... Юк, җитәр хәзергә. Мин шушы бүлмәдә тукталам... Бүлмәдә яп-якты ут яна. Өстәлдә — канәфер чәчәге. Көмештәй җемелди чәчләре. Ул — Ленин чордашы. Большевик. Шаһите — давыллы елларның. Сөйлисе сүзләре күп аның! Ул тели кычкырып дәшәргә Шатлыктан исергән яшьләргә: «Бәхетнең кадерен белегез! Бик кыйммәт түләдек без аңа. Мин сөйлим, тыңлагыз, килегез!..» Тик тыны кысылып туктала. Бүлмәдә яп-якты ут яна... «...Кичердек без ачлык газабын. Төрмәләр газабын кичердек. Татыдык без кулак камчысын, Сугышлар дәһшәтен — күп күрдек. Бүген дә сыкратып алалар Йөрәктә сакланган яралар...» Урамда, таң нуры каршында Биек йорт — нык нигез ташында. Нык нигез күтәргән таш йортны. Өлкәннәр күтәргән Күп катлы бәхетне, шатлыкны! Онытмыйк без шуны. Аңладым мин Минем өчен һәр сөенеч, көенечтән Әниемнең күзеннән яшь коелуын, Ачу килеп сукканда да кулларының Нигә болай йомшак булып тоелуын Яшь чагымда һич тә аңлый алмадым мин!.. Мәхәббәтне акыл белән кушу өчен Күпме көч һәм түземлелек кирәклеген, Тискәрелек, кәйсезлекне җиңү өчен Нинди иркен күңеллелек кирәклеген Үзем әни булгач кына аңладым мин! Хатлардан юллар Улы яза: «Борчылма син, әни, тыныч бул син, Мине уйлап татлы йокың бүленмәсен. Мин бит постта, әни, һәр чак уяу! Кулда корал минем, күңелемдә син...» Әнисе җавап бирә: «...Эш белән тиз үтеп китә, улым, көннәр. Тик нигәдер озынайды җәйге төннәр. Тик нигәдер күбәйделәр салкын көннәр. Көз көненең яңгырлары санын беләм, Кыш хәтердә бураннары саны белән. Үзем өйдә, күңлем белән тышта шул мин. Еллар буе синең янда постта шул мин. һәр минутта, һәр секундта янымда син,— Минем шундый тынычлыгым сагында син». Солдат булган чакта балалар. Ничек тыныч булсын аналар?!