Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Яңгыр Шундый аяз иде күк йөзе, Юллар пешерә иде табанны. Бүрек кадәр болыт чыкты да Кинәндерде кырны, яланны. Кырда эшли иде кешеләр, Турайтырга онытып билләрен. Хәтта бераз ялга туктарга Кызганалар иде көннәрен. Уйламастан яуган бу яңгыр Кешеләргә рәхәт ял бирде; Эш дөрләде яңа дәрт белән, Басуларга кабат җан керде. ...Кайчак арып эшләп ятканда, Кунак килеп төшсә өеңә. Ял итәргә сәбәп булды дип, Күңел дә бит шулай сөенә. Күтәрелеп китә кәефең, Аңа карап калмый эшең дә. Көтмәгәндә яуган яңгыр күк Ял бирергә кирәк кешегә. Калганда караңгы төннәрдә Әйттем мин бушлыкка күз терәп: — Юк, алдый алмассың, кара төн, Дөньяда яктылык күберәк, Дөньяда яктылык күберәк. Кешеләр яманлык кылса да, Шуңардан әрнесә дә йөрәк. Әйттем мин күз яше аралаш: — Дөньяда яхшылык күберәк, Дөньяда яхшылык күберәк. Хаксызлык тантана итә дип, Каршымда торса да мең өрәк, Әйттем мин чын-чынлап ышанып: — Дөньяда гаделлек күберәк. Дөньяда гаделлек күберәк. Арына алмыйча сагыштан, Барсам да гел авыр йөк сөйрәп, Әйттем мин гөлләргә үрелеп: — Дөньяда гүзәллек күберәк, Дөньяда матурлык күберәк. Ник коела алмалар Җәйләр дә бик җылы килде, Матур тора һавалар — Ник коела алмалар? Күз яшедәй әче-әче, Тәмсез-тәмсез алмалар Җилләр исмәгән чакта да Җиргә тып-тып тамалар, Күз яшедәй алмалар. Тыңлап ятам. Төн җиттеме, Коелалар алмалар. Әйтерсең кайгысын әйтми Яшерен елый аналар. Тып-тып тама алмалар. Үкендереп булмый Элек шулай, рәнҗетсәләр әгәр Бер дә юкка, бер дә нахакка, Әй, үләсе килә иде минем, Я китәсе ерак-еракка. И еларлар кебек тоела иде, Үлсәм яки китеп югалсам. Ничә тапкыр үләр идем инде һәр теләгән саен үлә алсам. Тормыш әле дә баштан сыйпап тормый, Хаксызлыклар талый гел җанны. Тик мин беләм хәзер: үлеп кенә Үкендереп булмый дошманны. Кимсетүче булса, яуга чакыр, Мәйданнарга чыгып, көр дәшеп. Без хаклыкны исбатларга тиеш Үлеп түгел, яшәп, көрәшеп! Меңнәргә кирәк булып та, Кирәк булмасаң әгәр дә Якыныңа — берәүгә: Дәрәҗәң булса да олы, Бәхетең булмас тулы. Меңнәргә кирәксез булып та, Кирәкле булсаң әгәр дә Дөньяда тик берәүгә — Дәрәҗәң олы булмас, Бәхетең тулы булмас. Алтыннан кече түгел мин, Ипидән олы түгел. Үлемнән көчле түгел мин, Тик язмыш колы түгел. Куркакның җаны кала, Батырның даны кала. Җан гомере — санаулы, Дан гомере — дәвамлы. Икеләтә йөрәк әрни Дустан күргән җәбергә. Дошман угы тәнгә тия, Дусларныкы — бәгырьгә. Өндә дә шигырь язам, Төштә дә шигырь язам. Өндәгесен ертамын, Төштәгесен онтамын. Ертылганы — буш шигырь, Онытылганы — шедевр. Бастырды шагыйрь Начар шигырен һәм күпмегәдер Кыскартты гомерен. Көчсез белән көрәшеп Егуың зурлык түгел. Көчле белән көрәшеп Егылу хурлык түгел. Яман кеше кылса яманлык, Сүгенәбез дә китеп барабыз. Яхшы кеше кылса яманлык, Әрни-әрни искә алабыз. Яхшы кеше итсә яхшылык, Рәхмәт әйтәбез дә онтабыз. Яман кеше итсә яхшылык, Гомер буе истә тотабыз. Беребез кызып китүчән, Беребез сабыр, тыныч: Беребез корыч калкан да, Беребез булат кылыч. Тормыш безнең алдыбызга Куйган катлаулы бурыч: Калканы да ватылмасын, һәм дә сынмасын кылыч. Әллә күктә яшен гөлт итте, Әллә кызлар кашын сикертте — Өлгермәдем аны аңларга, Ялкын капты зәңгәр таңнарга. Әллә казлар очып үттеләр, Әллә кызлар яулык болгады — Җиле генә биткә бәрелде, Үзен аның күреп булмады. Әллә көзләр артык тиз җитте, Әллә яшьлек артык тиз үтте,— Утын күрдем — җылысын сизмәдем, Болынын күрдем — гөлен өзмәдем. Кайчагында көтмәгәндә Эшлим дә бер юләрлек, Газапланып йөрим аннан Инде кеше көләр дип. Кабат алай булмамын дим, Үкенәм, тәүбә итәм. Бары яхшы уйлар гына Күңелемә беркетәм. Тик яңадан хата ясыйм, Ялгышлар килми сорап: һич кенә дә була алмыйм Үземнән акыллырак.