Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ЯПОНИЯ... НИНДИ УЛ?

ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ . әяхэтебез Владивосток шәһәрендә башланачагын "М ишеткәч, бик сөендем. Ул миңа бала чактан ук МниОЛ. I ' бик се₽ ле шәһәр булып тоела иде. Ерак Көнчыгыш... Иң кызыгы шунда: 31 декабрьда син Вла- tBEjMrq дивостокта дус-ишләрең белән Яңа елны каршы 'ЧГ'Ео алдың, ди. 1 январьда алар белән саубуллашып самолетка утырасың һәм ярты тәүлек очкач... 31 декабрьда Мәскәүгә килеп төшәсең. Биредә Яңа елны тагын бер кат каршы алырга мөмкин. Шуның өстенә әле ул планетабызда иң зур һәм иң тирән океан — Тын океан буенда урнашкан. Аның исемен ишетүгә, минем күз алдыма тау чаклы дулкыннар килеп баса иде. Менә шул шәһәрдән без Япониягә китәргә тиешбез. Без Казаннан чыгып киткәндә — 16 мартта — бездә әле кыш иде. Өч-дүрт көн рәттән өзлексез кар яуганга, урамнарны кар баскан. Ә Владивостокта исә яз. Кояш кыздыра, битне җылы яклардан искән йомшак җилләр иркәли. Бу шәһәр чыннан да бик үзенчәлекле икән. Ул калкулыкта, дөресрәге, кечерәк таучыкларда урнашкан. Тугыз-унике катлы йортлар биек калкулыкларда һәйкәлләр сыман утыралар. Күрше йортка керү өчен бер таудан төшеп, икенчесенә менәсең. Машинада йөргәндә дә үзеңне таганда атынгандай хис итәсең: машина әле калкулыкка утравында тәмамладык. Мин палубада басып торам һәм үзем өчен көтелмәгән ачыш ясыйм. Казанда чакта әллә кайда, бик еракта булып тоелган Япония безнең илдән әллә ни ерак түгел икән бит: Сахалиннан Хоккайкүтәрелә, әле тау астына төшеп китә. Океанның якынлыгын һәркайда тоясың: портта һәрберсе тау чаклы булып күренгән дистәләрчә океан кораблары тора, тәүлек буенча өзлексез «диңгез заводлары» — рефрижераторлар эшли, урамда очраган өч-дүрт кешенең берсе диңгезче. Хәтта урам, кибет исемнәре дә шуңа бәйле: «Океан проспекты», «Океан балыгы», «Диңгез вокзалы», «Диңгезчеләр клубы»... Японнар безгә үз илләрен иң отышлы вакытта япон чиясе — сакура чәчәк атканда бөтен матурлыгы белән күрсәтергә теләгәннәр, күрәсең. Маршрут шуннан чыгып төзелгән. Безнең теплоход иң элек Япониянең бездән иң ерак, иң җылы ноктасы — Нагасакига юл тотты. Сәяхәтне без Япониянең СССРга иң якын ноктасы — Хоккайдо дога нибары 43 кенә километр, Курильдәге Кунашир утравыннан шул ук Хоккайдоны үткен күзле көше аяз көнне болай да күрә ала: ал арның арасы нибары 15 километр. Ике тәүлек диңгездә баргач, алда япон утраулары күренде. Бу утраулар ерактан бик тар, текә, очлы башлы, әле генә судан калкып чыккан кебек күренәләр. Без тауларны, бер-бер артлы тезелеп торган килеш, һәрхәлдә, җирдә күрергә күнеккәнбез. Биредә исә һәр тау су эчендә. Теплоход әнә шул су эченнән калкып торган таулар арасыннан бара. Менә ул шул таш кыяларның берсенә — Кюсю утравына юнәлде, һәм тиздән без терраса^герраса булып өскә күтәрелгән Нагасаки шәһәре портына кердек. Портта безне бик җылы, бик тантаналы каршы алдылар. Икесе дә чибәр, икесе дә японча киенгән һәм бик мул итеп иннеккершән ягыннан япон кызлары безнең вәкилләргә чәчәк бәйләмнәре, ә безнең һәрберебезгә исә японча «Нагасаки» дип язылган кәгазь эшләпәләр бүләк иттеләр. Безгә монда барысы да яңа. барысы да кызык һәм үзгә: язның беренче генә ае булуга карамастан, һава бик җылы, бик дымлы. Безнең өйләрдә генә үсә торган камелия, магнолия, драцена кебек чәчәкләр биредә өч-дүрт метр биеклегендәге агачлар булып бакчаларда үсәләр. Японнарның иң яраткан агачы — япон чиясе сакура бик кызык икән: бер генә яфрагы да юк, ә үзе шау чәчәктә утыра. Аның ал чәчәкләре корымыйча гына, нәфис килеш кенә җиргә коела икән. Игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә: ул да булп а иероглифлар. Ярты миллион чамасы кеше яши торган бу шәһәрдә магазиннар, конторалар бихисап күп. Димәк, вывескалар да санап бетергесез. Алар да японча иероглифлар белән язылган. Төрлечә, төрле стильдә матурлап язылган бу иероглифлар бигрәк тә кичен, мең төрле утлар белән бизәлгәч, бик матур орнаментлар булып күренәләр һәм шәһәргә милли төс бирәләр. Нагасакиның урамнарында йөрү бик читен, чөнки алар машина һәм халык белән шыгрым тулган, алма төшәрлек тә урын юк. Бу Япониянең барлык шәһәрләренә хас бер кыенлык икән. Токиода исә кайбер үзәк урамнарда бензин исеннән тончыкмас өчен постта торучы полицейскийлар вакыт-вакыт махсус аппараттан кислород суларга яки противогаз кияргә мәҗбүр булалар. Японнар үзләре: «Безнең урамнарда халык шул кадәр күп, этләр койрыкларын бары астан өскә таба гына селки алалар», дип шаярталар. Белгечләрнең исәпләп чыгаруларына караганда, Япония халкының яртысы яшәгән урын Япония җиренең бары 1,5 процентын тәшкил итә. Ни өчен халык шул кадәр бер урынга килеп тыгылган? Бу мисалда капитализм законнарының бер характерлы ягы күренә: капиталистик илдә завод-фабрикалар бары бер генә максат белән төзелә: кыска вакыт эчендә, азрак расход тотып, мөмкин кадәр күбрәк табыш алу. Зур шәһәрләр янында бар да әзер: уты да, суы да, юллары да, магазин-рестораннары да — һәммәсе дә. Шуңа күрә химия, металлургия заводларын да, башкаларын да зур шәһәрләр янына салганнар. Япониянең бер тирәдәрәк урнашкан җиде шәһәрендә халык саны һәрберсендә миллионнан артык, ә Токиода исә 12 миллионнан узып киткән. Эшкә барып кайту өчен биредә яшәүчеләрнең күбесенә өч-дүрт сәгать вакыт кирәк була икән. Шуның өстенә, бу шәһәрләр газ исеннән, төтеннән газап чигеп яшиләр. Күзгә ташланган икенче нәрсә — биналар арасындагы зур аерма. Японнар җир тетрәүдән курыкмый торган 20—30 катлы һәйбәт йортлар сала башлаганнар. Бу йортларда кеше якынлашуга ачылып китә торган ишекләр, хәрәкәт итүе түгел, хәтта кузгалып китүе дә сизелми торган уңайлы лифтлар, өй эчендә үзеңә кирәкле климат тудыру өчен кондиционерлар куелган, иң бай йортларда исә бассейннар, бакчалар ясалган. Мондый йортларның бизәлеше, уңайлылыгы иң таләпчән кешеләрне дә канәгатьләндерерлек. Ләкин мондый йортлар бик аз. Япон халкының сиксән проценты җил очырып китәрдәй йөзләрчә, миллионнарча бәләкәй агач йортларда яши. Дөньяда иң зур кораблар һәм иң кечкенә, 25 грамм авырлыгындагы телевизорлар, соклангыч транзисторлар һәм фотоаппаратлар эшли ала торган сәләтле һәм тырыш халыкның шундый начар йортларда яшәве безне гаҗәпкә калдырды. Бу агач йортларның бер тәрәзәишекләре дә юк. Җиңел түшәм һәм ширманы хәтерләткән стеналар. Ширма дим, чөнки стена дигәнебез агач рәшәткәдән һәм шул рәшәткәләргә тарттырылган дөге кәгазеннән генә гыйбарәт. Хуҗа шушы рамны шудырып ача да тәрәзә була, икенче бер рамны шудырып җибәрүенә ишек була. Мондый өй хуҗаның бакчасында, я су буенда, урманда торса һәм ул өйдә кешеләр җәй көннәрендә генә яшәсәләр, бәлки исең дә китмәс иде. Ләкин курчак өен хәтерләткән мондый өйләрнең японнарның бердәнбер торагы булып, бу торакның шау-шулы шәһәр урамында булуы безне тәмам аптырашта калдырды. Шуның өстенә, тагын бу өй буп-буш: анда бернинди җиһаз да юк. Бүлмә уртасында бары тик бер тәбәнәк өстәл генә тора. Шул өстәл тирәсенә тезләнеп утыралар да, ашап туйгач, өстәлне стенага терәтеп куялар. Кич җиткәч, стена эченә кертеп ясалган шкафлардан урын-җирне алып, идәнгә җәеп бөтен гаиләләре белән яталар. Стеналар да буш. Бары бер почмакта рәсем, яки шигырь язылган озынча кәгазь, аның астында тере чәчәкләр куелган ваза була. Баштарак без японнарның бик ярлы өлеше генә шулай яшидер дип уйлаган идек. Ләкин Япония буйлап сәяхәт иткәндә мондый өйләрне без бихисап күп күрдек. Еш кына 10 метрлы бер бүлмәдә бер гаилә яши. Матбугатта басылган мәгълүматларга караганда, Япониядә йортларның 80% ында канализация юк. Җылыту системасы, кайнар су краннары кебек нәрсәләр япон йортларында сирәк күренеш, дип яза япон матбугаты. Йортларның шундый җиңел һәм шәрә булуын японнарның бер өлеше җир тетрәү куркынычы зур булу белән аңлата. Башкалары милли традицияләрнең көчле булуыннан, диләр. Японнар үзләре моны уңай күренеш дип саныйлар. «Япон халкы әйбер колы булырга теләми. Аңа тиргә батып әйбер эзләп Н о в а ф ЯПОНИЯ НИНДИ УЛ? ф Киото шәһәрендә Милли парк. йөрисе, акча каян алыйм икән дип баш ватасы юк, чөнки ул идәндә утыра, идәндә йоклый. Аңа карават та, сервант, диван, урындыклар да кирәкми», диләр. Биредә дә без музейларда, храмнарда, паркта, мәктәптә булдык. Кайсы музейга гына барсак та, аның янында бездәге бәйрәм демонстрацияләрендәге кебек дөнья кадәр кеше була. Боларның күпчелеге японнар үзләре. Балалардан алып ерак авыллардан килгән әби, бабайларга кадәр рәт-рәт тезелеп, тавышсыз-тынсыз гына музейга керткәнне көтеп торалар. Бу хәл безне башта гаҗәпләндерде. Ял көне дә түгел, берәр бәйрәмфәлән микән әллә, дип уйладык. Әмма бу хәл Япониянең һәр шәһәрендә, һәр музеенда кабатланды. Сәяхәт итү, музей, паркларга йөрү япон халкының традициясенә әйләнгән икән. Бала беренче класска керүгә, аның ата-аналары булачак сәяхәт өчен аз-азлап акча кертә башлыйлар. Мәктәпне тәмамлагач, балаларның барысын да ил буйлап сәяхәткә алып чыгалар. Бу сәяхәттә бала туган иле белән таныша. Яңа өйләнешкән яшьләр дә, кагыйдә буларак, сәяхәткә чыгалар. Махсус туристик бюро акчаны алып куя да аларның кулына махсус китапчык бирә. Шул китапчык белән гостиницага да, музейга да, кафе-рестораннарга да түләүсез керәләр. Безнең игътибарны аеруча җәлеп иткән тагын бер нәрсә — ул японнарның табигатькә булган мәхәббәтләре. Ул мәхәббәт искиткеч тирән, бер дә сүрелми, суынмый, киресенчә, кеше олыгая барган саен үсә, тирәнәя бара икән. Без булган унбиш шәһәрдә парклар күп түгел иде, ләкин аларны халык күз карасы кебек саклый. «Үз гомеремдә берәр кешенең агач ботагы сындырганын яки чәчәк өзгәнен, яки үләнне таптаганын һич хәтерләмим»,— диде бакчачы карт. Паркта халык гадәттә акрын гына йөри, берәр агач, чәчәк яки таш янында туктап, аңа сокланып карый. Менә бер япон хатыны әле бер таш, әле икенче таш янына килеп (ул ташлар безнең ике-өч кирпеч зурлыгында) озак кына карап торды. Мин тәрҗемәчегә: «Сорагыз әле зинһар, бу ташлар аңарда нинди хисләр уята икән?» — дидем. Әлеге ханым барлык япон хатын-кызларына хас булганча мөлаем итеп елмайды, кулларын күкрәгенә куеп, башын иде һәм тәрҗемәчегә озак кына сөйләде. Бер-ике сүз белән әйткәндә, ул аңа болай дигән: «Бу ташлар бик борынгы булырга тиеш. Күрәсезме, аның менә бу кояш төшми торган ягы мүк белән капланган. Менә мон- нанрак караганда ул борынгы бронзаны хәтерләтә. «Нинди матур төс!» ди. Мин дә иеләм һәм соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр гади бер ташны зур игътибар белән карыйм. Ихтыярсыз бала чакларым искә төшә. Мин дә һәр чәчәк, һәр бөҗәк белән кызыксына идем бит, кош сайраганны хәйран калып тыңлый идем. Су буйларында үләндә ятып сәгатьләр буе елганы, узып киткән пароходларны, елга уртасында көймәдә сәгатьләр буе кымшанмыйча балык тотучы агайларны кызыксынып күзәтә идем. Никадәр җан рәхәте бирә иде ул минутлар! Нигә, олыгая башлагач, ул кызыксыну сүнде икән? Нигә мин язын сыерчыклар килгәнне, Иделдә боз кузгалганны үз күзем белән күреп түгел, бәлки газеталар аша гына беләм? Нигә мин балалыкка хас шул соклана белү тойгысын югалттым икән? Моның сәбәбе нидә? Мин генә түгел, бик күп таныш-белешләрем дә шулай яши. Ярамый бит болай табигатькә ваемсыз карарга дим эчемнән генә. — Сез рәссаммы әллә? — дим әлеге ханымга. Ул бик гади генә: — Юк, мин балык кибетендә сатучы булып эшлим,— ди. Менә кечкенә генә ясалма күл янында суга иелебрәк ике япон утыра. Мин башта алар балык тоталардыр дип уйлаган идем. Карыйм, кулларында бер нәрсә дә юк. Алар суда кояш нурларының чагылуын шулай игътибар белән карап утыралар икән. Японнар елның һәр фасылын — язын, көзен, җәен, кышын, һәр күренешне: кояш чыкканны һәм батканны, ай калыкканны, яңгырны, карны, гомумән, табигатьнең барлык күренешләрен сокланып күзәтәләр икән. Бу ярату табигать күренешләрен тәрәзәдән карап утыру белән генә чикләнсә, бу турыда бәлки сөйләп торуның да кирәге булмас иде. Язын азалия, чия, кара җимеш агачлары чәчәк атканны, көзен тау өрәңгесенең янып торган кызыл һәм алтын кебек сары яфракларын, яки тулган айны күмәкләшеп, хозурланып күзәтү өчен заводфабри- каларда, фирмаларда махсус автоколонналар оештырыла, хәтта махсус өстәмә поездлар, автобуслар җибәрелә икән. Япониянең иң җылы дип исәпләнгән көньягындагы өйләрдә мичләр бөтенләй юк. Кышкы айларда, бигрәк тә давыллы-җилле көннәрдә мондый өйләрдә халык шактый туңа икән. Ләкин, шуңа карамастан, кар ява башласа, япон кешесе өенең бер стенасын шудырып ача да, кайнар чәй эчеп кар яуганны озак кына хозурланып карап утыра. Чөнки кар явуны ул бәйрәм итеп исәпли, аннан матурлык = һәм җан рәхәте таба. Өе янында ике-өч метр чамасы гына буш урын о булса, япон аны күреп туймаслык бакчага, сәнгать әсәренә әйләндерә. ; Шушы уч төбе кадәр җиргә ул, әлбәттә, бер-ике агач та утырта. ° Ләкин ул теләсә нинди агач булмый, юк. Иң матур, иң күркәм һәм * биеклеге 1— 1,5 метрдан артмаган агач була. Хуҗа аның артык бо- s такларын кисеп, аңа үзе теләгән форманы бирә. Андый кечкенә ’ урында, билгеле, чәчәк, үлән күп булмый, әмма алар уйланып сай- < ланган, кайдарак, ничек утыртылырга тиешлеге бик нык чамалап эшләнгән була. Җирне йомшарткач чәч тарагы белән тарыйлар микән әллә дип уйлыйсың, туфрак шул кадәр җентекләп, пөхтәләп эшкәртелгән була. Әгәр бакчаның мәйданы зуррак булса, мәсәлән, 7—8 квадрат метрга җитсә, анда инде мүкләнгән ике-өч ташка да урын табыла. Бу атаклы «Япон бакчалары» японнарның табигатькә булган олы мәхәббәтләрнең күркәм бер чагылышы дияр идем мин. Японияне өйрәнгән бик күп белгечләр «матурлык культы — японнарның милли дине» диләр. Бу сүзләрдә хаклык бар. Юл тирәләрендә бүрек кадәр генә чокыр хасил булса да, кемдер аның төбенә төрлетөрле вак ташлар тезә. Бу чокырга су тулып торса, аңа бер-ике кечкенә балык җибәрә. Чокыр янына бер-ике зур таш куя да бу урын табигатьнең матур бер почмагына әйләнә. Бу чокырны инде кешеләр генә түгел, хәтта зур-зур машиналар да әйләнеп уза башлыйлар. һәр буш урын әнә шулай файдаланыла. Японнарның табигатькә булган мәхәббәтләренә тагын бер мисал. Күптән түгел «Известия» газетасында бер хәбәр басылган иде. Япония балыкчылары Осака култыгында Филиппин утравыннан очып килгән, туңып тәмам хәлдән тайган диңгез акчарлагын тотып алалар да аны Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыралар. Министрлык эшчеләре акчарлакны Япониянең Филиппинга очарга тиешле самолетының экипажына биреп, аны Филиппинга алып китүләрен үтенәләр. Әмма Филиппинга барып җиткәч, чик сакчылары кошны кертергә рөхсәт итмиләр, чөнки кошның сәламәт булуы турында белешмә кирәк икән. Аның әллә нинди авыру йоктыруы мөмкин бит. Шуннан соң экипаж ул акчарлакны... яңадан Япониягә алып кайта. «Мадам Баттерфлай» өендә Атаклы итальян композиторы Джакомо Пуччини 1904 елда «Мадам Баттерфлай яки Чио-Чио-Сан» исемле мәшһүр опера яза. Бөтен дөньядагы опера театрларының репертуарларына кергән бу операда композиторның иҗатына хас булган драматик коллизия япон экзотикасы белән бизәлгән, һәм менә без язучы Лонг новелласы һәм ф ЯПОНИЯ НИНДИ УЛ? ф Беласко драмасы нигезендә композитор тудырган образның... «өенә» барабыз! Бәләкәй генә япон өе, кечкенә генә бакча. Бакчада сакура агачлары чәчәк атып утыра, гөлләр эчендә — кечкенә генә эскәмия. Бакча кичен япон фонарьлары белән яктыртыла икән. Бу чын гашыйклар почмагы. Менә агачлар арасыннан чибәр Чио-Чио-Сан км- леп чыгар да, кулларын күкрәгенә куеп, үзенең зур өметләр белән тулы атаклы ариясен җырлап җибәрер кебек: Өзелеп көткән көн дә житте, Безнең кайгы үтеп китәрӘмма өметләр акланмый. Чио-Чио-Сан үзен-үзе юк итә. Менә биредә аның кабере дә бар: кабер ташына аның исеме дә язылган, тик туган һәм үлгән еллары гына күрсәтелмәгән. — Сорауларыгыз бармы? — ди гид. Без, ни дияргә дә белмичә, берберебезгә карыйбыз. Язучы белән композитор иҗатында гына яшәгән образның кабере янында басып торганда үзеңне сәер хис итәсең икән. Кайгырыргамы, әллә елмаергамы?.. Эчтәрәк бер йорт бар. Аны XIX гасырда инглиз Томас Гловер салдырган булган. Һәм гаиләсе белән ул анда күп еллар яшәгән. Үзенең атаклы операсын Пуччини шушы Гловер йортында язган. Соңгы елларда Гловерның йортын музейга әйләндергәннәр. Аның янына Чио-Чио-Санның «өен» дә салып куйганнар. Туристларның күбесе Гловер йорты белән түгел, шушы кечкенә йорт белән кызыксына икән. Америкалылар атом бомбасы белән Япониянең ике шәһәрен яндырдылар. Шул ике шәһәрнең берсе — Нагасаки. Биредә тынычлык паркында зур һәйкәл бар. Ул һәйкәл шушы явызлыкка халыкның нәфрәте, сугышка каршы протесты булып тора. Бирегә меңнәрчә японнар киләләр, һәйкәлгә гөлләр куеп, бер мизгел аның янында башларын иеп басып торалар. Нагасакида туристларның игътибарын тарта торган музей, храмнар шактый күп. Шуларның берсе Конфуций храмы. Ул сугыштан соң салынган. Алтын бизәкләрдән ялт-йолт итеп торган храмда без барганда халык күп иде. Күп тә узмады, сәхнә кебек биек урында дракон биюен башкардылар. Нинди урын бу: гыйбадәтханәме, әллә театрмы? Бу сорау безнең башка еш кына килә иде. Дин мәсьәләсе дә Япониядә гаять үзенчәлекле. Биредә күп кенә урында ике дин храмнары: буддистлар һәм синтоистлар храмнарын янәшә салганнар. Бу ике диннең фәлсәфәсе ике төрле. Будда тәгълиматы буенча тормыш газаплардан гыйбарәт. Моның сәбәбе тормышка ашмаган теләкләр. Газапланмас өчен гомер буе үзеңнең теләкләреңне басарга, аларга ирек бирмәскә кирәк. Синтоизм исә дөньяда барлык нәрсәнең: тауның да, чәчәк атып утырган гөлнең дә, чылтырап аккан чишмәнең дә җаны бар, димәк, алар бар да изге, ди. һәрбер изге нәрсә алдында баш ияргә, табигатьнең һәр күренеше белән хозурланырга кирәк. Японнар бер-бөрсенә һичбер нинди охшашлыгы булмаган шушы ике диннең икесен дә кабул иткәннәр. Бер үк кеше ике динне дә тота. Әгәр аның тормышында шатлыклы вакыйга булса, мәсәлән, ул өйләнсә, яки аның баласы туса, ул аны күтәреп синто храмына бара. Әгәр инде аңа берәр төрле кайгы килсә, аның якын кешесе үлсә, ул Будда храмына бара. Динчеләр дә бу бүленешкә өйрәнгәннәр. һәр икесе шул чыганаклардан килгән акчага яши. Буддистларның храмнары зур, биек, әмма ни өчендер караңгы. Бөтенләй тәрәзәсез зур бинада кеше кыяфәтендә һәм шул зурлыкта эшләнгән йөзләрчә, кайберләрендә меңнәрчә Будда сыны сиңа карап тора. Син үзеңне мәетләр арасында йөргән кебек хис итәсең... Хиросима Бу исем күңелгә шом сала. Америкалылар 1945 елның 6 августында иң беренче атом бомбасын шушы шәһәргә ташлыйлар. Шәһәр домна миче кебек дөрләп яна башлый, чирек миллион кеше һәлак була. Чирек миллион! Әйтүе генә җиңел. Әллә ничә йөз мең кеше гарип булып кала. Бу фаҗигадән соң инде күп еллар узган. Бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын үзенә тартып торган бу шәһәрне торгызуга, төзекләндерүгә күп көч куйганнар. Ул яңача, заманча салынган, Япониянең башка шәһәрләреннән нык аерылып тора. Урамнар, проспектлар бик киң, парклар, бульварлар, стадионнар бик зур. Таштан салынган биек йортлар бик күп. Кичен меңнәрчә кафе, ресторан, мю- зик-холларның аллы-гөлле утлары кабына... Атом бомбасы шартлаган урында йөрибез. Хәзер биредә бик матур парк. һәлак булганнарга биредә берничә һәйкәл куелган. Беренчесе — атом бомбасы шартлаган урында, аның эпицентрында, һәлак булган 240 мең кешенең мәетләрен яндырып, көлләрен шушы һәйкәл астына салганнар. һәйкәлләрнең берсе снаряд рәвешендә эшләнгән. Аның өстендә кулына торналар тоткан бала фигурасы басып тора. Бу һәйкәл япон халкында яшәп килгән легенда белән бәйле. Авыру кеше үз кулы белән кәгазьдән 10 мең торна ясаса, терелә, имеш. Садака исемле япон кызчыгының атом бомбасыннан Хиросима шаһорендо атом бомбасыннан һәлак булган балаларга куелган һәйкәл. ф ЯПОНИЯ... НИНДИ УЛ? тәне бик каты пешә. Ул тәне әрнүдән йоклый алмый, каты ыңгыраша. Шулай да госпитальдә ул хәлсез куллары белән ашыга-ашыга кәгазьдән торналар ясый. Кайберәүлөрнең моны юк-барга ышану дип аңлаулары мөмкин. Әмма бу легенда аша халык сабыр булырга, нинди генә кыенлыкларга юлыкканда да коелып төшмәскә, өметне өзмәскә өнди. Бу кызчык та, хәле авыр булуга карамастан, өмет белән яши. Менә ул ясаган торналарның саны 5 меңгә җитә. Бераздан 5 мең 700 була, әмма кызчыкның хәле һаман авырая. Ул инде тора да, башын да күтәрә алмый. Шулай да хәлсез куллары белән эшен Һаман дәвам иттерә. Япон газеталары бу турыда язып чыккач, бөтен ил балалары, кызчыкны терелтү өчен, ул яткан госпитальгә меңнәрчә кәгазь торналар җибәрәләр. Әмма Садакага инде беркем дә ярдәм итә алмый. һәйкәлдәге бала фигурасы: «Без һәлак булдык. Әмма башкаларны саклагыз!» дип кисәтә төсле. Биредә 200 врачка һәм медсестрага куелган һәйкәл бар. Бу врачлар һәм сестралар, Хиросимадагы фаҗигане ишетеп, Япониянең төрле почмакларыннан ярдәмгә ашыккан кешеләр. Әмма Хиросима хәрабәләре һәм яраланган кешеләр бик күп көннәр, айлар, ә кайбер белгечләрнең сүзләренә караганда, еллар буена тирә-якка үлем таратып торганнар. Ул вакытта әле радиоактив нурланыш авыруларыннан саклану чаралары да, аннан дәвалану ысуллары да билгеле булмаган. Шул сәбәпле, ярдәмгә килгән врачлар үзләре дә һәлак булганнар. Ерак та түгел мемориаль музей. Биредә тиресе кубып төшкән кешеләрнең чәчләре, тешләре коелган нәниләрнең фотолары тетрәтә. Безгә иң каты тәэсир иткәне — кеше шәүләләренең фотолары булды. Хиросиманы «Япон Венециясе» дип атыйлар, чөнки шәһәрне ар- кылыгабуйга каналлар һәм Ота елгасы кисеп уза. Бу елга һәм каналлар буенда бөдрә таллар шәһәргә гаҗәеп ямь биреп торганнар. Америка офицеры бомбаны әнә шул таллар арасыннан күренеп торган Ота елгасы аша салынган Айой күперенә төбәп төшергән. Бу вакытта күпер аша велосипедчылар узып бара икән. Бомба нәкъ алар турысында җирдән 570 метр биеклектә шартлый. Әлеге велосипедчылар велосипедлары белән бергә күз ачып йомганчы янып, парга әйләнәләр, тик аларның күпер култыксасының исән калган ташына төшкән шәүләләре генә мәңгегә сакланып кала. Кеше шәүләләре... Музейдагы бу ташлар янында, экскурсантлар, гадәттә, ни әйтергә белмичә, тетрәнеп калалар. Һәлак булган кешеләрнең шәүләләре иң шомлы һәйкәлләрнең берсе дияр идем мин. Узган фаҗиганең шаһите булып, елганың икенче ягында сәүдә палатасының хәрабәләре калган. Халык аны «Атом йорты» дип атый икән. Кайчандыр бу бинада күргәзмәләр оештырыла торган булган. Хәзер ул үзе экспонатка әйләнгән. Беренче карашка Хиросимада яралар төзәлгән кебек. Шәһәр матур, урамнары халык белән тулы, ресторан-кафелар гөрләп тора. Әмма халык моннан чирек гасыр элек булган бу фаҗигане һич онытмый, дөресрәге, оныта алмый икән, чөнки бу фаҗиганең тәмамланганы юк, ул әле һаман дәвам итә. Хиросима муниципалитетының тикшерүләренә караганда, ире яки хатыны атом фаҗигасен кичергән семьяларның яртысында бала булмый. Хәтта бомба шартлагач беренче өч көндә Хиросимага килгән кешеләрнең дә 62 процентында бервакытта да бала булмаячак икән. Атасы яки анасы бу фаҗигане кичергән семьяларда туган ун баланың берсе я акыл ягыннан, я физик яктан нормаль түгел. Эпицентрдан еракта булган кешеләр дә авыр газаплар кичерәләр. Киккави исемле кеше, мәсәлән, бомба шартлаганда эпицентрдан километр ярым ераклыкта булган. Әмма аңа больницада 6 ел ятарга, 14 операция ясатырга туры килгән. «Калган гомеремне Хиросиманы кабатламау өчен көрәшкә багышладым».— ди ул. 46 яшьлек шагыйрь Мунэтосм Фукагава — җиде китапның авторы. Бу китапларның барысы да Хиросимага багышланган. Тәнкыйтьчеләрдән берәү: «Шартлаудан соң 20 елдан артык вакыт узды бит. Бәлки сезгә яңа темаларга күчәргә кирәктер. Япон лирикасы элек-электән язга, чәчәкләргә, Фудзи тавының гүзәлле генә багышланган аһәңле шигырьләре белән дан тота ич!» дигәч, шагыйрь: «Мин инде беркайчан да башка нәрсә турында яза алмаячакмын. Мин үлгәнче Хиросима турында язачакмын!» —дип җавап биргән. Тынычлык паркындагы һәйкәл яныннан кеше өзелми. Монда делегацияләр дә, Хиросима халкы да күп килә. Япон хатыннары. ♦ ирләр, балалар, һәйкәлгә чәчәк салгач, башларын иеп басып торалар. Менә һәйкәл янына сигез-тугыз яшьлек кызын ияртеп, егерме тугыз-утыз яшьләрдәге япон хатыны килеп басты, һәйкәлгә бер сабак сакура чәчәген куйды. Бер мизгел башын иеп басып торганнан соң, акрын гына безнең янга килеп утырды. Тәрҗемәчебез кызчыктан: «Анда синең кемең ята?» —дип сорады. «Әбием»,— диде кызчык. «Әбиең ничә яшьтә иде соң?» —дип сорагач, кызның әнисе: «26 яшьтә иде», ди. «Мин ул вакытта 6 яшемдә булганмын. Мине әтиемнең әнисе авылга кунакка алып киткән булган. Шуңа күрә генә исән калганмын. Шул сәбәпле кызым да исәнсау туды. Әтием белән ике абыем әле дә авырыйлар, бернинди эшкә ярамыйлар»,— ясалган алачыкларда, коточкыч шартларда яшиләр. Хиросимада атом бомбасыннан һәлак булганнарның һәйкәленә: «Тыныч йоклагыз. Бу — кабатланмас»,— дип язылган. Автомобиль заводында Еш кына капиталистик илләрнең матбугаты Япониянең үсешен «экономик могҗиза» дип атый. Икенче бөтен дөнья сугышы Япониянең экономикасына зур зыян китергән иде. Сәүдә флотының 80% ы дип әйтерлек батырылды, бомбага тотудан шәһәр районнарының 40% ы зарарланды, производство күләменең 30% ы җимерелде. Ә атом бомбасыннан Хиросима шәһәре бөтенләй җимерелде. Нагасаки шәһәре нык зарарланды. Сугыштан соң илне АКШның кораллы көчләре оккупациаләде. 1950 елда промышленностьның эшләп чыгару дәрәҗәсе 1934—39 елларныкыннан түбән иде. Ләкин соңгы елларда Япония экономикасы аякка басты. 1950 елларда империалистик конкурентларыннан артта сөйрәлгән Япония 1960 елларга аларны куып җитте, ә соңгы елларда аларның күбесен узып та китте. Бүгенге көндә ул суднолар төзү, кино-фотоаппаратура, химик сүс эшләп чыгару буенча капиталистик илләр арасында беренче урынга, корыч кою, электрон аппаратура, сульфат кислотасы, ясалма ефәк эшләп чыгару буенча АКШтан кала икенче урынга, электр ди ул күңелсез генә. Без атом бомбасы корбаннары өчен ачылган госпитальдә булдык. Мине кечкенә генә бер деталь тетрәтте. Япон халкы бик чиста. Өйгә, мәктәпкә, милли ресторанга һәм хәтта кайбер магазиннарга да аяктан салмыйча керергә ярамый. Ә бу госпитальгә кергәндә исә аяк киемен генә түгел, өс киемен дә салдырмадылар. «Карарга кешесе булмаган каты авырулар гына ята,— ди врач.— Моннан бер генә юл бар, ул да булса зиратка». Үлем көтсәләр дә, боларның, ичмаса, ятарга урыннары, ашарга ризыклары бар. Ә бит бомба шартлаудан тагын 100 меңләп кеше бөтен гомеренә авыру булып калган. Ләкин бомба шартлаганда алар эпицентрдан ерак булганга, хөкүмәт аларны дәүләт хисабына дәваламый да, карамый да. Аларның яшәргә өйләре, ашарга ризыклары, дәваланырга акчалары юк. Эшкә кергәндә дә алар үзләренең авыру булуларын яшерәләр. Бу авыруларны «хибаси» дип атыйлар. Хиба- силарга эш табу бик авыр. Алар тимер-томырлардан корыштырып нова ф ЯПОНИЯ НИНДИ УЛ? энергиясе эшләп чыгару һәм китаплар басу буенча өченче урынга чыкты. Ә менә кеше башына туры килә торган милли доход буенча Япония 12 нче урыннан күтәрелә алганы юк әле. Япониянең тиз үсеп китүенең берничә сәбәбе бар. Болар арасында чит илләрдән әзер патентлар сатып альт, промышленностьны фән- техника яңалыклары нигезендә үзгәртеп кору ысулы өстенлек итә. Мин биредә барлык сәбәпләр турында сөйләмичә, бары берсенә генә тукталасым килә. Ул да булса. Япония капиталистларының эшчеләр сыйныфын башка капиталистик илләрдәгегә караганда ныграк эксплуатацияләве. Бу мәсьәләне аңлап җиткерү өчен, әлбәттә, ике-өч заводка кереп чыгу гына җитми. Шулай да зур капиталистик предприятиеләрдә күп нәрсә күзгә ташлана, күп нәрсә гаҗәпкә калдыра. Япониянең автомобиль промышленносте җиде фирма кулында. Менә шул фирмаларның берсенә — «Тое когё» фирмасының Хиросимадагы автомобиль заводына барабыз. Ул һәр көнне 1800 машина чыгара икән. Завод бик зур. ул 650 акр 1 мәйданны алып тора, заводта 27 мең кеше эшли. Металл эретүдән башлап уенчык кебек ялтырап торган әзер машиналар чыгаруга чаклы барлык процесслар шушы заводка тупланган. Без заводның барлык цехларында да булдык. Цехларда һәм ишегалдында, беркайда да өелеп яткан агач, металл һәм башка нәрсәләр юк. Тиешле нәрсәләр бар да складта булса кирәк. Чисталык. Ишегалдында, коридорларда бер генә кеше дә очрамады. Барысы да эш урынында. Берәр әйбер күтәреп, я эзләп йөргән кеше дә юк. Вак әйберләрне автокарлар белән илтәләр. Менә без җыю цехында. Биредә машинаны җыялар, буйыйлар һәм ул инде цехтан «үз аягы» белән чыгып китә. Бик озын цехның бер башыннан икенче башына кадәр конвейер сузыла. Ләкин конвейер идәнгә түгел, эстакадага куелган. Эшчеләр сәхнәдәге кебек: аларның һәр хәрәкәте күренеп тора. Барлык эшчеләрнең башында, өстендә, аягында күк төстәге эш киеме. Күрше цехтагы эшчеләрнең өстендә кызыл, аннан алдагысында яшел төстә иде. Димәк, эшче икенче цехка керсә, ул мастерга әллә кайдан күренеп торачак. Конвейердан читтә бер кеше юк. Менә эшчеләрнең берсенә каядыр китәргә кирәк булган икән. Ул телефоннан мастер әфәндене чакырган. Күп тә үтмәде, цехның икенче башыннан яхшы костюм кигән мастер әфәнде килде, эшченең урынына басты һәм кул сәгатенә карады. Эшче йөгерә-йөгерә китте. 8—10 минут узмагандыр, ул йөгереп килеп тә җитте, берничә тапкыр иелеп, рәхмәт әйтте һәм урынына басты. Стеналардагы плакатларда: «Цехта эшкә кагылышы булмаган мәсьәләләр турында сөйләшергә рөхсәт ителми», «Мастер рөхсәтеннән башка эш урыныннан кузгалырга ярамый», дип язылган. Бер генә цехта да (конвейер булмаганнарында да) сөйләшеп яки тәмәке тартып торган эшче күрмәдек. Сигез сәгать эш вакытының бер генә минуты да югалмый икән. Цехларда буйдан-буйга платформа сузыла. Мастер эшне шуннан күзәтә икән. Эшчеләр арасында 40 яшьтән олыларны күрмәдек. Соңыннан дирекция залында очрашу вакытында шул турыда сорау биргәч, Тусико Тамафура әфәнде: «Кырыктан олыларга бездә эшләү кыен, шуңа күрә алар үзләре китәләр»,— диде. Үзләре китәме, әллә җибәрәләрме, ул хәтле- сен без белә алмадык. «Пенсия» түләү системасы түбәндәгечә оештырылган: һәр айны эшченең хезмәт хакыннан 10% ын тотып калалар. Заводтан киткәндә аңа шул җыелган акчаны кире бирәләр. Шул ‘Акр — 4046.86 №. пенсия дип атала. Эшче аны берьюлы аламы, әллә аз-азлапмы, ул хөтлесе аның үз эше. Кыскасы, эштән киткәндә, эшченең, җыелган акчаны кулына тоттыру белән, завод хуҗалары да, дәүләт тә аның белән араны өзәләр. Исәнме ул, юкмы, ашарына бармы, юкмы? — ул ягы белән кызыксынган кеше булмый икән. Легендар Зорге эзләреннән Рихард Зорге яшәгән урыннарны күрү, ул йөргән юллардан узу мөмкинлеге Токиога барып җитәр алдыннан ук дулкынландыра башлаган иде. Билгеле, Япониядә унбер ел 1 яшәвенә карамастан, сәяхәтләр бюросы төзегән маршрутта Советлар Союзы Герое Рихард Зоргеның исеме телгә дә алынмаган иде. Шулай да без өметне өзмәдек. Зоргеның кабере биредә, аны күреп китү үзе ни тора. Ләкин һич көтмәгәндә зур бәхеткә юлыктык: безнең теплоходка кунак булып Рихард Зоргеның якын дусты Исни ханым Хонаки килде. Легенда белән очрашкан кебек булдык. Бөек Ватан сугышы миллионнарча яшьләрне яңадан- яңа җиңүләргә рухландыра алырлык бик күп батырлар бирде. Шулар арасыннан берничә кеше: рус кешесе Кузнецов, татар Муса Җәлил һәм немец Рихард Зорге мине аеруча сокландыра. Без алар- ның исемнәрен һәр вакыт горурланып искә алабыз. Дошманның үз оясында эшләделәр бит алар. Ай түгел, ел түгел, берничә еллар! Кем икәнлекләрен дошманга түгел, дусларга да әйтергә ярамады. Рихард Зоргеның кем икәнен без үзе үлгәч, берничә елдан соң гына белдек. Ул Карл Маркс белән Фридрих Энгельсның көрәштәше Фридрих Зоргеның оныгы булган икән. Рихард Зорге 1895 елда Бакуда туган. Егерменче елларда алар- ның гаиләсе Германиягә күчеп киткән. 1924 елда Рихард Зорге Советлар Союзына кайта. Утызынчы еллардан башлап ул, Ватанның кушуы буенча, Германиядә һәм Япониядә эшли башлый. Берничә телне ана теле кебек белгән, тирән белемле, талантлы журналист, коммунист Рихард Зорге бөтен тормышын хезмәт ияләренең социалистик Ватаны булган СССРны саклап калу өчен гаять әһәмиятле, авыр һәм куркыныч эшкә — разведка эшенә багышлый. 1933 елда ул фашистик Германиядә чыга торган «Франкфуртер цейтунг» газетасында эшли һәм аның махсус хәбәрчесе булып Япониягә китә. Биредә ул фашистик Германия илчелегенең иң ышанычлы кешесенә әйләнә. Илче аңа Берлиннан килгән барлык яшерен кәгазьләрне укыта, илчелекнең эше турындагы барлык җавапларны Рихард Зор- гедан яздыра. Менә шул чорда Рихард Зорге үз Ватанына — Советлар Союзына гаять әһәмиятле хәбәрләр җибәреп тора. Ул фашистлар Германиясенең СССРга каршы сугышка әзерләнүен, сугышның Шуның оч елы тормәдә уаган. ф ЯПОНИЯ НИНДИ УЛ? ф Токио шәһәре янында Рихард Зорге кабере. кайчан башланырга тиешлеген *, сугыш алдыннан, 1941 елның җәендә, СССР чикләрендә аның ничә дивизиясе тупланганлыгын хәбәр итә. Сугыш башлангач, илебезнең җитәкчеләрен бер мәсьәлә борчый: Япония СССРга каршы сугыш ачармы, әллә юкмы? Моны белү гаягь әһәмиятле иде, чөнки Япония ул елларда аеруча агрессив иде, 1938 һәм 1939 елларда ул СССРга зур көчләр белән бәреп керде һәм җимергеч отпор алу аркасында гына тынып калган иде. Шуңа күрә илебез көнчыгышта шактый күп кораллы көчләр тотарга мәҗбүр иде. Зорге бик күп көч куеп, япон империалистларының планнарын белә. Алар СССРга каршы түгел, үзләренең көчле конкурентлары булган АКШка каршы сугыш ачарга җыеналар икән. Бу турыда Мәскәүгә хәбәр китә. Шуның нәтиҗәсендә 1941 елның декабренда Мәскәү янындагы атаклы сугышларда Ерак Көнчыгыш, Себердән килгән бик күп частьлар катнаша. Себер магистрале буйлап Мәскәүгә солдатлар, танклар, артиллерия, самолетлар төягән эшелоннар өзлексез агыла башлый. Шундый әһәмиятле мәгълүматларны Япониядән СССРга хәбәр итүләрнең никадәр авыр икәнлеген күз алдына китерү дә кыен. Мәгълүм булганча, ул елларда Япония хөкүмәте фашистик Германиянең «ахирәт дусы» иде. Фашистик Германия җиңсә, хәтта Мәс- кәүне алуга ук, Япония империалистлары Ерак Көнчыгыштан үзләренә кирәкле җирләрне умырып алырга әзер торалар иде. Шушы шартларда бу планнарны фаш иткән кешене ниләр көтүе көн кебек ачык иде. Үлем Рихард Зоргеның эзеннән йөргән, ул моны белгән һәм коммунист Рихард Зорге сугышны булдырмау, җир шарында беренче социалистик дәүләтне саклап калу өчен тормышын корбан итәргә һәр вакыт әзер булган. Япония полициясе аны 1941 елның Октябренда кулга алган. Тагын 35 кешене кулга алып, шуның 17 сен җавапка тартканнар. Хәтеребездә, ике ел авыр допрос барды. Зоргены «Коминтерн агенты», «Япония дәүләт строен җимерергә теләүче» итеп күрсәтергә, Зоргедан шул сүзләрне әйттерергә теләделәр. Ул бер фикерне кабатлады: «Мин бары сугыш булмавын, СССРга каршы Япониянең сугыш ачмавын гына теләдем»,— диде. 1943 елны аларның икесен: Рихард Зорге һәм күренекле япон журналисты Хоцуми Одзакины үлем җәзасына хөкем иттеләр. Алар тугыз ай үлем көтеп яттылар. Төрмә шартларының никадәр авыр булганын күрсәтү өчен бер генә мисал китерү дә җитәдер: 17 кешенең бишесе төрмәдә үк үлә. Рихард Зоргены һәм Хоцуми Одзакины 1944 елның 7 ноябренда асып үтерәләр. Фашист инквизиторлары бу көнне махсус сайлыйлар. (1974 елда Рихард Зоргеның һәлак булуына 30 ел тула.) Приго- ворны укыгач, Рихард Зорге баса да немец телендә: «Соңгы сүземне әйтергә телим»,— ди. Аннан соң япон теленә күчеп: «Коммунистлар партиясе, Советлар Союзы һәм Кызыл Армия яшәсен!» — ди. Ул заманнардан соң инде Токио үзгәргән, кайбер йортлар сүтелеп, алар урынына яңа биналар салынган. Ләкин кайберләре исән. Мәсәлән, Токионың үзәк урамы Гинзада җиде катлы йорт бар. Заманында биредә Дамэй Цусин агентлыгы урнашкан булган. Рихард Зорге көн дә шунда килә торган булган. Менә «Ginza Tokyu Hotel». Элекке исеме «Тэйкоку». 1933 елда, фашистик Германия газетасының махсус хәбәрчесе булып Токиога килгәч, Рихард Зорге башта шушы отельдә яшәгән. Бинаны иркенләп карап булмый, урам1 1941 елның 15 маенда ул түбәндәге телеграмманы җибәрә: «Германия СССРга 20—22 июньдә һөҗүм итәчәк. Рамзай»; 15 июньдә җибәргән хәбәрендә ул: «һөҗүм киң фронт буйлап 22 июньнең таңында башланачак»,— ди. нан машиналар, тротуардан бик күп халык агыла. Ишекнең бронзадан ясалган тоткасыннан ачып вестибюльгә керәм. Керүем була, өч- дүрт япон (берсе швейцар, калганнары кемдер) урталай бөгелеп мине каршы алалар. Минем тәҗрибә бар инде: керүгә мин ашыкмыйча, вәкарь белән генә татарча сөйли башлыйм. Японнар чит ил кунагын урталай бөгелеп озак кына сәламләгәндә, мин сөйләвемне дәвам итеп, вестибюльне карыйм. Монда бөтенләе белән химия хакимлек итә: идән аяк тавышын йота торган синтетик келәм белән капланган. Тәбәнәк кызыл креслолар, кара- көрән төстә тәбәнәк диваннар һәм шундый ук тәбәнәк ялт-йолт итеп торган өстәлләр. Бернинди люстра-лампалар юк, түшәмнән һәр якка күзне чагылдырмый торган тигез яктылык сирпелә. Бар да яңа, бар да химиянең соңгы казанышларының җимешләре. Бу келәмдә Зоргеның эзләре юк. Әмма ул каршыдагы мәрмәр баскычтан ничәмә-ничә тапкырлар төшкәндер. Бу биек тәрәзәләр янында ул уйланып урамга карап торгандыр. Кем белә, бәлки ул шушы ишек яңагына да таянгандыр. Мин әкрен генә ишек яңагына таянам һәм моннан күп еллар элек булган вакыйгаларны күзалларга тырышам. Менә японнарның гәүдәләре турая һәм мин аларның дымлы карлыган кебек чем-кара күзләрендә сорау галәмәте күрәм. «Сез мине аңламыйсыз инде, нишләп тә булмый, китәргә мәҗбүриен»,— дим татарча һәм башымны иеп, саубуллашып чыгып китам. Алар янә урталай бөгелеп мине озатып калалар. Безнең Токиога килүебезгә бишенче көн. «Бүген безгә кунак булып Рихард Зоргеның дусты — Исии Хонаки ханым киләчәк»,— диделәр. Токио да, аның экзотик урыннары да, музейларны хәтерләткән кибетләре дә онытылды. Сәгать өчләр иде. Палубага бер төркем японнар күтәрелде. Алдан урта буйлы, 55 яшьләрдәге, зифа гәүдәле чибәр япон хатыны атлый. Европача киенгән. Өстендә көрән костюм, дулкынланып торган чәчләре җилкәсенә төшкән. Күзләре яшьләрнеке кебек һәркемгә кызыксынып карыйлар. Япон хатыннарына хас булганча гел елмая. Менә без дәррәү кул чабабыз. Ул, кулларын күкрәгенә куеп, бөгелә-бөгелә өзлексез баш ия. Исии ханымны алып килгән гид безгә: «Сезне Рихард Зоргеның хатыны Исии Хонаки белән таныштырырга рөхсәт итегез»,— диде. Япон хатыннары бик тыйнак, күп сөйләмиләр. Исии ханым да безнең сорауларга баш кагып кына яки «ие», «ие» дип кенә җавап бирә, өстәп бернәрсә дә сөйләми. «Искиткеч талантлы, тирән белемле кеше иде ул. Бездә аны бик күп кеше хөрмәт итә»,— диде. Чыннан да Япониянең прогрессив интеллигенциясе арасында Рихард Зорге хәзер дә бик популяр кеше икән. Мәсәлән, француз режиссеры Ив Чам- пи куйган «Кем сез, доктор Зорге?» фильмында баронесса Сакураи ролен башкарган Кейка Киси (аны биредә «Япония киносының иң зур йолдызы» дип атыйлар) «Литературная Россия» корреспонденты белән сөйләшкәндә Рихард Зорге турында болай дигән иде: «Мин Рихард Зоргега гашыйкмын. Ул философ. Зур масштаблы политик. Талантлы журналист. Социолог һәм экономист. Дипломат. Революционер. Лингвист. 1941 елның 18 октябренда аны кулга алырга килгән полицейскийлар аның өстәлеңдә XVI гасырда яшәгән япон шагыйренең шигырьләр җыентыгы күрәләр. Минем Зоргены яхшы белгән бик күп кешеләр белән сөйләшкәнем бар. Алар аның турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмыйлар. Япониядә Зоргены үз геройлары итеп саныйлар. Зорге да, аның Япониядәге дуслары да Японияне һәм дөньяны сугыштан коткарып калырга тырыштылар. Алар үз ватаннарын яраталар һәм сугышның Япония халкына һәлакәт һәм газаплар алып киләчәген беләләр иде, шуңа күрә аларАсия Хасанова ф ЯПОНИЯ... НИНДИ УЛ? ф фашизмны җиңү өчен үз-үзләрен аямадылар. Менә шуңа күрә «Кем сез, доктор Зорге?» фильмында япон һәм француз драматурглары Убуката һәм Виллербю, немец һәм япон актерлары Томас Хольцман һәм Якира Ямануци кулга-кул тотынышып эшләделәр». Исим ханымга без илебездән алып килгән сувенирлар бүләк иттек, аның белән рәсемгә төштек. Вакыт күбрәк булса һәм аның белән болай җыелышта түтел, кайдадыр тынычрак урында очрашсаң, ул, әлбәттә, Зорге турында күп нәрсә сөйләр иде. Ләкин без — туристлар, безнең озын-озак сөйләшеп торырга вакытыбыз юк. Ике сәгать тә үтмәгәндер, без аның белән саубуллашырга мәҗбүр булдык. Менә Токионың читендә (бистәсендә дип әйтергә була) Тама-ботн каберлеге. Японнарның каберлекләрендә гадәттә зур-зур һәйкәлләр дә, челтәрле-челтәрле рәшәткәләр дә, хәтта ихата да булмый икән. Кабер янында күмелгән кешенең исеме язылган кечерәк таш багана гына тора. Биредә Япониянең йөзләрчә антифашистлары җир ләнгән. Менә эшкәртелмәгән соры таш. Аңа немецча һәм японча «Рихард Зорге» дип язылган. Таш өстендә кара мәрмәр плитә. Аңа русча: «Герой Советского Союза Рихард Зорге» дигән сүзләр уелган. Кабер янында гөлләр, куаклар, ерак та түгел, мәһабәт наратлар үсеп утыра. Вазаларда чәчәкләр. Зорге кабере янында, уңда аның группасының һәлак булган членнарының исемнәре язылган стена. Сулда кара мәрмәр обелиск. Аның икенче ягында иероглифлар белән түбәндәге сүзләр язылган: «Мияги мәетенең көле, күп еллар чит илләрдә яткач, туган иленә кайтты». Мияги — талантлы япон художнигы, Зорге группасы геройларының берсе. Подпольеда эшли башлаганда аңа утыз, кулга алынганда 38 яшь була. Кырык яшендә аны төрмәдә газаплап үтерәләр. «Сугыш еллары булганга мин асачакларын белә идем. Шулай да группада калдым, чөнки мин Япония белән Россия арасында сугыш булуын теләмәдем, бу сугышны булдырмас өчен бөтен көчемне куеп көрәшергә булдым»,— дип язган ул. Газиз гомерләрен фашизмга каршы, сугышка каршы көрәшкә багышлаган батырларның һәлак булуына 1974 елның 7 ноябрендә 30 ел тула. Күп еллар узса да, халык аларны онытмый, һәр көнне каберләренә куела торган тере чәчәкләр моның шаһите. Япон хатын-кызлары Япон хатын-кызларының үзләрен бик итагатьле, тыйнак тотулары турында күп китаплар укырга туры килгән иде. Бу язмаларда еш кына япон хатын-кызларын «курчак кебек» дип атыйлар. Чыннан да, әлеге чагыштыруда дөреслек бар. Кечкенә буйлы, нәфис гәүдәле, чәчен һәр вакытта бик матур итеп тараган, чиста, килешле, ыспай киенгән, үзен бик тыйнак тотучы япон хатыны киштәгә куела торган статуэткаларны хәтерләтә. Әмма карап торуга чамадан тыш нәзберек, нәфис күренсәләр дә, япон хатын-кызлары бик уңган, тырыш, күп эшлиләр икән. Япон йорты бик чиста, анда аяк киемен салмыйча керергә ярамый. Оек кигән булсаң, оекчан, туфли генә кигән булсаң, ялан аяк кереп китәргә мәҗбүр буласың. Хәер, шнек төбендә башмаклар тора. Өйдә берничә бүлмә, кухня, туалет булса, аларның һәрберсенә махсус аяк киеме киеп керергә кирәк. Башка илләрдәге кебек монда да халыкның күпчелеге европача киенгән, әмма күп кенә хатын-кызлар милли киемнән — кимонодан йөриләр. Бу бик тар һәм озын итеп тегелгән кием вак-вак атлап йөрергә мәҗбүр итә. һәм, әйтергә кирәк, кечкенә буйлы, нәфис гәүдәле япон хатынкызларына болай йөрү бик килешә. Алар тагын да нәфисрәк булып күренәләр. Өендә кунак көтәме яки ирен каршылыймы, алучыга кибеттә товар күрсәтәме, яки урамда синең кая барырга белмичә аптырап торганыңны күреп ярдәмгә ашыгамы, ул һәр вакытта башын бик түбән иеп, елмаеп, әкрен генә сөйләшә. Бөтен Японияне әйләнеп чыксак та, без кашын-күзен җимереп, кычкырышып, ызгышып торган япон хатынын бер генә тапкыр да күрмәдек. Хатын-кызның күркәм холкы баласына булган мөнәсәбәтендә аеруча ачык чагыла. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә ул балаларын паркка, бакчага, су буена алып чыга, агачлар, кошлар, бөҗәкләр, чәчәкләр турында сөйли, баласында кече яшьтән табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Инде баласы тыңламый икән, анасы чакырган якка бармыйча көйсезләнә икән, әнисе бервакытта да аңа акырмый, кулыннан каерып алып кычкыртып алып китми, сукмый, хәтта каты- = рак та сөйләшми. Нинди авыр эш эшләсәләр дә, япон хатыннарының гәүдәләре, “ куллары олы яшьтә дә кызларныкы кебек нечкә, сыгылмалы булып “ кала икән. Без моның сәбәбен аңларга тырышабыз. Урамда таныш- * лары очраса, алар әллә ничә тапкыр урталай бөгелеп исәнләшәләр, = өйләренә бик кадерле кунак килсә, тезләнеп куллары белән идәнгә - таянып, маңгайларын идәнгә тигезеп сәламлиләр. Өйләре бик тәбә- < нәк булып, ишекне шудырып ачарга кирәк булгангамы, алар ишекне тезләнеп ачалар, тезләнеп ябалар. Өстәл янында тезләнеп утыралар. Бәлки әнә шундый «өзлексез гимнастика» белән шөгыльләнгәнгә алар шундый зифа булып калалардыр? Япон кызын семья тормышына алты яшьтән үк әзерли башлыйлар икән. Мәктәптә кул эше дәресләрендә ул тегәргә, аш-су пешерергә, курчакларны юындырып, киендереп, йоклатып, бала карарга өйрәнә башлый. Япон мәктәбендә йөргәндә без моны үз күзебез белән күрдек. Япон хатын-кызы үзенең кечкенә генә өен яки бүлмәсен бик чиста, бик матур итеп тотарга тырыша. Нинди ярлы өй булмасын, стена уентысына куелган гади генә вазада булса да чәчәк бәйләме тора. Өч-дүрт чәчәктән торган әлеге бәйләм гаҗәеп матур итеп, зур зәвык белән җыела. Бәйләмдәге һәр чәчәкнең матурлыгы, нәфислеге күренеп тора. Чәчәк бәйләме оештыру сәнгате икэбана дип атала һәм аны кызлар өч-дүрт ел буе өйрәнәләр. Япониядә җир бик кыйммәт. Күпчелек крестьянның җире чирек яки ярты гектардан артмый. Ул җир дә әле бер генә урында булмый. Япония таулы як бит. Крестьян җиренең бер өлеше еш кына тау итәгендә, икенчесе үзәндә, өченчесе башка бер урында була. Мондый кечкенә мәйданнарда техника куллану кыен. Аны алырга крестьянның акчасы да юк. Күп эшне кулдан башкаралар. Авылдагы барлык авыр эш хатын-кыз җилкәсендә. Башларына салам эшләпә кигән хатын-кызлар иргә таңнан караңгыга кадәр тубыктан су эчендә дөге утырталар. Машинамы уза, кешеме, күтәрелеп тә карамыйлар. Әнә шундый уңган, тырыш, эшчән, мөлаем япон хатыны җәмгыятьтә бик кадерле кеше булырга тиеш дип уйлыйсың. Хәлбуки, ул бик авыр шартларда, җәмгыятьнең иң хокуксыз кешесе булып яши. Дөрес, сугыштан соң, 1946 елда, яңа конституция нигезендә алар ирләр белән пггез хокук алдылар, әмма тормышта бу хокуклардан файдалана алмыйлар. Хиросима шәһәрендәге автомобиль заводында 27 мең кеше эшли. Шуларның утызы гына хатын-кыз. Җитәкчеләр, инженер-техниклар, ф ЯПОНИЯ . НИНДИ УЛ? ф квалификацияле эшчеләр арасыннан хатын-кызны эзләү файдасыз. Алар ишегалларын, цехларны җыештыралар, ә яшьрәк, чибәррәк кызлар килгән-киткән кешеләргә ишек ачып, аларны баш иеп каршы алалар һәм озатып калалар, хезмәткәр ирләр ял иткәндә аларны чәй яки кофе белән сыйлыйлар. Бернинди квалификация таләп итми торган мондый эштә хезмәт хакы да бик түбән. Дәүләт учреждениеләрендә ирләр белән хатын-кызларның эш хакы тигез. Ләкин, беренчедән, андый урыннарга хатын-кызны бик аптыраганда гына алалар. Икенчедән, Япониядә дәүләт учреждениеләре бик аз. Монда заводфабрикалар, ресторан, кафе, театрлар, универмаглар, хәтта Япониянең Фудзияма тавыннан башка барлык таулары, җирләре — һәммәсе дә хосуси милек санала, ягъни байлар кулында. Япониядә хезмәт хакы Европа илләре белән чагыштырганда бик түбән. Ә хатын-кызларга тагын да азрак түләнә. Закон гел ирләр ягында, Япон хатыны иреннән аерылса, бала һәм барлык мөлкәт ирендә кала. Хәзерге вакытта Япон хатын-кызлары мондый гаделсез законнарны үзгәртү, хатын-кызларны ирләр белән чыннан да тигез хокуклы итү өчен көрәш алып баралар. Хәзер Япониядә хатын-кыз хәрәкәте киң колач алып бара. Анда бик күп оешмалар бар. Япониянең аналар конгрессы, Хезмәт иясе хатын-кызларның үзәк берләшмәсе, Махсус поселокларда яшәүче хатыннарның милли берләшмәсе, Демократик хатыннар клубы, Япония хатын-кызлары җәмгыяте һәм башка оешмалар актив эшлиләр. Г ейшалар Япониядә башка бер илдә дә булмаган бер профессия кешеләре бар. Ул да булса гейшалар. Чит илләрдән килгән кунакларны кабул иткәндә, төрле приемнарда, гадәттә, берничә гейша була. Кимоно кигән, традицион формада биек прическа ясаган, битенә мул итеп иннек-кершән яккан курчак кебек чибәр гейша, әлбәттә, бу прием- нарга экзотик ямь бирә, ә үзенең әдәбият, сәнгать мәсьәләләреннән хәбәрдар булуы, тапкыр сүзле, әңгәмәне алып бара, җанландыра белүе белән бер-берсе белән таныш булмаган кешеләр арасында киеренкелек тудырмыйча, аларның тиз арада барысын да әңгәмәгә тарта. Ул инде кунак сыйлауның, чәй әзерләүнең барлык нечкәлекләрен яхшы белә. Шуның өстенә бик яхшы бии, музыка коралларында уйный, җырлый да белә. Япониядә төрле фирма вәкилләре арасындагы сөйләшүләр, килешүләр шушы гейшалар катнашы белән бара икән. Чөнки алар әңгәмәне бик тиз башлап, җанландырып җибәрәләр, шул ук вакытта ирләрне сакэ (16 градуслы дөге аракысы), чәй, кофе белән сыйлыйлар, тәмәкеләрен кабызалар, әңгәмә бик арытса, берәр музыка коралында уйнап, җырлап күңел ачып җибәрәләр икән. Япониягә килеп төшүгә без әле алар турында уйларга да өлгермәдек, безнең гидыбыз Мацуи Хисао әфәнде әйтә куйды: — Гейшалар турында начар уйлый күрмәгез. Алар сәнгать кешеләре. — Нигә алай дисез? — Соң, Япониягә килгән берсе «Ниндирәк хатыннар соң алар?» дип сорап үзәккә үтәләр. Аларга Европа халкы шикләнеп карый. Гейша — сәнгать кешесе дигән сүз. Махсус вербовщиклар ил буйлап йөреп, 12—16 яшьлек чибәр һәм талантлы кызларны эзләп таба- лар да аларның ата-аналары белән контракт төзиләр. Кыз махсус мәктәпкә керә һәм мәктәп хуҗасының өендә яши башлый. Берничә ел буена кызны музыка коралларында уйнарга, җырларга, биергә, кеше арасында үзен тота, киенә белергә өйрәтәләр, әдәбият, сәнгать белән таныштыралар. Чибәр, яшь, талантлы гейшаның гонорары зур була,— ди гидыбыз. Гид хаклы. Чибәр, яшь кызның шулайдыр. Әмма кыз гел яшь, чибәр булып калмый бит. Ләкин 12—16 яшьлек кызларның кайсысы картлык турында, киләчәге турында уйлый? Гидыбыз аларны бик якласа да, без кайбер гейшаларның язмышы фаҗигале булуын, зур байларның яшь һәм чибәр гейшаларны сатып альт, соңыннан бу кызларның тормышы арзанлы кабареларда узуын да белдөк. Безнең күбебез өчен Нагасакида истәлекле вакыйгаларның берсе япон мәктәбе белән танышу булды. Япониядә балалар алты яшьтән укый башлыйлар икән. Башлангыч белемне алыр өчен бала алты ел, түбән белемне алу өчен өч ел, урта белемне алу өчен өч ел, югары уку йортында дүрт ел укый (6—3—3—4). Тугыз ел уку, ягъни беренче ике баскычны тәмамлау һәр бала өчен мәҗбүри һәм бушлай. Башлангыч мәктәптә балалар япон телен, арифметика, Япония географиясен өйрәнәләр, Япония тарихы һәм әхлак турында кайбер төшенчәләр алалар. Урта мәктәптә башка предметлар белән беррәттән чит телне, күбесенчә, инглиз телен өйрәнәләр, һәм бу телне япон интеллигенциясенең шактый өлеше яхшы белә икән. Мартның 23 е. Без шәһәрнең Нихакоруку («Шәһәрнең 200 еллыгы») исемендәге урамында урнашкан алты еллык башлангыч мәктәпкә юнәләбез. өстәл. Дәрес хәзерли торган бүлмә шактый зур. Дүрт стенаның буеннан- буена балалар сузылмыйча алырлык биеклектә китап киштәләре эшләнгән. Менә кечкенә генә өстәлдә 8 яшьләрдәге бер кыз бик җитди кыяфәттә дәрес әзерләп утыра. Аңа ниндидер китап кирәк булган. Ул урындыгын акрын гына шудырды да китап киштәсе янына барып, үзенә кирәкле китапны сайлап алды һәм. үз урынына утырып, китаптан нәрсәдер күчереп яза башлады. Бүлмәдә 6 дан 11 яшькә чаклы кырыкка якын бала, ләкин һичбер тавыш юк. Зурлар китапханәсендә утырасыңмыни. Аның каравы, шул ук балалар тәнәфес вакытында тирә-якны шаулаттылар. Балаларны физик тәрбияләүгә (спортка) япон мәктәпләрендә зур игътибар бирелә икән. Безнең алда парад үткәрелде. Бу парад белән ова ф ЯПОНИЯ... НИНДИ УЛ? ф Япон мәктәбендә «П» хәрефе рәвешендә салынган өч катлы зур бина. Ишегалдында спорт мәйданы. Бина иске, әмма идәннәр, бүлмәләр бик чиста. Монда без аяк киемнәребезне салып керәбез. Бу мәктәптә режим түбәндәгечә. Балалар мәктәпкә иртә килеп, 4 сәгать укыйлар, аннан соң ашханәдә кайнар аш ашыйлар да 20 минут ял иткәч, йокларга яталар. Йоклап торгач, чәй эчәләр һәм махсус бүлмәдә ике сәгать чамасы дәрес әзерлиләр. Дәресләрен әзерләп бетергәч, өйләренә кайталар. Без музыка, рәсем, кул эше. спорт дәресләрендә булдык, балаларның дәрес әзерләгәннәрен карап утырдык, һәр класста җиһаз баланың яшенә, буена карап куелган, һәр балага кечкенә генә аерым 10 яшьлек кыз җитәкчелек итте. Ул бу эшне шул чаклы яхшы белә, үзен шул чаклы тыныч тота, әйтерсең лә күп еллар шундый парадлар белән генә эш иткән. Ишегалдында зур спорт мәйданчыгы, бинада зур спорт залы бар. Икесе дә спорт уеннары өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәннәр. Соңыннан безне мәктәп директоры Баба һәм аның урынбасары Мацумури әфәнделәр кабул иттеләр. Мәктәптә 1250 укучы. 36 укытучы, шуның 14 е ир, 22 се хатын- кыз икән. Укытучының атналык нагрузкасы 44 сәгать. Сүз арасында мәктәптә беренче классларның берничә булуын белдек. — Аларны нинди принциптан чыгып комплектовать итәсез? — дип сорадык. Директор: — Әй, би, си системасы кулланабыз, ди, ягъни «әй» классына иң көчле, иң сәләтле балаларны алабыз. «Би» классына сәләтләре, хәзерлекләре кимрәк булганнарын, ә «си» классына иң сәләтсезләре керә.— ди. Беренче карауга болай бүлү дөрестер кебек. Хәлбуки, менә бу очракта сыйнфый бүленеш күзгә аеруча нык бәрелә. Капиталистик илләрнең күбесендә шулай эшлиләр бит. Иң хәзерлекле бала кем баласы? Бай кеше баласы. Ул музыканы да, телләрне дә өйрәнгән була, бии дә, җырлый да белә, ул диңгезне дә, тауларны да күргән, самолетта күккә дә күтәрелгән. Ә иң хәзерлексез бала иң ярлы кеше баласы була. Алар «өченче» категориядәге класска эләгәләр. Бу класста укыган балаларга киләчәктә югары белем алу турында хыялланырга да урын калмый. Милли ресторанда Киотоны шәһәр-музей дип атарга мөмкин. Кайсы якка гына борылсаң да, япон архитектурасына хас стильдә салынган храмнар, сарайлар күрәсең. Биредә тимербетоннан салынган биналар юк. Бу — борынгы Япония, ди безнең гид. Шул тәэсирне көчәйтү өчендер инде, безне ашарга да милли ресторанга алып бардылар. Без барган Мисимати рестораны зур түгел. Тәбәнәк бүлмә. Тәрәзәләр урынына шудырып ачыла торган стеналар. Идәндә дөге саламыннан эшләнгән матылар. Милли кием киенгән һәм иннек-кершән ягынган ханымнар (гадәттә япон хатын-кызлары милли кием кисәләр генә шулай нык бизәнәләр) бусагадан ук безне тезләнеп, идәнгәчә бөгелеп каршы алдылар. Без аягыбыздан салып эчкә үттек һәм кечкенә, тәбәнәк өстәл янына ефәк мендәргә тезләнеп утырдык. Япон йортында да, милли ресторанда да тезләнеп үкчәңә утырырга кирәк. Аякларны бөкләп утыру килешми, ә инде аякларны сузып утыру бик зур әдәпсезлек булып исәпләнә икән. Ләкин безнең ише урындыкка күнеккән кешеләргә тезләнеп утыру бик кыен булды. Ун-унбиш минут узмагандыр, безның аяклар, билләр талды, терәлеп утырасы, хәтта сузылып ятасы килә башлады, һәр өстәлнең уртасында — электр плитәсе. Элекке заманнарда уртада кечкенә генә мич яна торган булган. Традиция буенча ашны кунакның күз алдында әзерлиләр икән. Безне бусагадан ук каршы алган ханым тезләнеп (алар, әлбәттә, үкчәләренә бик җиңел һәм матур утыралар), безнең алда японнарның милли ашы «сукияки»не әзерли башлады. Иң элек безнең алга бер пияла белән сытылган чи йомырка, икенче пияла белән пешкән дөге китереп куйды. Аннан соң кызган табага май салды һәм шул майда юка телемнәр итеп киселгән сыер итен, суган һәм безгә таныш булмаган тагын ниндидер яшелчәләрне кыздыра башлады. Ит пешкәч, без аны таякчыклар (хаси) белән алып чи йомыркага манып ашый башладык. Сукияки бик тәмле азык икән. Аның тәмле булуының сере дә бик хикмәтле булып чыкты. Бу ашны теләсә нинди иттән түгел, бәлки махсус азыклар ашатып (сыра эчереп, йомырка ашатып) симертелгән сыер итеннән генә әзерләргә мөмкин. Ә мондый итнең бер килограммы квалификацияле эшченең ун көнлек эш хакына тигез икән. Итне хаси белән ничек кирәк алай ашадык. Әмма дөгене ашау бик тә авырга килде. Ике таяк арасындагы дөге авызга килеп җиткәнче коелып бетә иде. Әле җитмәсә, дөгене алуың була, чибәр япон хатыны күзенең чите белән генә елмаеп сиңа карап тора башлый. Капсаң кабасың, капмасаң, дөгегә кереп чыккан таякның тәмен генә татып каласың. Япон халкы гасырлар буе диңгез биргән азык — балык, суүсемнәр, диңгез кәбестәсе, төрле моллюскалар белән тукланып килгән. Алар икмәкне бөтенләй белмәгән диярлек. Итне дә бик сирәк ашаганнар. Хәзерге вакытта да әле аларның иң яраткан азыгы чи балык. Мәсәлән, соя соусы белән бирелә торган чи балык — «сасими» аларның иң яратып ашый торган милли ашы. Бик вак итеп тураган һәм дөгедән пешерелгән кабартма өстенә куеп бирелә торган чи балык «суси» дип атала. Балык, дөге, яшелчә урта хәлле японның бүгенге көндә дә төп азыгы булып кала. Ләкин яшьләр икмәк белән итне көннән-көн күбрәк кулланалар. Японнарның матурлыкны ярату хисе аш-су әзерләгәндә дә өстенлек ала. Алар азыкның табигый тәмен, үз төсен саклауга аеруча нык игътибар итәләр. Мәсәлән, көзен аш пешергәндә алар кишерне шулпага өрәңге яфрагы формасында кисеп салалар икән. Ул алтын көз җиткәнне күрсәтеп, ашны бизәп тора. Тагын бер кызыклы хәл. Япониядә «культуралы кеше» булып исәпләнү өчен үзеңне тота белү, күп уку гына түгел, бәлки нәфесне тыя белү, чама белән генә ашау, юанаймау да таләп ителә икән. Без японнарның ике йөз еллык тарихы булган һәм хатын-кыз рольләрен дә ирләр башкара торган Кабуки театрында булдык, көнбатыш мюзик-холларын хәтерләткән Такарацуки театрының спектакльләрен карадык, крестьян фермаларын, ерак таулардагы водопад. океан буендагы дельфиннар океанариумы һәм бихисап храмнар, музейлар белән таныштык. Япониянең дәүләт эшлеклеләре генә түгел, күп кенә фирма җитәкчеләре дә Советлар Союзы белән экономик элемтәләрне киңәйтергә телиләр, шуңа күрә дә СССРдан килгән кунакларга, туристларга Япониядә игътибар зур икән. Бу экономик элемтәләрне киңәйтү, ныгыту, һичшиксез, ике ил өчен дә файдалы булачак.