Логотип Казан Утлары
Поэма

ДӘВЕРЛӘР КАПКАСЫ

 Бар шагыйрьләр җирдә купкан чакта, Юл биргәндә бар да туктап чатта, Бик аз гына шунда, бик аз гына, КамАЗ белән бары намаз гына Рифмалашмый калган заманда, Мин дә йөрдем, йөрдем КамАЗда. Сәлам биреп горур ил картына, Кереп иске Чаллы зиратына, Кереп рәттән шунда ЗАГСка (Үтте яшьлек, яшьлек аз, кыска), Теләп бәхет безнең Чулпаннарга, Гашыйк булып Чулпан — чор — таңнарга, Теләп саулык өйдә хатыннарга һәм буйсынып сухой законнарга, Туктап, карап мин һәр ун адымда, Йөрдем иркен Җәлил урамында. Йортлар, йортлар, бардыр канатлары, Мин канатлы йортлар тарафдары, Канатлары озын (жәлләрлек тә), Китәрләр күк очып зәңгәрлеккә. Егетләре Вазыйх Мәүлековның Гөмбәзенә үрләгәндә күкнең, Урал аша түгел, урам аша (Кранлаша заман, кранлаша) Сөйләшкәндә Казан белән Уфа, Сүзләренә илһам куша-куша, һәм рәхмәтләр әйтел Ереванга Яңа йортлар буйлап йөрдем анда, һәр халык үз төсен, хисен салып, Йортларыңны синең китсен салып. Ул йортларда кичен ут алынса, Калка Мәскәү кинәт, калка Уфа. Йөрдем июнь эссесендә шул чак Заманга тиң сүзгә-җырга сусап. Чаллы кызы, яшь кенә бер кыздан: — Сеңлем, дидем, каян мондый тузан? — Тузаннан мин үзем җик күрәм, Йөрәгенә җирнең җиттеләр.. Аерды да бөтен чүп-чарын, Болгатты да Болгар туфрагын. КамАЗ данлы дала туфрагын, Бодай үскән кара туфрагын Өйде бергә... Чаллы чал булды, Тарихының өстен салдырды. Алмыйм дигән кебек артыгын, Шушы дигән кебек алтының, Тау ясады... Басты алыплар... Җырым, мине шунда алып бар. Тау ясады... Чаллы туфрагы, Гасырларның җанлы туфрагы; Чаллы, чалгы, печән өсте чагы, Арышларның, камышларның шавы, Эзе-юлы анда һәр дәвернең, Керәшен моңы анда Гәрдәленең, Ниндидер бер моңсу урталык, Шул язмышта озак буталып, Гомер иткән Яңа Гәрдәле, Туры тота бүген гәүдәне. Күп болганган Болгар туфрагы, Күп моңнардан торган туфрагы, Кара туфрак коры дары күк, Миллион күзләр миңа карый күк, Күпме сугыш, күпме дау булган, Ята сулап тынган давыллар... Ята сулап шул җир... Тукланырга Икмәк биргән, халкы, туфрагына һәйкәл кебек тора элеватор: Синме «Батыр» монда, минме батыр? Югалды дип юкка уынма, Ул туфракны шул ук урынга Сипте КамАЗ, шул ук урынга — Киләчәккә, яңа буынга. Бу җирләрнең төтен, тузаны Хәтерләтте миңа Дуганы... Бар нигезләр кубарылган чакта, Каләм әле кулларымда чакта, Горурланып эчтән, көнләп эчтән, Җәлил буйлап, көньяк-көнбатыштан Төштем таңда, Кама суыра кебек, Барам мин дә гүя шунда кереп. Кама бөек, көчле ихтыяры, Уйларымның яры — ике яры. Ике яры — ике кысасы, Хисләремне шунда кысасы. Юк бер кайда тыныч урын җирдә, Тыныч түгел бүген мин дә, син дә, Әллә җомга аңа, әллә шимбә, Язмышыннан хафаланып Шилнә Корыч заводлары арасында Тарихына таба ага ул да. Качып-посып кына юлга чыккан, Алдында тау-киртә ком-балчыктан, Тузгып җирдә бөтен ком очканда, Башын төрткән бетон корпусларга, Котылырга теләп йөз бәладән, Озын тимер кебек өзгәләнгән. Бульдозерлар атлый аның аша, Бала-чага аста чупылдаша. Ике туган — ике бәләкәчкә: Шилнә белән безнең Мәләкәскә, Кочаклашып юлда, юк, үлмәскә, Үз уйларым белән мин бәхәстә Төштем таңда, уйда алачыклар, Уйда яшьлек, уйда алан, чыклар, Тугайларда һаман минем чапкыр, Ялларына мин тотынып чаптым, Болын буйлап, Ык тамагы буйлап, Сызылып аткан Ык таңнары буйлап, Белми йокы, белми көн-төннәрен, Кудым монда мин ат көтүләрен, Тыңлап кырда җилнең улауларын, Тыңлап тавышын арба-олауларның, Буйларыннан Кама, Иделнең Елларны мин монда өердем. Чапкан печән исе, дегет исе, Искә төште кинәт бөтенесе... Өерләре белән атгасырлар Агылдылар КамАЗ капкасыннан. Искә төште бар да, чагыштырам, Үткәннәрем карый сагыш белән, Идел. Ачлык... Суда чабаклар... Чабаклар күк кипкән яңаклар. Тиф тә ачлык. Арган ил йөзенә — Моннан торып Арал диңгезенә Ленин салган аваз бу ярларда — Кама яры — калын диварларда Калган яңгырап: Арал, балыкчылар! Коткарыгыз, сезгә барлык чорлар Укыр рәхмәт, диңгез илне бага, Коткарыгыз, сигез миллион бала һәлак була... Санаусыз күп эшләр... һәлак була сабан сөрер кешеләр, Белүчеләр серен, җирнең уен, Җиде миллион алар, җиде миллион... Идел сезгә игенләтә түләр, Киләчәктә икеләтә түләр... Дымы белән диңгез-аралларның Ачлык, тифтән исән калганнарның Балалары, арчып кар базларын, Сала җирнең бүген КамАЗларын. Карый алар КамАЗ түбәсеннән, Шул биеклек хәтта түбән сыман. Бурычларым түләп мин Аралга, КамАЗ буйлап атлыйм бүген алга, Атлыйм алга, читкә чөяр төсле Мине яшьлек, таза, чибәр, көчле. Без башкарган эшне башкаруын Беләм, ләкин бүтән, башка буын. Минем буын төсе? Төсләр, төсләр... Днепрогэслар, сугыш һәм Ржевлар... Тугры булып биргән антларыма, Җитмеш өчнең февраль-мартларында, Җыена торгач, бу көн бер җитте дип, Без сугышкан син шул Ржевмы дип, Базарда ат күреп гашыйк булган. Карап төсен, озак басып торган Сәер кеше сыман, тирән сердә Утырган тын йортлар тирәсендә Мин әйләндем, төсләр җиргә сеңә, Саклый бу җир солдат төймәсен дә, Яңа буын ләкин ача барды, Ачкан кебек иске акчаларны. Ржев. Идел. Карлар ярма-ярма, Бөтен якты Идел ярларында, Анда тормыш, үткән, бүгенгесе, Ул кайда юк минем буын төсе, Җил ашаган, кырыс карашлылар, Яланнарда калын кар астыннан, Карый һәйкәл, фоторәсемнәрдән, Кая гына алар чәчелмәгән! Мин КамАЗда гүя төштем эзләп, Шул буынның ерак төсен эзләп. Батырлыкның заман барсын хуплар, Корчагиннар купты, Матросовлар, Купты дотлар... Юл-туплары белән, Фронтлары-Волховлары белән, Кар-давыллы сугыш чоры белән, Моабитның кара шомы белән Купты Җәлил, бергә кушылдылар, Барсыбарсы менә шушы еллар Булды миңа кабат кайткан сыман, Агылдылар КамАЗ капкасыннан. Масштабы чорның, бөтен эше, Бөтен рухы чорның, омтылышы Алар рухы белән кушылганда, Ашкындырган чакта эшем алга, Очраштырды заман, Гәрдәле Тәрәзәдән алып пәрдәне, Әйләнгәндә үзе фундаментка, Җыенганда үзе шунда утта Кайнатырга безнең көн өчен Иң шәп корыч — КамАЗ корычын, Таң яктысы уйнап ярларда, Чагылганда «Прессрам»нарда, Чор яктысын җыйган рамнарга Сихерләнеп карап барганда, Очраштырды... Тын таңнарда күрәм, Ак шәһәрдә томаннарда күрәм, Йортлар торгыз, ташка ташны сыла! Әйлән, әверел КамАЗ ташчысына. Хыял, хыял, нинди ләззәтле син, Азатлыкны җырла, хезмәтне син. Без көн саен искә алганнарның һәм сугышта исән калганнарның Балалары, үтәп наказларны, Сала бүген гигант КамАЗларны. КамАЗ — җавап. КамАЗ киң адымнар, Кайда яшьлек — анда «Гренада»лар, Кайда яшьлек — анда романтика, Бу урынны безнең заман тиккә Сайламаган, Кама — жирәбә, Биек урын, йөзгә җил бәрә. . Улы-кызы якут, калмык, финнең, Бу КамАЗда бөтен ягы җирнең Очраша кук, җиңел атларга, Татарча сүз катып хантларга, Төштем бергә, минем алдан барган Гагаузлар белән молдаваннар Күптән таныш, артта калды эзләр; Молдавия, дала, гагаузлар... Төштем Кама ярларына табан, Сәлам сиңа, авар, табасаран, Рәсүлләргә, Кайсыннарга сәлам, Гасырларга калсын, әйдә, сәлам! Төрле телләр-төркемнәргә сәлам, Яңа буын Тёркиннарга сәлам. Төштем көйләп шулар уртасында Үз телемдә, телем утта-суда Чыныккан тел, бай ул, телем — Чулман, Яшим җирдә Чулман аккан чордан! Йөрдем көзен, январенда йөрдем, Йөрдем, Кама ярларында йөрдем. Юк салкын җир Чаллы яланы күк, Җиле тимер чана табаны күк. Җиле битне ялап ала төслә, Кары түгел, ялан ага төсле. Дала җиле (усал, ачы, кисте) Кисте битне, «РИЗ» дип, «РИЗ» дип исте. «РИЗ» шыксыз дип миңа кем тукыды? Бар үз күге аның, үз офыгы, Тышта январь, буран бәрә йөзгә, Бөр офыктан бер офыкка «РИЗ»да Очты кошлар... КамАЗ субайларын Сукты яшьлек, чорны соң аңладым, Үскән саен КамАЗ, кеше монда Ни өчендер күбрәк Есенинга (Җылысы күп, беләм, җылысы күп), Шул кошларга ныграк елышты күк. Кем син, ташчы яки янар күзле Ак шәһәрләр кызы — маляр кызмы, Героемы безнең китапларның? Түбәләрен ябып гигантларның. Төшеп җиргә, кайнар тимер мичкә Ике кулың куеп, бирелеп хискә, Сөйләүчеме безгә зәвыкларың. Кабызучымы мәктәп, зал утларын, Элек тып-тын яткан чагын уйлап, Шул бәрәңге бакчалары буйлап. Бер почмакка кысыл дала аен, Башлап монда КамАЗ трамваен Йөртүчеме, тәмам төзелеп КамАЗ, Бәхәс, шау-шу бераз тынып калгач, Чыгып кырга, куеп җилгә яңак, Онытылган күк Дугадан соң солдат, Син торырсың басып, уйда еллар, Кызларың бар инде, улларың бар, Син торырсың басып, синең сүзләр: Бу ак шәһәр, парк, сүзләр — «РИЗилар. Йөрдем янып... Үттең, вакыт, үттең, Юлда, мәктәбендә «Вахитовпның Юандым мин, кайда тукталмадың, Киләчәкнең чая Тукайларын Кердем эзләп, алда язлар назлар Тукайны да бирсә бу КамАЗлар. Йөрдем янып... Алда кызыл ярлар Зәңгәр дөнья эченә сузылганнар, Сузылганнар ерак тау-үрләрем, Тау-үрләрем — минем тамырларым, Мендем атлап тарих баскычыннан, КамАЗ баскычыннан, баш очымнан Тора үтеп җитез керәшәләр, Керәшәләр шатлык өләшәләр, Чаллы исеме гүя ярдан чыкты, Дөньяга ул чыңлап-яңрап чыкты, Хәтерләтте очкан керәшәне, Шушы ярда аның киләчәге. Урманнары буйлап Илбактының — Киләчәге буйлап ил бәхетенең Гизде уем... Карап сокланырга Мендем таңда Кама сыртларына, Рәхмәт сезгә, көн дә мине көткән, Яшәртүче яңа биеклекләр!