Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЫННАР ҺӘМ ЯЗМЫШЛАР

Хәзерге татар поэзиясе турында уйланулар ллар, дистә еллар узар. Бүген чыгыл килгән гаэета-журналларның битләре саргаеп бетәр, шигырь китаплары библиографик байлыкка әйләнер. Ул вакытта безнең көннәр поэзиясе турында да: «Фәлән чор шигърияте», «фәлән әдипләр поэзиясе» дип телгә алырлар. Туар көннәр укучысы бүгенге шигырь китаплары буенча безнең «чорның олы адымнарын», «көчле җилләрен» тояр, Татарстанның эре индустриаль үзәк булып үсү дәәере белән танышыр. Ул чагында бүгенге әдәбиятыбызга бөя дә. бәлки башкачарак булыр, хәзер безгә әһәмиятсез күренгән тенденцияләр алгы нәубәткәрәк чыгар яисә, киресенчә, безне дулкынландырган әсәрләрнең эстетик кыйммәтләре күпмедер дәрәҗәдә искерә, кими тешәр. Вакытны иң олы һәм иң гадел хаким диләр. Әмма ни генә булмасын, хәзерге поэзия алдына куела килгән югары таләпләрнең күбесе киләчәктә дә үз кыйммәтен җуймас дип ышанасы килә. Безнең чор шигъриятенең төп бәясен һәм асылын ил, халык язмышына якынлык, заман идеалларына турылык, революцион гуманизм һәм сәнгатьчә нәфислек кебек сыйфатлар билгели. Совет шагыйре, дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлегенә тирән үтеп кереп, алдынгы тенденцияләрне аларга бәрабәр форма, шигъри калып һәм шәхеснең мең тәрле катлаулы кичерешләре аша укучыга җиткерергә омтыла. Шул сыйфатларга ия булган шигъри әсәрләр, гасырлар, еллар сынавын үтеп, безнең чорга килеп җиткән һәм гомум интернациональ байлыкка кушылган милли хәзинәбез шикелле, туачак еллар укучысын да уйландырыр һәм рухландырыр, дип ышанасы киле. Бүгенгенең һәм киләчәкнең диалектик бердәмлеге шунда Чор сулышы һәм кеше хисләре соңгы еллар татар поэзиясендә нинди көч Һем сәнгатьчә тулылык белән гәүдәләнде! Татар поэзиясенең тарихи казанышлары югарылыгында иҗат ителгән әсәрләребез күлме! Тукайлар кабызган утның ялкыны сүрелмиме! Иң өүвәл шул кадәресен искәртеп үтик: җитмешенче еллар башы татар поэзиясе бер урында таптанмады. Ул, эстетик активлыгын тагын да арттыра барып, дәверебезнең шигъри һәйкәлен салуга үзеннән җитди алеш кертте. Соңгы елларда язылган шигырьләрне укудан туган беренче тәэсир шул: тышкы эффектка корылган ялтыравык эстрада әсәрләре һәм риторик шаблоннардан торган тезмәләр бермә-бер кими төшкән. Тормыш һәм кеше турында тепле итеп уйлану, фикер йертү рәвешендә язылган шигырьләр күбрәк урын алган. Форма өлкәсендәге шәкли тәҗрибәләрне, бер чиктен икенче чиккә сугылуларны сүзнең эчке мәгънәсенә, эчке җегәрене. күп мегънәлелегенә таяну алыштыра бара. Әхлак проблемаларын, фән-техниканың теме күтәрелеше чорыңда көше белен табигать арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм шәхес язмышын, аның шатлыгын һем сагышын, яныпчсөюен һем бәхетле мехеббәтен суретЕ Ләүгә омтылыш — хәзерге татар поэзиясендә үзәк бер тенденция буларак яши. Коры санап чыгуларга, рационализмга һәм ясалма сюжетка корылган шигырьләрнең дә кими баруы сизелә. Ул төр әсәрләрне хис муллыгын, фикер җылылыгын укучыга җиткерү максаты белән язылган лирик шигырьләр кысрыклый. Эмоциональ башлангыч— хәзерге поэзиянең йөрәк тибешен, гомуми үсеш рухын билгели торган төп фактор. Шигырь тукымасында барлыкка килгән менә шул җитди үзгәрешләр шигъри сүзнең абруен күтәрде, поэзиянең иҗтимагый тормыштагы ролен үстерде. Хәзерге татар поэзиясе турында сүз чыкканда, беренче чиратта, шагыйрьләрнең яшьләрен истә тотып, аларны буыннарга бүлеп өйрәнәләр. Бер караганда, бу дөрес тә кебек. Чыннан да. сугыштан соңгы елларда әдәбиятка килгән һәр буынның үз тормыш тәҗрибәсе, үз язмышы, хәтта үз темасы бар. Ләкин бүгенге шагыйрьләрне бер-берсеннән аера, берсен икенчесенә каршы куя торган сыйфатларга караганда, аларны үзара якынайта торган яклар күбрәк тә. көчлерәк тә. Әйтик, С. Хәким белән Н. Арсланов, иҗат рухлары һәм кыю эзләнүләре белән, үз буыннарына караганда, яшьләргә якынрак торалар. Яшь шагыйрь М. Әгъләмовка, чордашлары иҗатыннан бигрәк, X. Туфанның шигъри күреме якынрак. Рәшит Әхмәтҗанов. төрле буын татар шагыйрьләренең иҗади ачышларына таянып, халык лирикасы җәүһәрләренә килеп чыга. Роберт Әхмәтҗанов мәрхүм Ә. Давыдовның киеренке эзләнүләрен дәвам иттерә. И. Юзеев һ. Такташ, Ә. Фәйзи һәм М. Җәлилләрнең романтик-фәлсәфи эзләнүләрен бөтен совет поэзиясе казанышлары белән синтезлый, Ш. Галиев, С. Хәкимнең иҗат тәҗрибәсенә таянып. Тукайга кул бирә... Яисә менә иҗади активлык мәсьәләсен алыйк. Г. Афзал. Ш. Галиев, И. Юзеев. X. Камалов, Ә. Баянов, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Файзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, М. Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт шикелле урта һәм яшь буын шагыйрьләрнең кыю эзләнүләре һәм шигъри ачышлары һәммәбеэгә мәгълүм. Ләкин бит өлкән буын да үзенең элеккеге казанышы һәм шөһрәте белән тынычланып, кул кушырып кына утырмый. Нури Арсланов сүзләре белән әйткәндә, яшьлекне дәрт бизәсә, картлыкны хикмәт данлый. X. Туфан. С. Хәким, Ә. Исхак, Ш. Маннур. Н. Арсланов, Н. Дәүли, 3. Нуриларның заманча рухлы һәм сәнгатьчә камил әсәрләре шуңа мисал була ала. Кыскасы, ил һәм халык тормышында һәр көнне, һәр сәгатьтә туа килгән иҗтимагый һәм эстетик яңалыкларның көзгесе, совет поэзиясенең бер сугышчан отряды буларак, хәзерге татар шигърияте бер бөтен җанлы организмны хәтерләтә. Төрле буын шагыйрьләрен якынлаштыра торган нигез: социалистик чынбарлык һәм уртак иҗат методы. Хәзерге татар поэзиясенең колачы шактый киң, тавышы да, тормышның үзе шикелле, төсмерләргә һәм нәкышларга гаҗәп бай. Темалар мәсьәләсен генә алыйк. Татар поэзиясенең борын-борыннан үстерелә килгән традицион темаларына — туган илне, җирне, табигатьне олылау, игенче хезмәтен данлау — яңалары өстәлә тора. Кара алтын табучыларның, химикларның, төзүчеләрнең фидакарь эшләре, уй-хисләре, идеаллары белән рухлану үз вакытында татар поэзиясенең офыгын, сурәтле фикерләү хәзинәсен баетып җибәргән иде. Материаль һәм рухи кыйммәт тудыручылар арасындагы якынлык елдан-ел ныгый, көчәя бара. Хәзер шагыйрьләрнең илһамын һәм зиһенен Чаллы пәһлеваны үзенә тарта. Олы теманы үзләштерү юлында ясалган тәүге тәҗрибәләр укучыга таныш булса кирәк. Бөек төзелешкә багышлап Р. Мингали- мов «- Күз карасы» исемле поэма язды. Р. Харис «Яр-Чаллыда яңару», «Тузан». «Чаллыда уйлану» кебек шигырьләрендә шул ук тема белән илһамлана. Чаллыда җәелеп киткән төзелешнең тарихи һәм сәяси әһәмиятен күрсәтү, социалистик җәмгыятьнең башка иҗтимагый-экономик формацияләрдән өстенлеген ассызымлау нияте белән, шагыйрь халык мифологиясе үрнәкләренә мөрәҗәгать итә, бүгенге батырлыкны легенда каһарманнарының шөһрәтенә тиңли: Кәвешеннән үр-үр туфрак коеп. Тарихларда калган Алыпка Дәвамчысы килгән — Рәт-рәт булып. Үрдән биек йортлар калыккан... (гЯр-Чаллыда яңару» ) С. Хәким дә шул ук темага килеп чыга. Әмма Алыпның кылган батырлыкларына да, гигант тезелешнең хыял җитмәстәй колачына да өлкән әдипнең карашы бэшка- чарак: Дошманнарын үзенең кенлэштереп Үсте Ватан, үсте халыклар... КамАЗлар юк чакта гына җирдә Яшәгәннәр икән алыплар. («Үткәнемә. узганыма бүген...») «Бар нигезләр бергә буталганда...», «Атка күпме өмет багладым...», «Үз ягы үзенең йөзендә...» кебек лирик парчаларында С. Хәким ил гигантының шигъри сынын тудыру юлында кызыклы эскизлар ясый, бөек эшләр тудырган тәэсирләре белән уртаклаша. Тулаем алганда, Чаллы төзелеше әлегә үзенең бай палитрасы, кабатланмас язмышлы кешеләре белән шигырьгә кереп кенә бара. КамАЗ белән шигъри соклану һәм тәэсирләнүдән югарырак күтәрелеп, аның проблемаларын һәм кешеләрен ачу юнәлешендә хәрәкәт итәргә, кыскасы, микъдар үсешеннән сыйфат үсешенә сикереш ясарга вакыт җитте. Хезмәт батырлыгы шигъри каһарманлык таләп итә. Югарыда китерелгән мисаллар С. Хәкимнең заман сулышын, аның эстетик таләпләрен тирәнтен сиземләп, яшьләрчә дәрт һәм ашкыну белән туктаусыз алга, яңа - шигъри үрләргә таба хәрәкәт итүе турында сөйлиләр. Шагыйрьнең «Үлгәннәргә хәтта ® моң кирәк», «Кырларда давыл...» шикелле циклларын һәм «Сибелә чәчәк» китабын ч укучылар ифрат җылы каршылады. Соңгы җыентыкка кергән шигырьләрнең күбесе * газета-журналлар аша таныш иде. Шулай да. бергә туплангач, аларга башка күзлек- п тән карыйсың, аларны яңа шигырьләр кебек укыйсың. Беренчедән, әдип аерым u шигырьләрен яңарткан, аларга стилистик төзәтмәләр керткән. Икенчедән, төрле ». җирдә сибелгән әсәрләрне тоташтан укыгач, алар арасындагы эчке якынлык, лирик ’ геройның рухи дөньясы, фәлсәфәсе тулырак күэаллана. Менә шул эчке бәйләнеш андагы шигырьпоэмаларны бер җепкә тезә, уртак ояга туплый. tСугышта ирлек, илеңә турылык сынала. Сугышта халыкның характеры, аның әхлагы һәм рухы чыныга. Шуңар да сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган шагыйрьнең бу теманы кайта-кайта эшкәртүе—табигый күренеш. Әмма әдип кабатланмый. Сугыш хатирәсе хәзер аңарда күбрәк фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр рәвешендәрәк яши, чор каршылыкларын аңларга ачкыч бирә. «Үлгәннәргә хәтта моң кирәк» дигән шигырьләр кәлтәсендә ул, мәсәлән, сугышның немец халкына биргән сабакларын телгә ала да алга таба кеше язмышы, илнең матур киләчәге һәм шул туачак гармониядә поэзиянең роле, иҗтимагый функциясе турында фикерләүгә килә. -Гете эчкән чыганактан эчәм, кайда да бер безнең чыганак» дип, шагыйрь поэзиянең демократик һәм гуманистик башлангычына басым ясый. Гете белән бергә. Блок, Такташ, Җәлил, Кәрим образлары калка. Шагыйрьләр тавышы- һәркайсы үзенчә яңгырый. Гете үзенчә, Тукай үзенчә- Унбер шигырьдән торган «Тукай дәфтәреннән» бәйләмендә С. Хәким шул идеяне уздыра. С. Хәкимнең яңа әсәрләренә киңрәк тукталуның сәбәбе шунда, аларда хәзерге татар поэзиясенә хас яңа сыйфатлар аеруча калку чагыла. Әдипнең поэмалары да, шигырьләре дә күләмнәре буенча кыскара, тыгызлана бара. Шагыйрь тар мәйданда да тулы бер хакыйкатьне ачып салуга ирешә: Тау өстендә тора. зур. мәһабәт. Шуңа, ахры, исме «Империал», Җимерелгән империяләр, чорлар Җилкәсенә басып иттем ял. («Тау өстендә тора...») Ике куллап кабул итте бу җан Пушкин. Тукан эстафетасын. Туктата да сорый юлда заман: Үзең нәрсә өстәл илтәсең! («Ике куллап кабул итте бу җан») ф БУЫННАР ҺӘМ ЯЗМЫШЛАР Фикер ачык, җете бирелгән. Берише шигырьләрендә өлкән әдипләргә хас кискемлек тә бар. Әйтик, «Мәҗлесләрдә шагыйрьләр аз түгел...» шигырендә кискенлек кырыслыкка алып чыга. «Мәҗлесләрдә шагыйрьләр аз түгел, тыштан—иптәш, тыштан— дус алар. Киңәш итим дисәң — Кутуйлар юк, таянырга — Фатих. Мусалар»,— кебек юллар Сибгат аганың киң күңелле характерына ятышып бетми шикелле. «Тенге ике...» шигырендә әдип үзе үк: «сеенәм әле Пушкинна|эдан тыш Тукайлы бу дөнья, Туфанлы»,— дип яза, сәер исемле татар авылларыннан килгән Гамил Афзал, Мөдәррис Әгьләмовларны котлап кул чаба. («Кайдан татар шагыйрьләре...») С. Хәким шигырьләренең икенче төп сыйфаты — лирик эчкерсезлек. Аңарда сюжетлы, объективлашкан геройлы шигырьләр юк диярлек. Лирик стихия тулы хуҗа. Фәлсәфи-лирик уйланулар вакыйга сюжетын алыштыра. Шагыйрь заман проблема» ларына кайнар хисләре аша килә: Чылтырыйлар... Кызыгуым түгел Я шөһрәткә, данга, я малга, Җырлар шунда, заман — зәңгәр тартма, Ачкыч эзлим һаман заманга! («Бар иде бер тапкан зәңгәр тартмам...*) Шигырьләренең композицион пөхтәлегендә, ритмик төгәллегендә, һәр сүзнең үз урынында, иң кирәкле җирендә кулланышында олы мастер — С. Хәким кулы сизелеп тора. С. Хәким поэзиясенең шул рәвешчә үсә баруы бүгенге укучыларның фикерләү дәрәҗәсеннән артта калмыйча, аның белән бергә атларга һәм, иң мөһиме, аның рухи эзләнүләренә таяныч, маяк булып янарга омтылу белән аңлатыла булса кирәк. Кыскасы, С. Хәким әдәбият мәҗлесендә Тукай, Такташ, Җәлилләр поэзиясенең «йөзенә кызыллык» китермәслек шигырьләре белән катнашты. X. Туфанның соңгы елларда язылган кайбер шигырьләре бәхәс уята. Аны искечәрәк, «кадимчәрәк» язуда гаеплиләр. Чыннан да, йөз юлдан артык урын алган «Кайтмый калган дуска» шигыре озынрак тоелырга мөмкин. Информациясе дә яңа түгел. Ләкин «Кайтмый калган дуска» шигыре ике сыйфаты белән күңелне били. Беренчедән, өлкән әдип, хәтер канатында үткәннәргә әйләнеп кайтып, арабыздан вакытсыз киткән шәхесләргә игътибарын юнәлтә. Икенчедән, ул иҗтимагый юнәлешле, гражданлык пафосын үзәккә алган шигырьдә дә балаларча самимилеген, эчкерсезлеген саклый алган. Бу — шагыйрь өчен кыйммәтле сыйфат. X. Туфан хәзер аз яза, сирәк басыла. Ләкин уңышлы шигырьләрендә ул үзенең иҗат рухына, әләктәге казанышларына турылыклы кала. Туфан шигырьләре нинди сыйфатлары белән күңелне җәлеп итәләр соң? Революцион традицияләргә, халык идеалларына турылыклы булулары беләнме? Әллә дөньяны һәм кешене үзенчәлекле ител күрә һәм сурәтли алулары беләнме? Шагыйрьнең «Ак каен», «Алга барышлый», «Каеннар сары иде», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Иртәләр җитте исә», «Овидий Назон», «Агыла да болыт агыла», «Ромашкалар» шикелле назлы һәм кырыс, мәгънәле һәм горур яңгырашлы мәгълүм шигырьләрен искә төшерик. Аларның һәрберсе — поэзия тарихы, аларның һәрберсе үзенә бер шигъри үр. Аның җыентыкларын алып, теге яки бу шигырен укый башласаң, алардан аерылуы кыен, алар сине алга әйди, олы кешеләр, дәртле һәм моңлы хисләр даирәсенә алып керә. Геройлары белән бергә, үтә намуслы, идеалына, шигърияткә турылыклы шагыйрь үзе атлый, сине дә үзе белән бергә тормыш турында уйланырга чакыра. Тормышка мәхәббәте, тирән оптимизмы, үзен олы дөньяның «җанлы материясе» итеп сиземләве һәм алга ашкынуы белән X. Туфан күпләр өчен үрнәк була ала: Якын да соң тормыш йөрәккә. Тыныч кичләр җиткәнгә микән! Әллә юллар илткәнгә микән Күңелледән күңеллерәккә! Якын да соң тормыш йөрәккә! («Көнбатышта кояш кызара» ) X. Туфанның билгеле бер дата, бәйрәм уңае белән язылган әсәрләре, тарихи парчалары лирик киеренкелекләре һәм тәэсир көчләре буенча югарыда телгә алын- гаи шигырьләрдән түбәнрәк торалар. Соңгы елларда шагыйрь андый әсәрләрне дә аз язмады. Бу шулай ук аңлашыла торган нәрсә. Деньяда бер шагыйрь дә тоташ шедеврлар гына биреп бармаган. Н. Арсланоаның соңгы еллардагы шигъри үсешен һәммәбез күреп-белеп торабыз. Аның иҗаты фәлсәфи-лирик уйлануларга баеды. Чор язмышы өчен борчылу, кеше бәхете ечен яныл-көеп яшәү, замандашының фидакарь хезмәте алдында баш ию, үзен дөньяда барган һәр вакыйга ечен җаваплы итеп сизү хисе шигырь юлларында кабатланмас сәнгатьчә гәүдәләнешен тапты. ("Дантон әйткән диләр» -Асау атым» «Күкчәтау» һ. б.) Кыскасы, шагыйрьнең сулыш юлы иркенәеп китте, ул икенче яшьлеген тапты. Халык характерын, аның үткәнен һәм бүгенгесен, киләчәген һәм хыялын, көен һәм вәзенен тирәнрәк аңларга омтылу, халыкның рухи олылыгына дан җырлау — соңгы еллар татар поэзиясенең үзәк мотивларыннан берсе булды. Р. Вәлиев «Игенчеләр нәселе» исемле шигырендә түбәндәгечә яза Вакыт җитте инде галәм иңләп «Карурманоны җырлап үтәргә... Тик һаман да туган җирне сөю Җитеп бетми әле күпләргә. И. Юзеевның «Карурман» поэмасы да элекке мирасны җилгә таратучы нигилизмга һәм ваемсызлыкка каршы юнәлтелгән. Туган табигать, шагыйрь уенча, матурлык, >• нәзакәтлек һәм мәхәббәт чыганагы. Табигать матурлыгы белән соклана белү кешене к күтәрә, үстерә, аның рухын баета, әхлагын камилләштерә. Бу элемтә югалса, кеше £ ваклана, үзенең характерын, холкын бизәүче сыйфатларын, табигый гүзәллекне аңлау и сәләтен җуя. Поэмада «техницизмны» культка әверелдерүгә каршы көрәш авазы да я уэен сиздерә, һәр эштә табигый гармония, иплелек, пропорция булырга тиеш, ди R шагыйрь. Соңрак поэмада сурәтләнгән геройны да бабасының үлем алдыннан әйткән ® өч сүзе — «Сандугачлар... Чишмә... Карурман...» — уйландыра башлый. И. Юэеев егет күңелендә барган эволюцияне психологик эзлеклелек, үзенә бер иплелек һәм нечкәлек белән тасвирлый. Табигать — яшьлекнең кайнап торган татлы чишмәсе. Үзе яңа матурлыклар иҗат итүче буларак, кеше табигатьсез яши алмаячак. Юк, югалмас җирдә карурманың. Өзелерлек түгел тамырлар, Ерак-ерак киләчәктән килеп Оныкларың сине табырлар. Әлбәттә, биредә сүз, милли традиция төшенчәсен артык тар мәгънәдә кабул итеп, аны көйгә һәм моңга гына кайтарып калдыру турында бармый. Туган җирне һәм батырлыкны олылау, азатлыкка, бәйсезлеккә омтылу һәм башка халыкларны хөрмәтләү, халыклар арасындагы елдан-ел ныгый барган дуслыкны данлау—безнең интернациональ һәм милли традициябез. Яшь шагыйрь Әхмәт Рәшитоа тарихи ассоциацияләр аша бүгенге көн, туачөк көн проблемаларына килеп чыга: Эзләмим мин аннан канлы эзләр, Кынысыннан чыккан кылычны. Бүгенгегә карыйм: Уртак Ватан — Советларның куге тынычмы!! (•Россия») И. Юэеев «Карурман» поэмасында, «Табыну», «Уфтану», «Борчылу» иебеи шигырьләрендә табигать һәм кеше проблемасын калкытып куя. цивилизация белен табигать арасындагы каршылыкларның уйдырма һәм шартлы икәнлеген расларга тырыша, дигән идек. Әйтергә кирәк, бу проблема бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Татарстанның табигатен яңадан үзгәртеп кору чорында әлеге проблеманың игътибар үзәгенә алынуы гаҗәп түгел. Әлеге темага мөрәҗәгать итүнең, минемчә, тагын бер сәбәбе бар. II. аК.У.»МЬ ф БУЫННАР ҺӘМ ЯЗМЫШЛАР ф Алтмышынчы еллар уртасында татар поэзиясе, тормышта барган үзгәрешләрдән һәм интеллектуаль әзерлекле, югары белемле укучылардан калышмаска омтылып, шигъри телескобын йолдызстанга, ясалма юлдашларга, биосферага, кыскасы, могҗизалар дөньясына юнәлтте. Ә. Давыдов, Г. Афзал, Роберт Әхмәтҗанов, И. Юзеев, Р. Фәйзуллиннарның бу юнәлештә ясаган уңай тәҗрибәләре поэзия белән даими кызыксынып баручыларга яхшы таныш. Халык хыялы тудырган үзйөрешле итекне реактив самолетлар, оча торган серле паласларны ясалма юлдашлар алыштырды. Фәнни-техник революция казанышларын шигъриләштерү шагыйрьләребезнең заман белән бер аяктан атларга омтылулары турында сөйли. Яңа темалар традицион образлар системасын тагын да баета төште, поэзиянең фикерләү рәвешен киңәйтеп җибәрде, аның лексиконына яңа сүзләр өстәде. Бу фикергә ышану өчен Роберт Әхмәтҗановның "Йолдызстан», «Кояш блокноты» кебек әсәрләренә мөрәҗәгать итү дә җитә. Әмма техник прогресс белән артык мавыгуның күләгәле яклары да булмады түгел. Ул поэзиянең үз йолдызстанын — кешене, аның табигый хисләрен, уй һәм эшләрен арткы нәүбәткәрәк этәрде. Могҗизаларның иҗатчысын — кешенең үзен дә бер юнәлештәге поэзия генә канәгатьләндерә алмый, билгеле. Шигырьдән ул информация яисә коры ләззәт кенә эзләми, ә үзен борчыган яки хәвефләндергән катлаулы мәсьәләләргә җавап та эзли, тормышында рухи таяныч, көндәлек эшенең, борчуларының эчке мәгънәсенә нур сирпегән ачыклык эзли, шуларны таләп итә. Киләчәктә табигый матурлык, табигать белән кеше тормышы арасындагы мәңгелек гармония югалмасмы? «Техницизм» поэзиянең җанын үтермәсме?.. Җитмешенче еллар башы поэзиясе йөз белән менә шул проблемаларга борылды. Әле кайчан гына кояш блокнотын «тутырып», ерак Галактика белән илһамланып йөргән Роберт Әхмәтҗанов та, тирә-ягына, җир тормышына күз салып, «Табигатькә дүрт җыр» исемле күләмле әсәрен бастырып чыгарды. Нәби Дәүли таби.-ать исеменнән (цикл да «Табигать исеменнән» дип атала) махсус чыгыш ясады. Н. Арсланов фәлсәфи моң, сагыш белән Күкчәтауны сагынып җырлый. Фаил Шәфигуллинны ерак Аляска һәм төньякның төрле төсләр белән җем-җем итеп торган сихри балкышы үзенә тарта (•■Аляска», «Төньяк балкышы»). С. Хәким бөек КамАЗ янында крестьянның гади бер атын сагына, табигать символы булган шул атны саклап калу турында хыяллана: Күзеңдә моң: тизрәк дагала. Үткәнемә озат, далага! Мин ялынам: басып кал шунда. Тимерчелек цехы каршыда. (еАтка күпме өмет багъладым...») Мондый мисалларны Г. Афзал, Ш. Галиев, Р. Харис, Р. Фәйзуллиннар иҗатларыннан да күпләп китереп булыр :иде. Табигать хәзерге поэзиядә бутафория булып кына түгел, ә ак каеннары, салкын чишмәләре, җылы җилләре, төнбоеклары белән ачыла. Поэзия бакый чынбарлыкның реаль күренешләре аша туган ил образына юл ала. Шул хәрәкәтнең бер үзенчәлекле күренеше төсендә М. Шабаевның «Җикән камыш» дип аталган яңа китабына тукталырга мөмкин. Заманында Шәйхи Маннур шагыйрьнең берише әсәрләрен тәнкыйтьләп чыккан иде. п -Наз» җыентыгында лирик-интим интонация хакимлек итә. Әмма биредә дә шагыйрь гражданлык позицияләренә турылыклы кала. «Гадиләргә гимнада аның герое ышанычын, вөҗданын, өметен, хыялын, сафлыгын көрәш мәйданында сынаса, мәкер, өметсеэлекне. ялганны шунда җиңсә, хәзер бу тартыш башка яссылыкка күчерелә. Ул—кешене үстерә, баета, зурлый торган мәхәббәт эчен көрәш алып бара. «Син дә боек идең ул мизгелдә». «Сейдем аны...», «Сары ут капкан бу кырда...». «Бәлки-.» 1Ь7 җылылык алып килә, икенчеләре эпик киңлек һәм гомумиләштерү белән алдыра, еченчеләре публицистик ялкынны шигырь юлларына чыгара... Равил Файзуллин да итеп танытты. Р. Фәйзулинның лирик герое көрәшчеләр дөньясына килеп керә һәм көрәш, хезмәт мәйданының киңлегенә шакката. Бу мәйдан рухи һәм физик өлгергәнлекне таләп итә: "Мәйдан олы икән: буының ныкмы дип сорап тормый икән». Анда уллни ф БУЫННАР !>УМ ЯЗМЫШЛАР ышаныч тора сакта, кешелегеңне саклап. шигырьләре шундыйлардан. Шагыйрь бу темада үзен шактый иркен сизә. Лирик характерның бер сыйфатын рәсемләп бирү өчен аңа нибары дүрт юл да җитә: Чарам булса, горур йөрткән башымны имәс идем. ...Бергә булсак, сине бәлки бу кадәр сөймәс идем. («Бәлки...») Тышкы дөнья белән шәхес кичерешләре арасындагы каршылыкны чагылдыру алымнары да төрле: Сөйдем аны. Шаштым! Җаным күкләргә күкрәп менде! Әйттеләр: бигрәк сүрән, басынкы бала инде... Бер заман, «гашыйк икән!* дип, Илгә сүз чыккан иде. „.Ә мин инде ул вакытта аны оныткан идем. («Сөйдем аны...») •Наз* китабында шагыйрь татар поэзиясенең гүзәл традицияләренә кайтып төшә, халык иҗатының «яз'", «аккош*, «зәңгәр яулык», «таң җиле» шикелле традицион образларын яңарта, аларны тагын да баета. Шулай да Р. Файзуллин без күнеккән мәгънәдәге традицион шагыйрь түгел. Ул ирекле формага өстенлек бирә, контрастлы образларга мәхәббәт тота. («Бай көз яхшы, тик шулай да ярлы яз күркәмрәк», «боз өстендә учак ага. Әй, төнге ялкын».) Шигъри ачышларына күләгә дә төшкәли. Тормыш ваклыклары белән артык мавыгып шигъри рухны югалткан очраклары да, кабатлануы да, прозаизмнарпа күбрәк өлеш чыгаруы да күз алдында. Ләкин шунысы бәхәссез, хәзерге татар поэзиясен Р. Файзуллин тавышыннан башка күз алдына китерүе кыен. Н. Дәүли Р. Фәйзуллин белән Р. Гатауллинны «поэзиядә игезәк туганнар» дип атаган иде . Иҗатларының башлангыч чорын истә тотканда, бу фикердә бәлки дөреслек тә бардыр. Шулай да, мондый карашны әйткәндә, тәнкыйтьче әлеге шагыйрьләр иҗатында соңгы елларда барлыкка килгән җитди үзгәрешләрне исәпкә алмаган. Р. Гатауллин да яшьлегендә язганнардан кайтышрак язмый. Тик шул арада, тормыш белән бергә, поэзия бик нык үсте, алга китте, ә шагыйрь исә электәге үрендәрәк кала бирде. Кайнарлыгын югалта барган яшьлек хисләре белән генә хәзерге поэзия югарылыгында калып булмасын аңлап, ул тематик офыгын киңәйтергә омтылышлар ясап карады. Мәсәлән, ул, Хәсән Туфанның шигъри-мемуар жанрында ясаган тәҗрибәләренә таянып, татар мәдәнияте һәм аның мәшһүр кешеләре турында байтак шигырьләр язды. («Китапка хитап», «Сүнмәс утлар белән», «Сүнмәс йолдызларың», «Тукай урамында» һ. б.) Аларда Сәйфи Сарай, Мәүла Колый. Утыз Имени, Гали Чокрый, Акмулла, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ. б. бик күп тарихи исемнәр телгә алына. Шактый шома язылган, шигырь техникасын белеп язылган шигырьләр. «Сүнмәс утлар», «Сүнмәс йолдызлар» шикелле бер шигырьдән икенчесенә күчеп йөргән эпитетларны да тыныч кына «йотып» җибәрәсең. Тагын укыйсың. Ләкин шигырьләр сине борчымый, мәшһүр кешеләр турында белгәннәреңә яңалык өстәми. Чөнки аларның күбесе шигырь юлларын тутыру һәм рифмага бөгелү өчен генә килеп кергән икән: Ә йолдызлар... һәр кич алар калка, Гүя Волжская. Камал, Карилар. Тинчуриннар — биек тәрәзәдән Үзе корган йортка карыйлар. («Сүнмәс йолдызлар» ) 1 «Казан утлары*. 1971 ел. 7 сан. 148 бит. Икенче җитешсезлек тә күзгә ташлана. Шигырьләрнең байтагы озак уйланулао. иҗади газаплар нәтиҗәсендә түгел, ә юбилейлар, аерым даталар уңае белән генә язылган. Изге ният белән язылган әлеге шигырьләрнең эчке ялкынсыз һәм рухсыз килеп чыгуы укучыны шул чорга якынайта торган тарихилык һәм мәдәниятебезнең бөек әһелләрен безнең дәвергә бәйли торган фәлсәфи тирәнлек һәм эстетик яңалык җитмәү белән аңлатыла. Тагын бер мисал. Гәрәй Рәхим поэзиягә Р. Фәйэуллин, Р. Гатауллиннар белән бер чорда керде һәм шул шагыйрьләрнең күременә, интонациясенә якын юлдан атлаучы әдип булып саналып килде. Баксаң, ул үз юлы белән атлый, тормыш турында үз гипотезасын раслый, шигърият белән үзенчә «чирли» икән. Аның шигырьләренә киң мәгънәсендәге кешелеклелек хас. Ул тормыштан гармония, иплелек эзли. Г. Рәхим катлаулы метафоралар белән баш әатмый. Ул поэзиянең Г. Кандалый һәм Я. Емельяновлардан килә торган лирик сафлыгына, самимилегенә таяна һәм үзе яхшы белгән, башыннан кичергән темалар турында гына язарга тырыша. Кеше йөрәгенең берәр халәтен реалистларча чагылдыра белүе — Г. Рәхим турында «ул шагыйрь» дип әйтергә мөмкинлек бирә. Аның иҗатына җитдилек һәм тирәнтен уйлану хас: Мин еллардан әнә шундый Бер челтәр үрел барем. з Бу теше ямьсез димәгез — Үзем дә күреп барам. ч Тик матур җире дә бар, дип , Шатланып көлеп барам. (•Гомер челтәре») ** Хәзерге шигырь культурасының һәм техникасының уңышлары гаять зур. Бу — - сөенечле хәл. Ләкин аның бер уңайсыз ягы да бар. Шигырь техникасының нечкәлекләрен дәреслекләр буенча ныклап үзләштергән «рифмачыларның» шагыйрь түгеллеь ген тиз генә аңлавы, сиземләве кыенлаша. Әмма табигый сәләте булган шагыйрьне шагыйрь итеп тану өчен бер шигырь дә җитә. Мәсәлән, Кадыйр Сибгатуллин күптәннән басыла. Ләкин мин аның язганнарының максатын, мәгънәсен аңламый, дөресрәге, уз почмагын, шигъри концепциясен тапмый идем. «Иргә чыкмый калган апалар» шигыре белән ул үзен шагыйрь ител танытты. Ә болан темасы һич кенә дө яңа түгел, күп тапкырлар колакка чалынган, кабатланган тема. Шигырь нинди сыйфаты белән алдыра соң? Беренчедән, аетор татар хатынкызларының характерына, холкына хас сабырлыкны, түземлелекне төгәл образларда чагылдыруга ирешкән. Икенчедән, ул кеше фаҗигасен йөрәккә үтеп керерлек итеп сурәтләрлек чаралар тапкан, вакыйга-хәлләргә үз эстетик һәм этик позициясеннән чыгып карый алган. Шагыйрьләр һәм буыннар язмышы кызыклы да, гыйбрәтле дә. Алтмышынчы елларның икенче яртысында поэзиягә ике дистәгә якын яшь шагыйрь килде. Ләкин, ул буын турында сүз чыкканда, озак еллар буе биш исем кабатланды: Р. Фәйэуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Мингалимов һәм Р. Гатауллин. Чыннан да, алар поэзиягә шаулап, өермә шикелле, кинәт килеп керделәр, онытылыбрак торган традицияләрне яңарттылар, шигырьдә фәлсәфи уйлануларга киң урын бирделәр, әдәби форманың, композициянең функциясен киңәйттеләр. Традицион калыпта язучы бер төркем яшьләр күләгәдә, тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк калды. Алдагы елларда әдәби төнкый-ь һәм җәмәгатьчелек игътибары Зөлфәт, М. Әгъләмов, К. Сибгатуллин, Рәшит Әхмвтҗанов- ларга юнәлде. Поэзиягә алтмышынчы елларда ук аяк атлаган традицион стильле шагыйрьләр, үз сәгатьләрен көтеп, тыйнак һәм салмак кына алга хәрәкәт иттеләр. Биредә шул буынның өч шагыйре —К. Булатова, Ш. Маннапов. Т. Камалиее — турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. К. Булатова поэзиягә үз темасы һәм үз образлары белән килде. Ул ачык һвм гади сюжетка таяна, тормыш-көнкүрештән алынган ситуацияне шехси кичерешләре белен җылыта. Сүз җаенда шуны да искертик, абстракт хисләр стихиясенә юлыкканда шагыйрәне уңышсызлык сагалап тора. Хикмәте табылмаган «Сабан туе иртәгә» ши- гыро — шуның ачык мисалы. ф БУЫННАР ЬӘМ ЯЗМЫШЛАР ф К. Булатова поэзиясенең эчтәлеген һәм аһәнен табигать һәм мәхәббәт темасы билгели. Ул табигатьнең барлык фасылларын да якын күрә, яратып сурәтли. Туктаусыз үзгәреш-яңарыш хәлендә яшәгән табигать катлаулы, ә кеше күңеле, аның рухи дөньясы һәм ихтыяҗлары тагын да катлаулырак. Шагыйрә шәхес кичерешләрен тирәнтен аңлап, эчке мәгънәсе, тибрәлеш-нюанслары аша тасвирларга омтыла. «Кабан күле өсләрендә...», «Кыз җыры», «Тын гына камышлар шаулаган урынга...» шигырьләре кешене күтәрә, үстерә торган мәхәббәтне олылаулары белән хәтердә калалар. Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне шагыйрә саклык һәм нәзакәтлек белән тасвирлый: Тик ул чакта беребез дә: «Миндә хата!» — димәдек. Ни булса да гаепне тик Каршы яктан эзләдек. Нәтиҗәдә — уртак хата: Икебез ике якта. Син бер якта, мин бер якта. Бергә чаклар — еракта. Хәтер генә өзми юлны, һаман кайта үткәнгә. Күңел генә урыныңны Мәңге бирмәс бүтәнгә! («Рәнҗегән чаклар да булды...») Интим лирика — поэзиянең катлаулы төре. Шагыйрь, үзенең артык вак шәхси кичерешләре эченә йомылып, иҗтимагый аһәңнән ераклашса, гражданлык хисен югалтса, интим лирика «альбом лирикасы» дәрәҗәсенә төшә. К. Булатова да вакыт- вакыт ике арадагы чикне югалта. Шигырьгә сентиментальлек һәм төшенкелек мотивлары үтеп керә. («Киткәнеңә бүген тәүлек тулды», «Тешләк дигән...» һ. б.) Билгесез дошман белән көрәшүгә, аны «фаш итүгә» дә шактый күп көч сарыф ителә: Төрле кеше йөри тирә-якта. Ак дуслар бар. кара дошман бар. Төс алышкан алдар төстән сакла. Ак дошманнан, кара дуслардан. («Кашлар-күзләр . ») К. Булатованың халык лирикасыннан, халыклашкан җыр традицияләреннән үсеп чыккан «тыныч» һәм интим-хисси шигърияте татар поэзиясенең гомуми хорында үз урынын дәгъвалый. Т. Камалиев кешенең тормыштагы урыны, яраткан һөнәре турында язарга ярата. Аның салмак һәм көйле уз тавышы, яраткан традициясе бар. «Осталар», «Ярыш», «Сукыр даны», «Балта остасы Закирҗан», «Язмыш ачысы» шигырьләре күңелдә җавап хисләре уятмый кала алмый. Сукыр Сөләйманның мичләре кешеләргә бәхет, шатлык алып килә. Ул эше белән дан казанган, «йөрәк кайнарлыгы» белән «кешеләрнең күңелен эреткән» герой. Кыскасы. Т. Камалиевның яхшы шигырьләре аз түгел. Ләкин аның иҗатына ниндидер уртак үзәк, проблема бөтенлеге җитенкерәми. Ул умырзая белән Җәлил турында яза да, монтерлар янына килә; шигырь язарга өйрәткән редакторына мәдхия яудыргач, «чишмәләрнең таныш моңын», «чулпылар чыңлавын» тыңларга туган авылына юл тота. Фикер тарая, тема бүлмәгә бикләнә, ванна ләззәтен җырлауга алып чыга: И ванна, сиңа күпләрнең Рәхмәте ява, ахры. Суың да тынар су түгел, Шифалы дәва, ахры. Мендәргә башны салгандай. Күз йомып, оеп ятам. Мин шулай гомер күрмәгән Рәхәтлек тоел ятам... (г Ванна») Бер чиктән икенче чиккә сугылуның берәр сәбәбе бармы? Минемчә, бу җитешсезлек үзүзеңә һәм геройларыңа таләпчәнлек җитешмәү, әдәбиятта үз урыныңны, позицияңне сиземләмәү, сүзеңә, жестыңа игътибарсызлык белән аңлатыла. Бу инде шигъри культураның ярлы булуы хакында сөйли торган нәрсә. Ш. Маннапов та берише шигырьләрендә әһәмиятле вакыйга-хәлләр белән очраклы һәм типик булмаган күренеш-ситуацияләр арасындагы аермага игътибарсызлык күрсәтә яисә аны сиземләми. Мәсәлән, ул лирик героеның яңа йортка күчүен (--Көтә яңа йортым, яңа тормыш мине чакыра»), анда ипләп урнашып, яңа дуслар табуын шигырьдән шигырьгә сузып килә ("Күченү», «Яңа фатирга күчтек без...»). Аерым кеше тормышында бу вакыйга да әһәмияткә ия. Маяковскийның шул темага багышланган классик шигыре безне әле дә булса тәэсирләндерә («Рассказ литейщика Ивана Козырева о вселении в новую квартиру»). Ләкин яңа йортка күчү әле ул яңа тормышка аяк атлау дигән сүз түгел. Икенчедән, шагыйрь яңа фатирга ордер алырга килгән берәүнең кулын кысып утыручы регистратор дәрәҗәсенә төшә алмый. Аны тормыш фәлсәфәсе һәм меңләгән гадәти вакыйга-күренешләр артыннан күтәрелгән мәңгелек хакыйкатьләр борчырга тиеш. Маяковский шул конкрет ситуация аша халык идеалларының гамәлгә ашуын гомумиләштереп күрсәтүгә ирешкән. Ш. Маннапов, тулаем алганда, үз кыйбласын уңышлы эзләүче өметле яшьләрдән. Ул чордашы кылган изге эшләргә чын күңелдән шатлана белә үзе «үлгәч тә күңелендә исән тота алырлык дуслар» эзли («Эзлим»), шигъри угын битарафлыкка каршы _ юнәлтә («Мин сиңа никадәр, никадәр»). Иң мөһиме шунда ки, ул чынбарлыкны чагыш- “ тыру-метафоралар аша күрә белә. Бу инде шагыйрьлек орлыгы бар дигән сүз. >. Рәшит Әхмәтҗанов — матур һәм үзенчә ачылып килүче яшьләребезнең берсе. - «Ак канатлар» китабы — шуның ачык мисалы. Шагыйрьнең уңышлы әсәрләренә җый- я нак, кыска композиция һәм халыкчан интонация хас. Ул вакыйгаларны үзенчә күрә һәм сиземли белә: а Ятим бала... Әгәр үги ана Чакырмаса пешкән ашына, Гомер буе сабын ялан аяк Әнкәсенең йәгерә каршына. (•Ятим») Р. Әхмәтҗанов халык җыры традицияләренә һәм X. Туфан поэзиясе казанышларына киң таяна. «Карлар ява», «Нишләдең син, нишләттең син...», «Яшерен сөйсәң дә...», «Ай төшкән кое төбенә», «Йөрәкләр янар, сызлар...», «Кыр казы дәште тиңенә» шигырьләрендә Туфан иҗатының кырыгынчы-илленче еллар чорына хас образларның, рифмакабатлауларның яңадан иҗатка кайтуы куанычлы. Традицияләрне һәм остазларны сайлый белүе, гади кабатлау юлына төшмичә, үзенчә януы белән Рәшит Әхмәтҗанов иҗатының киләчәге өмет уята. М. Әгьләмов та яңа шигырьләрендә үз тавышын расларга тырыша. «Каурый», «Бар иде заманалар», «Матчага элгән силә» шигырьләрендә күзәтучәнлек һәм дөньяга философларча карый белү хас. Аны тарих белән мизгел, мәңгелек белән көндәлек арасындагы диалектика, якынлык һәм каршылык борчый. „.Сез дигәнчә генә булса икән, Барса икән сез дигәнчә генә... Тимерченең чүкечедәй, бер көн Килеп төшә аакыт. яньчә генә — Барысы була ул дигәнчә генә. (•Без дигәнчә генә барса икән...») Кеше вакыт һәм мәңгелек алдында көчсез. Ләкин ул хыялы, эше, романтик омтылышы белән мәңгелек: Офыклардан ары бу киңлекләр... Бу киңлекләр — безнең мөмкинлекләр. (•Үзәннәрдә чәчәк бәйрәмнәре ») ♦ dvrrnmivcK йеч агпнплп ♦ Мәңгелекнең чыганагы, нигезе—туган ил: «Ул исән булса, беркайчан чормада ятмас бишек, ил исән-сау булса» («Матчага элгән силә»). Күрәсең, шагыйрьне Р. Фәйзуллинны борчыган проблемалар уйландыра. Чишелеш тә якын. Ләкин аңа ирешү юллары, сурәтле фикерләү, материалны «шигьриләштерү» алымнары үзгә. М. Әгьләмовның барлык шигырьләре дә «бер тын» белән язылмаган. Кызганычка каршы, ул эшләнеп-уйланып бетмәгән шигырьләрен дә бастырып чыгарган. «Учак урыннары» шигыренең фәлсәфәсе каршылыклы һәм логикасыз. «Таулар күп ул» әсәре үзара бәйләнешләре артык шикле булган яисә тышкы, шәкли охшашлыкка корылган җөмләләр тезмәсеннән тора. Менә бер мисал: Көтә кебек мине Шәехзадә, Юлым илтә сыман Акмуллага. Өлкәннәргә «ага» диләр бездә — Хөрмәт сүзе. Гомер дә бит ага. Соңгы китабында X. Туфан поэзиясе йогынтысы нык сизелә. Кеше атына атланып ерак китеп булмый, ди халык. Беренче дебюты белән үк ышаныч һәм өмет уяткан М. Әгьләмовтан укучы күбрәкне дә көтәргә хаклы. Соңгы елларда без поэзиянең тормышчан нигезләре турында күл сөйлибез. Вакыты белән әдәби традицияләрнең көче тормыш белән турыдан-туры бәйләнешкә караганда да куәтлерәк булып чыга, әдипне үзе артыннан ияртеп китә. Халык иҗаты мотивлары, образ һәм сюжетлары язучының хыялын уятып, яңа әсәр иҗат итүгә рухландыра. X. Камалов «Тормыш сабаклары» исемле олы бер шигъри бәйләм иҗат итте. Кеше әхлагының, характер-холкының төрле яссылыкларын, катламнарын үзәккә алган бу парчаларны турыдан-туры халык иҗаты сюжетларына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Әмма уңышлыларының халык акылы, халык тапкырлыгы, халык зиһене белән тыгыз бәйләнгән булуы бәхәссез. Сайлап-нитеп тормастан, берничә мисал китерик: ЯШЬЛЕК Яшьлек башта күкне сөя, Йолдызларны, айны, Кояшны. Шуларны сөеп туйгачтын — Җирне сөя башлый! ИСЕНДӘ ТОТМАС Берәүгә бер сынык икмәк бирсәң — Гомере буе шуны онытмас. Ә берәүгә гомерең корбан нт син — Ул онытыр, исендә тотмас. ЖӘЛЛИМ ХӘЗЕР Жәллим хәзер — Бер адәмгә табынган чагым! О. түбәнлек — Эткә койрык булып Тагылган чагым! Рационалистик фикер, тәрбияви дидактика урынына акыл сатуга нигезләнгән кайбер шигырьләр тешне камаштырып үтсә дә, тулаем алганда, «Тормыш сабаклары» — X. 1€амаловның уңышы. Ул үзен ниндидер әзер өлгеләр, кануннар белән чикләмичә, халык хыялы тудырган сәнгатьчә алымнарга таянып, яңа сюжетлы, оригиналь композицияле әсәрләр иҗат итүгә ирешкән. Хәзерге татар поэзиясе турында фикер йөрткәндә, эпик жанр хакында, дөресрәге, аның шигъри тукымасында барлыкка килгән кайбер тенденцияләр турында бер-иче сүз әйтми китү дөрес булмас иде. Шагыйрьләр поэманы әйләнеп үтмәсәләр дә, бу жанрда уңышларыбыз сакаулы. Алдарак без Р. Фәйэуллинның «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр». Р. Мингалимоөның «Күз карасы». Роберт Әхмөтҗановның «Таш аргамак», Р. Харисның «Җитмеш икенче ел икмәге» кебек поэмаларына азмы-күпме тукталган идек. Бу поэмалар арасындагы мәгълүм якынльнсны инкарь итүе кыен: алар барысы да диярлек заман темасын үзәккә алып, публицистик хөкемгә өстенлек бирел, чор конфликтын шагыйрьнең үз шәхесе, үз хисләре аша сынландыру юнәлешендә язылган әсәрләр. Традицион поэма кануннары белән артык санашмыйча, тема таләп иткәнчә язылып, «үз киемнәрендә» туган поэмалар. Кыскасы, безнең каршыда иркен һәм күп сыйдырышлы форма белән иҗат ителгән лирик-публицистик поэмалар. Шунысы кызыклы: соңгы еллар татар поэмасы сюжетлы, эпик поэма үрнәген бөтенләй диярлек бирмәде. Башка шагыйрьләрнең эзләнүләрен һәм тәҗрибәләрен дә инкарь итмәстән, хәзерге поэма, аның казанышлары турында сүз чыкканда, беренче нәүбәттә, ике фигураны атыйсы килә: Сибгат Хәким һәм Илдар Юзеее. Эпик поэзиянең бүтенге торышы, дәрәҗәсе, намусы һәм ил күләмендәге абруе шул ике әдип каләме һәм илһамы тудырган әсәрләр белән бәяләнә дисәк, шаять, зур күпертү булмастыр. С. Хәкимнең «Дуга», «Васыятьләр», «Кырыгынчы бүлмә» поэмалары турында матбугатта телле уңай фикер әйтелде. И. Юзеее эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып бара. Соңгы елларда ул үзен фәлсәфи-драматик поэма остасы итеп танытты, «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау» поэмаларында жанр үсешенең принципиаль яңа мөмкинлекләрен ачты яисә онытылыбрак торган үзенчәлекләрен иҗатка кайтарды. Күптән түгел басылып чыккан «Таш диварлар авазы» поэмасы шул юнәлешне дәвам иттерә. Проблематикасы һәм £ жанр үзенчәлекләре буенча ул «Тынлык белән сөйләшү» поэмасының дәвамы кебек - кабул ителә. Ләкин И. Юзееа яңа поэмасында кабатлана дигән тойгы калмасын берүк, о Беренче поэмасында шагыйрь үзәккә XX гасыр конфликтын калкытып куйса, хәзер ул тарихны безгә килеп җиткән документлар буенча иңли алырдай ераклыкка, дәверләр чатына юл ала, гасырлар һәм тарихи шәхесләр белән иҗтимагый-фәлсәфи диалог башлап җибәрә. Игътибар үзәгендә мәңгелек антогонистик конфликт: явызлык белен азатлык, вәхшилек белән гуманизм арасындагы көрәш тарихы ята. Халык азатлыгы һәм бәйсезлеге бик күп корбаннар сорый. Тарих юлы — канлы юл... Анда үз куллары белән төрмә торгызып шунда черегән коллар, билгесез Болгар чәчәне, акыл иясе Джордано Бруно, Пугачев полковнигы, лашманчы Мәсәгут Гомеров, Фучик, Җәлил... эзләре күренә. Халык олы уллары алдында баш ия. Исемнәрне —язмышлар»*! сайлап алу принцибы бәхәс уятырга да мөмкин. (Бруно, Ленин кебек гигант, тарихи шәхесләр белән беррәттән, билгесез яисә галимнәргә генә мәгълүм исемнәр атала) Ләкин хикмәт анда түгел. Поэма прогрессның җиңәчәген, караңгы көчләрдәй өстенлеген раслый, гуманизмның көченә ышандыра. Эчке логикасы белән ул укучыны шул фикергә алып килә. ■Таш диварлар авазы» — масштаблы, колачлы поэма. Шартлы алымнарны, драма «серләрен» реалистик сәнгать таләпләренә буйсындырып, шагыйрь поэманың офыгын, мөмкинлекләрен киңәйтел, яңа синтезга килә. «Таш диварлар авазы»на тулы бәя бирүне өстемә алмыйм. Поэма — махсус сөйләшүне таләп итә. Биредә И. Юэеевның яңа иҗади казанышы белән соклануымны әйтеп үтүне генә кирәк таптым. Бу поэма совет әдәбиятының шул жанрдагы югары үрләре дәрәҗәсендә иҗат ителгән әсәр. Хәзер барысы да аны пропагандалый белүгә бәйле. Кызганычка каршы, поэма жанрында санаулы шагыйрьләр генә эшли. Заманында поэма һәм баллада жанрларында актив эшләп килгән X. Камалов, М. Шабае» Ә. Баянов, Ш. Галиев кебек поэзиянең тел көчләре бу авыр һәм катлаулы жанрдан читләштеләр. Хәлбуки, тормышны иңләбрәк сурәтләү, кеше характерын тулырак һәм гомумирак ачу мөмкинлеге зур булган поэма жанрыннан башка поэзия үсә алмый. Романтик баллада бөтенләй югалып бара. Уйлана, саный башласаң, поэма жанрында киң аренага чыгарлык шагыйрьләрнең барлыгына инанасың. Яшьрәк буынны алыйк. Р. Фәиэуллмн, Зөлфәт, Р. Хармс, Р. МннГалиуллин ф БУЫННАР ҺӨМ ЯЗМЫШЛАР ф галимовлар поэма жанрында эшләрлек колачлары барлыгын исбат иттеләр инде. Әхмәт Рашитов «Минем шәҗәрәм» исемле поэмасы белән үзенә урын дауларга сәләте барлыгын күрсәтте. Кыскасы, потенциаль мөмкинлекләр, олы характерларны үзәккә алып, киң эпик полотно тудырырлык көчләр бар. Шагыйрьләребезгә иҗади батырлык һәм рухи кыюлык кына кирәк. Шунысын да искәртик, Э. Межелайтис, Ю. Мәрцинкявичюс, Д. Кугультинов, А. Кулешов кебек шагыйрьләр Союз аренасына поэма белән чыктылар. Бу мәсьәләдә махсус сөйләшер проблемалар бик күп. Безнең поэзиягә, бик олы казанышлары булуга карамастан, чор алдында, укучысы каршында җаваплылык хисе җитенкерәп бетми. Шагыйрь еш кына, агымга бирелеп, күзенә нәрсә чагылса, шуны кәгазьгә төшерү юлына баса. Көньякка ялга барып кайттымы— Кырым, Грузия һәм магнолияләр турында цикл туа. Шагыйрьгә яңа квартира бирделәрме — берәр атнадан шул хакта бер бәйләм шигырьне көт тә тор. Әдипләребезнең күбесе авылда туып, югары уку йортларында белем алып, шәһәрдә урнашып калалар. Биредә искитмәле нәрсә юк. Тормыш диалектикасы шундый. Ләкин ни өчен бу аерылышуны фаҗига санап, туган авылына тугрылыгы, аны сагынуы турында TOMTOM шигырь сырларга. Түзеп булмаслык дәрәҗәдә сагынасың икән, Шолохов шикелле, тот та авылыңа күчеп кит, шунда яз. Газета актарып утырганда, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш алдынгыларының исемнәре күзенә чалынса, дөньяга яңа күләмле әсәр шытып чыга һ. б. Кыскасы, тема белән яну, шигырь белән яшәү, фикереңне, хисеңне метафора белән рифма кулына тапшырганчы чәчне агарту, кеше язмышы өчен сызлану һәм чын йөрәктән шатлану кебек олы төшенчәләр ничектер әйләнештән төшеп бара. Бу гамьсезлек үз чиратында уртачалыкка алып килә. Сүзнең соңында яшьләр турында берничә фикер. Әдәби алмаш һәркемне борчый, һәр чыгышта, һәр мәкаләдә, һәр докладта диярлек бу хакта бәхәс уяна. «Казан утлары» узып киткән елларда яшьләр һәм башлап язучылар иҗатына урынны кызганыбрак бирә башлады. Мондый рационализмда бәлки дөреслек тә бардыр. Еш кына журнал ай саен төркем-төркем яңа исемнәр белән таныштыра, хәер-фатиха бирә, ә соңыннан аларның күбесе моны акламый, хәзерлексез, сәләтсез һәм яшьлек хисенә бирелеп, очраклы рәвештә генә каләмгә ябышкан кеше булып чыга. Яшьләрне тәкъдим иткәндә журналгазета һәм нәшрият төркем-төркем чабаклар арасында берәр алтын балык килеп эләкмәсме дип эш итә торганнардыр. Күрәсең, алтын балыкны алай җиңел генә эләктереп булмый. Татарстан китап нәшрияты үзенең күркәм традициясен үстереп, яшь шагыйрьләрнең коллектив җыентыкларын бастырып чыгару эшен дәвам иттерде. Шуларның берсенә тукталыйк. «Юл башы» китабы электән таныш, газета-журналларда һәм җыентыкларда берничә ел басылып килгән дүрт шагыйрьне тәкъдим итә: Рифгат Закиров, Флера Гыйззәтуллина, Фәннур Сафин, Кадыйр Сибгатуллин. Дүртесе дә, һичсүзсез, сәләтле һәм өметле яшьләр. Әмма китапта уйландыра, дулкынландыра алырлык шигырь күп түгел. Яшьләр күбрәк тә үз шәхесләре белән мәшгуль. Идиллия, үз-үзләреннән канәгать булу хисе өстенлек итә. Аларны тарих һәм чор сулышыннан бигрәк, мәхәббәт мәсьәләләре борчый. Бер үк тема тирәсендә әйләнә торгач, шигырь ваклана, тәэсири рухын югалта башлый. (Р. Закиров — «Лирик хат», «Көткәндә»; Ф. Гыйззәтуллина—«Кил бире»; Ф. Сафин — «Ак күлмәкле кызлар керә төшләргә...» һ. 6.) Китапта роман-ик сурәт, чынбарлыкны иңләбрәк һәм хыял белән бизәп, идеал аша сурәтләү бөтенләй диярлек очрамый. Бу хәл яшьләр иҗатына гына карамый. Мәсәлән, С. Сөләйманова соңгы елларда шактый уңышлы эшләде. («Гомер», «Киткәннәрнең юллары озын...» шигырьләре уңай тәэсир калдыра.) Әмма берише шигырьләрендә лирик герой җегәрен әһәмиятсез һәм каршылыклы хисләре белән көрәшүгә сарыф итә: Вәгъдәләрем анда, өметләрем... Син дә җирсез, илсез ир түгел. Юк. карамыйм әле күзләреңә. Җирдә үзем салган эзләрем бар, Т<өш манаты — нашың-керфегең. (гАҺ. ник түгел җилдзй эциңел чагым?») Рифгат Закиров белән Әхмәт Гаделнең журналда басылган яңа шигырьләре дә артык гадәти, дулкынландырмый да, күңелдә дә калмый. Рашат Низамиеяның шигърият рухы кунмаган «Привалда» әсәренең темасы өчен генә бастырылып чыгарылган булуы аяныч: Пилоткамда — поход тузаннары, Ике битем буйлап тир ага. Шушы хәлдә, сабый бала сыман, Карап торам менә дөньяга. Поэзия — кешеләр арасында аралашу чарасының үзенчәлекле төре. Шагыйрь илһамын ирекле шигырьгә тапшырамы, '-ирексез» шигырьгә өстенлек бирәме, укучы ечен барыбер. Тик чорны, заман рухын шәхес кичереше аша чагылдыра алырлык шигырь генә булсын. Чынында исә дистәләгән әсәрләр поэзиягә эчтәлеге, пафосы һәм тормыш материалын үзенчә күрә белүеннән бигрәк, аңа тышкы киеме, тезмә белән язылуы буенча гына охшый. Ул төр әсәрләрдә шигъри яну һәм кабатланмас интонация, көз айларындагы кояш шикелле, сирәк очрый. Хәзерге поэзиядә үзгәреш-яңарыш процессы дәвам итә. Күз алдында рифманың әһәмнкяте кимеде, композиция һәм сүзне көтелмәгәнчә яңгырата белү гадәттә рифмага төшкән йөкне үзенә алды. 'Әдәби форма, кеше фикерләве кебек үк, прогрес- сивлаша... Мәңгелек әдәби кануннар юк»,— дип яза Э. Межеләйтис. Ләкин бу фикер гасырларга хеэмәт иткән эстетик казанышларны читкә ыргытуга фатиха дигән сүз түгел. Яңалык буш урында һәм үзеңә чаклы ирешелгәннәрне инкарь итү җирлегендә туа алмый. Шигырь үзенең яңалыгын, дөреслеген, маһирлыгын исбатлап, үзенә караганда йомшагракны җиңеп һәм аңа таянып дөньяга килә. Әдип элгәрләренең тәҗрибәсен исәпкә алмыйча, үзе белгәнчә, интуицияеснә таянып кына эш кылса, ул иҗат итүдән туктый. Элгәрләренең эшчәнлегендә. милли формаларда бик күп буыннарның зиһен җегәре, фикерләү сәләте чагыла. Сәнгатьнең башка төрләре шикелле үк, поэзия дә арадаш жанрларның үсешенә киң таяна, проза, драма ачышларын үзенә сеңдерә. Бу бәйләнеш бик катлаулы һәм четерекле. Башка жанрлардан үрнәк алганда да шигырь шигырь булып калырга тиеш Соңгы елларда поэзия дип тәкъдим ителеп тә, преза булып калган әсәрләр күбәйде. Бигрәк тә ирекле шигырь белән яэылганнарында. һәр олы шагыйрь әсәренең эчтәлегенә тиң форманы таба. Ләкин әдәби форма үзе дә мәгълүм бер мөстәкыйльлеккә ия. Ул, тормышта барлыкка килгән үзгәрешләрнең чагылышы буларак, бу хәрәкәтне тизләтү омтылышыннан туа. Шул вакытта гына эчтәлек белән форма арасында гармония табыла