Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘДӘ БҮГЕНГЕ КӨН ТЕМАСЫ

Тамашачының уй-хисләрен дөрес аңлаганда, аның рухи тормышын һәр даим баетырга тырышканда, узган көннәр героикасын, бүгенге тормыш матурлыгын, киләчәк көннәр яктылыгын сәхнә телендә дөрес итеп сөили алганда гына бүгенге көн темасын дөрес чагылдырырга мөмкин. Спектакльләрне өйрәнәләр. куялар, һәм, әлбәттә, вакытлар узу белән алар репертуардан төшеп кала. Ләкин һәрбер спектакль театр коллективы тормышында, режиссерлар һәм актерлар язмышында ниндидер эз калдыра. тамашачының театрга карата булган мөнәсәбәтенә азмы- күпме йогынты ясый, аның эстетик зәвыгын тәрбияли. Иҗат коллективының нинди уй-тойгы- лар белән янып яшәвен белергә теләсәк, театр репертуарына күз салырга кирәк. Репер/уар театрның бүгенге тормышка мөнәсәбәтен, коллективның иҗади мөмкинлекләрен, аның ни дәрәҗәдә өлгергәнлеген күрсәтә. Репертуар турында сүз барганда театр, беренче чиратта, бүгенге көн темасын күздә тотарга тиеш. Драма әсәренең уңышлы яки уңышсыз булуы барыннан да злек авторның, кеше буларак, шәхес буларак, заманны ни дәрәҗәдә аңлавына бәйле. Минемчә, художник бүгенге тормыштан, чынбарлыктан халык өчен иң әһәмиятле вакыйгаларны сайлап ала белсә генә уңышка ирешә. Безнең заман драматургтан кеше тормышын, көнкүрешебезне мөмкин кадәр киңрәк яктыртуны сорый. Бүгенге драматургия фикер ягыннан тирәнәю, тематик яктан киңәю бәрабәренә үсәргә тиеш. Ләкин әле бүгенге көн вакыйгаларына мөрәҗәгать итү белән генә бу мөһим мәсьәләне хәл ител булмый. Бүгенге көн темасына багышланган спектакьләр заманның иң мөһим күренешләрен чагылдырырга тиеш. Шул чакта гына театрның тәрбияви роле үсәчәк. Г. Ахуновның -Чикләвек төше» повесте буенча эшләнгән һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры куйган шул исемдәге спектакль бүгенге көн темасына багышланган. Театр әлеге әсәрнең фикерен. эчтәлеген бәтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә алганмы соң? Безне иң элек әнә шул сорау борчый һәм бу сорау, минемчә, бик урынлы. Чөнки инсценировка — театрдан күп көч. шуның белән бергә аеруча сак эш итүне сорый торган катлаулы жанр. Шулай бервакыт патша Николай Беренче Пушкинга «Борис Годунов» трагедиясен Вальтер Скотт романнары рухында үзгәртеп язарга киңәш итә. Ә Пушкин моңа каршы нәфрәтләнеп: «Трагедия булып туган әсәрдән һич тә роман ясап булмый»,— ди. Шулай булгач, без үз алдыбызга: «Роман я повесть формасында язылган проза әсәре сәхнәдә ничегрәк яңгырар?» дигән сорау куя алабыз лабаса. Бу, минемчә, шулай ук урынлы, әһәмиятле сорау. Ни өчен дигәндә, театрлар инсценировкаларга кәннән-кон ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бәлки моның сәбәбе яхшы проза әсәрләренең яхшы пьесаларга караганда күбрәк иҗат ителүендәдер. Хәер, ни генә булса да, инсценировкаларның театрларда зур шау-шу тудырган очраклары көннән-көн арта, инсценировканы кире кагучылар азая бара. Сәхнә сәнгатенең магистраль юнәлешен билгели торган төп жанр драматургия булуы, әлбәттә, бәхәссез. Ләкин бүген, театр тормышының иң тирән катламнарына үтел керергә омтылган дәвердә, репертуарның башка чыганаклар бәрабәренә баюын хупларга гына кирәк. Проза әсәрләренең сәхнәдә яңа тормыш башлап җибәрү очраклары санап Т бетергесез. Әйтик, «Чапаев», «Виринея», •Мятеж», «Бронепоезд 14-69»... Әле бүген дә үзләренең тәэсир итү кечен, актуальлеген җуймаган революцион рухтагы әнә шундый әсәрләр яшь совет театрларына героик романтика белән сугарылган традицияләр урнаштыруда зур булышлык күрсәттеләр. Тик мәсьәләнең шул ягы да бар: роман яки повесть сәхнәдә күпмедер дәрәҗәдә югалтуларга дучар була. Гадәттә зур әсәрләрнең фикерләре, эчтәлекләре саега, характерлардагы кайбер үзенчәлекле сыйфатлар югала. Инсценировка авторына һәр вакыт диярлек сәхнә законнары турында уйларга туры килә. Зур күләмле әсәрне берничә сәгатьлек спектакльгә сыйдырып бетерү — һич тә мөмкин булмаган эш. Шуңа күрә инсценировка авторы да. театр да һәркайчан әсәрнең нинди өлешләрен, сюжетның кайсы сызыкларын сәхнә рамкаларына кертү турында бик ныгытып уйларга тиеш. Әлбәттә, инсценировканың уңышлы яки уңышсыз булуында сәхнәләштерергә алынган әсәрнең заман таләпләренә ничегрәк җавап бирүе, аның идеясе зур роль уйный. «Чикләвек төше» мисалында фикеребезгә ачыклык кертеп үтик. Ил кайгысы өчен кайгырып, дәүләт эше өчен янып-көеп йөргән Халикъ Саматов белән мещан семьясында тәрбияләнгән Рокыяның дөньяга карашлары ике төрле. Шул карашларның берберсе белән бәрелешүе әсәрнең төп конфликтын тәшкил Тамашачы инде күптән сәхнәдә Халикъ Саматов кебек коммунист образын күрергә тели иде. Миңа калса, бу образ нәкъ менә бүгенге тормыштан, безнең әйләнә- тирәбездән алып язылган. Халикъ Саматов һәр вакыт заман сулышын тоеп, партия күрсәткән юлдан читкә тайпылмыйча яши торган саф йөрәкле коммунист. «Чит кеше» спектаклендәге Алексей Чешков кебек үк, Халикъ Саматов та сәләтле оештыручы. Халикъ Саматов белән Алексей Чешков — Погодинның «Минем дустым» пьесасыннан Григорий Гай, Кочетков- ның «Бертуган Ершовлар»ыннан Дмитрий Ершов, Лаврентьевның «Әтиең мин синең» әсәреннән Трофим Кичигин эстафетасын дәвам иттерүчеләр. Спектакльнең беренче ике пәрдәсе повесть стиленә тулысынча туры килә. Бу пәрдәләрдә конфликт кискен итеп, ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Әмма өченче пәрдәдә без Халикъ Саматовның колхозчылар арасында булуын сурәтләгән конкрет вакыйгаларны күрмибез. Кешеләрне үз артыннан ияртеп бара торган сәләтле җитәкче Халикъ Саматов бу пәрдәдә характер буларак ничектер сүлпәнрәк чыккан. Сүз дә юк, артист И. Йомагулов үз ролен ышандырырлык итеп уйный. Беренче карашка актерның тышкы кыяфәте ничектер үзгәрешсез сыман, тик тамашачы һәр вакыт диярлек аның эчке тормыш белән янып-ялкынланып яшәвен сизеп, күреп утыра. Кыскасы, И. Йомагулов үзенең эчке кичерешләрен, уй-хислә- рен тамашачыга җиткерә ала. Ә бу актер өчен, әлбәттә, бик мөһим сыйфат. Спектакльдә иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — мещанлыкның чын йөзен фаш итү. Без сәхнәдә мещанлыкның төрле формаларын күрәбез. Ул — дәүләт хисабына яшәргә тырышу, квартираны кирәксез әйберләр белән тутыру, үз профессияңә салкын карау, җәмгыять алдындагы бурычларны оныту кебек фактларда чагыла. Татарстанның халык артисткасы М. Миңлебаева, РСФСРның һәм ТАССР- ның халык артисты Г. Шамуков мещанлыкны артык көчәнмичә генә сатирик планда күрсәтәләр. Алар, үз рольләрен сәнгатьчә итеп башкару белән бергә, тискәре персонажларга хөкем дә чыгаралар. Ә тамашачының ихлас күңелдән «көлүе әлеге хөкемнең дөрес булуын раслый. Артистка Н. Ихсанова авыр язмышлы хатынкыз образын иҗат иткән. Ул героиняның психологик халәтен дөрес аңлый, үзенең ролен оста башкара. Спектакльдә аеруча әһәмиятле, истә кала торган күренешләрнең берсе — Саматовның Маркиз атавында Рокыядан сорау алу күренеше. Бу күренеш режиссерның зур казанышы дисәк тә хата булмастыр. Монда табигать үзе кешеләрнең саф күңелле булуларын таләп итә шикелле. «Киттек, Рокыя туташ,— ди Саматов күк күкрәү авазлары астында,— яшенле яңгыр булачак». Рокыя, ниндидер бер кискен карарга килгәндәй, алга талпынып куя. Аннары кыю гына: «Булсын»,— дип җавап бирә һәм Саматовка барып сыена. Яшен яшьни, күк күкри. Гүя табигать Рокыяга мещанлык тойгыларыннан арынырга, сафланырга булыша. Рокыя яшенле яңгырга каршы бара. Үзенең язмышын Саматов бепэн бәйләргә тәвәккәлләве була бу аның. Рим шагыйре Овидий «сәнгатьнең сәнгать икәнлеге сизелмәсен» дигән шикел- лерәк фикер әйткән. РСФСРның халык артисты. Тукай премиясе лауреаты Ш. Биктимиров уйнавында без моның ачык мисалын күрәбез. Актер вакыт буенча артык зур булмаган эпизодта обком секретаре Саттаровның якты образын тудырган. Саттаров — кеше күңеленең бетен нечкәлекләрен аңлый торган, эчкерсез, кешелекле җитәкче. Рокыяны мещанлык баткагыннан тартыл алуда аның ярдәме аеруча зур була. Тулаем алганда, режиссерлар Ә. Зарипов һәм Р. Хаҗиәхмәтов спектакльдә фәлсәфи проблемаларны да, әхлак мәсьәләләрен дә уңышлы хәл иткәннәр. Тыгызлыгы, психологик тирәнлеге, лирик буяуларның куелыгы, заман таләпләренә җавап бирә алуы белән «Чикләвек тәше» күңелдә якты эз калдыра. Әлбәттә, һәрбер иҗади эш кебек үк, бу спектакль дә кимчелекләрдән тулы- сынча азат түгел. Кайбер эпизодларда көнкүреш детальләренең кирәгеннән артык ишәеп китүе әнә шул хакта сөйли. «Чикләвек төше» хакында әйтәсе килгән соңгы фикерем шул: бу очракта инсценировка жанрына мөрәҗәгать итеп, театр тамашачы өчен дә, үзе өчен дә отышлы һәм файдалы эш эшләгән; киләчәктә дә бу юнәлештә эзләнүләр дәвам иттерелсен иде. Инде В. Качалов исемендәге зур драма театрының соңгы спектакльләреннән берсе «Саша Белова» (И. Дворецкий) турында берничә сүз. Бу спектакль техник вузларда укучы студентларның, фәнни-тикшеренү учреждениеләре хезмәткәрләренең тормышын яктырта һәм кешенең җәмгыятьтә тоткан роле турында сөйли. Кешенең гармоник камиллеккә омтылуы җәмгыятьне дә үзгәртә, матурландыра. Без еш кына гармоник камиллекне ничектер берьяклырак аңлыйбыз. Янәсе, физик яктан сәламәт белемле, югары эстетик зәвыкка ия булган кеше бөтен яктан камил була. Ләкин гармоник камиллек өчен болар гына җитми. Әлеге сыйфатларның барысына ия булып та күңелләре, җаннары белән мещан булып калган кешеләр юкмыни?.. Әлеге спектакльдә төп персонаж Саша Белова чын мәгънәсендә бөтен яктан килгән, ягъни гармоник камиллеккә ирешкән, укымышлы, акыллы, итагатьле, намуслы, эчкерсез кеше итеп бирелгән. Ул һәр минутта фән өчен, кеше бәхете өчен үэ- үзен корбан итәргә әзер. Аның бөтен уйлары ничек кенә булса да кешеләргә күбрәк файда китерү турында. Тик тормыш юлында Саша Беловата очраган кешеләр аны аңламыйлар, я булмаса аның эчкерсезлеген үзләренең шәхси максатлары өчен файдаланырга тырышалар. Әлбәттә, Саша характерындагы күп кенә сыйфатлар гипербола дәрәҗәсенә җиткерелеп күпертелгән. Пьеса авторы һәм театр моны куелган проблеманың әһәмиятен тамашачыга бетен тулылыгы белән җиткерү, аны уйландыру йөзеннән эшләгәннәр булса кирәк. Саша Белова — катлаулы образ. Сәләтле актриса С. Кузьминаның бу образны тагын да камилрәк итү өчен байтак тырышасы бар әле. Чөнки кайчагында Сашаның саф күңеллелеге. эчкерсезлеге беркатлылык булып күренә башлый. Әлеге спектакльдә киңлек, ритмик төгәллек җитенкерәми. Һәм режиссер Н. Бабенкога бу хакта шактый уйланырга кирәк. Безнең заман, замандаш темасы Казанның Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачы театрында куелган «Яз көне, 30 апрель» (А. Зак һәм И. Кузнецов) дигән спектакльдә дә ярыйсы ук тулы чагылыш тапты. Бу спектакль (режиссеры Л. Верэүб) Бөек Ватан сугышы тәмамланыр алдыннан булган героик вакыйгаларны яктырта, яшь совет сугышчыларының батырлыгына дан җырлый. «Яз көне, 30 апрель» — автор фикерен түкми-чәчми тамашачыга китереп җиткерүе, яшь буын Өчен тәрбияви роле зур булуы белән кыйммәтле. «Актер бүгенге кешеләрне дулкынландырган сорауларга җавап бирергә, үз чорының алдынгы кешесе булырга тиеш»,— дигән бөек режиссер К. Станиславский. Ул һәр вакыт фикер театрын, идс «-художество позициясе ачык һәм төгәл театрны яклаган. Бүгенге тамашачының да өметләре һәм уйлары шундый театр турында.