БАГЫШЛАУЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Абыйлар бар иде Давыллы юллардан, түбәннән Тауларга юнәлгән елларда, Даһилар шикелле гадиләр, Абыйлар бар иде дөньяда. Тыныч та, гамьсез дә идек без: Юлны бит абыйлар күзәтә. Без — яшьләр читкәрәк юнәлсәк, Өлкәннәр кыйбланы күрсәтә... Йолдызлар шикелле уяулар, Утлары урамга сирпелә. Киңәшләр кирәксә, төнлә дә Классик ишеккә — чирт кенә... Инде без — үзебез Аксакал, Инде без — үзебез олылар: һай, авыр миссия икән ул Олылар диярлек булулар... ...Әле дә, әле дә, Абыйлар, Юлларда бураннар, төннәр бар, Сезнең дәү кулларга баш куеп, Киңәшләр сорыйсы көннәр бар!.. Кайда сез, Галимҗан, Әмирхан абыйлар... 1972 Тарас Шевченко Аю кебек итеп бәйләп куеп Монархия арбаларына, Юксылларның яңа пәйгамбәрен Илтә конвой дала ягына. Шушы күренеш белән император Халыкларны алдан өркетә: Кем, янәсе, безгә тел тидерсә, Аны да нәкъ шундый көн көтә!.. Чувашчадан маричага күчеп, Маричадан татар теленә, Калмыкларга, казакъларга табан Идел буйлап хәбәр йөгерә. Чуваш, татар, руслар һәм марилар Күзләренә аның карыйлар, Карыйлар да, ымлап хәбәрләшеп, Туганнары итеп таныйлар. һәрбер күздә Серле сорау яна: Нишләргә соң безгә, нишләргә? Кул-аякны ничек чишәргә дә Төрмәләрен ничек ишәргә?.. Юк, алла да, беркем белми әле Киләчәктә ниләр буласын, Бу сорауга җавап бирүченең Сембер каласында туасын. Үтеп бара Тарас Аны күреп калган Күп милләтле, олы, тын юлдан. Бу яктагы илләр язмышы да Украина белән бертуган... ...Аю йөрткән кебек бәйләп куеп Монархия арбаларына, Шевченконы алып бара конвой Казакъ халкы далаларына. 1967 Баязит Бикбайга Туфан абый! Тагын встәлде бер киртләч Гомернең тирәгенә... Баязит Бикбай Килде дә керде күңелгә Фәлсәфә шигъри моңың, Еракта калган гомернең Сәламе кебек булып. Юк, сөрән түгел, Баязит, Синең бу шигъри нида, Яшәүгә оран булып ул Тоела, кустым , миңа. Яралы, ләкин шулай да Накаллы безнең күңел. Бүтәне безгә гомернең — Сүрәне кирәк түгел. 1968 1 Кустым (башкортча)—энем. Педер Хузангайга Гомер юлын, Хузангай, Иртә тәмам итмә син: Бу дөньядан, туганкай, Миннән алда китмә син! — Бик күңелсез булыр бит Синсез калган елларым: — Кайда минем Педер? — дип, Җылар минем җырларым... һәр вакытта — аек син, һәр вакытта — нормада, һәр вакытта лаек син Иң нормальный формага. Димәк, барлык юлларда Була сиңа таянып: Син — зилзилә купса да, Аумый торган таяныч! Хөрмәт белән баш иям, Сәламнәр бирә-бирә, Сине тапкан, үстергән Бөек чуваш Иленә! 1966 Гомзат ич—безнең рәсүл Мостай К эрим ней 50 еллык юбилеенда нәнв бер шаяру Кыямәт көндә әгәр дә Якага ябышып ходай: — Син, дисә, җирдә чагыңда, Мостайда, теге табында Хәрәмне каптың бугай?! Әйтермен аңа: — Бу чорда Шәригать бутәнчә шул: Мөхәммәт түгел бит инде, Гамэат бит безнең рәсүл! Ә безнең рәсүл шәрабны Хәрәмгә санамый бит, Рәсүлең кушканны, ходай, Үтәми ярамый бит! Бәс, тотыйк, сират күпердән Чыгарлык итеп кенә. Арыслан дигән киекне Тотарлык ител кенә! Тостлар бит — алар асылда Хәерле дога гына: Дудин да каршы түгелдер, Мөгаен, моңа гына. Замана шундый кичәгә Даталар бирә торсын, Бердәнбер кичә түгел бу, Меңнән-бер кичә булсын! 1969 Хәерле көн Татар театрына Гаҗәп түгел, Илем, Тамашаны, Театрны яратуларың: Олимпиаданың бер төре бит Демократик сабан туйларың! Тумышыңнан килгән сыйфатың ул Тамашаны сөю гадәтең. Алкышларың аша канат кага Театрга тирән рәхмәтең. Бүген тагын агылып килерсең син, Бәйрәм хисен китереп залларга, Үткән көннәр эзен карый-карый Киләчәгең төсен барларга. Көтә сине — актер классиклар, Көтә сине — яңа талантлар, Академик сәнгать түшәмеңне Күтәрешкән рухи атлантлар Көтә сине. һәр сезонда Канат каксын, әйдә, Сәнгатеңә олы, дәү рәхмәт. Хәерле юл сиңа, хәерле көн, Аншлаглы, тулы мәхәббәт!