Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ГЕРОЕН ЭЗЛӘҮ ЮЛЫНДА

Татарстан азучыларының ике съезды арасында драматургларыбыз бик күп сәхнә әсәрләре иҗат иттеләр. Әгәр театрларда куелган яки төрле җыентыкларда басылып чыккан пьесаларның һәммәсен бергә җыйсаң, аларның гомуми саны йөзгә якынлашыр иде. Бездә елына кимендә 10— 15 яңа пьеса иҗат ителә. Соңгы еллар драматургиясе хакында байтак язылды. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда һәм матбугатта чыккан аерым мәкаләләрдә драматургларыбыз иҗатына төпле бәя бирелә, татар драматургиясенең үсеш тенденцияләре гомумиләштерелә барды. Шуны искә алып, мин укучыларның игътибарын соңгы ике елда дөнья күргән сәхнә әсәрләренә юнәлтмөкче булам. Шикләнми әйтергә була: соңгы елларда идеяэстетик кыйммәте ягыннан да һәм жанр үзенчәлекләре ноктасыннан караганда да шактый кызыклы, игътибарга лаеклы пьесалар иҗат ителде. Ул әсәрләр бүгенге драматургиябез үсешенә хас күп кенә үзенчәлекле якларны ачыкларга мем- кинлек бирәләр. Бүгенге драматургларыбыз иҗатына нәрсә характерлы соң! Бу сорауга драматургларыбыз кешенең тормыш белән, чынбарлык белән йеэгәйөз килеп очрашуын сурәтли торган конфликтлар эзләүне көчәйттеләр дип җавап бирергә мемкин. Соңгы еллар драматургиясенең тагын бер үзенчәлеге шунда, турыдан-туры драма жанрына караган әсәрләр (тагын да аныклаштыра төшеп әйткәндә, психологик драма төрендәге пьесалар) башка төрләргә караганда күбрәк иҗат ителде. Театрларда комедия жанры хакимлек итә башлаган иде. Хәзер исә саф драма теренә караган уңышлы әсәрләр дә торган саен ешрак күренә. Әдәбият өчен дә. театрларыбыз өчен дә күңелле хәл бу. Моннан, әлбәттә, комедия түбәнрәк сортлы сәхнә әсәре икән дигән фикер аңлашылмаска тиеш. Кимчелекләрне фаш итүдә аның белән бер жанр да тиңләшә алмый. Әмма шул кадәрасен дә истән чыгармаска кирәк, сәнгатьчә тирән эшләнгән, тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, совет кешесенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен һәм фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның алга үсешен тиешенчә сурәтләргә киң мөмкинлекләрне иң әүвәл драма бирә. Гадәттә, драма әсәрендә бер яки берничә шәхеснең драматик хәле күрсәтелә, бу хәлгә китергән эчке һәм тышкы сәбәпләр ачып бирелә. Ә шәхес драмасы, ягъни драматизм төрле сәбәпләр аркасында туарга һәм куп тәрле булырга мөмкин. Аны пьесада чагылдыруның берничә алымы бар. Әйтик, берсе менә мондый. Моңа кадәр без әйбәт кеше дип, яхшы илтеш, акыллы дус дип ышанып Т йөргән бер кеше була. Көннәрдән бер көнне әлеге кешенең эчке дөньясы, асыл мәгънәсе ачыла башлый. Вакыйгалар агышыннан килеп туган ниндидер ситуация бу персонажның эчке дөньясы белән тышкы кыяфәте арасында зур аерма, хәтта каршылык барлыгын ачып сала. Шушы ачыш пьесада катнашучы башка персонажларда эчке кичерешләр тудыра, бу геройлар характерында үсеш китереп чыгара. Шуның белән әсәрнең эчке динамикасы һәм хәрәкәте барлыкка килә. Бу — бездә куп кабатланган һәм әле дә очрап торган, инде күнегелгән, шактый «чарланган» һәм шомарган алым. Бигрәк тә якын кешесенең (мәсәлән, ире яки хатынының, әтисе яки әнисенең, сөйгән кешесенең һ. б.) үткәндә эшләгән берәр әшәкелеген белү, начар гадәтләрен күрә башлау, җәмгыять өчен зарарлы икәнен аңлау пьеса геройларында тирән кичерешләр кузгата. Бу алымга нигезләп иҗат ителгән әсәрләрнең берсе төсендә Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасын күрсәтергә була. Ул — уңышлы мисалларның берсе. Ләкин бу алымга гына ябышып яту драматургияне ярлыландыруга китерер иде. Чөнки драматизм үзенең табигате белән үк кешенең үз эчке дөньясында туып үсүне һәм ачылуны да таләп итә. Ягъни, шәхеснең үз хаталарын яки кимчелекләрен аңлаудан, тормыш серләрен төшенүдән, авыр ситуацияләргә, еш кына хәтта фаҗигале хәлләргә эләгүдән туган эчке кичерешләр тирән дә, мәгънәле дә, көчле дә була. Драматик кичерешләр никадәр үткен булса, эчке тетрәнү һәм яңарыш кичергән характерның үсешен, алга китешен күрү һәм аңлау да шул кадәр үк гыйбрәтле төс ала. Мондый төр драмалар бездә элек- электән аз языла. Драматизмның бу төренә яраклы конфликт табу һәм шуны әсәрнең нигезенә сала белү — авыр һәм зур осталык сорый торган эш. күрәсең. Соңгы вакытта драматургларыбыз, шундый төр пьесалар биреп, бу жанрның сизелерлек алга китүенә булыштылар. Яшь драматург Диас Вәлиевнең "Дәвам» драмасы конфликтның менә шул төренә нигезләнгән. Бу аның олы сәхнәгә менгән икенче пьесасы. «Намус хөкеме» исемле беренче драмасы Татар дәүләт академия театрында барган иде. Ә «Дәвам» Казанда Рус зур драма театрында һәм «Сиңа тормыш бүләк итәм» дигән исем астында Мәскәүнең Ермолова исемендәге театрында зур уңыш белән бара. Бу драманың мөһим үзенчәлеге шунда, автор материалны бүгенге тормыштан алган, бүгенгә хас булган конфликт җирлегендә заман геройларын сурәтләп, җәмгыятебез үсешенең безнең көннәрдә туган актуаль мәсьәләләрен күтәргән. «Намус хөкеме»н- дә проблематика мораль-этик мәсьәләләрне үз эченә ала иде. «Дәвам» драмасында исә социаль-политик, хезмәт һәм әхлак проблемаларының үзара тыгыз бәйләнештә алынуын күрергә мөмкин. Драмага автор материалны яңа зур төзелештән алган. Ул атаклы КамАЗ төзелеше дип кабул ителә. Хикмәт, әлбәттә, драмадагы вакыйгаларның тарихи һәм географик урынын билгеләүдә түгел. Шулай да республикабыздагы һәр яңалык һәм һәрбер хезмәт казанышы белән горурлана торган патриотлар өчен монысы да бөтенләй үк әһәмиятсез дип әйтеп булмый. Үзәк конфликт төзелештә яңа, прогрессив методларны тормышка ашыру өчен алып барылган көрәш төсендә оеша. Бу көрәштә партиянең шәһәр комитеты секретаре Саттаров, инженер Сатынский, эшче кыз Алсу, баш механик Дунаев, директор урынбасары Дания Әхмәдуллина һ. б. алдынгы көчләрне гәүдәләндерәләр. Гоголев, Саликова кебекләр кай- берәүләрнең йомшаклыкларыннан, вакытлы кыенлыклардан оста файдаланып, тормышта үз мәнфәгатьләре өчен генә яшәргә омтылалар. Әсәрнең үзәгендә Байков һәм Саттаров образлары тора. Гәрчә пьеса нигездә Байков драмасы буларак уйланылган булса да, сюжет сызыгында боларның кайсына булса да өстенлекне бирү кыен. Гигант төзелеш җитәкчесе Байков — күпчелек сыйфатлары белән уңай тәэсир калдыра торган кеше. Үзенә ышанып тапшырылган эшне ул һәрнәрсәдән югары саный, мөкатдәс бер нәрсә итеп карый. Юк, ул гади бер карьерист кына түгел. Үз тормышын һәм талантын яңа тормыш төзүгә багышлаган акыллы, каты куллы бу кеше мондагы төзелешне үзенең хезмәт баскычындагы иң югары басма дип, үзе өчен «соңгы тургай җыры» дип атый. Бу төзелештә ул фидакарьләрчә эшли, бүтәннәрдән дә шундый ук фидакарьлек таләп итә. Шул ягы белән ул соклангыч, шул ягы белән уңай герой. Ләкин тиңе булмаган гигант масштаблы төзелеш күп кенә. мәсьәләләрне яңама хәл итә белүне сорый. Менә б/ яктан инде Байков характерында консерватив сыйфатлар калкып чыгалар. Тезелешне ул искечә. күнегелгән методларга таянып оештырырга ниятли. Мондый зур эшкә һич ни дә кызганыч булмаска тиеш дип уйлап, ул хөкүмәттән өстәмә рәвештә зур-зур суммалар сорап ала. Кайбер очракларда, төзелешнең көндәлек мәшәкатьләре, вагы-төяге белән мавыгып, төп мәсьәләләрне дә күздән ычкындыра. Тагын да бер җитешсезлеге шунда, Байков производствога җитәкчелек итүнең прогрессив алымнарын, алдынгы методларын күреп бетерә алмый, аларны дәрес бәяли белми. Сатынскийның беркадәр тәвәккәллек сорый торган, аның каравы, киләчәге зур булган техник тәкъдименә ул игътибар бирел җиткерми. Менә шулар җирлегендә ул Саттаров белән, Дунаев һәм Әхмәдуллиналар белән каршылыкка керә. Саттаровның язмышы көтелмәгән үлем белән бетә. Шулай булуга да карамастан ул — пьесадагы иң якты фигуралардан берсе. Аның характерына хезмәт иясенең тормышын яхшырту, коммунизм идеалларын тизрәк якынайту өчен көрәшкә ахыргача бирелгәнлек хас. Шәхси тормышына кул селтәү, үз мәнфәгатьләре турында кайгыртмау, ягъни аскетлык Сатта- ровны образ буларак көчсезләтми, киресенчә, аның характер бөтенлеген тулырак күрсәтү өчен хезмәт итә. Партиянең шәһәр комитеты секретаре Саттаров драматургиябез өчен яңа, оригиналь образ. Бу образны сурәтләү алымнары ягыннан да яшь драматург үзенчәлекле эш йөртә. Саттаров баштарак әле ничектер вакыйгалардан читтәрәк торган шикелле тәэсир туа. Сатынскийның тәкъдимен күңеле белән кабул иткәч тә әле ул мәсьәләне өйрәнә, төрле якларын ачыклый. Иң беренче, аңар Байковның мөнәсәбәтен көтеп тора. Бу табигый дә, чөнки Саттаров белеме буенча инҗенер түгел, ахыргы сүзне ашыгып әйтү аңар килешми. Ләкин инде төзелеш процессында үзенең, ягъни партия оешмасының катнашы кирәк моментны күреп-аңлап алгач, Саттаров бөтен темпераменты һәм принципиальлеге, кыюлыгы белән көрәшкә ташлана. Бу — якынча пьесаның икенче яртысыннан гына башлана. Аның каравы, вакыйгаларның бу өлешендә Саттаров гаять актив, ул үзәктә тора, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт җепләренең күпчелеге аңар килеп бәйләнә. Төп конфликт та шунда гына тәмам оешып бетә. Ләкин драманың беренче яртысын да хәрәкәт үсеше ягыннан сүлпән дип әйтеп булмый. Арткы пландарак булып күренгән, әмма асылда тел конфликтның оешуыңда зур роль уйнаган образлар һәм коллизияләр ярдәмендә автор тамашачыны олы конфликтны кабул итәргә хәзерли. Инженер Сатынскийның төзелешне күл мәртәбәләр тизләтәчәк һәм арзанайтачак проекты. тар ведомствочылык интереслары күзлегеннән карап аңар Гоголевның каршы чыгуы, бу бәхәстә һәм бәрелештә Качаева- ның урталыкта калуы, шуннан туган эчке кичерешләре ышандырырлык сурәтләнеш тапкан. «Дәвам» — асылда Байков драмасы, җитәкчелек итүнең, хезмәтне оештыруның яңа методларын, заман таләпләрен тиз генә аңлый алмыйча хата җибәргән, Саттаровның фидакарьлеге һәм үлеме нәтиҗәсендә дөрес юлга басарга тиешле кеше драмасы булып чыга. Бу әсәрнең төп идея-художество кече һәм новаторлыгы менә шунда. Шушы уңай белән А. П. Авдеевның «Советская Татария» (1972 ел. 1S декабрь) газетасында чыккан рецензиясенә тукталып үтәсе килә. Рецензент әсәрдәге конфликтны Байков белән Саттаров арасындагы бәрелешкә, субайлар мәсьәләсенә кайтарып калдыра. Бу — проблеманы бик тә гадиләштереп һәм тарайтып аңлату. Конфликт монда, алда әйтелгәнчә, тирәнрәк тә, киңрәк тә. Ул пьесаның буеннан- буена бара. «Дәвам» драмасы һәртөрле кимчелекләрдән азат булган әсәр түгел, билгеле. Шул ук рецензиядә бу пьеса буенча куелган спектакльгә беркадәр пессимизм, минорный тон хас булуы әйтелгән. Чыннан да шулай, бу драматургии материалда ук бар. Ул хәтта пьесаның жанр үзенчәлегенә дә зыян китермиме икән әлеП Автор әсәрен «героик драма» дип атаган, һәм күпчелек урында бу жанрга хас югары стиль сакланган да. Гомумән алганда, пьесага эпик киңлек, масштаблылык хас, фикер тирән, сюжет үстерелешендә дә, диалогларда да киеренкелек сизелә. Уңай геройларның гомуми эшкә, дәүләт һәм халык эшенә ахыргача бирелгәнлеген төрле характерлар ярдәмендә, төрле планда ачу уңышлы чыккан Шул үк вакытта героик драмага хас булырга тиеш ле стильнең ахыргача сакланмавын да танырга кирәк. Соңгы елларда сәхнәгә менгән һәм уңыш казанган әсәрләр арасында Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» дип аталган драмасы да бар. Алынган проблемасы белән дә, темасы ягыннан да пьеса актуаль. Ул укытучыларга багышланган. Бу мактаулы, җаваплы һәм авыр профессия кешеләренә дан җырлау нияте белән язылган. Драманың проблемасын — гаделлек һәм хәкыйкатькә тугрылык дип билгеләргә мөмкин. Суз хезмәттә дә, үзара мөнәсәбәттә дә, балалар тәрбияләүдә дә. мәхәббәт мәсьәләләрендә дә намуслы һәм гадел булу турында бара. Тормышта ялган урын алмасын, тәрбия эшендә фальшьның эзе дә булмасын, сөешүдә риялану булмасын—тәҗрибәле укытучы Хәят Газизовна да, яшь кыз Мершидә дә менә нәрсә өчен көрәш алып баралар. Бу көрәштә олы яшьтәге Хәят Газизовна яшьләргә хас романтик омтылыш, активлык үрнәкләре күрсәтә. Мәсәлән, аның сугыш батырларына куелган һәйкәл янында факель кабызу өчен утны шәһәрдәге олы факельдән, изге уттан кабызып алып кайтырга тәкъдим итүе шул хакта сөйли. Вэкыт-вакыт хәтта аңар яшьләрчә җиңеллек, наянлык та хас (аның мәктәп директорын бүлмәсенә бикләп куюы күренешен мисалга алырга мөмкин). Болар нигездә ышандыра, болар образны җанландыра һәм аның уңай сыйфатларын үтемлерәк итеп чагылдыра торган детальләр һәм табышлар. Ә асылда самимилеге белән сокландыра торган, яшьлекнең гүзәл якларын, сафлыкны үзендә туплаган Мөршидә исә урыны-урыны белән җитди һәм акыллы була белә. Аның үз эшенә мөнәсәбәте, коллегаларына һәм балаларга, тәрбия мәсьәләләренә карашы өлгерә барган саен, образ тулылана, характер бөтенәя. X. Вахит драматургиясенә бер үзенчәлек хас. Аның иҗаты мажор тоннарга, якты буяуларга бай. Автор моңар ирешү өчен һәр вакыт дип әйтерлек мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә, пьесаларында үзәккә яшьләр образларын куя. Ләкин драматург бервакытта да диярлек мәхәббәтне ялгыз гына, үзен генә алмый. Ягъни, ул мәхәббәт вакыйгаларыннан сюжет кору, коллизияләр тудыру өчен файдаланса да, бу аның асыл теләге дә, төп максаты да түгел. Ул мәхәббәт ситуацияләре ярдәмендә алдынгы хезмәткә. матур мөнәсәбәтләргә, тормышыбыздагы яңалыкларга, уңай геройларга дан җырларга омтыла. (Бу омтылышы ни дәрәҗәдә сәнгатьчә камиллек табадыр, анысы икенче мәсьәлә.) Без тикшерә торган әсәрдә дә шуны ук күрергә мөмкин. Драматург хаклык, гаделлек, дөреслек өчен көрәш темасын мәхәббәт проблемасы белән органик бәйләнештә бирергә тырыша. Мәхәббәт проблемасы, дидем. Чыннан да, ул драмада проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәрнең исеме үк шуңар ишарә ясый. «Мәхәббәтең чын булса» дигән исем, миңа калса, Мөршидә һәм Таһирның бер-берсенә булган көчле мәхәббәтләрен генә түгел, ә Хәят Газизовна, Нурислам, Мөршидә һәм Мәликәләрнең үз профессияләренә, балаларга булган олы ярату хисен дә аңлата. Гаҗәп хәл, ләкин нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүдә әсәргә ачыклык җитеп бетми. Драманың, аның буенча куелган спектакльнең гомуми уңышын һәм популярлыгын тулаем һич тә кире какмаган хәлдә, бу кимчелек хакында да ачык итеп әйтергә кирәк. Мәсьәлә шунда: драманың соңгы күренешләрендә ике хис: шәхси интереслар һәм иҗтимагый мәнфәгатьләр кирәкмәгән төстә үзара каршылыкка кертелә. Дөрес, драматург белән бер мәсьәләдә килешергә кирәк: совет кешеләренең гүзәл сыйфатларыннан берсе дә шунда, алар кирәк булган вакытта гомуми эш өчен, югары идеаллар өчен шәхси теләкләрен йөгәнли дә, корбан итә дә беләләр. Әйе, кирәк булган вакытта) Ләкин безнең җәмгыятебездә шәхси теләкләр белән иҗтимагый интересларның ярашуы өчен мөмкинлекләр гаять күп. Шуңа күрә дә андый үзара бәрелеш булган очракның сәбәпләрен, конкрет чагылышын бик ныклап нигезләргә кирәк. Бу драмага менә шул җитми. Драматургның теләген аңлау кыен түгел. Ул укытучы һөнәренең авыр һәм җаваплы булуын, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм мактаулы һөнәр икәнен тамашачыга тулырак җиткерергә тели. Хәят Газизовна һәм Нурислам кебек, яшь буынны тәрбияләү эшенә гомерләрен һәм талантларын багышлаган кешеләрнең фидакарь хезмәтен үтемле итеп күрсәтергә тели. Кабатлап әйтәм, көчле мәхәббәт һәм җәмгыять каршындагы бурычның үзара конфликтка керү очраклары да булырга бик мөмкин. Ләкин безнең җәмгыятебездә мондый конфликт- ның да шәхеснең үз интересларына зарар килмәслек, шул ук еакытта җәмгыять каршында, халык алдында бурычларын намус белән үтәрлек теста хәл ителү мемкинлекләре гаять зур. Автор менә шул мөмкинлекләрне исәпкә алып бетермәгән. Драмадагы логика буенча барсаң, нәрсә килеп чыга? Яхшы укытучы һәм үз профессияңнең серләренә төшенеп җиткән тәрбияче булыйм дисәң, үз тормышыңа игътибар итмә, шәхси тойгыларыңны йөгәнлә, янәсе. Нәтиҗәдә, әнә. Хәят Гази- эовна кебек, кияүгә чыкмыйча, гаилә рәхәте күрмичә, аның каравы, халык мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп, үз укучы- ларыңнан хатлар алып, аларның уңышлары белән горурланып яшәрсең. Яки батыр фронтовик Нурислам кебек, балалар белән булу, еларга дәрес бирү рәхәтен тату өчен, һәр көн җиде километр араны үтеп күрше авылга йөрерсең. Мәликә шикелле, ир-ат иркәләвенә сусап гомер кичерерсең. Шәхси интереслар һәм профессиягә мәхәббәт хисен капма-каршы куеп, Хәят Газизовна, Мәликә, Мөрши- дәләрне гаилә рәхәтлекләреннән ваз кичкән кешеләр ясап, автор, үзе телиме- юкмы, укытучы эшен берьяклы күрсәтә, аны авыр хезмәт төсендә генә тәкъдим итә. Ахыр чиктә, укытучы хезмәтендә шәхси интересларны тулы канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр аз икән дигән ялгыш фикергә илтә торган бәхәсле концепция туа. Шунысы да гыйбрәтле: проблеманы болай хәл иткәндә уңай геройларның характер бөтенлегенә дә зыян килә. Таһирның тәкъдименнән баш тарту күренешләрендә Мөршидәнең үз-үзен тотышында ясалмалылык көчле. Ә Таһирны карагыз инде! Сөйгән кызы алдына нинди таләп куя уп: я бүген мин сине алып китәм, яки беркайчан да без бергә була алмаячакбыз (?!). Ни өчен? Чөнки Таһир үзалдына хәзер үк ойләнергә дигән максат куйган. һәм ул моны эшләячәк, Мөршидәне булмаса, бүтән кЫз алачак. Ә бит үзе, имеш, Мөршидәне шашып соя. Шулай итеп, пьесаның соңгы күренешләрендә тотнаксыз бер егет күз алдына килеп баса. Гаҗәбе шунда. Таһирның анасы урынында калган, аны тәрбияләп, кеше иткән Хәят Газизовнага, аның үз профессиясенә булган мөнәсәбәтенә һөҗүм ясап сөйләгән сүзләре әсәрдә тиешле отпор алмый. Яки Мөршиденең Таһирдан баш тартуының сәбәбен карагыз. Имеш. Таһир хезмәткә бара торган җирдә татар мәктәбе юк икән, Мөршидә татар телен һәм әдәбиятын укыта алмаячак. Димәк, укытучы буларак ул үзүзен югалтачак. Шактый ясалма киртә! Шәхси тормышта уңайсызлыклар һәм бәхетсезлекләр, җәмгыять интереслары өчен шәхси теләкләрен корбан итәргә әзер булу алда карап узган «Дәвама драмасындагы кайбер геройларга да хас дигән идек. Мәсәлән, Әхмәдуллина, Саттаров образларында шул күренә. Ләкин бу персонажларның аскетлыгы аклана һәм ышандыра. Аннары ул вакытлы бер күренеш итеп сурәтләнә. Аскетлык геройларның характерын бөтенәйтә, аларны бизи. Ә Мөршидә характерын бизәргә тиеш дип уйланыпган аскетизм хакыйкатькә зыян китерә, уңай геройларның эш-хәрәкәтендә ясалмалылык тудыра. Театрда бу тенденция тагын да көчәйтелгән. X. Вахит — актив һем эзләнүчем драматург. Ул тормышның төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, мораль-этик проблемаларның яңадаи-яңа якларын күтәрә. Драматург тагын бер әсәр өлгертте. «Давыл» исемле бу драмадагы вакыйгалар водолазлар тормышыннан алынган. 3—4 ел элек салган кабель өзелеп электр тогы килми башлагач, зур завод эштән туктала. Шунда менә әсәр геройлары мораль сынау алдында калалар. Бу эшне үз вакытында тиешенчә эшләмәгән Мостафа һем Надирләр генә түгел, өзелгән кабепьгә катнашлары бупмаган яшь инженер Заман да, студентка Солтания дә, водолазларның хәзерге старшинасы Мансур да намуслылык һәм батырлык сынавын үтәргә тиеш булалар. Сынаудан соң берәүләр (Нәдир, Мостафа, Мансур, Солтания) гражданин буларак үсеш баскычыннан югары күтәрелсәләр. икенчеләргә бу эш тормыш юлындагы үтел чыга алмаслык киртәгә өйләнә. Бигрәк тә Нәдиргә бу сынау тирән газаплар, икеләнүләр аша совет кешесенең, коммунистның яшәү принципларын, мораль кагыйдәләрен тирәнрәк аңлап үзләштерергә ярдәм итә. Геройларның настроеииесен һәм характер үзенчәлекләрен бирүдә, психологик күчешләрне, эчке кичерешләр агышын чагылдыруда драмага җентекләп эшләнү хас. «Давыл» — драма жанрында һәм бүгенге теманы, көн геройларын үзләштерүдә X. Вахитның чираттагы уңышы. Актуаль темага багышланган булуы һәм характерлар тирәнлеге белән Аяз Тыйләҗевнең әлегә кулъязма хәлендәге «Җан җылысы» дип аталган драмасы да аерылып тора. Вакыйгалар нефтьчеләр тормышыннан алынган, шундагы кешеләрнең образларын чагылдыра. Ситуациясе беркадәр Т. Миңнуллинның «Нигез ташлары» пьесасын хәтерләтә: ата-ана йортына балалары җыйнала (һәр ике әсәрдә дә болар— дүртәр ир туган). Шунда хезмәт һәм яшәү принципларын аңлау тирәсендә конфликт-бәхәс куба. Берәүләрнең хата карашлары кире кагыла, дөрес принциплар раслана. Ләкин А. Гыйләҗев һич тә кабатлау юлыннан бармый. Аның материалы да бүтән, конфликтны хәл итү алымнары да шактый үзгә. Хезмәткә һәм халык байлыгына дөрес мөнәсәбәт, хуҗаларча караш булдыру, социалистик производствога акыллы җитәкчелек итү, әхлак нормаларын саклый белү кебек мәсьәләләр драмада урынлы куелган. Персонажларның күпчелеге үзенчәлекле. Таймас карт белән Сабира әбидән башлап, алар- ның һәр улы, хәтта кечкенә оныклары Лилия хакында да, образ буларак, билгеле бер төшенчә туа, аларның характер үзенчәлекләре төсмерләнә. Эре масштабтагы җитәкче Госман Шабановның шәхес буларак үсә-үзгәрә башлавы. Мирхәтнең тормышка җиңелчә караштан котыла һәм җитдиләнә баруы шулай ук ышандыра. Драматургның табышы да асылда шушы ике образга кайтып кала түгелме икән әле. Чөнки драма Госманны, ул таяна торган принципларның хаталыгын фаш итүгә юнәлтелгән. Шушы яктан әсәрдә алда искә алынган «Дәвам» драмасы белән яңгыраш моментлар да бар. Тагын да бер образны сурәтләү принциплары ягыннан А. Гыйләҗев әсәре Д. Вәлиевнеке белән аваздаш. Сүз партком секретаре Урал Шабанов образы турында бара. А. Тыйләҗевнең партия җитәкчесе образын сурәтләүгә алынуын хупларга кирәк. Чөнки, бердән, безнең сәхнәгә нәкъ менә шундый геройлар җитми. Икенчедән, мондый олы һәм җитди эшкә тотынуы драматургның үз иҗатында тагын да җитлегә, тирәнәя баруы турында сөйли. Сүз уңаенда, драматургларның һәм, гомумән, язучыларның игътибарын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә. Соңгы елларда язылган әсәрләрдә бер коллизия бик тә еш кабатлана башлады. Сүз табигатьне саклау турында бара. Бу бик аңлашыла торган нәрсә. Табигатьне саклау эшен партиябез дәүләт интересы дәрәҗәсенә күтәрде, һәммәбезнең бурычы итеп куйды. һәм бу проблеманың сәнгать әсәрләрендә чагылуы бик тә табигый. Безне мәсьәләнең икенче ягы борчый. Бу көрәштә (сүз әсәрләрдә чагылган көрәш турында бара) нефть эше җитәкчеләре һәм производство кешеләре тискәре позициядә торучылар итеп, ә колхоз кешеләре уңай геройлар итеп кенә сурәтләнә. А. Гыйләҗев әсәрләрендә, дөрес, уңай геройлар да шул ук нефтьчеләр («Җан җылысыян- да, мәсәлән, шулай). Ләкин күпчелек очракта, әйткәнемчә, нефтьчеләр — тискәре, крестьяннар уңай герой итеп бирелә. Р. Төх- фәтуллинның асылда кызыклы эшләнгән «Тургай» пьесасында бу бигрәк тә ачык куелган. Мондый коллизияне каткат һәм бертөрле генә формада кабатлау, бердән, үзе үк шәп түгел. Чөнки кабатлау сәнгатьне баетмый. Икенчедән, тарихи хакыйкатьне тулы чагылдыруга да зыян килә. Ә бит нефть промышленностеның кызу темплар белән үсүе республикабыз экономикасын тамырдан үзгәртү белән генә калмады. Шул ук районнарда яшәүче кешеләрнең көнкүрешен, яшәү шартларын үзгәртү белән генә дә чикләнмәде. Ул кешеләр психологиясенә зур йогынты ясады. Колхозларның хуҗалык итү практикасына, хезмәтне оештыру традицияләренә көчле тәэсир итте. Боларны югарыда әйтелгән коллизия ярдәмендә генә чагылдырып булмый. Димәк, яңа конфликтлар, яңа коллизияләр эзләргә кирәк. Яңа геройлар кирәк. Соңгы елларда Туфан Миңнуллин ифрат нәтиҗәле эшли. Академия театрында аның «Диләфрүзгә дүрт кияү» исемле водевиле, Республика күчмә театрында «Уйланыр чак» исемле һәм әле күптән түгел генә «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесалары куелды. Татарстан китап нәшрияты драматургның ике пьесасын аерым китап итеп бастырып чыгарды. 1972 елда «Казан утлары» журналында аның «Ир егетләр» драмасы басылды. Тематик яктан да, материал эзләп, тормышның яңадан-яңа өлкәләренә мөрәҗәгать итүе ягыннан да, Т. Миңнуллин үз- үзен кабатлый дип булмый. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында комсомол работникларының тынгысыз хезмәтен үзәккә куеп сурәтләгән пьеса да, яңа әхлак нормаларының ничек итеп үзләренә юл яруларын күрсәткән әсәр дә, укытучыларның тын- гысыэ эшчәнлегенә багышланган драматик хикәя дә, бүгенге колхоз яшьләрен якты буяуларда тасвирлаган, кайбер кимчелекләрдән күңелле итеп иелгән водевиль дә бар. Т. Миңнуллин сәхнәне сизгер тоя. ул характерлар тудырырга оста. Болар бигрәк тә аның комедияләрендә ачык күренә. Драмаларында да ул комик һәм сатирик типларны тормышчан һәм җанлы ител, шактый тапкыр сурәтли. Мәсәлән, аның -Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле шаянлыкка, уен-көлкегә, җорлыкка байлыгы, характерлары ачык беленеп торуы, кызыклыгы белән укучының һәм тамашачының игътибарын яулап алды. Шул ук вакытта Т. Миңнуллин драматик характерлар иҗат итү елкәсендә дә эзләнүләр алып бара. Бигрәк тә аны заманыбызның үзәк геройлары, әйдәүче геройлар, алдынгы кешеләрне гәүдәләндерүче образлар кызыксындыра. Дерес, монда аңар бөтенесе дә ансат кына бирелми. Уңышлар аерым кыенлыклар белән аралашып килә, барысы да автор уйлаганча килеп чыкмый. Мәсәлән, бу яктан аның «Ир егетләр» кебек вакытында матбугат битләрендә мактау мәкаләләре һәм рецензияләр күргән пьесасы шактый гыйбрәтле. Сүз дә юк, әсәр нигездә уңышлы язылган, аның буенча куелган спектакль һәм драманың «Казан утларыинда (1972 ел, 9 сан) басылган әдәби варианты тамашачыларны һәм укучыларны тәрбияләүдә уңай роль уйный. Ләкин зур сәнгать югарылыгыннан торып караганда, пьесага кайбер кимчелекләр дә хас булуын күрмәү мөмкин түгел. Заман каһарманының гүзәл образын күрсәтү максаты белән язылган драмада Мәрвән образы тиешенчә ачылып бетмәгән. Ул, гомумән алганда, декларатив һәм статик. Чыннан да, әсәрдә Мәрвән үзенең эчке рухи көче, оештыру сәләте, әхлак принципларының гүзәллеге белән ачылып китәрлек күренеш бармы? Асылда геройның уңай сыйфатлары электәге фронтовик дусты, эчкече Әхтәмне дөрес юлга бастыруда гына күренә түгелме? Ә бу. үз чиратында, вакыйгаларда Әхтәм образының кирәкмәгән дәрәҗәдә урын алуыннан кило. Әйе. болей да булырга мөмкинәгәр дә автор Әхтәмнең җәмгыятькә файдалы юлдан тайпылып, эчкечелек сукмагыннан кереп китүен, шуның аяныч нәтиҗәсен, эчке фаҗигасен, драматизмын күрсәтүне максат итсе һәм күрсәтә алса, ифрат та шәп булыр иде. Ләкин бу эшләнмәгән. Шуның аркасында бер исерек баш белән кирәкмәгән төстә артык булашу, аны игътибар үзәгендә кирәгеннән артык тоту килеп чыга. Мин үзем сәхнәдә һәртөрле исерекләрне, бушбугазларны, кеше исәбенә рәхәт яшәргә омтылучыларны, хезмәттән читләшүчеләрне үзәккә куеп, шуларны төзәтү белән вакыт уздыруга, уңай геройларның күркәм якларын шул җирлектә генә ачарга тырышуга шикләнеп карыйм. Ә менә драматургның соңгы әсәре — «Үзебез сайлаган язмыш» бу яктан, ягъни уңай геройны сурәтләү ягыннан, җитди уңыш дип каралырга хаклы. Бу драмадагы вакыйгалар үзәгенә омтылышлары һәм яшәү принциплары һәркем өчен аңлаешлы һәм ачык булган, олы максат хакына көрәшкә атлыгып торган герой образы куелган. Ул — мәктәп директоры Илгиз "уктаров. Нурия кебек намуслы укытучылар ярдәмендә Илгиз Каримович мәктәп тормышындагы искә тәртипләргә каршы көрәш ача. Әмма традицияләр көчле, аны яклаучылар һәртөрле әшәкелектән дә баш тартмыйлар. Бу көрәш юлында мәктәп директоры алдына күл киртәләр корыла. Аны хәтта директорлыктан алалар, ул моннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Шулай да мораль җиңү Илгиз Керимович ягында кала. Соңгы елларда водевиль жанрында да әһәмиятле әсәрләр барлыкка килде. Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» исемле алда искә алынган водевиле Академия театрында уңыш белән бара. X. Вахитның аннан алда сәхнә күргән ■Күк капусы ачылса» водевиле дә репертуарда уңышлы саклана. Болар басылып та чыктылар. 1972 елда тагын да бер водевиль — Илдар Юзеевның -Бөркетләр кыяга оялый» дип аталган әсәре «Безнең сәхнә» җыентыгында басылды. Ул аңарчы Республика күчмә театрында уңыш белән барган иде. Шулай итеп, водевиль жанры соңгы вакытта сизелерлек баеды. X Вахит водевиль авторы буларак, сюжет үстерелешен көтелмәгәнчә борып җибәреп вакыйгаларны кызыклы төзеп яза. Т. Миңнуллин, алда әйтелгәнчә, үз әсәрендә талкырлык, җорлык, шаянлыкка киң урын бирә, характерларны җанлы сурәтли, шуның белән уңышка ирешә. И. Юэеев исә водевильгә романтик картиналар кушыл җибәреп, үз фикерен тулырак вйтеэ бирергә омтыла. Дерес. И. Юзеев әсәрендә әле романтика һәм реальлек үзара йомшаграк бәйләнгән. Гелүс белән Нәзни- нәнең тормышка мөстәкыйль сукмак салу уена килүләрендә логик эзлеклелек җитенкерәми. Вакыйгалар агышы да, җанлы ситуацияләр дә түгел, ә авторның романтик омтылышы аларны күбрәк шушы фикергә китерә. Шулай да мондый эзләнүләрдән баш тартмаска кирәк. Бәлкем И. Юзеевка эзләнүләрен башка жанрларда да алып барыргадыр?! Мәгълүм булганча, ул — романтикага һәм драматизмга бай поэмалар авторы. Шагыйрь каләмен романтик драмалар һәм трагедияләр өлкәсендә дә сынап караса, сәхнә сәнгатенең яңа мөмкинлекләреннән файдалану осталыгы белән дә куандырырга бик мөмкин. Романтик драма димәктән, бу жанрда әсәрләр бездә гаять сирәк иҗат ителә. Ә бит романтика сәхнә сәнгатен баетуда гаять әһәмиятле роль уйный ала. Әлбәттә, суз революцион романтика турында бара. Олы фикерләрне, зур идеяләрне тамашачыга җиткерүдә романтик драманың үз чаралары һәм алымнары бар. мөмкинлекләре зур. Рухландыргыч патетика, гүзәл пафос сәхнә өчен гаять кыйммәтле, андый пафосны, патетиканы, романтик күтәренкелекне тамашачы бик тә уңай кабул итә. Моның ачык мисалы итеп соңгы еллар романтик драматургиясенең казанышла- рыннан санала алырлык әсәрне — Әхсән Баяновның «һәйкәл» драматик повестен күрсәтергә була. Ул менә ничә ел инде Минзәлә театрының репертуарын бизи. «Казан утларыьның 1973 елгы 10—11 саннарында әсәр басылып та чыкты. Автор белән аның жанрын билгеләү мәсьәләсендә бәхәсләшергә, «ул күбрәк драматик поэма дип аталырга тиеш түгелме» дигән характерда сүзләр куертырга да мөмкин булыр иде. Ләкин төп хикмәт анда түгел. Әсәр үзенчәлекле булуы, романтик характерлы, катлаулы фикерләргә байлыгы, мәсьәләне тирән куя белүе белән игътибарга лаек. Әгәр дә инсценировкалар турында бер сүз дә өйтелмәсә, мәкалә тулы булмас иде. Соңгы еллар драматургиясе һәм театры бу жанр исәбенә шактый баеды, һәм сыйфаты, һәм хәтта формасы ягыннан да. Бу бер бездәге күренеш кенә дә түгел. Танылган театр белгече А. Бояд- жиев, мәсәлән, бу күренешнең үз закончалыкларын ачарга омтылыш ясап, инсценировкаларга актив мөрәҗәгать итүне хәзерге сәхнәнең уңай бер үзенчәлеге төсендә билгели («Театр» журналының 1973 елгы 7 санында басылган «В чем новая сила сцены?» исемле мәкалә). Проза әсәрләрен (бигрәк тә повестьларны) сәхнәләштерүнең активлашуын һәм милли театрыбыз өчен уңай йогынтысы барлыгын без дә шикләнмичә әйтә алабыз. Соңгы ике-өч елда гына да Г. Камал исемендәге театрда куелган һәм уңыш казанган өч инсценировканы атап китәргә мөмкин. Болар—Ш. Камалның «Акчарлаклар» (инсценировка авторы Г. Ахунов), М. Әмирнең «Агыйдел» (сәхнә вариантын автор үзе үк язган) һәм Гариф Ахуновның «Чикләвек теше» (инсценировканы авторның якыннан булышлыгы белән Ә. Зарипов һәм Р. Хаҗиәхмәтов эшләгән) исемле повестьлары. Бигрәк тә соңгы икесе тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Шул ук вакытта аерата «Чикләвек төше» спектакленә һәм аның нигезенә салынган инсценировкага төрле, вакыты белән хәтта каршылыклы фикерләр дә әйтелде. Шушы уңай белән сәхнә әсәренең һәм спектакльнең гомуми әһәмиятен тикшергәндә һәркем өчен дә ачык булган бер хакыйкатькә игътибар итеп бетермәү күзгә ташланды. Ул да булса, анализны әсәрнең төп героен ахыргача билгеләмичә башлау. Чыннан да, «Чикләвек төше» спектаклендә үзәк геройның кем булуы ачык шикелле. Ул — Рокыя. Әгәр дә шуны таныйбыз икән, спектакльдәге соңгы күренешләрнең кирәклеге турындагы бәхәсләр үзеннән-үзе төшеп кала. Спектакль Рокыяның мещанлык баткагыннан акрынлап котылуы һәм актив тормышка яраклы кеше булып җитешүе турында сөйли. Игътибар иткәнсездер: беренче күренешләрдә сәхнәдә сары бәрхет материал тугланып йөри. Бу — алтынны гәүдәләндерә. зиннәткә чумган мещанлыкны гәүдәләндерә торган деталь. Сары бәрхет башта күзләрнең явын алып өстәлгә килеп кунаклый, тора-бара Рокыянең гәүдәсенә сылана башлый. Бәрхеттән күзен ала алмыйча көзге алдында күпме бөтерелмәсен. Рокыя үзендә аны бер як читкә алып ташларлык көч таба, ягъни әти-әнисе үгетләгән тормышка кул селти. Бу деталь режиссер тарафыннан бик оста эшкә җигелгән, спектакльнең төп фикерен тамашачыга тулырак җиткерүгә ярдәм итә. Әлбәттә, бәрхеттән баш тарту гына әле мещанлыкның бөтен начарлыкларыннан да котылдым дигән сүз түгел. Рокыяга тормыш сукмагыннан лаеклы төстә атлап китәрлек дәрәҗәгә җитү өчен күп кенә сынаулар үтәргә туры килә. Монда аңар хәлиткеч тәэсирне Халикъ Саматов ясый. Соңгы күренешләр авторларга Рокыяның кеше буларак өлгерүен күрсәтү өчен кирәк. Электәге битараф Рокыя, тормышка үз гаиләсе тәрәзәсеннән генә карап өйрәнгән хатын, кристаллдай саф кеше һәм чын коммунист Саматовның үз гомерендә беренче кат ялгышуын аңларлык кеше булып җитешә. Ә повестьта үзәк герой Саматов бит, диярләр. Әйе, шулай. Жанр мөмкинлекләреннән оста файдаланып, язучы Г. Ахунов нык характерлы, идеалына турылыклы, авырлыклардан курыкмый торган, партия кая җибәрсә, шунда эш үрнәкләре күрсәтә алган уңай геройны тулы сурәтли, аны үзәк персонаж итеп алып, повестьтагы вакыйгаларның үзәгендә тотып тасвирлый. Ә инсценировка авторлары уртага икенче персонажны чыгарганнар. Бу аларга повестьтагы төп фикерне, үзәк идеяне сәхнә чаралары ярдәмендә әйтеп бирергә ни дәрәҗәдә ярдәм итә — бу хакта бәхәсләшергә дә, теләкләр әйтергә дә мәм- киндер. Анысы икенче мәсьәлә. Инсценировканы икенче берәү эшләсә, бәлкем үзәктә нәкъ менә Саматов торыр иде. Ә бәлкем хәзерге авторлар драманың үзәгенә драматизм һәм үсеш кичергән персонажны куйганда, үрнәк уңай геройны да тулы һәм ышандырырлык итеп сурәтләп була, дип уйлап эш иткәннәрдер! Бәлкем сәхнә сәнгатенең үз кануннары бу очракта шундый юлга басарга мәҗбүр иткәндер?! Бәлкем, бәлкем... Ләкин инде инсценировка эшләнгән, спектакль куелган һәм сүзне хәзер шушы конкрет сәнгать әсәре хакында алып барырга кирәк. Ә спектакльдә үзәк герой — Рокыя. Шул ук вакытта Саматоаның да роле гаять зур. Нәкъ менә Рокыяның үсеш процессы ышандырырлык һәм тулы ачылганга күрә дә, Саматов образы тормышчан да, әһәмиятле дә булып чыккан. Халикъның тормыш киртәләренә каршы, яшәү кыенлыклары белән алып барган көрәше Рокыяның үз-үзе белен көрәше яктылыгында чагылып, сәнгатьчә ышандырырлык һәм социаль яктан тирән мәгънәле төс ала. Уңай геройны сурәтләү принциплары ягыннан «Чикләвек теше» инсценировкасын «Ир егетләр» пьесасы белән үзара чагыштырып карыйсы килә. Чыннан да. Т. Миңиуллин әсәрендә дә Мәрвән уңай герой буларак Әхтәмнең үсеш «олы яктылыгында ачылырга тиеш дип уйланылган бит. Карый китсәң. Мәрвән кайсыдыр яклары белән Халикъ Саматовка да нык охшаган. Шулай да ул. образ буларак, Саматов кебек үк тулы ачылып, тамашачы күңелен үзендәге уңай сыйфатлар белән ахыргача яулап бетерә алмый. Ни өчен? Чөнки, алда әйтелгәнчә, үзәк герой роленә дәгъва иткән Әхтәм тулы ук ачылмаган, аның кеше буларак үсеш сызыгы ахыргача ышандырырлык сурәтләнмәгән. Ә «Чикләвек төшепндә, киресенчә, Саматов тормышчан авырлыклар белән көрәшә, төп «олыннан читкә тайпылмый торган булып күренерлек ситуацияләрдә хәрәкәт итә. Ул хатынын артык иркәләми дә. аны артык үгетләми дә шикелле. Ләкин Рокыя аңар тартыла, аңар хатын-кыз буларак та, иптәш буларак та, гомумән, кеше буларак ошарга тырыша. Чөнки көчле мәхәббәте аны шулай тотып тора, үстерә, кеше итә. Шул җирлектә Саматов та җанлы образ булып ачыла. Бу — бик тә әһәмиятле момент. Аерым бер инсценировканың яки пьесаның әһәмиятен билгеләүдә генә түгел, ә уңай герой иҗат итүдә конкрет драматургии принципларның үзенчәлеген, драматургия алымнарының закончалыкларын аңлау өчен дә ул гаять мөһим. Сүз җае туры килгәч, шул ук нәрсәнең «Агыйдел» спектаклен бәяләүдә дә зур әһәмияте барлыгын әйтергә кирәк. Монда үзәк герой ител Гаязны таныганда гына (ә ул — нәкъ шулай!) спектакльнең тел фикере дә, композицион үзенчәлекләре дә. образлар системасы да тиешенчә бәяләнәчәк. Ә инде үзәккә Ильясиы куеп анализлаганда, спектакль шактый ук берьяклы бәяләнгән булыр. Татарстан китап нәшрияты пьесаларны бастырып чыгару эшенә җитди игътибар бире. Хәзер, кагыйдә буларак, яңа әсәрләр сәхнәдә уйналганнан соң артык озак та үтмичә, укучылар кулына килеп керәләр. Соңгы бер-ике елда гына да күпчелек драматургларыбыэның яңа әсәрләре денья күрде: X. Вахитның «Күк к ап усы ачылса», Т. Миңнуллинның «Йөрәк янар өчен бирелгән», Р. Ишморатның «Гүзәл син, Хәят», Ш. Зәйнинең «Пьесалар». Ю. Әминевнең «Гөлҗәннәтнең җәннәте», С. Кальметоеиың «Шулай да була», Г. Рәхимнең «Яңа ал шатлыгы», «Безнең сәхнә» исемле пьесалар җыентыклары һ. 6. Өлкән драматург Н. Исәнбәт яңа җые«*тыгым төзеп нәшриятка тапшырды. Димәк, авторларыбыз иҗат иткән күпчелек сәхнә әсәрләре үз вакытында басылып чыга башII. «К. У • М 4. 161 лады дип әйтә алабыз. Бу, әлбәттә, бик куанычлы хәл. Шуның белән бергә сүз уңаеннан бер теләк тә белдерәсе килә. Бездә электәрәк матур бер традиция бар иде. Сүз СССР халыкларының иң яхшы драма әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгару турында бара. Шулай ук бөтен дөнья драматургиясенең иң матур үрнәкләрен вакытвакыт татар укучысына бирү. Соңгы елларда бу изге эш онытылып бара. Дөрес, проза һәм бигрәк тә поэзиядә ул билгеле бер күләмдә дәвам иттерелә. Ә менә драматургиядә алай түгел. Ә бит бөтен Союз тамашачысының һәм укучысының игътибарын җәлеп иткән иң яхшы драма әсәрләрен системалы төстә туган телебездә бастырып чыгару бик тә кирәк эш. Аларның безгә яңа образлар һәм яңа идеяләр алып киләчәге, башка халыклар тормышы белән таныштырачагы турында әйтеп тә торасы юк. Алар татар укучысында сәхнә әдәбиятына югары зәвык тәрбияләшәчәк. Аннан тыш бит бу эш үз милли драматургиябез үсешенә дә уңай йогынты ясар иде. Драматургиябезнең уңышлары, үсеш юнәлеше күз алдында. Хәлнең шулай торышында драматургия буенча 1968 елда КПСС өлкә комитеты уздырган киңәшмәнең тәэсире дә, көннең өлгергән мәсьәләләрен үзләштерү юлында драматурглары- бызның армый-талмый эзләнүләре һәм профессиональ осталыклары үсә баруы да, театрларыбызның бәрәкәтле эшчәнлеге дә, нәшрият һәм журнал редакцияләренең драматургиягә игътибарлары артуы да роль уйный. Иң мөһиме, партия Үзәк Комитетының «Әдәби ят-сәнгать тәнкыйте турында»гы карары, Татарстан өлкә комитетының шул карар нигезендә билгеләгән чаралары бу юнәлештә җитәкче кулланма булып торалар. Карар әдәби әсәрләрне бәяләүдә марксистик-ленинчыл принципларны кыюрак кулланырга, объектив һәм таләпчән булырга өйрәтә. Ә принципиальлек һәм таләпчәнлек драматургиянең һәм, димәк, театрның да сыйфатын күтәрергә булыша. Бүгенге көндә татар әдәбияты югары сәнгать позицияләреннән торып куелган таләпләргә җавап бирерлек драматургларга да, идея-эстетик дәрәҗәсе югары булган пьесаларга да ия. Алар киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеләчәк дигән ныклы өмет уяталар.