КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ
ИКЕНЧЕ ДӘФТӘРДӘН 1 (30. 11. 1960 — 17. 1. 1961 ел) 30. 11. 1960. Яңадан шифаханә, яңадан врачлар, сестралар, нянялар, авырулар. Тик бу шифаханә инде башка, тегесе кебек, кысан да, кечкенә дә түгел, һава да монда башка. Өченче больница Алтынчы август урамында, завод-фабрикалар арасында иде, монысы — шәһәрнең югары ягында, Чехов урамында. Палаталар иркен, биек, чиста. Безнең алтынчы палата Чеховның мәгълүм алтынчы палатасына якын да килми. Ике кешелек, калган палаталар өчәр, дүртәр кешелек. Коридорда, ял итү бүлмәләрендә, ашханәдә — келәмнәр, гөлләр; стеналарда — рәсемнәр. Ашханәдә телевизор. Һәр карават янында радио, сигнал төймәсе. Төймәгә бассаң, тышкы яктан ишек башында, бер үк вакытта сестра бүлмәсендә, палаталарның номерлары язылган щитта ут кабына. Сестра үз бүлмәсендә булса да, коридорда булса да, кайсы палатага чакыруларын күрә ала. Элекке больницада болар- ның берсе дә юк иде. Минем күршем Евгений Никандрович Павловский — уртача буйлы, юан гына бер кеше. Ветеринария институтының директоры. Илле бишь яшьләр булыр үзенә. Өстендә, барыбызныкы кебек, куе яшел пижама. Чәче шактый агарган, директор кешегә шулай килешә дә кебек. Муены юан, ияге белән тигезләнеп килә. Табигате тыныч булса кирәк, бик ягымлы һәм эреләнмичә сөйләшә, һәрхәлдә, Николай Иванович кебек, палатаны сәхнә ясамый. Мин килеп кергәндә өстәл янында ниндидер кулъязма укып утыра иде. Соңыннан белдем, институт хезмәткәрләренең фәнни мәкаләләрен караштыра икән. Минем фамилияне ишетеп белә икән. Миннән язучы Әпсәләмовны беләсезме дип сорады. Шуннан инде кемлекне әйтергә туры килде. Әдәбият турында сөйләшеп алдык. Рус һәм дөнья әдәбиятыннан Ахыры. Башы 2 санда. хәбәрдар. Татар әдәбияты турында сүз булмады. Авыл хуҗалыгына күчтек. Татарстанда терлек азыгының җитешмәвен, аның да 75 проценты тупас азык булуын (салам икәнен) әйтте. Шуннан ит, май, сөт җитешми дип зарланабыз. Терлекләрнең баш санын арттыру һәм ♦ сыйфатларын яхшырту өчен, иң элек азык проблемасын хәл итәргә ® кирәк, диде. = Сизеп торам, Евгений Никандровичның сүзе әле бетмәде, миңа g сагаеп карапкарап ала. Кешеләр арасында: язучылар өстә ятканны я гына җыеп йөри дигән сүзләр йөри бит. Күрәсең, Павловский да 5 шулай уйлыйдыр. Мин аны гаепләргә җыенмыйм, без, чыннан да, § тормыш тирәнлегенә сирәк чумабыз, калын катламнарны актармый- « быз. Бу тормышны җитәрлек белмәүдән килә торгандыр инде. Тормышны белү... Бу — язучылар алдына куела торган төп бу- $ рыч. Ул кичә дә булган, бүген дә бар, киләчәктә дә булачак. Чөнки < тормыш — әдәби иҗатның үзәгендә; тормышсыз иҗат юк. Тормыш- п ны иҗат командировкаларында гына өйрәнергә димәгән. Кайчакта 3 әллә кая барырга хаҗәт тә тумый, без көн саен шул казанда кай- ° ныйбыз, тик... кешеләргә тиешенчә күз салмыйбыз. Кеше исә — без- = нең төп материалыбыз. Төзүчеләр кирпечтән, тимер-бетоннан биналар § салалар, без, язучылар, кешелек материалыннан. Төзүчеләргә матех риалларның каршылык сыйфатын белү бик кирәк, язучылар да ♦ аннан кача алмый. Тик кешелек материалы һәр вакыт катлаулырак, “ җитдирәк. Шуңа күрә сиңа таныш булмаган һәр кешегә күзләреңне я киң итеп ачып кара, онытма: таныш булмаган һәр кеше — үзе бер * дөнья! Танышларың белән генә яшәсәң, барысын бер аршинга үлчә- » сәң, бик чикләнгән кешегә әверелүең мөмкин. Язучы өчен чикләнгән- в лек ифрат та куркыныч нәрсә. Павловский белән сөйләшеп утырган арада палатага дәвалаучы • врач Диләрә Кадыйровна килеп керде. Без инде аның белән танышлар. 1958 елда больницада ятканда ул безнең палатага кергәли, кай- « чагында дәвалый да торган иде. Ул чагында минем төп дәвалаучы £ врачым Мансура Хафизовна иде, хәзер — Диләрә ханым булачак. « Николай Иванович булса, түзмәс иде: — Сез, Диләрә ханым, чыннан да күңел юаткыч булгансыз, матурлангансыз, чибәрләнгәнсез! — дияр иде. Ул күзлек кия башлаган, ләкин бу аны олыгайтмый да, аңа эрелек яки салкынлык та өстәми. Бик ягымлы сөйләште, сәламәтлегемне сакламаган өчен (мин аңарда поликлиникада да булгалый идем) җиңелчә орышып та куйды. Хак сүзгә ни әйтәсең, хәлебез аз гына яхшыра төшсә, врач киңәшен онытабыз шул. Мин сиздерми генә Диләрә ханымның йөзенә карыйм. Врач, теле белән, барысын да әйтеп бетерми бит. Әмма хәлең начар яки хәвефле булса, бу аның йөзендә чагылмый калмый. Тик бик тәҗрибәле врачлар гына авыруга бер нәрсә сиздерми. Ә авыру сагайган, ул борчыла да, шикләнә дә. Шундый чакта врачның йөзендә күләгә күрсә, аның кояшы берьюлы бата. Мин инде врач эшенең хикмәтләренә беркадәр төшенә башлаган идем. Врач палатадан чыгып киткәндә авыруның күңеле тынычланган булырга тиеш. Моны бик күп атаклы врачлар әйткән. Диләрә ханым чыгып киткәч, минем дә күңелемдә тынычлану хисе туды. Югыйсә, йөрәк тагын шактый газаплый башлаган, ихты ярсыздан башка күңелсез уйлар килеп китә иде. Көлке, ләкин мин васыять турында да уйлый идем. Болай булгач, васыять түгел, көндәлек язам әле! «Мәңгелек кеше» өстәлдә калды бит. Ул болай оч ланган булса да, яңадан аңа кайтмый булмый, башта яңа фикерләр һаман туып тора... Мансура апа — хәзер өлкән врач, бүлек мөдире. Бер күренде, хәлне сорашты да, елмаеп, юк булды — чакырып алдылар. — Мансура Хафизовнаны көн-төн больницада күрәсең. Аның больницадан башка тормышы да юк. ахрысы,— диде Павловский. Сез аны электән белә идегезме? — 1958 елда инфаркт белән ятканда мине ул дәвалады. — Хәзер дә йөрәкме? — Шул инде. Мин тәрәзә янына барам, тышка карыйм. Аксыл-сары койма. Койма артында кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорт. Бу йорт борынгы бакча эчендә. Урындыкларда кар... 1. 12. 1960. Пәри ала торган авырулар — мин дә шулар арасына керәм — кичләрен ял бүлмәсенә җыелалар. Дүрт кеше домино суга, биш-алтысы карап тора, чират көтә. Кызып, бәхәсләшеп уйныйлар. Оттыручыларга көн юк, шундый чәнечкеле сүзләр әйтәләр, чыдап кына тор. Ганиев — элекке Авыл хуҗалыгы министры — баш консультант булып алган. «Анда йөрмә, монда йөр, дошманны дөмбәслә, үзеңнекен түбәләмә».— дип өйрәтеп тора. Мин әле уйнамыйм, читтән генә күзәтәм. Дөресен әйткәндә, рәтләп уйный да белмим. Ганиев әйтә: — Монда күбрәк ятсаң, аздырырлар. Әйдә, мин бар чакта уйнарга өйрәнеп кал. Әҗерен күп алмам. Минем өчен бер-ике порошок йотсаң яки укол кадатсаң, шул җиткән... Авырулар үз хәлләре турында гына сөйли, диләр. Моны мин теге шифаханәдә дә ишеткән идем. Ә без менә көне буе космик кораб турында сөйләшәбез. Бүген космоска инде өченче корабны җибәргәннәр. Кеше акылының куәте таң калдыра, һәр төрле чирләрне оныттыра. Авырулар арасында элек дөньяның тоткасы булган кешеләр: министрлар, секретарьлар, партия һәм совет работниклары байтак. Аларның күпчелеге — хәзер пенсионерлар. Бу кешеләр үз җилкәләрендә нинди кыен чорларны күтәреп чыктылар, халыкны вакытлы кыенлыкларга каршы торырга дәртләндерделәр, үзләре дә шул утта яндылар. Кешелек аларга бер генә сокланмас әле. Ә больницада алар, нәкъ ваемсыз балалар төсле, дөньяларын онытып домино уйныйлар, анекдотлар сөйлиләр, оттырсалар турсаялар, бәхәсләшәләр, гүя алар өчен шуннан да мөһимрәк нәрсә юк. Бу «картлар» белән якынрак таныша башлагач, аларның үз тормышларыннан бер дә канәгать булмауларын күрдем. — Эшләгәндә авырырга вакыт юк иде, ә хәзер башыбыз авырудан чыкмый,— диде аларның берсе.— Уптым иләйһи пенсиягә чыгарганчы, көчебез җитәрдәй эш бирсәләр, эшләмәс идекме? — Пенсиягә чыкмаска кирәк иде,— дим. Ял бүлмәсендә һаман домино сугалар. Ганиев тантана белән кычкыра: — Кәҗә мал түгел, баҗа кардәш түгел, әйдә, энем, урыныңны башкага бир! 4 һәм 5 декабрьлар — кыш башы, ә тышта... яңгыр ява. Бакчадагы агачлар күмер төсле, кап-кара. Шәрә ботаклары әйтерсең ыңгырашалар. Шифаханәдә ике көн инде дежур врачлар гына. Ял көне һәм Конституция көне. Гадәттәге ыгы-зыгы юк. тын. Безнең бөтен ♦ язмыш» сестралар кулында. Безнең бүлектә алар дүртәү: Люся, Тамара, Геля, Мәрьям. Люся, авыл кызы кебек, таза, калфагын да, халатын да гади генә иттереп кия, җиңнәрен һәр вакыт сызгана, беләкләре симез, гәүдәсе дә шундый. Тамара уртача буйлы, чибәр, ирене өстендә кечкенә генә миңе бар. Бу — аны балага охшата. Мәрьям бәләкәй буйлы, йомшак холыклы, аз сүзле. Дүртенче сестрабыз — француз исемле татар кызы Геля (Глиоза) — матур һәм көяз. Аның калфагы да, халаты да башкаларныкына охшамаган. Калфагы башында гүя назланып кына утыра, халаты бик таман, тезенә генә җиткән. Җиңнәрен дә ничектер бик килешле сызганган. Күзләре зур, серле дә кебек. Башкалар алмашып эшли, Геля — көндез генә. Ул — Әгерже кызы, әнисе — укытучы, кызына матур исемне ул сайлаган. Киләсе елга медицина институтына керергә хыяллана. Аңардан бик яхшы врач чыгар төсле тоела миңа. 6. 12. Бүген, ниһаять, аяза башлаган. Тәрәзәдән урамга карап торам. Күлдәвекләр булып яңгыр сулары җыелган. Мондый һава уҗымнарга бер дә килешми, уҗымнар боз белән каплана, боз һаваны җибәрми, шуннан үсемлекләр тончыга, ди Ганиев. Берәү зарланып утырды әле: — Бер ай инде саф һава иснәгән юк, дарулар да дарулар. Көненә егерме төрлене бирәләр. Эчләрем катып бетте. Әле уколы да бар. 3 Бүген менә температурам күтәрелә башлады. — Монысы инде терелүеңнең башы,— диде яныбызга килгән 2 өченче бер авыру. Ял бүлмәсеннән Ганиевнең: — Терлек санын арттырабыз! — дигән тавышы ишетелә.— Ләкин ® бәла: «кәҗәләрне» мясозаготовка га алмыйлар. — Терелүнең башы дисеңме? — ди иптәш доминочыларны тың- я ламыйча.— Кеше ул, туган, шундый: авыруы булсын өчен үзе , көн-төн тырыша, ә чирен дәвалауны врачлардан гына таләп итә. Тиз генә дәвалый алмасалар, турсайган була. Янәсе, юньле врач түгел. ® Бүген Диләрә ханым дежур. Ким безнең палатага кереп утыргач, Z сүздән сүз чыгып, врач булып эшли башлаган чакларын сөйләде. Ул еракта, урман кискән җирдә, врач булган. Кыш көне чанага утырып, толыпка төренеп, бер участоктан икенчесенә йөргән. — Искә төшерсәң, күңелләр әллә нишләп китә.— ди.— Япь-яшь башың белән... Тәҗрибә дә юк... Ләкин син врач, сине көтәләр... Дөрес, урман кисүчеләр таза халык. Авырсалар — ангина белән генә. Тик кайчакта бик кыен хәлләргә дә очрыйсың. Якын-тирәдә синнән башка бер врач юк. Бер үзең диагноз куй, бер үзең дәвала... Елаган чакларым да булгандыр, аның каравы, үз алдыма эшләргә өйрәндем, башкаларга салынмадым. Тагын шунысы хәтердә: кышкы юл, толып эчендә чанада барасың. Кышкы урман. Агачлар ап-ак — бәс сарган. Нәкъ әкияттәге кебек. Күктә ай йөзә, җирдә, көрт өстендә, күгелҗем күләгәләр. Барасың, барасың — юлның очы да. кырые да юк. Уйланасың, куркасың да, шатланасың да. Шулай да яшь чакта батырлык күбрәк була, ахрысы. Хәзер шундый шартларга эләксәм, эшли алмам кебек. Кара төндә кара урман аркылы барырга йөрәк җитмәс кебек... Кинәт кеше бөтенләй көтмәгән-уйламаган яктан ачылып китә, һәм син аңа чиксез хөрмәт белән карый башлыйсың. Моңарчы Диларә ханымны бөтенләй белмәгәнмен икән. Бер авыру белән сөйләшеп утырабыз. Коридор буйлап бик эре кыяфәтле абзый йөренә. Якын килмә, түбәңә басып узар. ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ — Телисезме, мин аңа бик төгәл характеристика бирәм,— ди күршем.— Бу бәндә югары начальниклар алдында бил бөккән, урта начальниклар белән ягымлы булган, үзеннән түбәннәрне бар дип тэ белмәгән. — Әнә теге абзый,— ул коридорның икенче башына күрсәтә,— тормышта бүтән төрле тактика алып бара иде: яңа начальник билгелиләр икән, бу кеше: ну, егетләр, бәхетебез бар икән, Ван Ванычны безгә начальник итеп куйганнар, бик тә кешелекле кеше! ди. Бер заман Ван Ванычны төшерәләр, бу кеше тагын кычкыра: бик дөрес иткәннәр, берәүгә дә көн күрсәтми иде! ди. Гаҗәп күп төрле кешеләр бар дөньяда һәм барысы да аз гына фәлсәфә сата. Берсе минем белән сөйләшкәндә болай диде: — Кеше барыннан да элек үзенең горурлыгын югалтмаска тиеш. Горур кеше, әгәр бер-бер эшне булдыра алмаса, юк, егетләр, көчем җитми, дип турысын әйтә. Горурлыгын җуйган кеше, булдыра алмаса да, борынын чөя һәм, билгеле, иртәме-соңмы мәтәлеп төшә. Шуннан чокыр төбеннән кычкыра: — Дошманнарым аяк чалды, югыйсә, минме халык өчен тырышмаган! 7. 12. 1960. Кичә Идел аръягы аяза башлаган иде, бүген тагы болытлар белән капланган. Ишегалдында һаман кар сулары. Павловский белән сөйләшеп утырабыз: — Бер-бер нәрсәгә ирешим дисәң, ул эшкә башың белән чумарга кирәк. Һәм шул турыда гына уйларга кирәк. Ә мин — директор, мең эшне берьюлы эшләргә күнеккәнмен. Ә чәчелү — яхшы нәрсә түгел. Мин чыннан да аның берьюлы өч-дүрт китап укуын күрә идем. Берсен бетермәгән, икенчесен башлаган, анысының яртысына да җитмәгән, өченчесенә тотынган... Павловский физиолог. Сүз ара сүз чыгып, мин аңа кайбер эпизодларны һәм геройларны төштә күреп язганымны әйттем. — Бу бик табигый,— диде Павловский һәм бер зур галимнең төштә мөһим ачыш ясаганын сөйләде.— Бу хәл Павловның йокы теориясендә аңлатыла. Йоклаганда мигә тәэсир итә торган барлык тышкы нәрсәләр юкка чыга, ә акыл үзенең эшен дәвам иттерә бирә. Ул үзен борчыган нәрсә турында гына уйлый һәм аны бөтен тулылыгы белән күрә. 8. 12. Тәрәзәдән озак-озак карап торам. Бүген дә көн соры, дымсу, күңелсез. Уйсу җирләр карлы яңгыр суы белән капланган. Койма буйларында боз катламы ялтырап тора. Авыл кешеләре — больницада алар байтак — бу кара бозга аерата борчылып карыйлар. Кичә Җәүдәт Фәйзине китереп салдылар. Йөрәк. Палаталары — дүрт кешелек. Җәүдәт ишектән кергәч тә уң кулдагы караватта. Башка караватлар аңа каршы. Берсендә цирк директоры ята. Җәүдәт белән сөйләштем. Хәле артык куркыныч түгел шикелле. Палата- дашлары Җәүдәт күп йоклый диләр. Йоклый алу — шәп нәрсә ул. Беренче палатада профессор Әбүбәкер абзый Терегулов ята. Аңарда берничә тапкыр пневмония булган. Шул хәлендә операция дә кичергән. Аның янына шәкертләре килеп йөри. Профессор аларның гыйльми хезмәтләрен тикшерә икән. Бу турыда аның белән бер палатада ятучы Ганиев сөйләде. Ганиев өенә кайтып киткәч, беренче палатага мине күчерделәр. Әбүбәкер абзый Ганиевтән аерылуын авыр кичерә. Алар якташлар икән, икесе дә Уфадан, уртак сүзләре, уртак белешләре булган. Шифаханә өчен бу аз түгел. Теге больницада ятканда профессор мине берничә мәртәбә караган иде. Билгеле, ул моны хәтерләми торгандыр. Минем ише авырулар аның кулыннан йөзәрләп үткән бит. Әбүбәкер абзый торып йөри алмый, күп булса, урындык артына тотынып, өстәл янына килеп утыра. Беренче көннәр ничектер салкын үтте, сөйләшеп тә булмады. Мин күбрәк домино уйнаучылар янында утырдым. Ә аннары, үзебез дә сизмәстән, бер-беребезгә якынаеп киттек, бер туктаусыз сөйләшә башладык. Әбүбәкер абзый сөйләргә ярата икән, матур сөйли, аны тыңлап утыруы үзе бер рәхәт. Ул ятып сөйли, еш кына кыска ак мыегы астыннан елмая, имән бармагын сузып, кискен-кискен ишарәләр ясап куйгалый. Башы йомшак ак чәч белән капланган, йөзе, больницада озак вакытлар ятса да, матур, таушалмаган, җыерчыклар юк. Бала вакытта Әбүбәкер абзый мәдрәсәдә бер-ике ел укый да. әтисе аны Уфада хосусый пансионга урнаштыра. Күрәсең, заманы өчен ул шактый алдынгы карашлы кеше була. Монда Әбүбәкер абзый гимназия тәмамлый, аннары Казан университетының медицина факультетына керә һәм аны 1911 елда тәмамлап чыга. — Егерме-егерме бер яшьләрендә минем апам үлде,— ди.— Аңа берничек тә ярдәм итә алмадылар. Мин аны бик ярата идем. Мин аңа доктор булырга һәм авыруларга ярдәм итәргә вәгъдә бирдем. Мин сүземдә тордым... Ул чакта медицина факультеты студентлары матур әдәбиятны укымый торган булганнар, янәсе, алар җитди кешеләр, медицина £ китаплары гына укырга тиешләр. Бәхеткә каршы, бу ялган масаюны ’ Әбүбәкер абзый тиз аңлап, матур әдәбияттан байтак китаплар укып п өлгерә, китап җыя. Букинистлар аның иң яхшы дуслары булып * китә. ; Бер тапкыр аны «Болгар» номерларына авыру шагыйрь Габдулла я Тукайны карарга чакыралар. Шул чакларны искә төшереп, Әбүбәкер * абзый болай диде (аның сүзләрен тулырак бирү нияте белән, русча °- язганмын, чөнки ул русча сөйләде. Хәзер татарча бирем): ю — Тукай дисәм, иң эләк аның күзләре искә төшә, кара күзләр, ’ ялтырап тора, акыллы карыйлар. Ул вакыттан ярты гасыр үтте инде. Ә мин аларны хәзер дә күрәм кебек, еллар тирәнлегеннән алар якты йолдызлардай җемелдиләр. Бер нәрсәне дөрес аңлагыз: мин Тукай янына бөек шагыйрь янына барам, дип чыкмадым, ул чакта мин аның шигырьләрен аз беләдер идем. Күп булса, унбиш-егерме минут сөйләткәнмендер. Шуңа карамастан, мин, шигърияттән шактый ерак бер кеше, ярты гасырдан соң да аның күзләрендәге ялтырауны һәм акылны хәтерлим икән, аларда нинди көч булганлыгы сезгә аңлашылырдыр дип уйлыйм. Йөзе исә кайгылы иде — бераз уйлап торгач үзе үк төзәтеп тә куйды,— юк, кайгылы түгел, моңлы, сагышлы иде. Акыллы да иде. Безнең художниклар әле дә чын Тукайны ясаганнары юк. Беләсезме, тагын аның менә монда,— ул бармагы белән борын яфракларына күрсәтте,— бик үзенчәлекле сызыклар бар иде. Менә шул сызыкларны мин хәзергә Тукайның бер рәсемендә дә. бер бюстында да күргәнем юк. Ихтимал, опера театры янындагы скульптурада гына Тукайга беркадәр охшашлык бардыр, ө Кольцодагы һәйкәл...— Әбүбәкер абзый кулын селтәде,— барып чыкмаган... Аннары мине, беләсезме, тагын нәрсә рәнҗетә? Художниклар Тукайны малай сымак, хәтта юләрсетеп күрсәтергә тырышалар. Ә Тукай зур, укымышлы һәм гаҗәп акыллы кеше иде. Фикер иясе, туганкай, уйланучы шагыйрь. Русча әйтсәк, властелин дум народных! Аны менә шулай итеп ясарга да кирәк! Халык күңелендә дә ул шундый килеш саклана. мо»ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ ф Шуннан соң мин Тукайны тагын берничә күрдем, ләкин узып барышлый гына. Тулырак итеп Әминә Ибраһимовна I сөйли алыр иде. Ул чакта Әминә Ибраһимовна татар хыялларына якын тора, хәтта һәвәскәр театрда да уйный иде. Тукайдан соң Әбүбәкер абзый Хөсәен Ямашев турында сөйләп китте. — Ямашев та бик акыллы, бик матур кеше иде. Мин аны күбрәк белә идем, безнең гаиләләр аралаша иде. Хөсәеннең иң яхшы рәсеме дә безнең гаилә архивында саклана иде. Соңыннан без аны академиягә бирдек. Гафур Коләхметовны да белә идем. Хөсәен белән сөйләшеп утырулары күңелле, ул телгә бай, кыю. Гафур исә аз сүзле, күбрәк тыңлап утыра, үзе бик тыйнак. Мин аның революционер булуын башыма да китерми идем. Октябрьдан соң гына белдем. Хәер, аларның икесенә дә бер сыйфат хас иде: алар тел бистәләре түгел иде. Үзләренең партия эшләре турында хәтта гаилә эчендә дә сөйләмиләр иде. Гаҗәеп тотнаклы кешеләр! Укып бетергәч, Әбүбәкер абзыйны Дим станциясенә врач итеп җибәрәләр. Дим станциясе Уфа белән янәшә генә. Яхшылап урнашырга да өлгерми, аны утыз чакрымдагы бер авылга чакыралар. Тройка кырлар, авыллар буйлап чаба. Балаларын җитәкләгән хатын- кызлар, каз-үрдәкләр, куркып, читкә тайпыла. Атларның авызларыннан күбекләр генә оча. Чакырылган авылда аларны өлкән земский врач үзе каршы ала. Бу авылда тиф эпидемиясе башланган икән. Өлкән земский врач яшь коллегасы белән әдәпле, әмма коры итеп исәнләшә дә каты итеп кисәтеп куя: — Тиз килеп җитүегез яхшы. Моның өчен мактыйм. Әмма тройкагыз өчен, гафу итәсез, егеткәем, ачуланырга тиешмен, һәр вакыт исегездә тотыгыз: крестьяннар барчукларны яратмыйлар! Күчер, әлбәттә, бу сөйләшүне ишетми, кайтканда тагын да кызурак кайталар, каршы очраган олауларны, борылып өлгермәсәләр, бәреп егалар. Әбүбәкер абзый тройкадан баш тарта. — Мин тройкада чабарга түгел, авыруларны дәваларга килдем. Миңа кешеләрне таптамый, олауларны бәреп китми торган атлар бирегез,— ди ул үзенең җитәкчеләренә. Күчер итеп Вәлиулла дигән кешене ала. Бу Вәлиулла озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, йомшак холыклы бер агай була. Соңыннан, аерылганда — Әбүбәкер абзый Казанга китә — Вәлиулла елап җибәрә: — Нигә бездән китәсең? Шулай начар булдымыни бездә? Яратмадыңмыни? — ди ул. Кулына чыбыркысын тотып, Вәлиулла әле байтак вакыт пар аты янында басып тора һәм күз яшьләрен сөртә. Әбүбәкер абзыйның да күзенә яшь килә. Китеп барган вагон тәрәзәсеннән ул соң мәртәбә кул болгый... Әбүбәкер абзыйның истәлекләре моның белән генә бетми. Ул туган якларына әле тагын ике мәртәбә кайта һәм шул турыда бик тәфсилләп сөйли. Аннары Кама буйларында ауга йөрүләрен искә ала. Ау турында ул бик шагыйрәнә итеп сөйли. Мин аларның барысын язып алганмын... Әбүбәкер абзый ике кулын баш астына куйган да түшәмгә карап уйга чумган. Әле яңа гына парикмахер килеп киткән, сакалын кырган, мыегын төзәткән, одеколон бөркегән. Кәефе шәп чакта ул иренмичә сөйли. Мин аның янында урындыкта утырам, тыңлыйм. Кулым I Әминә Ибраһимовна — Әбүбәкер абзыйныц тормыш иптәше. да, билгеле, кәгазь-фәлән юк. Бары тик Әбүбәкер абзый йокыга киткәч кенә сызгалыйм. Әбүбәкер абзыйның Себер хикәяләрен, алтын елгалар турындагы әкиятләрен барысын язганмын. Л. Толстой, С. Цвейг турында гүя поэма укыды. Кайчак ул җәһәт итеп кулы белән ишарәләр ясап ала. Аннары иреннәрен нык итеп кыса. Шулай бер секунд чамасы тора да «һы-һы» дип куя, ап-ак башын кызык кына итеп боргалап ала һәм кыска ак мыегы астыннан бик ягымлы итеп елмая. Аннары Казан байлары турында сөйләп дитә... Бүген Әбүбәкер абзый янына аның хатыны Әминә апа килде. Олы яшьләрдәге хатын, күзләре начар күрә. Миңа аларның үзара сөйләшүләрен тыңлау кызык. Бер-берсенә «сез», «туганкай» дип кенә эндәшәләр. Әминә апа Әбүбәкер абзыйның Хөсәен Ямашев турында сөйләгәннәрен раслады. Аннары болай дип өстәде: — Өфедә Кәримовлар аны кинога төшерткәннәр иде. Болында, сәйранда йөргән чагында. Хөсәен бик яхшы төшкән дип күп сөйләделәр ул чакта. Үземә карарга туры килмәде. Бәлки ул кинолента Кәримовлар нәселендә бүген дә саклана торгандыр. Саубуллашканда Әминә апа иренә: — Мин сезне яткырыйм да, туганкай, кайтып китим,— диде. Әбүбәкер абзыйның еш кабатлый торган сүзләре бар иде. Берсе болай: — Алла тәгаләнең кодрәте зур, ул мине ир иткән, хатын итмәгән! Көннәрдән бер көнне Әбүбәкер абзыйларның квартирасына бер 2 татар карчыгы килеп керә. J — Әбүбәкергә күренергә килдем, ди. И, әнә үзе дә өйдә икән, = рәхмәт төшкере. Карасана, син, Әбүбәкер балам, һаман элеккечә икән, тырнак очы кадәр дә үзгәрмәгәнсең... Хәтерем бутамый торган s булса, мин моннан утыз еллар элек сиңа бер күренгән идем. Аш- ’ казаным авырта дип. Даруың бик килешкән иде. Бүтән бер дохторга в да бармадым. Әбүбәкерем биргән даруны гына эчәм дидем. Күз г карасы кебек са/клап тотсам да, бетте шул сихәтле даруым. Зинһарлап « сорыйм, тагын шундый шифалы дару биреп җибәр үземә. Гомер буе Л теләк теләрмен... —< Әдрәс бишмәт, теләсәң нишләт,— дип, Әбүбәкер абзый яңадан үзенең Чишмәсенә кайта, бетмәс истәлекләрен сөйли башлый. Аннары Казанга кайтып, Эдик белән (Әбүбәкер абзыйлар үстергән малай) булган вакыйгаларны актара башлый... Күп вакыт ул Казем-бек турында сагынып сөйли. Җәүдәт Фәйзинең хәлен белә кердем. Ул һаман җиденче палатада ята. Кәефе яхшырган, йөрәге сызламый, күп йоклый. Кайсыдыр врач: йокы — җиһан туенда иң яхшы сый ул,— дип әйткән ди. Сөйләшеп киттек. — Менә хикәя өчен бик әйбәт тема,— диде ул.— Уйлап яттым әле. Берәүне, носилкага салып, больницага китерәләр. Өстенә ак җәймә япканнар. Караватка яткыралар. Ул һушсыз, берни белми. Төнлә аңына килә. Ут сүндерелгән, стенада күләгәләр уйный. Кайдадыр электросварщик эшлиме: стена бер яктырып китә, бер караңгылана. Яктылык тигез түгел, дерелдәвек. Яктырып киткәндә стенада тәрәзә рамнарының, пәрдәләрнең күләгәсе күренә. Пәрдәләр күләгәсе тибрәнә һәм ниндидер бер мизгелдә ул шул хәтле зурая, бөтен стенаны каплап ала. Мондый чакта стенада диңгез дулкыннары хасил була кебек. MOD ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ ф Кеше уйлый: стенада тормыш бар. Зиһене әкренләп ачыла, ул үзенең кызганыч хәлен аңлый, йөрәгенә кулын куя: күпме тибәрлек хәле калган икән? Ә стенада диңгез чайкала, кайчак урамдагы куш фонарьлар күләгәсе күренә. Юк, тормыш дәвам итә. Авыруда яшәргә дәрт туа башлый... Бәйрәм ашы кара каршы дигәндәй, икенче көнне Җәүдәткә, опера өчен «шәп тема» дип, Надежда Дурова турында сөйләдем. Дөрес, кавалеристка кртз турында опера бар барын, ләкин бездә аны бөтенләй икенче яктан ачарга мөмкин. Дурованың татарлар турында язган хикәясе ни тора! Аннары Алабугадагы пәриләр шәһәре турындагы легендалар, рус, татар җырлары, француз бәете, Казан губернаторы белән очрашулары. Толстойның «Балдан соң» хикәясендәге вакыйгаларны да шуңа китереп бәйләсәң, гаҗәп әйбер килеп чыгар иде. Иң мөһиме: рус-татар дуслыгының күптәннән килүен күрсәтергә булыр иде... — Бу идея турында уйларга ярый,— диде Фәйзи. 16. 1. 1961 ел. Иртәгә чыгам инде. Бераз аруландым шикелле. Әбүбәкер абзый да бер-ике көннән чыга. Без аның белән нык дуслаштык. Озак ятканга аның аяклары йөрми башлаган иде. Мин аны култыклап коридорга алып чыга идем. Башта озын коридорның яртысына кадәр генә бара идек, аннары ахырына кадәр. Соңгы көннәрдә баскычтан да төшеп менгәләдек. Күнегелгән шифаханәдән чыгып китү моңсу икән! Чехов урамы, 2 нче йорт, Республика шифаханәсе. 16. 1. 1961. Менә икенче дәфтәр дә бетте. Икенче дәфтәр — иҗат лабораториясенең икенче бүлмәсе дидем. Ләкин иҗат лабораториясе ике бүлмәдән генә тормый, аның әле өченче, дүртенче, бишенче... бүлмәләре дә, бихисап подваллары да җитәрлек. Бу икенче бүлмәдә төп геройлардан берсенең прообразы күренә. Сүз романдагы профессор Әбүзәр образы турында бара. Вакытында кайбер иптәшләр мине прообраздан «мең чакрымга ераклашкан» дип гаепләп карадылар. Нидән гыйбарәт соң образ белән прообразның үзара мөнәсәбәте? Мин профессор Әбүбәкер Тере- гулов турында махсус китап язмадым. Мин аны фәкать прообраз итеп алдым. Ләкин прообраз ул әле тулы образ түгел. Язучы шул нигездә бөтенләй яңа әдәби шәхес иҗат итәргә тиеш. Аны исә фотография юлы белән иҗат итеп булмый. Монда иҗат фантазиясенең катнашуы шарт. Гомумиләштерү кирәк. Әдәби образдан тормышчанлык таләп ителсә дә, аның төгәл копия булуы мәҗбүри түгел. Копия әдәби образның җанын ала, аны тоныкландыра, философик мәгънәсен җуя. Киңрәк күләмдә әйтсәк, язучыны һөнәрче итә. Язучы исә иҗатчы булганда гына үз исемен аклый ала. Болар инде иҗат лабораториясенең өченче һәм аннан соңгы бүлмәләрендә эшләнә торгандыр. Бу эшнең нинди дә булса закончалыгын яки тәртибен күрсәтергә бер язучы да алынмастыр шикелле. Һәр язучы үзенчә, фәкать үзенчә генә яза. Көнбатыш әдәбиятларда теге яки бу классик язучының ничек язганлыгы турында, сәер гадәтләренә кадәр, кызыклы китаплар бар. Кайберләре хәтта анекдоттай яңгырый. Мәсәлән, берсе язган чакта хәтсез күп кофе эчкән, тәрәзәләрен каплаткан, икенчесе аягын җылы суга тыккач кына яза ал- ган... Татар әдипләреннән фәкать төнлә генә язучылар һәм язган чакта кайнар чәй эчүчеләр билгеле. Образларны чарлау, әсәрнең сюжетын камилләштерү, телне шомарту кебек эшләр, шулай ук, һәммә язучыга хас ниндидер бер схема яки тәртип буенча башкарылмый. Берәүләр күп нәрсәне уйда тудыра, бүтәннәр кәгазьдә. Мин үзем тегесеннән дә, монысыннан да файдаланам. Ничек? Моны караламаларны тикшерүчеләр генә әйтсә әйтә алыр. Кайчак үзем шуны чамалап карыйм да ихтыярсыздан куркып калам: бу коточкыч эш! Моның очына чыгу гомумән мөмкинме? Теге-бу уй язучының башында кайчан, нинди сәбәпләр аркасында туган? Бер җөмләне яза башлаган да бозган, чөнки яшен тизлеге белән башына икенче уй килгән. Язучының уе, фикере, җанлы сыман, кан тамыры шикелле тибеп тора. Ә кайчакта ул шул ук нәрсәне шактый вакыт үткәч эшли. Ник? Ихтимал, беренче язганда җанлы уй әле өлгереп җитмәгән булгандыр, йомылып яткандыр. Язучы моны әйтми, әйтә дә алмый. Кайчагында «төзәтүләр» телгә генә карый, җөмлә җыйнаклана, матурая. Кайчагында шул бер сүз, бер җөмлә әсәрнең бөтен сюжет агышын үзгәртеп җибәрә, эчтәлегенә дә кагыла. Игътибарлы һәм... талантлы тикшерүче — әдәбият галиме, һичшиксез, талантлы һәм эчкерсез булырга тиеш — моны күрә, күрми кала алмый, чөнки ул да иҗатчы, иҗат минутларында ул язучының икенче җаны булып әверелә. Мондый тикшерүчедән гаҗәп зур ачышлар көтәргә була. Кызганычка каршы, бездә мондый әдәбиятчылар азрак шул. Бездә язучыдан акыллырак булып күренергә тырышкан, югары баскычтан торып акыл саткан, язучыларны үз манарасыннан карап кына галантлыларга һәм талантсызларга бүлгән тәнкыйтьчеләр күбәеп бара... Кайбер язучылар кулъязма өстендә эшләгәндә, бигрәк тә телне шомартканда, берничә төрле кара кулланалар: кызыл, яшел, зәңгәр... Мин үзем алай итмәскә тырышам, күчерергә туры килсә дә, бер генә төрле кара кулланам. Башка романнарымның язылу «тарихларын» кәгазьгә теркәп бармаганмын. Кирәксенмәгәнгәме, хәтергә артык ышангангамы (әйтерсең ул үзгәрми тора!), белмим, нәрсәдер булган. Әмма «Ак чәчәк- ләр»нең ничек язылуын кәгазьгә беркадәр теркәгәнмен. Хәзер шуларны, кыскартып, күчерә башлыйм. 25. 8. 1962 ел. Инфаркттан соң (1958 ел) аякка баскач, мине «Мәңгелек кеше» мавыктырып алды. Күрәсең, ул өлгергән булган, бик тиз язылды. Ә медицина һаман калып торды. Чөнки ул өлгермәгән иде. 1960 елның ахырында яңадан больницага кереп яттым. Бу юлы профессор Әбүбәкер абзый Терегулов белән икәү бер палатага туры килдек. Шунда мин әсәремнең төп геройларыннан берсенең прообразын таптым. Хәзер инде күп нәрсә ачыкланды. Беренче һәм икенче бүлектән аерым главаларны язып та ташладым. Ләкин озакламый килеп «төртелдем», һаман нәрсәдер җитми иде кебек. Әллә «Мәңгелек кеше»дән соң арыган идем — зур әсәрне тәмамлагач, «бутлап калгач», гомумән үзеңне беркадәр авыру сизәсең. «Мәңгелек кеше» кебек авыр фаҗигаләргә корылган (Бухенвальд!) әсәрне язгач бигрәк тә. Бер вакытны якыннары Бальзакны язу өстәле янында һушсыз килеш табалар. Бик борчылалар, аннары аңардан: ни булды, дип сорыйлар. «Әле яңа гына отец Горио үлде», дип җавап бирә ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ ф язучы. Шуңа якын хәлләрнең башка язучылар белән дә булуы бик ихтимал. «Мәңгелек кеше»дә берәү генә үлми, ун меңнәрчә тоткыннар үлә, дөресрәге, үтереләләр. Ни генә булмасын, врачлар мине бөтенләй диярлек эштән тыя башладылар. Вак-төяк мәкаләләр, хикәяләр генә язгаладым. Әмма «Ак чәчәкләр»не бер генә минутка да оныта алмадым. Күңелдә эшләү һаман дәвам итте. 1962 елның 30 июнендә язучыларның санаторий тибындагы иҗат йорты — Малеевкага (Мәскәү янында) килеп төштем һәм шул ук көнне язарга утырдым. Шуннан соң бер генә көнгә дә бүленмәдем. Иртәдән кичкә кадәр яздым да яздым. Ял да, дәвалану да, прогулкалар да — барысы да онытылды. Мин фәкать ашарга гына барам, бер сәгать, ярты сәгать һава сулыйм да тагын язарга утырам. Ма- леевкада олы гына бер сестра бар иде, ул элегрәк Склифа- совский больницасында операция сестрасы булып эшләгән. Бик күп нәрсә сөйләде. Төрле хирургларны күргән, инструментларны атып бәрә торганнары да булган. Беләгендәге яра эзен дә күрсәтте. Янтура һәм операция сестрасы образларын ачыклауга ул күп ярдәм итте. 1962 елның 22 июлендә романның соңгы главасын язып бетердем. Соңыннан үзем дә шаккаттым: 24 көн эчендә романның беренче караламасы әзер! Эврика! Малеевкада мин шундый хис белән яшәдем: гүя иҗат савытларым тулган, ташый, гизрәк-тизрәк, югыйсә, түгелә, җиргә агып китә. Ничек кенә булса да сулышны өзмичә, күңелне сүрелдермичә барысын кәгазьгә төшерергә кирәк иде. Бу вакытта Малеевкада Әхмәт абый Ерикәй хатыны белән ял итә иде. Ул минем ничек эшләүне бераз күрде. Аннары Мәхмүт Максуд бар иде. Ул да бик күп эшлисең, дип әйткәләде. Чөнки аның янына да бик азга гына кереп чыга идем. Путевканың срогын берничә көнгә озайттым. 23 июльдә үк романның беренче кисәген укырга, төзәтергә керештем. Бу эш 31 июльгә кадәр дәвам итте. 1 августта Малеевкадан икенче иҗат йорты — Переделкинога күчтем. Переделкино башта ук миңа ошамады. Малеевкадагы юан имән янындагы ярым караңгы бүлмәмнән аерылгач (7 нче 'бүлмә), яңасына ничектер тиз генә ияләшә алмадым. Югыйсә, мондагы бүлмә иркенрәк тә, яктырак та иде. Начар ягы да бар, бүлмәне яңа гына ремонтлаганнар, мин килеп кергәндә буявы да яхшылап кибеп җитмәгән иде. (2 флигель. 54 бүлмә.) Тәрәзәне ачсаң, поезд, самолет тавышлары, япсаң — буяу исе башка каба. Переделкинога килүемнең төп сәбәбе — «Мәңгелек кеше»нең русчага тәрҗемәсен төгәлләү иде. (Тәрҗемәчем Кузьма Яковлевич Горбунов күрше Баковкада, үз дачасында тора. Тәрҗемәче белән нибары ике тапкыр очраштык. Аның замечаниеләре аз иде. Ләкин Горбунов зур рус язучысы — Горький мактаган «Ледолом» романының авторы, мин аның кечкенә генә күрсәтмәләрен дә игътибарсыз калдырмадым.) Төп эшем һаман «Ак чәчәкләр» булды. 25 августта беренче бүлекне күчереп бетердем. Кулъязма белән 210 бит булды. Ә роман биш бүлектән тора. Иртәгә путевканың соңгы көне. Казанга кайтам. Анда эшләр ничек барыр — алдан әйтүе кыен. Романның эше бик күп әле, ел ярымнарга сузылырдыр. Иң мөһиме врачларны (ягъни геройларны) «дипломлы» итәсе бар. Хәзергә 142 алар күбрәк матбугат конференциясендәге космонавтларча сөйләшәләр (һәм эшлиләр дә): Җиһанга очтыкмы9 Очтык. Ничек очтык — анысы сер. Минем врачлар да шулай: авыруларны сәламәтләндерәме? Сәламәтләндерә. Ничек сәламәтләндерә, анысы сер. Халыкара < пресс-конференцияләрдә әйтеп бетермәү — урынлы, ә матур әдә- п биятта болай эшләү һич ярамый, чөнки укучы ышанмый башлый. = Ә укучыны ышандырмый торган «әсәр» — макулатура гына. Кыскасы, эш муеннан әле. Ләкин төп баганалар утыртылган, төп = образлар ачык (һәрхәлдә, күңелдә, кәгазьдә эшлисе бар). Романның исеме — «Ак чәчәкләр» — шулай калырмы, үзгәрер- ? ме — белмим. Әсәрнең исеме эчтәлегеннән кечкенәрәк булырга тиеш. < Укучыга зур нәрсә вәгъдә итеп тә бәләкәйне бирсәң, яратмый. Кире- < сенчә булганда, күңеленә хушрак килә. S Переделкино. 25. 8. 1962 ел. кичке сәгать сигез. 5 о 13. 2. 1963 ел. Бүген «Ак чәчәкләр»не күчереп бетердем. Кулъ- а язмада 898 бит булды. Роман әзрәк киртәгә керде, геройларның £ язмышлары ачыклана төште, сюжет сызыгы да бераз рәтләнде. » Ләкин эшлисе эш күп әле, бик күп. Беренче чиратта медицина , ягына игътибар. Характерларны тулыландырасы, чарлыйсы бар. " Аннары җыйнакландыру һәм тел мәсьәләсе. Беренче караламаны » ертып ташладым. х 5. 6. 1963 ел. Бүген «Ак чәчәкләр»не икенче тапкыр күчереп " бетердем. (Бу юлы машинкада.) Күзгә күренеп яхшыра төште, ләкин эшлисе тагын да күбәйде кебек. Медицина ятына һәм телгә аз тидем әле. Образлар да әле канәгатьләндереп бетерми. Бик озын. Кыскартырга. Башта бик җиңел кыскартырмын дигән идем дә, алай булмый икән. 22. 6. 1963 ел. Бүген «Чәчәкләр»не укып бетердем (төзәтә-төзәтә). Нәтиҗә: йөрәк белән эшләү шунда туктарга тиеш. Хәзер салкын акыл белән сукалый башларга кирәк: 1. Сюжетны камилләштерергә. Бигрәк тә башта. 2. Кыскартырга. 3. Вакытка игътибар. Инфаркт белән авыручылар больницада озак яталар. Гадәттә 2,5—3 ай. 4. Медицина мәсьәләләре (диплом!). 5. Тел. Шуларны эшләгәннән соң гына берәр врачка консультациягә бирергә мөмкин булыр. 2. 9. 1963 ел. «Ак чәчәкләр»нең яртысын карап, төзәтеп чыктым. Байтак үзгәрде, сюжет ягы да төзекләнә төште. Алда салкын акыл белән генә эшләргә кирәк дип ашыгыбрак язганмын. Акыл һәм йөрәк әле һаман бергә эшли. Бүген Ялтага, иҗат йортына китәм. Романны да, машинканы да алам. Исәп — икенче яртысын төгәлләү. Кайткач, медицина ягына керешермен. Анысы күпме вакыт сорар — чамаларга да мөмкин түгел. Дөресен әйткәндә, врачлардан шүрлим. Юкка чыгармасалар ярар иде. Аңлы рәвештә әрнүсызлануларга азрак урын бирергә тырыштым. Авыруларны кызгандырасым, укучыларны елатасым килми, оптимистик әсәр булсын иде. Больница тормышынын ямьсез яклары да аңлы рәвештә йөгереп үтелә. Сәнгать әсәрендә алар кирәкми. Шулай ук медицина «производствосыннан» да качарга тырышам. Укучы аңламаслык терминнар тутыруда мәгънә юк. Матур әдәбият әсәрендә иң уртада кеше, бу очракта врачлар һәм авырулар торырга тиеш. Аларның күңел тибрәнүләрен бирә алсам, шунда гына бурычымны үтәдем дип санар идем. * * * 5. 10. 1963 ел. Бүген Ялтадан Казанга кайтып төштем. Ялтада «Чәчәкләр»нең икенче яртысын карап чыктым, ягъни төзәттем. 25 көн буе иртәдән кичкә кадәр эшләдем. Диңгезгә су керергә дә әллә нигә бер генә бардым. Күп кенә урыннарын машинкада күчердем, яңа битләр яздым. 30 сентябрьдә икенче бүлекне карап чыгам, аңа яңа бер глава яздым (12 глава). Бүген, 6 октябрьда, инде Казанда, өченче бүлекне карарга утырдым. 19. 10. 1963 ел. Өченче-бишенче кисәкләрне карадым. Башта һаман яңадан-яңа фикерләр туа. Искеләре канәгатьләндерми. Гөлшәһидәнең эше азрак, аңа эш бирергә кирәк, эш, эш! * * 11. 1. 1964. Берөзлексез «Ак чәчәкләр»не эшлим. Моннан ике-өч көн элек машинкадан соң укып чыктым. Тагын әллә нихәтле яңа уйлар. Бик күп кыскарткан идем кебек, тагын машинкада 876 бит булган (минем машинка ваграк хәрефле икән). Кысарга, һичшиксез кысарга кирәк. Шулай да, тәвәккәлләп, кулъязманың бер данәсен хөрмәтле Афзал абый Шамовка укырга бирдем. Беренче укучы, ни дияр?! 25. 3. 1964. «Ак чәчәкләр»нең икенче данәсен январь аенда ук врачтерапевт Зөмәррә Зариповага укырга биргән идем (тимер юл больницасы). Ул аны бик тиз укып та кайтарды. Шулай итеп, романны беренче укып чыгучы шул ак халатлы кеше булды. Бик кызыксынып укыганлыгын әйтте. Терапевт буларак үзенең киңәшләрен бирде. Алар әллә ни зур төзәтүләр сорамый иде. Тик Асия мәсьәләсендә башкачарак язарга кирәклеген әйтте. (Йөрәк парогы.) Шундый авыруларның «тарихларын» китереп бирде. Алар миңа әйтеп бетергесез ярдәм итте. Гомумән Зөмәррә ханымга чиксез зур рәхмәт. Минем аяк астымда җир ныгый төшкәндәй булды. 7 февральдә Афзал абый Шамов та романны укып кайтарды. 19 битлек рецензия язган! Ул да романга уңай бәя бирде һәм шуның белән бергә җитди генә кимчелекләрен дә күрсәткән. Ул бит гади укучы гына түгел, зур язучы да. Аның фикерләре минем өчен бик кыйбат булды. Мин инде үземнең каты авыруымны сизә һәм бер кемгә дә әйтмичә йөри идем. 9 февральдә больницага салдылар. Тагын роман өчен кирәкле детальләр җыю башланды. Ул арада икенче врач- терапевт Диләрә Кадыйровна Ходжаева романны укып чыкты. Ул минем янга больницага ике тапкыр килеп китте (хәзер ул поликлиникада эшли иде). Бик җентекләп укыган, байтак кыйммәтле киңәшләр бирде. Романны кызыксынып укыганлыгын әйтте. Аның белән бергә романны аның дәү әнисе дә — шулай ук күренекле врач! — в укыган икән. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә романны өч о врач укып чыкты. Хәзер Әхмәт абый Айдаровка (романда Чалдаев) ’ укытып, хирургның киңәшен беләсе калды. а о 19. 8. 1964 ел. Иҗат эше никадәр авыр, газаплы булмасын, ул бер X вакытта да арытмый, туйдырмый. Аның сүз белән әйтеп биреп бул- £ мый торган бер ләззәте — вакытны оныттыра торган сихри көче з бар. Мондый чакта җан тыныч, күңел күтәренке, гүя бәхет кошы — u койгырыш синең кулыңда. Үзеңне җәмгыятькә кирәкле бер кеше итеп сизәсең. Инде әсәр язылып беткән, син иптәшләреңнең гадел хөкемен көтәсең! Ибраһим Гази романны атна-ун көн эчендә укып бирде. Аның тәнкыйть фикерләренең байтагын мин инде төзәтеп гә өлгергән идем. Аннары «Ак чәчәкләр»нең байтак өлешен Габдрахман Минский да укып чыгып фатиха бирде. Бераздан «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясенең өченче кешесе — Сибгат Хәким дә мине куандырды. Билгеле, барысы да шулай шома гына бармады, бәхәсләр дә булып алды. Алары кайсы гына әсәргә карата булмый 1гкән? Әдәби зәвыклар, әдәби әсәрләргә карашлар бер төрле түгел бит. 10. 10. 1964 ел. Соңгы ике айны тагын «Ак чәчәкләр» белән утырдым. Редколлегия кешеләренең гомуми искәрмәләре әллә ни күп булмады. Ләкин мин үземә кыскарту бурычын куйган идем. Журнал варианты дигән нәрсәне гомумән кире кактым. Безнең укучыбыз бер — аңа «вариантлар» кирәкми. ю. «к. У.» *■* <• ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛ I АН ХӘЗИНӘ ф Инде ни булса да булгандыр, бүген бу зур эшне дә төгәлләдем. Билгеле, бу актык нокта түгел. Журнал укучылар кулына кергәч, тагын бик күп фикерләр әйтелер. Аларын да карамый булмас. Ни хәл итәсең, эшебез шундый безнең. 1965 ел. «Ак чәчәкләр» романы башта «Казан утлары» журналында (1—5 саннар), аннары шул ук елны аерым китап булып басылды. 1968 елда икенче басмасы чыкты. Шул ук елда Мәскәүдә «Советский писатель» нәшриятында, 1970 елда «Роман-газета»да (2.200.000 тираж белән), 1972 елда «Современник» нәшриятында «Библиотека российского романа» сериясендә русча тәрҗемәсе басылып чыкты. Менә сез иҗат лабораториясенең икенче бүлмәсендә дә булдыгыз, аннан соңгы бүлмәләрнең дә ишекләрен ачып, башыгызны сузып эчкә карадыгыз. Үзегезгә файдалы берәр нәрсә таба алдыгызмы? Таба алган булсагыз, мин бик шат, димәк, бушка утырмаганмын. Тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм: бу язмаларга катгый бер закон итеп карамагыз, болай да була икән дисәгез, шул җиткән. Тик аларның тирәнлегендә, күзгә күренмичә, автор тарафыннан сүз белән ачыкган-ачык әйтелмәгән «иҗат серләре» ята. Вакыты килгәч, иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе туплагач, аларын да беркадәр төшенерсез дип ышанам. Матур әдәбият белән гомумән кызыксынучы меңләгән иптәшләргә сүзем шул: сез язучы эшенең никадәр кыен, катлаулы һәм авыр икәнен күрдегез. Ул тормыштан бер нәрсәне дә әзер көенчә алмый, тагын да ачыграк әйтсәк, тормыш матур әдәбият әсәрләре язмый һәм аларны язучылар йөргән юлларга яшереп куймый. Бары тик күчермә мәгънәсендә генә язучы, алтын эзләүче кебек, гаҗәеп бай материалга юлыккан дип әйтә алабыз. Шунысы да бар тагын, берәүләре шул хәзинәнең өстеннән йөри, ләкин берни күрми, икенчеләре шуны махсус эзли. Табамы? һәр очракта да уңай җавап биреп булмый. Бу бүтән күп нәрсәләргә бәйләнгән... Сизеп торам, тел очыгызда бер сорау кыймылдап тора: барысын яздыгыз, карт буын геройларның прообразларын да күрсәттегез, ул кешеләр хәзер дөньяда юк икәнен дә төшендердегез, ләкин безне Гөлшәһидә һәм Мансурның прообразлары кызыксындыра, дисез сез. Хөрмәтле укучыларым, язучы үзенең геройларын күктән алмый, аларның кайчакта бер түгел, берничә прообразлары була. Кайчакта хәтта бөтенләй булмаганны да тагалар. «Ак чәчәкләр» чыккач, ка- занлылардан берничә кеше миңа: «Гөлшәһидәңне фәлән врачтан алып язгансың икән, үзе әйтте, дөресме?» — диделәр. Мин көлемсерәдем. — Үзе әйткәч, дөрестер инде,— дидем. Ләкин, минемчә, бер врач та, Гөлшәһидәне ошаткан хәлдә дә, мин Гөлшәһидә, дип әйтмәс. Әдәби образ даны нәрсәгә аңа? Үз даны, чын дан, Гөлшәһидәнең шөһрәтеннән югарырак лабаса! Гөлшәһидәне, шулай ук Мансурны иҗат иткәндә дә, мин бер генә прообразга ябышып ятмадым. Алар әле яшьләр, аларда Әбүбәкер абзый Терегуловтагы яки Николай Иванович Якушенкодагы тормыш тәҗрибәсе, акыл һәм хикмәт юк. Шуңа күрә Гөлшәһидә, Мансурларны күбрәк гомумиләштерелгән әдәби образлар итәргә тырыштым. Аларның атап әйтерлек адреслары да юк, аларга хатлар язсагыз да барып җитмәс. Беләм, хатлар күп вакытта гади кызыксыну аркасында гына язылмыйлар. Кешенең яшисе килә! Ул инде врачларда да булган, больницаларда да ятып чыккан, матур әдәбият әсәре кулына эләккәч, өмете уянып, язучыга да хат салган. Ул барысына да ябыша. Моны барлык авырулар диярлек эшли. Шуңа күрә авырулардан врачларның адресын сорап хатлар килүе дә гаҗәп түгел. Бервакыт, «Казан утлары» журналында бугай, бер мәкалә укыдым. Автор, «Ак чәчәкләр»гә кагылып, загслардан сорашып белдем, яшь ата-аналар яңа туган кызларына Гөлшәһидә исемен куштыралар икән, ди. Балага исем бирү — зур нәрсә. Ул гомерлек. Моны уйламыйча гына эшләмиләр. Бер заман, үскәч, бала әнисеннән: кайдан миңа шундый исем таптыгыз? дип сорар. Ана әйтеп бирер. Яшь кызда шул китапны табып уку теләге туар... Шундый хәл чыннан да була калса, бу минем барлык иҗади борчылуларым, газапларым һәм хезмәтем өчен бирелгән әйтеп бетергесез зур бүләк булыр иде. Моны мин кояш тотылганда тапкан хәзинәм өчен дип кабул итәр идем. 1973 ел