Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТЛЫ ЕЛЛАРДА ТУГАН ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ЯЗМАЛАР


езнең алда «Сталин байрагы» һем «Ватан намусы өчен» диген фронт газеталары. Вакытлар узу белән саргайган, кулдан-кулга йөреп читләре челтәрләнеп беткән, алгы сызыкта солдат гимнастеркасы кесәсендә йөреп, яңгырга эләккән бу газеталарда гвардия капитаны Нәгыйм Хафизое шигырьләре игътибарны җәлеп итә. Алар күп түгел, ләкин шул авыр елларның сулышы, дошманга каршы көчле нәфрәт, җиңүгә зур ышаныч бу шигырьләрдә калку итеп бирелгән.
Менә 1943 елның 5 июнендә «Сталин байрагы» газетасында басылган «Хат» шигыре. Бик күп авырлыклар күргән чал чәчле ана үзенең улына хат аркылы мөрәҗәгать итә.
— Хуш, улым, хуш!
Яхшы сугыш!
Исемең синең данга күмелсен. Куркак булма! Әгәр илең сатсаң. Мәңге каргыш, улым түгел син!
Кайсы шагыйрь ана турында хисләнеп, дулкынланып шигырь язмады. Нәгыйм Хафизов та анага багышлап сугыш кырында — окопта матур гына шигырь яза. Ана иң изге теләкләр тели улына, аның өчен төн йокламый кайгыра, борчыла. Аналар күңеле бик йомшак, әмма аның изге сүзләрен, изге васыятен үтәмәсәң, ул иң каты, иң кискен хөкемен дә чыгара.
Менә шул ук газетада басылган «Кулъяулыгы» шигыре. Бу темага сугыш елларында бик Kvn язылды. Яшь шагыйрь Нәгыйм Хафизов аны үзенчә бирергә тырыша.
Мин уз язмышымны, акыллым. Синең мылтыгыңа тапшырдым, һәм мин кабергәчә көтәм сине Ышанып һәм сагынып, батырым! Җибәрәмен сиңа кулъяулыгы, Кызыл атлас, сеюем билгесе.
Җилфердәсен җилдә байрак булып Мылтык штыгында ул синең!
Сугыш кырларында — салкын окопларда, землянкаларда, блиндажларда һәм тран- шеяларда сугышчыларның күңелләрен күтәргән, аларны үзенең сулышы белән җылыткан, иң авыр вакытларда көч-куәт биргән нәрсә туган җирдән, андагы әти-әниләрдән, сөйгән ярлардан килгән хатлар булды. Бу турыда Нәгыйм Хафизов «Кыз хаты» дигән шигырендә йөрәккә сеңеп калырлык итеп яза. Кызның донор булып, сугышта яраланган егеткә үзенең канын бирүе дә сәнгатьле итеп сурәтләнгән.
Б
Тизрәк терел,
Батыр бул син, егетем, бу чакта, Ике тапкыр каты бул дошманга, Ике тапкыр артык үч сакла! Ике тапкыр.
Чонки хәзер без дә
Икәү менә дошман каршында.
Атакага барам мин дә бергә.
Синең белән. Синең каныңда!
Нәгыйм Хафизов сугыш тынып торган сәгатьләрдә, башкалар ял иткәндә, «Сугыш көндәлеге» алып бара, шигырьләр яза. Аның семья архивында алгы сызыкта язылган шигырьләре саклана. Шулар арасында «Кошмарлы төн», «Чегән хатыны*, «Кабер өстендә», «Хат», «Герой турында җыр» һәм «Озату» дигән шигырьләр сугыш дәһшәтен, андагы вакыйгаларны күр-
горскида металлургия заводында слесарь була, берникадәр эшләгәч, Урта Азиягә
Кыргызстана китә. Фрунзе шәһәрендә финанс техникумында политэкономия укыта. 1942 елны үзе теләп фронтка китә. Алгы сызыкта взвод командиры булып сугыша. Сталинград фронтында яралана, госпитальдән чыккач, яңадан алгы сызыкка килә. Орел-Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Украина, Белоруссия, Молдавия, Румыния, Чехословакияне азат итеп Германиягә килеп керә. Нейсе елгасы буендагы сугышларның берсендә алтынчы мәртәбә яралана,
Нәгыйм Хафизов сугышларда рота, аннары батальон командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1943 елда ул — полк штабы начальнигы ярдәмчесе. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Хафизов «Ватан сугышы» ордены, «Сугышчан хезмәтләр өчен». «Сталинград оборонасы өчен», «Праганы азат иткән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елны Урта Азиягә кайта һәм фәнни-тикшеренү институтында экономист, соңыннан өлкән фәнни сотрудник булып эшли. Яралар һәм контузияләр Нәгыйм Хафизовның сәламәтлеген какшаталар. Ул 1968 елның 20 февралендә вафат була.
Без югарыда Нәгыйм Хафизовның «Сугыш көндәлеге» алып баруын әйткән идек. «Көндәлекләр»дә Сталинград сугышларының күп эпизодлары сурәтләнә. Менә шулардай берничәсе:
«11 август, 1942 ел.
Лагерьдан кайтып, ике көн эчендә имтиханнар тапшырдык. Миңа лейтенант званиесе бирделәр. Станоклы пулемет взводы командиры булачакмын. Училищеның кайбер курсантлары тылдагы частьларга җибәрелде, күпчелеге — Сталинградка. Мин соңгы төркемгә эләктем. Мин Көньяк фронтның иң җаваплы участогына барачакмын. Анда немецлар белән каты сугышлар бара. Мәдинә миңа болай дигән иде:
— Ватанга һәм миңа турылыклы бул. Әгәр дә безне сатсаң — борылып кайтма! Әйе, никадәр дөрес сүзләр!
Сиңа каным бирәм,
НгМ1м Хафизов 6у’"“ '*р",а А~Р»
1943 ел. солдат-шагыйрьнең уй-кичерешләре, Ватан-
анага булган мәхәббәте, сөйгән кызына ■биргән вәгъдәсенә турылыклы булуы ачык чагыла. Нәгыйм Хафизовның тормыш юлын ачыклау өчен шактый эзләнергә туры килде. Ул 1912 елда Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы, Кунашак авылында крестьян семьясында туган. Яшьтән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән. 1929 елда ул Уфага килә һәм типографиядә наборщик булып эшли башлый. Аннан соң Магнито-
китә. Монда ул Ташкент финанс-экономика институтында укый һәм 1938 елда яңадан Уфага кайта. Бер ел район финанс бүлегендә инспектор булып эшләгәннән соң
19 августта безне озаттылар.
Безнең эшелон озын һәм куркынычлы сәфәргә — Сталинградка юл алды. 5 сентябрь, 1942 ел.
Сталинградка якынлашабыз. Яралылар юлда очрыйлар. Алар Сталинградның җимерелүе, аның турында бары тик истәлекләр генә калуын әйтәләр. Дошман шәһәр ♦ капкасында. Халыкны эвакуациялиләр, ләкин трактор заводы эшли. 6 октябрь, 1942 ел.
Арзамасоөо хуторы.
Артиллерия канонадасы ишетелә. Бу безнең еракка ата торган тупларның дошман естенә ату тавышлары. Кайвакытта алар бөтен көн буена дәвам итәләр. Хутор өстеннән көн буе Һәм төн буе немец самолетлары очалар. Кайвакытларда һава сугышлары башлана.
Кичә Петя Подкопаев белән хуторда дежур тордык. Ул юллар чатында сакчы булды, мин патруль идем. Хутор өстендә дошман самолетлары әйләнә башлады, халыкны куркыту өчен үзләренең үтә якты ракеталарын яндырдылар, хәтта сиреналарын кычкырттылар Һәм бездән ерак түгел генә йорт янына бомбаларын ташладылар. Мин, утырган хәлдә, үземнең Мәдинәм, туганнарым, әнием, китапларым турында уйладым. Алар хәзер нәрсә эшлиләр? Ә бәлки минем турыда уйлый торганнардыр. Минем әни ике командир анасы, ул шулар турында уйлый һәм кайгыра торгандыр. Нәҗип абый хәзер кайда икән? Элемтәче-командир, зәңгәр күзле таза егет исән микән? Сугышның иң каты вакытында ул Воронеж янында иде. Бәлки инде ул юктыр? Бәлки бу җыр яратучы хисле һәм моңлы, романтикалы егет һәлак булгандыр?
Мине Мәдинә озатып калган иде. Ул яшьле күзләрен миңа текәп:
— Сине, Нәгыйм, бик сагынырмын,— дигән иде.
Без ул вакытта саубуллашу җыры җырлый идек. Мин Мәдинәгә еламаска куштым. Ул, минем кадерлем:
— Еламаска мөмкин түгел, — дип, күкрәгемә башын куйды.
Уйлар, уйлар... Мәдинә, әни һәм сеңелләр, Нәҗип абый — барысы да минем күз алдыма килеп бастылар, һәм мин ирексездән моңлы итеп җырлап җибәрдем:
Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул_
2 ноябрь, 1942 ел. j
Менә инде дүртенче төн немецлар хуторга йокы бирми. Караңгы төшә башлау * белән, хутор естенә свастикалы самолетлар килә һәм көчле рәвештә бомбага тота Җан тетрәткеч тавышлар белән бомбалар төшеп ярыла, тузан болыты күтәрелә, бортлар җимереләләр.
12 ноябрь, 1942 ел.
Яңадан маҗаралы сәяхәт башланды. Машина мине бомбага тотып җимерелеп беткән Котлубань совхозына хәтле генә илтте. Аннан соң мин җәяү генә киттем. Кот- лубань разъездында сугышканда Долорес Ибарруриның улы Рубен Ибаррури һәлак булганлыгын әйттеләр.
Караңгыда берүзем җәяүләп барам. Далада берүзем. Салкын. Каршыга искән җил итәктән тарта ... Тирә-якта туплардан аталар. Башка төрле уйлар керә: «Әгәр мин ялгышып немецларга эләксәм?»
Кинәт минем янда туп шартлады, мин үзем дә сизми җиргә утырдым Һәм һич кенә дә тора алмыйм...
29 ноябярь, 1942 ел.
Румыннар әйтәләр:
— Атака вакытында румыннар һәм итальяннар алдан бара, алар артыннан немецлар автоматлар белән саклап баралар... Ләкин барыбер немецларга үлем|
Румыннар, итальяннар җәйге киемдә, күбесе бик юка гимнастеркадан
Менә инде дүртенче көн немецларның транспорт самолетлары сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм кешеләр ташый. Безнекеләр аларны уңышлы рәвештә бәреп төшерәләр.
УТЛЫ ЕЛЛАРДА ТУГАН ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ЯЗМАЛАР
15—16 декабрь, 1942 ел.
Бик киеренке эшлибез. Бүген иртән фронт штабына барып, барлык заданиене үтәдем.
Безнең халыкта патриотизм бик көчле!
31 декабрь, 1942 ел.
Барысы да ашханәгә Яңа елны каршыларга китте. Мин дежур булып калдым. Гыйният абый Ибәгуллин (Казанда, Крайний урамы, 59 нчы йортта торган) миңа паек китерде.
Фронтта канонада. Караңгы төнне яктыртып, үзенә хас тавыш чыгарып снарядлар оча, «Катюша»лар гүли.
Мин өстәл читенә утырып көндәлек һәм шигырь язам.
8 январь, 1943 ел.
Бүген 66 нчы Армиядән приказ оформить иткәннәр. Мине 99 нчы Кызыл Байраклы укчы дивизиянең 197 нче укчы полкына штаб начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.
10 январь, 1943 ел.
Ашыгыч задание белән 226 нчы дивизиягә киттем. Дивизия һөҗүмгә хәзерләнә, сугышчыларга орденнар һәм медальләр тапшырырга кирәк.
Әйләнеп кайтканда, Ерзовкага җәяү килдем. Ерзовка бөтенләй җимерелгән. Сухая Мечеткада булдым. Бу урыннарда немецлар булганнар һәм аларны ноябрь һәм декабрь айларында моннан куганнар. Барлык кыр җимертелгән танклар, туплар белән тулы. Ун меңнәрчә кешеләр монда үзләренең башларын салдылар. Сентябрьнең беренче яртысында монда бик каты кан коюлы сугышлар булды. Бу турыда барлык сугышчыларга мәгьлүм 129,6 биеклеге әйтеп тора. Монда яндырылган һәм җимертелгән танклар бик күп, шуның өчен «Танклар каберлеге» дип йөртәләр.
30 январь, 1943 ел.
Мин 17 январьдан бирле 99 нчы Кызыл Байраклы дивизиянең 197 нче укчы полкында.
Монда тормыш кызыклы, җанлы һәм куркынычлы, һәр көнне — сугышлар. 28 январьда аерата каты сугышлар булды. Бу көнне йөзләрчә туплар, минометлар, «Катюша»лар Һәм самолетлар фашистларны бик каты кыйнадылар. Коточкыч кар-
Сталинград трактор заводы һәм баррикадалы урамнар моннан бик ачык күренеп тора. Хәтта артка качучы немецлар да уч төбендәге кебек. Көчле ут ачканнан соң завод, хәтта йортлар төтен белән капланган. Бомбалар, миналар шартлавыннан һава зыңгылдап тора.
Яңа пополнение килә.
Безнең сугышчыларның кәефләре искиткеч яхшы.
— Кирәкләрен бирәбез ул илбасарларга! — диләр алар.
— Кыйнарга, бары тик кыйнарга! — ди һәр сугышчы ачу белән.
Алгы сызыкта булдым. Эш бик күп, инде өченче тәүлек йоклаган юк.
1 февраль, 1943 ел.
Сталинградны һавадан бомбага тоту дәвам итә. Безнең артиллерия һәм «Катюша»- лар дошманны кыйный! «Катюша» — безнең горурлык ул! Бездә «Катюша» булу нинди зур шатлык!
Пленга алынган немец солдатлары һәм офицерларының саны көн саен арта бара,
2 февраль, 1943 ел.
Тын. Бер генә ату тавышы да юк! Юллар немец әсирләре белән тулган. Аларның өсте-башы ертылып беткән, одеялларга, бала юрганнарына төренгәннәр, көч-хәл белән генә селкенәләр.
Бу көнне Сталинград сугышлары тәмам булды. Кичә монда алгы сызык иде, бүген без тирән тылда».
Фашист илбасарларга иң каты удар булган урында сугышчы-яшь шагыйрь Нәгыйм Хафизов «Сталинград» дигән поэма язган. Ләкин ул поэма югалган. Бу турыда үз үзенең көндәлегендә дә әйтеп китә.
Батыр солдат фашистларны куа-куа Орел-Курскига килеп җитә. Ул икенче зур поэма язу өчен материаллар җыя һәм «Сугыш көндәлеге» алып бара.
«13 июль, 1943 ел.
Безнең участокта — Прохоровка станциясе районында бик каты сугышлар бара.
«Комсомолец» совхозында — Прохоровкадан өч километр ераклыкта сугышлар аерата каты бара. Үзәк өзгеч авиамоторлар тавышы ишетелә. Йолдызлар һәм ай, бу вәхшәтне күрергә теләмәгәндәй, болытлар астына кереп качкан, һавада меңнәрчә ракеталар һәм янып төшүче самолетлар.
Кичә иң зур — гигант танклар сугышы булды. Монда меңнән артык танк катнашты. Ике яктагы танклар лавинасы бер-берсенә каршы ыргылдылар һәм «Комсомолец» совхозы янында очраштылар.
Коточкыч сугыш гарасаты озак дәвам итте. Монда кыр киң булуга карамастан, сугышучы танклар өчен урын бик тар булды. Танклар бер-берсен таранга алдылар, җир өсте ут-ялкын белән тулды, тирә-як дерелдәп, зыңгылдап торды. Кыр өсте ут телләре, кап-кара төтен белән тулды, танклар яна иде.
Хәзер дә сугыш кыры яндырылган һәм җимертелгән танклар белән тулы.
Без Курскидагы иң зур сугышларда катнашабыз. Безнең командование алда торган бу зур һөҗүмгә бик яхшы хәзерләнгән.
20 июль, 1943 ел.
Кичә генә монда килдем. Бу Ясная Поляна авылы. Ул «Комсомолец» совхозы артында гына. Прохоровка да ерак түгел. Барлык йортлар җимерелгән, йорт хуҗалары иемецлар тарафыннан куылган. Барлык юллар миналанган. Саперлар артыннан без юл ярабыз.
Чын сугыш көннәре. Сугыш, авыр сугыш!
Көн саен алга барабыз. Немецлар сугыша-сугыша чигенәләр. Бөтен кыр, юллар ватык техника, танклар, үзйөрешле орудиеләр һәм үлгән немец гәүдәләре белән тулы.
3 август, 1943 ел.
Безнең участокта бик каты сугыш. Безнекеләр һөҗүм итәләр. Бүген иртән үк һава гөрләп тора. Безнең йөзләрчә самолетлар дошман өстендә. Авыр туплар, үзйөрешле орудиеләр, танклар бертуктаусыз хәрәкәт итәләр. Бөтен җирдә «Т-34» танклары
Башларын югары күтәреп һавага караган хәлдә, танклар өстенә утырган сугышчылар— яңа полклар үтә. Егетләр барысы да шат!
һавада очучы самолетларга күрсәтеп, алар:
— Немец сволочьларга бирегез кирәкне, күрсәтегез безнең кем икәнне! — диләр.
Дошман чигенә.
5 август, 1943 ел.
Белгород районына килдек. Немец самолетлары бертуктаусыз безнең алгы сызыкны һәм юлларны бомбага тота.
Яхонтово авылыннан ерак түгел урманда булдык. Монда немецларның штабы торган булса кирәк. Алар озак торырга исәпләгәннәр, ахры. Тирә-якны дача хәленә китергәннәр, йомшак мебельләр, комфортны күреп хәйран калдык. 7 август, 1943 ел.
5 августта безнең гаскәрләр Орел һәм Белгородны азат иттеләр. Мондый вакытта шигырь язасы килә. Гасырлар буена онытылмаслык көннәр!
Дөнья әле моңа кадәр Курск дугасындагы шикелле гигант сугышны күргәне юк иде!»
Фронт газетасында эшләүчеләр солдат-шагыйрь Нәгыйм Хафизовны батырлыгы, кыюлыгы һәм тырышлыгы белән мактап искә алалар. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң зур әсәр язу өстендә эшләгән. Әмма үлем аның бу планын тормышка ашырырга ирек бирмәде.
Нәгыйм Хафизовның әсәрләре күп түгел. Ләкин алар сугыш чорын, аның героикасын гәүдәләндерүе белән әһәмиятле.