Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ БАЙЛЫГЫ— ХАЛЫКТА

Әдәби тел гомум халык теленә нигезләнеп туа, үсә. камилләшә, чәчәк ата. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки әдәби тел шушы халыкка хезмәт итә, шушы халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Халыкның җанлы сөйләме, гомум халык теле әдәби тел өчен һәр вакыт бетмәс-төкәнмәс чыганак булып тора. Шушы чыганактан ераклашса, әдәби тел яңа тормыш, яңа иҗтимагый шартлар алып килгән үзгәрешләрне белдерә алырлык чаралар табуда зур кыенлык сизәр иде. Хәзерге әдәби телебез төрки халыклар арасында зур үсеш алган телләрдән исәпләнә. Ул — халык теленнән кергән сүзләр, гыйбарәләр, тезмәләр исәбенә дә үс- кәннән-үсә бара. Телебездәге зур байлык — гасырлар буе тупланган сүз байлыгы телчеләребез тарафыннан төрле сүзлекләргә һаман теркәлә бара. Соңгы елларда чыккан «Татарча-русча сүзлек» (Мәскәү. 1966), «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан. 1969) әдәби телдә һәм халыкның җанлы сөйләм телендә кулланышта йөргән сүзләрне туплауда зур адым булдылар. Тиздән басылып чыгачак аңлатмалы сүзлек телебезнең байлыгын тагын да тулырак чагылдырыр. Иге-чиге булмаган бу тел хәзинәсен җыеп бетерү бик кыен эш. Язучыларыбыз- ның әсәрләрендә бернинди сүзлекләргә дә теркәлмәгән, әмма әдәби телгә кереп китә алырдай әллә никадәр сүзләр очратырга була. Алар халыкта киң кулланылышта йөриләр. Әдәби телдә бу төшенчәләрне белдерә торган сүзләр юклыгын яисә ул төшенчәләрнең берничә сүздән торган сүз тезмәсе рәвешендә, тасвирлама юл белән бирелүләрен исәпкә алсак, аларның каиберләрен әдәби телгә дә кертеп җибәрергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, Кыз чуерташ алды да аны ачу белән Ык өстене бәпчетеп җибәрде. (Г. Мөхәммәтшин. Дулкыннар.) Бәпчетү сүзе юка ташны су өстеннән сикертеп җибәреп, йөгерек дулкыннар ясау мәгънәсендә кулланыла. Әдәби телдә бу сүзнең синонимы юк, бу төшенчәне белдерү өчен сүз дә юк. Шуны искә алсак, бу төшенчә, әлбәттә, сүзлекләрдә урын алыр дип уйларга нигез бар. Тагын берничә мисал китерик. Тупчын кебек киенгән кешеләр азрак баргач юл көенә ойыйлар. (А. Гыйләҗев. Зәй энҗеләре.) Тупчын сүзе кат-кат киенгән, түгәрәкләнеп беткән төшенчәсендә кулланыла. Матур суз бит! Бу сүз шулай ук сүзлекләргә әле теркәлмәгән. Болгавыр сүзе дә буталчыклык төшенчәсен белдерү өчен бик тә кулай булыр иде, җитмәсә, ул әйтер өчен дә уңай, төшенчәне дә төгәл белдерә: — Алай да ярый,— диде Идрис, алдында яткан кәгазьләргә күз төшереп,— минем мәшәкатьле, болгавыр көннәрем. (А. Гыйләҗев.) Аның очлы башлы яңа кара ботинкасы астында калын бакакыилар шытыр-шытыр изеләләр. (А. Гыйләҗев. Зәй энҗеләре.) Бака кабыгы, бака кашыгы диюгә караганӘ да, бакакый сүзе аһәңлерәк тә, кыскарак та. Яисә менә тагын бер мисал: Малае- кызы — Һәммәсе бергә тау шуып, боз өстендә кәшәтаяк уйнап, бергә аунап үскән балалар, (Г. Бәширов. Туган ягым— яшел бишек.) Урта диалектның аерым сөйләшләрендә кәшәкәле уйнау сүз тезмәсе дә актив. Бу сүзне хәтта хоккей сүзе урынына да кулланып булыр иде. Язучыларыбыз беркайда да теркәлмәгән яңа сүзләрне әдәби телгә күпләп алып киләләр. Г. Бәширов. Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, И. Гази. А. Гый- ♦ ләҗев, Н. Фәттах, Г. Мөхәммәтшин, Г. Ахунов һ. б теле моңа үрнәк була ала. Мәсәлән, Менә юл өстенә ак битле, кара түшле сиртмә койрык килеп кунды, X (И. Гази. Онытылмас еллар.) Бергә алар язгы урман һавасы суладылар, яр буенда = саргылт тал пипиләре өзделәр. (Н. Фәттах. Бала күңеле далада.) Мансур күзләрен * молтәйтеп аңа бераз карап торды да. артка чигеп, караватка утырды. (Г. Әпсәләмов Ак чәчәкләр.) Теге быткычны шул утыртыл җибәрде бит. (А. Гыйләҗев. Зәй энҗе- 3 ләре.) Урындык ясыйсы каенны ул әллә кайдагы ерак урманнан, түбән җирдә үскә- 3 не, могылсызы булсын дип, үзе сайлап алып кайтты. (Г. Бәширов. Туган ягым — яшел 5 бишек.) Гаҗәпкә каршы, чирәм өстенә кармакны бик сирәк ала торган кашык буе чурагай килеп төште. (Г. Мөхәммәтшин. Дулкыннар.) с Бу мисаллар әдәби тел сүзлекләренә дә. диалектологик сүзлекләргә дә теркәл- н мәгән. Алар арасында үзенең җыйнаклыгы, аһәңлелеге. төшенчәләрне төгәл белдерә ф алуы белән аерылып торганнары шактый күп. Без монда сүзлекләрнең бернинди е төрендә дә теркәлмәгән, әмма әдәби телдә үзенә урын алырдай сүзләрнең кайбер- Z ләренә генә тукталдык. Диалекталь лексиканың матур әдәбиятта кулланылышы үзе п зур бер мәсьәлә булып тора >, Шул ук вакытта, әдәби телне баетам дип, халыктан теләсә кайсы сүзне әдәби = телгә кертергә тырышу да җавапсызлык булыр иде. Мәсәлән, түбәндәге җөмләләр- “ дәге аерым сүзләрнең әдәби телне баетулары шактый шикле. Караңгыда Исламның u әле кулында, әле битендә калтыранган дымлы чәч бөртекләре тиеп китте (Н. Фәт- я тах).— Без пассажирлар йөртмибез ич,— диде Илбарис, аны дүндермәкче булып о (С. Сабиров). Төрлесе төрле дәүмәлектәге кылдый-былдый тәгәрмәчләр... (А. Гыйлә- җев). Шөкер, ярый берчәк (Ш. Маннур). Соңгы елларда әдәби телебез җанлы халык сөйләменнән кергән сүзләр исәбенә шактый баеды. Урта диалектның җайдак, өрфия, тәүге, тымызык, күлевек. тоҗым, аҗаган, кондырак кебек сүзләре аларны алып керүче әдипләр телендә генә түгел, башка тел осталарыбыз тарафыннан да яратып кулланыла. Әдәби телебез халык теленнән аерым сүзләр алу белән генә чикләнми. Халык сөйләм теленең җанлылыгын, эмоциональлеген, йөгереклеген бирү өчен әдәби телгә җанлы сөйләм әйләнмәләре дә килеп керә. Халык сөйләмендә үзеннән-уэе, табигыи рәвештә, уйламыйча гына әйтелгән бу төзелмәләр, әлбәттә, әдәби телдә язучыләры- быз, шагыйрьләребез тарафыннан аңлы рәвештә кулланылалар. Мәсәлән, самолетлар гүләве бүтән уйлар уйлата. Күктә самолетлар... Алар югарыдан күбрәк күрәләр, күбрәк беләләр Куркынычын да, киләчәк матурлыкны да. (Ә. Баянов. Яшьлегемне эзлим.) Сез бит, доктор, галәмәт эш эшләп ташладыгыз. Газетага басып чыгарырлык. (Г. Минский. Язның беренче көне.) Барыбер аның абыйсы Рәйсәне яратмаска тиеш. Аның ише әләкчене. (Р. Төхфәтуллин.) Мондый төзелеш бары җанлы сөйләмдә генә туарга мөмкин. Сөйләм процессында кеше җөмләнең бөтен кисәкләрен дә төгәл, логик эзлекле, бик тәртипле итеп урнаштырып җиткерә алмый. Инде формалашып җиткән фразага сөйләүченең аңында онытылып калган, истән чыгып киткән кисәкләр килеп ялганалар, өстәләләр. Табигый сөйләмнең бу үзенчәлеге өстәлмә конструкцияләр барлыкка китерә. Тел белемендә аны парцелляция күренеше дип тә атаучылар бар Өстәлмә конструкцияләр телдә бүген генә тумаганнар, әлбәттә. Җанлы сөйләмнең бу үзенчәлеге халык иҗаты әсәрләрендә, татар халкының язма истәлекләрендә сакланып калган. "Йосыф вә Зөләйхаида (XIII йез) мондый юллар бар: Бер хәбәши кол вар иде, Кылыч атлы. 1 Мәхмүтова Л. Т. Хәзерге татар әдәби теле һәм диалектлар. Татар теле һәм әдәбияты. 4 нче китап. Казан. 1969. Монда, әлбәттә, ритм, рифма таләбе дә роль уйнаган булуы мөмкин. «Тәеарихы Болгария» дә (XVII йөз) мондый алым еш кулланыла: Вә дәхи ул атауда сычканнар вардыр. мышыктан олу... Вә дәхи ул диңгездә нурдан кошлар вардыр, киекә биңзәр... Вә дәхи ул диңгездә бакалар вардыр, егерме карыш, биеклеге... Өстендә төкләре вардыр, ак мамык кеби... К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Коләхметов, Г. Камал, М. Фәйзи, Г. Ибраһимов, Ш. Камал әсәрләрендә өстәлмә конструкцияләр ара-тирә кулланылып киләләр, ә М. Гафу- ри, Ф. Әмирхан иҗатында алар бөтенләй диярлек очрамыйлар. Эш, әлбәттә, һәр әдипнең индивидуаль стилендә. Салмаклык, эпиклык бу алым белән һич тә килешә алмас иде. Олы буын әдипләребез Ф. Хөсни, Ә. Еники, А. Шамов, Г. Бәширов, Г. Гобәй әсәрләрендә өстәлмә конструкцияләрне куллану арта төшә. Кайбер язучылар, мәсәлән, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Ф. Хөсни, X. Туфан һ. б. аларны аеруча яратып кулланалар. Мәсәлән, Аннары без сөйләшеп утырдык. Озак түгел. (Ф. Хөсни. Язмыш шуклыгы.) Әйтергә көне килеп җитте дип уйлыйм. Самый көне. (Ф. Хөсни. Утызынчы ел.) Менә, алла теләсә, совет кайткач, яңа өй сорарбыз. Зурны, биекне... (Г. Гобәй. Маякчы кызы.) Посттагы солдат мылтыгын кешегә бирергә тиеш түгел, аңладыңмы? Иң зур командирга да. (Г. Гобәй. Каланча.) Бер көн эчендә атлы-тунлы, йортлы- җирле булдың бит, Әбделхәй, ди. Нәкь әкияттәге шикелле. (Г. Бәширов. Туган ягым — яшел бишек.) Хәзерге татар прозасында бу алым бик киң кулланыла. Өстәлмә конструкцияләр дип йөртелгән бу алым бик күп стилистик функцияләрне башкара ала. Ул юмор, ирония, сатира, комизм алымы буларак та, сөйләм телен, бигрәк тә балалар һәм картлар телен стилизацияләү алымы буларак та кулланыла. Мәсәлән, Т. Гыйззәт персонажларыннан берсе болай ди: Колтау мулласы өстеннән дәгъва кылып йөргән өчен сыер хакын биреп җибәр... Укучы яки тамашачы бу бай ничек итеп шундый яхшылыкка бара соң әле? дип уйларга өлгерми, бай тагын берничә сүз өстәп куя: Камчы белән. Үлгәнче онытмаслык булсын. Яисә менә Ш. Маннурның «Муса» романында фашист майоры Краузе Җәлилгә ауга барырга тәкъдим ясый. Шунда мондый юллар бар: Муса ауны яратмыймы соң? Үлеп китә инде ул ауда йөрер өчен!—Бусы чыннан да дөрес булгандыр. Әмма шул юллар янына иронияле тагын берничә сүз өстәлеп әйтелә: Бигрәк тә майор Краузе белән. Телебездә аларның күпләп кулланыла башлавы Ә. Баяновның "Яшьлегемне эзлим» лирик повесте белән бәйле түгелме икән? Романтик шәхес авызыннан сөйләнә торган бу лирик монологта яңа интонация ишетелеп куйды. Шуннан соң ук Н. Фәттахның «Мөдир Саҗидәисе дөнья күрде. Монда да шәхес монологы. Монда да җөмләләрнең төзелеше нәкъ сөйләм телендәгечә. Шуннан соңгы әсәрләрдә бу конструкцияләрне бик күпләп очратырга була. Сөйләмнең җанлылыгы, табигыйлеге эчкерсезлеге Ә. Баяновның менә бу юлларында бигрәк тә ачык сизелә. Яз көне, сары яфраклар, былтыргы үләннәр түшәген аралап, ямь-яшел үлән шыта... Аксыл гына, көчсез генә... Безнең икебезнең дә аерыласы килми. Бер генә минутка Да... Кечкенәрәк күзләре дә очраклы түгел — өлгергән иген кырын бизәп торган зәңгәр чәчәк төсле... Алардан шундый тәмле ис килә, өлгергән иген исе... («Яшьлегемне эзлим».) Кеше сөйләменең табигый интонациясен бирү өчен, сөйләмнең табигыйлеген күрсәтү өчен кулланылган сурәтләр бит болар! Кеше белән якын итеп сөйләшеп утырганда гына, үз «күңел хисләреңне аның алдына сибеп салганда» гына мөмкин булган интонация барлыкка килә. Әйтелгәннәргә нисбәтән Сибгат ага Хәкимнең «Социалистик Татарстан» газетасының 4 ноябрь 1971 ел санында Әхсән Баянов иҗатына багышлап язган «Гел яктыга 1 Мисаллар «Борынгы татар әдәбиятыхндагы (Казан. 1963.) текстлардан алынды. 109 бит, 458—59 битләр. таба» мәкаләсенең беренче юлларын китереп китәсе килә: «Шигырьдән түгел, поэмалардан башлап китте Әхсән Баян. Ун ел элек, 1959—60 елларда. Ике буын уртасында... «Шәүкәт Галиевләр белән Равил Фәйзуллиннар буыны уртасында...» С. Хәкимнең язу алымындагы бу үзенчәлекне, ирексездән, Ә. Баяноаның лирик повестеның стиле белән чагыштырып карыйсы килә башлый. Әмма бер үк стилистик чараны күп тапкырлар куллану әсәрнең бераз тәмен җибәрә, кайчак өтекетек җөмләләр ясалуга китерә. Күренекле тел осталарыбыз тарафыннан бик сайлап кына, чамасын белеп кенә кулланылганда, бу алым бик күп төрле стилистик бизәкләр тудыра ала. Шунысы кызык: өстәлмә конструкцияләр проза телендә генә калмыйча, поэзия теленә дә күпләп үтеп керәләр. Мәсәлән, С. Хәким иҗатында ул аның индивидуаль стилен билгеләр дәрәҗәдә характерлы. Халыкның җанлы сөйләм телен сурәтләү өчен, авторның тирән кичерешләрен, уйлануларын сурәтләү өчен ул бик кулай: Түбәтәйдән, ләкин ялан аяк. Чыбыркысы сүстән, кыл очлы. («Баһавиның моңы») Базарга күптәнге сукмактан Икенче карт килә, оныклы. (гВасыятьлэр» ) Ир затына, беләм, күбрәк төшә Семьяда һәм эштә... Судта да. («Әулияэ.) Бу турыда шагыйрь үзе дә болай яза; «Мин алдынгы татар поэзиясе һәм рус демократик поэзиясе традицияләрендә тәрбияләнгән шагыйрь. Халыкчан тел, сөйләү я теле якын... Ничектер, халыкчан телдә гадилек белән хакыйкать, гражданлык хисләре а. әйбәтрәк кушыла. Мин шул традиция кешесе...» '. ң С. Хәкимнең бу алымны кулланып язуы аның индивидуаль стиль үзенчәлеген в тудыруда зур роль уйный. Шагыйрьдәге киң күңеллелекне, тыйнаклыкны, олы җан- лылыкны, зур гражданлык тойгысын күрсәтү алардан башка мөмкин булмас иде. Түбәндәге юлларда өстәлеп килгән кисәк нинди зур мәгънәви вазифа үти: Ярлар, ярлар, халык күңеле кебек, Сез катлаулы, тордым оялып. Җырларыма минем сездә урын Табылыр микән! Тик бер оялык. (•Ярлар, ярлар. ») X. Туфан иҗатында да бу алым шактый актив кулланыла: Сөйләшәбез. Сорыйм: — Ә снн кайдан! — Усиядән... Ватык лодкадан. (•Ззңеар бүре» ) Әйдә, агай, чабатаңны сиплик. Кичәгенәк Без бит әйбәт юкә урладык, Пешә юкә. (•Ике чор арисынба» ) — Сезнең бала! — Әйе, безнеке.— Безнең колхозныкы. Әнә теге Тәрәзәсе гөлле өйнеке. (•Тэрзззсе гөлле өйнеке» ) 1 С. Хәким. Үз тавышың белән. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1969. 48 бит Сафиуллина ф ТЕЛ ВАЛЛЫГЫ - ХАЛЫКТА ф X. Туфан иҗатында өстәлмә конструкцияләр персонаж теленең сөйләм үзенчәлеге бирү өчен хезмәт итсә, С. Хәкимдә ул лирик геройның кичерешләре, уй-фикер- ләренең эчкерсезлеген күрсәтү өчен кирәк. Хәзерге татар поэзиясеннән яңадан-яңа үрнәкләр китерергә булыр иде. Соңгы еллар татар совет әдәбиятын күз алдыннан кичергәндә, бу алымның активлаша баруын күрергә була. Әдипләр аны тоеп алдылар, заман сулышына туры килердәй алым икәнен сизделәр. Халыкның җанлы сөйләм теле өчен иң характерлы булган бу алымны куллануның, әлбәттә, чамасы һәм чиге булырга тиеш. Югыйсә, бу төзелмәләр берсе икенчесе өстенә еш-еш кабатланып килеп, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, эмоциональ тәэсир итү көчен киметергә мөмкин. Без бер сорауга җавап бирергә тырышып карыйк: бу алымның хәзерге матур әдәбият телендә киң таралуының сәбәбе нәрсәдә соң? Әдәби тел шушы телдә сөйләшүче халык теле белән бик тыгыз бәйләнгән. Гомум халык телендәге үзгәрешләр әдәби телгә дә тәэсир итә, әмма ул әдәби телне баетучы иң зур чыганак буларак кала бирә. Чорның катлаулылыгы, динамикасы, тормыштагы күп санлы үзгәрешләр, алар- ның бер-берсен бик тиз алыштырып килүләре авторның сөйләү манерасына да тәэсир итми калмый, билгеле. Тормышта хәзер салмаклыкка, монотонлыкка урын юк. Чор тизлеккә мохтаҗ, дулкынландыргыч вакыйгаларга бик бай. Менә шундый динамизмны бирү өчен язучы эзләнергә мәҗбүр. Аны элеккеге формалар канәгатьләндерми, яңа сулышны бирә алырдай башка, яңа формалар эзли һәм аларны халыкның җанлы сөйләм теленнән таба да. Җанлы сөйләм телендәге табигый бу чара автор сөйләменә, аның әсәренә килеп кергәч, билгеле бер стилистик максатлардан чыгып кулланыла башлый. Бу — яшьләр мавыгуы, мода гына түгелдер дип уйларга нигез бар, чөнки Ә. Еники, Г. Баширов, Ф. Хөсни, И. Гази һ. б. тел осталары аны чит күрмиләр. Бу алымны шулай ук рус теленең тәэсире дип исәпләргә дә мөмкин түгел. Чөнки язма истәлекләрдә һәм бик күптәннән теркәлгән әкиятләрдә һ. б. аларны күпләп очратырга була. Димәк, өстәлмә конструкцияләр активлашуы телнең үз потенциаль мөмкинлекләре нигезендә булган икән. Әдәби телебездә, һичшиксез, сөйләм теле белән бәйләнешле рәвештә активлашып бара торган тагын бер төзелеш турында да берничә сүз әйтеп китмичә булмый. Традицион синтаксиста аларга атау җөмләләр дигән исем бирелгән. Әмма үзеннән соң килгән җөмлә белән үзенчәлекле бәйләнүе аның башка төрле синтаксик төзелмә булуын дәлилли. Мәсәлән: Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы! Нәкъ менә шушы чакларда миңа курайны еш кына ишетергә туры килде. (Ә. Еники.) Ипи карточкасы... Ник аңа тия бу завхоз, ә? (М. Мәһдиев.) Агыйдел буйлары. Ямьле Агыидел буйлары. Мин аларның ямансу матурлыгы, яшьлек белән генә чагыштырырга мөмкин булган гүзәллеге турында бер сүз дә әйтә алмыйм, чөнки ул сүздән файда юк. (Ә. Баянов.) Үсмер чакның татлы һәм тынгысыз, борчулы һәм ашкынулы уй-хыяллары! Иге дә, чиге дә юк аларның. (Р. Төхфәггуллин.) Бу — шагыйрьләрнең яраткан алымнарыннан берсе. Аларны С. Хәким бик яратып куллана. Ватан сугышы... аның йөрәкләрдә җыелып килгән сагыш, моңнары шул көенчә. («Якын дуслар».) Дусг.ык юлы... Инеш кенәме ул! Тап шулай да очын син аның. («Үрләр аша» ) Нигезем... шул иске нигезне. Син. шагыйрь, үлгәч тә кил эзләп. («Васыятьләр») X. Туфан, Р. Фәйзуллин, И. Юзеев. 3. Маликов һ. б. өчен дә бу алым ят түгел. Бу алым теге яки бу предметны-төшенчәне күз алдыма китереп бастырып, аны Сурәтләү мөмкинлеген бирә. Шигъри сөйләмдә, прозаның эмоциональ төрендә әдипләр аны яратып кулланалар. Бу алымның нигезе табышмакларга барып тоташа кебек. Табышмакларда да бит башта ниндидер бер предмет, билге атала, күз алдына китереп бастырыла, шуннан соң гына аңа хас билгеләр әйтелә. Мәсәлән: Кечкенә генә таш пулат. Эче тулы алтын да көмеш. Тау башында җиз төймә. Җиргә тешсә, җир көлә. Суга төшсә, су кибә. Бнек-биек буралар. Сандугачлар оялар. Тышы хәрам, эче хәләл. Ул ни булыр, муллалар! 1 Әдәби телебездә, матур әдәбият стилендә күзгә ташланган тагын бер үзенчәлекле әйләнмә бар — бу керетмә җөмләләр, яисә керетмәләр. Алар синтаксиста моңарчы кереш яисә аныклагыч җөмләләр дип йөртелгән җөмләләрдән структур- мәгънәви һәм стилистик яктан бик нык аерылып торалар. Керетмәләр төп хикәяләү стиленә өстәмә мәгълүматлар өстиләр, сөйләү моментында искә төшкән мәгълүматларны белдерәләр. Алар бер дә икенчел дәрәҗәдә түгел, автор, аларны җәяләр эченә алып, аларга укучының игътибарын юнәлтмәкче була. Керетмәләрдә күп төрле мәгънәләр белдерелә ала: билгеле бер шәхес, предмет турында логик бәяләү, портрет, профессия, персонажның кул-йөз хәрәкәтләре, кешенең сөйләү үзенчәлеге һ. б. Мәсәлән: Шактый күп еллар узгач, мин үзебезнең радиокомитетта (фронттай ? кайтып шунда эшли башлаган чагым) бер курайчы белән таныштым. (Ә. Еники.) “ Иртәгесен мин Кәүсәрияне алып кайттым (теге врач кызның исеме шулай иде). $ (И. Гази.) Пианинода уйнаучы яңарак кына балалыктан чыккан нечкә билле (андыйларны бездә шөпшә билле диләр) оялчан бер кыз иде (И. Гази.) — Ник булмасын, бар иде, кеше күп иде.— дип. тизрәк әйтеп бирергә ашыктым. (Андый чакта җавапны кыска, ачык һәм атылган ук кебек тиз чыгарырга тиешлеген мин инде белә идем.) (Ф. Хөсни.) Шулай авыл өстендәге биеклекне уз кулыбызда тотуның ләззәтен җитәрлек татыгач — чаманы да белергә кирәк бит — малайларга да өләшә башладык. (Р. Тех- фәтуллин.) Безнең күзәтүебезчә, мондый төр әйләнмәләр искә төшерү, хатирәләр планында язылган әсәрләрдә аеруча күп кулланыла. Әллә кая еракка китмичә, Ә. Еникинең «Без дә солдатлар идек» дигән әсәрен генә карап чыгыйк. («Казан утлары*. 9 сан. 1972 ел.) Язучы, теге яки бу вакыйганы искә төшергәндә, юл уңаенда искәрмәләр бирә бара: «Шундыйлардан менә Хафиз Акшелов, Дурду Ходайбирдин (икесе дә казакълар), минем якташлардан Төхфәт абзый белән чуваш Емелькин — боларны инде чын солдатлар дияргә була... Шулай, кырык икенче елның кышында Баталино дигән станциядә торабыз (ул чагында әле мин ротада писарь булып утыра идем). . Ләкин соңгы ике-өч көн эчендә алар күренмәс булдылар, ахрысы, хатын бу хәтәр җирдән кызын тынычрак урынга алып киткәндер дип уйладым (чөнки безнең хуҗаның да аны. кит. торма монда, тиле, дип куганын ничектер ишетеп калган идем)...» Мондый тезелешле әйләнмәләр шигырьләр теленә дә үтәп керә: Келә-келә кызлар атлап килә. (Кызлар холкы көлү бит инде!) Күзләрендә күрәм яшьлегемне.— Яңа җырым туа шикелле. (Финич Чанышева ) Татар халык табышмаклары. Җыючысы һем тезүчесе Нәкый Исәнбәт. Казан. 1970. Сафиуллин . ф ТЕЛ БАПЛЫГЫ - ХАЛЫКТА ф Урманнар, таулар үттем. Энә буе җир киттем. (Юк. әкият сөйләмим, Алдарга да теләмим.) Шул арада Европадан Азиягә дә җиттем. (И. Юзеев) Рәдиф Гатауллин бу алымны шигырьнең структур-композицион билгесе буларак куллана: Безнең якларда яши ул. Син ул кызны беләсеңме!! «Юк» дисеңме! Зур күзләрен бер дә курмәдеңме! — (Димәк, зәңгәр күкне аңлыйм димә!) — Күрмәдеңме җилгә чәчен таратканын! (Дулкын уйнаклавын күргәнем бар димә!) — Буй-буй матроскадан иде — әллә күзеңә чалынмады! (Яшьлекнең давыл белән көрәшүен күзәтмәдең, димәк!) — Син белмисең аны!! (Җирдә иң матур диңгезне беләм димә!) II Әлбәттә, без югарыда күрсәтелгән конструкцияләрне идеаллаштырудан ерак торабыз. Аларның әдәби әсәрләрдә күп кулланылуы күпмедер күләмдә әсәрнең таркаулыгы, эшкәртелеп җитмәве турында да сөйләмиме икән?! Әмма тел факты буларак, алар, һичшиксез, өйрәнүне сорыйлар. Сөйләм телендә аерым искәрмәләрне сөйләүче түбәнрәк интонация һәм кызурак темп белән әйтеп куя һәм бу искәрмәләр төп фраза эченә кереп урнашалар. Мондый калыплар әдәби әсәрләр теленә үтеп керәләр икән, димәк, юкка гына түгел. Әмма аларга объектив бәя һәм характеристика бирелергә тиеш. Халык сөйләм теленең әдәби телгә тәэсире әйтелгәннәр белән генә чикләнми, билгеле. Әмма бер нәрсә ачык: әдәби тел чоры-чоры белән халык теленә мөрәҗәгать итеп, аннан заман таләбенә туры килерлек сурәтләү чаралары эзли. Әдипләр сөйләм теленнән төрле-төрле сурәтләү чаралары эзләп табып, үзләренең әсәрләре аша халыкка яңадан кире кайтарып бирәләр. Иҗат процессында бу сурәтләү алымнары, язучының осталыгына карап, төрлечә бизәкләр алып, үзгәрәләр. Әмма нихәтле генә үзгәрсәләр дә. җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләрен үзләрендә саклыйлар.