Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЮБИЛЕЙ ТАНТАНАЛАРЫ Шәриф Камалның тууына 90 ел Март аенда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Казан дәүләт университетының Актлар залына галимнәр, язучылар һәм студентлар жыелды. Биредә күренекле татар язучысы Шәриф Камалның тууына 90 ел тулу уңае белән фәнни-теоретик конференция барды Казан дәүләт университеты. СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институты. Татарстан язучылар союзы тарафыннан үткәрелгән конференцияне Шәриф Камал ту рындагы кереш сүз белән филология фәннәре докторы профессор Хатип Госмаиов ачты Әдәбият һәм тел белгечләре һ. Мәх- мүтов «Шәриф Камал һәм татар театры». М Мөхәммәдиен «Шәриф Камал әсәрләре нец теле». М. Мәһдиен «Шәриф Камалның «Вакыт» газетасы битләрендә басылган фельетоннары». И. Бәшнрованың «Шәриф Камал әсәрләренең стиль үзенчәлеге» турындагы докладлары тыңланды Татарстан дәүләт музее әдәби хезмәткәре Ә. Хәйруллннның «Шәриф Камал турында яка материаллар» дигән чыгышы зур кызыксыну белән каршыланды Ул Шәриф Камалнын төгәлләнми калган әсәрләре, каләмдәш дусларына язган хатлары, телеграммалары һ б. кызыклы материаллар белән таныштырды. Докладлардан соң фикер алышулар булды. Татарстан язучылар союзы. ТАССРнык Культура министрлыгы һәм Бөтенроссня театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге Шәриф Камалның тууына 90 ел тулуга багышлап. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында әдәбн-музыкаль кичә үткәрде. Кичәне кереш сүз белән Фатих Хөсни ачты Шәриф Камалның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге турында докладны Габдрахман Минский ясады. Әдипнең туган ягы Мордовия АССР язучылар союзы вәкиле Ф К Андрианов. Пешлә авыл Советы председателе Ү 3. Бикмурзнн чыгыш ясадылар һәм Ш Камалның Казандагы музеена истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кичәдә шәһәребезнең хезмәт ияләре партия, совет, профсоюз, комсомол работниклары. язучылар, артистлар, журналистлар һ б. ижат оешмалары вәкилләре катнашты. Кичәнең тантаналы өлешеннән сон. Ш. Камалнын «Акчарлаклар» әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәтелде. Татар совет әдәбияты классигы Шәриф Камал Совет властеның беренче елларында Оренбург партия матбугатында эшли. Сак- мар районының Түбән Чебенле авылында коммуна оештыруда катнаша (соңыннан шушы вакыйгалардан файдаланып «Матур туганда» романын яза). Оренбург шәһәренең X. Ямашев исемендәге китапханәсендә мөдир була. Шуңа күрә биредә Шәриф Камалны яхшы беләләр һәм хөрмәт белән искә алалар. Язучының тууына 90 ел тулган көннәрдә X. Ямашев исемендәге шәһәр китапханәсендә зур әдәбн-музыкаль кичә үткәрелде Кичәдә язучының тормышы һәм ижаты турында доклад һәм 1921 елны коммуна төзүдә катнашкан беренче коммунарларның истәлекләре тыңланды. Тантанага килүчеләр Шәриф Камалга багышланган күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар. «Ялкын» журналының 50 еллыгы Татар балалары өчен әдәби-художестволы журналның чыга башлавына 50 ел тулу уңае белән В И. Ленин исемендәге Бөтен Союз пионер оешмасының Татарстан республика советы тантаналы пленум үткәрде. «Ялкын» журналының 50 еллыгына багышлап. шәһәребезнең төзүчеләр Сараенда үткәрелгән бу пленумда «Ялкын» ж'.риалы редакциясенә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Почет грамотасы тапшырылды. котлау адреслары бирелде Тантанада язучылар, журналистлар, партия һәм комсомол работниклары, укучылар һәм чкытучылар, Башкортстан. Үзбәкстан. Белоруссия. Грузиядән килгән кунаклар катнашты. Совет матбугатында актив эшләүләре һәм «Ялкын» журналының 50 еллыгы уңае белән балалар язучысы Җәвад Тәржеманов һәм шагыйрь Нәби Дәүлн КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советы Почет Грамотасы белән, художник Тавил Хажиәхмәтов Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. Татарстанда кино сәнгате Татарстанда кино эшләп чыгарыла башлауга быелныц март аенда 50 ел тулды Шул унай белән Казан киностудиясенең Зур залында ижадн конференция булып узды Ике көн барган конференциядә Казан кинохроника студиясе директоры А. Н Краев, студиянең баш редакторы Р. И. Колосов һәм Казан телестудиясе кино производствосының баш редакторы И. И. Ихсановның докладлары тыңланды. Конференция эшендә РСФСР Госкино коллегиясе члены Т. И. Гваришвнли. СССР Кинематографистлары союзының Идел буе бүлеге секретаре В А. Плотникова. КПСС- ның Татарстан. Чувашия. Мордовия. Мари өлкә комитетлары вәкилләре. Татарстанның ижат оешмаларыннан килгән вәкилләр катнашты. Конференциядә катнашучылар Казан кинохроника һәм Казан телевидение студияләрендә эшләнгән фильмнарны карадылар. соңыннан фикер алышулар булды Совет документаль кино сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм Татарстан АССР кннопроизволствосы оештырылуның 50 еллыгы уңае белән Казан кинохроника студиясе Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнде. ӨЛКӘН РӘССАМНЫҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ Республикабызда ТАССРның халык художнигы Кондрат Евдокимович Максимовның әсәрләрен яхшы беләләр һәм яратып карыйлар. Күптән түгел апа 80 яшь тулды. Башкалабызның хезмәт ияләре яраткан рәссамнарын хөрмәтләп бу көнне Татарстанның сынлы сәнгать музеена җыелдылар. Биредә К Е. Максимовның әсәрләре күргәзмәсен ачу тантанасы булды Күргәзмәне ТАССР художниклар союзы идарәсе председателе урынбасары Әнәс Тумашев ачты Сәнгать белгече Р Г. Ша- һиева художникның тормыш һәм ижат юлы турында доклад ясады ТАССР Культура министры урынбасары, шагыйрь Ренат Харисов. Социалистик Хезмәт Герое, академик Б. А Арбузов, шәһәребезнең партия, комсомол оешмалары вәкилләре һ. б. юбилярны ижат бәйрәме белән тәбрик иттеләр. К. Е Максимовка РСФСР художниклар союзының Почет грамотасы тапшырылды Тантанага килүчеләр К Е. Максимовның 150 дән артык әсәрләре куелган күргәзмәне зур кызыксыну һәм канәгатьләнү белән карадылар «ЙОСЫФ-ЗӨЛӘЙХА» ПОЭМАСЫНА 740 ЕЛ Татар совет әдәбиятының елга башы булган «йосыф-Зөләйха» поэмасының язылуына 740 ел тулды Бу күренекле датага багышлап. Татарстан Дәүләт музее әдәби кичә үткәрде. Кичәдә филология фәннәре кандидаты Ш. Абиловнын «Иосыф-Зөләнха» поэмасының татар әдәбияты тарихында тоткан урыны», филология фәннәре кандидаты Ф С Фасеевның «Әсәрнең кулъязмалары». КИЯЛИнец фәнни хезмәткәре Н Хнса- мовның «Йосыф-Зөләйха» поэмасы һәм халык легендалары», скульптор Б Урманче- ның «Кол Гали образы өстендә эшләвем» дигән чыгышлары тыңланды. Магнитофон язмаларында «йосыфЗөләйха» әсәренең халык ижатындагы вариантлары бирелде. Артистлар башкаруында «йосыфЗөләйха» поэмасыннан аерым өзекләр укылды. ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясен сәхнәгә куйды. «йосыф-Зөләйха* поэмасының авторы, борынгы Болгар шагыйре Кол Галинең фаҗигале язмышын сурәтләгән бу спектакльне Казан тамашачылары зур алкышлар белән каршылады. Шагыйрь Гали ролен Татарстанның халык артисты. Тукай премиясе лауреаты Ринат Тажетдинов һәм артист Наил Әюпов. шагыйрьнең сөйгәне Чәчәк ролен Рәмзия Хнсамова һәм Дания Нуруллина. Галинең агасы Хажи Бәк ролен Равил Шәрәфиев, аның хатыны Энҗе бикәне ТАССРның атказанган артисткасы, Тукан премиясе лауреаты Наилә Гәрәева белән Гөлсем Исангулова. баш вәзир Актай ролен РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков. ТАССРның халык артисты Дэллюс Ильясов, кыпчакларның ыру башлыгы Уразбәк ролен ТАССРның халык артисты һиднят Солта- нов башкара. Спектакльдә ТАССРның атказанган артисты Наил Дунаев, артистлардан Бари Әшрәпов. Әнвәр Гобәйдул- лин. Роберт Исхаков. Гаптелфәрт Шәрәфиев. Шамил Бариев. Сәлим Мифтахов. Роберт Әбульмәмәтов, артистка Рауза Ах- меровалар да катнаша «Кол Гали» трагедиясен сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Тукай премиясе лауреаты Марсель Сәлн.мжанов куйды. Спектакльнең художнигы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукан премиясе лауреаты Әнәс Тумашев. Костюмнар художник Тавил Хажпәхмәтов җитәкчелегендә әзерләнде Трагедиягә музыканы композитор Ринат Еникеев язды. Балалар өчен беренче татар операсы дөньяга туды. Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» шигыре мотивлары буенча эшләнгән «Мәкерле песи» операсын яшь композитор Луиза Хәнретдннова язды. Либреттоның авторы шагыйрь Зөлфәт. Мәкерле песи ролендә артистка Ә. Заһидуллина. Р. Мифтахова, ТАССРның атказанган артисткасы Ф Тимерова. әби ролендә ТАССРның атказанган артисткасы X. Гыйниятова, Р. Нуриева. Акбай ролен РСФСРның халык артисты А Аббасов. К Якупов. Актолым ролен 3 Рәхимулли- налар башкаралар. Оркестр белән дирижер В Васильев җитәкчелек итә. Әсәрне сәхнәгә режиссер И. Мәҗитов куйды Җиңел аңлаешлы матур ’ музыка, кызыклы сюжет, художник Г Павлов тарафыннан эшләнгән серле урман, авыл күренешләре. матур костюмнар нәни тамашачыларның күңелен бик тиз җәлеп итте «Мәкерле песи» операсы язгы каникул көннәрендә Казан укучыларына күңелле бүләк булды. ГЫЙЛЬМИ УТЫРЫШ СССР Фәннәр академияеснен Г Ибра- һимов кемендәге Казан тел. әдәбият һәм тарих институтының чираттагы гыйльми советы утырышы күренекле композитор Фәрит Яруллин истәлегенә багышланды Композиторның мирасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган докладында аспирант А Алмазова «Шүрәле» балетының совет музыка культурасында тоткан ролен сөйләде. Тарих фәннәре докторы X. Хәсәнов, Фидаиләр белән бергә яшәп, бергә ижат иткән еллары, аерым кызыклы очрашулары турында истәлекләр сөйләделәр. * • • Америка-Совет яшьләренең II форумына катнашкан Совет делегациясе составында яшь инженерлар. .механизаторлар, Дагстанның атаклы «Лнзгинка» ансамбле, шагыйрь Роберт Рождественский, белорус җырчысы И. Краснодубскийлар белән бергә республикабызның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артисткасы Вафирә Гыйззәтуллнна да катнашкан иде. Март аенда ул «Казан утлары» редакциясенә кунакка килде һәм СССР Яшьләр оешмалары комитеты председателе Г. И. Янаев һәм БССР яшьләр оешмалары комитеты председателе Б. Д. Егоров җитәкчелегендәге бу делегациянең Америкада үткәргән егерме көне. Америка яшьләре белән очрашулары, алар оештырган бәхәсләргә. фикер алышуларга катнашулары. Америка халыкларының тормышкөнкүрешләре, гореф-гадәтләре турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Очрашуга килгән язучылар. редакция хезмәткәрләре җырчыга куп кенә сораулар бирделәр. Танылган композитор Хөснул Валиуллин Зеленодольск хезмәт ияләрендә кунакта булды. Татарстанның атказанган культура работнигы, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина композиторның тормыш һәм ижат' юлы турында сөйләп, очрашу кичәсен ачып җибәрде. Хөснул Вәлнуллин кичәгә килүчеләрне ижат планнары белән таныштырды. яна әсәрләрен уйнап күрсәтте. Ә композиторның ижатташ дуслары — җырчылар ул язган көйләрдән концерт бирделәр. ТАТАР АРТИСТЛАРЫНЫҢ КОНЦЕРТЛАРЫ Ленинград дәүләт эстрада театры бинасында РСФСРнын атказанган артисты. Г. Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров концертлары булды. Концертны Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Юсупов алып барды. Татар артистларының чыгышларын биш меңгә якын ленинградлы карады. Илһам Шакиров Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада артистлары составында Чнләбе шәһәрендәге концертларда да чыгыш ясады. Чиләбе шәһәренең спорт сараенда барган Татар дәүләт филармониясенең эстрада артистлары концертында ТАССРның халык артисткасы Әлфия Афзалова, ТАССРның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов. филармония солисткасы Флера Сөләйма- нова һәм ТАССРның атказанган артисты Фәйзи Юсуповлар катнашып, тамашачылар алдында зур уңыш казандылар. Өлкә телевидениесе чакыруы буенча Флера Сөләйманова белән Габдулла Рәхимкулов зәңгәр экранда да чыгыш ясадылар. ДАГСТАН КУРЧАК ТЕАТРЫ КАЗАНДА Казан шәһәр курчак театры бинасында «Җек малае Җек» (авторлары М. Тебнев, И. Гаев) исемле спектакль белән Дагстан дәүләт курчак театры үзенең гастрольләрен башлап җибәрде. Шәһәребезнең яшь тамашачылары рус һәм дагстан халык әкиятләре, илебезнең башка милләт әсәрләре буенча эшләнгән күңелле спектакльләрне ике атна буе яратып карадылар. БАШКОРТ БИЮ АНСАМБЛЕ ЧЫГЫШЛАРЫ Шәһәребезнең спорт сараенда Башкорт- станнын халык биюләре дәүләт ансамбле чыгышлары булып үтте. Югары сәнгать осталыгына ия булган талантлы бу коллективны туган илебездә генә түгел. Европа. Азия һәм Африка илләрендә дә яхшы беләләр. Коллективта яшьләрнең һәм студентларның Бөтен дөнья фестивальләре лауреатлары X. Зо- бәйдуллнн. Ә. Ишбердин. БАССРның атказанган артисткасы Р. Туйсина кебек күренекле артистлар күп. Башкорт дуслар Казан тамашачыларына башкорт, татар, рус, украин һ. б. халык биюләре һәм күп кенә чит ил халыклары биюләрен күрсәттеләр. Концертлар зур уңыш белән барды. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Матбугат өлкәсендә озак еллар эшләве һәм «Ялкын» журналының 50 еллыгы уңае белән журналның редакторы Роза Хафизо- вага ТАССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Совет сынлы сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен СССР Художниклар союзы члены Гайшә Габдрахман кызы Рахманку- ловага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Совет театры сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре әчеп Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакировка. совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының опера солисты Хәдичә Гыйииятовага. совет хореография өлкәсендәге хезмәтләре өчен шул ук театрның балет солисты Ирина Хәкимо- вага Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Дэллюс Ильясовка Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. сәнгать фәннәре кандидаты X. Гобәйдул- лин Фәрнт Яруллин турында истәлекләр сөйләделәр. Утырышта чыгыш ясаучылар композиторның ижатын өйрәнүдә булган аерым кимчелекләргә дә тукталдылар. АКТЕРЛАР ЙОРТЫНДА КИҢӘШМӘ Март аенда Бөтен Союз театр җәмгыятенең Татарстан билеге режиссерлар, драматурглар, театр тәнкыйтьчеләрен Актерлар йортына, түгәрәк өстәл янына чакырды. Киңәшмәдә драматург А. Гынлә- жев бүгенге татар театр сәнгате турындагы уйларын, теләкләрен әйтеп, кыскача кереш сүз сөйләде Драматург Р. Батулла Курчак театры репертуары, «Казан утлары» журналының баш редакторы Г. Ахунов журналда бүгенге татар театр сәнгатенә багышланган мәкаләләрне тирәнрәк итеп эшләү, проблемалар кую турында, драматург Т. Миннуллнн режиссерлар белән драматургларның нжади дуслыгын көчәйтү турында, драматург Р Ишморат драма секциясен Актерлар йортына күчерү һәм аны чын мәгънәсендә әдәби осталык мәктәбенә әйләндерү турында, драматург Г. Минский өлкән драматургларның яшьләргә ярдәме турында сөйләделәр. Г. Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрының баш режиссеры М. Сәлимжанов, Республика күчмә театрының баш режиссеры Р. Тумашев, Минзәлә драма театрының баш режиссеры М. Мостафнн үзләрен борчыган мәсьәләләр, репертуар әзерләүдәге кыенлыклар хакында сөйләделәр, драматургларны бүгенге көннең алдынгы кешесен пьесаларда зур итеп гәүдәләндерергә чакырдылар Киңәшмәдә шулай ук Бөтен Союз театр жәмгыятенец Татарстан бүлеге председателе Р. Җиһаншина, шушы бүлекнең жа- ваплы секретаре И. Гатова, режиссерлар П Исәнбәт, Р Хажпәхмәтов, Л. Садриев (Әлмәт театрының баш режиссеры), драматурглар И. Юзеев. Д Вәлиев, рәссам Ә. Тумашев, театр тәнкыйтьчесе Д Гыйм- ранова катнаштылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылар союзы каршындагы ижат секцияләрендә отчет-сайлау җыелышлары башланды Татарстанда яшәүче рус язучылары секциясе үткән эшләргә беренче булып йомгак ясады һәм секциянең яна бюросына Ю. Белостоцкнй, Г Паушкин, М Скороходов, В Воздвиженскнйларны сайлады Секция житәкчесс — Т. Журавлев Драматурглар да секция житәкчесе Риза Ишморатның отчет докладын тынлап, фикер алыштылар. Бюроның яна составына X Вахит, А. Гыйләжев, И Юзеев, Р Ишморат сайланды Секциянең яка житәкчесе—Т. Мнннуллин ШАГЫЙРЬНЕҢ СУГЫШЧАН ЭЗЛӘРЕ М. Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шигыйрь Снбгат Хәким күптән түгел Белгород һәм Калинин өлкәләреннән кызыклы хатлар алды. КПССяын Белгород өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге чыгарган «Политик агитация» журналы «Утлы поэма» дигән зур мәкалә бастырган. Анда Сибгат Хәкимнең егерме биш елдан сон Дугада булып, сугышчан эзләре буенча йөрүе, шул жнрләрнең хезмәт ияләре белән очрашып сөйләшүе, иәтнжәдә «Дуга» поэмасын ижат итүе турында дулкынланып язылган. Калинин өлкәсеннән килгән конвертта исә, «Калининская правда» газетасының сонгы көннәрдә чыгарылган бер саны салынган. .Монда журналист И. Васильевның «Лейтенант Хакимов и писатель Эренбург» дигән мәкаләсе басылган. Ике язучы, ике сугышчы Грнбеево авылы тирәсендә сугышканнар һәм нжат иткәннәр. Араларын 5—6 чакрым гына аерып торса да. бер-берсениән хәбәрдар булмаганнар, аларга очрашырга туры килмәгән. Тзри.х исә барын да ачыклый, тарих берсен дә онытмый. ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР АПН тарафыннан хинди, бенгали, урду, пенджаби, орая. ассами. тамили, каннада, телугу, малаялам, гуджарати, маратхи телләрендә нндиядә һәм непалн телендә Непалда чыга торган «Совьет Ленд» журналында Мәжит Рафнковнын «Шарлама» хикәясе басылып чыгуы турында узган елда хәбәр иткән идек инде. Мәжит Рафиков журнал редакциясеннән күптән түгел генә тагын хат алды Анда шул ук журналда авторның «Снна ничә яшь» дигән хикәясе басылып чыгуы турында хәбәр иткәннәр һәм аның Индия — Совет дуслыгы темасына хикәяләр язып торуын үтенгәннәр. Балалар язучысы Шамил Рәкыйповныц «Таңнар һаман матурмы» дигән повесте Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында басылып чыкты Советлар Сою ы Геройлары Гыйльфан Батыршин һәм Иван Чернопятколарның дуслыклары һәм батырлыклары турындагы бу әсәрне русчага Әмил Амитов тәржемә иткән Драматург Диас Вәлиевнен «Дәвам» пьесасын Украинаның «Мистецтво» нәшрич- ты «Погода на завтра» исеме белән басып чыгарды. «Хәзерге заман драматургия китапханәсе» сериясенә кергән бу әсәрне В Гончар тәржемә иткән. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында татар әдәбияты тарихы турынJ I истәлекләр кичәсе булды > кичәлекле һәм кызыклы бу кичәне Татарстан язучыл.г,» союзы идарәсе члены, өлкән язучы Афыл Шамов ачты Татар әдәбмтынып аксакаллары Нәкый Исәнбәт. Хәсән Туфан Р> -а Ишморат. Сәрвәр Әдһәы.тва. Гомәр Ба заров. Габдрахман Миискийл.«р кичәгә в ст- гәи әләбняг сөючеләргә Pina Фәхретдинов. Фатих Карими. Шәриф Камал, Гомәр Гали, Һади Тукташ. Муса Җәлил, Шаыун