Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ

Немец һөҗүме вакытында Алексей Баранов батареясына әллә ни зур каза килмәсә дә, бүтән батареяләр бик каты кыршылган иде, шуна күрә дивизионны яна көчләр белән тулыландыру өчен икенче эшелонга күчерделәр. Алексейныкылар әйбәт кенә бер урманчыкка урнаштылар. Орудиеләрне сугышчан тәртипкә куйдылар, траншея һәм блиндажлар казыдылар. Тикшерүче, өйрәтүче, отчет сораучылар күбәеп китте. Теге оперуполномоченный да исән икән әле. Бер көнне блиндажда Алексей бер үзе калгач кына ул килеп керде. — Синен гаебен юк, ахрысы, капитан,— диде ул ышандырырлык тавыш белән.— Син безгә ярдәм ит. Ничек булган, барча нечкәлекләренә кадәр искә төшереп, безгә язып бирсәңче, ә? Ул кушмый, ә үтенә иде. — Әллә сызымнар дошманга эләккәнме? — дип шаккатып сорады Алексей. Вәкил ирен очлары белән генә «нинди беркатлы син?!» дигән кебек елмайгандай булды һәм дипломатларча дәшми торды, тик барыбер җавап кайтармады. Шулай да теләге үтәләчәк икәнен капитанның чыраеннан сизеп, канәгать булып чыгып китте. Алексей бу кеше калдырган ак кәгазь битләренә карады, озак кына уйга чумып утырды. Барысын да искә төшереп булырмы? Кырык беренче елның канлы җәе иде, ә бүген кырык дүртенче елның июнь башы — нәкъ өч ел узган. Алексей ул вакытта отделение командиры — сержант, Көнчыгыш Пруссия чигеннән өч йөз чакрым тылдагы хәрби шәһәрчектә хезмәттә иде. Әх, яраның кутырларын куптару никадәр авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә белер! ...Иртәгә сугыш башланачак ул көнне өйләдән1 соң ук бөтен комсостав җыелышка киткән иде. Тоташ эре чыршылык эченә урнашкан хәрби шәһәрчек, бушап, кешесез өй шикелле булып калды. Сержант Баранов үзенең отделениесе белән штабта каравылда тора иде. Шәһәрчекнең кайсы почмагындадыр бер эт җанны талап улый да улый, шомлы тавышы белән күнелне өзеп-өзеп ала шикелле тоела. Телефонда исә бернинди тавыш юк. һәммәсе тыныч, парольләрне әйтешәсең дә трубканы куеп торасын. Алексей икенче бүлмәдә ял итүче кызылармеецны уятты һәм үзе анын урынына ятты. Ярты көн узды, ә җыелышка киткәннәр һаман юк. Нишләп болай соңгардылар икән, мөгаен, кино күрсәтә торганнардыр дип уйлады сержант һәм йокыга китте. Яктырып килгәндә, ул кинәт коточкыч шартлау тавышына сикереп торды, һавада унлаган самолет гүли, алар бөтен тирәне бомбага тоталар иде. Күзләре маңгаена менгән, чиксез куркынган кызылармеец Алексейга килеп орынды. — Нәрсә бу, сержант? — дип, беләгеннән тарткалады. Алексей:. — Дошман провокациясе! Постны ташламаска! — диде дә телефонга килде һәм шалтыратырга кереште. Парольне күпме генә кычкырса да, ана жавап бирүче булмады. Ә тышта бомбалар шартлый, мәхшәр, ишегалды бөтенләй күренми иде, кинәт тәрәзә пыялалары коелып төште, ә кайсылары рамнары белән очты. Кемдер ишегалды ягыннан штабка таба йөгерде. — Хыянәт! Хыя-нәт! —дип, ямьсез, йөрәк өшеткеч тавыш белән кычкырды. Алексей нишләргә белмәде, читлектәге арыслан шикелле, бүлмә буйлап чабулады. Кемнәрдер атлар җигеп, каядыр чыгып чабалар. «Штабны ташларга ярамый!» — дип, үз алдына сөйләнде Алексей. «Ничек инде бу?! Нәрсә бу?!> дигән1 мең-мең шик җанын тигәнәк кебек чәнчә-чәнчә сырып алды. Тагы телефонны боргаларга кереште. Күзенә берни күренмәде, күз алдында бары тик куркынган һәм каушаган кызылармеецлар гына буталыштылар. Нишләргә?! Командирлар кайда?! Шул вакыт безнең чик буендагы орудиеләр атканы ишетелеп китте. Алексей сугыш башлангаңдип уйларга да, уйламаска да белмәде. Самолетлар каядыр безнең тылга таба очалар иде... Бер минут тынлык урнашты, һаваны тутырган балчык кисәкләреннән, тузаннан көн кинәт караңгыланып китте. Көтмәгәндә бусагада комиссар Калмыков пәйда булды. Аның шул хәтле тыныч кыяфәтле булуы таң калырлык иде. Иреннәре кысылган, күзләре эчкә баткан, йөнтәс кашлары тырпайган, үзеннән одеколон исе аңкып тора. Алексей ана өрәккә караган кебек текәлде. Комиссар, исәнләшеп тә тормыйча, өстәлдәге дежур китабын алды, укыды, аннары әллә нинди бер кош тавышы белән кычкырып җибәрде. Алексей шунда гынй комиссарның, артык нык тартылган кыл кебек, киеренке халәтен тойды. — Сержант Баранов? —• Есть! — диде Алексей, ниһаять, бу билгесез, коточкыч хәлдән котылу чарасы табылганына сөенеп. Чөнки комиссар нинди булса да приказ бирәчәк. Комиссар борылып кесәсеннән ачкычларын алды, сейфны ачарга тотынды. Сейф тиз генә ачылмады. Алексей да барып сейф ишегенә тотынды, ниһаять, авыр ишек ачылып китте, сержант бер адым артка чикте. Комиссар аннан әллә нинди йомшак к\н тышлы папкалар чыгарды, үзе Алексейга таба шикләнгән шикелле, икеләнебрәк карап алды. Пөзеннән күренгәнчә, анарда бу сержантка ышану һәм ышанмау тойгысы көрәшә иде бугай. Менә ул, катгый бер карарга килгән кебек, тураеп басты. — Сержант, бу секретный пакетны баш штабка тапшыр! Штаб биредән өч йөз чакрымдагы Соколка станциясенә урнашкан, син аны белергә тиеш! — дип, ул Алексейның күзләренә карады, һәм тагы анын чыраенда икеләнү шәүләсе пәйда булды, бер мәл аска карап торды, тешләрен кысты. — Яна сынала торган яшерен коралның техник данныйла- ры! — дип сүзен дәвам иттерде. Сүзләре ысылдап чыкты, әллә тамагына суык тидергәнме, әллә кинәт башка төшкән бу фаҗигадән һаман исенә килә алмыймы, аның яңаклары күгәргән төсле, тавышы да беткән, көчсезләнгән кебек иде. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ DEP ГЕНӘ ф Комиссар Алексей янына килде, папканы ана тоттырды. — Менә пакет, менә башың! —дип, сөякчел бармаклары белән Алексейның маңгаена төрткәләде. Аннары, китәргә кирәклеген аңлаткандай, читкә карады һәм йомшый төшеп:—Мин ышанам сиңа, улым!! — диде. Шул вакыт таты бөтен тирәне коточкыч гүләү авазы күмде, якында гына бомба шартлады, кирпеч ватыклары тузаныннан һава кызыл сироп төсенә керде. Алексей папканы капчыгына сала-сала чыгып чапты. Аның дежурда бирелгән пистолеты бар иде, ул шуңа канәгать булып, капшап куйды. Казармалар артыннан үткәндә, кемдер нәкъ кинодагы матрос шикелле кычкыра-кычкыра аңа таба чаба иде. — Полундра, хыянәт! Хыянәт!.. — Сугыш, анаңны сатыйм, нинди хыянәт булсын! — дип акырды аңа Алексей.— Тукта, паникага бирелмә! — Теге кеше карап та тормады, күзе тонган, каядыр кычкыра-кычкыра чабып китте. Алексей нәрсә уйларга да белмәде, «мина приказ бирелгән, мин шуны үтәргә тиеш!» дип үзен юата-юата йөгерде. Хәзер шоссе юлына чыгарга кирәк, анда машиналар булмый калмас дигән фикергә килде. «Ә яралансам?» — дип чиксез куркып уйланды ул. «Пакетны нишләтергә?» Аннары шушы фикернең дәвамы буларак: «Ә үлсәм?!» — дигән тагы да коточкычрак уй килде. «Юк, юк!» — бу уйны тизрәк башыннан куып җибәрде. Бомба шартлаулар, гүләүләр ачыграк ишетелгән саен, шул жан өшеткеч уй аның күңелен били бара иде. Бу пакетның үз җаныннан кыйбатрак икәнен тоя ул, ләкин икърар итәргә күңеле базмый. Аннары өмет белән үзен-үзе тынычландыра: бу хәл фәкать дошман провокациясе, чөнки Германия белән Советлар Союзы арасында килешү пакты бар. Мин Соколкага җиткәнче үк барысы да үз урынына кайтыр!.. Ул, хәлдән таеп, бер агач төбенә ауды, бик нык сусаган, су эчәсе килә иде. Хәрби шәһәрчек ягына карап торды, аннан куркыныч кара болыт кебек булып төтен күтәрелә иде. Складларга да ут капты микәнни? Бик каты шартлаулар, гөрселдәүләр, җир селкенүләр тагы кабатланды. Алексей, буыннары оеп калудан куркып, капылт кына торып юлга кузгалды. Дошман самолетлары агач башларына тия-тия диярлек узып, кайдадыр алда бомба ташлап, кире чик ягына очтылар. Нәрсә булыр бу?.. Икенче көнне таң беленгәндә1 Алексей бер хуторга килеп җитеп, шунда тамак ялгап чыкты. Өйгә дә кереп тормады, бер чүлмәк сөт сорап алды да күтәреп эчте, күпмедер акча калдырып, алга ашыкты. Тегеләр дә сорашмадылар, Алексейның таушалган кыяфәтеннән барысын да аңладылар. Ул. күңеле нидер сизенгәндәй, олы юлдан читтәрәк барырга тырышты, чөнки гамәл күрсәткәнчә, самолетлар юл уңаена очалар, юлны бомбага тоталар. Анда безнең көчләр киләдер. Тупланалардыр. Бара торгач, ул үзенә игътибар итмәсеннәр өчен, каешындагы пистолетын алып, кесәсенә салды, ә кабурасын атып бәрде. Пакетны да капчыкта йөртү куркыныч шикелле күренде, кая яшерергә дип һамдн баш ватты. Шул төнне ул> ниндидер иске салам эскертендә кунды. Үз-үзенә ачуы килүдән, җанны кайчы кебек телгәли торган уйлардан йөрәге әрнеде... ...Сагаеп кына бер чаукалыкны чыгып! килгәндә, кинәт хәрби киемле кеше очратты. Алексей шундый сөенде, гүя ул аның якын туганы! Эчтә дөрләп янган бөтен утын, бөтен газапларын аңа бушатасы һәм акрып- акрып туйганчы елыйсы килде. Алексей аңа ачык чырай белән якынлашты, бу таза, мәһабәт кешенең старшина икәнен белде. Тик старшинаның йөзе гаҗәп кырыс, салкын иде. Ул ашап утыра, капчык авызында бер- ике телем икмәге бар иде. Алексейның гаҗиз йөзенә өмет нуры чыккан иде. Ул көзгегә караган шикелле үзенең ничә көннән бирле кырынмаган икәнен белде, ияген капшап торды. — Ну, герой, нәрсә?—диде старшина шактый озак, сыный карап торганнан соң. Алексей станциягә юнәлүен әйтте, үзенең буыннары көчсезләнә баруын бу кеше алдында ачык сизгән кебек булды. — Анда немец өченче көн үк десант төшергән! —диде старшина бер дә ачылмыйча, түбән караган килеш, һәм саубуллашып та тормыйча, капчыгын төйнәп җилкәсенә асты да китеп барды. Алексейны ул( өметсез кешегә санады бугай! Алексей шуны сизде, ана тагылмады. Каккан казыктай басып калды. Бу фажига, бу билгесезлек станциягә житкәч бетәр дип өметләнгән иде, шул өмете һаман үскән, ныгыган иде, менә ул өмет хәзер аның миендә бомба кебек шартлады. Кая барырга, нишләргә? Әгәр пакет бул- маса, берәр частька барып кушылыр иде дә тынычланыр иде. Куе үлән нен дә сизми калды Күпме яткандыр, бик нык өшеп уянды, өстендә шинеле булмавын хәзер генә абайлады. Таң аткан, бөтен жир чык суына чыланган. Алексей бер басу юлына төште, берәр авылга алып барыр, дип исәп итте. Ләкин кемнәрнеңдер аңа кычкыруын ишетте. Алексей колакларын торгызды, каршы як юлда атлар җигелгән бричкага баскан лыгын әйтергә бик кызынган иде, ләкин немецларга булган ачуы аны тыеп калды. Ул һаман да сугышның рәхимсез чынбарлык түгел, ә очрак лы бернәрсә булуын өмет итә, бу мәхшәр бүген-иртәгә бетәр шикелле тоела иде ана. Немецларны үз күзе белән күрәсе, кеше кыяфәтендәге ерткычларның берсен генә булса да теге дөньяга озатасы килде. Башта зур тузан баганасы күренде, аннары алда немецлар ләйда булды. Алар мотоциклларга төялгәннәр, бишекләренә пулемет куйганнар иде. Тачанка кебек дип уйлады Алексей Сигез йөз метр чамасы алда, тирән чокыр аша салынган күпер булган. Ләкин күпер сүтелеп куелган иде. Немецлар шунда туктап калдылар, мотоциклларыннан төшеп, каранып йөрделәр. Сул як текә, тик уң яктан сөзәкләнеп төшкән бер җирдән барып кына чокырны читләтеп үтәргә мөмкин Немецлар, нидер сизенгән шикелле, каскаларын киделәр һәм мотоциклларга төялделәр Беренче бишекле машина сөзәк юлга1 төште, бүтәннәре аның артыннан тезелде. Нәкъ шул чак безнең цепь залп бирде, кул пулеметлары ата башлады Берничә немец бишектә утырган килеш тынсыз калды Буталыш китте, мотоцикллар бер-берсенә бәрелешеп бетте, берсенең тәгәрмәче ычкынып, сөзәклектән чокырга хәтле тәгәрәп килде. Каушаган немецлар кая керер тишек таба алмый өзгәләнделәр, сүтелгән күпер астына сыендылар. Кайберләре мотоциклларына утырып кире элдерделәр Коточкыч лои ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф нәр арасында ул уйланып утырды, үзенен изрәп төшеп, йоклап киткә кызылармеецлар'аңа дәшәләр иде. Алар берничә бричкага төялеп көне буе бардылар. Бу чолганышта булган частьның сугышчылары икән. Ключи станциясенә чигенергә приказ килгәндә, тылга немец десант төшереп, өлгергән. Болар фланг лардан кечкенә группалар рәвешендә чигенергә мәжбүр булганнар. Алексейның эченә бераз җылы керде, ни булса, шул дигән фикергә килде ул. Солдатлар сөйләшмиләр, һәммәсе дә моңсу һәм киеренке, таркау кыяфәттә иделәр Бер шоссе юлы буенда аларны туктаттылар. — Туганнар, хәзер үк цепькә! Немец биредән прорыв ясарга килә, аның борынына сугарга кирәк!—дип ачынып аңлатты комиссар. Аның чырае качкан, үзе ашыга, кабалана иде. «Кухняга барып ашарга алыгыз!» диде дә китеп тә барды. Солдатлар команданы сөенеп каршы алдылар. Чөнки билгесезлек белән җаннары өтелеп бетә язган иде. Бик яхшы ашаттылар, һәркемгә кисәк-кисәк ит бирделәр. Аннары юлның бер очындагы вак урманлы түбәгә| алып барып окоп казырга куштылар. Анда бик күп сугышчы траншеялар казып урнашып маташалар иде, болар исә иш янына куш кына булдылар. Алексей командирга барып, үзендә яшерен пакет бар буталыш булды. Зәңгәр киемле гәүдәләрнең юлда аунап ятулары безнең солдатларга көч бирде. Димәк, туры һәм җаен белеп атканда, немец пулядан бик шәп үлә икән! Кич булып килгәндә, гигант мөгезборыннар шикелле булып, тузан эченнән танклар килеп чыкты. Безнең кырык бишле туплар ток-ток аттылар, әмма танклар коточкыч тавыш чыгарып һаман үрмәләделәр. Гранаталар әзерләргә команда булды. Танклар, сөзәклектән төшеп, клевер җире кырыеннан шуышалар иде. Ләкин шул чак дәррәү бөтен җир яна башлады, баштагы өч танк тоташ ут эчендә калды. Бу тозак иде, командир сөзәк җир белән клеверга ике цистерна керосин һәм автол сиптергән. Танклар шунда керү белән, яндыргыч снаряд атып, шул төшкә ут элдерделәр. Караңгылык фонында ут ялкыны тагы да җетерәк, зуррак булып күренде. Немец тарафыннан эзәрлекләнеп килгән сугышчыларның йөзләрендә канәгатьлек нурлары биеде. — Менә шулай кыйнарга кирәк ерткычларны! — диештеләр. — Немец та тимердән эшләнмәгән икән, ә? — Әйе, әйе!—диде Алексей. — Ник без контратакага бармыйбыз? — дип кычкырды кайсыдыр солдат. Аның тавышы ачынулы иде. — Чынлап та, иптәш'сержант, ә? — дип баягы солдат элеп алды аның батыр ниятен.— Контратакага барсак, берничә танкны плен алырга була иде, әх! Алексей нәрсә дип тә җавап кайтара алмады, чөнки бу уй аның башына да килмәде. Шул чак цепь буенча приказ ишетте: — Яна рубежларга чигенергә! Тавышланмаска, ут кабызмаска! Тыл хуҗалыгына килеп, машиналарга һәм арбаларга төялделәр дә тагы юлга чыктылар. Кичке дымлы салкын аркаларны өшетте, ләкин арыганлык, йончыганлык арбага утыргач үзен тагы да каты сиздерде. Керфекләр юл тузаны кунудащгына түгел, йокы килүдән тимер капкач булып авырайдылар. Алексей тиз генә йоклап китә алмады. Бу көннәр аның гомер җебен бик күп кисәкләргә тураклап1 ташлады. Шул өзекләрне бергә кушарга азапланып карады, ләкин алар берничек тә кушылмады. Ә артта немецлар ракета чөяләр, ул ракеталар ут күбәләкләре шикелле булып офыкка куналар һәм шунда сүнәләр. Ниндидер сагыш йөрәкне чеметеп-чеметеп ала. Югалту сагышы, үз башың кайгысын каплап, өскә чыга һәм өзлексез җанны әрнетә, йөрәкнең ниндидер бер өлеше әле артта, дошман басып алган җирләрдә кала кебек иде. Төне буе шулай бардылар. Таң атып килгәндә, ниндидер бер күпер күренде, аннары кургаш тасма кебек елга да ялтырады. Күпер янында милиционер тора, регулировщик булырга тиеш иде. Барысы да юлны сорарга кирәк, ул белер дип өметләнделәр. Ләкин бераз якынлашу белән теге автоматыннан ата башлады. Юлның икенче ягыннан берничә автомат аңа кушылды, йокымсыраган солдатлар төшәргә өлгергәнче, яраланган атлар коточкыч кешни-кешнп дулап чабарга тотындылар, берни- чәсе котырган көч белән күпер аркылы чыгарга да өлгерде, берничәсе бу якта буталып калды. Кызылармеецларның исәннәре төрлесе төрле якка сибелде. Алексей маңгае белән бик каты җиргә барып төшкәч кенә исенә килде һәм шунда ук немец засадасына эләккәнлеген аңлады. Икенче минутта атларның егылуларын һәм торырга маташып сикере- нүләрен күреп калды. Алексей җиргә иелә төшеп, бер урманлыкка таба чапты да чапты, тирә-ягында пулялар «выжт-выжт» итеп торды Ул бик озак йөгерде, урманның теге ягына чыккач, иген кырлары башлана иде, Алексей тирән-тирән итеп су ярган чокырларны чамалады. Ул биек үләннәр белән капланган кызыл ярлы чокырга төште һәм үзенең хәлсезләнүен, аягын нәрсәдер бик каты чәнчүен тойды. Ату тавышлары хәзер ишетелми иде. Әллә яраландыммы дип, Алексей аякларын чишенде. Юк, яраланмаган икән, тик бармак араларыннан кан саркый, чиләнеп, суелып беткән. Нишләргә? Юарга су юк. Алексей утырган җирдән генә ак әрем яфраклары җыйды, аларны учында уды, бармак яраларына япты. Әрнетеп әчеттерә башлады, шулай да рәхәт иде. Ул җиргә ятты, үз хәлен тагы уйларга кереште. Ничек вешмешокны кулдан ычкындырмаганмын?! Башына шул фикер килгәч эсселесуыклы булып китте. Юк. болай ярамый, бер часть штабын табарга, пакетны шунда тапшырырга! Башка чара юк! Ә каян табарга ул частьны?! Мин үзем ахмак, мина башта ук тимер юлны карарга кирәк булган, ничек тә тиешле частьны таба алган булыр идем. Частьлар бит юл тирәләренә тупланалар. Бу кырда нинди часть булсын?! Соколка станциясе яныннан ук мина унга борылырга, тимер юлга төшәргә кирәк булган. Эх, тиле баш. болай минем бөтен тормышым бер үкенеч ахмаклык кына булачак бит! Юк, үкенеч кенә булып каласы килми. Приказ үтәлергә тиеш, шунсыз күнел тынгы тапмаячак, антка хыянәт иткән шикелле җанны өшетеп торачак. Аяклар, әрнүдән туктап, рәхәт, кызыша. Болай ятсак, йоклап китүен дә бар дип, куркып уйланды Алексей. Әрем яфраклары җыйгалап, шуның белән тагы аякларын уды да әрнешкән бармакларына ыштыр урады, күн итекләрен киде. Иген басуы булгач, берәр хутор ерак түгелдер дип, зиһене алдан йөгерде. Башта чокыр эченнән атлады, аннары басу юлыннан барды. Бер җан иясе күренми иде. Күктә тургайлар, ниндидер кошлар чыр-чу килеп сайраша. Исәбе бу юлы ялгышмады, тау астында кечкенә генә авыл үзенең салам түбәле аркасын кояшта җылытып ята иде. Немецлар бармы анда, юкмы? Адым саен күңелдә шул сорау кабатлана. Каядыр еракта, сул яктарак немец самолетлары очкан тавыш я ишетелә. Алексей иң якындагы өйнең бәрәнге бакчасына керде һәм * ишегалдында берәрсе күренмәсме дип, посып, күзәтеп ятты. Авыл бик » тын, немец аягы әле бирегә килеп җитмәгән булырга охшый. Бераз ятх кач, ул сукмактан абзар читәненә килде, ишегалдын яхшылап күзәтте. Бәйләгән бозау бар, тавык-чебешләр йөри, чучка балалары мыркылдаша. Арт капкадан ишегалдына керде, өй алды баскычына килә башлады. Тәрәзәләр түр якта иде. Кинәт ишек ачылды, Алексей юл сорарга, ашарга юнәтергә кирәк, әрсезләнмичә булмас дип ният иткән иде. Ләкин баскыч өстендә пәйда булган хатын-кыз. учын маңгаена козырек итеп куеп, аңа текәлде, ул ни уйларга да өлгерми калды. Алексей \з фамилиясен ишетте. — Сержант Баранов? — Хатынның тавышы әллә ничек гадәти түгел, каушаган, төерле иде. Хатын баскыч култыксасына тотына-тотына төште, ә үзе нәрсәгәдер елмая иде. Алексей хәтерләргә тырышты: бу хатынны кайда күргәне бар соң? Хатын аның күзләренә туры караган килеш килә, өстендә алгы төймәләре эләктерелмәгән ирләр пинҗәге, үзе ничектер таныш кебек тоела, чыннан да?! — Әллә танымыйсыз? Ә мин сезне таныдым. — Каядыр күргән кебек булам, — диде Алексей, хатын аның учына үзенең кечкенә йомшак кулын салгач. Үзе һаман хатынның чыраеннан таныш чалымнар эзли, әмма таба алмый изалана иде. — Санчастьны хәтерлисезме, ә? — диде хатын, ягымлы тавыш белән. йөзенә нигәдер гаепле елмаю чыкты — Ә-ә, Фира Касыймовна, шулаймы? — Алексей да чиксез сөенде, туган частьның кемен генә очратса да зур шатлык иде. Фира да үзенең чиксез шатлануын бөтеы кыяфәте белән аңлатты. — Сез ничек биредә? — дип, икенче минутта исенә килеп сорады Алексей. — Ә сез соң ничек? — Фираның йөзе күңелсезләнеп китте. Бу көтелмәгән очрашу тыштан шатлыклы тоелса да, эчтән моңсу һәм пошаманлы, фаҗигале иде, икесе дә шуны тойдылар. Фира йөзен читкә борды, бите буйлап борчак шикелле эре-эре күз яшьләре тәгәрәде. 2. «к. У • м «. Камалоп ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф 17 Алексей үзен көчсез сизде, хатынны бу хәвефтән коткарасы, яклыйсы килде. Фираның чарасыз-гаҗиз йөзе һәм нәфислеге аны бу мәхшәр эскәнҗәсеннән йоларга өнди иде. Фира, күзләрен учы белән сөртеп, Алексейга карады. —Интендант Таминдаровны беләм, әйе,— диде Алексей, Фиранын ире белән таныш булуын белгертеп. Тик Фира аны тыңламый, дикъкате бүтән нәрсәдә иде, ул кинәт Алексейны бүлдереп: —Немецлар!—дип кычкырып җибәрде, Алексейга килеп тотынды, хатын ниндидер сигнал; белән шартлы рефлекска өйрәтелгән җәнлек шикелле алга талпынды, ишек төбе баскычындагы төенчеген эләктерде дә капкага атылды. Алексей аның артыннан иярде, шул чак кайдадыр мотор тавышлары тырылдаганы ишетелде. Өйгә кереп чәй эчәргә ымсынганы исенә төште, ярар, тагы булмады инде дип кул селтәде Алексей. —Мин юлны беләм, — диде Фира, тынын көчкә-көчкә алып, Алексейга су буе таллары эченнән бара торган тар сукмакны күрсәтте. Алар куркыныч биек басмадан ярның икенче ягына чыктылар. Анда сөзәк тау һәм сирәк урманлык башлана иде. Алексей, Фиранын тыны ешайганын күреп,! төенчеген алды. Тау түбәсенә менеп җиткәч, туктап, авылга карап тордылар. Авылның теге як тавында, гүя томан эчендәге кебек, мотоцикл шәүләләре күренде, һәм шул хәлне раслаган сыман автоматтан аткан тавышлар һаваны ярды. Алексей, Фираның алдан сизеп өлгерүенә хәйран булып, сөенеп куйды. Немец тырнагына чак эләкми калдык бит, дип уйлады. Фира иң элек ике кулы белән җиргә таянды, аннары ничектер бик ипләп кенә чирәмгә утырды, шунда кулларын баш очына куеп кырын ятты, бер колагы белән җирне тыңлаган кебек тынып торды. Тик шунда ук кузгалды. —һаман киләләр, — диде ул тыныч кына. Каушаусыз, түзем рәвештә Алексейга карады һәм алдан китте. Фираның озын аяклары, төз гәүдәсе ничектер бик үк табигый түгел кебек күренде. Ул кызу-кызу атлый, ирләр пинжәге киң җилкәләренә килешеп тора иде. Алексей аның көчле һәм мәһабәт булуын күреп барды. — Биредән йөз чакрымнарда тимер юл стансасы,— диде Фира, Алексейга якынлашып. — Берәр авылдай ат юнәтеп булмасмы, шул хәтле юлны ничек үтмәк кирәк? Алексей Фираның авыр атлавына дикъкать итте. Хатын исә дикъкатьне бик тиз сизде, минем хәлне аңлый, ахры, мине кайгырта, нинди әйбәт кеше, бәхетем бөтенләй юк түгел икән әле дип куанды. — Ай, шәп булыр иде,— диде хатын, Алексейның хыялын хуплап. — Чик ерак калды бугай инде,—дип, Алексей сүзне икенчегә борды. —Ерак, ерак! Без башта машиналар белән бардык. Немец бомбага тотты, көчкә котылып калдык. Машиналар янды. — Ирегез белән идегезме? — Кая! Кичтән җыелышка киткән иде, 'кайтмады, мине юлда таныш шофер утыртты. Уф!.. — Хатын, иренең язмышын белмәгәнгә, тирән көрсенеп көенде.— Бу нинди хәл, һич аңлашылмый?! — Аңлашыла!—диде Алексей, хатынны үчекләргә теләмичә. Кинәт бүген кайсы ай, кайсы число икәнен беләсе килде, хәтердә барысы да буталып беткән, асты өскә килгән. Чама белән ул июльнең сигезләре тирәседер дип уйлады. Бигрәк тә бу билгесезлек авыр иде. Ә билгесезлектә кеше ихтыярын җуя башлый, зилзилә агымында билгесез бер йомычка кебек булып калуы мөмкин. Алексей шуны аңлагандай булды, үзен-үзе ябышкак көчсез фикерләрдән арындырырга теләгәндәй, сүзен дәвам иттерде. — Фира Касыймовна, бик бетерешмәгез әле! — диде һәм үзен дә шуңа ышандырырга тырышып өстәде: — Барысы да вакытлы гына!.. — Әй, шулай булса, хәер бирер идем. Ә сез белмисезме, безнең часть кайда икән? — Эх, белсәм, болай каңгырып та йөрмәс идем. — Барысы да харап булдылар микән инде? Ирем бер дә үзен саклый торганнардан түгел. — Бәлки исәннәрдер, немецны тоткарлап сугышалардыр, я булмаса чигенәләрдер. — Шундый приказ бармыни соң? Нигә чигенәләр? — Күрәсең, бар, — диде Алексей һәм моннан өч-дүрт көн элек ничек немецларның борыннарына сукканлыкларын, берничә танкны яндырганлыкларың| сөйләп барды. Сөйләгәндә үч алудан туган шатлыгын яшерә алмады, хатын алдында аның көчле буласы килә иде. ләкин Фиранын күз сирпүендә: без сүздә көчле анысы дигән киная сизгән кебек булды һәм тынып калды. Сүзнең гамәлгә туры килмәгәнен менә алар ничә көн инде үз җилкәләрендә татыйлар. Кешене уйга төшерү өчен бер бәла дә җитә, диләр бит. Күпме сөйләндек без, күпме күкрәк кактык? Киноларда безнең көчләр нинди кагылмаслык дәһшәтле иде! Юк, болармы хәзер уйлау файдасыз, болай уйлау гаебеңне бүтәннәр җилкәсенә аударырга маташу шикелле! Кеше үзен түгел, бүтәннәрне гаепләргә бик оста. Ник без шулай икән?!. Алексей үзенә комачау иткән кебек тоелган бу уйларын башыннан куып җибәрде. Ул уйлар аны ач кигәвеннәр кебек сырып алалар һәм энәләрен җанга кадыйлар, канаталар, әрнетәләр иде. Алда ниндидер чиркәү гөмбәзе күренде. Димәк, зур гына авыл. Юлчыларны шул рухландырды, арыган буыннарына көч өстәгән кебек я итте. Өметләрне кабындырды, күңелгә бик күп өмет тулды, хыяллар “ уныш канатында очынып, авылга бардылар, кире кайттылар. Бигрәк тә s Фираныц хәле авыр иде. Ләкин барган саен, авыл чигенә барган кебек * тоела, көн эссе, тамак кибә, иреннәр ярыла иде. — Бүтән бара алмыйм,— диде Фира һәм юл буендагы бер зирек төбенә утырды. Алексей, су эзләп, алгарак китте, анда бер тирән чокыр күренә иде. Фира, нәүмизләнен, карап калды, Алексейның нәрсәдәндер канәгать булмавын һәм ачуы килүен ул аның кыяфәтеннән сизде. Нишлим инде, мин аңа бәла генә шул дип уйлады. Туфлиен салып куйды, күлмәк путасын чиште, тир белән пешеккән тәненең ачытуын тойды. Пинҗәген үләнгә җәеп, кырып ятты. Шул чак карынындагы икенче җан, үзенең барлыгын белгертеп, тибенеп куйды. Фира үзенең срокларын инде ничәнче кат санарга кереште: җиде ай да өч көн булган икән. Алексей әле минем хәлне белми бугай, әйдә, белмәсен, юкса, тагы да ныграк куркыр Болай да мине очратуына эчтән генә үкенә булыр... Миннән ничек котылырга белми булыр! Нишләмәк кирәк, көчсезләнгән һәм искәрмәстән чыгырдан чыгарылган күңелгә гел кире уйлар гына тулучан . Алексей чокырдагы сазлыктан, бик үк чиста* булмаса да. баклашка- сына су тутырды. Үзе юынды, аякларын чишенеп суга тыгып торды, бармаклары һаман канын иде. Кайдадыр, күк күкрәгән тавыш таратып, немец самолетлары оча. Бүген көн артык җете кояшлы түгел, сүрәнрәк; сыок болытлар аша кояш алай ук каты көйдерми, тик җил булмаганга, бик бөркү, һава тыгыз, дымлы, авыр. «Бүген тагы унбиш чакрым кайта алсак, әйбәт булыр иде», — дип уйладь/ Алексей. Ул килгәндә Фира берни булмагандай йоклап ята иде. Хатын Алексейның аяк тавышыннан шунда ук уянды, торып утырды, чәчләрен рәтләде, озын ачык муены матур булып күренде, ә толымы аның тагын да матур, икегә бүлеп үрелгән, бал төсле саргылт — үзенчә мәһабәт иде. — Күп эчмәгез, юкса, бара алмассыз, — диде Алексей ана. баклашка сузып. Фиранын кулларына дикъкать итте: мәрхәмәт нуры таратып торалар На мало» ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф кебек. Нинди гаҗиз алар! Кызганудан аның йөрәге сулкылдап куйды. Тик ни майтара ала ул? Әнә җиткән сакалы да эчен пошыра, ләкин кырынырга ихтыяр көче юк бит. — Инде сез килмисез дип торам, — диде Фира, баклашканы кире биреп. — һе, ничек инде?—дип елмайды Алексей, кояш ашап чуендай каралган, сакал баскан бите уртасында ак тешләре җетеләнеп күренде. — Куркудан ниләр генә башка килми, миңа ачуланмагыз инде, Алексей, яме! — Нигә ачуланыйм, мин үземне-үзем ачуланам. — Үзегезне дә ачуланмагыз! Ачу ул хәтәр, ачу ул иясендә генә туктап калмый, бүтәннәргә дә барып кагыла! — Хатын кузгалды, китеп баручы Алексей артыннан калышмыйча атлады. — Бу ни исемле авыл әле? — диде Алексей, сүзне икенчегә борып. — Ипатово булырга тиеш! — Фира унлап авылны теге йортта чагында язып алган булган. «Каян зиһененә килгән?» — дип. Алексей моны Фираның уңганлыгына юрады. Күркәмлекнең, эчке сафлыкның да. ахры, тәэсире бар. Алексей хатын янында шуны тойган кебек булды. Авыл зур гына, ул калкулык өстенә урнашкан. Аңа керә торган юллар урманга чиктәш. Юлчылар килгән җирдән дә кайбер урамнар күренә. Нигә бер дә морҗалардан төтен чыкмый? — дип күзәтте Алексей һәм шунда ук күзләре ялгышуын аңлады. — Бәхет бармы безнең. Фира, юкмы, ә? — диде Алексей, хатынны дәртләндерергә теләп. — Чү, чү, бәхетне куркыта күрмә!—дип, Фира да өметкә зур ышаныч баглавын белдерде. Алар икесе берьюлы туктап калдылар. — Әллә кичне көтикме? — диде Алексей, ара ике чакрым чамасы калгач. Нәкъ шул вакыт авылның төньягындарак тузан баганасы күтәрелде. — Эх. тагы булмады, немецлар бугай?! —диде Фира, гаять борчылган. еламсыраган тавыш белән. Алексей ни уйларга белмичә торганда артта машина тавышлары ишетелде. Икенче бер мизгелдә юлдан авылга таба элдерүче мотоцикллар күренде. Алексей Фираны тиз генә кулыннан алды да юл буендагы киндер җиренә алып кереп китте. Кешедән дә биек булып үскән киндер аларны яшерде. Караңгы төшкәнче тордылар, Алексей нәрсә дип исәп итәргә дә белмәде, өметләре тагы юкка чыкты. Бу нинди эш инде? Ана вөҗдан үзенең тырнаклары белән яңадан ябышты, Фира каршында Алексей үзен бик уңайсыз итеп тойды, ничектер оят иде. Инде нишләргә? Ләкин тере җан һич тә өмет өзми икән, һаман ышана һәм хәрәкәтләнергә куша иде. Таң атканда алар бер хуторга килеп чыктылар. Монда бик тыныч иде, шунлыктан беренче йортка ук керделәр. Бик илгәзәк кешеләр туры килде. Ашарга, эчәргә бирделәр. Хуҗа хатын Фираның йөкле икәнен сизенеп. Алексейга таба ияге белән ымлап: — Бу иреңме? — дип кызыксынды. Фира: — Әйе.— диде, Алексейга күз кырые белән карап алды. Хатын Алексей савытына сөт өстәгәндә, иелебрәк елмайды да: — Арту көтәсезмени? — дип уфырып куйды. Алексейга да: — Әйе.—дип баш кагудан бүтән чара булмады. Башында уйлары йөгереште: әйтәм аны, Фира үзен сәер тота иде, мин, ахмак, шуны белмәгәнмен дип. бик нык гаҗәпкә калды. Юл. ориентир сорап, рәхмәт әйтеп, юлчылар тагы кузгалдылар. Бик озак бер сүз дәшмичә бардылар. Җитеп килгән арышлар, өлгерүдән агарган борчак басулары һәм сөт кебек ак чәчкәгә күмелгән карабодай жирләре артта кала барды. Шундый мул, гаҗәп байлыкның кара күмергә әйләнүенә ышанасы килми, күңел әрнешә. Барысын да үзен белән алып китәсе, ниндидер могжиза белән хәвефтән коткарасы килә. Берничә көннән Фира хәлдән тайды. Бер утыргач яңадан кузгала алмады. Шунда кунарга, булдылар. Алексей яфраклар, үләннәр жыеп, Фирага урын әзерләде. Фира Алексейның дәшмәвеннән курыкты, төнлә калдырып китмәгәе дигән уй янадан күңеленә килде. — Аркам өши, Алексей, мина арканны куеп ят, — диде Фира, нык калтыранып. Алексей тыңлады, уңайсыз булса да, кырыена ятты. — Ничек соң бу болай? — дип сорап куйды. Фира җанланып киткәндәй булды. Алексейның нәрсә хакында соравын шунда ук аңлады. — И-и, шундый күңелем тартмаган иде, иремне тынлап менә... Казанныкы без, ул кунакка кайтты да үзе белән алып китте, башымны әйләндерде, уйларга да бирмәде. Үзе гаҗәп көнче'. — Мин татарларны беләм, бергә уйнап үстек. — Әллә син дә Казаннанмы? — диде Фира, куанырга әзер тавыш белән. — Мин Самарадан, — дип, Алексей сүзен дәвам иттерәсе килмәгән а кебек тынып калды. £ — Анда туганнарыгыз бармы? я — Ерак бер апа бар, әти-әни егерме беренче елны үлгәннәр. я — Син ике яшьлек булып калгансың. — Әйе, каян белдең? ’ — Төсеңнән, йөзеңнән. Ничә яшь икәнен исәпләп чыгардым. — Йөзгә яшь язылганмыни? Белми идем х — Дикъкать итсәң, авыр мәсьәлә түгел. Бер билгесезле генә тигезләмә.— Фираның тавышында шаянлык чаткылары сизелде. Алексей калак сөякләре белән хатынның йомшак аркасын тойды, аңарда бернинди хис тә уянмады, Фираның кәефе күтәренке булуына гына гаҗәпсенде. — һе, мин карт инде, — диде Алексей, хатынның кәефен төшермәскә тырышып. — Сиңа әле яшисе дә яшисе! — Фираның чәчләре Алексейның муенын кытыклады, чәчләрдән кояшта көйгән тәмле ис килә иде. — Хатының кайда соң? — Кемнеңдер мич алдында күмер ашый,—диде Алексей, шулай ук шаяртып. — Алайса, әле синең тормышның пичәте дә алынмаган.—Фираның тавышы тагы да шаянрак чыкты. — Әйе, пичәте дә кубарылмаган! — Алексейның тавышыннан моның киресен аңларга кирәк иде. Фира шулай сизенде дә тынып калды. Таң белән торып, кулларына берәр телем икмәк тоткан килеш, тагы кузгалдылар, һава тын, кошлар сайрый, гүя дөньяда бернинди хәвеф юк, гүя беркемнең күз яше коелмый, ә яңа чыгып килгән кояш нурларында алланып, үлән яфракларыннан чыклар гына коела. Юлчылар көне буе диярлек атладылар Фирага бик авыр иде. ул Алексей анардан бизмәсен, өмете өзелмәсен өчен бөтен көченә тырышып атлый. Урманны чыгып, басу юлы белән киткәндә, якында гына автоматтан аткан чытырдавың тавыш яңгырады. Фира белән Алексей җиткән арыш яныннан баралар иде. Карасалар, урманнан ике немец чыгып килә. — Кач. Алексей! — дип кычкырды Фира Юл кинәт чокырга борылды, тегеләр күмелде «Күрделәрме, юкмы?»—дигән шик Алексейның башына чүкеч белән суккан кебек бәрде. Ул иген эченә качарга теләп йөгерә башладыр Алда елга икән. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ яр астында көтү туплауда бугай. Ике хатын-кыз күренә, көтүчеләр булса 1кирәк. Алексей алар янына чабып килеп төште. — Немецлар, качырыгыз! — дип пышылдады. Тегеләр куыш янында утыралар иде, кинәт хәрәкәткә килделәр. Ләкин качар җир юк иде. Ярлар биек, теге ягына чыгып өлгермәячәк. «Менә капкынга эләктем», — дип уйлады Алексей һәм теге хатыннарга ачу белән карады. Әллә биштәрне генә яшерергәме? Юк, пакет! Эх, пакет! Әрле-бирле сугылды. Фира да килеп җитте, аңа хатыннар иске бишмәт кидерделәр, туфлиләрен кычыткан эченә аттылар. — Безнең кыз дип әйтербез! — диештеләр. Нишләргә белми үрсәләнгәндә, Алексей куыш авызында толып күрде. ни булса ул дип, алды да, йонлы ягын тышка калдырып, шуны өсте- нә ябынды һәм таллар күләгәсендәрәк яткан сыерлар һәм сарыклар арасына барып, имеш, сарык кыяфәтенә кереп, җиргә ауды. Сарыклар бөгәлчәннән куркып, борыннарын яр балчыгына төртәләр, пырх-пырх итеп әле болан, әле тегеләй йөренәләр. Шул чак көлешә-көлешә немецлар килеп җитте. Алар бик шат, ниндидер кызыктан авыз ералар. Куыш янына килделәр: —Золдатен, золдатен?!—дип кычкырындылар, берсе куышны карады. Алексей толып тишегеннән бер күзе белән күзәтеп ята. Тегеләр маллар яткан җиргә таба килә башладылар. Алексейның күзен кпнәткараң- гы сарды, бөтен дикъкате, көче, нервысы бер ноктага тупланды: хәзер үк пистолетны алып, аларга каршы күтәрелергә! Иң элек берсен атар, аннары берәү генә кала. Тик аларны үзеңнән көчсез дип санау да ахмаклыктыр, йөрәк дөп-дөп тибә, юк, килеп тапканчыга кадәр түзәргә, атарга өлгерер.. Тегеләрнең аяк тавышлары тынып калды, немецлар туплау өеменә текәлделәр. Шул минутта кинәт Алексейга кемдер бик каты итеп китереп типте. «Беттем!» дип уйлады Алексей, бөтен җире кинәт тиргә батты, торырга дип пистолетын кысты, толыпның бер кырыен ачарга да атарга дигән уй энә шикелле башын чәнчеде. Ләкин шунда тагы аңа төрттеләр, Алексей ачык сизде: бу аяк белән тибүгә охшамаган шикелле тоелды һәм бер минутка аны шул тоткарлап калды. Шул чак «тибү» тагы кабатланды, юк, бу аяк тибүе түгел?! Пистолет тоткан кулын суза башлагач кинәт кире алды һәм берни тоймый ята бирде... Әллә юри үчеклиләрме? Барыбер эләкте, дип, әллә шулай көләләрме? Алексейның ачуы, үче чигенә җитте, пакетны Фирага бирәсе калган, бәлки ул исән кала алыр иде?! Ә немецлар бер минут карап тордылар да ярдан менеп киттеләр. Тагы кычкырып көлештеләр. Бераздан көтүчеләрнең яшьрәге яр өстенә менде, тегеләрнең киткәнлекләрен күзәтеп төште. Өлкәне ана ышанмады, үзе барып тикшерде һәм шуннан соң гына Алексей янына барды. — Киттеләр, тизрәк элдерегез! — диде. Алексей толыпны ачып ташлады һәм янында зур, спираль мөгезле олы миренос тәкәсе басып торганын күрде һәм «тибүче»нең кем икәнен шунда ук аңлады, көләсе килде, ләкин көлә алмады. Аның өне качкан, йөзендә тәмам кеше/чырае калмаган, куллары калтырый, иреннәре сүзсез үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнә, ләкин сер бирмәскә кирәк иде. Ул арада Фира да агарынып килеп җитте. —Уф, йөрәгем туктады, инде бетүебез дип торам,— диде ул, өзек- өзек итеп. Өлкән хатын берни булмаган кебек кызыксынды: — Иреңме? — Ирем, ирем,— диде Фира, нәрсә әйткәнен үзе дә белештерми. ____ Безгә юл өйрәтегез, ашарга бирегез! Икенче көнне кич алар бер тимер юл тупигына килеп чыктылар. Фара бөтенләй арыды, атлый алмас булды. — Алексей, мине ташлама!—дип, ялварулы тавыш белән әйтте Фира утырган җирдән. Битләре бүрәнкәләнеп эчкә баткан, күзләре болганчыкланган кебек, җетелеген җуйган иде. Алексей ничек аны юатырга белми торды: «Нигә ул минем турыда шулай уйлый, әллә төсемә ачу, ризасызлык, авырсыну билгеләре чыктымы? — дип пошып куйды ул. Аннары Алексей тимер юлда күренгән ике вагонны барып карарга ниятләде. — Әле барма, бераз күз бәйләнсен!—диде Фира. Ул Алексейны югалтудан, яисә ана берәр нәрсә булудан бик курка, үзенәүзе ышанмый, чөнки хәле һаман авырая бара. Ә Алексей берничек тә ярдәм итә алмаудан гасабиланып уйлана иде. — Юк, юк, курыкма. Фиранын аны да кайгыртуын егет аңлап җитмәде бугай Алексей нишләргә белми аптырады, тәмәке тартырга итте, Фира! тагы уфылдый, ыңгыраша башлагач, аның янына килде. — Кит, кит! — диде Фира куллары белән һаваны көрәп. Ул тешләрен шакырдатып кыскан, кычкырмас өчен бар түземен туплаган, көчкә тыелып тора. Алексей тимер юлга таба чапты, ул су табып булмасмы дип өметләнә идс. Пассажир вагонының берсендә буш әрҗәләр, шешәләр аунап ята иде, эзли торгач ике-өч бөтен шешә дә табылды. Аннары икенче вагонга керде, анда өстәлләр, шулай) ук шешәләр, ватык табак-савыт идәнне тутырган иде. Бер почмактагы йомычканы актарып караса, анда тагы берничә бөтен шампанский шешәсе. Тизрәк Фира янына йөгерде. Инде караңгы төшеп килә иде. Ни күрсен, Фира нишләргә белми изалана, аны чиксез нык тулгак тота, ул үрсәләнә, чалкан яткан килеш, башын әле бер якка, әле икенче якка ташлый, тешләрен шыгырдата. — Су, су!—дип ыңгыраша, иреннәре кара көйгән, күз кабаклары кара кабырчык кебек булганнар. Алексей, шешәне ачып, кружкага чемердәп торган сыеклык сала, Фиранын башын бер кулы белән күтәрә төшеп, икенче кулы белән шәрабне эчертә. Хатын зур йотымнар белән голт-голт итеп йота, муенында мускулы хәрәкәт итә Күкрәкләре тулышып йоту тырышлыгыннан тирбәләләр — Кит, кит! — дип пышылдый Фира. — Мин табам, ахры Кит. кит, рәхмәт! Алексей нишләргә белмичә, читкәрәк китә, агач артына утыра да күзәтә. — Нәрсә кирәк, Фира?! —дип, ишетелер-ишетелмәс эндәшә. Үлә генә күрмәсен дип, йөрәге чәнчешә. Фиранын газаплануын җиңеләйтергә үзендә көч юклыктан нишләргә, кая барып бәрелергә белми өзгәләнә. Хатынның ыңгырашуы бәгырен пычак белән телгән кебек итә. — Алексей, Алексей?! — дип. бер минуттан дәшә Фира. Алексей йөгереп барып җитә, кружкага шәраб салып иреннәренә куя Хатын бер-нке йоткан итә дә; Алексей да, исен жыеп, иркен сулап куйды, гаепле һәм кырыс елмайды. Ул үзенең куркуыннан бик нык оялды. «Болай ярамый!» дип. узен эчтән кисәтте. Көтүче кыз аларны шактый юл озата барды. Немецлар авылда кичә генә пәйда булганнар. Тик үзләрен бик ышанычлы тотмыйлар, безнекеләр кысрыклый, ахры, аларны, дип анлатты кызый. Мин дә сезнең белән китәр идем, өйдә авыру әнием бар дип, еламсырап юл уртасында басып калды. 4 ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ — Кит, кит!—дип, тагы аны куа башлый. Аннары тагы. — Алексей, Алексей! Син мине ташлап калдырмассың, мин ышанам. Кит, кит!—ди. Алексей әле болай чапкынлый, әле тегеләй йөгерә. Нишләргә? Алексей жиргә тезләнә, башын ике учы белән кыса, колакларын томалап тора, тик алай да чыдый алмый. Шундый шәхси газапта кеше ялгыз, бергә-бер булып кала икән! — Үләм! — дип уфылдады Фира, тәмам хәлсез тавыш белән. Алексей аның баш очына барып чүгәләде. Шәрабле кружканы иреннәренә тигерде. Фира куллары белән эчен уа, ыңгыраша, исен жуйган кебек сөйләнә. Авыртудан кашы-бите сынгалап җимерелгән, күзләре йомылган. Ул аякларын жиргә чәнчеп киерелә, аннан тагы тынып кала. — Кит-кит! — ди Фира, ыңгырашып. Алексей тагы агач артына поса, ләкин хатынның газап чигүе аның аякларын атлатмый. Бераздан үлә' башлаган тавыш тагы Алексейны бирегә тартып китерә. — Мә, кис! — дип пышылдый Фира икенче мизгелдә. Кайчы ялтырап китә. Алексей кайчыны эләктереп ала, хатын уңайсызланып кына юбкасын өскәрәк сыера, үзе озын-озын итеп сулыш ала. Кинәт бала елаган тавыш ишетелде, тагы бер минуттан караңгыда баланың гәүдәсе яктырып күренде. Фира хәлсез калды, күкрәкләре тирбәлүдән туктаган кебек булды. Алексей аның кулына тотывды, кулы пешерерлек дәрәҗәдә кайнар иде. Бала көчлерәк кычкырып җибәрде. Фира, кулларына таяна-таяна, ярым яткан килеш башын күтәрде. — Кис, кис! — дип боерды. Алексей тәгаен эш нәрсәдә икәнен аңламыйча, нишләргә белмичә, кайчы тоткан көе, хатын гәүдәсе янында мүкәләп йөри иде. Фира бөтен көчен җыеп, үрмәләгән кебек итте, аякларына таба иелеп, Алексейга каян кисәргә икәнлекне күрсәтте. Караңгыда Алексей нәрсәнедер кайчы япьләренә эләктереп өзде. Бала тагы да катырак тавыш белән елый башлады. Фира торып утырды һәм аяклары арасыннан баланы алып, ак җәймәгә төрде, алдан| әзерләп авызына капкан җеп белән элмәкләп, баланың кендеген бәйләде. Ләкин шунда хәле бетеп чалкан ауды. Алексей аның шәрә тәненә әйбер ябарга базмады, тик шәрабле кружканы авызына китереп башын кулы белән күтәреп торды. Фира берни белештермәгән шикелле, чиксез, сусаудан йотлыгып-йотлыгып эчте. Бала да тынып калды. Ана озын-озын итеп сулыш алды, кымшанмыйча ятты, йөзенә аз гына җан чаткылары кайта башлаган кебек булды. Ул* ахры, йокыга талды, тын алуы тигезләнде, тәмле итеп мышный башлады. Алексей да кинәт эчендәге киеренкелеге йомшарган кебек сизде һәм аңын ниндидер рәхәт томан сарганын тойды. Ул бер минуттан бала тавышына уянып китте, Фира да уянды, баланы алып, күкрәген аның зур ачылган авызына каптырды, үзенең ялангач аякларын япкандай итте, чәчләрен маңгаеннан сыпыргалады. Инде таң атып килә иде, бәхеткә каршы, иртә бик җылы, тымызык иде. Черкиләр дә бимазаламады. — Малаймы, кызмы? — диде Алексей. — Малай, — диде Фира, яктырып китеп, гүя аның эчендә кинәт ут кабынды. Алексей да елмайды, ниндидер билгесез, моңарчы һич тә булмаган, таныш түгел шатлык биләп алды аны. Шешәләр кичә бушап беткән иде, соңгысын ачып, Фирага бирде дә үзе теге вагоннарга ашыкты. Яңадан берничә тулы шешә, әллә ничә пачка акча табып килде. Кассага тап булу бигрәк тә гаҗәп иде. — Малай бәхете!—дип шаяртты Алексей, шундый бай ганимәткә сөенеп. Фира торган, үзен рәткә китергән иде. Малай белән нәрсәдер мы- дыр-мыдыр сөйләшә. Бала изрәп йоклый бугай. Ул аны биләп, юлга хәстәрләп маташа. Бик каты атыш тавышлары аларны бу төштән алга куалады. Фира- ны бик нык сусау газаплады, әмма шәраб эчәргә шикләнде. Алексей шактый гына эчте, аның кәефе күтәрелеп китте, көч өстәлде, тагын бө- тен авырлыкны үз җилкәсендә йөртә торган солдатка әйләнде. ♦ Өйләгә хәтле бардылар. Кичкә таба бала уянып елый башлады. Фира аңа ими «аптырса да. бала тынычланмады. Ана нишләргә белми, чарасыздан таты имчәген аның авызына китерә, нәнинең башын үзенә кыса, әмма малай йөрәк өзгеч аваз белән һаман елый. Тәмам арыгач кына йоклап китә. Фиранын күзләре мөлдерәмә яшь белән тула. Баланың ни өчен елавын һич кенә дә белә алмый. — Имми бит.— ди ул, бала елый башлагач, Алексейдан уңайсызланып. — Ник? — Әллә сөтем юк инде? — Фира үз-үзеннән сораган кебек әйтеп куя. Бераз тын алып торгач, бала тагы еларга тотынды. Фира ниләр генә эшләсә дә. малай елаудан туктамый. — Чын, сөтем юк бугай. — Ничек инде алай булсын? — Алексей бик нык гаҗәпкә калды. Алар кузгалып китә алмадылар. Алексей яфраклы чыбыклар сындырып алып килде, Фираны малай белән җайлап яткырды. Үзе дә шунда баш төртте. Бала еласа да, бераз черем итеп алдылар. Фира сискәнеп уянды, кояш чыгып килә иде. Имчәген тизрәк балага төртте, теге йотлыгып имде дә имде. Тавышын чыгармады. Фира, чиксез өмет белән тулып, Алексейны юлга ашыктырды. Бала белән мәшәкатьләнеп, алар куркынычны да. арыганлыкларын да онытып бардылар. Алексей дошман самолетлары очкан тарафтан фронт сызыгын чамалады. Көн урталарында бер самолетның кара төтенгә уралып түбән таба мәтәлүен күзәттеләр. — Малай бәхете!—дип шатланды Алексей. Баланы кулына алып озак кына күтәреп барды. — Ни исемле була инде бу? —дип, Фирага карады — Мин кыз көткән идем, малай булыр дип уйламадым да! Әйдә, сип берәр исем тап! — диде Фира. елмаеп һәм горурланып, — Мин бит татарча исемнәр белмим, интернациональ исем ярыймы? — Ярый,— Фира Алексейның малайны яратуына чиксез сөенде, ана рәхмәт Хисам Камалов ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ хисләрен карашы белән белгертә иде. —< Марат! Ничек булыр, ә? — Алексейның да шундый ышанычтан авызы ерылды. Фира ул исемне яратканлыгын әйтеп шатланды, йөзендә нур чаткылары күренде. Ике көннән соң бер тимер юл караучыга туктадылар. Шунда сөт юнәтеп, бүтән кирәк-ярак сатып алып, тагы юлга чыктылар. Атыш тавышлары ерагайган кебек булды. Башта моңа ышанмаганнар иде. Кичен безнең частьларның көнбатышка таба баруларын күргәч, күктән бәхет төшкән кебек булды. Бу хәл котылуга булган өметне шундый кабындырып җибәрде, хыялны шунда ук чын итте, бу юлы. ниһаять, өмет аларны алдамады. Төнлә алар бер станциядән товар поездына утырып киттеләр Бу чиксез уңыш, бәхет иде. Иртән алар Клин шәһәренә барып төштеләр. Алексей Фираны вокзалда калдырып, үзләренең штабын эзләргә китте. Кнчкырын гына әйләнеп кайтты, ләкин штабны таба алмаган иде. Фираны поездга утыртып җибәрим, аннары иркенләп эзләрмен, дип карар итте ул. Тик караңгы төшү белән үк немец самолетлары шәһәрне бом- бага тоттылар. Коточкыч мәхшәр купты. Станция тирәсенә бигрәк тә нык электе. Алексей Фира белән подвалга төшеп котылып калдылар. 1аң алдыннан товар поездына утыртып, Фираны Мәскәүгә озатты. Фираның күзләреннән өзлексез яшь акты. — Хат яз, хат яз! — дип үтенде һәм өметен өзеп, гаепле елмайган килеш өстәде: — Юк, син миннән туйдың инде. Кая! Язмассың!.. — Язам, язам! — диде Алексей, артык вәгъдә бирмичә, чөнки мондый шартларда берни дә ышандырып була алмавына ул бик ныклөшен- гән иде инде: сүзләр дә, вәгъдәләр дә, хисләр дә, фикерләр дә, кешеләр дә көнесәгате белән үзгәрә, бөтенләй танымаслык булалар. Алексей Фирага капчыгын һәм барлык акчаларны бирде. — Сине ничек итеп бәхилләтермен инде, ә?—дип өзгәләнде Фира. — Әнә малайны гына сакла!—диде Алексей, аталарча кайгыртып, аңа шулай әйтү күңелле иде... Поезд китте, шул чак Алексей үзенә Фираның да, малайның да бик кадерле һәм үз булуын аңлады, алариың күңеленә ниндидер җепләр бәйләнгәнлеген сизде. Поездның ерагайган саен шушы бәйләнешне өзгәләвен тоеп ачынды, эчендә кинәт кенә ниндидер өшеткеч бушлык хасил булды. Ул поезд) китеп күмелгәнче басып торды, җанының бер өлешен шул поезд өстерәп алып киткән кебек хис итте. Үзләренең подразделение кешеләрен Алексей икенче көйне генә эзләп таба алды. Бәхеткә каршы, пакет белән кызыксынучы кеше дә табылды. Ул комиссар чинында иде. — Ничек исән калдың син? — дип, һаман Алексейның исәнлегенә ышанмады, килеп, җилкәсеннән тотты. — Просто ышана алмыйм! — Ул башын селкеп уйланып торды, пакетны күкрәгенә кыскан килеш, әрле- бирле йөренде. Алексей аңламады, баш өстендә үлем минут саен янап, асылынып торганда, нинди коткару турында әйтергә мөмкин? Аларның часте бетү сәбәпле, комиссар! Алексейны Кавтин хәрби лагерена артиллерист итеп җибәрергә теләвен әйтте һәм, шул хакта кәгазь язып биреп, аның белән саубуллашты... Шуннан бирле Алексей бик күп сугыш танкысы аша үтте, күпме мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз килде, инде беттем, үлдем дигәч, кай төшендәдер җан посып калып, аны тагы терелдерде, дүрт тапкыр' госпитальдә генә «ремонтланып» чыкты. Шул өч ел эчендә чины да капитан дәрәҗәсенә күтәрелде. Әле дә булса, көн саен диярлек оират күпере кичеп, үзенең ил каршындагы вазифасын үтәп яткан көне. 9 Армия газетыннан килеп, Мурзыёвны фотога төшерделәр. «Немец самоходкасын ничек җимерә алдыгыз? Курыкмадыгызмы?» — дип төпченде төшерүче. Мурзыев әллә ни сөйли алмады, чөнки русча бик аз белә иде, рәсемгә төшерүче бер дә канәгать булмыйча, һаман төпченде, батырдан нинди дә булса тәфсил суырып чыгарырга өмет итте. Мурзыев исә «әйе, «юк» дигән сүзләр белән аннан ничек котылырга белмәде. — Бөтен союзга даның китәчәк бит! — дип сөйләнде фотограф. Сугышчы исә аны аңламады, кулын гына селекте. Дан нәрсә ул? Нәрсәгә икән ул кешегә? Дан белән нишлиләр соң? Дан өчен җимерделәрмени алар дошман самоходкасын? Әнә нугай Кәбиров башын салды. Дан белән ул) нишләсен инде! Дан дигән әйбер Мурзыевка нәрсәгә? Ул тауларда, далада яши иде, үзенең бер көтү куе бар иде, хәзер көтү сирәкләнгән дип язалар өйдән. Далада ач бүреләр бик күбәйгән. Шау-гөр итеп кемнәрнеңдер бирегә килгәнлекләре ишетелде. Ишектә авызы ерылган, ниндидер шатлыктан кызарган йөзле Тәкәнәев күренде. Аның артыннан тагы берничә сугышчы керде. Тәкәнәев старшина белән тылга нәрсәдер алырга киткән иде, шуннан бераз күчтәнәч алып кайткан икән. Сары сукно белән тышлаган баклашкасын биленнән чишеп алды да1 капкачын борып ачты һәм шул уймак кебек сырлы капкачка ниндидер эчемлек салып, башлап Мурзыевка сузды. — Вай-вай!—диде эчкәч, авызын яндырганга бүтән сүз әйтә алмыйча. — Бер тарыдан ботка булмый,— диде Никишин, тагы бер уймак өмет итеп. Тәкәнәев шактый кәефле иде, барсына бер кат күчтәнәчтән^ авыз иттереп чыккач, актыгын үзе салып эчте дә баклашкасын бил каешына кигертеп куйды һәм иптәшләренә сөйли башлады: —* Утыз сигезенче елның көзендә өйләндем мин. Казанда бухгалтерлар курсында укучы бер кыз белән танышкан идем Курсларны тәмамлап, кыз Буа районы үзәгенә эшкә китте. Без хат аша гына хәбәрләшә башладык. Берберебезне һаман сынашабыз, бер-беребезгә үпкәләшкән булабыз, тагы татулашабыз. Бирегә кил, биредә өйләнешербез в дә аннан Казанга кайтырбыз, минем биредә туганнарым күп. алар шуны э телиләр дип яза кыз. Мине чакыра. Ә мин аны чакырам. Өйдә әни * карчык авырып ята. Өйләнәсе дә килә, куркам да. Ничек булып чыгар, я кешене белеп булмый бит. Гаффә мине үлеп яратуы турында чуклый- " чуклый яза. Айның 29 ында көтәм, ди бу һаман. Теге айдр да шул чис- я лода көтәм дигән иде. бу айда да шулай. Мин шикләнә калдым Нидән • булыр бу? Бәлки ял көннәре шул вакытта туры килә торгандыр дим. £ Юк, ай саен алай булуы мөмкин түгел! Мин 15ендә барам дип хат х яздым, шунда ук жавап— 29 ында кил. дигән. Шул көнне абый өйдә була дигән. Мин тагы уйлыйм: ниткән тәкъдир язган сан бу? Беркөнне тәвәккәлләдем ■— нәкъ майның унбише. Көн салкынча, әллә нинди дымсу жил исә иде ул кичне. Барып төштем. Ульян аша йөрелә иде ул чакта. Гаффә яңа гына эштәй кайткан, мине күргәч, нишләргә белми, югалып калды. Сүтелгән чәчләрен үрә алмый маташты. Абыйлары мине чак күтәреп кенә алмадылар, ә Гаффә бик үк шатланмады бугай. Чәче тузган көе — үзе шундый матур, кәттә. Ә ник күңелсезрәк - белмим. Егет чак, дәрт ташып тора. Шулай да эчемдә ниндидер әйбәт булмаган нәрсә бар. Ашадык, эчтек, туганнары белән сөйләшеп утырдым. Болай ягымлы, намуслы кешеләргә охшыйлар. Кич булды* Гаффәнең аерымрак бүлмәсе бар икән. Шунда яттык. Авылда егет белән кызның куну гадәте бар бит. Бернинди дә шахыр-махыр юк монда. Ләкин Гаффәнең абыйсы белән сөйләшү искә төште. — Өйләнергә диген, алайса, чынлапмы? — диде ул. икебез генә тышка тартырга чыккач. — Шулайрак иде, — дим. Әйләнәм дип авыз тутырып әйтергә куркам да. Шактый каты сорады бу, минем сеңел белән шаярма, кирәгеңне бирермен, малай, дип аңладым мин аның соравын. Шулай уйланып ятам. Утны сүндереп бераз торгач, мин Гаффә янына үрмәләдем, ул миңа аерым җәйгән иде. Ничек шундый чакта түзеп ятасың инде? Бер-беребезгә сыеныштык. Ул мине ничектер аеруча нык итеп коча, ярата, үзе минем иреннәрдән үбә. Сагынган, ләкин моны тырышып шулай эшли кебек иде ул. Аның мине үбүләре күңелне кайтара иде. Мин инде тегенең биленә тотындым. Миндә шундый чакта була торган кызулык кабынды. Ну. бил үзендә! Тәне тимер мич кебек кызу, мнне тәмам котыртты Гаффә минем атакага чак чыдый, үзе ялвара. — Менә язылышыйк, аннары көне төне гел синеке булыр, ә хәзер тимә, дип, кулларны каерып ташлый ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф Мин тагын ана ябышам. Ул тагы миннән ычкынмакчы була. Шулай төне буе «сугышып» чыктык. Танга таба икебез дә «сугыш»тан арып, йоклап киткәнбез. Иртән тордык, ул эшкә җыена. Мин әнтәм, сорап кайт, дим. Язылышырга барырбыз, дим. Теләмичә генә: «Ярар», ди Гаффә. Ничектер мин анын буе-сыны үзгәрүен сизәм, әзрәк юаная башлаган шикелле тоям. Кешене аны белеп буламыни? Бәлки ул миннән башка биредә йөргәндер? Кем белә! Әллә өйләнмәскәме дип, үз-үземә каршы киләм. Саф кызмы ул, түгелме дигән иблис уй килә бит. Куып җибәрәм шул уйны, тагы килә. Кешедән калганны кабасы килмәү бар бит адәм затында. Миндә дә шулай шайтан баш күтәрә. Башына сугам, барыбер аны белми. Юк, ул саф, әнә төнлә белән мин нык тыгызлый башлагач, ничек чын күнелдән елады. Минем бөтен кызуларым кинәт шиңеп калды! Гаффә, мин көткәнчә түгел, тик кичен генә кайтты. Язылышырга ул ашыкмый иде, ләкин мин ашыктыра башладым. Я иртәгә язылышабыз, я мин кайтып китәм дип, ультиматум куйдым. Кыз нишләргә белми, һаман ай азагын көтәргә кушып, мең төрле сәбәп табып чыгара. Минем дә җан ачуым чыкты. Кыз ультиматумны кабул итте. Без 17сендә язылышып кайттык. Абыйсы, туганнары, бөтенесе чиксез шатландылар, минем дә авыз колакта, Гаффә генә серле, моңсу. Кызлар алар каһәр, шул серле моңсулыклары белән тарталар да инде... Тәкәнәев тынып калды, күкрәк турын учы белән угалаштырды, йөрәк чәнчегәндәге кебек чыраең чытып куйды. Әллә ярасы тартышып алдымы? Врач аңа тәмәке тартмаска кушкан, ә ул чынлап та тартуны ташлап маташа. Хәзер аның өзелеп тәмәке суырасы килә, шуңа күрә ул күкрәк турын ышкый, әле муенына тотына иде. — Шуннан, димәк, өйләндең? — дип сорап куйды кыргыз Үтәш татарчалатып. Ул яшь егет, әмма Әнвәрдән өлкәнрәк булырга кирәк, чөнки сакалын кырып йөри, ә Әнвәрнең әле| яңак-иякләрендә бала йоннан башка берни юк. — Язылышып кайттык та, — дип башлап китте Тәкәнәев, ниндидер таблетка авызына капкач, аны шытырдатып чәйни-чәйни,— шул, Гаффә тагы суза, тагы карыша, тагы шул29лыны кабатлый. Минем җен ачуым чыкты, мин законный ир ләбаса, ачудан эчке күлмәген умырганымны сизми дә калдым, һаман боргалана-сырталана. Тик мин аны барыбер сындырдым, куенына кердем... Шул чак җир селкенде, блиндаж түшәменнән аока җәйгән коры печәнгә шыбырдатып балчык коелды, барысы да тын калып, снарядның кай тарафкарак төшүен чамалап тордылар. Аның уылдап килгән тавышы кинәт сүнеп, каты1 шартлау пәйда булды. Блиндаждан ерак түгел иде. Икенче снаряд якындагы сазлыкка төште, шартламады, җирне генә селкетте. Сәгать дүрт булырга тиеш, немец обед ашагач, төгәл шул вакытта ата иде. Тәкәнәевнең җанланып сөйләве бер дә сүрелмәде, ул һаман кыза барды, кәефе бик килгән иде аның. Керүеңнән элек чыгуыңны уйла, дигәннәр — Тәкәнәев тагы шаянрак итеп сөйләп китте. — Юләргә закон юк, ди. Гаффә саф булмады кебек тоелды бит, гөнаһ шомлыгы. Шундый уй минем башка күсәк белән суккан кебек итте. — Ничек саф булмады? — дип сорап куйды кайсыдыр. — Шулай булды, шабаш! — диде Тәкәнәев.— Җанга иблис керде. Ана сиздермим, уйламыйм, ике кулны баш астына салып, чалкан яткан килеш уйлыйм, ул исә лышык-лышык елап яткан була. Янымда елан яткан кебек, бөтен тәнем ытыргый минем. Ник язылыштым? Кара пичәт белән хәзер аяк-кул бәйләнә. Дурак-дурак дип, үземне тиргим. Татар акылы төштән соң —менә шул була инде. Минем кебек дуракларны чәчеп үстермиләр, алар үзләре үсәләр, дим. Аннары үземне юатып та куям. Хәер, төкерергә дә, чыгарга да китәргә. Таңнан тордым да тартырга дигән булып киендем, ә Гаффәнең ялангач аяклары күренеп, чак кына тагы үзенә тартып китермәде, ул матур аяклар каһәрдә, көчкә үземне җиндем. Абыйсын уятып чыгардым да әйттем. Гаффә шундыйрак бит, дидем. Абыйсы аптырап калды, нишләргә белми. Чалбар кесәләрен капшый, тартырга эзли, мин тәмәкемне ана каптырдым, үзем китеп бардым. Теге бер сүз дә дәшә алмыйча, өй алды ишеге яңагына сөялеп калды. Артыма борылып карадым да аны жәлләп куйдым. Ул яшен суккан агач кебек кара коелып төште. Мин стансагд чаптым, поездга утырып кайтып киттем. Өч көннән соң бугай, эштән кайтсам, безнен өйдә Гаффә, абыйсы, энесе утыралар. Әни дә торып баскан, өйдә йөри. Мине күрү белән әни миңа тотынды: — Син нәрсә, нәселдә юкны болай адәм хуры булып йөрисең? Шундый кыз балага ничек син шундый гарасат тагасың? Оял, әзрәк, оятыңа кил! Нигә аны кеше төсле итеп алып кайтмадың? — Әй, китте, әй. китте! Елый ук башлады. Аңа нәрсә, кыз ни. хатын ни — аңа барыбер! Ник үземнең башларыма бәлаләр алдым? Кешенең үзенә үзеннән күбрәк бәла китерүче юк. дигәннәре дөрестер, дим, үземне тиргим. Башны ташка орып булмый! Гаффә врачтан алган язуын өстәлгә китереп куйды Мин куркып калдым. Курыкмаслык та түгел, врач язуы бит! Мин. ахмак, үзем ялгышканмын икән, дим. тик ялгышны таныйсым килми әле, неуже ли каптым икән. Тартырга дип өй алдына чыктык, шул чак кинәт Гаффә- „ нең энесе — әзмәвер кебек таза егет — килеп якамнан тотмасынмы? Ба- " шы белән ияккә бик каты итеп сукты бу. Мин дә сдачы бирмәк булам, « тик абыйсы кулларымнан тотып алган. Алар икесе дә пәһлеваннар, ә « мин алар янында чебеш кенә. Ну, бирәләр, малай!.. « — Гаффә апа сафмы?—дип тәкърарлыйлар һәм теге язуны минем « күземә үк китереп төртәләр. — Гаффә апа әйбәтме? Әйт, ату, малыңмы, х җаныңмы?— диләр болар. Дәшмичәрәк торган идем, тагы көйдерә башладылар. Сизенәм, болар шаярмыйлар. — Гаффә апаң саф, саф! — дигән аваз чыкканын үзем дә сизми калдым. Чынлап та сафтыр инде, врач язу бирмәс иде, дим эчемнән, үземне- үзем юатып. Шулай тора башладык, әнигә килен бик ошады. Аңа нәрсә, аш пешерелсен дә идән юылсын. Бер елдан соң Гаффә бер бәби табып куйды. Апа Марсельеза исеме куштык. Бала тугач, Гаффә гел үзгәрде, шундый усалланды, просто кеше әйтеп кеше ышанмас. Минем эшләгән җиргә килеп, мине профсоюз җыелышына куйдырды эштән соңгарып кайта, имеш. Акчасын пиво эчеп бетерә, имеш. Аннары безнең директорга, парторгка килеп, мина җәмәгать эше бирүләрен сорап, тәки үзенекен итте. Мине җәмәгать эшенә күмделәр. Баш чыкмаслык. Күндәм атка бит берничә камыт кигерәләр, диләр. Дөрестер, Гаффә тагы парторгка килеп, мине местком итүләрен үтенгән. Янәсе, ирен үстерә бу? Әгәр аның сүзен әз генә тынламасаң, өйдә торышлы түгел инде. Пычкы кебек кисә дә кисә. Вәт, малай, кая керер тишек таба алмыйм хәзер Тәки Гаффә йөреп, мине месткомга тыкты, кеше кайгысын кайгыртып көн-төн чабам. Ләкин өйдә әз генә табак-савыт шалтыраса да, ансыз булмый, шунда ук Гаффә парторгка бара. Хатын-кызга ышаналар. Сигнал булгач, ул инде тикшерелмичә кала алмый. Тикшермәсә. Гаффә парторг өстеннән бара, барыбер мине тикшерттерә. Башкаемны кая куярга белми башладым. Тикшергәндә бит, булмаса да, табалар гаепне, кайберләре) миннән йөз мәртәбә начаррак кешеләр миңа акыл өйрәтә. Менә шунысына чыдап булмый инде. Нишләп үз иренне шулай рисвай итеп йөртәсең?—дип, кайчагында чыгырымнан чыгам Икенче көнне үк парторгка бара да минем бөтен сүзләремне тегенә тезә. Ул чак. беләсез, тычкан таяк белән йөри торган чак. куркудан берни эшли алмый идем. Теге, мин сине гаепләп, елатып йөргәннәрнең үчен аласың u ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф инде син, Гаффә, дим. Эндәшми. Аның бер эндәшми үтерә торган гадәте бар. Әй, ачуны китерә шул дәшмәве белән! Шулай яшәдек, кеше дигәнең теләсә нинди шартка да күнә икән. Бер өйрәнгәч, шулай рәхәт була башлады. Сугышка киттем. Киткәндә икебез дә утырып елаштык. Ул чагында нинди зарланып, карганып яши идек бит! Ахмаклыклар эшли идек, ачуланыша идек. Нигә? Менә мин бит Гаффәне ничек саф түгел син дип мәсхәрәләгәнмен! Нигә? Нәрсәдән? Гаффәнең шундый галәмәтләре булмаса, хәзер бу чаклы нык сагынмас идем дип уйлыйм, эх, бик тә сагынам үзен! Эх, хәзер исән калсам, беркемне дә яманламас идем, тормыш начар дип авызымны да ачмас идем, Гаффәнең шундый эшләренә чак кына да ачуланмас идем!.. Шул чак старшина килеп керде! һәм хәзер үк мунчага барырга тезелегез, диде. Мунча ерак түгел иде. Инеш буенда ике зур гына яшел палатка. Шуңа су җылыта торган машинадан торбалар уздырып, душлар куелган. Янында тимер вагон кебек тагы бер машина — анысы жарилка — киемнәрне кыздырырга. Старшина сугышчыларга шырпы тартмасыннан да кечерәк берәр шакмак сабын биреп чыкты. Чишенеп керә башладылар. Озак су күрмәгән тәнне башта душ шундый нык авырттыра, чыбык белән суккалаган кебек итә. аңа көчкә-көчкә генә күнегәсең. Аннары бер чиркәнчек алгач, суның рәхәтеннән туймый йөдисең. Чистаруның ләззәтен тоясың, тәннәр җиңеләя, бөтенләй яңа кешегә әйләнгән кебек буласың. Өлкәнрәкләр әйтмешли, мунчада бер биш яшькә яшәрәсең. Кайберәүләр^ тагы да рәхәтрәк булсын өчен, чишенә торган җиргә чыгып, тәмәке тартырга тотындылар. Берсе палатканың брезент ишегеннән башын чыгарып тышка карады һәм кинәт кычкырып җибәрде: — Егетләр, киемнәр яна! Кайсыдыр сүзнең мәгънәсенә төшенмичә һәм шаярта дип белеп, шаркылдап көлде дә әйтә куйды: — «Җанваржлар яна диген! Барысы да ишеккә өелделәр. Вагон-машинаның ишеге каерылып, бер тупсасында гына асылынып калган, ә эчтән куе кара төтен ургыла иде. Ул арада старшина кычкыра-кычкыра! ниндидер кранны борырга маташа, мунча дежуры бугай, бер солдат, ут сүндергеч табып, сиптерергә тырыша, ләкин ул эшләми. Аны ташлап, кабинкадан чиләк алып, суга йөгерә. Шул арада кайсыдыр мунчага су куа торган насосны файдаланырга итеп кычкырына. Икенчесе аңа каршы кычкыра. Ә төтен дулый- дулый чыга, теге шаян әйтмешли, «җанвар»лар шатыр-шотыр килеп яналар. Кайсы шәрә тәнен учлары белән чәбәкли-чәбәкли көлә, кайсы уйчанланып, әйберләрен исенә төшереп, тәмәкесен суыра да суыра. Моның ише генә януны күрмәгәнмени алар! — Нәрсә исегез китте, күргәнегез юкмы әллә? — дип, солдат берни булмаган кебек кулын селтәде. — Ну, старшинага бераз баш кашырга туры килер!—дип кинәнде икенчесе. Үлем белән күзгә-күз очрашкан, үлем белән якага-яка алышкан бу сугышчыларга матди кыйммәтләрнең бәясе арзан иде, шуңа күрә жарилканың януы кызык тоелды, аннары бу сугыш янгыны булмавы да сәер. Дөресе исә, танкларга каршы сугышканда нервы киеренкелеге белән чыгырыннан чыккан җан үзенең элекке халәтенә кайтырга тырыша, шушындый күренешләрдән дә кызык таба, бушана иде. — Биредә кунарга туры килмәсен әле! — диде берсе, янгынны күзәтүдән пошаманга' төшеп. Ул сугышчы нәтиҗә чыгарырга ярата иде бугай. — Әнә старшина чаба, әнә дежур йокысыннан уянган, ләкин сон шул инде, — дип, янгыннан репортаж биреп торды кыйсыдыр. Бераздан янгынга кызык итеп багу бетте, кайберәүләр киемнәрен кызганып куйдылар. Бер сугышчы сүндерүчеләрнең унмаганлыкларын күреп, сүгенеп торды да, анадан тума килеш, булышырга чыгып чапты. Егет насосның жаен белә идеме, ул баргач, жарилкага насостан сиптерә башладылар һәм тиздән сүндерделәр дә, янып бетмәгән киемнәрне алдылар, алар һаман пыскый иде әле. Яна киемнәрне озак, көтәргә туры килде. Көн эссе булганга әллә ни туңдырмады. Тагы шаяруга күчтеләр, хатын-кыз турында сөйләнделәр. — Безнең Тамбов ягында яшьләр, берәрсенен туганнары өйдә булмаса, шунда кичәгә жыелалар. Бәрәңге, ботка пешерәләр. Бервакыт без, шаярып, кызларны көлкегә калдыру өчен, тегеләр күрмәгәндә генә боткага күп итеп тоз салдык. Ботканы пешереп, өстәлгә утырттылар. Ул шыр тоз, кабарлык та түгел. Әй. китте көлеш, шулай, аш пешерә белмәгән кызлардан көләбез. Ярар, ә икенче вакыт алар безгә мунча яктылар. Башта үзләре керделәр. Аннары без — егетләр Ләүкәле мунча, чыккач, әй тотынды тән кычытырга, һич чыдап булмый. Ничек кирәк алай, хәйлә табып, кичәдән ычкындык. Арттан чыгып, кызлар көлепмекөләләр. Алар чабына торган себеркегә кычыткан куйган булганнар = икән... ч 3 ...Мостафин беркөн үк өеннән хат алган иде, тагы шуны укыды, сагых ну хисе, күңелен моңсуландырып, үзенең дулкыннары белән күмеп * киткәндәй итте. Матур Ык буйлары, аның таулары, Таткандызда үткән о бала чаклары кабат күз алдына килеп, йөрәк маен сыздырып үтте. Ә * бүгенге көн тагы да тетрәткечрәк очрашу әзерләп куйган икән... Немецның әлеге танк һөжүме вакытында, шул ыгы-зыгыдан файдаланып, безнең якка берничә кеше чыккан булган. Алар сугыш башларында немец әсир алган безнең кешеләр икән. Немец аларны, үзенең көче бетә башлагач, безгә каршы, ягъни үз иленә каршы сугышка'әзерләгән. Төрле легионнар оештырганнар, ачлык белән мәҗбүр итеп, әсирләрне шунда туплаганнар. Баш итеп немецларны куйганнар һәм фронт сызыгына китергәннәр. Болар шул төнне немец командирларын үтергәннәр һәм алгы линия аша шуышып безнең якка үтә алганнар Барысы да безнең шәрык халыкларыннан булганга, алар белән эш итү Моста- финга тапшырылган иде. Төпченә торгач, арада берничә татар да бар булып чыкты. Ни өчен бу якка чыгарга карар иттегез? — дип сорады Мостафин өлкәнрәк күренгән берсеннән, һәммәсе дә бик басынкы — юашлар, күзләрендә чиксез курку чагыла, йөзләрендә үзләрен язмыш кулына тапшырганлык сизелә иде. — Ничек инде үз кешеләреңә каршы атарга мөмкин? — дип. сорауга сорау белән җавап кайтарды берсе — Киселгән икмәк кире ябышмын, диләр дә, безнең күңел киселмәгән бит, күңел белән без монда бит, монда!..— йөрәге өзгәләнүдән аның тавышы бүленеп калды. Мостафин моңа ышанмады һәм бу кешегә бик нык ачуы килде. Бу кешенең сүзләрендә дөреслек ятса да, шуны икърар итәргә майорның бөтен вөҗүде каршы иде, чөнки кеше үзенең зур гаебен зур сүзләр белән капларга тырышкан кебек тоелды, аяныч хәл артына посып акланырга маташкандай булды. — Безгә анда да үлем, туган җирдә үлим, ичмаса, дидем. Немецка каршы сугышырга мөмкинлек бирсәгез иде безгә!—диде ак чигәле, кыюрак чырайлысы. Бу җавап Мостафинга ошады Тукта, бу кеше ничектер таныш кебек. Ул аңа тагы да текәлебрәк карады. Әйе, кайдадыр, бу ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф кешене очратканы бар шикелле, ләкин кайда? Әллә мине күзләрем генә алдыймы, югыйсә? Юк, ниндидер таныш чалым бар йөзендә? Тик хәтергә генә төшми... Мостафин урыныннан торды, йөренде, бүтән фикерләргә күчеп, һаман хәтерләргә тырышты. «Аларны үз гаепләрен акларлык шартка куярга кирәк,— дип уйлады эченнән.—Ләкин бу бик четерекле мәсьәлә. Андыйларны тылга озатырга дигән приказ бар. Анда озын, авыр юл. кыен тәкъдир булуы ихтимал. Фронтта калдыру файдалы булыр иде дә бит — приказ! Безгә дә файда, аларның да теләге җиргә тапталмас иде... Бу эшләр Мостафиннан гына торса, әлбәттә, бу адәмнәргә үз гаепләрен саф, намуслы бәрелештә үз каннары белән юарга мөмкинлек бирер иде. Тик эш аңардан гына тормый шул. Юк, бу — четерекле мәсьәләдән котылу түгел, бу бәхетсезләр өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Күңелсезлек булыр, әлбәттә. Кеше үз язмышын үзе теләгәнчә итеп йөртә алмый бит. Ләкин хыянәтне аңа япсарып калдырырга ярамый...» Кайбер булачак кыенлыкларны уеннан кичерде дә, үзенең югарыдагы бер ышанычлы иптәшен күз алдында тотып, өмет белән исәп йөртте, соңрак ана шалтыратып, барсын да хәл итәргә ниятләде. Ул курыкмас, урыны өчен калтырый торганнардан түгел... Аннары сакчыга әсирләрне алып китәргә боердьц монысы хәзергә калсын дип ак чигә- легә төртеп күрсәтте. Тегеләр чыгып киткәч, Мостафин якынрак килде һәм чәнечкеле йөз белән очрашты. — Сезнең фамилиягез Галиев бит, нигә алыштырдыгыз?—диде, ягымлы булырга тырышып. — Юк, минем фамилиям алыштырылмаган,— дип, күзгә туры карап, бәреп җавап бирде ак чигәле. Мостафин аңа аркасы белән әйләнде, кыяфәтендә икеләнү чагылды, урынына кире утырды, аннары базымлы караш белән тегеңә төбәлде: — Сезнең фамилиягез Галиев, сез Баулыда эшләдегез!..— Мостафин шундый нык ышанычлы, кире чигенмәслек итеп әйтте, тегенең тез өстендә ята торган куллары кинәт өскә күтәрелде, биреләм дигән мәгънәне аңлаткан кебек булды. Аннары ул кулларын аска төшерде һәм бөтен күкрәге белән күрек кебек тынын эчкә суырды. — Әйе, ә сез каян беләсез? Булды шундый чаклар. Фамилиямне нужадан алыштырдым,— диде ул, тирән көрсенеп һәм барысы бетте дигән шикелле җилкәләре салынып төште. — Ник әсир бирелдегез? — Бу сораудан теге җанланып киткәндәй булды, тик Мостафин шунда ук өстәде: — Яраландым дип акланырга маташмагыз! — Соң мин чынлап та яраландым,—диде теге һәм фуражкасын салып, башын аскарак иде, бер кулы белән башындагы чәчсез җирләрне капшап күрсәтте. — Нигә качмадыгыз? — Өч мәртәбә качтым, өчесендә дә этләр белән тоттылар. Этләр бөтен тәнемне умырып, җәрәхәтләп бетерделәр! Борчулы тынлык урнашты. Мостафин бу кешегә күңеленнән теләктәшлек итәргә теләсә дә, хисләре кырыслыгын җиңә алмый иде. Ул чактагы бик күп авыр кичерешләре йөрәгенә яра булып уелган. Бала чак хәтере — бик явыз хәтер, бернәрсәне дә онытмый, бигрәк тә кимсетүләрне исеннән чыгарып ташлый алмый. Алар кешегә гомер буе тышау булалар, объектив һәм яхшы булырга комачаулыйлар. Шулай да алар- дан өстен булырга кирәк, Мостафиннын моңа көче дә, дәрәҗәсе, урыны да муафыйк иде. Абзый үзенең әсирлектә күргәннәрен озын итеп сөйли, ә Мостафин үзенекен уйлый. Теге сөйләп туктагач, Мостафин бу кешене ничек тә коткарырга кирәк дип эченнән карар итте, аның сөйләүләрен артык тыңламаса да, теге сизенмәсен өчен әйтте: — Ышанам, ышанам! — диде. — Ә сез мине каян таныйсыз? — дип, өмет белән сорап куйды әлеге кеше һәм шушында ниндидер тотыныр нәрсә барлыгын сизенде, йөзендә нур шәүләләре күренде. — Ә сез өтек хәтерле булмагыз! Утызынчы еллар исегездәдер, шәт? Ә бит без кулак түгел идек, әти Шөгаеп байда тегермәнче булып хез мәт иткән. Бай егерме дүртенче елны качып киткәч, безнең әти шунда эшләп калган. Әти егерме тугызынчы елны шул тегермәннең кырык чөе нә кысылып үлде. Утызынчы елны сез безне раскулачить иттегез. Сез оныткансыз, ә мин онытмадым... Мостафин туктады, ишеккә таба барып, нәрсәдер әйтте, шунда ук, подноска чәйле стаканнар куеп, ординарец керде. — Эчегез, иптәш Галиев! — диде Мостафин һәм бер стаканны алып, кашык белән бутый-бутый, чәйне суындырып торды. Галиев, башы авырайганнан аска караган килеш, йөзен күтәрә алмыйча, чәйне алды да шапыр-шопыр эчә башлады. — Хәтерегезгә төштеме? — Булмагандыр дип әйтә алмыйм, туган! Булгандыр!.. Миңа бит куштылар, мин үтәүче генә идем! — Кушканны үтәүче кыл пан, эшләре өчен жавап тотмый, дисезме? — Шулайрак килеп чыга. — Кимсетелү ачысын инде татыгансыздыр, уйланырга вакыт та бул- 3 гаңдыр? —| Сез миннән үткән өчен үч алырга ниятлисезме? — дип сикереп ’ торды Галиев, шунда аның үзен гаепле санавы беленде, бу әйбәт билге « иде. — Алыгыз, бик уңайлы момент. х — Юк, һич юк,— диде Мостафин, бик тыныч елмаеп һәм бала чак хәтерен кузгатканга эченнән үкенеп:—Мин сезне коткарырга тырышачакмын. Әйе, әйе!.. — дип өстәде. — Анысына мин ышанмыйм, билгеле!—диде Галиев, кире урынына утырып. — Алдамагыз, ышанасыз! — Минем эчемдәге тышымда, ә сез мине риялы дип уйлыйсыз, шул гына! — Ышанмаска минем күбрәк хакым бар. — Ә сез минем урында булсагыз нишләр идегез? — Язмышка буйсынып, барсы да бетте дип ятмас идем! — диде Мостафин һәм эченнән коты чыгып уйлап куйды: «Нишләр идем икән сон’ Юк. барыбер соңгы чиккә кадәр язмыш ирегенә бирелмәскә тырышыр идем». — Юк, язмыштан өстен була алмыйсың. Күп отчайный егетләрне белдем, язмыштан уза алмадылар. Кайсыберләре шундый бөгелеп төш те, молотилка барабанына эләккән көлтә кебек... —■ Әйе, катлаулы мәсьәлә!—Мостафин аның бу фикере белән бик үк килешергә теләмәде. — Ә сез минем урында, мин сезнең урында булсам, нишләр идегез?— диде Мостафин шаярулы, ышанычлы тавыш белән арадагы киеренкелекне йомшарту өчен. Галиев уйга калды, аның күз кабаклары салынып төште, аска төбәлгән күз алмалары жавап таба алмыйча төрле якка хәрәкәтләнделәр. — Мин сезне коткара алмас идем, приказны үтәр тем, — двде Галиев башын күтәреп һәм аңа элекке кыяфәте кайткандай булды. Моста- фин шуны күреп, бу сүзләрнең эчкерсез әйтелүенә шиге калмады — Дөрес әйтәсез, менә монысы миңа ошый,—дип. Мостафин Гали- евнен риясыз була баруына сөенеп куйды. Дөреслекне ул үзенә файдаз. «к. У.» «. 33в ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф лы булмаганда да таный һәм бүтән кешеләрдә дә шундый сыйфатны бәяли, югары куя иде. — Безнең үзебезне генә түгел, җанны да тәмам җимереп, көл итте ләр. Ә тере кеше үз шәхесен кабат төзергә, расларга тырыша. Кайберәүнең моңа көче дә җитмәве мөмкин. Бар алдыйлар,— диде Галиев озак уйланып торганнан соң. и — Ә сезнең көчегез җитәрме? — Мостафинны фәлсәфи сөйләшү кызыктырды, шуңа күрә сүзнең җебен өзәсе килмәде. — Җитәр дип өметләнәм. Элекке закалка мине һәлакәттән саклап калды бугай. — Шулай: кешене ике көч йөртә, ике көч аның белән җитәкчелек итә: эчке көч һәм тышкы көч,— дип сөйләп китте Мостафин һәм тәмәке кабызды, Галиевкә дә папирос сузды, ләкин ул тартмый икән. Тирән итеп суырып төтенен чыгарып бетергәч, сүзен дәвам иттерде:—Эчке көч — эчке закон, әйтик,— кечкенәдән тәрбияләнгән, әнә шул хәлиткеч закон. — Ә солдат өчен фәкать тышкы закон гына, әйе! Ул приказ белән генә йөри, гамәл үти.— Галиев ниндидер йөз яктыруы белән Мостафин- га карады, ул һаман да үч алыр бу дип уйлый, ышанмый иде. Әйдә сынасын инде, барыбер! — Алай ук түгел ул, Галиев иптәш, — диде Мостафин, сүнгән тәмәкесенә карап торды, аның киң, шәфкатьле маңгаенда фикер туплау шәүләләре чагылган кебек булды. — Менә, әйтик, солдат танкларга каршы сугыша. Командир яралана яки үлә, иптәшләре дә... берүзе кала, ә дошман танкысы һаман үрмәли. Мондый чакта аңа үзен саклап калырга да мөмкинлек була, чөнки бер шаһит тә юк. Ә солдат танкка каршы бара, граната белән танкны шартлата, үзе дә шунда һәлак була, аңлыйсызмы? — Юк, аңламыйм, киресенчә, кеше ничек тә яшәп калырга тырыша... — Менә яңа факт, беркөнне немецның танк атакасы вакытында сержант Кәбиров самоходкаиы җимергән, ышанасызмы? Ә бит аңа исән-имин калырга була идел Әйе, сез аңламыйсыз! — Ышана алмыйм, чөнки күп мәртәбә кешенең тугры була алмавын күрдем, үз тиресен саклавын сынадым. — Фактка ышанмыйча ярамый, Галиев! Менә танк белән бермә-бер калып, танкны шартлатканда солдатны нәрсә җитәкли? Эчке закон җитәкли, ил каршындагы бурыч җитәкли! — Мостафин туры итеп тегеңә карады һәм үзенең юкка гына сөнләвен, барыбер аның аңламавын белде. -— Мин бит сүзләргә ышанмыйм, күзләремә, колакларыма, үземнең тойгы әгъзаларыма гына ышанам, туган! Минем хакта теләсә нәрсә дип уйлагыз, ләкин башкача була алмыйм! Аның карашында гаҗизлек, мескенлек чагылып китте. — Авыр, авыр!—диде Мостафин, һәм аларны җайсыз күз карашы очрашуыннан коткарып, телефон шалтырады. «Хәзер үзем барам»,— диде Мостафин трубкага һәм урыныннан торды. Блиндаждан алар бергә чыктылар. Урман эченнән барганда Мостафин Галиевкә ягымлы чыраен борыл әйтеп куйды. — Теге вакытта мин башта сезгә рәнҗесәм дә, соңыннан рәхмәт укыдым. Менә хәзер дә минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә. — Ничек була инде бу? — дип, Галиев берни аңламаганлыгын белгертте. — Әгәр безне шул чак Магпптогорскига җибәрмәсәгез, олы дөньяны күрми кала идем. — Анда сезнең хәлләр ничек булып чыкты соң? — дип сораганын Галиев үзе дә сизми калды, ул бу сорауны бирергә бик курка иде, лә- хин Мостафин баягы кебек ачулы түгел, ул очрашуга шат, үткәннәр белән үтерергә җыенмый иде. — Төрлечә булды, шунысына сөенәм, мин русча укырга кердем, әйбәт кешеләр ярдәм итте. Русча белмәсәм, хәзер мин нишләр идем дим эчемнән генә һәм куанып бетә алмыйм. Тел өйрәнү- минем өчен зур нәрсә булды. Томана булып калыр идем. —• Тел белү байлык шул, — диде Галиев. «Әллә үч алмаска итте микән?» — дип уйлап, өстәп куйды:—Нинди кеше булгансыз бит. ай-яй?! Тегермәнче малае дип кем әйтер, ә? Мостафин! аның сүзләренә игътибар итмәде, бу кешенең язмышы үзеннән торганлыгын аңар һич тә белгертәсе килми, бая да үткәннәрне искә төшерү бик уңайсыз чыкты. — Сез мине үч алыр дип уйладыгыз һәм уйлыйсыз да, — дип, Мостафин, ачылып, кыска гына көлеп куйды. — Юк, мин алай уйламыйм,—диде Галиев ялганлап. — Уйлыйсыз! һәркем үзеннән чыгып башкалар турында фикер йөртә! Мостафин тагы мондый сүзнең авызыннан ычкынганына үкенде: бу үзеңнең хәлең өстенрәк булуына кешенең башына сугып күндерү кебек килеп чыга. Байтак баргач, Мостафин Галиевне бер сугышчыга тапшырды, тәэминатка алырга, киендерергә әйтте. Галиев рәхмәт укырга да, каһәрләргә дә белмәде. Ул әле Мостафинның аңа яхшылык эшләвенә, асылда аны коткаруына ышанмый иде. Мостафипны пачштаб чакырткан — Яким Зиновьевичны вакытлыча ° шул вазифага куйганнар иде. Алар бер чинда булсалар да, Яким Зи- = новьевич үзен өстенрәк итеп хисаплый, моңа зур әһәмият бирә. Көндәлек гамәлдә дә приказ яки күрсәтмә «хәрефләренә » бик нык ябыша. Холкы яисә берәр чыгышы белән шул параграфларга сыешмаганнарның кимчелек ягын капылт кына «кисеп ташлауны» алга сөрә. Әмма һәрбер кеше уңай һәм кимчелекләрдән тора. Ә кимчелеген «кискән» җирдә яра кала. — Өстән сезгә тел тимәсә, канәгать буласыз.—диде аңа бервакыт Мостафин. Теге шунда ук сынаучан карашын Мостафинга чекрәйттс. — Әллә сез риза булмыйсыз? Мостафин бүтән сүз озайтмады, нигә кеше вөҗүденә тукынырга дип уйлады. Яким Зиновьевич бол ай намуслы кеше үзе, мөнәсәбәттә, сүздә тугрылыклы, шуның өчен аның белән эшләве авыр түгел. Тик менә кайбер мәсьәләләрдә фикерләр капма-каршы була икән, моңа түзәргә туры килә. Аннары Яким Зиновьевичиың полк штабында зур абруйлы булуының да эшкә файдасы тими калмый иде. Шуның өстенә ул үзенә бик таләпчән, әхлак ягын да «пөхтә» тота, аның бу сыйфаты бүтәннәрнең хилафлыгын тиз күрергә һәм аларны каты хөкем итәргә ана нигез бирсә кирәк. ...Айкилдиев Римманы санбатта эзләп тапты. Кызны, булышырга дип. тагы Семен Израиловнч чакырткан икән. Сергей белән очрашуга бу юлы Римма ничектер шатта иде шикелле Теге чакта мөнәсәбәтләр тәмсезләнеп, аламаланып очланды, күңелдә борчый торган юшкын калдырган иде. Римма Сергейны ачыну белән генә исенә төшергәләдс, ләкин үзен күргәч, тагы якты йөз күрсәтте. Ә Сергей моны кыз күңеленә керергә «яшел ут» дип кабул итте, мөнәсәбәтләр өзелмәгән, фәкать арада аңлашылмау гына булган, шуңа күрә ипләшергә генә кирәк дип уйлады — Римма, мин хайван булдым, гаеп миндә?! —дип сүз башлады Сергей гафу сораган, кимсенгән тавыш белән. Камал оп ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ — Кирәк түгел, Сережа, ташла!—Римма, аска караган килеш, бая җыйган чәчкәләрен йөзенә китереп, иснәп торды. Шуның белән барысы да бетте инде дигәнне аңлатырга теләде. — Телисеңме, мин сине бөтенләйгә санбатка кайтарам. Без Семен Израилович белән дә... —дип, Сергей сүзен өзде, чөнки баш врачның аны яратмаганын Римма белә иде, шунда ук серле ител ым какты да икенче фикергә күчте: — Санбатта куркынычсызрак, телисеңме? — Юк, теләмим. Батареяда җиңелрәк. — Яким Зиновьевич минд әтием кебек, чын! Армейский госпитальгә күчерергә була, бөтенләй тылда, ө? — Юк, юк, батареяда да кеше кирәк бит! — Ярый, минем эшем бар, — диде ул кинәт4 кенә һәм яралар бәйләү палатасына таба барылды. — Римма, туктале, Римма!—дип ялынып кычкырды Сергей. Кыз аңа эндәшмәде, брезент ишекне сыерып ачты да палаткага кереп китте. Сергей аның артыннан керергә кыймады, чөнки Семен Иэраило- вич аны корык белән куачак иде. Ул аңардан, тагы жалоба бирер, начальство алдында йөзне кызартыр, дип курка иде. Теге шелггәсе өчен дә, читләтеп булса да, Семен Израилович сәбәпче булды. 10 Эштән кайтканда улы Маратның елаган тавышын ишегалдында ук ишетеп, Фира өйгә йөгереп керде. Әнисе урын өстендә ята, малае салкын идәндә үкерә иде. — Нәрсә булды тагын? Ник баланы карамыйсың? — диде Фира, тик өнисе эндәшмәде, тирән итеп ухылдап кына куйды. Фира тиз генә баланы кулына алды, бер тәүлек госпитальдә дежур торып бик нык арыган булса да, аяктан егылганчы йөрде. Өй боз кебек булган, утын алып кереп мичкә ягып җибәрде, балага салкын тигәндер дип, стрептоцид эчереп, ашатты да төреп яткырды. Шуннан соц әнисе янына килде. Сызлавына чыдый алмагач, әнисе өченче көн генә тешен суырттырып кайткан иде. Караса, яңагы, муеннары коточкыч шешеп чыккан, кызарып тара, әллә гангрена башланганмы дип курыкты Фира. Тик әнисенең болай температурасы юк иде. Шуңа бераз эченә җылы керде, әмма ананың хәле авыр әле. Бу ике айда ул бик күп хәсрәтләр кичерде шул. — Ипигә дә чыга алмагансың инде? —диде Фира, әнисенең шешенеп үзгәргән йөзенә карап. Ул Маратка шикәр комы кушып ипи бирергә ниятләгән иде. —< Мин карточкаларны өченче көн югалттым бит! — дип, әнисе кинәт буылып елап җибәрде. Яткан җирдән аның күз яшьләре түшенә тәгә- рәптәгәрәп төшәләр иде. Фира ни әйтергә белмичә катып кадды. Ул сүз таба алмады- Мич бик нык төтенли иде, шуның белән чиләнеп маташты. «Әллә бу әни акылга таманланып бара инде?» — дип шикләнде Фира. — Көне буе тордым, кичен чиратым җиткәндә карасам — карточкам юк. —Әнисе тәмам'вәйран булып, учы белән күзләрен каплады. — Балага нәрсә ашаттың соң? Ана дәшмәде, тик җилкәләре генә калтыранды. — Тукта, әни, елама! — Фира кинәт тагы да хәлсезләнеп, ышанмыйча урындыкка утырды. Әнисе кызының тиргәвен көткән иде. Кинәт Фираның ачуы төкәнде, ниңдидер (гамьсезлек, хәзер инде барыбер дигән хис биләп алды. Кешенең. бетен өметләре өзелгәндә шулай була. — Берәр дару бирче,—диде әнисе,—башым ярыла! Фира кинәт хәрәкәткә килде, ана дару алып бирде, су китерде. Әнисенең хәле авырлыгын ул менә хәзер генә ныклап тойды, ананың күзләрендә ниндидер нурсызлык, өметсезлек иде.Шул чак Марат уянып «кычкыра башлады, ул ашарга сорый иде. Бу бала да үзенең адәм рәтле булмаганча үсүе белән Фираның җанын телә. Балага менә ике яшь тулып китте, ә ул бер сүз әйтә алмый, башта ук бала төсле еламады, ниндидер елауга охшаган тавыш кына чыгара иде, тамагы ачса, авызына нәрсә капканын белми, балчык ашап, төрле нәрсә кабып туена. Фира аны үзе эшли торган госпиталь врачларына да күрсәтеп карады, ләкин бернинди файдасы тимәде. Башта аны рахит дип дәвалап маташтылар. Инде нишләргә? Марат ашарга сорып шыңшый, җанга тия торган аваз чәчә, ә өйдә бер чебен туярлык та азык гак. Кемгә барып сорарга? Фираның тәмам башы түнде, уйламас булды. Бер уй икенче унны егып таптый, хәлдән ничек чыгу юлын таба алмый Бала шыңшый да шыңшый, бәгырьне пычак белән телгән кебек итә. Ахырда госпитальдән кесә төбендә ияреп кайткан бер кисәк шикәрне җылы суга болгаткан булып балага эчерде. Әнисе ухылдый-ухылдый, әкрен генә торып, тышка чыгып китте Фира учактагы янган утка карап, гаҗизлеккә батып утыра, кисәүләрне ут сарган, алар яна< күмергә әйләнә, күмерләр көлгә әйләнә. Шул чак кара- ’ ват кырында идәндә аунап яткан бер кәгазьгә күзе чалынды, әнисе куз- я галганда төшергәндер, әллә карточкамы, югыйсә? Аңа һәрбер кәгазь ипи • карточкасы сыман күренә иде. Алып караса, күзләренә ышанмый торды: я «Летчик Галиуллин Рашат командование приказын үтәгән вакытта кире и әйләнеп кайтмады. Ватанның батыр улына мәңгелек дан!»—дигән сүзләр язылган иде. Ничек инде бу?! Шул чак кыштыр-кыштыр әнисе килеп керде. — Әни, нәрсә бу, абый да югалган бит! —дип, йөрәк өзгеч ачы та выш белән кычкырып җибәрде Фира һәм караватка йөзтүбән авып тө шел үксергә тотынды. Әнисе дәшмәде, тирән итеп уфылдады да уфылдады., — Нигә дәшмисең, әллә тагы берәр нәрсә яшерәсеңме? Нигә аны миңа әйтмәдең? — дип, ярсулы-елаулы тавыш белән кычкырды Фира Әнисе һаман дәшмәде, юрганын йөзенә каплаган килеш, лышык-лы- шык үкседе. Аннары ул юрганын ачты да ^арлыккан тавыш белән: — Ул исән, исән, мин аның тавышын ишетәм! — диде. — Ничек тавышын ишетәсең? — дип куркып сорады Фира. Ана юрга нын башына каплады да кыймылдамыйча ятты, фәкать күкрәк туры гына бер төшеп, бер менеп торды. — Әни, ник син алай дип әйтәсең?—дип өзгәләнде Фира. Әни мин нән тагын нәрсәнедер яшерә, дип уйлады ул. Ана эндәшмәде, ул берни белмәгән, бернигә катнашмаган кебек тынсыз иде. Фираның бөтен тор мыш терәкләре кинәт җимерелеп төшкән шикелле булды, гүзәл итеп салынган йорт авыр бомба төшеп җимерелгән кебек, чәлпәрәмә килде Гүя ул шул «гүзәл йорт» хәрабәләре астында калган да котылырга, сулыш алырга һичнинди чара таба алмый... Хәрабә ташлары аның күкрәген изәләр... Төнне алар шулай иңрәп уздырдылар. Марат төнлә уянып, ашарга сорап шыңшыды, ләкин аңа әһәмият нтүче булмады, ул, шыңшып ары гач, тагы йоклап китте. Иртән Фира бераз аек акылга килә башлады ничек тә яшәргә кирәк, тереләй кабергә кереп булмый бит. Фира эшкә китте, аның сменасы булмаса да, ул бүген бик кирәк булып чыкты, бер сестра фронтка җибәрелгән иде. малой ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ЬЬГ 1Е11Ә Бу бер гаҗәп госпиталь: биредә авызы, сулыш юлы, тамагы, борыны яраланганнар һәм нечкә җире җәрәхәтләнгән авырулар ята. Еш кына коридорда ияге белән кулбашы колбаса рәвешендә «ит үстерү» өчен ялганган кешеләрне күрәсең, һәм биленә шешә тагып сидек исе аңкытып үтүчеләрне очратырга була. Шуңа күрә бу авыруларның холыклары да бик үзгәлекле, аларны дәвалау чаралары да бүтән госпитальләрнекенә охшамаган. Кайбер авызы яраланган авыруларны айлар буе фәкать шланга белән генә ашатырга туры килә. Госпиталь Галиәсгар Камал урамындагы мәктәп бинасына урнашкан иде. Биредә яхшы теш врачлары һәм теш техниклары эшли, невропатологлар бар. Фира өйләдән соң әнисен госпитальгә алып килеп,белгечләргә күрсәтте. Гайшә апаның тешләре таза булып чыкты, сызлау фәкать нервыдай диделәр. Шулай да тешләрен суыртырга киңәш иттеләр. Гайшә апа үзе тешләрен алдыруны гына теләде, баш чатнавына, күз аллары караңгылануына түзәрлеге калмаганын әйтте. Өшеткеч укол кадап, таза тешен алдылар. Бик авыр булды аңар, үзе кайта алмады, Фира кухня аты белән аны өйгә кайтарып куйды, мең бәла белән госпитальдән бераз ашамлык та юнәтә алган иде, барысын да баласына, әнисенә калдырып, тагы бер тәүлеккә эшкә китте. Эштә ничектер хәсрәт алай ук бәгырьне кимерми, мәшәкать белән онытылып, күмелеп йөрисең. Абыйсының шулай югалуына Фираның һич кенә дә ышанасы килмәде, аңының кай төшедер ышанырга итмәкче булып иңри, ләкин хисләр ул уйга каршы килеп, аны тере, исән итеп күз алдына бастыралар һәм аның исәнлеген исбат итә торган каршы дәлилләр китерәләр: әгәр һәлак булса, төгәл язарлар иде, димәк, һәлак булмаган, ул берәр бурычны үтәргә киткән дә борылып кайтмаган, бу әле үлгән дигән сүз түгел. Үле хәбәре килгәннәр дә соңыннан исән булып чыгалар!. Ләкин күпме генә үзеңне юатсаң да, начар хәбәр җанны тырный: шулай ук газиз башкае әрәм булды микәнни дисең, тагы күзләргә яшь тула... Икенче уй дулкыны килә дә: юк, юк, бу мөмкин түгел!—ди. Фира кайтканда әнисе ишегалдында иде, кызын күрми дә, танымый да кебек, эндәшми, шәл бөркәнгән көе, тирән карга бата-чума йөри. — Әни, нишләп йөрисең анда юләрләнеп? — диде Фира, тавышын 'күтәрмичә. Теге ишетмәде, каядыр бакча артына барырга ниятләп, сырындыга менеп бара. Фира, нидер шикләнеп, тизрәк әнисен барып тотты. .—. Бу синмени?—двде Гайшә апа, кызын шунда гына танып. — Нишләп юләрләнеп йөрисең? — дип дәште Фира. — Рашатның тавышы шул яктан килә, — диде Гайшә апа. — Нинди тавыш, тилеләнмә зинһар! Фира нәрсә уйларга да, моны ни дип атарга да белмәде, кырысрак торып, әнисен тизрәк өйгә алып керде. Марат шыңшып ята иде, ичмаса, бер колакны ярырлык итеп елый да белми дип, улы өчен әрнеп куйды Фира. Әллә авыру, кызганыч булганга, малае аңа әнисеннән якынрак тоел3| иде. Алып кайткан калдык-постык азыклары белән малаен ашатты, әнисенә дә өлеш чыгарды. Тик әнисе ашамады, авызым кибә дип, су гына эчте, каядыр китәргә җыенган кебек, чишенмичә, киеренке генә кыяфәттә сагаеп торды. Ятканда да, өй суык дип, пальтосын салмый гына ятты. Төн урталарында Гайшә апа кызын төрткәләп уятты. — Әсфирә, Рашатның тавышын ишетәм, ишекне ач, әни дип, дәшә, бар әле?!—дип, үзе ишеккә атылды, Фира да торып, лампага ут элдер- Д е - —Нәрсә булыр? — дип көтеп калды. Әнисе керми дә керми. Чыкса, әнисе тагы көртләр өстендә, бакча буенда йөри, күрше эте өтәләнә-өтәләнә өрә. Бу әни, ахры, чыннан да бераз акылга тәмамланган бугай, дип уйлады Фира һәм әнисен көчкә юмалый-юмалый өйгә алып керде. — Әни, нишләвең инде бу, нишләп Рашатның тавышы килсен?—диде Фира ачыргаланып. Әнисе эндәшми, гаепле кеше кебек Фираның күзләренә туры карап тик тора. Аннары әкрен генә: — Рашат мине үз янына чакыра: әни дип, өзелеп эндәшә,—диде. — Ничек? Я, ярый, юләрләнмә зинһар! Аның тавышын ишетерлек түгел, ул еракта!—диде Фира, балага аңлаткан кебек, бераз ачулана төшеп. Үзе ни кылырга белми куркынып, әнисен чишендерде дә дару эчертеп урынына яткырды. Әнисе бераз тынычланган кебек булды, ләкин Фираиы тагы да пошаманлырак уйлар биләп алды. Беркадәр вакыттан соң Гайшә апа өйдәге эшләрне бөтенләй күрми, баланы да карамый башлады. Аны дөнья мәшәкатьләре һич кызыксындырмый, кайгыхәсрәтне белми, ишетми, торган саен бар нәрсәгә дә битараф була барды. «Тәннәрен Рашат тавышын ишеттем, әни дип, мине чакыра», — дип саташа, еш кына ялан өс кышкы бураннарда чыгып китә, аны төне буе эзләргә, милициягә хәбәр итәргә туры кнлгәли иде. «Әллә ачлыктан шулай булдымы?»—дип, Фира баш вата, кайгыра, госпитальдә икешәр смена эшләп, ашау ягын җайлаштыра. Авыр көннәрнең берсендә, көтмәгәндә Алексейдан офицер аттестаты килеп төште. Фира сөенде дә, көенде дә. Горурлыгы чиксез тетрәнде, хәтта рәнҗегән кебек булды. Үзен үлемнән коткарган бу кешегә тагы да үти алмаслык бурычлы булу ничектер авыр да, шатлыклы да, көенечле дә иде. Фираның тарихын күрше-күлән, танышлар белә, .Алексейны изге кеше санап, аның турында гыйбрәтле сүзләр сөйлиләр. Аттестат җибәр гәч, башта ышанмадылар, кайбер дини карчыклар я — Мөселмандыр ул, шул чаклы игелекле булмас иде!—диештеләр, о Ә Гайшә апаның хәле начарланганнан-начарлана барды, Фира аны м оста белгечләргә каратты, ашавын яхшыртты, ләкин ул авызына ризыкны әз генә каба иде инде. Чәчләре аксыл сүс кебек төре һәм каты, үзе көннәр буе тәрәзәгә күзен төбәп, чәч тарап утыра, тарый-тарый башын канатып бетерсә дә, үзе шуны сизми иде. Шулай бер көн кичен Фира лампага ут элдереп маташа иде. әнисе тиз генә киенде дә ишеккә атылды, каян болай җитезләнергә көч таба диген? Аның арка бөкресе ишектән кергән суык бу эчендә күмелде, Фира аны туктата алмый калды, ялгыш кулын пешереп, шуны дәвалап азаплана иде. Ул арада Марат ашарга сорап итәгенә килеп ябышты. Марат сөйләшә алмый, ләкин күзләрендә — мөлдерәмә әйтәсе килгән сүз, яшәүгә омтылыш һәм кимсенү. Ничек йөрәген өзә ул Фираның! Тукта, әнисе нигә һаман керми әле?! Тагы теге өянәге кузгалды микәнни? . Фира улын читкәрәк этеп, тышка йөгерде. Әнисен көчкә тапты. Ул тирән кар ерып тагын бакча артына таба китеп маташа иде. Фира аны көчкә генә тота алды. Тик әнисе ниндидер җитезлек белән аннан ычкынып, алга ыргылды Фпрага әнисен янә туктату өчен шактый азапланырга туры килде. Әнисе бер сүз эндәшми, сораганга җавап бирми, һаман ычкынып китәргә генә тырыша иде. Күп тарткалаша торгач, әнисе дә арыды бугай, карга утырды. Ә кызы исә елый-елый өйгә өстерәде.. Фираның тормышы хәзер менә шулайрак булып китте. Ул ике авыру арасында нишләргә дә белмичә бәргәләнә, өзгәләнә иде. Фира эштән дә кайчак бик арып, киеренке нервы белән кайта Авырулар бик бимазалыйлар. Офицерлар палатасында авызы, ияге яраланып, ашый алмый торган кызгылт чәчле бер егет ята. Фира аны резин көпшә белән ашата. Туклыклы бульон әзерли, шуны көпшәгә сала, аның икенче очын авыруның тамагына куя. Егет һәр вакыт канәгатьсез, ачулы, чөнки аның карыны ач, шундый зур гәүдәне мондый мәче ашы гына канәгатьләндерә алмый иде. Кам ад оu ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф — Туйдырсагыз, бер үбәм үзегезне, Фира Каоыймовна! —дип шаярткан булды ул башта, кая инде үбәргә, иреннәре, теш казналары берсе дә юк. Аның сүзендә тырышлык белән генә, күнеккәч кенә аңлап була Чын мәгънәсендә кызганыч иде ул, ашыйсы килүдән һәрчак селәгәе агып тора иде. —< Бүген майлы тавык бульоны, сезнең өчен ireiH-ә! —диде Фира, аның шаяртуының асылын аклап. Резин көпшәне тамагына җайларга үзенә бирде, икенче башыннан кашык белә1< шулпа сала башлады. Ләкин кинәт авыруның күзләре шар булды, тамагындагы көпшәне алып атты, андагы шулпа аның өстенә түгелде. Авыру сикереп торып, нәрсәгәдер сүгенә башлады, ләкин сүзләрен аңлап булмый иде, резин көпшәне үзенен нечкә балавыз кебек сары бармаклары белән өзгәли, аяклары белән тибенә. Резин өзекләрен хәтәр кизәнеп Фираның йөзенә ыргытты ул. Фира да бу көннәрнең киеренкелегеннән, җилкәсенә өелгән бәлаләрнең авырлыгыннан тәмам йончыган иде, чыдый алмады, йөзен куллары белән каплап, чыгып йөгерде, баш врач янына кереп, тыела алмыйча үксеп- үксеп елады. Эчтәге бөтен әрнү, киеренкелек, ачу, кимсенүләр барысы берьюлы күз яше белән тышка ташый шикелле иде. Врач аны эшеннән бушатып, өенә кайтарып җибәрде. Өйгә якынлашканда, ишегалдында «берничә кеше күреп, йөрәге дөп- дөп тибә башлады Әнигә әллә тагы берәр хәл булдымы дигән ун башыннан йөгереп үтте. Көн буранлырак, җирдән себереп тора иде. — Гайшә апа тагы Рашат абыйның тавышын ишетәм дип чыгып китте, мин Маратны ашаткан арада, әллә кая юк булды,—дип, Фираның каршысына тәбәнәк кенә бер кыз килде. Фира күрше кызына бераз тамак хакы биреп, баланы карарга кушкан иде. — Ишекне бикләп тот дидем мин сиңа!—дип кенә әйтә алды Фира. Гайшә апаның кордашлары да чыкканнар, сукмактан карга керергә куркып сөйләнәләр. — Көртләр өстеннән китмәгәндер инде, изге түгел лә ул карда батмаска? — АНДЫЙ кеше суда да батмый бара, өй кыегымнан да егылмый йөри ди. — Кая табарак юнәлде икәм соң?—дип, Фира өзгәләнеп сорады, тегеләр төрлесе төрлечә әйтеп маташтылар. Кардагы эзне бик тиз буран себереп тигезли, шуңа берни шәйләп булырлык түгел иде. Фира, көрткә бата-бата, бакча артына таба китте. Аннан Идел ерак түгел иде, ташу' вакытларында су җәелеп, аларның бакчаларына чаклы килеп җитә. Анда хәзер балыкчыларның бәкеләре адым саен. Фира шуңардан бик курыкты. Ләкин күз бәйләнеп килә, буран да көчәйгән шикелле, шуңа күрә Фира ирексездән кире борылды. Бәлки тапканнардыр, бәлки әнисе үзе кайтып өйдә утыра торгандыр инде дип өметләнде ул. Әмма өйдә әнисе юк иде, милициягә барып әйтергә туры килде Фира елгыррак күрше малайларын, берәр сынык ипи биреп, әнисен эзләргә кушты. Алар милиционер янында чыр-чу килеп йөрделәр. Фира һаман шул бакча артыннан шикләнә иде, бозга чаклы бардылар. Милиционер кар каплаган куркыныч бәкеләрне күргәч, малайларны куып кайтарып җибәрде. Төне буе эзләсәләр дә, Гайша апа табылмады. Фира нишләргә белмәде, күзенә ак-кара күренмәде, таң алдыннан бөтен җире манма су булып, тәмам хәлдән таеп кайтып ауды. Эче тулы рәнҗү, әрнү, хәтта еларга да көче калмаган, аны шул күңел тирәнендәге үз-үзенә ачу һәм кимсенү генә дөньяда тотып тора бугай! Барысы да шул Рашатның югалган хәбәреннән башланды, әнә бит аналар ничек кичерәләр?—дип сөйләнде хәл белергә керүче күрше хатын. Фира аңа ни дип тә җавап бирергә белмәде, аның тел әйләндерерлек көче юк иде. — «Рашатның тавышын ишетәм, мине әни дип өзелеп чакыра, нишлим инде?» — ди икәү генә калгач. — Моны Гайшә апанын ахирәте Фатыйма карчык әйтте. — Бер дә аңына хилафлык килгән дип белмәссең. — Шулай ук Рашатның тавышын ишетә микәнни? — Ишетә, ишетә, — ди Фатыйма карчык, — гөнаһысына кермә, ише тә! Шул тавыш йөртә аны. Сариям үлгәч, аның тавышын гел ишетә торган идем, и-и, дөньялар диген... Алар бераз сөйләнделәр дә, Фираның күзен дә ача алмыйча хәлсез ятканлыгын! күреп, тизрәк чыгып киттеләр. Фира керфекләрен күтәрә алмаса да, башында мие кайный, баш сөяген чатнатырлык итеп бәргәләнә, суккалана иде. Гайшә апаны өч тәүлектән соң гына бакча артында Идел буе әрәмәлегеннән таптылар. Ул Рашатның бистә малайлары белән бергә уйнап үскән урыны иде. Фира тормыш таянычын жуйды, үзен тормышка бәйләп торган нәрсәдән мәхрүм калды. Хәзер аңа тагы барысы да барыбер шикелле тоелды. Эшкә килгәч, аны үзе белән бергә эшләгән сестралар урап алды. Җыелып бер бүлмәгә керделәр, анда бик тыйнак кына табын әзерләнгән. Бу 8 нче Март бәйрәме хөрмәтенә иде. Фира шунда беренче мәртәбә = авызына эчемлек капты. Ул башта үзендә ничектер җиңеллек сизде, бө- «г тен кайгылары, җилкәсен, миен баскан авырлыклар кинәт беткән кебек 2 тоелды. Ә бераздан караңгы хәсрәт, авырлыклар тагы да ныграк җанын « зынҗыр белән кыскан кебек иттеләр. Моны ул эчемлектән күрде һәм а кабат авызына да алмаска үзенә сүз бирде. Дарулар эчеп, көчкә генә * әзрәк эзгә килә алды. Әнисенә кайчак артыграк тавыш күтәрүенә, аны * җитәрлек тәрбияли алмавына сызланды. Эх, нишләп әнине әйбәтләп “ хөрмәт итә алмадым?! Әни, дөньяда син бер генә, миңа иң якын кеше булгансың, мине иң нык яратучы, минем өчен иң каты газапларны өстенә алгансың! Каты шелтәләгән чакларыңда да мине үлеп яратучы син идең. Миңа зур өметләр баглап үстергәнсең, ә өметеңне аклый алмадым, син дөньядан миңа рәнҗеп киткәнсеңдер инде, каберендә дә миңа рәнҗеп ятасындыр? Ничек итеп сине бәхилләтим икән? Синең белән, әни. минем күңелемнең дә бер кисәге үлде, синең белән кабергә керде! Мин хәзер, әни, күп нәрсәләрне аңладым, синең киңәшләреңне, акылларыңны тотмаганда миңа һәр вакыт бәла килде. Элек шуны танырга мин-минлегем кушмый иде. Сине бернәрсә белмисең, артта калгансың дип шелтәләгән, киңәшләреңә каршы төшкән чакларым булды. Нинди ахмак, үзсүзле булганмын мин! Синең кулыңа һәр вакыт шырпы керә иде, аш аны энә очы белән казып чыгара идең, шырпыны чыгара алмаганда, ул үлекләп шешә иде. Ниләр генә тоймаган ул куллар? Әни, син миңа нык рәнҗеп киттеңме? Син Рашатны ныграк ярата идең, аны миннән артыграк күрә идең, минем шуңа ачуым килә иде! Кичер мине, әни! Кичер мине! Мин Рашаттан шуңа көйләшә идем. Шуның белән синең бәгыренне телә иде»! Кичер мине, әни, кичер!.. Як1гм Эииовьевичның «Син бәлане үзеңә тарта торган магнит кебек» дигән сүзе Алексейны тирән уеп алган иде. Ник мин шулай икән соң? Кимчелеге булмаган кеше юктыр инде ул. Бер философ әйткән ди «Кешенең үзенә файдалы һәм зарарлы кимчелекләре була», дигән. Моны ничек аңларга? Әнә икенче батарея командиры дәшмәүчәи, бу сыйфат ана файдага гына Алексей сугышчылар янына барды. Сөенчалнн яңа марка немец минасын өстәлгә куеп, үзенчәлеген аңлата иде. — Бу шариклы мина Шартлаганда бака кебек югарыга таба сикерә, шариклары чәчелеп китә, бил тиңентен биеклектәге бөтен нәрсәне кыя Җиргә ятып кына котылырга мөмкин. ♦ епя.1 ляя яляшол пяныянаеч ♦ Сөенчалин дәресне бетерде, сугышчылар да талчыккан нде. Эскәмияләрдән дәррәү торып тартырга эзләнә башладылар. Алексей аларга тулы портсигарын сузды. Сугышчылар чеметеп-чеметеп кенә алып көйрәтеп тә җибәрделәр. Әмма Сөенчалин комбатның бу эшен ошатмады, командирның авторитетын төшерә дип эчтән уйлап торды. Алексей исә бик шат иде, ул күптәнге сугышчан танышы, яңа гына госпитальдән кайткан шофер Мулла янына килеп утырды, дусларча аның иңенә кулын куйды. Гыйльмулла исемле бу егетне Мулла дип йөртәләр. Аның, үлсәң ипи әрәм кала дип, сигез йөз граммны берьюлы ашап бетерә торган кызык гадәте дә бар. Комбат аны уңганлыгы өчен ярата иде. Курку, курыкмау турында сүз чыкты. — -Адәм затының курыкмый торганы булмыйдыр, — диде Тәкәнәев. — Куркуның ни икәнен белмәүче башсызлар да була. — Сугыш өйрәтә ул. — Юк инде, курыкмый торган җан иясе булмый. — Сергейны, Мирхасны кая куясың? — О-о, алар...— Мулла кызыккан кыяфәт белән ияк какты, егетләрнең гаярьлеген сурәтләргә сүз таба алмады. Сергей хакында гадәттән тыш әйберләр сөйлиләр иде. Ә Мирхас яз көне Берлиннан махсус- килгән бер снайперны тончыктырды. Ул аны коне буе бозлы суда сагалап яткан. Мирхас үзләренең Чистай ягыныкы булганга күрә, Мулла якташы белән бераз мактана да иде бугай. — Нервыларын чыныктырганнар, шул гына, — дип, Сөенчалин бу батырларга исе китмәгән тавыш белән әйтте, әмма аның эчтән курыкмаска ничек өйрәнергә дигән чаклары булгалый иде. — Ул гына түгел, табигатьтән дә килә бугай, — дип, комбат сугышта күргәннәре буенча фикер йөртте. — Юк, хикмәт үзеңне күнектерүдә генә, — диде Сөенчалин. — Мин Сталинград янында шундый хәл күрдем,—дип сөйләп китте Мулла. — Бервакыт юлда бик каты бомбежкага эләктем. Машиналардан төшеп, кайсыбыз кая аудык. Ә безгә утырып килүче санитарка кыз кабинкада калган. Самолетлар коточкыч сирена кычкыртып пикировать итә, кыз һич курыкмый, без лайда аунаучыларга тәрәзә аша теш агартып утыра, гүя бу аңа бер кызык. Мин аны тагы берничә тапкыр налет вакытында очраттым, куркуның ни икәнен дә белми иде. Менә гаҗәп. Юк, курыкмый торган кешеләр барлыгына иман китердем мин шунда. Сугышчылар тынып калды. Мулла сүзен көчәйтүче дә, кире капучы да булмады. Тәмәкеләрен тартып бетергәч, комбат сугышчылары төрле эшләр кушты, ә Сөенчалинны үз блиндажына алып китте. Сөенчалин бер буш ара табып, ничек тә Римма янына ычкынырга ниятләгән иде, булмады инде дип, күңелсезләнеп куйды. Кызның йөзе, ягымлы тавышы, сөйләгәндә кашларының тибрәнеп-тибрәнеп китүе —барысы да тансык була башлаган иде. Нидән шулай? Әйтер сүзе дә юк шикелле, әллә ничек шул соргылт күзләр, чәч чылгыен пилоткасына төзәтеп куйгалый торган нәфис куллары белән янәшә буласы гына килеп тора иде. Комбат аңа әлеге немец һөҗүмеңдә һәлак булган берничә сугышчыга үлгән язуы тутырырга әйтте. —| Шавлинның биш бала, Нурмановның тугыз. Кәбиров, молодец, өйләнмәгән. — Комбат аларның кенәгәләрен караштырды, тавышы бик моңсу чыкты, яңагында эчтән әрнү шәүләләре йөгереште. — Фронт семьялылар өчен начар шул,—диде Сөенчалин, комбатның нечкәрүен аңлап бетермичә. — Нишләмәк кирәк, эх!.. — Нигә шул чаклы өзгәләнергә, Алексей Егорыч? — Әйе, файдасыз, аңлыйм да соң. — Жәлләү әйбәт түгел, диләр бит. —• Анысын да беләм, беләм. —• Командирның каты булуы солдат өчен файдалы. Кайчак солдатны мәҗбүр итмәсәң, окобын тирән казырга да иренә ул һәм шуның аркасында һәлак була. Ә укыганда... соңыннан кемне без рәхмәт хисе белән искә алабыз? Иң каты, кырыс укытучыларны. Комбат уйланып калды, аннары әйтте: — Кемгә бер җылы сүз дә җитә, кемгә чыбыркы да аз. — Юк, кырыслык кирәк, кирәк. Шул рәткә кертә. Сөенчалин язып бетерде, ләкин тагы сөйләшәсе килә иде. Комбатның чын ихластан ачылуы ана тәэсир итте. — Юк, Алексей Егорыч, минем күзәтүемчә, командир үзен солдат дәрәҗәсенә куйса, ул бетте дигән сүз. — Ничек бетте? — Солдат аны санга сукмый башлый. — Юк, моның белән килешә алмыйм, Сөенчалин. Комбатны дәшеп алдылар. Яна орудиелар китергәннәр икән. Шул форсаттан файдаланып^ Сөенчалин шыпырт кына чыгып тайды. II ...Алгы сызыкка күчәргә приказ көтмәгәндә генә булды. Приказны Яким Зиновьевич үзе китергән иде. Аның артыннан калмый торган шәүлә шикелле булып Айкилдиев та ияргән. Батареяны яңа позициягә урнаш- я тыруда булышлык итү ал арга тапшырылган икән. Бәлки Яким Зимовье- 5 вич Мостафинныц мактаулы комбатын эш өстендә сыныйсы килгәндер, а Батареяда политмассовый эш түбән дигән фикердә тора иде ул. Алек- * сей Яким Зиновьевичны иң булдыклы шофер Мулла машинасына утыртты. Орудиеләрне тагып, расчетлар бөркәүле кузовларга төялде. Көчле студебеккерлар тиз элдерделәр, сазлы җирләрдә дә буксовать итмәделәр. Яким Зиновьевич бик нык ашыктырды. Яктырганчы казынып, яшеренеп өлгерергә кирәк иде. Байтак баргач, туктап, Яким Зиновьевич кабинкасында карталарны карадылар, юлны аныкладылар. Фронт сызыгы зигзаглы, бормалы-сырмалы булып сузылган. Тагы бер сәгатькә якын баргач, билгеләнгән квадратка килеп җиттеләр. Бу бер сирәк кенә нарат урманлыгы иде. Безнең разведчиклар, Айкилдиев җитәкчелегендә тагы да ары үтеп, батарея беркетелгән пехота частен белеп килделәр. Пехота ике чакрым алда урнашкан икән. Уңда да, сулда да немец ракеталары чөелә, сирәк-мирәк аткан тавышлар төн тынлыгын умырып-умырып ерткалый да аннан тагы шомлы тынлык булып тарала иде. Орудиеләрне машинадан ычкындырып алгач, расчет кызу эшкә тотынды. Снаряд ящиклары ташыдылар, ут позициясе казыдылар. Шактый вакыт узды. Инде таң якынлашып килә иде. Яким Зиновьевич батареяны урнаштыргач, тыныч җан белән дигәндәй, дивизионга кайтып җитәргә тиеш. Ул комбатка һәм замполитка күп кенә күрсәтмәләр бирде. Аның батареягә карата алдан ук фикере кире булган, ахры, тел төбендә шул сизелде — Зинһар, орудиеләрне маневрлы итеп урнаштырыгыз. Пехотага ышаныч ул... — дип, сүзен әйтеп бетерми Яким Зиновьевич, аның тавышында шаянлык ишетелә. — Аллага ышан, ләкин үзең дә кымшан, диләрме әле? — Әйе. аңлашыла, Яким Зиновьевич , —дип, аның уңай ягына сыпырырга тырыша Ваһапов. һәрберебезгә «чыбыркы» кирәк шул, дигән фикердә тора иде ул, ә безнең өчен «чыбыркы» Яким Зиновьевич инде Нимало u ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф дип эчтән уйлап куйды һәм майорның күрсәтмәләрен бик тиешле санады. — Солдатның сәяси чыныккан булуы кечкенә фактор түгел. Газеталар укуны ешрак оештырырга кирәк. Ә сездә карта уйнау очракларын әйттеләр. Солдат рухын күтәрә торган рычаглардан файдаланмыйсыз. — Солдатның рухы тамакка бәйле бит, Яким Зиновьевич,— дип шаярырга тырышып әйтте Ваһапов. — Батареяда замполит кулы сизелми,—диде Яким Зиновьевич, аның сүзен колак артыннан уздырып. Алексей километрлы картаны алды, иңендәге плащ-накидкасын куышлатып, җиргә чүгәләде. Ваһапов та шунда иелде. Алар карта өсте- нә иелеп, кесә фонарен кабыздылар. Хәзер туктаган җир оборона сызыгыннан немецларга таба зур бер бүлтәймә капчык кебек кереп тора иде. — Без дөрес килдек микән соң? —двде Алексей шикләнеп. — Шушы билгәләнгән унөченче нокта инде. —Ваһаповның тавышы ышанычлы иде. — Ә фланглар, фланглар? — Алексейның шомы эченә йөгерә башлады. Аның бу төшне төгәлрәк ачыклыйсы килә иде. — Дөрес инде, дөрес. — Ваһапов бәр дә шикләнмәде. Ә Алексей ни өчен немец ракеталары безнең тыл ягындарак чайкала икән дип эчтән генә баш ватты. — Пехота белән элемтәгә керергә,—диде Яким Зиновьевич, командирларның баш очында фонарьны сүндереп. Алар торып бастылар. — Мин хәзер шунда җыенам, — диде Алексей, картасын планшетына куйды. — Штаб белән бүген көндез рация аша хәбәрләшербез, ә иртәгә элемтә суздыр. —I Рациянең питаниесе юк, китереп җиткермәделәр, — диде Ваһапов,, тагы ачулану көтеп. — Менә мин һәр вакыт әйтәм: сәяси яктан ныксызның эшендә дә шундый дәрмансызлык килеп чыга дип! Ничек инде?.. — Таләп кәгазе өстәлегездә ята! Менә шулай! — диде Алексей, бу мәгънәсез сөйләшүне бетерергә теләде. Яким Зиновьевич өметен өзгән кебек кулын селтәде һәм машинага утырырга ашыкты. Ул кабинкага утырганда командирларга кул бирде. Айкилдиевка биредә калырга боерды, бер-ике көн немец турында мәгълүмат җый, аннан кайт, диде. — Уңыш телим! Соңыннан елауга караганда, башта ачулану әйбәтрәк. — Ул дусларча елмайды. Ак тешләре ялтырап китте. Командирларның да күңеле йомшарды. — Эш өчен тиргәшү — файдалы,—диештеләр. Чынында да шулай иде: Яким Зиновьевич— эш өчен яна торган кеше, шуңа күрә аның кырыслыгын, каты бәрелүен аңламаучылар гына башта аны чит итәләр. — Кирәк әйберләрне хәзер үк җибәртермен,— дип, Яким Зиновьевич машина ишеген япты. — Рәхмәт, — диде Ваһапов. Мулла стартерга басты, студебеккер алга ыргылды. Разведчиклар батарея беркетелгән пехота командиры белән элемтәгә череп кайтканнар иде. Комбат хәзер, батарея разведчигы Мирхасны һәм Әнвәрне алып, алгы сызыкка үзе китте. Айкилдиев никтер иярәсе итмәде, ул хуҗасыннан башка ятим бала кебек бөрешкән, юашланып калган иде. Барганда чокырлар, сирәк урман, ерганаклар аша уздылар. Алексей бу урыннан прорыв ясап китәргә уңаймы, түгелме дигән уй белән исәп йөртте. Төн булса да, позицияне чамалап, зиһен үзеннән-үзе эшли. Алдан ук часовойны күреп, Мирхас парольне әйтте, теге аны танып алды һәм траншеяга ымлады. Тармакланган траншеядә, бер тупиктарак. блиндаж түшәменә салган агач башлары аксылланып күренде. Эчтә сукыр ут яна, берничә кеше йокымсырап утыра. Керүчеләргә каршы телогрейка кигән, коңгырт чәчле, тулы йөзле берәү калкынды һәм ♦ жилкәсе белән утны каплады. с —| Лейтенант Тукташев, — диде ул иелебрәк, чөнки түшәм шактый Z тәбәнәк иде. Әнвәр Тукташевны шунда ук танып алды. Алексей үзенен кемлеген әйткәч, икесе дә утырдылар. Яна комрот, димәк? — Шулайрак. — Әйе. Элеккесе бик яхшы командир иде. — Алексей бүтән сүз таба алмыйчарак торды. Тукташев исә, моңа әһәмият итмәгән кебек булса да, сүзнең мәгънәсен эләктереп алды: — Әһә, аның аршины белән үлчәмәкчесез? — Тукташев җнтди төс белән Алексейга карады. Комбат ык-мык килде. — Юк, мин ул хакта түгел.—диде Алексей әйткән сүзен йомшартыр өчен. Әнвәр Тукташевны дәреслектәге шагыйрь Такташка охшатып, сокланып торды. Тукташевка шалтыраттылар. Ул, трубканы алып, шартлы билгеләр белән сөйләшә башлады. Мирхас кая гына барса да, берәр танышын очратмыйча калмый иде. = Бу юлы якташ дусты белән күзгә-күз туры килде. — Әллә Мифодий инде? — Мирхас аның янында бернинди прибор- х лары булмаганга гаҗәпсенебрәк сорады. Чөнки Мифодий кайсыдыр г штабта топограф булып эшли, һәр вакыт үзе белән нәрсә дә булса йөртә = иде. = —■ Урынны карарга резведкага килдем — Ә-ә. Өйдән хат бармы? — Сезнең авылдан Мнңзифага мәҗбүре! эш биргәннәр, ди. — Транспортта йөри иде, икмәк беләндер инде. —| Шулайрак бугай. Мифодий күрше авыл мукшысы иде, Мирхаслар алар аша базарга йөриләр һәм шунда фатирга төшәләр иде. Бу аралашу буын нан-буынга килгәнгә, ике авыл бер-берсен яхшы белә. — Чакканнардыр, — Мирхас Миңзифаның ике ат белән Чисгайга ик мәк ташыганын һәм гаять үткен хатын икәнен хәтерләп алды — Атларына солы алган икән, аксак Госман күргән дә. —диде Мифодий. — Бер-берсеннән күпсенү инде. Алар блиндажга кергәләп-чыккалап йөрүчеләргә дә дикъкать итмә деләр. — Мирхас, шуны әйтәм әле, сездән мәҗбүри эштә унж/иде кеше икән, ә бездән берәү дә юк. Әйтәм бит. тар күңеллеләр дип. Гаҗәп, ни өчен шулай? — Усманны беләм мин, ярар өчен тырышкандыр Яхшыатлы булырга кирәк бит. — Татар барда хәтәр бар дип әйтәләр шул Мирхас, моны үзеңә ала күрмә. Юк, Мифодий. мин үзем дә уйлап йөрим, ни өчен безнең авыл кешеләре бер-берсен күрә алмый икән дим. — Югыйсә, бер үк инеш суын эчәбез, безнең белән басулары ызандаш. - Уйлыйм да аптырауга калам,—диде Мирхас. Мифодий трофей сигаретлар чыгарды, алар төтәтеп җибәрделәр һәм уйланып калдылар. u ф ҺӘРКЕМНЕҢ Г0М1 Тукташев телефонда ачык текстка күчеп, әйткәләшергә тотынды. — Бюрократлар сугышта беткәндер дигән идем. — Ну, бюрократсыз тереклек булмый, — диде телефондагы. — Булыр иде әле. — Гоман итеп әйтәм, булмый дим. — Ярар, бюрократ, яшә, алайса, әмма хәзер үк картаны җибәрт.— Ул трубканы элемтәчегә бирде, башын селкеп, гаҗәпсенеп торды. — Миналанган кыр картасын һаман кулга алган юк, ну, бюрократлар... — Нәрсә дип тоталар? — Кем беләндер килешенмәгән, имеш. —< Әйе, бюрократия—сәясәт калканы. Тозлырак сөйләш, диде Алексей һәм тизрәк эшкә күчәргә ниятләп, өстәде:— Биредә кайчаннан? — Ун көн була инде. —| Ничегрәк тота үзен? — Алексей башы белән немец ягына таба ымлады. — Кикрикләре әле шиңмәгән. — Әйе, көчле әле. Төгәллек белән дә көчлеләр. — Моны үзенең техникага бәйләнешле кеше булуыннан чыгып әйтте. Километрлы картасын өстәлгә кунды. Тукташев утны якынрак китерде, картасы өстендә карандашын йөрткәләп алды. — Бу Пушкин тауларының көнчыгышка сузылган итәге, — диде Тукташев һәм оборона сызыгының үзенчәлекләре турында сөйләде. — Немец бу үрләрдәмени? — Бу үрләр берсе өстенә берсен куйган әрҗәләр шикеллерәк торалар. Анда берничә кат траншея, алдына чәнечкеле тимер чыбык сузганнар иде. Каен казыклары төнлә дә аермачык булып күренеп тора. — Ә күршеләр, фланглар? — Сулдагылар бүгенме, иртәләме алышынырга тиеш бугай. Арттарак тирән чокырлар башлана. Алар бливдаждан чыгып, күзәтү пункты урынын карап йөрделәр. Таң беленеп килә, бик шомлы, чык та төшмәгән, күктә сәләмә кара болытлар шуыша, әллә нинди шыксыз җил өзек-өзек исеп куя. Кайдадыр пулемет аткан тавыШ иртәнге тынлыкны урманга кадаклый шикелле иде. Мирхаска бер куак артыңдарак казырга кушып, комбат кайтырга борылды. — Фазлиев та калсын, — дип үтенде разведчик. — Юк, аппаратлар алып килер. — Комбат Тукташевка «Хәзергә!» дип кул бирде дә китеп барды. Рота командиры моңсу гына карап калды, аның карашы Алексейның кай төшендер тырмап узгандай булды. «Бикиевны алыштыра алырмы соң бу?—дигән уй килде Алексейның башына. Ә гомумән, бер кеше икенче кешене алыштыра аламы: тәвәккәллектә, уңганлыкта? Кайберәү баш була да, бөтен нәрсә үзеннән генә тора дип, кешеләр өстенә үзенең ихтыярын авыр итеп тага башлый... Эх, Бимиев кискен хәлне ничектер үзенең шунда булуы белән үк җиңеләйтә торган иде. һәр вакыт тыныч, тигез холыклы булганга шулай идеме? Әмма үзен артык нык жәлләүчеләр бик куркыныч... Немец һөҗүме вакытында Бикиевмың бер солдаты да паникага бирелмәде. Командир курыкмагач, солдатка курку бик зур оят тоела... Аның шул сыйфатын сизделәр микән? Аның белән бергә булган кайбер сугышчылар сизмичә калмагандыр. Ә хатыны аны белде микән? Әйе, шундый хакыйкать тә бар: кеше белән гомер буе янәшә яшисең, ләкин аны яхшылап белә алмыйсың». Кинәт Фира исенә төшеп, йөрәген чеметеп алды. Нишләп анардан хат юк икән? Әй, тиле, синең аннан хат көтәргә хакың бармыни? Җибәргән аттестатларын өчен ничектер әжер көткән кебек килеп чыга. Шулай да нигәдер Фнраны күрәсе килә. Ниндирәк икән ул хәзер? Иреннән хәбәр бармы икән? Алексей, позициягә кайтып җитәрәк, Мулла машинасын танып, шомланып куйды. Мулла, Яким Зиновьевичны кайтарып куйгач, старшина янында тылда калырга тиеш иде бит! Нәрсә булды тагы? Машина янында канатлары нмгәтелгән бөркет кыяфәтендә Мулла басып тора иде. — Нишләп болай? Ә Яким Зиновьевич? — Кире борылдык, анда һәр яктан аталар, үтеп булмады. Әнә! — дип, Мулла тишкәләнгән һәм рикошет белән пуля сыдыргалаган капотны күрсәтте. Алексейның башында кинәт төрле уйлар һәм шикләр калкынды. Ул, берни әйтеп тормастан, тиз-тиз Сөенчалин блиндажына китте. Анда тавыш, шау-шу иде. Айкилдиев нәрсәгәдер гайрәт чәчә, аның хуҗасы киткән мәлдәге юашлыгы бөтенләй калмаган, күзләрендә ут яна, очкыннар сибелә иде. — Майорның иминлеге өчен жавап бирәчәксез! —дип кычкырына ул. Ваһапов, башын картага иеп. тынып калган. Яким Зиновьевич чит- кәрәк караган килеш утыра. Сөенчалин жир өстәлгә карта жәйгән һәм □ шуңа төртәтөртә, Айкилдиевка таба иелеп, нәрсәдер исбатлый иде. J — Менә, нечкә муен кебек сузылып кергән. х — Син һәр вакыттагыча буталасың, лейтенант. — Сергей бик эре генә ® аңа кул селтәде. Сөенчалин кыза башлап тагы дәлилләргә керешмәкче я иде, ишектә комбатны күреп, туктап калды. Бүтәннәр дә керүчегә өмет « белән төбәлделәр. “ — Нинди газават? Яким Зиновьевич, ничек болай? х — Анда немецлар.— Майор нәрсә уйларга да белмәгәнлеген тавышы белән аңлатты. — Әллә ялгыш килдекме? — дип. комбат картага иелде, аңа жавап кайтаручы булмады. — Алда без беркетелгән пехотамы? — дип сорады Сөенчалин. — Әйе. —• Шулай булгач, ялгыш түгел. — Ваһапов тагы да аптырабрак калды. — Әллә фриц тозагымы? — Ниндидер матавык, мать якасын! — Комбат Сөенча.тинга жавап бирүдән бигрәк майорга суктырып әйтте. - Приказ тикшерелми, комбат.— диде майор. Күренми торган энәләре белән җанны чәнчүче тынлык урнашты. Ярый әле. Сөенчалин блиндажны гиз өлгерткән, молодец, дип сөенде комбат. — Бу нәрсә, чолганышмы инде? — дип, Ваһапов нәтиҗә ясамакчы булды. — Бирегез, Яким Зиновьевичны үзем алып чыгам, — дип. Айкилдиев комбатка бик тәкәллефсез мөрәҗәгать итте. Аның шушындый оятсызлыгы янлагыларның ачуын китерде. - Ну! — диде Сөенчалин, төртмәле итеп. Барысы да майорга карадылар. Кайберәүләр бәлки аның китмәвен дә өмет иткәндер. Яким Зиновьевич бата рея н ы позициягә урнаштыргач биредә калырга тиеш түгел, аңа кире кайтырга боерылган Әмма бу чолганыш ихтималы аны бераз таркатыбрак җибәргән иде. Аларга төрле яктан атканнар. Яким Знновьевнчның муенын пуля да сыдырып киткән. «Ничек болай булуы мөмкин соң?»—дип, мие кайнады аның... Айкилдиев майорны коткарырга ашкына иде. Ә Сөенчалин машинаны аларга биреп, орудиене җилкә белән генә тартып булмас дип кайгыра. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Тагы бер машинаны бетерергәме? — диде ул, тынлыкны бозып. — Сез куркак, сездән сорамыйлар! Айкилдиев Яким Зиновьевичка текәлде, аның карашыннан үз сүзләренә таяныч тап.макчы булды. Тиик бу сүзләр майорга тәэсир итмәде, ул аны ишетмәде дә бугай. — Син майорны коткару сылтавы белән тозактан шылмакчы буласың,— дип, Сөенчалин көлеп куйды. — Ай-яй, акыллы, — диде кемдер. Комбат та нинди карарга килә алмыйча газапланды. Беренчедән, өлкән командирның иминлеге аның да намусында, икенчедән, Айкилдиев- ның гаярьлеге биредә файда китермәс төсле, киресенчә, майорны мөшкел хәлгә генә калдырыр дип уйлады Алексей. — Ә сез үтеп чыга алуыгызга ышанасызмы? — дип, Ваһапов урыныннан торып Сергей янына килде. _ — Ышанам, иптәш капитан, — дип батыраеп жавап бирде Сергей. Алексей команда бирде: —< Урман ягына разведка җибәрергә, боеприпасларны барларга! Чолганыш турында солдатларга әйтергә! — Отставить!—дип, Яким Зиновьевич кинәт командирларга борылды. — Чолганыш турында солдатларга әйтмәскә прнказ бирәм, юкса, паника кубачак!—Аның йөзе гаять борчулы һәм икеләнүле иде. — Дөреслекне әйтү сугышчыны оештыра, кыюлыгын, көчен арттыра! — Мин дә әйтмәү ягында,— диде Ваһапов, һаман шул картадан башын күтәрмичә, гүя ул шуннан котылу юлын эзли иде. Орудие командирлары туктап калдылар, кемне тыңларга соң монда? —| Чолганыш турында солдатлар инде беләләр, Яким Зиновьевич, тик моны командирлардан да ишетергә тиешләр. Дөреслекне яшерү аяныч хәлләргә китергәнен җитәрлек күрдек, — диде Алексей, каты һәм ышанычлы итеп. Аннары командирларга: — Барыгыз! — дип боерды. .Айкилдиев, Яким Зиновьевичның сүзе үтмәвен күреп, һаман аңа карап торды. Үзсүзле, мин-минлекле кешенең дә шулай үзенең приказы үтәлмәвенә тыныч каравын аның башы сыйдырмый иде. Димәк, хәлләр көтелмәгәнчә кискен, ә моның белән исәпләшмичә ярамый. — Урман эченнән коридор булырга тиеш! —диде Ваһапов картадан башын күтәреп һәм Яким Зиновьевичка карады. — Мин ул юлны беләм, бирегез машина, замполитны сез дә коткарырга тиеш, иптәш комбат!—дип, Айкилдиев кинәт бу мөмкинчелеккә ябышырга теләде. Әмма аның командирны коткарырга тырышуыннан бигрәк үзен кайгыртуы сизелгән кебек булды. Бәлки бу аңа ышанып карамаганнан гына шулай тоелгандыр. Тик Айкилдиевның өмет тулы күзләрендә очкын кабынды, аның Яким Зиновьевичны ихластан коткарасы килә иде. Шул вакыт тыштан снарядлар шартлаганы ишетелде. Әллә фриц һөҗүм башладымы? Ашыгып кече лейтенант Мушков килеп керде. — Мина белән ата. — диде ул. — Тыл ягыннан, теге уйсулыктан тондыра! — Дивизионга рация белән хәбәр итәргә кирәк, — дип торып басты Яким Зиновьевич, озак уйланып утырганнан соң. Бу юлы аның карашында керле энәләре беткән кебегрәк күренде. ■— Рациянең питаниесе кж, иптәш майор! — Комбат бу хәлнең әллә кайчан Яким Зиновьевичка мәгълүм икәнлеген сиздерде. Яктырганчы орудиеләрне җиргә казып урнаштырдылар. Ашыгыч рәвештә окоплар, блиндажлар төзеделәр. Киеренкелек солдатларның бер- берсенә ярсынып кычкырынуларыннан беленә иде. Комбат Мушковка стереотрубаны җайларга һәм дошманны күзәтергә кушты. Позициягә сирәк-мирәк миномет снарядлары төшкәли иде. Мирхас кайтып килде. Тукташев аның артыннан язу җибәргән. Рота командиры фрицларның җанлануларын искәртеп, берничә пулемет ноктасының целен әйткән. Әмма шул чак кече командирлар батарея бое- ф припасының аяныч хәлдә булуын расладылар. Снарядлар бераз бар, лә ким патрон, гранаталар аз. Барлыгы өч-дүрт автомат, бер пэтээр бер кул пулеметы, тагы карабиннар. — Тенен моннан чыгарга, — диде Мушков блиндаж алдындагыларга Сөенчалмн белән Черняев, комбат ни дияр икән дип, ана карадылар. Комбат тиз генә җавап бирмәде, әле көн озын, ничек булып бетәр, әйтүе кыен иде. — Чигенергә приказ юк. — Комбат Мушковның бөтен .хәлне дә исәпкә алмаганлыгына ишарәләде. — Яким Зиновьевич приказны алыштырырга хаклыдыр бит? — Монысын Черняев әйтте, ул да Мушков ягын каера иде —• Ник безне тәбегә тыктылар?—Сөенчалии бу бәлане комбатның югарыдагылар каршында абруе юклыктан күрә иде һәм шуны төрттер - мәкче булды. — Тәбе дип, немец кайда да бер инде. — Мушков, юк нәрсә әйтәсең дигән кебек, Сөенчалинга кул селтәде. — Әллә бераз тегеләйме? — Комбат, көлгән булып. Сөенчалинга карады, ягъни аска юеш үтә башладымы әллә дигән мәгънәне күзләре £ белән әйтте. я Кече лейтенант кайтарып сүз кушмады, комбатның да хәле бик үк • әйбәттән түгел шул дип уйлап, аны жәлләп куйды а — Круговая оборона, шулаймы?—диде комбат, эшнең андый фа ** җигагә хәтле барып житмәвенә ышанып Көн нәрсә күрсәтер тагы, нишләргә кирәклеген хәлләр үзләре әйтә. — Минометлары калку артыңда, точно! —дип, Мушков окулярда* күзен алмыйча, комбатка сораулы карашын юнәлтте. Шул чак траншеягә шап-шоп сикереп төштеләр. Разведчиклар тирә- юньне капшап кайтты. Блиндаж эченә уздылар, кайсыларының йөзләре киеренке, юкеләнүле иде. Шилов карта өстендә урта бармагын шудырып озынча элмәк сызды. Бар яктан да аталар, без капчыкта, ахрысы, — диде ул бер ачыш белдергән кебегрәк. Ләкин аның кыяфәте тә курку да, югалып калу да юк, үзенә нык ышанганлык, хәтта гаярьлек сизелә .иде. Командирлар тынып калдылар. Нинди чара сайларга? Яким Зи- новьевичтан карар көтәләр, ул шуңа тынычсызлана, үртәлә булса кирәк, һаман чмткәрәк карап утыра Бәлки аңа җитәкчелекне үз кулына алырга кирәктер? Әгәр мөмкин булса, бу хәлгә гаепле кешенең бугазына ябышыр иле кебек ул. Әмма аннан ни файда? Ваһапов та аска төбәлгән. Ул исә гаеплене эзләп газапланмый, бу киеренкелектән ничек котылу турында баш вата. Шул вакытта Яким Зиновьевич үзенә өметбаглах ларын бөтен тәне белән тойды. — Ничек тә штабка бу хәлне җиткерергә! — диде ул, ниһаять. — Соң, анда беләләр Рас хозчастьлар бире үтә алмагач' —< Нишләргә кушасыз, комбат?! — Яким Зннавьевичнын элеккеге хөкемдар тавышы беткән иде инде, ул бик дусларча чырай белән карый — Фриц тимәсә, ана тимәскә! Көтәргә. — Ул безне көл итәчәк! — Үзе дә кыл өстендә торганны сизә ул, борынын тыкмаска тиеш! — Комбатның тавышы ышанычлы, хәтта шатлыклы иде Ул тагы 1 Пэтээр—танкка каршы ата торган мылтык «. «к. У.» м«. 49 *мало» ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ боерык алырга килгән командирларга борылды, орудиеләрне җиргә тирәнрәк казып, җайлырак ител урнаштырырга кирәклеген әйтте. Аннары Әнвәрне, Шиловны ияртеп, Мурзыевиы эзләп китте. Эш шунда: хәзер кичекмәстән сугышчыларга аш юнәтергә кирәк, ә азык юк Кухня янында Рая елап утыра. Күршедәге кырык бишле батареяларда яраланган атлар булмасмы дип өметләнә иде комбат. Мурзыев окобында черем итеп утыра иде. комбатны күрү белән сикереп торды. Өс-башы пөхтә, бер дә балчыкка буялмаган, тик күз кабаклары гына салынып төшеп, күзен тәмам каплаган. — Мурзыев, әллә кәеф юкмы? —дип дәште комбат, гади һәм кешелекле итеп. — Бар, анда «сорокопятка» атлары яраланган булырга охшый. Туп-туры Райкага, яме! Мурзыевның шунда ук чыраена кояш чыкты. Комбат аның үзенә генә ишетелерлек итеп тагы нәрсәдер әйтте. — Ужинга ат бульоны, ә? — дип шаяртты Шилов. — Тәкәнәевне үзеңә ярдәмгә ал! — дип. комбат траншеягә төшеп, пулеметны барлап карады. Аннары Шилов белән Әнвәргә Мурзыев урынына калып торырга кушты. — Әй, ат печүче, дискылар кая? — дип кычкырды Шилов, пулемет артына басып. Мурзыев әрекмән, үги ана яфраклары астыннан ике дискы тартып чыгарды, күн итек кунычындагы чүпрәккә төргән пычагын барлады да китеп барды. Комбат, Шиловта парабеллум күреп, аның янына килде. — Ничәне ала аласың? — Егерме биш мөмкинлектән егермене генә,— диде теге кимсенгән тавыш белән.— Әнә Фазлыев егерме өчне ала! — Шулаймыни? Күнегү кирәк шул. кулны өйрәтергә кирәк. Өйрәт- мәсәң, кул агач ул!—дип. комбат траншеягә сөялгән килеш тәмәке төрде. Шиловка да төрдерде. Черняев килде, ул бик борчулы. зиһене таралган кыяфәттәрәк иде. — Штабтан приказ юкмы, Алексей Егорыч? — диде. Билгесезлек аның эчен кыра иде булса кирәк, эче авырткан кеше сыманрак, кашларын сындырды. — Ярар. Коля,—диде комбат, аның иңенә кулын салып,—Әллә бераз мәлҗерәп калдыңмы? Менә кич белән бәреп чыгабыз. — Бүре авызыннан ычкынырсың!.. — Шикләнмә, Коля! Анда фриц юка! Ләкин бу кәефеңне солдатка күрсәтмәскә боерам! — диде Алексей, кинәт көр тавышка күчеп. — Есть, иптәш комбат! — Әллә хорафатка ышанасыңмы?—диде комбат, Черняевның үзен генә бер кырыйга алып китеп. — Күп бәлаләр кичергән кешенең хорафатка да ышана башлавы мөмкин. — Танклардан курыкмаган егетме? Син нәрсә? — Танк килгәндә куркыныч күренеп тора, цель билгеле. — Әһә, билгесезлек куркыта!.. — Юк, юк. иптәш комбат. — Безгә башка көчкә исәп тотарга ярамый, үзебезгә генә ышанырга туры килә.— Комбатның шелтәсендә ярату һәм ихтирам яңгырады. Ул икенче орудие янына китте. Өченче көн анда ике яңа кеше килде, аларны Алексейның күргәне юк иде әле. Орудие әйбәт урнашканлыгын Алексей чамалап алды. Нусов уңган сержант булырга охшый дип канәгатьләнеп куйды. — Ну, пополнение ничек? — диде комбат. — Әлегә фәрештәләр кебек, мөгезләре күренми,— диде Нусов, күңел төшермәгәнлеген. расчетның да шулай икәнен белгертергә теләп. Комбат шаяруны аңлады, тик җитди итеп әйтте. — Әтием татар, әнием рус иде, мин кем булам инде? — Сержантның “ йөзе җитдиләнде, үзе яшь кенә күренсә дә, кабарынкы чигәсендә чәчлә- « ре көмешләнгән иде аның. а Ваһапов нәрсә әйтергә белмичә аптырап калды — Ә үзеңнең кем буласың килә? ~ — Миңа барыбер... Егетнең тавышы бик моңсу иде. Ваһапов аны жәлләп куйды һәм “ татарчалатып: * — Кай якныкы буласың? — диде. — Тронцкидан — Сержант саф татарча әйтте. Ваһапов кесәсеннән хуш исле зур бер пачкалык тәмәке чыгарып сержантка сузды. Теге тәмәкене өтәләнә-өтәләнә алды. — Расчетка да авыз иттерермен, рәхмәт,— диде ул. Аның аралашу- чан һәм сөйләшергә яратучан егет икәнлеге күренеп тора иде — Ә әти-әниләрең нихәл? — дип сорады Ваһапов, аның турында күбрәк беләсе килеп. — Әти мин ике яшьтә чакта ук үлгән,— дип сөйләп китте сержант.— Мин белгәндә әни бер байда су ташучы булып эшли иде. Атны да үзе җигә иде. Дилбегә тотарга кайчак мине дә ала иде. Яз көне эче өзелеп, әни урынга ауды һәм шул ятудан тора алмады. Аннары бай мине өеннән куды. Минем барыр җирем юк иде, урамда калдым. Хуҗаның бик акыллы эте бар иде. Төнен шуның оясына кайтып куна башладым. Этне яхшы ашаталар иде, мин дә шунда ялмана идем Көзен байны сөрделәр. Мине дә тотып алып детдомга озаттылар. Саратовта укыдым, аннан ..— Сержант сүзеннән туктап калды, тәмәке төрде, җәһәт кенә куен кесәсеннән зажигалка алды, аңа ияреп кесәсеннән конверт һәм карточка җиргә төште. — Дус кызларданмы? — дип сорады Ваһапов. Сержант рәсемне аңа сузды. Рәсемнән ягымлы гына елмаеп бер кыз карап тора иде. Үреп салган калып толымнары аны ниндидер сер белән тутыра кебек иде. — Хәтерен калдырдым мин аның, иптәш замполит. — Ничек алай? — Җүләрлек инде. Эх, исән калсам дим. Гафу сорап хат салдым, кичерерме, юкмы? — Пушкаң белән бер-ике танк яндырсаң, кичерер,— диде Ваһапов, шаярулы итеп. Әмма сержантның йөзе бик уйчан иде. — Тыл ягына да траншея казыгыз! «Орудие араларын траншея белән тоташтырсак шәп буласы да бит»,— дип хыялланды Алексей, Нусов яныннан киткәндә... Ике сугышчы белән Ваһапов пехотадан алып торган патроннарын өләшеп йөриләр. — Немецны якын җибәр, аннары гына ат! — дип, сугышчыларга приказ бирә Ваһапов. Ул патрон, граната өләшүне сугышчыларга калдырып, бер атна элек кенә килгән расчет янына барды. Сугышчылар траншея әзерлиләр иде. Ваһапов орудие командирын дәште, ул базык гәүдәле, зур гына башлы өлкән сержант иде. — Тылдан да аталармыни, иптәш замполит? — Сержант чолганышны шулай йомшак төстә әйтеп, тагын нәрсәдер белергә теләде. — Шулайрак,—диде Ваһапов һәм тегенең анкета мәгълүматларын сораштыра башлады. — Үзең нинди милләттән? — Белмим, иптәш замполит.— Сержантның кыска муенлы башы бик елгыр борылгалый иде. — Ничек инде белмисең, фамилияң Енакиев? ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Белмим шул,— диде ул төшенке тавыш белән. — Ә расчет ничегрәк? — Ярыйсы кебек.—Сержант җилкәләрен кыймылдатып куйды. Ваһапов китәргә кузгалды, сержант мөһим нәрсә әйтергә теләгәндәй аңа текәлде. — Иптәш замполит, безгә пистолет йөртергә рөхсәт бирегез әле. — Ярый, рөхсәт итәм. Әмма сержантның тагы нидер әйтәсе килә иде. Ваһапов шунда ук аңлап алды. — Кичкә ачыкланыр,— диде Ваһапов, борчылырга урын калдырмаган кебек. Сержантның кулын кысты да икенче расчетка юнәлде. Бу егеткә ышанырга була дип уйлады ул барганда. Шул уңайдан Кәбиров исенә төште. Мин бит аңа ышанмыйча йөргән идем, ә ул әнә нинди егет булып чыкты. Тыштан кайбер кеше шырпылы, аполитичный булып күренә Без шуның буенча гына фикер йөртәбез. Солдат үлем арасында йөреп бик нык дорфалана, анысы хак. Шунда аңа кемдер дәште. Траншея борылышында бер сугышчы җир казып маташа иде. — Иптәш замполит, партбилетны сезгә биреп торырга буламы? — Бу өченче көн генә учетка баскан өлкән чырайлы сугышчы иде. — Нигә, әллә бераз өркеп куйдыңмы? — Мин партиягә Сталинградта кердем, иптәш замполит,—диде сугышчы. Шул сүзе барысын да аңлатты. — Кай тирәнеке? — Пермяклар без.— Солдат бик салмак кешегә охшый иде. — Ә-ә, якташ икән,— диде Ваһапов шатланып.— Мин Бардада комсомол райкомында эшләдем. Чапчы, Киндерово авылларында булырга туры килде. — Ул хохол-татар авыллары, ә мин Тихоновкадан. — Әй, бай, шәп җирләр инде! — Ваһапов, якын танышын очраткан кебек, үзенең анда булган чакларын сөйләп алды. Нинди беркатлы, гөнаһсыз булынган. Фатир хуҗасының Гөлфәпдә исемле чибәр генә кызы бар иде. Кулын да тотып караганы булмады. Бервакыт Гөлфәндә- нең әнисе алариың икесен генә калдырып, күрше авылга кунакка китте. Кыз, берүзем куркам дип, урынын Ваһапов йоклый торган бүлмәгә, түр якка җәйде. Шул төнне газапланганын аның мәңге онытасы юк. Бер уй аны, Гөлфәндә янына барып ят, дип иги, чөнки бу якта кыз белән егет куну гадәте бар иде. Икенче уй, син үзең үрнәк кеше булырга тиеш, акылсызланма, дип чәнчә. — ...Тәки йөрәк җитмәде бит. Хәзер шуңа үземне тиргим. — Стратегия, тактика булмаган,— дип, солдат җанланып көлеп куйды. — Партбилет һәр вакыт үзең белән булырга тиеш,— диде Ваһапов, китәргә җыенуын белгертеп. — Ә пленга эләксәң? — Совет солдаты плен төшми. Ваһапов траншеядән сикереп чыгып куаклар артына таба китте. «Юк, сугышчы хәзер 4!—42 еллардагы кебек түгел инде,— дип уйлады ул.— Тәҗрибә әйбәт нәрсә шул, сугышчының үзенә ышанычы да нык артты. Кан кою бушка гына китмәгән. Әнә, Сергей, Мирхас, Шилов — алар һич куркуны белмиләр. Сугышның ниндидер серенә төшенеп алганнар. Әлбәттә, солдатта батырлык тәрбияләү партиянең оештыру көченнән башка мөмкин булмас иде...» Ваһапов шуңамы, эчтән сөенеп куйды, Сталин турында уйлап алды. Аннары шунда ук хәзерге хәлгә кайтты һәм эче салкынаеп китте. Немецларның безнең тыл ягында кинәт кенә пәйда булуларын зиһене кабул итеп бетерә алмый иде. Кечкенә тау артына яшеренеп урнашкан кухня янына житәрәк. Ваһапов быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар ишетеп туктап калды. — Сугышта йөри-йөри жан сөялләнеп бетте инде, хәзер алай ук курыкмыйм. — Мин плен төшмим, әнә кесәдә зарядлы «лимонка», ничек тә боҗраны тартырга өлгерермен әле. — Бу урман артында да фрицлар бит! — Алда да, артта да Фриц безнең монда кергәнне әллә көтеп торган тагы? — Елкы ите шәп,— диде ниндидер мөселман.— Ә сезгә мырык-мы- рык ите тәмле.— Ул берәр рус кешесен ирештерде, ахры. — Булмаганда барысы да әйбәт,— диде теге. Болар безнең батарея солдатлары түгел, дип нәтижә ясады Ваһапов һәм тегеләр янына капылт кына килеп чыкты. — Кайсы частьтан? — дип сорады коры гына. Пехотачылар мылтыкларын кочаклап, чирәмдә тәмәке тартып утыралар иде. — Без кухняга килдек, махан пешкәнне көтәбез,— диде берсе. Ваһапов кухнядан пехотачыларга да өлеш чыгарырга дигән сөйләшүне исенә төшерде. Кинәт немецның алты көпшәле минометы чиелда- ■ ганы ишетелде. Якында гына миналар шартлый башлады Пехотачылар ч траншеяларга сикерешеп төштеләр һәм башларын иңнәренә жыерып = йөгерделәр Ваһапов алар алдында жиргә аварга кыенсынды, бераз 3 басып торды. Икенче залпны ишеткәч кенә ятты. Налет тынгач, ул теге х пехотачыларны күрергә теләп траншея буенча китте, ләкин таба * алмады. Ваһапов үзләренең блиндажына кайтты. Анда Мулла белән Тәкә- х нәев плащ палаткага төрелгән кемнедер эчкә алып кереп маташалар иде. Ул Айкилдиев икән, йөзе пәрәвез япкан кебек сорыланган. Блин даждагылар аңа ябырылдылар. — Приказ кая? — дип кабаланып сорады Яким Зиновьевич. Айкилдиев жавап урынына авыр итеп ыңгырашып куйды К\зен йомган килеш: — Үтә алмадым, иптәш майор,— диде. Яким Зиновьевич, шунда ук йомшап, аның маңгаена учын куйды. — Чыгып 6} ла дигән идең бит! — Фрицлар...— Айкилдиев һаман күзен ачмады. Тәкәнәев аны чишендерә, ярасын эзли, бинтны иреннәренә кыскан килеш, кайда соң, дип үрсәләнә иде. Сергейның күзләрен ачарлык та хәле юк иде, шулай да чырае белән Яким Зиновьевичтан уңайсызланганын белгертте. — Борчылма, Сергей! — диде майор, аны тынычландырмакчы булып Ниһаять, Тәкәнәев аның ярасын табып бәйләргә кереште — Бот төбендә икән, сөяккә тпмәсә, бер айдан йөгереп йөрергә була,— дип сөйләнде ул. Командирларның чыраена бнлгесезлектән өзгәләнү шәүләсе чыкты — Әллә болай немец авызына килеп керүебезнең фронт өчен берәр хикмәте бармы икән? — Комбат бу чолганышны аңларга һәм ничектер нигезләргә тели иде. — Немец дикъкатен юнәлтү өчен тактик маневр булуы бик ихти мал,— диде Яким Зиновьевич — Нәрсә? Просто уйламаганлык.— Ваһапов гадәтн булмаганча нык инанып әйтте. Комбат үзенең әлеге сүзе өчен үкенеп куйды, чөнки Яким Знновь- евичныц шул ихтималга ябышачак икәнен аңлады. ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф — Ягъни, чигенергә дисеңме, замполит? — Алексеи ялгышын төзәтү өчен Ваһапов фикеренә таянмакчы булды. — Юк, алай дип әйтмим. — Немецка калҗа булганчы фланглар белән тигезләнергә кирәк, минемчә. — Флангсыз сугышу үзеңне сую ул,— дип, сүзгә 1укташев та кушылды. «Бу нишләп биредә әле», дип уйлады Ваһапов, аны яңа гына күреп. — Без фронт сызыгыннан ничә чакрымлап эчтәрәк соң? — Комбат карта өстендә чамаларга итеп, бармагы белән үлчәштереп алды. — Минимум сигез-ун,— диде Тукташев, күз белән чамалап.— Үзәннән турыга үткәндә тагы да якын. Комбат урыныннан торды. Блиндажга Рая килеп керде. — Кухняга аталар, төтен күренә,— диде ул. Гаепле кеше шикелле, бүтән сүз катмады. — Хәзер үк туктат!—диде Яким Зиновьевич ачу белән, бүтәннәр эндәшмәделәр. Рая тизрәк боерыкны үтәргә чапты. Тукташев китәргә җыенып Яким Зиновьевичка таба борылды. — Комбат, пехота белән элемтәгә кеше куярга кирәк булыр,— дип, Яким Зиновьевич рота командирына ымлады. Тукташев ярдәм сораган кеше сыман үзен җайсызрак сизде. — Эшләрбез, Яким Зиновьевич,— диде Алексей, китәргә кузгалды һәм Тукташевны да:—Әйдә, киттек,— дип, үз артыннан ияртте. Алар сүзсез генә траншея буенча атладылар. Алексейның башында кемне билгеләргә дигән уй иде. Сөенчалин янына килгәч, эшне аңлатып бирде. — һәр яктан атып торганда ни мәгънә, Алексей Егорыч? — Алгы сызыктан куркыныч зуррак, төнлә безгә бәлки яңа көчләр килер. Элемтә булмаса, бик начар бит... — Кемнәрне алырга соң? — Мирхас белән Тәкәнәевне. Сөенчалин шунда ук әзерләнде, һәм, күп тә үтми, Тукташев аларны алгы сызыкка алып китте. Пехотаның батальон штабы белән урнаштырылган элемтә чыбыгы бар иде һәм ул батарея позициясе аша уза иде. Тылдан аны немецлар өзгәч, хәзер шул линияне «эшкә җигү» бик ансат булды. Әнвәр белән Шилов чыбыкны тиз таптылар. Яким Зиновьевич блиндажына аппарат куеп, элемтәне эшләтә дә башладылар. Караңгы төшеп килгәндә Тукташев разведчиклары, ничек тә үзебезнекеләргә чыгарга ниятләп, тыл ягына таба киттеләр. Немец әледән-әле миналар яудырып тора. Бер дә тынгы бирми. Траншеяларга яшеренгән булсалар да, сугышчылар яраланалар иде. Алексей, бик нык пошаманга төшеп, блиндажга кайтты. — Төнлә тәвәккәллик микән әллә, Яким Зиновьевич? — диде. Майор пистолетын чистартып маташа иде, тиз генә җавап бирмәде. — Нинди каргалган җир булды бу, ә? — Ваһапов Алексейның ниятен хуплаганлыгын кыяфәте белән белгертте. — Приказны гамәлдән чыгара торган властем юк,— дияргә мәҗбүр булды Яким Зиновьевич. — Мостафинга берәр нәрсә булды микән әллә? — диде Ваһапов аптыраганнан. — Киңәшмәдәдер, кайчак икешәр тәүлеккә сузыла ул,— дип, Яким Зиновьевич фуражкасын салып куйды. Ак маңгаенда кызыл тасма кебек эз каймаган шикелле булып күренә иде. Алексей блиндаждан чыкты. Сугышчылар һаман траншея казыйлар, җиргә тирәнрәк керергә тырышалар, һәркем яшәргә өмет итә. Алда хәлиткеч һөҗүмнәр торганда биредә баш салу бик зур аяныч булачак сыман тоела Алексейга... Аны Ваһапов куып житте. Алар траншея төбенә утырдылар. Яна казылган җир салкынлыгы тәннәренә рәхәтлек бирә иде. — Батареяны синен белән миннән сораячаклар,— диде Алексей. — Нишләргә кушасың? — Бүген төнлә чыгарга. — Ә приказ? — Без гаепле түгел ич, күрәсең. — Приказны үтәмәгәч, без гаепле. — Төнен чыксак, югалту әзрәк булачак дим мин. — Тукташев разведкасы кайтсын әле, шунда күренер. — Яким Зиновьевич нәрсә әйтер тагы,— диде Алексей. Ваһапов жавап бирмәде, әкрен генә торды да: — Мин машиналар янына барам,— дип, шул уңайга атлады. — Ярый, хуп.— Алексей да кузгалды. Үзебезнекеләр янына бүген үк бәреп чыгу уңышлырак булыр кебек тоела иде ана Немецлар безнең артта көч туплап өлгермәгәннәрдер әле Чигенгән өчен, әлбәттә, бик каты шелтәләячәкләр. Анысына да әзер торырга кирәк. Кулдан килгәнне эшләрбез инде, солдат җилкәсе күтәрә, ягъни вөҗдан тыныч булачак, ә башкасы өчен кайгырган юк. Ул орудие расчетлары ягына юнәлде. Гаҗәп, нигә безне коткарырга тырышып карамыйлар? Атышлар ишетелми, бернинди хәрәкәт сидимәк, калырга туры килә. Алексей төне буе орудиедан орудиега чапты, үзе дә траншеялар казышты, һаман сугышчылар белән мәш килде. Таң алдыннан хәлдән таеп окоп төбенә егылды. Яким Зиновьевич та расчетларга йөреп, барын тикшерде, таңның мәкерле йоклата торган чагын да аяк өстендә уздырды. Алексей немец аткан тавышка уянып китте. Торып караса, бөтен позицияне снарядлар һәм миналар тетә. Барча җирне куе төтен, майлы корым белән аралашкан туфрак каплаган. Сугышчылар блиндажларга тулганнар. Берничә минут эчендә көн караңгыланып калды, күтәрелеп килгән кояш төтен аша бакыр тәлинкә төсле генә булып күренә. Сугышчыларның карашлары киеренке, борчулы. Бераздан фриц атакага киләчәк. Ут тыну белән солдатлар цепькә чыктылар һәм коралларын җайларга керештеләр. Алгы сызыктагы пехота белән элемтә өзелде. Командирлар дошманны тыл ягыннан көткәннәр иде, чыннан да шулай булып чыкты. Уйсулык куаклары арасында немецлар күренде, алар якын иде. шуңа күрә орудиедан ут ачуның мәгънәсе булмады Ә арткы якта, пехота ягында, әлегә тыныч шикелле. Аркадан һөҗүм юклыгы бик зур терәк булды. Шилов белән Әнвәр кул пулеметы алып куркыныч төшкә урнашканнар. Немецларны күрүгә Әнвәр түземсезләнә башлады, тизрәк атарга кушып, күршесен төрткәләде, ә Шилов фриц Камалов ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф зелми... Төн уртасында, җиде кешедән дүртесен югалтып, разведка кире кайтты, «стенаны» тишеп чыга алмаган. Алексей, разведкадан могҗиза көтмәсә дә, болай ук өмете өзелер дип башына да китермәгән иде. Ул Ваһапов янына килде. — Нишлибез? — диде гаҗизләнгән тавыш белән. Ваһапов траншеялар әзерләшеп, машиналар яныннан кайткан иде. — Тегеләй итсәң дә бер баш, болай итсәң дә? — диде ул. Аның бик нык арыганлыгы сөйләшүеннән сизелеп тора иде. — Юк, башны бетермик әле. Хәлие үзгәртерлек көчең булмагач, гамәл агымына йомычка кебек буйсынырга туры килсә дә, Алексей реаль уй йөртте. Ул ниятләгәнчә, төнлә чолганыштан сугышып чыгуга берәү дә тәвәккәлләп алынмый, ларның тагы да якынрак килүләрен көчкә түзеп көтте. Моның өчең нервы корычтан булырга тиеш. Шиловның тыныч йөзенә менә тиздән булачак канәгатьләнү сөенече чыккан кебек. Ганимәт көткән сунарчы сыман бар дикъкатен шуңа юнәлткән иде. — Ат-ат! — дип тыпырчынды Әнвәр, үзе дер-дер калтырый иде. Аның тизрәк беренче каушавын җиңәсе, үзен тизрәк кулга аласы килә Ләкин ул тәжрибәсезлектән Шиловны аңлап җиткерми, үзенең гаярьлегенә артык нык ышанып, үз көчен күбрәк санап, фрицларны бигрәк якын җибәрә дип курка иде. Менә немецларның берничәсе торып, куаклар ышыгыннан чыктылар һәм, автоматтан ата-ата. боланга килә башладылар. Аларның чырайлары аермачык күренә иде. Нәкъ шул чакта Шилов тәтегә басты. Эре. квадрат каскалар, кинәт аяк асларында җир шуышкан кебек, һавага тотындылар һәм тигезлекләрен җуеп авып төштеләр. Дәррәү һәм кинәт булган залптан фрицлар кире тәгәрәделәр, кычкырган, янаган тавышлар ишетелде. Икенче залптан соң инде фрицларның жирдә эре гәүдәләре генә күренгәләде. Исән калганнары уйсулык артына сыпырдылар Нәкъ шул вакыт орудиелар чигенүчеләр артыннан шрапнель белән аттылар һәм немецның телгә килгән алты көпшәле минометын бастырдылар. Машиналар янында Яким Зиновьевич, пистолетын тоткан килеш, сугышчыларны әйдәп, өйрәтеп, траншея буенча йөренде. — Гранаталар әзерләргә! — Аның тавышы өзек-өзек чыкты. Никишин. Мурзыев һәм Раяга гранаталар җитмәде, шуның өчен бер дә юк ише булмас дип, яндыргыч сыекчалы шешәләр хәстәрлән куйдылар. Ә немецлар алда да, артта да лакеталар чөя, нәрсәдер сөйләшәләр иде. — Немецны якын җибәрергә дә дәррәү атарга, гранаталар ыргытырга һәм «ура» кычкырырга! — Яким Зиновьевич һаман траншеялар буенча чаба. Ул бөтенләй икенче кешегә әйләнгән, ярсынган кыяфәтле иде. Сугышчылар дошманны якын җибәрергә дигән приказны истә тотып, атмыйча тәкатьләре корыды, ә шулай да түзделәр. Әмма кайберләре түземлелекне арттырып та җибәргән, ахры, немецлар брустверга ук якынаерга өлгергән булып чыкты. Мулла кинәт каушап кала язды, карабиннан атып җибәрде. Рая, ни эшләргә белмичә, алда яткан шешәләрне ыргытты. Ул немецларның үзләрен күрмичә, шул якка алагаемга кизәнде. Мурзыев бруствер өстенәрәк менеп яткан иде. ул фрицларга төзәбрәк атты, аннары кул астындагы шешәне немецларга томырды. Кинәт ике җирдә ике ялкын пәйда булды. Немецлар киемнәренә ут капкан икәнен белеп тә өлгермәделәр. «Ике ялкын» кирегә элдерергә тотынгач кына шәйләделәр. «Ура-а» тавышы һаваны ярды. Фрицлар янучыларга иярә башладылар һәм чигенергә мәҗбүр булдылар. Тран- шеяларына төшеп күздән югалдылар. Әмма яндыргыч пулялар белән бик каты атарга тотындылар. Ниһаять, бераз тынлык урнашты. Немецлар кырда калган яралы солдатларына окоптан озын бау ыргыталар, яралы шул бауга ябыша, ә окоптагылар аны тартып алалар иде. Өйләдән соң немецлар пехотачылар ягыннан һөҗүм иттеләр. «Безнең сул франгтан бәреп керделәр, ут, ут!» — дип кычкырды Тукташев һәм шунда ук элемтә тагы өзелде, егерме минут эчендә миналар шартлаудан бөтенләй тетелеп бетте. Әнвәр линиянең өзекләрен генә табып, кире кайтты, пехотачыларга таба һич үтәрлек түгел иде. Алай да opv- диеләр баштагы цельләргә өч залп бирделәр, ләкин сукыр атудан, тыелдылар Әнвәр гаҗиз булып, чокыр эчендә мүкәләп йөрде, пулялар арасына чыгарга куркып газапланды. Үз-үзенә чиксез ачуы килде, нишләргә белмәде. Шуннан соң, актык чилегә ни булса ул дип, чокырдан атылып чыкты һәм алпа таба ыргылды. Бераз йөгергәч, снаряд актарган җирне күреп, шунда сикерде. Бу зур гына чокыр иде. Бераз йөзтүбән ятканнан соң, башын күтәреп тирә-якны күзәтте. Ни күрсен, чокырның икенче ягыңда урта эргэдәрәк зәңгәр киемле бер гәүдә ята иде. Әнвәр, үлгән, дип уйларга өлгермәде, теге капылт кына калкынды да аның өстенә килә башлады. Әнвәр кинәт тез буыннары көчсезләнгәнен сизгәндәй булды, тәпи баса алмады, артына утырган көе, өскә таба шуышты. Ул торып басканда, кай арададыр немец аның иңбашыннан эләктереп алган, аны егарга теләп, бик нык өстери иде. Немецның уң кулын ремень белән муенына асып куйган булуы Әнвәрнең күзенә чалынып китте. Яралы икән, дип уйлады ул һәм тәненә көч кергәнен тоя башлады. Немец аны екмакчы булып, жан көче белән аска тарта, ә үзе бик каты гыжлый иде. Әнвәр кинәт бер яккарак ыргылды, касыгыннан парабеллумын тартып чыгарды да немецның күкрәгенә төртеп җибәрде. Немец парабеллумның көпшәсенә ябышты, чак тартып алмады, балчык ишелеп, аягы таеп китте дә аска шуышты. Әнвәрне дә үзе белән сөйрәде. Немецның йөзен каска каплаган, тик алга таба тырпайган калын ияге бик аяусыз, зәһәр иде. Шул бер-ике минутлык тартышта Әнвәр чирканчык алырга өлгерде, буыннарына көч керде, уйлары да тәртипкә килә башлады. Бер җайда кинәт парабеллумның тәтесен тартты, әмма ату булмады, нәрсә, әллә патроны юкмы? Әһә. парабеллум предохраиитель- гә куелган икән. Ничек ычкындырырга соң? Немец һаман Әнвәрне җиргә егарга азаплана, ахырда типмәкче булып аягын күтәргән иде, Әнвәр бер кулы белән тиз генә аны эләктереп алды, теге сыңар аякта тора алмыйча, сул якка янтаеп төште, тик шунда ук сикереп тә торды. Шул мәлдә Әнвәр дә парабеллумын предохранительдән ычкындырды һәм аның урта бармагы үзеннән-үзе чакмага басты. Немец кулдан шуган авыр капчык кебек җиргә ишелде. Әнвәрнең күзенә аның чырае чагылып китте, какча гына йөзле яшь кеше иде ул. Муен тамырының балаларныкыча зәңгәрләнеп торуы, үлем газабы белән җыерылган йөзе әллә нинди кызгану хисе уятты... Гранаталарны саграк тотарга, дигән боерык белән комбат Әнвәрне Черняев орудиесенә йөгертте. Алар түбәнен икенче кабыргасынарак урнашканга, биредән күренмиләр иде. Әнвәр, бер чокырдан икенчесенә үрмәләп, немец пуляларын, мина ярчыкларын «хәйләләргә» тырышкан булды. Тирәнрәк бер чокырга төшкәч, тын алып торды. Фрицлар бик каты ут өерәләр Әнвәр, кош баласы оядан башын сузып караган кебек, чокырдан аз гына калкынган итә дә тагы башын аска яшерә. Биредә озаграк юанган шикелле тоела аңа. «Бар, бар!» — дип, эчтән ниндидер көч әйди аны һәм ул, китмәкче булып, чокыр якасына үрмәләп менә, ләкин пуляларның жан өзгеч выжылдавы тагы аска таба тартып төшерә. Эх, командир булса хәзер, дип уйлый Әнвәр, ул бер кычкырыр иде дә. мин моннан атылып чыгып китәр идем. Бу «упкынга» төшәсе калмаган, курку тойгысы аны үзенең «тырнакларына» каптырырга өлгерде бугай... Ул бер кырыйпарак утырды, ни сәбәптәндер кузгалып китә алмады Менә бит ул үз кулы белән кеше үтерде. Әгәр болай кеше үтерүен әнисе белсә, ул Әнвәргә бик ньгк рәнжнячәк иңде. Немец кеше түгел, ерткыч ул, дип тә аны ышандыра алмассың. Мин сине кеше үтерер өчен үстермәдем, дияр. Эх. әни, сугыш без уйлаганча түгел висән шул. Әгәр мин аның башына җитмәгән булсам, ул мине мәче урынына буып ташлый иде Син, әни. немецларны үтерүемне яратып бетермисең икән, ул чагында минем үлгәнлек язуымны алырга телисен . Бу тхрыда әнә нинди ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф акыллы егет Шилов та тукыды миңа, әни, үзем дә күреп торам, сугышта закон шул: мине немец үтерә, мин аны теге дөньяга озатам... Эх, әни... Әнвәр, эченә үт савылган кебек, тамак төбендә чиксез ачы тонды. Буыннары хәлсезләнеп калганлыгын сизсә дә, китәргә кирәклеген исенә төшерде. Шунда гына үзенең умырылган гимнастеркасы, канга буялып беткән чалбары күзенә чалынды. Әллә яралануыммы? Юк, тәндә ул-бу беленми... Әллә нинди җанны кимерә торган тойгыдан тизрәк арыну өчен, куркуны да, саклануны да онытып, бөтен буйга сурайган килеш, сыртның теге ягына таба чабып китте... Ә алгы сызыкта хәлләр тагы да кискен булды. Немец котырган ут белән позициянең астын-өскә китерде. Траншеядә яраланучылар һәм үлүчеләр күренгәли башлады. Бу исә солдатларга бик начар тәэсир итә иде. Тукташев шартларга җитеп кычкыра, сугышчыларны каушамаска өндәп, цепь буенча җан-фәрманга чаба. Кинәт сул флангтан, үзәнрәк җирдән, һич көтмәнгәндә фрицлар атакага ташландылар. Анда урнашкан кырык бишле орудие расчетлары чигенделәр. Менә-менә паника кубар төсле иде. Әмма Тукташев һәм тагы берничә сержант сугышчыларны фрицларга каршы тупладылар, менә немецлар җиргә ятарга мәҗбүр булды. Сөенчалин траншеягә чыкты һәм Мирхасны, ут таләп итеп, батареягә йөгертте. Кайбер пехотачыларның иачапоса артка шуышырга маташуларын күреп, аларга пистолет белән янады, цепыкә ятарга мәҗбүр итте. Ләкин немецлар күзгә күренеп болан таба үрмәлиләр иде. Сөенчалин ачудан нишләргә белмәде, тәне тоташ калтырарга тотынды. Үлгән солдатның автоматын алып ата башлагач кына тынычланды ул. Кинәт кенә күз алдына кара багана күтәрелүен күрде, муенына бик каты нәрсәдер китереп бәргәнен тойды, каядыр убыла баруы хәтерендә чагылып узды, аннары аны куе караңгылык чолгап алды. Күпме вакыт үткәндер, ул күзен ачканда, аны иңбаш һәм аякларыннан күтәреп каядыр алып баралар иде. — Мин кайда? — диде ул тыпырчынырга итеп. Тәне чуен кебек авыр иде. — Бусы тере икән ич, — дип мыгырданды ниндидер ят аваз. — Мин кайда дим? — Сөенчалин катырак дәште. Шул мәл аны тирән траншея читенә китереп куйдылар. Аның тавышын ишетеп, ике фриц йөгереп килеп, ике ягына бастылар. Немец аяк очы белән Сөенчалин- ның җилкәсенә төртте, ертылган сырмасы ачылып, аннан погоны күренде. — Офицер, гут, гут,— диде фриц. Сөенчалин әллә саташаммы дип өнсез булып торды, юк, бу төш түгел иде. Тукташевлар чигенгән, ул немецларда калган. Әйе, менә безнең траншеяләр. Немецлар безнең үлгән солдатларны шунда тутырып, күмәргә әзерләнәләр икән. Ә бу эшне хәзер генә әсир калган безнең солдатларга кушканнар. Сөенчалинны монда өстерәп килүчеләр дә шулар иде. Менә бит ничек! Уйламастан Сөенчалмнның кулы артка каерылды, ләкин кабурасы буш иде. Ул авызына тулган туфракны төкереп ташлады. Эченә салкын йөгерде, торырга дип кинәт талпынган иде, — аягына баса алмыйча җиргә лапылдап төште. Фриц, офицерны күтәрегез дип, әсирләргә кычкырды. Тегеләр исә, аңламаганга салышып, кыймылдамадылар, вакытны суздылар. Кинәт бик каты гөрелдәү колакны ярды. Түбәннән генә очып безнең өч истребитель килеп чыкты һәм пулеметтан сиптереп узды. Фрицларның берсе Сөенчалин аша чокырга сикерде, лейтенант исә аның өстенә барып төште. Сөенчалин фрицка ничек ябышканын, аның бугазына бармакларын җан ачуы белән батырганын үзе дә юньләп аңламады, ниндидер ак чырайны гына күрде. — Монысын да Берлинга озаттым, иптәш лейтенант! —дигән тавыш ка сискәнеп карады Сөенчалин һәм немец автоматы тоткан Тәкәнәевне күрел алды. Истребительләр тагы түбәннән генә ут сиптереп уздылар. Тегендәрәк маташкан фрицлар артка таба элдерә башладылар. Кайберләре әле бо- лай, әле тегеләй барып төртелә иде. Сөенчалин капылт кына тезләнде, тәненә чиксез көч туплануын тойды һәм траншеягә посынган «әсир* ләр»гә бик каты кычкырып җибәрде: — Корал алыгыз, анагызны!.. — Үзе чигенүче фрицларга немец автоматыннан ата башлады. Траншеядагыларга кинәт җан керде, мылтык хәстәрләп, тагы әүвәлге сугышчылар кыяфәтенә кайттылар Шунда ук безнең танклар күренде, алар яныннан пехотачылар йөгерә иде. Бер сугышчы кинәт калкынып торды һәм әллә нинди кыргый бер тавыш белән кычкырып елап җибәрде. Немецлар, сул флангтагы үзәннән чигенеп, күздән югалдылар Танклар траншеяиы узыбрак туктадылар, немец үзенең алты көпшәле минометыннан ата башлады. Сугышчылар траншеяларга тулдылар. Налет тынганда, тагы бер танк килеп җитте. Аннан Алексей белән Мос- тафин сикереп төштеләр. Сөенчалин брустверда тагы хәлен җуеп ята иде, командирларны күргәч, аның да күзләренә яшь килде. Үзе бер о сүз дә әйтә алмады, тик йөзе могҗиза кичергәндәге кебек гаҗәпсенү £ белән тулы иде. ~ Аны күтәреп танкка салдылар һәм батареягә алып киттеләр. Ка- 1 рангы төшеп килә иде инде. а Батареядә ыгы-зыгы иде. Ваһапов контужен булган икән Римма, » аның янына тезләнеп, укол кадап маташа. Сөенчалинны блиндажга кер- “ тү белән, ул ана ташланды. Сөенчалин күзләрен ачты, ләкин хәлсезлек- ~ тән күз кабаклары кире йомылды. Кемдер, кабалаиа-кабалана, тыны-өне бетеп, Алексейга кычкырды: — Сержант Енакневның башы белән аягы гына калган, нишләтергә? Снаряд туры килгән. — Нигә кычкырасың? Күм. мәгънәсез! — диде кемдер. Сугышчы чыгып китте. Енакиевны күз алдына китерергә тырышып, Алексей аның артыннан иярде. Санын күтәреп тора алмаслык дәрәҗәдә арыганлыгын тойды, әмма ял турында уйларга да мөмкин түгел иде. Блиндаж алдында кинәт Мостафнн пәйда булды. — Алгы сызыкка 304 иче урнаша,—диде ул. Батареяны барлап килеше икән. — Ә сиңа берничә көн монда торырга туры килер, ахры. Хәзер тылдан куркыныч юк инде. Ләкин югалтуларың шактый к\п икән. — Шулай булмыйни! - - Алексей сүзен әйтеп бетермәде. Мостафнн аның нәрсә хакында белергә теләвен аңлап алды. — Иртәгә ачыкланыр, — диде. — Каушап калмагансыз, молодцы! —| Яким Зиновьсвичныц шунда булуы ярады, юкса. — Алексей сүзләрен көчкә-көчкә генә әйтте. Мостафнн бу юлы да аның нәрсәгә ишарә- ләвен сизде, ләкин я болай. я тегеләй җүпләп сүз катмады Мостафнн китте. Старшина үзенең хуҗалыгы белән килеп җитеп, сугышчыларга берьюлы өч көнлек ипи һәм тәмәке өләште. — Ну. Мулла, моны ашап бетерә алмыйсың инде,— дип сугышчылар шаяртып сөйләнделәр. — Юк. бетерәм, үлсәм калыр да, гөнаһысы миңа булыр. — Мулла кай арададыр ипиенең яртысын ашап та бетергән, әмма аның шаярырга бер дә исәбе юк иле. Берничә вакыттан сон кайбер нәрсәләр билгеле булды. Ул каһәр суккан төнне безнең флангтагы пехота частьлары алышынган. Немец моны пичектер алдан сизгән булса кирәк. Бер кырыйдагы ике өч чакрымлы тирән чокырдан, коры еозадан килеп, безнекеләрнең киткәнен сагалап торган һәм шунда ук тылга төшкән. Ә ул коры үзән ни сәбәптәндер ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ ВЕР ГЕНӘ ф безнең командирларның чакрымлы карталарында бөтенләй билгеләнмәгән үк булган. _ Мостафин батареяның чолганышта калуын соңгарып белгән, ул Великие Луки станциясендә кирәк-яраклар кабул итеп йөргән икән. Кайту белән бу хәлне төзәтү хәстәренә керешкән, летчиклар. танкистлар белән сөйләшәсөйләшә, аларны кузгатып җибәрү өчен тагы бер тәүлектән артык вакыт узып киткән. Штабларда да каршылыклар чыкмын калмагандыр, тик Яким Зиновьевич флангларның ачык торуын исбат иткән, ниндидер дәрәҗәдә гаепне үз өстенә алган һәм Мостафинны да. батареяныда бәла-казадан йолган, дип сөйләделәр. Чолганышны күпертергә һәм батарея командирларына күләгә төшерергә маташучыларның да авызын тиз япкан, ди. һәр нәрсәгә яхшы һәм начар теләк белән карарга була бит. Әгәр югарыда танышларың бар икән, сиңа ышанып карыйлар. Шул нәрсә барысын уңай якка хәл итә дә инде. Ә Яким Зиновьевичның полкта абруе зур иде Ваһапов өч-дүрт көннән аякка басты. Алексей да ял итәргә өлгерде. Шулай да немец эскәнҗәсендә кичергәннәреннән тиз генә арына алмадылар. — Чигенмәскә ничек акыл җитте инде, шуңа сөенәм әле, — диде Ваһапов. Алексейның чигенүне таләп итеп йөрүенә һәм бу очракта юка тиреле булуына төрттерде, ахрысы. Сөенчалинның бер аягы тубыктан тайган булып, аны бик тиз урынына утырттылар. Шуннан соң ул өч тәүлек буе тоташ йоклады. Контузия дән башы шаулавы да әзәеп калган сыман булды. Яшь организм барысын да тиз җиңде бугай. Хәзер ул үзен ниндидер бик куркыныч һәм авыр караңгылыктан кояш нурлары елтырап торган мәрхәмәтле дөньяга кире кайткан кебек хис итте. Үлемнән дә әшәкерәк нәрсәдән котыла алуын исенә төшерде һәм чиксез шатлыктан җаны кинәнде. Аның шунда ук Тәкәнәевне күрәсе, аңардан ничек әсир төшә язуларын сораштырасы килде. Бүген үк әнигә хат салырга кирәк, дип уйлады ул. Бәлки мин аның теләге белән исән-имин калганмын. Нәрсә бу, язмышмы? Монда әллә ниләргә ышана башларсың. Немец автоматы астында кичергән беренче минутлары хәзер исенә төшсә, бөтен тәне эченә боз салган шикелле калтырый башлый. Шул хәл күзлегеннән караганда, аның Сергей белән килеп чыккан бәрелешләре бала-чагадай уйсыз беркатлылык кына икән бит. Риммага да кайчак нигәдер шикләнебрәк карадым бит мин, дип, Сөенчалин үзен-үзе битәрли, элеккеге ялгышларына эчтән генә сызып ята. Хәзер аның кешеләргә, үз кул астыңдагы солдатларга бик күп яхшылыклар эшлисе килә иде. Ул Римманы китәсе көнне дә очратты. Кәефе бик шәп иде, шуңадырмы, сүзләре бәйләнешсезрәк чыкты. — Безнең Камышлыда бер кечкенә, әмма бик гүзәл инеш бар, Римма. Эх, син аны күрсәң, тугайлары шундый матур аның, суы көмеш ке бек саф. Тик инеш һәр яз саен диярлек үзенең юлын алмаштыра, иске ярларын ташлый да яна эздән агып китә. Характеры бик тотрыксыз. Римма моңсу гына елмаеп, уйланып торды. Аның менә шундый үзенә каршы әйтәсе сүзне көчсез итеп калдыра торган елмаюы бар. Кызның кашлары тибрәнеп куйды: — Шуңа күрә дә гүзәл инде ул,— диде һәм көлеп җибәрде. — Гүзәлләрнең холкы шулай була торгандыр шул, — дип, Сөенчалин: да көлеп куйды. Аерылганда Римма ниндидер әйтелмәгән ым, уйга чорнала торган мәгънәле күз карашы, кызыксынуны тагы да кузгата торган ишарә калдыра иде. Бу юлы да шулай булды. Сөенчалин аның йомшартучан елмаюын күңелендә саклап алып китте.