Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЧАК УРЫННАРЫ

Үткәннек ачысын, Үткәниен кайгысын Исенә төшереп. Яхшыдан яхшыга. Яктыдрн яктыга Атласын кешелек итап киштәләрендә Медәррис Әгъләмовның яңа шигырь җыентыгы урын алды: «Учак урыннары» *. Ничектер, исеме үк үзенә җәлеп итә һәм аны кулына алган мизгелдән башлап укучы уйланырга мәҗбүр. «Учак урыннары». Укучы күңелен әзер учак урыны итеп, шигырьләре белән анда ялкын дерләтмәкчеме шагыйрь? Әллә инде кайчандыр ялкынланып, хәзер салкын көле генә калган учак урыннары аның үз күңелен кузгатканмы? Күңел тизрәк җыентыкка исем биргән әлеге шигырьне эзли. Бер караганда, шигырьдә гап-гади учак урыннары хакында сүз бара кебек. Көз. Лирик герой болында йөри. Көзнең соңгы гүзәллеге белән саубуллашу теләге дә, мәхәббәт газаплары кебек нечкә хисләр дә алып килмәгән аны бирегә. Атларын эзләп йөри герой. Көне дә гади хезмәт көне. Тирә-якта көтүчеләрме, балыкчылармы яккан учаклар... Ләкин, учак дигәч тә, ялкынланып, дөрләп янып торган учаклар түгел. Сүнгәннәренә әллә ни гомердер инде: көлләрен, уйнаклап, шаян җил еракларга чәчел бетергән — такыр урыннары гына торып калган. Шагыйрьнең уйлары еракта. Бу учак урыннары аңа «ләхете иңеп төшкән кабер»ләрне. Болгар һәм Суарны, Орадур һәм Сонгмины хәтерләтә. Шушы урында шагыйрь күңелләрне тетрәтерлек ачыш ясый. Учак урынына Тишелмәгән курпы,— Минем яшь йнр.мсм Урыныннан купты Тишелмәгән курпы, тишелмәгән курпы... Учак урыннары... Орадур һәм Сонгми... Шигырьнең соңгы юллары ләгънәт, рәнҗү, каргыш һәм кинәт ясалган куркыныч ачыштан туган шомлы аваз булып яңгы1 М Әгъләмов Учак урыннары Шигырьләр Казан 1973 ел. рый. Орадурларның, Хатыньнарның ярасы сызлаудан туктамаган, Сонгми дигән авыр җәрәхәт ясалды кешелеккә. Әледән-әле кабатланып торган шундый учаклар әрнетә шагыйрь йөрәген. Алгарак кител булса да, шуны әйтү кирәк: Тукайлар кабызган учакларның һаман көчәя баруына да ишарә ясый бу шигъри исем. Кулыбызда Мөдәррис Әгъләмовның икенче шигырь җыентыгы, анда шагыйрьнең сигез еллык иҗат җимеше. Шагыйрь өчен сигез ел аз вакыт түгел. Димәк, безгә хәзер «Учак урыннары» авторының шагыйрь буларак үсеш юлы турында фикер йөртергә дә мөмкинлек туа. Иҗатының нинди сыйфатлары, нинди үзенчәлекләре Мөдәррисне Мөдәррис итә соң? Аны тормышның нинди мәсьәләләре борКүп нәрсә борчый шагыйрь җанын. Төн йокыларын калдырыл, күңелен тынгысызлап, кан тамырлары буйлап бер сорау йөгерә: Карадыңмы үткам канга. Лаекмы син бүгенгегә? Юктан гына мондый сорау куймый шагыйрь үзалдына, чөнки чоры шундый, «чаганнар түгел, заманнар аягүрә» баскан дәвер. Шунлыктан шагыйрь үзе яшәгән төбәк белән генә чикләнми, тагын да төгәлрәк ител әйтсәк, үз казанында гына кайнамый — аны ил язмышы, халык язмышы, дөнья язмышы ут йотарга мәҗбүр итә. Шагыйрь Урал тауларында йөри, аның урманнарында үз эзен калдыра. Тик туган ягын, туган халкын бер даим дә истән чыгармый. Вакытлыча ул калдырыл киткән яклардан искән җил дә, ул тарафтан килгән яңгыр да бик якын аңарга. Бәлки бу яңгыр тамчылары монда Идел. Кама, Ык суларыннан күчкәндер... Таш кыя өстендә тамыр җибәргән нмән до күңелен К кузгата аның, фәлсәфи уйлануларга — Шагыйрьнең көче гомумиләштерүдә.— ди җыентыкка язган сүз башында Сибгат ага Хәким. Мөдәрриснең җыентыкка кертелгән һәр шигыре Сибгат аганың фикерен раслый. Көтүче җырлый. Уралдан да кадерлерәк җир юк аның өчен. Көтүче җырлый— — Уралым. Уралым Ин матур җиредер Син бу дөкьяныц. Ләкин матурлыктан гына тормый шул дөнья. Бәхет бар, бәхетсезлек бар. шатлык бар. кайгы бар. тынычлык бар. сугыш дигән афәт бар җирдә — аны үзләренең лозунгысы иткән бәндәләр бар җирдә. Тауларның да үзәгемә үтә сугыш... Көтүче җырлый, һәр туган яңа көнне сугыш белән башларга хыялланучы бурзайлар бар җир йөзендә. Шуңа күрә дә күлме ачы нәфрәт аның тавышында, нихәтле моң. Бу инде бер көтүче авазы гына түгел, меңнәр, миллионнар хоры. Шуларны уйлап тынгылык таба алмый шагыйрь йөрәге. Җыентыкта шигырьләр хронология тәртибендә урнаштырылган. Әлбәттә, без авторның теге яки бу елларда язылган барлык шигырьләре дә монда кертелгәндер дигән фикердән ерак торабыз. Шагыйрь иҗатын айсберг белән чагыштыру ни дәрәҗәдә төгәлдер, ләкин шул рәвешле чагыштыра калганда, җыентык — айсбергның судан калыккан өлеше генә. Шулай да ул Мөдәрриснең шагыйрь буларак үсешен күзалларга мөмкинлек бирә. Шагыйрь үсә, һаман саен югарырак күтәрелә — офыклар киңәя төшә. Әлегә чаклы үзен зәгыйфьрәк сиздергән тема Мөдәррис иҗатында үзәк темага әверелә. Бу — халыклар язмышы темасы. Мөдәррис үзен үз халкы — татар халкы язмышы белән ныграк бәйли һәм гомум кешелекнең үткәне, киләчәге турында уйлана. .. Үз халкыңның киләчәген. Үткәнен, бүгенгесен; Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер өчен Еракка китеп кара син. Еракка китеп кара! «Халкыңның киләчәген, үткәнен, бүгенгесен» һәм «кайгысының, шатлыгының зурлыгын» шигъри тасвирлауга алыну иҗади кыюлык һәм көч сорый, әлбәттә. Әмма шагыйрь инде җитәрлек тәҗрибә туплаган, иң әһәмиятлесе, эзләнергә иренми, уйлана белә — еллар катламы аша халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә карый ала. Мөдәрриснең бер нәрсәдә иманы нык: халкыңның тарихи үткәнен онытырга мөмкин түгел, шуннан башка бүгенгесен (киләчәк турында әйткән дә юк) аңлап булмаячак. Шагыйрь үзе үсә барган саен, лирик герой да үсә, җанлана — укучы алдында әле бер, әле икенче ягы белән ачыла төшә. Шуңа күрә шигырьләрдә я «мин» дип, я «без» дип бирелгән ул затка торган саен ышанасың, аның белән киңәшәсе, уй-хисләреңне уртаклашасы килү теләге һаман көчәя. Алай гына да түгел, алга таба укый барган саен, лирик геройның характеры катлаулана, аны характерлый торган сыйфатлар тирәнәя. Мөдәррисне кабат-кабат укыйсы килүнең серен шуның белән аңлатырга мөмкин. Мөдәрриснең лирик герое — бөтен барлыгы белән җир кешесе. Аның уйлары җирдән, кешеләрдән аерылмаган. Ни генә күрмәсен, кайда гына булмасын, гел шул хакта уйлана ул. һәр шагыйрь, әгәр ул чын шагыйрь икән, традицияләрне дәвам итә. Мөдәррис эстафета таягын Тукайлардан, Такташлардан, Туфаннардан алган. Ләкин барыннан да элек, минемчә, Дәрдмәндкә якын ул. Рухы белән якын, стиле белән якын. Билгеле, берәү дә Дәрдмәнд һәм Мөдәррис арасында тигезлек билгесе куярга җыенмый. Сүз ул турыда бармый. Шагыйрьләрнең бер төре поэтик чаралар ярдәмендә сурәт, күренеш тудыра. Шуның аша үзен чолгаган мохитка мөнәсәбәтен белдерә. Мөдәррис турында моны әйтеп булмый. Ни турында гына язмасын—табигатьме ул, мәхәббәтме, батырлыкмы, я булмаса ана турындамы — шагыйрь фикер әйтә һәм һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәтен белдерә. Татар әдәбияты тарихында андый үрнәк бирүче шагыйрьләр бар. Шулерның берсе — Дәрдмәнд. Ләкин Мөдәррис Әгьлә- мов, уйлана белү белән бергә, Дәрдмәнд- тан сагыш, хәсрәт, моңны да кабул иткән. Җыентыкта мондый юллар бар: Сагышларны күбрәк йөртә. Күбрәк саклый картлар җаны. Бит шагыйребез әлегә өченче дистәне дә ваклап бетерергә өлгермәгән. Шуңа да карамастан. Мөдәррис моң, сагыш, моңсулык, хәсрәт кебек сүзләрне шактый күп куллана. тзэннәрдә чачәк бәйрәмнәре. Лерэгекдә сагыш бәйләмнәре Офыклардан ары бу киплекләр Бу киплекләр — безиен мөмкинлекләр. Тамырларда яшь кан сулык-сулык. Күкрәгемдә сәер бер моңсулык. Бу килеш шагыйрь сабый чырайлы аксакалны хәтерләтә. Дәрдмәндтәге сагыш, өметсезлек аның социаль хәле белән аңлатыла. Ул башкача яза да алмас иде. Ә ни ечен Мөдәррис йөрәгендә «сагыш бәйләмнәре», күкрәгендә -сәер бер моңсулык?..» Шагыйрь — үзе яшәгән заманның елъязмачысы ул. Берни дә аның игътибарыннан читтә кала алмый. Мөдәррискә килсәк, аның иҗатында заман сулышы азрак сизелә. Ә бит шагыйрьнең сигез еллык хезмәте бу җыентык. Сигез ел эчендә безнең илебездә һәркайсы тарих битенә җуелмас сүзләр белән язылырлык нинди генә вакыйгалар булып үтмәде. Ә дөнья күләмендә? Аларның берсе дә шагыйрь йөрәген кузгата алмаганмы икөнни? Кирәк иде. Кирәк иде генә түгел, шуннан башка шагыйрь шагыйрьлеген югалта. Мөдәррис иҗаты сагыш, моң белән генә чикләнә дип, аның башка шигырьләренә күз йому, әлбәттә, гаделлек булмас иде. Чын мәгънәсендә оптимизм бөркелеп торган шигырьләре дә байтак аның. Сүзне озакка сузмый, -Студент кунагы» дигән шаян шигырен үрнәккә китерү дә җитә. Сүз сәнгате нечкәлекләрен белеп эш итү — Мөдәрриснең иң зур уңышларын- нан берсе. Шагыйрьнең әдәби теле йөгерек, һәр сүзе үз урынында. Кулына кә- газь-каләм алганчы ук туган булалар, күрәсең, шигъри юллар. Дулкыннарны тимер чылбыр Ыргыта телеп-телеп. Башыңны комга салырсың БоЙЛәиган койма кебек. Сагындырганда ирек Күрәсез: искитәрлек катлаулы тасвир чаралары юк монда — барысы да көндәлек тормышта кулланыла торган иң гади сүзләр. Ләкин Мөдәррис каләме аларны берсе артыннан берсен бик белеп кенә тезеп куйган, нәтиҗәдә музыкаль яңгыраш. Мөдәррисчә яңгыраш барлыкка килгән. Мөдәррис көндәлек сүзләр белән тирән фикер әйтергә омтыла, баш әйләндергеч чагыштырулар эзләп газапланмый. Шуңадыр, күрәсең, аның шигъри теле гаҗәеп матур, ювелир төгәллеге белән «шомартылган». Дөрес, аңарда да: Ләкмәсә дә майлы каз ботлары. Егет кеше ләкте аягы . Качып посып кызлар күзләгәндә Ләккәләде картлар таягы кебек юллар очраштыргалый. ләкин сирәк. Мөдәррис—эпиграфлар остасы. Эпиграфның эчтәлек ачудагы роле турында сөйләп тормастан, шуны әйтергә кирәк: аларны ул башка шагыйрьләр әсәрләреннән эзләп интекми, я халык җырларыннан ала. я булмаса. үзе иҗат итә. Үз иҗаты булган эпиграфларда да халык авыз иҗаты әсәрләренә хас җыйнаклык, үткенлек, тирән фәлсәфә ярылып ята. Тауларның да үзәгенә үтә сугыш. Бары тарих ечен генә бетә сугыш Ничә буын килеп китә, белеп шгтә. Бары алар белән бергә китә сугыш Яки: Сабан туйларда да алга карый халык. Керәштерә башлый нәниләрдән алып. Болар комментарий таләп итмиләр кебек. Гадәттә. 2—4 юл белән чикләнгән бу эпиграфларны һич икеләнмичә мөстәкыйль әсәр итеп кабул итәргә мөмкин. Ләкин шигырьләр алардан башка төссезләнә төшәрләр иде. Беренче карашка шигырьнең эчтәлеге белән әллә ни бәйләнештә булмаган кебек күренсәләр дә. шигырьнең тәэсир көчен бермә-бер арттыручылар — шулар. Шуннан башка Мөдәррис Мөдәррис булмас иде Шагыйрь юлда. Бер-бер артлы артта када Баганалар . Баганалар . Шагыйрьгә инде егерме сигез яшь. аңа нибары егерме сигез яшь... Алда тынгысыз эзләнүләр, иҗат газаплары һәм шигъри ачышлар көтә шагыйрьне.