Поэзия
Гомер юлым — Зәй төбәге. Дүрт Мунча авылыннан башлана. Мәктәп еллары, Казан дәүләт университетының татар теле бүлеге. Егерме бер яз, егерме бер көз аша узылган. Безнең заман — әкияти чынлык. Кеше акылының борынгы мирасларны барлап, Киләчәкне иҗат итү чоры. Чиксез Вакытның шигъри мизгелләрен җыр итеп калдырасы иде! Май яңгыры Аста — яшеллек дөньясы. Кояш нуры буйлап җиргә яңгыр төшә яланнарга... Җылы яңгыр килгән Илгә. Дөнья — бала чактагыдай: инешләр дә калган тулып. Яңгыр түгелә диварларга үткәннәрнең төсен юып. Агачлар — яңгыр эчендә яшел суүсемнәр сыман. Әкрен генә кызлар бара, күкрәкләре манма булган... ...Тук башаклар зеңгелдәве ишетелгәндәй була кырдан! Салкын болытлар аклыгы Кыяларның башында. Исем китеп кычкырам мин Шул биеклек каршында. «А, биеклек!..» дигән сүзләр Яңгырый таулар аша. Чак күтәреп биеклекне Кыялар ыңгыраша... Ашкынып керәсең утларга, Керәсең упкынлы диңгезгә. Керәсең. Ни булып бетәсен Беләсең, беләсең үзең дә. Дәртләнеп көләсең — яралар, Хәсрәтләр булса да йөзеңдә, Көләсең... Ни белән бетәсен Беләсең, беләсең үзең дә. Бу җиргә мәңгегә килгән күк Яшисең тормышның үзендә. Яшисең, Ни булып бетәсен Беләсең, беләсең үзең дә... Аккош ята кан эчендә... Чәчәктән тик көл кала... Газапларны күтәрә бит Үз өстенә Җир-ана. ...Җиргә капланып үксерлек Җанга күпме сүз сыйган. Авыр булса да күтәрәм, Җир улы мин, Җир сыман. Кире кайта җылы җилләр, һавада киек казлар. Ә мин менә — мәңге монда... Уйландырырдай язлар бу, Уйландырырдай язлар... Яшел төскә кушыла бара Кош сайрау, шат авазлар. Ә мин менә — бары тыңлыйм... Уйландырырдай язлар бу, Уйландырырдай язлар... Кемнәргәдер яңа булып Кабатланалар назлар. Хисләр якты дөнья сорый!.. Уйландырырдай язлар бу, Уйландырырдай язлар...